Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38282

Казанда машина эчендә утырган баланы чак атып үтермәгәннәр

$
0
0
26.12.2021 Хәвеф-хәтәр
Гадәттән тыш хәл кичә Казанның Оренбург трактында эре төзелеш гипермаркеты парковкасында булган. Билгесез затлар эчендә кечкенә бала булган автомобильне аткан.

Татар-информ язуынча, атыш утлы коралдан оештырылган. Урында полиция хезмәткәрләре эшли, җинаятьчене эзлиләр.

Канга баткан баланы әти-әнисе хастаханәгә илткән. Табиблар тикшерүеннән соң аларны өенә җибәргәннәр. Бәхеткә, җитди җәрәхәтләре юк, сыдырылган һәм тырналган урыннары гына бар икән.   

Күрәсең, бала пуля белән ватылган пыяла кыйпылчыкларыннан яраланган. 

Фото: ТАСС


---

--- | 26.12.2021

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38282


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>