Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Ришат Төхвәтуллин – Екатеринбургта: 1200 кешелек зал шыгрым тулы! (ФОТО)

$
0
0
11.12.2013 Мәдәният
Рашит Ваһапов фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллинның Россия шәһәрләре буйлап концертлары зур күтәренкелек шартларында дәвам итә. Оренбург, Чиләбе калаларында билетлар алдан сатылып бетте, бу шәһәрләрдә өстәмә концертлар билгеләнде.

Екатеринбург та Ришатны 1200 кешелек шыгырым тулы зал белән каршы алды. Тамашачы Ришатны чәчәкләргә күмде, аягүрә басып алкышлады.

Концертта шулай ук яшь җырчылар – Ваһапов фестивале лауретлары Фәридә Газзалова, Алсу Хуҗина, музыкантлар Разил Камалов, Руслан Галин, Ләйсән Мөхәммәтдинова, Айнур Шәрәфетдинов, биючеләр Илгиз Бәдретдинов, Айгөл Юсупова катнашты. Концертны Сөмбелә Хөснетдинова алып барды.

Бу көннердә исә Ришатның гастрольләре Башкортостанда дәвам итә. Ә яңа 2014 елның 4-5-6 январь көннәрендә Ришат Төхвәтуллин Казанның Дербышки, Соцгород, Жилплощадка бистәләрендә чыгыш ясый. Белешмәләр өчен: 296-06-27.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

Рәсемнәрдә: Екатеринбург концертыннан күренешләр. Алексей Есин фотолары.
 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>