Шушы көннәрдә каенанам шалтырата. “Казанда бозык чыгаручы хатын бар икән. Телефонын алдым. Шалтыратып белешеп кара әле”, – ди. Теге номерны бер генә җыйдым – алдылар. Бозык чыгаручы ханым Гөлназ исемле икән. Ул республиканың бер районында яши. Вакыт-вакыт Казанга, Чаллыга килеп, кешеләр кабул итә икән. Безне ял көне иртәнге якка чакырды. Килеп җиткәндә ишек төбендә бер ир-ат, 6-7 хатын-кыз бар иде.
Беренче булып Сәгыйть исемле кеше керде. “Хатының кая? Ник алып килмәдең? Бозык ясарга ярамаганын әйткән булыр идем”, – ди бу. Аның сүзләренә ышансаң, Сәгыйтьне хатыны еш боза икән. Ашаган ризыгына, чәенә салып кына тора, ди. Хатын аңа дога белән сөт эчертеп, груша ашатты. Үзе нидер укый, идән уртасындагы табак янына килеп тә карамый. “Тиз генә тезләнеп утыр да кос”, – ди ул. Сәгыйть артык интекмичә генә эчкән сөтен һәм хатыны ашаткан нәрсәләрне косып чыгарды. Гөлназ ханым табак янына килеп, бозыкны табып бирде.
Икенче булып килеп кергән аналы-кызлы Алия белән Әминәне дә бозганнар. Гөлназ аларны да чистартты. Гөлнур исемле Питрәчтән килгән ханымны исә кире борды. “Син чиста, кортларың да юк, бозымың да”, – ди. Гөлназ сөйләвенчә, соңгы вактытта кешегә начарлык эшләүчеләр артып киткән. “Мең кешелек табында утырсаң да, сиңа дип аталганы бары тик сине генә эзләп таба. Алар кеше организмына керә дә бер урында бозылмыйча ята. Кайберләренең ризыклары күгәрә дә башлаган була. Кортларны кечкенә генә орлык итеп ашаталар. Ул организмга кергәч, кешенең җанын кимереп тора. Кайберәүләр сукырая, инсульт, инфаркт кичерә. Миңа бу сәләтем әбиемнән килгән”, – дип сөйли ул.
Каенанамда да корт бар икән. Ниндие генә әле – 20 сантиметрлысы. “Шикләнгән кешеләрнең фотосын китерсәң, кем ясаганын әйтермен”, – ди. Кайтып китәр алдыннан Гөлназ яныма килде дә: “Тәки салатыңны алып кайтып китәсең”, – ди. Мин аптырап киттем. “Нинди салат, ярты ел бернинди салат та ашаган юк”, – дим. “Бер ел элек ашатканнар. Бар хәсрәтең-борчуың шуннан”, – ди бу. Мин ризалаштым. Бик тилмергәч, теге салат килеп чыкты. Кем ясаганын беләсе килү теләгем дә юк иде. Сорамадым да. Әмма кайтканнан бирле уйда мин. Бу чынлап та шулай була микән? Моны аңлатып бирүчеләр табылырмы?
Айгөл.Казан
Гөлнара Вәлиуллина (табиб):
– Кеше организмында күп төрле паразитлар яши. Үт куыгында, эчәклектә кортлар бар. Аларны махсус дарулар белән чыгаралар. Кортларны чыгарсаң да, аны дәвалап бетереп булмый. Ул бит йомырка салып калдыра.
Рамил Гарифуллин (психотерапевт):
– Кешегә төрлечә тәэсир итеп була. Бу алдалап дәвалау дип атала. Без балаларны да алдалап терелтәбез бит. Бу алымнарны күбесенчә психологлар, дәвачылар куллана.
Алмаз Мөхлисов (“Казан нуры” мәчете имамы):
– Ярдәм сорап килгән кешегә начар әйберләр әйтеп, киләчәге турында юк-бар сөйләсә, әфсен-төфсен белән эшләсә – бу диндә рөхсәт ителми. Үзе намазда булып, Аллаһы Тәгаләгә ышанып эшләсә, кешеләргә ярдәм итсә, каршылыклар юк. Өшкереп дәвалау элек-электән булган.
в„–213 | 13.12.2013