Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Мордва татарлары ничек “тәпи юа”? #7149

$
0
0
27.12.2012 Авыл
Мордва җирләрендәге Аккүл, ягъни Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, газеталардан укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. “Татар күрми ышанмый”, – дип тиккә генә әйтмәгәннәр, ахры, барып күрик әле, дип сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела – 600 чакрым сизелми дә үтеп китте.

Авыл үзенең яхшы юллары, ерактан патша сарайлары кебек күренеп торучы зур йортлары белән каршы алды. Авыл түрендә алтын төстә дүрт кечкенә һәм бер зур манаралы мәһабәт бина – мәчет биредә татар-мөселман халкы яшәүне күрсәтә. Узган гасырның 90нчы елларында илдә дин иреге би­релгәч, авыл халкы, моны күптән кө­теп торгандай, үз кыйбласына, иман юлына кайта башлый. Мә­хәлләдә иң беренче “Рәҗәб” мәчете салына, дис­тәләрчә шәкерт мәдрәсәләргә “энә белән кое казу” өчен җи­бә­релә. Әлбәттә, авылда го­реф-гадәтләр аңа кадәр дә яшәп килгән, әмма ул га­дәт­ләрнең, әйтергә ки­рәк, төр­лесе булган. Кайбер­ләренә аерым тукталып та китәрбез.

 

Бүген авыл­да җи­де мәчет эшли һәм сигезенче “Җәмигъ” мәчете­н төзү тө­гәл­ләнеп ки­лә. Татар авылларында күп йөрергә туры кил­сә дә, бер авылда да андый зур мәчет күргәнем юк иде. Ирләрнең намаз залы гына да 800 кешегә исәпләнгән һәм бү­ген җомгага йөрү­челәр­нең саны да шул тирә икән (Түбән Каманың Үзәк мәчете залы да 800 кешегә исәпләнгән). Кыс­ка гына вакытта авыл халкы көче белән шул кадәр мә­четне сафка бастыру – гаҗәеп нәрсә. Аларның бездәге кебек   “Нефтехим”нары   да,  “ТАИФ” һәм “Танеко”­лары да юк, бөтенесен үз көчләре белән салганнар. Барлык мәчетләр­дә дә биш вакыт намаз укыла. Иртә белән таң сызылгач, бөтен авылны сигез манарадан яңгырап торучы азан уята. Имам буларак, мине борчыган сорау шул булды: “Сигез мәчетегез­гә имамнарны кайдан табып бетердегез, аларга ничек эш хакы биреп торасыз?” Алар: “Имамнарыбыз – мәдрәсәләрдә укып кайткан авыл егетләре. Бездә бер имам да эшләгәне өчен акча алмый. Әмма һәркайсы­ның авылдашлары белән сәүдәләре бар. Сәүдәгәр табыш алгач та иң элек имамның өлешен бирә, аннан гына үзен кайгырта. Башка өлкә­ләр­дән әзер көн­багышны алырга килгәч тә, имамныкын чиратсыз алалар, башкалар көтеп тора”, – дип җавап бирделәр.

 

Кыз урлауданярәшүгә...

 

Авылның гореф-гадәтлә­ре, дигәннән, 1990 елларга кадәр анда кыз урлау гадәте яшәп килгән. Егетнең күзе берәр кызга төшсә, аны әти-әнисеннән дә, хәтта үзеннән дә сорап тормый урлап кит­кәннәр. Еш кына бу гадәт гаи­ләләр арасында зур низаг­лар китереп чыгарган. “Аллага шө­кер, бүген ул гадәтне бе­терә алдык, – дип куана аксакаллар. – Кыз­ның үзенең дә ризалыгы булмагач, күп гаи­лә­ләрдә ир белән хатын гомер буе эт белән мәче кебек яши иде”, – диләр. Бүген исә хәлләр үзгә. Егет авылдагы бер кызны бик каты ошатса да, урамда янына килеп таныша алмый. Иң элек ул үзенең әти-әнисенең хәер-фатиха­сын ала, аннан соң туганнар җыелышып, арадан сүзе үтә торган бер кешене сайлыйлар һәм кызның туганнары янына вәкил итеп җибәрәләр. Вәкил “килешә” алса, егет белән кызны күрештерәләр. Танышып, бер-берсен ошатсалар, никах көне билгеләнә. Ул авылда яшьләр, бездәге кебек, бер-ике ел “тәҗрибә үтеп” өйләнә алмыйлар. “Аерылышучылар бармы соң?” – дип сорагач: “Танклар да яна бит, гел юк түгел, әмма бик аз”, – диделәр.

 

Хатын-кызларга килгәндә дә, авылның үз гадәтләре бар. Хатын-кызларның эшсез урам­да йөрүләре, капка төп­ләрендә көнбагыш ашап, ләч­тит сатып утырулары бө­тен­ләй юк. Ике көндә авыл урамнарында бер генә яулык­сы­з хатын-кыз да кү­рер­гә туры килмәде. Мәк­тәптән кайтучы яшь кызлар­ның да бөте­несе ак яулыктан иделәр. Авыл халкы урамда чәч-баш туздырып йөрүче хатын-кыз­ларны бөтенләй кабул итми. Урам буйлап барганда, үтеп китүче бөтен машиналар кычкыртып, кул селкеп, сәлам биреп китәләр. Иң элек белмә­гән кешеләргә кул селкү бераз сәер тоелса да, аннан үзе­без дә ияләшеп киттек.

 

Тәпи юугадәтләре

 

Без килгән көнне авылда бәбәй ашы иде. Иртәнге якта бәйрәмгә олы абзыйлар җы­е­ла. Алар, хушланып, өйлә намазына киткәч, хатын-кызлар килә, кичен чират яшьләргә дә җитә. Шулай итеп, бала мәҗ­лесе көне буе дәвам итә. “Тәпи юу” дигәннән, авылда аракы сатуны бөтен­ләй бе­тергәннәр. Кичләрен дә өйләр­дән качып-посып сатмыйлар. Бу хәлләргә ышану авыр булгач: “Эчүче му­жик­ларыгыз бөтенләй юкмыни?” – дип сорадым. Миңа: “Ике абзый бар шул, алар да тыныч кына күрше авылга барып “ял итеп” кайталар”, – диделәр. Тәмәке сатуга каршы да кө­рәш игълан иткән­нәр. “Авылда бер-ике генә кибеттә калды”, – дип куанышалар. Шө­кер, авыл хатыннары – исерек ир, аналар – исерек ул, бала­лар “исерек әти“ ди­гән нәрсәне бөтенләй белмиләр.

 

Мәктәп тормышы

 

Авыл мәктәбендә алты йөзләп бала белем ала. Бинага сыймагач, ике смена укыйлар. Бүген, бала табу азайган бер заманда, бу да гаҗәп күренеш. Мәктәп бинасы мактанырлык түгел, шулай да җыелышып бинаның тәрәзә­лә­рен алыштырганнар. Авылда ел саен 50-60 бала туа, шуңа күрә яңа мәктәп бинасы салу турында сөйләшүләр алып баралар. Гомумән, ул якларда хөкүмәттән әллә ни ярдәм күргәннәре булмагач, авыл халкы үз көче белән яшәргә күнеккән. Бездәге кебек нефть-газ акчасын, федераль субсидияләрне дә, грантларны да күргәннәре юк. Җомга намазыннан соң авылның хөрмәтле затлары халыкны борчыган мәсьәлә­не күтәреп чыгалар. Уртага салып сөйләшәләр һәм һәр өйдән акча җыялар. Шулай итеп мәчетләр салалар, юлларны төзәтәләр. Узган ел ике йорт янгач, бөтен авыл җы­е­лышып, аларга яңа йортлар салып биргәннәр.

 

Бөтенесе сата

 

Авылда бөтен халык – сәү­дә эшендә. Берәүләр казы­лык тутыра, икенчеләре колбаса җитештерә. Кайберлә­ренең өйләренең аскы ка­тында оекбаш тегә торган заманча җи­һазлар эшләп тора. Шулай да “озерка­”лар­ның иң яраткан сәүдәлә­ре – көнбагыш эш­кәр­теп сату. Безн­е кунак итү­че егетебез­дән: “Бу кадәр көнба­гышны ничек үсте­реп бетерә­сез?” – дип сорагач, ул: “Күп­челеген Краснодар якларыннан ташыйбыз”, – диде. Кызык, әгәр көнбагышны барыбер чит өлкәдән ките­рәләр икән, бездә дә шундый кәсеп белән шөгыльләнеп буладыр инде.

 

Россиядә йөзләгән авыллар юкка чыгып барган бер мәлдә, Белозерьеда дүрт мең­гә якын кешенең гөр­лә­шеп, бер гаилә булып яшәү­ләре, авылның көннән-көн чәчәк атуы бөтенесен дә шатландырмыйдыр. Дош­маннары да юк түгелдер. Раббым Аллаһ, Татарстаннан читтә яшәп тә, үз диннәрен, гореф-гадәт­лә­рен саклап яшәүче милләт­тәшлә­ре­безне бәла-ка­залар­дан сак­ла! Аларга бә­рәкәтле тормыш, якты килә­чәк насыйп итсен. Безгә дә читтә яшәүче милләт­тәш­ләребездән үр­нәк алырга язсын.


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

№256 | 27.12.2012

Татар артистлары өчен – тутырган каз елы #7151

$
0
0
27.12.2012 Җәмгыять

Безгә дигән Канарларга...

 

Татарстанның халык артисты Равил абый Шәрәфиев гаиләсе һәр Яңа елны бергәләп өйдә каршылый. Модага ияреп чит илләргә барып йөрмиләр икән. Равил абый яңа елны чит илдә каршылауга каршы түгел үзе. «Җылы якка барып кояш күреп кайтсаң, начар булмас иде», – ди. Ләкин... Бу мәсьәләгә карата Равил абыйның хәтта җыры да бар:

 

Кесәмдәге кульяулыкның

Чит-читләре чигелгән.

Безгә дигән Канарларга

«Тот капчыгың!» – диелгән.

 

Шәрәфиевлар быелгы Яңа елны да Канар утрауларында түгел, Казанда каршылаячаклар. Равил абыйның  беркайчан да ризык әзерләү тирәсендә булашып йөргәне юк икән. Хатыны Раушания апа пешергән ризыкка күбрәк өстенлек бирә. Шәрәфиевлар яңа елының традицион ризыклары – пилмән һәм каз!

 

Чит ил, дип – өйдә калу

 

Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова шулай ук яңа елны чит илдә каршылауга каршы түгел. Шулай да, әлегә кадәр бу бәйрәмне гел өйдә каршылау гына насыйп булган аңа. «Балалар инде мөстәкыйль яшиләр. Шулай да Яңа елда бергәләп җыелу – традиция», – ди Римма ханым. Бу гаиләдә төп ризык –  мичтә пешкән каз икән.

 

Каз + пилмән = Яңа ел

 

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов гаиләсендә дә һәр яңа ел тутырган каз ашаудан башлана. Аннан инде алмашка пилмән көтеп тора. Хәйретдиновлар ел саен ясалма чыршы бизиләр. Исе булмаса да – яме була.

 

«Шартлыйм дип торам» дигәнче...

 

Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева Яңа ел каршылау өчен ризыкны ким дигәндә өч көнгә җитәрлек  итеп әзерли. Яңа елга аларга туганнары килә. Бәйрәмне каршылап, туганнары таралышкач, үзләре генә калып, өч көнгә әзерләнгән ризык белән «көрәшәләр» икән. Бу гаиләдә әзерләнә торган ризыклар – тутырган каз йә булмаса индоутка, бик күп санда пилмән, сарык ите, 10-15 төрле салат. Резидә Шәрәфиеваның бу кадәр ризыктан соң зифа буйлы булып кала алуы сәеррәк, кәнишне.

 

Килсәгез – ярый, килмәсәгез... үзегезгә карагыз

 

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров шулай ук плитә тирәсендә йөрми. Анда җәмәгате Люция булаша. Яңа елны каршылау өчен Рөстәм Закировның көче кергән бердәнбер эш – пилмән бөгешү. Шуның белән аның кулинар шөгыльләре тәмамлана. Яңа ел каршыларга дуслары яки туганнары килсә – куып кайтармыйлар. Мәҗбүриләп кунак чакырмыйлар һәм үзләре дә бу көнне өйдән чыгып китмиләр. Закировлар да Яңа ел саен каз пешерәләр.

 

Татар артистлары Яңа елны  йолдызнамәләр кушканча түгел, күренгәнчә, традицион ризыклар белән каршылый. Ат елы килә дип – солы, Куян елы килә дип – кишер, Кәҗә елы килә дип кәбестә ашап утыручылар  юк диярлек. Шулай дөрес тә. Бездә Кытай түгел бит... әлегә.


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

№12 |

“Ашыгыч ярдәм” вертолетка күчә? #7152

$
0
0
27.12.2012 Медицина
Хөкүмәт йортында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган утырышта Татарстан Президенты бу юнәлештәге эшләргә канәгатьсезлеген белдерде.

Министрлар Кабинетында 2006-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген күтәрү турындагы федераль максатчан программасы үтәлешен тикшерү республиканың барлык югары җитәкчеләре, барлык ведомство һәм министрлык вәкилләре катнашында үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы ук утырышның гаять җитди һәм әһәмиятле булуы хакында сөйли. Хөкүмәт утырышында күтәрелгән мәсьәлә-сораулар да юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә бик күп проблемалар булуын искәртте.

 

Кызганыч, аерым берәүләр саннар ярдәмендә вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүе хакында белдерергә тырышса да, барыбыз да белеп тора: бүгенге көндә юлда йөрү шактый куркыныч. Һәм әлеге проблема транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кагыла. Язмыш шаяруы идеме әллә очраклылыкмы – Хөкүмәт утырышына барганда гына да сигез юл-транспорт һәлакәтенә очрарга туры килде. Әлбәттә, вак кына “аварияләр” дә юлларда җитди “бөке”ләр тудырган иде. Моны бары тик кар күпләп явып китүе белән генә аңлату авыр, чөнки юллар карсыз салкын көннәрдә дә шул ук хәлгә дучар буласың.

 

Президент тәкъдимнәре

 

Әлбәттә, юллардагы мондый вәзгыять республика җитәкчелеген канәгатьләндерә алмый. Президентның ризасызлыгын да аңларга була. “Автомобилистлар хәзер җәяүлеләргә юл да бирми. Ә күп кенә йөртүчеләр руль артына алкоголь һәм наркотик кулланып, исергән килеш утыра. Ә аларның бит машина янына килергә дә хакы юк. Кем генә булса да – артистмы ул, спортчымы – аларны йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә кирәк. Автомобиль – ул корал, куркынычрак та хәтта”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үз мөнәсәбәтен.

 

Президент фикеренчә, автомәктәпләр эшчәнлеген дә контрольгә алу сорала, аларның лицензиядән мәхрүм итүдән дә куркып тормаска кирәк: “Ярымфабрикатлар, дилетантлар – бар да безнең юлларда. Гомумән дә машина йөртергә сәләтле булмаган кешеләр бар бит”. Һәм ул җаваплы түрәләргә автомәктәпләр үзенә күрә рейтингын булдыру һәм шуның ярдәмендә кайсы мәктәпнең нинди шоферлар әзерләп чыгаруын ачыклау тәкъдиме белән чыкты.

 

Барыбыз да күреп торабыз: Казан һәм район-шәһәрләр арасында йөрүче җәмәгать транспортында бүген, нигездә, көньяк төбәкләрдән килгән, кайберәүләре русча да белмәгән ир-егетләр эшли. Инде кондукторлары да шуларның хатыннары, кызлары, туганнары, бугай. Президент транспорт министрыннан әнә шул хакта сорашты. Министр исә җәмәгать транспорты йөртүчесе һөнәренең “престижы” булмавы белән акланды. Гәрчә, шул ук автобус-троллейбус йөртергә теләүчеләр өчен түләүсез махсус уку курслары оештырыла, тулай торакларда бүлмәләр дә тәкъдим ителә.

 

Шул нисбәттән, Рөстәм Миңнеханов ПАТП җитәкчеләрен җәзага тартудан да куркып тормаска кирәклеген искәртте. “Джигит” автобусында оча гына, ә алдында ни барын күрми дә. Очраклы кешеләр булырга тиеш түгел”, - дип белдерде ул.

 

Бүгенге көндә Казаныбызның иң зур проблемаларының берсе – “бөке”ләр. Теге яки бу урамда машиналар килеп тыгылу сәбәпле, кешеләр эшкә соңга кала, һавага зыян салына, психика бозыла... Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдергәнчә, әлеге проблема “Ашыгыч ярдәм” машиналарына да нык комачаулый. Шуңа да җитәкчелек җәй көне авыру пациентларга вакытында барып җитү өчен мотоциклар бирергә тәкъдим итте. Министр үзе авиасанитар системаны гамәлгә кертү яклы. Вертолетлар яки башка очкычлар “Ашыгыч ярдәм” вазифасын башкара алырмы – әлегә билгесез, әмма Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч ярдәм күрсәтү эшен җайга салу өчен вертолетлар утыра алырлык мәйданчыклар эшләргә дигән тәкъдим кертте.

 

Номерны юмасаң да була...

 

Утырыш алдыннан җыелган түрәләрне һәм Президентны юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге аерым проблемаларны хәл итәр өчен яңа гына кулланылышка кертелә башлаган техника казанышлары белән таныштырдылар. Баксаң, моңа кадәр юлда йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау өчен кулланылган автоматик системаның күп кенә кимчелекләре булган икән. Мәсәлән, пычрак яки начар һава торышы булганда номерларны таный алмау, мәгълүматны тиз генә тапшыра һәм эшкәртә алмау һ.б. Хәзер инде ЮХИДИ хезмәткәрләре RFID-технологияләр кулланырга җыена. Радиоешлыкны тану методына корылган яңа камералар (алар ридер дип атала икән) номерларын махсус пычраткан, цифрларын бозарга тырышкан йөртүчеләр өчен “баш авыруы”на әйләнергә мөмкин.

 

Әлбәттә, Татарстан алдынгы технологияләрне гамәлгә кую буенча илдә беренчеләрдән санала. Ләкин юл хәрәкәте иминлеген автоматлар, камералар белән генә җайга салып булмаячак. Кеше факторы бу очракта иң мөһим рольне уйный, безгә калса. Шуңа да Президент әйткән фикер белән килешми мөмкин түгел: юлдагы куркынычсызлык өчен һәрберебез җаваплы.


Радик САБИРОВ

№ | 26.12.2012

Йолдызларга ышаныргамы? (астролог белән ӘҢГӘМӘ) #7153

$
0
0
27.12.2012 Киңәш-табыш
Күпләр иртән эшкә җыенганда телевизордан астрологик фаразны карамыйча өеннән чыгып китми яки газета-журналны кулына алуга ук, аның соңгы битендәге йолдызнамәне укый башлый. Янәсе, йолдызлар миңа бүген ниндирәк көн вәгъдә итә икән. Әмма ул фаразлар теге яки бу айда туган бөтен кешеләр өчен дә туры киләме? Йолдызлар фәлән көнне юлга чыкмаска яки руль артына утырмаска да куша бит әле. Андый очракта нишләргә? Йолдызларга ышанып, өйдә генә утырыргамы? Гомумән, астрология нәрсә ул? Әлеге сораулар белән без астролог Альберт ГАЛИЕВкә мөрәҗәгать иттек.

– Альберт, сез ни өчен нәкъ менә астрология юлын сайладыгыз?

– Тормышта үземне таба алмагач, миңа астрологка барырга тәкъдим иттеләр. Ул исә минем астрология буенча сәләтемне күрде дә шуны үстерергә кушты. Шул рәвешле минем тормышымда аюрведа, ягъни «тормыш фәне» барлыкка килде. Бу гармония ярдәмендә сәламәтлеккә ирешүне максат итеп куйган медицина системасы. Шуңа бәйләп, Авестия астрологиясе белән кызыксына башладым. Әлеге астрология син кем, ни өчен теге яки бу вакытта, урында, гаиләдә тудың, нинди проблемаларны чишәргә туры киләчәк һәм башка шундый сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

– Димәк, сезнең өчен астрология ул теге яки бу проблеманы хәл итү өчен кулланма-ярдәмлек...

– Астрология ул флюорография кебек. Мин аны икенче төрле инструкция дип тә әйтер идем. Ягъни ул тормышыңны бәхетле итү, язмыш капкыннарыннан котылу мөмкинлеге. Ни өчен тормышыңда һаман күңелсез вакыйгалар кабатлана, ни өчен һәм нинди өлкәдә син уңышсызлыкка очрыйсың  – астрология кешегә менә шуларны аңлата. Кайда аңа уңыш елмаясын, нинди эшчәнлек табыш китерәсен күрсәтүче маяк ул. Кешенең һәрвакыт сайлау хокукы бар. Туу вакытыгызны үзгәртә алмасагыз да, тормышта вакыйгаларны сайлау сезнең иректә. Астрология тормыштагы вакыйгаларны кайчан һәм ничек үзгәртергә мөмкин булуны күрсәтә.

– Кешеләр астрологка ни өчен мөрәҗәгать итә?

– Гадәттә, астрологка килүчеләрне ике төп нәрсә борчый: эш-акча һәм мәхәббәт-гаилә. Кайчан өйләнәм яки кияүгә чыгам, кайчан яхшы эш табам, кайчан баермын икән дип сораучылар белән эшләү минем өчен кызык түгел. Ул күрәзәчеләр эше. Мин күбрәк астропсихология белән шөгыльләнәм. Ә менә чын-чынлап теге яки бу проблема белән килүчеләргә мин наталь карта төзеп, аларның йомшак яки киресенчә көчле якларын күрсәтәм, кайсы ягын кулланып, үз-үзеңә булышырга мөмкинлекне аңлатам. Әлеге карта ярдәмендә кешенең психологик портретын ясарга, теге яки бу эшкә, хуҗага, акчага мөнәсәбәте позициясен, аның нинди өлкәләрдә эшләргә сәләтле булуын билгеләргә була. Аның темпераментына туры килгән эшчәнлек төрен тәкъдим итәм. Бер караганда, аңа акча эшләргә бернәрсә дә комачауламый кебек. Тик картадан күренгәнчә, аның йомшак яклары билгеле бер максатка ирешергә комачаулый. Мин андыйларга әлеге йомшак яклары белән көрәшергә, ә уңай якларын киресенчә үстерергә кушам.

– Наталь карта дидегез, ул нәрсә һәм аны төзер өчен нинди мәгълүматка ия булу кирәк?

– Наталь карта ул дөньяга килгәндә сезгә бирелә торган астрологик характеристика. Аны төзү өчен төгәл туу вакыты һәм урыны кирәк.

– Наталь карта нигезендә көн белән ай гына түгел, сәгать белән минут та мөһим роль уйный. Ә олы буын кешеләре кайсы сәгатьтә туганын бөтенләй дә белми. Андый очракта нишләргә?

– Наталь картаны төзү өчен дүрт минутка кадәр төгәллек кирәк. Әмма аны белү авыр түгел. Тормышыңдагы билгеле бер ситуацияләрне ачыклап, әйтик, кияүгә чыгу, балаң туу, икенче урынга күчү вакытын, төрле югалтулар, һәлакәтләр булмадымы, катлаулы операцияләр ясалмадымы – шул фактларның барысын да исәпкә алып, туу вакытын төгәл исәпләп чыгарып була. Кешенең тышкы кыяфәте дә күп нәрсә турында сөйли ала. Һәр унике йолдызлыкның үзенә бер билгесе бар, ягъни кешеләр тышкы кыяфәтләре белән унике төргә бүленә.

– Миңа калса, астрология кешегә файда китерергә тиеш. Сез күрәзәлек итмим дисәгез дә, кешегә аны кайда зур акча, кайсы өлкәдә танылу, дәрәҗә көтәсен, кайда карьера ясый, кайда уңышсызлыкка очраячагын әйтә аласызмы?

– Шул ук наталь карта ярдәмендә мин кешегә үзенең көчен кайсы өлкәгә юнәлтергә мөмкин икәнлеген әйтәм. Син фәлән һөнәр иясе бул, димим. Фәлән өлкәдә эшләргә мөмкинсез, дим. Фәлән өлкә бөтенләй дә сезгә туры килми дияргә мөмкинмен. Наталь карта күрсәткән билгеле бер холыкка ия булып, аны теге яки бу өлкәдә уңышлы гына кулланырга була бит. Менә шул өлкәдә укы йә эшлә дип кешене чикләргә кирәкми. Ул үзе сайласын.

– Кайберәүләр, зодиак билгеләренә карап, тормыш иптәше эзли, эшкә алганда да моңа игътибар итүчеләр юк түгел. Моңа ышанырга кирәкме?

– Бу гомуми мәгълүмат кына. Берүк төрле үлчәү булмаган кебек, берүк үгезбозау да юк.

– Газета битләрендәге гороскопны карап барасызмы?

– Телевизор караганда кызыксынып кына карыйм. Тик алар вәгъдә иткән мәхәббәтем дә очрамый, акча да керми. Мин аңа ышанмыйм.

– Димәк, үз-үзегезгә гороскоп төземисез?

– Юк. Мин аны кирәксенмим. Үземне чикләргә теләмим. Үз тормышым белән яшисем килә.

– Кайсы зодиак билгесе белән эшләргә авыр?

– Алай бүлеп әйтмәс идем. Үз проблемаларын күрә белмәүчеләр, үзләре турында дөресен ишетергә, үзгәрешләргә әзер булмаган кешеләр белән эшләве читен.


Дилбәр ГАРИФ

№--- | 27.12.2012

"Кечтүкле уен"премьерасыннан ФОТОрепортаж #7154

$
0
0
27.12.2012 Мәдәният
Казан. Камал театры. 27 декабрь.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28


---

№--- | 27.12.2012

Матур гадәт буенча Яңа ел төнендәиңтугры “матбугат”чыны билгелибез #7155

$
0
0
28.12.2012 Бәйрәм
Кем дә кем бәйрәмне безнең белән каршылый, шул 2013 елның беренче сәгатьләрендә, минутларында, ә бәлки секундларындадыр да шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш була. Кем беренче – шул җиңүче! Шул кешенең кәрәзле телефонына “көтмәгәндә” 300 сум килеп төшәчәк! Уенның шартлары белән танышыгыз:


1. Уендa һәркем катнаша ала.

2. Комментарий Кагыйдәләргә туры килергә тиеш.

3. Комментарий язганда Е-mail дигән җиргә чын электрон адресыгызны кую мәҗбүри. Сезнең белән шул адрес буенча хәбәрләшәчәкбез. Электронкаларын күрсәтмәгән яки ялгышып язган кешеләр уеннан төшеп кала.

4. Әгәр җиңүчеләр берничә булса һәм язган комментлары секундына кадәр туры килсә, бүләк алар арасында бүленәчәк (кулланучыларга комментарийның сәгате һәм минуты гына күренә, секундларын админ панельдән карап беләчәкбез). 

5. Сайтның шапкасындагы сәгать - эталон. Комментарийның минут һәм секундлары шул сәгать буенча эленә. Җиңүчене хәл итү дә шул сәгать буенча башкарылачак.

6. Соңыннан җиңүче турында язма эләчәкбез (үзе каршы булмаса).

P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның традициясенә әйләнде. Аны 2011 һәм 2012 елны каршылаганда да үткәргән идек. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылаган. Быел да шуннан ким булмас, мөгаен.


admin

№--- | 28.12.2012

2012 ел нәрсәбелән истәкалды? #7156

$
0
0
28.12.2012 Җәмгыять

Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:

– Берничә елга сузылган корылыктан соң, игенчеләребез, терлекчеләребез, авыл хуҗа­лыгы­ның башка тармакларында эшләүчеләр бераз гына булса да җиңел сулыш алды. Ашлык уңышы без көткән кадәр үк булмаса да, 3 миллион 200 мең тоннадан артык җитештерелде. Сөт җитештерүдә республика терлекчеләре Россия Федерациясендә лидер санала.

Проблемалар да җитәрлек анысы. Әмма республика җитәкче­легенең авыл хуҗалыгына һәрдаим игътибарлы булуы, федераль үзәк белән аңлашып эшләү һәм иң сөенечлесе – таңны кичкә ялгап эшләүче фидакарьләребез булганда, Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчән­нәренең киләчәктә дә зур уңышлар яулаячагына шик юк.

Айрат Фәррахов,  Татарстан Сәламәтлек саклау министры:

– Үтеп баручы ел республикада балалар ишле туу белән истә калды. 19 елга беренче тапкыр үлүчеләргә караганда туучылар саны алга чыкты. Быел 10 ай эчендә 46 мең 48 бала туды, узган ел белән чагыштырганда, 4 мең 251 сабыйга күбрәк. Үлем-җитемгә килгәндә, 2011 елда 39 мең 669 кеше җан тәслим кылды, быел 1 мең 143 кә кимрәк – 38 мең 526 кешене югалтканбыз. Гомер озынлыгы  да арта, уртача 72 яшь тәшкил итә. 

Шулай ук ышанып әйтә алам: халыкның тормышы, сәламәтлеге яхшыра бара. Монда медицинаның да, табибларның да өлеше зур. Алга куелган бурычларның барысын да гамәлгә ашырдык. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге модернизация программасы да уңышлы тәмамлану алдында. Нәтиҗәле эшебез өчен әҗерен дә күрдек: 1,5 миллиард сумнан артык өстәмә акча алуга ирештек. Ә киләчәктә башкарырга ниятләгән эшләр тагын да күбрәк әле. Барыбызга да исән-имин булырга язсын.

Гүзәл Гыйльманова, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:

– 2012 – кәбисә ел булуга карамастан, уңай булды һәм бик күпләрдә өмет уятты. Без һәр­беребез дә, нинди уй-фикерләр белән яшәве­безгә карап, нәти­җәсен күрәбез. Начар уй-ният белән яшәүчеләр максатларына ирешә алмады. Ә рухи яктан үсеш алган кешеләр яңа чорда зур уңышка ирешә­чәкләр. 2013 елда алар беренче уңышларын җыя алачаклар. Бик күп мас­сакүләм мәгълүмат чаралары дөнья бетә дип коткы таратты. Әлеге мәгълүмат артында торган затлар күпмедер дәрә­җәдә максатларына иреште дә. Өлкәннәр генә түгел, бернәрсә дә аңламаган сабыйлар күңеленә дә курку керде. Ә бит дөнья кайчан бетәсен бер генә кеше дә төгәл әйтә алмый. Ул – бер Алла кулында.

Әгъзам Шакиров, Тукай авылы эшкуары, Чуашстан Респуб­ликасының Комсомол районы советы депутаты:

– Минем өчен үткән елда әни белән хаҗга бару вакыйгасы бик истәлекле булды. Әнием 76 яшьтә. Авылыбызда мәдрәсә төзи башладык. Моңарчы Тукай авылы тарихында балалар бакчасы булганы юк иде. Инде менә быел дәүләт хисабына 60 урынлы балалар бакчасы салына башлады. Шулай ук бюджет хисабына мәктәпкә (300 бала укый) янкорма буларак  спорт залы һәм ашханә төзелә башлады. Моңа ничек сөенмисең?!

Василий Мосин, Лондонда узган Олимпиаданың бронза медаль иясе:

– Быелның 7 февралендә улым Руслан туды. Икенче вакыйга исә Лондон белән бәйле. Мин үземнең өченче Олимпиадамда, ниһаять, бронза медаль оттым. Әлбәттә, бу ике вакыйга бер-берсенә нык бәйле. Улым туу миңа рухи көч өстәде. Башка вакыйгалардан исә быел җәй көне булган терактлар борчуга салды. Ә инде сөенечле хәлләргә кил­гәндә, Универсиада алдыннан башкалабызның яхшы якка үзгәрүенә игътибар итми мөмкин түгел.

Гәрәй Рәхим, Татарстанның һәм Россиянең халык язучысы:

– Узып баручы елда татар милләте өчен иң зур вакыйга Бө­тендөнья татар конгрессының V съезды булды дип саныйм. Шул съезд делегаты буларак, аны төрле җир­ләргә сибелгән татарны берләш­терү чарасы дип атар идем. Иҗаты халыкка барып ирешкән шагыйрь­дән дә бәхетле кеше юк. Мин шул бәхетне татыдым. Дәү­ләт биш томлык сайланма әсәр­ләрне чыгарырга ярдәм бирде. 2012 елда өч томы, киләсе елга калган ике томы чыгар дип көтәм.

Рифкат Миңнеханов, Татарстан ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы:

– Безнең балалар Россия күләмендә беренче урынны алды, Европа ярышларында икенче булдылар. “Автоледи” ярышын откан кызыбыз илдә иң яхшысы булып танылды, ЮХИДИ хезмәткәрләре бәйгесендә дә Татарстан вәкиле җиңү яулады.

Болары – күңелле вакыйгалар. Хезмәткәрләр саны кимесә дә, аварияләр һәм юллардагы корбаннар саны артуына юл куймадык. Киләсе елда төп максатыбыз Универсиаданы имин һәм тыныч итеп уздырудан гыйбарәт. Куркыныч вакыйгалар булырга тиеш түгел.

Икенче яктан, юл хәрәкәте иминлеге буенча 2013-2020 елларга тәгаен­ләнгән федераль программаны тормышка ашыра башлыйбыз. Бу программа 2020 елга юлларда һәлак булучылар санын, 2010 ел белән чагыштырганда, 25 процентка киметүне күздә тота. Юлларда аварияләр, корбаннар һәм җәрәхәт алучылар азрак була икән, безнең өчен төп уңыш әнә шул инде. 

Индус Таһиров, КФУ профессоры, ТФА академигы:

– Минем андый ис­тә­лекле вакыйгаларым әллә ни күп булмады диярлек. Иң кызыклысы һәм иң истә калганы Бө­тендөнья татар конгрессы корылтае вакытында чит илләр­дән килгән милләттәш­лә­ребез белән очрашу, аралашу булды. Ул хисләр күңелемдә ти­рән уелып калды. Милләт­тәш­лә­ребез шул хисләр, шул дәрт белән яшәсә, халкыбыз, һич­шиксез, мәңге яшәячәк. 




№257-258 | 28.12.2012

Түбәндәге оешмаларныңхәләл продукция җитештерүләрен раслаучы таныклыкларыныңвакыты гамәлдән чыкты #7157

$
0
0
28.12.2012 Дин
Хәләл продукцияләр кулланучылар игътибарына! Түбәндәге оешмаларның хәләл продукция җитештерүләрен раслаучы таныклыкларының вакыты гамәлдән чыкты:

* ИП «Авзалов Гаяз Гайнетдинович»

 

* Кафе-бар «Японская еда»

 

* «Ставропольский бройлер» ПК «Пятигорский» МПК Благодарненский»

 

* «Волжский молочный комбинат»

 

* "Камиля"

 

* ИП "Альмиева Филия Раисовна"

 

 * «Рәйхан» кафесы

 

 * «Мюстела»

 

 * «Омский завод плавленых сыров»

 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хәләл” стандартлар комитеты әлеге предприятиеләрдәге хәләл продукция җитештерү өчен җаваплылык тотмый.




№ | 26.12.2012

Кешеләрдән оялмаган Ходайдан да оялмас #7158

$
0
0
28.12.2012 Дин
Динле кеше – Аллаһы Тәгаләне танып, Аның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәлләмгә буйсынучы кеше, мондый кеше иманлы, тулы иманга ия булучы. Ә иманның 70тән артык тармагыннан бер ботагы – оят. Иман белән оят бер-берсенә бәйле. Аларның берсе китсә, шуңа ияреп икенчесе дә китәдер.

«Оят» (хәя) дигән сүз кешенең шелтәгә лаеклы эштән тыелуын белдергәнгә күрә әлеге әхлак сыйфатына иярү һәр бозык һәм гөнаһлы нәрсәдән баш тартуга тиң. Оят – кешеләр омтыла торган яхшы сыйфатларның берсе, ул иманның камиллеген һәм тулылыгын күрсәтә. Оялу – Аллаһыдан куркып, начар эшләрдән саклану, тартыну.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе ата-анасы чит күзләрдән яшереп пәрдә артында тоткан яшь кыздан да оялчанрак булган. Аңа берәр нәрсә килешмәсә, бу хәле аның тышкы кыяфәтенә бәреп чыккан.

 

Миграҗ кичәсендә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәргә һәм өммәтенә көненә 50 вакыт намаз фарыз кыла. Муса (г.с.): моны ишеткәч: «Өммәтең булдыра алмас! Раббыга бар, моны яңадан карар итсен!» – ди. Берничә кат барып, намаз 5 вакытка калгач, Муса (г.с.): «Тагы да азайтуын сора», – дигәч, Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.): «Раббымнан оялам, 5 вакытка ризамын, кабул иттем», – ди. Шунда бер аваз яңгырый: «Фарызларымны расладым, колларыма йокыларын җиңеләйттем. Бу 5 вакыт намазга 50 вакыт савабын бирдем!»

 

Өченче тугры хәлиф Госман (р.г.)дә бик оялчан булган. «Аннан фәрештәләр дә ояла», – дип әйтә торган була Пәйгамбәребез аның турында.

 

Бер көнне, Мөхәммәд (с.г.в.) өендә утырганда, чапаны астыннан аягы чыгып тора икән. Госман (р.г.) алар янына килеп кушылгач, Мөхәммәд (с.г.в.) аягын каплап куя. Халык таралышкач, хатыны Гайшә (р.г.): «Йә, Расүлуллаһ, син иптәшләрең белән утырганда аягыңны капламадың. Госман (р.г.) кушылгач, каплап куйдың. Монда ни хикмәт?» – дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.): «Мин Госманны оялтудан курыктым, аннан фәрештәләр дә ояла бит», – дип җавап бирә.

 

Коръәндә («Касас», 25) Аллаһы Тәгалә Шөгаепнең бер кызы турында болай дип сөйли. «Ул ике кызның берсе, оялып кына йөргән хәлдә, Муса янына килде, атам сине чакыра, безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде...» Кыз үзен шалкадәр гади, шул ук вакытта саф, әдәпле итеп тота, матурлыгын күрсәтү түгел, мактану хисенең әсәре дә булмый. Әдәпле кыз, әлбәттә, ир кешеләр белән очрашканда, алар белән сөйләшергә туры килгәндә табигый оялу кичерә.

 

Үзен ир кеше кебек тотучы, мөселманча киенеп йөрмәүче, кирәк булмаганда да ирләр белән аралашучы хатын-кызга килгәндә, алар Коръән һәм Ислам мәктәбендә укымаганнар, оялчанлык һәм Аллаһыга итагатьне оятсызлык, итагатьсезлек һәм бозыклыкка алыштырганнар, дип әйтеп була.

 

Оялчанлыкның капма-каршысы – оятсызлык. Безнең тормышыбызда, кызганычка каршы, бу хис киң колач җәйгән: кешеләр Аллаһыдан, бер-берләреннән, балалар ата-аналарыннан, яшьләр олылардан, укучылар укытучыларыннан, түрәләр халыктан оялмыйлар, явыз кешеләр кулында калган мәмләкәтләрдә рәхәтлек һәм тынычлык бетә, тормышның тәме китә. Матбугат яңалыклары белән танышып утырганда беркөнне шундый язмага тап булдым: «Өлкәннәр безгә урынлы кисәтү ясасалар, без оятыбыздан кызара идек. Бер егет урна янында баскан хәлендә буш сигарет пачкасын тротуарга ыргытты. «Болай эшләү яхшы түгел бит», – диюемә, сүгенеп, сумкасыннан бутылка тартып чыгарып минем карт башымны сугып ярырга да күп сорамавын төшендерде».

 

Пәйгамбәребез бер хәдисендә юкка гына: «Кешеләрдән оялмаган Аллаһтан да оялмас», – дип әйтмәгәндер. Оялчанлыкта яхшылыктан башка нәрсә юк икәнен истә тотып, ата-аналар һәм тәрбиячеләр оялчанлык кебек сыйфатны булдыру өчен бөтен көчләрен куярга тиеш. Дин хөкемнәрен өйрәнгәндә, хакыйкатьне эзләгәндә исә оялу һич урынсыз. Коръәни-Кәримдә: «... Аллаһ хактан оялмый», – дигән.

 

Килешмәгән эшең өчен оялу – бик файдалы, шифалы тойгы. Ояты булган кеше үзен түбәнәйтә торган сүзләрдән, гамәлләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр һәм вөҗданы газапланыр. «Оятың бармы?» соравына уңай җавап бирүче кеше оятны ямьсез эшләрдән туктаткан бер калкан, зур гөнаһлардан саклаучы чара дип кабул итә.

 

Сәет ГАЯЗОВ, Дәрвишләр бистәсе, «Ислам» мәчете мөәзине


Сәет ГАЯЗОВ

№ |

Ришат Төхвәтуллиннан өстәмәконцерт #7159

$
0
0
28.12.2012 Мәдәният
Тамашачылар хәтерли булыр: агымдагы елның 29 октябрендә Рәшит Ваһапов фестивале Татар дәүләт филармониясе бинасында яшь җырчы, фестиваль лауреаты Ришат Төхвәтуллинның беренче концертын тәкъдим иткән иде. Концерт зур уңыш белән узды, тамашачыда уңай тәэсир калдырды. Һәм менә тамашачыларның сорауларын истә тотып, Ришат Төхвәтуллин әлеге концерт программасын Казан тамашачысына кабатлап күрсәтә. Рәхим итегез: 2013 ел 13 февраль. Казан. Филармония. Ришат Төхвәтуллиннан өстәмә концерт.

Концертта Башкортостан җырчылары Венера Юлгильдина, Фәридә Газзалова, “Мирас” инструменталь ансамбле катнаша. Концертны Замирә Гәрәева алып бара.

Билет бәясе – 300-800 сум.

Белешмәләр өчен: – 277-18-22 (филармония)

296-06-27 (фонд). 

 




№ |

Киләчәккәкире кайту #7160

$
0
0
28.12.2012 Шоу-бизнес
Киләчәккә кире кайтып буламы? Бары үткәннәргә генә кире кайту мөмкин дип уйлаучылар, сез ялгышасыз! Чөнки моның шулай булуын “Көлке терапия” дәлилләп күрсәтергә җыена.

Узган гасырның 80-90нчы елларында булган хәлләрне яхшы хәтерлисездер, яхшы хәтерләмәүчеләр дә бар. Ә моннан бер 15-20 елдан соң ни булачагы исә һәркемгә кызык! Шушы ике вакыт аралыгын тоташтырып, сезне үткәннән киләчәк очышына эстраданың иң шәп юмор осталары әзерли: Равил Шәрәфиев, Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев, Раил Садриев, Рәшит Шамкай, Лидия Галиева, Рифат Зарипов, Илдар Ямалиев, Мирхәт Гайсин, Рәвешләр, Аманулла, Алсу Фаракшина. Әле аларга “энерджайзер” Мунир Рахмаев, җыры белән бәреп егучы Илсөя Бәдретдинова, “Зө-Ләй-Лә” кызлары, тагын Иркә, Ленар Сәйфиев, Ильмира Нәгыймова да кушылса – һичшиксез, әлеге очыш уңышлы булачак!

Киләчәккә кире кайтканда үткәнегезне онытсагыз да, киләчәктән бүгенгегә кире әйләнеп кайтырга һәм 16 февраль көнне “Көлке терапия”гә килергә онытмагыз! 

Димәк, 17:00 сәгатьтә “УНИКС” концертлар залында “Киләчәккә кайту” дип исемләнгән “Көлке терапия”дә очрашканга кадәр!

Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77

Билет бәясе: 450-750

 

 




№ |

Татар идеясе #7161

$
0
0
29.12.2012 Милләт
Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда үз-үзен саклап калырга тырышкан һәр милләтнең ниндидер үз милли идеясе булырга тиеш. Мәсәлән, русларның, алар тарафыннан бөтен дөнья­ны рухи яктан коткарырга дәгъва итүче «Рус идеясе» бар. Ул идея Ф.Достоевский тарафыннан уйлап чыгарылган һәм менә шундый фикерләрдән гыйбарәт иде: материаль яктан ярлы Россия киләчәктә үз рухилыгы белән череп барган Европа цивилизациясен коткарып калырга тиеш иде. Рус халкы, үз йөрәгендә Раббыны саклаучы һәм христиан динен башкаларга таратучы буларак, башка халыклар белән берләшеп бөтендөнья күләмендә гадел бер җәмгыять төзергә тиеш иде.

Төрекләрнең төп идеясе – Төркияне бәйсез, көчле һәм көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп төзү иде.Бу идеяне тормышка ашырыр өчен, кәмалчелек (кәмализм) идеологиясе кулланылган.Кәмалчелек исә Кәмал Ататөрек күзлегеннән аңлатылган төрек мил­ләтчелегенең һәм теләктәшлегенең (солидаризмының) катнашмасыннан барлыкка килгән бер доктрина иде.Хәзер дә бу идеология Төркия Конституциясенең нигезе булып тора.

Яһүдләрнең идеясе – Израиль ярдәмендә бөтен еврейларны рухи яктан берләштерү һәм шуның аркасында дөньяга тәэсир итү (Библиядә яһүдләр бөтендөнья халыкларына укытучы булырга тиеш һәм алар Раббы (Бог) тарафыннан сайланган халык, дип язылган).Израильнең конституциясе булмаса да, бу эштә аларга Тәүратка һәм Талмудка нигезләнгән борынгы милли традицияләре ярдәм итә.

Англосаксларның (инглизләрнең  һәм америкалыларның) идеясе – үз илләрендә кеше хокукларын һәм демократияне саклау һәм ныгыту, шул өлкәдә бөтендөнья өчен үрнәк булып, бу кыйммәтләрне башка халыкларга тәкъдим итү.

Англиянең дә Конституциясе юк, ләкин аларда тарихи демократия традицияләре бик борынгыдан килә һәм алар, шулар нигезендә тәрбияләнеп, яхшы гына яшәп киләләр. Шул уңайдан бөтен дөньяга мәшһүр «Инглиз холкын (характерын)» гына искә төшерергә мөмкин.

Минемчә, менә бу ике борынгы милли традициягә (яһүди һәм инглиз традицияләренә) нигезләнеп, хәзерге вакытта АКШ дөньяның иң көчле дәүләтенә әйләнде.

Русларның, инглизләрнеке кебек, тарихи демократия традицияләре юк.Шуңа күрә дә «совет халкы» һәм Советлар Союзы дигән нәрсәләр тиз арада юкка чыкты.

Ә татарның милли идеясе бармы? Уйлавымча, татарның төп идеясе ул – милли азатлык идеясе.

Милли азатлыкка һәр халык үз дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) тәшкилендә (составында) да, ирешә ала. Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация тәшкилендә аңа ирешеп булмый.

Киләчәктә татар идеясен тормышка ашыруда милләтебез нык һәм бердәм булырга тиеш. Шуны башкарыр өчен милли идеологиябез кирәк.

Идеология нинди булырга тиеш соң? Әүвәл татарның тарихына күз салу мөһим.

Ш.Мәрҗанигә кадәр (XIX гасыр уртасы) татарның колониализмга каршы көрәше дини азатлык идеясе нигезендә алып барылган. Россия шартларында ул чордагы мөселманның лозунгы:

«1. Кадими (ортодоксаль) исламга таянып яшәү;

2. Хатын-кызларны укытмау;

3. Европа цивилизациясе казанышларын (төгәлрәк әйткәндә, рус культурасы казанышларын) үз­ләштермәү һәм рус телен өйрәнмәү» була.

Татарны көчләп чукындыру сәя­сәтенә каршы көрәштә мондый рухи юнәлеш шул заман шартларында уңай йогынты ясаган. Ә инде XIX гасырның икенче яртысында, Россиядә буржуаз мөнәсәбәтләр киңәйгән чорда, татар буржуазиясе рус капиталистлары бе­­лән ярыша алырлык хәлдә булыр өчен, яңа идеологиягә ихтыяҗ туа.

Нәкъ шушы вакытта Ш.Мәрҗани өч яңа идея тәкъдим итә:

1. Иске догмалардан арынган һәм яңача аңлатылган исламга таяну.

2. Татар телен һәм тарихын өйрәнү һәм үз-үзеңне татар итеп тану.

3. Европа казанышларын үзләш­терү һәм рус телен өйрәнү.

Бу карашны бөек галимнең тү­бәндәге сүзләре дәлилли: «Дөньяда­гы төрле телләрне белергә, белем тупларга ислам дине каршы түгел... Фәкать иң элек исламны яхшы аңларга, иманны ныгытырга кирәк. Иман нык булса, русча уку гына зарар итмәс. Мөселманча (татарча) белмичә, русча укып калу ярый торган эш түгел».

Кыскача итеп әйткәндә, Ш.Мәр­җани исламлашу (исламчылык), татарлашу (татарчылык), заманчалашу (заманчалык, модернизация, ягъни дөнья цивилизациясе казанышларын үзләштерү) дигән өч элементтан (яки принциптан) торган яңа идеологик система тәкъдим итә. Аны кыскача идеологик өчлек дип тә атарга була.

Ш.Мәрҗанинең татарларны руслар белән ярыша алырлык, заманча бер халык итеп күрәсе килгән. Минемчә, заманча булу – ул, үз заманыңнан артта калмыйча, алга китү һәм берьюлы үз милли йөзеңне дә саклап калу дигән сүз. Моның ачык мисалы – япун милләте.

Соңрак Ш.Мәрҗани тәкъдим ит­кән идеологик «өчлек»не башка төрки галимнәр һәм сәясәтчеләр дә күтәрә башлый.

Мәсәлән, шул ук өч элементтан торган идея турында 1905 елда «Хәят» гәзетасында азәрбайҗан галиме Хөсәен Али болай дип яза: «Без, төркиләр, исламга инанырга, төрки тойгылар белән рухланырга һәм Европа цивилизациясе җимешләрен үзләштерергә тиешбез».

Аның бу мәкаләсенең исеме дә «Төркиләшү, исламлашу һәм аурупалашу» дип атала.

1923 елда төрек социологы Зыя Гөкалп, шушы өч принципка таянып, «Төркичелекнең нигезләре» дигән китап яза.

Кәмал Ататөрек, шул китапның эчтәлеген үз фикерләре белән баетып, кәмализм идеологиясен иҗат итә. Ләкин ул әлеге идеологик өчлекнең исламчылык принцибына бик каты чикләр куя һәм өчлек икелеккә генә кайтып кала (төркичелек һәм заманчалык принциплары гына кала).

ХХI гасыр башында Рәҗәп Әрдоган хөкүмәте исламчылык принцибы идеологиясенә яңадан мөрәҗәгать итә: «икелек» «өчлек»кә әйләнә.

Мин бу «өчлек» системасын бик дөрес дип табам, чөнки аның фәлсәфи бер нигезе бар. Барлыкның (бытие) бөтен матди һәм рухи әйберләре бу принципка нигезләнә. Мәсәлән, физикада – су «сыекча, боз һәм бу» рәвешендә була. Геометриядә һәр аралыкның (пространствоның) озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бар. Философиядә – тезис, антитезис, синтез. Җәмгыятьтә – хасса (затлылар, элита), урта сыйныф һәм гавам (халык массасы).

Хәзер инде яңадан татар мохитенә кайтыйк. 1917-1918 елларда татар идеясе халкыбызның милли-мәдәни автономия рәвешендә Россиядә төзелүе күздә тотылган чын Федерация структурасына керү иде. Ләкин большевиклар хакимиятне яулап алгач, бу планнар чәлпәрәмә килде.

Аннары, ХХ гасырның 20 нче ел­ларында татар коммунистлары «мил­ли коммунизм» байрагы астында большевистик режимның кысаларын­да ниндидер, чикләнгән булса да, милли азатлыкка ирешергә теләгәннәр иде. Ләкин Мәскәү 1930 елда бу юлны да япты.

Хәзерге заман татарлары белән ча­гыштырганда, Ш.Мәрҗани һәм Г.Ту­кай чорында яшәгән татарлар күп­кә ныграк һәм бердәмрәк иде. Аларның бер теле (рус телле татарлар юк дәрәҗәсендә иде), бер дине (атеистлар бик аз иде) булган. Социаль планда да татарлар бердәмрәк иде, чөнки аларның байлары халыкның мәгариф, дин, хәйрия вакыфлары (фондлар) кебек институтларын тәэмин итәр өчен, үз акчаларын сарыф кылганнар.

Хәзерге чор татарына караганда, Совет илендә яшәгән татар да бердәмрәк иде. Телдә бердәмлек әле саклана иде. Мәсәлән, 1953 елда Татарстанда бөтен татар балаларының 95%ы татар мәктәпләрендә укыган. Ислам дине урынына халыкны коммунистик идеология укмаштырып тора, кешеләрнең эш хаклары бер-берсеннән нык аерылмый торган чор иде.

Шуңа күрә 1990 елда, коммунизм идеясен милли-азатлык идеясе алмаштыргач, социаль яктан бердәм татар халкы суверенитетка иреште. Чөнки хасса һәм халык бердәм иде. Ул елларда идеологик «өчлек»нең фәкать ике принцибы («икелек») – татарчылык һәм заманчалык эшләде. Исламчылык читтә калды.

Шунысын да ассызыклап әйтү мөһим: татар җәмгыятендә капитализм чоры башлануга милли рух белән сугарылмаган компрадор буржуазия,  хасса барлыкка килә, һәм бу социаль катлам халыктан ерагая бара. Бер үк вакытта Мәскәүнең басымы көчәя. Шушы факторлар аркасында милләтнең бердәмлеге какшый һәм без суверенитетны югалтабыз.

Хәзерге татар иҗтимагый тормышында идеологик «өчлек»нең ике принцибына – заманчалык һәм исламчылыкка өстенлек бирелә.Та­тарчылыкка яки милләтчелеккә килгәндә, бу тармак Мәскәү тарафыннан бик нык чикләнә, чөнки ул, кагыйдә буларак, бәйсез дәүләт идеясе белән тыгыз бәйле.

Бүгенге милләтебез нык таркау хәлдә, чөнки, беренчедән, социаль планда ул череп баеганнарга һәм ярлыларга бүленә, икенчедән, аралашу өлкәсендә татар телле һәм рус телле татарлар барлыкка килде, өченчедән, дин өлкәсендә, бер яктан – мәчеткә йөрүче мөселманнар, икенче яктан, дөньяви зыялылар бар (мөселманнарның үз арасында да бүленеш бара), дүртенчедән, татар милләтен төрле этник төркемнәргә бүлергә тырышучылар да юк түгел.

Бу таркаулыкны бетерүдә, минем­чә, әлеге «өчлек»кә, ягъни татарчылыкка, исламчылыкка һәм заманчалыкка нигезләнгән идеология төп роль уйнаячак. Бу өч принцип һәр татарның йөрәгендә бер-берсенә сыенып яшәргә тиеш. Бер принципка гына таянып, без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз.

Мәсәлән, татарчылык принцибына нигезләнеп, татар мәктәпләре, булачак Татар университеты, мәдәният учреждениеләре һәм, гомумән, бөтен дәүләт аппараты эшләргә тиеш булачак. Шул ук принцип безгә тел өлкәсендә таркаулыкны һәм руслашуны туктатырга ярдәм итәр иде. Шуның белән без татар телен теориядә генә түгел, ә гамәлдә дә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрер идек.

Хәзерге Россия шартларында тел мәсьәләсе – сәяси проблема. Россиягә татарның көчле һәм югары мәдәнияте кирәкми, дип раслыйм. Башкача булса, бердәм дәүләт имтиханын татарча бирүне тыймаслар иде.

Кайбер яшьләрнең радикаль исламга китү сәбәпләренең берсе, ми­немчә, җөмһүриятебездә татарчылык юнәлешен тиешле дәрәҗәдә үстермәүдән килә. Әйтик, бөтенләй татар телен, мәдәниятен белмәгән татар егете үзен чын татар итеп хис итә алмый. Ул үзен рус дип тә санамый, ләкин аңа үз-үзен барыбер ничек тә булса билгеләргә кирәк, нәтиҗәдә, яшь кеше үзен мөселман дип саный башлый. Мондый руслашкан татарларның шактые татар теленә, традицияләренә игътибар бирмәгән радикаль ислам төркемнәренә тартыла. Шуңа күрә Татарстанда татар телен, рухын һәм мохитен яңа баскычка күтәрергә кирәк. Сүз «югары татар культурасы»н булдыру турында бара.

Хәзерге заман яшьләренең күп­челеге мәгълүматны телевидение аша һәм интернеттагы электрон газеталардан ала. Алар татар тапшыруларын безнең телевидение рус телевидение­се белән ярыша алырлык дәрәҗәдә булган очракта гына караячак. Нишләп безгә телевидениедә җитди һәм аналитик тапшырулар оештырып, аларга тирән һәм оригиналь фикерләүче галимнәрне чакырмас­ка? Андый белгечләр Мәскәүдә генә түгел, бездә дә бар.

Татар телевидениесенең тематикасын һәм сыйфатын күтәрмичә, аңа яшьләрне җәлеп итү мөмкин түгел. Бу аяныч хәл татар теленең кулланыш даирәсен тарайта. Бездә сәясәт, икътисад, хакимият кебек темалар телевидениедә юк, күбрәк «тамаша» күрсәтәләр. Чөнки түрәләребез «без сәясәт белән шөгыльләнмибез, өстенлекне икътисадка бирәбез», дигән фикерне халыкка сеңдерергә тырыша. Җитәкчеләребез сәясәтне инкарь итсәләр дә, ул үзе безнең  ишеккә терактлар белән шакый, ә без һаман: «Без сәясәтчеләр түгел!» – дип сөйләнәбез.

Кайбер кешеләр: «Балабызга татар теле кирәкми, чөнки аның белән югары белеем алып булмый, акча эшләп, карьера ясап та булмый», – дип әйтәләр. Минемчә, дуңгызның да ашарына бар, аны түбәсеннән су  акмый торган җылы фермада тоталар. Ләкин ул үз табагына борыны белән төртелеп ашаганда, күктәге йолдызларны күрә алмый, чөнки ул – дуңгыз. Ләкин без бит кешеләр, «йолдызга мохтаҗ кешеләр»!..

Рус мәктәбендәге рус балаларына караганда, татарча укыган укучыларыбызга уку йөге зуррак һәм авыррак булыр, ләкин белемнәре дә киңрәк булыр, дигән фикер белән мин килешәм.

Безгә, татарларга, бер генә юл кала: татар мәктәпләрендә укып та, рус телен русларның үзләреннән ким белмәскә.

Бу уңайдан карьера турында шунысын әйтәсем килә: Беренче Президентыбыз М.Шәймиев һәм хәзерге Президентыбыз Р.Миңнеханов та татар урта мәктәбен бетергән кешеләр һәм алар менә дигән карьера ясаганнар. Хикмәт бәлки баланы фәкать рус мәктәбендә укытуда түгел, башка нәрсәдәдер?

Татар теле мәсьәләсен дәүләткә генә аударып калдыру ярый торган эш түгел. Бу эшкә һәрберебез катнашырга тиеш. Шундый кайбер чаралардан түбәндәгеләрне тәкъдим итәсем килә: гаиләдә татарча гына сөйләшү, руслар арасында да татар кешесе белән туган телдә сөйләшү, катнаш никахларга каршы булу, базарда-кибеттә татарча сөйләшкән сатучыга өстенлек бирү, татар эшмәкәренең фирмасына эшкә күбрәк татарны алу һәм эшне татарча алып бару, бай татарларга торакларны бер тирәдәрәк сатып алу һәм шул тирәне татар кварталына әйләндерү – бу татар бакчаларын, мәктәпләрен, мәчетләрен оештыру эшен җиңеләйтер.

Татар теле ешрак эштән соң, ял вакытларында уздырылган чараларда яңгырый, шуңа күрә татарга күбрәк аралашырга, иҗтимагый эшләрдә активрак булырга кирәк. Балаларны да андый чараларга алып бару мәслихәт, алар, рус мәктәбендә укып, рухлары белән ата-аналардан аерылмасыннар иде.

Исламчылык принцибына килсәк, аның нигезендә татар милләтен ныгытучы ислам юнәлешен тарату һәм мөселман интеллигенциясенең  киң социаль катламын булдыру мөмкин.

Мөселман интеллигенциясе булмыйча, «югары» ислам да барлыкка килмәс. Хәзерге зыялыларның күпчелеге формаль мөселманнар гына. Алар бөтен нәрсәне рациональ фикерләү аша гына аңларга өйрәнгән, исламга да карашлары шундыйрак. Шуңа күрә аларны дингә тарту өчен, Ислам аша гыйбадәткә генә түгел, ә фән, логика һәм фәлсәфәгә дә бору кирәк.

Практик яктан бу мәсьәләне хәл итәр өчен, мәчетләр янында мөселман мәдәни үзәкләре эшләргә тиеш. Анда татар һәм чит телләре өйрәнү курслары, ислам фәлсәфәсе, мәдәнияте һәм сәнгате буенча лекторийлар, төрле түгәрәкләр эшләргә тиеш. Биредә конференц-зал, спортзал, бассейн һәм кафе да артык булмас иде. Мондый мәдәни үзәккә намазга басмаган кешеләр йөри башлап, алар әкренләп намазга да басарлар. Шулай итеп, интеллигенциябезне мөселманнар белән бераз берләштерер идек.

Икенче мәсьәлә – ул традицион һәм радикаль исламның каршылыгы.

Әйтик, ваһһабилектә яшь мөселман Коръәнне һәм төп хәдисләрне өйрәнә дә алар нигезендә бөтен нәрсә турында үз хөкемен чыгара ала, хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр турында да. Аның өчен беркем дә авторитет түгел, хәтта мөфти дә. Яшь кеше өчен нинди чиксез ирек һәм мөстәкыйльлек! Менә шул нәрсәләр яшьләрне радикаль исламга тарта да инде.

Исламны фәлсәфә аша аңларга тырышу омтылышым минем «Милли идеология һәм дин», «Почему нет мусульманской интеллигенции?» дигән мәкаләләремдә чагылыш тапкан. Аларны интернеттан укып була.

Ә традицион исламда хәлләр ничек тора? Анда яшь мөселман үз мөстәкыйль фикерен әйтер алдыннан, Коръәннән башка бер абруйлы мөселман фикерен, аннары – имамның, аннары – мөфтинең, аннары – ТР Президенты каршында эшләүче диннәр буенча киңәшчесенең – МВД һәм ФСБ фикерләрен өйрәнергә мәҗбүр. Традицион исламның «вертикале» менә шушындый яшь мөселманны ирекле фикерләүдән мәхрүм итә.

Мөфтиләребез чиновникларга әйләнеп баралар. Хәтта МВД белән хезмәттәшлекләрен газеталарда рек­ламалаштыралар. Ә бу күренеш аларга яшьләр арасында популярлык өстәми.

Әлбәттә, мин җәмгыятебездә иминлек һәм кануннарны үтәү тарафдарымын, ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Безнең илдә теоретик планда булса да дин дәүләттән аерылган. Ә гореф-гадәт белән бәйле булган ислам (традицион ислам) дәүләт басымы астына эләккән. Традицион ислам иреккә, мөстәкыйльлеккә сусап ята, ул ирекле булмаса, исламның башка агымнарына тәгаен оттырачак.

Радикаль ислам тарафдарлары, нигездә, ярлы, белеме аз булган социаль катлам вәкилләре. Радикаллар (фундаменталистлар) исламнан фәлсәфәне, фәнне, сәнгатьне һәм мистиканы, ягъни теологиядән тыш бөтен нәрсәне алып ташлыйлар. Шулай итеп, исламның бөтен төрлелеге, бөтен байлыгы һәм Коръәннең төп идеяләре (яшәеш кануннарын өйрәнү, игелекле эшләр башкару һәм гадел җәмгыять төзү) онытыла.

Ә бит урта гасырлардагы гарәп-мөселман цивилизациясенең рухы бу цивилизацияне тәшкил иткән культураларның, диннәрнең һәм этносларның төрлелегеннән гыйбарәт иде.

Минемчә, мөселман илләренең артта калуы да аларда культураның һәм фәннең түбән дәрәҗәдә булуы белән бәйле. Алар, бәйсезлек алып та, беренчел исламның рухилыгыннан, аның хөр фикереннән файдалана алмаганнар. Шуңа күрә аларның дәүләт структуралары я дөньяви милләтчелекнең тупас диктатурасы, яисә бик тар кысаларда аңлатылган теология (клерикализм) нигезендә төзелә иде. Хәзер инде диктатура да һәм тар теология дә үз потенциалларын тулысынча югалткан.

Хәзер гарәпләр алдында ике юл: беренчел ренессанс исламның рухына кайту яисә Европа юлыннан китү.

Күптән түгел булган гарәп революцияләре гарәпләрнең шул бөек борылыш чатында торуын раслый.

Бездә, татарда, андый проблема бармы? Минемчә, юк, чөнки татар милләте ул борылышны инде Ш.Мәрҗани заманында ук (ХIX гасырның урталарында) ясый башлаган. Милләтебез өч принципка таянган идеология буенча алга бара һәм  гарәпләрдәге кебек чиктән-чиккә сикерергә ихтыяҗ юк.

Шулай итеп, татар исламында өч юнәлеш шәрехләнә: 1) рациональ фикер йөртүче зыялы мөселманнар; 2) традицион хәнәфи мөселманнар; 3) радикаль мөселманнар. Традицион мөселманнарга фикер­ләү­дә мөстәкыйльлек, ә радикаль мөселманнарга исламның бай мира­сын белү һәм исламга интеллект күз­легеннән бәя бирү җитми. Ләкин бу өч юнәлештә фикер йөрткән мөселманнар үзләрен бер­дәм татар милләте вәкилләре итеп тоеп, аларның фикер төрлелеге һәм бәхәсләре милләткә зыян китермәсә, менә шундый исламчылыкны һәм исламны татар исламы итеп атарга була, һәм шундый исламчылык безгә кирәк тә.

Заманчалык (модернизация) ди­гән­дә, мин Д.Медведев кебек, алдынгы фән (Сколково), техника һәм технологияләрне генә күздә тотмыйм. Минемчә, заманчалык принцибының күпкә мөһимрәк ягы бар. Бу принцип нигезендә урта сыйныфны зур социаль катлам итеп үстерү һәм шуның нигезендә татар милләтенең социаль бердәмлеген булдыру мөмкин. Ә күпсанлы урта сыйныф вәкилләре барлыкка килү белән, хәзерге вәхши капитализм социаль капитализмга әйләнә башлаячак. Мәгълүм булганча, кешелек тарихында урта сыйныф бөтен илләрдә дә иң милләтче сыйныф булып саналган.

Бу өч принципны чынбарлыкта гамәлгә кертеп буламы дигән сорау туарга мөмкин.Минемчә, бу идеологик «өчлек» нигезендә «татар җыеннары» системасын төзеп була.Әлеге җыеннар татар халкының милли-мәдәни һәм кайбер социаль проблемаларын хәл итә алыр иде.Һәр җыенның башында өч инициатив һәм абруйлы кеше торырга тиеш.Алар халык тарафыннан сайлана.Татарчылык юнәлешен – укытучы яки галим, исламчылык юнәлешен – мулла яки исламны белгән кеше, заманчалык юнәлешен эшмәкәр алып барырга тиеш.

Бу иҗтимагый оешмалар БТК һәм дәүләт органнары белән дә элемтәдә торырга мөмкин, ләкин аның җитәкчеләре дәүләт органнарының курчакларына әйләнергә тиеш түгел, югыйсә, бу идеянең тамырына балта чабу булыр иде.

Менә шундый җыеннар татарның тормышында милли гражданлык җәмгыятен һәм демократияне үстерү өчен мөһим нигез булып тора ала.

Йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: әлеге өч принциптан торган идеология хәзерге татар милләте өчен иң оптималь булыр дип уйлыйм. Татар халкын укмаштыра торган анык һәм җыйнак идеологик тәгълимат кирәк.Иманым камил, без бөтенебез дә шул туры һәм дөрес юлдан барсак кына, татар идеясен, һичшиксез, тормышка ашырачакбыз.

(Җыен турында тагын да җентекле мәгълүмат алу өчен, интернетта «Татарская община как выход из тупика» дигән мәкаләмне укыгыз).

Рафаэль Мөхәммәтдинов,

тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге 

Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре 


Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ

№10-11 | 29.12.2012

Агулыйлар #7162

$
0
0
29.12.2012 Җәмгыять
“Рен-TV” каналыннан сирәк кенә булса да “Жадность” тапшыруын карыйм. Русиядә халыкка көндәлек тормышта кирәкле товарларны сатуда ничек хәрәмләшүләрен, алдашуларын күрсәтеп тә бирәләр соң! Кайсыбер предприятиеләрдә безгә азык-төлек җитештерүчеләрнең ничек эшләгәннәрен күрсәткәндә чәчләр үрә тора. Шул ризыкларны ашап, без ничек үлмибез икән дип гаҗәпләнеп утырасың.

Бигрәк тә ит, сөт ашамлык-эчемлекләренә ниләр кушып сатуга чыгарганнарын белгәч, кибетләрдән шундый ризыкларны ялгыш алмадым микән дип куркып куясың. Кайсыдыр өлкәдәге ит комбинатында ничек итеп колбаса, пилмән ясаулары, алып баручының сөйләве күз алдымнан һич китми. Җитештерүчеләр үләт базыннан егермеләп сыерның үләксә итләрен алып кайтканнар, хәтта кортлый башлаган башларын да алып кайтып идәнгә тезгәннәр. Бөтен җирдә кан, лайла, кортлар үрмәли, тараканнар чабыша. Менә шушы шакшы үләксәләрне әллә ниләр кушып эшкәртеп, пилмән ясыйлар һәм шуларны чиста-тәти пакетларга тутырып, кибетләргә озаталар. Нәзберек кеше бу тапшыруны караганда коскандыр яки телевизорын сүндереп куйгандыр, мөгаен.

Лицензия сатып алып, сөт эшкәртеп сату белән шөгыльләнүче хуҗаларның ничек эшләүләрен дә күрсәтәләр. Әзер продукцияләрен алып китеп лабораторияләрдә төрле анализлар ясатып карадылар. Йә, Хода, сөт ризыкларының кайберләрендә сөтнең дәһеле дә юк икән! Организмга зыянлы әллә нәрсәләр кушып, ниндидер сыеклыкны алартып, агартып дигәндәй, чәчәкле-елтыравыклы пакетларга агызып, рәхәтләнеп сатуга җибәреп яталар. Ит ризыклары җитештерүчеләрнең беренчеләре пилмән, колбасаларны үләксәләрдән ясаса, колбаса җитештерүче икенчеләре тагын да “башлырак” булып чыктылар. Аларның колбасаларын җентекләп тикшергәннәр иде, анда итнең әсәре дә табылмады. Тапшыруны алып баручы сүзләренә караганда, лабораториядә анализ ясаучылар да әлеге колбасаларның нәрсәләрдән оештырылуларына төшенә алмаганнар. Комбинат сакчылары телерепортерларны төп җитештерү цехына үткәрмәгәннәр. Корреспондентлар: “Ашап карагыз”, – дип, комбинат җитәкчеләренә үзләрендә җитештерелгән колбасаларны бирделәр, тегеләре, билгеле, ашамады! Менә шулай, Марс Ахунов язганча, хәзер колбасада ит түгел, соя оны да юк икән шул...

Балык эшкәртү цехларындагы әкәмәтләрне дә күрсәттеләр. Кибет киштәләрендә озак яткан кыйммәтле балыкларны (ат бәясенә аларны кем алып ашасын?) майлап-матурлап, кабат сатуга кую “серләрен” дә чиштеләр. Аларны агулы химикатлар, препаратлар белән майлап “яңарталар” икән.

Чит илләрдән кайткан җиләк-җимешне әйткән дә юк инде. Сабагыннан әле генә өзелгәндәй күренүче ул матур җимешләрнең эчләрендә ниләр барлыгын бер Аллаһ та, җитештереп озатучы үзе генә белә инде. Геннары үзгәртелгән, иң хәшәрәт корт-бөҗәкләр дә тешләп карарга курыккан җиләк-җимешне ашыйбыз бит, туганнар...

Инде килеп төп ризыгыбыз – ипи турында. Үз газетабыз “Т.Я.” язганча, бетте бит ул саф бодай, арыш оныннан күпереп пешкән, колмак чүпрәсе исе аңкып торган ипекәйләр. Мал-мөлкәткә туймас алыпсатарлар шул газиз ризыгыбызны да ярымясалмага әйләндерәләр. Бер тәүлек эчендә кайсы ипи әчи, кайсы күгәреп чыга, кайсы мамыклана ук башлый. Мондый ипиләрне эт, мәче, кош-корт та ашарга курка бит. Шундый сыйфатсыз була торып, ипи бәяләре атна саен диярлек үсеп тора, ә күләме, авырлыгы кими.

Менә шундый сыйфатсыз ризык ашаган, агулы эчемлекләр эчкән, шуның өстенә әллә нинди агулы көнкүреш товарлары кулланган кеше ничек озын гомерле була алсын?! Йөрәк-кан тамырлары авырулары, рак, ашказаны-эчәк, үпкә чирләре кыра бит адәм балаларын. Үзебез утырткан бәрәңгегә кадәр агулап ашыйбыз лабаса!..

Шунысына хәйран калам: халыкның сыйфатсыз, агулы ризык ашауларын күрсәтеп, сөйләп, язып торалар, ә җаваплы кешеләрнең ник бер кыллары селкенсен! Шушы алдау-елдауларга каршы дәүләт күләмендә көрәшү чарасын күрергә кирәк бит инде! Эт өрә торыр, бүре йөри торыр дигәндәй, “мал кортлары” халыкны алдауларын, агулауларын дәвам итәләр.

Дәүләт җитәкчеләре, үтә бай катлам без ашый торган ризыкларны кабып та карамыйдыр шул. Совет заманында ук югары җитәкчеләр өчен аерым иген басулары, мал фермалары тоталар дип ишетә идек. Хәзерге байларның хатыннары үз самолетларында үз очучылары белән сыйфатлы ризык алып кайту өчен көн саен чит илгә очалар, имеш. Кемнең кулында – шуның авызында. Без нәрсә ашасак та, алар нәрсә генә ашасалар да, беребез дә мәңгелек түгел, ахырда барыбызга да бер үк җиргә барасы...

Чаллы. 


Рәҗәб ӘХМӘТОВ

№ |

Бөек Ваһапов варисы #7163

$
0
0
29.12.2012 Мәдәният
Актукта туып-үскән Марат ЯРУЛЛИН (фотода) газета укучыларга яхшы таныш дип беләм, чөнки без аның хакта берәр тапкыр язганыбыз бар инде. Марат музыкаль гаиләдә туган – аның әтисе Максут әфәнде, абыйсы Ринат, апасы Гөлнара – барысы да матур җырлый, төрле музыкаль инструментларда уйный. Әниләре Рафия ханым төп киңәшчеләре, рухландырып торучылары. Ә Марат сәхнәдә үскән дисәк тә дөрес булыр. Зур сәхнәгә ул беренче тапкыр ике яшь ярымда чыккан – Түбән Новгородның Кремль концертлар залында татарча җырлаган.

Мәктәптә укыганда ул мәктәп, район чараларында һәрвакыт актив катнашты, төрле зональ, региональ конкурс-фестивальләрнең дипломанты, лауреаты исемнәрен яулады. Ун яшендә Ялтада “Наследники” Бөтенроссия конкурсында катнашып икенче урынга лаек булган иде, унөч яшендә Сочида узган “Роза ветров” халыкара музыкаль конкурста җиңеп чыкты.

Бигрәк яшь булуына карамастан, аның казанышлары бик күп. Сәхнәдән гайре бүтән җирдә ул үзен күз алдына да китермәгән һәм булачак һөнәрен дә, әлбәттә, шуңа бәйләп сайлаган. Хәзер Марат Мәскәүдә Дәүләт мәдәният һәм иҗат университетының режиссерлык факультетында 3 курста укый. Укуы белән беррәттән төрле дәрәҗәле музыкаль проектларда уңышлы катнаша. 2010 елда “Маугли” мюзиклында төп рольләрнең берсен башкарган, 2011 елда Эстониядә төшерелгән “После школы” проектында катнашкан (ул күптән түгел генә беренче каналда күрсәтелде), Лина Арифуллина куйган “Три колдуньи и Наргиз” татар мюзиклында катнашты. Шулай ук музыкаль төркемдә җырлау, клипларда төшү – барысына да өлгерә Марат.

 Алла Пугачева оештырган “Фактор А” проектында катнашып, иң яхшы егерме җырлаучы арасына кергән, чираттагысында да катнашырга җыена. Ә хәзер ул бер елга исәпләнгән зур проектта – Уолт Диснейның “Русалочка” әкияте буенча куелган мюзиклда катнаша. Анда ул баш геройларның берсе – Флаундерны уйный. Бу легендар әкият буенча мюзикл беренче тапкыр 2007 елда Бродвейда куелган булган. Мәскәүдә бу мюзикл өчен шәһәр үзәгендәге “Россия” кинотеатрын махсус үзгәртеп корганнар, аны “Дисней” компаниясе сәхнәләштергән, ә продюсерлары, режиссерлары – чит илләрдән (барлыгы биш илдән). Артистлар барысы да безнеке, аларны йөзләгән кеше катнашкан кастингта сайлаганнар. Менә шул кастингны Марат уңышлы узган һәм октябрьдә булган премьерада да нәкъ ул уйнаган. Бер ел буе әзерләнгән мюзикл зур уңыш белән бара, билетлар берничә ай алдан сатылып бетә икән. Мюзиклда бик күп махсус эффектлар кулланыла, йөзләгән костюм тегелгән, 150 парик кына, бик күп декорацияләр. Актерлардан да зур чыдамлык һәм түземлелек таләп ителә. Мәсәлән, Маратка тамаша барышында биек сәхнәнең түшәме астында “очарга” туры килә, төрле каскадер трюкларын да үзе башкара, һәм, әлбәттә, үзе җырлый да. “Мин бик кызыксынып катнашам бу проектта. Дөрес, җиңел түгел, әмма биредә зур тәҗрибә тупларга, актерлык осталыгын шомартырга мөмкинлекләр зур. Репетицияләрдән кайчак хәлдән китеп кайтсаң да, чыгышлар арты булган канәгатьлек хисе барысын да оныттыра”, - ди Марат.

 Бу тырыш, максатчан, чын мәгънәсендә сәхнәдә үскән егетнең бөек артист булуында шик юк. Чулпан Хаматова, Марат Башаров кебек күренекле милләттәшләребез белән горурланган кебек, аның белән дә горурланырбыз әле һәм бу бит безнең Марат, Актукныкы диярбез. Рәшит Ваһапов кебек бөтен дөньяга билгеле булган мәшһүр җырчы туып-үскән авылның талантлары бетмәгән әле, күрәсең, аның һавасы да ниндидер аерым, илһамландыра торган. Афәрин, Марат, уңышлар сиңа, Актукның данын тагы да бер тапкыр яңгырат. 


Найлә ЖИҺАНШИНА

№52 | 28.12.2012

Хуш, иске ел! #7164

$
0
0
29.12.2012 Юмор
Мөхтәрәм гаилә әгъзалары – газиз әнием, кадерле әтием, сөекле хатыным Индира, сөекле хатынымның кадерле әнисе Гөлмәрфуга, һәм дә ки, яраткан улым Арбитр белән киленем Агафья, кызларым Тереза белән Флорида, кияүләрем Амаяк белән Лиу Хи, оныкларым Эллари, Ашот, Кинг Шан!

Исәнмесез! Әссаләмегаләйкүм! Здравствуйте! Барэв дзез! Нихао!

Кадерлеләрем, Яңа ел инде ишек шакый. Үткән елга йомгак ясар чак җитте. Гаилә президенты буларак, сезгә әйтәсе сүзләрем бар. Белгәнегезчә, узган ел башында мин, сезнең вазифаларыгызны кабаттан раслап, чираттагы указымны чыгарган идем. Хәзер шул указны яңартып-раслап тормыйча гына үз көчендә калдырам. Шул нисбәттән, вазифаларыгызны искә төшереп үтәм. Әти эчке эшләр министры булып калачак. Ул, һәрвакыттагыча, гаиләдәге тәртип өчен җаваплы кеше. Эчке эшләр министрының тырышлыгы нәтиҗәсендә, коррупция белән ришвәтчелек – безнең гаилә өчен ят күренеш. Хәтә, оныгым Ашот, фатирыбызның бер бүлмәсен шәхсән үзенеке итү өчен, атасыннан әллә айфонга, әллә айпатка, әллә смартфонга дип акча алып, финанс министрына, ягъни Индира әбисенә, шуны төртергә маташкан. Ярый әле бу хәлне эчке эшләребезгә тыкшынучы министрыбыз, ягъни хөрмәтле Гөлмәрфуга Маратовна, вакытында күреп алып, бик тиз чарасын күргән. Форсаттан файдаланып, Гөлмәрфуга Маратовнаны Кызыл хач билгесе белән бүләкләргә рөхсәт итегез! Ашот улым, авызыңны турсайтырга ашыкма. Кем әйтмешли, тиздән синең урамга да бәйрәм килергә тора: Кинг Шан туганың тиздән әти-әнисе белән бергә Кытайга кайтып китәргә җыена. Лиу Хи кияү, КПРФ әгъзасы сыйфатында, туган илендә бер еллык командировкада булачак. Бездән үрнәк алып, анда да берсәк дөнья бутап алырга исәбе. Чү, сөенечеңнән ул кадәрле үк сикермә, Ашот улым, кытайский гамактан мәтәлеп төшүең бар!

Газиз гаиләм минем! Вазифаларыгызны искә төшерүемне дәвам итәм. Улым Арбитр – фатирыбызның мэры. Бик булдыклы. Эшен яратып башкара. Тышта зәмһәрир кыш булуына карамастан, бу араларда өйдә гөл утырту эшен җанландырып җибәрде. Күрегез, хәзер кая карама – шунда яшеллек.

Тик бераз тәнкыйть сүзләре әйтмичә булмый үзенә. Игътибар иткәнсездер, фатир буйлап йөрүләр кыенлашты. Бер бүлмәдән икенчесенә тиз генә барып җитеп булмый. Бөтен җирдә – кухняда, залда, ванна, сауна һәм туалет бүлмәсендә, балконда капиталь ремонт бара. Ремонт 31 декабрьгә төгәлләнергә тиеш иде. Эшнең әле очы-кырые күренми. Туалет, дигәннән... Көн саен иртә белән аңа барасы юлда «бөке» хасил була. Мэр әйтә, туалетка баруны түләүле итәргә кирәк, ди. Шул чакта гына «бөке»дән котылачакбыз, ди. Ай-һай, котылырбыз микән. Мин, шәхсән, моңа шикләнеп карыйм. Ярты елдан тагы зур бәйрәм – сабантуй җитә. Аңарчы бер-ике өмә оештырып, фатирны рәткә китерергә кирәк. Инде килик социаль яклау министры вазифасын алып баручыга. Бу эшне әни (минем өчен – әни, сезнең күбегезгә – дәү әни) бик теләп һәм яратып башкара. Аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Кызым Тереза – фатир советы депутаты, минем ышанычлы киңәшчем. Амаяк кияү – Әрмәнстанның безнең гаиләдәге вәкаләтле илчесе. Безнең гаилә белән Әрмәнстан арасында менә ничә еллар инде ныклы элемтә һәм дустанә мөнәсәбәт яшәп килә. Монда, әлбәттә, Амаяк кияүнең өлеше әйтеп бетергесез. Флорида кызым безнең гаиләдә, Кытай халкы санын арттырып, үзеннән зур өлеш кертергә җыена. Ул шулай ук минем тугрылыклы киңәшчем, Кытай буенча зур белгеч, Лиу Хи кияү белән безнең арада менә дигән тәрҗемәче. Барысын да алдан хәстәрен күреп эш иткәндә, аның эшчәнлеге бүгенге көндә бик мөһим.

Лиу Хи кияүгә килсәк, ул – эшмәкәр. Фатирыбыздагы ике бүлмә Кытайда эшләнгән ширпотреплар белән шыгрым тулы. Эшләр болай барса, тиздән кытай-вьетнам базары тулаем безнең фатирга күчмәгәе. Ары китеп, бире килдек. Киленем Агафьяның вазифасы – бик җаваплы, бик җитди. Ул фатирыбыз мэры Арбитр Әфләтуновичның керемнәрен һәрдаим күз уңында һәм үзендә тотучы уңган хуҗабикә. Мэриянең финанс балансын нульгә кадәр төшереп, ул еш кына фатир халкын телсез-өнсез калдырырга ярата. Афәрин, Агафья! Шул кирәк безгә!

Быел зур эшләр башкардык. Тел мәсьәләсендә бераз проблема булып алды анысы, әйе. Быел да яраткан телебезне үзебезнең табынга хәстәрләп куя алмадык. Агафьяның теләге үтәлде: бу юлы да керәшен сарыгы теле белән канәгать булып калдык. Кыскасы, син дә, мин дә – тел остасы, дигәндәй... Йомгаклап шуны әйтәм: без исән, без бар, без булдырабыз, о кей!

Барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Игътибар белән тыңлаганыгыз өчен рәхмәт! Спасибо! Шноракалутюн! Сесе! Фэй чһан ган се!

Сүзлек:

Барэв дзез – исәнмесез (әрмәнчә).

Нихао – исәнмесез (кытайча).

Шноракалутюн – рәхмәт (әрмәнчә).

Сесе – рәхмәт (кытайча).

Фэй чһан ган се – зур рәхмәт (кытайча). 


Ләбиб ЛЕРОН

№ |

“Казанда Сөембикәгәһәйкәл куярга күптән вакыт инде” (ФОТО) #7165

$
0
0
29.12.2012 Җәмгыять
Сәнгать белгече Розалия Нургалиева, Казан тимер юл вокзалы янында Сөембикә һәйкәле булырга тиеш, дип белдерә. Сынчы Асия Миңнуллина фикеренчә, Татарстан башкаласы кунакларны тарихны чагылдырган һәм шул ук вакытта киң күңеллелекне, кунакчыллыкны күрсәткән һәйкәл белән каршы алырга тиеш. Вокзал янында куеласы һәйкәлгә бәйге дәвам итә. 15 эшнең унысы икенче турга үткән.

Татарстанның сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева да, танылган сынчы Асия Миңнуллина да Казанның тимер юл вокзалы янына куеласы һәйкәл өчен тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү төркемендә. Бу төркемгә (жюрига) 12 кеше кергән. Араларында архитекторлар, төзелеш университеты вәкилләре, сынчылар, сәнгатькәрләр дә бар.

Бәйгенең сәркатибе Диана Шахова сүзләренчә, жюри бәйгегә килгән 15 эш арасыннан унысын сайлап алган һәм икенче тур үткәрергә карар кылган. "Жюри эшләрне камилләштерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде", ди Шахова.

Розалия Нургалиева, бәйгене ачык, ягъни кем тели шул катнаша ала торган итеп түгел, ә бу эшкә һәйкәл ясау тәҗриҗбәсе туплаган һөнәр ияләре, иҗат төркемнәре, күренекле сынчылар җәлеп ителергә тиеш иде, дигән фикердә. “Ни әйтсәң дә, Татарстан башкаласының капкасы, Казанга килүчеләрне каршы ала торган җир бит ул”, ди Нургалиева.

​​Асия Миңнуллина да нәкъ шундый ук фикердә. “Тәкъдим ителгән һәйкәл рәсемнәренең күбесе студентларныкы булырга охшый, гадәттә алар мондый бәйгеләрдә теләп катнаша. Кайвакыт яңалык та алып киләләр үзләре”, диде Миңнуллина.

Сынчы, гомумән алганда, бу бәйгенең дөрес итеп оештырылмавын әйтә. Һәйкәл куеласы вокзал алдындагы мәйданның нинди буласы алдан ук кәгазъгә эшләнеп куелган инде. Ул зур булмаган декоратив агачлар һәм гөлләр утыртылган бакча, ял итү урыны итеп күзаллана. Аның авторы – Тимур Нугаев. Миңнуллина да, Нургалиева да алдан бу урынның нинди буласын эшләп куеп, аңа ниндидер һәйкәл утырту - ике идеяне чәкештерү, дип әйтә. Күп очракта идеяләр бер-берсе белән аһәңдәш булмый. “Мондый зур эшне башлаганда, шәһәр капкасына тотынганда, һәйкәлне генә түгел, ә мәйданны тулысынча иҗат төркеменә тапшырырга кирәк иде”, ди Миңнуллина.

Нургалиева исә, вокзал алды мәйданына тагын да киңрәк карый. "Ул тирәдәге биналарның тышкы кыяфәте шулкадәр начар ки, алар күптән төзекләндерелмәгән. Шул тирәләрдә архитектура чүбе, ягъни архитектураның бернинди кысаларына сыймаган корылмалар да җитәрлек. Башкалага керү урынының архитектура-төзелеш кыяфәте тулысынча кеше рәтенә китерелми торып, һәйкәл кую турында нинди сүз алып барырга мөмкин?" ди Нургалиева.

Аның фикеренчә, беренчедән, монда ниндидер бакча, һәйкәл ясау кыланчыклык булачак. Ул бакча дигән әйбер җәй җитсә генә илһам биреп торачак, ә кыш көннәрендә бакчага кеше таптаган пычрак кар өячәкләр. Икенчедән, вокзал алды киң, якты һәм юлчыларга кулай булырга тиеш. Нургалиева әле күптән түгел генә Һолландиядә булып кайткан. Аны тимер юл вокзалы янындагы мәйданның җайлы итеп эшләнүе, нинди поездлар килүен, китүен күрсәткән зур таблолар торуы, шәһәрдә кайда, ничек баруны аңлаткан язуларның һәм тамак ялгау, ял итү урыннарының заманча булуы хәйран иткән.

​​Һәйкәл кую дигәннән, җитәкчеләр гадәттә белгечләр фикеренә дә, җәмәгатьчелек сүзенә дә колак салмый. Ерак барасы түгел, бурят сынчысы Даши Намдаковның “Саклаучы” сыны республикада зур шау-шу тудырды. Әле бүгенгә кадәр, халык каршы булуга карамастан, ул сын Болгарга куелмаячак, дип өздереп әйтүче юк. Күрәсең шау-шу ахырына кадәр тынганны көтеп яталар.

Казан вокзалы янына һәйкәл кую бәйгесен оештыручылар: "Ак барс Девелопмент" исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә, Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе дә, белгечләр әйтүенчә, әнә шулай алак-шалак итеп, һәйкәл кую эшен дәвам итәргә охшап тора. Башта оештыручылар бер тур гына үткәреп бу бәйгене йомгакларга, 3 декабрь көнне нәтиҗә ясап, беренче урынны алучыга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченчегә 50 мең сум акча бирергә планлаштырган иде.

Бәяләүче төркем тәкъдим ителгән рәсемнәрне кискен тәнкыйтьләде. “Эшләргә күз салуга, сайлап алырлык, күңелгә хуш килгән рәсем дә күрмәдем", ди Нургалиева. Шунлыктан икенче тур үткәрү карарына килгәннәр. Шахова сүзләренчә, икенче турга таләпләр әлегә тулысынча әзерләнеп бетмәгән. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук бәйгедә катнашучы авторларны җыеп тәкъдимнәр һәм таләпләр белән таныштырачаклар. "Аларның эшләрендә нәрсә җитешмәгәнлеген әйтәчәкбез. Бу очрашуда жюри да катнашачак", ди Шахова.

Миңнуллина, һәйкәл куелган очракта, вокзал янында татар тарихы белән бәйләнештәге, халкыбызның киң күңеллелеген, кунакчыллыгын тасвирлаган һәйкәл булырга тиеш, дип белдерә.

“Без Сөембикәгә кайчан һәйкәл куялар дип көтә-көтә арып беттек. Анда үзенең баласы белән Сөембикә булырга тиеш. Ул тарихи яктан да туры килер иде. Аны тәҗрибәле сынчы ясарга тиеш”, диде Нургалиева.

​​Беренче турга тәкъдим ителгән эшләр арасында Казан ханлыгына нигез салган Олугъ Мөхәммәд ханга да (1405-1445) һәйкәл бар иде. Авторы аны ат өстенә утырган итеп күзаллаган.

​​Әлеге рәсем икенче турга үтмәде. Шулай да урыс милләтчеләре тегермәненә генә су коеп утыручы “Регнум” әлеге рәсемгә каршы чәчрәп чыкты. “Мөхәммәт Түбән Новгородка, Мәскәүгә канлы яулар оештырган... вокзал мәйданында шәһәрләрне яндырган һәм талаган ханны искә төшереп торачак тере хәтер калкачак. Кем әйтмешли, Татарстан башкаласына рәхим итегез!”, дип язды “Регнум”. Бу хәл тагын бер кат урыс милләтчеләренең татарларның үткәненә дә, бүгенгесенә дә (татар теленә каршы күтәрелү) рәхимсезлеген, татар тарихын да, бүгенге миллилеген  дә юкка чыгару эшләре дәвам иткәнлеген күрсәтеп тора.

Миңнуллина да, Нургалиева да Казанда Олугъ Мөхәммәдкә һәйкәл кирәклеген әйтә. Алар фикеренчә, вокзал алдындагы кечкенә генә мәйданда ат өстендәге Мөхәммәт килешми, сыймый ул анда. “Кечерәеп калачак, ә койрыгы кайсы якта булачак”, ди белгечләр. Алар фикеренчә, Мөхәммәт киң, иркен һәм биек урынга урнаштырылырга тиеш.

 

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең берсе

 

Олугъ Мөхәммәд ханга һәйкәл рәсеме 


Наил АЛАН

№--- | 27.12.2012

ДинәГарипова – «Голос» проекты җиңүчесе! (ВИДЕО) #7166

$
0
0
30.12.2012 Шоу-бизнес
Бүген 1 каналның туры эфирында зур популярлык яулаган «Голос» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Ул - Яшел Үзәннән Динә Гарипова. Проектың финалына дүрт кыз көч сынашты. 1 һәм 2 урында – милләттәшләрбез Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина.

Эльмира финалда Пелагея белән дуэт башкарганда татарча куплет та җырлады.

Афәрин, кызлар!



 

 


---

№--- | 29.12.2012

Рәшит Әхмәтов: “Звезда Поволжья” ябылса, башка газет ачам” #7167

$
0
0
30.12.2012 Матбугат
Татарстан Роскомнадзор идарәсе “Звезда Поволжья” газетын экстремизм чагылыш тапкан мәкалә бастыруда гаепли һәм кисәтә.

Татарстанның Роскомнадзор идарәсе “Звезда Поволжья” газеты нәшире һәм баш мөхәрирре Рәшит Әхмәтовны экстремизм чагылыш тапкан мәкаләләр бастырмаска дип кисәтә. Мәгълүмат чараларын контрольдә тотучы оешма газетта басылган “Россия глазами татарина” мәкаләсе экстремизмга тартым дип бәяләгән. Мәкалә авторы – техник фәннәр докторы, милли хәрәкәт әйдәманнарының берсе, язучы Зәки Зәйнуллин.

Роскомнадзор җибәргән хатта мәкаләне Мәскәүдә белгечләр тикшергән дип әйтелә. Лингвистик тикшерү үткәргән белгечләр Зәйнуллин язмасында милләтара низаг чыгаруга сәбәпче булган җөмләләр барлыгын раслаган.

“Әгәр басма ел дәвамында тагын бер кисәтү ала икән, мәкхәмә киңкүләм мәгълумат чарасы буларак теркәлү таныклыгын гамәлдән чыгарачак”, диелә Роскомнадзор хатында.

Мәкалә әле дә “Звезда Поволжья”ның интернет сәхифәсенншн алынмаган һәм аны һәр кеше ирекле рәвештә кереп укый ала. Бу язмада Зәки Зәйнуллин Русиянең проблемнары турында фикер йөртә. Аерым алганда, Русиядә тәртип юк, чөнки сәнәгатьчелек, авыл хуҗалыгы, фән, армия таркалган һәм якын арада үзгәреш көтелми, дип яза Зәйнуллин.

Бу хакта тулырак итеп “Звезда Поволжья” нәшире Рәшит Әхмәтовтан сораштык.

– Рәшит әфәнде, сезгә бу кисәтү турында кайчан әйттеләр?

– Берничә көн элек билгеле булды. Күптән түгел операция кичергән идем, шуңа күрә ике хатын-кыз бу кәгазьне өемә үк алып килде. Кабул итү документын имзалагач, ике битлек кәгазьне тоттырдылар да киттеләр. Әмма алып килгән кәгазьнең эчтәлегендә мин бернинди дә белгечләр нәтиҗәсен күрмәдем. Анда күбрәк гомуми сүзләр белән әйтелгән, ә инде төгәл нәрсә өчен гаепле булып калу турында берни юк иде. Киләчәктә бу документны таләп итәргә кирәк булыр. Кемнәр газетны гаепли? Конкрет нинди сүзләр канунга каршы килә? Бу хакта берни язылмаган.

Кисәтү турында билгеле булгач, дистәдән артык кеше шалтыратып ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерде. Электрон хат хезмәтенә язган бер иптәш “Орда” фильмы белән чагыштырды. Ул фильм да бит антитатар рухны алга сөрә, милләтара низаг тудыра, ни өчен прокурорлар аны Русиядә тыймыйлар?

– Бу тикшерү берәр физик затның шикаяте нигезендә башкарылганмы?

– Шикаять белдерүче турында мин дә сораштырдым, әмма төгәл җавап ала алмадым. Өстәвенә, бу мәкалә берничә ай элек басылган иде инде. Ни өчен тикшерү барышы шул кадәр зур вакыт алган? Гомумән алганда, бу бик серле эш кебек тоела. Әйтерсең, махсус шундый боерык булган. Хатны алып килгән хатыннарга Яңа елдан соң үзем килеп белешермен дип әйттем, ләкин алар теләгемне кире кагып, кәгазьне бүген үк тапшырырга кирәк дип белдерделәр. Гадәттә, Яңа ел алдыннан кешеләрнең мәшәкатьләре күп була, ә бу кәгазь өйгә үк китереп бирелде. Тагын бер кисәтү алсам, газетка ябылу куркынычы яный. Аңлавымча, хәзер анализ бара. Әгәр инде чыннан да ябыла икән, дуслар ярдәме белән яңа газет ачарга ниятлим. Исемен “Татарская правда” яки “Татарская свобода” дип атап яңасын ачам. Бер дә булмаса, тулысынча интернет кырына күчәргә ният бар. Укучыларыбыз бихисап, саннар дистә меңнән артып китә. Абүнәчеләр хат язып гел рәхмәтләр әйтеп торалар, ә бу инде газетка ихтыяҗ булуны аңлата.

– Сезнең газетта моңарчы да кискен карашлы мәкаләләр басылганы булды. Ә игътибарны хәзер генә юнәлттеләр.

– Бу хәлгә кадәр дә дәгъва белдерүчеләр булды булуын, ләкин мин язмаларны артык кискен карашлы дип әйтмәс идем. Гадел дип бәяләсәм, дөресрәк булыр. Әйе, кайбер мәсьәләләргә игътибар бирелмичә кала. Ләкин алар турында сүз барганда, һәр кешегә үз фикерен белдерү мөһим. Һәръяклы караш булырга тиеш. Киресенчә, проблемнар турында сөйләшмәгәндә милләтара низаг туарга мөмкин. Эчтән килгән агрессивлык кына бу хәлне бозып куя ала, әмма мондый фикерләр күбрәк интернетта күзәтелә. Безнең максатыбыз – һәр кешегә сүз әйтергә мөмкинлек бирү. Безнең газетта урыс, татар милләтчеләре, коммунистлар, либераллар, хакимият ягында торучылар да үз фикерен белдерә ала. Матбугатның асылы да шуннан гыйбарәт. Ләкин вәзгыятьтән күренгәнчә, тәнкыйтьтән курку бар. Газет тирәсендә чыккан хәл белән бер үк вакытта татар телен латин имласына күчерү мәсьәләсенә чик куелды. Миңа калса, бу хәлләрнең туры килүе юкка түгел. Аңлавымча, халыкның канәгатьсезлеге артканга күрә, хәзерге вакытта актив мониторинг башланды. Шуңа күрә бу хәрәкәтне бастырыр өчен ниндидер примитив чаралар күрелә.

– Кисәтүдән соң Зәки Зәйнуллин һәм башка авторларның язмаларын басуны дәвам итәчәксезме?

– Әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Сайттан күренгәнчә, безне Мәскәүдә бик еш укыйлар. Моннан тыш, дөньяның 35 иле сәхифә эшчәнлеген күзәтеп бара. Бу кисәтүләр безне куркыту өчен психологик басымга охшап тора. Мәсәлән, диссидентларны кыйнадылар да, төрмәгә дә утырттылар, ягъни төрле хәлләргә юлыктылар. Без хәзер нишлик инде? Почмакта куркып-посып ятыйкмы? Безнең газетның шигаре “Дөреслек һәм Ватан өчен!” дип атала. Бу юлдан тайпылырга җыенмыйбыз. Газет төрле яклы фикерләр өчен ачык.

– Соңгы арада Татарстанда милли һәм дини низаглар ешая башлады. Газетка игътибар арту бу хәлләр белән аваздаш дип уйламыйсызмы?

– Алдан әйтеп үткәнчә, каршылыклы фикерләр тудырган оешмаларга игътибар артты. Путинның бу хакта берничә тапкыр әйткәне булды. Милли стратегия кабул ителде, ә анда милли республикаларны җиңел генә бетерү сәясәте турында сүз бара. Башта Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгару, аннан соң президент статусын бетерүгә дә барып җитәрләр. Билгеле, бу хәлләргә каршы торганнарның авызларын ябарга тырышачаклар, чөнки алар комачауларга мөмкин. 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 28.12.2012

Халык – дельтаплан артыннан ияргән торна көтүе түгел... #7168

$
0
0
30.12.2012 Җәмгыять
XX йөз азагы – XXI гасыр башы, гомумән, вакыйгалар куелыгы белән аерылып торган кебек, узып баручы 2012 елга да тарих дәреслекләрендә шактый урын бирелер кебек.

Ел башында илдә беренче төп сәяси вакыйга Президент сайлау иде. Аның беренче үзенчәлеге – сайлау Путинның Кремльгә яңадан әйләнеп кайтуы дип аталучы, иртән кояш чыгуы кебек үк алдан билгеле хәлне легитим итте, законлаштырды. Ирекле, хөр илләр өчен шактый сәер, тик Россия өчен гадәти нәрсә – алдан белә торып та, белмәгән булып кылану янәдән кабатланды.

Ә менә ел азагындагы “дөнья бетә” дип саташу шуның киресе булды төсле. Белмәгән, аңлама­ган көе белдекле булып, уйдырма гарасатка чын-чынлап ышанып, шырпы, шәм артыннан чиратка тезелүләр. Юк-барга ышану халыкның хәтсез өлеше­нең болай да бик ачык һәм анык булмаган зиһенен тагын да томалап, аны сәяси, иҗтимагый мәсь­әләләрдән кабат читләш­тереп торды. Бу шаукым сатылган шул шәмнәре, дизель-гене­ратор­ла­ры, төзелгән бункерлары белән биредәге халыкның беркатлылыгын, мәгълүмат чаралары, имеш-мимешләр аша бик яхшы идарә итеп, аны миңгерәүләтеп булганлыкны тагын бер кат раслады. Елгыр сәясәтчеләр, төрледән-төр­ле алдакчы, провокаторлар, без­дәге гавамның үзгәрмәвенә сөе­неп, бу хәлләрдән соң янә кулларын уганнардыр, шәт.

Еллар үтә, 2012 ел да тарихта калырга тора. Без – россиялеләр, һаман да җитлекмичә сабыйлыкта, сәерлектә, наданлыкта калабыз кебек. Россия дигән илдә мондый куанычсыз нәтиҗәне, кызганыч, үткән һәрбер елның азагында ясарга, чыгарырга мөмкиндер.

Хронологияне бик сакламас-тан, сүзне ел азагындагы вакыйгалар белән дәвам иткәндә, кор­рупциягә каршы капылт кына көчәеп киткән көрәш турында да искәртмичә ярамастыр. Бире­дә бер нәрсә аңлашылмый: отставкалар, кулга алулар – масштаблы көрәшнең башымы, әллә чираттагы тузан кагып алу гынамы? Шикләнергә сәбәпләр юк түгел. Миллиардлар һаман да кемнәр­неңдер кесәләренә шуган чакта, Илбашы, үзе үткәргән матбугат конференциясендә, күзен дә йоммыйча, андый фактлар ту­рын­да (“Оборонсервис”тагы хәл­ләр хакында) белмим, дип тора. Мондый гамәл ришвәтчелекне   күпмедер аклау түгелме? Петр I­не искә алып, барысы да урлаша, чиновникларны утыртып бе-­тер­гәндә эшләр кеше калмаячак, дию дә президент сүзе була алмый. Бу – чиновник һәм караклык сүзләрен синонимлаштыру, хәт­та әйтер идем, бюрократиягә астыртын карт-бланш бирү дә бит. Ни өчен, мәсәлән, шул ук Европада чиновник намуслы була ала, ә Россиядә – юк?

БСОга керү. Тырыша, тыпырчына торгач, Россия, ниһаять, анда үтте. Кирәкле, күптән көтелгән вакыйгамы? Белмим. Таможня пошлиналары югары сикер­мә­гәндә, бәяләрнең акрынлап аска төшүе көтелә көтелүен. БСО – гомуми унификациягә, стандартлаштыруга кушылу. Ясый бел­мәгән көе, үҗәтләнеп, велосипед уйлап табып, аны үзебездә ясап утырасы булмаячак. Җитештерә белгәнне җитештереп, дөнья базарында үзебезнең киштәне табарга туры киләчәк. Тик көндәш­леккә юньләп каршы тора алмаган, болай да көч-хәлгә җан асрап килгән бездәге ярымреликтив җитеш­терү тәмам аягын сузарга да бик мөмкин. Хәер, чималчылыкны күп елларга кыйбла итеп алгач, моңа кайгырып утырасы да юктыр. Бу спектакль “Үзебез сайлаган язмыш” дип атала.

Мәскәүдәге Болотная мәйда­нындагы вакыйгалар. Алардан соң митингларга, пикетларга каршы катгый законнар кабул ителү. Илдә сәяси активлык кимү. Көч структуралары хезмәткәр­ләренә түләүләрне, эш хакларын арттырып кую. Болар – илдә авторитарлык дәвам итүне аң­латкан бер үк чылбырның игезәк буыннары.

Коммуналь хезмәтләргә тү­ләүләрдә кискен өскә сикереш. Халыкның бу сикерешне сүзсез генә йотып куюы. Безнең бер яңакка чабалар, икенчесен куеп торабыз. Бу да чын рос­сияле­ләрчә – мескенлек белән буй­сынганлыкның дәвам итүе.

Крымск фаҗигасе. Бу вакыйга ил хуҗалыгындагы хәтсез объект­­ларның ярым ташландык хәлдә булуын исбатлады. Совет чорында тудырылган инф­ра­струк­­тура таушалды, тузды. Яңа­сын булдырырга, озак вакытка исәплә­нелгән проектларга алынырга беркем дә атлыгып тормый.

Халыкның гражданлык активлыгы артмый. Тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе бик акрын яхшыра. Сүзләр күп сөйләнелсә дә, күп­тармаклы, югары технология­ләргә нигезләнгән җитештерү һаман киләчәккә күчерелеп ки­ленә. Өндәүләр белән генә массаларны бөек казанышларга кузгатып булмый. Халык – дельтаплан артыннан ияргән торна көтүе түгел...

Төп нәтиҗә, бәлки, шундыйдыр: дәүләт җитәкчеләре үзлә­рен һәм үзләре кылган гамәл­ләрне шактый уңыш­лыга санап йөрсә дә, Россия, башка еллардагы кебек, тотрыклылык белән торгынлык арасындагы тар коридордан хәрәкәт итүен 2012 елда да дәвам итте.

Бар булганны караңгы төс­мерләрдә генә сурәтләп утыру да бик үк дөрес түгелдер. Җитәк­челәребезнең, халыкның 2012 елдагы төп казанышы – ил, бик акрынлык белән булса да, алга бара. Агым уңаена бару, ягъни  дрейф дигән нәрсә юк. Олы тетрәнүләр, гарасатлар, тормыш хәлләре кисәк начараеп китүләр көтелми.

Татарстаныбызга килгәндә, төп вакыйганы, кызганыч, уңай тамга белән билгеләп булмый төсле. Ул да булса республика мөфтиенә һөҗүм һәм аның элекке урынбасарын үтерү. Россия мәгълүмат чаралары, Татарстан турында сүз чыкканда, “толерантлык” терминын бик кулланмыйлар хәзер. Республика­ның дәрәҗәсе, биредәге мил­ләтләр, диннәр дуслыгы күпме­дер шик астына алынды дию дә дөрес булыр кебек. Бу – Татарстан ки­чергән сәяси югалту. Республика күләмендә әһәмият­ле урын алып торган ике министрлыкта (Эчке эшләр, Мәгариф һәм фән министрлыклары) җи­тәк­челәр алышынуны да ел вакыйгасына кертергә буладыр. Ә икътисадка килгәндә, шактый тотрыклы эш­ләүче җитештерү системасы, егәрлекләрнең яңар­тылып, яналарын булдырып тору, шулар тәэмин иткән эзлекле үсеш 2012 елда да дәвам итте дияргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы өчен дә узган ел уңышсыз дип булмый.

...Яшәгән саен дөнья катлаулана, ул гына да түгел, анда гомуми активлык, Гумилевча әйтсәк, пассионарлык арта тора. Хәтта вакыт та тизләшкән кебек тоела. Мондый шартларда илдә дә, республикада да, икътисадый як булсын, сәясәт булсын, иминлек, ирек-хөрлек, демократия торышы булсын, башкалардан артта калмау бик кирәк.

Барыгызны да туачак яңа 2013 ел белән тәбрик итәм! 


Наил ШӘРИФУЛЛИН

№257-258 | 28.12.2012

Дини эш-гамәлләргә, ел дәвамында булган вакыйгаларга йомгак #7169

$
0
0
30.12.2012 Дин
Зәмһәрир суыкка карамыйча, Казандагы мөселманнар пикетка чыккан, диләр. Әлеге хәбәрне ишеткәч сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Чыршы сатып алмагыз, яңа елны каршылау мөселман бәйрәме түгел, дип таләп итә икән өммәттәшләребез.

Бер караганда алар хаклы кебек. Гайсә пәйгамбәрнең тууына бәйле бәйрәм бу. Миляди ел исәпләве дигән гыйбарәдәге миляд сүзенең беренче мәгънәсе дә туган көн дигәнне аңлата. Икенче яктан караганда, без – мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәр килгән башка пәйгамбәрләрне дә таныйбыз лабаса. Шәт таныйбыз икән, бу бәйрәмгә дә каршы булмаска тиешбездер. Шуңа күрә бәйрәм өстәлендә хәләл ризык кына куелсын иде дигән теләктә калыйк.

"Иман" сәхифәсенең бу саны – 2012 ел тәмамланганда дөнья күрүче ахыргысы. Шунлыктан дини эш-гамәлләребезгә, ел дәвамында булган вакыйгаларга беркадәр йомгак ясау урынлы булыр. Ни үкенеч, шактый четерекле булды узып баручы елыбыз. Аңлагансыздыр инде: Рамазан ае башланыр алдыннан, июль аенда булган тетрәндергеч вакыйгаларны күз алдында тотуыбыз. Кайберәүләр бу фаҗигале хәлләрне мөселманнарыбызның үз арасындагы ыгы-зыгыга, мәнфәгатьләр каршылыгына кайтарып калдырса һәм гаеплеләрне шул даирәдән эзләргә чакырса да, ярты ел узуга карамастан, җинаять кылучыларның тотылганы һәм хөкем ителгәне юк. Әлеге җинаять өченче көчләр тарафыннан оештырылды, дип фаразлаучылар шактый хәзер. Шуңа күрә бу җинаятьнең кайчан да булса ачылуы икеле. Бу шомлы вакыйгалар нисбәтендә Колшәриф мәчетенең төзекләндерүгә ябылуы да сораулар тудырды.

Фаҗигале июль вакыйгаларыннан соң, ни үкенеч, республикабызга, динебезгә, милләтебезгә кара ягулар артты; милләттәшләребез, өммәттәшләребез өстеннән әләк язулар күбәйде. Үзләрен дини, милли эшләрдә эксперт санаучыларның әле дә тынычланып бетә алганы юк. Әле тагын да яманрак булырга мөмкин, дип һаман өркетеп тора алар. Бу хәлләр дини яңарышка зур зыян салды. Шуларның берсе, ап-ачык күренеп торганы – мәдрәсәләребезгә кереп укырга, дин әһеле булырга теләүчеләр азайды. Мәчетләргә намазга йөрүчеләр кимеде дип тә ишеттек. Мәчетләрнең абруе кимегәнгә, яшьләр аерым фатирларда җыелып намаз укый, дип сөйләүчеләр дә бар. Миңа калса, монда бернинди хилафлык юк. Телиләр, шулай дөрес, уңайлы дип табалар икән, җыелсыннар да укысыннар. Яман юлларга гына кереп китә күрмәсеннәр. Хәер, махсус хезмәтләр дә йоклап ятмыйдыр. Каршыдагы йорттан видеога төшерүе әллә ни кыен түгел бит. Тавышны яздырып алу җайланмалары да күп төрле хәзер. Бу җәһәттә янә бер мәртәбә гади генә хакыйкатьне искәртәсе килә. Китап укып кына дингә тирән кереп булмый, остаз кирәк. Әлбәттә, остаз дигән¬нәре мәчетләребездә эшли торган имамнар булса иде. Ягъни популяр имамнарны вазыйфасыннан алганчы, әйбәтләп уйларга кирәк: аны үз итүчеләр, остазы итеп санаучылар шул кешенең вәгазен көтеп торачак, киңәш кирәк чагында аны эзләп табачак бит.

Яңа елдан имам-мөхтәсиб¬ләргә генә түгел, гади имамнарга да Төркиядәге кебек хезмәт хакы түли башлаячаклар дигән хәбәр йөри. Миңа калса, мондый хәл имамнарның бюрократлашуына гына китерәчәк (имамны мәхәллә халкы, һич югы байлар тотарга тиеш). Әлеге дә баягы Төркиядә фатирларда җыелып намаз укучыларның күп булуы нәкъ менә имамнарның чиновникка, бюрократка әйләнүенә бәйле. Нәрсә генә әйтсәләр дә, имам ул – горизонталь багланышлардагы бер буын, гражданлык җәмгыяте билгесе булырга тиеш.

Инде күңеллерәк гамәлләргә күчик. ТР Диния нәзарәте "Таян Аллага!" иҗат конкурсына йомгак ясап, иң уңышлы әсәрләрне билгеләп үтте. Нишлисең, Вәлиулла хәзрәт Якуб башлап җибәргән ярышка нәтиҗә ясау хәзер инде аңардан башка гына уза. Нәзарәт 2012 елны "Коръән елы" дип игълан иткән иде. "Коръән елы" кысаларында башкарылган эшләргә дә бәя бирелде. Хәер, безнең һәр елыбыз Коръән елы булырга тиеш. Өммәттәшләребез атна-ун көн элек, Камал театрында җыелып, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ачылып эшли башлауның 130 еллыгын билгеләп үтте. Чынлап та, ислам мәгарифен җәелдерүдә зур эш башкара бу уку йорты.

Менә кулыбызга Шәех абый Зәбиров һәм Фәния Хуҗахмәт нәшер итә торган "Татар-мөселман календаре"ның егерменче чыгарылышы (2013 ел өчен) килеп керде. Бу да – күңелле вакыйга. Юк, мин ялгышмадым. Шәех абый вафат булса да, аның рухы исән. Аның йогынтысы һаман сизелеп торгач, ничек инде искә алмыйсың! Фәния ханымга иҗа¬ди уңышлар, бәрәкәтле озын гомер телибез!

Сүзебезне мәхәббәткә мәдхия белән тәмамлыйсы килә. Күптән түгел генә 80не тутырган бер хаҗиебызның өйләнүен ишетеп куандык. Хикмәт шунда: өйләнмичә 80 гә җиткән иде ул. Менә бит сәгате сукты: башлы-күзле булды. Тик шунысы бар: әбинең балалары, оныклары яңа өйләнешкәннәр белән аралашырга теләми, ди. Янәсе, өлкәнәйгәч, намазлык өстендә генә утырасы урында, әллә ни кыланасыз! "Нинди эш инде бу?!" – дип балалары дәгъва белдергәч, сөбханалла, әби дә югалып калмаган, мин аны гомерем буе яраттым, дип җавап кайтарган. Картаямыни соң йөрәк?! – дип әйтәсе килә бу очракта. Мәхәббәтегезне гомер буе саклагыз, күңелегез гел яшь булсын, кардәшләр, өммәттәшләр!


Рәшит МИНҺАҖ

№--- | 29.12.2012
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>