14.01.2015 Матбугат
Кайсы газета күпме тираж җыйганын белү шактый авыр. Бу саннар, әйтерсең, коммерция яки дәүләт сере. Шулай да кайбер саннарга ия булдык.
---
--- | 14.01.2015
Кайсы газета күпме тираж җыйганын белү шактый авыр. Бу саннар, әйтерсең, коммерция яки дәүләт сере. Шулай да кайбер саннарга ия булдык.
Башта язылучылар санын диаграмма белән күрсәткән идек. Ярты сәгать рәсем ясап утыруыбыз әрәмгә китте. Чөнки төгәлрәк саннар барлыкка килде.
Әйтергә кирәк, газетаның тиражы Татарстан буенча подпискадан, Россия регионнары бунча подпискадан, сату нокталарында таралудан, альтернатив подпискадан һ.б. тора. Әмма традиция буенча, татар газеталарының иң күп укучысы - өйгә яздырып алучы татарстанлылар.
Башка саннарыбыз юк. Бу исемлектә исә газеталарга Татарстан буенча почта аша язылучылар саны:
Ирек мәйданы - 29901 Акчарлак - 27125 Ватаным Татарстан - 16774 (җомга санын һәм көндәлек саннарга подписканы кушып) Себерке - 15903 Татарстан яшьләре - 15833 Безнең гәҗит - 14691 Юлдаш - 11308 Безнең авыл гыйбрәте - 9960 Адашкан мәхәббәтем - 7615 Сираҗи сүзе - 7071 Мәдәни җомга- 2208 Базар көн - 738---
--- | 14.01.2015