Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

«Традицияне өзәсе килмәде» - 42нче «Фәйзуллин йөзүләре»дә 8 кеше генә катнашты ФОТОрепортаж

$
0
0
30.07.2020 Җәмгыять
Бүген 30 июль көнне Казанның Тирән күлендә «Фәйзуллин йөзүләре» узды. Билгеле сәбәпләр аркасында ул кечерәк форматта иде. «Традицияне өзәсе килмәде», - диде Равил абый «Матбугат.ру»га. Аңлашыла. Бәйрәмнең зур тарихы бар. Быел ул 42нче тапкыр үткәрелде. Бер елны да калганы юк.
Кайбер елларны бу бәйрәм ярыш форматында да уза иде. Әлбәттә, ярышка теләгән кешеләр генә керә. Башкалар исә үз рәхәтенә йөзә. Быел ярыш булмады. Алдан ук дуслык җиңде. Шулай да, Данил Гыйниятов белән Равил Фәйзуллин бу бәйрәмгә ел да ныклап әзерләнеп килә – йөзәргә дип! Бүген Тирән күлне алар периметр буйлап йөзеп чыкты. Алардан Альфрит Гаффаров калышмады диярлек. Бу ара якынча 1,5 чакрымны тәшкил итә. Иҗатчы-спортчылар аны 50 минутта узды.    Иң мөһиме – бер очрашу һәм аралашу. Елдагыча су буенда кечкенә генә табын корылды. Язучы һәм фотога төшерүче басмалардан бары тик “Матбугат.ру” гына бар иде. Шуңа күрә әлеге фотоларны утырып, тәмпләп карагыз.    Ә видеолары – безнең инстаграмда: https://www.instagram.com/matbugat/                                            
---

--- | 30.07.2020

«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

$
0
0
30.07.2020 Мәдәният
«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан иткән иде. 26 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде: барысы 100дән артык гариза килде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. 2 составта эшләүче жюри: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар) икенче турга 24 җыр сайлап алды.

Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк. Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. 17 августында икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.


---

--- | 30.07.2020

«Бәхетсезлек мине 15 ел саен эзләп таба»

$
0
0
31.07.2020 Язмыш
Әтнә районының Яңа Әтнә авылында 24 июльдә бер-бер артлы ике йорт яна. Кичке бишенче яртыда Миләүшә Фазылҗанова хуҗалыгында чыккан янгын күршесе Гөлнурларга күчә.
Ул көнне  Миләүшә янына кызы Чулпан да килгән була.  Аның 4 һәм 2 яшьлек малайлары ишегалдында уйнап кала. Өлкәннәрне шул сабыйлар коткара да инде. «Әни, өстә ут бар», – дип йөгереп кермәсәләр, ни булып бетәр иде… Ут бик тиз үрмәли. Миләүшә  тизрәк күршесенә йөгерә. Йөгермәслекмени – Гөлнурның аяклары йөрми, арбада гына утыра. Ул көнне аның ике улы да эшкә чыгып китә. Андый чакта Гөлнур өен эчтән бикләп кала, улларына өстән йозак элдерә икән.   – Янгын сүндерүчеләр тиз килсә дә, йортыбыз 20 минут эчендә көлгә әйләнде. Әле ярый, мунчабыз калды. Әни шул мунча яныннан китми дә хәзер. Бездән чыккан янгын Гөлнур апаларга да күчте, – ди Чулпан.   Күрше хатыннарның язмышларында уртаклык бу гына түгел. Кайчандыр  икесен дә бер-бер артлы ирләре ташлап чыгып киткән. Янгын хакында сөйләшү үткәннәрне дә кузгатты.   – Әниемә – 48 яшь. Шулай булса да, күпне күрде инде. Балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләде ул. Энем бар. Матур гына яшәдек. Әмма 2008 елда әтинең безне ташлап чыгып китүе  бар дөньяның астын-өскә китерде. Әтиебезнең юлында  яшь кыз очрады. Аның белән дә озак тормадылар, әти хәзер яңадан өйләнде инде, – дип сөйли Чулпан. – Әнием исә авыруга сабышты. Аяклары начар йөри башлады. Гел чүгәләп йөрергә калгач, операция ясатырга мәҗбүр булды. Башта бер аягына, аннан икенчесенә ясадылар. Хәзер, шөкер, аксаклап булса да йөри инде. Әмма әнием ялгыз булса да, без – балалары дип яшәде. Әле бит өебезне зурайтып, янкорма да төзеткән идек.   Гөлнур Закированың язмышы тагын да катлаулырак булып чыкты.   -15 яшемдә сукыр эчәгемә операция ясаганда, эчтә нидер калган иде. Икенче кат ясадылар. Бер ел хастаханәдән чыкмадым. Ул чакта әллә ни игътибар бирмәсәм дә, хәзер уйлап утырам әле: бәхетсезлек мине 15 ел саен эзләп таба икән бит, – ди ул.   30 яшендә, ире белән Казаннан кайтышлый, юл һәлакәтенә очрыйлар. Машинада каенанасы, кече улы да була. Ире иярләгән машина юл кырыена оча. Гөлнурдан башка беркемгә дә зыян килми: ул гомерлек гарип булып кала.   – Ирем аркасында килеп чыккан хәл иде бит бу. Баштарак бергәләп шифаханәләргә дә бардык. Табиблар, ирегез күнегүләр ясатсын, сезгә хәрәкәтләнергә кирәк, диделәр. Тик булмады… Авариядән соң минем иремә кирәгем калмады. Эштән кайтып ашар иде дә, матур киенеп, каядыр чыгып китә иде. Аяклар йөрмәсә дә, күңел бар бит. Яратып гаилә корган кешем иде бит ул. Йөрәгем шулкадәр сызланды ул чакта. Кайтуын төн йокламыйча көтәр идем. Көн саен таңда гына кайта иде. Ә аннары аерылып чыгып  китте. Миңа бик авыр булды. Бер ел еладым. Әти-әнием, туганнар, дусларым булмаса, белмим, нишләр идем, – дип искә ала ул. – Ике улыңны үстерәсең бар, дип, алар мине тормышка кайтарды. Якыннарым шифаханәләргә юлламалар алып биреп күңелне күрде. Мин бүген дә барлык ярдәм итүчеләргә, абыем гаиләсенә, киленебез Гөлгенәгә, аның сеңлесе Ләйләгә рәхмәтлемен. Абыемнарда яшәп торабыз. Әле менә юындырып чыгардылар, – ди ул.   Гөлнур да  өенә янкорма ясаткан була. Үзенә йөрерлек итеп җайлаталар. Сау-сәламәт кешеләр эшләмәгәнне башкара ул. Тик тормый – кул белән кер юа, камыр ризыклары пешерә. Янгын чыккан көне дә компот ябып ятуы була.   – Берничә ел элек аякларым сизә башлады. Дәвалану булса, кем белә, бәлки, йөреп тә китәрмен. Аллаһы Тәгаләдән, таяк белән булса да, үземне йөртсәм иде, дип сорыйм. Авырлыкларга күпме түзеп була инде – әзрәк рәхәт итеп тә яшисе килә, – ди ул.   Гөлнурның арбасына да зыян килгән. Язманы әзерләгәндә бушлай арба бирүче табылды. Ә менә түбәдә сакланган еллык памперс запасы янып беткән. Гөлнур шуңа бик борчыла. Миләүшәләрнеке кебек бөтенләй янмаса да, аларның түбәләренә зыян килгән. Ике күршенең дә бар өмете – изге күңелле кешеләрдә. Бу хәбәр интернетта таралуга бераз ярдәм кулы сузучылар  булган.   Газета укучыларбыз да бу гаиләләргә булыша ала. Андыйлар өчен  исәп-хисап реквизитлары:   Миләүшә Фазылҗанованың улы Руслан Рамил улы Фазылзянов исемендәге Саклык банкы картасы: 4276 6200 4925 1436. Кызы Чулпан Рамил кызы Исмәгыйлованың Ак Барс банкы картасы: 2200 5301 2905 8541.   Гөлнур Габделнур кызы Закированың Ак Барс банкы картасы: 4244 3695 1714 1203. Улы Азат Эльмир улы Закировның Ак Барс банкы картасы: 4000 7934 7874 7290. Туганы Дания  Васыйл кызы Маһиҗанова исемендәге Саклык банкы картасы: 4817 7601 7905 7918.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 30.07.2020

Луиза Хәйруллинаның эшендә нинди яңалыклар бар?

$
0
0
31.07.2020 Криминал
Салават шәһәре суды “Россельхозбанк” филиалыннан ире Марат Хәйруллин белән бергә 25 миллион сум акча урлауда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаның эшен карауны күчергән.
Сәбәбе — гаепләнелүче кассир ханымны Уфа Тикшерү изоляторыннан судка алып килеп өлгермәүләре. Моңа кадәр суд процессы 5 августта башланырга тиеш дип хәбәр иткәннәр иде.   “Эшне карау датасын соңрак хәбәр итәчәкбез”, — дип аңлатканнар судта РИА Новости агентлыгына.   Шулай ук агентлыкта  Луиза Хәйруллина гаебен тануын, шуңа эш аерым тәртиптә, дәлилләрне тикшермичә, шаһитлардан сорау алмыйча каралачак икәнлеген расладылар. Белгечләр исәпләнелгән процесслар хөкем карарын йомшартуга йогынты ясый алыр иде дип аңлата, ә инде алар булмаган очракта Хәйруллинага максималь җәза бирергә мөмкиннәр.   Узган елның май аенда  Салават шәһәрендә яшәүче “Россельхозбанк” филиалы кассиры Луиза Хәйруллина, эштән иртәрәк сорап китеп, ире Марат һәм ике кызлары белән юкка чыккан иде. Соңрак банкта зур суммадагы акчалар югалуын хәбәр иттеләр. Бер айдан соң гаиләне Казанда арендалаган фатирда тоткарладылар. Югалган акчалар әле булса табылмаган. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьне Марат Хәйруллин оештырган. Ул әле өй арестында. Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: bashinform.ru Фото: Социаль челтәрләрдән.
---

--- | 31.07.2020

Татарстанның танылган йөз шәхесе турында видеопроектның беренче өлеше чыкты

$
0
0
02.08.2020 Тарих
Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тормышка ашырыла.
1 августтан «Татаркино»Татарстанның танылган шәхесләренең Топ-100 видеопроектын эшли башлады. Проект республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә багышланган.   Аларның һәркайсына 5-6 минут дәвам иткән аерым видеоролик багышланачак.    «Топ-100» проектының беренче блогына Габдулла Тукай, Мирсәет Солтан-Галиев, Муса Бигиев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек күренекле шәхесләр керде.   


---

--- | 02.08.2020

Тинчурин театры артистлары "Сыбызгы" уенын уйнап күрсәтә - видео

$
0
0
03.08.2020 Мәдәният
Казанда Uen Fest балалар уеннары фестивале бара. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары да шушы фестивальдә катнаша.

Дуслар, сез күңелле һәм мавыктыргыч "Сыбызгы" уенын уйныйсызмы?

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Баһадирлар бистәсен күрәсегез киләме?

$
0
0
03.08.2020 Җәмгыять
Ставрополь районының Жигули авылы читендә, нәкъ юл чишелешендә, зур бер таш тора. Алгы ягында иске славян телендә: “Сулга барсаң – Емельян Пугачев мәгарәсенә (пещера) барып чыгарсың. Бай булырсың, ләкин йөрәгеңне югалтырсың. Уңга китсәң – атаман Степан Разин белән очрашырсың.

 Бар нәрсәдән дә азат булырсың, ләкин башсыз калырсың. Ә туры юлдан китсәң – могҗиза күрерсең! Йөрәгеңә дә, күңелеңә дә шатлык бүләк итәрсең, гомер-гомергә бу турыда онытмассың”, - дип язылган. Йөрәген яисә башын югалтырга теләүчеләр булгандырмы-юкмы, анысы билгесез, ә менә туры юлдан китүчеләр күргән-белгәннәре турында тел шартлата-шартлата сөйлиләр. “SAMARA.travel” дәүләт бюджет туристлык мәгълүмат үзәге безне бүген әнә шул гаҗәеп урынга сәяхәткә чакыра.

Юлыбыз Самара Җәясе милли паркының яшел урманнары һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән болыннары аша уза. Әлбәттә, юл күрсәтүче таш та гадәти булмаган кебек, урманы да сихри урман икән. Каршыбызга 33 баһадир килеп чыкмасынмы! Барысы да көбә кием кигәннәр, кулларында сөңге һәм калкан. Игътибар беләнрәк карасаң, бу баһадирларның агачтан ясалганын күрергә була. Алар биек койма белән уратып алынган бистәне “саклыйлар” икән.   Зур агач капкадан керүгә сезне ипи-тоз белән милли славян киемнәренә киенгән хуҗалар каршы ала һәм бистә буйлап экскурсиягә алып китәләр. Борынгы рус традицияләре буенча төзелгән агач йортлар бизәлеше хәйран калдыра. Бистәдә 150 урынлык ашханә (трапезная), кунак йортлары, мунча, балыкчы йорты, ат сарайлары бар. Гүзәл табигать почмагында ял итәм дигән юлчылар, арзан гына бәягә, үз чатырларын да куя алалар.     Ашханә янындагы зур гына мич эчендә, тирә-якка хуш ис таратып, баһадир боткасы пешеп утыра. Шунда ук хуҗабикәләр ипи, төрледән-төрле эчлек кыстырып пироглар салалар. Юлда сусаган кунакларны борынгы рецепт буенча ясалган квас белән сыйлыйлар. Шулай ук биредә сыр ясау буенча мастер-класста катнашырга һәм үзең үк ясаган сырны сатып алырга да була.   Баһадирлар бистәсендә елның теләсә кайсы фасылында да кунакка килүчеләрне кызыклы программа көтә. Мәсәлән, җәядән атарга, пычак һәм сөңге ыргытуда көч сынашырга, хәтта җирле аучылар белән чын ауга барырга да була. Корал белән эш итә белмисең икән – куркыныч түгел! Баһадирлар барысына да өйрәтерләр!   Ә бистәдә калган туристлар милли уеннар уйнап күңел ачарлар, махсус музейда баһадир кораллары һәм киемнәре белән танышырлар. Кышын да хуҗалар урамда самавыр кайнатып, кайнар чәй белән сыйлыйлар, учак тирәли җыелып, аучылар тормышында еш була торган кызыклы хәлләрне сөйләп көлдерәләр икән.   Ә алда безне иң кызыгы – баһадирлар көрәше көтә иде. Алар кылыч һәм сөңге сугышын күрсәткәндә, трибуналардагы тамашачыларның ду килгәнен күрсәгез икән! Тик анда да болай гына кереп утырам димә. Кунаклар батыр йөрәкле кеше булуларын дәлилләү өчен “аҗдаһа” белән көрәшеп җиңгән очракта гына бу бәхеткә ирешә алалар.   Елга буена сыенып утырган балыкчы алачыгын узып пристаньгә төшсәң, суда рус халкының горурлыгы булган ладьялар чайкалуын күреп ах итәсең. Сәяхәтчеләр шул көймәләргә утырып, Уса култыгының гүзәл табигатенә хозурланып йөри алалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: көймәләрне җирле осталар үз куллары белән ясаганнар. Ә күптән түгел Баһадирлар бистәсе осталары кораблар төзүнең борынгы традицияләрен торгызу өчен президент грантын отканнар. Бу акчага тагын 12 останы укытып чыгарачаклар һәм тагын ике яңа ладья төзиячәкләр. Аннан ладьялар князь Рюрик эзләре буенча төньяк диңгезгә чыгачак.   Баһадирлар бистәсенең тагын бер горурлыгы – биредә чыгарылган этләр токымы икән. “Без яңа токымны святорусский вой дип атадык. Чөнки аларның тамырларында бүре һәм иң яхшы токымлы рус этләре каны ага”, - дип сөйли бистәгә нигез салучы Феоктист атакай. Ап-ак төстәге этләрнең күзләре шундый тугры карый, исең китәр! Гадәттә, бу мәйданчыкта туристлар озаккарак тоткарлана, чөнки йомры-йомшак көчекләр белән фотосурәткә төшәргә теләүчеләр бик күп була.   ...Тәм-томнардан авыз итеп, төрле бәйгеләрдә катнашып, матур табигать күренешләре белән ләззәтләнеп вакытның үткәнен сизми дә каласың. Әкияттән китәсе килмәсә дә, башка дөньяда яшәвебезне дә онытмаска, өйгә кайтырга кирәк. Ләкин мондагы хозурлыкның бер өлешен үзебез белән гомерлеккә алып китәчәкбез.   Әгәр, безнең кебек, шәһәр ыгы-зыгысыннан арынып аласыгыз килә икән – Баһадирлар бистәсенә рәхим итегез!   Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
---

--- | 03.08.2020

Давыл вакытында бер авыл зыян күргән: «Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып китте»

$
0
0
03.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Киров өлкәсенең Югары Кама районында давыл булган. Лойно авылында булган гарасат фотоларын «Типичный Киров» төркемендә урнаштырганнар.
Көчле җил торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бәхеткә, кешеләр арасында имгәнүчеләр юк.   «Город Киров» сайты хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.   «Кемнеңдер тавык оясы Каманың икенче ягына ук очып киткән, тавыкларның күбесе үлгән, шактые югалган», — дип яза шаһитлар. Фото: пиксабай
---

--- | 03.08.2020

Татарстанда иң акыллылары БДИдан 3000 балл җыйганнар

$
0
0
03.08.2020 Мәгариф
Татарстанның 30га якын чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме һәм химия буенча БДИны йөз баллга язып чыкты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, алар барлыгы 3000 балл җыйган.

Әлеге ике фән буенча имтиханнар 16 июльдә узды. Татарстанда җәмгыять белеме буенча БДИны 6,2 меңнән артык кеше тапшырган, шуларның 984е 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Эшне иң югары бәягә җиде кеше язган. 42 баллга минималь чикне 459 катнашучы уза алмаган. Химияне Татарстанда 2,6 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 22 катнашучы максималь балл җыйган, 476 укучы үз эшләре өчен югары баллар алган. Шул ук вакытта 376 катнашучы 36 баллга минималь чикне уза алмаган. Россиядә 16 июльдә химия буенча 81 мең кеше имтихан тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 10,6 меңгә кимрәк. Җәмгыять белеме буенча БДИны 292,7 мең кеше (2019 елга караганда 31,2 меңгә кимрәк) тапшырган.

Фото: пиксабай

 
---

--- | 03.08.2020

Баланы 10 мең сум өчен үтерә язганнар

$
0
0
03.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Бу хәл Башкортстанда да, Татарстанда да киң яңгыраш алды. Көпә-көндез урамда әти-әнисенең балага карата кансыз кылануы күпләрне ярсытты. Видеога төшерелгәнлектән, бу хәлне бик күп кеше күрде.
Благовещенда 8 яшьлек малайны кыйнауның сәбәбе билгеле булды. Бу хакта кичә язган идек.   Баксаң, бала картәнисеннән 10 мең сум акча урлаган икән. Ата-ананы шул чыгырыннан чыгарган. Күршеләре белдерүенчә, малайның беренчегә генә урлашуы түгел. Кайчандыр ул хәтта велосипед урлаган.   Әлеге акчага бала уенчыклар һәм тәм-том алган. Дусларын да сыйлаган. Киң күңеллелек күрсәткән дә соң, тик ана-ана аны аңламаган. Чыннан да, 10 мең сум күп акча, урлашу, гомумән, яман гадәт. Тик баланы яхшыны яманнан аерырга кем өйрәтергә тиеш? Шул ата-ана түгелме? Баланың кимчелекләре ата-ананың эшләп, балага аңлатып җиткермәве. Шулай булгач, эшне үзегезне кыйнаудан башларга кирәк.   Әлеге ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Шулай була калса, баланы картәнисе карауга алачак. Ул аны гафу иткән инде... Фото: bashnews.ru Чыганак
---

--- | 03.08.2020

Бүген Казан филармониясе җырчылары «фатирнигын» онлайн карап була

$
0
0
03.08.2020 Шоу-бизнес
Бүген, 3 августта, 15:30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан шәһәр филармониясе җырчылары белән очрашу була. Чарада Равил Харисов, Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Асаев катнаша.
Спикерлар «Татар җырчысының иҗтимагый тормышта тоткан урыны» хакында фикер алышачак, шулай ук репертуарларындагы иң популяр җырларын да башкара, дип хәбәр итә "Татар-информ".   «Татар-информ» Казан шәһәр филармониясе җырчылары катнашындагы «фатирникны» онлайн күрсәтәчәк.   


---

--- | 03.08.2020

Халикъ Садри: "Ташлар тетелеп тузан була, тимер эреп сыгыла, ләкин безнең сугышчылар һаман тора"

$
0
0
03.08.2020 Әдәбият
Габделхаликъ Гариф улы Садретдинов 1890 елның 4 августында Самара губернасының Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы), Иске Ярмәк авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, чит кешеләр кулында тәрбияләнә һәм кечкенәдән үк хезмәт белән көнен күрә башлый: башта авылда, аннан соң Уфа, Баку, Самара, Оренбург шәһәрләрендәге предприятиеләрдә, нефть промыселларында эшли, авылдагы көтүче малайдан югары квалификацияле эшче-машинист, механик булып җитешә.

Февраль революциясе вакытында Халикъ Садри, большевиклар ягында торып, революцион көрәш хәрәкәтенә кушыла. 1917 елның мартында аны партиягә әгъза итеп кабул итәләр. Октябрь көннәрендә Самара шәһәрендә Совет властен урнаштыру һәм Идел буен акгвардиячеләрдән тазарту өчен барган сугышларда катнаша. Аннан соң, 1919 - 1922 елларда, партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе председателе булып эшли. 1920 елда ул, татар халкы вәкилләреннән берсе сыйфатында, Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи закон проектына кул кую тантанасында катнаша. 1925 - 1928 елларда Халикъ Садри Казанда Татар коммунистлары университетында (ТКУ) укый, аны тәмамлагач, озак еллар Казанның «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында һәм башка промышленность предприятиеләрендә җитәкче урыннарда эшли, партиянең өлкә комитеты Партколлегиясе президиумы әгъзасы буларак, актив җәмәгать эше алып бара. Бу чорда ул уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли, шул мәсьәләләр буенча фәнни-популяр характердагы дистәгә якын брошюра язып бастыра («Электромонтер», 1926 ел; «Электрик серләре», 1928 ел һ.б.). Бөек Ватан сугышы елларында Халикъ Садри, полк хәрби комиссары буларак, фронтның алгы сызыгында сугыша, яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Халикъ Садри СССР әдәби фондының Татарстан Язучылар берлеге вәкиле булып эшли. 1950 елда, Татарстан АССРның утыз еллык бәйрәме уңае белән, ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

  Халикъ Садриның әдәби иҗат эше Октябрь революциясенә кадәр үк башланып, 1913 елда Уфа матбугатында аның «Тегермәндә» исемле беренче хикәясе басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул әдәбиятның барлык жанрларында көчен сынап карый: шигырьләр, сәхнә әсәрләре, очерк һәм хикәяләр яза. 1919 елда иҗат ителгән «Унике ел төрмәдә» исемле пьесасы шул елларда сәхнәләрдә куелып йөри. Утызынчы елларда Халикъ Садри үзенең әдәби иҗат эшчәнлегендә төп урын тоткан проза әсәрләрен — «Ил батырлары» (1934), «Тимерче малае» (1935) һәм «Безнең таң» (1937) исемле повестьларын яза. Сюжетлары әдипнең үз башыннан үткән хәлләргә, үзе кичергән вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәрләрендә автор революциягә кадәрге авыл крестьяннары һәм эшчеләр тормышын, ярлы крестьян арасыннан чыккан яшь геройларның, сыйнфый бәрелешләрдә чыныга-чыныга, иске тормыш тәртипләрен җимереп, яңа тормыш төзү өчен көрәшүләрен сурәтли. Шул җәһәттән алар бүгенге укучылар өчен дә кызыклы.   Әдипнең сугыштан соңгы әдәби иҗатыннан «Йөзмә госпитальдә» (1950) исемле очерк-хикәясен, драматург Әнәс Камал белән бергә язган «Юллар» (1950) дигән сәхнә әсәрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук аның курчак театрлары өчен «Камал бабай әкияте» (1951) дигән пьесасы да бар. Халикъ Садри 1955 елның 8 мартында Казан шәһәрендә вафат булды. Ул 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.   Йөзмә госпитальдә
Без капитан янында сөйләшеп торган арада пароходның пулеметлары, зенитлары ата башлады. Мин йөгереп чыгып киттем. Пристаньга бомбалар ява. Җир авыр гөрселди һәм ыңгыраша, пароход чайкалып-чайкалып куя. Бомбаларның кайберләре суга төшә, кайберләре пристань корылмаларын ватып китә. Дебаркадерның басмасы яна башлады. Пароход янына якын төшкән өченче бомба манара кебек су вулканы күтәрде. Чалка баулары өзелде, дебаркадер аша пароходка ут үрли башлады.
- Иптәш полковник, дебаркадерның басмасы янып беткәнче тизрәк ярга чыгыгыз, - дип кычкырды Дурашин, - ә мин пароходны Идел уртасына күчерәм. Полковник әллә аның сүзен ишетмәде, әллә төшәргә теләмәде - зенит точкаларына таба йөгерде. Күктән бомбалар өзлексез ява, снаряд һәм пулялар сибелә, аларга каршы пароходның бөтен ут кораллары ярсып җавап бирә. Ләкин куркыныч һаман саен арта бара; сержант Дудин һәм тагын берничә матрос яраланып егылды. Бу безнең пароходтагы беренче яралылар иде. Мин бөтен көчем белән тынычлык урнаштырырга керештем. Сестралардан Маруся Тарасова, Тамара Трухова һәм Хәдичә Хәкимова сугышчыларның яраларын бәйләп, түбәнгә алып киттеләр. Атышлар басыла башлады. Капитан Дурашин, маневр ясап, пароходны әле һаман да бер алга, бер артка йөртә иде. Пароход әле 8ле номер сыман эз ясап бара, әле бер якка таба кызу гына китеп омтыла да кинәт кенә туктап кала. Бомбалар аның әле бер ягында, әле икенче ягында, әле алдында, әле артында ярыла. Полковник Галактионов зенитчыларга җитәкчелек итә. Менә алар дошман самолетын зарарлап та өлгерделәр. Ул һавада яна башлады һәм ялкынга уралып су өстенә килеп төште. Бу самолетны бишенче зенит батареясы командиры Тимофей Иванович Колесников бәреп төшерде. Минем белән янәшә доктор Крылов басып тора иде. Ул үзен тыныч тота. Санитарларга ара-тирә күрсәтмәләр бирә һәм яңадан, башын күтәреп, һавага карый.
- Бомбаларын яудырып бетерделәр, - ди ул һәм, кулларын аркасына куеп, үзенең каютасына атлый. Идел өсте кайный. Кискен җил белән дулкыннар тирбәлә, караңгы төн. Тирә-якта берни күренми. Сталинград арты талгын гына яна. Без полковник Галактионовның сугышчыларын бортка алып, Идел аркылы Сталинград ягына илтәбез. Капитан саклык белән генә, утларны кабызмыйча, машиналарын әкрен тавыш белән эшләтеп, пароходны Идел уртасыннан алып бара. Капитан күперендә, капитан белән янәшә 62нче армиянең командующие генерал-лейтенант Чуйков баскан. Ул пароход кузгалыр алдыннан гына үзенең адъютанты белән килеп утырды. Генерал Чуйков белән без иске танышлар идек. Гражданнар сугышы вакытында Идел буенда акларга каршы бергә сугыштык. Аннан соң күп еллар үткән булса да, без икебез дә бик нык үзгәргән булуыбызга да карамастан, ул мине бик тиз танып алды. Без аяк өсте генә үткән көннәрне искә төшереп алдык. Ләкин хатирәләргә бирелеп торыр чак түгел иде. Чуйков, пароходта Галактионовның барлыгын белгәч, аны үз янына чакыртты. Полковник шунда ук килеп тә җитте.
- Исәнмесез, иптәш полковник? - диде Чуйков, Галактионовның рапортын тыңлагач, һәм аңа кул бирде. Аннары ул үзенең әле яңа гына 62нче армия командующие итеп билгеләнүе, Галактионовның часте да шул ук 62нче армия составына кергәнлеге турында әйтте һәм полковниктан частьнең сугышчан сәләтлелеге турында сөйләвен сорады. Капитан Дурашин алга карап барган урыныннан артына борылмыйча гына:
- Иптәш генерал, килеп җитәбез... - диде. Пароходны кирәгеннән артык бер генә минут та яр янында тотарга ярамаганлыгы һәркем өчен ачык иде. Сугышчыларны ярга төшерү эшенә полковник үзе җитәкчелек итте.
- Тизрәк, тизрәк! Тоткарланмагыз! - дип ашыктырды ул сугышчыларны. Караңгыда сугышчыларның йөзләрен күреп булмый, алар, барысы да бертөсле булып, очсыз-кырыйсыз агым булып, тар басмадан ярга төшәләр. Берәү дә сөйләшми, тавышланмый. Пароход чак кына селкенеп, тирбәлеп тора. Менә пароходтан соңгы сугышчылар чыгып, төнге караңгылыкта югалдылар. Генерал Чуйков та, полковник Галактионов та китеп бардылар. Без кайтырга чыктык. Сталинград өчен авыр көннәр башланды. Дошман берөзлексез һөҗүм итеп тора. Немецлар күп санлы авиация ярдәме белән сугышка йөзләрчә танклар җибәрде. Аларның ярсулы һөҗүмнәре, безнең кискен контрһөҗүмнәр көн-төн дәвам итте. Шәһәр бөтен яктан яна. Анда ут диңгезе. Ләкин сугышчылар баскан урыннарыннан кузгалмыйлар. Ташлар тетелеп тузан була, тимер эреп сыгыла, ләкин безнең сугышчылар һаман тора. Немецларның шәһәрне яшен тизлеге белән алу исәпләре барып чыкмады. Шуннан соң алар, үзләренең көчләрен оештырып, яңа һөҗүмгә күчтеләр. Алар һөҗүмгә үзләренең резервларын да ташларга мәҗбүр булдылар. Ләкин барыбер Сталинградны ала алмадылар. Гаять зур югалтулар исәбенә, 23 августта фашист гаскәрләре Сталинградтан төньяктарак Иделгә чыга алдылар. Ләкин Сталинградтан көньяктарак аларның һөҗүме барып чыкмады. Котырынган гитлерчылар бу көнне Сталинградка 4нче һава флотының бөтен авиациясен диярлек ташладылар. Бөек рус елгасының яр буйларын кара төтен каплады. 13 сентябрьдә Сталинградның көнбатыш читләрендә каты сугышлар башланды. Шәһәрне саклауга 62нче армия басты... Безнең пароход һаман ике яр арасында йөреп торды. Хәзер инде безнең өскә бомбалар гына түгел, дошман снарядлары да ява башлады. Безнеке шикелле пароходлар Иделдә йөзләрчә иде. Көн саен без әле берсенең, әле икенчесенең батырылуы турында ишетә идек. Безнең пароход исә, санитарка кызлар әйтмешли, «бәхетле» иде. Ул һаман зарарланмыйча ут астында йөри бирә. Без данлыклы Родимиев дивизиясенең сугышчылары белән әллә ничә тапкыр Иделне кичеп чыктык. Сызылып кына таң ата, салкынча җил исеп тора, су өстендә дулкыннар тирбәлеп уйный. Фронтта бик сирәк була торган тын минутларның берсе. Эвакопункт һәм хәрби штабтан яңа приказ килде. Приказга 62нче армиянең командующие генерал-лейтенант Чуйков кул куйган иде. Анда безнең пароход Сталинградтан, яралыларны алып, Астраханьга барырга тиеш, дип күрсәтелгән иде. Яралыларны кабул итү өчен ашыгыч хәзерлек башланды. Караңгы төшү белән үк дебаркадер янына яралылар төягән санбат машиналары килеп туктады. Аларны мәһабәт сынлы доктор Крылов, ак халат кигән ябык кына ординатор, сестра һәм санитарлар яр башында каршы алдылар. Капитан Дурашинның боерыгы буенча барлык матрослар ярдәмгә чыктылар. Аларның кулында йомшак мендәр куелган носилкалар, култык таяклары һәм күтәрергә уңайлы итеп ясалган урындыклар. Мин дә алар янына килеп бастым һәм старшина Морозенко, комсорг Янова белән өчәүләп яралыларның документларын тикшерә башладык. Аларның авыр яраларына карап, урыннар билгеләдек. Иң беренче булып пароходка куллары, битләре һәм бөтен тәне пешкән бер очучыны алып керделәр. Палубага менгәч, ул үзен алып барган санитарларга туктарга куша да: "Мине Сталинград ягына борыгыз, - ди һәм башын күтәреп, янып торган шәһәргә карый. - Сталинград яна, ләкин ул дошманга биреләчәк түгел. Хуш, Сталинград!"
Хәкимова белән Тарасова ике аягы да яраланган яшь кенә бер сугышчыны күтәреп алып киттеләр. Яралары каты сызлауга карамастан, ул үзен күтәреп барган кызларга шаян сүзләр әйтә башлады. Калкыбрак торган яңаклы бер казах егетенә култык таяклары бирделәр. Аны сестра Трухова җитәкләп алып китте. Машинадан носилкалар белән тагын бер сугышчыны төшерделәр. Ул, мөгаен, саташа. Мин аның ярым көйләп әйткән: Агыз адән, Гөлбадәм, Күзләремне уйна-там... дигән сүзләрен ишетеп калам. Аның документларын комсорг Янова карый. Таңга кадәр без пароход бортына яралылар кабул итәбез. Яралылар өчен билгеләнгән каюталар гына түгел, бөтен палуба, салон һәм матрос, сестра-ларның барлык каюталары диярлек тулды. Хәтта капитан Дурашин каютасына да яралылар урнаштырылды. Мин дә үз каютамда ике кызылармеецка урын бирдем. Яралылар, безне көтеп, озак вакыт җир асты подвалларында ятканнар. Аларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә, ашатырга-эчертергә кирәк иде. Без шул эшкә керештек. Ул арада пароход кузгалып та китте. Астрахань юлы гаять зур куркынычлар белән бәйләнгән иде. Аны үтәр өчен пароход дошманның ут кордоны аша үтәргә тиеш. Аның Идел ярына куелган туплары үтеп баручы пароходларга туры наводка белән генә ата. Шуның өстенә һавада дошман самолетлары берөзлексез асылынып тора. Бу участокта Иделнең күп урыны миналанган, ә Сталинградтан 130 километр түбән Бабаевский перевалы тирәсендә ике зур пароход һәм берничә баржа батырылган. Шул сәбәпле Сталинград белән Астрахань арасында пароходлар хәрәкәте бөтенләй туктаган иде. Болар барысы да безгә билгеле. Ләкин хәрби приказны һичбер вакытта да тикшереп тормыйлар. Ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Дурашинның йөзе артык җитди. Аның җитдилеге бүтәннәргә дә күчкән, һәркем нинди авыр һәм җаваплы юл икәнен аңлый һәм кулыннан килгән кадәр яхшырак эшләргә тырыша. Николай Петровичның эше аерата күп. Иң авыр яралыларны ул үзе карый. Аны әле бер врач, әле икенчесе консилиумга чакыра. Ординаторлар, хирургия сестралары, санитарлар аның янында бөтерелеп йөриләр. Сталинград ярларыннан без караңгылы-яктылы кузгалып киттек. Озак та үтмәде, һавада дошман самолетлары күренде. Алар берничә бомба ташладылар да китеп бардылар. Аның каравы, дошманның ярга якын торган туплары безгә каршы давыллы ут ачты. Без барлык коралларыбыздан җавап бирә-бирә, һаман алга бардык. Бу вакытта мин өстә, ут позицияләрендә идем. Әйләнә-тирәбездә әллә нихәтле снарядлар, миналар ярылды. Кыйпылчыклар пароходның өске корылмаларын чәрдәкләп бетерде. Ләкин пароход зарарланмады. Ниһаять, атышлар басылгач һәм пароход киң Идел буйлап хәвефсез генә бара башлагач, һәркем җиңел сулап җибәрде. Ләкин шатланырга иртә иде әле. Алда Бабаевский перевалы. Мин яралылар янына төштем. Сталинград батырлары мине сагаеп каршы алды. "Үттекме, иптәш комиссар?" - дип сорады йөзен сакал-мыек баскан бер яралы. Аның башы, күкрәге һәм бер кулы ак марля белән уралган иде. "Үттек!" - дидем мин. Аның йөзе яктырып китте...
---

--- | 03.08.2020

Фәридә Әхмәтшина гаиләсендә коронавирус: " Тәм тою, ис сизү - зур бәхет икән. Һәрнәрсәнең кадере артты"

$
0
0
03.08.2020 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты, "Фәридә-Алсу" дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина гаиләсенә зур сынау килгән. Җырчының ире, үзе һәм өч баласы вирус белән чирләгән. Шөкер, хәзер Әхмәтшиннар савыгуга таба бара. "ШК" хәбәрчесе Фәридә белән элемтәгә керде.

- Фәридә, гаиләгез белән бергә чирләдегез. Ничек шулай килеп чыкты?

- Пандемия чорында куелган барлык таләпләрне, кагыйдәләрне катгый үтәдек, югыйсә. Әмма кинәт кенә олы улыбыз Саматның температурасы күтәрелде. Башта моңа артык игътибар бирмәдек. Дүртенче көнгә ис-тәм тоймый башлагач, борчыла башладым. Бөтен гаилә белән вируска каршы дарулар, С һәм Д витаминнары эчтек, профилактик чаралар күрергә тырыштык. Самат рәтләнә генә башлагач, инде минем температурам күтәрелде.

- Коронавируска тестлар ясаттыгызмы? Табиблар өйгә килдеме?

- Балалар һәм өлкәннәр поликлиникасыннан табиблар килде. Коронавируска мазоклар алдылар. Әле дә алалар. Ул "тискәре" нәтиҗә күрсәтте. Ләкин үпкәгә КТ, ягъни компьютер томографиясе ясаткач, Саматның үпкәсе 35 процентка зарарланган булып чыкты. Минем үпкәне чиста дип күрсәтте. Тик миндәге билгеләр нәкъ Саматныкы кебек иде. Аннан соң кызыбыз Әлфия авырый башлады. Шул ук көнне ирем Марат хәлсезләнде. Аның үпкәсе 50 процентка зарарланды. Бер-ике көннән уртанчыбыз Фәрхәд тә безгә кушылды.

- Димәк, сез әлегә карантинда?

- Карантинның икенче атнасы тәмамлана инде. Беркая да чыкмыйбыз. Хәтта даруларны да өйгә китерәләр.

- Бүген хәлләрегез ничек?

- Бүгенге көндә барысы да тотрыклы. Аллага шөкер, балалар терелде. Безгә - миңа һәм иптәшемә вирус белән көрәшергә кыенрак. 30дан соң бу чирне кичерү авыр икән. Балаларның һәм яшүсмерләрнең иммунитеты көчле. Ә менә өлкәннәрне сакларга кирәк. Үзем тәм тоя башлагач, өйдәгеләргә тәмле ризыклар пешерә башладым. Корбан бәйрәмендә дә кадерле кешеләремне сыйладым. Ниһаять, якыннарым елмая башлады.

- Фәридә, әлеге вирус никадәр куркыныч?

- Һәркем безгә кагылмый, тими, дип йөри. Әмма ул бик җитди һәм көчле вирус. Үзен ОРЗ, ОРВИ вируслары кебек тотмый. Миңа калса, ул хәтта баш мие белән нидер эшли. Бернәрсәгә дә теләк юк. Музыка минем эчне пошырды, кино карау талчыктырды, тәм белмәү бөтенләй кәефне төшерде. Бу бик куркыныч.

- Авыр чакта яшәргә көчне каян таптың?

- Никадәр генә авыр булса да, балалар хакына үземне кулга алырга тырыштым. Кыен вакытта мин һәрвакыт оптимистик рухлы әтиемне искә алдым. Аның белән сөйләшкәч, рәхәт була иде. Бакчада өлгергән чия, кыяр, помидорлар фотоларын җибәрде. Ул аларны без кайткач, бергә җыярга, кайнатмалар әзерләргә дип утыртты. Ә без өйдә бикләнеп утырабыз, шулкадәр күңелгә тия торган күренеш.

- Бу вирустан соң ниләр үзгәрде? Үзеңдә үзгәрешләр тоясыңмы?

- Тәм тою, ис сизү - зур бәхет икән. Элек без моңа бөтенләй игътибар бирмәгәнбез. Һәрнәрсәнең кадере артты. Бәлки, ул вирус кешеләргә "уяну", "аңга килү" өчен "җибәрелгәндер". Кеше азды бит, рәхәткә чыкты. Ни телисең, шул бар. Һәм күз алдыңа китер, кинәт барысы да юкка чыга, сине кыйнап ташлыйлар, бар әйбереңне тартып алалар. Гәүдә белән бергә җан да әрни. Һәм бу халәт мәңгелек сыман тоела.

- Фәридә, нинди киңәшләр, теләкләр әйтер идең?

- Барлык таләпләрне үтәргә, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, ешрак кулларны юарга кирәк. Әлбәттә, һәрвакыт күтәренке рухта булу, киләчәккә өмет белән карау да бик мөһим. Мин бу чирнең өйдә эзен дә калдырмыйм, Алла теләсә. Көн дә китсен, бетсен, дим. Сәламәтлекне саклыйк, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Аллаһы барыбызга да ярдәм бирсен, ташламасын.

 
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 03.08.2020

"Шатланырга өлгереп булмас": Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев август аена фаразларын әйтте

$
0
0
03.08.2020 Җәмгыять
Август ае нинди булыр? Моңарчы халык синоптиклары белән сөйләшкәндә, алар августның җылы һәм коры буласын әйтә иде. Әмма июль аеның кинәт кенә үзгәреп куюы аларны кисәткән. Хәзер инде синоптиклар җәйне кышка ошатып күзәтмиячәкләр. 2021 елдан кыш – кышка, җәй-җәйгә ошаячак, ди алар.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев та, июнь ае кышка ошап килде, июль башкача булды, ди.   – Август исә, артык җылы булмас. Көннәр коры торачак. Ай буена 2-3 мәртәбә салкынайтып алыр дип уйлыйм. Берничә көннән җылы киләчәк. Әмма шатланырга өлгереп булмас, тагын салкынайтып куячак. Август әнә шулай истә калыр. Явым-төшемнәр күп булмас, – ди Әмир абый.   Кышның ничек киләсен дә әйтте әле ул. Быел декабрь ае җылырак булса, гыйнварда чын суыклар көтелә. Күптәннән булмаган Раштуа салкыннары да булачак.
---

--- | 03.08.2020

Салават Фәтхетдинов хатыны турында: Ләйсән бервакытта да җырламаячак

$
0
0
03.08.2020 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә Салават Фәтхетдиновның гомерлек яры, пары – Ләйсән Фәтхетдинованың туган көне булды. Бәйрәм булып, гөрләп узган ул. Мәҗлесне Салаватның укучысы — Рифат Зарипов алып барган. Кунаклар арасында артистлар да күп булган: Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова, Зөлфия, Җәвит Шакировлар һәм башкалар!
“Нигә Салаватның хатыны сәхнәдә җырламый?» – дигән сораулар да очраштыра бу тормышта.  Салават бу сорауга болай дип җавап биргән:   - Ләйсән бервакытта да җырламаячак. Ул инде 31 ел минем хатыным булып эшли. Һәм бик уңышлы. Ул үзе дә, мин дә аның сәхнәдә җырлавын теләмибез. Гаилә тормышыбызның беренче көненнән үк кемнең нәрсә белән шөгыльләнәчәген хәл иттек.   Фото: җырчының инстаграм битеннән  
---

--- | 03.08.2020

Очыш вакытында үлгән пилот Дамир Әхмәтов хатынына Аэрофлоттан 29 миллион сум түләтү карары чыкты

$
0
0
03.08.2020 Җәмгыять
Омскиның Киров районы мәхкәмәсендә узган елда очыш вакытында вафат булган пилот Дамир Әхмәтовның хатынының Аэрофлотка каршы шикаяте каралган. Мәхкәмә тол хатын файдасына карар чыгарган. Карарга ярашлы, һава ширкәте Әхмәтовның гаиләсенә аның 10 еллык эш хакын компенсация буларак түләргә тиеш.
Дамир Әхмәтовның хатыны Анастасия Әхмәтова һава ширкәтеннән 38 миллион компенсация таләп иткән. Мәхкәмә бу таләпне өлешчә канәгатьләндергән: 29 млн 722 мең 608 сум түләргә дигән карар чыгарган.   49 яшьлек Дамир Әхмәтов Мәскәү-Анапа рейсы вакытында йөрәге тотып үлә. Пилотның һава ширкәте белән корылган килешүендә эш урынында үлгән очракта 10 еллык хезмәт хакы күләмендә компенсация түләнә дип язылган. Әмма Аэрофлот бу үлемне эш вакытында булган бәхетсез очрак дип санаудан баш тартты. Әхмәтов авыруы булганга үлгән дип белдерде. Моннан тыш, пилот очкыч штурвалы артында түгел, вестибюльдә үлгән (пилотны табиб ярдәме күрсәтер өчен кабинадан алып чыгалар), шуңа күрә акча түләнергә тиеш түгел дигән сәбәп тә күрсәтелгән.   Бу очрактан соң ширкәтнең юристлары коллектив килешүне үзгәртеп язганы да билгеле булган дип яза Baza.   Шул ук вакытта Ространснадзор тикшерү уздырганнан соң, Аэрофлот ширкәте пилотларның ял итү режимын үтәмәвен ачыклаган. Әхмәтов атналар буе ялсыз эшләгән, бу йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин булган дип искәрткән.   Аэрофлот пилотлары ширкәт җитәкчелегенә Әхмәтов гаиләсенә акча түләүне таләп итеп хат язган. Алар шикрәтнең компенсация түләмәс өчен кылган гамәлләрен “җавапсызык, мәсхәрә итү һәм антисоциаль гамәл” дип бәяләгән.   Һава ширкәте мәхкәмәнең әлеге карарын шикаять итәчәген белдерә. Чыганак

 


---

--- | 03.08.2020

Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" китабы Бөтенроссия конкурсының кыска исемлегенә кертелде

$
0
0
03.08.2020 Мәдәният
Татар китап нәшриятында чыккан басма төбәк һәм туган як турында әдәбиятның Бөтенроссия бәйгесендә "Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык ..." номинациясендә катнаша.
Китап Татар китап нәшриятында былтыр чыккан. Укучыларның игътибарына ике Моабит дәфтәренең тулы факсимилесы тәкъдим ителә. Төсле слайдлар  Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда сакланган оригиналь дәфтәрләрдән ясалган. ⠀ Конкурска 52 нәшрияттан һәм нәшрият оешмаларыннан 100 дән артык китап тапшырылды. Быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Вологда, Воронеж, Ижевск, Иркутск, Казан, Киров, Магадан, Түбән Новгород, Оренбург, Орел, Пермь, Севастополь, Смоленск, Чабаксар, Якутск һ.б. шәһәрләрдән басмалар тәкъдим ителә.   "Малая Родина" төбәк һәм туган як турында әдәбият конкурсы 2005 елдан Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.           Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

"Йортта ир кеше хуҗа булырга тиешме?"

$
0
0
03.08.2020 Әдәбият
Диләнең унҗиде яшендә үлә-бетә гашыйк булган егетен әнисе беренче күрүдә үк ошатмады: "Тәрбиясез! Авызын чапылдатмыйча ашый да белми! Далада үскән бала диярсең! Моның белән кеше арасында күренергә оят! Ата-анасы юк мәллә аның?"
Юкса, ул үзе дә кызын ялгызы үстерде. Кияүгә чыккач, башта бик озак баласыз яшәделәр. Ни хикмәт, яше кырыкка якынлашканда гына Диләсен алып кайтырга насыйп булды. Кызганыч, әтиләре генә бик иртә китте...   Кызның икенче егете үзеннән ун яшькә өлкән булып чыкты.   – Утызга җиткәнче ник өйләнми йөргән соң ул? Тикмәгә түгелдер инде! Бу чибәрлегең белән яшьрәкләр дә бетмәгән, башыңны әйләндермәсен әле!   Аннан соңгысына әнисе башта сүз әйтмәгән иде, тора-бара бер өйләнеп аерылган кеше икәнен белгәч, кара тавыш чыгарды:   – Ул дип авызыңны да ачасы булма! Бер аерылган икенчесе белән дә яши алмый ул. Бетмәс әле үз тиңең!   Аннары Диләгә кәеф-сафа корырга ярата торган егет эләкте, бераздан гаиләле ир сүз катып йөри башлады, соңрак танышканы авыл җиренә китәргә үгетләде. Кыскасы, гомер уза торды, Дилә яраткан, әнисенә ошаган кеше табылмады.   Кырык яшендә Дилә япа-ялгызы калды – әнисе кызының бәхетле булуын күрүдән өмет өзеп, бакыйлыкка күчте. Юкса, соңгы елларда “кем булса да булсын, үзең ошатсаң сүзем юк” диебрәк яши башлаган иде инде. Булмады...   Өч бүлмәле болын кадәр фатир, ялтырап торган өр-яңа япон машинасы (анысын соңгы вакытларда ел саен диярлек алыштырдылар), шәһәр читендәге менә дигән бакча – бөтенесе Дилә кулында калды. Ни туган-тумачасы, ни бала-чагасы... “Яшьлек дустым” дип өзелеп торган кешесе дә юк. Дусларның бер ишләрен югалта торды, икенчеләрен таба торды. Алары да әнисенә ошамады. Һәрберсеннән гаеп тапты. Дөрес, аралашыр кешеләре күп Диләнең. Парлылары да, парсызлары да. Алары үзләренә чакырмый, күбрәк аның өенә килергә ярата. “Өең дә зур, күңелең дә иркен”, – дип, мактый-мактый йөриләр. Диләгә шул җитә. Чакырмасалар ни, аны кешегә санап яшәүләре ни тора!   Бер килүләрендә араларында Илшат исемле яшь кенә егет тә бар иде. Диләнең бер ахирәте аны “туганнан туган энем” дип таныштырды. Илшат шат күңелле, җор телле булып чыкты, табын артындагыларны көлдереп үтерә язды. Бераздан Диләне биергә чакырды. Биленнән кочып алды да, аңа ашардай булып карады. Зәп-зәңгәр матур күзләре Диләнең йөзенә ябышып калдымыни!   – Беләсезме, мин сезне бер киноактрисага охшатам... Юк, юк, сез аннан да гүзәлрәк! Парыгыз юк икәнен беләм. Ә ярыгыз? Мин сезне аннан талап алачакмын!   Дилә аңа көлеп карады:   – Ничә яшь соң сиңа, үскәнем?   Илшат тураеп басты. Йөзе турсайды.   – Мине бөтенесе бала-чагага чутлый. Яшь күренүемә үзем гаеплеме? Утыз бишем тулды. Ышанмасагыз, әнә, апамнан сорагыз!   Ул, үпкәләгән бала кыяфәте чыгарып, урынына барып утырды.   Дилә аның апасыннан сорап тормады. Кирәге бар иде!   Ул чакта шулай уйлаган иде дә, Илшат көн аралаш диярлек килеп йөри башлагач, ияләнеп китте. Яшь аермасы – биш ел, әллә ни куркыныч түгел ич! Тик менә... әнисе ни дияр иде икән?.. Хәер, фатихасын биреп китте инде ул. Дилә урамына да бер бәйрәм килергә тиештер бит? Илшат килә-китә озак йөрмәде, бер матур көнне бар булган әйберен ике чемоданга төяп килеп керде.   – Синнән башка бер минут торырлык та хәлем юк, – диде. Дилә тәмам эреде. Үз гомерендә бу кадәр яраткан кеше булдымыни аны?!   Аннары булып узган вакыйга­ларның тизлегеннән Диләнең башы әйләнде. Балдаклар алышынды, паспортларга штамп сугылды, бик якын кешеләр генә чакырылып, туй мәҗлесе дә гөрләп алды. Хатын бәхетле, бик бәхетле иде! Әллә кайларга очасы, бар галәмне кочасы килә!..   Әмма айнуы да тиз булды. Илшат сменалы эшкә йөри, кичкегә киткән көне иде. Күптән кул тигәне юк дип, Дилә өен тәртипкә китерергә тотынды. Документлар тартмасына тыгылды, аласын алды, куясын куйды. Язылышу кәгазен тартып чыгарды – карасана, күз дә салып караганы булмаган икән! Күрде дә, имәнеп китте.   – Илшатка утыз биш түгел, егерме биш икән ләбаса! Әнекәем генә лә! Дилә бер ара аңгыраеп утырып торды. Аннары тынычлана төште. Ярарсана! Мәхәббәт яшькә карый димени. Тик менә алдашуы... Яратам дигәч тә...   Диләнең кулыннан эш төште. Булмый, урам әйләнеп булса да керергә кирәк. Аяклары Илшатның апасы яши тор­ган фатирга таба алып китте. Кем белән дә булса бүлешергә кирәк бит инде!   Бүлешү генә булмады инде бу, килеп керешенә, ахирәтенә ташланды: – Ник әйтмәдең аны миңа?! – диде.   Апа кеше аңа аптырап карады.   – Ә син сорадыңмы соң? Мин беләсең дип уйладым! Мәхәббәттән башы чуалган моның диештек тә, бетте шуның белән.   – Соң аның үзенә дә яшь кеше белән тору рәхәтрәктер бит инде!   – Алай дими ул. “Бик удобно” ди. Бер әнидән икенче әни кулына күчкән кебек булдым, ди. Ашатасың, эчертәсең, өс-башын карыйсың. Фатир проблемасы да юк. Рәхмәт, пропискага да кертеп куйдың. Юкса, йөри иде сукбай сыман тегендә-монда төртелеп.   Диләнең күңеленә “тараканнар” кереп оялады. Илшат аңа “удобный кеше” булганга ияләнгән, димәк! Шулай да бу хакта аның үзенә сүз кузгатмый торырга уйлады. Белмә­мешкә салышып яшәп торсын әле. Аннары күз күрер...   “Күзе күргәнче”, дөресрәге, Ил­шатның кем икәнен аңлап өлгер­гәнче соңга калды Дилә. Аның матур күзләренә, күңелләрне эретерлек тәмле сүзләренә алданды. Әнисе исән чак булсамы?! Ул аларның икесен дә үз урыннарына бик тиз утыртып куйган булыр иде. Дилә аның киңәшеннән башка яши белергә өйрәнмәде шул.   Өйләнешкәннәренә алты ай ди­гәндә хатынның бар булган байлыгы Илшат кулына күчеп бетте. Анда да әллә ни тирәнгә кереп уйланмады Дилә. Хафаланырга сәбәп юк, йортта ир кеше хуҗа булырга тиештер бит инде.   Бер көнне эшеннән иртәрәк сорап китте – бүген Илшат та өйдә булырга тиеш, бакчаларына барып килерләр, бәлки...   Илшат өйдә иде. Һай, өйдә булмаган булса!.. Үзе генә түгел, яшь бер кыз белән чөкердәшеп чәй эчеп утыралар иде. Дилә килеп тә керде, исәнләшкән авызын ябарга онытып, катып та калды. Башыннан уйларының әйбәте дә, начары да сызылып узды. Тегеләрнең генә исе китмәде. Чибәр туташ, урыныннан кузгалып, матур хәрәкәтләр белән күрешергә дип Диләгә кулын сузды:   – Илшатның әнисе буласызмы?   Дилә дәшмәде, хәле китеп, карашын иренә күчерде. Тегесе ямьсез итеп ыржаеп көлде. Зәңгәр күзләренең төсе уңган иде...   Судлашып йөрисе булмады – бала-чагалары юк, икесе дә риза – шуңа күрә аерылышу кәгазен бик тиз биреп чыгардылар.   ...Инде ничә көн бүлмәсеннән чыкмый Дилә. Бәхетсезлеге белән кочаклашып елап ята. Илшат аның янына керми, телефоннан гына дәшә:   – Минем фатирымны кайчан бушатырга уйлыйсың? – Башка сүзе юк, унбиш минут саен шуны кабатлый. Тавышы баш түбәсенә чүкеч белән бәргән кебек була. Телефонын өзеп куеп та карады хатын, Илшат, кереп, йодрыкларын уйнатты:   – Үзеңнең көчең җитмәсә, булышам мин сиңа җыенырга! Бу йортта кем хуҗа икәнен оныттыңмы?!   Әнисе юк. Булса, әйтер иде ул кем­гә кем хуҗа икәнен. Үзенә үзе хуҗа булырга өйрәнә алмады шул Дилә...   *** Зәйнәп ЗӘБИРОВА   Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 сентябрь 2018 № 36
---

--- | 03.08.2020

"Таҗик хатынына сәдака биргәнче, әнә мәчеткә кертеп бир...". Сәдака бирү хикмәтләре

$
0
0
03.08.2020 Дин
Мәчет, базар, юл асты кичүләрендә кулларын сузып хәер сорашып утыручылар байтак. Берьюлы мәчет янында баласын кочаклап утырган таҗик хатынына сәдака сузганымны күргән танышым, аларга биргәнче, әнә мәчеткә кертеп бир, саваплырак булыр, ди. Бер караганда ул хаклы да кебек, аларның әрсезләнеп кулларын сузып утырулары, бәйләнеп акча сораулары ачуны китерә анысы. Әмма...

Сәдакагә кагылышлы сорауларыбызга Казандагы "Гадел"мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров җавап бирә. 

– Кулын сузып, ярдәм өмет итеп утыручыларга сәдаканы бирергә ярый. Ул кешенең, бәлки, ашарына ризыгы калмагандыр. Гаиләсе, балалары ачтыр. Бәлки, авыру булып, дәваланырга акчасы юктыр. Андыйларга ярдәм кулу сузу - саваплы гамәл. Ул нинди генә теләк белән акча теләнеп утырса да, әгәр дә аңа сәдака сузгансыз икән, савабы, һичшиксез, сезгә бара. Чөнки сез аны изге нияттән чыгып эшлисез. Ә инде ялкау булып, эшләргә теләге булмыйча соранып утыручылар үз гамәлләре өчен үзләре җавап бирәчәк. Бер тапкыр сорарга, ике тапкыр теләнергә була, ә менә инде ул гадәткә кереп китсә, болай да яшәргә була икән дип уйласа, бу бер дә матур күренеш түгел. Шундый бер риваять бар: Пәйгамбәргә бер ир кеше сәдака сорап килә. Пәйгамбәр аңардан: «Өеңдә нәрсә бар?» - дип сорый. «Бер шәл белән бер савыт бар», - ди теге кеше. Пәйгамбәр аңа шул өендәге савытны алып килергә куша. Савытны алып килгәч, янында җыелган дусларына: «Шушы савытны кем сатып ала?» - ди. Берсе ике дирһәм, берсе дүрт дирһәм вәгъдә итә. Савыт дүрт дирһәмгә сатыла. Сәдака сорап килүче кешегә Пәйгамбәр әйтә: бу акчалар сиңа, ике дирһәмгә ризык алып кайтып, гаиләңне ашат, калган ике дирһәмгә балта ал, аның белән эшләп, гаиләңне туендыр, ди. Моннан күренгәнчә, сәдака сорануны гадәткә кертергә кирәкми. Иң элек үз көчең белән тырышырга кирәк, мөмкинлегең йә сәламәтлегең булмаганда инде сәдака сорану гаеп түгел.

- Рөстәм хәзрәт, иң беренче чиратта сәдака кемгә тиеш?

- Сәдака беренче чиратта мескеннәргә, ятимнәргә, аннары мосафирларга бирелергә тиеш, алардан соң күңел нәрсәгә тарта, шуңа бирегез. Әмма хәрамга түгел. Мескеннәргә, ятимнәргә сәдака бирүнең кирәклеген әйтеп торасы юк, аны һәрберебез белә. Ә менә мосафирлар дигәндә, юлда барганда акчасын урлаткан яки югалткан, йә булмаса башка бәла-казага тарыган кешеләр күз алдында тотыла. Алар берәр шәһәрдәге хастаханәгә операция ясатырга яки берәр танышының хәлен белергә барырга мөмкин. Шундый авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә тиешбез. Иң хәерле сәдакаларның тагын берсе ул - якыннарыңа бирелгәне. Сәдака бирер кеше эзләгәндә башта якыннарың арасыннан эзләргә кирәк.

- Ярдәм итүнең нинди әҗер савабы бар?

- Әбү Һөрәйрә разый Аллаһу ганһе: «Пәйгамбәребез, мескеннәргә һәм тол хатыннарга ярдәм итүчегә Аллаһы Тәгалә үз юлында тырышлык күрсәткән кеше савабын, төне буе намазда утырып, ел буена көне буе ураза тоткан кешенең савабын бирер, диде», - дигән.

- Сәдака дигәндә күпләр акча бирүне күз уңында тота. Белүемчә, берәр изге гамәл эшләү дә сәдака санала?

- Әйе, сәдака дигәндә акча гына күз алдында тотылмый. Сәдака ул - мөселман кешесенең Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган үзенең вакыты, көче, хезмәте, акчасы, яхшы карашы, хәтта елмаю да сәдакага керә. Әйтик, җомга намазыннан соң анда килгән кешеләр мәчет ишегалдындагы карны чистартып куйса, җил өреп торган тәрәзәләрне җылыту җаен караса, бу да сәдака була. Чөнки ул аңа үзенең вакытын һәм көчен биргән булып санала. Шулай ук чишмә карау, күпер төзү, мәчет салу, мәдрәсә ачу, дини китаплар бастыру кебек кешеләргә файдалы эшләр башкару да - сәдака. Диндә сәдакаи җәрия, ягъни дәвамлы изге эшләр дигән әйбер бар. Мондый сәдака изгелек кылган өчен аны эшләгән кешегә гел савабы килеп тора торган сәдака. Кемдер ачкан чишмәгә килүчеләр, Аллага шөкер, эчәргә суыбыз бар, дип, аны эшләгән кешегә рәхмәт әйтсә, мәрхүм булганнан соң да, ул кешегә савабы барып тора. Кемдер ачкан мәдрәсәдә укучы балалар «амин» дип әйткән саен, савабы аңа бара. Бу да бик хәерле сәдака. Гомумән, нинди генә изге эш эшләсәң дә, ул сиңа савап булып барачак.

- Бурычка акча алып сәдака тарату дөрес түгел, диләр? Бу чынлап та шулаймы?

- Әйе, бурычка акча алып, сәдака тарату дөрес түгел. «Аны үзегезгә зыян килмәгән очракта гына бирегез» дигән хәдис бар. Сәдака дигәндә күз алдында акча гына тотылмый. Акча бирү ул сәдаканың бер төре генә. Әгәр дә синең берәрсенә яхшылык эшлисең килеп тә, акчаң юк икән, аның урынына син саваплы эш эшлә. Нинди хәләл изгелеккә вакытыбыз һәм көчебез сарыф ителсә, шул да сәдака була. Шуны да истә тотарга кирәк, сәдака ул - мөселман кешесенең үз теләге белән кылынган гамәле.

*** «Күптән түгел туганымны җирләдек. Аны юып озатучы кешегә йорт хуҗалары, гүр сәдакасы дигән булып, тавык бирделәр. Үзебезнең якларда мондый нәрсә булмагач, бу миңа бик гаҗәп тоелды. Хәллерәк кешеләр, имештер, тавык урынына сарык та бирәләр икән. Бу дин буенча дөрес гамәлме?  Сания Әкбәрова».

-  Мондый гүр сәдакасы яки, икенче төрле итеп әйткәндә, кабер сәдакасы бирү гадәте авылларда киң таралган. Элеккерәк заманнарда берәр кешесе мәрхүм булгач, гадәт буенча, аны юып соңгы юлга озатучыга халык тавык яки сарык биргән. Чөнки ул вакытларда ризык иң кыйммәт әйбер саналган. Хәзер исә аның урынына сәдака итеп акча бирәләр. Бу дин буенча каралган гамәл түгел, аңа бары тик гореф-гадәт итеп кенә карарга кирәк. Шул ук вакытта аны бирү гөнаһ та түгел. Ягъни бирсәң дә ярый, бирмәсәң дә.

*** «Коръән ашларында сәдака итеп күп очракта акча тараталар. Акчадан кала кулъяулык, тастымал, тәсбих, төрле дини китаплар, чәй, касә һәм башка шуның ише әйберләрне дә өләшкәннәрен күргәнем бар. Аларның кайсы хәерлерәк? Ләйлә Габдуллаҗанова».

- Аларның барысы да сәдака санала. Әмма шулар арасыннан тәсбих, дини китаплар, көн дә кирәкле булган догалар язылган китапчыклар йә булмаса мөселман календарен тарату хәерлерәк дип беләм. Чөнки алар истәлек тә була ала, шул ук вакытта халык алардан файдаланачак та. Коръән ашларында мулла яки абыстай халыкка тәсбих тарту, аның файдасы турында сөйләсә, дини китаплардагы догаларны укырга кирәклеге хакында әйтеп-аңлатып та китсә, тагын да яхшырак булыр иде. Сәдака белән дәвалану Диндә сәдака белән дәвалану дигән нәрсә бар. Бу авыруларны сәдака биреп дәвалагыз дигән мәгънәне аңлата. Авыру кешенең өенә яки хастаханәгә барып, аның хәлен белешү, аңа, сәламәтләнсен иде дип, шифа сорап, дога кылу ул. Якыннарыгыз авырып китсә, аның өчен дога кылып, сез аңа күпмедер дәрәҗәдә җиңеллек китерерсез. Риваять Көннәрдән бер көнне бер кеше сәдака бирү турында хәдис ишетә. Өенә кайтырга чыкканда урамда инде караңгы була. Каршына бер кеше килгәнен күреп, тукта моңа сәдака бирим әле дип, аңа акча биреп китә. Иртән торгач, син төнлә безнең шәһәрнең иң бай кешесенә сәдака биргәнсең бит, дип, моңардан бөтен кеше көлә икән. Сәдаканы алган теге бай кеше дә ул төнне йоклый алмаган. «Ничек инде миңа гап-гади хезмәтче сәдака бирде? Ә минем, базар, кибет тотып, шушы яшемә җитеп, бер тапкыр да сәдака биргәнем юк», - дип бик хафаланган һәм шул көннән башлап сәдака бирә башлаган. Кемдер әнә шулай ялгыш кына тиешсез кешегә сәдака биреп китеп тә саваплы эш эшләгән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 03.08.2020

ШАЯН ТВ каналы балалар җырлары өчен тавыш бирергә чакыра

$
0
0
03.08.2020 Мәдәният
"ШАЯН ТВ" каналында «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенә тавыш бирү бара. Һәркем онлайн тавыш бирә ала. Катнашмый калмагыз!

30 июльдән 13 августка кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Тизрәк үзегезгә ошаган җыр өчен тавыш бирегез, дуслар!


---

--- | 03.08.2020
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>