Россиядә яшәүчеләрнең яртысында РФ Конституциясенең бер экземпляры да юк, “аның кирәге – бер тиен”, дип саныйлар. Төп Закон китабыннан файдаланучылар да бар, ләкин андыйлар – күбрәк юриспруденция өлкәсендә эшләүчеләр.
37 процент кеше, гомумән, бер тапкыр да Конституцияне укымаганын әйткән. 38 процентның күз йөгертеп чыкканы ачыкланган. Тулысынча игътибар белән укучылар саны – 25 процент. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 64 процентының өйләрендә дә, эшләрендә дә Конституциянең булмаганы ачыкланган. Шулай да, Конституция һәр өйдә дә булырга тиеш, дип уйлаучылар шактый. Ә сезнең РФ Конституциясен укыганыгыз бармы, кирәге чыкканы булдымы?
Разил ВӘЛИЕВ, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Әгәр дә безнең демократик, хокукый илдә яшисебез килә икән, һәрберебез үзенең хокукларын, бурычларын белергә тиеш. Россия Конституциясендә язылганнар барысы да бүгенге көн таләпләренә туры килә. Аңарда кимчелек юк кебек, ләкин аңа таянып кабул ителгән законнар Конституциягә каршы килә. Мәсәлән, төп кануннамәдә диннәр, телләр бертигез хокукка ия дип язылган, ләкин вөҗдан, дин иреге турындагы законда православие диненә өстенлек бирелә. Әле аны кайбер депутатлар Россиянең Конституциясенә дә кертергә тели.
Вакыйф ХАРИСОВ, Арча районы укытучы, тәрбиячеләренең профсоюз оешмасы рәисе:
– Өйдә Россия, Татарстан Конституцияләре бар. Аларсыз ничек яшәмәк кирәк?! Мин гомер буена тарих, җәмгыять белемен укыттым, балаларга әйткән сүзем – хокукларны яклар өчен Конституцияне белергә кирәк. Белемле кеше – кораллы кеше, дигән әйтем бар бит. Мин укытучыларны, тәрбиячеләрне яклыйм. Ниндидер гаделсезлек чыга икән, Конституциянең өземтәләрен китереп, аяк терәп хезмәттәшләремнең хокукларын яклый алам. Ә белмичә ык-мык торсам, мине шунда ук таптап китәчәкләр. Конституциядә шулай-шулай дип язылган дип тезеп китсәм, каршы дәшүче юк, ризалашалар. Әлбәттә, канунга каршы эшләгән гаделсезлек очраклары да булды. Кызганыч, бездә канун, кеше хокукы беренче урында түгел, Европага кадәр ерак әле безгә. Германиянең канцлеры машинасын тиешсез урынга куйгач, карап тормаганнар, зур штраф чәпәгәннәр иде, ә син зур тизлектә барган район башлыгын туктатып кара, күрсәтерләр сиңа Конституцияне.
Мөнир РАХМАЕВ, җырчы:
– Бу китап һәрвакыт үзем белән, машина “бардачогы”нда саклыйм. Кирәк булса, хәзер чыгарам да әйтеп бирәм үземә тиешлесен. Мәктәптә укытучым шәп иде, ул өйрәтте. Хатынга да укырга, өйрәнергә кушам, ул да үзе белән йөртә.
Гамира ГАДЕЛШИНА, журналист:
– Махсус сатып алып укыдым. Кирәк дип үземне көчләп укыдым, чөнки мин бу заман кешесе икән, аны белергә тиеш. Кереш өлеше кызыксыз, ләкин анысын да укып чыгарга туры килде. Күбрәк аңлатмаларда ачыклык кертелә. Аллага шөкер, бер тапкыр да аның кирәге чыкмады. Чыгарга да язмасын, бу илдә барыбер берни исбатлап булмый.
Әлфия ҖАМАЛИЕВА, пенсионер:
– Аны, гомумән, укыган кеше бармы икән соң? Китапларда матур язалар да ул, ләкин тормыш китаптан нык аерыла. Аны укып утырырга вакыт та юк, кирәген дә тапмыйм.
в„–213 | 13.12.2013