“Яшәгәннәр, ди, булганннар, ди, бик тату гомер итүче ике күрше...” Бу мәкаләмне татар халык әкиятендәгечә башлыйсым килде. Чыннан да, “яшәгәннәр” димичә булмый, чөнки бүген Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче ике күрше Зәйнәп Сабирова белән Рәис Хәмидуллин бер-берсенә карата дошманлык хисләре кичерә. Күршеләрнең дуслыгын 2012 елның 1 май төнендә чыккан янгын көлгә әйләндерә.
Суд карары: әбидән 391,5 мең сум түләтергә
1 май төнендә Зәйнәп апаның ишегалдындагы каралтыларыннан янгын башланып, күршесе Рәис Хәмидуллинның өй түбәсенә күчә, минутлар эчендә түбәсе янып төшә. Ялкын йортның стенасына, тәрәзәләренә һәм башка җирләренә дә кара эз сала. Зәйнәп Сабированың да баз өсте корылмасы, мунча алды, келәте янып бетә. Мал ашатырга әзерләнгән азык көлгә әйләнә.
Рәис Хәмидуллин янгыннан килгән матди һәм әхлакый зыянны түләтү максатыннан күршесе өстеннән судка дәгъва бирә. Зәйнәп Сабирова янгыннан саклану чаралары күрмәгәнлектән килеп чыккан янгынның чит кеше милкенә зыян салганы өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла. Аксубай районы суды Сабирова Зәйнәп Сабирҗан кызыннан күршесе Хәмидуллин Рәис Зәйдулла улы күргән зыянны каплауга – 380 мең сум, әле аннан кала суд тикшерүе барышында тотылган чыгымнар һәм төрле пошлиналар өчен 11,5 меңгә якын сум түләтергә, дигән карар чыгара. Зәйнәп апа моңа риза булмыйча, республиканың Югары Судына да мөрәҗәгать итеп карый, әмма анда шул ук хөкемне үз көчендә калдыралар. Хәзер инде әби ТР Югары Судының кассацион инстанциясенә шикаять бирергә җыена. Шуның белән бергә “Ватаным Татарстан” редакциясенә дә ярдәм үтенеп язган хаты килеп иреште. Хәер, бездән булышу сораудан да бигрәк күршесенә рәнҗү-үпкә ярылып ята. Әбине аңлап була: сигез мең сум пенсия алган өлкән кеше бу кадәр зур сумманы кайдан алыр соң?! Шушы гаҗизлек хатка күршесе турында шик-шөбһәләр язарга мәҗбүр иткәндер дә инде аны. Бу вакыйгаларның геройлары белән якыннан танышыйм дип, озын юлга кузгалдым.
“Хәзер инде ахырга кадәр барам!”
Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авылы арасын бик озак үттем. Чокырлы-чакырлы юлдан янгын сүндерү машинасына үтәргә, ай-һай, авырдыр. Әле ярый теге көнне авылның үз егетләре уяу булган. Югыйсә янгын ярты саланы йотар иде. Авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров белән янгын корбаннарының беренчесе Рәис Хәмидуллин өенә барып кердек. Мин аңа хат буенча килүемне әйткәч, ул да кызуланып китеп, күршесе адресына төрле үпкә-гаепләүләрен яудыра башлады.
– Мин янгыннан соң кердем аларга. 80 мең сум акча бирсәгез, судка-мазарга бирмәм, дидем. Әгәр риза булмасагыз, суд тагын да зуррак сумма түләттерәчәк, дидем. Мин бит йортсыз калдым. Яшәгән өем иминиятләштерелмәгән, акча сорамый чарам юк. Авылдашларыма исә бик рәхмәтлемен. 200 мең сум акчалата булыштылар. Телевизорлар, өй кирәк-яраклары, кием-салым китерделәр, – диде ул.
Рәис Хәмидуллин өенең тышкы ягы матур гына кирпечләрдән төзелсә дә, эчке ягы ясалып бетмәгән. Обойлар түгел, хәтта штукатуркасы да юк. Кара-соры таш блоклар тезелеп киткән. Бу йортны Рәис әфәнде янгынга эләккән иске өен сүтеп, бер җәй эчендә, көзге салкыннарга хәтле дип өлгерткән икән. Авыл өенең түр як ишеге урынына одеял эленгән. Рөхсәт сорап, карарга кердем. Ул як салкын. Идәннәре иске өйнеке булса кирәк. Күптән буялган иске такталары арасында – киң-киң ярыклар. Сөенерлек күренеш түгел иде бу өй эче. Күршесе Зәйнәп апага булган ачу-үпкәсе, ямьсез сүзләре, гаепләүләре дә шул кадәрле салкын күрсәтте, ахры, бу өйнең эчен.
Ә бит бу ике гаилә элек искиткеч тату яшәгән. Янгын алдыннан бер ай элек, Зәйнәп апа Чаллы хастаханәсендә күзенә операция ясатырга киткәндә, гөлләргә су сибәргә, караштыргалап торырга дип, өй ачкычына кадәр биреп калдырган Рәис агага. Килешегез, өй ачкычын беребез дә теләсә кемгә бирми бит. Димәк, аралары бик җылы булган. Без Рәис аганың янгын турында сөйләгәнен бүлдерми тыңладык. Гади итеп, ачык күңел белән сөйләшкән авыл агаеның күршеләренә үпкәсе йөз-күзеннән генә түгел, хәтта һаваны айкап торган куллары хәрәкәтеннән дә күренә иде.
Китәр алдыннан исә мин аңа тагын бер кат: “Рәис абый, әгәр күршеләрегез ихлас күңелдән кабат яныгызга керсәләр, бәлки, йомшарырсыз?“ – дидем. Ул минем сүземне сабыр гына, күзләрен идәнгә текәп тыңлап торган җирдән, кинәт кабат күкерт кебек кабынып, тагын ярсып китте: “Юк, хәзер инде ахырга кадәр барам! Балалары түләшерләр! Мине тыңламадылар. Зәйнәп апа ямьсез сүгенеп, “Түләмибез!” – дип җавап кайтарды”, – диде. Шулай да мин аның күзләрендә, кабынып-кызып китәр алдыннан бик кыска мизгел эчендә ниндидер икеләнеп калу, ирләрчә йомшарып китүне сиздем. Үз җаны өчен ниндидер авыр нәрсә аркылы атлап чыга алмый иде бугай ир-ат күңеле.
“Бергә шашлыклар пешерә идек”
Җып-җылы пөхтә өйдә, ак яулыгын бәйләп утырган 73 яшьлек Зәйнәп апаны күргәч, һич кенә дә аның сүгенә белүенә ышана алмадым. Аның хәтта тавышы да дорфа түгел, ә карчыкларча йомшак. Яңа гына сырхау кичерүе ак хәлсез йөзендә күренеп тора. Әмма бу өйдә дә әле күптән түгел генә ышанычлы саналган күршегә карата яман сүзләр ишетелде. “Мин әнине калдырып китәргә дә куркам”, – диде Чаллыдан кайткан Гүзәлия исемле кызы. “Янгын да баздан – Рәис күрше тоташтырган ут чыбыкларыннан башланган”, – дип сүзне дәвам итте Зәйнәп апа. “Ялгарга ул булышкан идемени?” – дигән соравыма: “Әйе, гел аңа йөгерә идем инде. Балалар читтә булгач, ут сүнсә дә, тегесе-монысына да”, – дип куйды апа. Кызы Гүзәлия дә әнисенә кушылып: “Бәйрәмнәрдә бергә шашлыклар пешереп ашый идек, ул үзе бик ярдәмчел”, – дип өстәп куйды.
Сизелеп тора: Зәйнәп апа да, Гүзәлия ханым да дуслашу адымына барырга әзер кебек. Тик нидер тота.
– Бигрәк дус яшәгәнсез бит. Гадәттә кайгы кешеләрне берләштерә, ә сезгә ни булды? Әйбәтләп кереп сөйләшсәгез, Рәис абый таләпләрен йомшартыр кебек бит. Ул аңлаучан, гади кешегә охшаган, – дим.
Зәйнәп апа уйчанланып:
– Мин баштан ук түбәсен ябарга акча бирермен, дигән идем, аңлыйм бит инде. Тик Рәис янмаган милкен яшереп, “янды” дип йөри башлагач, кеше аркылы сүзләр ишеттергәч, әллә нигә дәшмичә дә йөри башлагач, нишлик инде? – дип куйды.
Дәүләт законы һәм тормыш кануннары
Кеше сүзе дигәннән, авылда мин очрашып сөйләшкән авыл кешеләре дә, Зәйнәп апа белән Рәис абыйның күршеләре дә ике ут күрше турында яман сүз әйтмәде, бары чын күңелдән алар өчен борчылуларын гына белдерделәр. Зәйнәп апа әйтүенчә, янгыннан соң, кызы белән кияве сәдакага бишәр йөз сум тотып, Рәис абыйларга кергәннәр, ә күршеләре: “Бу сәдака акчалары гына җитмәс шул”, – дип аларның хәтерләрен калдырганын сизми дә калган бугай. Менә шулай бәла-казадан аз югалтулар белән чыгасы урында, тискәреләнеп, үпкә кабартып, ике күрше бер-берсеннән хәйран ерагайганнар шул инде. Араларында хәзер Сак белән Сокны аеручы кыя сыман судның катгый карары тора. Ә ул хисләргә таянып эш итми. Ул фактларга гына ышана. Ә фактлар янгынның Зәйнәп апа Сабирова хуҗалыгында нык искергән электр чыбыкларының кыска ялгануыннан чыгуын күрсәтә. Бу нәтиҗәгә бөтен тикшерү органнары да: Аксубай районы Янгын сүндерү оешмасы белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Аксубай районы идарәсе дә, суд әһелләре дә бердәм килгәннәр. Суд документлары кире каккысыз дәлилләр булып тора. Аксубай районы суды матбугат хезмәткәре Валентина Петрова: “Суд гадел хөкем итте, мондый карарлар – башкаларга да үз хуҗалыкларына җаваплы карарга бер сабак”, – диде. Зәйнәп әби закон буенча гаепле. Тик йөрәк килешми. Кайдан белсен инде лампочка алыштырырга да курыккан 73 яшьлек авыру әби электр чыбыкларының ни хәлдә икәнен, аларның эшкә яраксызлыгын ничек билгели алсын? Ул түлисе сумманы киметү мөмкинлеген белешеп, төрле оешмалар белән элемтәгә кереп карадым. Әбинең ут чыбыкларының халәтен, исәпләгечләрен тикшерми тормаганнардыр бит инде, бәлки шул чакларда кисәтелмәгәндер ул, дим. Тик аһ итәрдәй хәл ачыкланды: авылларда халыкның электрга бәйле проблемаларын карап, аларның торышын бәяләп, Зәйнәп апа кебек авыру, ялгыз әби-бабаларыбызны кисәтеп торучы җаваплы затлар, оешмалар бөтенләй юк икән ләбаса. Яңа Ибрай авылында белемле электрик булса, тиешле акчасын алып, күз-колак булып торса, бу каза булыр иде микән?! Хатын-кыз да һәр ир затына чыбык тоташтырырга, лампочка борырга ярдәм сорап чапмас иде. Ә Зәйнәп апага килсәк, үзе чыгып шырпы сызып ут төртмәгән бит инде мескен әбекәй. Хәленнән килсә, янгын вакытындагы күршесенә таба искән җилне дә үз ягына борып истергән булыр иде дә бит.
Бу әле хәл итеп булмаслык проблема түгел, минемчә. Аның юлы бу мәкаләм геройларының үз кулында. Соң булса да уртак тел табарга иде. Тормыш булгач, ике күрше арасында төрле хәлләр булыр инде ул. Күрше хакы – тәңре хакы. Бер-берсен тагын да зуррак бәлаләргә этәрмичә, бу сынауны сабыр гына, ярдәмләшеп узып, Аллаһыбызга якынайсыннар иде, дигән теләктә калам. Әле соң түгел.
1
2
Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА
№236-237 | 30.11.2012