Авылга ялга кайткан көннәремнең берсе иде. Телефон чылтырый. Трубканы алуга ук аудиоязмага язылган хатын-кыз тавышы безнең ниндидер банкка әҗәтебез барлыгы һәм аны түләмәгән очракта җаваплылыкка тартылачагыбыз турында коточкыч хәбәр җиткерде. “Өстәмә мәгълүматны шалтыратып белә аласыз”, – дип, шәһәрара телефон номерын бирде.
Аяз көнне...
Сүзсез калдым. Нинди банк? Нинди акча? Бер секунд эчендә башымнан миллионлаган уй йөгереп узды. Тегендә-монда бернинди дә әҗәтем юк шикелле иде бит. Аңкы-миңке халәтемне кабат яңгыраган телефон чылтыравы бозды. Тагын шул ук тавыш. Сүзне сүзгә кабатлап, миннән акча сорый. Айнып китеп, тавыш әйткән телефон номерын язып алдым да, хәлне ачыкларга теләп, шунда шалтыраттым. Миннән акча таләп итүче банк аз вакытка акча биреп торучы бер әҗәт конторасы булып чыкты (андыйлар хәзер – тукталыш саен). Чыбыкның теге башында утырган бер ир-ат миңа эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлата башлады:
– Сезнең күршегез Руслан (билгеле сәбәпләр аркасында исеме үзгәртеп бирелә. – Авт.) сентябрь аенда бездән әҗәткә акча алды һәм акчасын кире кайтармады. Килешүдә ул сезне үзенең поручителе итеп күрсәтте. Бездә сезнең хакта бөтен мәгълүмат та бар, хәтта паспорт номерларыгыз да. Хәзер күршегез өчен сез җавап тотарга тиеш. Түләмәсәгез, җаваплылыкка тартылачаксыз.
– Нишләп мин түлим, беркемгә поручитель дә түгелмен, бернинди кәгазьгә кул куйганым да булмады. Мин сезгә бернәрсә дә тиеш түгел! Руслан үлмәгәндер бит әле, үзен табыгыз да биргән акчагызны үзеннән таләп итегез! – дип трубканы куйдым.
Банк урамыбыздагы бөтен кешене дә “дер” селкеткән икән. Бөтенебезгә дә шул ук сүз: “Сезне поручитель итеп күрсәткәннәр, түләгез!” Хәзер барыбыз да аптырашта, нәрсә эшләргә? Үзебез, юридик белемебез булмаса да, яхшы аңлыйбыз – беребез дә бернинди документка да кул куймадык, поручитель булмадык, паспорт мәгълүматларыбызны тапшырмадык. Шулай булгач, банкның бездән акча таләп итәргә хакы юк. Аларга бу хакта әйттек тә югыйсә. Тегеләрнең исә үз туксаны туксан. Алар синең җелегеңә үтеп, нервыңны ашап, үзләренең хаклы булуларын дәлилләп, көн дә шалтырата. Аптырагач һәм шалтыратулардан тәмам туйгач, төнгә телефонны бөтенләй үк өзеп куябыз.
Банклар ничек эшли?
Бүген кредит алмаган кеше бик сирәктер ул. Шәхсән үземнең берничә банк белән эш иткәнем булды – дәүләтнеке белән дә, коммерцияле банклар белән дә. Дәүләт банкыннан кредитны җиңел генә алам димә. Кирәк суммаңны алганчы, аларга әллә күпме документ, хезмәт хакыңны күрсәтүче белешмә тапшырырыга кирәк. Зур сумма алган очракта поручитель табып, аның документларын да тапшыру һәм банк билгеләгән көнне бергә килеп, килешү кәгазьләренә кул кую шарт. Әле алай гына да түгел – поручитель дигәнең синең якын туганың булырга тиеш. Кияүдәге хатын-кыз булса, иренең аның поручитель булуына нотариуста расланган ризалык кәгазен сорыйлар. Коммерцияле банклардан акча алу җиңелрәк – алар синең паспортың нигезендә генә эш итә. Тик мондый ысул белән акча алган вакытта килешүне кат-кат укырга кирәк. Чөнки банк атаган процент ставкасы кәгазьдә бөтенләй башка саннарда күрсәтелергә мөмкин. Нәтиҗәдә акчаңны бермә-бер арттырып түләргә мәҗбүр булачаксың.
Аз вакытка кредит биреп торучы банклар турында ишеткәнем һәм аларның офислары тирәсеннән көн дә йөргәнем булса да, мөрәҗәгать иткәнем юк иде. Килеп чыккан хәлләрдән соң мондый “конторалар”ның ни рәвешле эшләгәнен беләсем килде. Өебез янындагы тукталышта урнашкан шундый офисларның берсенә сугылдым. Менеджер кыз, шундук урын тәкъдим итеп, минем ничә сум акча алырга теләвем белән кызыксына башлады. Мин: “10 мең сум кирәк иде. Ничә процент белән бирәсез?” – дип сорадым. “Без акчаны аз вакытка бирәбез. Заемны ун көнгә рәсмиләштерсәгез, 12000 сум акча кайтарасыгыз була, – дип җавап кайтарды ул процентлар турында берни дә әйтмичә.
– Миннән нинди документлар кирәк булачак? – дип сорыйм.
– Паспорт кына. Бүтән бернинди документ та кирәкми.
– Поручительләр кирәк буламы соң?
– Сез нәрсә инде, – дип көлде кыз, – нинди поручитель? Заемны 15 минут эчендә рәсмиләштереп бирәбез. Хәзер үк акча белән чыгып китәчәксез.
– Паспортым үзем белән түгел, анкета бланкын бирсәгез, аны өйдә тутырып, иртәгә килер идем, – дип анкета бланкын сорап алдым да чыгып киттем.
Өйгә кайтуга, иң элек бланк белән танышып чыктым. Анда исем-фамилияңне, адресыңны, эш урыныңны, элемтә өчен телефон номерыңны һәм башка шуның ише мәгълүмат язып тутырырга кирәк. Күзем тагын бер графага төште: анысында бер-ике танышыңның исем-фамилиясе белән телефон номерын язып калдырырга кирәк. Монысы акчаны вакытында кайтармасаң, әҗәтне шушы кешеләргә шалтыратып, куркытып түләттерү өчен кирәктер дип уйладым. Безне “поручитель” дип атаган банк шулай эшли булса кирәк.
Бирегә барып кайту математика дәресләрен дә искә төшерергә мәҗбүр итте. 10 мең сумны 10 көн эчендә 12 мең итеп кайтарасы, диделәр. Димәк, мин акчаны бер көнгә 2 процентка арттырып түлим дигән сүз. Ун көнгә – 20, бер айга – 60, бер елга – 720 процентка!!! Шул рәвешле, 10 мең сум акчамны бер елдан соң 72 мең итеп түлисе була.
Дөрес, акча биреп торучы мондый оешмалар заемны озак вакытка бирми. Аларның эш принцибы – зур булмаган сумманы аз вакытка кредитка бирү. Шуның өчен дә мондый урыннардан акча алучылар үзләренең нинди адымга баруларын кат-кат уйларга тиешләр. Акчаңны вакытында кайтара алмаган очракта, нинди хәлгә калу ихтималын чамаларга кирәк.
Җавапсыз калмыйбыз
Күршебез Руслан исә үзе турында да, ата-анасы турында да, гомер иткән күршеләре турында да уйламаган. Җиңел юл белән генә акча алган да юк булган. Без исә, бу очракта гаепсездән гаепле булып, көн дә диярлек банк янауларын тыңларга мәҗбүрбез. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, бу эшкә дә нокта куелырга тиеш. Вәзгыятьне аңлатып, газетабыз адвокаты Роберт Туктаровка мөрәҗәгать иттем. Ул болай диде: “Үзен банк дип атаган оешманың бу рәвешле кылануы – чын рэкет. Аларны судка бирергә була”. Шулай эшләрбез дә, мөгаен. Безнең кулда дәлилләр җитәрлек – алар күрсәткән телефон номеры да, банк хезмәткәре белән сөйләшүнең аудиоязмасы да бар...
Галия ХӘБИБРАХМАНОВА
№--- | 01.12.2012