26.12.2021 Фаҗига
Узган дүшәмбедә коточкыч авария Башкортстанда Стәрлебаш авылында яшгән 38 яшьлек күпбалалы ананың гомерен өзде. "Комсомолка" Айгөлнең үлеме аның туган көнендә булуын ачыклаган.
20 декабрь кичендә Стәрлетамак - Стәрлебаш трассасында авария булды. "ВАЗ-2110" каршы як полосага «Ман» фурасы көпчәкләре астына килеп керә. Көчле бәрелүдән машина юл читенә чыгып оча. Айгөл җәрәхәтләр ала һәм медиклар килгәнче үзенең туган көнендә вафат була. Үлеменә берничә сәгать кала хатын үзенең Инстаграмында туры эфирга чыккан, анда абунәчеләргә кайчандыр туган көнендә авариягә эләгүен сөйләгән. Юллар чистартылмаган булу сәбәпле, аның машинасы коймага бәрелә. Абунәчеләр Айгөлне бу көнне Стәрлетамакка бармаска үгетли, янәсе, бу - начар билге, әмма хатын-кыз көлә генә. Ханым туганнары белән җитди бәхәсләшүен дә әйткән. - Хәтта дус кызым да бу машинаны сат, ул сине үтерәчәк, диде. Ә мин барыбер шәһәргә барачакмын һәм мине берни дә туктатмаячак. Димәк, язмыш шулай кушкан. Димәк, Ходай шулай эшли. Сәер мистик хәбәрләр тормышка аша - Айгөл, чыннан да, берничә сәгатьтән соң һәлак булган. Хатын-кызның ире һәм кечкенә өч баласы калган, аларның кечесенә нибары 4 яшь. Айгөлнең авылдашлары әлегәчә бу хәлгә ышана алмый. Хатын барысының да хәтерендә оптимизмы һәм иң катлаулы хәлләрдә дә алга бару гадәте белән истә калган. Чыганак фото: mk.ru
---
--- | 26.12.2021