Бүген “Татмедиа” ААҖдә кадрлар үзгәрешенә багышланган киңәшмә булды. Аны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов уздырды. Түбәндәге филиалларның директорларын (директор урынбасарларын) – ММЧ баш мөхәррирләрен алыштыру турында игълан ителде:
“Казан утлары” журналы – Равил Фәйзуллин урынына Илфак Ибраһимов билгеләнгән;
“Мәгариф” журналына - Габдархак Шәмсетдинов урынына Илдар Миргалимов;
Intertat.ru электрон газетасы - Булат Сруров урынына Илназ Фазуллин;
“Мәгърифәт” газетасы – Гөлүсә Закирова;
“Чын Мирас” журналы – Рамил Ханнанов.
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Равил Фәйзуллин “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләнгән.
“Татмедиа” ААҖнең ТР районнарындагы филиаллары җитәкчеләре составында да үзгәрешләр булды:
“Кайбыч таңнары” газетасында Фәридә Нигъмәтҗанова урынына Луиза Сонгатуллина билгеләнгән;
“Мөслим мәгълүмат-редакция үзәге” – Модамил Әхмәтов урынына Рөстәм Зәкиев;
“Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе – Гөлнара Миңнеханова урынына Наилә Әл-Әйюби.
Бүген Равил Фәйзуллинга, Габдархак Шәмсетдиновка һәм Булат Сруровка, башкарган эшләре өчен, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамоталары тапшырылды.
---
в„–--- | 16.12.2013