Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

ТНВдан Алмаз Гафиятов һәм Марсель Әскәров елан итен һәм канын авыз иткән (ФОТО) #7129

$
0
0
23.12.2012 Җәмгыять
2013 ел – Елан елы. Шул уңайдан “Яңа гасыр” телевидениесе журналисты Алмаз Гафиятов япон шеф-повары белән берлектә Калифорния полозы токымлы еланның итен кыздырган. Бу экзотик ризыкны Алмазның хезмәттәше Марсель Әскәров та авыз иткән.

Алмаз тәмле дип мактанса да, Марсель башка фикердә: “Миңа ошамады, ни тавык ите, ни балык ите түгел. Өстәвенә каты да. Елан итен сөякле буладыр дип уйламаган идем”, - ди.

Бәйрәм сюжетын 31 декабрь көнне “Яңа гасыр” каналы “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында карый аласыз.

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4


---

№--- | 23.12.2012

Хатын-кызларны армиягәалыргамы? #7130

$
0
0
24.12.2012 Җәмгыять
Россиялеләрнең 49 проценты фикеренчә, хатын-кызлар армиядә хезмәт итәргә тиеш, ләкин үз теләге белән генә. Superjob.ru порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Халыкның 43 проценты фикеренчә, армия – гүзәл затлар өчен түгел.

Ә респондентларның 4 проценты туташ һәм ханымнарны ар­миягә мәҗбүри җибәрү яклы. “Гадел Россия” фракциясе әгъ­засы Татьяна Москаль­кова­ның тәкъдиме хакында без “ВТ”ның узган җомга санында хәбәр иткән идек инде. Ул 18 яше тулган һәр туташка армиягә чакыру кәгазе җибәрергә тәкъдим итә. Хезмәт итәргәме-юкмы икәнен кызлар үзләре хәл итәргә тиеш булачак. Ә сезнең фикерегезчә, кызларны армиягә алырга кирәкме?

Анатолий ЧЕБОТАРЕВ, Татарстан Хәрби комиссариа­тының халык белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары:

– Мин әлеге тәкъдим турында колак очым белән генә ишеттем. Хатын-кызларга ар­миядә урын бар анысы. Ләкин ул хәрби боерыклар үтәүдә катнашырга тиеш түгел. Ә сүз хатын-кызлар өчен аерым батальон төзү хакында бара икән, билгеле, мондый нәрсә булырга мөмкин түгел. Гүзәл затларның атакага баруын ничек күз алдына китереп була? Һәм бу нәрсә өчен кирәк?

Зөлфирә РӘХМӘТУЛ­ЛИ­НА, Казанның 12 нче татар кызлары гимназиясе директоры урынбасары:

– Юк-юк. Хатын-кызлар өй, гаилә учагын кайгырту өчен яратылган. Ватанны исә ирләр сакларга тиеш. Билгеле, хәзер “ирләшеп” баручы туташлар саны арта. Андыйларга эштә үрләр яуларга җиңелрәктер. Ләкин шәхсән без гимназия­бездә кыз­лар­ның мондый чалымнары белән көрәшергә тырышабыз. Аларны әни, гүзәл зат итеп тәрбияләргә омтылабыз. Хатын-кызларның лидер булырга омтылуында аларның да, ирләрнең дә гаебе бардыр инде. Кайвакытта гүзәл затлар чиген белмичә, артыгын кыланып куя, нәфис сыйфатларын югалта. Кайвакытта аларның тормыш юлына йомшак ирләр очрый һәм шуңа ханымнар тормыш тоткасына әйләнергә, барысына да үзе ирешергә мәҗ­бүр була.

Изольда САХАРОВА, “Мисс­ Татарстана” оешмасы президенты:

– Мин депутатларның мондый тәкъдимнәренә шаккатам һәм бик тискәре карыйм. Армия – хатын-кыз эше түгел ул, гүзәл туташлар чакырылыш буенча армиягә барып, казармаларда яшәргә тиеш түгел. Хатын-кыз өйдә генә утырырга тиеш дигән сүз түгел. Замана алга киткән дәвердә ханымнар бер үк вакытта яхшы әни дә була ала, иҗтимагый тормышта да катнаша. Ләкин мин, гомумән, хатын-кызларның артык көч­ле булуларына каршы. Алар­ның гер күтәрүен, авыр атлетика белән шөгыль­ләнүен дә аңлап бетермим.

Николай ПАСЕЧНИКОВ, сак һәм мониторинг үзәге хезмәткәре:

– Теләкләре булса, ник алмаска?! Ләкин моның өчен алар алдан әзерлек үтәргә тиеш, дип уйлыйм. Безнең оешмада да берничә хатын-кыз эшли. Ләкин алар бит безгә “урамнан” килеп кермәгән – ничә ел буе көрәш белән шөгыльләнгән, зур гәүдәле ханымнар. Аларга кайвакытта үзем дә каршы әйтергә куркып торам. Әнә шундыйларны армиягә алырга була. Ләкин моның өчен махсус законнар уйлап табарга кирәк микән? Хатын-кызлар бүген дә ар­миядә хезмәт итә ала бит. 




№254 | 22.12.2012

Яр буе танымаслык булачак #7131

$
0
0
24.12.2012 Җәмгыять
Яңа ел алдыннан башкала мэриясе Казансу елгасының уң як ярында төзелеш эшләре алып бару темасына ачык тыңлаулар үткәрергә карар кылды.

Хакимият биредә мәктәп һәм балалар бакчалары, шулай ук күңел ачу, сәүдә объектлары, офислар, шул исәптән океанариум һәм Универсиада медиаүзәгеннән гыйбарәт яңа торак массивы төзергә ниятли.

 

Теләгән һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырылган ачык тыңлаулар 27 декабрьдә 15.00 сәгатькә билгеләнгән. Анда шәһәр хакимияте киң катлам җәмәгатьчелек белән 189 гектардан артык мәйданны биләгән территориядә төзелеш эшләре алып бару турында фикер алышырга ниятли. Сүз Декабристлар, Чистай урамнары һәм Әмирхан проспекты белән чикләнгән яр буе линиясе турында бара, билгеле булганча, бу тирәдә аквапарк һәм боз аренасы бар инде.

 

Проект авторлары күзаллавынча, яр буенча көчле инфраструктурасы булган торак массивы үсеп чыгачак (биш балалар бакчасы, мәктәп, хастаханә, сөт кухнясы, җир асты гаражлары...). Дөрес, моның өчен әле барлыгы 650 квадрат метрны тәшкил иткән шәхси корылмаларны сүтәргә туры киләчәк. Моннан тыш, яр буенда «Казан Ривьерасы» манарасы» комплексы составында эшлекле һәм сәүдә үзәге төзү, 2 мең тамашачыга исәпләнгән  океанариум, «Леруа Мерлен» сәүдә үзәге һәм казан рәвешендәге Универсиада медиаүзәген сафка бастыру күздә тотыла. Бүгенге көндә әлеге медиаүзәктә төзелеш эшләре кайный - бинаның бетон каркасы инде әзер диярлек. Ул Казанны бөтен дөньяга танытучы символ булачак. Студентлар уеннары тәмамланганнан соң, бинада шәһәр ЗАГСы урнашачак.

 

Аңлашыла ки, яңа биналар кору яңа юллар төзүне дә таләп итә. Шул рәвешчә, Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары озынайтылачак, Декабристлар урамы астыннан тоннель һәм җир асты юл кичүләре барлыкка киләчәк.

 

Әйтергә кирәк, яр буенда төзелеш эшләре алып бару проектында парк һәм шәһәр бакчалары булдыру да каралган. Аларның берсе медиаүзәк янында пәйда булачак.


Роберт ИСХАКОВ

№ | 24.12.2012

Хәйдәр (Мин белгән Гайнетдин) #7132

$
0
0
24.12.2012 Җәмгыять

I. Кызыл муенса

 

1982 елда Хәйдәрнең (Хәйдәр Гайнетдиннең) «Ут теле» исеме белән шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ул вакыйга студент елларымда булды. Тулай торакта шунда ук сүз таралды. Җыентыкны күрәсе, сатып аласы, укыйсы килү теләге белән күпләр яна башлаганнардыр. Мин дә китап кибетенә йөгердем.

 

Сатып алдым, шул кичне үк укып та чыктым һәм күңелдә бу китапны «Кызыл муенса» дип атау теләге туды. Моның сәбәпләре дә бар иде. Беренчедән, аның һәр шигырендә куплетлары гүяки аерым-аерым яшиләрдер сыман тойгы калды. Икенчедән, аларны үзара ниндидер сизелмәслек җеп кенә бергә җыеп, бер шигырь ясап торадыр төсле. Ул җеп менә-менә өзелә дә шигырь-муенсалар куплетларга-төймәләргә таралалар да китәләр. Өченчедән, монысы инде «кызыл» булуларына хәйранлыктан, шигырьләре һәммәсе дә дөрес, тәртипле, ягъни коммунис­тик тәрбия идеологиясенә буйсынган. Ә югыйсә аларда «Яшә партия – яшик без!» ише лозунглар да, социалистик хезмәт батырлыгын данлау да юк, әмма коммунистик хис эченнән-тышыннан аңкып тора. Шуңа да «Кызыл муенса» инде ул.

 

Хәйдәр журналист һәм шагыйрь, язучы буларак, әлбәттә, тулысынча диярлек идеология вәкиле иде. Әмма ул үзен шул чакларда да коммунистик идеология хезмәтчесе дип санамаган. Безнең татар дөньясында демократия тойгысы хисләре чирләшкә, зәгыйфь, мескен бала сыйфатында дөньяга килде, баздагы бәрәңге сабагы кебек үрмәләп үскән булды. Аның һәр ягында коммунистик идеология һәм шул идеологиянең куәтле күләгәләре иде.

 

II

 

Минем хаталы уйлавымда Хәйдәр (мин аны Хәйдәр абый дип йөрттем югыйсә) телгә усал, төгәл, иң хәтәре – батыр иде сыман. Аның әйткәннәрен күпләр күтәрә алмаган кебек хәтердә. Катгый итеп әйтелгән төгәл сүз кешенең үзенә кайтарыла. Хәйдәрнең иң көчле шигырьләреннән берсе «Әйтер сүзем» дипатала. Аңа кереш буларак, эпиграф итеп Муса Җәлилнең «Соңгы җырым палач балтасына башым куйган килеш языла», шигъри юллары алынган.

 

Эчтәлеге дә гадидер сыман. Лирик геройның тел очында әйтер сүзе тора, әмма ул өзелмичә «сабагында калган җиләк кебек» кипкән. Сусыл чагында шуны замана авыз иткән булса, уйнап-көлеп алга омтылачак икәнлеге дә белдерелә. Әмма ул сүз әйтелми калган. Хикмәт шунда ки, әгәр дә ул сүз әйтелсә, шул әйтелгән сүзенә лирик герой кол булачагын белә, әйтми калдырса – ул әлегә аңа үзе хуҗа. Заман уза, ә сүзе лирик геройның тел очында кала.

 

Торгынлык чоры интеллигентының, тулы бер чор шәхесенең холкы да, сабырлыгы да, һәлакәте дә чагылдырылган шигырь бу. Хәйдәр дәвер һәм заманны күңеле аша уздыра, тоя, хәтта үзгәртергә мөмкин дип санаучы затлы әдипләребезнең берсе булды. Бу шигырендә аның лирик герое кызыклы күзәтү ясый: «Ак күбеккә баткан заман чаба, бу болытлар, гүя, ап-ак күбек», – ди ул. Шигырьнең беренче аккордында белдерелгән шул сүзләр ахырда әсәрнең фәлсәфәсен төйнәп кую өчен хезмәт итә: «Узып китте заман, карап калдым, баш очында һаман ап-ак күбек...»

 

Шагыйрьләр хыялны, өметне, хиснең сурәтен тасвирлаганда болыт символына еш мөрәҗәгать итәләр. Бу шигыре белән Хәйдәр, заманалар узуга карамастан, хыялның, өметнең, хиснең яшәешен кешеләрнең күңелләреннән югалмавын тасвирлый. Аның лирик герое – идеалист, аңардан тәүфыйк, мәртәбә, акыл бөркелеп тора. Әмма ул үз сүзенә үзе кол булудан курка, аны әйтми калдырып, замананың «уйнап-көлеп чабуына» ярдәм итмәгән, ягъни шул кирәкле, тиешле сүзен күңелендә җыеп, сүзенә, шул рәвешле үзенә хуҗа булса да, тик ахырда барыбер шул әйтми калдырган сүзенә коллыкка төшкән түгелме?

 

Хакыйкатьтә шулай килеп чыга да: күңелендәге сүзен кеше әйтергә тели, әмма белдерми калдыра, кат-кат үлчи, нидәндер курка, ахырда шул әйтелмәгән сүзе аның үзен үк юк итә. Бары тик сүздән гамәлгә күчү генә кешене коткарып кала ала. Бу әле әйткән сүзеңдә тору, аңа тугры калу гына түгел, бәлки рухыңны сүз авырлыгыннан азат итү юлы да.

 

Хәйдәр сүз кешесе иде. Әмма сүздә талымсызлык күрсәтмәде. Гадел хөкем итәме, юкмы – аңа бу хакта искәртергә туры килә иде – алар аны борчымый, ул бөеккә әверелә барды. Ак болытлар биеклегенә ирешү юлында кирегә борылырга теләмәгән шәхес гаделлекне үз күз күреме белән үлчи.

 

III

 

Хәйдәр сиксәненче еллар буынының иң талантлы шагыйре иде. Алар бер-берсен иҗатта танымаучы, тормышта санга алмаучы, тәнкыйтьтән аек акыл, затлы бәя, дөрес үлчәү өметендә яшәүчеләр булып тарих сәхнәсенә шәхси драмаларын трагик герой сурәтендә уйнап кереп киттеләр. Бу иҗтимагый һәлакәтебезнең ачык тамашасы иде. Ә тамашачы хәлендә калганнарга бары тик тетрәнү, шуның белән бергә күңел юанычы халәте килми мөмкин түгел. Һәм шулай булды да.

 

Хәйдәр белән 1990 елның июнь ахырында таныштым. Аңа кадәр мин аны күреп-танып белмәдем. Ул вакытта завод эшчесе идем. Казан йортлар төзелеше комбинатында өченче цехта формаларга салучы, аңа өстәмәдә төзелештә хезмәт куючы, алар белән бергә журналистика һәм әдәбият белгечлекләре буенча филология фәннәре кандидаты, тагын да шигырьләре, хикәяләре матбугатта күренгәләп алгалаган кешеләрдән булсам да, күңелем тулы сагыш уты яшәгән чаклар бу. Очраклы рәвештә генә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә кердем. Кичке вакыт. Журналистлар таралышырга өлгергән. Госман Садә һәм Хәйдәр Гайнетдинов бүлмәсенә уздым. Йомышым да юк иде сыман. Редакциягә менә-менә яшь каләмчеләр кунакка килергә тиешләр икән. Өметле талантлар! Андыйлар ниргәсендә йөрергә бер дә насыйп булмаганлыктан, тизрәк китү җаен уйладым. Радиодан Хәйдәр «Пәйгамбәрләр тарихы»н газеталарында бастырырга вәгъдә иткән. Ә аннары галимнәр арасыннан бу эшне башкарып чыгарлык кешене эзләгән, муллаларны йөреп чыккан. Ышандырып, җаваплылыкны җилкәсенә алырлык һичкемне табалмаган.

 

Беренче соравы да шул булды:

 

– Пәйгамбәрләрне беләсеңме?

 

Аның күзлеге калын, зур иде. Күзләре шарлар булып, бөтен бар йөзен каплап алгандай тоелды. Җавабым җиңел һәм гади чыкты:

 

– Беләм!

 

Ул шунда ук:

 

– Бер айдан язып китер! – диде.

 

– Ярар, – дидем.

 

– Вәгъдәме? – диде ул, ышаныргамы-ышанмаскамы кебек хис белән янган хәлендә. Инде күзләре дә кечерәеп, йөзенә дә елмаю чыкты.

 

– Ярар, – дидем.

 

– Булды, сөйләштек! – диде ул. «Күрербез», имеш.

 

Сүз беткәнне аңлап, әлегә кемнән әмер алганымны да төгәл генә белмичә, бүлмәдән чыгу ягына атладым. Хушлашасы идем.

 

– Тукта әле, болай гына китәсеңмени? – диделәр.

 

Тыелып калдым. Ни хакында сүз барачагын көттем. Әмма алар икесе дә чыгу ягына атладылар. Коридорның тәрәзәле очына килдек. Дөнья барышын сөйләшеп алу булды. Госман Садәдән:

 

– Ул абый кем? – дип, «хәзер киләм» диярәк киткән кешене сорадым. Гаҗәпләнде.

 

— Шушы бит инде гений Хәйдәр! – диде ул. – Аны да белмәскә!

 

Хәйдәр әйләнеп тә килде. Әмер дә итә башлады:

 

— Балалар күтәрелә. Алар белән очрашуга керәбез. Без очрашуны алып барырбыз, сөйләрбез. Сиңа да сүз булыр, пәйгамбәрләрнең берәрсе хакында кыскача гына хәбәр бирергә әзер тор! – диде ул миңа.

 

– Ярар, – дидем, гадәтемчә гади һәм җитди төстә.

 

Ул көнне очрашуда Йосыф пәйгамбәргә бәйле вакыйгалардан бераз сөйләдем. Балалар үз әсәрләрен укып сөендерделәр. Очрашу озакка сузылмады. Сәгать эчендә таралыштык та.

 

Бер айдан «Пәйгамбәрләр тари­хы»ның газета вариантын редакциягә китердем. Хәйдәр, кулына язмамны алып, авырлыгын үлчәгәндәй итте дә, өстәл тартмасын ачып, аны шунда салды, япты. Аннары:

 

– Ярар, булган бу! – диде.

 

Мин үз эшемә киттем.

 

Вакытлар узгач, «Пәйгамбәрләр тарихы» китабым басылып чыккач, интервьюлар биргәндә һәм сүз ара сүзләр чыкканда Хәйдәргә бу эшкә юнәлтүе өчен рәхмәтләремне әйтүне гадәт иттем. «Пәйгамбәрләр тарихы»ның газета варианты «Яшь ленинчы»да басылып чыккан вакытта Хәйдәр анда эшләми иде инде. Аңа рәхмәтләрем язмаларым дөнья күрүдә төп рольне башкарган мөхәррирләрне бәлки кимсеткәндер, алар алдында соңарып булса да гафу үтенәм: кичерә күрегез!

 

IV. Маҗаралар кешесе

 

Хәйдәр авантюралар остасы кебек тә иде. Аны турыдан-туры «ул авантюрист» дип әйтеп булмый, хата чыга. Хәйдәрнең авантюралары бары тик маҗаралык белән дөньяны ямьләндерергә омтылышыннан килә иде дисәм, ялгышмамын. Баштан ук тирәнтен уйлап, әмма импровизацияләргә урын калдырып, асылда акыллы шуклыкка корылган андый гамәлләрен ул ышаныч, мәртәбә белән оештырып алып бара белде. Әлбәттә, маҗара-авантюралардан могҗизалар да көтелә. Бу очракта шушы маҗарада катнашучылардан сабырлык, белми калучанлык тойгысы да сорала. Кеше юләргә калырга теләми, шунда ук саклану инстинкты уяна һәм мине ахмакка калдырырга итә бу дип уйлый. Шул сәбәпле күп вакытларда маҗараларның ахырына кадәр барып җитә алмыйча, әлеге маҗарадан могҗиза килеп чыкмый кала, уеннан уймак кына табыла. Хәйдәрнең могҗизалар коруы аның шуклыгыннан килгәнгә, дуслары аның нәрсә уйлаганын тиз төшенә иделәр. Үзләренең дә шул уенга катнашып китәргә осталыгы җитә.

 

Хәйдәр үзе белән сак булырга һәм үлчәп сөйләшергә өйрәтте. Асылда барлык фикер алышуларыбыз әдәбият тарихы, үз көнебез хәле тирәсендә әйләнде. Аның хәбәрдарлыгы киң. Югары белеменә өстәп ул әле әдәби курсларда укыган, Мәскәүнең бөек галимнәренең лекцияләренә йөргән. Әдәбиятка бәйле иркен карашлы кешеләр сирәк була. Хәйдәр татар әдәбиятының киләчәген хакыйкатьне мификлаштырып тасвирлау белән бәйле әсәрләр иҗат итү юлында дип белә иде. Аның көчле әдәби әсәр миф тудырырга тиеш, дигәне халкыбызның борынгы дөньяга карашын яңартырга кирәклек мәсьәләсенә килеп төртелә торды. Әмма ул мифларны фәнебездә кем өйрәнгән, тәртипкә салган соң? Бу өлкәдә галим һәм язучы Галимҗан Гыйльманов шөгыльләнүен белгәч, зур кызыксынуын сиздереп, аның хезмәтләре дөнья күрүен зарыгып көтеп алды. Аерым томнар буларак алар басылып чыккач, өстәл китабына әверелделәр бугай. Шушы юлда эзләнүләре Хәйдәрне галим-фольк­лорчы Фатих Урманчиев белән дуслаштырды.

 

Телевидениегә дә Хәйдәр импровизация ысулын алып килде. Узган гасырның туксанынчы елларында татар телевидениесе шуның аркасында күтәрелде дә. Кайвакытларда болай да була иде: Хәйдәрнең тапшыруы әзерләнә, әмма туры эфирга чакырылган кунагы килә алмый. Алып баручы журналист буларак, ул аны алыштырырга кеше эзли. Таба алмый. Ике сәгатьтән тапшыруы башланачак. Миңа шалтырата: «Килмәсәң, башка чакыру юк, беттең», – ди. Мин, сәбәп эзләп, әле кичә генә аларда чыгыш ясавымны искәртәм. Ул кабул итми. Кисәтүен кабатлый. Тыңлаучан кеше йөгерә инде. Эш өчен кирәк бит! Хәтта нинди сорау бирәчәген дә алдан әйтеп тормыйча, камера каршысына утырта. Импровизация ысулы, әлбәттә, көтелмәгән сорауга нигезләнә. Тапкырлык та, белем дә кирәк булгандыр? Ә ул киң мәгълүмат иясе затлы зыялыларыбыздан иде.

 

Шулай бервакыт үзе килде дә:

 

– Иртәгә синең турыда материал әзерләү өчен, туган якларыңа китәбез. Машинаң белән алып барасың, – диде. – Мөдәррис Әгъләмовыңны да алабыз!

 

«Жигули» машинасына утырган гына, йөртү осталыгым да чамалы чак­лар иде әле бу. Моңа кадәр алдарак минем хакта телетапшыру ясаячагы турында бер тапкыр тел төбемне тарткалап алуын да хәтеремнән җуймыйча, ризалаштым. Камерага төшерәчәк операторы Чаллыда икән. «Аны да үзебез белән алачакбыз!» – дип белдерде ул юлда.

 

Кайттык. Туган якларымны күрсәт­тем. Мәктәптә матур гына очрашу да уздырдылар, районда да яхшы кабул иттеләр. Туган йортымда кич кунып, икенче көнне Зәй тарафына юнәлдек. Инде белә идем: безнең бу кайтуыбыз, асылда, аның үз мәктәпләренең юбилеенда катнашу максаты белән дә икән. Анда Мөдәррис Әгъләмов та укыган, Роберт Батулла да, Наил Дунай да, тагын да күпме дан-хөрмәт ияләре, эшмәкәрләр, дөнья гамәлләрен җитәкләүчеләр...

 

Үз мәктәпләре директорына Хәйдәр, мул елмаеп:

 

– Үзем генә кайтмадым, менә бүләгем! Үзеннән сора! – дип миңа төртеп күрсәтте. Хәер, сүз без кайткан машина хакында бара түгелме дип тә уйларга мөмкин иде. Ул арада берничә күңелле мәзәк тә сөйләп алды Хәйдәр. Маҗарага маһирлыгы аны ал да, гөл дә итә иде шул.

 

Юбилей бәйрәмнәре бик матур узды. Батулланың шундый оста сөйләүләре, концертларының яхшылыгы – барысы да хәтеремдә.

 

Китәр алдыннан яныма мәктәп директорлары килеп басты. Юбилей бүләге хакында сүз катты. Мин инде нинди шаяртуга корбан булуымны тәмам аңлап җиткергән идем. Машинамда берничә китабым булып, шуларны бүләк итеп бирим, дидем. Ярый да аңа гына риза булсалар?

 

V

 

Минем хакта аерым тапшыру оештырыласын инде белсәм дә, ул турыда сүзне башка кузгатмадым. Берәр ай вакыт узгандыр. Операторының тырыш хезмәтен дә исенә алып, сабырлыктан да файдаланып, Хәйдәр ул эшен җиңел генә ахырына кадәр җиткерде. Аңа шул телевизион тапшыруы өчен зур рәхмәттә булдым.

 

Хәйдәр җырга бик тә маһир, ул сәнгатьнең дә чын остасы иде. Илһам Шакиров белән туганнар. Хәйдәрнең әнисе Гыйльмисафа – Илһам Шакировның апасы. Мөдәррис Әгъләмовка да туганлыклары барлыгын үзләре сөйләгәннәрдән, ишетелгән хәбәрләрдән беләм. Әтисе Гайфетдин ягыннан Хәйдәрнең нәселе әдипләребез Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким, Рафис Сәлимҗановка барып тоташканын 2002 елда «Шәҗәрәләр» китабында шагыйрь һәм галим Дамир Гарифуллин тәфсилләп язып та чыкты, борынгы бабалары Йосыф исемле икәнлеген ачыклады.

 

Хәйдәр «Иске карурман»ны, «Уел»ны җырлый. Кайвакытларда Илһам абый Шакиров белән килеп чыгалар. Әдәбият, сәнгать турында иркенләп фикер алышабыз. Илһам абый Шакиров – гаять тә киң мәгълүматлы, титан шәхес. Бервакыт Хәйдәргә:

 

– Тавышың Илһам Шакировча матур, тетрәндергеч. Әмма аның ноталары шулкадәр түгәрәк, камил, матур чыгалар, ул хәтта ярымнарын да төгәл ала. Моңы – искиткеч. Андый җырчы башка юк. Аңа ияреп, аңа охшатып кына җырларга мөмкин. Тик андый иярчен җырчыны талантлы дип булмас. Ул кеше һөнәрче аталыр. Шулай түгелме? – дидем.

 

Сүзләремне, бигрәк тә «һөнәрче» дигәнемне авыр кабул итәрен башыма да китермәгәнмен. Аның йөзе үзгәрүеннән шунда ук артыгын сөйләп ташлавымны аңлап алдым һәм, гафу үтенеп:

 

— Дустым, зинһар, сине әйтүем түгел иде, – дидем. – Син бит җыр җырлап «тамак туйдыручы» түгел. Җырчылар исәбендә йөрмисең, язучы, журналист кешесең!

 

Әмма ул шушы «һөнәрче» сүзем өчен шактый ныклап үпкәләде, «аркам белән егып түбән салырга», моны башкалар алдында тел куәте белән башкара алу осталыгын күрсәтә белү ягыннан да ачылып китте.

 

VI

 

Дөрес аңларга кирәк: Хәйдәр фәрештә түгел иде. Хәер, адәм баласыннан фәрештә булуны таләп иткән дә юк. Ул мәктәп укытучылары гына укучыларының фәрештә булуларын телиләр һәм моны «баладан кеше ясау» дип атыйлар.

 

Бервакытны Хәйдәргә, бик талантлы шагыйрь булуын әйтеп, аңа «Ут теле» китабыннан бер шигырен укыдым. Ул, бәлки, шаяртамдыр дип уйлагандыр. Фикерләренең, сурәт­ләренең хакыйкатьне тирән ачып, тәэсирле итеп күңелләргә үтеп керерлек кимәлдә икәнлегенә басым ясадым. Ә никадәр гадилек, гадәтилек бу юлларда, табигыйлек!

 

Тормыш бит бу!

 

Дөнья куа-куа

Беттем инде менә өтелеп.

Нурсызланды бугай күңелем дә

Караучысыз калган өй кебек.

 

Күпме яшерсәм дә, сорашалар:

әллә каян, читтән уратып.

Сорасалар:

— Хәлем бик әйбәт! – дим,

әнкәйләрне була юатып.

 

Юатырга була сөйгәннәрне,

ышандырып була дусларны.

Бәйләнчекләр очрый калса әгәр:

– Төпченмәче, – дим мин, –

     юк-барны!

 

Тик йөрәкне булмый ышандырып, —

чыгар минутларын саный күк.

Елап туйган...

Хәзер ишек шакый

бикләп калдырылган сабый күк...

 

Гыйнвар, 1981 ел.

 

Әмма аның шулкадәр ачуы килде. Кулымнан китабын тартып алды да читкә томырды. Аңладым: ул үзенең шигырьләрен, алардагы күңел серләренең ачык сурәтләнүен сөйми икән.

 

VII. Дуслык мәсьәләләре

 

Хәйдәр үзенең кемлеген яхшы белүче кеше иде. Дәрәҗәсен түбән куймады. Кешене кеше илдә тоткан дәрәҗәсенә карап хөрмәтли. Хәйдәр бу кагыйдәне төгәл үтәп барды дип беләм. Бервакыт ул мөфти Тәлгать Таҗетдин белән килеп керде. Илдә дини сәя­сәтнең үзгәргән вакыты иде. Татарстан мөфтиятенең оешу җыелышы «Тукай» кинотеатрында узды. Эшне әйдәп йөрүчеләрдән Зөфәр хәзрәт (инде ул данлыклы архитекторлар исәбендә республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булды) шул утырышның карарларын әзерләргә мине чакырды. Һәр төбәктә мөфти булуга шәригатьтә каршылык юк икәнлеген аңа гына түгел, бу юлы шул мәртәбәле җыелышка аңлатып, шунда ук эшләп биргән карарларым да булышлык иттеләр. Үзем белән алып килгән машинкада оештыру җыелышы барышында ук турыдан язып әзерләнгән шул карарларның кабул ителүендә өлешемне сөйләп, барлык җаваплылыкны үз өстемә алганымны сиздереп:

 

– Ялгышкан булсам, мөфти хәзрәт, мине ачуланыгыз! – дидем.

 

Тәлгать Таҗетдин миңа елмаеп карап торды да болай диде:

 

– Вакытлы, дөрес, кирәкле ул карарларның авторы сез идегезмени?

 

Шунда Хәйдәр, хәзрәтнең сүзләренә олы хөрмәт күрсәтеп:

 

– Динне мөфтиләрнең артуы үстереп җибәрә! – диде.

 

Инде сөйләшүебез тагын да җанланып китте. Кешеләрнең мәртәбәсен төгәл аеручы Хәйдәр оста дипломат шәхес буларак ачылды. Мөфти хәзрәтләренең акылы, белеме, дөньяга һәм дингә, милләткә карашлары күңелдәге икеләнүләрне юып ташлады. Бөек кеше икәнлеген төшендем. Мәҗлесебез иң четерекле мәсьәлә – дөньяви һәм дини кешеләр хакында фикерләшүләр белән уратылып алып барылды. Тәлгать Таҗетдин шунда Хәйдәргә һәм миңа дөньяви кешеләр булып калуыбызны теләп фәтвасын бирде.

 

Соңыннан да бу очрашуны искә алып сөйләшкәндә, Хәйдәрдән:

 

– Ни өчен мөфти безнең дин юлыннан китүебезне теләмәде икән? – дип сорагач, ул:

 

– Беренчедән, Тәлгать Таҗетдин бик акыллы кеше, икенчедән, синең-минем нинди камырдан ясалганыбыз күренеп тора, өченчедән, аларның анда үз дөньялары киштә-киштәлекләрендә мыскалына кадәр бүленгән! – диде.

 

Аңлаган кешегә шушылар да җиткән, күп вакыйгаларга аның бу билгеләмәләре ачык дәлил иделәр. Кабат ул темага әйләнеп кайтмадык.

 

VIII

 

– Сине Язучылар берлегенә алырга теләкләре бар! – диде бервакыт Хәйдәр.

 

– Белмим инде, – дидем мин аңа җавабымда. – Ул – «колхоз»га керү кебек нәрсә булмасмы соң?

 

Бу вакытта инде колхозлар таралып, бетеп маташа иделәр. Бер данлыклы һәм бөек журналист-язучыбыз да Язучылар берлеген колхозга тиңләп мәкалә язып чыгарган иде.

 

– Китапларың бар, исемеңнең танылуы да җиткән. Яңа төр, яңа фикерле кешесең, – диде Хәйдәр. – Аннары, дөрес аңла, кәҗәң килмәсен, хикмәте дә бар: сиңа ияртеп кенә тагын бер-ике кешене уздырырга кирәк!

 

Аның оста стратег, эшне оештыра һәм кора белүендә һичбер шигем юк иде, әмма кемнәр файдасынадыр мине «ширма», хәтта «көтү тәкәсе» итәргә теләвенә хәйран иттем. Артыма качырылып Берлеккә уздырылган кешеләр ахырдан барыбер дә рәхмәт әйтмәячәк, көнчелек күрсәтәчәкләр әле, җитмәсә.

 

Үз уйларымны сиздермәскә тырыштым. Икеләнгән булдым. Аннары, әгәр дә дустым икән, ни өчен миңа «ширма» язмышын юрый?

 

– Берлеккә кергәч, язган әсәрлә­реңне бастырып чыгару мәсьәләсен дә җиңел хәл итәрсең! – диде ул.

 

Бу сүзләре икеләнү-кирелекләремне юк иттеләр. Ничәмә китабым басылмыйча ятканын, китап нәшриятлары тарафыннан кабул ителми аптыратуларын исемдә тоттым.

 

Нәкъ Хәйдәр әйткәнчә булды. Аның кешеләр белән сөйләшә белү осталыгы, эшләрне стратегик яктан оста оештыруы үзен күрсәтте. Ә аннары ул, мәсьәлә чишелгәч:

 

– Амбразурага Газинурлар гына түгел, менә син дә капландың! – диде, вакыйгаларны көлә-көлә искә алып.

 

– «Колхоз»ны әйтәсеңме? – дип, мин дә шаярттым.

 

Язучылар берлегенә бишкуллап алсалар да, китапларымның, әсәр­ләремнең басылып чыгуына моның файдасы булмады. Әмма бәлаләре...

 

– Сине Язучылар берлегенең рәи­се итеп күрергә телиләр! – диде ул беркөнне, мине тәмам хәйранга кал­дырып. – Монысының срогы чы­га.

 

Бу юлы ике аяклап киреләнеп каршы чыктым. Минем ише сүз тыңламаучыларны чәнчә бармак белән генә җиңәргә өйрәнгән Хәйдәр бераздан килеште. Ишәген нуктасы белән бергә ташлап киткән Хуҗа Насретдинга әверелде. Сүзләре дә онытылды. Алар бервакыт кабат һәм кинәт калкып чыгарлар дип көтмәгән идем. Съезд якынлашкан саен, күңелгә утны аз-азлап сала-сала, ризалыгымны алуга иреште. Әмма мин аңа:

 

– Беркем белән дә сайлауларын үтенеп сөйләшмәячәкмен, беркемне дә үгетләмәячәкмен, дуслык хакына гына ул уеныңа катнашырмын, бу юлы да «ширма» булырмын, – дидем.

 

Язучыларның уенда мине рәисләре итеп сайларга теләге барлыгын күпләр телгә ала башладылар. Әлбәттә, ниятемне белү сәясәте генә иде бу, дидем үзалдыма елмаеп. Аларның да билгеле бер уен корбаннарыннан яки уенчыкларыннан булулары бик мөмкин иде. Рәислек һич тә кызыктырмады, ниндидер ят, шикле җир кебек тоелды миңа. Инде Хәйдәрнең сүзен аяк астында калдырмаска тиеш идем. Ул вакыттагы рәис әфәнде, чакыртып, ресторан сыйлары белән кунак итеп, уемнан кире кайтуымны сорады. Аңа бу эшнең миннән тормавын кат-кат, ничә мәртәбәләр аңлатырга туры килде. Ә ул барыбер дә үз шигендә, үз фикере коткысында калды. Мин инде күптән кемнәрнеңдер сәясәте барып чыксын өчен корылган «ширма» гына идем. Рәиснең үз дусларына да качып уйнарга яхшы җай иде бу. Әгәр дус­тым Хәйдәр шул көчле кешеләрнең берсе икән, мине ул уенга корбан итүенең асыл сәбәбе бар булыр, дидем, ролемне ахырына кадәр башкарасы гына калды.

 

Берлек съездының рәте булмады. Ул берни дә хәл итә алмыйча ябылды. Җәй урталарына җыелырга карар ителде. Аскы һәм өске агымнарга иярмичә калуыма сөенсәм дә, хәлемнең көенечле икәнлеген дә беләм, Хәйдәрнең, дус дип йөргән кешенең, нинди уенга мине корбан итүенә дә хәйранлыкта идем.

 

IX

 

Иң кыены шул – синнән уенчык ясауларын аңлап-белеп торасың, әмма бу тозактан чыга алмыйсың.

 

– Мине рәислеккә күрсәтсәгез, сикереп торам да, мин булырга теләмим дип, барысы каршында әйтәм!

 

Шушылай уемны-теләгемне Хәй­дәр­гә белдергән идем, ул:

 

– Шул сәгатьтә-минутта ук сукыр бер тиенлеккә әвереләсең киләме әллә! – диде усалланып, ачуланып. – Андый кеше синнән башка да булыр. Күрербез!

 

Хәер, дөнья йөзендә һәр җан иясенең үз урыны бар, диләр бит, шулай булсын да, ди...

 

Хәйдәр миндә Язучылар берлеге рәисе булу теләген тудыру эшенә инде ныклап кереште. Әмма аңа фән белән шөгыльләнү уенда булуымны, институтка эшкә күчеп йөрүемне бөтенләй әйтмәдем. Аның – үз уе, минем – үземнеке.

 

Ә «ширма» ролен башкарырга барыбер туры килде. Язучы кеше тормышны, халыкны аңларга, төшенергә теләсә, үзе белән уйнауларын күреп, шул уенның ахырына кадәр бара да белергә тиеш. Шулай уйладым, шулай эшләдем. Хәйдәр артында кемнәрдер тора һәм ул да аларның теләген үти иде, ахрысы. Югыйсә бу тормышның һәммә яклары да аны үз дулкыннарында йөртмәскә, ул үзе дә күп мәсьәләләрдән чикләнергә тиеш иде. Ә яшәеш аны һәммә эресе-вагы белән үз куенына алды. Дөньяның гүяки төзүчесенә, төзәтүчесенә, ия­сенә әверелә барды Хәйдәр. Ул әйткән сүзләрне бүген башкалардан ишетсәм дә сәерсенмим, аның һәр сүзе, фикере, теләге аларның акылы-күңеле аша узган икәнлеге сизелеп тора.

 

X

 

Хәйдәр озын буйлы, күркәм кешеләрнең берсе булды. Сүзе – сүз иде, тавышы – моңлы, эше – гамәл!

 

Аның балта эшенә осталыгы күпләрне хәйран калдырды. Идел артындагы дачасына ул зур бураны берүзе бурады, йорт итеп, камил итеп салып та куйды. Өендә дә тәртип, пөхтәлекне яратуы беренче урында тора, гаиләсен даими кайгыртып яши белде. Кул эшләрен камил рәвештә башкаруы барча кылган гамәлләреннән күренеп торды. Һаман да һәммә нәрсәне үзе башкарырга өйрәнгәнлеге сәбәпле, кешегә ялыну, башкаларга салыну кебек гамәлләр уена да кермәде Хәйдәрнең.

 

Зур бер Казан шәһәрендә генә дә танышлары, дуслары арасында балта осталары күп иде. Аларның хәлләрен белешеп тору, яннарына барып чыгып, тормыш, сәясәт, аң-мәгърифәт мәсьәләләренә кадәр җитеп фикер алышулары эчкерсезлеген күрсәтеп тора. Сөеп, үз итеп сөйләгән кешеләренең берсе – Нургали абзый – урман хуҗалыгы белән бәйле кешеләрдән берсе иде. Ул аның гадилегенә, хезмәттәшләренә карата гадел хөкемдә булуына исе китеп бәян иткәннәре хәтердә.

 

– Исерекләргә дә сүз әйттерми. Берәүләр кемнедер яманлап, гаеп итеп сүз катса, аны шунда ук туктата. Дөнья бу, тормыш бу, дия. Һәр кешенең үз урыны. Бүген болай булыр, ә иртәгә аннан да ышанычлы кешене табалмассыз, дия. Андый, Нургали абзый кебек изге җанлы адәмне сирәк очратабыз бу дөньяда!

 

Саба якларыннан булган урман хуҗалыгы хезмәткәре Нургали абзасына Хәйдәр баргалап йөрде. Аны идеал итеп күтәрүенә бераз аптырый да торган идем. Шул кеше белән таныштыруын үтенгәч:

 

– Ашыкма! «Кара урман» романымны язып бетерим, аннары... – ди торган иде.

 

Ул әсәренең язмышы миңа мәгълүм түгел. Әсәрләрен Хәйдәр хәтта басылып чыккач та күрсәтергә, фикеремне белергә атлыгып тормады. Үз иҗатына бәйле актан да, карадан да сүз әйттерәсе килми иде аның.

 

Дусларының берсе зур рәссам Фаил ага Зыязов иде. Аларны бергә еш очраттым. Югыйсә бездә танышсалар да, алга таба алар, Фаил агада очрашып, дөнья барышына бәйле әңгәмәләр корып, иҗат эше газап­ларын йөрәкләре аша уздырганнарында, күңел зарларына кушып, аптырашка да бирелми калмаганнар. Әдипләрдә һәм сәнгать кешеләрендә уртак уйлар белән яшәү тәртибе бар. Фаил ага Зыязовның Хәйдәр язган әсәрләр нигезендә берничә картина иҗат итүен сәнгатькәрләр генә түгел, музей-күргәзмә тамашачылары да яхшы белә. 1921 елгы ачлык турында Хәйдәр хикәя язгач, аның нигезендә ачлык темасына багышланган бүреләр турындагы Фаил ага Зыязовның картинасы күп кенә күргәзмәләрдә дә булды. Хәйдәр дә ул данлыклы рәссам турында телевизион фильм эшләде. Аны телевизордан кат-кат тапшырдылар. Ул шәхес аның зур ачышларыннан берсе иде, әлбәттә.

 

Кешеләрнең дәрәҗәләрен белү һәм аларны ихласлык, хакыйкать, намус призмалары аша күреп бәяләү Хәйдәргә хас сыйфатлардан берсе иде. Ул үзе өчен генә яшәгән, сүзендә берне сөйләп, гамәлендә икенче төрле булган, дан-дәрәҗәдән башканы сөймәгән, аңламаган әдипләргә карата каты бәгырьлелек күрсәтүне дөрес эшкә санады. Алар аны сөймәделәр. Җир шары ничек ике полюска бүленгән кебек тоелса, анда яшәүче кешеләр дә шундыйдыр инде: берләре – уңда, икенчеләре – сулда, дигәндәй.

 

XI. Журнализм

 

Бернинди әдип тә, бернинди әдәбият та бу «авырудан» азат түгел. Бигрәк тә татар әдәбиятына ул каты йокты. Хикмәте шунда: безнең татар әдипләре көн күрү, яшәү хакына газета-журналларда кәсеп итәргә мәҗбүрләр. Мәкаләләр язу, газета чыгару, теле-радио тапшырулар әзерләү, әлбәттә, журналистлар эше. Аларның үз хезмәт ритмы, үз яшәү тәртибе, язу, сөйләү, иҗат үзенчәлекләре дә бар. «Журнализм» гади сөйләм нормаларына нигезләнә, аңарда әдәби сөйләм принциплары юк дәрәҗәсендә. Ә безнең татар әдипләре, газета-журналларда хезмәт итеп, журналистлык кәсебендә шактый уңышларга ирешеп өлгерсәләр дә, әдәбияттан ераклаша баралар. Бу аларның язган әдәби әсәрләрендә ачык күренә башлый. Иң әүвәлдә әдәби стильне гадиләштерүгә омтылудан башлана, аннары әдәби формалардан публицистик калыплар өстен чыгарыла, инде образлы-сурәтле тасвирны фикер әйтү, хәбәр, вакыйга сөйләү алыштыра. Шушы өч адымнарыннан әдипләрнең әсәрләренә «журнализм» чире йокканлыгын күреп була. Кайсы гына, хәтта әдәби дип аталган журналны яки газетаны ачып укып карамыйк, шигырьме ул, прозамы, башкасымы – алар барысы да «журнализм» авыруы тәэсирендә туган «гарип» әсәрләрдән торалар диярлек. Бу авыруның диагнозы күптән билгеле. Матбугат органнары тууга ук, газета-журналларны «литературчина», ягъни «әдәбилектән» коткару өчен оештырылган зур кампанияләр, чыннан да, ахырда журналистиканы әдәбияттан «котылдырганнар». Бигрәк тә XIX йөз Европа, Америка, рус матбугатлары «әдәбилектән» савыккан һәм моның өчен әдип кулы, әдип күңеле, әдип акылы белән язылган чын әдәби әсәрләргә (шигырь, хикәя, роман) газета-журналларда киң урын бирүдән дә оста файдаланганнар, югыйсә, һәм хәзер дә бу шулай булып кала бирә. Журналистик сәхифә белән әдәби полосалар бер-берсенә буталмыйча бирелү укучыда аларны дөрес аңларга ярдәм итә, үзләренчә яшәүләренә шартлар тудыра. Әмма татар матбугаты, бигрәк тә совет чорында, башкача эш итте. Әдәби әсәрләрне дә журналистик алымнарга буйсындыру редакторларның төп эшенә әверелде. Шул чорда әдәбиятка «журнализм» йокты, ә журналистикада «әдәбилек» авыруы бетә барды. Журналистиканың мәйданы шактый киң иде.

 

Хәйдәр, иң беренче чиратта, зур һәм бөек әдип булды. Әмма әдәби формаларда җиңел фикерли алудан шактый читләшергә өлгергәнлеге әдәби әсәрләрендә ачык күренә торды. Ул моны үзе дә сизә. Аларга «журнализм авыруы» дигән диагноз куймый мөмкин түгел иде. Шунда ук Хәйдәрне кисәтергә дә тиешмен дип таптым:

 

– Зинһар, «журнализм»ны рационализм һәм натурализм белән бутамагыз, – дидем.

 

Әлбәттә, рационализм дигәндә – табигыйлек, натурализм дигәндә – тышкы, болай да күренеп, аң­ла­шылып торган чынбарлыкны сурәтләү күздә тотылуын белдердем. Минем аңлатмаларны ул бәхәссез кабул итә иде. Сүз «журнализм» мәсьәләсенә күчте. Татар әдипләренең күпчелеге, шагыйрьләре, язучылары газета-журналлардан алып өлгергән бу авыруларыннан савыкмаслык хәлгә калганнарын аңлаган Хәйдәр үзе дә ул аймактан чыгар юлны озак эзләде. Сурәтле фикерләүгә кайтуны ул мифлардан өлге алудан, үзе тоткан юлда – вакыйгаларны мифлаштырып бәян итүдә – табар сыман иде. Авыр иҗат газапларына бирелү аны изә башлады. Холкына да тәэсир итми калмады. Билгеле, язучы халкында тормышка хыял күзлеге аша карау гадәте бар. Моңардан аларны бары тик фән генә саклый ала. Юккамы алдынгы карашлы Европа әдипләре үзләрен гыйлем өлкәсе белән тыгыз бәйлиләр. Кайсын алсагыз да, яки ул физик, математик, яисә тарихчы, филолог. Электән Дантелар, Бокаччолар чорыннан ук шулай килә.

 

Боларны еш искә ала башлагач, Хәйдәр фән өлкәсе белән яхшылап кызыксына башлады. Галимнәр белән дуслыгын ныгытты.

 

Хыялдан азат булу дигәнне дә ул дөрес аңларга тиеш иде. Асылда, әдипләр юкны бар итеп күрү һәм сафсата бәласенә төшәләр. Һәр вакыйганы адәм башына килә алмаслык, тормышта булырлык түгел дәрәҗәдә катлауландыралар. Яшәеш чишмәгән, чишәргә теләмәгән мәсьәләне ке­ше акылы гына хәл итә алмый. Җәм­гыятьнең үсешеннән башка гына, нинди генә талантлы булма, күп нәрсәләргә ирешеп булмый. Хәйдәр боларны акылы белән аңлый, күңеле белән тоя, әмма әдиплек максимализмы, «журнализм» коткысы аңардан күпне таләп итә. Андый хисләр белән шаяру мөмкин түгел. Хисләрнең алдау, саташтыру көче бар.

 

Бервакыт ул графоманлык мәсьә­ләсен бәхәс мәйданына чыгара башлады. Бу гыйбарә артында нәрсә торганлыгын сорадым. Хәйдәр ул сүзне язуда талымсызлык дип аңлый икән. Мин көлеп куйдым. Андый вакытта ул икеләнеп кала торган иде.

 

– Дустым, – дидем аңа, – читтән кергән-кертелгән сүзләрдә, асылда, берничә мәгънә булучан. «Графоман» кәлимәсенең дә сүзгә-сүз эчтәлеге бар, шулай ук фикер үсеше тарихында аркасына алган йөге һәм, аннан килеп, телдә кулланылышы белән бергә, безнең үзебезнең ул гыйбарәне аңлау дәрәҗәбез.

 

Ул сөйләшүебездә графоманлыкның мәгънәсе идеологик яктан тотнаксызлык хәленә калу икәнлегендә тукталып калдык. Кичә кызыл таҗ киеп тә, бүген яшел чапан бөркәнүчеләр иде графоманнар.

 

Иҗат эше, әлбәттә, күңел хезмәте. Әмма акыл белән җан бергә береккәндә генә кешенең гамәлләре дөрес була башлый. Иҗатта күңелгә дә, акылга да бердәй таянырга кирәк. Иҗат ул, иң беренче чиратта, хакыйкатьне танып белүгә юнәлтелә. Хакыйкатьне төшенмичә, юкны бар итеп тасвирлау – иҗат түгел, саташу, графоманлык.

 

XII

 

Элекке эшемдә чагында Хәйдәр миңа еш килә иде. Институтта укыту эшенә күчүемә, бөтенләй башка тормыш башланды. Минем әле лекцияләрем, әле утырышларым, җыелышларым. Әүвәле ул айга бер килеп китсә, хәзер ярты елга бер минем ишеккә юлын төби. Әмма яңа дуслар, яңа хезмәттәшләр арасына кереп китә алмады. Безнең дуслык та суынды. Ул язу, иҗат эшенең авырлаша баруыннан зарланып, кайчакта шалтырата иде хәзер. Алар да бетте.

 

Теге вакытта, мәктәпләре юбилеена алып кайткач, аны туган авылына, Дүртмунчага, үзен генә алып барып килдем. Күпер асты ягында тыкрыклы урам булып, шундагы су буе юнәлешендә торган үзенең туып үскән йортына алып керде. Яз вакыты, яңгырлы, юеш, пычрак чаклар иде. Ишегалдына кергәч тә сул якта – таштан сарай, түрдә – терлек абзарлары, уңда – матур гына йорт. Янәшәсендә агачлар үсә.

 

– Өй каршындагы юкә агачы ауды бит, – дип, түрбакча уңаена алып килеп күрсәтте йортның ул вакыттагы хуҗабикәсе.

 

Ул адәм биеклеге урыннан шартлап сынган да шул килеш, киселмәгән хәлендә авып ята.

 

– Эче черек булган икән, – диде Хәйдәр. – Бала чагымда утырткан идем. Минем язмышка ишарә итә булыр!

 

Йөрәк жу итте.

 

– Агачтан да фал ачкач, нинди мөселман инде син! – дидем аңа, тәмам ачуланып.

 

Анысы дөрес инде: урман кисүдә күп иза чиккән кеше буларак беләм: агачны аударганда, бәласенең кайсы яктан сугарга мөмкинлеген даими аңлап, сизенеп эшләргә кирәк. Агач кисүнең җае бар. Мең исәптә бер ялгышу да харап итеп ташлый. Менә шуларны күздә тоткан акыллы кешеләр агач кисүдән сакланырга киңәш иткәннәр. Аларның ул сүзләре өзек чыбыклар аша тапшырылган, халыкта агач авуны-аударуны белә белгән юрауга кайтарып калдырганнар. Замана кешесе боларны гына белергә тиеш иде.

 

XIII

 

Дусларымны бик еш искә ала торган гадәтем бар. Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Наис Гамбәр, Фаил Зыязов, Гөлүс Хафизов... Саный китсәм – аз түгелләр. Хәер, артык күпкә дә җыелмыйлар. Барысын да атамадым. Догаларымда да «баргач кайтмый торган җиргә киткән» һәм монда калган дусларыма газап утларыннан саклавын һәм аларга яхшылыклар бирүен Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорыйм.

 

Хәйдәрнең үлем түшәгенә ауган­лыгын, телефоннан шалтыратып, Мөдәррис Әгъләм хәбәр итте. Те­ле­видениедән күрсәткәннәр. Кабатлаячаклар икән. Нәкъ шулай булды. Сюжетлары хәтергә уелып калды. Уйланылмаган хәл булган, хатыны пычак тотып эшләгән вакытта, Хәйдәр ялгышлык белән аның кул астына килеп кергән. Искә алуы да авыр. Икесе дә калын пыялалы күзлекләр кия иделәр. Бәла аяк астында гына шул.

 

Бу вакыйга дөньяның котын алды. Язучы халкында бераздан имеш-мимеш куерды, төрле фаразлар белән урамнар тулды.

 

Хәйдәр белән хатыны үзара тату, берсен-берсе бик тә сөешеп, яратып, бәхетле яшәделәр. Ул аңа авыз күтәреп авыр сүз әйткәнен мин белмим. Хатыны да аның һәр адымын аңлап, һәр сүзен кабул итеп, алдында келәм, аркасында мамык япма булып, хезмәтендә камил зат иде.

 

Нигә, ни өчен, ничек шулай аралары бәла белән киселгәндер – аңлашылмады. Гомер буе матур яшә-яшә дә әҗәл шуклыгыннан аякларың таеп китсен инде – алай бер дә дөрес түгел бит!

 

Көтелмәгән бәла аркасында Хәй­дәрнең хатыны Наилә ханым берьюлы ничәмә ут эчендә калды. Ялгышлыгы аркасында ирен югалтуы аны акылыннан яздырыр хәлгә җиткерсә, кеше теле, кеше сүзе, имеш-мимеш уйдырмалар бәла чоңгылына җанын төртеп төшергәннәрдер? Мәхкәмә хөкеме бер хәл, ил хөкеме, халык хөкеме аңардан мең тапкырлар авыррак түгелме? Аллаһы Тәгалә мондый чакта кем ягында була? Сөйгән хатынын ялгышлыгы өчен каһәрләүче Хәйдәрнең дуслары, танышлары, ялгышмыйбызмы? Имеш-мимешләрдән арынырга вакыт түгелме?

 

Бу уйлар ничә еллар күңелемне борчып, вакыт-вакыт изеп тордылар. Ул чишелмәс төенгә әверелде. Һәм көннәрнең берендә хәл ителде.

 

Эшемнән кайтып килә идем. Хәйдәрнең хатыны очрады. Гаилә хәлләрен белештем. Улы өйләнгән, Хәйдәрнең кабер туфрагына, Дүрт­мунчага, ел саен барып, зыярәт кылалар икән. Сагыналар үзен.

 

Мин башка һич сүз сорашмадым. Авыр туфрагына җиңеллек үтенечендә үз юлларыбызга киттек. Шул минутларда Хәйдәргә Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачканлыгын күңел тойгандай булды. Борчылулар тулы уйларымнан аерылдым. Инде Хәйдәр хакында сүз чыгып, танышларымнан берәрсе имеш-мимешләргә бирелсә, юкны сөйләмәскә киңәш итүне гадәтемә керттем. Юкка әйтелмәгән бит, бәла аяк астында, дип. Ул хәтта бөекләргә дә кагыла. Ә Хәйдәр узган заманыбызның бөек әдипләреннән берсе иде. Табигате белән шулай яратылган, талантлы, чиста, пөхтә, булдыклы, ярдәмчел кеше, чын шагыйрь, чын язучы! Каләмдәшләре арасында мәртәбәсе даими югары иде. Бервакытта да икетөрлелек, икейөзлелек күрсәтмәде. Шуңа да аны юксынабыз, искә алабыз, әсәрләренең кабат томнар булып халыкка чыгуын көтәбез.

 


Фәрит ЯХИН

№10-11 |

РезедәСәләхова: «Артистка чәчәк күп бирәләр» (ФОТО) #7133

$
0
0
24.12.2012 Мәдәният
Кечкенəдəн тиктормас бала булып үскəн Резедəнең энергиясе ташып тора. Яраткан Тинчурин театрында спектакльлəр уйный, Казан университетында татар филологиясе факультетында белем ала, əдəби спектакльлəр өчен инсценировкалар ясый ул. (Тинчурин театры шушы көннəрдə Разил Вəлиевнең автобиографик əсəрлəренə нигезлəнгəн «Язмышым юллары» спектаклен əзерли, инсценировкасы – Резедəнеке). Əле вакыт табып кул эшлəре белəн дə мавыга икəн. Резедəнең осталыгыннан үрнəк алып, үз кулларыгыз белəн искиткеч матур открытка ясагыз əле! Яңа ел бəйрəменə дусларыгызга менə дигəн бүлəк булыр!

«Мəктəптə дəреслəр тəмамлангач, башта музыка мəктəбенə (фортепьяно классы буенча белем ала идем), шуннан оста куллар түгəрəгенə чаба идем. Үз кулларым белəн уенчыклар тегү бик ошый иде. Əни: «Йөрмə, өлгермисең бит!» – дисə дə, мин үз сүземдə тордым: «музыкалка»га аның кадəр телəп бармасам да, тегүгə бик яратып йөрдем. Телəк булгач, вакыты да табылган инде. Ул чакларда тегелгəн уенчыкларны əни оныкларыма күрсəтəм, дип саклап тота».

«Шулай бервакыт кибеттə «Открытки ручной работы» дигəн витринага күзем төште. Карап чыктым да, мондый открыткаларны үзем дə ясый алам бит, дип уйладым. Өйгə кайткач, тегүгə йөргəн чактан калган барлык җеплəр, тасмалар, төймə-сəйлəннəремне өстəлгə чыгарып салдым да, иҗат итə башладым!»

«Беренче ясаган открыткамны əниемə бүлəк иткəн идем, Əнилəр көненə. Эченə шигыремне яздым. Бүлəгем əнигə бик ошады, баланың хезмəтен əнисеннəн дə югары бəялəүче юктыр инде ул! Əни мине үсендереп җибəрде. Əнилəр көненнəн соң озакламый туган көнем җитте. Əти ул көнне тəүлек буена эшкə китəргə тиеш иде. Иртə белəн уянсам, əнигə биргəн открыткам өстəлдə ята. Карасам, артына котлау, телəклəр язып, əти калдырып киткəн икəн! Беренче ясаган открыткам шуңа да кадерле».

«Кирəк булачак материалларны туплагач, открытканың идеясен уйларга, төслəрен  сайларга тотынам. Тегелəй итеп бизəп карыйм, болай итеп төсен туры китереп карыйм, аннан күз иялəнгəч, барып чəй эчеп килəм, килгəч, «бəтəч, бу төс монда бөтенлəй килешми бит», дип тагын үзгəртеп куям. Гадəттə, эш эшлəгəндə «кызган чакта сугып калырга» тырышам, тик артык ашыгырга яратмыйм. Шулай озак уйлап бер фикергə килгəч кенə, бөтен элементларын ябыштырып, беркетеп, эшне тəмамлыйм».

«Кул эшлəре белəн шөгыльлəнү үзенə күрə бер рəхəтлек бирə, тынычландыра. Аннан соң, эшлəгəнеңнең нəтиҗəсен күрү – үзе бер шатлык бит! Күпмедер вакыт үтеп, эшлəремне карап утырганда, ничек булдырганмын икəн мин моны, дип, үз үземə гаҗəплəнеп, сокланып та куям».

«Открытка ясар өчен бер материалны да махсус сатып алмыйм, барысы да – кул астында булган əйберлəр. Артистка чəчəк күп бирəлəр: чəчəк бəйлəмнəре бизəлгəн тасмаларны, төсле кəгазьлəрне җыеп барам да, гадəттə, шуларны кулланам. Яңа елга бүлəк итеп дустыма бирəсе бу открытканы ясау артык кыен булмас, иң мөһиме йөрəк җылысын кушып эш итү. Мондый оригиналь бүлəкне «Киңəш казаны» укучылары да ошатыр, дип уйлыйм».

Яңа ел бүлəген ясар өчен җилем, кайчы, ак катыргы, юка кызыл тасма, чəчəк бəйлəменнəн калган яшел кəгазь, берничə алтын пайетка, кызыл йолдыз формасындагы пайетка кирəк булачак. Башта открытканың кызыл рамкасын ябыштырырга, аннан уртадагы аппликациясенə күчəргə. Чыршы өчен яшел кəгазьдəн 3 озынча өчпочмак ясап, аларны өстеөстенə ябыштырырга: болай итсəң, чыршы кабарып, матур булып торачак. Соңыннан чыршыны пайеткалар белəн бизəргə, тасмадан бант ясап, открытканың өске өлешенə беркетергə. 

 

1

2

3

4


Рания ЮНЫСОВА

№12 |

Кимибез #7134

$
0
0
24.12.2012 Җәмгыять
Көзге ярминкә көннәре иде. Базарга арзан бәядән яшелчә алырга бардым. Ярминкә урынына җиткәнче сату рәтләре аша узарга кирәк. Шундагы беренче рәттә чиста гына киенгән, яше 70ләрдән узган бер абзый иске китаплар сатып тора. Мондый җирдән мин тыныч кына уза алмыйм.

Абзыйның өстәлендә нигездә урыс классикларының бик затлы китаплары. Заманында без чират торып алган, хәзер дә өйләребездә мәртәбәле урыннарда саклана торган бу китапларны арзан гына бәягә сата. Күрәсең, кыйммәткәрәк алучы юктыр. Шул китаплар өемендәге сары тышлы кечкенәрәк бер китапка игътибар иттем. Бу бит Мөхәммәт Мәһдиевнең мин күптән эзләгән “Торналар төшкән җирдә” китабы! Аның урыны монда түгел дип, китапны тиз генә кулыма алдым. Беренче битен ачтым. Анда “Кадерлем Наҗиягә, хөрмәт белән. Дустың Саммат. 12 май” дигән сүзләр язылган. Саммат бу мәртәбәле китапны бүләк иткән елны күрсәтмәгән-күрсәтүен, шулай да 1970-80 еллар булырга тиеш дип фаразладым.

70нче елларда без – студентлар Казанның Актерлар йортында язучылар, шагыйрьләр катнашында һәр атнаны уза торган “Әдәби җомга” кичләрен калдырмый идек. Милләтебезнең йөзек кашына тиң шәхесләр – куе ак чәчен кулы белән гел артка таба тарап торучы Хәсән Туфан, мәһабәт гәүдәле Нури Арсланов, Айрат Арсланов, композитор Сара Садыйкова һ.б.лар бик еш булалар иде анда. Яшь талантлар да иң башта шунда чыгыш ясадылар. Яшь Вафирә Гыйззәтуллинаны да беренче тапкыр шунда күрдем. Сыек яшел төстәге күлмәге, кыенсынып кына җырлавы исемдә калган. Таһир Якуповның матур итеп халык җырларын җырлавы да бүгенгедәй күз алдымда. Без – авылдан килеп укучы студентлар алар белән бер залда утыруыбызга шулкадәр горурлана идек. Мөхәммәт Мәһдиевне дә беренче мәртәбә шунда күрдем. Озын буйлы, чибәр бу язучыны без бик тиз истә калдырдык. Ул бер вакытта да берүзе булмас, әйләнә-тирәсендә гел кеше иде аның. Ә нинди матур әсәрләр иҗат итте ул! Шул вакыттан ук мин сатуда аның китапларын күрсәм, әҗәткә кереп булса да ала идем. Һәр әсәре кабат-кабат укылган, оныкларыма укып күрсәтермен дип карандаш белән сызып куйган урыннар да шактый анда.

Китап сатучы абзый белән сөйләшеп киттек. Наҗия ханым аның хатыны икән. Ул аңа Казанда университетта укыганда гашыйк булган. Әмма Наҗия янында һаман авылдашы Саммат бөтерелгән, шуңа аның янына якын барырлык булмаган. “Өстәвенә мин урыс милләтеннән, яратмас дип, шуңа да шактый гына вакыт хәтта сүз катарга да кыенсынып йөрдем, – дип сөйләп китте абзый. – Ләкин тора-бара барыбер үземә караттым. Өйләнештек, озак матур гомер иттек, балалар үстердек. Бу китап китап киштәсенең түрендә торды. Наҗия китапны Саммат бүләге булганы өчен түгел, ә үзе хөрмәт иткән язучыныкы булганга яратты. Укып утырганын да еш күрдем. Улларыбыз Николай белән Евгений машиналар ремонтлау, аларны сату белән шөгыльләнәләр, бу китапларны укырга аларның теләкләре дә, вакытлары да юк. Әниләре балаларга татар телен өйрәтергә бик тырышты анысы, тик тегеләренең теләге генә булмады. Урыс мәктәбендә, урыс классында белем алдылар. Наҗиям былтыр вафат булды”.

Мин китапка акча түләдем дә, юлымны дәвам иттем. Яраткан авторымның бу китабын табуыма шатлансам, урыс егетенә кияүгә чыккан Наҗия ханымның балаларына үз теленә хөрмәт уята алмавына борчылдым. Бу гаиләдә милләтемнең юкка чыгуына көендем.

Түбән Кама. 


Әдибә СӘХӘВЕТДИНОВА

№ |

Корылтайдан көч-дәрт алып кайттык #7135

$
0
0
25.12.2012 Милләт
6-9 декабрьдә Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының 5 корылтае булып үтте. Анда безнең өлкәдән дә делегация катнашты. Кайбер делегатларның корылтай турында фикерләре белән сезне дә таныштырып үтәбез, хөрмәтле укучылар.

Рамил САЛИХҖАНОВ, Спас районы администрация башлыгының ярдәмчесе:

- Корылтай бик зур оешканлыгы белән исне китәрде, аннары Татарстан республикасы хөкүмәте ягыннан игътибар бик зур иде – Президент Рөстәм Миңнеханов, хөкүмәт башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, бүтән хөкүмәт вәкилләре утырышларда катнаштылар, чыгышлар ясадылар. Федераль хөкүмәт тарафыннан, кызганычка каршы, шундый зур вакыйгага әһәмият бирелмәде. Ә татарларны берләштерү юлында БТКның максатчан эшләве бу корылтайда тагы да ачык күренде, алда да татарлар яшәгән барлык регионнарга төрле ярдәм күрсәтү – дәреслекләр белән тәэмин итү, татар артистларының концертларын оештыру, сабантуйлар уздыруда булышу, аларның мәдәни программаларын баету һ.б. – күздә тотыла. Без дә бу корылтайдан милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, тагы да тырыша төшеп эшләр өчен көч-дәрт алып, рухланып кайттык. Бүтән регионнар вәкилләре белән аралаштык, авылларыбызның үсеш юллары турында фикер алыштык. Удмуртия, Пенза һ.б. регионнар делегатлары белән тәҗрибә уртаклашу өчен без аларга, алар безгә килү турында килештек. Чит илләрдә яшәүче милләт-тәшләребезнең телебезне саклап үстерүләре, саф татар телендә сөйләшүләре сокландырды. Бу өлкәдә безгә алардан үрнәк аласы гына кала.

Гаяз ЗАКИРОВ, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе:

- Тулаем алганда, корылтайдан зур канәгатьлек хисе алып кайттык – күп эшләр эшләнгән, Татарстанда тырышлык, милләт матурлыгы, милли йөз, милли моң-көй бар. Шул юнәлештә барсалар, ул безгә дә горурлык. Президент Рөстәм Миңнехановның халык белән аралашуы, гади халыкка якын булуы сокландырды.

Кыскасы, без аннан рухланып кайттык, зур эшләр башкарасы, ничек әйтмешли, таулар әйләндерәсе килә һәм моның өчен корылтай безгә зур стимул бирде. Иң мөһиме – үзебезгә бердәм булып, һәр эштә дә уртак фикер тотып эш итәргә һәм билге өчен түгел, нәтиҗәгә эшләргә кирәк.

Шәмил НУРИМАНОВ, Сафаҗайның Киров исемендәге хуҗалыгы җитәкчесе:

- Дөресен әйткәндә, бик үк канәгать булып кайтмадым мин бу корылтайдан. Оештыру якларына килгәндә, барысы да бик әйбәт иде, әмма бүтән проблемаларга кагылсак – милләт, тел, дин һәм башкалар, сүздән узу юк. Телне саклыйк дибез, ә ничек? Моның өчен, иң беренче, авылны сакларга кирәк, чөнки шәһәрдә тел юк, ә авылны ничек сакларга? Әлегә бу сорауга җавап та, конкрет тәкъдимнәр дә юк. Ә яшьләр авылдан китә бара. Мин СПК рәисе булып 18 ел эшлим, шул дәвердә биш яшь кеше эшкә алынды, ә пенсиягә һәр ел 6-7 кеше озатабыз.

Авыл бетте – тел бетте дигән сүз, елга бер тапкыр Татарстан делегациясе катнашы белән сабантуй уздырып кына милләтне саклап кала алмыйбыз.

Тулаем алганда, корылтайның уңай мизгелләре дә күп булды – үзара аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу – болар бар да мөһим.

Менә шундый фикерләр делегатларда. Ничек кенә булмасын – корылтай узды, эшләнәсе эшләр билгеләнде, бердәм булып эш итсәк, барысын да булдырырбыз, иншалла. Тиздән корылтайның резолюциясен бастырырбыз, аны укыгач, фикер алышуны дәвам итәрбез, дип ышанып калабыз, хөрмәтле укучылар.

* * *

Белешмә өчен. Бөтендөнья татар конгрессы 1992 елның июнендә татарларның беренче Бөтендөнья форумында Казанда оештырылган. БТКның максаты – Россиядәге һәм чит илләрдәге милли-мәдәни оешмаларның эшен координацияләү. Бүген БТК 376 милли-мәдәни оешманы берләштерә, шуның 123е – чит илләрдәгеләр. Бишенче корылтайда 40 илдән меңнән артык делегат һәм кунак катнашты. Конгрессның президиумына 28, башкарма комитетның бюросына 13 әгъза сайланды. Башкарма комитет әгъзалары артып, 77 булды (әлегә тикле алар 43 иде). Яңа составка безнең өлкәдән милли-мәдәни автономия рәисе урынбасары Рәзилә Әхмәдуллина керде.

 

Нижгар делегатлары Ш.Нуриманов, Р. Әхмәдуллина, Р.Салихҗанов, Г. Закиров күренекле якташларыбыз, артистлар М. Башаров, Н. Фатехова белән БТКның 5 корылтаенда. 


Наилә ЖИҺАНШИНА

№51 | 21.12.2012

Тормышка ашмаган латин әлифбасы урынына яңасы кабул ителде #7136

$
0
0
25.12.2012 Сәясәт
24 декабрьдә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте.

Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.

 

Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин йә гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин йә гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.

 

Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин йә гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә.

 

Әлеге канунны кабул итү белән беррәттән депутатлар татар әлифбасын латин имласы нигезендә торгызу турындагы канунның үз көчен югалтуын да кабул итте. Әмма Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин латинга кайту мәсьәләсенең киләчәктә күтәрелү ихтималын да әйтте.

 

“Минем фикеремчә, бу сорау әле кайчан да булса күтәреләчәк, глобализация көчәя, латин графикасы нигезендәге халыкара аралашу теле булган инглиз теле безнең тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә”, диде ул.

 

Канун Татарстан президенты имзалап, матбугатта басылып ун көн үткәннән соң көчкә керә.

 

Татар телендә кирил хәрефләренең латин һәм гарәп графикасында язылышы (канунга кушымта):

 

 

(*) Татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла.

 

(**) Татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен аерым хәреф кулланыла.


Наил АЛАН

№ | 24.12.2012

«Казан егетләре» Австралиядән кайтты (ФОТО) #7137

$
0
0
25.12.2012 Шоу-бизнес
Егетләр көнгерәләр илендә Сабантуйда катнашкан. Җәйдән кышка бер адым икән, дип “Казан егетләре” бер бәйрәмнән туп-туры икенче бәйрәмгә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Яңа ел корпоративына кайтып төште.

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9


---

№--- | 25.12.2012

2013 елга Г.Тукай премиясе лауреатларын барлыйлар #7138

$
0
0
25.12.2012 Мәдәният
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе 2013 елга лауреат исеменә кандидатлар буенча хезмәтләр кабул итә башлады.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.

 

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары инде күптән татар милли сәнгатенең символларына, ә алар иҗат иткән әсәрләр - сәнгать шедеврларына әверелде. Монда “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинны, “Тукай” романын язган Әхмәт Фәйзине, “Җәлил” операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, “Татар халык әкиятләре” китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловны гына искә алу да җитә.

 

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан алып, ел саен Габдулла Тукай туган көнендә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куйган күренекле шәхесләргә тапшырыла. Премия КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендә һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары нигезендә булдырыла (1961-1965 елларда премия тапшырылмый).

 

Премиягә хезмәтләрне министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, җәмәгать һәм иҗади оешмалар, фәнни, мәдәни һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары 2013 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә ала: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33. Белешмәләр өчен телефоннар: 264-74-44, 264-75-08.




№ | 25.12.2012

Президент журналистлар сорауларына җавап бирде #7139

$
0
0
25.12.2012 Сәясәт
Татарстанда уллыкка бала алырга теләгән гаиләләр өчен махсус сайт барлыкка киләчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов, журналистлар белән узган елга нәтиҗә чыгарганда, әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, ятим балалар үзебездә тәрбияләнергә тиеш. Рес­публика башлыгы каләм әһелләренең сорауларына җавап биргән­дә, күңелсез вакыйгаларны да читләтеп узмады һәм курыкмаска чакырды.

Билгеле булганча, узган атнада Россия Президенты Владимир Путин, журналистларны җыеп, зур матбугат конференциясе уздырды. Атна ахырында исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов та каләм әһелләре белән очрашты. Рәсми чаралардан аермалы буларак, чәй өстәле артында узган чарада республика башлыгы журналист­ларның барлык сорауларына да җавап бирде. Каләм ияләре аның җәм­гыятьтәге төп проблемаларга карата фикерен  генә түгел, ә нәрсәгә үкен­гәненә кадәр ишетте. Ә Президент бернәр­сәне дә яшер­мәгәнен әйтте. “Сез барысын да үзегез күреп, белеп торасыз, – диде ул ике сәгатькә сузылган очрашуда. – Безнең сайтта барысы да язылган. Хәтта минем бүген концертка барасымны да язып куйганнар. Мин барып җитә аламмы әле, юкмы – анысы башка мәсьәлә”.

 

Президент нәрсәгә үкенә?

 

 “Татарстан көчле һәм шул ук вакытта яшәү өчен уңайлы республикага әвере­ләргә тиеш, – диде Миңне­ханов. – Быел республика һәм федераль программалар тормышка ашы­рылды. Вакыйгалар күп. Үкенерлек берни дә юк. Аның өчен вакыт та булмады. Яхшы вакыйгаларның күбрәк булуы да күңелне кү­тәрә. Әлбәттә, кайбер мәсьә­ләләрдә тоткарлыклар бар. Әмма башкарып чыга алмаган эшләр булмады. Үзебезгә проблемалар уйлап чыгарабыз да аннары аларны батырларча хәл итәбез”. Шу­ңа күрә узып баручы елны Рөс­тәм Миңнеханов яхшы дип бәяләде. Истә калган вакыйгалар арасында ул башкала аэропортында ачылган яңа терминалны, шәһәр белән аэропорт арасында интермодаль хәрәкәт барлыкка килү­не, ИТ-технологияләр юнәле­шен телгә алды. “Бизнес үзенә уңайлы булган урынга бара, – диде республика башлыгы. – Аны көч белән эшләтеп булмый. Башкалар өлгермәгән тармакларга игътибар бирер­гә кирәк. Шуңа күрә бездәге Иннополис, яхшы мәгънәдә, тузан суырткыч кебек эшләя­чәк. Ул бирегә акыл көчен җәлеп итәчәк”. Мәгариф турында сөйләгәндә, Президент мәк­тәптә укыганда инглиз теленә һәм химия фәненә күбрәк игътибар бирмәгәне­нә үкенүен белдерде. “Балаларны тел өй­рәнергә мәҗбүр итәргә ки­рәк. Татарча һәм русчасын да, инглизчә, французча һәм испанчаны да. Андый балалар көндәшлеккә сә­ләтле булачак. Ә татарча белмәгән рус кешесе Президент яки министр була алмаячак”, – дип сөйләде ул.

 

“Татарда андый нәрсә юк”

 

Россиядәге ятим балаларны чит илгә җибәрмәү дөрес­ме? Татарстан Президентына  бирелгән сораулар­ның берсе әнә шул булды. Билгеле булганча, узган атнада Дәүләт Думасында кабул ителгән закон нигезендә, сабыйларны чит илдәге гаилә­ләргә тапшыру тыела. “Татар халкында, гомумән, андый нәрсә булмаган, – дип сөйлә­де республика башлыгы. – Авылларда, әйтик, ятим калган сабыйларны туганнары яки күршеләре алган. Ялгыз калган өлкән кешеләрне тәр­биягә алу очраклары да бар. Мин әнә шул тради­цияләрнең яңартылуын, ятим сабыйларны каядыр җибәр­мәүләрен телим. Алар үзе­бездә тәрбия­ләнергә тиеш. Бу балаларны үзләренә алырлык гаиләләр җитәрлек дип уйлыйм”. Әмма бу мәсьәләдә тәртип булырга тиеш. Алайса, балалардан да бизнес ясарга маташучылар бар. Шуңа күрә республика башлыгы ятим балаларны уллыкка алырга те­ләгән гаилә­ләр өчен махсус сайт булдырырга тәкъдим итте.

 

Тимофеев сабак булды

 

Тәртип мәсьәләсен Президент балалар бакчаларына “элек­трон чират” турында сөй­ләгәндә дә искә алды. Аның сүзләренә караганда, хокук бозган берничә җитәк­че­не эшләреннән куарга туры килгән. Әмма түрәләрне җа­вапка тарту башкаларына сабак була аламы? Журналистлар ришвәт алганы өчен быел колониягә утыртылган Александр Тимофеевны күздә тотып, республика башлыгына әнә шундый сорау бирделәр. “Әлбәт­тә, аның мондый адымга баруы бер дә күңелле хәл түгел, – диде Миңнеханов. – Хакимият башлыкларының хезмәт хаклары начар түгел. Ә инде күбрәк акча эшли­селә­ре килә икән, бизнеска китәр­гә мөм­кин. Беркем дә тотып тормый бит. Миңа калса, бу очрак башкалар өчен яхшы сабак булды. Әмма корруп­циягә каршы көрәшергә тү­гел, коррупция килеп чыкмаслык шарт­лар булдырырга кирәк. Җәмәгатьчелек барысын да күреп торганда, кор­рупциягә урын калмый”.

 

Боз сөңгесе куркынычрак

 

Узган елның иң күңелсез вакыйгасы буларак Рөстәм Миңнеханов башкаладагы терактларны искә алды. Әмма коткыга бирелмәскә дә чакырды.

 

– Без ачык дәүләттә яшибез, – дип сөйләде Миң­не­ханов куркыныч вакыйга­лар­ның сәбәпләре турында. – Барысы да ачык бит – җәм­гыять тә, Интернет та, матбугат та. Безнең егетләр гарәп иллә­рендә укып кайтты. Чит­тән килгән мигрантлар да җитәр­лек. Ә алар арасында төрлесе бар. Әмма, бездә ваһһаб­чы­лык чәчәк ата, дип әйтү дә дө­рес түгел. Үзегез андый хәлне сизәсезме соң? Атышлар Мәс­кәүдә дә, Америкада да була. Мин үзем дә элек сәлә­фи­челәрнең ничек гый­бадәт кылганын, хәнә­филәр­нең кем икә­нен белми идем. Хәнә­филәр – биредә яшә­гән татарлар ул. Ә татар кешесе беркайчан да башка дин­дәге, башка мил­ләттәге кеше белән низагка кермәгән. Андый ке­шеләр юк дип әйтү дә дөрес түгел. Тик куркырга кирәкми. Ваһһаб­чылар һөҗү­менә караганда, башыгызга боз сөң­гесе төшү куркынычы күпкә зуррак.

 

Хокук саклаучылар бу вакыйгаларны оештыручылар һәм анда катнашучыларны эзләп тапты. Татарстанда һәм Башкортстанда ваһһабчылар бар, ә башка урыннарда хәлләр яхшы дип уйлыйлар. Хәзер без барысы турында да мәгъ­лүмат тупладык. Бездә бернинди сугыш та юк. Барыбыз да тынычлык яклы. Исламның да, православие­нең дә кеше үтерергә чакырганы юк. Бу – безнең өчен чит нәрсә.

 

Татарстан кризиска әзер түгел

 

Очрашуда Президенттан Казандагы “бөке”ләр турында да сорадылар. Республика башлыгы фикеренчә, бүгенге вәзгыятьне җәмәгать транспорты системасын үзгәртү юлы белән генә яхшыртырга мөмкин. “Яңа уңайлы автобуслар алар өчен билгеләнгән махсус полосадан тоткарлыксыз йөри башласа, беркем дә үзенең машинасына утырырга тырышмаячак”, – диде ул. Президент очрашуда Казандагы тарихи һәйкәлләрдән файдалана белмәвебезне әйтте. Моннан тыш, ул байларга өстәмә салым салуның файдасы буласына да ышанмый, мәйданга чыгып, митинг-ларда нәрсәнедер хәл итеп буласына шикләнә. Миңнеха­нов Татарстанның кризиска әзер түгеллеген дә яшермәде. “Шуңа күрә Россия Европадагы кризис таралмасын өчен барысын да эшләргә тиеш. Кризис булса – начар булачак. Әмма аннан гына үл­мәбез”, – диде ул. Чөнки алда безне Универсиада көтә. Президент әйтүенчә, Җәйге Уеннар тарихи вакыйга булачак. Ә Яңа елны ул, гадәт­тәгечә, гаиләсе белән каршы алырга җыена.


Илнар ХӨСНУЛЛИН

№255 | 25.12.2012

Ёлка #7140

$
0
0
25.12.2012 Җәмгыять
Дүрт яшемдә, өйдәгеләргә әйтеп тормыйча гына, кичен авыл клубына – Яңа ел бәйрәменә барганмын. Әни шулай дип сөйли торган иде. Баруын барганмын, ләкин мине клубка кертмәгәннәр. «Зәкәл (Зәкәр абый) тәле келтмәде!» – дип, өйгә җылап кайтып кергәнмен. Яңа ел тамашасын бик күрәсем килгән булгандыр инде. Дүрт яшь чагымда тамаша кыла алмасам да, аннары соң булган ёлка бәйрәмнәрендә бик күп катнаштым. Төрле җәнлек-җанвар булып киенгәнем, «Светофор» ролендә чыршы тирәли әйләнгәнем истә. Кыш бабайның бүләк өләшкәнен түземсезләнеп көтеп ала идек. Унынчы сыйныфта укыган чакта мәктәп ёлкасында хәтта үзем дә Кыш бабай булдым!

Бәйрәмнең фишкасы, ягъни иң күңелле өлеше, әлбәттә, латарай (лотерея) уйнату булгандыр, мөгаен. Сыбызгы, каләм-карандаш, дәфтәр, бозгыч, өч тиенлек төсле кабарткыч (шар) отсак, баш түбәбез түшәмгә тигәндәй була иде. Хәзер ничек икән? Менә, «Президент ёлкасы», дип сөйлиләр. Анда эләгә алмаган балалар бихисап. Ул балалар, безнең замандагы кебек, юктан да ямь-тәм табып сөенәме икән? Авылларда ничектер, хәзер шәһәр мәктәпләрендә чыршы бәйрәме үткәрмиләр дип беләм. Янгын чыгудан, төрле бәла-казалардан шулай сакланалар. Мәктәп җитәкчелеге бәйрәмне үз белдеклелеге белән үткәрсә, әлеге мәктәпкә янгын күзәтчелеге зур штраф салырга мөмкин. Хуш, ярар, тышта, ягъни анда-санда кукраеп баскан чыршылар бар бит әле. Балалар, бәлкем, шулар тирәсендә кайнашып, күңелләренә юаныч табар. Һәрхәлдә, шулай дип ышанасы килә.

Бүген кибетләрдә ризык-тәгам хәттин ашкан. Муллыкка чумып яшибез, шөкер. Ләкин шулай да, Кыш бабай бүләге мәктәп балаларының күбесенә тәтеми (әти-әнисе яисә әби-бабасы сатып алган бүләк-пакетлар хакында сүз бармый) хәзер. Ул Кыш бабай барлык балаларны да сөендерсен өчен нишләргә кирәк икән соң? Аларның барысын да шатландыруның нүжәли бер юлы да юк?

Кыш бабай бүләге дигәннән... Ул бүләкләрнең «эчтәлеген» яхшыртсаң, начар булмас иде. Чөнки аларның ни-нәрсәләрдән гыйбарәт икәнен бик әйбәт беләбез (быел гына үзгәртмәсәләр?!): матур-матур рәсемнәр белән бизәлгән төрледән-төрле картон капларның, кәгазь савытларның һәммәсенә дә диярлек чәнти бармак зурлыгындагы берничә данә вафли, дүрт-бишләп баллы-татлы печенье, затлы кәгазьләргә төрелгән «разносуртный» кәнфитләр, берәр кечкенә шоколад-мазар белән чупа-чупс һәм твикс, киндерсюрприз ише тәм-томнар салынган. Бу уңайдан, шикәр чире белән интегүчеләрнең көннән-көн артуында әлеге мүчтәнәчләр «күркәм» дәрәҗәдә роль уйнамыймы икән әле, дигән шигем бар. Юклык заманында безгә бирелгән пакетларда алма белән әфлисун-мандарин кебек нәрсәләр дә була торган иде. Белүемчә, хәзер аларны, гигиена таләпләреннән чыгып, пакет-капларга махсус салмыйлар икән.   

Их, заманалар, диген... Әле кайчан гына, кулга-кул тотышып: «Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе. Син тагын да матур булып, бизәлгәнсең бу юлы...», – дип җырлый-җырлый, ёлка тирәли әйлән-бәйлән килә идек. Еллар уза. Иншалла, еллар тагы узар. Хәзерге балалар үсеп җитәр. Олыгаерлар. Алар да бала вакытларындагы чыршы бәйрәмен сагынып искә алырлар, бәлки. Һәрхәлдә, «Президент ёлкасы»на эләккәннәрнең хәтерендә ул аеруча күңелле, истәлекле бәйрәм булып калыр...

* * *

Яңа елны каршылау никадәр күңелле булса, искесен озату шулкадәр моңсу.

Бибәл Норел 


Ләбиб ЛЕРОН

№ |

Шамов хастаханәсе кунакханәгәәйләнерме? #7141

$
0
0
26.12.2012 Җәмгыять
Казанның Шамов хастаханәсе бинасын төзекләндереп биш йолдызлы кунакханә итәргә җыеналар. Казан дәүләт медицина университеты музее директоры Әлфия Тутаева фикеренчә, бинаның тарихын үзгәртергә ярамый, аны медицина үзәге итергә кирәк.

Казан үзәгендәге Шамов хастаханәсе дип аталган тарихи бинаның язмышы инде хәл ителгәнгә охшый. "Татарстанның үсеш корпорациясе" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ленар Якупов сүзләренчә, якынча ике-өч ел дигәндә хастаханә булган бина биш йолдызлы кунакханәгә әвереләчәк. 2013 елгы Универсиадага бинаның тышкы кыяфәтен рәткә китерәчәкләр. Аннары эчен төзекләндерәчәкләр.

Табиблар, Казан җәмәгатьчелеге, тарихи биналарга битараф булмаганнар Шамов хастаханәсе тирәсендә шау-шу башлангач, аның нинди дә булса берәр медицина үзәге булып калуын теләде. "Кабат хастаханә булса халыкка файдага гына", диючеләр дә, "Бәлки моннан медицина музее итәргә кирәктер", дип әйтүчеләр дә булды.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Шамов хастаханәсенең язмышы халыкара кышкы инвестиция форумы "Invest in Tatarstan 2012" вакытында хәл ителгән. "Татарстанның үсеш корпорациясе" һәм Малайзиянең "Aliran Adaman" компаниясе арасында килешү төзелгән. Малайзияләр инде кунакханәне проектлау эшенә керешкән, Казанда үзләренең бер бүлекләрен дә ачканнар. Алар бу эшкә 20 миллион евро акча кертергә җыена.

Күренекле сәүдәгәр һәм меценат Яков Шамов акчасына Казан үзәгендә халык өчен дип салынган хастаханә, 1910 елдан алып 2009 елга кадәр, төзекләндерүгә дип ябылганчы, үз вазифасын башкара. Әмма дүрт ел эчендә тарихи мирас һәйкәлен төзекләндерү эшенә керешүче булмый. Берничә тапкыр сатыла.

​​Татарстанның атказанган табибы, хирург Җәүдәт Гафуров: "Шәһәрдә тарихи биналарны тартып алып, безнең тарихи хәтеребезне юкка чыгару – мыскыллау булып тора. Моның белән килешергә ярамый", дип белдерә. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза. Гафуров сүзләренчә, халыкның үз фикере барлыгын күрсәтү өчен пикетлар оештырырга кирәк.

Казан дәүләт медицина университеты музее директоры Әлфия Тутаева фикеренчә дә, тарихи хәтерне юкка чыгарырга ярамый. "Бинаны Шамов нәкъ хастаханә итеп төзеткән, ул аны халыкка бүләк иткән, бәлки халык акчасы да аңа кергәндер. Шуңа күрә монда иң дөресе – берәр медицина үзәге ачу кирәк. Казан үзәгендә медицина үзәкләре юк түгел, бар. Әмма алар бик кечкенәләр. Аерым бер юнәлеш белән генә эшлиләр. Шамов йортында бөтен яклап та медицина тикшерүе уза торган үзәк ясасалар, халык бик-бик рәхмәтле булыр иде. Шамовның гасырдан артык яшәп килгән теләге дә җимерелмәс иде", диде Тутаева Азатлык радиосына.

Аның сүзләренчә, Казанның башка тарихи биналарындагы хастаханәләрнең дә хәле шәптән түгел, заман таләпләренә туры китереп төзекләндерергә вакыт җиткән.

​​Интернетта, Казанда болай да кунакханәләр җитәрлек, Универсиада һәм футбол чемпионаты узгач алар ярым буш булачак, дип фикер калдыручылар да бар. Шамов хастаханәсе биш йолдызлы кунакханә булачак һәм аның номерларының тәрәзәләре "Курчак театры"на карап торачак. Белгечләр Казанда эконом-класстагы отельләр җитешмәвен белдерә. "Персона Грата" туристлык ширкәте җитәкчесе Рамил Мифтахов сүзләренчә, бу хәл Казанда туристлыкның үсүендә киртә булып тора.

Шамов хастаханәсе республика күләм әһәмияттәге тарихи бина. Аның язмышы җәмәгать тыңлауларына чыгарылмады. е-Кazan.ru сайты: "Хәзер бу бина шәһәрдә яшәүчеләргә бернинди файда китермәсә дә, бары тик бер генә нәрсә куандыра - бинаны саклап калып булачак. Бинаны "Казан" кунакханәсе кебек җимерелеп беткәнче тота һәм аннан соң гына аның аянычлы язмышын кайгыртуга керешә ала иделәр", дип язды. 


Наил АЛАН

№ | 25.12.2012

Идел-Урал татарларыныңГосманлы җирләренәХIХ гасырның 70 нче елларына кадәрге күчешләре #7142

$
0
0
26.12.2012 Тарих
Бу мәкалә патша Россиясенең Идел-Урал төбәгеннән Госманлы дәүләте җирләренә күчеп килеп урнашу­ларның кайчан башланганын һәм мөһаҗирлекнең сәбәпләрен ачык­лауны максат итеп куя. Биредә барыннан да элек Россия һәм Госманлы империяләре алып барган сәясәт белән бергә алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә бу процесста әһәмиятле роль уйнаганын билгеләп үтәргә кирәк.

Госманлылар XIV гасырда, ягъни бәйлекләр дәверендә, Балканга үтеп керәләр. Фатих Солтан Мөхәммәд II (1451-1481) 1453 елда Византия империясен яулап алуны тәмамлаганнан соң, Госманлы күп халыклы һәм күп динле дәүләткә әверелә. Ул солтанлык иткән чорда Истанбулның төньягындагы Кара диңгез буйлары кыска вакыт эчендә яулап алына. Башта Кара диңгезнең көньяк ярларындагы әһәмиятле сәүдә портлары Амасра һәм Синоп, аннан соң Трабзон (1461) кулга төшерелә. 1475 елда исә Кара диңгезнең төньяк ярындагы Кырым ханлыгы Госманлы дәүләте вассалына әверелә. Шул рәвешле, бу вазгыять, генуэзлар сәүдә итә торган Кәфә, Судак кебек ышанычлы портларның һәм Азов һәм Кара диңгезләрнең Госманлы дәүләте хакимияте карамагына күчүенә китерә.

 

XVI гасырның урталарында, Идел буенда урнашкан Казан, аның артыннан Әстерхан һәм Себер ханлыклары бер-бер артлы Россия кулына төшкәннән соң, Кара диңгездән төньякка таба урнашкан җирләр һәм тора-бара Кара диңгез үзе дә бу ике дәүләтнең көндәшлегенә сәхнә була. Кара диңгездә барган көрәш 1768 елда башланган госманлы-рус сугышының ахырында имзаланган 1774 елгы Күчүккайнарҗа килешүе Госманлы дәүләте файдасына булмый. 1783 елда Тамань ярымутравын һәм Кубань вилаятен дә үз эченә алган Кырым ханлыгы Россия тарафыннан яулап алына. Госманлы дәүләте бу басып алуны һәм Грузиядәге рус хакимиятен 1786 елда – Истанбулда, 1792 елда Йашта имзаланган килешүләр белән таный [1].

 

XVIII гасыр ахырында Кара диңгез ике дәүләт арасында табигый чик рәвешен ала. Кырымның җирле халкы булган татарлар басып алу дәвам иткән елларда, җирләре яулап алыну сәбәпле, төркем-төркем Госманлы дәүләте җирләренә күчеп утыра башлыйлар.

 

Башлангыч чорда, нигездә, Шаһин Гәрәй хан хакимлеге астында яшәгән татарлар күчеп китә. Моннан тыш 1783-1784 елларда күчкән 8 мең татар арасында Кәфәдә яшәгән Госманлы дәүләте тәбәгасе (ватандашы)да шактый була [2]. 1828-1829 еллардагы Госманлы-рус cугышы һәм Кырым сугышы (1853-1856) чорында дәвам иткән бу күченүләр белән бәйле эзләнүләр алып барганда, мөһаҗирләр арасында чыгышлары белән Идел-Урал төбәкләреннән булган кешеләр һәм төркемнәр дә очрый. Алда, XIX гасырның ахырларында, күпкә артачак бу сан, әлбәттә, ул елларда кырым татарлары белән чагыштырганда күпкә аз. Тик шунысы ачык: Кырымнан күчүләр Идел-Урал татарларына да йогынты ясаган. Кырым сугышы елларында Кара диңгезне кичү куркыныч юл булса да, һаман да арта барган пароход сәфәрләре мөһаҗирләр өчен уңайлы шартлар тудыра, мөһаҗирләрнең санын арттыра.

 

Гомумән алганда, 1783-1922 еллар арасында Госманлы дәүләтенә килгән мөһаҗир татарларның саны якынча 1 млн 800 мең кеше тәшкил итә [3].

 

Бу сугышлар Россиянең мөселман халыкларына, бигрәк тә гаскәргә алынган яшьләргә, аеруча көчле йогынты ясый. Сугыш яралану яки гарипләнүләрне генә түгел, әсир төшү яки яу кырында үлеп калуларны аңлата. Патша Россиясе гаскәрләрендә руслар белән бергә сугышкан, госманлыларга әсир төшкәннәр арасында Урта Идел буе татарлары да очрый. Мәсәлән, 1790 елгы бер архив документында рус әсирләре арасында биш Казан төбәге татары барлыгы белдерелгән. Бу биш егет, мөселман булуларын сәбәп итеп күрсәтеп, азат ителүләрен сорап, үтенеч язуы язганнар [4].

 

Госманлы-рус сугышларында мөселман сугышчыларның гаскәрдән качып китүләре еш очрый [5]. Госманлы дәүләтенә эләккәч, аларның уртак теләге ватандашлыкка кабул ителү була. 1828-1829 еллардагы сугышта да моңа охшаш вакыйгалар күзәтелә. Мондый кешеләрне илдәш итеп кабул иткәнче, аларның шәхесе бик җентекле тикшерү үткән. Нәтиҗәләр уңай булган очракта гына алар ватандашлыкка кабул ителгән [6].

 

Кырым сугышында әсир төшкән рус гаскәриләренең кайберләре Ходавәндигяр вилаятенең (губернасының) Карахисары Сахиб санҗагына (өязенә) бәйле һәм Чифтәләр харасы (ат заводы) исеме белән дә мәгълүм булган Чифтлике Һомаюнга (солтанның шәхси утарына) урнаштырылганнар һәм шунда яшәгәннәр [7].

 

Балканга күчеп утырган халыклар

 

1853-1856 еллар Кырым сугышы Госманлы дәүләтенә күчешләр һәм мөһаҗирләргә бәйле мәсьәләләр белән йөзгә-йөз очраштырган беренче сугыш булды [8]. Австрия оккупациясендәге Әфлак һәм Бугдан (Румыния һәм Молдавия) төбәкләреннән җир өсте һәм диңгез юллары аша Румелигә (Румиле – Госманлы дәүләтенең Европа өлешендәге җирләре) килгән мөһаҗирләрне кабул итү, урнаштыру эшләре Силистрә губернаторлыгына тапшырылган була. Силистрә һәм бу губернага бәйле портлар мөһаҗирләр өчен империя җирләренә үтеп керү үзәкләре булып торган [9].

 

Кырым басып алынганнан соң, 1784-1850 еллар арасында татарларның бер өлеше Балканга күченеп китә һәм бүгенге Румыниянең Дубруҗа төбәгенә, Бабадаг белән Күстәнҗә (Констанца) районнарына урнаштырыла. Кырым сугышыннан соң мөһаҗирләр Дубруҗаның көньяк-көнбатыш тарафына урнаштырылалар һәм биредә Мәҗидия шәһәрчеген төзиләр [10]. Шул сәбәпле Дубруҗадагы Күстәнҗә һәм Мәҗидия шәһәрләрендә, Болгариянең Варна һәм Силистрә шәһәрләрендә шактый күп санда татарлар яши [11]. 1854 елда Дубруҗа русларның кулына күчә һәм көчле ныгытмалары булган Силистрә дә хәтта берара камалышта кала [12]. Болардан тыш без Күстәнҗәдә һәм кырым татарлары урнаштырылган Мәҗидия шәһәрләре әйләнә-тирәсендә казан татарлары да булган, дигән фикердә торабыз.

 

Шиһабетдин Мәрҗани хаҗга барышлый портлы шәһәр Измирдә туктавы, анда Сәйфулла бине Гали исемле якташы белән күрешүе турында искә ала. Мәрҗанине каршы алып, озатып калучы бу кеше Измиргә кадәр үзенең Күстәнҗәдә яшәгәнлеген, башта мал-мөлкәтле булып та, соңыннан байлыгын югалтып, мөшкел хәлгә төшкәнлеген сөйли [13].

 

1850 елга караган архив документында да бу төбәкләрдән Истанбулга җибәрелгән бер казан татары турында сүз бара. Варнада алдап талау белән шөгыльләнүдә гаепләнеп кулга алынган һәм Истанбулга җибәрелгән бу кешенең исеме – Йосыф бине Мөхәммәд. Биредә аның Россия кешесе һәм чыгышы белән казан татары булуы, Венгр эмигрантлары белән бергә Шумнуга китүенә бәйле мәгълүмат теркәлгән. Иленә кире кайту өчен, Россия илчелегенә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт бирелгәнлеге, көтелгән җавап килгәнче, жандарм идарәсе изоляторында тотылачагы турында да белдерелгән [14].

 

Польша татарлары арасында да Госманлы дәүләтенә күченеп килүчеләр булган. Польшадан килгәнлеген белдергән Мәхмүд бине Мостафа 1850 елда Истанбулда яшәгән бертуганы белән күрешү өчен гариза язган. Ул гаризасында ата-бабаларының Урта Идел буеннан килгәнлеге, үзенең намаз кылуын һәм «Фатиха» сүрәсен яттан белүен теркәгән [15].

 

Бу елларда төрле сәбәпләр белән Истанбулга килеп чыгучылар һәм Мәҗидия шәһәренә китәргә теләүчеләр булган. Әйтик, бер архив документында Казан мөһаҗирләреннән Мөхәммәт исемле кеше 1857 елда вакытлыча Истанбулда яшәве һәм Мәҗидиягә китеп, шунда төпләнергә теләве, моның өчен матди ярдәм соравы турында мәгълүмат теркәлгән. Ул алырга теләгән акчаның күләме мөһаҗирләргә бирелә торган 100 курушлык пароход билеты бәясе һәм 106 куруш кирәк-ярак акчасы булуы язылган [16].

 

Кырым сугышында рус гаскәре Балканда, Кавказда, Кырымда – берничә җирдә сугыша. Төньяк Баязитне кулга төшереп, Карска үтеп керә. Бу форсаттан файдаланып, Хәсән бине Мос­тафа һәм Хәсән бине Хөсәен исемле казан татарларыннан булган ике солдат сыену сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Диңгез юлы белән Трабзоннан Истанбулга килеп җиткәннән соң, рәсми оешмаларга Мәҗидиягә китәргә теләүләрен белдергәннәр, пароход өчен түләнгән 150шәрдән 300 курушлык билет бәясен түләүләрен сорап гариза язганнар [17].

 

Һаман да арта барган күчешләр нәтиҗәсендә халык төркемнәрен урнаштыру, вакытлыча булса да яшәү урыны белән тәэмин итүдә Госманлы дәүләте төрле кыенлыклар алдында кала. Зур төркем мөһаҗирләр турында сүз алып барсак, килеп туган кыенлыкларны хәл итү өчен, хөкүмәт тарафыннан башкарылган чараларның беренчесе яңа яшәү урыннары төзү булуын искәртеп үтәргә кирәк. 1863 елда Изник күле янындагы сазлы җирләрне киптереп, шунда өч-дүрт яңа авыл төзергә рөхсәт бирелүе – шул чараның бер үрнәге. Төзеләчәк авылларның һәрберенә якынча 50-60ар бүлмәдән (номердан) торган йорттан 150-200 кунакхәнә-йорт төзү һәм Идел буеннан килгән мөһаҗирләрне урнаштыру планлаштырыла. Тагын Идел буеннан башка мөһаҗирләр булса, аларны да, алардан соң киләчәкләрен дә – һәммәсен Изниккә җибәрергә дигән карар кабул ителә [18].

 

XIX гасырда көчәя барган панславизм идеологиясе һәм Россиянең көньякка йогынтысын көчәйтү сәясәте Балканда зур сугышлар кабынуга сәбәп булган, миллионлаган кеше моның йогынты астында калган. 1877-1878 еллардагы Госманлы-рус сугышыннан соң кул куелган Аястефанос (Сан-Стефано) һәм Берлин килешүе нигезендә, Румыния, Сербия һәм Карадаг бәйсезлек ала. 1912-1913 еллардагы Балкан сугышлары тәмамлангач, Румелидә яшәгән мөселман төрек халкы Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр була. Аңа кадәр Балканга урнашып яши башлаган кырым татарлары һәм чиркәсләр, шул исәптән казан татарлары да, икенче тапкыр күчеп китә.

 

Башта Румыниягә, аннан соң Төркиягә күченгән Казан төбәге мөһаҗирләренең бер өлешен Мәрмәрә районының көньягына, Бандырманың Манъяс күле яннарына урнаштыралар. Болардан 61 гаилә [19] яшәргә алачык булса да төзер өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, күл тирәсендәге камыш һәм җикәнне алачык төзүдә кулланырга рөхсәт сораганнар, дәүләткә түләргә тиеш салымнардан азат итүләрен үтенгәннәр [20].

 

Госманлының башкаласы һәм хәлифәлек мәркәзе Истанбулдагы Идел-Урал төбәге татарлары

 

XVIII гасыр ахырларыннан Госманлы җирләренә күчеп утырган халыкларга нисбәтле мәгълүматлар күп түгел. Бу хәл, мөгаен, ул вакытларда күчешләр белән бәйле дәүләт хезмәтенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган һәм билгеле бер җитәкчелеккә йөкләнмәгән булуыннан килеп чыккан. 1839 елдагы Танзимат фәрманы игълан ителгәнче, чик буендагы районнарга күчеп утырганда, я Истанбулдан җибәрелгән күрсәтмәләргә таянып эш ителгән, я мөһаҗирләр үзләре дәүләткә мөрәҗәгать итә торган булганнар. Истанбул идарәләре күчеп килеп урнашуларны билгеле бер тәртипкә кертү өчен, уңайлы төбәкләрне алдан ук билгеләп куйган.

 

1831 елда оештырылган һәм бер үк вакытта күчешләрне дә контроль астында тоткан Истанбул шәһәре идарәсе 1855 елдан соң заманча оешмага әверелә башлый. Мөһаҗирләрнең һаман да арта баруы исә 1859 елда Мөһаҗирләр комиссиясе оештыру заруриятен тудыра [21]. Бу комиссия мөһаҗирләр урнаштырылачак җирләрне сайлау, аларны ул җирләргә китерү, акчалата һәм башка төрле ярдәм итү (юл чыгымнары, чәчү орлыклары, азык-төлек) кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

 

Мөһаҗирләр комиссиясенә караган 1861 елгы бер эш кәгазендә Казан мөһаҗирләренә күрсәтеләчәк мөгамәлә алдагылардан үзгә булмаячагы белдерелә [22]. Әлеге мәгълүматка нигезләнеп, татарларының оешкан хәлдә күчеше бу вакыттан соң тагын да сизелерлек арткан, дигән фикергә килергә мөмкин. Казан татарларының Идел-Урал төбәгеннән күчешләре артуын 1861 елда Россиядә крепостнойлыкның бетерелүе, ягъни татар крепостной крестьяннарының азат ителүе белән бәйләү бик үк дөрес булмас. Чөнки казан татарлары арасында крепостнойлык бик җәелмәгән иде [23].

 

Дәүләттән матди ярдәм алу максатыннан язылган гаризалар белән танышу, бу төбәк мөһаҗирләре турында беркадәр мәгълүмат алырга мөмкинлек тудырды [24]. Госманлы дәүләтендә вакытлыча яшәүчеләр арасында да акчалата ярдәм алучылар булган. Дәүләт төрле сәбәпләр аркасында Россия, Кавказ, Урта Азия һәм Кытайдан Истанбулга килгән һәм матди шартлары начар булган мөселманнарга, хаҗиларга ярдәм иткән. Мондый мөгамәләнең яңадан-яңа күчешләр өчен дә юл ачкан булуы ихтимал.

 

Истанбулга күчеп килгән кешеләрнең азык-төлек һәм башка төрле ихтыяҗлары мәсьәләсендә Мөһаҗирләр комиссиясе, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүдән тыш, аларга көнлек акча бирдерү өчен дә тырышлык куйган. Шул рәвешле, мөһаҗирләргә кагылышлы күрсәтмәләр нигезендә, 12 яшьтән өлкән балалар да, зурлар рәтенә кертелеп, өлкәннәргә – 100, кечкенәләргә 50шәр куруш акча бирү турында карар кабул ителгән [25].

 

1841 елда Хаҗагянда Әхмәд Җәмил әфәнденең өендә кунак булган Казан кешесе Мирза Мөхәммәд Гариф бер айлык акча алу өчен гариза белән мөрәҗәгать иткән [26]. Бер ел үткәннән соң, шул ук кешенең Кыршәһәрдә яшәгәнлеге, андагы дин галимнәре һәм башка кунаклар белән бергә аралашуы билгеле. Малия нәзарәте (Финанс министрлыгы) аның утыз көнлек чыгымнарын түләү турында карар чыгарган [27].

 

1847 елда Болгар шәһәреннән килгән, Хуҗа Әхмәт нәселеннән булган Мөхәммәт һәм Габделкәрим исемле ике бертуган Һашим ага исемле кешенең өендә кунак булганнар. Гаризаларына җавап йөзеннән, аларга ике ай буе көненә унар куруш акча бирергә, дигән карар чыгарылган [28]. Бу кешеләр соңыннан илләренә кайтып киткәннәрме-юкмы – бу хакта мәгълүмат теркәлмәгән.

 

Тагын бер документ Казан мөһаҗирләреннән булуы теркәлгән Мөхәммәт әфәнде исемле кеше белән бәйле. Матди хәленең авыр булуын әйтеп, бу кеше, үзенә акча түләүне үтенеп, Тиҗарәт нәзарәтенә (Сәүдә министрлыгына) мөрәҗәгать иткән [29]. Хаҗи Мөхәммәт Кәрим исемле казан татары исә гаиләсендәге тугыз кеше белән бергә, Госманлы дәүләте боерыгы астына кабул ителүен сорап гариза биргән [30].

 

XIX гасырның урталарында Истанбулда һәм башка шәһәрләрдә белем алган, вакыт үтү белән саннары арта барачак мәдрәсә шәкертләре игътибарны җәлеп итә. Болар арасыннан казан татарлары имам Мөхәммәт һәм хаҗи Әхмәт, гыйлемнәрен арттыру максатыннан килүләрен белдереп, биредә яшәү дәверендә айга иллешәр куруш түләү билгеләнүен сораганнар. Аларның гаризалары Губернатор Мәҗлесе тарафыннан кабул ителгәннән соң, үтенечләрен канәгатьләндерү өчен, Малия нәзарәтенә тапшырылган [31].

 

Хәрбия (сугыш белемнәре) мәктәбе укучылары булган казан татарлары Габдеррахман һәм аның бертуганы Салих, Россия дәүләте боерыгыннан чыгып, Госманлы дәүләте боерыгы астына керү өчен гариза биргәннәр [32]. Шул рәвешле, Истанбул һәм башка шәһәрләрдәге белем бирү йортларына кабул ителү бер үк вакытта ватандашлыкка күчүнең бер юлы да булган.

 

Истанбулга килеп урнашкан Идел-Урал төбәге мөһаҗирләренең бер өлешенә караган мәгълүматларны мәктәп яшенә җиткән балаларын укырга биргәндә язган гаризалары аша эзләп табу мөмкин булды. Мәсәлән, 1869 елда Истанбулда Давутпаша мәхәлләсендә яшәүче бер казан татарының, берсе телсез булган ун һәм унике яшьләрендәге балаларын Сәнәгать (җитештерү белемнәре) мәктәбенә урнаштыруы эш кәгазьләренә теркәлгән [33].

 

Истанбулдагы казан татарлары ул чорларда мөселман катлавы яшәгән Фатих, Баязит, Солтанәхмәт, Нурыгосмания һәм Мәхмүтпаша районнарында көн күргәннәр. Моңа ватандашлыкка кабул ителү, түләүләр алуга ирешү эшләре хәл ителә торган рәсми даирәләрнең биредә урнашкан булуы да, мөгаен, тәэсир итми калмагандыр. Бигрәк тә юлчы пароходлары туктый торган Каракөй, Әминөнү, Сиркәҗи кебек портлар һәм пристаньнарга якын урнашкан бу районнарда Россия мөселманнары тукталып яшәп калган тәккәләр (дәрвиш гыйбадәтханәләре), ханнар (кәрван сарайлар) һәм кунакханәләр күп булган. Әлеге районнарның җанлы сәүдә үзәкләре булуы юлчыларның игътибарын җәлеп иткәндер. Чынлап та, сәүдә эшенә осталыклары белән аерылып торган казан татарлары арасында Төркиядә эшчәнлек алып баручылар да булган. 1855 елда казан татарлары Габдулла, бертуган энесе Хәсән һәм өч дусты, Истанбулда сәүдәгәрлек таныклыгы бирелүне көтеп, Хәрбия (сугыш мәсьәләләре) нәзарәтендә вакытлыча яшәп ятканнар [34].

 

XIX гасырның ахырларына таба Фатих Казаннан килүче мөһаҗирләр күпләп яшәгән районга әйләнә. Аеруча Фатих мәчетендә вазифа башкаручы һәм Фатих мәдрәсәсендә белем алучы Идел-Урал яшьләренең саны арта [35]. 1857 елда Истанбулда яшәгән Хәйрулла әфәнде исемле кеше, Вакыфлар (дини оешмаларның мөлкәте) нәзарәтенә биргән гаризасында Фатих районындагы вафат булган Хәсән әфәндедән калган Хыркаи шәриф тирәсендәге йортның үзенә бирелүен сорый [36]. Күчеп килгән вакыты төгәл билгеле булмаса да, Госманлы дәүләте боерыгына керүе хәл ителгән булганлыктан, Истанбулга шактый электән килеп урнашуы ихтимал.

 

1865 елда язылган бер гариза чыгышы буенча Казан шәһәреннән булган гаилә белән бәйле. Гаилә башлыгы хаҗи Мөхәммәт Габделкәрим вафат булганнан соң, гаилә кешеләре аның 250 курушлык айлыгының үзләренә түләнүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр [37].

 

Бу елларда Госманлы җирләрендә Идел-Уралның төр­ле төбәкләреннән килгән мөһаҗирләр яшәгән. Шундый төбәкләрнең берсе – Идел елгасы суларын Каспий диңгезенә койган җирләрдә урнашкан, шул ук вакытта сәүдә үзәге дә булган Әстерхан (Хаҗитархан) шәһәре. 1857 елга караган бер документта Әстерхан мөһаҗирләре булган, исемнәре белдерелмәгән ике кешегә гатия [38] бирелүе турында сүз бара [39]. Шулай ук Әстерхан кешесе булган Габдулла әфәнде дүрт кешелек гаиләсе белән бергә Истанбулга күчеп килгән. Дәүләттән матди ярдәм сорап язган үтенеч язуы җавапсыз калмаган, 1861 елда бу кешегә көнлек түләү турында карар чыгарылган [40].

 

Төркиядә яшәүче мөһаҗирләрнең туган җирләре белән элемтәләре өзелмәгән. Моның беренче сәбәбе бүлгәләнгән гаиләләрен яңадан берләштерү булса, икенчесе башка туган-тумачаларын да яңа ватаннарына алдыру булган. Моңа үрнәк итеп ун гаилә исеменнән язылган бер гаризаны китерергә мөмкин. Төп чыгышлары Җәрифкә шәһәрчегеннән булган ун ир мөһаҗир Истанбулда «Әмирләр ханы» дигән кәрван-сарайда яшәп ятуларын, Әстерханда 17 йорт булып яшәп калган гаиләләрен Төркиягә китерттертү өчен рөхсәт сорауларын белдереп язган уртак гаризага Йосыф Сөләйман дигән кеше кул куйган. Күчеп килүләренә рөхсәт соралган гаиләләрнең җидесе Җәрифкәдә, биш йорт Чёрный яр дигән районның Команлы авылында һәм биш йорт Бахтиярлифкәдә булуы турында рәсми оешмаларга мәгълүмат бирелгән [41].

 

Күчеп утырган гаиләләрнең туган җирләре, туганнары белән булган элемтәләрен дәвам итүләре аларга акча җибәреп торуларыннан да аңлашыла. Казанның Тәтеш өязе Урта Балтай волостенә кергән Кече Бакырчы авылының имамы мулла Гобәйдулла бине Хәмиднең улы Хәмидулла да Россиядә калган гаиләсенә акча җибәреп торган. Ләкин бик аз микъдарда булган бу акчаның энеләрен-сеңелләрен укытырга җитмәвен һәм ата-анасының да инде олы яшьтә булуын сәбәп итеп күрсәтеп, гаиләсен Истанбулга китертү өчен, Мөһаҗирләр комиссиясенә мөрәҗәгать иткән. Гаризасында гаиләсенең ун кешелек булуын белдергән. Комиссия, казан татары Хәмидулланың бу үтенечен үтәп, тиешле рәсми эшләрне башкару максатыннан, гаризаны Хариҗия (тышкы эшләр) нәзарәтенә җибәргән [42].

 

Күчешләрнең сәбәпләре

 

XVI гасырның икенче яртысы – ХVIII йөзнең соңгы чирегендә Россия хакимиятенә кергән Урта Идел төбәкләрендә яшәгән мөселман халыкларның көчләп чукындырылуы, басым астында булулары уйдырма түгел – чынбарлык. Россия мөселманнарының ватаннарын ташлап китүгә этәргән сәбәпләрнең беренчесе дини һәм сәяси басым астында калулары була.

 

XIX гасырның беренче чирегендә, ягъни Николай I (1825-1855) заманында, илдәге мөселманнарга карата карарлар чыгарылган. Христианлыкны саклау юнәлешендә миссионерлык эшчәнлеге дәүләтнең мөһим вазифаларыннан берсе буларак кабул ителгән. 1842 елда миссионерлар хәзерләп чыгару өчен, Казан рухани академиясенең ачылуы, христианлыкка күчүчеләрне салымнардан азат итү карары, акчалата ярдәм кебек кызыктыргыч чаралар белән беррәттән, 1822 елда мөфтиләрдән башка бөтен дин әһелләренә карата аларны түбәнсетә торган таяк җәзасы карары чыгарыла һәм 1850 елга кадәр көчендә кала [43].

 

1860 елларга кадәр Рус хөкүмәте белән христиан чиркәүләре алып барган миссионерлык эшчәнлеге, алынган төрле идарә һәм гаскәри чараларга карамастан, рус булмаган халыкларны христианлаштыруда һәм руслаштыруда куелган максатларга ирешә алмый. Ислам динен бөтенләе белән контроль астына ала алмаган рус авторитетлары, XIX гасырның икенче яртысында бу юлы тагын да хәйләле һәм тәэсирлерәк ысул уйлап табалар. Бу мәсьәләдә аларга ярдәм иткән кеше тел белеме һәм дин белемнәре галиме Николай Ильминский була [44]. Аның тарафыннан алга сөрелгән, җирле халыкларга үз телләрендә белем бирү һәм рус әлифбасын бу телләргә кертү алымының җәмгыятьне христианлаштыруда уңышлы булачагы фаразлана. Чөнки рус әлифбасын һәр халыкка үз сөйләм аерымлыкларын калкытып яраклаштыру һәм бу үзенчәлекләр нигезендә басылачак китаплар ярдәме белән мөселман-төрки халыклары арасындагы якынлык, бердәмлек, үзара аралашу өзелергә тиеш була.

 

Мөселманнарга карата кабул ителгән тагын бер чара Инҗилне (Евангелие) һәм башка дини язмаларны башта татарчага, аннары башка төрки телләргә тәрҗемә итеп, эчтәлегенең аңлаешлылыгын тәэмин итү, аларны җәелдерү була. Ильминский, татарларның үзләренә карата кулланылган үзенчәлекле руслаштыру чараларына каршы торуларын, хәтта башка төрки халыкларны татарлаштыруларын белә иде. Шуңа күрә ул үзенең әлеге алымы кыргыз-казахларны татарлашудан саклап калачак дигән фикердә тора иде. Сөйләшләрне, үзенчәлекләренә нигезләнеп, аерым төрки телләргә тәрҗемә итәргә тырышулар зур резонанс тудыра, хәтта төрки халыкларның үзләрендә дә яклау таба. Шулай итеп, рус язучыларының әсәрләрен төрле төрки сөйләшләргә тәрҗемә итү һәм бөтен төрки халыклар өчен аерым-аерым әдәби тел барлыкка китерү процессы башланып китә [45]. Ильминскийның методы, үзе яшәгән 1851-1891 еллар арасында гына түгел, үлеменнән соң да дәвам иткән, 1905 елга, хәтта 1917 ел революциясенә кадәр кулланылган [46].

 

Татарлар, хөкүмәт һәм православие чиркәве тарафыннан өзлексез һәм системалы рәвештә алып барылган сәясәткә каршы торып, ислам динендә калуларын дәвам итәләр. Рус дәүләте оешмалары ислам динен җәелдерүне катгый рәвештә тыйган булса да, татарлар башкорт, чирмеш һәм чуваш авылларына йогынты ясап, аларның ислам диненә кайтуларына сәбәп булалар. Эзләнүләрдән күренгәнчә, христианлаштырылган татарларның мөселманлыкка кире кайтулары XIX гасырның башыннан алып 1802-1803, 1827-1830, 1858-1870 еллар арасында һәм 1905 елда аеруча арта [47].

 

Санкт-Петербургтагы илчелектән Истанбулга тапшырылган Казан суд органнарында кайбер дәгъваларга караган мәгълүматлар мөселманнарның ул заманнардагы яшәү шартлары һәм хокукый яктан нәрсәләр өчен гаепләнүләре мәсьәләсенә беркадәр ачыклык кертә. 1867 елның 15 декабрендә чыккан суд карарында законнарга каршы килгән татарлар өчен шактый авыр җәзалар бирелгән: күзәтү астына алу, мәҗбүри хезмәт лагерьларена җибәрелү, Эчке эшләр министрлыгының раславы нигезендә Себергә сөрелү. Мәсәлән, Чистайга караган Никитино авылындагы бер төркем мөселман кешесе, хөкүмәттән рөхсәт сорамыйча, мәчет салуда гаепләнеп, акчалата штраф җәзасына тартылганнар.

 

1870 елның 27 февралендә Казан суд органнарында каралган 1417 номерлы дәгъва Зур Солабаш, Норма һәм Олы Битаман авылларында яшәгән татарлар белән бәйле. Бу кешеләр православие кабул иткән мөселманнарны диннән чыгарырга тырышуда гаепләнәләр. Чистай кешесе мулла Галим Сәмигулов ислам диненнән чыгуга каршы торучыларны теләкләрен аңлатып гариза язарга үгетләүдә гаепләнә. Шуңа өстәп, өендә ясалган тентү вакытында дини китаплар табылуы да күрсәтелгән. Миңлебай Хәлимовның гаебе исә – вафат булган кызын мөселман йолалары буенча күмүе, гарәп телендә дога укуы. Бәдретдин Миръянов һәм Сабит Сабитов ислам динендә калырга теләүчеләрдән имза җыюда һәм үзләренә кушылган рус исемнәреннән баш тартуда гаепләнәләр [48].

 

Казан губернаторының ярдәмчесе Розов 1866 елның июль аенда, янына Ильминскийны да алып, губернадагы мөселман диненә кире кайткан авылларны йөреп чыккан. Тикшерүне Югары Никитино авылыннан башлаган Розов үзенең отчётында мөселманнарның 1856 елда Галим Сәмигулов җитәкчелегендә турыдан-туры Санкт-Петербургка рәсми гариза җибәргән булуларын, әлеге гаризаның игътибарга алынмавына да карамастан, 1865 елда мәчет салып, бөтен авыллары белән шунда гыйбадәт кыла башлауларын терки. Мәчет 1866 елда халыкның каршы торуына карамастан яптырыла.

 

Казан губернаторы Скарятин 1866 елның 20 августында Эчке эшләр министрлыгына мөселманлыкка кире кайту мәсьәләләре турында язып җибәргән бер отчётында Казан өязе Олы Мәңгәр авылында булып үткән дингә кире кайту вакыйгалары турында яза. Биредәге христиан татарларның вафат булган кешеләрен православие ысулы буенча күмүдән баш тартулары һәм бу хакта рәсми язма рәвештә хәбәр бирүләре белдерелә [49].

 

Мәккәдәге Казан мөселманнары, бу авылда булып узган вакыйгалар турында шикаять хатын гариза рәвешендә язып, падишаһ һәм хәлифә Габделхәмид II гә җибәргәннәр. Бу вакыйгалардан соң 1878 елда Казан губернаторы авыл старос­талары аша мөселман авылларына белдерү тарата. Белдерүдә җиде яшен тутырган балаларның рус мәктәпләренә укырга җибәреләчәге, каршы килгән ата-аналарның җәзага тартылачагы хәбәр ителә. Моннан тыш чиркәүләрне төзекләндерү һәм тәртиптә тоту эшләренең мөселманнарга йөкләнәчәге, һәр авылда манара кебек биек урыннарга чаң эленәчәге дә белдерелә. Бу чараларга гаризалар язып каршылык күрсәтүчеләр исә таяк, төрмә һәм сөрген җәзалары белән куркытылалар. Казан губернаторы министрлыкның әмере белән гаскәр китертеп, карарларга каршы килгән кешеләрне күсәкләр белән кыйната. Казан өязенең Мәңгәр авылына кереп, хаҗи Шакир исемле 90 яшьлек картны, киемнәрен салдырып, халыкка гыйбрәт булсын дип, камчы белән суктыра. Аягы белән башына типкәләп: «Менә, Мөхәммәтнең башына тибәм!» – дип каһәрли [50].

 

Күмәк күченүләр һәм Анадулыга (Госманлы дәүләтенең Азия өлешендәге (гадәттә, Кече Азиядәге) җирләре) урнаштырылган халыклар

 

XIX гасырның икенче яртысыннан алып башта Кавказ, ә аннан Төркстан ханлыклары берәм-берәм рус хакимиятенең кулына төшә. Бу вакыйгалардан соң Идел-Урал төбәкләрендә яшәгән рус булмаган халыкларга, казан татарлары, башкортлар һәм чувашларга карата кабат системалы ассимиляцияләү алымнары кулланыла башлый. Мөселманнар бик көчле хрис­тианлаштыруга дучар ителсәләр дә, бу басымнар рус хөкүмәте максат итеп куйган нәтиҗәләрне бирми, хәтта, киресенчә, каршы торуны ныгыта [51].

 

Бу чорда Анадулыга Идел-Уралдан килүче мөһаҗирләрнең саны тагын да арта. Күчешләрнең башкаларыннан аермасы һәм уйландыра торган ягы мөһаҗирләрне биргән ил белән аларны кабул иткән ил арасындагы араның үтә дә ерак булуы, климат шартларының юл мәшәкатьләрен тагын да кыенлаштыруы иде.

 

Мәгълүм булганча, мондый күчешләр вакытында туйганчы ашый алмау, йогышлы авырулар һәм юл газаплары үлемнәргә сәбәп булган. Төркем-төркем мөһаҗирләрне кабул иткән Госманлы дәүләте сәламәтлеккә бәйле мәсьәләләрне кайгыртырга тиешле булган оешмалар кора башлый. Мәсәлән, карантин ысулы 1838 елда мәҗлес оештырылу белән рәсми төс ала. Аеруча порт һәм яр буйларында сәламәтлек саклауда әлеге оешма беренче дәрәҗәдә җаваплылыкка ия була [52].

 

Мөһаҗирләр Анадулыдагы яшәү урыннарына таратылганчы Истанбулда җыела торган булганнар. Аннан соң, барып урнашу җайлы булган шәһәр һәм авылларга җибәрелеп, җир бүлеп бирелгән, мөмкин очракта иген кырлары белән тәэмин ителгәннәр. Араларында үзләреннән алдарак килеп урнашкан туганнары янында төпләнү теләге белдерүчеләр дә булган, андый үтенечләр дә кире кагылмаган. Моңа үрнәк итеп Казан мөһаҗире һәм дин әһеле хаҗи Мөхәммәт исемле кешене атарга мөмкин. Олылардан дүрт кеше һәм балалардан торган гаиләсе белән Истанбулда яшәгән бу кеше хәерчелеккә төшүен, бу хәлдән котылу өчен, Кютахъяга бәйле Иске Шәһәрдәге туганнары янына китәргә теләвен белдергән [53]. Иске Шәһәрнең тимер юл буйларына урнаштырылган мондый гаиләләр биредә игенчелекнең алга китүенә дә этәргеч биргән. [54].

 

Чыгышлары буенча Казаннан булган Мөхәммәт һәм Габделгани исемле ике кеше, үзләре белән туган-тумачаларын (22 кеше) да алып, Төркиягә килгән. Болар үзләреннән алда күчеп киткән туганнары янына – Бурсага караган Яманлы дигән җиргә һәм Измиткә караган Чанаксуе Мәшәкүендәге Искемазар дигән җиргә җибәрелүләрен сораганнар. Әлеге җирләр әлеге төркемнәр барып төпләнү өчен яраклы дип табылган [55].

 

Бу җәһәттән, Ходавәндигяр вилаяте мөһаҗирләрне урнаштырыр өчен уңайлы җир булганлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Беренчеләрдән булып күчеп килгән Казан мөһаҗирләрен Ходавәндигярга урнаштырганнар. Биредә мөһаҗирләрнең туган-тумачалары белән бергә яшәр өчен белдерелгән теләкләре идарәчеләр тарафыннан игътибарга алынганлыгы архив документларыннан аңлашыла. Казан татарларының монда кардәш-ырулары яшәве күчешләрнең элек тә булганлыгына ишарә итә.

 

1866 елда Казан мөһаҗирләреннән 18 кешелек 4 гаиләнең Ходавәндигяр вилаятенең Тәпәҗик авылындагы туганнары янына урнаштырылачаклары, бу кешеләрнең паспортлары булганлыгы белдерелгән тагын бер документ табылды [56]. Моннан да күренгәнчә, араларында күчеп китү өчен, Россиядә рәсми документлар эшләтүчеләр, ягъни качак булмаганнар да очрый. Госманлы җирләренә килеп урнашкан 18 гаиләлек Казан мөһаҗирләрен Кырым һәм Дагыстан мөһаҗирләре белән бергә урнаштырырга дигән тагын бер карар кабул ителгәнлеге билгеле [57].

 

11 гаиләдән оешкан һәм барлыгы 40 кешелек төркем Казан кешеләрен Худавәндигяр вилаятенә кергән Михалич һәм Тәпәҗик дигән җирләргә урнаштырырга дигән карар чыгарылган. Боларның да туганнары янына төпләнергә теләүләре, паспортлары барлыгы белдерелгән [58].

 

Измиткә караган Элмалы (Алмалы) авылы тирәсендә 42 йорт булып урнашкан Казан мөһаҗирләре исеменнән бирелгән бер гаризадан аларның авыр шартларда яшәүләре аңлашыла. Мокатдәретдин исемле вәкилләре белдергәнчә, бу авыл кешеләре, инде ике елдан бирле чәчү орлыгы юнәтә алмыйча, үзләренә җитәрлек чәчү орлыгы бирелүен үтенеп дәүләткә мөрәҗәгать иткәннәр [59]. Тагын бер документта Казан мөһаҗирләреннән булган 7 йортлык бер төркемгә шул ук Измиттә җир бирелү хәбәрен очратабыз. Бу җир сайланганда, анда туганнарының яшәве исәпкә алынган [60]. Әлеге төбәкләрдә яшәгән халыкның берничә елдан бирле чәчү орлыгына ихтыяҗ тоюлары тагын бер документта белдерелә. Элмалы авылында яшәгән Казан кешесе хаҗи Габделгазиз үзенә башка якташларына караганда азрак бодай бирелүе турында шикаять язган [61].

 

Хиҗаз һәм Шамдә (Дәмәшкъ) яшәгән Идел-Урал кешеләре, аларның суфичылыкка булган бәйлелеге

 

Мөселманнар өчен изге саналган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре, Явыз Солтан Сәлим (1512-1520) заманыннан башлап Госманлы хакимиятенә керә. Шул рәвешле, падишаһлар хәлифәлектән тыш «хәдимел-хәрәмәйн» (Хәрәмәйнгә хезмәт итүче; Харәмәйн дип Мәккә белән Мәдинә шәһәрләренә әйтелгән – тәрҗемәче искәрмәсе) титулына да ия булалар. Бу исем изге шәһәрләрне карап, халкын тыныч һәм мул тормыш белән тәэмин итеп тору җаваплылыгын өстәгән. Һәр елны хаҗ вакытында алтын, бүләк һәм ризык төяп, башкала һәм хәлифәт мәркәзе Истанбулдан Хиҗазга таба кәрваннар юлга чыга торган булган. 1782 елда Үскүдардагы солтанатның хәзинә сараена казан татарларыннан 26 кешенең китерелүе, матди тәэмин ителүләренә бәйле күрсәтмә XVIII гасырның ахырында Идел-Урал белән булган бәйләнешләрнең көчле булуын дәлилли [62].

 

Хаҗга барып кайту башлыча берничә елга сузыла торган булган, хәтта араларында төпләнеп калып, кире кайтмаганнары да очраган. Мәсәлән, Уфа төбәгендә мәдрәсә ачып, бик күп шәкертләргә сабак биргән мөдәррис Габделхаликъ бине Габделкәрим (1844 елда үлгән), Казанда белем алганнан соң, 1798 елда Истанбул аша Хиҗазга барган. Аннан соңгы елларда да хаҗ сәфәренә чыккан Габделхаликъ бине Габделкәрим ике ел Мәккә белән Мәдинәдә, берәр ел Мисыр (Мисыр иле яки аның башкаласы Каһирә) белән Кодыста (Иерусалим), алты ай Шамда (Сурия яки аның башкаласы Димәшекъ) яшәгән [63].

 

1818 елда Казан дин галимнәреннән Габделкәрим әфәндегә билгеләнгән акчаны 180 курушка күтәрергә дигән күрсәтмә теркәлгән тагын бер документ белән таныштык [64]. Габделкәрим әфәнденең бераздан бу билгеләнгән акчаны тулаем алу өчен мөрәҗәгать иткән язуы да бар [65]. Ул заманнарда казан татарлары арасында Габделкәрим исеменең бик еш очравы күзгә ташлана. Фамилияләрнең кулланылмавы, мәгълүматларның да шактый чикле булуы сәбәпле, бу кешеләрнең шәхесен төгәл билгеләү мөмкин түгел.

 

Дәүләт, кирәк дип тапканда, хаҗга баручыларга ярдәм иткәнгә, хаҗ кылучылар да гозерләре белән мөрәҗәгать иткәннәр. Казаннан юлга чыгып, Хиҗазга барырга ниятләгән Мортаза исемле бер кеше, Искәндәриягә (Александрия) кадәр пароходта бушлай бару өчен гариза язган [66]. Мәккәдә мөҗавир [67] булган Казан мөһаҗире Демирполат исемле кеше азык-төлек, ягъни бодай бирелүен үтенеп мөрәҗәгать иткән. Үзе турында биргән мәгълүматта Һиҗри белән 1267 елда Казаннан гаиләсе, бала-чагасы белән бергә китүен, Мәккәдә мөҗавир булып торуын белдергән. Үзе генә Истанбулга барып кайтуын, ул югында ярдәм ризыгы таратылганга, гаиләсе өлешсез калып, юклыкка, хәерчелеккә төшүләрен белдерә [68].

 

Татарлар сәүдә эшчәнлеге өчен мәйданнарын Урта Азиягә күчергәннән соң, андагы мәдрәсәләр һәм фикер ияләре белән танышалар, дини һәм мәдәни бәйләнешләргә нигез салалар. Бу төбәктә барлыкка килгән тарикатьләрнең йогынтысына да биреләләр. Аеруча Бохарада булучыларның XVI гасырда оешкан Нәкышибәнди [69] тарикатенә керүләре һәм Идел-Уралда да нәкъ менә бу тарикатьнең җәелүен билгеләргә мөмкин. Гомумән, Оренбург Мөселман Диния нәзарәте тарафыннан алга сөрелгән рәсми ислам фикерендә дә нәкъшибәндиләр карашы хакимлек иткән [70].

 

XIX гасырның икенче яртысыннан алып руслар сәүдә юлларын һәм мәйданнарын үз кулларына төшергәннән соң, татар сәүдәгәрләренә Урта Азия капкалары бикләнгән. Икенче яктан, нәкъ бу елларда Госманлының башкаласы Истанбул һәм Каһирә кебек башка изге шәһәрләр белән бәйләнешләр ныгыган. Россия мөселманнары һәм хаҗилары Истанбулдагы нәкъшибәнди тәккәләренә бик еш килә торган булганнар. Шәһәрдәге тәккә, һанкяһ, завия, дәргяһ кебек дәрвиш гыйбадәтханәләре Әмир Бохари, Габдуллаһ Кашгари кебек Урта Азия дәрвишләренең исемнәре белән дә аталып йөртелгән. Урта Азия нәкъшибәндилеге бирегә үзбәк тәккәләре ярдәмендә күчә. Өскедар Солтантәпәдәге Үзбәкләр тәккәсе, Солтанәхмәттәге Бохара тәккәсе, Үзбәк һәм Шаһ Хәйдәр Ташкәнди тәккәләре моңа мисал булып тора [71].

 

Бу тәккәләр бер үк вакытта Төркстан һәм Кытайдан килгән хаҗиларның Истанбулда туктау һәм яшәү урыннары да булган. Мәсәлән, бохаралылар һәм кашгарлылар Мәхмүтпашадагы Үзбәк тәккәсендә һәм Әюп Солтан тәккәсендә куна кала торган булганнар. Казанлы хаҗилар исә күбесенчә казанлылар тәккәсендә тукталганнар.

 

XIX гасырда Мәккә һәм Мәдинә кебек изге шәһәрләрдә, Шамда яшәгән казан татарларының саны шактый булганлыгын күрәбез. Болар арасында казанлы, нәкъшибәнди тарикатеннән шәех Хафиз Мөхәммәтҗан исемле кеше 1847 елда Мәккәдә бер тәккә [72] салдыра. Дәүләт тәккәнең чыгымнары өчен акча, бу шәхеснең үзенә хезмәт хакы билгеләп ярдәм итә. Шул ук документта аның Мәдинәи мөнәввәрәдә мөҗавир булып торганлыгы да белдерелә [73]. Казанлы шәех Хафиз Мөхәммәтҗан әфәнденең шул ук вакытларда Истанбулда яшәгән якташы Гыйззәт исемле ярдәмчесе, эшләренең дәвамчысы да булганлыгы аңлашыла [74].

 

Хафиз Мөхәммәтҗан әфәнде, аннан соңгы елларда Мәккәгә мөҗавир булып китәчәген әйтеп, яңадан хезмәт хакы билгеләнүен сорап мөрәҗәгать иткән [75]. Хафиз Мөхәммәтҗанның Мәккә һәм Мәдинәдән соң Шамда яшәгәнлеген күрсәтүче тагын бер документ бар. Шам вәлилегенә (губернаторлыкка) аның исеменнән гариза биргән кеше – Габдеррахман исемле югары дини белем алучы бер шәкерт [76].

 

Башка бер документтан казан татары һәм нәкъшибәнди дәрвише булуын белдергән Хөсәен исемле кешенең, хатыны белән бергә юлга чыкканлыгы һәм Хиҗазга барырга теләве аңлашыла. Искәндәрия (Александрия) юлы аша барырга ниятләгән бу кешенең юл чыгымнарын күтәрүләрен үтенеп язган гаризасына уңай җавап бирелгән [77].

 

1852 елга караган бер документта исә Мәдинә шәһәрендәге Казан кешесе хаҗи Мөхәммәт Сафа, шәкерт Габдеррәхим әфәнде һәм Шам шәһәрендәге Хәмзәзадә Сәет Хөсәен әфәнделәргә бер микъдар акча түләүне билгеләү турында сүз бара [78].

 

Бу кешеләрнең изге җирләргә тартылуларының сәбәбен дини инанулары белән аңлатырга мөмкин. Шиһабетдин Мәрҗани заманында, Россиядә ислам әһелләренең тәрәккыяте (прогрессы) мөмкин булмаячак, шуңа күрә Төркиягә күчеп китүләре кирәк, дигән фикер бик киң җәелгән була. Ул вакытларда Казанның иң мәшһүр мөдәррисләренең берсе булган Мөхәммәт Габделкәрим хәзрәт [79] һәм башка бик күпләр нәкъ менә шул сәбәп белән күчеп китәләр. Ләкин Мәрҗани бу фикерне хуп­ламаган. Ул, тиешле реформалар үткәрелгән очракта Россия мөселманнарының алга китеше мөмкин дигән карашта торган [80].

 

Бу чорда Габделкәрим әфәнде исемле бер кешенең җиде кешелек гаиләсе белән Россиядән күчеп килүе, үзенә түләү билгеләнүен сорап, дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итүе теркәлгән тагын бер документ бар. Бу кешенең нияте Мәдинәгә барып төпләнү, ул мөмкин булмаса, Шамда торып калу була. Рәсми оешмалар тарафыннан тикшерү үткәрелгәннән соң, гаризасын кире кагу өчен җирлек булмавы белдерелә, 1863 елның 10 октябрендә үтенечен канәгатьләндерергә дигән карар чыгарыла [81]. Безнең фикеребезчә, бу кешенең алда искә алынган Габделкәрим хәзрәт булуы да мөмкин.

 

1897 елда хаҗ юлчылыгы вакытында Истанбулда тукталган имам Корбангали Халит угылы үзенең истәлекләрендә Казан кешесе мулла Мөхәммәт Кәрим хәзрәтнең вафат булуы турында яза, каберенә баруын белдерә. Каберенең Әдернәкапы тирәләрендә икәнен дә әйтә [82].

 

Идел-Урал җирлегеннән килгән һәм Хуҗа мулла Муса җитәкчелегендә тагын бер төркем мөһаҗир Шамга урнашу өчен гариза биргән. Алты йорттан 27 кеше булып оешкан бу төркем, «диннәрен саклап калу» максаты белән, туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булуларын белдергән. Шам һәм Сайда вәлиләренә бу кешеләр Госманлы боерыгы астына алынганнан соң, урнашачак җирләренә исән-сау барып җитүләрен тәэмин итү өчен, яннарына озатучы жандармнар бирергә кушылган [83].

 

Казан татарлары аеруча хаҗ юлы өстендәге борынгы мәдәният мәркәзе булган Шам вилаятендә төпләнеп калырга теләгәннәр. Идел-Уралдан килгән мөһаҗирләрнең бу җирләргә омтылуларының сәбәбе, безнең фикеребезчә, нәкъшибәндилектәге халидия [84] тармагының Сүриядә оешкан булуы иде.

 

Халидия тармагын казан татарлары арасында таныту өчен хезмәт куйган кешеләрнең булуы билгеле. Боларның берсе – Чистай мәдрәсәсен ачкан Закир Камалов [85]. Гарәп дөньясында халидия иң таралган ил – Сүрия булуы мәгълүм. Тарикатьнең Шамда тамыр җибәрүендә мәшһүр Хани гаиләсенең өлеше зур булган, тарикатьнең төп китаплары да бу гаилә кешеләре тарафыннан язылган [86].

 

XIX гасырның ахыры һәм XX гасырның башларында Истанбул, Мәккә белән Мәдинә һәм Шам кебек шәһәрләрдә төпләнеп калган казан татарлары белән беррәттән, Кавказның җирле халыклары, бигрәк тә Дагыстан кешеләре очрый. Моны Дагыс­тандагы ислам традицияләренең көчле булуы белән аңлатырга мөмкин. 1850 елда Дагыстан мөфтиенең уллары – Шамга, кайбер дин әһелләре исә Хиҗазга килеп урнашалар [87]. Дагыс­танлы нәкъшибәнди шәехләре Госманлы дәүләте шәһәрләренә бик еш килеп китә торган булганнар [88].

 

Бу еллар Дагыстан һәм Кавказ тарихында бик үзенчәлекле дәвер иде. Кавказда шәех Шамил һәм аның дуслары рус көчләренә күп еллар дәвамында каршылык күрсәтәләр, нәтиҗәдә, 1859 елда җиңелергә мәҗбүр булалар. Рус басып алуларына бәйле рәвештә, Кавказдан саннары миллионнарга җиткән мөһаҗирләр, эченә Балкан да кергән Госманлы җирләренә килеп урнашканнар. Шәех Шамил руслар тарафыннан әсир алынганнан соң, хаҗ вазифасын үтәү мөмкинлеге бирелүен сорый. 1869 елда Хиҗазга китә, кире кайтмый һәм Мәдинәдә вафат була.

 

Татарларның Дагыстан халыклары белән элемтәләренең башлангычы, Казан руслар тарафыннан алынганнан соң, татарларның Дагыстанга мөһаҗирлек белән бәйле ерак тарихка барып тоташа.Татарлар арасында ул җирләргә китеп белем алучылар да билгеле.Шул чорларда Дагыстанга күчеп китүчеләр булганлыгы, Казанда хәлләр бераз яхшыргач, бер өлешенең илләренә, кардәш-ыруы янына кире кайтканлыгы мәгълүм.Идел-Урал төбәкләрендә сакланган кайбер кулъязмалар, рисаләләр һәм Дагыстан дин галимнәренең әсәрләре, бу төбәкләр арасындагы элемтәләр һәм мәдәни багланышлар белән аңлатыла ала [89].

 

Йомгаклап әйтсәк, Идел-Уралдан килүче мөһаҗирләрнең социаль мохитләре бер-береннән шактый аерылып торса да, туган җирләрен калдырып китүләренең төп сәбәбе, нигездә, дини һәм икътисади хәлләре белән бәйле.Госманлы империясе, күпчелеге мөселман булган халкы һәм изге шәһәрләре күп булган дәүләт буларак, Россия мөселманнары өчен бик әһәмиятле ил иде.Шул ук вакытта уртак ноктаның бары тик дин генә түгеллеген, тарихи, этник һәм мәдәни тамырларның кардәшлеген дә игътибарсыз калдырырга ярамаганлыгын искәртеп үтү зарур.

 

Руслаштыру һәм христианлаштыру хәрәкәтенең Идел-Уралдан күчеп китүләргә көчле йогынты ясаганлыгы бәхәссез.Госманлы дәүләте белән XIX гасыр башыннан алып дәвам иткән дини багланышлар күчешләр өчен җирлек хәзерләгән.Соңга табарак Кырым һәм Кавказдан күчеп китүләрнең ишәюе дә Идел-Урал мөһаҗирләренең кыюлыгы артуга китергән.

 

XIX гасырдагы җиңелүләрдән соң, Грит һәм Румели кебек географик өлкәләрдәге Госманлы дәүләте боерыгы астында яшәгән халыкның Анадолуга таба чигенүе башланганда, патша Россиясеннән дә миллионнарча кеше ватаннарын ташлап китә башлый.Бу зур-зур төркемнәр Анадолуда яшәр өчен шартлары булган җирләргә урнаштырылалар.Зур кыенлыклар белән күчеп утырган мөһаҗирләр яңа ватаннарының чәчәк атуында, авыл хуҗалыгының алга китүендә үзләреннән өлеш кертәләр.XIX гасырның икенче яртысыннан соң арткан күчешләрнең башында казан татарлары Төркиянең көнбатышына, тимер юллар булган төбәкләргә урнаштырылган.Җитештерү түбән, авыл хуҗалыгы да артта калган елларда күчеп килеп урнашкан казан татарларына бүлеп бирелгән җирләр шактый дымлы һәм уңдырышлы булган.

 

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

 

Чыганаклар:

1. Hasan Şahin, «Kaynarca’dan (1774) Paris Barışı’na Kadar Şark Meselesi Perspektifinden Osmanlı-Rus Münasebetlerine Genel Bir Bakış», Türkler, C. XII, Ankara, 2002. – s.532.

2. Alan Fisher, Kırım Tatarları, (çev. Eşref B. Özbilgin), Selenge yay., İstanbul, 2009. – s.114.

3. Kemal Karpat, The Ottoman Population (1830-1914), University of Wisconsin press.,Wisconsin, 1986. – p.66.

4. HAT 1398 / 56158, 29 Zilhicce 1204 / 09.09.1790.

5. Geniş bilgi için bkz. Nedim İpek, «Rus Ordusundaki Türk Askerlerinin Osmanlı Tâbiiyetine Geçmesi (1911-1917)», Tarih ve Toplum, sayı: 145, Ocak 1996, s. 14-19.

6. C. AS., 1106 / 48925, 05 Zilhicce 1243 / 18.06.1828 Rus ordusundan firar eden iki nefer hakkında alınacak tedbirlere dair olan bu belgenin orijinali, tamire muhtaç durumda olduğundan görülememiştir.

7. A. MKT. MHM. 74 / 29, 7 Zilhicce 1271 / 20.08.1855 Бүгенге көндә Иске Шәһәр илчесе булган Чифтәләргә Кырым һәм 1890 еллар ахырындагы Казан мөһаҗирләре җирләшәләр Günümüzde Eskişehir’e bağlı bir ilçe olan Çifteler’e Kırım ve 1890 sonrasında Kazan muhacirleri (Kuruhöyük köyü) iskân ettirilmiştir.

8. Osmanlı Belgelerinde Kırım Savaşı (1853-1856), (haz. K. Gurulkan, M. Küçük, Y. İ. Genç…), Başbakanlık Devlet Arşivleri Genel Müd. yay., Ankara, 2006, s. VI.

9. Ahmet Cevat Eren, Türkiye’de Göç ve Göçmen Meseleleri, Nurgök matb., İstanbul, 1966, s. 40-41.

10. Nedim İpek, Rumeli’den Anadolu’ya Türk Göçleri (1877-1890), TTK yay., Ankara, 1999, s. 4.

11. A. MKT. UM., 412 / 55, 07 Zilhicce 1276 / 27.06.1860.

12. A. MKT. NZD., 323 / 69, 18 Safer 1277 / 05.09.1860.

13. Mercani, (yay. Salih bin Sabit Gabidullin), Maarif neşr., Kazan, 1915, s. 8-9.

14. HR. MKT., 33 / 42, 19 Cemaziyelahir 1266 / 02.05.1850.

15. A.MKT. UM., 17 / 66, 27 Receb 1266 / 08.06.1850.

16. A. MKT. UM., 398 / 17, 5 Şevval 1276 / 28.02.1860.

17. İrade, Dahiliye, 25149, 05 Zilkade 1273 / 15 Haziran 1273 / 27.06.1857.

18. A. MKT. MHM., 278 / 90, 17 Rebiülahir 1280 / 01.10.1863.

19. Йорт санын дүрткә тапкырлап, якынча кеше санын чыгарырга мөмкин.

20. ŞD., 382 / 2, 02 Muharrem 1317 / 12.05.1899.

21. Ahmet Cevat Eren, Türkiye’de Göç ve Göçmen Meseleleri, İstanbul, 1966, s. 39-41.

22. A. MKT. NZD., 361 / 40, 27. Muharrem 1278 / 05.08.1861.

23. İskender Gilyazov, «XI-XVIII. Yüzyıllarda Çarlık Rusyası’nda İdil-Ural Tatarları», Türkler, C. 18, s. 413, Ankara, 2002.

24. C. ML., 331 / 13580, 20 Ramazan 1233 / 17.07.1841.

25. Ahmet Halaçoğlu, a.e., s. 80.

26. C. ML., 208 / 8575, 27 Cemaziyelevvel 1257 / 17.07.1841.

27. C. ML., 57 / 2611, 07 Zilkade 1258 / 10.12.1842.

28. C.HR., 131 / 6504/ 18 Rebiülevvel 1263 / 04. 04.1847.

29. A. MKT. NZD., 243 / 26, 7 Rebiülahir 1274 / 25.11.1857.

30. MVL., 825 /136, 18 Zilhicce 1275 / 19.07.1859.

31. İrade, Meclis-i Vâlâ, 179 / 6, 8 Cemaziyelahir 1275 / 14.01.1859.

32. HR. TO., 494 / 79, 20.12.1866.

33. ŞD., 2854745, 27. l. 1285 / 10.02.1869.

34. A. MKT. DV., 78 / 51, 15 Cemaziyelevvel 1271 / 03.02.1855.

35. Arzu Kılınç, «İdil-Ural’dan Göçler, Neden ve Sonuçları (19. yüzyıl sonu ve 20. yüzyıl başı)», Doktora Tezi, (danışman: Prof. Dr. Nadir Devlet), Marmara Üniversitesi, Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü, İstanbul, 2001, s. 80-81.

36. A. MKT. NZD., 232 / 49, 23. Zilhicce 1273 / 14.08.1857.

37. MVL., 872 / 36, 16 Cemaziyelevvel 1282 / 06.10.1865.

38. Иганә.

39. A. MKT. NZD., 248 / 15, 07 Cemaziyelevvel 1274 / 29.09.1857.

40. A. MKT. NZD., 368 / 59, 23. Rebiülevvel 1278 / 29.09.1861.

41. A. MKT. NZD., 398 / 21, 07 Şaban 1278 / 07.02.1862.

42. A. MKT. NZD., 402 / 101, 24 Şaban 1278 / 24.02.1862.

43. Aidar Nogmanov, «Relations Between State and Islam in the 18th. And 19th.Centuries»,, (haz. Halit Eren, Damir Ishaqov, Sadık Ünay), Tatar History and Civilisation, (çev. İlnur İ. Nadirov), Ircica yay., İstanbul, 2010, s. 233-236.

44. НиколайИвановичИльминский – (1821-1891) Пензадаруханигаиләсендәтуа. Казан руханилар академиясен бетергән.Көнчыгыш телләренә булган зур кызыксынуы аны мәдрәсәдә укырга этәргән.Башта ул Казанда православие дине китапларын татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче бер комиссиядә эшли.1854 елдан Казан руханилар академиясенең төрек һәм гарәп телләре кафедрасында эшли.1858 елда Оренбургта чик буе комиссиясенә эшкә керә, төрки телләр буенча гыйльми тикшеренүләр башлый.1862 елда кабат Казанга кайта һәм 1870 елга кадәр Казан руханилар академиясендә һәм Казан университетында укыта. 1872 елдан вафатына кадәр Казан укытучылар семинариясенең директоры.

45. Nadir Devlet, Rusya Türklerinin Milli Mücadele Tarihi (1905-1917), TTK. yay., Ankara, 1999, s.162.

46. Jean Saussay, «Ilminskij et la politique de Russification des Tatars (1865-1891)», C M R S, Juillet-Septembre 1967, p. 400-425.

47. Agnès Kefeli, «Une note sur le rôle des femmes Tatares converties au christianisme dans la réislamisation de la Moyenne-Volga au milieu du XIX e siècle», L’Islam de Russie, p. 65-71.

48. HR. TO., 551 / 2, 01.02.1872 (француз телендә).

49. Gökgöz, Saime Selenga, Yevfimiy Aleksandroviç Malov: İdil-Ural’da İslâm Karşıtı Rus Misyon Siyseti, Köksav yay., Ankara, 2007, s. 403-404.

50. Y. Müt. Mar. Ev.57 / 50, 19.Ca. 1309 / 21.12.1891 (документ гарәп телендә).

51. Akdes Nimet Kurat, Rusya Tarihi, TTK yay., Ankara, 1993, 359-361.

52. Gülden Sarıyıldız, Hicaz Karantina Teşkilatı (1865-1914), TTK yay., Ankara, 1996, s. 7.

53. MVL., 511 / 92, 26 Cemaziyelahir 1283 / 04.11.1866.

54. Kemal H. Karpat, Osmanlı Nüfusu Demografik ve Sosyal Özellikleri (1830-1914), (çev. Bahar Tırnakçı), Tarih Vakfı Yurt yay., İstanbul, 2003, s. 49.

55. MVL., 721 / 88, 11 S 1283 / 24.06.1866.

56. MVL., 738 / 6, 13 Rebiülevvel 1284 / 15.07.1867.

57. MVL., 875 / 13, 18 Rebiülevvel 1283 / 31.07.1866.

58. MVL., 726 / 53, 01 Safer 1283 / 14.06.1866.

59. MVL., 528 / 58, 14 Zilkade 1283 / 21.03.1867.

60. MVL., 738 / 22, 19 Rebiülahir 1284 / 20.08.1867 (әлеге документны тикшерергә кирәк булганлыктан, оригиналы күрсәтелми).

61. MVL., 713 / 103, 24 Zilhicce 1282 / 09.05.1866.

62. C. DH., 326 / 16268, 29 Şaban 1196 / 09.08.1782.

63. Rızaeddin bin Fahreddin, Asar, C. II, cüz.10, Orenburg,1907, s. 96-99.

64. C. MF., 38 / 1882, 28 Cemaziyelevvel 1233 / 05.04.1818.

65. C. DH., 340 / 16997, 27 Rebiülevvel 1239 / 01.12.1823.

66. A. MKT. NZD., 377 / 32, 05 Cemaziyelevvel 1278 / 09.11.1861.

67. Йотрын-җирен калдырып, Мәккә һәм Мәдинәдә гыйбадәт кылып яшәүче.

68. A. DVN., 159 / 67, 14 Cemaziyelahir 1277 / 28.12.1860.

69. XIV гасырда барлыкка килгән бу тарикатьнең оештыручысы Мөхәммәт Баһаведдин Нәкъшибәнд була. 1388 елда Бохарада вафат булган Баһаведдин Нәкъшибәнднең кабере дә билгеле.

70. Alexandre Bennigsen-Chantal Lemercier-Quelquejay, Sûfi ve Komiser, çev. Osman Türer, Akçağ yay., İstanbul, 1988, s. 122-123.

71. Thierry. Zarcone, «Les Derviches Turkestanais et Indiens à Istanbul», Anatolia Moderna, II, 1991, s. 136-200.

72. Мәдинәдә казанлылар өчен аерым бер тәккә булган кебек, Мәдинәи мөнәввәрәдә дә Карабаш тирәләрендә Үзбәк тәккәсе корылган. Бу тәккәнең булуын, аны төзеткән Габделгаффур әфәнденең балавыз шәме сорап язган язмасыннан укып белергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат алу өчен карагыз: www.actaturcica.com/sayi5/III_1a_5.pdf

73. A. MKT. DV., 59 / 72, 02.09. 1268 / 20.06.1852.

74. A. MKT. NZD., 24 / 54, 15 Rebiülevvel 1267 / 18.01.1851.

75. A.MKT. UM., 432 /11, 29. Rebiülevvel 1277 / 15.10.1860.

76. A. MKT. DV., 185 / 37, 14 Ramazan 1277 / 27.03.1861.

77. ZB., 3 / 68, 11 Receb 1287 / 06.10.1870.

78. A. MKT. DV., 59 / 72, 02 Ramazan 1268 / 20.06.1852.

79. Дамулла Габделкәрим хәзрәт Буби мәдрәсәсендә дәрес биргән. Мөхәммәт Габделкәрим Бохарада укып кайтканнан соң егерме өч ел эчендә биш йөзгә якын шәкерт укытып чыгарган хөрмәтле шәхес булган.

80. Mercani, s. 534.

81. İrade Meclis-i Vâlâ, 22341, 24 Rebiülahir 1280 / 10 Ekim 1863.

82. İmam Kurbanali Halidoğlu, Tevârih-i Hemse-i Şarkî, Kazan, Ye. V. Kazakova matb., 1911, s. 570.

83. A. MKT. MHM., 230 / 87, 5 Safer 1278 / 12.08.1861.

84. Баһаведдин Нәкъшибәнд (1318-1389) тарафыннан оештырылган тарикать, Әхмәт Ясәви аша Маверавеннәхердә, Габделхаликъ аша Харәзмдә тарала. XV гасырда Анадулыда, XVI гасырда Һиндстанда тәэсире көчәя.Бу тарикать Һиндстаннан Мүҗәддидия исеме белән Хиҗазда, Гыйракъта һәм Сүриядә тарала.Сүриядә тарикатьнең халидия тармагы оеша.

85. Arzu Kılınç, «XIX. Yüzyılda İdil-Ural Bölgesinden Anadolu’ya Göçler», Türkler, C. 13, s. 899, Ankara, 2002.

86. Hamid Algar, «Halidiyye», TDVİA, C. 15, İstanbul, 1997, s. 296.

87. A. MKT. UM., 467 / 58, 13 Şevval 1277 / 24.06.1861.

88. A. MKT. UM., 343776, 09 Receb 1275 / 13.02.1859.

89. Ризаэддин Фәхреддинов. Болгар һәм Казан төрекләре. Казан, 1997, б.255.

 

Арзу Кылынч, доктор, Мигьмар Синан Нәфис сәнгать университетының (Истанбул) тарих укытучысы.


Арзу КЫЛЫНЧ, Истанбул

№5-6 |

Марат Башаров әнисенеңүлемендәжурналистларны гаепли #7143

$
0
0
26.12.2012 Матбугат
21 декабрь көнне актерның әнисе инсульттан вафат була. Марат бу хәлдә журналистларны гаепли һәм алар белән очрашуга катгый каршы килә. Башаров әнисе белән бер шәһәрдә яшәмәгән. Шуңа күрә әнисе күп еллар улы белән булган хәлләрне мәгълүмат чаралары аша ишетеп, белеп торган.

Соңгы вакытта актер белән килеп чыккан күңелсезлекләр бик борчый аны. Улының машина йөртү таныклыганнан колак кагуы һәм бу эшнең судка кадәр барып җитүе, ана кешене тәмам урын өстенә яткыра. Паралич суга.

“Суд карары турында да, әнием турында да журналистларга сөйлисем килми. Бу гамәлләре өчен алар җавап  тотачак әле”, - дигән Марат Life News хәбәрчесенә.
 


---

№--- | 26.12.2012

Ранил Нуриев: “Буйдак тормышныңрәхәтен күреп яшәп ятам” (ФОТО) #7144

$
0
0
26.12.2012 Шоу-бизнес
Эстрадага “Син минем янымда” җыры белән килеп кергән Ранил Нуриевны тиз арада “йолдыз” ясап куйдылар. Зәңгәр экраннарда клибын еш әйләндерәләр, интернет челтәрендә караучыларның исәбе юк. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, хәтта шоу-бизнеста кайнаучы, алып баручы Ксения Собчак та игътибарсыз калдырмаган. “Син минем янымда” җырына төшерелгән клипны караганнан соң, уртак танышлар аркылы яшь җырчыны үзенең бер кичәсенә чакырган.

— Кичәләрдә күп йөрим. Мәскәүгә дә еш чакыралар. Ксения үткәргән кичәгә дә теләп бардым. Аның белән күрештек. Сүзне озак тотмады, клип турында фикерен әйткәч, “Татары молодцы!” — диде. Бу яхшы бәя. Гомумән, җыр уңышлы булды, — ди Ранил.

 

Безнең белешмә:

 

Тулы исеме: Ранил Данил улы Нуриев

Туган урыны: Казан шә­һәре

Туган көне: 23 март, 1986 ел

Белеме: Казан юридик институтын тәмамлаган

Гаилә хәле: өйләнмәгән

 

 — Ранил, сине шушы җыр танытты. Ул ничек ту­ды?

 

— Мәктәптә укыганда ук җырлар яза идем. Әти-әни­ем синтезатор алып биргәч, шактый көйләр тудырдым. Әмма, кызганыч, уен коралын сатканда иҗат иткән бө­тен көйләрем аның хәтерендә китеп барган. Бик сирәге генә искә төште. Аларның берничәсе репертуарымда бар.

 

“Син минем янымда” җы­рына килгәндә, сүз­ләрен Ләйлә Дәү­ләтова язды. Кушымтасын үзем иҗат иттем. Машинада барганда күңелдә җыр юл­лары туа башлады. Шундук композитор Марат Мухинга киттем. Ул кө­ен язды. Бу җыр ике көн эчендә туды. Җиңел дә булды, күңелгә дә ятты.

 

Клипны Казанда тө­шердек. Матди яктан ке­сәгә шактый сукты. Тәүге клип бит, акча кызганмадым, барысы да югары дәрәҗәдә булсын дип тырыштым. Клип өчен фигурист кызны озак эзләдек. Аны башта аквапаркта тө­шерү идеясе белән чыкканнар иде. Әмма ризалашмадым. Бе­ренче клипта ук ярым­шәрә чыгуны хупламадым.

 

Төшерү процессы 2-3 көн вакытны алды. Көн-төн эшләдек. Шугалакта кеше­ләр китеп беткәнне көт­тек, шу­ның өчен төнге сә­гать 3 тә дә эшләргә туры кил­де. Клип биергә дә өй­рәтте әле үземне (көлә).

 

— Дәүләт хезмәткәре булуың эстрадага комачау­ламыймы?

 

— Мәктәпне тәмамлаганда әти: “Ирләр өчен кирәкле, төпле һөнәр сайла, җырларга кайчан да өлгерерсең”, — диде. Үкенмим. Бер-берсенә зыян китерми генә эшлим. Үз эшемдә дә еш кы­на төрле кичәләр алып барырга туры килә. Кыскасы, бушка эшләнә торган эш­ләр­дә гел катнашып йө­рим (көлә). Студент елларында да җәмәгать эшләрендә актив идем. Файдасы тими калмады анысы, тәҗ­рибә туплана барды, югары стипендия алып укыдым.

 

— Әти-әниең кайсы өлкә кешеләре?

 

— Әнием Мөнәвәрә элек төзелештә эшләде. Аннан бөтен вакытын без өч баланы тәрбия­ләү­гә бирде. Әти­ем төзелеш оешмасында эш­ләп йөри. Икесе дә матур җырлыйлар. Әтием баянда оста уйный. Чыгышлары белән икесе дә авылдан. Әти — Әтнә, әни Балтач якларыннан. Безнең балачак та авылда узды. Яллар җиттеме, каникул башландымы, салага сыза идек. Андагы барлык эш­ләрдә катнашып, рәхәт­ләнеп татарча сөйлә­шеп, авыл малайлары булып үс­тек. Хәзер ге­нә сирәгрәк кайтыла, вакыт җиткереп булмый.

 

Туганнарыма килгәндә, апам Эльмира кияүдә. Ике бала тәрбиялиләр. Сеңлем Ләйсәнгә 20 яшь, студент. Аның үсеп җиткәнен сиз­мә­дек тә. Киләсе елга кияүгә чыгарга җыена.

 

— Сеңлеңә юл биргәнсең. Үзең кайчан планлаштырасың?

 

— Берничә тапкыр никахка кадәр барып җи­тә яздым инде (кө­лә). Шул хакта сөйли ге­нә башлагач, аралар өзелде. Төр­ле очракта төр­ле сә­бәп килеп чыкты. Хәзер ашыкмыйм да. Карьера ясап, матди мөм­кин­лек­ләр­не тагын да җайлыйсым ки­лә. Ә болай кызлар җитәрлек (көлә).

 

— Сайланасыңдыр?

 

— Булгалый (көлә). Артык тыйнаклар ошамый миңа. Үзен караган, тәрбияләгән, аралашырга кызык булганнарына өстенлек бирәм. Иң мөһиме татар булсын.     

 

Буйдак тормышның рә­хәтен күреп, үз фатирымда ялгызым яшәп ятам. Ашыйсы кил­гәндә апам гел үзе­нә чакырып тора, әнине әйт­мим дә инде. Өй­дә вакыт булганда үзем дә пеше­рәм. Ач торганым юк (кө­лә). Уңган булуымны ишеткән­нәр, ахры (көлә), “Секреты татарской кухни” тапшыруына да чакырдылар. Ан­да эче­нә алма тутырып үр­дәк пешердем. Бик тәм­ле килеп чыкты. Бер­гә­ләшеп 5 минутта үр­дәкне “бөк­ләп салдык”. 7 гыйн­варда күр­сәтергә тиешләр.

 

— Ранил, атлар фермасы булдыру хыялың барлыгын да әйткән идең. Ул әле дә үз көчендәме?

 

— Атлар өчен үлеп китәм. Андый ферма булдыру балачак хыялы. Ипподромга йөрим, Арча районының Балыкчылар авылына еш кайтам. Биш яшемдә үк: “Үскәч, үземнең ат фермамны булдырачакмын”, — дип йөргән­мен. Киләчәктә, Алла боерса, моны гамәлгә ашырырга тырышачакмын.

 

— Яңа елга нинди планнар корасың?

 

— Дуслар белән бергәләшеп 25 енә билет алдык. Ми­сырга очарга җыенабыз. Әм­ма ел азагына хәтле эш­ләп бетерәсе эшләр исемлеге зур әле. Әгәр өлгер­мә­сәм, бармый калуым да бар. Мин нәрсә телим, шу­ңа җай­лы гына ирешә торган кеше. Быел гына ничектер эшләр авыррак барды. Киләсе ел бары җи­ңел­лек­ләр алып килсен иде дип телим.

 

 

Әти-әнисе һәм сеңлесе янәшәсендә

 

 

 

Бала чагы

 

 

 

"Мин атларга гашыйк"


Лилия ЙОСЫПОВА

№ |

Менәсиңа кыш бабай #7145

$
0
0
26.12.2012 Юмор
Аркам белән үк аермачык сизеп-тоеп торам: Яңа ел якынлашып килә! Кар-бураннар аша аның аяк тавышларын ишетәм... Кибеттә бәяләрнең котырган чагы, шуңа да карамастан, алма, кәнфит, торт, шәраб, пилмәнлек ит – боларның һәммәсе дә инде суыткычта үзләренең сәгате сукканны көтеп тора. Бүген шампан шәрабе дә алдым. Әзерлек эшләренә нокта куелды шикелле.

Ә шулай да күңел тыныч түгел. Нәрсәдер уйлап табасы, көтелмәгән яңалык белән гаиләмдәгеләрне шаккатырасы иде бит Яңа ел төнендә! Биш яшьлек улым белән җиде яшьлек кызыма ике пакет күчтәнәчләрем әзер үзе. Тик аларны болай гына кулларына тоттырудан ни кызык! Баш артын озаклап кашый торгач, уйлап таптым, менәтерә!..

 

Каравай ягында агачтан салынган шәхси йортымда яшәп ятам мин. Вәт замана диген: бездән дүрт йөз метр чамасы гына читтәрәк берәүләр әнә күз ачып йомган арада ике катлы коттедж салып куйдылар. Заман байлары инде болар. Капка төпләренә «иномарка» килеп туктый. Шуның эченнән берзаманны әрҗәләп тә яки кабы-кабы белән дә затлы ризыклар, шәрабләр, чуклы-чачаклы тагын әллә нәрсәкәйләр бушатыла. Беркөн хәтта этләренә дә кызыл уылдык ягылган күмәч ашатканнар, имеш...

 

Ах, мәйтәм, өй эчләренә хет бер генә мәртәбә керсәң иде, андагы бихисап бүлмәләрне тамаша кылсаң иде ул! Чү, серне чишә күрмәгез, минем түгәрәк башта менә дигән план өлгереп ята ләбаса...

 

Ниһаять, Яңа ел киче җитте. Эңгер-меңгер чак. Кеше-кара күрмәгәндә, мунчабызга кереп бикләндем. Пәлтә өстеннән ак халат кидем, башыма ак чалмалы бүрек чәпәдем. Мамыктан катырып эшләнгән ап-ак дәү сакалны ияккә элдем. Билдә инде, әлбәттә, кызыл билбау. Борынга һәм ике бит очына кызыл иннек йөгертеп алгач, мин тәмам чын Кыш бабайга охшап калдым.

 

Штирлицка хас уяулык белән мунчадан чыктым да барам шулай урам буйлатып. Исәбем – балдай татлы балаларымны котлаганчы, иң әүвәл теге күршеләргә тамаша күрсәтү... Менә теге ике катлы, хан сараедай гүзәл йорт каршында басып торам. Бәхеткәме, капкалары ачык булып чыкты. Ике катның да тәрәзәләрендә җем-җем килеп утлар яна, эчтән чит ил музыкасы саркыла...

 

Баскыч төпләренә якынайганда, чылбырдагы этләре өрә-өрә талпына башлаган иде, «пшол!» дип бер әйтүгә, урынына чүгәләде. Кыңгырау төймәсенә озын-озын итеп бер тапкыр баскан идем, музыканы туктаттылар. Ишекнең теге ягында аяк тавышлары ишетелде. Кемдер русчалатып:

 

– Кто там? Пароль! – дип сорады.

 

Тавышымны мөмкин кадәр калынайтырга тырышып:

 

– Бу мин, Кыш бабай, – дидем татарчалап.

 

Эчтә шундук чыш-пыш булып алды. «Хәзер», – диделәр дә эчкәре китеп югалдылар бугай. Әмма бер минут та узмагандыр, теге яктан янә шул сорау яңгырады:

 

– Кем анда? Пароль!

 

– Әйттем ич, Кыш бабай, дип. Курыкмагыз, яхшы ният белән йөрүем.

 

Шөкер, бу юлы ишек кинәт кенә ачылды да китте. Сырлы-бизәкле нәфис такталар, рәсемнәр белән бизәлгән өйалды бүлмәсендә берсеннән-берсе таза өч ир заты басып тора иде. Чырайлары шундый да кырыс, әйтерсең мин аларның тана бозауларын суярга дип килгәнмен. Берсенең кулында хәтта пистолет сабы ялтырап китте. «Шаярта болар», – дигән булам эчтән генә.

 

Авызымны ача гына башлаган идем, ул арада тегеләрнең икесе мине сүзсез генә боргычлап та алды. Өченчесе, дыңгычлап, авызыма чүпрәк тутырды. Аннары капчыкны кармалый башлады. Капчык эченнән йорт хуҗасының дүрт яшьлек малаена дигән уенчык машина килеп чыккач, берсенең күзләре маңгаена менде.

 

– Шартлаткыч җайланма булмагае. Бакча артына ераккарак илтеп ташлау хәерлерәк!

 

Китте бу чыгып. Калган икесе исә, кулларымны бәйләделәр дә, затлы диванга егып салдылар. Авызымда чүпрәк – әйтәсе-аңлатасы сүзләрем, күпме генә тырышсам да, ыңгырашу һәм тамак төбе ымлыкларыннан ерак китә алмый. Аптырагач, ике әзмәвернең сөйләшүләренә колак салам.

 

– Рэкитерларның төрлесен күргән бар, парин. Монысы «эре кош» булса кирәк.

 

– Юктыр, – дип каршы төште икенчесе. – Бигрәкләр ансат килеп капты бит кулга.

 

– Якын-тирәдә ишләре, машиналары булмагае. Тикшерәсе иде.

 

– Тикшерерләр. Радиотелефон аша үзебезнекеләргә хәбәр ителгән...

 

Озак та үтмәде, ишектә ике милиционер пәйда булды. «Эһ» тә итмичә үзләренең патруль машинасына утыртып алып киттеләр. Кулларыма беренче тапкыр богау кидерелгән. Нинди оят, нинди хурлык! Ничек кенә аңлатасы боларга үземнең рэкитер түгел, ничек кенә исбатлыйсы хәләл ипи ашап яшәүче чын «парлитар» икәнемне?!.

 

Милиция бүлекчәсендә яшь кенә бер лейтенант миннән сорау алырга тотынды:

 

– Кайчаннан бирле мондый кәсеп белән шөгыльләнәсез?

 

– Нинди кәсеп ди ул? Мин аларны бары Яңа ел белән котламакчы идем...

 

– Шаярма безнең белән. Юкса, Кыш бабайның кем икәнлеген күрсәтербез үзеңә. Дөресен әйт, төркемегездә ничә кеше?

 

– Каян килгән төркем ди? Күреп торасыз ич, ялгыз мин...

 

– Дус-ишләреңне яшерергә телисеңме? Ярый... Без моны иртәгә бик ансат ачыкларбыз. Яңа ел алдыннан котлау-мәшәкатьләр муеннан! Камерага! – дип боерды ул янәшәсендәге ике сержантка.

 

Сүз әйтергә дә ирек бирмәделәр, култыклап алып киттеләр. Ялгызак камерада ни үле, ни тере килеш бәргәләнә торгач, кинәт бер мәлне аңыма бәрде: бәй, минем Яңа ел төне дөрләп яна бит болай булса! Кызыма, улыма үз кулларым белән тапшырачак күчтәнәчләр дә минем өчен мендәр астында көл булачак...

 

Хатын белән бергәләп пилмән бөгәрбез, шартлатып шампан ачарбыз, дип сөйләшкән идек ләбаса. Болар бөтенесе җилгә очачакмы икәнни? Кечкенә генә аңлашылмаучылыктан әнә нинди зур хата килеп чыкты, кар йомарламыдай оешты, зурайды, ыжгырып минем өскә менде. Миңа хәзер бу хәерсез ялгышны ничек тә төзәтергә, вакыйгаларны киредән сүтеп җыярга кирәк. Сержантлар ярый әле мине сорау алуда кыйнап ташламадылар, ышанмассың...

 

Мамык сакалны ачу белән ялангач кушеткага йолкып ташладым. Ни булса шул булыр, дидем дә, ике кулымны йодрыклап, камера ишеген шау итеп дөбердәтергә керештем...


Рашат НИЗАМИ

№ |

Бүген Камалда премьера - беренче татарча фэнтези "Кечтүкле уен" #7146

$
0
0
26.12.2012 Мәдәният
Бүген Г.Камал театрында премьера. Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Кечтүкле уен” спектакле. Алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтези жанрында чишелгән бу спектакль тамашачылар өчен чын могҗиза булыр.

«Кечтүкле уен» - Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли.

Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырлармы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрләрме?..

Спектакльнең режиссеры – Камал театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев.
 
“Кечтүкле уен” спектакленең премьерасы 26, 27, 28, 29 декабрь һәм 4, 6 гыйнвар көннәрендә. Һәр спектакльдән соң балаларны чыршы янында Кыш Бабай белән Кар Кызы һәм спектакль геройлары яңа ел белән котлаячак!


---

№--- | 26.12.2012

“Бакча башым зиратка әйләнде” #7147

$
0
0
26.12.2012 Җәмгыять
Сугыштан соңгы елларда авыл халкы бер-берсе белән бик тә аралашып яши иде. Минем бала чагыма туры килгән алтмышынчы елларда да бу күркәм гадәт югалмаган иде әле.

Без, бала-чагалар, кышын-җәен урамнан кайтып кермичә, әллә нинди уеннар уйлап табып, шуның белән мавыгып, көн үткәрә идек. Мыек чыгарган яшь егетләр, буй җиткергән сылу кызлар язгы, җәйге матур кичләрдә бергә җыйналышып, тирәкле болыннарда, хәтфә яшел чирәмле иркен тыкрыкларда җырлы-биюле уеннар оештыралар иде. Көз көне, кыш башында каз өмәләре, сугым мәҗлесләре башлана иде. Яшьләр авыл урамнарында гармун тартып җырлап-биеп, егетләрне армиягә озаталар. Китәсе егет дуслары арасында үз кадерен белеп, киң күкрәген киереп горур атлый, капка төбенә озатырга, күреп калырга чыккан карт-коры, егетләргә ияреп чапкан бала-чага белән саубуллашып, сөйгәненең кичтән үк биреп куйган чигүле кулъяулыгын болгый. Озын кышкы кичләрдә җиткән кызлар чиратлап оештырган аулак өйләрдә гармун тавышы, җыр-биюләр тынмый. Армия хезмәтен тәмамлап кайткан “гөрнәдир”дәй нык, чибәр егетләр шул аулак өйләрдә үзләренә яр сайлый. Авылда туйлар, аш-сулы күңелле мәҗлесләр китә. Кышкы кичләрдә әби-бабайлар да моңсуланып тик кенә ятмыйлар. Аларның урыны – мәҗлес түрендә. Мәҗлессез кичләрдә картлар намазга билгеләнгән йортка җыйналалар. Намаздан соң кордашлары белән ил-көн хәбәрләре турында гәпләшеп, үткәннәрен искә төшереп сөйләшеп кич утыралар. Кич утыру дигәннән, авылның сугыш арты кызлары, тол аналар, тол апалар да кимен куймый иде. Эшләп үткән җәйдән соң бер-берләренә чиратлап җыйналышып, күңелле итеп кич утыралар иде. Җырлыйлар, бииләр, бәетләр, мөнәҗәтләр әйтешәләр. Башларыннан узганнарны искә төшереп, елашып та алалар.

Кышкы озын кичләрдә, мич артындагы сәндерәгә ятып, шул апа-әбиләрнең “иҗат җимешләрен”, тормыш тарихларын тыңлап үстем мин. Аларның авыр, хәсрәтле язмышлары турында сөйләүләрен үсмер йөрәгем белән бик авыр кичерә идем. Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, әгәр шуларны язып барган булсам, шуларны әдәби яктан әйбәтләп эшкәртә алсам, том-том романнар, повестьлар чыгарырга җитәр иде.

Бер тол әбинең бәхетсез күрше карчыгы турында сөйләве күңелемә аеруча уелып калды. Әби аны күрше карчыгы үзе сөйләгәнчә хикәяләде.

– Ирем сугышка киткәндә өч яшьлек кызым белән сәләмә-җимерек өйдә калдык. Үз ягымнан әти-әнием күптән тиф авыруыннан үлделәр, бер туганым да юк. Ир ягыннан да каенатам сугышка чаклы үлгән, каенанам бүген-иртәгә үләсе, бик авыр хәлдә ята. “Үз нигеземдә үләм”, – ди, көн саен иртә-кичен барып, аны карыйм. Аның да йорты төртсәң ишелергә тора. Азык запасы көннән-көн бетүгә таба бара. Колхоз да ярдәм итми. Барысы да фронтка диләр. Кыш башында “ирегез үлде” дигән хәбәр алдым. Көне-төне күземнән яшь кипкәне юк. Ничек яшәргә, бу баланы ничекләр үстерергә? Хәсрәтләрне уртаклашырга яраган бердәнбер якын кешем – каенанам да үлеп китте...

Ачлы-туклы колхоз эшендә таңнан-таңга чиләнеп йөргән көннәрнең берсендә колхоз рәисе кәнсәләргә чакыртты.

– Окоп казучылар исемлегенә керттек, фәлән районга окоп казырга барасың, – ди.

– Минем бит дүрт яшь тә тулмаган балам бар, аны кемгә калдырыйм? – димен.

– Теләсәң кемгә калдыр. Ил, партия кушканны үтәми булмый, – ди. Үзе миңа карап мут елмая. Заманында матур идем, чая идем. Кыз вакытымда шул рәис, миннән шактый өлкән булса да, гашыйк булып, өйләнергә теләп йөргән иде. Бу юлы ачыктан-ачык:

– Менә шулай, Сәлимә (исеме үзгәртелде). Яки минем яшьлек мәхәббәтемне кабул итеп җариям буласың. Балаң белән тук булырсың, зыян-золымнан саклармын үзеңне. Яки ил, партия кушканны тыңларга туры килер, – дип чыгарып җибәрде.

Ни әйтергә белмичә, күз яшемә төелеп чыгып киттем. Дәшмәвемне ризалык дип уйлаган күрәсең, шул кичтә үк килеп җитте елгыр рәис. Бер пот чамасы он, зур гына кисәк тана ите, тоз, шырпы, чәй кебек нәрсәләр алып килгән. Ни хәл итим, власть аның кулында. Шул кичтә үк бирелдем. Беләм, иремнең, ата-аналарымның рухлары каршында гөнаһлымын. Рәиснең хатыны, балалары каршында да гаеплемен. Тик нишлим соң?! Баламны ач үлемнән саклап каласым килде. Тормышның кырыслыгыннан, кешеләрнең ерткычлыгыннан күңелем катты. Рәискә йөзем елмайса да, күңелем елмаймады. Аннан туган балаларны да кызганмадым. Тугыз ай корсак тутырып, исән-имин балалар тапсам да, туган берен мендәр каплап үтерә бардым. Мәетләрен бакча башында ызанга илтеп күмдем. Бәйләп-чорнап йөргән корсагымны авылдашларның кайсы сизде, кайсы юк. Белгәненә үле туды дидем, белмәгәне төпченмәде. Ул кыямәт көннәрендә һәркемнең үз хәле хәл иде шул. Шул авыр заманда рәиснең җариясе булганга балам белән тамагым тук, өстем бөтен булды. Сугыштан соң йорт төзетте үзебезгә. Үзе белән йөргән чорда дүрт бала тапканымны белде бит. Барысы да үле туды дигәнемә дә ышанмагандыр. Шулай да үзе үлгәнче ташламады мине. Бакча башымны зират итүем, зина кылып яшәвем, дүрт баламны үтереп күмүем белән бәндәләр каршында да, Алла каршында да чиксез гөнаһлымын. Менә шуңа да җан бирә алмый газапланам...

Авылда кич утыручыларның икенче төркеме дә бар иде. Аларын әбиләр “гөнаһлар төркеме”, “алласызлар”, “Шайтан кавеме” дип атыйлар иде. Болары шул авыр заманда комсорг, парторг, укытучы булып эшләгән “актив яшьләр”, шул ук әбиләрнең урактан, ындыр табагыннан кайтканда ыштан бөрмәләре, култык асларыннан яшерелгән ашлык бөртекләре эзләүчеләр. Шул “тырышлыклары” белән шактый гына толларны, солдатларны тимер рәшәткә артына озатучылар. Сугыш афәтләрендә үзләре дә ирләрен югалтып тол калган апалар, кылган гөнаһларын “мәскәүский” яки самогон белән “юып”, артельләрендәге ир-атлар белән ашап-эчеп, җырлашып утыралар иде. Менә шундыйлардан башланган динсезлек, күңел ачу мәҗлесләре халык арасында тамыр җибәреп, бүген инде чәчәк атып уңышларын бирә. Динсезләр тарафыннан изелгән, әмма иманына, диненә тап төшермәгән, сөйгәненең рухына, биргән вәгъдәсенә тугры калган ак әбиләребез, тол апаларыбыз күптән гүр ияләре булды. Җанын, тәнен пычраткан, динсезлек юлыннан китеп, гөнаһ сазлыгына батканнар да күптән мәрхүм инде. Әмма Ислам диненә капкалар ачылып, аек, матур киләчәккә бару юлы иркен вә киң булса да, халык гөнаһлы шайтан сазлыгыннан чыгарга теләми. Тамырларына чаклы агулангач савыгулар кыен икән шул...

Казан. 


Мансур ИСХАКОВ

№ |

Арча һәм Әтнәегетләрен хәрби хезмәткәдога белән озаталар #7148

$
0
0
27.12.2012 Дин
Арча һәм Әтнә муниципаль районында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көннәрендә Арча мәчете һәм чиркәвеннән дә вәкилләр килә. Арча имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм чиркәүдән Василиск атакай хәрби хезмәткә китүчеләр һәм ата-аналары өчен дога кылалар.

2009 елдан Арча һәм Әтнә районнары мәчетләрендәге җомга намазында һәм чиркәүләрдә мәхәллә халкы тарафыннан РФнең Кораллы көчләренә хәрби хезмәткә китүчеләр өчен дога кылына.

 

Әлеге районнарда Хәрби комиссариат һәм мәчет, чиркәү араларында хезмәттәшлек инде берничә ел дәвам итә һәм елдан-ел үсә. Әлеге хезмәттәшлек конфессияләр арасындагы бердәмлекне ныгыту һәм яшьләрне әхлакка чакыру, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырыла.




№ | 26.12.2012
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>