06.01.2013 Җәмгыять
Җанның ялангач чагы
Җәй көне бөтен агачлар да бертөсле, яшел була. Һәрхәлдә, беренче карашка шулай тоела. Ә кышын, яфраксыз чакта күрегез: каеннар ап-ак, кайбер агачларның кәүсәләре соры йә яшькелт, ә кайберләре бөтенләй кап-кара булып тырпаеп утыра. Яфраксыз чакта... Без кешеләр дә шулай түгелмени? Адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның җанының, күңеленең шәрә калган мәлен күрергә кирәктер. Җанның ялангач чагын...
***
— На-а-а, малкай! Аллага тапшырдык...
Курчак өе кебек матур, яңа авыл өенең ишегалдыннан җигүле ат кузгалып китте. Аны озатып калган аксыл чәчле үсмер малайның сагышлы карашы арба артыннан бик озак ияреп барды. Юлаучылар бөтенләй күздән югалгач, яшь белән мөлдерәп тулган зәңгәр күзләр, түгелер өчен ышык урын эзләгәндәй, ашыга-ашыга койма буенда үскән кычыткан өсләреннән, сары вак чәчәкләр белән чигелгән яшел чирәм эченнән йөгереп уздылар да, ахыр чиктә, нәни сәдәфләр булып сибелгән песи борчаклары арасына кереп чумдылар... Дөньяда бу минутларда сипкелле түгәрәк йөзне көйдереп аккан пар чишмәне туктатыр көч табылмас кебек иде. Кинәт янбакча ишегеннән, яше өч яшьләр чамасы булыр, малай шикелле үк сипкелле кызчык атылып чыкты.
— Абый, абый, капканы яп инде! Күбәләк чыгып китә бит!
Сеңлесенең куркынган әче тавышына койрыгын чәнчеп чапкан бозауның аяк тавышы да килеп кушылды. Малай күлмәк җиңе белән җәлт кенә яшьләрен сөртте дә, почык борынын тарта-тарта, өйләре шикелле үк яңа, челтәрләп ясалган урыс капкага барып ябышты. Гадәттә җырлап кына ачылып ябыла торган капка бүген әллә нинди моңсу тавышлар чыгаргандай тоелса да, «абый кеше», ни генә булмасын, ничек кенә булмасын, капканың эчке ягында да, тышында да тормыш дәвам итәчәген аңлап өлгергән иде инде...
***
Җигүле ат урман авызына якынлашты. Арбада ир белән хатын. Хатын алда, дилбегә тотып утырган, ә ир кеше, зур мамык мендәргә терәлеп, чәчәкле юрганга төренеп, ярым яткан хәлдә бара. Берсе икенчесенең йөзен күрми. Шуңа да битлекләр салынган — йөзләрдә сүз белән аңлатып булмаслык чарасызлык, моңсулык, күзләрдә газап, сагыш, тагын әллә ниләр...
Өйдән чыкканнан бирле ләм-мим бер сүз дәшмичә барган юлчылар, ниһаять, икесе бертыннан: «Урманга җитәбез», — дип пышылдадылар. Тик шунда ук янә һавада, һавада гына түгел, җаннарда да авыр тынлык, бушлык урнашты. Әлеге, җанны сытып сыгарлык тынлыктан котылу өчендер, мөгаен, кинәт хатын болай да ярыйсы гына тизлектә юртучы атның сыртын талчыбык белән «сыйпап» үтте. Аннары кирәкмәгән, гаепле эш кылганын аңлагандай, ак яулыклы башын түбән иде. Моны күреп торган ир, тирән итеп сулыш алды да, тынлыкны үзенчә җиңәргә омтылып, арба дыңгырдаган җайга үзәк өзгеч моңлы тавыш белән җыр башлады:
Кар-ра гына ур-р-ман, караңгы төн-н,
Яхшы атлар кирәк лә-ә үтәргә-ә-ә...
Җырны шул урында бума ютәл өзде.
— Т-р-рр!
Хатын күз ачып йомганчы арбадан сикереп төште. Ашыга-кабалана, суынмасынга дип мендәр астына тыгып куелган шешәдән чынаякка үлән төнәтмәсе агызып, иргә эчерде. Ир бераз тынычлангач, алъяпкыч кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, ипләп кенә аның ирен читләреннән агып чыккан алсу канны сөртеп алды.
— Нишләвең инде бу? Терелгәч җырларсың әле, Алла теләсә. Ярамый бит сиңа, духтырлар кушмый.
— Духтырларыңны әйтер идем. Башта алар минем зарымны тыңламадылар, дәваламадылар. Инде мин аларны тыңламыйм. Тыңлаудан узган инде монда.
— Алай димә әле син. Әйдә, төренебрәк ят. Һәм, гүпчим, оста барда телең тый дия иде минем әби. Ишетәсеңме, кошлар ничек матур сайрый. Урман шавында да әллә нинди серле моң бар. Авылыбызга бер оста җырчы булсаң да, син аларны «едыва» уздырырсың, әтисе.
Бу сүзләрне әйткәндә, хатынның йөзенә, соңгы ярты елда беренче тапкырдыр, саран гына елмаю ятты. Ни хикмәттер, шул елмаю ирнең дә күңеленә шифалы тамчы булып тамды, сызлаган йөрәгенең иң түренә үтеп керде...
Җигүле ат инде урман юлыннан атлый. Арбадагылар бертуктамый сөйләшә, көлешә. Иргә аркасы белән утырган хатынның биленә төшеп торган пар толымы, ул борылып сүз әйткән саен, әле уңга, әле сулга чайкалып, хәтер инешләрен айкый.
— Сал әле шул яулыгыңны, йөз ел сине яланбаш, чәчең тузгыган килеш күргән юк.
— Минем синең алда чәч тузгытып кайчан йөргәнем бар?
— Кияүгә чыкканчы инде.
— Ә?!
— Нурислам абзыйның бөтен урам малайларын шүрләтеп торган «атаман» кызын беренче тапкыр кич тәрәзә пәрдәсе читеннән күрдек лә без. И йөрисең, мин сиңа әйтим, яланаяк идәнгә дөп-дөп басып, сачларыңны иңнәреңә таратып. Ялгышмасам, күлмәкнең дә бик үк озыны түгел иде өстеңдә.
— Аһ, оятсыз! Ордин-мидалләреңне елтыратып мине сорарга килгәндә әүвәл бисмилла күргән кебек кыландың бит әле. Белгән булсаммы!
Тагын көлештеләр.
Чыннан да, язмыш сукмакларының кай тарафка борыласын, алда нинди авыр сынаулар көтәсен белгән булса, авылда «урман җене кагылган» дигән аты чыккан ятим егеткә кияүгә барырга ризалык бирер иде микән иркә, төпчек кыз? Юктыр, билләһи, юктыр...
Ә бүген... Бүген аның унөч ел гомер иткән ирен урманы белән хушлашырга алып килүе. Соңгы тапкыр ауга барам дип мылтыгына кадәр янына куйдырды бит. Куян-мазар очрамый калмас дип ике патрон да корды. Күр, арбага утырганнан бирле уң кулын мылтыктан алмый. Песи баласын иркәләгән кебек сыйпаштырып та куя бугай.
— Йә, туктап бераз ял итикме? Аланы да җиләкле күренә, җиләк булмаса, әнә мәтрүшкәсен җыярмын.
— Туктыйк. Мин яраткан алан бу. Чирләгәнче гел шушында утырып тамак ялгый торган идем. Кечкенә кызыма куян күчтәнәчләрен дә нәкъ менә биредә төреп кесәмә сала ием бит. И-и-их!
— Бүген дә күчтәнәч көтеп калды кызыбыз. Куяннары гына күренми. Хәтереңдәме, көне буе йөреп тә буш кул белән кайткан чакларыңда, күрше бабай: «Нәрсә, аучы егет, бу юлы куяннарны агачка бәйләп куймаганнармы әллә?» — дип көлә иде үзеңнән. Син шул сүзләргә үпкәли дә идең әле, сакаллы сабый.
Хатын, чыннан да, бүген бик нык ябыгып, гәүдәсе сабый баланыкы кебек җиңеләеп калган ирен сак кына арбадан күтәреп диярлек төшерде дә, алдан әзерләп куйган урынга утыртты. Иңнәренә мамык шәл япты. Аның: «Мылтыкны, мылтыкны бир!» — дип өзгәләнүенә бераз аптыраса да, каршы килмәде, кабат арбага үрелде. Тик куллары тимергә тиюгә тәне буйлап ниндидер бер шомлы дерелдәү узуын тоеп гаҗәпләнде...
— Юк, юк! Ашыйсым да, эчәсем дә килми. Бар, син җиләк җый, ә мин урман һавасын сулап утырам. Атны читкәрәк бәйлә, бу килбәтсез арба миңа, кем әйтмешли, бөтен манзараны каплый. Шундый матур хатынны күз уңыннан җибәрәсем килми. Йә урман пәрие урлап китәр үзеңне.
Үлемнең җан өшеткеч салкын сулышын якында, инде бик якында тойган ир, балалары «әти битуны» дип йөрткән кып-кызыл мәк чәчкәләре төшерелгән ак эмаль савытны селки-селки, җитез адымнар белән алан уртасына атлаучы хатынын сокланып бераз күзәтте дә, күзен йомды.
Йә, Аллам! Мең үлемнән калдырдың бит, мең үлемнән. Сугышның беренче көннәреннән алып соңгы минутларына кадәр мине пуля-снарядлардан саклап, исән-имин туган авылыма кайтардың. Бердәнбер абыйсын да яу кырында югалткан ятимеңне башлы-күзле иттең. Тупырдап торган ике ул, фәрештәдәй кыз бала биреп сөендердең. Бер ел элек һәрбер бүрәнәсен менә шушы кулларым белән юнып, һәр тактасын сыйпап, шомартап, бизәкләп яңа өй җиткездем. Яшәргә дә яшәргә иде бит исәп. Ник мине үтерәсең, Ходаем? Ник бүген? Ник бер утыз-кырык елдан соң түгел? - Ирнең бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде. Аннары ул авырлык белән генә күзен ачты һәм җылы кояш нурларында иркәләнә-иркәләнә мәтрүшкә өзүче хатынын күзәтә башлады. Әйе, хатынның асылын насыйп итте аңа язмыш. Чибәр, уңган, булган, сабыр... Ниндидер могҗиза булып терелсәме? Юк инде, юк! Могҗиза булмаячак. Әнә, чарасызлыктан тәмам гаҗиз булган хәләленең Мәскәүгә, Кремльгә хат язып салуына ун көн дигәндә өйдән пырылдатып машина белән килеп алып киткәннәр иде үзен Казан больницасына. Тик бер атнадан ничек алып киткән булсалар, шулай кайтарып та куйдылар. «Соң инде...» дигән сүзләрен үз колаклары белән ишетте ул. Ишетмәскә тиеш булса да, ишетте.
Кинәт ир, сул кулы белән кискен хәрәкәт ясап, күз яшьләрен сыпырып төшерде. Ә уң кулы мылтыкка үрелде. Аның йөзенә усал тәвәккәллек билгеләре чыккан иде. Мишәр башы белән нишләп җебеп утыра соң әле ул бүген? Өч көн элек барысын да хәл итте бит инде. Мылтыгында ике патрон. Хатыны һәм үзе өчен. Ә балалар? Балаларны ил ташламас, үсәрләр. Ә хатынын ул читләргә ташлап китә алмый, теләми дә. Бергә үләчәкләр, нәкъ менә шушы аланда... Ир корылган мылтыкны күкрәгенә кысты, көпшәсен аланга таба юнәлтте. Шул чакны, нидер сизенгәндәй, яшь хатын бар гәүдәсе белән ире утырган якка борылды һәм елмаеп аңа карап тора башлады. Бил тиңентен үскән чәчәк-үләннәр арасыннан ул мылтык көпшәсен күрмәде. Шартлап кан чыкканчы иреннәрен тешләгән ирнең шашынган күзләре: «Карама, зинһар, миңа, артың белән борыл, борыл!» — дип кычкырдылар. Ул саташыр дәрәҗәгә җитте...
Нәрсә, иптәш сержант, кыенмы газиз кешеңнең йөзенә туп-туры карап йөрәгенә атулары, ә? Аркасы белән борылганын көтәсеңме? Хәтерлисеңме икән сугышның беренче елында немец разведчикларына әсирлеккә төшүеңне. Озак кына сорау алгач, бер олырак солдатның сине атарга алып баруын онытмадыңмы? «Йөгер! Йөгер!» — дип ымлагач, йөгереп китүең исеңдәме? Һәр адымың соңгысы булып тоелган иде бит. Һәр мизгел мәңгелек булып тоелган иде. Тик ул чакта фашист булып фашист син малакасусның аркасына түгел, читкә, куаклыкка атып калды. Язмыш үзеңне кызганды. Кайтып бәхет тәмен татысын, оя корсын, балалар тудырсын диде. Ә син?! Ә син бүген Ходай бүләге өч балаңның анасын вәхшиләрчә атып үтерергә җыенасыңмы? Яңа гына дөньяга аяк баскан газизләреңне тома ятим калдырырга телисеңме?
Ир, үзен-үзе белештерми, терәлеп утырган агачка башын бәрә-бәрә, ярсып кабатларга тотынды:
— Юк! Юк! Юк! Бу мөмкин түгел! Кичер, Аллам! Кичер мин диванаңны. Кичерә күр!
Ире белән нидер булганын аңлаган хатын кулыннан җиләкле савытын төшереп җибәрде. Шул арада, урман һавасын ярып, бер-бер артлы ике ату тавышы яңгырады...
— Ходаем, нәрсә булды? Хәлең начарайдымы әллә? Кай җирең авырта?
Дары төтене эчендә утырган ир:
— Нәрсә булсын, куяннарны бәйләмәгәнсең бит. Качтылар әнә, — диде дә, хәлсез генә елмаеп куйды.
Мичче кызы
Сәвиянең әнисе мичче. Җәйгә керүгә, дөресрәге, май аеннан ук, иртәдән кичкә кадәр өй борынча йөреп мич чыгару, морҗалар төзәтү белән мәшгуль ул. Билгеле инде, куелган чират, сөйләшенгән бәя буенча. Сәвия белә, бер мич чыгару унбиш тәңкә тора, ә абыйсына былтыр җәй сатып алынган лисәпид өчен әнисе нәп-нәкъ дүрт мич бәясе, ягъни алтмыш сум түләгән. Әлеге лисәйнең күпме торганлыгын йоклаганда да аякларын пидәл әйләндергән кебек селкетеп ятучы абыйсы Шамил, Сәвия һәм аларның энекәшләре Фәнис кенә түгел, ә абыйсының иптәш малайлары да, күрше-күлән дә көненә берничә тапкыр ишетә булыр. Әниләре Мәрьям кычкырыбрак сөйләшә шул. «Ир дә, хатын да — үзем. Кычкырсам да, сүгенсәм дә гөнаһ түгел», — дип кенә аклана ул бөтенләй үк кызып киткән чакларында. Ни генә булмасын, Сәвия өчен әнисеннән дә матур, әнисеннән дә яхшы кеше юк бу дөньяда. Шуңа да кичтән аның «струментлар» салынган иске кара күн сумкасын барлавын күрсә, йөрәге өзелеп төшәрдәй була кызның. Иртәгәсен тагын адашкан бәбкә төсле ялгызлары ишек алдында, капка төпләрендә, йә булмаса янбакчада каңгырып йөриселәре бар икән. Абыйлары болында, йә кырда чакта өй ишеге дә йозакка бикләнә бит әле. Игезәкләрдәй охшаш, борын аслары каралып беткән сипкелле йөзле балаларының мунча идәненә аякларын бөкләп утырып бакалар сайрашкан көйгә көненә ике мәртәбә ипи белән сөт кенә ашап торуларын белә дә соң әниләре. Барыбер сары балчыгы мәңге юылып бетмәс «мастирогын», кечкенә балтасын, шомарткыч тактасын алып, чакырган җиргә китеп бара шул. Җәй тиз үтә, кыш чыгарлык акча юнәтәсе бар, ди. Их, әтиләре исән булсамы!
Хәер, күрше Әсма, Саҗидә апаларның да көндез өйдә торганнары юк. Ярый әле әниләрнең кайсын кырдан, кайсын урманнан, ә Сәвиянең әнисен һаман да шул балчык-кирпеч арасыннан өйгә ашыктыручы «көтү кайта» дигән тылсымлы сүз бар. Манькаларны, Зурькаларны савасы булмаса, яз туган Күбәләк, Йолдызлар су кушылган җылы сөт сорамаса, билләһи, җәй буе балалар аналарын бер күрергә тилмерер иде...
Куе кара чәчле түм-түгәрәк нәни башына төшкән менә шундый уйлардан оеп утырган кызчык кинәт дерт итеп китте:
— Сәвия-ү-ү! Ач капканы!
Мал-туарларының авылга кергәч тә исән-имин абзарга ябылуы өчен җаваплы абыйсы Шамил тавышы бу. Хәзер аңа сыерлары да кушылачак:
— Му-у-у-у!
Сәвия абына-сөртенә йөгереп урыс капкага барып ябышты. Капканы ачып җибәрүе булды, әнисе мичтән чуенлы бәрәңге ала торган «ухбат»тан да зуррак мөгезле сыерлары килеп керде. Аның артыннан тузанлы мамык кисәкләрен хәтерләтеп сарык-бәрәннәр атылды. Иң соңыннан инде авызы ерылган, әнисе әйтмешли, «Берлинны алган кыяфәттә» Шамил абыйсы күренде. Ул Берлинны алуы ни буладыр, күрше Сәлим абый да хатыны Сания апаны капка төпләрендә шулай җырлап каршы алганын еш ишетә кыз:
Саниякәй эштән кайта
Берлинны алган кебек.
Сәлим мескен каршы ала
Плинга калган кебек...
Тик Сәвиянең бер дә «плинга калып» өйдә утырасы килми әле монда. Аның үзе генә белгән сере, үз «эше» бар җәйге кояш баешының бу сихри мәлендә. Кызый еш кына, әнисе болыннан ияреп кайткан кигәвеннәрне куа-каргый сыер саварга керешкәч тә, аягына иске чүәген эләктерә дә, чиләккә чаж да чож төшкән сөт тавышын тыңлый-тыңлый, тыкрыктан ындыр артына йөгерә. Бүген дә нәкъ шулай булды. Сөт тавышы ишетелми башлагач, Сәвия кулындагы кыска таяк белән коймага сугып үзе көй чыгарып барырга тотынды. Кызык бит... Тык-тек, тык-тек, тек-тек-тек... Койма ярыгыннан үрелеп аны гаҗәпләнеп күзәткән кояш нурлары белән качышлы да уйнап маташты әле ул. Тик алардан качып буламы соң! Тыкрык бетеп ачык урынга килеп чыгуы булды, алсу нурлар аны: «Эләктеңме, шук кызый!» — дип кочып ук алдылар. Сәвия нур яңгыры астында чирәм уртлаган, бөтен ындыр артын тутырып таралган сарыклар янына килде. Аннан: «Ник өйләрегезгә кайтмыйсыз, хуҗаларыгыз көтәдер сезне, вәчкәйләр» — дип әбиләрчә такмаклый-такмаклый көтү арасыннан яшь бәрәннәрне эзләргә кереште. Кыз белә, гадәттә алар адашып, әниләреннән аеры елап, бәэлдэп йөриләр, башсызлар. Менә, әйтте бит, күр инде: берсе ап-ак, икенчесе аклы-каралы, шундый матурлар, бөдрәләр үзләре! Кычкыра-кычкыра тавышлары карлыгып беткән мескенкәйләрне Сәвия кулы белән этә-төртә көтү таралган ындыр буйлап куалап китте. Ә очлы күзләре чирәм ашау кайгысы булмаган ялгыз әни сарыкны эзләде. Ул каядыр шунда гына булырга тиеш, шунда гына. Нинди әни, балаларын ташлап, тыныч кына абзарга кайтып печән күшәсен ди. Менә хәзер килеп чыгачак сарык, менә хәзер... Кыз ялгышмады. Кинәт бер «вәчкәй» бәрәннәргә таба ыргылды. Ул да булмады, бәләкәчләр дә әниләрен танып алдылар. Һәм икесе ике яктан йөгереп килеп койрыкларын пропеллер кебек зыр-зыр әйләндерә-әйләндерә сарыкны имә башладылар. Сәвиянең йөзен елмаю балкытты. Булды бүгенгә! Ул олыларча шалт-шолт кулын кулга суккалап куйды. Әни белән бала аерылмаска тиеш, шулай гына рәхәт. Әтиләре булса, Сәвиянең әнисе дә гел өйдә торыр: көненә әллә ничә тапкыр тәмле аш пешерер, янбакчада матур чәчәкләр үстерер иде. Акча дигәнен әтисе апкайтыр иде әле... Һич югы, бер генә тапкыр әниләре энекәше белән икесен үзе белән алып барсын икән дә бит. Юк шу-у-л... Сәвия башын иеп моңсу гына тыкрыктан өйләренә таба атлады. Кулындагы таякчыгы кайдадыр төшеп калган, коймага сугып көй чыгару уе да эреп дигәндәй юкка чыккан иде кызның.
Могҗиза димә, шул кичне йокларга ятканда әниләре иртәгәсен Түбән урамда яшәүче Рәсыйх абзыйларга Сәвия белән Фәнисне дә ияртеп төшәргә вәгъдә бирде. Үзе:
— Иртәгә безнең урам буйлап чегәннәр җырлап-биеп, канцирт куеп йөриячәкләр икән. Бәлки, абыегыз белән өйдә генә калырсыз? Күрше Рәшидә әбиегез дә хәл белергә керермен дигән иде, — дип сөйләнде. Тик кая ул әнисенең хәйләкәр карашын күрү дә, соңгы әйтелгән сүзләрне ишетү! Бу минутта балаларны тәмам бәхет баскан иде.
Сәвия ничек елмаеп йоклап киткән булса, иртән шулай елмаеп уянды да шикелле... Ә инде менә төш җиткәндә кызның йөзенә «ник тудым?» кыяфәте чыккан иде. И-и-и, бер генә дә күңелле түгел икән бит әнисенең эшендә. Сәвия белән Фәнис күргән бөтен игътибар — иртән Рәсыйх абзый хатыны Рәсимә апаның ашыгып алар учына салган икешәр эшләпә кәнфит белән берәр прәннек булды. Аннан китте ыгы-зыгы: кирпеч ташу, измә изү, ком иләү. Юлда тормагыз, имгәнерсез, әниегезне аптыратмагыз — балаларның олылардан ишеткән сүзләре әнә шуннан артмады.
— Мәрьям апа, авырдыр инде сиңа бу балалар белән, авырдыр, — дип башын чайкады арадан берсе.
Әнисе дә, Сәвияне гаҗәпкә калдырып:
— Сөйләмә дә генә инде, күршекәем, бик авыр. Үзем генә беләм, — дип куйгач, кыз түзмәде:
— Әни, ник авыр дип торасың, син бит безне күтәрмисең, яныңнан үзебез йөрибез! — дип әйтеп салды. Китте көлеш... Берни аңламаган кыз үпкәләп читкәрәк китеп утын түмәркәсенә барып утырды. Ул чын-чынлап капка төпләрен, өйләрен сагынды. Югыйсә әнә йортлары матур булып әллә каян күренеп тора, тыкрыктан гына менәсе дә уңга борылып керәсе. Ялгызларына гына кайтырга әниләренең рөхсәте юк шул. Чү! Җыр-гармун тавышлары да ишетелә түгелме? Әллә чыннан да чегәннәр килгән инде? Их, ник кенә әнисенә иярделәр алар? Алтынсу комнан гараж ясап, трактор тимерен машина итеп тыныч кына уйнап утырган Фәнискә дә ачуы гына чыкты кызның. Ул сикереп торды да рәшәткәле капкасы ярым ачык калган бакчага кереп китте.
У-у-у, монда матур икән! Кыз түтәлдә тирбәлгән чәчәкләргә аһ итте. Эскәмиягә чыгарып тезелгән чүлмәкләрдәге купшы яраннар да искитмәле иде. Сәвия шулчак сулы зур тагарак янындагы яшел «ләйкә»не күреп алды. Әһә, кызга да эш булырга тора әле биредә. Тагарак кояшта көмешләнеп ялтырап яткан җылымса су белән туп-тулы. Кырында чүмеч тә бар. Менә шулай... Кызның батырып су алырга җыенган чүмечле кулы һавада эленеп калды. Күр, су өстендә берничә бөҗәк тыпырчынып ята түгелме? И бичаралар! Эчәселәре килеп батканнар инде болар. Сәвия тиз генә үлән кыягы өзеп алды да бөҗәкләрне коткару «операция» сенә кереште. Менә берсе корыга чыгарылды, аннан икенчесе, өченчесе. Беренчесе шундук очып та китте! Кызның күңелен шатлык биләп алды. Ул үзен бик тә кирәкле, яхшы эш эшләгән кебек хис итте. Инде «ләйкә»гә су тутырырга да була. Кинәт койма буендагы зур булмаган агач корылмадан ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды. Сәвия сак кына атлап шунда юнәлде. Бу корылма-читлекнең кояшка карап торган ягында әлүмин рәшәткә генә икән. Кыз якынрак килде һәм эчтә ап-ак куян күреп өнсез калды. Аның тере куянны беренче күрүе иде. Озын колакларын артка салып кызыл күзләре белән Сәвиягә карап утыручы бу җәнлек китап битеннән сикереп төшкәндер кебек тоелды. Кичә абыйсы укыган китаптан инде.
Куян, син кайда?
Яшел тугайда...
Түгел шул, тугайда түгел, Рәсыйх абзыйларның бакчасында булып чыкты куянкай. Сәвияне тәмам бәхет басты. Ул ак йомгактан күзен ала алмады. Аның һәр хәрәкәтен: оясының бер почмагыннан икенче почмагына күчеп йөрүен, әле кәбестә яфрагын, әле кишер сабагын иснәп карауларын рәхәтләнеп, дөньясын онытып күзәтте...
— Хайт, кызыйны!
Сәвия көтелмәгән тавыштан сикереп куйды.
— Курыкма, әнә куян курыксын. Син бит куян түгел, аучы кызы.
Кып-кызыл йөзенә елмайган кыяфәт чыгарырга тырышкан бу абзыйны Сәвиянең кайдадыр күргәне булса да, аның кем икәнен тәгаен исенә төшерә алмады.
— Аучы кызы түгел мин, мичче Мәрьям кызы!
Күзләре төсен кояш алгандай тоныкланып калган абзый сүзен дәвам итте.
— Әйе, әниең мичче, ә менә әтиең тирә-якка бер аучы иде. И-и аның атып алган үрдәкләренең, мин сиңа әйтим, санын бер Ходай үзе генә беләдер. Яхшы кеше иде атаң. Моңлы итеп җырлый иде, патамушты ятим бала булып үскән. Ә әниең усал, камандир!
— Усал түгел минем әни!
Сәвия нишләргә белмәде. Каян килеп чыкты соң әле бу абзый? Әллә ниләр сөйләнә, кырынмаган, ямьсез.
— Яңа гына мине бөтен күршеләр алдында рисвай итте анаң. Ялкау имгәк, исерек түмгәк, имеш. Кыска буйлы булуыма мин гаеплеме? Төтен юлын дөрес калдырмыйсың, астарак булган, кеше биеклегендә кирәк иде дигән идем, менә шулай изүемнән эләктереп алды да мич янына китереп тә бастырды. Син үзеңне кешегә чутламыйсыңмы әллә, синең буе бит, күр дип миннән кычкырып көлә дә башлады. Киңәш итәргә дә ярамаган. Бөтен күршеләр алдында рисвай итте. Сез ятимнәрне дә кагып-сугып үстерәдер әле. Кыйныймы әниегез дим?
Кыз абзый сөйләгәннәрдән соңгы ике сүзне генә аңлады.
— Кыйнамый! Ул усал түгел, матур күлмәкләр тегә, тәмле бавырсак пешерә!
— Ник балага бәйләнәсең, Гали?
Ашка турар өчен суган кыягы өзәргә дип бакчага чыгып килүче хуҗа хатын Рәсимәнең тавышы кырыс яңгырады.
— Нинди бәйләнү ди, күрше. Гәпләшәбез әле менә сеңелкәш белән. Күз карашлары да сурьезный, сөйләшүләре дә гел олыларча бу баланың.
— Синдә генә ул бала акылы да юк. Бераз гына Рәсыйхка булышыр идең, ичмасам, измә изеп куллары талды әнә.
— Юк инде. Беренчедән, миңа авыр эш эшләргә ярамый, духтыр кушмый, икенчедән, телчән Мәрьямегезне киламитрдан әйләнеп узачакмын дип яңа гына үземә сүз бирдем.
Рәсимә апа куян читлеге янына килде дә кинәт Галигә борылып:
— Куян бәлеше ашамыйм дип тә сүз бирмәгәнсеңдер бит?
Гали сап-сары тешләрен күрсәтеп ыржайды.
— Шту син? Ахмак мәллә мин!
— Алайса, хәзер үк менә бу куянны суеп туна. Кичке ашка бәлеш булыр, Алла боерса.
Рәсимә Сәвиянең зур итеп ачылган күзләренә карап, аклангандай:
— Ялгызы гына бит. Балаларның да исләре китми хәзер, ашатырга-эчертергә дә оныталар. Баштагы мәлне генә көне буе янында бөтерелделәр, — дип өстәде дә, Сәвияне чәйгә чакырып, ашыгып бакчадан чыгып китте.
Гали канәгатьлек белән кулларын уды.
— Бер тавык та бер савыт дигәндәй, бәлеш янына ак башы да булыр кебек әле монда, мичче кызы! Хәзер үткен пычагымны гына алып киләм дә, кых-х-х куянны, — дип муенына сызып күрсәтте дә юк булды.
Сәвиянең йөзе койма буенда үскән ромашка таҗыдай агарып чыкты. Нишләргә? Куянны ничек коткарырга?! Ул озак уйлап тормый агач боргычны борып читлек ишеген ачты да:
— Кил тизрәк. Тырмашма, — дип, куянны колакларыннан эләктереп алды. Ни гаҗәп, куян бераз тыпырчынгач, кызның кочагында тынычлангандай булды. Сәвия аркылы-торкылы киртәләр белән генә бүленгән бәрәңге бакчасына таба китте. Җайлы гына итеп ике киртә арасыннан шуып чыккан кыз, шау чәчәк атып утырган бәрәңге сабакларын ерып, йөгерергә үк тотынды. Бакча уртасына җиткәчрәк, буразнага сузылып ятты, үзе бертуктамый куянны сыйпады. Дөп-дөп-дөп... типте куянкайның йөрәге. Кызның йөрәге дә аныкыннан калышмады. Шулчак Сәвия борын төбендә генә селкенгән яфракта ял итеп утыручы камканы күреп алды: «Камка тутай, ирең килә камчы белән кыйнарга. Оч та кит!» Шул сүзләрне генә көткән кебек, кызыллы-каралы япма ябынган бөҗәк очып та китте. Их, минем дә канатларым булса, дип уйлады кыз. Минут эчендә үзебезнең ишек алдына очып төшәр идем. Куян белән өйгә кереп бикләнер идек. Әни кайтканчы ишекне беркемгә дә ачмас идек...
Калганы куркыныч төштәге кебек кенә булды. Олы йонлач куллар Сәвиядән куянны тартып алдылар. Кәкре симез аяклар бәрәңге чәчәкләрен таптый-таптый алпан-тилпән абзарга таба атлады. Буразнага ятып үксегән, аклы күлмәге кара балчыкка буялып беткән кызның кайнар чишмә булып аккан күз яшьләрен күрмәс өчен кояш болыт артына йөзен яшерде дә әкрен генә офыкка таба тәгәрәде. Сабыйны әле чәчләреннән сыйпап, әле кулларыннан үбеп юатырга теләгән җәйге йомшак җил дә арып-талып янәшә ятып йоклап китте...
— Кызым, син кайда-а-у?..
— Сәвия-ү-ү!
— Син кайда-а-а?
— Яшел тугайда, — дип елмайды Сәвия йокы аралаш, әнисенең җылы кочагында тирбәлә-тирбәлә.
— Куянкаем, йомшак күңелкәем, — дип уфтанды ана. — Бу каты бәгырьле дөньяда ничекләр яшәрсең икән син?!
Өстәгеләрдән дә өстә
— Бахх! Ба-бах! Тук-тук!
— Йә, Ходаем, йоклап кына китәм дигәндә! Нишләтергә инде бу өстәгеләрне?
Зөләйха күзен ачты. Өстәлдәге сәгатьнең янып торган саннары: «Әһә, сиңа да йокы юкмени?» — дигәндәй, хатынны үртәп биешеп алдылар да төнге берне күрсәтеп, тынып калдылар.
Икенче катка яңа күршеләр килеп урнашканнан бирле Зөләйхалар фатирында тынычлык бетте. Көндез дә тавыш, төнлә дә. Ә ял көннәрендә әйтерсең лә шайтан туе котыра. Өч баласы булган әлеге урыс гаиләсе белән ире дә сөйләшеп карады, Зөләйха үзе дә берничә кат оялтып төште, барыбер файдасы тимәде. Валлаһи, тормыш түгел бу, тәмуг! Утыр инде менә хәзер төн убыры булып, ни йокы, ни ял күрми, чирек гасыр тир түгеп алган таш читлектә. Их, авыл өендә яшәсәң икән лә ул! Шушы теләк-хыялы хатынның йокысызлыктан кызарган күзләрен мөлдерәмә яшь белән тутырды...
Авыл өе дигәндә, Зөләйха, билгеле инде, иң әүвәл Дим авылындагы газиз әбисенең йортын күз алдына китерде. Нарат бүрәнәләрдән генә өелгән, шуңа да хуш исле һавасын сулап туймаслык өйдә үтте энесе Фәнис белән Зөләйханың балачак, үсмер еллары. Ул өйнең буяу ише әйбер белән бөтенләй таныш булмаган киң идән такталарына һәрвакыт кулдан тукылган буй-буй җәймәләр җәелгән булыр иде. Ишекләренә, мич аралыкларына аллы-гөлле чаршау-кашагалар эленгән, тәрәзләрен, җәен-кышын шау чәчәктә утыручы яраннарны күз тимәслек кенә итеп бераз каплап торучы ап-ак челтәр-пәрдәләр бизәр. Ә инде өйнең иң асыл, иң затлы бизәге булып, әле түр якта, әле олы мич тирәсендә мәш килеп, бәләкәй генә гәүдәле, йомшак күңелле, эшсез торуның ни икәнен дә белмәс Рәйсә әбиләре йөрер. Күршеләре әйтмешли, Рәйсәттәй.
Бирсә дә бирер икән Ходай адәм баласына сабырлыкны! Авылда әбиләренең фәрештәдәй холкына сокланмаган, аны ихтирам итмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Менә шушы һичбервакыт гайбәт сөйләмәс, сүз белән түгел, карашы белән дә кеше рәнҗетмәс әбиләре көтмәгәндә нык кына авырып китте. Аллаһының рәхмәте белән, терелеп, аякка басты-басуын, тик ялгызы гына булганда, кемнәрнедер бик каты ачуланып сүгә торганга әйләнде.
— Әшәке җаннар! Кайчан безне тынычлыкта калдырырсыз икән? Яшәргә ирек бирмисез!
Бу әле әбисенең билгесез затларга яудырган каһәрләүләренең йөздән бер өлеше генә иде.
Кайчагында әбисе сизмәгәндә мәктәптән кайтып кергән Зөләйханың, аптырап:
— Әй, әби, кемнәрне генә шулай ачуланасың соң син? — дигән соравына Рәйсәттәй, тыныч кына:
— Кемнәрне булсын, өстәгеләрне инде, — дип җаваплый килде. Ул чакта кыз: «Самолетта очучыларны әйтәсеңме, әллә вертолеттагыларынмы? Бәлки әле чит планетадан килүчеләрнедер? — дип көлгән булса, бүген ул, күпме гомер узгач, гади авыл карчыгының әлеге сүзләрендә тирән мәгънә ятуына төшенгәндәй булды...
Өстәгеләр, өстәгеләр... Уйлары Зөләйхага һич тынгылык бирмәде. Алар аны тагы да еракка, сабый чагына ук алып киттеләр. Хатын аларга иярмәскә теләп ничек кенә карышса да, барып чыкмады. Зөләйха аңлады: иртән эшкә керфек тә какмаган килеш барачак...
Аның күз алдына ерак Урал таулары, ел әйләнәсенә сөрем эчендә утыручы туган шәһәре Түбән Тагил килеп басты.
Түбән Тагилда да алар үз өйләре белән яшәделәр. И-и ул яңа өйнең биеклеге, иркенлеге! Әллә биш яшьлек Зөләйхага гына шулай тоелды микән? Сары чәчәкле аланны хәтерләткән идәндә энесе Фәнис белән колыннар кебек уйнаклап, кояш куяннары белән куышып йөгергәннәре әле дә исендә. Бигрәкләр дә нурлы иде, якты иде ул чакта дөнья! Балачак күгендә әниләре кояш, әтиләре ай булып балкыгангадыр. Шулайдыр. Зөләйха ирексездән:
Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә... –
дип көйләде. Аннан, кычкырып елап җибәрмәс өчен, юрган почмагын тешләде дә күзен йомды...
***
— Иртәгә тимер юл вокзалына төшеп, Мәскәү поездына билет алып кайтасы булыр. Тәвәккәлләп, атна көн юлга чыгарбыз дип торам. Тире-күн ише әйберләр дә берничә тун тегәрлек кенә калып бара, башкала татарларының ушын ала торган казылыкның да самый өлгергән чагы. Күрше хаклы, безнең чормадан килгән тәмле ит исе бөтен Тагил мәчесенең йокысын качырды инде. Шулаймы, кызым? Кем әйтмешли, сатасын сатарбыз, аласын алырбыз, исән булсак.
Бу — әтисенең тавышы. Кулындагы ялык-йолык килеп торган зур кайчы тирегә акбур белән сызылган эзләр буйлап йөгерә. Өлгергән арыш төсендәге чәч-кашлары арасыннан күк чәчәк төсендәге шаян күзләр елмая.
— Ярый соң, мин риза. Ходайга тапшырырбыз. Балаларны, гелдәгечә, Сания апа карап торыр.
Тавышның монысы, бәрхеттәй йомшак, ягымлы-назлысы, тегү машинасы артында утыручы әнисенеке. Келтер-келтер, келтер-келтер...
— Бүген мунча ягып кертәсе иттем әле үзегезне. Суын ташып, кабызып та җибәрдем инде!
Әлеге чатнап торган тавыш иясе — ишектән суык һава белән җитәкләшеп килеп кергән, алардан берничә йорт аша гына яшәүче Сания апалары бугай. Әйе, нәкъ үзе. Чү! Иреннәре бертуктаусыз елмая, ә күзләре никтер усал карый. Карашы гел тычкан аулаган мәченеке шикелле, өйнең бер почмагыннан икенчесенә йөгерә.
— Әй, апа, нишләвең инде бу? Иске авыздан яңа сүз дигәндәй. Өченче көн генә мунча юындык түгелме? Көннәр бик салкын тора бит, балаларны чирләтербез йә. Иркенләп, тәмләп җизни белән икәү парланырсыз инде бүген. Мәтрүшкәле себерке — бездән. Хәзер чормадан алып төшәм.
— Ә мин коймак пешереп торырмын. Мунчадан туры монда кайтырсыз, баллап чәй эчәрбез.
— Юк, юк! Сезнең өчен генә дип яктым. Үпкәлим, мәгәр, бармасагыз! Туган итмисез, димәк...
Йөрәген тырмый-тырмый сүтелгән хәтер йомгагының җебе шул турыга җиткәч, Зөләйха, кисәк кенә, үзен-үзе белештерми, өстеннән мамык юрганын алып атты һәм караватына торып утырды. Әйтерсең лә, моннан кырык биш ел элек түгел, ә нәкъ менә бүген, хәзер аларның язмышлары, киләчәге хәл ителәчәк иде. Ул мизгел эчендә, теге ерак кыштагы шикелле, әнисенә елышып еламсыраган кызчыкка әйләнде дә:
— Әнием, бармыйк мунчага, минем инде йокым килә. Әнә Фәнис тә күзен уып утыра. Бармыйк, әнием, яме? — дип такмакларга тотынды.
— Бармыйк мунчага, бармыйк, әнием! Тыңлама Сания апаны. Тыңлама әтине...
Шулчак чиксез дулкынланган хатынның колагына әтисенең ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй булды:
— Апаның хәтерен калдырмыйк инде, кызым. Әниең белән тиз генә юынып кайтыйк. Ә сез энекәшең белән икәүләп тәрәзәдән карап безне көтеп торыгыз, яме?
Зөләйха шул тавышка буйсынып, ни сәбәпледер кичтән бүлмә уртасында торып калган урындыкка абына-сөртенә, тәрәзә каршысына ашыкты. Урамда бүген дә, ул чактагыдай, ап-ак кыш, күбәләктәй кар бөтерелә иде...
Балалар елый-елый шешенеп беткән йөзләрен бозлы тәрәзәгә терәп, мунча сукмагыннан күзләрен алмыйча, әтисе белән әнисенең кайтуын озак көтте. Тик ул төнне өйнең бусагасын күрше әбине иярткән Сания апалары гына атлап керде. Һәм нәкъ менә шушы әбекәйдән сабыйлар иң беренче тапкыр, моңарчы ишетмәгән, ул минутта аңламаган да, ләкин инде моннан соң аларны гомер буе озата барачак «ятимнәр» сүзен ишеттеләр... Өстенә бик тә авыр йөк алган бичара карчык, яшьле күзләрен Зөләйха белән Фәнистән яшерергә тырышып, башларыннан сыйпый-сыйпый аларны юатканда, йокларга үгетләгәндә Сания апалары, әтисенең бертуган апасы, ни гаҗәп, өйнең астын-өскә китереп нидер эзләвен генә белде. Тапты да бугай, аның куенына төенчекләр кыстырып, әледән-әле урам якка чыгып йөгергәне шәйләнде. Зәңгәр ишек, сулкылдаган тавыш чыгарып, һәр ачылып ябылган саен ике пар нәни күздә дә өмет чаткысы кабынып сүнгәнен күрдеме икән соң ул? Юк, күрмәгәндер. Аңын-җанын томалаган комсызлык, чит байлыктан көнләшү аны дөм сукыр иткән, тәмам таш бәгырьгә әйләндергән төн иде бу...
— Бах! Ба-бахх!
— Йә, Ходаем! Йоклап кына киткәннәр иде, бәгырькәйләр.
Чормадан килгән тавышка сискәнеп уянган Фәнис, аннан инде Зөләйха да, кычкырып елап, кабат әниләрен чакыра башладылар. Бу хәлләргә йөрәге әрнүдән гаҗиз булган күрше әби, өзгәләнеп, яшь катыш нәфрәт тулы күзләрен түшәмгә төбәде:
— Имансызлар! Гөнаһысын кая куярсыз икән?
Өстәге дөбердәү таңга кадәр тынмады...
Зөләйха, ул кара төнне энесе белән икесенең котын алган, куркудан куырылырга мәҗбүр иткән әлеге тавышларның, мунчада ис тиюдән үлеп яткан әти-әнисенең хәләл малын бүлешүче, дөресрәге, урлап ташучы ерткыч туганнарының аяк тавышлары булуын еллар узгач кына белде. Белде һәм мәңге кичермәячәген аңлады. Аның йөрәгендә, канлы таш-төер булып, чиксез рәнҗү, аяусыз язмышка үпкә торып калды. Әлеге төерне, меңнәрчә чакрым юл үтеп, үксез оныкларын татар иленә алып кайткан һәм хәленнән килгәнчә тәрбияләгән Рәйсә әбисенең йомшак сүз-гамәлләре дә, газиз әнисенең сеңлесе, аңа ике тамчы судай охшаш Мәүлия апасының якты йөзе, назы да, башка туганнарының, күршеләр, авылдашларының искиткеч яхшы мөнәсәбәте дә эретә алмады...
— Зең-ң-ң!
Зөләйха дерт итеп китте. Кыңгырау шалтырый! Аның башыннан яшен тизлегендә: «Кем булыр бу? Ире төнге сменада, кызы Гүзәл күптән үз бүлмәсендә йоклап ята», — дигән уй үтте. Ул сак кына басып ишеккә якынайды һәм шалтырауның кабатланганын көтеп, тынып калды. Тик тавыш башка кабатланмады. «Әллә саташам инде? Шайтан эшедер бу. Тьфу, тьфу, тьфу!« Шулчак Зөләйха мәрхүмә әбисенең дога китабын байтактан кулына алмавын искәрде. Хәер, ул андагы догаларның күбесен яттан белә бит.
Хатын ипләп кенә, инде сап-салкын булып беткән, урын-җиргә барып ятты. Күзен йомды. Керфек очларына эленеп калган, шулай ук суынырга өлгергән яшь тамчылары йөзе буйлап тәгәрәде: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил гәләмин. Әррахмәнир-рахим...» Зөләйханың моңлы, аһәңле тавышы фатир эченә генә сыешмыйча, бөтен урамга, алай гына да түгел, бөтен җиһанга таралды, күкләргә ашты. Шуның белән бергә яралы, таш-төерле күңеле, барча галәмне тәрбия кылучы, яшәтүче, бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган, рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, бушый, иркенәя, сафлана барды... Озакламый ул тирән йокыга талды. Эшкә уянырга нәкъ бер сәгать вакыт бар иде.
Сирень ЯКУПОВА
№1 |