11.12.2013 Мәдәният
Әлмәт драма театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакленең премьерасы булды. Спектакль Татарстан театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды.
Әнисә ТАҺИРОВА
в„– |
Әлмәт драма театрында У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакленең премьерасы булды. Спектакль Татарстан театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды.
Әсәрне Әлмәт театрына уңыш һәм танылу алып килгән “Гашыйк Кәриб” һәм “Туй” спектакльләрен сәхнәләштергән режиссер Искәндәр Сакаев куйды. Рәссамы Софья Тюремнова, шулай ук Петербург шәһәреннән. Пьесаны Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемә итте. Ромео ролендә Динар Хөснетдинов, Джульеттаны Эльмира Яһудина уйный. Премьера көнендә Дая ролен башкаручы Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина юбилеен билгеләп үтте. Казан тамашачысы “Ромео һәм Джульетта”ны Әлмәт театрының февраль аенда Камал театрында булачак гастрольләре вакытында күрә алачак.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
Ирина Гладунко фотолары.
Әнисә ТАҺИРОВА
в„– |