Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Авыл-районнар кар сыннары белән тулган чак (ФОТО) #7190

$
0
0
06.01.2013 Бәйрәм
Бу фотоларны безгә Гөлүзә ГАРИПОВА җибәрде. Арча районы Яңа Кенәр авылындагы кар сыннары бу. Хәер, мондый хәл бәйрәм көннәрне һәр район һәм авылда күзәтелә. Исегезгә төшерәбез, кызыклы фото һәм видеолар өчен без акча түлибез.

 

 

 

 

 

 

Шартлары монда: http://matbugat.ru/news/?id=3766

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Ә сездә мондый сыннар бармы? Аларны кемнәр ничек ясый? ))


---

№--- | 06.01.2013

Шамил Хамматов: «Пьер Ришар мине аңламады» #7191

$
0
0
06.01.2013 Мәдәният
7 гыйнварда Россия кинотеатрларында «Продавец игрушек» фильмы күрсәтелә башлаячак, анда төп рольне Чулпан Хамматованың энесе Шамил башкара. Фильмда шулай ук француз актеры Пьер Ришар катнаша.

Безнең якташыбыз танылган актер белән уртак тел таба алмаган икән. Моның сәбәпләре хакында Шамил Татарстан башкаласында фильмны премьерага кадәр журналистлар игътибарына тәкъдим иткән вакытта сөйләде.

Апа белән сирәк күрешәбез

Шамил Хамматов белән очрашу «Мир» кинотеатрында үтте. 27 яшьлек актер өчен тамашачылар белән бу рәвешле аралашуның әле яңалык булуы күренеп тора иде. Ул үзен кыюсыз тотты һәм провокацион сорауларга ни дип тә җавап бирергә белмәде.

Шамил 2005 елда Мәскәүнең Россия театр сәнгате академиясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта «Современник» театрында эшли, ә менә кино һәм сериалларда күптән түгел генә төшә башлаган.

- Әлбәттә, мин апам ярдәмендә актерлык һөнәрен сайладым, - диде Шамил Хамматов. - Мин Мәскәүгә аның янына еш кунакка бара, аның рольләргә ничек әзерләнүен, киң җәмәгатьчелектән яшерелгән театр тормышын күзәтә идем. Мине андагы иҗади мохит таң калдырды. Үземнең дә шул дөньяда яшәп карыйсым килде.

Шамил сүзләренчә, апасы беркайчан да үз каланчасыннан торып аны тәнкыйтьләргә ашыкмый, киресенчә, ярдәм итәргә тырыша:

- Ул бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен дә белә. Соңгы нәтиҗәнең тырышып эшләвеңә генә түгел, ә башка күп кенә кешеләрнең гамәленә дә бәйле булуын аңлый. Шуңа күрә ул тәнкыйтьләми, ә киңәш бирергә тырыша. Өстәвенә, без Чулпан белән Мәскәүдә бик сирәк күрешәбез. Башкала үзенең энергиясе, тизлеге белән сине тулысынча “йота”. Ләкин безнең күркәм гадәт бар. Җәй саен бөтен гаиләбез белән Казан янындагы дачага җыялабыз, менә шунда мин үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Шундый вакытларда тормышта иң мөһиме гаилә икәнен аңлыйм. Мәскәүдә интектергән артык уйлар, ялган кыйммәтләрдән котылам. Минем менә дигән хатыным бар, тик әлегә балаларыбыз юк, гаиләм әле тулы түгел дип саныйм. Инде бу юнәлештә эшләячәкбез.

Тәрҗемә кыенлыклары

«Продавец игрушек» фильмында Шамил үзенең нәсел-нәсәбе русларга барып тоташкан французны уйный. Аның герое Николя Берсен Парижда уенчыклар сатучы булып эшли. Әнисе дә, Парижның кондитер «патшасы» (аны Пьер Ришар уйный) кызы булган кәләше дә Николяның эшен яратмый. Ни дисәң дә, аның Сорбонна университеты дипломы бар, һәм теләгән очракта ул бу тормышта зур үрләр яулый алыр иде. Ләкин Николя үз эшеннән болай да канәгать. Шулай ук ул тарихи ватанына кайтырга, үзенең ата-бабалары турында күбрәк белергә хыяллана, һәм менә Раштуа алдыннан аның бу хыялы тормышка аша...

Мондый романтик фильмнарны гадәттә бәйрәм ялларында яратып карыйлар. Ләкин бу фильмның DVD дискларда таралуын, яисә телеэкраннарга чыгуын көтсәгез дә, берни дә югалтмассыз. Эш шунда ки, фильмның зур чыгымнар таләп итмәве һәм эчтәлеге белән әлләни аерылып тормавы ахыргы нәтиҗәгә шактый нык йогынты ясаган. Бу фикер белән Шамил Хамматов та килешә.

- Миңа театр кинога караганда күбрәк ошый. Чөнки театрда репетиция процессы бик кызык, анда үз ролеңә төрле мәгънә салып уйнап була, герой холкына кирәкле яңа буяулар өстәргә мөмкинлек бар. Ә бүген кинода андый мөмкинлек юк. Төрле сәбәпләр аркасында репетицияләр үткәрелми. Камера алдына тиешле ракурста басып текстыңны укыйсың да, эшең бетә. Кайвакыт хәтта режиссер белән аның миннән нәрсә көтүе турында да сөйләшеп булмый. Бөтен җирдә янга калдыралар, бөтенесен ашык-пошык эшлиләр, ә аннан соң ул «шедеврны» тамашачылар игътибарына тәкъдим итәләр.

Шулай да Шамил дөньякүләм танылган йолдыз белән эшләү бәхете насыйп булуына куана:

- Пьер Ришар төшерү мәйданчыгында үзен бик иркен хис итә, бирелгән вакытны белеп файдалана. 10 минутлык тәнәфес игълан ителгәч, ул шунда ук хәл җыю өчен кәнәфидә черем итеп ала.

Пьер Ришар Шамил Хамматовка әйткәнчә, ул үз телендә уйнап та, аңа француз телендә кайтарган җавапны аңлый алмаган беренче шундый очракка тап булган икән.

- Эш шунда ки, сценарий буенча мин Парижда чагында кешеләр, шул исәптән Пьер уйнаган герой белән француз телендә сөйләшәм, - дип аңлата Шамил. - Мин бу телне белмим, ләкин кино төшергәндә дүрт дәрес үткәрделәр, анда мин гади әйберләрне ятларга тиеш идем. Әлбәттә, бу гына җитмәде. Кино төшергәндә тәрҗемәче эшләде, тик ул нигәдер кирәк чагында янәшәмдә юк иде. Шуңа күрә кадрда Пьер Ришарның миңа нәрсә әйтергә теләгәненә үземә төшенергә туры килде. Ә ул мин ни әйттем икән дип баш ватты. Чөнки мин сөйләшкән тел француз теленнән бик ерак тора иде.

Шамил Хамматовка күптән түгел зомбилар турындагы фильмда роль тәкъдим иткәннәр. Тик Шамил риза булмаган...

- Россиядә бу жанрда әле бер лаеклы эш тә күргәнем юк, - ди актер.

Яңа елны Шамил Мәскәүдә эштән бушаган арада гаиләсе белән каршы алачак - 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр Хамматов спектакльләрдә уйнаячак, шуңа күрә аңа Яңа ел каникуллары турында хыялланырга гына кала. 


Олег ПЛАТОНОВ

№ |

Камәрия Хәмидуллина: “Ана телендәукыту файдалы” #7192

$
0
0
07.01.2013 Мәгариф
Милләтне саклап калуда, яшәтүдә телебез һәм динебезнең роле турында күп сөйләнелә. Әмма, бүгенге чынбарлык шартларында телне саклап калу, үстерү юллары җитәрлек дәрәҗәдә анализланмый. Төрле дәрәҗәдәге чыгышлар вакытында халыкның аңын бутый торган, уйланылмаган очраклы җөмләләр, фикерләр әйтелеп, яшәешебездәге төп кыйммәтләребезне җуябыз, кадерсезлибез.

Шундый кыйммәтләрнең берсе – ул милли мәктәп.

“Милли мәктәп бүген кирәкме? Ул нинди булырга тиеш? Бала ничә ел милли мәктәптә укырга тиеш? Татар теле Сакмар күперенең аръягына чыкканчы гына кирәк, нигә аңа вакыт сарыф итәргә? БДИ – урыс телендә, нигә татар телендә укытырга? Чит илдәге милләттәшләребез телне гаиләдә саклый, бездә дә шулай булсын, телне өйрәнү өчен башлангыч мәктәп тә җитә” һ.б., һ.б.

Соңгы 20 елда иң күп яңгыраган сораулар, шигарләр әнә шундыйлар булды.

Моннан 90 ел элек язылган сүзләр бүген дә актуаль. Тарих кабатлана. Күренекле галим Газиз Гобәйдуллин әлеге мәкаләсендә үзе куйган сорауга үзе үк җавап бирә: “Мин бер дә өркемичә, бер дә мәсьәләгә сәясәт катыштырмыйча әйтә алам: татарча укыту файдалы!” – ди ул.

Аңа ияреп, нәкъ 90 елдан соң,  башкалабыз Казанда ана телендә эшли торган  гимназиянең җитәкчесе буларак, кабатлый алам: “Ана телендә укыту файдалы, алай гына да түгел, ана телендә укыту отышлы ул, алай гына да түгел, ана телендә укыту һәм тәрбияләү бүген милләтебез өчен иң җитенкерәмәгән әйберләрнең берсе”.

Дөньяга сибелгән милләттәшләребез, чит илләрдәге милләттәшләребез ана телен гаиләдә өйрәтә, саклый. Афәрин, кардәшләр! Әмма чит илләрдә дә әдәби телебезне өйрәтү проблемасы бар, телнең чисталыгын, байлыгын, матурлыгын кайгырту мәсьәләсе анда да актуаль.

Ә менә Русия җирлегендә гаиләләрдә ана телен саклау бүген, ни кызганыч, авыр хәлгә әйләнде. Сәбәпләре бик күп, тирән һәм саллы. Шуларның берсе – ул бүген бала үстерүче әти-әниләрнең үз ана телләрен нигездә җуеп бетерүендә. Сәбәпләре – милли мәктәпләрнең, нигездә, юкка чыгып, бүгенге әти-әниләрнең  урыс телендә генә белем һәм тәрбия алып,  милли үзаңнары тәмам зәгыйфьләнгән булуында һәм соңгы 60-70 ел эчендә буыннарны бәйләп торган, “Ана теле” дигән алтын җепнең нәзегәеп, өзелү хәленә җитүендә.

Шушындый шартларда 1990 елда безнең гимназиябез ачылган иде. Казанда нибары бер татар мәктәбе калган иде ул елларда. Татар гимназиясе эшчәнлегендә концептуаль принцип итеп предметларны ана телендә укыту принцибын алдык. Без бүген дә барлык предметларны ана телендә укытып, барлык тәрбия чараларын ана телендә уздырып, милли әхлак тәрбияләү юлында. 570 укучыбыз бар, 60 бала әзерлек төркеменә йөри. 60ка якын мөгаллим ана телендә белем бирә.

1нче сыйныфтан башлап ике дәүләт телен - урыс һәм татар телләрен укытабыз, 2нче сыйныфтан, халыкара аралашу теле буларак, инглиз телен кертә башлыйбыз, ике тел җирлегенә өченче тел ятышлы килеп чыга, 5 нче сыйныфтан балаларга милли-рухи мирасыбызны саклаган, Мәрҗаниләр, Ризаэтдин бине Фәхретдиннәр иҗат иткән тел –  гарәп телен өйрәтә башлыйбыз. Гарәп телен Казан дәүләт университетын тәмамлаган укытучылар укыта. Өч тел җирлегенә дүртенче тел ята. Шулай итеп, балаларыбыз өчен уникаль полилингваль мохит тудырыла. Аның уникальлеге шунда ки, монда доминанта булып ана теле тора, ана телендә предметлар укытыла. Дәүләт теле – урыс теленә аерым игътибар бирелә. Урыс телен укыту начар икән, гимназиянең абруе бетә, балалар килми, ә инглиз теле әти-әниләрне халыкара аралашу теле буларак үзенә тарта. Гарәп теле исә гимназиянең әхлакый базасын формалаштыруда үз ролен уйный. Полилингваль мохит балага яхшы үсеш җирлеге тудыра, табигый сәләтен ачу өчен ачкыч ролен үти. Концептуаль принципларыбызның икенчесе менә шушы. Төп принципларның өченчесе – химия, физика, математика кебек предметларны ана телендә яхшы укыту, аларны ана телендә укыта алырлык мөгаллимнәр туплау, нәтиҗәлелекне тәэмин итү.

Тагын бер принцибыбыз бар, ул – татар теленә аңлы мөнәсәбәт булдыру буенча даими эш алып бару. Үз халкыңның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән горурлану тәрбияләү. Нинди юллар белән эшләргә соң моны? Менә хикмәт нәрсәдә.

Гимназиябездә милли үзаңга көчле тәэсир ясый торган класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык. Барлык укучыларыбыз ел саен халык җырлары фестивалендә катнашып, 11 уку елында 11 халык җырының сүзләрен, көен өйрәнеп, сәхнәдән үз сыйныфы белән башкарып чыга. Барлык ир балаларыбыз диярлек, татар көрәше белән мавыга. Татар музыка мәктәбебездә һәр ике баланың берсе белем ала. 400ләп берәмлек сынлы сәнгать, скульптура, графика әсәрләреннән торган фондыбыз һәм шушыларның бөтенесен хәрәкәткә китерә алырлык мөгаллимнәр коллективы балалар хозурында. Бөртекләп җыйган байлык бу. Шулар нәтиҗәсендә, шөкер, 20 ел эшләү дәверебездә балаларыбызның хокук саклау органнарында теркәлү очраклары булмады. Элеккеге укучыларыбыз дөньяның төрле илләрендә бездә өйрәнгән инглиз теле белән эш йөртә, дәүләт телләрен яхшы белүләре нәтиҗәсендә хөкүмәт структураларында хезмәт куя.

Мондый мисаллар китерерлек милли мәктәпләр тагын да бар, әлбәттә. Тик андый мисалларга караганда башкалары күбрәк. Безне бүген Русиядәге татар мәктәпләренең тоташ ябылып килүе хафага сала. Менә, кичә генә диярлек, Башкортстандагы татар авылының татар мәктәбе ишегенә тагын тимер йозак эленде. Ә инде үткән гасырның 70 нче елларында безнең дусларыбыз «Идегәй» дастаннарының кулъязмаларын эзләп экспедициядә йөргән Иркутски өлкәсендәге су буйларына җептәй тезелгән татар авыллары инде юкка чыгу гына түгел, аларның исемнәре дә җуелды. “Реорганизация”, “оптимизация” кебек, милләтләр тәнендәге чирләр башта мәктәпне, аннан авылны, соңра милләтнең  үзен йота бара. Бу чирләр, әлбәттә, Русиянең бөтенлегенә яный торган хаталар. Русиядә 100дән артык милләт бар. Милли программаларны, бигрәк тә милли мәгарифне, уңай хәл итә торган  илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтте: милләтара чын татулыкка, камил шәхес формалаштыруга, бер милләт оештыру аша түгел, һәр милләтнең үсеше өчен уңай шартлар тудырып, бер-беренең телен, мәдәниятен өйрәнеп, танып, хөрмәт итеп кенә ирешергә мөмкин.

Без әле шушындый тоташ кыскарту реформалары барган шартларда да аз-маз, берән-сәрән эшләп ята торган мәктәпләребездә фәннәрне ана телендә укытудан баш тартабыз. Ана телендә фән укытылмаган мәктәп беркайчан да милли мәктәп була алмый. Без үзебезне, милли фольклор өйрәтеп, каз өмәсе ясап, балаларга карга боткасы ашатып, милли мәктәп ясыйбыз, дигән иллюзияләрдән арындырырга тиеш. Ана теле гамәлгә куелмаган мәктәп милләт  мәнфәгатьләренә хезмәт итә алмый, ул аерым кешеләрнең бүгенге мәнфәгатьләренә генә хезмәт итә торган оешмага әйләнә. Аны ябу да, кыскарту да, кушу да, тәнкыйтьләү дә бик җиңел гамәлгә әверелә. “Русия төбәкләрендә милли мәктәп ачып, фәннәрне татарча укытып буламыни?” –  диярсез. Яхшы, әйдәгез, уйлап карыйк: һичьюгы бер генә  фәнне, мәсәлән, табигать белеме фәнен укытып буламы? Була! Бу эш нәрсә бирәчәк? Бала өчен ул искиткеч тәэсир ясаячак, аның психологиясенә, аңына йогынты ясаячак, телгә мөнәсәбәт тәрбияләячәк. Ике фәнне укытуны да оештырып була. Мәсәлән, ОБЖ предметын  (Основы безопасности жизнедеятельности). Авыр эшме бу? Әйе, авыр эш. Ә җиңеле упкынга илтә.

Монда иң мөһиме шул – Русиянең Конституциясе дә, мәгариф турында моңарчы булган кануны да ана телендә белем һәм тәрбия бирүне чикләми. Киресенчә, моңа хокук бирә. Дөрес, 2009 елда кабул ителгән 309 нчы федераль канун милли компонентын өйрәтүне чикләде, әмма иң югары канун – Русия Конституциясе безнең ана телендә укыту хокукларыбызны чикләми. Эшеннән азат ителгән Русия мәгариф һәм фән министры Фурсенко әфәнде халыкның милли үзаңына балта чаба торган боерык чыгарды. Аның нигезендә, Русиянең барлык балалары, белемне ана телләрендә - татар, башкорт, чуаш, хакас телләрендә алуга  карамастан, БДИне урысча гына бирергә хокуклы булып калды. Моннан өркеп,  укытудан ана теле янә куылды, ата-аналарны тагын моннан 90 ел элек бимазалаган сораулар борчый башлады. Алар арасында әлеге боерыкны юкка чыгаруны таләп итеп, Русия Югары судына мөрәҗәгать итүчеләр дә табылды.  Бу очракта мин Камалова ханымны күздә тотам. Ул, әлбәттә, Русия судында оттырды. Бүген аның мөрәҗәгате  кеше хокуклары буенча Аурупа судында ята. Кабул ителгән хәлдә.

Нәкъ шушы урында, әйдәгез, мөхтәрәм җәмәгать, бердәм дәүләт имтиханнары – БДИгә бәйле бер мәгълүматка күз салыйк.

Математика һәм урыс теленнән Русиянең барлык 11 сыйныф укучылары да имтихан тапшыра. Менә миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләр һәм ул шәһәрләрдә укучылар җыйган уртача баллар:

Шәһәрләр                    Математика  Урыс теле

Казан                             49,0                 66,8

Мәскәү                           50,4                 67,5

Санкт-Петербург                        45,8                 63,48

Чиләбе                           49,67                61,04

Уфа                               49,4                 60,4

Чабаксар                        49,65                65,5

Түбән Новгород              44,63                64,67

Самара                           46,5                 64,9

Красноярски                   41,7                 61

2 нче татар гимназиясе   51,51                66,04

Менә математиканы 1нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр татар телендә укыткан гимназия, имтихан урыс телендә, уртача балл –  51,51.

Без әлеге күрсәткечне тәҗрибәле мөгаллимнәрнең математика фәнен ана телендә укыту нәтиҗәсе, дип бәялибез. Ана телендә укыту – кимчелекле укыту түгел, ул – өстенлекле укыту. Монда Казан шәһәре күрсәткече дә аерым игътибарга лаек. 20 ел дәвамында ике дәүләт теле шартларында тәрбияләнеп, полилингваль мохиттә белем алган балаларның күрсәткече бу. Татарстандагы мәгариф системасын Русиянең башка төбәкләреннән аерып тора торган төп үзенчәлек – ул полилингваль мохит. Без 20 ел буе балаларыбызга тигез күләмдә ике дәүләт телен укытабыз, укытырга тырышабыз. Бу исә - яшь буынга менә дигән үсеш җирлеге.

Дөньяда милли булмаган мәктәпләр юк. Урыс телендә эшләүче мәктәпләр - алар урыс милли мәктәпләре. Бу мәсьәләдә иллюзиядән арынырга кирәк. Урыс мәктәбендә урыс кешесе тәрбияләнә һәм ул урыс культурасын гына үстерә ала. Әлеге чыгышымда мин, үзем җитәкләгән уку йорты эшчәнлегенә таянып, милли мәктәпләрнең яшәргә сәләтле булуын аңлата алганмындыр, дип уйлыйм. Алай гына да түгел, алар яшәргә лаеклы, алар милләтне саклауда – хәлиткеч фактор. Милли мәктәпләрнең санын арттырырга, географиясен киңәйтергә, эчтәлеген тирәнәйтергә, сыйфатын яхшыртырга кирәк. 


Камәрия ХӘМИДУЛЛИНА

№--- | 25.12.2012

Сафаҗайныкын сатып ал #7193

$
0
0
07.01.2013 Җәмгыять
19 декабрьдә Сафаҗайда уңышлы эшләп килгән “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгында казылык (колбасный) цехы ачылды. Тантанага Пильна районы җитәкчеләре, күрше хуҗалыклар рәисләре килгән иде.

Цех белән танышканнан соң, Пильна районы администрациясе башлыгы Виктор Козлов: “Бу цех безнең районда җитештерү промышленностеның «беренче карлыгачы». Камалетдиновлардан уңай үрнәк алып, башка фермерлар һәм эшмәкәрләр дә шул юлга басар, дип ышанасы килә”, - диде.

- Хуҗалыгыбыз зур, әлегә 500 баш мөгезле эре терлегебез, 100 баш атыбыз, шулкадәр үк сарыгыбыз бар, - дип сөйли башлады әлеге фермерчылык хуҗалыгының җитәкчесе. - Бүгенге авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы җитештергән продукцияне сату зур кыенлык тудыра. Тир түгеп асраган терлекне, кайда сатыйм икән дип, көннәр буе баш ватып йөрисең. Реализация шактый көчне дә, вакытны да ала. Җитмәсә, хакы да канәгатьләндерми крестьянны. Бу хакта гаилә белән җыелып киңәштек тә, казылык цехы төзергә булдык. Һәм бер ел эчендә булдырдык без аны. Якты, зур, заманча җиһазландырылган цехта хәләл сосиска, сарделька, пешергән, ысланган казылык һәм казы җитештерәбез. Казыларыбыз, башкаларныкына караганда, сыйфатлы, сертификация узган. Продукцияне ислам кануннары кушканча җитештерергә тырышабыз. Мал-туарны чала торган урын да кыйблага юнәлгән.

Цехның җитештерүчәнлеге зур булганга, без шәхси хуҗалыклардан, фермер-лардан, СПКлардан терлек сатып алырга җыенабыз. Иң мөһиме, авылыбызда унбиш кешегә яңа эш урыны булыр, - дип белдерде хуҗалыкның җитәкчесе Хәмзә Камалетдинов.

- Әлегә ашамлыкларны цех кибетендә сатып алырга мөмкин, ә тиздән аларны районнарда урнашкан “Spar“, “Магнит” кебек зур кибетләрдә дә күреп булыр. Киләчәктә үз продукциябез белән өлкә һәм чит регионнарга чыгарга тыры-шырбыз, - диде Хәмзә улы Хасил Камалетдинов.

Илебездә авыл хуҗалыгы авыр көннәрен кичерә: совет чорыннан калган иске техника, кадрлар дефициты, БСО дигәне дә куркыта крестьянны. Әмма бу факторлар Камалетдиновларга кагылмый. Берсе кызганыч, безнең геройлар шикелле фермерларны бер кул бармакларында санарга була.

Козлов әфәнденең: “Камалетдиновларның әлеге тәвәккәл адымы башкаларга уңай үрнәк булсын иде”, - дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Шулай булсын. Пильна районында авыл хуҗалыгы продукциясе, аеруча ит белән сөт, күп җитештерелә. Бу юнәлештә алар өлкәдә беренчелекне тоталар.

Форсаттан файдаланып, әйтергә кирәк, Пильна районы, аеруча авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән милләттәшләребез өлкәнең Агропромышленность комплексын күтәрүгә махсус булдырылган программ-маларда иң беренчеләрдән катнашырга теләк белдерделәр. Шул ук Сафаҗайдан Киров исемендәге СПКны 18 ел уңышлы җитәкләп килгән Шамил Әнәс улы Нуриманов терлекчелек каралтыларын заманча үзгәртеп коруда һәм аны яңа җиһазлар белән тәэмин итүдә Пильна районында “беренче карлыгач” иде. Аның шушы адымын, нәтиҗәсен күреп, райондагы хезмәттәшләре, Шамил Әнәс улы үрнәгендә, җиң сызганып мал-туар каралтыларын, өлкә программасы кысаларында, төзүгә керештеләр һәм үз районнарын әлеге күрсәткечләр буенча да өлкәдә беренчеләр сафына чыгардылар.

Гомумән, сафаҗайлылар, петрякслылар, мочалилылар Пильна районы авыл хуҗалыгының тотрыклылыгында, аның заман таләпләре буенча үсүендә, яңа технологияләр кулланып, яңа адымнар белән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә төп рольләренең берсен башкаралар.

Бүген без “Покупай нижегородское” дигән чакыруны үзебезчәгә ярак-лаштырып, “Сафаҗайныкын сатып ал” дип әйтә алабыз. Чөнки биредә экологик чиста ашамлыклар җитештерәләр.

Хәмзә абый, башлаган эшегез хәерле һәм табышлы булсын. Яңа елда Сезгә яңа уңышлар телибез.

Шамил абый артыннан атлаучылар табылган кебек, Хәмзә абый адымын кабатлаучылар да булыр дип ышанабыз.

 

ФОТОЛАРДА: Хәмзә һәм Хасил Камалетдиновлар.

Автор фотолары.

 


Ринат СӨННӘТОВ

№51 | 21.12.2012

Совет заманы Яңа еллары сагындыра... (ОТКРЫТКАЛАР) #7194

$
0
0
07.01.2013 Бәйрәм

 

 

 

 

 

 

 

 

 Фото # 1

 Фото # 2

  Фото # 3

  Фото # 4

 Фото # 5

  Фото # 6

  Фото # 7

  Фото # 8

  Фото # 9

  Фото # 10


---

№--- | 07.01.2013

Баласы өчен еламаган көне юк #7195

$
0
0
08.01.2013 Язмыш
Бу дөньяда җан газабыннан да авыр нәрсә юктыр ул. Саимә инде ничә еллар буе әнә шул халәттә яши. Җитмәсә үзен белгән һәркем аны ялгыш адым ясавында гаепли.

Саимә авылга әбиләренә кунакка кайткан җиреннән күрше егете Нәгыйм  белән танышып очраша башлый. Икесе дә утыз яшьтән узгангадыр, туганнары аларның өйләнешүләренә дә каршы килми. Туйлар үткәргәннән соң егет тә шәһәргә күчеп китә. Ананы атна саен кайтып сөендәрәсе урынга, Нәгыйм елга бер генә кайтып китә башлый. Гөлҗиһан апаның күрше хатыны белән сөйләшкәндә: «Бу Саимә улымны әллә нишләтте», – дигән сүзләре яшен тизлегендә киленгә дә барып ирешә. Саимәгә шул сүз җитә кала. Шуннан соң Нәгыймне дә авылга өч ел аяк бастырмый. Энесе, аның янына барып: «Абый, сиңа ничек оят түгел, йөз чакрым гына юл бит, ичмаса безнең белән әнинең хәлен белеп килер идең», – дигәч кенә, олы улы белән кайтырга  була.

Саимә ирен бер-бер  артлы дүрт бала табып сөендерә. 50 яшенә җиткәндә бишенчесен дә алып кайтырга җыенуын әйткәч, Нәгыйм аңа каршы килә. Шул чакта туганнарының, иренең сүзенә дә колак салмыйча тәвәккәлли ул. Моннан унсигез ел элек июнь аенда, таң алдыннан аның нарасые дөньяга аваз сала. Беренче мәртәбә үзенең кулына тоттырган сабыен ул шунда ук  уртанчы улына охшатып кала. Температурасы күтәрелеп китү сәбәпле, Саимәгә икенче көнне баласын китермиләр. Өченче көнне исә шәфкать туташы кулыннан баланы алуга, йөрәге «жу» итеп китә аның. Язылган кәгазен дә кат-кат укый. «Бу минем бала түгел бит», – дип, шунда ук кычкырып та җибәрә. Аннары табиб янына барып башка балаларны да күрсәтүләрен үтенә. Әмма беренче көнне кулларына алып имезгән баланы башка күрми ул.

Бала тудыру йортыннан чыгуга ук ире белән икесе дә ДНК анализы биреп тикшертсәләр, баланың аларныкы булмавы ачыклана. Әмма алга таба үзләренең хокукларын яклап йөри алмый алар. Баланың даун чире белән  авыруы билгеле була. Нәгыйм аны инвалидлар йортына бирергә кушса да, Саимә ризалашмый. Гөнаһыннан курка.

Бервакыт бер мәҗлестә янында утырган хатын-кызның сөйләшүе аның  колагына керә. Моннан ике ел элек танышларының бала тудыру йортыннан  үзләренең  балаларын алыштырып  чыгулары турында сөйли ул. Шунда Саимә  әлеге гаиләнең кайда яшәвен сорашып, икенче көнне аларга юл тота. Ике катлы коттедж янында баласы белән йөргән хатыннан әлеге йортта кемнәр яшәвен сораша башласа, хуҗа хатын үзе булып чыга. Шулчак арбада яткан  баланың үз балаларына охшаган булуына игътибар итә ул. Саимә үткән хәлләрне сөйли башлауга, хатын өенә ашыга. Ул аның башка үзләрен борчып йөрмәвен үтенә. Бу хакта Нәгыймгә дә әйтми Саимә.

18 яшенә кадәр авыру карау Нәгыймне дә, башка балаларын да туйдыра. Ата кеше бер улы белән гаиләдән китеп бара. Кызлары кияүгә чыга. Саимә исә унсигез ел буе тәрбияләп авыру бала авызыннан бер генә юньле сүз  ишетмәвенә борчылып яши. Еламаган көне юк аның. Авыл халкы, каенанасы Гөлҗиһан апаның рәнҗеше төшкәндер, дип тә сөйләнә. Саимә баласын эзләүне ярты юлда калдыруына үкенеп бетә алмый. Ә хәзер аны табып, үзе белән очрашу мизгелләрен күз алдына да китерми ул.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

в„–--- | 07.01.2013

Гади авыл агае Роберт Шәймәрдановныңинтернетка элгән шигырьләре йөзләгән лайк җыя (ИНТЕРВЬЮ) #7196

$
0
0
08.01.2013 Җәмгыять
Ул танылган шагыйрь дә, язучы да түгел үзе. Иҗатка гашыйк гади бер авыл агае. Аның “Вконтакте”га элгән шигырьләре көненә йөзләгән лайк җыя. Кем ул Роберт Шәймәрданов? Якыннанрак танышырга булдык.

- Роберт абый, шигырьләрегез бер сулышта укыла торган. Кем илһамландыра сезне?

- Илһамга килгәндә, мин табигатькә гашыйк кеше. Ялтырап кояш чыкса,  кояш белән бергә янам, ак кар бөртекләре җиргә төшкәнгә сабыйларча куанам. Балачакның югалмас мизгелләре, яшьлекнең кабатланмас көннәре, хәзерге тормыш шатлыгы, кайгылы чаклары шигъри юллар булып дәфтәргә агылалар.

- Нәрсә борчый сезне?

- Халкыбызның милли, мәдәни хәле борчый. Алдап, күз буяп кылган “изгелекләр”не күккә чөю нык тетрәндерә. Акчага корылган заманда “Шигырь язып акча керми, тормыш алып барып булмый”, “Күпме акча бирәләр синең бу шигырьләрең өчен”, дип әйткән, сораган кешеләрне аңламыйм. Мәдәниятне, шигъриятне аңламау мине борчый. Җан ризыгын кабул итеп, сәнәгатьне аңламагач, санламагач безгә хайван булып, корсакны төеп абзарга кереп ятарга гына кала.

- Сезнең иҗатка битараф калучылар да бар, димәк?

- Якыннарымның кайберләре иҗатымны өнәп бетерми шул.

- Иҗатыгызда күңел борчуы, ялгызлык ачык сизелә. Хатыныгыз бармы сезнең?

- Бу сорауны төшереп калдырып кына булмыймы соң? Өйләнгән дисәм нәрсәсе кызык, өйләнмәгән дисәм ни була?

- Шигырьләрегездә җавапсыз мәхәббәт исе сизелә. Беләсем килә...

- Гаилә богаулары белән бәйләнгән кырыкны уздым. Мин бит хатын-кыз күзлегеннән дә шигырьләр язам. Алайса мин хатын-кызмы? Мин урмандагы үскән агач та була алам, җилләр булып исәм. Йөрәктәге кытыршылык, әйткәнемчә, якыннарымның иҗатымны өнәп бетермәүләрендә. Битараф булсалар да, мин бик бәхетле кеше. Шигырьләрем халыкка кызык, яратып укыйлар. Күп кеше рухи азык, җанына дәва ала. Миңа шул җитә, башкасы кирәкми.

P.S. Роберт Шәймәрданов шигырьләре белән танышыгыз.


---

в„–--- | 08.01.2013

Самарада татар журналы чыга башлады (ФОТО) #7197

$
0
0
08.01.2013 Матбугат
Ул «Самар татарлары» дип атала. Моңарчы шәһәрдә бердәнбер татар журналы 1908-1913 елларда чыккан була. Ул Мөхәммәтфатыйх Мортазинның «Икътисад» дигән басмасы. Һәм менә 2013 елда Яңа елга бүләк - «Самар татарлары» журналы.

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 08.01.2013

Яратабыз сине, Әлфия апа! #7198

$
0
0
09.01.2013 Мәдәният
Ничә генә яшен тутырса да, ул һаман яшь кызлар кебек дәртле, моңлы, серле, кайнар. Ходай аны ничек яраткан булса, ул әле дә шундый — матур, чибәр, сөйкемле, ягымлы. Аның тавышы да тынгысыз елга сыман шаулап ага, кайчагында йомшак җәйге җил кебек исә, ләйсән яңгыр сибәләгәндәй иркәли, яшен кебек күкләрне иңләп күкри. Шулай аны тыңлап гомер кичерәбез, тормыш диңгезләрендә йөзәбез, җыр дулкыннарында чайкалабыз. Җырла, Әлфия апа, җырла — сиңа тиңнәр әле аз икән.

Чыннан да, җыр сәнгатендә Әлфиядәй колачлы җырчылар сирәк. Аның өчен Әлфия кебек михнәтле гомер кичерү кирәк микәнни? Яшьтән ятим калу бәрабәренә генә, интегеп, ач-ялангач яшәп кенә моң-сагыш тула микәнни ул үзәкләргә. Татар җырының таң атышларында Әлфиядәй кояш ник чыкмый? Гаҗәпләндерә.

Ул үзенең концертларын «Мәңге яшисе килә» дигән җыры белән башлап җибәрә. Сизелә, һәрвакыт башта бераз каушый, дулкынлана. Җыры тәмамлангач, акланып та ала: «Сигезенче дистәне тутырганда кем инде сольный концерт бирә? Җүләр! Моннан соң әзергә-бәзергә генә йөриячәкмен», — дип үзен тынычландыра. Янәсе, кем чакыра, шуның концертларында гына катнашачак.

Әлфия апа сөйләнә-сөйләнә җырлап ала. Җырлаган саен тавышы ачыла, үзенә-үзе ышанычы арта, кәпрәебрәк җиппәрә.

— Хәзерге яшьләр интегеп җырлап йөрмиләр (тавыш режиссерына күрсәтеп), тегендә «тегермән» (магнитофон) әйләнә. Салават белән әле күптән түгел кырыкка якын концерт куеп кайттым. Үземчә турыдан җырладым. Кәрим ике бармагы белән уйнап тора, минем бер шушы авызым яшәсен. «Таңда сүнсә, кич кабына» җырын яңгырата.

— Әлфия апагыз әле ул таңда да сүнми, — ди дә, «Танец живота» ясап ала. Ничек эшли ул аны? Сиксән түгелме соң инде апакаема?.. Җырын бетерә дә, тагын кеше күңелен күтәрә.

— Әстәгъфирулла тәүбә! Дөньяны хатын-кыз баскан. Әйбәт түгел бу. (Залдан ирләр эзли) бер, ике бар икән. Берәгәйлеләр, боларына каш сикертсәң дә ярый. Мин гомер буе биеп җырладым, хәзер бик биеп булмый, — дигән була. Үзе «Картаямыни соң йөрәк» дигән җырны кыстырып куя. Белеп җырлый, юри җырлый, тамашачыны әзерләп — оста инде!

Картаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да.

Үтте яшьлек җүләрлек дип

Җырларда җырланса да.

Җырын җырлады да, кинәт туктап, музыкантлары Кәрим Габидуллинга, Фәрит Хатыйповка Кирам Сатиевка «бәйләнә» башлады.

— Әй, әй, туктагыз әле, төрлегез төрле якка талкыйсыз бит!

Дөрес туктатты ул аларны. Шундый дәртле җырны иренеп кенә уйный башладылар бит. Дөресен генә әйткәндә, Фәрит белән Кирамга хас нәрсә түгел инде ул сүлпәнлек. Кәриме дә онытылып киткәнме? Эзгә кертте бит Әлфия апа боларны. Дәртләнеп уйнап җибәрделәр. Апабыз элеккечә канатланып җырлап бетерде һәм, билгеле, үзенең сөйләм телендә булган «козырь»ларына күчте.

— Мәскәүдә мишәрләр. Чәчәк бирәләр дә чәчәк бирәләр. Эх, мәйтәм, цәцәк янына «яшел кәгазь» дә кыстырсагыз, дим. Көләләр.

Мәскәүләрдә, тагын әллә кайларда бик озак гастрольләрдә йөреп кайттым. Эләктерде бит Путин, каптырды. Биш айга фатирга түләнмәгән. Судка бирмиләр әле. Бер унбиш көнгә төрмәгә кереп чыгам, мәйтәм. Исән булсак — түләрбез, булмасак — үләрбез.

Алты яшем тулмаган иде — әнием үлде. Үткен булып үстем. Безнең балачак сугыш елларына туры килде бит, шуңа күрә репертуарыма сугыш турындагы «Син кайтмадың»ны керттем.

Сандугачлар килде, аккош кайтты,

Син кайтмадың киткән җиреңнән.

Аккош китәр урман, күлләреннән,

Син китмәссең минем күңлемнән...

Әлфия кызганнан-кызды, тавышы һаман ачыла төшә. Американың Тернерлары бер кырыйда торсын, кая ул Хьюстоннарга аны узу!

— Тирләтә, — дигән була Әлфия апа, — сез дә тирләмәдегезме, хөрмәтле тамашачылар? — ди. — Җырлыйм әле, җырлыйм.

Сагындым авылымны,

Кайчан кайтырмын инде.

Сәлам әйт сөйгән ярыма,

Әткәем, әнкәемә,

Сәлам әйт туганнарыма!

Кәрим, ничек звучание? Тамашачы ни ди? Колакларыгызны тондырмыйбызмы? Бераз кимет әле, Илфират, аппаратура тавышын. Халыкны саклыйк. Хөрмәтле тамашачылар, Кәрим, «нормальный», — ди. Безнең хәзер артистлар «заслуженныйны» бик тиз алалар — чибәр чакта, ә «народныйны» — ялагайланып — җаен табалар инде — оста бүгенге яшьләр... Төн чыкканчы — җон чыга.

Бик гайбәт эчендә яши Әлфия апагыз. Гомер буе обком юлында булдым. Чакыртучыларның күбесе үлде инде. Элекке бер министр үзе гүләйт итте. Аныкын күрмиләр. Минекен бөтен халык белә. Чибәрлегемне кая куйыйм — яшереп булмый бит бу гүзәллекне.

Әй бөтерелә Әлфия апа, әй сыгыла, сырпалана. Зайцев, Зверев модельерлары бер кырыйда торсын. Моны карарга кирәк, күрергә! Язып кына аңлатырлык түгел бу могҗизаны, осталыкны! Күзне ачып булмаслык яшьле шатлык. Бөтен зал шул халәттә. Әлфия бу — Авзалова! Ул беркавымнан безне яңадан сагышка батыра. Язмышы җырларында аның.

Шатлыгымнан күбрәк хәсрәт килде.

Бөгелсә дә башым имәдем.

Соңгы чиккә барып җиткәндә дә

Туйдым синнән, дөнья, димәдем.

Мин нишләрмен, вакытыннан алда

Яшәр чәчәкләрем коелса.

Озайт, Ходай, бераз гомеремне

Яшиселәр килә шулкадәр.

Аллага шөкер, еламыйм әле. Илһаметдингә килик инде. Җитмеш яшенә чакырмады бит. Причинасы бар. Без аның белән яшь чакта бераз «сиптереп» алдык. Бергә булалмадык. Үпкәләгәндер. Үзенә багышлап җыр яздырган идем. «Соңлап килгән мәхәббәт» дип атала ул. Яратам мин аны чүтеки.

Соң булса да инде күрештек,

Бер-беребезгә вәгъдә бирештек...

...Кыен елларда яшибез, туганнарым. Шәһәрдәгеләргә бигрәк читен. Алай-болай булса, эшләр начарга китсә, мин авылга чыгып җырлармын, сез ачтан үлә күрмәгез. Әй, сез (музыкантларга борылып), лыгырдатмагыз, ә, пожалысты! Гөлшат Зәйнашева сүзләре — «Юл җыры».

Бар табигать җырлый башлый,

Кая гына бармыйбыз.

Җырлый-җырлый йөргәч, юлда

Армыйбыз без, армыйбыз.

Барган һәр җиремдә кочаклап каршы алалар, хөрмәтләп озаталар. Мин рәхмәтле үз халкыма. Ходай Тәгалә безне бер-беребездән тиз генә аермасын иде әле. Җырлыйсым килә.

 «Ник моңаеп уйга калдың?

Аерылабыз, дисеңме?

Бәлки әле аерылмабыз,

Аерылмабыз шикелле.

Аерылмабыз әле, Әлфия апа. Чөнки син әле һаман безнең җыр кояшы. Ул сүнсә, җылытмаса, караңгы булыр, туңарбыз. Күпләр сиңа тиңләшеп яши, синнән өйрәнеп иҗатында юл яра. Бу концертыңда да сиңа тамашачың күп итеп сап-сары чәчәкләр бүләк итте. Сары — муллык билгесе. Синдә бар да мул, хәтта күңелеңнән агылып, ташып тора. Шуңадыр халык сиңа гаеп такмый. Бары тик сине «Үзебезнең Әлфия!» — ди.

Яратабыз сине, Әлфия Авзалова!

 

Әлфия Авзалова турында язалар һәм әйтәләр:

...Иң якты йолдызлардан яралган, үзе дә сәхнә йолдызына әверелгән Әлфия Авзалова бар. Әлфия үз талантын ил-халык язмышы белән бәйләде. Хәзер инде татар тарихын Әлфия Авзаловадан башка күз алдына китерүе дә кыен...

Илһам ШАКИРОВ

 

...Читтә яшәүче милләттәшләребезнең һәрбер күзәнәгенә моң алып баручы илче ул...

Айрат АРСЛАНОВ

...Туктаусыз эзләнү, яңа җырлар өйрәнү, үз өстендә эшләү, ирешкән уңышлар белән тынычланып калмау — Әлфиянең иҗат принциплары...

Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА

...Әгәр Айда кеше яшәп, татар халкы анда барып чыккан булса, Сезне Айга да чакырмый калмаслар иде...

Харрас ӘЮП

...Татар халкында мәшһүр хатын-кыз җырчылар аз түгел. Әмма Әлфия Авзалованың мәшһүрлеге аерым бер могҗиза... Кайсы халыкта бар шундый могҗизалы җырчы?..

                                                                                                            Рабит БАТУЛЛА

...Аның җырлары яшәргә көч бирә, иң авыр минутларда күңелләргә канат куя. ...Ул озын гомерле җырчы. Әлфия дигән исеме үзе үк «меңьяшәр кыз» дигән мәгънәне аңлата...

Рәшит САБИРОВ

...Җырчының осталыгы хакында күп язып булыр иде. Ләкин моның кирәге юк, чөнки артистка «күкләргә чөйгән» сүзләргә мохтаҗ да түгел...

        Башкортстан. «Кызыл таң» газетасы. 

         Г.РАМАЗАНОВ мәкаләсе

...Своими истоками современная татарская песня исходит из народного творчества. И исполняя ее, Альфия Авзалова подчеркивает глубоко национальные, народные интонации...

       Үзбәкстан. «Сельская правда» газетасы. 

        К.ГАЙДИНОВ мәкаләсе

 

 


Алмаз ХӘМЗИН

в„–1 |

Яңа елмы, Нардуганмы? (Безнеңәби-бабайлар Яңа елны ничек бәйрәм иткәннәр) #7199

$
0
0
09.01.2013 Җәмгыять
Соңгы елларда Яңа ел бәйрәме күпләр өчен шампан шәрабе, өстәл тулы ризык, төне буе уйнап-бию булып күңелдә кала. Бала-чага бакчада, мәктәптә Кыш бабай, Кар кызы белән очраша. Әкрен генә чит ил традицияләре дә ныклап урнаша башлады. Мәсәлән, кайберәүләр бүләкләрне чыршы төбенә күмеп куялар.

Яңа елны каршылау йолаларының да заман белән үзгәрүе – табигый күренеш. Ләкин үзебезнең татар халкына гына хас йолаларны гасырлар бүләге итеп сак­лыйсы иде. Элекке елларда Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре бүгенгеләргә охшаганмы? Аларда аерма бармы? Безгә генә хас йолалар яшиме әле? Шул максат белән Аксубай районының Яңа Үзи авылына барып анда яшәүче әби-апалар белән очрашасы иттем.

 

Геройларымның яшьләре бик җитди: Сибгатуллина Фатыйма Минвәли кызына 92 яшь, Вә­лиәхмәтова Миңнеруй әби Шә­фикъ кызы 87 яшендә. Узган гасыр башында туган кешеләр. Бу әбиләр үзләренең олы яшь­ләре, озын гомер итүләре белән генә дә зур хөрмәт уяталар. Аларда ниндидер күңел чисталыгы, гел шөкер итеп яшәүләре белән үзләренә тартып торалар. Яңа ел турында сорау­ла­рыңа җавапны гомер юллары­ның бихисап вакыйгаларына бәйләп сөй­лиләр.

 

Фатыйма әби бүген ялгызы гына, чиста, матур өйдә гомер итә. Аны күршеләре Наҗия һәм Рамил Исакаевлар карап торалар. Сап-сары кәрәз төсендәге, бернинди буяуга батырылмаган ап-ак чиста җылы өйдә, дөнья­сына шөкер итеп, күр­ше­лә­ренә, авылдашларына рәхмәт укып яши әбекәй. Минем Яңа ел турындагы сорауларым әбе­кәй­нең хәсрәтләрен дә кузгатты бугай. Аның өч баласы булган, өчесе дә нарасый вакытларында ук үл­гәннәр. Олы баласын табар вакыт җиткән көннәрдә – Яңа ел ти­рәсендә кер чайкарга төшкәч, аягы таеп китеп, Идел елгасында уелган бәкегә чума ул. Якында эшләүче урыс агайлары тартып та чыгаралар, тик сабые гына исән туа алмый. Ире Шәяздан абый исә сугыштан әйләнеп кайтмый.

 

– Сугышка хәтле Ленинградтан ары Северостройда тордык. Яна елны төрле халык төрлечә каршылый иде. Без – татарлар тыйнаграк идек шул, – ди әбе­кәй.

 

1914 елда туган кешенең бала чагында ниндирәк булды икән соң ул Яңа елны каршылау? Балачак Яңа еллары әби күңелендә инде тоныкланган. Алай да бәй­рәм рухы сеңгән мизгелләр аның хәтерендә җемелдәп алды. “Пе­шеренә-төшеренә иде әни­ләр, без­гә  –бала-чагага тәм-том би­рәләр иде”, – диде Фатыйма әби.

 

Миңнеруй әби Үзи авы­лының фельдшеры булып эш­ләүче кызы Гөлнур Фатыйховада яши. Мин кергәндә әби дисбесен тартып укып утыра иде. Әбисен, әнисен тамашачы итеп Яңа ел шигырь­ләрен сөй­ләүче, Кыш бабай, Кар кызы булып уйнаучы оныгы Нургизә дә бар. Кызыкай икенче сыйныфта гына укый. Әле әбисе, әле әнисен барып үбеп, колакларына нидер пышылдап, бәйрәм шатлыгы белән очынып йөри ул. Әбисе бала чагындагы Яңа ел бәй­рәмен искә төшергәндә аның итәгенә үк менеп, һәр сүзен йотып утырды. 1926 елда туган Миңнеруй әбинең бала чагында узган Яңа ел бәй­рәм­нәре Фатыйма әбинең истә­лекләренә охшаган.

 

– Яңа елны без әти-әниләр белән догалар укып көтә идек. Догаларны аякка баскан беребез әтиләргә карап өйрәнә идек. Үзебез дә Кыш бабай булып киенә идек. Бүләк алганнарымны хәтерлим. Кыш бабай миңа үзе ясаган чәчәкләр (кар бөр­теге) биргән иде. Ул вакытта конфетлар да матур иде. Мин 1927 елда салынган унъеллык мәк­тәптә укыдым. Мәктәптә чыршы куялар иде. Өйдә чыршы куйганны хәтерләмим. Олылар Яңа елны өйдә каршылый. Алар аны Нардуган бәйрәме диләр иде. Яңа елда әни ике таба белән күп итеп мич коймагы, йомырка пе­шерә иде. Без сеңлем белән әтинең тезендә утырабыз. Безгә савыт белән шул коймак­ларны тоттыра иде дә: “Барыгыз, тирә-күршегә шушы күч­тәнәч­ләрне өләшегез, киләсе елда тормышлар мул, тыныч булсын”, – ди. Без карга батып, битлек киеп, бөтен күр­шеләргә йөреп чыгабыз. Ә күршеләр безгә өстенә бәрәңге яккан кабартма, тәм-том биреп чыгаралар. Әни биргән савытларны без тутырып кайтабыз да барыбыз бергә чәй эчәбез. Ә сугыш вакытында әрекмән кой­мак­ларын пешереп, әни күрше­ләр­не сыйлый иде“, – дип сөйләде Миңнеруй әби. Менә бу бәхетле минутларны әбинең хәтереннән кырык өч яшеннән кызы кебек тол калып (Гөлнур ханымның ире Рәшит тә вафат булган), колхоз­ның чөген­дер, суган басуларында узган авыр хезмәт еллары да юа алмаган.

 

Бу гаиләнең ишеге һич ябылмый. Әнә күрше чуаш авылыннан авыру ханым Тамара килеп керде. Аңа табындагы бар нәр­сәдән өлеш чыгарып, сәдака бирделәр. Мин әби белән әңгәмә корган арада Гөл­нур ханым авыру авылдашына барып укол кадап килде. Мәка­ләмдәге әби­ләр­дән безгә – Гөлнур ханым белән минем буыныма, ә бездән исә замана баласы Нургизәгә күчеп килүче, гасырдан-гасырга тапшырылып, татар халкының кунакчыллыгын, татулыгын, рух матурлыгын саклаган матур йоласы   –Нардуганы яшәүгә көч биреп, хәсрәтләрне оныттырып дә­вам итә.


Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА

в„–1-2 | 07.01.2013

ГөлүсәЗакирова: Нишләп халык язучыларын ипләбрәк укымаска? #7200

$
0
0
09.01.2013 Җәмгыять
Танылган журналист, язучы Гөлусэ Закированы без тынгысыз иҗатчы буларак беләбез. Аның өчен узып киткән ел аеруча уңышлы, нәтиҗәле булды.

2012 елда Гөлүсә Закированың “Бәйрәм бүген!”,”Мөселман календаре”, “Каргауыл” китаплары дөнья күрде. Шулай ук, Гөлүсәнең “Бугенге татар әдәбияты”, “Морт - туган йорт” авыл тарихына багышланган хезмәтләрен дә укыганыбыз бар. Каләмен даими чарлап торучы кызның шигырьләре, хикәяләре белән вакытлы матбугатта танышып барабыз.

 

-  Тарих белән кызыксынганыңны беләбез. Журналист буларак кына тугел, язучы буларак та актив иҗатта. Балалар өчен уздырыла торган чараларга сценарийлар да яздың. Ни өчен нәкъ менә балаларга игътибар итәргә булдын?

 

- Бу - турыдан-туры эшчәнлегем, мәктәпләр, укучы яшьләр, укытучылар өчен нәшер ителә торган “Мәгърифәт“ газетасында эшләвем белән бәйле. Укытучылар еш кына мәктәпләргә сценарийлар житми, һаман бер ук шигырьләр белән кичәләр үткәрергә туры килә дип зарланып мөрәжәгать итәләр иде. Уйлый, эзләнә торгач, чыннан да шулай икәнлегенә инандым. Һәм... узем язып карарга булдым. Килеп чыкты кебек. Китапка билгеле язучы-шагыйрьләрнең дәреслекләргә кермәгән яңа шигырьләрен алырга тырыштым. Никадәр китап укырга туры килде - шунын өчен дә шатланып туя алмыйм.

 

Китап мәктәптә календарь бәйрәмнәр уздыруны күз алдында тота. Яңа ел, 23 февраль, 8 март, 9 май, Сонгы кыңгырау, беренче сентябрь... 14 февраль - гашыйклар көнен дә кертүне кирәк дип санадым. Чөнки яшьлекнен үз таләбе: иләс-миләсләнеп йөргән чакта изге Валентин көнен дә татар бәйрәме итеп оештырырга була. Кайберәүләр дәреслек белән генә чикләнә. Ә анда керми калганнары да житәрлек. Шуңа да китапка календарь бәйрәмнәрдән тыш, язучыларнын ижат кичәләрен уткәрү урнәкләре дә кертелде. Акмулла, Фәнис Яруллин, Фәтхи Бурнаш, Зөлфәт һ.б. - болар да укытучыларга ярдәмлек булып тора, дип саныйм.

 

- Балалар әдәбияты аксый дигән фикер белән килешәсеңме?

 

- Язучылар шул чорның проблемаларыннан читкә китә алмый, китәргә тиеш тә тугел. Ләкин ул узенең фикерләү сәләте белән укучыларын да шуна өйрәтергә, фикерләргә, шул вәзгыятьтән чыгу юлларын курсәтергә тиеш. Эзләнгән кешегә балалар әдәбиятын бай дип әйтергә дә җирлек бар. Көн саен алтын кукәй салмыйлар дигән кебек, көн дә шаһ әсәр булырлык әйбер язмыйлар бит инде. Нигә элеккеге язучыларны - халык язучыларын тагын бер кат ипләббрәк укымаска?

 

- “Морт - туган йорт“ китабының язылу тарихы ничегрәк булды?

 

- Казахстанда эшләүче эшкуар Илдархан Миңгулов шәҗәрәсен ясап бирүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Эзләнә торгач, Морт авылында нәсел чылбырлары берничә кешегә барып тоташуы ачыкланды. Әйдә, башкалар да үз әби-бабаларын белсен, диде ул. Игелекле эш эшләде. Китап бастырды, зират янына әби-бабалар рухына багышлап һәйкәл салдырды, чишмәләрен төзекләндерергә булышты. Хәер, Морт авылы сугыш елларында 10 еллап район узәге булган авыл. Бәлки шуна да алар тирә-якта бик мәдәниятле булулары белән аерылып торалар. Урысча сойләшсәләр - урысчалары камил, татарча суз катсалар - анысы зәвыклы, дөрес. Урамнарында чуп атучы юк, махсус чуп савытлары куелган. Кешеләре ипигә барганда да матур итеп киенә, бизәнә...

 

- Үзләре турында китап язылганын авыл халкы ничек кабул итте сон? Упкәләп йөрүчеләр калмадымы?

 

- Китап басылып чыкканнан сон авыл халкы уянып киткән кебек булды. Шәҗәрәләрен төзеп кенә калмыйча, туганлык мөнәсәбәтләрен яңартучылар да булды. Рәхмәт әйтеп шалтыраттылар. Хәтта читтән кайтып, ташландык иске зиратларын төзекләндерүчеләр дә табылды. Мин моңа куанам гына. Минем эшләу рәвешем шундый - алдан ук хәбәр итеп, авыл мәчетендә очрашулар уткәрәм. Әйтер сузләрегез булса, рәхим итегез дип телефон номерымны калдырам. Шалтыраталар, авыл халкы бу мәсьәләдэ оялчан тугел ул. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Хәзер кайтсам, сеңелем, тарихта менә мондый хәлләр булганмы, дип узләре сораштыра башлыйлар.

 

- “Мөселман календаре 2012“ (Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете)   нәрсәләрне колачлый? Башка дини календарьлардан ул нәрсәсе белән аерыла?

 

- 2012 елга чыккан иде ул календарь. Аның хикмәте - ислам - әдәп-әхлак, тәрбия дине иде. Шуңа бәйле кыйссалар, әйтемнәр, язмалар, хәдисләр тупладык. Бу зур мәсьәләгә кагылышлы уземнең интервьюларны да керттек. Мөхәррире - Кол Шәриф мәчетенең беренче имамы Зөфәр хәзрәт Галиулла.

 

- Ислам календарын төзегәндә үзеңә ачышлар да ясагансыңдыр әле...

 

- Ачышлармы? Ислам дине ул үзе зур ачыш инде, бер ук әйберне укыган саен яңалык ачасын, өйрәнәсең, гыйлем җыясын. Календарь төзу зур жаваплылык. Әмма тәрбияви максатын кузаллаганда, әҗере дә бар, дип саныйм.

 

- Яңа елга аяк бастык. Хатын-кыз иҗатчы буларак яңа елга нинди өметләр, хыяллар белән керәсең?

 

- Яңа ел нәрсә ул?... Мин хәзер иртән уянгач, яна көн туганга сөенәм, сабыемның яңа ачышларына куанам. Үзем дә һәр көнне ачышлар ясыйм. Тере кешегә дөнья искиткеч матур ул. Кадерен белеп, шөкер итеп кенә яши белергә кирәк.

 

Язылмаган хикәяләр белән кунел тулы. Бер повесть язган идем, шул әсәрем җиренә җиткерүне көтеп ята. Әлбәттә, шигырь язуны максатым иткән юк, әмма шигърият тә миннән ерак китмәс инде... Күңелем тулы хис булганда кая барасын? Ә тарих темасына килгәндә, кандидатлык диссертациясе язып “азапланам”. Казан губернасында һөнәрчелекне өйрәнәм. Арча районының Шушмабаш авылы тарихын китап итеп язып бетереп ятыш. Ә аннан соң Актаныш районынын Куян авылын барлап чыгарга исәп. Кайбер мәгълүматлар эзли башладым инде. Тарих шундый әйбер ул - бер “агулансаң”, тереләм димә!   Курәсең, эштән куп эйбер юк, Аллага шокер!

 

- Ялкынлы иҗат сиңа!

 

 

 

1

 

 

2


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 09.01.2013

Исраф итмәгез! #7201

$
0
0
09.01.2013 Дин
Аллаһы Тәгалә Адәм баласына акыл биреп, башка тере затлардан өстен кылу белән беррәттән, аңа төзелеше буенча хайваннарныкыннан әллә ни аермасы булмаган бәдән биргән. Башка хайваннар кебек үк, кеше дә тереклек итәр өчен органик матдәләр белән тукланып торырга мохтаҗ.

Изге Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоткан чагыбызда шул “ризык” дип аталган органик матдәләргә карата уй-фикерләребез дөресләнә төшә. Уразаның тәүге көннәрендә үк күп кардәшләребез азык киштәләренә, суыткычка карауларын ачыкканлыктан түгел, ә нәрсә дә булса чәйнәү һәм йотуның бер гадәткә әверелгән икәнлеген аңлаганнары хакында фикер алмашалар. Югыйсә, организмны энергия – көч-тәкать белән тәэмин итәр өчен күп азык кирәкми бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә бәндәнең буй-сынын тотар өчен нибары берничә йотым ризык җитүе хакында әйтә. Хәдиснең дәвамында исә, андый аз микъдар белән генә канәгатьләнмәгән очракта, ашказанын өч өлешкә “бүлеп”, шуның бер өлешен генә ризык белән тутырырга, икенче өлешен – сыекча-эчемлеккә, өченче өлешен – һава өчен, ягъни буш калдырырга кирәклеге хакында әйтелә.

 

Янә дә Коръән-Кәримдә “әл-Әгъраф” сүрәсенең 31 нче аятендә: “Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми”, – диелә.

 

Кирәгеннән артык ашамлык әзерләп, файдаланмыйча чүплеккә ташлау гына түгел, хәтта туйган өстенә ашауның да исраф икәнлеген онытырга ярамый.

 

Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда яшәүче 7 мил-лиард халыкның 1 миллиарды чамадан тыш гәүдә авырлыгыннан, симезлектән интегә һәм, шул сәбәпле, ел саен 2,8 миллион кеше дөньядан китә икән. Шул ук вакытта ачлыктан, тиешле дәрәҗәдә тукланмаудан һәм ачлы-туклы яшәгәнлектән килеп чыккан авырулардан көн саен 24 мең кеше вафат була.

 

Ә дөньяда җитештерелгән азык-төлекнең 30 проценты  (2,7 миллион тонна) чүплеккә ыргытыла, АКШта җитештерелгән ризыкның 40 проценты чүплеккә озатыла. Нью-Йорк кына да көн саен 123 тонна ризыкны чыгарып ташлый икән. Бөекбритания исә ел саен 3,6 миллион тонна ашамлыкны чүплеккә озата, шуның 60 проценты төргәге дә (упаковкасы) ачылмаган хәлдә чүп контейнерына эләгә икән. Мәскәүдә сатып алынган ашамлыкның 23 проценты ташлана. Русия гражданнарының өчтән бере азык-төлекне кирәгеннән артык сатып ала. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен искә төшерик: “Бер кешенең ризыгы – ике кешегә, ике кешенеке дүрт кешегә җитә”.

 

Югарыда искә алып үтелгән күңелсез күренештән чыгу юлы бары тик бер – бәндәне юктан бар иткән, аның ике дөньяда да бәхетле булуы өчен туры юл күрсәткән, илчеләрен җибәргән һәм китапларын иңдергән Аллаһы Тәгаләнең диненә әйләнеп кайту гына. Югыйсә, Аллаһ динен тотмаган кешелекнең яшәеше кем күпме эләктерсә – шул чаклы ашый торган, көчсезләрне якын җибәрми торган ерткыч хайваннар өере тормышыннан бер аермасы да калмый.

 

"Бөгелмә авазы"

 


Булат хәзрәт ӘХТӘМОВ

в„– | 27.12.2013

Галиәсгар Камал театры Мәскәү шәһәренә гастрольләргә җыена #7202

$
0
0
09.01.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал театры январьның 10сыннан 15енә кадәр Мәскәү шәһәрендә гастрольләрдә. Малый театр бинасында (Театральный проезд, 1) театрның иң популяр спектакльләре һәм премьералары:

10 январь 19.00  "Бабайлар чуагы"

11 январь 19.00  "Хан кызы Турандык"

12 январь 12.00  "Җанкисәккәем"

               19.00  "Ут күршеләр"

13 январь 12.00   "Кечтүкле уен"

               19.00  "Йөзек кашы"

14 январь 19.00   "Мулла"

15 январь 19.00  "Зәңгәр шәл"

Телефоннар: (495) 624-40-46, 623-26-21, 625-48-59 




в„– | 09.01.2013

«Матбугат.ру»да оптимизация һәм модернизация #7209

$
0
0
10.01.2013 Интернет
Сайтыбыз заманадан калышмый. Яңа елга кергәндә без дә оптимизация һәм модернизация үткәрергә булдык. Гади тел белән әйткәндә, каникулда ял итмәдек, “генераль уборка” ясадык. Нидер өстәлде, нидер бетерелде, нидер үзгәртелде. Сайтны актара торгач, үзегез күрерсез. Ә бәлки, күрмәссез дә. Чөнки үзгәрешләрнең күбесе сайт организмының эчке дөньясына кагыла. Менә тышкы үзгәрешләрнең кайберләре:

- Хәзер комментарий язганда код кертү кирәкми
- “Якташлар”да үз авылыңны күрсәтергә мөмкин
- “Китап базары” дигән яңа бүлек эшли башлады
- Рубрикалар, бүлекләрнең урыннары үзгәртелде
- Фото-фокус, сораштыру, твиттер-лента белән хушлаштык
- һ.б.

Үзгәрешләр булу сәбәпле, ниндидер кимчелекләр табылырга да мөмкин. Аларны matbugat@mail.ru адресына яки шушы язма астына языгыз. “Генераль уборка” вакытында качып калган нәрсәләр дә була бит.

Рәхмәт. 2013 елны да бергә үткәрик!
 


admin

в„–--- | 10.01.2013

Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләре #7210

$
0
0
10.01.2013 Җәмгыять

Рәнҗү
Эх, бабайлар!..

Әйтмәкче булалар;
«Кошлар бит сезнеңчә сайрамый...
Агачлар сезнеңчә шауламый.
Төтен дә сезнеңчә аунамый...»

Сызланып, үртәлеп
эчемнән мин дә әйтәм:
яшьләрнең күбесе
телемнең асылын, аһәңен аңламый!..

Бу җиргә сөлектәй ябышкан
килмешәк турында әйткән юк...

 «Ник алай? Ник болай?» дип уйлап,
әрнүгә сабышкан чакларда,
искән җил кистереп яңакка сыдырды –
«Җиңелмәскә иде!»

Күп җирләр йөрелә.
Күп илләр күрелә...
Чагыштырасың да күргәннәрне,
күпчак
читнекеннән безнең ким чыга...
Сәбәпләрен кем ди төпченсен!
...Чит күзләрдә горур өстенлек:
«Җиңелмәскә иде!»

Төштә, имеш, бер йомгакны
әй сүтәм, әй сүтәм!..
Килеп чыкмасынмы бер мәлне,
гүяки сихерче төене эченнән,
кан белән тырналган бер язу –
«Җиңелмәскә иде!»

...Көч барда, акылга хаҗәт юк.
Беркемнең беркемгә әҗәт юк...
Күпме ул рәнҗелгән кавемнәр
хәмердә ысланган бу илдә!
Коллыкка тарылган өнеңдә...
Зарланма! Шыңшыма! –
Тел юк дип, рух юк дип...
«Җиңелмәскә иде!»

Ишетәм саңгырау өннәрне
Ерактан-ерактан:
 урманнан,
  даладан,
   курганнан...
«Сезгә бик авырдыр,
 авырдыр, оланнар!...»

...Сабантуй мәйданы ягына
баһадир бер егет ашкына урамнан.
«Җиңелмәскә иде бу юлы!
 Җиңелмәскә иде!»

Элек һәм хәзер

Укучылар күп иде элек,
язучы сирәк иде.
Әсәр — рухи азык булып,
гавамга кирәк иде.

Хәзер укып вакланмыйлар,
һәммәсе «иҗат» итә!..
Китап башын «китап» ашый
торган заманга җиттек.

Яшьләрдә — экран-китап.
Кызык та ул, яңа да.
...Кәгазь-китап охшап калды
рәнҗетелгән анага.

Аккош күле урманында

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
Тома ятим хәзер... Ераклаша
әти-әни исән елларым.

Күпме дуслар китте соң елларда,
бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә
күрәм сыман йөргән юлларын...

...Исәрләнеп йөрим әрле-бирле,
кәүсәләргә килеп сарылам.
Йөзләремә бәргән сагыш җиле
исә сыман кыйбла ягыннан.

Язлар-көзләр кабатланып тора.
Гомер фасыллары бер генә!
Яшьлек үткәч, шәфәкъ офыгында
Картлык дигәннәре күренә.

...Күпме югалтулар!.. Ә тапканнар?
Ачыкларга гомер бардырмы?..
Вакыт үтүләре кызган саен,
әкеренәя бара адымнар...

Агачлар да ава. Үсә яңалары.
Урман үзгә күренә эңгердә.
Кешеләрдән кешеләргә күчкән
шатлык-кайгы гына мәңгедер.

Урманымда япа-ялгыз калып,
сабый кебек үксеп еладым.
...Бер юаныч: күрәм улларымның
күзләрендә килер елларым.

Һәммәсе якыннар...

Яшәлгән гомерләр,
язылган китаплар,
күрелгән шәһәрләр,
яраткан хатыннар —
һәммәсе якыннар!

Кырдагы игеннәр,
иртәнге ак карлар,
судагы дулкыннар,
уттагы ялкыннар —
һәммәсе якыннар!
Ай-кояш, йолдызлар,
тургайлар, былбыллар,
дус-ишләр, көндәшләр,
җырчылар, акыннар —
һәммәсе якыннар!

...Үзем генә үз-үземә
чит-ят кебек карап торам.

Замана

Күкне иңли көчле канат!
Җиргә сеңгән зәгыйфь каурый...

Биеклеккә карый-карый
кемдер үрли... Кемдер арый...

...Җирдә ята каты канат.
Күктә оча йомшак каурый...

Пентатоника

Бер заман монгол илендә
булдык без кунакта.
(Моңарчы нигәдер юлым
төшмәгән бу якка).

Безгә дип концерт куйдылар
ерак бер аймакта.
Сәхнәдән агыла җанга
шундый якын көйләр!
әллә Сарманда утырам,
әллә, дим, Әлкидә!..

Идел шавын да ишетәм,
дала җилләрен дә...
Шул көйләрдә тибрәнә ди,
Кытай илләре дә!

...Җыр тәэсиреннән бер мәл
бу җир улы булдым.
Үзем сизмәстән, билләһи,
татар-монгол булдым.

Ураза

Бүген кемгә ни яхшылык
эшлием? дип уянсам —
таң алды сәхәрем шул.

Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул.

Төшләр
Хәерле төн! Тәмле төшләр!

Йоклаганда һәммәбез дә тигез.
Ярымүлем халәт тигезли.
Төшләр юллап, Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?

Татлы төшләр Аның бүләге ул.
Тик алары кыска булучан.
Яман төшләр саташтыра, баса,
тән изелә, тыпырчына җан...

Ни булса да, төшләр насыйп безгә.
Яшәүнең бу үзгә хикмәте.
Вакытларны кире кайтарырга
тик төшләрнең җитә кодрәте.

Кайчак яшьлекләргә кайтып була.
Очратып була әткәң-әнкәңне.
Ишетергә мөмкин тәүге ярның
назлы, татлы сүзләр әйткәнен...

Төш юраулар, белмим, язык микән,
Язмыш синең белән уйнаса...
Ә уйласаң, безнең гомерләр дә
бер кыска төш кенә ләбаса.

Кайтып төшә...

Туа бәндә.

Ята башта
биләвендә.
Тәпи йөргәч,
уйный аунап
идәнендә.
Исәйгәчтен
сабак ала
мәктәбендә,
ирешмәкче
максат куйган
дигәненә.
Балигъ булгач,
чыгып китә
дөнья буйлап
биләменә.

...Ә бер заман
түзалмыйча
сынауларның
иләвенә,
кайтып төшә
ләхеттәге
биләвенә...

Бер бәхете —
гомеренең
финал-ахырын
белмәвендә.

* * *

СССР чакта төзедек коммунизм.
Хәзер ни төзибез? — кем белә?..
Рәсәй милләтеннән димәкчеләр,
татар булып тугач, мин - бәла?

Үз телеңдә белем алу өчен
ялынырга, рөхсәт сорарга?
Мәҗит Гафурича сорау туа:
нәрсә карыйсың син, и Алла!..

Саталар...

Саталар һәм сатылалар...
Бар дөньясы сатуда!
Аерма шул: сату сүзен
кем ничек аңлатуда.

Саталар грам-мыскаллап,
саталар илләтә дә!
Кемнәрдер яшерен сата,
кемнәрдер — күрәләтә.

Саталар тәнен-гыйффәтен,
саталар урын-постын...
Сатасыңмы, сатыласыңмы —
син ни статуста, дустым?

... Һәммә кеше андый түгел
уеңда, дисең, хата.
Ышанмыйсың? Әнә чатта
кемдер гайбәтең, сата.

* * *

Томаннар эчендә югала еллар!..
Догасыз үтелгән шактые.
Уянса күңелдә үкенеч,
күзләргә яшь килә. Шат көе.

Офыклар артына күмелә еллар!..
Озата урманнар, үр-кырлар...
Яшь буын безнең чор турында
ни телдә, ни көйләр, ни җырлар?

Рәшәләр өстендә тибрәнә еллар!..
Хәтердә калмаган күп юллар...
Киләчәк түреннән безгә дип,
бер сыңар сәламне кем юллар?

* * *

Зарланырлык, үртәлерлек
Идел-Йортта хәлләр күп!..

Кара көчләр бассалар да,
барыбер түзәм! Кимсенмим!
Мондый чакта күпләр әйтер:
«Нишлием мин, нишлим мин?..»

Башны ияр чакларда да,
баш күтәреп эшлим мин!
... Җирдә ике татар калса,
шул икенең – берсе мин!


Равил ФӘЙЗУЛЛИН

в„–12 |

Елан елы (2013 елга шаян-астрологик фараз) #7211

$
0
0
10.01.2013 Юмор
Яңа елга аяк бастык, җәмәгать. Алда безне ниләр көтә, Елан елы ни-нәрсәләр вәгъдә итә? Быел кемнәргә бәхет күктән ишелеп төшәр яисә кайсыларыбыз байлыкка чыдаша алмыйча интегер икән?

Ат, Үгез, Күсе, Дуңгыз, Аждаһа, Сарык, Әтәч, Маймыл, Юлбарыс, Куян, Эт елларында туганнарга Еланның  мөнәсәбәте нинди булыр? Мәрхәмәтлелек күрсәтерме ул аларга?  Әйтик, мәсәлән, гаилә, мәхәббәт, саулык-сәламәтлек, финанс мәсьәләсендә. Җә, әйтегез, күпләрне борчыган әлеге сорауларга кем дә булса ачыклык кертә аламы?

Атаклы тел белчеге вә мөтәгалим, бик күп антипопуляр академикларыбызның, үз өлкәсендә профан профессорларыбызның, фәһемсез фән докторларыбызның мәгълүмати остазы һәм мәгънәви киңәшчесе Габделмокыт ага Пәчиев әйтмешли, сүзнең алтын мөгезеннән эләктереп, үз соравыма үзем җавабын да бирим әле: ачыклык кертә алучы андый иптәш бар. Җөмһүриятебез башкаласында гаять тыйнак, артык җыйнак, шул ук вакытта, үтә зиһенле, тирән белемле, салкын акыллы, кайнар йөрәкле, киң эрудицияле, югары зәвыклы, сабыр холыклы, сизгер күңелле, күркәм кыяфәтле бер астролог яши. Мактанмыйча, сабырсызланмыйча һәм әрсезләнмичә генә әйткәндә, алдан санап үтелгән уңай сыйфатларга чынлап та ия булган ул иптәш-әфәнде мин фәкыйрегез була инде.

Кереш сүзем озын булды, гаеп итмәссез, шуңа күрә, фаразлавымны кыска тотарга тырышырмын. Ат елында, икенчеләй әйтсәк, җылкы җылында туган егет-җилән белән кыз-кыркын быел да бөтенләй тугарылып бетәр, нужа камытын кигән ир Атлар да, арбага ныклап җигелгән хатын Атлар да Елан елында гаилә йөген бердәй тигез дәрәҗәдә тартыр. Үгез елында туган яшь җилкенчәкләрне дә быел тәртә арасына кертеп булмас. Ир-егетләрнең бер ише үзләрен ел буе мир үгезе итеп хис итәр, хатын-кызларның күбесе исә, шул үгезләргә мөгез кую эше белән мәшгуль булыр. Күсе елында туганнар өчен Елан елы уңыш китерер: гаилә җанлы Күселәр, кайда нәрсә күрсә, шуны өйгә эләктереп кайтыр. Тамаклары тук, өсләре бөтен булган Күселәрнең гаиләләрендә ел дәвамында гармония тантана итәр. Эт елында дөньяга килгәннәр, ниһаять, быел әллә ни этләнмәс. Ошбу Елан елында аларның бәйдән ычкынган чаклары еш булыр. Әмма гаиләдә тәртип сакланыр, суыткычларда, туңдыргычларда сөяк-санак мул булыр, ирле-хатынлы Этләрнең бер-берсенә өрүләре сирәк күренешкә әйләнер. Тумышлары Сарык елына туры килгәннәр быел, китап укуга һәвәс булып, Тукайның «Шүрәлесе»н, Такташның «Мокамай» әсәрен, Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н, Туфанның «Юкмыш бабай» әкиятен, Батулланың «Тычкан баласы Чикыл»ын ятлап, якыннарын таң калдырыр. Юлбарыс елында туганнар быел да, масаеп, башларын горур тотып яшәр. Саклану турында онытып җибәргән кайбер Үгезләргә, Сарыкларга, Атларга һәм Куяннарга Юлбарысның көтмәгәндә һөҗүм итүе ихтимал, сак булыгыз! Куян елында туучыларга Елан елында куркыныч янамый. Елан авызына керергә куяннар үзләре атлыгып тормаса, әлбәттә. Быел барча Куянга да тумыштан ук килгән курку хисеннән арыну зарур. Йөрәк авыруыннан интеккән Куянга исә, суга барырга ярый, әмма сулга йөрергә киңәш ителми. Әтәч елында дөньяда пәйда булганнарның кайберләре быел да әтәчләнеп, хатыннары яисә ирләре күп булуына масаеп яшәр. Башкаларга алардан көнләшергә кирәкми. Булдыралсагыз, үзегез дә шулай гомер итәргә тырышып карагыз. Булдыралмасагыз, ничу көнләшергә! Бер иш Әтәчләрне ялкаулык белән йокы басар. Шуңа күрә, алар, таң вакыты җитүгә карамастан, атылып торырга ашыкмас, артист халкы сыман, төш авышкач кына ятактан кузгалырга маташыр. Маймыл елында туганнарга быел маймылланудан тыелырга, айга кимендә бер мәртәбә зоопаркка яисә циркка барырга, макака, шимпанзе, горилла, орангутанг ише маймылларның кыланмышыннан гыйбрәт алып кайтырга киңәш ителә. Аждаһа елында дөньяга аваз салучылар әүвәлгечә авызларыннан ут чәчеп гомер итәр. «Бер баш яхшы, өч баш тагы да шәп!» дигән шигарь нәкь менә аларга туры килә. Моңарчы: «Хатын түгел, аждаһа!» – дип яшәгән ирләргә быел хатыннарның: «Ир түгел син, дуңгыз!» – дип җавап бирүе ешаерга мөмкин. Дуңгыз дигәннән... Дуңгыз елында туган мөселманнар быел хәрам ризыктан бөтенләй баш тартачак. Андыйлар Елан елында аерым пачутта булачак. Елан елында туганнар, аеруча хатын-кызлар, быел кадер-хөрмәткә тиенеп яшәячәк. Актаныш төбәгендә яшәгән Кобра (Көбрә) исемле хатыннарга аптекадан елан агуы сатып алган чакта ун процент ташлама ясалачак. Сүз уңаеннан, елан агуының дәвалау үзлеге, шулай ук аның авырткан урынга тәэсир итү көче Елан елында бермә-бер артачак.

Кыскасы, Елан елында һәркемгә елмаеп-көлеп кенә яшәргә язсын!


Ләбиб ЛЕРОН

в„– |

Әлфинә Әзһәмова өр-яңа программалы концертына чакыра! #7212

$
0
0
10.01.2013 Шоу-бизнес
Татар һәм Һинд культурасы бер сәхнәдә! Яхшы таныш һәм яңа җырлар, күз явын алырлык костюмнар, матур биюләр... Килми калма!!!

9 февраль. 17.00. "УНИКС".

Билетлар бәясе: 400-850 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77

 




в„– |

Кариев театрына яңа директор билгеләнде #7213

$
0
0
10.01.2013 Мәдәният
Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Икътисад фәннәре кандидаты Ярмиев Мансур Зиннур улы.

Кариев театры сайтыннан алган кыскача белешмә:

Ярмиев Мансур Зиннур улы

1964 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Саба районының Явлаштау авылында туа.

1991елда музыка укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.


---

в„–--- | 10.01.2013

Иске Усман яши әле, ә менә мәктәп бетеп бара... #7214

$
0
0
10.01.2013 Мәгариф
Мин Камышлы районының Иске Усман авылына барып кергәч, иң әүвәл мәктәпкә юнәлдем. Баскычтан күтәрелгәндә, биредәге тынлыкка эчем пошып, шуннан үтеп баручы бер ир кешедән: - Биредә кеше бармы икән? - дип сорагач, ул: - Юк шул. Мәктәп ябылды бит. Ул башлангыч итеп кенә калдырылып, балалар бакчасы бинасына күчерелде, - дип җавап бирде.

Туп-туры ерак та булмаган шул бинага юл тоттым.

- Күргәнегезчә, үткән елда бездә зур үзгәрешләр булып алды. Яңа Усман авылы мәктәбенә беркетелеп, филиал итеп калдырылган тугызъеллык мәктәбебез ябылды. Хәзер ул балалар бакчасына беркетелеп, аз комплектлы буларак, башлангыч мәктәп итеп кенә калдырылды, - дигән сүзләр белән каршы алды мине, биредә беренче сыйныфтан дүртенчегә кадәр сигез укучыга белем бирүче бердәнбер укытучы Гөлия Гыйззетдин кызы Нуретдинова.

Яңа укыту стандартлары таләп иткәнчә, Гөлия ханым биредә укыту эшләреннән тыш, рәсем, хезмәт, спорт буенча төрле түгәрәкләр дә алып бара икән. Монда компьютер кабинеты да, китапханә дә мәктәптә укучыларга һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә хезмәт күрсәтүче ашханә дә бар.

Шунысы исемдә калган: 2011 ел башында мин Иске Усманга килеп, мәктәп җитәкчесе Хәдит Әхмәдуллин, татар теленнән белем бирүче Фидания Нуретдинова һәм башка укытучылар белән күрешеп, сөйләшеп кайткач, “Түземлекнең чиге кайда?” дип аталган язмамны язган идем. Ул интернет челтәрендә урнаштырылгач, аны 2445 кеше ачып, укып, 41се үз фикерләрен дә белдергән иде. Язмамда авылда эш булмавы, яшьләрнең чит җирләргә китүләре, мәктәп Яңа Усман авылы мәктәбенең филиалы итеп үзгәртелгәч, ул рус мәктәбенә әйләнеп, биредә татар телен укытуга нибарысы ике сәгать кенә бүлеп бирелүе бәян ителгән иде. Бу проблема кызыксыну уяткач, шундый ватанпәрвәр милләттәшләребез булганда мәктәп яшәячәк әле, дип өметләнгән идем.

Юк шул, кызганыч ки, ул кайсыбер яшь әти-әниләр теләге белән инде ябылып та куйган. Янәсе, аларның балалары спорт залы булган, “пристижный” мәктәптә, зур коллективта белем алалар! Әйтерсең лә, көчле теләгең булганда бу хәлне башкача хәл итү мөмкин түгел! Бу турыда сүз чыккач, мин Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылындагы мәктәпне саклап калган әти-әниләрне үрнәк итеп куясым килә.

Ә менә Иске Усман мәктәбенең укытучылар коллективы һәм өлкәнрәк яшьтәге әти-әниләр, күпме генә тырышсалар да, берни кыла алмаганнар. Элеккеге төпле белем бирүче, нык эш тәҗрибәсе туплаган укытучылар эштән кыскартылып, хәзер өйләрендә утыралар. Авыл кешеләре әйтүенчә, һәр көнне иртән таңнан, теләсә нинди һава шартларында утызга якын баланы ике зур һәм кечкенә автобусларда күрше Яңа Усман авылына ташыйлар икән.

Ярый, балаларының иминлеге өчен борчылмаган ата-аналар турында әйтеп тормасак, ә соң ул автобуслар йөртүнең чыгымнарын, юлда йөрү мәшәкатьләрен исәпкә алганда, бәлки, авыл мәктәбен япмау күпкә отышлырак та, хәерлерәк тә булгандыр?!

Аннан соң мин балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр белән дә очрашып сөйләштем. Биредә барлыгы 17 сабый тәрбияләнә. Авылда эш булмау, шуңа күрә әниләренең өйдә утырулары сәбәпле кайберәүләр балаларын бакчага йөртүдән баш тартканнар. Өлкән тәрбияче ярдәмчесе Тәнзилә Хисаметдинова сүзләренә караганда, 17 сабыйның берничәсе хәзер авырый икән.

Биредә Гөлия Кәримова - җитәкче һәм өлкән тәрбияче, Гөлүзә Дәүләтшина - мәктәптә һәм бакчада хуҗалык эшләрен алып баучы, Гүзәл Кәримова - повар, Рәшидә Хисаметдинова - няня һәм шәфкать туташы вазифаларын башкаралар. Гомере буе тәрбияче булып эшләүче, ике бала тудырып үстергән Тәнзилә ханым тәрбиягә алган улы Владикны да чын татар итеп тәрбияләргә тырышкан.

Менә шушы кечкенә генә коллектив белән аралашканда, алар авылда эш булмау, авыл җирлегенә тиешенчә игътибар бирелмәү сәбәпле, яшьләрнең чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булулары турында моң-зарлары белән бүлешергә дә онытмадылар.

Балалар бакчасында сөйләшү тәмамлангач, мин авыл буйлап сәяхәтемне дәвам иттем һәм авыл җирлегенә килеп, биредә бик озак еллар җитәкче булып эшләгән Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллин белән әңгәмә кордым.

- Безнең җирлеккә Иске Усман, Никиткино, Хмелёвка, Иске Чаговка, Неклюдово, Дурасово авыллары керә, - дип тезеп китте ул. - Соңгы елларда закон буенча авыл белән идарә итү тулысынча үзебезгә бирелде, ә менә матди яктан ярдәм күрсәтү онытылды. Колхоз - күмәк хуҗалык, таркалмаганда техника ягыннан ихтыяҗ юк иде, ә хәзер авылдагы шәхси хуҗалыклар, фермерлар ярдәменә генә таянырга кала. Кайчакта алар белән үзара килешүләр төзибез.

Шулай булса да яшибез әле, җирлегебез район күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып, “Авылны төзекләндерү” номинациясендә ел саен беренчелекне алып килә. Үткән елны өлкә губернаторының махсус дипломы белән дә бүләкләндек, Гран-при отып, күчмә вымпел һәм бронзадан эшләнгән ат сынына ия булдык.

Авыл мәктәбенең язмышы турында да сөйләшеп алдык.

- Мәктәбебез әлегә кадәр авылыбызны таркалудан саклап килгән иде, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем, - минемчә, әти-әниләр үзара алтын урталык таба алмадылар - икегә бүленделәр. Яшь әти-әниләр балаларын читкә озату ягын карасалар, тәҗрибәле, өлкән яшьтәге әти-әниләр үз авылыбызда укытырга теләделәр. Нәтиҗәдә, тугызъеллык мәктәп ябылып, башлангыч итеп кенә калдырылды. Минем хатыным Рәфидә дә, башка белемле укытучылар белән беррәттән, хәзер өйдә эшсез утыра.

Ә менә Никиткино чуваш авылында агачтан салынган иске мәктәпләрен дә әти-әниләр саклап кала алдылар. Хәзер балалар бакчасы төзү мәшәкатьләре белән йөриләр. Чөнки бу авылга яшьләр кайта башлады.

Тик яшьләребез җиргә бик тартылмый шул. Иске Усман авылына читтән фермер булып Александр Столяров килеп, эшкәртелмичә яткан кырларда ашлык үстерә башлагач, без бик кинәндек. Чөнки чүп үләне астында, буш яткан мәйданнарны күрүе бик кызганыч иде. Бу үрнәккә, бәлки, авылдашларыбыз да кушылыр әле. Әнә Илдус Шәйдуллин да фермер булып ашлык үстерә, терлек асрый, көнбагыш мае чыгара башлады бит инде.

Эштән курыкмаган кеше тырыша, җаен таба белә ул. Мәсәлән, авылдашыбыз Мәхмүт Гыйльметдинов урман кисеп, халыкны төзелеш материаллары белән тәэмин итеп тора. Кем яшим, эшлим дип яши икән, авылда яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

2011 елда Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Авыл газ, су, ике янгын сүндерү машинасы белән тәэмин ителгән, юлларга таш яки асфальт түшәлгән. Шәфкатьлелек оешмасы, элемтә үзәге, кибет эшләп тора. Рәхәтләнеп гамәл кылырга мәчетебез бар. Зиратыбыз да төзек, чиста.

Авылыбызда ел саен гөрләтеп сабантуйлары, ярышлар, бәйгеләр үткәрәбез. Клуб йортында зур спорт мәйданчыгы төзелеп ята. Әле күптән түгел авыл китапханәсенә Казаннан 200 дән артык матур әдәбият кайтарылды.

Менә шундый каршылыклы фикерләр, уйлар тудырды минем бу юлы Иске Усман авылына баруым, анда булган очрашуларым. Тугызъеллык мәктәп ябылган, ә балалар бакчасы ачылган. Димәк, биредә яшәеш бар әле. Мәктәп бетүгә таба барса да, авыл барыбер яшәвен дәвам итә. Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үсеп җиткәч, барыбер мәктәпне яңадан ачарга туры киләчәк. Әнә авыл җирлеге башлыгы Мидхәт Исламетдин улы Шәйдуллин да: “Туган авылыбызны саклап калу өчен бердәмлек кирәк”, - дип сөйли ич.

Төрле уйларга чумып, кайтып барганда, машина руле артында утырган улым Равил:

- Әнкәй! Күр әле, күр, - дип миңа юл чатына күрсәтте. Дөрестән дә, автобус тукталышы янында берничә яшүсмер кыз кулларына пиво шешәләре тотып басканнар да үзара көлешә-көлешә шуны эчәләр иде.

Караңгы төшеп килүгә карамастан, бу балакайлар мәктәптән кайтканда автобуска өлгермичә, машина “ауларга” чыкканнар бит инде. Аларның нинди кешегә туры килүе турында берсүз дә әйтеп булмый. Минемчә, монда уйланып калырлык сәбәпләр җитәрлек.

Иске Усман авылы җирлеге башлыгы Мидхәт ШӘЙДУЛЛИН.

Менә алар Иске Усманның киләчәге - яңа ачылган балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар һәм башлангыч сыйныфларда укучылар үзләренең тәрбиячеләре һәм укытучылары белән.

Тынып калган элеккеге мәктәп бинасы.

Иске Усман авылы,
Камышлы районы.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„–--- | 10.01.2013

Гөлназ Сәфәрова “Кадерле кадр” сәхифәсендә (ФОТО) #7215

$
0
0
10.01.2013 Җәмгыять
Гөлназның фотоларын «кулга төшергәч», редакция кызлары белән аның хакында сөйләшеп утырдык. «Ул – новатор, – диде Рания Юнысова, – татар теленә беренчеләрдән булып Европа аһәңен кертүче». Дөрес, Рания барлык алып баручылар да Гөлназча сөйләшергә тиеш дип әйтми. Тик, вариант буларак, мондый сөйләм шактый күркәм һәм истә кала торган дип саный.

«Гөлназ – креатив фикерләүче, бар килеш-килбәте, сөйләү стиле белән аны ишеткән, күргән мизгелдән үк җәлеп итә белүче алып баручы», – ди Рәйсә Борһаниева. Мин үзем, бу кызлардан, шул исәптән Гөлназдан да өлкәнрәк кеше буларак: «Бу заманның яшьләренә шаккатарлык – үзләре матур, үзләре чая, акылларына да исең китәрлек», – дип кенә өстим әле. Безнең кебек: «Коммунизм килгәч, бар да яхшы булыр...» дип утырмыйлар, тимерне кызуында сугалар. Шәхси тормышларына зыян салмый гына карьера да ясыйлар. Гөлназның әлеге «алтын татар яшьләре»нең лаеклы вәкиле икәнлегендә шик беркемдә дә тумастыр.



1.«Фотода миңа 3 ай да 15 көн. Әбисе белән бабасының беренче оныгы – Гөлназ атлы кызчык булыр бу».



2. «Мин инде шактый үскәнмен, 10 айлык булганмын».



3. «Әни безне һәр елны Камал театрында узучы Яңа ел бәйрәменә алып бара иде. 1992 ел».



4. «Икенче сыйныфта укыган чагым. Прическаларны мин кечкенәдән яратам. Әни миңа көн саен чәчне төрлечә үрә, ике көн рәттән бер үк фасон кабатланмый иде».



5.«Шушындый тулы, матур гаиләдә тууым һәм үсүем өчен мин Ходайга рәхмәтлемен! 1990 ел».



6. «Минем иң яраткан әбием. Без аның белән бер-беребезгә бик охшаганбыз. Холыкларыбыз, фикерләребез бер үк».



7.«Әни мине бик күп түгәрәкләргә йөртте, төрле конкурсларда катнаша идем. Бу фотода бал биюләре өйрәнергә йөргән чагым».



8.«Әни белән. «Синең бөтен серләреңне чәчми-түкми сөйли ала торган дус кызың бармы?» дигән сорауга мин һәрвакыт: «Бар, ул – әни!» дип җавап бирәм».



9. «Ирем Ленар Мухин белән. Фамилиясенә карап, ирең урысмы әллә дип сораучылар бар. Ул, әлбәттә, татар. Заманында бабасының фамилиясен бутап язганнар, шуннан киткән инде...»



10. «Улыбыз Айдан белән. Кыз туса Айсил, ул туса Айдан кушарбыз дип исемнәр әзерләп куйган идек. Айдан туды! Бу фотода улыбызга 1 яшь тә 3 ай. Иң яраткан сүзе «бабай». Минем әтине бик ярата».



11. «Кол Шәриф мәчете. Айданга исем куштыру».



12 «Әнием. Бөтен ирешелгән уңышларым белән мин, иң беренче чиратта, әниемә бурычлымын».



13. «Кеше язган сценарий буенча эшләргә яратмыйм. Үзем язам, үзем алып барам».



14. «Искәндәр Хәйруллин хәзер инде миңа туганым кебек. Бик талантлы һәм шәп кеше».


Ачык йөзле кешеләрне яратам да инде. Әлбәттә, яраткан кешеләрем исемлегендә кояш кебек балкып елмаючы Гөлназ Сәфәрова да бар, һәм елмаеп торган дәверендә ул әлеге исемлектән беркайчан да төшеп калмаячак.
 


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

в„–12 |
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>