Гаепне һәрчак читтән эзләргә яратучылар күп бу дөньяда. “Кем гаепле?” дигән мәшһүр сорауны без гомер сөргән ил – Россиядә бүген дә еш бирәләр. Һәм бик тиз генә җавабын да табалар. Җавап күбрәк берьяклы: гаеп башкаларда, чит-ятларда. Ил кичкән төрледән-төрле гарасатларда, бәхетсезлек, тетрәнүләрдә, миллионлаган корбаннарда, бүгенге тотрыксызлыкларда, буталчык һәм болгавыр хәзерге тормышта, барысында-барысында да башкалардан бигрәк без үзебез гаепле түгелме икән, дию сирәк ишетелә.
Татар да элек-электән үк гаепле икән бит. Алтын Урда чоры, монгол-татар явы булмаган булса, Россиядәге бүгенге тормыш Европадагыдан бер дә ким булмас иде дигән сүзләрне шактый еш кабатлап торалар. Имеш, кыргый Урда Россия өстендә 300 ел буе торган да, аңынчы чәчәк атып, муллыкта, рәхәтлектә яшәгән рус шәһәрләрен, алдынгы рус цивилизациясен берничә гасырга артка, караңгылыкка ташлаган.
Әлеге мантыйкны дәвам иткәндә, Казан буйсындырылуда да татар гаепле булып чыга. Чөнки башкалар кебек башын иеп килмәгән, үзе теләп кушылмаган. “Үзегез гаепле, яхшырак сугышырга кирәк иде, бүген ирек, суверенитет сорап йөрергә хакыгыз юк”. Монысы Жириновский әйткән сүзләр. 150 меңлек гаскәргә каршы 30 мең белән каршы торыр, аны җиңәр өчен, ул яуның башында Жириновский кебек даһи полководец кирәк булгандыр да бит. Тик ул вакытта андыйны каян эзләп табасың...
Гаепләребез күп инде безнең. Кемнәрдәндер рөхсәт алмый гына дөньяга килүебездә, дүрт гасыр ярым буе исән яшәвебездә, һаман руслашып бетмәвебездә дә бик гаеплиләр безне. Кыскасы, Крылов мәсәлендәгечә: бары Бүренең тамагы ач булган өчен генә әлеге дә баягы шул Куян гаепле.
Татар гынамы гаепле? Гаеплеләр булмаса, биредә аларны билгелиләр. Кайберәүләрне тыңласаң, революция яралганга большевиклар артыннан кәҗәгә ияргән сарык көтүе кебек алны-артны карамый ияреп, буталышларга кереп киткән халык, булдыксыз хөкүмәт түгел, ә яһүдләр гаепле булуын беләсең. Кимсетүләр, гасырларга сузылган җәбер-золым өчен яһүдләрнең руслардан үч алулары булган икән ул инкыйлаб. Ленин, революция өчен бер гөнаһлы булса, милләтләргә азмы-күпме үзбилгеләнеш биргән, Россияне федерация иткән өчен тагын да, янә дә бер тапкыр гаепле булып чыга. Ил, элеккечә губернияләрдән генә торса, милли-территориаль бүленеш булмаса, суверенитетлар парады да, Чечня сугышы да, Украина, Белоруссия, Казахстан кебек илләрнең “башка чыгуы” да булмаган булыр иде. Һәм дә шуның белән бүгенге кайбер сәясәтчеләр, тарихчылар, аерым журналистларны да кертеп, чиксез бәхеткә ирешерләр иде.
Барысы да искиткеч дәрәҗәдә гади килеп чыга: биредәге бар булган бәлаләрдә һәрчак тышкы һәм эчке дошманнар гаепле. Тышкы дошманнар, әлбәттә, азрак гаепле. Чөнки алар алышынып торалар. Бүген берсе, иртәгә – икенчесе, дигәндәй. Тик дошмансыз торган чак юк һәм булырга тиеш түгел. Такташча: “Һәр заманның үзенә күрә була сволочы, каһәр суккыры”, – дигән кебек, төрле тарихи чорларда – төрле дошманнар. Половецлардан башлап, смута чорындагы поляклар, шведлар, французлар, немецларны да кертеп, “салкын сугыш” вакытындагы Америкага, әле яңарак кына итәге белән кояшыбызны каплап торган Грузиягә кадәр. Ә эчке дошманнар даими. Шул исәптән “чакырылмаган кунактан да яман” булган татар да. Эчке дошманнар шунысы белән яхшы: алар каршы сүз әйтә, үзен яклый алмый, чөнки алар эчке. Аларны теләсә ни кыландырырга, хәтта кагарга, сугарга, кимсетергә дә була – горурлык ташка үлчим. Думадагы татар депутатлары, җәелеп утырып, “Орда” дип исемләнгән татарны мыскыллаучы “киношедевр”ны карасалар карыйлар, тик протест белдереп чыгып китмиләр. Чөнки татарның “олы туган” алдындагы беркем ярлыкамас “гөнаһ”ларын, “гаеп”ләрен эчке тоем белән һәрчак тоеп торалар.
Бездә, Россиядә “кем гаепле”дән кала тагын “ни эшләргә” дигән сорау да бар бит әле. Андый сорау куела, тик җавап эзләнелми, эш эшләнми. Сорау бирү эшләү түгел шул. Гаеплеләр күп, чөнки бер акыллы кеше әйтмешли, Россиядә тарих юк, үткәнгә юнәлтелгән сәясәт кенә бар. Шулай булмаса, милләт чаклы милләтләр гаеплеләр рәтендә йөрер идеме? Милләтләр, халык яки җитәкчеләр аерым-аерым үзләре генә гаепле була алмый. Гаепле икән, без барыбыз да гаепле, бергә гаепле. Шундый ил, җәмгыять корган өчен. Ваемсыз, җавапсыз булу да җиңел. Гаепле булмас өчен икмәк белән тамашадан тыш сәяси һәм социаль активлык, булдыклылык кирәк. Җаваплылар күбәйгәндә генә гаеплеләр кимеячәк.
Наил ШӘРИФУЛЛИН
в„–214 | 14.12.2013