Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Фирдүс Тямаев Гүзәл Уразовалар белән кәнфит урлап йөргән

$
0
0
03.08.2020 Шоу-бизнес
Бер банкет вакытында Фирдүс Тямаев кызлар белән кәнфит урлап йөргән икән. Инстаграмдагы видеода Гүзәл Уразованың итәгенә кәнфит тутырган вакыт күренә.

Фирдүс Тямаев учлап-учлап кәнфитне алып, Уразованың озын итәгенә сала. Аннары үзе чәк-чәкне күтәрә дә, кызлар белән китеп баралар.

Бу кадрларның шаяру икәне аңлашыла. Гүзәл Уразова "Тәки куйган шуны", дип яза. Ул рәхәтләнеп көлгәнен әйтә. "Шаяруны күпләр аңлый, аңгыраларга аңлатмасагыз да була", - дип яза җырчы.

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Галкин белән Пугачева аерылыша?

$
0
0
04.08.2020 Шоу-бизнес
Алла Пугачева белән Максим Галкин аерылышырга җыена икән, дигән “имеш-мимеш” таралгач, барысы да шунда ук гайбәтне рәсми рәвештә кире кагу турындагы хәбәрне көтә башлады. Алла Борисовна үзенә генә хас сүз байлыгы белән журналистларның фантазиясен “мактар” дип уйлады күпләр.
Әмма ни гаҗәп, Примадонна тарафыннан матбугатта барлыкка килгән сүзләргә карата комментарий булмады. Максим Галкин да “авызына су капкан”. “Аерылышу турындагы сүзләрне инкяр итәргә җыенасызмы?” дип турыдан-туры сорагач та,  юморист: “Башка эшем юк шул минем” – дип кенә куйган.   Йолдызлы гаиләнең фанатлары ни уйларга да белми… Әллә аерылышу турындагы сүзләр чын һәм шуңа күрә Алла Борисовна эндәшми. Әллә ул мондый гайбәтләргә җавап биреп утыруны түбәнлеккә саный.   Ничек кенә булмасын, якын араларда бу хәлгә ачыклык кертелми калмас. Ни генә дисәң дә, әлеге гаиләнең хасил булуын, балаларының тууын, үсүен бөтен ил белән күзәтергә күнектек бит. Күршедә яшәүчеләр турында ул кадәр белмибез... Чыганак: 7days.ru Фото: vladtime.ru
---

--- | 04.08.2020

Шау-шу тынмый. Ефремов җавапка тартылырмы?

$
0
0
04.08.2020 Криминал
Ефремов тирәсендәге шау-шу һәм кызу бәхәсләр тиз генә сүнмәс. Әмма һәлак булган шофер-үз вакытында футболчылар Кокорин һәм Мамаев кыйнаган Мәскәү мэриясе түрәсе Пак дәрәҗәсендәге кеше түгел. Шуңа күрә, гади хезмәткәрнең гомерен өзгән артист җинаять җаваплылыгына тиешенчә тартылырмы дигән сорау ачык кала.

Кызганычка каршы, Русия юлларында исерек үтерүчеләр –сирәк күренеш түгел. ГИБДД мәгълүматлары буенча узган ел исерек машина йөртүчеләр аркасында 14 689 авария теркәлгән, шунда 4 050 кеше һәлак булган һәм 20 мең кеше зыян күргән. Ягъни һәр көн Русиядә исерекләр аркасында юлларда 11 кеше һәлак була. Болары рәсми мәгълүматлар буенча гына. Ә сводкага эләкмәгәне күпме?

  Еш кына мондый фаҗигаләрнең “каһарманнары” статуслы кешеләр: судьялар, прокурорлар, полицейскийлар һәм хәтта чиркәү хезмәткәрләре булып чыга. “Новые известия” газетасы соңгы 10 елда “өстенлекле” кешеләрнең юл һәлакәте ясауларын һәм шуның өчен нинди җәзага тартылуларын барлаган.   Үтерүче судьяга азатлык бәясе 1,5 млн сум   2011 елда Мәскәү өлкәсе судьясы Ульяновскида исерек килеш машина йөрткәндә юл һәлакәте ясап, ике кешенең гомерен өзгән. Ике елга сузылган суд дәгъваларыннан соң, аны 5,5 елга колония-поселениегә утырырга хөкем итәләр. Валерий Спас үз гаебен танымаган: имеш, суд аны матбугат басымы астында гаепле дип таныган. Тик шулай да ул һәлак булучыларның гаиләләренә 1,65 млн сум күләмендә компенсация түләргә мәҗбүр булган.   Шул ук 2011 елны Казанда судья Эдуард Солдатов исерек килеш 23 яшьлек җәяүлене таптатып үтерә. Башта аңа карата бернинди дә санкцияләр кулланылмый. Җәмәгатьчелек күтәрелеп чыккач кына, судья үз теләге белән эштән китү турында гариза яза. Ә җинаять эше соңрак, Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин таләбе буенча кузгатыла. Әмма Солдатов корбанның гаиләсенә 1,5 млн сум күләмендә компенсация түләгәннән һәм гафу үтенгәннән соң җинаять эше ябыла.   2014 елда рульгә исерек килеш утырып юл һәлакәте тудырган судьяларга хөкем карарлары күп чыгарыла. Чуашстанның югары суды судьясы Андрей Емельянов (исерек килеш) 2011 елда җәяүлеләр кичүендә 34 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергәне өчен шартлы срок алып котылган. Братск суды рәисе вазифаларын башкаручы Андрей Ляпустин исерек килеш юл-транспорт һәлакәте ясап, бер кешегә авыр тән җәрәхәтләре (аны ясалма рәвештә комага кертәләр) ясаганы өчен 2 елга шартлы срокка хөкем ителә. Санкт-Петербург Арбитраж суды судьясы Ирина Сергеевнаның исереклеге аркасында юлда мотоциклчы һәлак булган. Аны ике елга колония-поселениегә озаталар.   Хокук саклау хезмәткәрләре дә «фәрештә» түгел   2016 елның сентябрендә Ивантеевка полицейские Юрий Иванов кафеда сыйланып чыкканнан соң, Ярославль шоссесында, Пушкино шәһәре янында туктап торган автомобильгә зур тизлектә килеп бәрелә. Автомобиль эчендәге дүрт кешелек рухани гаиләсе, шул исәптән кечкенә бала һәм йөкле хатын-кыз һәлак булалар. Суд бер елга якын сузыла. Нәтиҗәдә, тәртип сакчысы 6 елга колониягә җибәрелә һәм 5 млн сум компенсация түләргә хөкем ителә.   Ә кайбер очракларда җәза мәҗбүри түгел. 2013 елның ноябрендә Калугада Русия Эчке эшләр министрлыгының Калуга өлкәсе буенча ЮХИДИ идарәсенең полиция җитәкчесе Сергей Щенников салмыш килеш җәяүлене бәрдереп үтерә. Тик тикшерү ачыклаганча, һәлак булучының канында алкоголь тәртип саклаучыныкына караганда 10 тапкырга күбрәк булган.   2017 елда Бурятиядә исерек полицейский Глеб Сургучев пассажиры белән (шулай ук полицейский) М-55 трассасында зур тизлектә барганда яшь хатын-кызны бәрдерә. Мескен корбанның гәүдәсе урталай өзелеп бер өлеше алгы тәрәзәне ватып салон эченә керә. Исерек полицейскийлар җинаятьне яшерергә тырышып, машиналарын һәм корбанның мәетен яндырырга маташалар. Бер елдан соң һәлак булган хатын-кызның гаиләсе полицейскийларга карата җинаять эше ябылуын һәм аларга хәтта автомобиль йөртү таныклыгын да кире кайтаруларын белгән.   Шулай да хокук саклау органнары хезмәткәрләренә судның гадел хөкем карары чыгарган искәрмәләр дә бар. 2018 елның маенда Ижевск Эчке эшләр министрлыгының исерек хезмәткәре юлдагы велосипедчыны бәреп үтерә. Бәлки эшне йомырлар да иде, тик велосипедчы да МВД хезмәткәре булып чыга. Нәтиҗәдә, гаепле йөртүче 3 елга колония-поселениегә җибәрелә.   2019 елның маенда Саратов шәһәре полиция инспекторы Михаил Плотников исерек килеш машина йөрткәндә мәктәп укучысын бәрдереп үтерә. Полицейскийны яклаучы як эшне аерым тәртиптә карауны сорый, әмма һәлак булган баланың әнисе моңа бик нык каршы тора. Суд Плотниковны 4,5 елга гомуми режимлы колониядә утырырга һәм 800 мең сум компенсация түләтергә дигән хөкем карары чыгара.   Шуны төгәл әйтергә мөмкин: теге яки бу дәрәҗәле төркем вәкилләренең кайберсе юл кагыйдәләренә төкереп бирә: исерек килеш автомобиль йөртергә утыралар. Ә менә җәзага килгәндә – кешесенә карап төрлечә. Фото: vlad_zhen/Instagram
---

--- | 04.08.2020

«Мин барыбер машинамда алга чабам җилли-җилли, нинди әйбәт автомобиль «Жигули» - Равил Харисов легендар шлягерын журналистларга җырлады

$
0
0
04.08.2020 Матбугат
Кичә 3 август көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казан шәһәр филармониясе җырчылары катнашында очрашу узды. Чарада Равил Харисов, Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Асаев катнашты. Спикерлар «Татар җырчысының иҗтимагый тормышта тоткан урыны» хакында фикер алыштылар. Һәрберсе җырлап та алды.

Очрашуның кульминациясе – Равил Харисов башкаруындагы «Жигули» җыры. 30 ел элек шлягер булган бу җырны күптән ишеткән юк иде.

  «Жигули»га “зажигать” итәсегез килсә, видеоны иң ахырына әйләндерегез. Ә иң яхшысы – матбугат очрашуын тулысы белән карагыз.    

   
---

--- | 04.08.2020

"Вәгъдәмне үтим!": Журналист Эльза Нәбиуллина базардан җиләк-җимеш сата башлаган (ФОТО)

$
0
0
04.08.2020 Матбугат
Журналист һәм сәяхәтче блогер буларак танылган Эльза Нәбиуллина Казанның бер базарында җиләк-җимеш сата башлаган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итә. "Вәгъдәмне үтим!" дип белдерә коллегабыз.
"Матбугат.ру" ачыклаганча, Эльза башкалабызның Әмирхан белән Адоратский урамнарындагы базардан репортаж ясаган. Хикмәт нәрсәдәме? Журналист фикеренчә, беренчедән, бәядә, икенчедән, сайлау мөмкинлеге булуда, ә өченчедән, "ысвижыйлыкта" икән. ⠀ Бирегә көньяк төбәкләрдән, Азия илләреннән сезонга бәйле яшелчә һәм җиләк-җимеш китерәләр. Рәт-рәт булып, тәртип белән тезелгән йөк машиналарында җаның ни тели - барын да кулай бәядән табарга була. Тик бер шарты да бар икән: җимешләрне кимендә бер тартма итеп аласы. ⠀ Аның каравы бик юнь бәядән чыга: мәсәлән, помидорның киласы бу көннәрдә кибетләрдә 100 сум тирәсе, ә монда 40 сумнан саталар. Карбыз белән кавынны гына штуклап бирәләр. ⠀ "Фи, бер тартма җимешне нишләтим мин, өлгереп җиткән булса, бигрәк тә..." диючеләргә Эльза Нәбиуллина киңәш-табыш (лайф-хак) та бирә: ⠀ 1. Туган-тумача, күрше-күлән белән сөйләшеп бер чат булдырасыз. Тартмалап алган яшелчә, җимешләрне бүлешәсез, бәясен бергәләп түлисез. ⠀ 2. Күпләп сатып аласыз, сез яшәгән ЖК, урам, авыл, бистә чатына атасыз, мактыйсыз, сатасыз, акча эшлисез - бизнес-план. ⠀ 3. Кунакка барганда, бәйрәм алларында күпләп аласыз да күчтәнәчкә өләшәсез. ⠀ "Вариантлар төрле. Мин үзем яшәгән бистә чатын ачтым, шунда тәкъдим итәргә уйлыйм. "Эльза җимеш сата башлаган" дигән сүз ишетелсә, ялган булмас, ышаныгыз. Кем нәрсә алырга тели - языла башлагыз, берләшик", - дип уртаклаша коллегабыз. Фотолары белән дә бүлешә:          
---

--- | 04.08.2020

Алсу Әбелханова: “Моңа атказанганны ник бирделәр инде, бөтенләй лаеклы түгел бит”, – дигәннәрен аңламыйм

$
0
0
04.08.2020 Мәдәният
Үзизоляция чоры күп кенә артистлар өчен бизнес өлкәсенә ишекләр ачты. Ә күпләр, киресенчә, ныклап үзен һәм иҗатын камилләштерде. “Иҗат кешесенә сәнгать өлкәсендә эш бетми ул”, — ди җырчы Алсу Әбелханова да. Аның белән без гайбәт, җырчыларның атказанган исеме алуы һәм үз-үзең белән гармониядә булу турында әңгәмә кордык.
– Үзизоляция чоры эстрада артистлары, гомумән, сәнгать кешеләре өчен зур сынау булды. Күпләрне башка, “запас” һөнәрләре тәэмин итте. Сезнең бармы ул андый һөнәр?   – Минем өчен, киресенчә, әйбәт вакыт булды ул. Планда булган бар эшләр дә эшләнелде: үзизоляциянең иң кырыс чорларында, өйгә тәртип салынды, шәһәр читендәге йорт тирәсендә эш кайнады. Үземдә бакчачылык осталыкларын ачтым бит әле! Иҗатка килгәндә, репертуарны барладым, яңа җырлар яздырттым, клиплар төшердек. Телевидение һәм Татар Кино белән элемтәләрне ныгыттык, социаль челтәрләр өчен төрле видеороликлар әзерләдек, флешмоблар, онлайн-концертларда катнаштым. Балалар китапханәсе белән берлектә төрле мастер-класслар, язучылар белән очрашулар оештырдык. Аеруча истә калганы – бөтен дөнья татарлары белән ТАССРның 100 еллыгына багышлап онлайн-флешмоб башлап җибәрдем. Аны бик җылы кабул иттеләр, эшләнгән эш үз нәтиҗәсен бирде, миңа калса.     Гомумән, ни генә булуына карамастан, эшлисе килгән кешегә эш табыла ул. Иҗат кешесенә бигрәк тә. Башка өлкәдә ниндидер махсус һөнәрем юк. Бер юлны сайлагач, шул өлкәдә камилләшүне кулайрак күрәм мин. Бизнес белән дә шөгыльләнмим, инвестицияләрне үземә ясау кызыграк, файдалырак тоела миңа.  Бу өлкәдә тормыш иптәшемнең “кайнавы” җитә.
– Онлайн форматка ничек карыйсыз?   – Бик начар. Ниндидер төрмә киртәләре артында калган кебек. Сүз дә юк, әлеге формат мөмкинлекләргә бай, уңайлы – аның да үз урыны һәм вакыты бар. Тик ул кеше белән очрашып аралашуны, тере концертларны, андагы энергетиканы берничек тә, беркайчан да алыштыра алмый.   Үземнең күптән түгел булып узган концертымны гына алыйк. Сәхнәдә, тере тамашачы алдында чыгыш ясау – үзенә күрә энергетикалар алмашы ул: без тамашачы, тамашачы безнең белән рухлана. Концертны алты камера төшерде, ахырдан телевидениедән күрсәттеләр. Сүз дә юк, бик сыйфатлы, матур чыккан иде, тик җитми генә бит шул энергетика, терелек дигәнем.   – Сәнгать белән бәйле кешеләрнең күпчелеге үз баласын бу өлкәгә “якын китерми”. Сезне балаларыгыз кайсы өлкәне сайлады? Аларның һөнәр сайлавында Сезнең тәэсир ни дәрәҗәдә дип уйлыйсыз?   – Балаларымның икесенең дә алдагы тормышларын иҗат белән бәйлисе килми. Дөрес, олы улым иҗатка якын: бик оста бии, үзенең стиле дә бар. Тик киләчәктә ул хирург булырга тели. Медицина өлкәсе белән бик кызыксына инде. Кайчак, нигә аның иҗатка булган мәхәббәтен үсендереп җибәрүгә көч куймадым микән, дип уйлап куям. Баланы төрле яктан үстерү яхшы да бит. Тик ул үзенә кызыклы өлкәне үзе тапты, ә мин моңа шат кына.
– Гайбәткә мөнәсәбәтегез нинди?   – Гайбәтчеләрне яратмыйм. Кеше, каяндыр нәрсәдер ишетә дә, дөреслеген тикшереп тормыйча, шуны таратып йөри. Кайчак бөтенләй булмаганны да бар итеп сөйлиләр. Гел кабул итмим моны, үземнең дә ишеткәнне башкага барып сөйли торган гадәтем юк.   Соңгы арада кешеләрнең: “Моңа атказанганны ник бирделәр инде, бөтенләй лаеклы түгел бит”, – дигәннәрен аңламыйм. Атказанган артист исеме Президент имзасы белән бирелә бит, димәк, аңа теләсә кем лаеклы була алмый. Бу исемне алган артистлар үз казанышлары турында кычкырып сөйләп йөрмәгәч, кеше аларның хөрмәткә лаек хезмәте турында белми дә кала. Аның каравы, белмәгән килеш сөйләшергә, тар фикерләргә оста безнең халык. Бөтен кешегә ошап, барысын да яраттырып бетереп булмый, тик яратасыңмы, яратмыйсыңмы – син кешегә хөрмәт белән карарга тиеш.   – Үзегезне ничек формада тотасыз? Укучыларыбызга берничә киңәш тә бирерсез бәлки…   – Үземне формада тоту өчен ниндидер тылсымлы ысуллар кулланмыйм. Диеталар тотмыйм, ашаганымны санамыйм. Инде 20 елга якын спорт белән шөгыльләнәм: җәен йөгерәм, башка вакытта залга йөрим. Тагын бер мөһим әйбер: мин нәрсә ашаганымны уйлап ашыйм, һәм башкаларга да шуны киңәш итәм. Күпләр миңа, нәрсә ашасаң да, тазармыйсың инде, ди тик  туклану турында һәрвакыт уйларга кирәк, минемчә.   – Сезнеңчә, бәхет сере нидә?   – Минем өчен бәхет сере – эчке дөньямның тәртиптә булуы. Гаилә, иҗат өлкәләрен генә күзаллауны дөрес дип санамыйм. Башка өлкәләрдә гармониягә ирешү эчке дөньядан башлана, минемчә. Күңелең тыныч булуы кирәк. Үз-үзең белән гармониядә чакта, башка эшләр дә җайга салына. Ә моңа ирешү өчен үзең теләгән эшләр белән күбрәк шөгыльләнергә, үзеңне хөрмәт итәргә, үз өстеңдә эшләргә, кеше сүзен азрак тыңларга кирәк.  

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова. 


---

--- | 03.08.2020

Татарстанда авариядә бердәнбер исән калган кыз гомере өчен көрәш бара

$
0
0
04.08.2020 Фаҗига
Башкортстаннан Татарстанга ял итәргә килгән яшьләр юл һәлакәтенә очраган. Казанны күреп кайтып килгәндә ике егет һәм ике кыз утырган машина авариягә эләгеп, ике кеше үлгән, икесенең гомере өчен табиблар көрәшә.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, «Шевроле Лачетти» һәм «Камаз» машиналары М7 трассасында Алабуга районында бәрелешә. «Шевроле Лачетти» белән идарә итүче 20 яшьлек егет алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга һәм «Камаз» машинасына бәрелә.

  «Камаз» белән 26 яшьлек егет идарә итә. Бәрелешү шулкадәр нык булган, җиңел машина юл кырыена төшеп киткән, имгәнүчеләрне машинадан алу өчен коткаручылар махсус кораллар кулланган. 21 яшьлек егет һәм 23 яшьлек кыз урында ук җан биргән, машинаны йөртүче егет һәм 23 яшьлек кыз имгәнгән. Аларны Алабуга дәваханәсенә илткәннәр.   Аннары кызны Казанга күчергәннәр. Ул бик авыр хәлдә, үзе сулый алмый, сынмаган җире калмаган. Ул - гаиләдә бердәнбер бала. Табиблар туганнарына дога укырга кушкан. Мондый хәлдә Аллаһка ялварырга гына кала... Чыганак Фото: пиксабай

 


---

--- | 04.08.2020

Рөстәм Асаев: "Эстрадага тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш"

$
0
0
04.08.2020 Мәдәният
"Җырчылар иҗтимагый тормышта соңгы урын алып тормый. Без йөзек кашы кебек, безне меңләгән, миллионлаган кеше тыңлый. Безнең эшебез җырлау гына дигән сүз ул дөрес түгел”, - дип саный Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев.

Кичә Казан шәһәре филармониясе артистлары белән узган очрашуда җырчы журналистларга шундый фикерен җиткерде. 

- Бездә бик акыллы булганнарны да яратып бетермиләр. Әмма үзеңдә башкаларны яхшылыкка өндәү булырга тиеш. Тәрбияле булып, сәхнәдән акыллы сүзләр сөйләү начар әйбер түгел. Эстрадага килгәндә, кайвакыт анда хаус булып китә. Кем җырлый, кем бии, белгән юк. Безгә тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш. Кайсы гына өлкәне алсаң да, аның хуҗасы, тәртибе бар. Ул (оешманың җитәкчесе — авт.) җырчыларны эчке яктан аңлый торган, яклый торган кеше булырга тиеш, - дип саный Рөстәм әфәнде. 

 
---

--- | 03.08.2020

Роспотребнадзор белгече троллейбустагы 28 пассажир арасында берүзе маскадан булган - калганнар юк

$
0
0
04.08.2020 Җәмгыять
Татарстанлылар яңа коронавирус инфекциясеннән саклану кагыйдәләрен онытып җибәрә. Бу әлеге инфекцияне йоктыручылар санының артуына китерәчәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыру очракларының артуы, әлеге очракларның кимүе, икенче һәм өченче дулкын кисәтү чараларының дәрәҗәсенә, бүгенге көндә гамәлдә булган чикләүләрне ничек үтәвебезгә бәйле булачак», - дип искәртте спикер.   Любовь Авдонина узган атнадагы бер вакыйга хакында сөйләде – троллейбустагы 28 пассажир арасында ул үзе генә битлек һәм перчаткадан булган. Аның сүзләренчә, дүрт кеше битлекне ияк астына гына элсә, калганнарының шәхси саклану чаралары бөтенләй булмаган. Ведомство башлыгы урынбасары искәрткәнчә, нәкъ менә шушы кешеләр «икенче дулкынның башлануын түземсезлек белән көтә», дип яза агентлык.   «Икенче дулкынның килүе сәламәтлек саклау системасына да, Роспотребнадзорның тырышлыгына да түгел, ә безгә, кешеләргә, безнең актив гражданлык позициясенә бәйле булачак», - дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев.   Ведомство вәкилләре искәртеп үткәнчә, социаль дистанция сакларга, кулны сабынлап юарга, битлек һәм перчатка кияргә кирәк. 
---

--- | 04.08.2020

“Иди отсюда, крыса!” - автобуста чак сугышмаганнар

$
0
0
04.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Кичә Уфаның “Башавтотранс” маршрутында “Үзәк базар” тукталышында җәнҗал чыккан. Дәүләт ташучысының транспортта битлексез йөрү тыела дип кисәтүләренә карамастан, бер яшь кыз автобуска битлексез керә.
Кыз һәм калган пассажирлар арасында тавыш куба. Нәтиҗәдә билгесез бер хатын кызны этеп-төртеп салоннан чыгара, җитмәсә, аягы белән аркасына тибә, кызга “крыса” дип кычкыра.   “Башавтотранс”  бу вакыйгага карата үз фикерен белдерде. Әлеге автобус кондукторсыз эшләгән, ә  водитель, маскасыз кызны күргәч, тукталыштан кузгалып китүдән баш тарткан.   “Автобус кузгалып китә алмавына ризасызлык белдергән икенче пассажир агрессивлыгын күрсәткәндер”, — диләр “Башавтотранс”та.   Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: proufu.ru Фото: anews.com
---

--- | 04.08.2020

«TAMGA» лабораториясе тәмамланырга 4 көн калды!

$
0
0
04.08.2020 Мәдәният
1–8 августта Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында II нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Быел ул халык һәм автор әкиятләренә багышланган. Лабораториядә төрле шәһәрләрдән режиссерлар катнаша: Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан).
Шулай ук бер эскизны «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин да әзерли.   II нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү критиклары Алексей Гончаренко һәм Санкт-Петербургтан Андрей Пронин чакырылды.   1 – 7 август көннәрендә режиссерлар лабораториясенең эчке эшләре барса, 8 августта әзер эскизлар ябык форматта күрсәтеләчәк.   P.S: Журналистларны алдан (843) 237-93-27 телефоны яисә kariev_theatre@mail.ru электрон почтасы аша аккредитация узуын сорыйбыз. Битлек һәм перчаткалар алырга онытмагыз.
---

--- | 04.08.2020

"Балмай Бәйрәм"җәйнең соңгы көннәрен күңелле үткәрергә булыша

$
0
0
04.08.2020 Бәйрәм
Быел Сабантуйлар булмады инде. Ләкин бу бәйрәм атмосферасын ясап була бит! Корпоративны кайда һәм ничек уздырырга белмисезме? Дуслар җыелышып бәйрәм уздыру турында уйлыйсызмы?

Без сезгә җәйнең соңгы көннәрен күңелле үткәрергә ярдәм итәбез! 


---

--- | 04.08.2020

Быелгы Мөселман яшьләре форумында ничек катнашырга?

$
0
0
04.08.2020 Дин
Мөселман яшьләре форумы – 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы.
15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең унынчы юбилей форумы узачак. Гаризаларны кабул итү 9 августка кадәр (17:00-гә кадәр) дәвам итә.    Быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары БЕР генә мәйданчыкны сайлый ала.   Форумда катнашу өчен түбәндәгеләр таләп ителә:   1. Татарстан Республикасында яшәү.   2. Түбәндәге сылтама буенча теркәлү узу.   3. COVID йоктыручылар белән элемтәдә булмавы турында белешмә бирү (китәргә 3 көн кала).   4. Чараларны оештыру өчен 1000 сум күләмендә акча түләү.   Игътибар: урыннар саны чикле! Катнашучыларның яше 18-дән 30-га кадәр.   Барлык сораулар белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Instagram-дагы рәсми аккаунтының директына язарга мөмкин.
---

--- | 04.08.2020

Миләүшә Айтуганова ачык һавада киносеанслар турында «Россия-24.Татарстан» телеканалында сөйләде

$
0
0
04.08.2020 Мәдәният
Татарстанда «Киноавгуст» проекты башланды. Атна саен ачык һавада кино күрсәтәләр. Барлык саклык чаралары да үтәлә. Бу турыда «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Россия-24.Татарстан» телеканалына интервью биргәндә әйтте.
Бу әңгәмәдә ул киноларны сайлау, аларга ничек кереп булуын һәм алдагы атналарда нинди кинолар буласын сөйләде.   Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, комедияләр күбрәк күрсәтелә, драмалар булмый. Киносеанслар программасы белән Татаркино сайтында танышырга мөмкин.   


---

--- | 04.08.2020

Алиһәдәй ир-атны ничек "туплап" була?

$
0
0
04.08.2020 Җәмгыять
Кызлар, хыялыгыздагы ир-атка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш? Үзегез өчен идеаль ир-атны үзегез "туплап" ясый аласыз! Ләкин сездә бары тик 7 сум бар. Нинди сыйфатларны сайлаячаксыз? Бу уен - Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль артистларыннан кызыклы тест.
Юмор хисе шәп- 2 ₽ Матур гәүдәле- 2 ₽ Олы йөрәкле - 2 ₽ Бик бай - 6 ₽ Романтик - 1 ₽ Тугры - 2 ₽ Чибәр - 4 ₽ Тыныч - 1 ₽ Секси - 3 ₽ Сезне үлеп ярата - 3 ₽ Акыллы - 2 ₽ Барысын да кичерә - 5 ₽ Өй эшләренә оста- 1 ₽

Ничек тупладыгыз, безгә дә языгыз әле!

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар 78 гә җиткән (ВИДЕО)

$
0
0
05.08.2020 Фаҗига
Бейрут портында көчле шартлау вакытында һәлак булучылар саны 78 кешегә кадәр арткан, дүрт меңнән артык кеше яраланган, дип хәбәр итә Ливан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Әл-Джазира" телеканалы. Шул ук вакытта Ливан хакимияте хәбәрсез югалган кешеләрнең саны артуын көтә, җимерелгән биналар өемнәре астыннан җәсәдләрне әлегә кадәр чыгару дәвам итә.
Көчле шартлау Бейрут порты районында кичә кич яңгырады. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Ливан Премьер-министры Хассан Дияб шартлауның сәбәбе дип, әлеге портта алты ел дәвамында 2750 тонна аммиак селитрасы тиешенчә сакланмауны атады.   Социаль челтәрләрдә Ливандагы мәхшәрнең фото һәм видеолары яшен тизлегендә артып кына тора. Аларга күз яшеннән башка карап та булмый.   РИА Новости язуынча, йөзләгән кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Кешеләр буганнарын, якыннарын эзли. Шартлауның нәтиҗәләрен Бейруттан 200 чакрым ераклыкта ураншкан Кипрда да сизүләрен әйтсәк, шартлау көче нинди булуын күз алдына китерергә мөмкин.   Коточкыч фаҗига белән бәйле рәвештә өч көнлек матәм игълан ителде.   Владимир Путин Ливан Президентына һәм халкына кайгынамә юллады.

Фото: скриншот
---

--- | 05.08.2020

Ана һәм аның баласын кем үтергән?

$
0
0
05.08.2020 Криминал
Кичә Башкортстанның Октябрьский шәһәре фатирларының берсендә 42 яшьлек хатын һәм аның 11 яшьлек улының мәетләренә тап булганнар. Фатирның эчке яклап бикле булуы билгеле. Ана белән малай үтерелгәнгә охшаган. “Ике һәм аннан да артыграк шәхесләрне, шул исәптә кече яшьтәгене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Вакыйга урынына Тикшерү комитеты җитәкчесе, криминалистлар һәм прокуратура хезмәткәрләре килгән.   Әлеге вакытта җинаятьнең сәбәпләре һәм аңа катнашлыгы булганнар ачыклана.   Күзәтчелек ведомствосы гаиләнең хәвефле социаль хәлдә булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаячак. Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: bashinform.ru Фото: gtrk.tv
---

--- | 05.08.2020

ТНВдан киткән Мәдинә Тимерҗанова Татарстан Милли китапханәсе мөдире итеп билгеләнде

$
0
0
05.08.2020 Мәдәният
1992 елдан бирле Татарстанның Милли китапханәсендә төрле вазифаларда эшләп, 2015 елдан мөдир вазифасында булган Сөембикә Җиhаншина башка эшкә күчә. Аның урынын "ТНВ"ның генераль мөдирнең урынбасары булып эшләгән, берничә ай элек эшеннән киткән Мәдинә Тимерҗанова алмаштырачак.
Җиhаншина 1990 елда КФУнын Тарих һәм филология факультетын тәмамлаган. 1994-1995 нче елларда АКШның Иллинойс университетында "Китапханә һәм дигитал гыйлем" белгечлеге буенча белем алган. 2007 елдан бирле җитәкче урынбасары булган Җиһаншина озак еллар китапханәнең чит телләр бүлеген җитәкләгән. Нью-Йорк китапханәсендә тәҗрибә туплап кайткан, "Интернет үзәк" исемле интернет аша белем алу програмы координаторы булган. 2015 елда ул Татарстан Милли китапханәнең мөдире итеп билгеләнде.   Сөембикә Җиһаншина – Татарстанның халык шагыйре, озак еллар дәвамында Татарстанның Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булган Разил Вәлиевның кызы. Ул 1986-2000 елларда үзе дә Милли китапханәне җитәкләгән иде.   Җиһаншина Татарстан мәдәният министры урынбасары булачак диелә. Ул бу вазифада аерым алганда китапханәләр өлкәсен күзәтү белән дә шөгыльләнәчәк.   Сөембикә Җиһаншина министр Ирада Әюпованың дүртенче урынбасары булачак. Беренче урынбасар Юлия Әдгамова, урынбасаралар Дамир Натфуллин һәм Ленар Хәкимҗанов вазифаларында калачак дип белдерелә.   Быел 30 августта Татарстанның Милли китапханәсе яңа бинага күченер дип көтелә. Ул элеккеге "Казан" милли-мәдәни үзәгендә урнашачак.   2018 елда “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасын Милли китапханә өчен куллану турында карар чыкты. Бина янында уку залы, китап саклау урыннары төзеләчәк диелде.   Татар җәмәгатьчелеге "Казан" милли-мәдәни үзәктә урнашкан Милли мәдәният музеен саклап калуны сорап, Татарстан президентына хат юллады. Әмма аны саклап булмады. Музейны Бауман урамындагы 1780 елда төзелгән шәһәр магистраты бинасына күчерергә карар чыгарылды.   Матбугат язуынча, “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасын гына түгел, исемен дә саклап кала алмады. Аңа яңа “Казан шәһәре музей комплексы” дигән исем бирелә. Чыганак Фото:Реальное Время
---

--- | 05.08.2020

Путинга да хат юллаганнар: Шуран авылында мәктәпсез калудан куркалар (ФОТО)

$
0
0
05.08.2020 Мәгариф
Мондый мәктәпләр республикада инде юктыр, дип уйлый идек. Дөресен генә әйткәндә, аның эченә кергәч, бу бинада укый торган балалар алдында оят булып китте. “Нефть өстендә” урнашкан, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәсендә шундый уңышларыбыз бар дип күкрәк кагып йөргән республика өчен кызардым.

Сүзебез – Лаеш районы Шуран авылындагы мәктәп хакында. Шуран җирлеге 1519 елда оешкан. Ә 1750 елда биредә беренче мәктәп барлыкка килә. Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты мәгълүматлары буенча, Шуран мәктәбе урнашкан бина помещик Нармацкийныкы булган. Хәзер исә ул мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Моңа кадәр биредә 1-9 сыйныф укучылары белем алган.

Әмма Роспотребнадзор бинадагы җитешсезлекләрне бетермичә, мәктәпне ачарга рөхсәт бирми. Биредә 2021 елда Күп функцияле үзәк төзергә (чөнки Шуранда почта бүлеге дә, ФАПта, башка төрле учреждение дә юк) һәм аның бер өлешендә башлангыч мәктәп булдырырга ниятлиләр. Ә югары сыйныф укучыларына исә Девятово авылына йөртергә тәкъдим итәләр. Әмма әти-әниләр моңа каршы. Чөнки Казан – Оренбург трассасының балалар мәктәпкә йөрергә тиешле өлешендә бик еш кына юл-транспорт һәлакәтләре була, ди алар. Мәсьәләнең асылына төшенер өчен без 30 июльдә Шуранда булып, авыл халкы белән очрашып-сөйләштек. Мәктәп алдында балалары әлеге мәктәпкә йөри торган һәм алдагы елларда балалары укырга барачак әниләр җыелган иде.

– Без кая гына мөрәҗәгать итмәдек. Район җитәкчелеге 1 сентябрьгә кадәр быел мәктәптә ремонт булачак, ә икенче елга исә башлангыч мәктәп төзелә башлый, дип рәсми җавап юллый. Әмма урта мәктәп сакланып калуын телибез. Чөнки авылыбызда бу бердәнбер бина. Ул мәктәп кенә түгел, ә медицина пункты да. Балалар түгәрәкләргә дә бирегә йөриләр. Алар соңгы бинаны да тартып алырга тели, – дип зарын сөйләде Юлия Фролова. Урта мәктәпне саклап калу өчен Лаеш районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лия Хөсәенова, Шуран мәктәбендә 50ләп бала булырга тиеш, дигән. Авыл җирлегендә бала-чага күп булганлыктан, өстәвенә, кайчандыр дача буларак кына йорт салып, хәзер инде даими рәвештә биредә яшәүчеләрнең балаларын да кушсаң, биш дистәгә тула да үзе. – Без Лия Илдусовна (мәгариф идарәсе җитәкчесе – авт.) янына да бардык. Хәзер исә ул безгә урта мәктәп булсын өчен 80 бала кирәк, ди. Ә бу саннарны нинди документ нигезендә әйтүен аңлата алмый, - диде Юля.

Светлана Лотфуллина гаиләсе белән Казандагы фатирларын сатып, Шуранга күченеп кайткан. Алар ире белән өч бала тәрбияли. Светлана клуб мөдире булганлыктан, укучыларның дәресләре беткәннән соң биредә түгәрәкләр үткәрә. Без бирегә дүрт ел элек күченеп кайттык. Алдагы елларда укырга керәчәк 4 һәм 5 яшьлек балаларыбыз бар. Мәктәп, кибетләр бар дип уйлаган идек. Балаларны татар балалар бакчасына, моннан 8 чакрымдагы авылга йөртәбез. Балалар бу мәктәптә белем алыр дип өметләнгән идек, - ди Светлана. Сүз уңаеннан, кайбер әти-әниләр дә балаларын башка авылдагы мәктәпкә йөртеп укытырга мәҗбүр икән. Шуран халкы бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәгән кеше калмаган. Хәтта ил башлыгы Владимир Путинга да хат юллаганнар.

Әмма нәтиҗәсе генә юк. Узган ел “Эфир” телеканалы Шуранда булганнан соң, мәктәптә ашханә булдырылган. Бер бүлмәгә линолеум җәелгән, тәрәзәләргә яңа пыялалалар куелган, электр системасы яңартылган. Бу мәсьәлә буенча без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Әмма анда бу проблеманы чишәр өчен район хакимиятенә шалтыратырга, киңәш иттеләр. Лаеш районы башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова әлегә кадәр мәктәпне төзекләндерү өчен проект-смета эшләре башкарылуын, ә 3 августтан исә мәктәптә төзекләдерү эшләре башланачагын әйтте. Язма дөнья күрәчәк газета сишәмбе, ягъни 4 августта басмага тапшырылды. Әмма Юлия Фролова хәбәр итүенчә, төзекләндерү эшләрен башларга уйлаган кеше дә юк икән әле.

Кайчан башланыр, әгәр дә мәктәп төзекләндерелмәсә, балалар кая укырга барыр? Сәгать 8гә күрше авылга укырга бару өчен башлангыч сыйныф укучысын әти-әнисе иртән 6да ничек уятып алыр да, кичке 5тә арып-талып кайткан баланың укырга теләге калырмы? 30 елдан артык ник бу мәктәп капиталь төзекләндерү узмаган? Шуран укучыларының Конституция тарафыннан белем алырга бирелгән хокукын ник кысалар? Мәктәп ябылса, биредәге 7-8 укытучы кая эшкә барачак? Шуран халкында дистәләгән сорау. Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына да сорау туа. Бина үзе мәдәни мирас объектлары исемлегендә.

Әмма аны саклау, төзекләндерү өчен бармакка-бармак та кагылмаган. Ел саен биредә укытучылар, ата-аналар гына мәктәпне җыештыра, кулларыннан килгән кадәр тәртипкә китерә икән. Икенчедән, әгәр дә глобаль рәвештә бинада төзекләндерү эшләре, үзгәртүләр кертергә ярамый икән, ул очракта, бинада урнашкан фельдшер бүлегенең ишегенә караганда, биредә архитектура мирасын бик үк “кадерләп” тормыйча гына, заманча ишек урнаштыруны нәрсә белән аңлатырга була? Сораулар күп. Ә 1 сентябрьгә ике атнадан бераз гына артык вакыт калып бара. Шуран балалары быел мәктәпкә укырга йөри алырмы? Шул сорауга җавап табасы иде. 

 
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 05.08.2020

Фәнис Җиһанша: "COVID-19га уңай нәтиҗә булуын әйттеләр. Моңа әзер булсам да, югалып калдым"

$
0
0
05.08.2020 Шоу-бизнес
Азатлык күптән түгел генә коронавирус белән авырып чыккан Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән әлеге авыру, табиблардан тест ясату, вирустан саклану чаралары турында сөйләште.
"Минемчә" студиясендә без, гадәттә, тел, тарих, үзаңны саклау кебек проблемнарны яктыртып барсак та, көндәлек тормыш булганнарына өстәп башкаларын да чыгарып тора – мисал өчен, икътисади кризис, акчасызлык, Украина, Путинның мәңгелек президентлыгы, Америкадагы хәлләр һәм башка шундый мавыктыргыч нәрсәләр. Шушы елның мартыннан боларның барысын да өр-яңасы, бөтенләй көтелмәгәне, башка да килмәгәне каплады – аның исеме инде һәркемгә дә таныш, ул да булса коронавирус галиҗанәпләре.   Болай зурлап әйтү үзен аклыйдыр, ни дисәң дә, төзелеше белән ул таҗны хәтерләтә бит. Алай да башта күпләр әлеге вирусны зур куркынычка санамады, кайберәүләр хәтта "ул – юк, уйдырма" дип килде, "ел да гади грипп белән авырыйбыз, быел да шулай булыр" дип үзен дә, тирәдәгеләрне дә тынычландырырга тырышты. Ләкин бер мәлне әле бер танышы, әле икенчесе сәер авыру белән интегә башлагач, хастаханәләргә эләккәч, кайбер очракларда эш хәтта ки үлемнәр белән тәмамлангач, бигрәк тә берәр белгән кешесе дөнья куйгач, халык бу зәхмәтнең чыннан да зур куркыныч икәнен абайлый башлады.   Бүген "Минемчә" тапшыруында коронавирус зәхмәтен кичергән шундый кунак. Шөкер, ул чирне якынча җиңел кичергән, әмма аның шушы тәҗрибәдән калган тәэсирләре шактый көчле. Алар белән ул Азатлык тамашачылары белән уртаклаша, ә тамашачылар белән ул үзе гомере буе аралаша. Кунагыбыз – Казандагы Камал театрының күренекле артисты Фәнис Җиһанша.
— Сиңа чын мәгънәсендә "Исәнме, саумы?" дибез инде, синең очракка бу бик туры килә. Син хәзер бу коронавирус белән бар дөнья буйлап барган сугышның үзенә күрә бер ветераны. Фәнис Җиһаншаның шушы зәхмәткә каршы шәхси сугышы нәрсәдән башланды?   — Беләсезме, без инде март аенда ук, карантин игълан ителгәннән соң, туры эфирларга чыгып, дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләр белән анда барган вазгыять белән халыкны таныштыра идек, үзебез дә таныша идек. Минем әзерлек чаралары шулай иртә, яздан ук башланды дип әйтә алам. Шуңа моңа бик әзерлекле килдем, симптомнар сизелә башлауга ук үземә чаң суктым, башкаларны да әлеге хәлләргә игътибар итәргә өндәдем.
— Нинди симптомнарга карап син үзеңдә коронавирус дип уйладың?   — Аның симптомнарын инде белә идем: коры ютәл, температура күтәрелә, тән авырая, хәл бетә һәм башкалар. Миндә аларның берсе дә юк иде, бары тик тамак кына авырта башлады. Шуңа аңа бик игътибар бирмәдем, төрле үләннәр белән тамагымны чайкый башладым. Гади салкын тию булса, гадәттә, өченче көнгә авырту бетә, ә монда, дүртенче көнне бик каты баш авырта башлады. Әйтерсең лә, күз алмаларын бәрәңге кебек әрчегәннәр дә, кире урынына тыгып куйганнар диярсең. Ләкин минем һаман шул зәхмәт дип ышанасы килми, гел температура үлчим, ул 36,6 дип күрсәтә. Әллә градусник ватылдымы дип тә уйладым.   Баш авыртуы бер-ике көннән соң бетте, тик аңарчы ашыгыч ярдәмгә заявка калдырып өлгергән идем. Заявкалары бик күп, иртүк шалтыраткач, алар мине "температурагыз югары булмагач, сулышыгыз әйбәт булгач, соңрак килербез" дип кисәттеләр. Табиб чыннан да килде, ләкин ул ашыгыч ярдәмнән түгел, ә мин беркетелгән сырхауханәдән булды. Япь-яшь кыз, арып беткән, кичке якта гына килде. Үзем дә жәлли башладым, кайдан икәнен сораша башладым. "Мин мондагы сырхауханәдән, иртәдән бирле йөрибез, чабабыз", диде.   Беренче соравы: коронавируслы кеше белән элемтәдә булдыгызмы? Юк, дидем, танышлар авырса да, алар белән элемтәдә булган юк, дидем. Бу очракта алар мазок ала алмыйлар икән, табибә миңа антибиотиклар, антивирус даруларын калдырды, шуларны эчәргә кушты.   — Ягъни, бу кагыйдәдә шулай каралганмы? Кешегә аңарчы авыруны йоктырган кеше белән очрашкан вакытта гына тестны ясыйлармы?   — Аңлавымча, әгәр дә кешенең симптомнары юк, кеше йөткерми, сулый ала, тыны кысылмый, температурасы юк икән, һәм коронавируслы кеше белән элемтәгә кермәгән икән, бу очракта тест ясалмый. Әгәр дә коронавирус расланган кеше белән элемтәгә керсә, аны инфекцион хастаханәгә алып китәләр, анда мазок алалар, үпкәләләрне тикшертәләр. Анда тулы тикшерү үткәреп, хастаханәләргә җибәрәләр.
— Ә син үзеңдә коронавирус барлыгын ничек белдең?   — Табиб дарулар алырга кушкач, мин даруханәгә чыктым. Үземә "кара әле, мин бит чыктым, йөрим, бәлки безнең җиденче сырхауханәгә үзем барыйм" дигән фикер килде. Артистларны сәхнә дә дәвалый бит, сәхнәгә 40 температурасы белән чыгып, 36,6 белән кайткан чаклар да булганы бар.   Сырхауханәгә бару өчен алдан язылырга кирәк. Тик бу юлы, Ходайның рәхмәте, урамга чыкканда ук сайтка кереп, язылыйм дигәндә, яшел тәрәзә чыкты да, шунда ук талонны алдым һәм сырхауханәгә керә алдым. Температурамны үлчәделәр, кулларга антисептикны сиптерделәр һәм табибка керттеләр. Коридорда кеше юк, күрәсең, махсус шулай көйләнгән, һәр кеше үз вакытында килә. Бүлмәләрне җилләтәләр, ишек тоткычларын да антисептик белән эшкәртәләр.  

  Өченче катка менгәнче, нык тирләп чыктым, су кебек ага, ни икәнен дә аңламадым. Тыным да кысылды, "кара әле, организм мине врачка керүгә шулай әзерлиме әллә" дип көлеп тә куйдым әле. Табиб үпкәләремне тыңлады, сулышыгыз каты диде, аны үзем сизмәдем. Үпкәләремне тикшертергә кирәк дип кат-кат әйтеп тордым. Кислородны да тикшертте, ул да нормада булмады. Күп кенә дусларымның хастаханәдә булуын әйттем, "мазок" алыгыз дип сорадым. Борыннан, авыздан мазок алдылар да, чыгарып җибәрделәр. Компьютер томографиясен ясатыр өчен җитәкчегә дә кереп чыккан идем. Симптомнар булгач, мине томографиягә җибәрделәр.   Берничә көннән соң миңа шалтыраттылар, COVID-19га уңай нәтиҗә булуын әйттеләр. Моңа әзер булсам да, мондый белдерүгә югалып калдым.   — Вируска юлың озак булган икән. Синнән мөмкин кадәр күбрәк детальләрне сөйләтергә тырышуымны аңлыйсыңдыр – бу дистәләрчә, йөзләрчә кешеләргә ярдәм итә ала, синең башыңнан үткәннәрең белән уртаклашу, калганнарга әлеге чирдән сакланырга, йоктырган очракта да вакытында тиешле чаралар күреп, зыянны минимальләштерүгә булыша ала. Шул да бар – коронавирус җәелә башлаган башлангыч чорда илдәге сәламәтлек саклау системы моңа бөтенләй әзер түгел иде, табиблар үзләре дә нишләргә белмәде. Нәтиҗәдә йоктыручылар һәм авыруны катлаулы рәвештә кичерүчеләр саны кинәт кенә артты. Бу Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә шулай булды. Италия, Испания, Франция, Америка, Бразилиядәге хәлләрне телевизордан күреп беләбез. Ә Казанда ничек булды бу? Синең тәҗрибә нинди?   — Мин үзем сәламәтлек саклау системыннан канәгать. Беренчедән, табибларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Алардан баштан ук игътибар булмаса, дөрес дарулар бирелмәсә, мин ахыры ничек булачагын әйтә дә алмыйм. Бөтен җирдә шулай: кешенең кәефе әйбәт, симптомнары әллә ни юк икән, аны хастаханәгә салмыйлар, өйдә генә калырга кушалар. Хастаханәләргә иң авыр хәллеләрне генә алып киләләр. Авылларда, районнарда аеруча бик авыр, анда томографияләр юк бит, аның өчен Казанга килергә кирәк, бу күпме вакыт ала. Кешедә вирус булса, аны машина белән озаталар, машиналар да җитми.   Мин белгән кайбер башка дәүләтләр, төбәкләр белән чагыштырганда бездә хәл яхшырак. Танышым Рамил хәзрәт Казакъстанда яши, ул миңа вакыт-вакыт сөйләп тора: анда даруханәләрдә хәтта дару да юк, хастаханәләргә ятуларны әйтәсе дә юк, даруларны кешеләрдән алып килергә сорыйлар.   — Андый хәлләр Русиядә дә булды. Мисал өчен коронавирус симптомнары булган чирләрне пневмония дип яздыруларны күп сөйлиләр, Уфада республика хастаханәсе дә ябылып торды, чөнки табиблар күпләп авырды һәм башка очраклар күп булды анысы.   — Мин Русияне әйтә алмыйм, Татарстанда яшим. Казандагы хәлләрдән чыгып кына фикер йөртә алам. Миңа килгән табиб әйтте: борчылма, без гади авырулар, салкын тидерү очракларында да коронавирустан тиешле дәвалауны бирәбез. Күрсәтмәләре шундый.   — Татарстанда коронавирусны рәсми төстә 6 меңгә якын кеше йоктырган дип санала. Син дә шуларның санында булырга тиешсеңдер. Син рәсми статистикага ышанасыңмы?   — Статистиканың дөреслеген берничек тә әйтә алмыйм. Коронавирус белән авырган бер танышым сөйләде, ул сырхауханәгә барып, исемлектә үз исемен күргән. Барып карарга кирәк әле, кызык өчен генә, мин дә бар микән анда.   — Син милләткә шактый билгеле кеше, халык сине ярата һәм дә хөрмәт итә. Шуңа да синең сүзең үтемлерәк, абруйлы була ала. Бу COVID-19 уңаеннан, башыңнан кичергәннәр тәҗрибәсеннән чыгып башкаларга нинди киңәшләр, үгет-нәсихәт бирер идең?   — Әлбәттә, кешенең үз башында булмаса, үгет белән генә керми инде ул. Кеше ышанмаса, вирусны уен, сәясәт дип кенә уйлый икән, аны ышандыру бик авыр. Шул ук вакытта ышанучылар, паникага бирелүчеләр дә күп. Үземнең авыруымны социаль челтәрләргә чыгаргач, бик күп кеше шалтырата башлады. Сезне генә караганнар, безне карамаслар инде, без үләрбез инде, дип әйтүчеләр дә булды.   Ләкин бит кешене коронавирус үзе үтерми. Коронавирус ул авыруларны китереп чыгаручы гына. Медицина телендә ул цитокиновый шторм дип атала, ул иммун системына бәйле. Беренче чиратта, безгә ел әйләнәсендә иммун системын ныгытырга кирәк. Дөрес яшәү рәвешен алып барырга , зыянлы ризыклар ашамаска. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, С витамины тулып ята. Физик күнегүләрне ясарга кирәк, мин үзем Стрельникованың тын алу күнегүләрен ясыйм, аларның да үземә файдасы булгандыр дип уйлыйм.   Пляжларда кеше өстендә кеше ята, урын юк. Нинди битлекләр, бармакчалар турында сүз бара ала? Мин үзем дә коронавирус белән авыруымны белмәс тә идем, тест кына күрсәтте. Мин шул ук транспортка битлексез утырган булсам, яныма үпкә авыруы булган кеше утырса, мин бит аңа зыян китерә алам. Ә ул үлеп китсә? Кешеләр менә шуны аңламый, битлексез йөри.   Шуңа кеше булган җирләрдә, кибетләрдә битлек кияргә кирәк. Хәзер сәүдә үзәкләре ачылды, андагы чиратларны күреп шаккатым. Кеше өстендә кеше, балалары белән киләләр, күбесенең битлекләре дә юк. Кинотеатрлар ачыла башлый, хәзер халык анда агыла башлый. Барган чакта, йөргән чакта битлек тә кияргә, 1,5 метр араны да тотарга кирәк, аны галимнәр юкка гына уйлап тапмадылар. Транспортта да антисептик кулланырга кирәк. Кимендә бу гади чараларны күрсәк, аның таралышын киметер идек, дип уйлыйм.
— Бу чирне кичерүеңнең алай да бер файдасы бар инде – синдә хәзер аңа каршы иммунитет барлыкка килгәндер, гәрчә төрле илләрдән, төрле белгечләрдән шуны да ишетәбез: имеш, COVID-19ны җиңелчә, авыру билгеләресез кичергәннәрдә иммунитет тулысынча булмый да икән, булган очракта да бик кыска бер чорга гына барлыкка килә икән.   — Бу расланган әйбер түгел. Мине дәвалаган табиблар шулай диделәр, март-апрельдә авырган табиблар яңадан авырый башлаган. Иммунитетның барлыкка килү, килмәве дә расланмаган. Иммунитетның күпмегә дәвам итәчәген дә берсе дә белми. Безнең бер генә фараз булырга тиеш: үзеңне сакларга һәм башкаларга зыян салмаска. Ә инде иммунитетны Аллаһ тәгалә генә белә.   Чир инде таралган, барыбыз да чирләячәкбез, моңа иманым камил. Иң мөһиме, бөтен кеше берьюлы авырмаска тиеш. Барысы да бергә авырый башласа, аларны кая яткырып бетерәсең, шулкадәр табибны кайдан табасың?! Реанимацияләрдә, җиһазларда урыннар җитми. Кешеләр моңа салкын карый, җитди кабул итми. Беренче симптомнар барлыкка килү белән сез табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш! Табибларның эшләре бик күп, алар сезнең якыннарыгызга килмәскә дә мөмкин, шуңа күрә, зинһар өчен, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!   * * *   Шушы зәхмәт, әлбәттә, кызык кына фәлсәфи мәсьәләләр дә күтәрә, кешенең табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтенә, глобализация һәм биологик баланс проблемнарына игътибар юнәлтә, әмма бу инде бөтенләй башка, аерым бер сөйләшү темасы. Чыганак
---

--- | 05.08.2020
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>