Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

"Алар ярдәм сорамаган": Казанда фаҗига булган

$
0
0
07.09.2020 Фаҗига
Казанда шәхси йортта янгын чыгу нәтиҗәсендә веранда җимерелеп төшеп, хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Авиатөзелеш районында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 112 бердәм номерына кичә төнге уникенчедә килгән.   5нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга дүрт минут эчендә килеп җиткән. Бу вакытта йортның янкормасын һәм чормасын ялкын телләре ялмап алган, верандасы өлешчә җимерелеп төшкән була инде. Моннан тыш, ялкын телләренең күрше участоктагы мунчага һәм сарайга күчү куркынычы килеп туа.   Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган йорт хуҗалары верандада зур кыенлык белән генә хәрәкәтләнүче 63 яшьлек хатын-кызның калуын әйткән. Шул ук вакытта, алар ярдәм сорамаган.   Янгынны бер сәгатьтән артык сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр, җимерелеп төшкән веранданың кисәүләрен аралаган вакытта, караватта яткан хатын-кыз мәетенә тап булган. Янгында башка беркем дә зыян күрмәгән, әмма йортның янкормасы, чормасы һәм каралтылары тулысынча янып беткән. Шулай ук күрше участоктагы сарай да янган, мунчаның диварына да зыян килгән.   Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.  
---

--- | 07.09.2020

Татарстанда Максим Горький музее яңартылачак

$
0
0
07.09.2020 Тарих
Татарстан Республикасы Милли музее Кама Тамагы муниципаль районының Красновидово авылындагы рус язучысы Максим Горький музеен яңартырга планлаштыра. Эшләрне берничә этапта уздырачаклар. Бу турыда Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итә.

"Хәзерге музей территориясендә без Татарстанның туристик картасындагы «Рус ишегалды» уникаль музей мәйданчыгы булдырырга планлаштырабыз. Бу ачык һавада крестьян утарының ишегалды корылмаларыннан торган экспозиция булачак, анда үзәк урынны Михаил Ромасьның (Максим Горькиның дусты) мемориаль лавкасы алачак. Нәкъ менә шушы лавка урынында 1970 елларда музей булдырылган да инде", - диде ул ТАСС хәбәрчесенә. 

Бүгенге көндә Красновидово авылындагы Горький музее Россиядә рус язучысына багышланган бердәнбер авыл музее булып тора.   Нәҗипова сүзләренчә, Красновидово чәчәк ата торган алма бакчалары булган сәүдә авылы булган, бу хакта Максим Горький «Минем университетларым» повестендә пристаньлар да искә ала. "Без ишегалды һәм музей-экспозиция генә булдырып калмаячакбыз. Комплекс интерактив булачак, анда сәүдә нокталары, һөнәр лавкалары эшләячәк, җирле җитештерү азык-төлеген, Идел буе халыкларының милли ашларын татып карарга мөмкин булачак", — диде ул.    Максим Горький-1868 елның 16 (28) мартында туган рус язучысы, прозаик һәм драматург Алексей Максимович Пешковның әдәби тәхәллүсе (псевдонимы). Горький—дөньяда иң күренекле һәм танылган рус язучыларының һәм фикер йөртүчеләрнең берсе. 1918 елда ул әдәбият буенча Нобель премиясенә биш тапкыр номинацияләнә.  
---

--- | 07.09.2020

Киборг-кеше Константин Дебликов: «Кулсыз килеш тә яшәргә әзер идем»

$
0
0
07.09.2020 Язмыш
Аның терсәктән ике кулы юк. Алар урынына роботларда гына була торган протез. Моңа өстәп бу кешедә кулсыз калуын да мәзәк итеп сөйли алырлык ихтыяр көче бар. 28 яшьлек Костя-киборг (Константин Дебликов) үзен бер дә мөмкинлекләре чикле кеше итеп тоймый. «ВТ», Константин белән элемтәгә чыгып, гыйбрәтле язмышын бәян итүен сорады.
«Һәр яңа көн сабырлыкка өйрәтте»   2014 елның 15 августында Константинның бер мавыгуы бәхетсезлек белән тәмамлана. Утлы шоу вакытында аның кулында пиротехника шартлый. Шулай итеп Константин терсәктән кулсыз кала.   – Воронеж өлкәсенең Яңа Усмань бистәсендә бер туй мәҗлесендә «Fogo» дип аталган шоу-төркем белән берлектә чыгыш ясадым. 10 минутлык утлы шоу иде ул. Сәхнәдә пиротехника кулланып бер трюк эшлисе бар. Реквизитны алмаштырырга дип сәхнә артына кереп киттем. Кулымда пиротехник фонтан кабызып җибәрүем булды, ул шунда ук шартлады. Бәхеткәдер, башкалар зыян күрмәде. Мәҗлестәгеләр дә әлеге фаҗига турында белмәде дә диярлек. Шартлауның көчле тавышы гына ишетелде. Мин башта үзем дә берни аңламадым, авырту сизмәдем, колагым томаланган иде. Кулларыма карагач, аларны кире кайтарып булмаячагын аңладым, чөнки кул дигәнең инде юк иде, – дип искә алды Константин алты ел элек булган вакыйганы.   Аңа якындагы хастаханәдә операция ясыйлар. Битенә дә кыйпылчыклар эләгеп, зыян килгән була. Константинны тулы тормышка бары тик биоэлектрик протезлар гына кайтара алачагы көн кебек ачык. Димәк, ике кулына да протез кирәк. Һәркайсы – миллион сум. Ил төкерсә, күл булыр, диләр бит әле, Константинга да акчаны бөтен ил белән җыялар.   – Ул чакта әлеге вакыйганың сәбәпләре турында төпченеп уйлыйсым килмәде. Начар пиротехника эләккән, димәк, дидем. Минем тулы канлы тормышка кайту теләгем көчле иде. Протезлар яхшы булса, яңадан яза алырмын дип хыялландым. Мин бит – журналистика факультетын тәмамлаган кеше, – ди әңгәмәдәшебез. – Хастаханәдә уянгач та курку хисе кичермәдем. Ник алай булгандыр, әйтү кыен. Бәлки, тәрбиям, кешеләр йогынтысы тәэсир иткәндер. Әмма күңел бер нәрсә, ә баш миен алдап булмый бит: фаҗигане кабул итү озак елларга сузылды. Һәр яңа көн мине сабырлыкка өйрәтте.   Шунысы да кызык: Константин куллар урынына протез йөртә башлагач, аңа кызлар тарафыннан игътибар арта. Әле дә мәхәббәт аңлатып язалар икән. Әмма киборг-кешенең йөрәге протез түгел бит. Аны тиз генә алмаштырып булмый, диюем. Яна – аның йөрәген гомерлеккә яулаган бердәнбере.   – Мөмкинлекләре чикле кешеләр тиз арада башкаларның игътибарын җәлеп итә. Безнең ишеләргә кайда да: урамнан барасыңмы, чарада катнашасыңмы – кыргый җәнлек күргәндәй карыйлар. Алты елдан соң чит кешеләрнең «игътибар»ын алай ук авыр кабул итмим инде, миңа борылып карауларына күнектем, – ди Костя. – Мондый халәтемә якыннарым тиз ияләште. Берәү дә еламады, төшенкелеккә бирелмәде. Һәркем шундук эшкә тотынды: миңа протезлар өчен акча җыя башладылар, барысын да тиз тоттылар. Гаиләмә рәхмәт. Яна да гел янымда иде. Аңа да җиңел булмагандыр, билгеле. Бәхетсезлек очрагы миңа бәхетле киләчәк төзергә, акча эшләргә комачауламаячагына чынлап торып ышанды ул. Бу хәлдән соң бер ел узгач өйләнештек.
«Ә протезлар булмаса?..»   Константинның бу сорауга да җавабы бар һәм, бәлки, безнең өчен көтелмәгәнрәк тә иде:   – Протезлар булмасамы? Яшәр идем! Кулсыз килеш тә яшәргә әзер идем. Миңа уңыш елмайды, протезларны дәүләт хисабыннан алу мөмкин булды. Төрле төбәктә төрлечә бит. Ампутация, протезлар алу – мәшәкатьле эш ул. Минем Мәскәүдәге бер танышым, балачагында җәрәхәт алып, ике кул чугын да югалткан кеше. 10 елдан артык шулай яшәде. Бушлай протез ала алмыйча интекте. Кешедән тора ул. Протез юк, әмма кешечә яшисең килә икән, алардан башка тормыш итәргә өйрәнәсең. Ул да өйрәнде! Кибеткә дә йөрде, савыт-саба да юды. Авырмы бу? Авыр! Әмма мөмкин.   Протезлар, чын куллар булып күренсә дә, табигатьтән бирелгән әгъзаны алмаштыра алмый инде. Мәсәлән, кулларны теләсә ничек болгап, артык хәрәкәтләр ясап булмый.   – Төймә чишү, аяк киеменең бавын бәйләү – болар бик авырдан бирелә, шуңа да мин киенүемне дә үзгәрттем, шнурлы аяк киеменнән дә баш тарттым. Пластик картаны шома идәнгә төшереп җибәрсәм дә кыен. Бионик кулларның тырнаклары юк, картаны эләктерү катлаулы. Протез белән машина да йөрткәнем бар. Анысына гаҗәпләнәсе түгел, мондый мисаллар бихисап, – ди Константин.   Бионик кулларның уңай яклары турында да сорашабыз.   – Протезлар мускуллар киеренкелегеннән эшли. Иңбашымның мускулын киерәм дә, протезларга ачылырга-ябылырга мөмкинлек бирәм. Минемчә, якын киләчәктә протезлар күбрәк хәрәкәтләр эшли алачак, хәтта кешене интуитив рәвештә тыңлый да белергә өйрәнәчәк. Мин моңа өметләнәм, – дип сөйләде ул.   Аның берничә «кулы» бар инде хәзер. Һәркайсы билгеле бер максат өчен кулланыла. Мәсәлән, тренажер залына йөрү өчен бер төрле протез, барабанда уйнар өчен (әйе, Костя әле музыкант та!) – башкасы.   Ярдәм итү теләге   – Хәзер инде мин бүтәннәргә ярдәм итү, үз тәҗрибәм белән уртаклашуны кирәк дип таптым һәм бу юнәлештә эшлим. Кулсыз-аяксыз калу кешегә тормыш кыйммәтләрен, һәр мизгелнең мөһимлеген чынлап торып аңларга ярдәм итә, шул хисне тәрбияли. Мин һәркем тулы тормыш белән яшәсен дип телим, – ди әңгәмәдәшебез. Соңгы елларда биоэлектрик протезлар җитештерүче компанияләр белән хезмәттәшлек итә, протезга мохтаҗ булучыларга аны алырга булыша. Төрле конференция, очрашуларга да дәшеп кенә торалар үзен. «Лекцияләр белән чыгыш ясыйм. Чараларга «кул»ның кара төстәгесен «киям», – ди ул.   – Ашар алдыннан «кул»ларыгызны юасызмы?   – Хушландыргыч салфетка (влажная салфетка. – Ред.) белән сөртәм. Душ кергәндә «кул»ларны «салам».   – Бионик куллар гел салкынмы?   –  Кышын – салкын, кояшта – кайнар.   – Бионик куллар белән каләм тотып матур итеп язу мөмкинме?   – Юк.   – Протезлардан ояласызмы?   – Әйе. Мин бу хисне бетерергә тырышам. Гадәттә, нинди дә булса эш эшләгәндә һәм сиңа күп кеше карап торганда оялдыра.  
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

--- | 07.09.2020

20 яшьлек кыз харап булган

$
0
0
07.09.2020 Фаҗига
Якшәмбе иртәсендә Миякә районының Кыргыз-Миякә – Бишбүләк юлының 9 километрында юл һәлакәте теркәлгән. Ни сәбәпледер Volkswagen Tiguan руле артындагы 21 яшьлек водитель юл астына төшеп китә. Нәтиҗәдә автомобиль әйләнеп каплана.
Водительдән башка салонда 20 яшьлек егет һәм кыз да була. Кызганычка каршы, авария 20 яшьлек кызны һәлак итә.   Авыр травмалар алган икенче пасажирны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.   Ни сәбәпле машина кюветка төшеп китүен ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклаячак. Әмма беренчел  версия буенча, яшь водитель машина белән идарә итүне югалткан. Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: bashinform.ru Фото: БРның ЮХИДИ идарәсеннән.
---

--- | 07.09.2020

"Мөселман кешесе булса да, Рәфыйкны рус зиратына күмеп куйдылар" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
07.09.2020 Язмыш
Бу шәһәрдә ул күптән Ромага әйләнгән иде инде. Аның нинди милләттән булуы беркемне беркайчан кызыксындырмады.
Бик ямьсез яңгырлы көн булганга, зиратка берничә шешәдәш дусты, күрше карчыгы Валя түтәй, җәмәгате Мария, үги кызы Настя, кияве Русланнан башка берәү дә килмәде. Күмүчеләрнең берсенең дә күзендә яшь бөртеге юк иде. Валя түтәй үзенчә укынып, берничә тапкыр чукынып алды. Руслан: «Язга берәр агач утыртырбыз», – дип сөйләнә-сөйләнә, кабер өстенә Роман Батуршин дигән язулы такта кадап куйды. «Хәзер агач утыртмыйлар инде, күпьеллык үлән чәчәрбез», – дип каршы төште үги кыз Настя. Барысы да тизрәк кайту юлына – «поминка»га ашыктылар.   Рәфыйк карт бик газапланып, озак җан бирә алмыйча ятты. Настя улын ул яткан бүлмәгә бөтенләй кертмәде. Ә Артем бабасын бик ярата иде. Әбисе белән әнисе күрмәгәндә ул аның авызына кәнфит, шоколад ише тәм-томнар каптыргалый иде. Ә бит бәхетсезлегенә Рәфыйк үзе гаепле. Яшь чакта ул авылда кызлар күзе төшәрлек чибәр егет иде. Күрше урамда яшәүче Рәйханны яратты ул. Кыз, көтәрмен, дип калса да, Рәфыйк армиядә ярты ел хезмәт итүгә, күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Озак йөрде Рәфыйк Рәйханын оныта алмыйча. Анда сугылды, монда сугылды, ә әнисе килен сорады. «Әнә Зөбәйдә уңган кыз. Үзеңә күз атып йөргәне бөтен авылга билгеле», – дигәч, Зөбәйдәгә өйләнде. Хатын ирен яратып, хөрмәт итеп яшәргә тырышты, тупырдап торган, нәкъ Рәфыйкның үзенә охшаган малай да алып кайтты. Читкә дә китеп карадылар. Менә шул чакта инде Рәфыйк тугры хатынын, әти дип өзелеп торган улын ташлап, ашханәдә эшләүче Мария белән бутала башлады. Яшь, чибәр Мария үзе дә аңа чат ябышты. 17 яшеннән әни булырга өлгергән хатын иде ул. Кечкенә Настясын ияртеп килсә дә, татар егетен бөтенләй үзенеке итте. Яши-яши бик азынды хатын, иреннән гел акча сорады. Рәфыйкның үз улына түләп барган алименты өчен ай саен тавыш чыгарды. Башларын кая куярга белмәгән ир кайчак, әллә Зөбәйдәгә кире кайтыйм микән, дип тә уйлады. Ләкин беренче хатыны инде кияүгә чыгып, матур гына яши башлаган иде.   Мария белән шулай этле-мәчеле гомер кичерде алар. Рәфыйк улы Рамил белән очраша алмады. Бер тапкыр да авылга кайтмады ир. Хәтта газиз әнисен дә аннан башка гына җирләделәр. Улының өйләнеп, игезәк кызлары туганын ишетсә дә, аларның исемнәрен дә белмәде. Шулай итеп, ни аек, ни исерек түгел дигәндәй, гомере узды. Ни чәчсәң, шуны урасың. Картлык турында яшьтән уйларга кирәк шул. Кафия КАМАЛЕТДИНОВА, Буа шәһәре Чыганак Фото: пиксабай
---

--- | 07.09.2020

3 сабый ятим калмасын иде...

$
0
0
07.09.2020 Хәйрия
Башкортстанда Хәйбулла районының Буребай авылында яшәүче 36 яшьлек Алексей Атласов кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ. Ир-атның башында шеш тапканнар, аңа 700 мең сумлык операция таләп ителә.

Гаиләдә мондый акча юк, шуңа күрә Алексей битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм алардан финанс ярдәм сорарга мәҗбүр булган.

- Дүрт ел элек иртән уяндым да, аңымны югалтым егылдым. МРТ башымда 4 сантиметрлы шеш барлыгын күрсәтте. Шул ук вакытта, минем бер җирем дә авыртмый һәм үземне яхшы хис итә идем. Бу авыру турында күп укыдым. Операция ясатырга кирәк иде, әмма аның ахыры фаҗига белән дә тәмамлану ихтималы булуын белдем. Хәзер инде шеш 6 сантиметрга җитте. Үземне начар хис итәм, операциясез булмый, - ди ул.

Алексей сәламәтлеге аркасында эшсез бүген. Гаиләнең сатарга бернәрсәсе дә юк, гаилә түләп фатирда яшәгән, хәзер - әти-әниләренә күченгәннәр. Өлкән яшьтәге әти-әнисе хәтта йортны сатарга уйлаганнар да, ләкин барыр җирләре юк аларның. Авыруның 10, 6 һәм 1,5 яшьлек өч баласы бар. Алексейга һәркем ярдәм итә ала.

Хәтта аз гына сумма да вакытлы булачак. Саклык банкы картасы номеры 2202 2009 3181 8387, карта 8 (927) 3176905 телефонына бәйләнгән.

Чыганак

Фото:ufa.kp.ru


---

--- | 07.09.2020

«Исемнәр бетте»: 40 яшьлек хатын 14нче сабыен тапкан

$
0
0
07.09.2020 Җәмгыять
Мәскәүдә бер хатын ундүртенче баласын тапкан. 40 яшьлек бу хатын да, сабый да үзен яхшы хис итәләр. Хатын баласына нинди исем кушасын гына хәл итә алмый, «Исемнәр бетте», - ди икән ул.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, 40 яшьлек Елена Ильючик балачактан ук зур гаиләдә үскән. Аның әнисенең 9 баласы һәм 7 тәрбиягә алган балалары булган, шуңа күрә хәзер ул 43 тапкыр әби. Ире белән ул 22 яшендә таныша, ә 23 яшендә беренче кызын таба.   -Хәзер 8 улыбыз һәм 6 кызыбыз бар, - ди Елена. - Ирем бик бәхетле. Дөрес, әлегә нинди исем кушарга белмибез, барлык исемнәр дә бетте инде. Дәүләттән «Ана даны» ордены һәм ике фатир алсам да, без барыбыз бергә яшибез. Балалар барысы да минем янымда, бакчага йөрмибез. Өлкәннәр бик булыша, беренче балаларны тәрбияләү катлаулырак иде. Иремнең куллары алтын, машиналар да төзәтә, ремонт белән дә шөгыльләнә, шуңа күрә акча җитә. Өлкән кызларны тегәргә өйрәттем, чөнки белемем буенча үзем тегүче. Тату яшибез, - дип уртаклаша бәхетле ана.   15нче бала артыннан килерсезме, дигән сорауга ул: "Ходай бирсә, әлбәттә", - дип җавап бирә. Фото: пиксабай  
---

--- | 07.09.2020

Ландыш Хөсәенова: «Йөрәгем “жу” итте! Иң өске катларның берсендә тәрәзә төбендә 3-4 яшьләрдәге бер малай басып тора иде»

$
0
0
07.09.2020 Җәмгыять
ТНВ каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы Ландыш Хөсәенова үзенең инстаграмдагы битендә үзәк өзгеч вакыйганы бәян итте. Башкаларга гыйбрәт. Әти-әниләр, балаларыгызны саклагыз!
Ландыш Хөсәенова:   - Кич. Кечкенә кызымны балалар бакчасыннан, олысын сәнгать мәктәбеннән каршы алып, кайтып барыш. Безнең өйгә җиткәнче, күптән түгел генә кулланылышка тапшырылган йортны узасы. Күрәм, каршында бер егет белән кыз әрле-бирле йөри. "Он же сейчас упадёт!" - ди кыз өскә карап. Мин дә карамакчы иттем… Һәм… йөрәгем "жу" итте! Иң өске катларның берсендә, киерелеп ачылган тәрәзә төбендә 3-4 яшьләрдәге бер малай басып тора иде. Ара-тирә ярты гәүдәсен чыгарып, тирә-юньгә карап ала, кулы белән тотына-тотынуын, әмма аның гомере кыл өстендә иде.    "Мальчик, иди домой, иди к маме!". Малайның бездә эше юк, ул игътибар белән урамны, балалар мәйданчыгын күзәтә, ярты гәүдәсен чыгарган саен минем йөрәк табан астына "төшеп менә". Ул арада кызларыма анда карамаска кушам, моңа кадәр аста йөргән теге егет сабый егыла калса тотарга дип җайлырак урын эзли, бичаракай. Җәймә дә юк бит ичмасам! "Посчитайте, на каком он этаже, и крикните мне!"- дип, ишегалды эченә таба йөгерәм. "Десятый!" - дигән тавышны алып килә җил. Үч иткәндәй, ишегалды да бикле бит аның!    Таңсылу кызым бер машинаның чыгарга җыенганын күреп, ачылган капканы тотып кала, һәм без эчкә үтәбез. "У вас есть ключи со второго подъезда?" - дип сорыйм каршыга килгән бер ирдән кабаланып. "Не-е-ет, а чё?" - ди абзый сузып кына. Мин ашыгып хәлне аңлата башлыйм. Шулчак мәйданчыктагы бер ир-ат: "Моя жена уже побежала туда, на 10-ый этаж, скоро сообщит родителям", - диде. Без кабат теге якка йөгерәбез.    Башта бер генә уй: "И, Раббым, исән калса ярар иде, гомере өзелмәгән булса ярар иде…". Без килеп җиткәндә, шактый гына җыела башлаган халык бертавыштан: "Уф, Слава Богу!" - дип куйды. Тәнемә җылы йөгерде. Димәк, өлгергәннәр, димәк, исән, Аллага шөкер!    Өйгә кайтып кергәндә тез буыннарым, кулларым һаман калтырый иде. Көчкә тынычландым. Бу язмам белән әти-әниләрне тагын бер кат кисәтәсем килә: зинһар, игътибарлы булсак иде, сакланганны саклармын дигән бит Ходай, сабыйларыбызны булдыра алганча саклый алсак иде! Аллаһы Тәгалә биргән балаларыбызны үзебезгә исән-сау үстерергә язсын!    P.S. Теге гаиләне белмәсәм дә, малайларының икенче туган көне белән котлыйм. Русча әйтсәк, "он родился в рубашке".   Менә ул йорт:        
---

--- | 07.09.2020

Гөлсирин Абдуллинаның контракты беткән

$
0
0
08.09.2020 Шоу-бизнес
Быел җырчы Гөлсирин Абдуллина һәм аның продюссеры Рифат Фәттахов арасындагы 7 еллык хезмәттәшлек тәмамланды. Аларның алга таба бергә эшләү-эшләмәве җырчының үзеннән торды - Рифат Әхмәтович Гөлсирингә хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен инде күптән ясаган иде. Һәм менә, озак уйланулардан соң Гөлсирин Абдуллина карар кыла: хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Ваһапов фонды һәм фестиваленең телеграм каналы эшли башлады.   Хәбәрдар булыгыз, язылыгыз: https://t.me/vagapovfestnews  
---

--- | 08.09.2020

Татар көрәшенең тагын бер танылган батыры вафат

$
0
0
08.09.2020 Җәмгыять
Татар көрәше тагын бер югалту ачысын татырга мәҗбүр. 55 яшьлек танылган көрәшче Марат Ишмөхәммәтов йөрәк өянәгеннән вафат булган.
Бу турыда "ШК" хәбәрчесенә Кукмара көрәшчеләре хәбәр итте. 1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Ишмөхәммәтов Кукмара районының Зур Сәрдек авылында җирләнгән.   Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.  
---

--- | 07.09.2020

Пугачёва белән Галкин гайбәтчеләргә җавап биргән

$
0
0
08.09.2020 Шоу-бизнес
Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Алла Пугачёва белән Максим Галкин никахындагы мәшәкатьләр турында хәбәр таралган иде. Алар йолдызлы никах таркалу чигенә килеп җиткән дип ышандырырга теләде.
Ләкин 71 яшьлек Алла Пугачёва белән 44 яшьлек Максим Галкин моңа оригиналь рәвештә җавап биргән: алар инстаграмга мәзәк фото урнаштырган – анда примадонна ирен кочаклап, телен күрсәтеп төшкән. Фото астына: “Гайбәтчеләр, өметләнмәгез дә!” дип язылган. Йолдызларның иҗатын яратучылар бу адымны хуплаган, аларга бик күп мактау сүзләрен яудырган. Моңарчы йолдызлы гаилә Джульетта һәм Бэтмен булып төшкән видео урнаштырган иде. Фото: инстаграмнан  
---

--- | 08.09.2020

“Гафу үтенә алмый калдым...”

$
0
0
08.09.2020 Язмыш
Билгеле журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһаповның үтеп барышлый гына туган уйлануларын сезгә тәкъдим итәбез. Анда — тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе. Майда аның арабыздан киткәненә өч ел булды...
Автовокзалдан такси белән редакциягә кайтам. Таксист, 40ның өстендәге ир, алдыбызга терәлеп диярлек бер машина кергәч, сүгенү сүзләре кулланмыйча гына шундый итеп әйтеп куйды — бала йоннары чыгарлык булды.     Аннары рөхсәт сорап, тәмәке кабызды. “Ташлап караганыгыз юкмы?” — дидем мин, үземнең дә шул әшәке нәрсәне ташлый алмавымны искә төшереп. “Уразага кергәч ташлыйм, — диде таксист, бик ышанычлы гына. — Ул чакта авыр булмый”.     Киттек. Казан “бөкеләре” сөйләшергә мөмкинлек бирә ул. Таксист миңа карамыйча гына ачылып китте:   — Әлмәттән мин. 42 яшемнең 35 елын тәмәке тартам. Шулай үстек бит инде. Әни укытучы иде. Мөстәкыйльлек кирәген аңлагандыр, 7-8 яшемдә үк өлкәнрәк малайлар белән төнгә балыкка җибәрә иде. 90нчы елларның бөтен дәһшәтен үттем. Сугыштым да, талаштым да. Төрлесе булды.     Төрмәдән чак калдым, барлык дусларым да диярлек утырып чыкты. Күбесе җир куенында инде. Ә мин менә исән. Эчтем, яшермим дә. Әнигә 80 яшь тулгач, эчүемне ташларга булдым. Әнине бик нык яратканмын икән. Шулкадәр юксынам! Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп утырасы иде, бер генә кочаклыйсы иде үзен. Ташладым аракыны, айлар буе эчеп ятулар бетте. Әни шул ук елны вафат булды. Яшермим, вакыт-вакыт үтереп “саласы” килә. Тик эчмим — ярамый! Менә хәзер тәмәке тартуны да ташларга уйлыйм. Әле исәнлек бар, яши башлаган гына кебек. Эчү аркасында аерылдым инде, үзем генә яшәргә өйрәндем. Килеп-китеп йөрүче хатын-кызлар бар, тик берсе дә ышанып гаилә корырлык түгел кебек. Бәлки мин ялгыз яшәргә өйрәнеп беткән­мендер. Эчмәгәч, рәхәт бит. Баш авыртмый, акча бар...     Таксист ир, тәмәкене ташлая­чагы турында сөйләп, күңелне кымырҗытты. Шундый ышанычка нинди сәбәп барлыгын сорадым.   — Әни вафат. Эчкәнем, тартканым өчен аңардан гафу үтенә алмыйм. Менә шул гына, — диде ул, бераз уйланып баргач. — Брат, исән булса, мөмкинлегең булу белән, әниең янына кайт, безне бу җирдә яраткан бердәнбер кешеләр — әниләр ул...     Таксидан төшеп калуга ук, урам уртасында баскан килеш, әнигә шалтыраттым. 1 марттан тәмәкене дә ташлаячагым турында әйтеп шатландырасым килде үзен.   Чыганак Фото: mk.ru
---

--- | 08.09.2020

Тинчурин театрында яңа гаилә оешты

$
0
0
08.09.2020 Җәмгыять
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы - Лилия Камалиева һәм театрның талантлы гитаристы Дмитрий Маланчук гаилә корды. Яшьләргә бәхетле озын гомер, гаилә иминлеге телибез!

 

 

 

 

 


---

--- | 08.09.2020

Үгез җәрәхәтләгән гөмбәчене вертолет белән РКБга илткәннәр

$
0
0
08.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Август ахырында Кукмара районында булган хәл. 62 яшьлек гөмбәче һәм аның хатыны көтү йөргән җиргә килеп чыкканнар. Аларны үгез күреп ала һәм иргә ташлана. Мөгезле терлек гөмбәчене башта өскә чөя, аннары җирдән сөйрәп йөри. Хатынга тими. Бу хәлне “Бизнес-Онлайн”га РКБ матбугат үзәгендә хәбәр иткәннәр.
“Матбугат.ру”га билгеле булганча, зыян күрүчене башта Кукмара хастаханәсенә илткәннәр. Кабыргалары сынган була. Әмма, табиблар күзәтүендә булса да, хәле яхшыга бармый. Баксаң, сынган кабыргалары үпкәсенә зыян салган икән. Һава тәндә җыела башлый һәм пациент күзгә күренеп кабара. Ир-атны вертолет белән РКБга илтәләр.   Татарстанның үзәк хастаханәсендә сынган сөякләрне титан пластиналар белән ялгыйлар. Остеометаллосинтез дип атала икән бу. Үгез җәрәхәтләгән ир-атның хәле яхшыруга бара. Бүген аны РКБдан чыгарырга тиешләр.
---

--- | 08.09.2020

Рәнҗешләре төшкән, күрәсең (СӨЯРКӘ ЯЗМЫШЫ)

$
0
0
08.09.2020 Ир белән хатын
Кичке тугызларда тимер юл вокзалында сеңлемне Мәскәүгә озатып, кузгалып киткән поезд артыннан кулымны селкеп калгач, кайтыр якка борылдым. Ашыга-ашыга сквер буйлап атлаганда, эскәмиядә бөкшәеп утырган сәләмә кыяфәтле бер иргә кырын гына күз салып үттем.
Өстендә ялангач тәнгә генә киелгән, тапланып беткән кәчтүм, аннан да пычраграк, балаклары тубыкларын ачып торган чалбар, аякларында арты тапталып, ямьшәеп беткән ботинкалар... Йөзен сакал-мыек баскан, майланып каткан чәчләре укмаш-укмаш булып, тырпаеп тора. Метр ярымлап ара калдырып үтсәм дә, борынга сасы ис бөркелеп китте. Йә Ходаем, шушындый көннәргә калдыра күрмә!..   Ун адым атладым ми­кән, “Энҗе!” дип эндәшкән үтә таныш тавышка сискәнеп, борылып карадым. Болай итеп, аерым бер ягымлы аһәң белән, ул гына эндәшә иде бит...   Әстәгъфирулла тәү­бә, Нәүфәл түгелме соң бу?! Башкача танырлык булмаса да, тавышы шуныкы бит, шуныкы! – Нәүфәл?! – Мин бу, Энҗе, мин, – дип сөенгән шикелле булды ул. – Менә бит, исән кешеләр бер очраша диләр...   Көтелмәгән мондый күре­шүгә мин әзер түгел идем, куанырга ашыкмадым. Үзенең бу хәленнән оялмый микәнни бер дә, таный күрмәсен дип башын иеп каласы урында, үзе дәште бит! Гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрем белән бу сәләмә иргә карап тора бирдем. Әле кайчан гына мин өзелеп сөйгән, мине үзенә тиң күрмичә ташлап киткән чибәр, горур егет кайда?! Нәрсә булган аңа?!.. Без Нәүфәл белән Казан – Әлмәт юлында таныштык. Кама күперен чыккач та, машинам каты үкереп, җен урынына тарта башлады. Юл читенә чыгып туктарга мәҗбүр булдым. Рульдә беренче ел гына йөрүем иде. Мондый хәлгә юлыгуым да беренче тапкыр. Инде нишләргә?! Җәй көне булса да, салкынча, яңгыры да явар-яумас булып, болытлар асылынып-салынып тора. Ява башласа, эш харап. Арткы утыргычка аткан җиңел курткамны алып кидем дә, юл читенә басып, кул күтәрдем.   Машиналар үтә торды, туктаучысы юк... Борыным йомшый башлаганда гына, ниһаять, бер “Лексус”, уң “күзен” кыса-кыса, минем “Калина” алдына чыгып туктады.   Җитез хәрәкәтле, атлет гәүдәле чибәр генә егет эшне тиз тотты. Ун-унбиш минут дигәндә, “Калина” тигез генә келтерәп эшләп утыра иде инде. Шулай таныштык без Нәүфәл белән.   Бер ел гомер сизелмичә үтеп китте. Нәүфәл игътибарлы, назлы яр булып чыкты. Күпме татлы мизгелләрне бергә кичердек без аның белән! Аңа булган мәхәббәтем көннән-көн арта, гомергә бергә булырга хыялланып, миңа тәкъдим ясавын түземсезләнеп көтә идем. Кыяфәткә әле егетләрчә булса да, Нәүфәлгә инде утыз алты яшь икән.   Бергә булыйк, дигән тәкъдимне кө­теп йөргәндә, көннәрдән бер ­көнне: – Ничек уйлыйсың, матурым, безнең мөнәсәбәтләргә нокта куярга вакыт түгелме икән инде? – дигән сүзләрен ишеткәч, башта аптырап калдым. Аннары, күзләремә туп-туры карап көлемсерәп торуын күргәч, шаярта икән ич, дип уйлап: – Ник аны турыдан-туры “минем хатыным булырга ризамы” дип кенә сорамыйсың? – дип, кояштай балкып, елмаеп куйдым. – Юк, безгә аерылышырга вакыт дип әйтәсем килә, – диде Нәүфәл. Чырае җитдиләнде. Мин, аның бу сүзләренә берничек тә ышана алмыйча, аптырап калдым. Ничек инде алай булсын, әле генә бер-беребезне сөеп туя алмый идек бит. Ачуланышмадык, үпкәләшмәдек, бер сәбәпсез генә ташлашмыйлар ич инде! Мине үрти генә торгандыр. Менә хәзер түзә алмыйча көлеп җибәрер дә, “шаяртам, матурым” дип кочып алыр дип уйладым.   Әмма Нәүфәлнең чырае тагын да җитдиләнә генә төште: – Синең белән болай да озак юандым инде мин. Беркем белән өч-дүрт айдан да артык бергә була алмый идем. Ә хәзер, гафу ит, минем пластинканы алыштырыр чагым җитте. Нихәл итим, менә шундый кеше инде мин...   Бу сүзләргә ничек хурланганымны үзем генә беләм. Аяк астында җир убылса, шунда төшеп китәрдәй булдым. Димәк, мин Нәүфәл өчен чираттагы бер сөяркә генә булганмын! Аның сөяркәләре миңа кадәр дә күп булган, миннән соң да булачак икән! Менә сиңа шәп егет! Кызларның башыннан йөрүче, үз рәхәтенә генә яшәргә яратучы Казанова икән ләбаса гашыйк булган кешем! Бер авызың пешкәч, өреп кабасың. Яшем утызга таба шуышса да, берничә ел егетләр белән бөтенләй йөри алмадым. Барысы да алдакчыдыр, кызлар белән кызык эзләп кенә йөриләрдер кебек тоелды. Ирем белән дә димләп кенә таныштырдылар. Гаилә корырга кирәк бит инде, яшем дә утызда дип кенә ризалык биргән идем, хәзер Вазыйх белән кушылганыма сөенеп туя алмыйм. Килешеп, бер фикердә булып яшәгәч, мәхәббәт тә килә икән. Элеккеге шашкын мәхәббәт түгел, салмак, бер-береңә хөрмәткә нигезләнгән, акылга утырган мәхәббәт. Кызыбызга инде быел биш яшь тулды...   Каршымда утырып торган сәләмә, пычрак иргә карап, күңелемнең әллә кай җиреннән җирәнү катыш кызгану хисе баш калкытты. Ярты метр чамасы ара калдырып, янына утырдым да, сораштыра башладым:   – Ничек мондый хәлгә төштең соң син, Нәүфәл? Нинди бәхетсезлеккә тарыдың? – Ник?! Нәрсә булган әле миңа?! Бар да нормально! – диде ул, ясалма күтәренкелек белән. Мин дәшми генә аңа карап утыра бирдем. Ул җитдиләнеп, карашын каядыр читкә төбәде. Бераз акча биреп китәргә ниятләп, сумкамны актара башлагач кына: – Синнән хәер көтеп утырыр көнгә калдыммыни соң мин?! – дип, җан ачысы белән әйтте дә, тырнаклары керләнеп беткән кулларына башын салып, һич көтмәгәндә елый башлады. – Гафу ит мине, Энҗе! Мин йөрәкләрен яралап киткән башка кызлардан да тезләнеп гафу үтенер идем. Арада миннән йөккә узып, көмәнен төшереп йөрүчеләре дә булды бит! Рәнҗешләре төшкән, күрәсең. Гөлдән гөлгә кунып йөри торгач, килеп каптым мин бер “асыл” затка. Синең белән танышканчы ук инде... Ул зур бер компания директоры иде. Миннән күпкә өлкән. Син кайда эшләвем белән кызыксынгач, мин алдаштым: чынбарлыкта шул хатынның машина йөртүчесе һәм... бер уңайдан, сөяркәсе дә идем. Әмма мин аны яратмадым, үз күңелемне күрер өчен башка кызлар белән дә йөреп тордым. Арадан бер сине генә чын күңелемнән яраттым бугай. Хәтта теге хатыннан китәргә, синең белән матур гаилә корырга хыялланып йөрдем. Әмма “не тут-то было”. Минем үзеннән китәргә теләвемне белүгә, әби-патшам “сафура бураннары” кубарды. Төрмәдә черетәчәге, ник туганыма үкенерлек итәчәге белән куркытырга кереште. Мондый хәлгә бай ирләргә кызыккан кызлар гына төшә дип белә идем... Бай хатыннарга кызыгучыларны да шул ук язмыш көтә икән. Сөяркә генә түгел, кол да икәнемне шунда аңладым. Әмма, буйсынырга мәҗбүр булсам да, аңа ул теләгән назны, иркәләүләрне бирә алмадым, чөнки эчем тулы нәфрәт иде. Минем суынуым, ниһаять, директоршамны чыгырыннан чыгарды. Көннәрдән бер көнне, өенә кайтып туктагач, ул машинадан төште дә кереп китте, ә мине, җиргә аяк басуга дүрт ир чорнап алдылар да, берни әйтмичә кыйный башладылар...   Аңыма килгәндә шәһәр чүплегендә ята идем. Гәүдәне селкетерлек тә түгел, бөтен җир авырта, сызлый, кабыргалар да сынган булса кирәк. Йөз бөтенләй шешенгән, кан катып оешкан, бер күз күрми... Әгәр дә шунда чүплектә көн күрүчеләр ярдәмгә килмәгән булса, үлеп тә киткән булыр идем. Хәер, үлеп китсәм, бәлки яхшырак та булыр иде...   – Соң, Нәүфәл, син болай юкка чыгарга тиеш кеше түгел. Үзеңне кулга алырга кирәк. Өр-яңадан тормыш башларга әле соң түгел бит! Син бит әле ир уртасы кеше... – Нишли алам соң мин, Энҗе? Миңа терәк, ярдәм кирәк! Менә син мине кеше итә алыр идең. Кайчандыр яратыштык бит. Мин хәзер дә гел сине уйлыйм... – Минем ярату инде үткәннәрдә калды, Нәүфәл! Яраткан ирем, балам бар! Көчле кеше язмыш тез астына китереп типкәндә дә тезләнми ул, торып басарга үзендә көч таба. Синең дә аяк өсте калуыңны телим. Хуш, сау бул! Эскәмиядән тордым да, ашыгып китеп бардым. Җилкәм аша аның күз карашын тоеп атласам да, кабат борылып карамадым. Зөлфия Мансур *** Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 4 февраль 2016 № 5
---

--- | 08.09.2020

Кышкы каникулда балалар азрак ял итәчәк?

$
0
0
08.09.2020 Мәгариф
2021 елдагы кышкы каникуллар 1еннән алып 10 гыйнварга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Шундый тәкъдим белән РФнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы чыгыш ясады. Ведомство 2021 елдагы ял көннәрен күчерү турында хөкүмәт карары проектын әзерләде. Ул норматив-хокукый актлар порталында урын алган.
2021 елда Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тәкъдиме белән 1-10 гыйнвар, 21-23 февраль, 6-8 март, 1-3 май, 8-10 май, 12-14 июнь һәм 4-7 ноябрь бәйрәм көннәре буларак исәпләнергә мөмкин.   Автор : Әлфия Шакирҗанова Чыганак: bashinform.ru Фото: optima.tours
---

--- | 08.09.2020

Яңадан дистанцион укуга күчү турындагы имеш-мимешләргә министр ачыклык кертте

$
0
0
08.09.2020 Җәмгыять
Дистанцион укуга күчәр өчен бернинди алшартлар юк. Социаль челтәрләрдәге укучыларны көзен яңадан дистанцион рәвештә укуга күчерәчәкләр дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Хөкүмәт йортындагы брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, кайбер урыннарда, мәсәлән, балалар бакчаларының аерым төркемнәрендә һәм мәктәпләрдә карантиннар булуы мөмкин.   – Август башыннан ук диярлек бездә әле анда, әле монда белем бирү процессы рәтләп башланырга өлгермичә өзеләчәк дигән имеш-мимешләр барлыкка килә. Кайвакыт без моны ата-аналар чатларында, социаль челтәрләрдә күрәбез. Фейклар тарала.Көзен барысы да тагын дистанцион рәвештә укуга күчәчәк дигән мәгълүмат барлыкка килде. Һәм мин бу сорауга инде берничә тапкыр җавап бирдем. Мондый күчүгә бернинди алшартлар да юк. Шуңа күрә мин сезнең ярдәм белән барысын да тынычландырырга теләр идем. Без уку елын гадәттәгечә башладык, мин аның шулай ук дәвам итәсенә өметләнәм, — диде министр.
---

--- | 08.09.2020

Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"китабы җиңүче булды

$
0
0
08.09.2020 Әдәбият
Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" китабы "Кече Ватан-2020" дип исемләнгән XVI Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсының "Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык..." номинациясендә җиңүче дип табылды. Тантаналы тәбрикләү чарасы 33нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә узган.
Анда Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга да җиңүче дипломы тапшырганнар.   Татар һәм рус телләрендә әзерләнгән әлеге китап узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан булган. Муса Җәлил шигырләре дөньяда алтмыштан күбрәк телгә тәрҗемә ителде. Бу басма шунысы белән үзенчәлекле: биредә ике шигырьләр җыентыгы да укучыга шагыйрьнең үз куллары белән язган факсимиле рәвешендә тәкъдим ителә. Бу уникаль хезмәт — бөек шагыйребезнең иҗади талантына һәм сынмас батырлыгына замандашларыбызның олы хөрмәте һәм мәхәббәте билгесе. Төсле фотослайдлар — Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә сакланучы дәфтәрләрнең оригинал нөсхәләреннән күчермәсе. Конкурста 52 нәшрияттан 100 дән күбрәк китап тәкъдим ителгән.   "Кече Ватан-2020" Бөтенроссия төбәк һәм туган як әдәбияты конкурсы 2005 елдан алып Матбугат һәм массакүләм комуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан үткәрелә.
---

--- | 08.09.2020

Бүген Халыкара журналистлар бердәмлеге көне

$
0
0
08.09.2020 Матбугат
Әлеге дата ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. Ул 1958 елда Бухарестта, Халыкара журналистлар оешмасының 4 конгрессында оештырыла. Конгресс депутатлары фикеренчә, бу көнне барлык ил һәм басма журналистлары дөньяга үзләренең бердәмлеген күрсәтергә тиеш, бигрәк тә үз хокукларын яклау эшендә.

Көн датасын сайлау өчен фаҗигале вакыйгалар нигез була. 1943 елның 8 сентябрендә Германиядә Чехословакия журналисты, язучы-антифашист Юлиус Фучик җәзалана. Ул1921 елда Чехословакиянең Коммунистлар партиясенә нигез салучыларның берсе була. 1941 елда Фучик коммунистик партиянең икенче үзәк яшерен идарәсе әгъзасы булып тора. 1942 елның 24 апрелендә ул азатлык хәрәкәтенең башка алты әгъзасы белән бергә кулга алына.

Халыкара журналистлар бердәмлеге көнендә бөтен дөньяда төрле илләрдән журналистлар җыела торган конференцияләр, съездлар уза. Бу бәйрәм конференцияләрендә алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып кына калмыйлар, ә кайвакыт бик куркыныч хезмәтләре өчен бүләкләр дә алалар.

Ә бездә ничек?


---

--- | 08.09.2020

Машина бәрдергән Вил Усманов хатыны белән аерылган дигән сүз дөресме?

$
0
0
08.09.2020 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Вил Усманов белән соңгы арада гына якыннан танышып аралаша башладык. Моның сәбәбе дә юк түгел. Быел Вилне юлда велосипедта барганда, машина бәрде. Ул чакта җырчының башына зыян килде, төрле тән җәрәхәтләре алды. Бу хәлләрдән соң ике айдан артык вакыт узды. Вил Усмановның хәлләре ничек, нинди яңалыклары бар икән?
- Вил, ничек хәлегез? Җәйге вакыйгадан соң велосипедка утырганыгыз бармы?   - Бер тапкыр утырдым, ләкин курку хисе бар әле. Хәзер хәлем әйбәт, Аллага шөкер.   - Бу мавыгу кайчан башланды?   - Свердловск өлкәсендә миннән 13 яшькә өлкәнрәк Фәрит абый исемле дустым бар. Мин фитнеска да йөрим, спорт белән дә шөгыльләнәм. 50 яшьлек ирләр өчен үземне яхшы формада дип уйлый идем. Бервакыт Фәрит абый 50 чакрым велосипедта йөрим дигәч, шикләнеп куйдым. Һәм очрашкач, сүзен исбатларга булды, без икәү велосипедта чыгып киттек. Башта сер бирмәдем, ләкин берзаман арыдым, әкренәя башладым. Бу хәлдән соң, өйгә кайткач, велосипед алырга булдым. Хәзер миңа 60-70 чакрым йөрү берни түгел. Йөреп кайтканнан соң, утырып баянда уйнап җырлый алам. Июль аенда 400 чакрым ераклыктагы туган авылыма велосипедта кайтырга планлаштырган идем. Бу күңелсез хәл планны бозды. Әллә Аллаһы Тәгалә мине тагын да зуррак бәладан сакладымы икән, дим... 
- Пандемия вакытында күпме җыр яздыгыз?   - Шактый язылды. “Казан егетләре” төркеменең продюсеры ТАССРның 100-еллыгына багышланган проект уңаеннан районнарга атап җырлар язарга тәкъдим итте. Филүс Хисаметдинов шигырьләрен язды, барлыгы 15ләп җыр иҗат иттек.   - Көй шулай тиз языламы?   - Хәзер миңа берәр шигырь бирсәң, шунда ук көй язып бирә алам. Әгәр күңелдә булса, ул шул ук мизгелдә туа. Көй машинада барганда да, телевизор караганда да туарга мөмкин. Күңелдә туган көйне башта телефонга яздырам, аннары баянда көйлим.
- Иң беренче җырыгызны кем башкарды?   - “Юлымда синең эзләрең” җырын Зәйнәб Фәрхетдинова җырлады. Россиянең кайсы почмагына барма, бу җырны һәр җирдә беләләр, кушылып җырлыйлар. “Ике урам арасы”, “Кил әле” җырларын да яраттылар.   - Сез бит әле фильмнарга да гаҗәеп җырлар иҗат итәсез.   - “Ак чәчәкләр” җырыннан соң, әбиләр, апалар килеп кочаклый башлады. “Яланаяклы кыз”га “Син” җырын язган идем. Аны да тамашачы яратып кабул итте. Асылъяр җырны җиренә җиткереп, күңеле белән тоеп башкарды. Сәнгать тирәсендәге кешеләр дә җылы сүзләр әйтте. Кешенең рәхмәтен ишетү - шулдыр инде ул бәхет.     - Гомерегез буена барлыгы ничә җыр язылды? Андый статистика алып барасызмы?   - Юк, санамыйм. Минемчә, җырның популяр булуы мөһимрәк. Әйтик, 500 җыр язарга һәм шуның берсе дә танылмаска мөмкин. 50 яшемә минем җырлардан торган китап чыгарырга уйлаган идем. Ярый әле чыгармаганмын дим, чөнки шушы ике елда шактый җырлар язылды.   - Иң күп җырлар гомерегезнең кайсы аралыгында иҗат ителде?   - Саллырак, танылганрак җырлар 40 яшьтән соң язылгандыр дип уйлыйм. Ләкин һәр унеллыкта истә калырлык җырларым бар.   - Әгәр җыр сорап мөрәҗәгать итсәләр, язып бирәчәксезме?   - Әлбәттә.   - Артистларның челтәрле бизнес белән шөгыльләнүенә ничек карыйсыз?   - Һәр кешенең үз эше. Бездә бер-берсеннән күреп акчага кызыгучылар күп. Бер карасаң, интернетта гына утырырга кирәк, эшләп тир түгәсе түгел. Бөтен кешенең, шул исәптән минем дә кредит бар. Ә түләргә  кирәк. Һәркем булдыра алганча акча эшли.    - Сез дә заманында ике юнәлештә эшләдегез – спорт һәм сәнгать. Берсе икенчесенә хилафлык китермәдеме?   - Дөрестән дә, сәнгатькә бер әзерлексез килеп кердем. Әмма ул чакта гаиләне туендырырга кирәк иде. Мин ул еллардагы язмаларымны бөтенләй тыңлый алмыйм. Югыйсә вокал буенча да белемем бар иде. Ул вакытта мине белгән кешеләр “җырчы булып китәрсең дип уйламадык” ди. Көрәштәге эшемне төгәлләп, эстрадага әзерлек белән килгән булсам, бәлки тагын да популяр булыр идем. Хәзер миңа һәр концертымда тамашачыма тагын да яхшырак башкаруымны исбатларга кирәк.
- Ләкин киресенчә булган очраклар да бар бит. Әйтик, элек артист яхшырак җырлаган, ә хәзер тавышы да, башкаруы да мактанырлык түгел.   - Килешәм. Күп нәрсә дөрес җырлаудан тора. Җырлау сәләтен югалтмас өчен өйдә җырлап торырга кирәк.   - Кызларыгызга нинди кияүләр телисез?   - Татар егете булса, бер сүзем дә юк. Иң мөһиме – үзебезнең милләт кешесе булсын. Оныкларым белән татарча сөйләшергә телим. Дөнья болай дәвам итсә, тел югалырга мөмкин. Бакча һәм мәктәп белән генә булмый, күп нәрсә гаиләдән тора. Ләкин татар гаиләләре рус һәм инглиз телләрендә сөйләшергә тырыша. Бала инглиз телен белсә, ана телен белмәсә дә ярый, дип уйлыйлар. Әлбәттә, бу - күңелсез хәл.   - Бер әңгәмәдә хатыныгыз белән аерылгансыз дип укыдым...   - Безнең аерылган юк, без гел бергә.     - Хатын белән ирнең аерым яшәүләренә ничек карыйсыз?    - Дөрес әйбер түгел инде ул. Табигать шулай куша – иргә - хатын, хатынга ир кирәк. Һәркем парлы булырга тиеш. Ләкин бер яктан, олыгайган көндә хатын белән талашып утыру да рәхәт түгел. Икенче яктан, балаларны, оныкларны бергә каршы алу – үзе бәхет.   - Сезнеңчә, гаилә кризисы ничә ел яшәгәч башлана?   - Өйләнешкәч тә башлана. Ул беркемне дә урап узмый, һәр гаиләдә була. Кемдер юл куя, кемдер түзеп яши. Гаиләне үзенең зирәклеге белән хатын-кыз гына саклап кала ала.
- Сез көнчеме?   - Әлбәттә.   - Ә сезне көнләсәләр, моңа мөнәсәбәтегез?   - Яраткан кеше көнләшәдер инде ул, әмма барысының да чиге булырга тиеш.     
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 08.09.2020
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>