Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге Россиядә иң алдынгылардан санала. Республикабыз җирлегендә күп кенә беренчел проектлар тормышка ашырыла, заманча технологияләрне гамәлгә кертүдә үрнәк булып тора. Шулай ук Татарстан социаль юнәлешле сәясәт алып баруы белән дә дан тота.
Бу фикерләрнең барысы да Россия Пенсия фонды идарәсенең киңәйтелгән утырышында яңгырады. Киңәшмәнең нәкъ менә Казанда уздырылуы да юкка гына түгел. Шул рәвешле башка төбәк җитәкчеләренә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә эш оештыру алымнары белән танышырга, тәҗрибә алмашырга мөмкинлек туа.
- Пенсия фонды үсешенең өстенлекле юнәлеше – дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыру һәм аларны халыкка уңайлы итү, - дип ассызыклап китте утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы билгеләп киткәнчә, республикабызда пенсионерлар саны елдан-ел үсә. Бүген аларның исәбе 1 миллионнан да артып киткән. Пенсия һәм социаль түләүләргә тотылган чыгымнар күләме быелның 11 аенда 128 миллиард сум тәшкил иткән.
Россия Пенсия фондының узып баручы елдагы нәтиҗәләре һәм киләсе елга билгеләнгән максатлары турында Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов сөйләде.
Пенсия һәм пособияләргә акча бар
Россиядә социаль ярдәм күрсәтү һәм пенсияләр түләүдә быел кыенлыклар булмаган – барысы да вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Хезмәт пенсияләре елына ике мәртәбә индексацияләнде. Бүген аның уртача күләме 10 741 сум тәшкил итә. Башка төр пенсияләр дә шактый үскән
2013 ел нәтиҗәләре буенча Пенсия фондының чыгымнары 5,1 триллион сумнан артып китәр дип көтелә – бу узган ел белән чагыштырганда 600 миллиард сумга күбрәк. Шулай да, барлык пенсия һәм пособияләр түләүгә акчалар бар, дип белдерде Антон Дроздов. Чыгымнар артса да, керемнәр күләме дә үскән. Быел узган елгыдан 13 процентка күбрәк акча җыю ниятләнә, ягъни билгеләнгән план арттырылып та үтәләчәк әле.
Россия Пенсия фондының бюджетында киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә акчалар шулай ук каралган. Хезмәт пенсияләрен 8,1 процентка, социаль пенсияләрне 17,6 процентка арттыру планлаштырыла.
Ана капиталының киләчәге хәл ителә
Ана капиталы программасы тирәсендә соңгы вакытта бигрәк тә зур бәхәсләр куертыла. Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә ярдәм булган бу чараны 2016 елдан соң ни рәвешле саклап калырга дигән мәсьәлә хәл ителә. Капиталны куллану даирәсен киңәйтү турында уйланалар, шул ук вакытта аны законсыз юллар белән акчага алмаштыруга чик куярга җыеналар.
Һәрхәлдә, ана капиталы программасын саклап калачакбыз, дип белдерде Антон Дроздов. Бүгенге кондә сертификатлар 4,7 миллион Россия гаиләсенә тапшырылган. 41 процент әти-әни акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларының белеменә һәм үз пенсиясен арттыруга кулланган да инде.
Пенсияне өстәмә финанслау программасы озайтылырга мөмкин
Пенсияне өстәмә финанслау программасына килгәндә, аны да дәвам иттерергә җыеналар. Белүебезчә, быелның октябреннән бу программага яңа кешеләрне кабул итмиләр. Әмма якын арада аерым категория гражданнар өчен мондый мөмкинлекне яңадан "торгызу" кирәк дигән фикерләр яңгырый. Беренче чиратта бу аз хезмәт хакы алып эшләүче кешеләргә кагыла.
Программа гамәлдә булган 5 елда анда 16 миллион кеше катнашкан. Соңгы елны россиялеләр аеруча активлашкан. 2013 ел башыннан кертемнәр суммасы 10 миллиард сумнан артып киткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та программаны саклап калу кирәк дигән фикер белдерде.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
в„– | 17.12.2013