Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

"Улым сукбайга әйләндерде"

$
0
0
04.09.2020 Язмыш
Картның бер генә әйбере бар. Иске туфлиләрне күз карасыдай саклый ул. Балаларны үстергәндә картлыгыбызга ышаныч булыр, дип өмет итәбез. Әмма алар аркасында сукбайга әйләнүчеләр дә бар икән.
Уфа сукбайлары белән танsштыруны дәвам итәбез. Уфа урамнарында бер олы яшьтәге карт бар, ул үзен Петр Никитич дип йөртә, гәрчә чынлыкта аның исемен берәү дә белми. Аңарда картлык деменциясе, һәм ул истәлекләрдә бутала. Ул үзе кебекләрдән читтә йөри. Бабайның документлары юк, әмма үз тарихын ул һәрвакыт ачык итеп сөйли.   Петр Никитич Уфада туган, вуз тәмамлаган һәм УМПОга мастер булып эшкә кергән. Анда 40 ел эшләгән, хатыны белән өч бала үстергәннәр. Ләкин аларның икесе сабый чакта ук үлгән, ә өченче улы үскән - хатынына моның өчен зур көч салырга туры килгән.   Шуның аркасында аңа икмәк заводында пекарь эшен ташларга туры килә. Акча еш кына җитми, шулай да Никитичның хатыны исән калган балага иң яхшы әйберләрне генә алырга тырыша.   Ир эштән соң берничә сәгать чиратларда торып, азык-төлек ала. Билгеле, болар барысы да кечкенә Ванечка өчен. Ләкин Ванечка үскән, колледжда укыганда эчә башлаган. Өлкән яшьтәге әти-әнисен дә кыйный ул.   Әнисенең йөрәге туктагач та Ванечка әтисенең пенсиясенә яшәгән. Ул әнисен соңгы юлга озатырга да килми. Ә бер айдан өйгә бер хатын алып килә. Әтиләрен төрлечә мыскыл итә алар.   Картка өйдән чыгып китәргә туры килә. Тиздән ул бөтенләй хәтерен югалта. Ләкин иске туфлиләрен күз карасы кебек саклый. Алар инде тузып беткән, көзен ул алар өстеннән капчык кия, кышын аларны башка ботинкага алыштыра.   Никитич әйтүенчә, бу - аның үткән тормышыннан калган бердәнбер әйбер. Фото: ufa1.ru Чыганак  

 


---

--- | 04.09.2020

Казанда күптән көтелгән вакыйга булды (ФОТО)

$
0
0
04.09.2020 Мәдәният
Августның соңгы көннәрендә Казанда ТАССРның 100 еллыгына һәм Республика көненә багышланган “Милләт җыены” узды. Анда Россиянең 67 төбәгеннән 500ләп делегат чакырылган иде.
Самарадан бу чарага Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте пре-зиденты Фәхретдин Канюкаев, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, бу ике оешма җитәкчеләренең урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, “Як-тылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов һәм Сызран шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Ри-над Шәрәфетдинов барганнар иде.   “Милләт җыены” программасы бик тыгыз итеп оештырылган иде. Чара Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы белән башланып китте. Ә төшке аштан соң делегатлар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган Милли җыенга җыелдылар. Чараның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башкалар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия Герое, авиация пилоты Дамир Йосыпов, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкиналар да бар иде.   Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының 2017-2020 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаштыру юллары каралды, Татар халкының үсеш стратегиясе проекты турында фикер алышу да булды.   Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларны Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлап: “Бүгенге кебек зур очрашулар бер-беребез белән аралашырга, милли традицияләрне, мәдәниятне һәм телебезне саклап калуга багышланган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте.   Рөстәм Миңнеханов татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән татар иҗтимагый оешмалары активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды.   Пленар утырыш ахырында делегатлар Татар халкының үсеш стратегиясе өчен тавыш бирделәр.   Кайбер белгечләрнең сүзләренә караганда, яңа Стратегия моңа кадәр тәкъдим ителгән эскиздан аерылып тора икән. Элек милли мәгариф системын булдыру, милли университет, телне саклау, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү турында ачыктан-ачык язылган булса, яңа документта мондый төгәллек күзәтелми, диләр.     Шулай да Стратегияне хуплаучылар шактый иде һәм ул күпчелек тавыш белән кабул ителде. «Татарлар: гамәл Стратегиясе» проектының төп юнәлеше - татар телен саклау һәм үстерү; мәдәни мирасны ачыклау, саклау һәм баету; яшьләр белән эшләү; татарлар арасында эшлекле активлыкка ярдәм күрсәтү; гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту; халык иҗаты эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Стратегия татар халкының статусын күтәрәчәк, дип белдерде. “Ата-аналар: “Балам бер уку йортына да керә ала алмас, аны татарча укытырга кирәкми”, — дип куркалар. Казанда мондый хәлләр бихисап. Шуңа да, татарның абруен күтәрәсе иде. Эштә ике телдә сөйләшкән кешеләргә хезмәт хакын күбрәк түләсеннәр иде. Тел өйрәнүгә төрле яклап этәргеч биреп була. Халыкта татар булу белән горурлану хисе уяту мөһим”, - дип сөйләде Зилә ханым. Ә Чиләбе өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Елена Колесникова Стратегия кабул ителгәннән соң, актив эшләргә кирәк булачагын билгеләп үтте: “Үсеш стратегиясе — катып калган документ түгел, аның белән канәгать калып, бер урында утырырга тиеш түгелбез. Стратегия — уй-хыялларыбызны гамәлгә ашыру өлгесе генә. Стратегияне тормышка ашыру өчен җаваплылык күрсәтү вакыты җитте. Монда бөтен халыкның, һәр гаиләнең җаваплы булуы күздә тотыла. Алга таба дистә елларга зур эш көтә. Әмма барыннан да бигрәк безгә, милли оешмалар лидерларына һәм активистларына, татар дөньясын бу хәрәкәткә җыю өчен тырышырга туры киләчәк”, - дип белдерде.   Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгышында Стратегиянең татар халкы үсеше өчен мөһим булуын ассызлыклап, проектын әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.   Делегатларга ТАССРның 100 еллыгын һәм Республика көнен бәйрәм итү чараларында катнашырга насыйп булды. Иң элек алар Иске Татар бистәсе белән таныштылар. Бу вакытта анда “Печән базары» - татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге фестивале гөрли иде. Урам буйлап “Гәҗит сатам!” дип кычкырып йөргән малай, милли кием кигән егет-кызлар, “Тукай чордашлары”ның шигырь укулары – барысы да үткән заман чорын хәтерләтә иде.   Фестивальдә, гадәттәгечә, балалар мәйданчыклары, экскурсия, фотозоналар, милли ризыклар белән тәмләп чәй эчүләр, концерт, татар биюе буенча мастер-класслар һәм төрле лекторийлар да эшләп торды.   Бу көнне Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә” дип аталган мотойөреш төгәлләнде. 300ләп мотоцикл Казан Кремле яныннан “Казан” ипподромына кадәр гөрселдәп үттеләр. Акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Самара, Екатеринбург, Уфа, Төмән һәм башка бик күп шәһәрләрдән килгән байкерлар катнашты.     Казан ипподромында Республика көне уңаеннан традицион ат чабышлары узды. Татарстан Президенты бүләгенә оештырылган чарада 15 ат чапты, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның аты беренче булып килде. “Башлам” кушаматлы атның жокее — Хамзат Улубаев иде.   Самара өлкәсенең региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте вице- президенты һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов “Бердәмлек” хәбәрчесе белән “Милләт җыены”нда туган уй-фикерләре белән уртаклашты:   “Бу чара безгә, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә, берләшү, милли проблемаларны хәл итү юлларын уртага салып сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк иде.   Без чит төбәкләрдән килгән вәкилләрнең чыгышын зур кызыксыну белән тыңладык: анда милли проблемаларны ничек хәл итәләр, яшьләр белән нинди эшләр алып баралар? Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин: “Ата-аналар мәктәптә ана теле дәресләрен укытуга каршы”, - дип сөйләве, бер яктан, борчуга салса, икенче яктан Самарадагы “Яктылык” татар мәктәбендә андый проблема булмавы горурлык хисе тудырды.   Күп төбәкләрдә татар авыллары юкка чыга, милли газеталар ябыла, яшьләр ана телен белми... Кайда гына яшәсәк тә, татар җәмәгатьчелеген әнә шундый уртак проблемалар борчый. Ә Татар халкы үсеше стратегиясе Татарстанда һәм татарлар күпләп яшәгән регионнарда да күп милли мәсьәләләрне хәл итә алачак. Бу проектны кабул итү – зур вакыйга, минемчә.   Самара өлкәсендә Стратегия программасын тормышка ашырырга тырышачакбыз. Бөтендөнья татар Конгрессы белән берлектә берничә зур чара уздыру турында сөйләштек тә инде.     Нинди чаралар уздырып буламы? Мәсәлән, Стратегия татар яшьләрен тарихи-мәдәни мирасыбыз белән таныштыруга юнәлдерелгән проектлар эшләп чыгаруны һәм тормышка ашыруны күздә тота. Самарада татарлар белән бәйле тарихи урыннар күп. Шуларның берсе - Муром шәһәрчеге. Шулай ук Алабин исемендәге музейда Идел буенда яшәгән болгарларга багышланган бай күргәзмә бар, Самараның Җәмигъ мәчетендә ислам тарихы музее эшләп килә. Алар белән танышу яшьләргә дә, башка төбәк-ләрдән килгән кунакларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.   Өлкәбездә, кызганычка, юкка чыгып барган татар авыллары да бар. Аларны да тарихка кертеп калдырасы иде.   Балаларны яшьтән милли һәм дини гореф-гадәтләр буенча тәрбияләүгә дә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, “Яктылык” татар мәктәбе бинасын зурайту буенча зур эшчәнлек алып барыла. Икенче бина проекты әзерләнә. Анда тагын 300 бала сыешлы уку класслары, спорт залы булачак. Ә менә шәһәребездә татар балалары бакчасы булмау борчый. Бу юнәлшетә дә эш алып барачакбыз.   “Милли җыен”ннан әнә шундый уй-теләкләр белән кабынып кайттык. Казанда бу көннәрдә бәйрәм рухы хөкем сөрүе, күпчелек халыкның үзара татарча сөйләшүе күңелгә май булып ятты. Ә Казан кирмәне янында төрле төбәкләрдән килгән үзешчән артистлар белән беррәттән Камышлы районының брендына әверелгән “Ак каен” халык фольклор ансамбле чыгышын күргәч, үзебезне бөтенләй өйдәге кебек хис итә башладык. Бу чара татар халкының, кайда гына яшәсә дә, бердәм, көчле булуын дәлилләде”, - дип сөйләде Минәхмәт Мидехәт улы.   Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде. Фәхретдин КАНЮКАЕВ һәм Минәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ бәйрәм кунаклары арасында Иске Ярмәк авылының "Ак каен" ансамбле Казанда
---

--- | 04.09.2020

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдәге халыкара китап ярминкәсендә катнаша. 2 көн калды, ашыгыгыз!

$
0
0
04.09.2020 Әдәбият
2-6 сентябрь көннәрне Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдәге халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Быел бу зур чара 33нчы тапкыр уздырыла. Укучылар һәм нәширләр очрашуы «Манеж»да уза.

Мәскәүдә яшәүче татарлар, башкала кунаклары, татар китабын сөючеләрне менә шундый бай ассортимент каршылый. Сезне биредә 6 сентябрьгә кадәр көтәләр!

Татарстан китап нәшрияты стендын Х11 номеры аша таба аласыз.

Күргәзмәне Татарстан республикасы премьер-министр урынбасары, Татарстан республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин да тамаша кылды.

 

 

 

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Гомере буе сөйде берәүне... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
04.09.2020 Әдәбият
Май бәйрәмнәрендә, елдагыча, авылга кайтып төштек. Туган авыл үзе, аның кешеләре – гомерең буе җанга якын була бит ул. Биредә әти-әниләребез җирләнгән. Шуңа күрә туры зиратка кайтып, әти-әни рухына догалар укып, каберләрен чистартып, чәчәкләр утыртабыз. Аннан соң инде бөтен зиратны йөреп, башка әрвахларның да хәлләрен белеп чыгабыз.
Ел да яңа каберләр өстәлә тора. Кемнең кем икәнен барлап, мәрхүмнәр хакындагы хатирәләрне яңартабыз, яхшы якларын искә алып сөйләшәбез. Узган ел гына гармунчы Рашатны Казаннан алып кайтып җирләгәннәр иде. Өч яшеннән гармун шыгырдата башлаганга, гармунчы сүзе аның исеме белән гел янәшә йөрде. Алтмыш икедә генә булган икән... Бигрәк яшьләй киткән диештек.   Рашат миннән өч ел алдарак укыды. Кечкенәдән мәҗлестән мәҗлесләргә генә йөрттеләр үзен. Килешле генә итеп башын селкеп, дәртле такмаклар сиптергәндә бар кешене авызына каратыр иде. Үз дәрәҗәсен үзе белеп, текә генә йөри, кешеләр белән өстән карабрак сөйләшергә гадәтләнеп китте. Кызу холыклы, диләр иде үзен. Әмма тиз кабына, тиз сүрелә, диләр иде. Берәр нәрсәгә ачуы чыгып тузына башласа, гармунын гына исенә төшерергә кирәк икән. “Тукта әле, Рашат, мин сине фәлән җиргә, фәлән вакытка гармунда уйнарга килә алмассыңмы дип чакырмакчы идем”, – дисәң, дөрләп янган утка су сипкән шикелле була, ачуы мизгел эчендә басыла, дип сөйләшәләр иде. Шулай авылда күз өстендәге каш булып буй җиткерде Рашат. Мондый егетләр турында “авылның беренче егете” дип сөйләшәләр. Мәктәптә яхшы укучылардан булмады, шуңа да ахры, мәктәптән соң институтлар дип баш ватмады, армиядән кайткач Казанга китеп эшкә урнашты... Быел чардуган эчендә гармунчы Рашат ялгыз түгел, янына хатыны Сания дә җирләнгән иде. Сания дә безнең авылныкы, парторг Хәйдәр абый кызы. Иреннән калгач унбер ай гына яшәгән икән. Рашат каты авырып киткән дип ишеткән идек, Саниясе бик карый, тәрбияли үзен, дигәннәр иде. Аның да шулай тиз үлеп китүе бик сәер тоелды.   Аларның мәхәббәт тарихы турында аерым сөйләп үтәргә кирәктер. Мин белә башлаганнан бирле аерылмас пар иде алар. Тәпи киткән чагыннан Сания гел Рашатка ияреп йөри торган булган. Икесе дә бер урамныкылар иде, ике-өч йорт аша гына тордылар. Мәктәптә бер парта артында утырып укыдылар. Рашат – гади терлекче малае, Сания – парторг кызы. Әмма тормышта Рашат бик хәрәкәтчән, тере, елгыр булса, Сания киресенчә, басынкы, аз сүзле, акрынрак кыймылдаучы, төскә-биткә чибәр генә кыз иде. Сагышлы, моңлы җырларны үзенең бәрхеттәй йомшак тавышы белән бик матур итеп җырлый иде ул. Башта сәхнәгә гармунын күтәреп, җил-җил атлап Рашаты чыгып басар, аннары тыйнак кына атлап Саниясе күренер иде. Аларның чыгышы һәрвакыт көчле алкышларга күмелде. Минем хәтеремдә нәкъ менә шулай, сәхнәдә парлап – берсе уйнап, икенчесе җырлап торган рәвешләре белән сак­лана алар. Үзе дә гармунына кушылып дәртле такмаклар сиптерергә яратса да, Рашатның никтер Сания белән дуэт җырлаганын хәтерләмим. Бәлки темпераментлары туры килмәгәнгәдер... Алар бик яшьли, мәктәпне тәмамлагач та диярлек өйләнештеләр. Сания педагогия институтына укырга кергән генә иде. Шул көзне үк Рашатын армиягә озатты. Ике елдан аны кечкенә кызы Гөлия белән бергәләп каршы алдылар. Алда әйтеп үткәнемчә, Рашат армиядән кайту белән Казанга китеп эшкә урнашты, Сания бала белән авылда яшәп торды.   Ул вакытта кеше арасында сүзләр күп йөрде. Имештер, мут Рашат Казанда да тик кенә ятмый, гармунчы буларак тегендә-монда гел чакырып торалар, хатын-кызлардан да игътибар зур, имеш. Бу сүзләрнең күпмесе дөреслеккә туры килгәндер, белмим. Әмма Сания иренә бер сүз тидертмичә, аны гел яхшы яктан, мактап кына сөйләште. Сүз йөртүчеләргә аптыраулы, рәнҗүле карашын төби иде дә: “Минем Рашатым андый түгел ул, юкны сөйләмәгез”, – дип кенә куяр иде. Гөлиясе артыннан бер-бер артлы ике малай табып, ирен куандырды. Әмма аерым килеш, җиде-сигез ел яшәгәннән соң гына гаиләсен үз янына алдырды Рашат. Анда да, Саниянең әтисе парторг Хәйдәр абыйның йогынтысы һәм ярдәме белән генә Казанда фатир ала алдылар шикелле.   ...Саниянең үлеме мине бигрәк тә тетрәндерде. Ничек шулай килеп чыкканын авылдашлардан, туганнардан сораштырдым. Рашатының үлемен күтәрә алмады, үлеп яратты бит ул аны, диделәр. Рашат ни кыланса да кичергән, иренең күзенә генә карап торган икән. “Кашык тотып ашауларына кадәр, кашын җыерып ачулануларына кадәр яратам”, – дип әйтә торган иде, диделәр. Рашат Казанда, Сания балалары белән авылда яшәп яткан елларда Хәйдәр абыйлар кызларына аерылышырга да киңәш биреп караган булганнар, Сания ишетергә дә теләмәгән. Казанда яшәгән елларында авылга кунакка кайткач, халык соравы буенча сәхнәгә менеп, берсе уйнап, берсе җырлап төшә торганнар иде. Шунда сәхнәдә торганда да, Саниянең Рашатына наз тулы күзләре белән сөеп караулары әле дә күз алдымда тора кебек. Рашатның кызу холкын, коры характерын белгән кешеләр: “Абау, Сания апа, ничекләр түзеп яшисең син моңа?!” – дип сорагач, тегесе: “Дөньяда Рашат абыегыздан да әйбәт кеше юк! Аның начар вакыты бер дә булмады”,– дип җаваплый торган булган. Соңгы өч елында урын өстендә яткан ирен кулларына гына күтәреп йөрткән, йөрәген дә ярып бирердәй булган ул. Ләкин Рашаты терелә алмаган. Ире үлгән көнне Сания дә яртылаш үлгән кебек булган. Калган унбер аен ул тирән күңел төшенкелегендә яшәгән. Балалары да, оныклары да аңа яшәү ямен, тормыш куанычын кабат кайтара алмаганнар. Гомере буе берәүне генә сөеп, шул берәүдән калгач үзе дә яшәү ямен югалткан Сания, елы тулганчы ук ире янына ашыккан. Урыннары оҗмахта булсын да, теге дөньяларда бергә булсыннар иде инде... Зөлфия Мансур   *** Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,  15 сентябрь 2016 № 37  
---

--- | 04.09.2020

Данир Сабиров: «Малай дип исем китми»

$
0
0
04.09.2020 Шоу-бизнес
Танылган юмор остасы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров кыз үстерүче әтиләргә иң еш бирелә торган сорауга шулай дип җавап бирде. Берничә көн элек хатыны Миләүшә белән никель туйларын билгеләп үтте алар. Шул уңайдан артист белән гаилә, мәхәббәт, тәрбия турында сөйләштек.
 – Ике дистә үк булмаса да, 12 ел – гаилә тормышы өчен шактый вакыт. Шушы вакыт эчендә Данир белән Миләүшә нинди үзгәрешләр кичерде?   – Икебез дә тазардык (көлә). Хәзер инде бер-беребезне тулысынча өйрәнеп, ияләнеп беттек. Тормыш алдан-гөлдән генә тормый бит. Авыр вакытларда иң зур терәгем, таянычым – хатыным икәнлекне аңладым. Нинди генә проблема килеп чыкса да, барысын да уртага салып хәл итәбез. Миләүшә белән бер-беребезгә бик нык, хәтта чамадан тыш ышанабыз дияр идем. Кайбер гаиләләрдә, әйтик, ир белән хатын бер-берсенең телефон парольләрен дә белми. Һәркемнең шәхси зонасы булырга тиеш, янәсе. Бездә андый хәл юк.   – Мәхәббәт ничә ел яши?   – Миләүшә белән без икебез дә – бер дулкында. Икебез дә хисле. Кино караганда да хисләнеп китә алабыз. Икебез дә төрек телен, Төркияне яратабыз. Кызыксынуларыбыз да бертөрле. Мәхәббәт шулдыр инде ул. Ул өч ел гына яши дигән фикер белән дә килешмим. Бер-береңнең ачуын чыгармау да мөһим. Мин балачакта бер кызга үлеп гашыйк идем. Очрашып йөри башлагач, атлап йөрүләре, көлүенә кадәр ачуымны чыгара башлады. Әни шул вакытта: «Улым, димәк, бу синең кешең түгел инде», – дигән иде.   – Ачуланышкан чакларда кайсыгыз юл куя?   – Сөйләшмичә озак түзә алмыйбыз. Мин чыгырдан чыга башласам, ул «ручник»ны тартып куя, ул котырганда мин: «Кызма әле», – дип туктатам. Парә-парә талашып та алабыз инде. Әмма соңгы арада сирәк ачуланыша башладык. Элек кызыграк иде. Монысы да – шул бер-береңә ияләшү, яраклашу галәмәтедер инде.   – Сез нинди әти?   – Мин – таләпчән әти. Кызлар икесе дә миннән шүрли. Шул ук вакытта мин аларга дус та. Алар белән бер дулкында. Бергә уйныйбыз, ишегалдында мәш киләбез, сәпидтә йөрибез. Ә менә уку ягыннан әниләре таләпчәнрәк. Миләүшәнең гел әйтә торган сүзе бар. «Безгә надан спортчы кирәкми!» – ди ул. Яшерен-батырын түгел, профессиональ спорт белән шөгыльләнгән баланың укуы икенче планга күчә. Шуңа күрә кызыбыз Мәрьямнең укуы да аксамасын да тырышабыз. Озакламый яңадан җыеннары башланачак. Шуңа күрә кызыбыз җәй көне дә өйдән торып укыды.   – Балага артык зур йөкләмә бирәсез кебек тоелмыймы?   – Юк, һич кенә дә алай уйламыйм. Шушы шөгыле булмаса, бала көннәр буе телефонга текәлеп утырачак. Бу тагын да начаррак. Соңгы арада кызларның икесенең дә күзләре начар күрә башлады. Шуңа аларга телефон бирүләрне чикләдек. Олы кызыбыз нәфис гимнастика белән шөгыльләнсә, төпчегебез Дания дә тик тормый – берьюлы берничә түгәрәккә йөри. Сәнгать мәктәбендә яратып шөгыльләнә.   – Мәрьям мәктәпне сагындымы соң?   – Мәрьям быел дүртенче сыйныфта укый. Мәктәпне бик сагынды. Анда яратып йөри. Мәктәп кирәк-яраклары җыю өчен һәр елны Мәскәүгә бара идек. Быел искәрмә ясадык. Өс-башларын да яңартасы юк иде. Вак-төяк кирәк-яракларны да соңгы көнне генә барып алдылар.   – Быел күпчелек ата—ана яңа уку елын: «Балалар элеккечә – мәктәпкә барып, парта арасына утырып укысалар гына ярар иде», – дигән теләк белән каршы алды. Дөрес, араларында дистанцион укуның да уңай якларын күрүчеләр булды. Сез кайсы якның фикерен куәтлисез?   – Дистанцион рәвештә уку уку түгел инде ул. Беренчедән, ул күзне бетерә. Андый укуның энергетикасы ук башка. Дистанцион рәвештә уку гына түгел, эшләү дә кыен. Юмор язганда да кирәкле кеше шушында минем янга килеп утырса гына, яхшы әйбер туа. Телефоннан гына иҗат итеп булмый. Җанлы аралашу кирәк.   – Бала тәрбияләгәндә иң элек нәрсәгә игътибар итәсез?   – Тәрбия мәсьәләсендә минем өчен иң мөһиме – әдәплелек. Кыз баламы ул, малай кешеме – мөһим түгел. Бала әдәпле булып үсәргә тиеш. Матур итеп исәнләшсен, саубуллашсын, олыны олы итә белсен. Мактанып әйтүем түгел, ләкин безнең балалар нәрсә дә булса эшләр алдыннан иң элек рөхсәт сорыйлар. Күргән әйбергә тота-каба ябышырга ярамаганлыгын бик яхшы беләләр. Баланың һәр теләген үтәп килсәң, киләчәктә бу гамәлең үзеңә үк баш бәласе булып кайтачак. Нәрсәнең нәрсә икәнен вакытында аңлатырга кирәк. Миннән биш-алты яшькә кечерәк, атасының малае булудан башка бернәрсә кырмаган түрә балаларының авыз ачып исәнләшмичә дә киткәннәрен еш күрергә туры килә. Болар бар да гаиләдән килә.   – Гаиләдән килә дигәннән, интернет сәхифәгездәге бер постта: «Балаларның татарча сөйләшмәвенең төп сәбәбе – үзебездә», – дигәнсез…   – Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Бу – минем таләп. Минем белән сөйләшкәндә балалар автомат рәвештә татарчага күчә. Әнисе белән русча сөйләшә башласалар да, исләренә төшерәм. Дәү әниләре белән дә татарча сөйләшәләр. Әмма мин баланың барлык фәннәрне дә татар телендә генә укуына каршы. Туган телләрен белсеннәр алар. Татар телен белергә кирәк, аны югалтырга ярамый. Әмма аның белән генә ерак китеп булмый. Мин – бөтен фәннәрне татарча укып, татарча уйлап, сөйләшеп үскән кеше. Ләкин Казанга килеп, биюгә укырга кергәч, миңа бик кыен булды. Русча дөрес сөйләшмим, акцентым бар… Көләләр иде. Русча сөйләшкәндә әле дә акцентым бар. Аны бетерәсем килә. Салават абый белән дә бу уңайдан бәхәс туды. «Ике телне дә камил белеп бетереп булмый. Акцентсыз, яхшылап русча сөйләшә башласаң, татар телен онытачаксың», – ди ул. Мин аның белән килешмим. Иҗат кешесе ике телдә дә ялт итеп сөйләшергә тиеш.
– Киләчәктә: «Сабировлар да өченче тапкыр әти—әни булырга җыена», – дигән хәбәр ишетелерме икән?   – Миләүшә: «Бала чүпрәкләре чорына кайтасың киләме?» – дип сорап куя. Белмим. Бер баланы да алдан планлаштырып, әзерләнеп алып кайтмадык. Ходай насыйп итсә, булыр. Әлегә кызларыбызны кеше итәсе бар. Малай дип тә исем китми. Үзебез өч малай үстек. Әти ягыннан Үзбәкстанда Сабировлар нәселен дәвам итүчеләр – 87 кеше.    
Динә ГЫЙЛӘҖИЕВА

--- | 04.09.2020

Пенсионерларга 75 мең сум компенсация түлиләр?

$
0
0
04.09.2020 Җәмгыять
2022 елдан соң Русиядә пенсияләр үсмәячәк диләр. Хөкүмәтнең 2030 елга кадәр планын анализлап, икътисадчы Александр Разуваев шундый нәтиҗә ясаган. Аның сүзләренә караганда, 2022 елдан соң пенсияләр инфляциядән югарырак күтәрелмәячәк. Шуны исәпкә алып, пенсионерларга 75 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләргә кирәк, дип белдергән аналитик.
Өлкәннәр көне уңаеннан пенсионерларга 5 мең сумнан артык акча түләү турында сүз чыккан иде. Тик моның өчен дәүләтнең акчасы юк икән. Кайбер экспертлар хөкүмәтне гаепләргә ашыкмый һәм балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өлкәннәргә бирүгә караганда мөһимрәк иде, дип саный.   Хөкүмәт пенсия реформасы нигезендә пенсияләрне инфляциядән югарырак индексацияләргә вәгъдә бирә. Һәм бу вәгъдә үтәлә - елына берничә йөз сумга булса да ул артып тора. Шул ук вакытта пенсия реформасы икътисадка сизелерлек дивидендлар китермәде, дип саный финанс аналитигы, «Альпари» оешмасы җитәкчесе Александр Разуваев.   "Формаль рәвештә пенсияләр инфляциядән югарырак үсәчәк, гәрчә һәркемнең үз инфляциясе бар шул. Азык-төлеккә хаклар көн дә үсә, торак-коммуналь хезмәтләр елына берничә тапкыр арта. Шулай булгач, пенсиянең артканы сизелми дә кала, бигрәк тә минималь сумма алучылар аны күрми, - дип аңлата икътисадчы. - Хөкүмәт планы буенча,  әгәр бар да көйле генә барса, 2022 елда пенсияләр 0,6% ка, 2023 елда - 0,4% ка, 2024 елда — янә 0,6% ка артачак.   Уртача пенсия 15 мең сум дип алсак, аның реаль үсеше 0,5%  дигән сүз. Димәк, сатып алу мөмкинлеге  бер доллар бәясе кадәр генә – 75 сумга күтәрелгән дигән сүз. Разуваев фикеренчә, мондый реформа нәтиҗәсендә ул 1000 долларга зуррак булыга тиеш, безнең акчага әйләндергәндә  ул75 мең сум була.   Аналитик бер тапкыр бирелә торган пособие өчен акчаны  илнең халыкара резервларыннан алырга тәкъдим итә. 75 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү халыкара резервлар күләмен 45 миллиард долларга киметәчәк. Бу бер карашка зур сумма кебек күренсә дә, резервта 600 миллиард  доллар акчасы булган Русия Банкы һәм Финанс министрлыгы казнасы анардан гына саекмаячак", — ди аналитик.   Әмма, дәүләт  пенсионерларга 75 мең түгел, хәтта, әнә шул 5 меңен дә бирергә җыенмый икән. Тик массакүләм мәгълүмат чаралары аша таралган бу хәбәр фейк булып чыккан. Әмма өлкәннәр 1 октябрьдә ул ярдәмне алуга өметләрен өзми.   Икътисадчылар фикеренчә , июнь-июль айларында балаларга бирелгән кебек үк,  пенсионерларга да пособие таратып кына калмаска, ә пенсия күләмен күтәрергә кирәк.  Инфляциядән югарырак сикереп, пенсия арттыру әлегә күз уңында тотылмый. Монда тик законнарны гына үзгәртәсе. Әйтик, пенсионерлар яшәү минимумыннан 10% ка күбрәк алырга тиеш дигән норма кертергә була. Бу очракта бер генә тапкыр бирелә торган түләүләр дә кирәк булмаячак. Автор : Каспранова Ләйсән
---

--- | 04.09.2020

"Безнең зур бүләгебез": Татар Малай Ринат Галиәхмәтов әти булган (ФОТО)

$
0
0
04.09.2020 Шоу-бизнес
Татар Малай буларак танылган блогер Ринат Галиәхмәтов сөенече белән уртаклаша. Ул бүген тәүге тапкыр әти булган. Сөйгәне Илүзә кыз бала алып кайткан.
"Илүзәм минем, рәхмәт тагын бер тәмлүшкә өчен! Мин сезне яратам, кызларым минем!" - дип яза Ринат.   "Матбугат.ру" ачыклаганча сабыйның буе 53 см, авырлыгы 3236 г.   "Безнең иң зур бүләгебез!" дип язган бу сөенече уңаеннан әни булган Илүзә.        
---

--- | 04.09.2020

"Казан"бию ансамбленнән яңа КЛИП

$
0
0
04.09.2020 Мәдәният
"Җөмһүриятебезнең 100 легендар бренды" дәрәҗәсенә ия, данлыклы "Казан" бию ансамбле өр-яңа клибын тәкъдим итә. Күпмилләтле ватаныбызның төрле төсмерләрен чагылдырган, затлы, заманча һәм илһамландыргыч күренешләр - барысы да бер видеода.

 

 

 


---

--- | 04.09.2020

Чулпан Йосыпова да бәби көтә!

$
0
0
05.09.2020 Шоу-бизнес
Танылган җырчы Чулпан Йосыпова да бәби көтә. "Карантин килеште, Аллага шөкер", дип язган җырчы һәм йөкле килеш төшкән фотосурәтен социаль челтәргә урнаштырган.
Билгеле булганча, җырчы июль аенда кияүгә чыккан иде. Бу Чулпанның икенче никахы. Беренче иреннән аның улы бар.     Татар эстрадасында быел чын бәби - бум көтелә! Беренчеләрдән булып Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә йөкле булуын игълан иткән иде. Аннан Гүзәл Уразованың бала көтүе билгеле булды. Аранжировкалар остасы Марат Мухин да икенче тапкыр әти булачагын хәбәр итте. Алып баручы, сценарийлар авторы Зәмирә Рәҗәпова - Куприянова да өченче кабат әни булырга җыена.   Әле ел тәмамланмады. Шуңа да карантинның "эзләре" башка артистларда да ачыклауны ихтимал. Көтеп карыйк.  
---

--- | 05.09.2020

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Ялкаулык – «ял» сүзеннән»

$
0
0
05.09.2020 Дин
Яңа гына вузга кергән бер туташның «Биш елны кайдадыр уздырырга кирәк инде», – дигәнен ишеткәч, егылып китә яздым. Нәрсә бу: киләчәккә омтылыш-максатлар булмаумы, уйлыйсы-эзләнәсе килмәүме, гап-гади ялкаулык чагылышымы? Ялкаулык – нәрсә ул? Аннан ничек котылырга?
Башкалабыздагы «Туган авылым» мәчете имам—хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шушы сорауга җавап эзләдек.   – Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Ялкаулык ул – тәнебезнең генә түгел, җаныбызның хәрәкәт теләмәве, нәрсәдер эшлисе килмәү, омтылыш булмау. Гомумән, ялкаулык динебездә гөнаһ санала. Кайвакыт омтылыш та була, хәрәкәт юк. Кешенең башында әллә нинди ниятләр бар, тик алар гамәлгә әйләнми. Тамырыннан күренгәнчә, ялкаулык «ял» сүзеннән алынган. Димәк, ялкау кеше ял итәргә, селкенмәскә ярата. Шул ук вакытта кешенең бөтен әгъзалары хәрәкәткә омтыла. Әйтик, канга хәрәкәт кирәк. Кан йөреше тукталса, кеше үлә. Баш казаны – фикер үзәге һәрвакыт «кайнап тора», нерв җепселләре гел «эштә». Мускуллар да тик торса ойый. Тәнебез гел хәрәкәт итүгә көйләнгән. Димәк, хәрәкәтләнергә яратмаучы, ялкау кеше – Аллаһы Тәгаләнең фитърый канунына, табигый канунына каршы чыгучы ул. Шуңа күрә дә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) исламны алып килгәч, динебезнең гел хәрәкәттән торуын күрәбез. Мәсәлән, намаз ул – гел хәрәкәт. Кайсы гына гыйбадәтне алсак та, алар бөтенесе – хәрәкәт. Мөселман кеше тик яткан очракта да көненә биш тапкыр намаз укырга мәҗбүр. Пәйгамбәребез ял иткәндә, йокларга яткач та хәрәкәтләнергә куша. Бу – иртәнге намаз, тәһәҗҗед намазы. Пәйгамбәребез, татлы йокыны бүлеп, хәрәкәтләнергә, гыйбадәт кылырга кушкан. Димәк, ислам дине кешегә тик ятарга, ялкауланырга ирек бирми.   – Шул ук вакытта ялкаулык уңай нәтиҗә дә бирә: тир түгәргә, зур хезмәтләр кылырга, күп көч куярга иренгән кешеләр тормыш—яшәешкә әллә нинди яңалыклар керткән, зур ачышлар ясаган, диләр.   – Алай түгел ул. Кеше зур хәрәкәтләр ясарга, авыр әйберләр күтәрергә теләмәсә дә, ул әлеге эшне ниндидер автоматларга кушарга мәҗбүр. Әйтик, элек кеше җәяү йөргән. Аннан, җәяү йөрергә теләмичә, ат менгән. Аттан соң, машинага утырган. Машинаны йөртергә кирәк, анда да барыбер ниндидер хәрәкәтләр таләп ителә. Өеңдә утырган килеш машинада йөри алмыйсың. Ул да – хәрәкәт, син өеңнән чыгып, машинага утырырга тиеш. Машинага утырдыңмы, хәрәкәт башлана. Каядыр барып җитәсең, төшәсең, нидер кыласың. «Буыннарыбыз сәдакага мохтаҗ», – дигән пәйгамбәребез. Көн саен буыннарыбызга сәдака бирергә, ягъни башкаларга ярдәм итәргә үгетли ул. Мәсәлән, атка, машинага утыртырга булышасыңмы, автобуста урын бирәсеңме. «Әгәр боларны эшләмәсәң, яныңда кеше булмаса, боларны духа намазы алыштыра», – ди рәсүлебез. Табигый, духа намазы да – хәрәкәт. Буыннарыбыз хәрәкәтләнмәсә, тәнебез авырый башлый. Хәрәкәт булмау, ялкаулык кешене чиргә сабыштыра. Ятып, авырып торган сурәттә аякка пычрак кан җыела, димәк, чир чыганагы барлыкка килә. Менә шушы начар кан башка менә, шуңа күрә баш  авырта башлый икән. Шул сәбәпле озак яткан кешенең башы авыртучан була. Бу үзеннән-үзе ялкаулыкка әйләнә. Хәрәкәт ул – иң беренче нәүбәттә сәламәтлек.   – Хәзрәт, кеше көн буе киләп сарып йөрергә мөмкин. Миңа калса, адәм баласы өчен иң мөһиме: эш яратсын. Үзен, гаиләсен туендыру, тәэмин итү өчен кайдадыр эшләсен, хезмәт хакы алсын.   – Дөрес әйтәсез. Пәйгамбәребез эшләргә куша. «Аллаһы Тәгалә һөнәрле кешене ярата», – дип әйтеп калдырган рәсүлебез. Бу дөньяда иркен, ирекле яшәр өчен һәркемнең һөнәре булырга тиеш. Һәркем эшләп ашасын. Дөрес, кайвакытта ризык эшләмичә дә килә. Төрле хәлләр була. Шулай да кеше иң элек һөнәр үзләштерсен, шуңа омтылсын. Шушы һөнәре аша киләме аңа ризык, башка юллар беләнме, ул хәтле зур аерма юк. «Әгәр син эшеңне яратсаң, шул эшеңнең белгече булырсың», – ди пәйгамбәребез. Шул ук вакытта яратып бетермәгән эштә эшләсәң дә, зыяны юк. Гомумән, күп кеше шундыйрак эштә эшли. Әмма бу очракта һөнәрле булганың өчен сине Аллаһы Тәгалә ярата. Бу һөнәрне яратмасаң да, Аллаһы Тәгалә тырышлыгыңны күргәнгә, син бу эшкә ачу, нәфрәт белән карамыйсың. Иң мөһиме шул. Пәйгамбәрләргә карасак, аларның бөтенесе һөнәрле булган. Әйтик, Ибраһим галәйһиссәлам – тегүче, Давыт галәйһиссәлам – тимерче, Мөхәммәд пәйгамбәр сәүдәгәр булган, Гайсә галәйһиссәлам агач эшкәртү белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә мөселман кешегә һөнәр алу бик мөһим. Әйтик, офиста утыра торган кешенең дә гадәттә өендә бер хоббие була; эштән кайткач, ял вакытларында нидер эшли. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә: «Без кешегә ризыкны болай гына бирмибез, хезмәт-эш аша бирәбез; болай гына бирсәк, кеше бозылыр иде», – дип әйткән. Димәк, һөнәр, эш-хәрәкәт кешене бозылудан саклый. Шуңа күрә элек-электән балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтәләр. Еш кына, хәзер балалар ялкау, дип уфтаналар. Балалар элек-электән шундый булган. Син аларны эшләтергә тиеш. Үзе эшләмәячәк ул. Син аңа көн саен ниндидер эш уйлап тап. Компьютер янында утыручы балага, уйнап туймадыңмы әле, сүндер тизрәк, дип җикеренсәң, табигый, анда, тагын нәрсә эшлим соң, дигән сорау туачак. Буш вакытын ничектер уздырырга тиеш бит инде ул. Бер-бер эш белән шөгыльләнсен ул! Хәтта берәр нәрсәне төзәтсен әле дип, ватып-сүтеп куйсаң да зыяны юк. Билгеле, туганнарың булса, балаларны җәен авылга кайтару бик файдалы. Анда эш табылмый калмый. Билгеле, бала үзе эшкә түгел, уенга, ялга, ялкаулыкка омтыла. Гомумән, авылдамы, шәһәрдәме ата-ана эшкә киткәндә баласына, бүген шуны-шуны эшләп куй, дип эш кушып китәргә тиеш.   – Авылда эш тавык чүпләп бетергесез. Шәһәр җирендә ашарга пешерү дә чүп чыгару, идән юу инде…   – Шәһәр баласын техник иҗат үзәгенә, «түгәрәк»кә йөртергә була. Өйдә эш булмаса, ялгыз яшәүче берәр әби-бабайга, инвалид кешегә даими барып балаңның атнага бер-ике мәртәбә өй җыештыруы начармы әллә?! Хәзер күп кешенең дачасы бар. Җәен дачада эш бетәме?! Эшләвең миңа булса, өйрәнүең үзеңә, дип әйтә торганнар иде элек. Бу әйтем беркайчан да искермәстер. Балаларны, яшьләрне элек эшкә шулай өйрәтәләр иде. Хәзер дә шулай булырга тиеш. Бозылмасыннар, юкны бушка аударып, трай тибеп йөрмәсеннәр өчен, балаларны, яшүсмерләрне эшләтергә, ни белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк. Көчен кая куярга белми йөргән кешедән бозыклык чыга. Эшләсә, арыса, җәмгыятькә файдалы ниндидер эш белән шөгыльләнсә, яшүсмерләрнең, яшьләрнең начар, бозык эшләр хакында уйларга вакыты калмый. «Эшләгәнеңнең, тырышканыңның нәтиҗәсе һәрвакыт булыр», – дип әйтә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә. Кайвакыт кеше эшкә йөри, тик хезмәт хакы аз, шуңа канәгать түгел. Тик ул эштән туктарга тиеш түгел. Әгәр эшен, вазыйфасын яхшы башкарса, аңа бу эшендә дә, башка җирдә дә төшемлерәк урын тәкъдим итүләре ихтимал. Нәрсәдер эшләсәң, хәрәкәт кылсаң, аның нәтиҗәсе барыбер күренәчәк. Бездә, яшьләргә юл бирмиләр, дип зарланырга яраталар. Әгәр өеңдә бот күтәреп, түшәмгә төкереп ятсаң, «кара, ниятләрең яхшы икән», дип беркем дә сиңа әйбәт эш тәкъдим итмәячәк. Шуңа күрә үзеңне, уй-ниятләреңне кайдадыр, ниндидер мәйданчыкта күрсәтергә кирәк. Берничә юнәлештә эшләсәң, гамәл кылсаң, тагын да яхшы.   – Эшләп тә ярлы яшәгән кешеләр бар.   – Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире, язганы шундыйдыр. Пәйгамбәребез мондый кешеләргә сәдака бирергә, ярдәм итәргә киңәш иткән. Эшләп тә байый алмаган очракларга ислам дине битараф калмаган. Мондый кешеләргә сәдакадан, зәкяттән өлеш чыгарыла. Шул ук вакытта эшләмичә акча сорап йөргән кешеләр дә очрый. Бервакыт пәйгамбәребезнең йөри торган юлында бер сау-сәламәт кеше акча сорап утыра. «Нишләп утырасың монда?» – дип сорый моңардан рәсүлебез. «Ашарга акчам юк», – ди теге кеше. «Өстеңдәге күлмәгең синекеме?» – дип сорый. «Минеке», – ди тегесе. «Күлмәгең күпме тора?» «Бер дирһәм», – дигән җавап була. Шуннан пәйгамбәребез сәхабәләренә: «Арагызда шушы күлмәкне ике дирһәмгә алучы булмасмы?» – дип тәкъдим итә. Берсе, мин алам, ди. Тегенең күлмәген салдыра да, ике дирһәм биреп: «Бер дирһәменә күлмәк ал, икенче дирһәменә яшә», – ди. Мондый кешегә пәйгамбәребез сәдака бирми, ул аны эшләргә, яшәргә өйрәтә. Икенче бер ярлы кеше акча сорап килгәч, рәсүлебез аңа балта сатып алып бирә. «Бар, урманга барып, агач кис; шуны сатып, яшәргә акча эшлә», – дип киңәш итә. Бераздан теге кеше килеп, балта бәясен кайтарып бирә. Менә шундый акча сорап йөргән кешеләргә пәйгамбәребез эшләргә куша. Тик эшләп тә байый алмаганнарга, зәгыйфь, чирле, бик карт кешеләргә болай да ярдәм итәргә өндәгән ул. Шуңа күрә ялкаулык ислам диненә, мөселман кешесенә хас нәрсә түгел.   – Ялкаулыкны ничек җиңәргә соң?   – Иң элек аз йокларга кирәк. Аз йоклау, билгеле, бөтенләй йокламау түгел. 7-8 сәгатьтән да артык йоклауның файдасы юк, әле зыяны булмаса. Сер түгел, артык йоклаучылар бар. Ялкаулыкны җиңү өчен иртә ятарга, иртә торырга кирәк. Соң яткан кеше, табигый, соң тора. Соң торсаң, аңлашыла, ярты көн үтә. «Минем өммәтемнең иң бәрәкәтле вакыты өйләгә кадәр», – дип әйткән Пәйгамбәребез. Без – мөселманнарга бәрәкәт итеп көннең беренче яртысы бирелгән, икенчесендә бәрәкәт юк. Шуңа күрә көннең беренче яртысында күбрәк эшләп калырга тырышырга кирәк. Йокыда киресенчә. Төннең беренче яртысына хәтле йоклаган йокы (бер сәгате) ике сәгать йокыга тора. Шуңа күрә иртәрәк ятарга тырышырга кирәк. Менә хәзер көннәр кышка авышты. Икенчедән, азрак ашарга кирәк. Авыррак ризыкларны, корсак тутырып, күбрәк ашасаң, хәрәкәтләнәсе килми. Өченчедән, хәрәкәт булсын өчен, физкультура кирәк (спорт, киресенчә, организмны ардыра). Иртән әз генә йөгереп керсәң, сикергәләп, төрле күнегүләр ясап алсаң, кан кузгалып китә. Тән уянып киткәч, туктыйсы килми, тәнебез, гәүдәбез хәрәкәтне ярата. Хәрәкәт ул – табигый халәт, ялкаулык табигый түгел.   Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ
---

--- | 05.09.2020

400 баллның 390ын җыеп, Зәлилә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде

$
0
0
05.09.2020 Мәдәният
Ваһаповлар җырчысы Зәлилә иң югары балларны җыеп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Хәзер ул Россиянең халык артисты Винера Ганиеваның укучысы. “400 баллның 390ын җыйдым. Шундый сөендем! Зур рәхмәтләремне укытучыма һәм миңа ышаныч баглаучыларга әйтәсем килә. Ә хәзер - алга, яңа белемнәргә”, - ди Зәлилә.

Без аңа укуында һәм иҗатында зур уңышлар телибез.

 
---

--- | 05.09.2020

Тукай районында зур янгын: бер кеше реанимациядә

$
0
0
05.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда дачада янгын чыгу нәтиҗәсендә тәне пешкән ир-атны реанимациягә салганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителәр.
Тукай районы «Чулман» коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятендә янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 0.19 сәгатьтә килгән.   54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә зур булмаган бакча йортын һәм мунчаны ялкын чолгап алган, йорт түбәсе җимерелеп төшкән була.   Янгынны төнге берләрдә сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, 57 яшьлек ир-ат зыян күргән. Җилкәсе, башы, куллары һәм муены пешкән ирне ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр.   Мичнең төзелеше һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле, янгын чыккан дип фаразлана.
---

--- | 05.09.2020

"Балмай"оешмасына smm-менеджер кирәк

$
0
0
05.09.2020 Интернет
Клиплар төшерү һәм, гомумән, видеопродакшн белән шөгыльләнүче "Балмай" компаниясенә smm-менеджер кирәк. Әгәр дә син социаль челтәрләрдә су кебек йәзәсең, укучыларны ничек җәлеп итәргә икәнен беләсең һәм үзеңне хештеглар һәм лайклар остасы дип саныйсың икән, бу вакансия синең өчен! Шалтырат: 89393056393

  


---

--- | 05.09.2020

Тукай - исән!

$
0
0
06.09.2020 Милләт
Татарстан – Яңа гасыр телевидениесеннән “Манзара” тапшыруы бара. Ул Тукайның туган көненә багышланган һәм төрле милләт халыклары аны үз телләрендә башкаралар. Хәйран калып тыңлап, искиткеч хис-тойгыларга чумып утырам.

Тәнем буйлап ниндидер үзем дә аңламаган дулкыннар йөгереп, күңел түремдәге барлык нечкә хисләремне уятып, күзләремә яшьләр килде. Һәр милләт үз сүзләре белән, безнең бөек Тукаебызны хөрмәтләп, моң белән җырлавы серле, әйтеп аңламастай хискә күмде. Эх, Тукаебыз тагын берничә ел яшәгән булса! Нинди генә шигырьләр иҗат итмәгән булыр иде икән! Аның язган шигырьләрендә балачагының ачы язмышы да, кыска гына гомеренең тулысынча татар милләтенә багышлануы да, туган як табигатенә мәхәббәте дә, җир-суга, якты йолдызларга, ай-кояшка соклануы да тасвирлана.

  Ни кызганыч, хәзерге заманда туган булса, аны үлем тырнагыннан табиблар алып калган булыр иде. Кыска гына гомерендә дә ул язган шигырьләр бөтен җиһан буйлап таралып, җырларда җырлана. Һәр елны искә алып, төрле чаралар уздырыла, шигырьләре укыла. Тукай сүзен киләчәк буыннар да, Аллаһы кушса, дәвам итәр. Ул мәңгелек, аны онытырлык түгел. Аның аягүрә басып җырлана торган “Туган тел” җыры татар халкының гимнына әверелде.   Бигрәк яшьли вафат булган,
Бер рәхәт тә күрмәгән.
Милләтенең йөрәгендә
Тукай исән – үлмәгән!
Шигырьләрдән җырлар
туып,
Дөнья буйлап таралган.
Рухи җаны – һәйкәлләрдә,
Тукай исән – үлмәгән!   Саимә МОРЗАХАНОВА.   Гали авылы,   Похвистнево районы
---

--- | 06.09.2020

Машинада бикләнеп калган бала әбисе белән бабасы күз алдында янып үлгән

$
0
0
06.09.2020 Фаҗига
Белгород өлкәсендәге Валуйки шәһәрендә 4 сентябрьдә көндез фаҗига була. Инвалид малай машина эчендә тереләй янып үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Бала әбисе һәм бабасы белән яши. Аның әнисе үлгән, әтисен бер тапкыр күргәне дә булмаган.   Җомга көнне бу гаилә «җиделе» «Жигули»га утырып базарга бара. Малай белән бабай машинада утырып кала, әби әйберләр сатып алырга китә. Бераздан әби бабайга шалтырата. Бабай оныгын машинада бикләп калдыра, үзе әбигә сумкаларын алып килешергә китә.   Әби белән бабай берничә минуттан әйләнеп килгәндә, «Жигули»га ут капкан, тирә-юньгә кешеләр җыелган була.   Янгынны сүндергәч, салонда малайны табалар. Ул бик каты пешеп беткән, шулай да исән була. Ләкин аны коткара алмыйлар. Сабый дәваханәгә барышлый, юлда вафат була.   Шаһитлар сүзләренчә, иминлек каешы ватык булган. Баланы исә элеп куя торган йозак белән эләктергәннәр. Янгын электр үткәргечләре төзек булмаганга килеп чыккан дип фаразлыйлар. Чыганак Фото: pixabay.com
---

--- | 06.09.2020

Киләсе атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

$
0
0
06.09.2020 Җәмгыять
7 – 13 сентябрь көнәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез.
Кучкар (21.03 – 20.04) Эш урынында килеп туган бәхәстә, үзегезгә генә хас осталык белән, бик матур җиңеп чыгачаксыз. Әлбәттә, хезмәттәшләрегез арасыннан кайберләренең моңа ачуы да чыгар. Әмма сезгә борчылырга урын юк. Хәер, ул кемсәләрдән акыллырак икәнлегегезне бик озакламый тормыш үзе тагын бер кат күрсәтәчәк. Менә шунда инде гаделлек тә торгызылачак.   Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштәге проблемалардан читләшү яки шәхси мәсьәләләр буенча дәшмичә калу вакыты түгел. Нинди генә хәлләр килеп чыкмасын, үз фикерегездә нык торыгыз, сүзегезне аяк астына салып таптарга ирек бирмәгез. Аннан килеп, акчаны кысыбрак тотарга тырышыгыз, әмма ташламалы бәядән товарлар сатып алмагыз.   Игезәкләр (21.05 – 21.06) Җитди эшләргә алыну өчен искиткеч уңайлы вакыт. Алдыгызда барлык ишекләр киерелеп ачылачак, көтелмәгән җирдән ярдәмчеләрегез килеп чыгачак. Өстәвенә әле шәхси тормышыгызда да моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ап-ак полоса башланып китәчәк! Дуслык-татулык та, акчасы да – барысы да булачак!   Кысла (22.06 – 22.07) Салкын тию билгеләре булса, кичекмәстән чаралар күрегез. Йорт мәшәкатьләрен якыннарыгыз белән бүлешегез, эштә дә артыгын бетеренмәгез. Нык кына алҗу да сәламәтлеккә бәрергә мөмкин чөнки. Кыскасы, бу атнада кемнәргәдер ярарга, җан-фәрманга эшләргә тырышмыйча гына, күбрәк үзегезне кайгыртыгыз, чирләрдән сакланыгыз.   Арыслан (23.07 – 23.08) Акча һәм… мәхәббәт алгы планга чыгар. Әйтергә кирәк, тегесендә дә, монысында да бик тә уңай килер! Моның өчен фәкать ике шартны гына үтәргә: һәр нәрсәдә сакчыл булырга (шул исәптән финанс мәсьәләсендә) һәм тирәгездәгеләрне кирәксә-кирәкмәсә тәнкыйть уклары белән чәнчемәскә кирәк. Атна ахырында тормышыгызга бик шәп бер яңалык та үтеп кермәгәгәе әле.   Кыз (24.08 – 22.09) Көч-дәртегез, кәеф-рухыгыз – барысы да тиешле югарылыкта! Шулай да сүзләрегезне белебрәк сөйләп, гамәлләрегезне чамалабрак башкару зыян итмәс. Барысын да алдан бик төгәл уйлап, планлаштырып куйсагыз, искиткеч шәп уңышларга ирешерсез. Тик дөнья артыннан куып, күптәнге дусларыгызны гына онытып бетермәгез. Үпкә белдерергә мөмкиннәр…   Үлчәү (23.09 – 23.10) Шашкын мәхәббәт әсирлегенә эләгүегез бар. Хисләргә бирелеп, башыгызны гына югалта күрмәгез берүк! Баш дигәнебез әлегә эш өчен бик кирәк. Ә эш галәмәт күп булачак һәм аны үзегездән кала беркем дә булдыра алмаячак. Шуңа күрә тугарылып китмичә генә, көч-куәтегезне туплап, матур гына эшләргә әзер булып торыгыз.   Чаян (24.10 – 22.11) Ерактагы туганнарыгызга бәйле көтелмәгән хәлләр гадәттәге тормыш рәвешен берникадәр үзгәртергә мөмкин. Шул ук вакытта керемнәрегез күзгә күренеп артыр. Ә бу яңа торак яки кәттәрәк машина сатып алу хыялларына китерер. Чыннан да, алга таба байлык-муллыкта яшәү өчен бик шәп мөмкинлекләр ачылыр. Шулай икән, теге хыялларыгыз, әлбәттә, тормышка ашар!   Укчы (23.11 – 21.12) Бик тә киеренке эшкә әзерләнегез. Үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән булыгыз, хаклы икәнлегегезгә тамчы да шикләнмәгез, кыю төстә алга барыгыз. Атна ахырында көтелмәгән бер очрашу карьера баскычыннан югарырак үрмәләүгә юл ачар. Балаларча эчкерсез сөенү-шатлану сәбәпләре моның белән генә дә бетмәячәк әле.   Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Әйбәт кенә акча эшләргә вакыт. Тик артык күпне вәгъдә иткән тәкъдимнәрдән баш тарту хәерлерәк. Сыналган дус-танышларыгыз аша табылган акча эшләү юлларыннан кала, башкасына кызыкмагыз, дигән сүз. Хезмәттәшләрегез арасыннан берәрсе бу мәсьәләдә үзегезгә бик вакытлы һәм кирәкле ярдәм күрсәтер.   Сукояр (21.01 – 19.02) Акчалы чор. Тегеннән-моннан керем килеп кенә торыр. Бу исә күңелегезне үсендереп, матур гына планнар кора башлауга китерер. Тик менә эштә генә болытлар берникадәр куера башламагае. Соңга калмаска тырышыгыз, ничек кенә авыр булса да, бурычларыгызны үтәүдән баш тартмагыз. Шулай икән, кирәкмәгән проблемалардан бик җиңел генә котылып калачаксыз.   Балык (20.02 – 20.03) Көч-куәтегез әллә ни ташып тормаска охшап тора. Шуңа күрә зур, мөһим эшләр планлаштырмыйча торыгыз. Әлегә артык көч таләп итмәгән гадәти эшләр белән шөгыльләнсәгез, шул җитә. Ә иң яхшысы – чираттагы ялга чыгу яки һич югында беразга урын алыштыру.
---

--- | 06.09.2020

Эльмира Сөләймәнованың ире балага татар исеме куштырмаган

$
0
0
06.09.2020 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләймәнова бу хакта “Күңел” радиосына биргән интервьюсында сөйләгән. Эфир вакытында тамашачыларының берсе балалары турында сорашкан.
“Кызыбыз Дианага - 13 яшь, улыбыз Артемга - 6 яшь, - ди җырчы. – Ирем рус милләтеннән булгач, улыма Артем дип куштык инде. Әле ярый Саша, Миша булмады, Ходайга шөкер. Тик миңа монсы өчен дә көрәшергә туры килде әле. Йөкле вакытта 9 ай буена Эмиль дип йөрдем. Шул чорда яңа фатирга күчтек. Кухня сатып алгач, ирем эштә чакта мебель җыючы килде. Эмиль исемле иде ул. Эше бик яхшы килеп чыкмаган моның. Ну, иремнән эләкте инде кайткач! Улым тугач, “никакой да” кыек куллы Эмиль исемен кушмыйм, диде”. Автор : Каспранова Ләйсән
---

--- | 06.09.2020

Ельцинга татар түбәтәе кидерткән Зөфәр Салиев вафат

$
0
0
07.09.2020 Милләт
Татар милли хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсе Зөфәр ага Салиев вафат. Бу хакта милләтпәрвәр агабыз белән озак еллар дуслашып яшәгән Нәбирә Гиматдинова хәбәр итте.
Заманында Борис Ельцинга татар түбәтәе кидерткән, соңрак, өметләре акланмавын күреп, түбәтәйне кайтаруын таләп итеп хат язган Зөфәр агага 96 яшь иде.   Зөфәр Салиевны Чирмешән районы Кәминкә авылына алып кайтып җирләячәкләр.  
---

--- | 07.09.2020

Самара өлкәсендә Белем көне яңача узды

$
0
0
07.09.2020 Мәгариф
Беренче сентябрь бүген, Мәктәп гөр килеп тора. Һәрберебезнең йөзеннән Шатлык бөркелеп тора.

Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның бу шигырь юллары быел аеруча актуаль яңгырый, минемчә. Чөнки читтән торып укудан һәм озын җәйге каникуллардан соң быелгы Белем бәйрәме ата-аналар өчен дә, укучылар һәм укытучылар өчен дә, көтеп алынган бәйрәм булды.

Менә инде ярты елдан артык көнкүрешебезнең гадәттәге агымына төрле үзгәрешләр кереп, короновирус пандемиясе такмагына “биергә” күнегеп киләбез. Шуңа күрә, яңа уку елының гадәттәгедән үзгә башлануына әллә ни гаҗәпләнмәдек кебек. Иң мөһиме, беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады, тантаналы линейкалар узды. Белем алуны мәктәпләрдә дәвам итү мөмкин булсын өчен, уку йортлары берничә ай буе яңа кагыйдәләр буенча эшләргә әзерләнделәр. Беренчедән, көн саен, дәресләр башланганчы, балаларның тән температурасын үлчәп торачаклар. ОРВИ билгеләре булган укучылар ашыгыч ярдәм яки ата-аналары килгәнче, изоляциягә ябылачак. Дәресләр һәр сыйныфка беркетелгән кабинетта гына узачак. Шулай ук социаль дистанцияне саклау һәм дезинфекция чараларын куллану таләп ителә. Икенчедән, 2021 елның 1 январенә кадәр белем бирү учреждениеләрендә массакүләм чаралар уздыру тыела.   Самара өлкәсендә быел 346,5 мең укучыны 687 мәктәп каршы алды. Аларның күбесе Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә яши. Быел беренче сыйныфка 39214 бала килде. Бу узган елгыга караганда күбрәк.   1 сентябрьнең кояшлы җылы иртәсендә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе дә үзенең беренче сыйныф укучыларын колач җәеп каршы алды. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан 64 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде һәм белем дөньясына өндәүче беренче кыңгырау чыңлавын ишетте.   Яңа вирус пандемиясе белән бәйле катлаулы шартларга карамастан, мәктәп үзенең яңа укучыларына бәйрәмчә очрашу әзерләгән иде. Алар өчен музыка, җырлар, котлаулар яңгырады, «Йолдыз» бию театры чыгыш ясады. “Егерме елдан артык беренче линейкага бөтен мәктәп җыела иде, ә быел яңа кагыйдәләр бу гадәтне бозды. Шуңа да карамастан, бәйрәм тантанасы кимемәде”, - дип сөйли рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдания Әбдрәхимова. Үзләренең соңгы тапкыр көзге мәктәп линейкасына җыелуларын аңлаган чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу линейка аеруча дулкынландыргыч булды. Алар укытучылар биргән белем һәм тәҗрибә өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.   Похвистнево районының Мәчәләй авылы мәктәбендә 2020 - 2021 уку елында 22 укучы белем алачак. Шуларның 4се - беренче сыйныф укучылары. Аларны якты һәм чиста мәктәп каршы алды. Укучыларны яңа уку елы белән филиал мөдире Әлфия Шамил кызы Субеева котлаганнан соң, беренче сыйныф укучыларын Наилә Зөфәр кызы Таишева тәүге дәрескә чакырды. Ә 2 - 9 сыйныф укучылары өчен, традицион гомуммәктәп линейкасы урынына, сыйныф сәгатьләре генә оештырылды.   Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбе директоры Равилә Гыймадиева әйтүенчә, балалар саны аз булганлыктан, Белем бәйрәмен яңа кагыйдәләр буенча оештыруы кыен булмаган. “Быел мәктәпне алты укучы тәмамлаячак, ә беренче сыйныфка унбер бала килде. Без барлык укучыларыбызны да, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, күтәренке кәеф белән каршы алдык, – дип, елмая педагог. – Ниһаять, гадәти режимда укыта башлавыбызга чиксез шатбыз. Беренче сентябрьдә безнең мәктәптә тагын бер мөһим вакыйга булды – «Үсеш ноктасы» дип аталган гуманитар һәм цифра профильле белем бирү үзәге эшли башлады. Әлеге проект шәһәр һәм авыл, бистә мәктәпләре арасында аерманы киметүгә, укучыларда заманча компетенцияләр һәм «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре» буенча күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелгән”.   Шенталы районы, Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Абрар улы Минһаҗев: “Укуны мәктәптә дәвам итә алу мөмкинлеге балалар өчен дә, укытучылар өчен дә бәйрәм булды инде. Быел без беренче сыйныфка ике бала кабул иттек, ә мәктәпне бары тик бер генә укучы тәмамлаячак. Шулай булуына карамастан, без алар өчен тантаналы линейка оештырдык. Балаларны котларга район администрациясеннән хөрмәтле кунаклар килгән иде. Әлбәттә, Белем көне Роспотребнадзор куйган барлык таләпләрне күздә тотып оештырылган иде”.   Уку елын дистанцион режимда башлау куркынычы барыбызны да борчыган проблема иде. Бөтенроссия ачык дәресе вакытында Президент Владимир Путин шикләребезне таратты, мәктәпләрне тулысынча дистанцион режимга күчерү дөрес түгел дип әйтте: «Дистанцион ысул гадәти белем алуны алыштыра алмый. Ул бары тик тулыландыра гына. Шуңа күрә безнең илдә беркем дә дистанцион укытуга тулысынча күчәргә җыенмый. Һичшиксез, укытучылар биргән белем генә түгел, сыйныфташлар белән аралашу да мөһим. Чөнки командада эшли белүче, рольләрне бүлә белүче кешеләр генә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә ала».   Тиздән вирус чигенер һәм мәктәпләрдә элеккечә шау-шулы тәнәфесләр һәм чаралар яңарыр. Ә әлегә яңа кагыйдәләр буенча яшәргә туры килә.   "Яктылык" мәктәбе укытучысы Рәмзия ЗАРИПОВАның беренче сыйныфы
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

--- | 07.09.2020

Сочида туристлар югалган - арада 8 бала бар

$
0
0
07.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Сочи тауларында коткаручылар югалган 11 туристтан торган төркемне эзли, алар арасында сигез бала бар, дип хәбәр итә ТАСС гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, төркем якшәмбе көнне, 6 сентябрь иртәсендә, «Роза Хутор»ның Көньягындагы 2320 м биеклектәге күлгә барырга дип чыккан һәм бүгенге көнгә кадәр әйләнеп кайтмаган.   Төркемдә 9 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар булуы билгеле.   Белгечләр квадроциклларда күл ярын һәм склон маршрутларын тикшергәннәр, кинологларны җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук МИ-8 вертолетының очышы әзерләнә.   Эзләүдә 64 кеше һәм 12 берәмлек техника катнаша.
---

--- | 07.09.2020
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>