Казанга гыйнвар каникулларына 70 меңләп турист килде, бу исә шәһәр бюджетын миллиард сумга баетты дигән сүз. Бүген Иске Татар бистәсендә узган эшлекле очрашуда шундый саннар яңгырады, биредә Казан мэры Илсур Метшин ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе белән узган елга туристик нәтиҗәләр ясады һәм киләчәккә перспективалар билгеләде.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов катнашты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иске Татар бистәсе территориясе очрашу урыны буларак юктан гына сайланмады, биредә Кабан күле яр буенда бәйрәмнәр дәвамында Яңа ел ярминкәсе оештырылган иде. Марат Усманов сүзләренә караганда, декабрь ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр мәйданчыкта 20 меңнән артык кеше булган.
Илсур Метшин урамда оештырыла торган күңел ачу мәйданчыклары форматының кышын да, җәен дә бик актуаль булуын билгеләп үтте.
| 14.01.2015