Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Бәшәров Мәскәү "йолдыз"ларына түбәтәй кидерде

$
0
0
10.12.2013 Милләт
Русиянең Беренче каналында барган биюләр тамашасында танылган артист Марат Бәшәров үзе дә милли кием киде, Мәскәү "йолдыз"ларына да түбәтәй кидертте.

Узган якшәмбедә Русиядә үтә дә популяр "Ледниковый период" дигән тимераякта бию тамашасына танылган кино артисты, Русиянең дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты Марат Бәшәров татар милли киемнән килгән иде.

Ул көнне тамашада катнашучылар халык биюләре төрендә көч сынашты. Марат Бәшәров жюрида уенчыларга бәя биреп утырды. Ул көнне ул үзен татар кешесе итеп танытты, татар камзулын һәм түбәтәен киеп килде.

Жюрида булган тагын бер кеше – чыгышы белән Балтыйк иленнән булган балет биюләрен куючы Гедиминас Таранда гына милли кием киеп килгән иде.

Тамашада профессиональ тимераякта шуучылар, дөньякүләм танылган спорт осталары белән бергә Русиядә киң билгеле булган кино артистлары, җырчылар да шуа. Шуның белән бу тамаша популяр да.

Марат түбәтәен һәркем күтәреп киде


Боз өстендәге мавыктыргыч тамашада катнашучылар татар биюен башкармаса да, берничә Мәскәү "йолдыз"ына бер-бер артлы камералар алдында түбәтәй кияргә туры килде.

Жюри вәкиле Марат Бәшәров, аеруча яхшы биючеләргә таң калып, үзенең түбәтәен бозга ташлады. Тимераякта шуучылар аларны күтәреп, билгеләрне әйткәндә башларына киеп утырды. Шулай итеп, беренче булып камералар алдында Беренче каналда популяр алып баручы, танылган артистка Юлия Зимина күренде. Ул татар баш киемен аеруча горурлык белән киеп куйды, чөнки ул жюри әгъзасының таң калуын аңлата иде.

Соңыннан бу түбәтәй яңадан Марат Бәшәровка кайтарылды. Инде чираттагы тапкыр тамашада чегән биюе бик югары дәрәҗәдә башкарылганда жюридагы татар кешесе торып басып, яңадан түбәтәен бозга ташлады.

Бу юлы аны кино артисты, танылган режиссер Никита Михалковның улы күтәреп алды. Шулай итеп Русия халкы алдында түбәтәй кигән Артем Михалков күренде.

Аннан соң чыгыш ясаган парларның биюләрен жюри вәкиле Марат Бәшәров яратып бетермәде ахрысы, озак вакыт түбәтәен салмады. Әмма тимераякта фин биюен башкарган Владимир Яглыч чыгышыннан соң ул яңадан баш киемен бозга ташлады. Монда да танылган кино артисты горуларнып Бәшәров түбәтәен күтәреп башына киеп куйды.

Инде ахыр чиктә жюрида булган татар артисты Марат Бәшәров икенче бер жюри әгъзасы Гедиминас Тарандага милли киемнәр белән алмашырга тәкъдим итте. Шулай итеп миллионлаган телевизор тамашачылары алдында алтын төстәге җеп белән чигелгән зәнгәр татар камзулын һәм түбәтәен шушы абруйлы шәхес рекламалады. Кыскасы Марат Бәшәров тырышлыгы белән тамашада катнашкан артистларның яртысы диярлек түбәтәй киеп камералар алдында күренде.

Бәшәров беркайчан да татарлыгын яшермәде


Шушы ук "Ледниковый период" тамашасында алып баручы булып эшләгәндә тагын бер танылган татар артисты Чулпан Хамматова биегендә, алар бөтен Русия халкы алында үзара татарча сөйләшеп алды.

Украина телевидениесендә тапшыруда катнашканда аңа украин телендә сорау бирелгән иде, ул аңа ачуланып татарча җавап бирә башлады. Татарстанга килгәндә дә Марат Бәшәров һәрвакыт "Мин татар!" дип күкрәккә сугып әйтеп килә һәм татарча сөйләшергә тырыша.

Бу тапшырудан соң түбәтәй сату артачакмы, юкмы әлегә әйтеп булмый. Әмма милли баш киеменең рекламасы бик купшы һәм зур булды.  


Бикә ТИМЕРОВА

в„– | 09.12.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>