Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Корбанга чалынасы малның яше нинди булырга тиеш?

$
0
0
29.07.2020 Дин
31 июль – Корбан гаете. Бу олуг көндә күп кенә мөэмин мөселманнар корбан чала. Шушы нисбәттән, аларның сораулары да күп булырга мөмкин. Шушы сорауларның берсе – корбанлыкның яше. Корбанга чалынасы малның яше нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапны үзенең инстаграм сторисында Ильяс Халиков искә төшерде.

Сарыкка ким дигәндә 6 ай булырга тиеш. Кәҗәгә - 1 ел. Сыер кебек эре терлеккә - 2 ел. Дөя 5 яшьтән дә "яшьрәк" булмаска тиеш. 

Корбанга сарыклар кирәк булса, Казанда шушы номерга шалтыратып белешә аласыз: 240-81-21      
---

--- | 29.07.2020

Сенаж ташучы ике КамАЗ бәрелешеп, армиядән яңа кайткан егетнең гомере өзелгән (ФОТО)

$
0
0
29.07.2020 Фаҗига
"Ватан" ширкәте басуында фаҗига булган. Сенаж ташучы ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә бәрелешә. 1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә.

КамАЗ шоферлары, яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан.

Аның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз, дип яза Арск-Информ.

 

 

 
---

--- | 29.07.2020

16дан 18 яшькә кадәрге үсмерләргә 10ар мең сум акча бирелә

$
0
0
29.07.2020 Җәмгыять
Россия төбәкләре хөкүмәтләре гаиләдә 16дан 18яшькә кадәрге һәр үсмергә 10ар мең сум күләмендә бала пособиесе түләү турында карар кабул иткән. Тик гариза тапшырганда үтәлергә тиешле билгеле бер шартлар бар.
Мәгълүм булганча, Президентның бары тик 16 яшькә кадәрге балаларга гына акчалата ярдәм күрсәтү карары күпләргә ошамады. Менә хәзер төбәкләрнең 16дан 18 яшькә кадәрге балаларның да күңелен күрүгә вәкаләтләре барлыкка килгән. Моны һәр төбәк үзе хәл итәчәк.   Шулай итеп, Россиянең кайбер өлкәләрендә 18 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә пособиеләр кертелә. Әйтик, бу пособиене Иркутск төбәгендә яшәүчеләр алачак. Әмма моңа кадәр җирле хөкүмәттән федераль түләүләр алмаган ата-аналар гына субсидиягә дәгъва кыла алачак.   Гаризаны 2020 елның 1 декабренә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Фото: пиксабай
---

--- | 29.07.2020

Хатынын абыйсы белән "тоткан"ир дүрт кешене харап иткән

$
0
0
29.07.2020 Криминал
Җанөшеткеч бу хәл Башкортстанның Благовар районында булган. Чишмә районара тикшерү бүлеге Благовар районында яшәүче 33 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгаткан. Ул "Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү һәм аны кылуга омтылу" мәддәсе буенча гаепләнә.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, алдагы көнне иртән тикшерү бүлегенә Благовар районындагы шәхси йортта 39 яшьлек ир һәм 66 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылуы турында хәбәр килгән. Моннан тыш, дәваханәгә вакыйга урыныннан 51 һәм 45 яшьлек ике хатын-кызны пычак яралары белән китереп җиткергәннәр.   Хокук сакчылары шикләнелүчене оператив рәвештә тоткарлый ала. Ир үз гаебен таный.   Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә канкойгыч фаҗиганең башлангыч версиясен хәбәр итәләр: Алексеевка авылында биш кеше табынга җыелган. Өстәл артына 34 яшьлек ир, аның белән яшәүче 45 яшьлек хатын, аның 66 яшьлек әнисе, ирнең 39 яшьлек абыйсы һәм 52 яшьлек күршесе булган. Күпмедер вакыттан соң ир өенә кайтып киткән. Ә яңадан килеп кергәч, өйдәш хатынын абыйсы белән бер түшәктә булуын күргән. Ачулы ир пычакка тотынган һәм өйдәге барлык кешегә ташланган.   Җинаятьченең абыйсы һәм өйдәшенең әнисе алган яралардан шунда ук үлә. Өйдәше белән күршесе дәваханәгә озатыла.   "Ир качарга була. Әмма Благовар районы полициясе хезмәткәрләре элек хөкем ителгән ирне Уфага китеп барганда трассада тоткарлады", - дип хәбәр итәләр ведомствода. Чыганак Фото: "Башинфрм"
---

--- | 29.07.2020

Җырчыларны балачак ФОТОларыннан таныдыгызмы? Казан шәһәр филармониясенең «Үткәннәргә сәяхәт» проекты дәвам итә

$
0
0
29.07.2020 Мәдәният
Узган юлы танылган җырчыларның фотоларын “кичә һәм бүген” дип биргән идек. Казан шәһәр филармониясе оештырган «Үткәннәргә сәяхәт» проектының дәвамы бүген. Бу юлы җырчыларның балачак фотоларын тәкъдим итәбез? Таныдыгызмы?

Җырчыларның кызыклы фотолары Казан шәһәр филармонисе инстаграмыннан карагыз: https://www.instagram.com/kzn.filarmoniya/

Фото асларын язмыйбыз, үзегез танып белегез ))

 

 

 

 

 

 

   
---

--- | 29.07.2020

ТР Милли Музее күчмә мастер-класслар тәкъдим итә

$
0
0
29.07.2020 Мәдәният
Татарстан Республикасы Милли Музее үз филиаллары мәйданчыгында Музей-белем бирү чараларын дәвам итә. Мәсәлән, бүген - 29 июльдә, А.М. Горький һәм Ф.М. Шаляпин музейларына килүчеләрне өч мастер - класс көтә.

Милли Музей хәбәр итүенчә, әлеге чаралар балаларда аеруча зур кызыксыну уята.

"Верховая набойка" (6+)

Набойка- рельефлы бизәкле агач басма такта ярдәмендә тукымага рәсем төшерү буенча традицион техника. Бу борынгы һөнәр күнекмәсе, иҗади процесстан якты тәэсирләр, үзең белән алырга мөмкин булган үз эшләнмәләрең әлеге мастер-классның нәтиҗәсе булачак.
"Үтүк - кулда тезгендәге үрдәк" (5+ ) Үтүк тарихы, рубель һәм уклау ярдәмендә кер юуның борынгы ысуллары белән танышу. Балалар тоташ коелган һәм күмер ярдәмендә үтүкләүче үтүкләрне, кер юу белән бәйле башка предметларны күрә алачак. Уку балаларда үткән заман предметлары, рус көнкүреше һәм фольклоры белән кызыксыну уятачак, сүз запасын киңәйтәчәк.
«Скрипка ачкычы, яки Нота грамотасы нигезләре» (7+ ) Музей персонажы Мистер Диез белән бергә балалар Музыка дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарлар. Алар иң борынгы музыка кораллары белән танышып, тавыш эстетикасын тоярлар, ритмның матурлыгын күрә алырлар. Ә тагын - үз куллары белән нинди дә булса музыкаль инструмент әзерләп, музыка сәнгатен танып белүдә беренче адымнар ясарлар.   Сезне Казан шәһәре, Горький ур., 10 адресы буенча көтеп калалар.   Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 238 53 73

 


---

--- | 29.07.2020

1,5 яшьлек кызына карата көч кулланган өчен Бөгелмә кешесе янә суд каршына басты

$
0
0
29.07.2020 Криминал
Бөгелмәдә яшәүче 27 яшьлек Сергей Кукушкин яшь ярымлык кызына карата көч кулланган өчен янә суд каршына басты. Шунысын да искәртик: быелның 13 апрелендә Бөгелмә шәһәр суды кечкенә кызына карата көч куллануда гаепләнгән Сергей Кукушкинны аклады. Әлеге вакыйга җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу кузгатты.
Ир-ат кызына карата бернинди дә көч кулланмавын, памперсын алыштырган вакытта очраклы рәвештә генә баланы җәрәхәтләвен әйтте. Шуңа да карамастан, аны тоткарладылар.   Прокуратура гаепләү карары белән риза булмыйча ТР Югары судына шикаять бирде, шуннан соң эшне яңа составта карау өчен янә Бөгелмә шәһәр судына кайтардылар, дип яза Татар-информ.   Бүген ТР Югары судының гаепләү хөкемен үзгәрешсез калдыруы һәм эшне Бөгелмә шәһәр судына кире кайтаруы билгеле булды. Кукушкинның адвокаты сүзләренчә, эшне яңа маддә буенча караячаклар.   «Бу юлы җинаять эше тән җәрәхәтләре булу-булмау факты буенча каралачак. Ул „Сәламәтлеккә белә торып җиңелчә зыян китерү“ маддәсе булыр, мөгаен», - дип искәртте адвокат.   Дәүләт гаепләүчесе процесс башланыр алдыннан белдергәнчә, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Югары суды карары белән килешмичә кассация шикаяте биргән, шуңа бәйле рәвештә ул тыңлауларны башка көнгә күчерүне сорады.   Суд прокурорның үтенечен канәгатьләндерде һәм процессның башлану вакытын 3 августка кадәр кичектерде. 

 


---

--- | 29.07.2020

«Бу минем балам түгел, әнә теге хатынга бирегез»

$
0
0
29.07.2020 Җәмгыять
Күп еллар интернет челтәре йогынтысына бирелмәдем, аңардан бик кирәктә генә файдаланырга тырыштым. Сәбәбе кесә телефонымның гадилегендә булган икән. Соңгы вакытта, ирекле-ирексез диярлек, кул ешрак телефонга үрелә. Әле үземне һаман да бу өлкәдән бик еракта торучы дип санасам да, мин күзәтеп бара торган төркемнәр, аралашу даирәсе алай күп булмаса да, соңгы бер ел эчендә китаптан шактый читләшкәнмен булып чыкты…
Җәлил хәзрәт бүләк иткән «Тигез гомер итегез» дигән китапны кулга алуга тойдым мин аны. Китап битендәге хәрефләр дә ваграк кебек тоела, зурайтасы килә башлады. Тик бу беренче мизгелгә генә. Элекке хисләр кире кайтты: кулга китап тотып укуга җитәме соң?! Әле китабы да нинди бит! Һәр сүзе, һәр җөмләсе күңелнең мең кылын тибрәтә торган. Гыйбрәтле кыска хикәяләре мәгънә тирәнлеге ягыннан зур чәчмә әсәрләрне бәреп егарлык. Мондый үтемле телдә Җәлил хәзрәт кенә сөйли, яза аладыр. Бер-икесенә күз салыйк әле.   «Баласыз хатын бер ананың яшь баласын урлый. Бала анасы, баласын эзләп табып: «Бу – минем балам, кире кайтар», – дигәч, тегесе: «Юк, бу бала минеке», – дип дәгъва кыла. Мәсьәләне хәл итәр өчен Сөләйман галәйһиссәлам янына баралар. Сөләйман галәйһиссәлам биләүдәге баланы бер бүкән өстенә яткыра да, кылычлы сакчыны чакырып: «Шул баланы урталай чап та яртысын – бу хатынга, яртысын икенчесенә бир», – дип әйтә. Баланың үз анасы «аһ» итеп кычкырып җибәрә һәм: «Бу  минем балам түгел, әнә теге хатынга бирегез», – дип, баласының гомерен саклар өчен, иң кадерле йөрәк җимешеннән баш тарта. Сөләйман галәйһиссәлам: «Баласыннан баш тартканы – аның чын әнисе, шуңа бирегез», – дип хөкем чыгара. Ана кеше бала хакына бар авырлыкка да түзәргә әзер».   Беләм, әлеге кыйссаны укыгач, бик күп әниләр бу урында мин нишләр идем икән, дип уйлангандыр. Мин дә нәкъ шулай уйладым. Бу адымга барырга көч тә, акыл да кирәк шул. Адәм баласы гына түгел, хайваннардагы аналык хисе турында икенче бер кыйсса биреп, икеләтә хис-тойгыларны арттыра хәзрәт. «Базарда ике дөя басып тора, яннарында бер дөя баласы чабып йөри. Дөя хуҗалары килгәч, бәхәс чыга. Берсе: «Минем дөя баласы», – ди, икенчесе исә: «Юк, минеке», – ди. Бер галимне чакырып, мәсьәләне хәл итәргә кушалар. Галим, дөя баласын көймәгә салып, тирән суга кереп китә. Бер дөя шундук суга сикерә. Дөя йөзә белми торган хайваннардан санала, шуңа да карамастан, баласы өчен тирән суга сикерә. «Бала суга сикергән дөянеке», – дип нәтиҗә ясыйлар. Хайваннарда бала дигән хис бик тә көчле, баласы өчен хайван үләргә тора, әмма үсеп җиткәч, хайваннарда әти-әни дигән хис калмый. Балаларыбызда әти-әни дигән хис булуын теләсәк, «кешедән ким булмасын» дип түгел, «кеше булсын» дип, Аллаһ кушканча тәрбиялик», – дип нәтиҗә ясый Җәлил абый. Уйландыра торган нәтиҗә.   Әниләр догасы турында моңа кадәр дә күп язды ул. Аның бер шундый дога-теләкләрен укып, мондый теләкләрне фәкать әни кеше генә яза, ул гына тели ала дип уйлаган, азактан Җәлил хәзрәтнеке икәнен белеп, бик тә аптыраган идем. Бу китабында да әлеге теманы дәвам итә һәм әниләр догасының бөеклеге, кабуллыгы турында күздән яшьләр китерерлек кыйссалар китерә хәзрәт.   «Муса галәйһиссәлам Аллаһы Раббыбыздан: «Җәннәттә урыным кем белән янәшә булыр икән?» – дип сораган. Аллаһы Раббыбыз аңа бер шәһәрдәге ит чабучыны эзләп табарга кушкан. Муса галәйһиссәлам әлеге кешене эзләп тапкан, ул кешенең өенә кайтканнар. Өйгә кереп, дога кылгач, ит чабучы Муса галәйһиссәламне калдырып, түр якка кереп киткән һәм шактый гына торып чыккан.   Муса галәйһиссәлам: «Кунакны калдырырлык нинди мөһим эшең бар иде?» – дигәч:   – Анда минем авыру әнием ята, хәлен белдем, астын алыштырдым, ашаттым, – ди ит чабучы.   Муса галәйһиссәлам:   – Әниең берәр сүз әйтмәдеме? – дип сорый.   Әлеге кеше:   – Әнием: «Җәннәттә урының Муса галәйһиссәлам янәшәсендә булсын иде», – дип дога кылып калды, – ди.   Әни кешенең догасының бөеклеге дә шунда…»   «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигәнне барыбыз да белә. Аларның җәннәткә капка, бәла-казалардан калкан булуы турында күбебез уйлана белми.   «Бер сәхабә, елап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килгән. Аллаһы Илчесе аннан:   – Нәрсә булды? – дип сораган.   – Әнием үлде…   – Әниең намаз укымый идеме әллә, тәмугка эләгер дип борчыласыңмы?   – Юк, әнием иманлы, намаз укучы, ураза тотучы мөслимә иде, урыны җәннәт түрендәдер, аның өчен борчылмыйм, – дигән сәхабә. – Ул миңа җәннәткә капка иде. Аңа хезмәт итеп, җәннәтне кәсеп итә идем. Догасы афәтләрдән, бәла-казалардан саклый торган калкан иде. Җәннәткә алып баручы юлым киселде, саклаучы калканны югалттым…»   Әйтергә теләгәнем шул: мондый мәгънәле китаплар-язмаларны күбрәк укыйк, күбрәк уйланыйк. Тормышка карашыбыз да, уй-ниятләребез, башкаларга мөнәсәбәтебез дә үзгәрер.   Гөлсинә Хәбибуллина   Фото: pixabay.com
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 29.07.2020

Иртәгә Изге Гарәфә көн. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә кирәк?

$
0
0
29.07.2020 Дин
Иртәгә, 30 нчы июль – зөл-хиҗҗә аеның 9 нчы көне – изге Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә көнендә Аллаһ ислам дине кануннарын иңдерүне тәмамлады, бездән шушы дин белән риза булды, дип белдерә мөселман кардәшләребез.
Бу көн нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә, нәрсәләрне истә тотарга кирәк - "Матбугат.ру" игътибарыгызга кайбер аңлатмалар биреп үтә.   Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.       Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар.   Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.   Пәйгамбәребез: “Гарәфә көне уразасы сәбәпле Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм,” – дигән.   Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.   Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.   Пәйгамбәребез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә (Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә) тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».     Изге көннең бәракәтеннән берүк мәхрүм калмагыз!  Фото: пиксабай
---

--- | 29.07.2020

Авыл туризмына өмет бармы, яки Казан арты тулы тамаша (ФОТО)

$
0
0
29.07.2020 Авыл
Соңгы елларда Татарстанда авыл туризмын үстерү турында күп һәм еш ишетергә туры килә. Бу юнәлештә шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Ни кызганыч, аларның күбесе турында халык, җирле җитәкчелек кенә белми, туристлык оешмалары да хәбәрдар түгел диярлек. Чөнки өске даирәдә сөйләнгән сүз күбрәк һаман да шул телдә, кәгазьдә кала кебек, тәртипкә салынып, тормышка ашырылмый.

Әйе, Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, Чистай шәһәрләренә туристлар хәзер күпләп килә. Аларны таныту өчен күп көч куелды һәм бу аклана сыман. Ә бит бик теләгәндә Татарстанны тулысынча этник туризм аша да танытырга булыр иде.

Бүгенге көндә республикада авыл туризмы белән шөгыльләнүче дистәләгән хуҗалык бар, төгәл саны билгеле түгел. Туристларны алар хәлләреннән килгәнчә  үз көчләре белән җәлеп итә. Кайберләре турында интернеттан азмы-күпме мәгълүмат табарга да мөмкин. Мәсәлән, Биектау районы Ямаширма авылындагы Габделәхмәт Котдусовның «Татар страусы» туристлык комплексын байтак кеше белә. Чөнки, беренчедән, алар ун елга якын эшли, икенчедән, Казанга якын урнашкан. Биредә кунакларны Африка һәм Австралия страусларыннан тыш, аккош, күркә, фазан кебек кошлар белән  таныштыралар, йорт хайваннарын кулда ашаталар. Балалар белән ял итү өчен менә дигән урын.

Котдусовлар гаиләсе елына якынча ике меңгә якын турист кабул итә. Хуҗаның сүзләренә караганда, авыл туризмы белән уңышлы шөгыльләнү өчен туристлык комплексы Казаннан ерак булмаска тиеш һәм бу эш белән яну кирәк. «Чынлап торып кызыгып, җиң сызганып тотынсаң, авыл туризмы – бик перспективалы өлкә», – ди Габделәхмәт Котдусов. 

Мәркәзебезгә терәлеп урнашкан Яшел Үзән районы Норлат авылы да туристлар арасында популяр. Монда аларны  Ләлә Хаҗипова җитәкчелегендәге «Авыл утары» биләмәсе каршы ала. Шушы салада ишле гаиләдә туып үскән мөлаем бу ханым кәсебен абыйсының ике катлы йортында балаларга җәйге лагерь оештырудан башлаган. Хәзер инде Норлатка олылар да теләп кайта. Монда туристлар тулаем авыл тормышына чума: сыер савалар, куян ашаталар, атта йөриләр, балык тоталар, мунча керәләр, пекарняда икмәк пешкәнен күрәләр, көянтә-чиләк белән чишмәгә суга баралар, махсус салдырылган агач музей-йортта авыл тарихы белән танышалар, үз куллары белән йон эрлиләр, Олы Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри музеена сәяхәт кылалар, умарталыкта кәрәзле бал белән чәй эчәләр...

Кыскасы, тәнең дә, җаның да рәхәт чигә. Ләлә ханымны туристлык шултикле канатландырган, ул хәтта Казандагы фатирын сатып, җир алып, үзе дә ике катлы йорт җиткергән. Урманда алан арендалап җәйге чатыр корып куйган.

«Күптән түгел илле кешелек төркем – Әстерхан татарлары кунак булып китте, – ди ул. – Туристлар өчен шартлар яхшы. Бүлмәләрдә икешәр, өчәр кеше яши, мунчабыз шәп, «свежий» авыл ризыклары белән сыйлыйбыз. Әстерхан татарлары авылыбызны шултикле яратты, хушлашканда күзләре яшьләнде. Аларга кадәр ике көн Төркия эшкуарлары ял итеп киткән иде. Рәхәтләнеп мунча керделәр, урманга бардылар. Футбол чемпионаты вакытында Польшадан килгән җанатарлар да тагын кайтабыз дип китте».

Ләлә ханым әйтүенчә, биләмә турында туристлар күбрәк социаль челтәрләр, сайт аша белеп килә. Турфирмаларга исә алар белән хезмәттәшлек итү отышлы түгел. Чөнки ашау-эчү, куну ике йөз, ике йөз иллешәр сумнан артмаса да, транспорт яллап авылда кайту кыйммәткә чыга һәм туристлык оешмаларның мәшәкатьләнәсе килми. Шуңа да Ләлә Хаҗипова үзе кебек авыл туризмы белән янып йөрүчеләрне суга батканда саламга ябышучыга тиңли. «Чит илдән крокодил фермасына бардык, атта йөрдек, дип кайталар. Ә бездә юкмы хозурлык? Урман, чишмә буйларында рәхәтләнеп ял итеп булмыймы? Авыл халкы гади, туристларга җанын бирергә дә әзер. Менә шушы аңласын иде җитәкчеләр», – ди ул йөрәге әрнеп.     

Яшел Үзән районында Зөя утравына барганда юл буенда тагын бер матур урын – Дамир Камалетдинов оештырган ачык һавадагы Татар этник-мәдәни музее да кала әле.     

Алабуга районы туристлар арасында шулай ук игътибар үзәгендә. Монда шәһәрнең үзеннән тыш та, карарлык җирләр шактый. Мәсәлән, Морт авылындагы «Мирас» агро-туристлык комплексында республикабызда бердәнбер саналган умартачылык музее белән танышырга, хәтта пыяладан эшләнгән умарта аша кортларны күзәтергә мөмкин. Комплекста шулай ук  утызга якын төр кош-корт, куяннар, токымлы сарык-кәҗәләр, ишәк, пони, болан һ.б. бар. Районның Лекарево авылында урыс мәдәниятен яктырткан музей-утарда да туристларны көтеп алалар. Анзирка елгасы ярын ямьләп торган биләмәдә тынычлап ял итү өчен кунак йорты, мунча, бакча – барысы да бар. Шулай да Алабуга районында туристлар өчен иң кызыгы Иске Куклюк дигән мари авылыдыр, мөгаен. Монда мәктәп директоры Иван Мельников һәм аның улы – Аграр яшьләр берлегенең район бүлеге рәисе Николай – мари культурасы музее ачкан.

Туристлар шаманнарның мәҗүсилек йолаларын да, якын-тирәдә элек-электән булган кәсепләрне дә тамаша кыла. Аларны авыл буенча ат арбасы яки тарантаска утыртып йөртәләр. Кара мунчага керәләр, кәҗә савып карыйлар, утын яралар, талдан кәрҗиннәр үрәләр, халык уеннарын уйныйлар, иҗади ансамбльләрнең чыгышларын карыйлар. Авылдан үзләре белән каймак, сөт, күкәй, эремчек тә алып китә. Теләгән һәркем берничә көн кечкенә генә йортта куна да ала.     

Арча, Балтач, Мамадыш, Спас, Баулы, Бәгелмә, Әлмәт кебек районнарда да, авыл мохитенә чумып, җирле халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән танышу, гаиләңә күңелле ял оештыру урыннары һәм мөмкинлекләр җитәрлек. Әле бит республикабызның һәр районында берсеннән-берсе бай музейлар, тарихи истәлекле урыннар бар. Искиткеч  гүзәл табигатебез, урман-суларыбыз, экологик чиста һәм файдалы авыл ризыгы, районнардагы ачык йөзле апа-абыйлар – һәммәсе дә теләсә кайсы ил туристының күңеленә хуш килерлек.      

Татарстанда авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрне азмы-күпме барлагач, Авыл туризмы төбәк ассоциациясе рәисе Руфия Рәфкать  кызы Мөхәммәдиевага мөрәҗәгать итеп, аның да фикерен белергә булдык.     

– Руфия ханым, берничә ел элек үк республикада авыл туризмын  билгеле бер системага салырга, интерактив карта төзергә, аерым сайт булдырырга, дигәннәр иде. Әлеге эш ни дәрәҗәдә башкарыла?     

– Авыл туризмы дигән тема тәмле, әлбәттә, ләкин техник якларын карый башласак, федераль күләмдә законнар да, норматив документлар да юк. Безнең депутатларга ул кызык та түгел, шуңа да күбрәк Дәүләт Думасына йөз тотарга туры килә. Тверь өлкәсеннән сайланган Светлана Максимова дигән депутат унбиш елга якын шушы өлкәдә кайный. Фикердәшләре белән закон проекты да тәкъдим иттеләр, тик әлегә нәтиҗәсез. Федераль дәрәҗәдәге түрәләр «сез төбәкләрдә ясагыз, без карарбыз», диләр. Ә бу алай җиңел генә эшләнми, проблема яшәү урыны булмау, авыл хуҗалыгы җирләрен туризм максатында куллану һ.б.га килеп төртелә. Австралиягә барып страуслар карап кайтып кына авыл туризмын үстереп булмый. Әйе, мин үзем дә Белорусиядә булдым, Минсктан Брест өлкәсенә кадәр сузылган барлык утарлар белән таныштык. Анда агротуризм белән унбиш ел шөгыльләнәләр. 2500 комплекс шушы төр эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Аларның 600-700е актив хәлдә, күбесе Аурупа яссылыгына чыккан. Елга илле доллар салым түлиләр дә, үз көйләренә эшлиләр. Гореф-гадәтләр, йолалар, миллилек, аш-су, мастер класслар – барысын да колачлыйлар һәм берсе икенчесен кабатламый. Кая гына барсаң да, чип-чиста, хезмәт күрсәтү камил дәрәҗәдә куелган, һәрчак үзара элемтәдә торалар. Кайбер утарлар инде гаилә бизнесына әйләнгән. Ә бит алар белән чагыштырганда Татарстанның ресурслары күпкә артык. Әйтик, берәүләр  сазлыкта торган бер картның иске йортын сатып алып, тырыша-тырыша аны  затлы утарга әйләндергәннәр. Чит илдән элеккечә итеп ясалган шкафлар кайтарганнар. Чөнки сугыш вакытында үзләрендә күп нәрсә янган, иске җиһаз табу авыр. Әнә шулай ресурс булмаса да продукт ясыйлар. Ә бездә ресурс бар, тик нәтиҗәгә кадәр бик ерак әле.     

Әйе, Татарстанда да бу уңайдан нефть чыга торган районнар алда бара. Аларда эшкуарлар киләчәккә карап фикерли, бер-берсен яхшы белә. Югыйсә, ул яклар Казаннан читтә, аларда Идел, Чулман елгалары да акмый. Мисал өчен, Баулыда Шамил Гафуровның кафесында булсагыз шаккатасыз! Аңа туристлар күбрәк Башкортстаннан һәм якын-тирәдәге башка төбәкләрдән килә. Алар кунакларны урыс мичендә балчык чүлмәкләрдә пешерелгән милли ризыклар белән сыйлыйлар. Ипине дә әби-бабайлардан калган рецепт  буенча үзләре сала. Телне йотарлык тәмле! Татарстанның өстенлеге шунда:  ул – күпмилләтле республика, бездә милли колорит көчле,. Нишләп менә шуны туризм өлкәсендә кулланмаска? Миңа калса, авыл туризмы бездә этник үзенчәлекләрне исәпкә алып та үсәргә тиеш.

Әйтик, Питрәч районында Шәле, Керәшен Сәрдәсе, Аркатау кебек өч авылны берләштергән маршрут төзесәң, туристлар бер көндә берничә милләт белән таныша ала. Питрәч Казанга якын булгач, анда куна калу да мәҗбүри түгел. Татарстан буенча хәтта гастрономик турлар ясарга мөмкин. Авыл халкы да яхшы гына табыш ала алыр иде. Дөрес, моның өчен эшкуарлык нечкәлекләрен белү, турпроект, турмаршрут төзү, реклама турлары оештыру һ.б. шарт. Шунысы мөһим: авыл туризмын үстерү татар телен саклау өчен дә кулай җирлек. Үзем дә берничә көн авылда торсам, татар телемнең шомарганын сизәм.

– Авыл туризмы белән шөгыльләнүчеләрнең реестры бармы?

– Беренче семинар уздырганда алтмыш урынга исәпләгән идек, шулкадәр кеше җыелды. Катнашырга теләк белдерүчеләр күбрәк булса да, студентларны, тәҗрибәсез кешеләрне алмадык. Хәзер кемдер күренмичә генә дә эшли. Берсендә үземнең базадагыларның һәммәсенә хат юлладым: үзләре турында кыскача мәгълүмат, берничә фото, турның бәясе, элемтә өчен телефоннарын язып җибәрүләрен сорадым. Ник берәрсе җавап бирсен! Ниятем алар турындагы мәгълүматны бушка Русия күләмендәге сайтка урнаштыру иде, югыйсә. Әле алар үзләре дә күп нәрсәнең асылына төшмәгән. Гәрчә,  Татарстанда туризм белән шөгыльләнмәслек бер генә район да юк. Кайдадыр сыр яки сувенир ясыйлар, түбәтәй тегәләр, итек басалар, тәрәзә йөзлекләре эшлиләр, агач эшкәртәләр... Балык Бистәсендә Балыкчы көне уздыралар, шәхси балык музее да ачканнар. Лаеш, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтешне әйтеп тә торасы юк! Алар – хәзинә! Теләчедә заманында бер сәүдәгәр төрле илләрдән алып кайтып утырткан агачлар аллеясен күреп шаккатым. Шул юан-юан кәүсәләрне кочаклап йөреп көч җыйдым. Байлык бит бу!

– Авыл туризмын үстерүдә тагын нинди каршылыклар очрый?

– Авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләүчеләрне махсус курсларда укыту, аларны стажировкага җибәрү кирәк. Бүгенге көндә авыл туризмын үстерүчеләр үз акчаларына, үз мөмкинлекләренә карап, үз җайлары белән генә яшәп ята. Алар турында белүче дә юк, туристлык фирмалары белән дә эшләмиләр. Әйе, кайчак «менә хәзер чыгып китәбез дә, шул-шул районга барып төшәбез», дип булмый. Берсендә Мәскәүдән килгән ун кешене Арчадагы «Каенсар» дигән экофермага җибәрмәкче идек, «без бүген ашата алмыйбыз», диделәр. Мәскәү туристлары кибеттән азык-төлек сатып алып үзләренә ашарга әзерләп ята алмый бит инде. Алдан сөйләшсәң генә әзерләнеп, көтеп торалар. Ашау түгел, кемдәдер хәтта биотуалет, душ юк, кайбер җирдә интернеты да начар тота. Ә бит туристлар өчен болар һәммәсе дә мөһим.     

Экотуризм, авыл туризмы туристларны чын авыл тормышы, гореф-гадәтләр, тарих белән якынрак таныштыруны гына максат итеп куймый, ул авылларга яңа сулыш өрә, алардагы яшәү шартларын яхшыртуга этәрә, эш урыннары булдырырга ярдәм итә. Шуңа да монда  Икътисад, Авыл хуҗалыгы, Мәдәният, Экология министрлыклары – берләшеп эшләргә тиеш. Әзер продукт җитештереп, аны кулланучыга тәкъдим иткәч кенә Туризм буенча дәүләт комитеты килеп кушыла. Ә бүген безне барысы да шунда куа... 

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды Автор: Чәчәк Гәрәева


---

--- | 27.07.2020

Мөнир Рахмаев 15 меңгә, Ләйлә Дәүләтова бушка да алып бара - алып баручылар РЕЙТИНГЫ

$
0
0
29.07.2020 Шоу-бизнес
Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр тагын да йомшартылды. Хәзер кечкенәрәк кибетләр һәм кафеларга йөрү, шулай ук ачык һавада банкетлар һәм туйлар уздырырга рөхсәт ителде. Әмма туйлар, мәҗлесләр моңа кадәр дә үткәрелә башлаган иде инде. Өйләрдә.

Бер яктан, гореф-гадәтләрнең янәдән йортларга кайтуы сөендерсә, икенче яктан  исә көендерә. Аеруча да коронавирус буенча статистик мәгълүматлар килеп ирешкәндә. Өстәвенә, күпме кешегә пневмония диагнозы куела. Ә ул авыруның да вируслы икәнен һәм организмны ни кадәрле хәлсезләндерүен шул чирне кичергәннәр үзләре генә аңлыйдыр.

...Сүз башым бит әле шүрәле, дигәндәй, банкетлар, мәҗлесләр турында яза башлаган идек бит. Җырчылар өчен, ә төгәлрәге күбесе өчен, концерт-тамашалардан соң, керем чыганагы буларак, беренче урында мәҗлесләр алып бару тора. Бу аларның икмәге. Кемдер җырчыларны бу эшләре өчен сүгә, билгеле. Әмма һәр кешенең дә ипи өстенә май да ягып ашыйсы килүен исәпкә алганда, нигә әрләргә ди?.. Пандемия алардан концертларны гына түгел, әнә шул ипи-тозлык эшли торган мәҗлесләрне дә “тартып” алды. Сер бирмәскә тырышсалар да, акчасыз утыру күңелле түгел. Шуңа да һәр чакырган җиргә разый булып, бик теләп, көненә икешәр урында чыгыш ясап, уракка төшкән мизгелләре. Татарстанда азмы-күпме танылган тамадалар, алып баручы җырчылар белән аралашып алдык. Программалары ниндиерәк, быелгы сезонда мәҗлесләр уздыру ничә сум тора — шул хакта сораштык.

Беренчеләрдән булып июньнең беренче ялында ук Алсу Фаракшина эшкә тотынган иде.

– Туй уздырачаклары хакында атна башында гына билгеле булды. Алдагы атнада яшьләр никах укыткан иде. Энеләре армиягә китә, шуңа туйны да тизрәк үткәрәселәре килде. Күп кеше җыймыйча, үзләренең гаиләләре, авыл кешеләре белән бергә, бәйрәмнәрен үткәрергә булдылар. ЗАГСка ун гына кеше кергән, битлек, перчаткалар белән. Хәтта фотога да шулай төшкәннәр. Озак вакыт эшләми торганнан соң кире эшкә чыгу авыр булды, димәс идем. Әмма кайбер конкурслар онытыла башлаган. Туй өйдә үтсә дә, форматын үзгәртмәскә тырыштык. Өйдә конкурсларны бик үткәреп булмый, шуңа рәхәтләнеп урамда уйнаттык, өй алдында биедек. Шундый рәхәт, күңелле, бик җиңел үтте. Арыганнары кереп ята да ала. Алла боерса, әкренләп шулай эшкә кереп китәрбез, дип өметләнәм, - дигән иде  Алсу Фаракшина.

Өйдәге мәҗлесләр дигәннән, кафеда һәм өйдә мәҗлес үткәрүнең аермасы хакында Динә Латыйпова сөйләде.

– Кафеларда эшләү рәхәт, әлбәттә. Анда иркен. Хәзер мәҗлесләр өйләргә кайта башлады. Өйләрдә бөтенләй башка, җылы мохит. Кафеда андый җылылык юк. Чувашиянең Шыгырдан ягында өйдә туйлар үткәрү гадәте моңа кадәр дә бетмәгән иде. Бу эш бик мәшәкатьле, әлбәттә. Мәҗлескә әзерләнгәндә өйдән бөтен нәрсәне чыгарасы, ризыгын әзерлисе бар. Ә кафеда сәгате куелган, аш-суны берсе артыннан берсен чыгарып кына торалар. Алып баручыга да кафеда эшләү җиңелрәк. Өйдәге мәҗлестә ике-өч минут та буш вакытың юк, шуңа ук кунакларның күзе сиңа төбәлгән була. Шулай да өйдә кунаклар бер-берсе белән якыннанрак аралаша, әйткәнемчә, өйдәге мәҗлесләрдә җылык була, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Динә Латыйпова.

Ләйлә Дәүләтова карантин башланганнан бирле кафеларда мәҗлесләр уздырганым юк, өйләрдә генә эшләдем, ди.

– Кемгәдер бәйрәм оештыру, шатлык бүләк итү миңа ошый. Мине гел кадерле кунагын көткән кебек каршы алалар. Бергәләп уйныйбыз, җырлыйбыз, котлашабыз. Бер кичтә туганлашып бетәбез. Без гадәттә Радик Шәяхмәтов белән эшлибез. Ул – профессиональ гармунчы, җырчы, диджей. Дәртле дуэтларыбыз, кызыклы уеннарыбыз да җитәрлек. Бәягә килгәндә, төрле чаклар була. Башкаларныкы белән чагыштырганда, минеке ярты бәя. Бер вакыт хәтта бөтенләй бушка эшләдем. Бер суммага сөйләшкән идек, ләкин юбиляр физик мөмкинлеге чикләнгән кеше булып чыкты. Миңа бу хакта алдан әйтмәгәннәр иде. Шәп итеп юбилей үткәрдем дә, юбиляр биргән конвертны үзенә бүләк иттем. Аның шаккатканы һәм шатланганы әле дә күз алдында. Төрле чаклар була. Һәр очракта да кеше булып калырга кирәк, – ди Ләйлә Дәүләтова.

Тәҗрибәле алып баручы Ренат Галиәскәр командасы да эшкә керешкән.

– Туйлар сезоны җайлап кына тизлеген җыя. Аллага шөкер, заказлар бар, эшсез тормыйбыз. Музыкаль аппаратура, проектор, утлар белән киләбез. Программада дәртле җырлар, бик тәртипле конкурслар, кызыклы интерактивлар каралган, - ди Ренат.

Сүз уңаеннан, яше 30дан узган Ренат әле үзе дә буйдак.

Илгәрәй гомумән дә үзен тамада дигәнне яратмый икән.

– Мин үземне тамада дип түгел, ә мәҗлесләр алып баручы дип атар идем. Тамада сүзен яратмыйм. Быел заказлар, әлбәттә, пандемия сәбәпле әзрәк. Командада 6 кеше эшли, кыскасы “под ключ”, – диде Илгәрәй.

Җырчы һәм алып баручы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның социаль челтәрдәге фотосурәтләренә караганда, атнага ике-өч көн рәттән чыгыш ясыйлар. Пандемия вакытында да туктап тормаганнар. -

Заказлар бар, Аллага шөкер! Җәй көне барлык даталар да тулы. Яшьләр карантин башланганчы ук “бронировать” итеп куйган иде. Апрель, май айларында гына коттеджларда, ябык кафеларда эшләдек. Җәй айларында Аллага шөкер, ачык рәвештә. Мәскәүдә инде күптәннән бар нәрсә дә ачык иде, анда да барып туй алып барып кайттык. Инде ун елдан артык мәҗлесләр алып барганга, клиентлар базасы зур. Шуңа да бу пандемия аркасында кыенлыклар күрмибез. Бу безнең төп кәсебебез дә түгел, төп эшебез бар, шуңа да артык борчылмыйбыз! Барысы да Алла кулында. Ул безгә ризык бирүче, Үз рәхмәтеннән ташламасын! Уздырган мәҗлесләребезнең бәясе уздырган урынына һәм  программага  бәйле. Командабызда баянчы, саксофонда уйнаучы да бар. Рамилә белән ике телдә алып та барабыз, ике телдә җырлыйбыз да, – диде Рамил.

Айваз Садыйров спиртлы эчемлекләрсез булган мәҗлесләр генә үткәрә. Аңа җырчы һәм диджей буларак Булат Галләмов ярдәм итә.

- Кирәк булса, ике телдә алып барабыз. Тавыш аппаратурасы, ут, проектор – барысы да бар, – ди Айваз. Программалары гадәттә 5-6 сәгатьлек икән.

Без сөйләшкән алып баручыларның иң арзаны – Илназ Гариповның да фикерләрен белештек.

– Команабызда 3-12 кеше, заказ бирүченең теләгенә карап чыгыш ясыйбыз. Программада җырлар, биюләр, баян, эксклюзив әрмән дуэты һәм әлбәттә инде кунаклар белән фокуслар каралган. Аппаратурага килгәндә, тавыш һәм утныкы гына түгел, ә төтен чыгара торган җайланмабыз да бар, - диде Илназ.

“Балмай” егетләренең берсе Рафил Галимуллин сүзләренчә, алар уздыра торган мәҗлесләр ике төрле программадан тора. Берсе арзанрак, анысында ике алып баручы. Рафил үзе дә бик матур җырлый.

– Икенче программа кыйммәтрәк, анда инде кавер-төркем белән эшлибез, - диде Рафил.

Мөнир Рахмаев исә туй-юбилейларда халык саны хәзер кимүен искәртте. Пандемия сәбәпле күп кенә алып баручылар бәяләрен дә төшерде, ди ул.

– Хәзер зур булмаган мәҗлесләр актуаль. 20-30 кешелек кенә чаралар уза, барысын да шәһәрдән читтә, җәйге верандаларда үткәрелә. Аллага шөкер, ничек эшли идек, хәзер дә шулай ук эшлибез. Минем бәяләр һәрвакыт төрле. Бу кеше саныннан, нинди чара булуыннан тора. Атна уртасында арзанрак булырга да мөмкин. Кунаклар саны азайганга карап, программаны кыскартмыйбыз. Экстрен рәвештә генә шалтыратып, Мөнир, бүген кич шундый чара уздырырга кирәк иде. Бюджет 15 мең сум дисәләр, моның авырлыгын күрмим, барам да, мәҗлесне үткәрәм. Минем лозунг – бәясе арзанрак булса булсын, әмма ешрак эшлә, – ди Мөнир.

Алып баручыларның бәя буенча рейтингы: Илназ Гарипов – 15 мең сумнан башлап Ләйлә Дәүләтова – 25 мең сум Айваз Садыйров – 35 мең сум Ренат Галиәскәр – 35 мең сум Мөнир Рахмаев – 35 мең сумнан башлап Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар – 40-80 мең сум Илгәрәй – 50-70 мең сум “Балмай” төркеме – 60-90 мең сум.

 
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 29.07.2020

Сенаж ташыганда гомере өзелгән егет турында авылдашлары: «Ни булгандыр, беркем берни әйтә алмый»

$
0
0
29.07.2020 Фаҗига
27 июль көне Арча районының «Ватан» агрофирмасында сенаж ташучы ике «КамАЗ» маңгайга-маңгай бәрелешә. Рульдәге егетләрнең икесе дә – Апаз авылыныкы. Һәлак булган Иршат Гомәров ярты ел элек армиядән кайта, эшли башлавына 2 генә ай икән әле. Апаздагы хәлләргә ачыклык кертер өчен без авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков белән элемтәгә чыктык.
– Иршатлар гаиләдә –  4 бала. Ике абыйсы, бер энесе бар. Ул өченче малай иде. Әнисе Гөлираның бөтен өмете шушы егеттә иде, – дип сөйли ул. – Армиядән кайтуга, Иршат Казанда эшкә урнашкан иде. Озак эшләмәде, әнисе чакыргач, монда кайтты. Гөлираның ире аерым яшәгәч, йортта ир кулы җитмәгәне сизелә иде. Беркөнне яннарыннан коймаларын да яңартасы бар икән дип узып киткән идем.  Бераздан Иршатның койма тотарга баганалар утыртып йөрүен күрдем. Күңелем шуңа сөенде. Булдыра торган малай икән бу, дип уйладым. Кирпечтән сала башлаган өйләре дә бар иде. Гөлира, шушы өйгә дә тотынырбыз, әкренләп улым белән җиткерә башларбыз, дигән иде.   Иршатның әнисе фермада сыер сава икән. Ике олы малай читтә эшли, кечкенәсе мәктәптә белем ала.   – Әниләренең хәле авыр. Бик елый. Арада иң йомшак баласы иде бит. «Сеңлем, сабыр ит инде», – дип юаттым. Әмма баласын югалткан кешегә бу сүзләр генә җитәме соң?! Гөлира бу ачы хәсрәтне күтәрә алыр дип ышанам. Каршы йортта әти-әнисе яши, туганнары ташламас. Иршатның язмышына шушы үлем язылган булгандыр инде, – ди ул. – Бөтен авыл белән аптырадык. Ничек бәрелгәннәр, нәрсә булган? Шул турыда уйлый башласам, башым эшләми. Күрәчәге булгандыр, дим. Икенче егет Нияз исән-сау. Ул инде күптәннән рульдә, – ди җирлек башлыгы.   Иршат эшләгән «Ватан» агрофирмасына да шалтыраттык.   – Иршатның тырышып эшкә тотынган чагы иде. Ике аен матур гына эшләде. Ни булгандыр, беркем берни әйтә алмый. Гаиләсенә авыр. Әти-әнисенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, – ди анда эшләүчеләр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 29.07.2020

“Чыкканда акча сорасалар, бирмәгез!”: Алмаз Хәмзинның коронавирус госпиталендә күргәннәре

$
0
0
30.07.2020 Медицина
"Бакча эчендә госпиталь Ишекләре язулы...". Фатих Кәримнең шундый шигъри юллар белән башланып киткән поэмасын искә төшерәм дә, үзем яткан бүлниснең тәрәзәсеннән урамга карыйм. Таң атып килә. Менә-менә каршы як йортның түбәсеннән калкып, кояш нурлары күзне чагылдырыр.
Әлбәттә, мин бөек шагыйребез кебек аяусыз сугыш яралысы түгел, бүгенге афәт – таҗлы вирус кармагына эләккән авыру гына. Шулай да шактый егәрле ахрысы, монда кергәнче телевизордан нихәтле алыптай егетләрне егып салган – ухылдап, саташып ятканнарын күргән идем. Медсестралар яннарыннан китми, әллә нинди уколлар, гомер ишетмәгән исемдәге антибиотиклар канга агызалар, системалар куялар, кислород сулаталар. Һәр авыру караваты нечкә көпшәләр белән чуарланган. Үзем дә шул процедураларны үткән кеше. Ә бит баштагы хәлем шактый авыр халәткә дучар иде.   Бу бүлнис тә госпиталь дип атала. Аларның аермасын бик аңлап бетермим. Шунысын сизәм: табиблары чын профессионаллар. Тик, киемнәре барысының бертөсле булгангамы, кайсысы кем – белеп булмый. Ярый әле түшләренә, аркаларына исемнәрен язып куялар. Өстәп, йөрәк рәсеме дә ясыйлар, елмайтып. Водолазлар кебек, килбәтсезрәк кыяфәттә йөрсәләр дә, яраттыралар үзләрен, эшләре тыгыз булса да. Һич иренми сөйләштерәләр, хәлләрне сораштыралар, борчылуларны басалар – рәхәтләнеп китәсең, терелеп дигәндәй.   ... Сүз башым таң атып килүдә иде бит. Караватта яткан килеш каршы яктагы урам йортының түбәсенә карыйм. Анда һәрвакыттагыча кукраеп кына карга утырыр. Урынын һич алыштырмас. Аптырыйм... Нигә шулай? Ә бүлмәдә, өстәл артында чаңгычы башлыгы киеп, элек каравылчы булып эшләгән минем кебек үк авыру Әнвәр утыра. Иң өстеннән салынып төшкән футболкасы артык зур булгангадыр, гел кыек киелгән булыр. Ыштаны чалбарга да охшаган, трикога да, төбе тезенә кадәр салынып тора. Миңа ул бер мизгелдә түбәдәге карганы хәтерләтеп куя. Моңсу йөзен өстәлгә салган китабына төбәп, ирен кырыйларын кыймылдата. Китап уку рәвеше шундый.   Әнвәр укуыннан туктап, анда-монда миңа карап ала. Уянмады микән ди бугай. Мин шуны сизеп, ул күргәнче, күзне йомып өлгерәм. Ни өчен, дисезме? Чөнки Әнвәр минем уянганны белсә, тагын теге ... үзен ничек итеп, чирләмәгән килеш урамнан машинага тыгып, көчләп алып киткәннәрен сөйли башлый. Әле акча да сорадылар, дип әйтергә дә онытмый. Температурам да, кан басымым да нормальный иде ди. Ышанырга да, ышанмаска да белмәссең. Безгә гел тукып тора: “Чыкканда акча сорасалар, бирмәгез!” – дип кисәтә. Аның белән булган хәл чынлыкка охшамаган нәрсә бит инде... Болай карап торырга да әйбәт кеше, югыйсә...   Гомере буе каравылчы булып эшләгән ул. Күзләре – йөз метр ераклыктагы чебенне күрә, алга авышып торган колагы, локатор кебек әллә нинди кыска дулкыннарны тота, борыны да очлаеп, махсус ис сизәргә беркетелгән прибор сыман. Ике йөз метрлы коридорның түр башыннан ашамлык китерергә чыксалар, ул беренче булып өстәл артына елыша. Менә шундый могҗизалы 35 яшьлек авыру. Авыру, дисәм, ул үзенең чирле икәнен танымады. Аңа барыбер безгә биргән таблеткаларны, уколларны, системаларны, антибиотикларны дыңгычладылар, организмы үзгәрмәде, төскә-биткә матураеп кына китте. Шулай, дәвалану килеште бугай үзенә.   Аның турыда язсаң кызыклар күп. Менә тагын берсе: ул укый торган китапның исемен әйтмәдем бит әле. Александр Дюманың “Граф Монте Кристо” китабы. Ике атна дәвалану дәверендә Әнвәр менә шуны укып бетерде. Игътибарга лаек тагын бер гадәте – авыз эченнән гел җырлап йөри. Озаграк тыңласаң, нинди җыр икәнен аңларлык. Иң яратканы, мөгаен, менә монысыдыр:   Кояш-кояш мәңге балкый,   Мәңге нур сибә.   Кояш гомере телим мин,   Әнием, сиңа...   Тагын бер могҗизасы. Беренче көнне үк, палатага урнашкач, кесә телефоны чинап интектерә иде аның. Дәваланып чыгып киткәнче шулай булды. Болай: ул аны зарядкага куя да, моны чакырып чыйный башлагач, иң беренче розеткадан вилкасын тартып ала (нигә шулай итә торгандыр инде?), кайсыдыр кнопкасына басып, телефонын сүндерә (сүндергәнен белми) һәм сөйләшә башлый: “Мин әле бу. Кем шалтырата?” Берничә тапкыр шул сүзне әйтә дә, яңадан зарядкага куя (телефоны аптырап беткәндер инде зарядкалаудан). Тәки җүнләп сөйләшә алганы булмады аның туганнары белән. Аптырагач, шалтыратмый-нитми өчпочмак, бәлешләр, тәм-томнар җибәрә башладылар. Сүз боткасы белән сыйлау бетте, күчтәнәчләр килә, ашап өлгерә алмый. Абзыйны бәхет басты.   Палатада без – дүртәү. Болай урнаштык: бер стена кырыенда Равил Әскаров – профессиональ шофер, рефрижератор белән ярты Аурупаны гизеп чыккан кеше, уртада – мин, ишек янындарак җирдә – таджик егете – Алишер Османов, Казанга акча эшләргә килгән гастарбайтер. Әле ике ай гына эшләргә өлгерү белән әлеге зәхмәтле чирне эләктереп, көне-төне телефонында уйный. Ә безнең инде беркадәр сезгә дә таныш Әнвәребез каршы як стена янындагы үзенә бер аерым уентыкта ята. Аңа урын иркен – ике карават куярлык. Шуңа күрә без аны “олигарх” дип атадык. Каршы килми тагын – үртәлми дә. Һәр ошатмаган киңәшкә: “По лампочки!” дип түшәмдәге лампочкага төртеп күрсәтә. Үзенә күрә түгел... Шуңа күрә без аңа кытайчарак итеп, кушамат тактык шул сүзе белән. Үпкәләми.   Күрше койкадашым Равил Әскаров ярата иде инде аны чыгырдан чыгарырга. “Төнлә йокларга чишенеп ят!” – ди. Ә моңа әйттең ни, әйтмәдең ни. Юрганын аска җәя дә, өч кат свитер һәм шул хәтле трико киеп, калын оекбашлары, чаңгычы башлыгын башына батырып йокыга тала. Нишлисең, профессиональ каравылчы булгач, гадәте калгандыр.   Шулай, шаяргалый башлыйсың икән ул бераз сәламәтләнә башлагач. Әле госпитальгә кергән чакта барыбыз да чагыштырмача кукрайган күгәрчен яки карга кебек булсак, хәзер бөркетләнә башладык. Равил дә миңа кызыклы сәяхәтләренең кайбер мизгелләрен сөйли. Аның гомере тәгәрмәч өстендә үткәнгә күрә хикәяләре дә шуңа бәйле. Мин бит инде совет системасында үскән кеше, һәрвакыт ул җәмгыятьнең камиллеге турында гына фикер йөртә идем. Ә менә Равилнең эшчәнлеге аркылы төшенә башлыйсың, бар да мин уйлаганча булмаган икән. Менә ул әйтә. Латин Америкасыннан кайтарылган яшел кофе ярмасын Австриягә хәтле алып барып, шунда киптереп, порошок сыман массага әверелдереп, матур банкаларга, савытларга тутырып, кабат Русиягә озаталар... Әлбәттә бәясен икеләтә, өчләтә күпертеп...   Равилнең Белградны НАТО бомбага тотып, бөтен Югославияне таркаткан чактагы вакытта шул ил юлларында йөргән маҗараларын тыңлап, колакларың торыр. Сәясәткә биреләсем килми, әмма хәйләкәр Аурупа күндәм Русияне сыгып яшәгәнен төшенергә була.   Ярар... Безнең палатада тагын бер зат – таджик егете бар дидем бит инде. Ни өчен бу якларга килгәнен дә беләсез. Үзе әйтүе буенча – анда эш юк, булса да аз түлиләр. Урысча белә. Үзбәкчә дә сөйләшә. Үзләренчә төне буе лакылдашалар телефоннан. Татарча аңлыйсыңмы дип сорыйм. Аңлыйм ди. Каян өйрәндең, дим. Телебезнең үзбәкчәгә охшаганын әйтә. Терелеп чыкканчы, ике атналап урыныннан тормады дип әйтсәң дә була. Оят җирләрен капларга бер трусигы бар һәм телефоны... колагына терәргә. Ашарга кертсәләр тора да, чемченеп утырганнан соң бәдрәф аркылы үтеп, караватына чума. Инде менә төнлә йокы бирми. Аңа: “Алишер, телефоныңнан тынычрак сөйләш әле”, – дисәң дә, беркавымнан оныта. Памир тавының бер ягындагы дусты белән икенче яктагы үзе телефонсыз сөйләшәләрмени. Тәки өйрәтә алмадык без аны тәртипкә. Милләтара тынычлык, дуслык хакына, үзебез тындык.   Көннәребез, төннәребез бер-берсенә охшап, үтә торды. Менә тагын иртүк – сәгать биштә палатабызга стойкага элгән шешәләр шылтыратып медсестралар керер. Кан юлларыбызга антибиотиклар агар. Ниндидер флаконнардан шифалы система сыекчалары тәңгә йөгерер. Корсакка кан сыегайту уколын чәнчеп китәрләр. Пробиркаларга анализ өчен кан суыртырлар. Бәдрәфкә кереп, бәвел өчен контейнер тутырып чыгарбыз. Жәлке что-ли? Әйдә тоталар ич, көннән көн савыга барасыз, дип. Телләре тәмле шул медсестраларның, тыңлап торсаң да тереләсең.   Ә менә хезмәтләре бик авыр, бик, бик... Бу очракта без – авырулар аларны кызганабыз. Гаиләләре бар, балалары. Водолазлар шикелле йөриләр бит. Тегеләр су кермәсен дип, ә бу кызлар – чир кермәсенгә төренеп, уралып. Сораганым да булды берсеннән: “Сеңлем, сулыймы соң бу кием?”. Эндәшми. Ләкин әйтеп куйды. “Кичкә таба, Алмаз абый, күз күрми башлый”, – дип. Шулайдыр. Алагаем күзлекләре аркылы караган карашларында барыбер нур балкый әле. Рәхмәт Сезгә коткаручыларыбыз! Барлык халкыбыз исеменнән! Үзегезне Ходай ярдәменнән ташламасын! Сәламәтлек, сәламәтлек телибез!   Фото: пиксабай
---

--- | 30.07.2020

Татар артистлары «Сто к одному» тапшыруында катнашкан (ФОТО)

$
0
0
30.07.2020 Шоу-бизнес
«Россия — 1» федераль телеканалындагы «Йөзгә бер»​ («Сто к одному»)​ тапшыруында татар артистлары катнашкан. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Татарстан командасы Белгород шәһәреннән килгән команда вәкилләре белән көч сынашкан.
Мәскәүдә интеллектуаль уен уйнарга Айваз Садыров, Ринат Галиәхмәтов, Руслан Харисов, Юлия Гафарова һәм Рамил Агдиев барган.   Кем җиңүен әлегә сер итеп тоталар. Тапшыруның кайчан эфирга чыгасың тиздән әйтәчәкләр.       
---

--- | 30.07.2020

"Балмай"продюсерлык үзәге талантлы алып баручылар эзли

$
0
0
30.07.2020 Шоу-бизнес
Бүгенге көндә мөстәкыйль генә үз эшеңне башлап җибәрү, сәләтеңне таныту җиңел түгел. "Балмай продакшн" продюсерлык үзәге талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтергә зур мөмкинлек бирә һәм креатив алып баручылар эзли.

"Балмай" продюсерлык үзәге укыту-өйрәтү, туй һәм мәҗлес программалары әзерләү, хезмәттәшлек гарантияли, хәтта компаниянең резиденты булырга мөмкинлек бирә.

Әгәр сез үзегезне талантлы, максатка ирешүчән, дип саныйсыз, карьера төзү теләге белән янасыз икән - рәхим итегез! Эстрада баскычыннан атлый гына башлаган йолдызлар, үзенчәлекле жанр артистлары, алып баручы булырга теләүчеләр, "Балмай продакшн" сезне көтә!

Белешмәләр өчен телефон: 8939 305 63 93


---

--- | 30.07.2020

Татарстан китап нәшрияты китапларын «MyBook.ru», «Books.ru» һәм «Wildberries.ru» интернет-кибетләреннән алырга мөмкин

$
0
0
30.07.2020 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты мәртәбәле онлайн-ритейлорлар белән хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер безнең китапларны «MyBook.ru», «Books.ru» һәм «Wildberries.ru» интернет-кибетләреннән алырга мөмкин.

Монда җаның теләгән классик һәм заманча әсәрләрне, әдәби һәм тарихи китапларны, балалар әдәбиятын һәм башкаларны укырга, тыңларга мөмкин.

Моннан кала, нәшрият китапларын «Лабиринт», «Библио-Глобус», «Ozon.ru», «ЛитРес» интернет-кибетләреннән һәм, әлбәттә, безнең www.tatkniga.ru сайтыннан табарга була.


---

--- | 30.07.2020

Полиция хезмәткәре 3 баланы бәрдергән - өчесе дә һәлак...

$
0
0
30.07.2020 Фаҗига
Бу коточкыч авария Тверь өлкәсендә булган. 28 июль кичендә Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре, трассада икенче машинаны узып китәргә омтылып, юлның каршы ягына чыккан һәм 14-15 яшьлек өч яшүсмер барган скутерга бәрелгән. Кызганычка каршы, бәрелешү нәтиҗәсендә барлык яшьләр дә шунда ук үлгән.
Полицейский бу вакытта хезмәт вазыйфасында булмаган һәм үзенең шәхси "Opel" автомобиле руле артында китеп барган. Авария вакытында машина йөртүче айнык була, әмма медицина тикшерүенең ахыргы нәтиҗәсе химик-токсикологик тикшерүдән соң билгеле булачак. ⠀ Хокук сакчысына карата җинаять эше кузгатылган. Чыганак Фото: og.ru сайтыннан.
---

--- | 30.07.2020

Ана теле: Телебез кануннарын – сөйләмебезгә. Аһәң, тынышның сөйләмдә әһәмияте (ДӘВАМЫ)

$
0
0
30.07.2020 Ана теле
Сөйләмең камил булсын өчен аһәң, тыныш кебек бихисап экстра-паралингвистик чаралар әһәмиятле, дидек. Шулай да сөйләм агышының табигый камиллеге анда төшенчәгә иң тәңгәл сүз табылуга кайтып кала. Әйтик, иң конкрет сүз урынына гомуми, абстракт сүз әйтелсә дә сөйләм тоныклана, “тәмсезләнә”. Мәсәлән, “матур” сүзе аерым торганда бер нәрсә дә белдерми, аны әлләкүпме сүз белән алыштырып була (гүзәл, чибәр, булдыклы, уңган, яхшы, якты, кояшлы, әйбәт, күңелле һ.б.)
Бер риторика дәреслегендә менә мондый белдерү тәнкыйтьләнгән: “Бик әйбәт һәм матур эт югалды”. Чыннан да, “матур” билгесе белән генә этне табып булырмы?!     Тик, беренчедән, элек мондый дәреслекләр булмады, бүген инде күпчелек сөйләм оештыручыларыбыз андыйларны укымый. Шуңа күрә бүгенге татар сөйләме,– кайсы гына жанрда, кайсы гына өлкәдә булмасын,– “матур” белән изгән дә, баскан да, әвәләгән дә. Бездә хәзер нәрсә генә матур түгел: табигать матур, җырчының тавышы матур, фермалар матур, аларда бозаулар матур. Иң тәҗрибәле радиостансалардан да, иң күренекле шәхесләребез дә шушы арада гына менә мондый фраза әйтергә уңайсызланмадылар: “... бездә моңа матур игътибар ителә...”, “... матур гына цифр килеп чыга...”, “... Ипотека турында Президентыбыз да бик матурлап әйтте...”. Бер атаклы композитор турында бер күренекле генә җырчыбыз: “... ул матур итеп орыша белә иде...” диде. Нәрсәгә генә, сүзләрнең ниндиенә генә күнекмибез, билләһи. Алдын-артын уйламыйча!     Андый сүз телдә бар бит, димәк, кулланырга хаклыбыз, диярсез. Дөрес, бар. Әмма, әйтик, халык җырларында, мәкальләрдә ул сүз һәр очракта конкретлаштырыла, төшендереп бирелә – Матур: энҗе тешең җем-җем итә елмаеп көлгән саен; Буйларың килешеп тора матур күлмәк кигәнсең.     Кыскасы, теләсә нинди мантыйкый кимчелек тә,– сүз белән белдереләме ул, әллә бүтәнчәме,– сөйләмнең аһәңен барыбер боза, “бу сүз нәрсә аңлата соң? дип тыңлаудан өзелдеңме, сөйләмнең көе бетте дигән сүз. Менә шушы арада гына газет укыганда, радио тыңлаганда “төртелгән” фразалар: сәхнәгә чыкканда каушарга тырышмагыз; мактанып әйтәсе килми; урып-җыюда югалту булмады диярлек; зур кимчелекләргә ирешелмәде; тыныч кешеләрнең үлүе уңаеннан; мәхәббәтнең ике пар канаты; инвалид коляскаларына чират юкка чыкты һ.б.     “Татарча түгеллек”нең төп сәбәпләреннән янә берсе – ул алынмалар. Урынсыз, тел законнарын бозып кулланылганнары. Урыс телендә дә “варваризм” дип аталганнары; бездә аларга “кермешәкләр” дигән кушамат тагылды. Бүгенге татарча сөйләмдә аерым “варваризм”нарны гына түгел, бөтен бер ят җөмлә, фразаларны “кыстыру” да гадәткә кереп бара. Хәтта,– йа ни оят,– андый урысчалы-татарчалы сөйләм “үрнәкләре” радио, телевидение тапшыруларында, рәсми, фәнни конференция, сессияләрдә дә ишетелә: “...администрациядән зависит итә...”; “... мин бы моны...” һ.б. “Варвар” фразалар тере организмны кимерә башлаган вирус, бетчәләр генә түгел, ә төзелмәс кутырлар, телне үләргә дучар иткән яман шеш җәрәхәтләре инде. Болай сөйләшкән кеше – ул инде милләт баласы түгел, ул ана теленең корткычы.     Әйтмә сөйләмдә генә түгел, алар бүген язмага да үтеп керә. “Персонаж сөйләме, классиклардан өзек” дигән булып, бит-бит урысча текстларны күчереп бастыру оятка әйләнми башлады, хәтта андый ”ямаулыклар” матур әдәбият әсәрләрен дә “чуарлый”. Оригинал, герой телен саклый торган колорит дип аңлатмакчы булалар. Буш сүз! Иренү-ялкаулык кына!     Сәер бер хәл: татарның үз сүзләре дә, үз сүзләреннән тезелгән үз сүзтезмә, фразалары да татар сөйләмендә чит-ят, моңсыз-аһәңсез була икән – әгәр ул сүз фразалар урысча уйлап, татар чаралары, ягъни калька (ярымкалька)лар белән белдерелсә. “Беләсезме, без бу юлы да өстәл артында күңелле утырдык...”; “Көнгә каядыр 13 килограмм сөт савыла...”; “Әле генә сез телефонда утырдыгыз...” һ.б. Сөйләмне бөтен бер грамматик калька формалар баса башлады. Сабантуй, татар халык, татар тел, Акбарс банк рәвешле (тартым кушымчалы) калька хәзер адым саен очрый. Болар, әлбәттә, сөйләмне чит-ят итә.     Алынма сүзләргә караганда да зарарлырак ул – алынма грамматик чаралар. Әйтик, бәйләү чарасы буларак калька һәм бүген татар аһәңен бозыпмы-боза. “Аның мактаулы исеме бар һәм хатыны Рауза белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр...”; “Президент Төркиягә эшлекле сәяхәткә китте һәм һава торышы...”. Шушы да булдымы татарча бәйләү чарасы!     Аһәң, тыныш законы язма сөйләмгә генә кагыла дигән фикер – ялгыш булыр. Язу барлыкка килгәннән бирле халык үзе үк әйтү үзенчәлекләрен, интонацияне, тын-өн мөмкинлекләрен язуда ничек тә чагылдырырга тырышкан. Рун, уйгыр, гарәп әлифбалары бу яклап өстен торган; кириллицага да, татар сөйләменең үзенчәлекләрен саклар өчен, өстәлмәләр кертелгән; латинга кайту да бу юлда уңышлы адым булган булыр иде.     Бүтән төр каршылык-киртәләр дә чыгып кына тора. Әйтик, фикерне язуда юлдан юлга дөрес күчермәү – сөйләм агышын, мәгънәви аһәңне бик нык боза. Менә бер-ике генә “үрнәк”: “Телләр турындагы Законның һәм Дә – үләт Программасының үтәлешен...”; “ Бу – бухгалтерия коллективында да гад – әти хәлгә әйләнә бара...” һ.б.     Бу корткычлыкны компьютерга сылтыйлар, хәл ителә алмастай проблемага саныйлар. Бик тә ачы ялгышу. Ана теле язмышын машинага тапшырган кешеләрне бер генә халык та кичермәс. Булдыксызларга  тел, милләт язмышын ышанып тапшырырга ярамый. Пессимистларга “Сөембикә” журналын тоттырыгыз – анда татар теленең аһәң, тыныш законын бозган, ягъни ана телебезнең үзенә генә хас көе-моңына хилафлык китергән бер генә күчеш тә таба алмаслар. Димәк ки, телебезнең төп законнарыннан берсе аһәң, тыныш законын намус белән үтәүчеләр бар; һәммәбезгә дә алар белән бер рәттә булырга кирәк.    Шушының белән “Телебез кануннарын – сөйләмгә” тәлгәшенең рәсми текстын төгәллибез. Шул ук вакытта бу тезис, тема сөйләм гамәлиятендә шундый әһәмиятле ки, бу кыйблада белем өстәү, фикер алышу, бәхәсләшү, аралашулар даими булып торуы заруридыр. Киләсе язманы шундый бер әңгәмәгә багышларга ниятлибез.                              Илдар Низамов,                      филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 30.07.2020

Хатынын балаларының күз алдында үтергән

$
0
0
30.07.2020 Криминал
Кичә, 29 июльдә, Чиләбенең Сатка районында җанөшеткеч хәл була: Алексеевка авылы янында 30 яшьлек хатынны үтерәләр. Чиләбе өлкәсе тикшерүчеләре үтерүдә шикләнелүче иргә карата җинаять эше ачкан.
“Синегорье” басмасы язуынча, җинаять кылуда шикләнелүче ир һәм аның үлгән хатыны Башкортстанның Белокатай районында яшәгән. Хатын йорттагы эшләрне алып барган. Фаҗига буласы көнне гаилә стоматологиягә барган.   Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, юл буена туктаган машина салонында ир белән хатын арасында бәхәс кабына. Ир тормыш иптәшеннән социаль челтәрләрдәге язышуларын һәм фотоларын күрсәтүне таләп итә. Хатын үз телефонын “блокировка”дан алудан баш тарта. Шунда ир аны канцелярия пычагы белән тукмый башлый. Аннары юл читенә сөйрәп чыгара һәм тагын берничә тапкыр пычак кадый. Алган җәрәхәтләрдән хатын җан бирә...   Бу коточкыч явызлык 2 һәм 4 яшьлек кызларның күз алдында кылына. Әле сабыйлар картәниләрендә.   Бу хәлгә юлдан үтеп барган автомобильләрдәге кешеләр дә шаһит була.   Тикшерү ведомствосыннан әйтүләренчә, ир кеше кулга алынган. “Әле җинаять эшен тикшерү дәвам итә”, – диләр. Автор : Язгөл Сафина Чыганак: www.bashinform.ru Фото: www.province.ru/ соцсети
---

--- | 30.07.2020

Корбан чалмыйча акчасын гына таратырга ярыймы?

$
0
0
30.07.2020 Дин
Быел корбан нисабы күпме? Аны кем исеменнән чалырга кирәк? Корбанлыкка нинди таләпләр бар? Бу турыда ел саен язып торсак та, мөселман кардәшләребез арасында сораулар шактый туа. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат Мөбәрәков шуларга ачыклык кертергә ярдәм итте.

 – Хәзрәт, корбан чалу кемнәр өчен мәҗбүри?

– Нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман кешесе өчен корбан чалу мәҗбүри. “Нисаб бәясе ничек исәпләнә?” – дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам нисаб күләмен 200 дирһәм дип билгеләгән. Бүген 200 дирһәм якынча 595 грамм көмешкә тигез. Бүген бер грамм көмеш 27 сум тора. 595 граммга шул 27 сумны тапкырласаң, 16 065 сум килеп чыга. Әгәр дә кешенең түлисе бурычлары бар икән, булган акчасыннан шуларны түләргә тиешле сумманы алып калгач, 16 мең сумы калса, кеше корбан чалырга тиеш. Әйтик, синең 30 мең сум акчаң бар. Ипотека, кредит, торак-коммуналь хезмәтләр өчен шул айга 15 мең сум түлисең булачак, димәк, 15 мең сумың гына кала. Бу нисабка җитми, корбан чалу мәҗбүри түгел. Шул ук вакытта гарәфә көнендә, ягъни 30 июльдә Үзәк банк сайтыннан көмешнең төгәл бәясен белешергә киңәш итәм, чөнки ул көнгә бәя үзгәрергә дә мөмкин. Ә хәзергә ул 16 мең сум. Ни өчен дигәндә, Рамазан аенда нисаб 23 мең сум итеп билгеләнгән иде. Корбан гаете алдыннан ул үзгәрергә дә мөмкин.

– 16 мең сумлык милек дигәнне төгәлрәк аңлатып китсәгез иде.

– Әйтик, кешенең кулланылмый торган икенче машинасы яки тагын бер фатиры бар ди. Аларның бәяләре шактый югары. Кешенең түлисе бурычлары булмаса, болар да нисабка ия.

– Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?

– Без, гадәттә, өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә киңәш итәбез. Әмма киләсе айга ит алырга акча ягыннан кысынрак була дип уйласаң, өч өлешен дә үзеңә калдыра аласың. Туганнарга таратып исә туганлык җепләрен ныгытабыз. Мохтаҗларга биреп, аларны сөендерәбез.

– Корбанлык итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?

– Аны шуның кадәр көн эчендә таратып бетерергә дигән нәрсә юк. Ничек булдыра аласың, шулай.

– Корбанлык тәкә булса, саваплырак, имеш?

– Кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Төп шартлар – сарык яки кәҗә бер еллык, сыер, үгез ике яшьлек, ә дөя биш яшьлек булырга тиеш. Ат, тавыкны корбанга чалырга ярамый. Эре мөгезле хайван һәм дөя бер кешедән дә, иң күбе җиде кеше исеменнән дә чалына ала. Әмма аларның нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе акчаны корбан өчен түгел, үземә ашарга ите булсын дип бирсә, берсенең дә корбаны кабул ителми.

– Зур мал чалынганда үз исемеңнән генә түгел, үлгән әти-әниеңне дә кертергә ярыймы?

– Бу, ваҗиб корбаннан тыш, өстәмә нәфел корбаны да булып чыга. Савабы сиңа да, мәрхүмнәргә дә бара.

– Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә икән дип баш ватучылар да бар?

– Тиресен мохтаҗларга бирергә яки хуҗалыкта кулланырга була, тик сатарга ярамый. Сөякләрен эткә бирегез яки күмеп куегыз.

– Бер хайванны чалганда, икенчесе күреп торса, дөрес буламы?

– Корбаннан китә, әмма савабы азрак була, чөнки хайванны рәнҗеткән кебек килеп чыга.

– Корбан чалмыйча акчасын гына таратырга ярыймы?

– Диндә андый әйбер юк, чөнки монда төп хикмәт корбан чалуда һәм аның канын агызуда. Ә итен мохтаҗларга таратуда.

– Сарык итен яратмаганлыктан үзләренә калдырмыйча таратып бетерүчеләр дә бар.

– Бу рөхсәт ителә.

– Корбанлык алгач, нинди дога укырга?

– Аның аерым догасы юк. Сәдака алгандагы кебек, теләкләр теләп, дога кыласың.

– Гакыйка, нәзер, шөкер корбаны турында да сөйләгез әле.

– Гакыйка бала туганнан соң чалына. Ир балага – ике сарык, кызга бер сарык. Моны җиденче көнгә эшләү хәерле, әмма соңрак булса, гөнаһы юк. Нәзер корбанын берәр көнгә бәйләсәң, әйтик, нәзер булсын шундый көнне дип әйтсәң, шул көнне чалырга тиешсең, көнен әйтмәсәң, аны теләсә кайсы көндә чалырга ярый. Нәзер корбанының итен үзең, әти-әниең, әби-бабаларың, балаларың, оныкларың ашарга тиеш түгел. Таратып бететергә кирәк. Шөкер корбаны исә Аллаһка рәхмәт йөзеннән чалына торган нәфел корбан. Алда санап киткән корбанлыкларны гает корбаны рәвешендә чалырга ярамый, ягъни гает көнендә ваҗиб корбан чалына.

– Корбан чалдыручы нинди ният әйтергә тиеш?

– Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип ниятләргә кирәк.

– Корбанны узган ел хатын, быел минем исемгә чалдырам дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Кемдер гаилә башлыгы исеменә генә ярый, шуннан савабы бөтен кешегә дә була, ди. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертик әле.

– Хатынының нисаб күләмендәге үз акчасы яки милеге булса, ул аерым чалдыра. Гаилә башлыгы исеменнән бер генә корбан чалына дигән нәрсә юк. Кемнең мөмкинлеге бар – шулар чала.

Дин белгечләре Татарстан мәчетләре өчен Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазен уку, гает намазын башкару вакытларын билгеләде: 31 июль көнне мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелу һәм Коръәннән аятьләр укый башлау тәкъдим ителде. Сәгать 3.45тә Корбан гаете вәгазьләре укыла башлаячак. Ә гает намазы сәгать 4.15кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30дан корбан чала башларга мөмкин.

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, шәригать белгечләре гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карауны сорады. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә коронавирус таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы яткан хайванга карап, түбәндәге доганы укый: Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лил-ләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) әү (мин фүләәнәтә бинти фүләән). Мәгънәсе: Йа Раббым, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йа Раббым, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.

 
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 29.07.2020
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>