Миңа берни кирәкми, илдә тынычлык булсын. Хәзерге заман балалары Кыш бабайга әнә шундый эчтәлектәге хатлар да яза икән. “Салават күпере” журналы уздырган “Кыш бабай күчтәнәче” бәйгесе кысаларында балаларның Кыш бабайга юллаган хатлары белән танышып чыккан жюри әгъзалары шундый күренешкә тап булган.
“Исән-сау булсам, миңа берни кирәкми, дип язган балалар да булды. Кайберләре Кыш бабайга узган елгы теләген үтәгәне өчен рәхмәт әйтеп хат юллаган. Араларында хәтта, бөтен дөньяда тынычлык булсын, дип язган нарасыйлар да бар иде”, – дип шакката “Салават күпере” журналының баш мөхәррир урынбасары Зилә Хөснетдинова.
Бәйгегә хатлар юллаган балаларның яртысыннан артыгы заманча ноутбук, планшет, айпадларга мөкиббән китә икән. Кыш бабайдан да алар әнә шуларны өмет итә. Зилә Хөснетдинова дөньяны китап, журнал аша танырга тиешле биш-алты яшьлек заман баласының кечкенәдән техника колына әверелә баруына борчылуын яшерми. “Кыш бабай андый хатларны яратмады. Ул балаларның гади теләкләрен генә үтәргә тырышты”, – ди баш мөхәррир урынбасары.
Хат язудан тыш, балалар бәйгегә Кыш бабайга үз куллары белән ясаган бүләкләрен дә җибәргән. Араларында кәгазьгә ясалган рәсем, аппликациядән башлап пластилиннан әвәләнгән уенчыкка кадәр бар. Дөрес, күп кенә уенчыкларның әти-әниләр ярдәме белән ясалганлыгы күренә. Яшь конкурсантларның хезмәтен бәяләгәндә исә балаларның мөстәкыйль рәвештә башкарган хезмәтләренә өстенлек бирелгән.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, бәйгегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең барлык төбәкләреннән барлыгы 250дән артык эш кабул ителгән. Шуларның 150сенә бүләкләү тантанасында катнашып, Кыш бабай белән очрашу насыйп булган. Бәйгенең иң яшь катнашучысына – 2, иң олысына 12 яшь.
“Мин Кыш бабайдан кызыл төстәге самолет сорадым”, – дип шатлыгы белән уртаклашты бәйрәмгә Ания әбисе белән килгән беренче сыйныф укучысы Зөфәр Лотфуллин. Мондый үзенчәлекле очкычны ул телевизордан күреп калган. 120 нче балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек сеңлесе Зөлфия исә, еш авырганлыктан, Кыш бабайдан сәламәтлек сорап хат язган булган икән.
Әлки районыннан килгән Рания Шәйдуллинага сәхнәгә үк күтәрелү насыйп булды. Кыш бабайга ул: “Миңа бер метрлы курчак кирәк”, – дип хат юллаган. Раниягә Кыш бабай бүләген Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Балалар арасында үзе дә балачак хатирәләренә бирелеп киткән Разил ага заманында Кыш бабайга юллаган шигырен укып китте.
Раниядән кала, тантанада тагын дүрт баланың иң зур хыялы чынга ашты. Кыш бабай Казан малае Габдракимов Аязга – велосипед, Саба районыннан Ганиева Фирүзәгә –плеер, Азнакайдан Митюшкина Әминәгә – телефон, Казан кызы Сөмбеләгә өйле курчак бүләк итте. Яшь катнашучыларның башкалары да күчтәнәчсез калмады. Хәер, шундый тантаналы серле кичтә Кыш бабайның шәхсән үзе белән очрашып, ел буена җитәрлек якты хатирәләр туплау – сабый бала өчен үзе үк зур күчтәнәч бит!
Динә ШӘКҮРОВА
в„–216 | 18.12.2013