Баланы спорт секциясенә йөртү нигә кирәк? Әйе, һәркем спортчы була алмый. Әмма спорт секцияләрендә аяк яки кул болгарга, туп тибәргә генә өйрәтмиләр. Яхшы тренер тәртип һәм дисциплинага да зур игътибар бирә. Ушу әнә шундый спорт төрләренең берсе булып санала – сәламәтлеккә дә файдалы, тәртипкә дә өйрәтә.
Ушу, ә башкача әйткәндә, “кунг фу” бездә узган гасыр ахырында популяр булып китте. Танылган актер, үзе дә бу спорт төренең чын остасы булган Брюс Ли катнашындагы фильмнар күрсәтелә башлагач, аның кебек булырга хыялланмаган малайлар сирәк иде. Казанның 39нчы мәктәбендә ушу серләренә өйрәтүче Дамир Хәсәнов ул елларны яхшы хәтерли.
“Ушу “сугышчан сәнгать” дип тәрҗемә ителә. Аны “кунг фу” дип йөртәләр. Бу сүзне үз эшенең остасы булган башка һөнәр ияләренә дә әйтәләр. Чөнки бу спорт төрендә дә нәтиҗәгә ирешү өчен бик нык тырышырга кирәк”, - ди ул. Кытай сугыш сәнгатенең нигезендә рухи әзерлек ята. Дөрес итеп сулыш алу да мөһим. “Бу спорт төре аяк һәм кул болгаудан гына гыйбарәт түгел. Табигать белән гармониядә булырга кирәк. Ушуда, табигатьне, организмны, хәтта медицинаны өйрәнү дә бар. Безнең мәктәптә иң беренче, сәламәтлеккә, ә икенчедән, тырышлыкка игътибар бирелә. Аннары калганын өйрәнәләр. Әгәр кеше тырыш икән, бар нәрсәгә дә өлгерә, сәләтле була”, - ди Дамир Хәсәнов. Аның шәкертләре ушуның Вин Чунь юнәлеше буенча белем ала. Хатын-кыз уйлап тапкан бу юнәлешне кытайчадан тәрҗемә иткәндә, “чәчәк атучы яз”, “мәңгелек яз” дигән мәгънә килеп чыга. Ушуны бары сугыш чарасы дип кенә уйлаучыларның ялгышканын раслаган тагын бер дәлил бу.
“Әти-әниләр балаларын безгә алар сәламәт, игътибарлы һәм тырыш булсын өчен алып килә. Безнең иң зур дошманыбыз – ялкаулык. Әнә шуңа каршы көрәшергә кирәк. Бала еш авырый, компьютер алдыннан китә алмый азаплана, бернәрсә белән дә кызыксынмый икән, аны спорт түгәрәгенә алып барыгыз. Ушу гына димәгән. Үзенә кызыклы шөгыль табарга тиеш. Күп нәрсә тренердан тора. Үземнең укучыларымны төрле куркыныч төркемнәрдән тартып чыгарган, аларны якларга туры килгән вакытлар да булды. Әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре күп ишеттем.
– Күнегүләр вакытында җәрәхәт алу куркынычы бармы?
– Барысы да тренердан тора. Кайбер кешеләр бернинди методикасыз эшли, ул очракта төрле хәлләр булырга мөмкин. Беренче елын шөгыльләнгән кеше бездә башта мәтәлчек атарга, хәрәкәтләнергә өйрәнә. Аннары гына күнегүләргә керешәбез, - ди Дамир Хәсәнов.
Белгечләр әйтүенчә, ушу кешегә физик яктан да, рухи яктан да тизрәк үсәргә ярдәм итә. Бу спорт төрен сайлаган кешеләрдә җитезлек, сыгылмалылык, көч кебек сыйфатлар алга чыга.
“Безгә еш кына табиблар киңәше буенча да киләләр, - ди ушу остасы. - Склероз, кифоз, умыртка баганасы, сулыш алу юллары белән проблемалары булганнар артык авырлыктан интегүчеләр дә мөрәҗәгать итә. Күнегүләр ябыгырга, умыртка баганасын турайтырга ярдәм итә. Безнең секциядә сиксәнләп кеше шөгыльләнә. Яшьләре – 6дан 60ка кадәр. Араларында укучылар да, студентлар да, егетләр дә, кызлар да бар”.
Әле күптән түгел Санкт-Петербургтан Казанга ушу буенча Россия күләмендә танылган оста Николай Кононов та килде. Ул – Ипмэн исемле останың шәкерте. Ипмэн исә Брюс Линың укытучысы буларак билгеле. “Мин беркемгә дә. ушуны сайлагыз, дип әйтә алмыйм. Бу спорт төренең башкаларыннан өстенрәк булуын да расламыйм. Вин Чуньда барысы да бик гади, шул ук вакытта кирәкле дә. Иң мөһиме – ялкаулыкны җиңү. Аны җиңсәң, чын кешегә әвереләсең. Бертуктамый нәрсәгәдер омтылырга кирәк. Чөнки синнән көчлерәк кеше һәрвакыт табыла”.
Белгеч киңәше:
- Спорт төрен сайлганда, башта максатыгызны билгеләгез.
- Ушуны видео яки китап буенча өйрәнү иң яхшы очракта иртәнге гимнастикага кайтып кала. Әмма күнегүләрне дөрес эшләмәү сәламәтлеккә зыян да салырга мөмкин.
- Секциягә йөри башлаганчы, башта анда барып карау, танышу киңәш ителә.
- Укытучының кайсы юнәлеш яки стиль буенча өйрәтүен белешегез.
Самат ЯРМИЕВ
в„– |