Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Казанда яшь татар режисурасы фестивале башлана

$
0
0
13.12.2013 Мәдәният
16 декабрьдә 19 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә Жеральд Сиблейрас пьесасы буенча “Тирәкләр шаулый җилдә” спектакле белән Казанда “Һөнәр +” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале ачыла. Фестиваль 22 декабрьгә кадәр дәвам итә.

“Тирәкләр шаулый җилдә” спектакленең премьерасы Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында 2013 елның октябрендә үтте. Сәхнәгә куючы режиссер - Туфан Имаметдинов, Россия театр сәнгате академиясе - ГИТИСны (Олег Кудряшов остаханәсе) тәмамлаган. Имаметдинов – яшь булуына карамастан, Мәскәү театрларында инде берничә спектакль куярга өлгергән режиссер. «Тирәкләр шаулый җилдә» - әлегә аның Татарстанда куйган беренче эше.

Картлар йорты каршында өч карт очраша. Алар качырга җыеналар һәм һәр өчесен дә “бәхетле итәчәк” “җилдә шаулаган тирәкләр” биеклеген ничек яулау хакында план коралар. Алар беркайчан да тормышка ашмаячак хыял белән яналар һәм, үлемнең инде янәшәдә генә икәнен сизеп тә, кипкән агач янына килүче Беккет геройлары сыман һәр иртәне террасага чыгалар...

“Тирәкләр шаулый җилдә” спектаклен “Һөнәр+” фестиваленең ачылышында 16 декабрь көнне 19 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә күрергә мөмкин.

Искәртеп үтәбез, “Һөнәр+” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 16-22 декабрьдә көтелә. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Уфа, Күкештау (Казахстан) шәһәрләреннән төрле театраль мәктәп вәкилләре булган 15 яшь режиссер үзләренең спектакльләрен тәкъдим итә. “Һөнәр+” фестивале спектакльләрен Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Тинчурин театрында һәм Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрергә мөмкин. Традиция буенча, һәр спектакльдән соң фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе, журналистлар һәм теләге булган тамашачылар катнашында фикер алышу узачак.
Фестивальнең оештыручылары: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге.

Белешмә

Туфан Имаметдинов - 1984 елның 7 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 2011 елда РАТИ-ГИТИСның режиссура бүлеген (О.Кудряшов остаханәсе) тәмамлый.

Спектакльләре: “Сиротливый запад” М.Макдонах, “Шоша” И.Б.Зингер (2011), “Стеклянный зверинец” Т.Уильямс (2013, Нацияләр театрында); “Записки сумасшедшего” Н.В.Гоголь (2012, В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театрында); “Женитьба” Н.В. Гоголь (2011, Тырге-Муреш шәһәре Милли театрында (Румыния).

2011 елда Страсбург шәһәрендә (Франция) узган “Премьера” һәм 2012 елда Лодзь шәһәрендә (Польша) узган “Новая классика Европы” фестивальләре лауреаты. 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>