Бер ел элек булган бер вакыйга күпләрне шаккатырган иде: биш бала анасын Гарәп Әмирлекләрендә ялган акча белән кулга алдылар. 2 ай дәвамында Башкортстан халкы яңалыкларны һәрдаим күзәтеп барды, күп балалы ананың хәле белән кызыксынды. “Ана даны” медале белән үзе бүләкләгән ханымга президентыбыз да битараф калмады. Аның ярдәмендә яхшы адвокат ялланды һәм Гүзәл ханымны күпмедер вакыт узганнан соң 150 доллар штраф түләтеп иреккә җибәрделәр.
“Беренче тапкыр чит илгә юл тотуым иде, – дип сөйли бу хакта Гүзәл ханым. – Өч игезәк бала тапкан өчен һәм йортыбызны салып бетерү уңаеннан ирем юллама бүләк итте. Бертуган апасы Зөлфия Гарәп Әмирлекләренә барырга җыена иде, бергәләп ял итик дип, мин дә шунда юл тоттым. Ул чагында тәүге тапкыр диңгез күрәчәгемә сөенеп туймаган булсам, хәзер ул көннәр хакында күз яшьләрсез сөйли алмыйм.
Ялның өченче көнендә кибетләрдә йөргәндә долларларны дирһәмгә (“дирһәм” – Гарәп Әмирлекләре валютасы) алыштырырга булдым. Алыштыру пунктына биргән 300 доллар арасындагы бер 100 доллар ялган булып чыкты. Тиз арада полиция хезмәткәрләре килеп җитте дә кулыма богау кидереп участокка алып киттеләр. Миндә истерика: нәрсә булганын аңламыйм, бу хәлнең ничек тәмамланасы да күз алдыма килми... Ул ялган акчаның каян килеп чыгуын әле дә белмим. Ике мең долларны Уфада банкта алыштырган идем, квитанцияләре бар. Зөлфия белән уртак акчалар да бар иде, бәлки шулар арасыннан берсе ялган булгандыр? Әллә берәр кибеттә сдачага эләкте микән?!..
Участокта нинди кәгазь бирәләр – барысының да астына кул куям. Нәрсә язылганын аңламасам да, куркуымнан алар кушканны эшләдем. Соңыннан гына әйттеләр, “Гарәп телен белмәгәнлектән, документта сүз нәрсә хакында барганын аңламыйм”, – дип рус телендә язып куясы булган! Паспортымны алып калдылар, берәр нәрсә ачыкланмый торып кунакханә бүлмәсеннән беркая чыгарга тиеш түгел идем.
Юллама бер атналык кына булгач, берничә көн яшәгәннән соң өстәмә акча түләп торырга туры килде. Бер тәүлек куну 5-6 мең сум тирәсе иде. Ашауга бөтенләй акча сарыф итмәдем. Кунган хакка иртәнге аш керә иде, көненә бер ашап түздем. Хәер, артык ашыйсы да килмәде. Борчылгач авызның тәме дә булмады. Ике ай эчендә бик ябыктым. Көн саен кунакханәгә түләп акчабыз бөтенләй бетте. Әлбәттә, карар чыкканчы минем алда сайлау да бар иде: кунакханә яисә төрмә. “Төрмә” сүзе иремне бөтенләй куркуга салды, шуңа да, нәрсә бар, шуны сатып, булган акчаларын барлап миңа күчерде. Очсызга гына автомобилебезне, ярты бизнесыбызны сатарга туры килде. Әгәр дә миңа карата җинаять эше кузгатылган булса, 7 елны рәшәткә артында уздыруым ихтимал иде...”
Ике ай дәвамында күпләр Идрисовлар гаиләсенә ярдәм кулы сузган. Кем акча, кем азык-төлек, кемдер балаларга уенчыклар алып килгән...
“Чит илдә вакытта үзем өчен түгел, балаларым өчен бик борчылдым, – ди Гүзәл ханым. – Көн саен шалтыратып, үксеп елый идем. Өйдә мине көткәннәргә икеләтә авыр булгандыр, билгеле. Интернетта күп язалардыр дип тә хафаландым, чөнки мин бик тыйнак кеше, кайдадыр фотосурәтләрем булуын белү бик уңайсыз иде. Бу караңгы көннәр әле дә булса хәтердән уелмый. “Әмирлек”, “доллар” кебек сүзләрне ишетмим дип, телевизорны да хәзер сирәгрәк кабызырга тырышам. Өйдән беркая чыгасым килми, шундый рәхәт! Өлкән улым Ленард югары уку йортында белем ала, кызым Розанна – икенче сыйныфта, ә 4 яшьлек өч бәләкәчем мин тагын берәр җиргә китеп югалырмын дип куркып кына тора. Чит илгә юл тотуым беренче һәм соңгы тапкыр булды. Диңгезе дә кирәк түгел, безнең Башкортстанга җитми инде!” – дип авыр сулап сүзен тәмамлады Гүзәл ханым.
Гүзәл Идрисова белән булган кызганыч тарих уйланырга мәҗбүр итә. Ял эйфориясе астында синең кесәңә ялган акча килеп эләгүе, әлеге хәлнең язмышыңны бөтенләй башка якка борып җибәрүе бар. Ярый мөселман иле белән уртак тел табу мөмкинчелеге табылган, ә шушы хәл Азия илләрендә булса?! Мәсәлән, Таиландның кануннары бөтенләй усал. Ясалма акча өчен нинди җәза икәнен төгәл әйтә алмыйм, әмма алар акчасын бөкләп арткы кесәңә салсаң, яки анда сурәтләнгән король Раманың битенә каләм белән сызсаң, тәгаен тай төрмәсе диварларын күрәчәксең. Күз алдымда булган бер хәлне сөйли алам. Россиянең кайсыдыр төбәгеннән килгән ике яшь кыз кунакханәдә ваза ваттылар. Администрация ватылган әйбернең икеләтә бәясен сорады. Кызлар аны түләүдән баш тартты. Шулчак полиция килеп җитте. Кызлар тавыш күтәрде, шуннан соң аларның кулларына богау салдылар да, алып киттеләр. Шул ук көнне суд булган һәм кызларны ике елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр...
Зәйнәп СОЛОШИНА
в„– |