Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (АСВ) янган банклар тозагына салынган 700 мең сумга кадәрге акчаны әлегә кайтарып бирә, ләкин, әйтик, ике миллион сумын риба табышы алырга өметләнеп банкка кертүчеләрнең байтагы соңгы атналарда аһ итте: акчаның өчтән ике өлеше янган.
Бу мәсьәлә җәмгыять өчен иң актуальләрдән исәпләнә, шуңа күрә Владимир Путинның журналистлар белән очрашуы вакытында да ул игътибар үзәгендә булды. “Бернәрсә дә түли алмаслык хәлдә калмас өчен, бик игътибарлы булырга кирәк”,– дип кисәтте Президент Үзәк Банкны. Әмма Үзәк Банк болай да бик пөхтә һәм төгәл эшли: банкның ябыласын соңгы минутка кадәр беркем дә белми, иртән кертем салучылар, төштән соң ук акчасыннан колак кагуларын белеп үрсәләнә. Сер саклауның мондый югары дәрәҗәсе КГБлы совет чорында да юк иде. Иң соңгы совет реформаторы Павловның халык кулындагы тир түгеп тапкан илле һәм йөз сумлыкларны конфискацияләп алачагы турында алдан әллә никадәр имеш-мимеш таратып өлгерде һәм аз гына блаты булганнар ул вакытта акчасын алыштырып куйдылар.
Совет финансистлары күпме акча конфискацияли алгандыр, анысын белмим, әмма бер нәрсә ачык: хәсрәт реформа ул чакта совет сумына булган иң соңгы ышанычны да бетерде. Нәтиҗәдә кибетләр шыр калды, “Саклык банкы” акча салучыларга кертемнәрен кайтарып бирүдән туктады. ОРС складларында азык-төлек череде, бозылды, әмма аны сатуга чыгармадылар. Нәрсәнедер сату аны бернигә дә ярамаган кәгазьгә алыштыруга тиң иде. Кәгазь акчаның бөтен кыйммәте аңа булган ышанычка гына бәрабәр. Совет реформаторлары шул ышанычны юкка чыгарды. “Мастер-банк”ның лицензиясе тартып алынып, зур шау-шу купкач, никтер йөрәкне өздереп шул соңгы совет реформаторлары искә төште. Банкларның да бөтен нәтиҗәлелеге ышанычка гына кайтып кала: ышаныч бетү белән, банк системасы җимерелә дә төшә. Әлегә россиялеләр эре банкларга беркатлы ышана, ә менә вак банклардан өметләрен өзә баралар һәм... әле бер банкның, әле икенчесенең кертемнәрне бирүдән туктавы ишетелә.
Түбән Новгородтагы “Эллипс банк”, мәсәлән, 100 мең сумлык кертемне дә, чиратка куеп, 20 мең сумлап кына кайтара башлады соңгы көннәрдә. Әлегә Россия законнары буенча банк беренче соратуга ук акчаны кайтарырга тиеш. Әмма Россия банклары ассоциациясе (АРБ) бу кагыйдәне үзгәртергә тели. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы да (АСБ) Дәүләт Думасына кертемнәрне кайтармый торырга мөмкинлек бирә торган канун проекты кертеп карады, әмма ул кире кагылды. Кредит оешмаларының акчаны “туңдырырга” тырышулары илдә җитди банк кризисы башланып килүе турында сөйли.
Кайбер аналитиклар моны 1991 ел белән чагыштыралар, икенчеләре 1998 елга туры китерергә тырыша. Банк системасы буенча эксперт Дмитрий Мирошнеченко моны әле кризисның кереше генә дип бәяли. Үзәк Банк игълан иткән иң соңгы мәгълүматлар да сөендерми. 1 декабрьгә Россиядә 930 кредит оешмасы эшләгән, шуның 779ы гына табыш алган. 151 банк табыштан мәхрүм калган. Азмы бу, әллә күпме, әйтүе кыен, әмма табышын югалткан кредит оешмалары саны кискен темплар белән үсә, ноябрь аенда гына да табышсыз калган банклар саны 18гә арткан. Кредит түләүне кичектереп тору күләме, барлык төр кредитларны да кертеп исәпләгәндә, 1 трлн 453 млрд сумга җиткән. Әмма банклар өчен алган акчаны кайтармый калучылар алай ук куркыныч түгел, ә кертемнәрен таләп итүчеләр уңайсыз.
Банклар икътисадтагы акчаны суыручы гигант тузан суырткычка охшаган. Хәзерге вакытта банкларга түләнәсе акчаның гомуми күләме 40,5 триллион сумга тиң, бер ел эчендә ул 19 процентка үскән һәм бу федераль бюджеттан берничә тапкыр зуррак. Моннан тыш, әле тагын Россия предприятиеләренең чит ил банкларына кайтарып бирәсе әҗәте дә 600 миллиард доллардан ашып киткән. Игътибар итеп карасак, без кредитларның үсү күләме илдәге процент ставкасына якын торганын күрербез. Банклар җитештерүчеләрдән һәм халыктан үзләре биргәннән биштән бер тапкыр күбрәк акча таләп итә. Җитештерелгән продукция бәясе һәм хезмәт хаклары якынча шул темплар белән үскәндә генә бурычны каплап барып булыр иде. Әмма реаль тормышта бу мөмкин түгел, шуңа күрә без әҗәт күләменең ел саен зур темплар белән үсеп баруын күрәбез. Әмма бу предприятиеләр туктап, эшсезләр саны арта башлаганчыга кадәр генә дәвам итә ала. Гыйнвар аенда берничә гигант җитештерүче эшчеләрен түләүсез ялга җибәрергә җыена. Димәк, кемнәрдер кредит түләүдән туктап торырга, кемнәрдер исә саклауга биргән акчасын сорап, банк ишеге төбенә килеп басарга мәҗбүр булачак.
“Әҗәтегезне кайтарыгыз, алачагыгызны исә көтеп торыгыз”, – дип игълан иткән банклар саны арту белән, банк түнтәрелеше дә якынлашачак. Әлегә россиялеләр акчасын эре банкларга күчерергә тырыша. Тик белгечләр “Топ-50” гә кергән банклар арасында да эшләре хөрти булучылар бар диләр. Бер генә эре банкның эшчәнлеге туктау да, чылбыр реакциясе китереп чыгарачак. Шуңа күрә акчасын банкларга ышанып тапшыручылар да, алардан әҗәт алучылар да хәвефләнергә мәҗбүр бүген. Банк түнтәрелешен административ-команда ысулы белән генә туктатып булмый. Әҗәт упкынын дәүләт акчасын кудыру белән томалап бетерү дә мөмкин түгел хәзер. 2008 елгы уеннарны кабатлап булмый. Шулай булгач, иртәме-соңмы коллапс булачак дигән сүз.
1991 елның апрелендә безгә: “25 сумлыкларны алыштырачаклар икән”, – дип күршебез йөгереп керде. Ул вакытта кибеттә сатып алырга су шлангысы гына бар иде. Имеш-мимешкә ышанып, шул шлангыны кулда булган акчага 500 метр алып, ике хуҗалыкка бүлдек. 25 сумлыклар исә алышынмады, алар берничә айдан соң чүпкә әйләнделәр, ә теге шлангтан исә без әле дә файдаланабыз.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–224 | 28.12.2013