Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37695

Ризык арзан да, сыйфатлы да була алмый

$
0
0
19.12.2013 Җәмгыять
Халык әле дә беренче чиратта товарның сыйфатына түгел, ә аның бәясенә игътибар итә. Кием-салым булсынмы ул, азык-төлекме – без барыбер кибет киштәләреннән арзанрагын күзлибез. Җитештерүчеләргә исә көндәшлеккә сәләтле булу өчен сатып алучы ихтыяҗларына яраклашырга туры килә.

Күптән түгел Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Татарстанда сөт продукциясенең сыйфатын тикшергән. Кызганычка, нәтиҗәләре бер дә сөенечле түгел икән. Кулланучылар базарында хәл ителмәгән мәсьәләләр чиктән ашкан әле, дип белдерде ведомствоның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова.

Эшмәкәрләрнең хәлен җиңеләйтәбез дип....


Куллану срогы чыккан, сыйфаты дәүләт стандартларына туры килмәгән товарлар элегрәк, нигездә, базар, кечкенә сату нокталарында, киоскларда ачыкланган булса, хәзер мондый ризыкларны супермаркет ише кибетләрдә дә бик еш очратырга мөмкин. Розалия Арсланова сүзләренчә, сату челтәрләрен өч елга бер тапкыр гына (анысын да алдан хәбәр итеп) тикшерү турындагы закон шундый нәтиҗәләр биргән.

– Эшмәкәрләр хәзер килерләр-тикшерерләр дип куркып тормый. Шуңа да сатуга куелган товарның сыйфаты турында артык кызыксынучы юк. Ул продукция кая, кем тарафыннан җитештерелгәнен дә ачыклап торыш бетте, – ди ул.

Шуңа да Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре сыйфатсыз товарга юлыккан кешеләргә шикаять язарга киңәш итә. Шул очракта гына кибетләрдә тикшерүләр уздырырга, вәзгыятьне үзгәртү юнәлешендә эш алып барырга мөмкин ди алар.

Үзебездә җитештерелгәнне сайлау хәерлерәк


Сыйфатсыз товарлар белән көрәшнең тагын бер ысулы – бәйсез экспертизалар уздыру. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ел дәвамында бик күп төр товарлар тикшерелә. Шул исәптән быел сөт продукциясе дә башта халык, аннары экспертлар дегустациясе үткән.

Каймак, эремчек, кефир һәм май кебек сөт ризыкларының сыйфаты сөендерерлек түгел икән. Барыннан да бигрәк Татарстан кибетләрендә сатылган майның сыйфаты борчу уяткан. Тикшерүгә алынган 10 үрнәкнең 5сендә сөт майлары бөтенләй табылмаган, алар урынына пальма мае, үсемлек майлары кулланганнар. Кайбер май төрләренең май дип атарлыгы да булмаган хәтта. Шундыйлардан “Кошкинское” (Ульян өлкәсендә җитештерелгән) крестьян мае аталды.

Кайбер каймак төрләренә дә сораулар күп туган. Бу төр сөт ризыклары арасында да сыйфаты буенча соңгы урыннарны Ульян өлкәсендә җитештерелгәне алып тора. Шулай ук “Альпийская корова” (Мәскәү өлкәсе) каймагының куллану вакыты 6 ай булуы гаҗәпләндергән. Тикшерүдән соң бу продуктта консервантлар кулланылуы ачыкланган.

Бүген кибетләрдә сатылган кефирны да элегрәк җитештерелгәне белән тиңләп булмый. Хәзер бик аз кефирларда гына гөмбәчекләр табыла икән – җитештерүчеләр традицион юл белән ачытмыйча, төрле кушылмалар ярдәмендә генә сөттән кефир ясый.

Розалия Арсланова сүзләренчә, иң хәерлесе – Татарстанда җитештерелгән продукцияне сайлау, бигрәк тә сүз куллану вакыты аз булган сөт ризыклары турында барганда. Республикабызда җитештерелгән бу төр азык сыйфаты бөтен ил буенча иң яхшылардан санала. Хәер, соңгы вакытта бу позициябез дә бераз какшаган.

Бүгенге көндә җитештерүчеләр базар шартларында яшәп калу өчен үз продукциясенең бәясен киметү юнәлешендә эшләргә мәҗбүр. Кызганычка, алар мондый нәтиҗәгә сыйфатны киметү хисабына ирешә. Чөнки сатып алучы беренче чиратта бәягә игътибар итә. Күпләр арзан бәягә сыйфатлы продукция җитештерү мөмкин түгел икәнне аңлап бетерми.

Сыйфатсыз товар җитештерүчеләр штраф түли дә – котыла


Розалия Арсланова билгеләп узганча, иң аянычы – сыйфатсыз азык-төлек җитештерүчеләр белән көрәш алымнары тиешле нәтиҗә бирми. Әйтик, сыйфатсыз товар җитештерүчеләргә карата күп булса 40-50 мең сум штраф салына. Юридик зат өчен бу чүп кенә. Ул аны түли дә, алга таба шулай ук эшләвен дәвам итә.

Фальсификацияләнгән товар сату өчен исә бөтенләй бернинди җәза каралмаган. Шуңа да җитештерүчеләр курыкмыйча май урынына сатып алучыга спред, маргарин тәкъдим итә. Халык акыл белән эш итеп, беренче чиратта сыйфатка игътибар итә башласа гына, вәзгыятьне үзгәртеп булачак, ди белгеч. Сыйфатсыз товарга ихтыяҗ булмаса, ул үзеннән-үзе кибет киштәләреннән юкка чыгачак. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 18.12.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37695