Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

“Мусульмане” программасы Нижгар татарларында кунакта булды #7281

$
0
0
22.01.2013 Дин
“Россия 1” телеканалында һәр җомга чыгып килгән “Мусульмане” программасы тележурналистлары узган атнада бездә, Нижгар татарларында кунакта булдылар.

Алар үзләренең иҗади сәфәрләрен Дзержинск шәһәреннән башладылар. Төп темалары – яңа мәчет төзелеше иде. Юл уңаеннан Володар районындагы Красная Горка эшчеләр посёлогында төзеләчәк мәчет белән дә кызыксындылар. Аннары өлкә Җәмигъ мәчете, аның каршында эшләп килгән “Маһинур” мәдрәсәсе, гомумән, өлкә Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында видеорепортаж төшерделәр. Түбән Новгородның башка мәчетләрендә булып, тарихи Кремльне да читләп узмадылар.

Аннары “Мусульмане” телепрограммасы журналистлары Куйсуы авылында кунак булдылар. Садыйк абзый йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә апа белән әңгәмә кордылар. Шуннан соң алар Сафаҗай авылында, мәгърифәтче Хөсәен Фәезхановтан башлап, сафаҗайлыларның әлегәчә дини тормышка карашларын, мөнәсәбәтләрен видеосүрәтләделәр. Кече Рбишчадагы иске мәчеттә, имам Әмир хәзрәт мәҗлесендә кунакта булдылар. Мәдәнә мәчете, анда урнашкан Нижгар татарларының региональ музее белән таныштылар. Шул ук көнне Чүмбәли авылындагы халык музеена да кереп чыктылар. Зур Рбишчаның Абдулхамит мәчетендә кино төшерделәр. Вакытсыз фани дөньядан китеп барган, әмма үз халкы өчен зур эшләр башкарып өлгергән мәрхүм Абдулхамитның әтисе Сәит абый белән очраштылар. Шуннан соң Абдулхамит исемендәге урта мәктәптә дин сабаклары ни дәрәҗәдә укытылуы турында сораштылар.

Язмабызның ахырында шуны да искәртеп үтәсебез килә: һәр җомга иртә белән безне сөендергән “Мусульмане” программасын безнең якташыбыз Динара Садретдинова (Петрякс) алып бара.
 




в„–2 | 18.01.2013

Әлмәт театрында “Туй” куелачак #7282

$
0
0
22.01.2013 Мәдәният
Әлмәт драма театрында Бертольт Брехтның “Туй” (“Мещанская свадьба”) әсәренең репетициясе бара. Спектакльне сәхнәләштерү өчен театр Республика театр әһелләре берлегенең 400 мең сумлык грантына лаек булган иде. Спектакльне режиссер Искәндәр Сакаев куя.

Искәндәрнең бу Әлмәт театрындагы икенче эше. Ул сәхнәләштергән “Гашыйк Кәриб” спектакле бик уңышлы булды. “Гашыйк Кәриб” белән театр Казандагы яшь татар режиссурасы, “Нәүрүз”, Петербургтагы “Арлекин”, Самара өлкәсе Балаково шәһәрендә Кече шәһәрләр, Улан-Удэда “Алтын сэргэ” театр фестивальләрендә катнашып төрле дәрәҗәдә җиңүләр яулаган иде.


“Туй” спектакленең премьерасы 8, 9, 10 февраль көннәрендә булачак. Рәссам – Димитрий Хильченко,костюмнар буенча рәссам Петербургтан Стефания Граурогкайте. Артистлар белән вокалист Надежда Клинушина шөгыльләнә. Текстны Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемә итте. Яшь немец парларының туен тамашачы сәхнәдә утырып караячак. Спектакльнең жанры татарча трагифарс дип тәгаенләнгән.
 




в„– |

Роальд Сәгъдиев: Татар булуым белән горурланам #7283

$
0
0
23.01.2013 Җәмгыять
21 гыйнвар көнне Татарстан Фәннәр академиясендә милләттәшебез, дөньякүләм танылган физик Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу тантанасы үткәрелде.

Төшкә кадәр аны Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган һәм юбилярның күкрәгенә “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены таккан иде. Роальд ага, үз гомеремдә алган иң кыйммәт­ле бүләк бу, мин татар хал­кының улы булуым белән горурланам, дип җавап биргән иде моңа.

ТФАдә дә галимне көтел­мәгән бүләк көткән икән. Фәнни казанышлары өчен, ТФА президенты Әхмәт Маз­һаров аңа академиянең күптән түгел генә булдырылган алтын медален тапшырды. Р.Сәгъ­диев әлеге бүләкне беренче булып алды. Бу гаҗәп тә түгел: 1992 елны ТФА корылуын хуп­лап чыккан һәм шул ук елны аның хакыйкый әгъзасы булып сайланган иде ул.

Роальд аганы котларга кил­гән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында, Татарстан фәне абруен үстерүгә киләчәктә дә өлеш кертерсез дип ышанабыз, ди­еп кулын кысты аның. Парламент башлыгы президиумда утырган Роальд һәм Ринат Сәгъ­диевләргә ишарәләп, ике бертуган галимнең фән өлкә­сендә Ленин премиясе алуы – бик сирәк очрак; безнең күп кенә милләттәшләребезгә фән­гә юл ачтыгыз, дип Сәгъдиев­ләргә ихтирамын белдерде. Фәрит әфәнде Кремльдә Президент белән очрашу вакытында юбиляр белән Казан галим­нәренең хезмәттәшлек итү юлларын барланганлыгын да хә­бәр итте. Мәгълүм ки, үз заманында Курчатов исемендәге атом-төш энергиясе институтында, СССР Фәннәр акаде­миясе­нең Себер бүлегендәге Атом-төш физикасы институтында эшләгән, СССР Фәннәр академиясенең Галәмне өйрә­нү институты директоры булып торган Р.Сәгъдиев хәзер­ге плазма физикасын тудыру­чы­­ларның бер­се булды. 1990 елны, Америка Президенты булып торган Дуайт Эйзенхау­эрның оныгы Сьюзен Эйзенхауэрга өйлән­гәч, АКШта яши һәм Мэриленд университетында профессор булып эшли, шунда гыйльми тикшеренү­ләрен дә­вам итә ул. Атом-төш коралын җәелдерүне тоткарлаучы, илебезне һөҗүм ихтималыннан саклаучы атом-төш-галәм калканы булдыруга керткән өле­ше аның төп фәнни казанышларыннан берсе булды. Озын сүзнең кыскасы, атом-төш энер­гиясен кешелек файдасына җигүчеләрнең иң мәшһүр­ләреннән ул.

Әнисе туып үскән Буа рай­оны, әтисенең туган ягы Кама Тамагы районыннан килгән якташлары, Казандагы 19 нчы гимназия вәкилләре дә якташыбыз белән горурлануын бел­дерде. Буа шәһәреннән килгән Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары – физика фәнен аеруча яхшы үзләште­рүче Наил белән Таня исә үзләре академик кулыннан махсус бүләк – ноутбук алу бәхетенә иреште.

– Казанга, Татарстанга кайтуыма бик бәхетлемен, – дигән галим ахырда журналистлар­ның бик күп соравына җавап бирде.

“ВТ” исеменнән беренче булып без аңардан АКШта милләттәшләребез белән аралашасызмы, татарча берничә кәлимә сүз алышырга теләгән­дә сөйләшер кеше бармы, дип кызыксындык.

– Миңа инде күптәннән татарча сирәк сөйләшергә туры килә. Америкада Татарстаннан, татар төбәкләреннән килеп урнашкан шактый кызык­лы кеше яши. Күбесе АКШка миннән күпкә алдан килгән. Алар инде гаилә корып, бер­ничә буын булып яшәп ята. Хәзерге вакытта килеп тамыр җибәрүчеләргә караганда телебезне яхшырак та беләләр әле. Традицияләребезне сак­лап яшәргә тырышкан әлеге милләттәшләребез арасында бик кызыклы галимнәр бар. Мин шулар белән аралашам. Хәзер берсен телгә алып, икенчесен әйтмәсәм, үпкәләүләре бар.

– Татар концертларына барасызмы?

– Әле күптән түгел генә Петербургтан бас тавышлы Тимур Әбдекиев килгән иде. Ул үзе чыгышы ягыннан Баку татарларыннан. Консерватория тәмамлаган бу егет искиткеч матур тавышка ия. Хәзерге вакытта Петербургта Мария театрында барган операларда төп рольләрне башкара икән. Әле күптән түгел генә аңа Татар­станның атказанган артисты дигән исем бирелгән. Ул татар, урыс, итальян җырларын бик матур башкарды.

– Сколковода төзелә торган фәнни үзәк зур нәтиҗә бирер дип ышанасызмы?

– Сколковога әллә ни зур ышанычым юк. Чөнки хәзер үк инде анда проблемалар килеп чыгуы мәгълүм. Мин аны Се­бердәге академиклар шәһәр­чеге белән һич тә чагыштыра алмыйм. Аны оештыруга кү­ренекле галимнәр, фәнне оештыручы Лаврентьев кебек шәхесләр алынган иде. Монда исә эш башында Вексельберг кебек олигархлар.

– Сезнең сирәк очрый торган Роальд дигән исемегез кайдан алынган?

– 30 нчы елларда яшәгән совет яшьләре романтик булган. Алар Норвегиянең бөек сәяхәтчесе Роальд Амундсен­ның сәяхәтләрен бик кызыксынып күзәткән. Бер моторлы очкычка утырып, Котыпта адашып калган сәяхәтчеләрне кот­карырга киткән һәм шунда һәлак булган ул. Шуның хөр­мәтенә миңа Роальд исеме кушканнар.

Кордашларым ара­сында да адашларым байтак очрады. Ул заманда мондый исем бирү бер шаукымга әйләнгән иде.

– РФ Дәүләт Думасы кабул иткән Антимагнитский законга мөнәсәбәтегез ничек?

– Мин Дума урынында булсам, ятим, бигрәк тә чирле балаларны уллыкка яки кызлыкка алуда өстенлекне Россия ватандашларына бирер идем. Ә инде килеп туган вәзгыятьтә академик Алферовка тулы те­ләк­тәшлегемне белдерәм. Ул бик аз санлы депутатларның берсе булып әлеге законны кабул иткәндә каршы тавыш бирде.

– Милләттәшләребезгә мө­­рәҗәгать итеп нәрсә әйтер идегез?

– Без – татарлар – үзебезнең милли бердәйлегебезне сакласак иде.

– Олыгайган көнегездә Татарстанга яшәргә кайтырга җыенмыйсызмы?

– Миннән ярымшаярып, ярымҗитди итеп, нигә Сез татар кызына өйләнмәдегез, дип сораганнары бар. Әнә бит бик күп мәшһүр кешеләр татар кызларына өйләнгән. Бигрәк тә Урта Азиядә татар кызы алу абруй саналган. Күпләр өйлән­гәч, миңа дигәне калмаган. Инде кайту дигәне – минем өчен шактый катлаулы мәсьәлә.

– Төбәк фәннәр акаде­мия­ләре федераль академия белән чагыштырганда әллә ни әһәмиятле түгел дигән тискәре күзаллау бар.

– Мондый караш белән килешә алмыйм. Дөрес, совет заманында күп кенә фәнни институтлар Мәскәүдә, Ленинградта тупланган иде. Әмма төбәкләрдәге фәнни үзәкләр дә яхшы эшләде, фәнни мәк­тәпләр барлыкка килде. Казанда һәрвакыт бик яхшы математика мәктәбе бар иде. Менә ТФА президенты Әхмәт Маз­һаровның уйлап табулары нефть сәнәгатендә киң халык­ара куллану тапты.

– Сезнең Ринаттан тыш Роберт исемле энекәшегез дә бар икән.

– Роберт моннан ике ел элек вафат булды. Шулай килеп чыкты инде: ул фән юлыннан китмәде, гомерен совет ар­миясендә хезмәт итүгә багышлады. Ул Казан янәшәсендә генә диярлек урнашкан һава һөҗүменнән саклаучы зенит полкында хезмәт иткән иде. Кариб кризисы вакытында аларга шактый катлаулы хәлләрдә калырга туры килде. Армиядән азат ителгәч, ул финансчы, хәтта бер хосусый банкның вице-президенты да булып алды.

– Сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз?

– Мин 65 яшькә кадәр яратып туп тибә идем. Дөрес, әле чаңгыда йөрим. Йөгерүне дә ташлап бетермим. Кызганыч, эш күп булгач, байтак нәрсәдән баш тартырга туры килә.

– Безгә чит планеталардан килгәннәре булды ми­кән?

– Минемчә, юк. Әгәр дә кайдадыр тормыш булса, килми калмаслар иде. Дөрес, вакыт ягы да бар. Бәлкем алар үз­ләрендә яшәп киткәннәрдер инде. Галактикабыздагы планеталарда тормыш Җиргә караганда күпкә алданрак барлыкка килергә мөмкин. Нигә безгә килмәгәннәр соң? Әнә астрофизик Шкловский, күрә­сең, теге яки бу цивили­за­циянең эволюция процесслары үсешнең кайсыдыр этабында туктап калган, дип исәпли.  


Рәшит МИНҺАҖ

в„–12 | 23.01.2013

Социаль инкыйлаб һәм Көнчыгыш #7284

$
0
0
23.01.2013 Тарих
Россиядәге социаль инкыйлаб – бу әле көрәшнең башы гына, бары тик дөньякүләм халыкара социаль инкыйлаб этапларының берсе. Иртәме-соңмы ул революцион көрәш формасына, бер-бере белән килешмәс ике дошманның, капма-каршы килүче ике көчнең – халыкара пролетариат белән халыкара империализмның тәвәккәл һәм хәлиткеч бәрелеш формасына әйләнергә тиеш.

Бүгенге көндә элекке Россия монархиясе киңлекләрендә уза торган гражданнар сугышы чикләре һәм территориясе үзенең эчке мәгънәсендә дә һәм тышкы чагылышында да киңәергә һәм тирәнгәрәк китәргә тиеш. Инкыйлаб үсеш алган саен, тулаем алганда, җир шарында кешелекнең соңгы канкоешы булган бу сугышка үз ихтыярларына каршы барлык халык һәм илләр акрын-акрын тартыла һәм тартылырга тиеш тә. Бу – котылгысыз. Иске дөнья шактый какшады, тузды. Ул ыңгыраша, ухылдый һәм җимерелә. Үтәли череп таркалгач, бөтен җөйләре тарала. Бөтен җир йөзе һәм аның барлык атомнары, ашкынып, үзенең яңарышын көтә һәм көтә генә түгел, таләп итә, бөтенләй яңача төзелешен таләп итә. Кешелекнең аерым бер индивидлары, шәхесләре өчен генә түгел, хәтта, мәдәни-тарихи төрлелек буларак тулы бер халык һәм дәүләтләр өчен дә шундый хәлиткеч мизгел килеп җитте ки: боларның һәрберсе үз язмышын билгеләргә, үзенең баррикаданың кайсы ягында тору кирәклеген катгый хәл итәргә тиеш. Теләсәң-теләмәсәң дә, син анда катнашырга, аңлы рәвештәме яки аңсыз рәвештәме, син йә «кызыл», йә «ак» булырга тиешсең.

Моның шулай икәнен эш-гамәлдә күрәбез. Әле Октябрь инкыйлабы булмаган, әмма Россиядә хезмәт һәм капитал, пролетариат һәм буржуазия, бер-беренә дошман ике көч буларак, инде бүлгәләнә, үзбилгеләнә һәм бер-бере белән хәлиткеч сугышка әзерләнә башлады.

Октябрь инкыйлабы Россиядә бары тик әлеге көчләрнең бер-берсе белән бәрелеш мизгеле генә булды. Бу вакытта үз илендә тар-мар ителгән рус буржуазиясе калган көчләр тупланмасын кыска вакытка булса да якынча «ирекле» яшәү мөмкинлеген тәэмин итә торган урынга – Россия читенә һәм Антанта илләренә күчерергә мәҗ­бүр булды.

Әмма дөньякүләм инкыйлабка әйләнү тенденциясен чагылдыра торган һәм үсеш алучы бар нәрсәгә каршы көрәш халыкара мәйданга чыга. Россиянең үз буржуазиясен җиңгән эшче крестьяннарга каршы көрәштә рус буржуазиясе генә түгел, халыкара буржуазиянең аерым өлешләре, көчләре дә катнаша. Башта таркау булса да, алга таба көчләр берләшә. Аларның үзәк һәм оешкан көче булып бөтен җир шарының барлык контрреволюцион көчләре, бер фокуска җыелган кебек, бергә тупланган Милләтләр Лигасы тора. Ул инкыйлабның үсешенә тегеләйме-болаймы комачауларга һәм киртә булырга мөмкин барлык нәрсәне үз тирәсенә берләштерә торган кара интернационалга әйләнә.

Бүгенге көндә халыкара социаль инкыйлабның үсеш шартларын үз эченә алган гомуми нигезләмәсе алшартлары менә шулар. Бары тик шуннан чыгып кына без киләчәккә аның үсеше нинди формаларда булачагын фаразлый алабыз.

Хәзерге көндә безнең инкыйлаб гамәли формада алдыбызга куйган мәсьәләләрнең берсе – Көнчыгыш мәсьәләсе. Безгә аны кичектергесез хәл итәргә кирәк. Ул – хәзерге чынбарлык һәм халыкара сәяси вәзгыять шартларындагы, аз да түгел, күп тә түгел, дөньякүләм социаль инкыйлабның табигый үсеш фазаларының берсе. Аның котылгысызлыгы менә шунда яшеренгән дә инде. Хәтта без аны танырга теләмәсәк тә, аның белән исәпләшмәсәк тә, ул барыбер үзенең эчке һәм тышкы катлаулылыгы, буталчыклыгы белән алдыбызга килеп басар иде. Әгәр мәсьәләне өстән хәл итү белән генә чикләнсәк, дөрес фикердә булмас идек. Бу мәсьәлә бөтен яклап һәм зур игътибар белән өйрәнүгә мохтаҗ. Социль-икътисади гына түгел, халыкара-сәяси мөнәсәбәтләрдә дә шул ук зарурлык.

Без теге яки бу очракта халыкара социаль сыйнфый бүленешнең гомуми барышында Көнчыгышның үсешен чагылдыруы мөмкин барлык тәгаен формаларны карап тикшерергә һәм алдан билгеләргә, шуның белән моннан килеп туган барлык нәтиҗәләре белән аңа булган мөнәсәбәтебезне дә мәңгегә ачыкларга тиешбез.

Социаль инкыйлабта халыкара сәясәтнең без алган гомуми курсы тулысынча дөрес һәм бернинди үзгәртү дә сорамый, дип күпме генә уйласак та, Көнчыгышка кагылышлы мәсьәләгә җитди төзәтмәләр кертелергә тиешлеген танырга мәҗбүрбез һәм моны аңларга туры килә. Шунысы кызганыч: бүгенге көнгә кадәр Советлар Россиясе белән Көнчыгыш арасында үзара дөрес хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләр урнаштыруда без кабул иткән чараларның соңгы елларга кадәр артык очраклы һәм паллиатив төстә булуын да танырга кирәк. Бу өлкәдә планлы һәм ышанычлы-хәлиткеч сәясәтнең ныклап үткәрелүе бөтенләй сизелмәде дә.

Бу сәясәтнең тискәре ягы – безнең үз көчсезлегебезне чагылдыру һәм тану: мәсәлән, Персиядән рус гаскәрләрен чыгару. Ә инде уңай, яхшы дип санарлык гамәленә килгәндә, бер генә очракны күрсәтергә була – әфганлыларның инглизләргә каршы баш күтәрүеннән соң, без кылган гамәл кебек үк, Көнчыгышның революцион омтылышларына теләктәшлек һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирү; әмма моннан ары уза алмадылар. Бу мөнәсәбәттә безнең хәрәкәт, эш-гамәлләр бары тик Көнбатышта социаль инкыйлабның уңышсызлыкларын ачыклау вакытыннан гына азмы-күпме төс ала башлый: вакыйгалар үсешенең барышы (Германиядә спартакчыларның җиңелүе, рус эшләренә тыкшынуга каршы протест белдереп, гомуми баш күтәрүнең уңышсызлыкка очравы һәм Венгрия Совет Республикасының таркалуы), ниһаять, безне Көнчыгышның катнашыннан башка халыкара социаль инкыйлаб ясау көчебездән килмәячәген аңлаткан гади бер хакыйкатьне танырга мәҗбүр итте. Тик әле хәзер дә бу чаралар социаль инкыйлабның дөрес үсеш законнары алардан таләп итә торган билгеле бер рәвешкә ия түгел.

Әлеге мәкаләнең бурычы – әлеге мәсьәләгә күпмедер күләмдә тулы анализ ясау.

II

Коммунизм чагылышы булган Совет строе – буржуаз-капиталис­тик дәүләтчелек антиподы. Бу ике строй бер-берсе белән янәшә тыныч яши алмый. Алар бары тик вакытлыча гына бер-беренә түзеп торырга мөмкин, чөнки теге яки бу як көчләре икенчесеннән аз гына булса да көчәеп китә икән, бу көчле як әлеге вакытка көчсезрәк булган якка кичекмәстән һөҗүм итәргә тиеш.

Инкыйлабның социаль үсешенең үзгәртелә алмый торган һәм төп законы нигезендә, Россия инкыйлабы башлануының беренче көннәреннән үк бөтендөнья инкыйлабына әйләнә башларга тиеш иде, югыйсә Россиядәге бу Советлар империализмының котырынган диңгезендә бөтендөнья империалистик вакханалия өермәсе, давылы белән минут саен җир йөзеннән себерелеп төшү куркынычы янаган кечкенә бер оазис кына булып калыр иде.

Октябрь инкыйлабы җитәкчеләре бу хәлне бик яхшы аңлый иде, шуңа күрә дә аны халыкара интернациональ юнәлештә җибәрергә тырыштылар. Башкача була да алмый, киресенчә булса, Россиядәге социаль инкыйлаб үзенең барча эчке мәгънәсен югалтыр иде.

Әмма инкыйлабның бу үсеш процессы тактик ялгыш юлдан китте. Читтән караганда, аерым чагылышлары дөрес булып күренсә дә (Германиядәге спартакчылар хәрәкәте, Венгрия инкыйлабы һ.б.), гомуми эчтәлек ягыннан ул берьяклы гына булды. Бу берьяклылык инкыйлаб җитәкчеләренең игътибары Көнбатышка гына юнәлгән булуында күренә иде. Октябрь инкыйлабын халыкара социалистик инкыйлаб буларак җәелдерү мәсьәләсен гамәлгә ашыру аларга Россия инкыйлабы энергиясен, көч-куәтен турыдан-туры Көнбатышка механик рәвештә, үзгәртмичә үзкүчерү булып тоелды. Пролетариат белән буржуазиянең сыйнфый мәнфәгатьләр каршылыгы бигрәк тә кискен һәм рельефлы булгач, җир шарының сыйнфый инкыйлаб үсеше өчен күпмедер дәрәҗәдә ныклы нигез булган өлеше иде бу.

Көнбатыш Европа буржуазиясе тарафыннан коллыкка төшерелгән миллиард ярым халкы булган Шәрык исә бу яктан бөтенләй диярлек онытылган иде. Халыкара сыйнфый көрәш үсешенең төп агымы Көнчыгышны читләтеп узды – Шәрыкта инкыйлаб ясау мәсьәләсе дә бу елларның даулы диңгезендә үзләре дә бер тамчы су кебек булган аерым башлар аңында гына яшәде.

Бер яктан, Шәрыкны белмәү һәм, икенче яктан, шул нигездә аннан курку халыкара инкыйлабта Шәрыкның катнашуына бәйле фикерне юк итте.

Шунлыктан халыкара социаль инкыйлаб мәсьәләсендә Көнбатышка гына йөз тоту дөрес түгел иде.

Шунысы бар: Көнбатыш Европа дәүләтләре, аларның союздашы Американы да кертеп, халыкара империализмның барлык матди һәм әхлакый көчләрен туплаган (концентрацияләгән) илләр булып тора. Шуңа күрә, бу яктан алар безнең тарафтан аңа каршы хәлиткеч бәрелеш, сугыш ачарга тиеш төп территория булып тоелса, икенче яктан, без, Көнбатыш Европа буржуазиясен җиңү өчен Көнбатыш Европа пролетариаты үз көче генә дә җитә, дип, берничек тә ышанып әйтә алмас идек, чөнки дөньякүләм, халыкара буржуазия үзен җиңсеннәр өчен халыкара пролетариатның, шул исәптән Көнчыгыш пролетариатының да, революцион ихтыяр көчен һәм революцион энергиясен бергә туплауны таләп итә.

Халыкара империализмга бары тик Көнбатыш Европа пролетариаты аша гына йогынты ясап, без аңа Көнчыгыштагы манёвр-хәрәкәтләренә, эш-гамәлләренә тулы ирек биреп килдек. Халыкара империализм Антанта йөзендә колония итеп Шәрыкны әлегә үз кулында тоткан вакытта, ул аның барлык табигый байлыкларына тулы хокуклы хуҗа булып тора, икътисади нигездәге метрополияләрнең эшчеләр белән аерым бәрелешләре аның өчен уңышлы, җиңү белән бетүенә тулы гарантия бар. Чөнки бу хәлендә ул, аларның икътисади таләпләрен канәгатьләндерергә ризалык биреп, «авызларын томаларга» тулы мөмкинлеккә ия.

Безнең Россия инкыйлабыннан соң ике ел дәвамында бер файдасызга Көнбатыштан революцион ярдәм көтүебез – бу хәлне раслаучы факт.

Хәтта Көнбатыш Европа эшчеләре үз буржуазиясен җиңеп чыккан очракта да, безгә Көнчыгыш белән котылгысыз рәвештә бәрелешергә туры килгән булыр иде, чөнки соңгы очракта Көнбатыш Европа буржуазиясе бәхетсезлек буенча үз «товаркасы» – рус буржуазиясе үрнәгендә, көчләрен үзенең «чикләрендә» һәм, беренче чиратта, Көнчыгышта туплау белән шөгыльләнә башлар иде.

Ул хәтта Көнбатыш Европада социаль инкыйлабны бастыру өчен Шәрыкның йөрәгендә империалистик җәбер идеясен йөртүче булган Европага карата гасырлар буе яшеренеп яткан милли-сыйнфый нәфрәтен файдаланырга да, кара тәнлеләрнең Европага походын оештырырга да оялмас, читенсенмәс иде.

Без моның мөмкин булуын күрсәтеп кенә калмыйча, хәтта шулай булачагына инанабыз, чөнки Россия пролетариатның үз буржуазиясе белән икееллык көрәш тәҗрибәсе бу яктан безне шактый күп нәрсәгә өйрәтте.

III

Шәрыкка социаль-икътисади яктан караганда, ул – тулысынча диярлек Көнбатыш Европа капиталы тарафыннан эксплуатацияләнүче объект, аның сәнәгатенең төп ресурсы булуын күрәбез, һәм бу мәсьәләдә ул үзенең революцион кайнарлыгы, ялкынланып кабынып китә һәм яна алуы мәгънәсендә безнең өчен гаҗәеп бай материал булып тора.

Әгәр Шәрыкның Көнбатыш Европа капиталы тарафыннан эксплуатацияләнү дәрәҗәсен һәм, шуңа бәйле рәвештә, эксплуатацияләүне дәвам итүче Европа белән Американың бөтен масаюлы, кылтый буржуаз мәдәнияте һәм цивилизациясе көчләрен, егәрен булдыруда аның читтән торып катнашу дәрәҗәсен исәпләп чыгарырга мөмкин булса, без «акларның» барлык матди һәм рухи байлыгының иң зур өлеше Шәрыктан таланганын һәм аның барлык төстәге һәм расадагы йөзләгән миллион «туземецлар» хезмәт массалары түккән тир һәм кан хисабына булдырылганын күрер идек.

Бүгенге «прогресс һәм техникалы» «космополитик» мәдәниятле «ирек яратучы» Америка төзелсен өчен дистәләгән миллион Америка аборигены һәм Африка кара тәнлеләре һәлак булырга, җир йөзеннән инкларның бөтен мәдәнияте тулаем юкка чыгарылырга тиеш булды. Американың Чикаго, Нью-Йорк һәм европалаштырылган башка шәһәрләрдә күккә ашкан горур йортлары кешелексез плантаторлар тарафыннан изелгән һәм җәзаланган «кызыл тәнлеләр» һәм негрлар сөякләрендә, шулай ук инкларның җи­мерелгән шәһәрләренең төтенләп торган хәрабәләрендә төзелде.

Христофор Колумб!.. Европа империалисты йөрәгенә бу исем бик кадерле һәм гаҗәеп күп нәрсә турында сөйли. Ә бит ул Европа ерткычларына Америкага бара торган юлны «ачты». Англия, Франция, Испания, Италия һәм Германия – һәммәсе дә «туземецлар» яши торган Американы талауда, җимерүдә, бар нәрсәне кырып бетерүдә бертигез дәрәҗәдә катнашты, аның хисабына үзенең капиталистик шәһәрләрен һәм буржуаз империалистик мәдәниятен торгызды. Европага Тамерлан, Чыңгыз хан һ.б. монгол кенәзләре ябырылуларының җимерү көче кансызлыгы европалылар үзләре «ачкан» Америкада кылган гамәлләре янында югалып кала.

Мәкаләмнең башында мин әйткән фикер Көнбатыш Европа импе­риализмының алга таба үсеш чоры белән ачык раслана, чөнки ул, «туземецлар» Америкасын бөтен яктан файдаланып һәм туйганчы канәгатьләнеп, тукланып, үзенең бөтен игътибарын дөньяга әлеге империализм «аваз салганның» беренче көннәрендә үк диярлек буйсындыруда көчле теләк уятудан туктамаган Шәрыкка, аның үзәге булган Һиндстанга юнәлде.

Тәре походларының бөтен тарихы һәм алга таба Көнчыгышта узган буржуаз империалистик сугышларның озын тезмәсе Көнбатыш Европа феодаллары һәм аларның варислары тарафыннан Шәрыкны икътисади яктан коллыкка төшерүгә төгәл исәпләнгән, аларга акрынлап тулы уңышка китергән сәясәтне чагылдыра.

Әгәр без бүген Көнбатыш Европа торышын, аның сәнәгатенең Шәрыктагы соңгы үсеш этабында, ягъни Бөтендөнья империалистик сугыш башлану вакытындагы халәтен өйрәнсәк, без бу вакытта Шәрыкның чынлап та халыкара капитал тарафыннан нык изелгәнен һәм аның каты кыскычында тартышып өзгәләнгәнен күрербез.

Бөтен Азия һәм Африка Европа тарафыннан аларның Кытай, Иран һәм Төркия кебек шактый зур дәүләтләренең «мөстәкыйльлеген» бары тик чын булмаган, декоратив тануга нигезләнгән кайбер «тәэсир итү даирәләре»нә бүлгәләнгән иде.

Соңгы империалистик сугыш шулай ук әлеге сәясәтнең чагылышы һәм аның кульминация чоры тәгъбире булды, бу вакытта халыкара империализм, үзенең тиздән җимерелүен алдан күреп, үз-үзе белән көрәшкә чыгарга тиеш булды. Хәзерге вакытта, Антанта Германияне җиңгәннән соң, Шәрык мәсьәләсен азмы-күпме хәл итү рәвешен алды кебек: нәкъ менә, Көнчыгышның хуҗасы Антанта була, дигән нигезләмә рәвешендә.

Инде хәзер үк, әлеге әллә ни ачык булмаса да, Шәрыкта бу «изге берлек»нең төп элементлары арасында каршылыклы мәнфәгатьләре булуы күзәтелә башлады һәм шул нигездә иртәме-соңмы халыкларны талаучы Милләтләр Лигасында аңа кергән эре империалистик дәүләтләр аерым конкурентлары арасында беренчелек өчен җитди бәрелешләр булачак.

Бер генә минутка да шуны онытмаска кирәк: бөтен Шәрык Көнбатышның икътисади коллыгында икән, Шәрыкның авыр, катлаулы өлкәсенә моннан ким булмаган «эчке» басымны ясаучы эскәнҗә (пресс) булып аның милли буржуазиясе тора.

Без халыкара социалистик инкыйлабы үсешенең Шәрыкка кагылышлы өлешендә берничек тә Көнбатыш Европа империализмы хакимлеген аннан себереп ату белән генә тәмамланырга тиеш түгеллеген беркайчан да онытмыйк. Ул алга таба да дәвам итәргә тиеш, чөнки бу гамәлләрдән соң Шәрык алдына билгеле бер вакытка кадәр либераль булган, әмма үзенең асылында тупас деспот һәм үз мәнфәгатьләре өчен үзенең артта калган «чит җир» дошманнарына карата позициясен сәгать саен үзгәртеп торырга сәләтле клерикаль-феодаль буржуазияне бәреп төшерү мәсьәләсе – гаҗәп катлаулы мәсьәлә килеп баса.

Без бер нәрсәне нык итеп һәм мәңгегә истә калдырырга тиешбез: Көнчыгыш – нигездә халыкара империализмны тукландырып торучы төп чыганак һәм шул мөнәсәбәттә бөтендөнья социалистик гражданнар сугышы шартларында безнең өчен ул чиксез файдалы, ә халыкара империалистлар өчен безнең алар белән бәрелешүдә чиктән тыш файдасыз фактор булып тора. Көнчыгыштан колак каккан, Һиндстан, Әфганстан, Ираннан һәм башка Азия, Африка колонияләреннән аерылган Көнбатыш Европа империализмы хәлсезләнергә һәм үзенең табигый үлеме белән юкка чыгарга тиеш булачак.

Әмма шул ук вакытта Шәрык – деспотизм бишеге, һәм шуңа күрә без, Көнбатыш Европа империализмыннан азат булганнан соң, анда әлегә үзенең Европа туганының авыр эскәнҗәсе астында баш күтәрә алмый торучы Шәрык империализмы тергезелмәс, дип ышанып әйтә алмыйбыз. Әле безнең ярдәм белән чит ил изүеннән котылган Кытай, Һиндстан яки Төркия белән Иран феодаллары, империалистик Япония һәм Европаның тагын берәрсе белән кушылып, берләшеп, үзләрен «азат итүчеләргә» «большевизм» дигән йогышлы чирдән котылу өчен поход оештырмас, дигән гарантия дә юк безгә.

1919 ел

Фото: М.Солтангалиев икенче хатыны Фатыйма Ерзина белән. 1919 ел

Чыганак: Мирсәет Солтангалиев. Сайланма хезмәтләр. – Казан: «Гасыр» нәшрияты, 1998. – 198-203 битләр.
 


Мирсәет СОЛТАНГАЛИЕВ

в„–4 |

Акчага кызыгып бала табалар #7285

$
0
0
23.01.2013 Җәмгыять
Бала – бәгырь җимеше. Көтеп алынган кечкенә җан иясенең дөньяга килүе күпме бәхет, шатлык китерә. Әмма, кызганычка, һәрбер гаиләдә дә алай түгел. Туачак балага акча эшләү юлы, кәсеп итеп караучылар да бар бит.


Кризис чорында туучы балалар саны кискен кимеде. Сораштырулар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, еш кына хатын-кызларның бала табарга теләмәве гаиләнең матди хәле тотрыксыз булуга бәйле булган. Нәтиҗәдә, демографик хәлне яхшырту максатыннан хөкүмәтебез Ана капиталын уйлап чыгарды да инде. Бу үзенә күрә кызыксындыру чарасы булырга тиеш иде. Һәм, әйтергә кирәк, икенче бала табу өчен билгеләнгән матди ярдәмнең файдасы тиде. Вәзгыять уңай якка үзгәрә башлады.

Күпчелек Ана капиталын гаиләгә ярдәм буларак кабул итте. Әмма бала тудырып акча эшләргә теләүчеләр дә табылды. Кайбер гаиләләр алны-артны уйламыйча, Ана капиталының кемгә тиеш икәнен дә аңлап та бетермичә бала “ташырга” тотынды.

Дәүләт матди ярдәм тиешсезгә кулланылмасын өчен чаралар күрде-күрүен. Ана капиталы кулга бирелми, аны бары тик баланы укытуга, торак шартларын яхшыртуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга тотарга була. Әмма Россия кешесенең елгырлыгына, хәйләкәрлегенә исең-акылың китә. Ана капиталына сертификатлар тапшырыла башлагач ук, аны акчага алмаштыру ысулларын да бик тиз таптылар.

Күптән түгел бер танышымның өченче баласын табуы турында ишеттем. Бу хәбәр мине хәйран калдырды. Көн саен диярлек ире белән икәүләшеп аракы, сыра чөмереп көн күрә бит алар. Бала тәрбияләү, аларны аякка бастыру турында уйлаучы юк бу гаиләдә. Өйләрендә дә булырга туры килгән иде. Анда чисталык урнаштыру, өйне җыештыру, ашарга пешерү турында уйлаучы да юк.

Барыннан да бигрәк балалары кызганыч. Аларның өс-башын карау, тәрбиясе турында кайгырту дигән нәрсә каралмаган. Шунысы гаҗәп: бу балалар ипле-тәртипле гаиләдә үскән нәниләр кебек көйсезләнми дә, еламый да. Үзләренә башка әти-әни бирелмәячәкне аңлаган кебек үз көенә йөри алар. Мескенкәйләрне вакытында йокларга яткыру, аларның сәламәтлеген кайгырту гына түгел, ашату дигән нәрсә дә юк бу гаиләдә. Моны күргәннән соң, йөрәк бик озак әрнегән иде.

  Менә хәзер алар инде өченче балаларын тапканнар. Уртак танышларымнан нәрсәгә дип тудырганнар соң тагын бер нәнине дип сораша торгач, җавап бик тиз табылды. Болар Ана капиталына кызыккан икән. Икенче балалары мондый матди ярдәм гамәлгә кертелгәнче туган иде шул. Акча исә коммуналь түләүләр өчен җыелган 200 мең сумлык бурычны түләү өчен кирәк булган. Арадашчылар аша эш йөрткәннән соң боларның кулларына 300 мең сум эләккән. Фатир өчен бурычларын түләгәннән соң калган акча исә берничә ай дигәндә эчүгә тотылып та бетте. Нарасыйларны кайгырткан кеше тагын булмады. Балага бирелгән шул кадәр акчаны үзләштереп, яңа туган нәнинең өс-башын да карамаганнар хәтта. Кыш көне сабыйга киертергә кием юк дигәч, кызганып, аларга балаларымнан кечерәеп калган комбинезоннарны бирдем... 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 22.01.2013

Хуҗалар кунакчыл булдылар #7286

$
0
0
23.01.2013 Спорт
3 январьда Семочкида Нуршат Әббәсов истәлегенә мәрхүмнең авылдашлары, дуслары һәм туганнары традицион хоккей турниры оештырдылар.

Беренче уенда Петрякс хоккей командасы хуҗаларның яшьләрен отты, ә икенчесендә пожарлылар Семочкиның өлкән командасын җиңде. Шулай итеп хуҗалар кунакларга аеруча кунакчыл булып, күчмә Кубок өчен көрәшергә Петрякс белән Пожар хоккей командаларына юл куйдылар, мөмкинлек бирделәр. Әмма финалга кадәр хуҗалар өченче урынга лаек булыр өчен үзара уйнадылар һәм өлкәннәр командасы көчлерәк булып чыкты.

Финал матчка килгәндә, уен зур киеренкелек белән башланды. Берәү дә оттырырга теләмәде. Ерак юлны якын итеп килгән Петряксның яшь уенчылардан гына торган хоккей командасы шактый өлкән көндәшләренә уенның башында бер дә бирешергә уйламады. Әмма тәҗрибәле хоккейчылар акрын гына уенның җебен үз кулларына алдылар. Пожарлылар бер-бер артлы гол кертә башлагач, турнирның җиңүчесе нәкъ алар булачагы кемдә дә шик-шөбһә тудырмады инде. Һәм шулай булып чыкты да.

Үз командаларын хуплап килгән Петрякс авылы башлыгы да, СПК җитәкчесе дә яшь авылдашларының икенче урынга лаек булуларын югары бәяләделәр.

Әле ачык һавада хоккей турнирлары Петрякс белән Сафаҗайда үтәр дип көтелә. Ә без, үз чиратыбызда, беренчеләрдән булып авылларыбызда урам хоккеена яңа җан өргән семочкилыларга рәхмәтләребезне белдерәбез, җиңүчеләрне тәбриклибез һәм Сергачта барган “Төнге лига"да чыгыш ясаучы хоккейчыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
 


О.ХӨСӘИНОВ

в„–1 | 11.01.2013

Хирыслык хирыслыкка ялгана, яки Порнобәйлелек турында #7287

$
0
0
23.01.2013 Җәмгыять
Моннан җиде-сигез еллар тирәсе элек мин телесигналларны ясалма иярчен аша тота торган тәлинкә куйдырдым. Моның уңай ягы шунда иде: каналлар саны арту белән, мәгълүмат диапазоны киңәя, аннан соң цифрлы сурәт чистарак та була. Әмма тәлинкәнең уңайсыз ягы да бар: тапшыруларны бөтендөнья масштабында тотканлыктан, порно һәм эротик каналлар да мул килеп керә.

“Тәлинкә” куйдырырга ни­ят­ләгәндә, мин анысын уйлап бетермәгәнмен. Җайланманы урнаштыручы белгеч “тәлинкә” сайлау өчен өенә чакыргач кына проблеманы күреп алдым, чөнки җиткән кызы һәм улы булган шактый өлкән яшьтәге агай, мине кызыктыру өчен, иң беренче порнографик фильм­лы тапшыру бара торган каналны ачып куйды. Минем өчен бу гаҗәп хәл иде. Беренчедән, инде яше иллегә якынлашып килә торган ир-атның авыз суларын агызып экранга текәлүе күңел кайтаргыч булса, икен­чедән, яше егермедән узган педагогик белемле кыз бала да вакыйганы берни булмагандай тыныч кабул итеп, шул ук бүлмәдә йөри иде. Үземне мондый “сәнгать” кызыксындырмавын әйтеп, тә­линкәдән баш тартырга җы­ендым. Ләкин мине тынычландырдылар: җайлан­маның “хә­тере”ннән бу каналларны алып ташлап була икән. Шулай килештек һәм эшләдек тә. Сүз уңаеннан сүз чыгып, мин әлеге хәл турында укытучылар коллективында телгә алдым. Шунда утыз яшьләр тирәсен­дәге акыллы бер педагог ханым мине тагын бер кат гаҗәп­лән­дерде: “Нишләп инде, Рә­шит абый, кунаклар килгәч карарга бер генә булса да каналны калдырмадың?” – диде. Моның шаяртумы, чынмы икәнен аң­лап бетермәдем. Тик шунысы хак: хәзерге гаиләләрнең байтагында, кунаклар белән карар өчен, порнофильмнарның шактый бай коллекциясе саклана.

Әгәр дә елларны чигереп, бүгенге җәмгыятьнең әхлакый хәлен утыз еллар элек яшәү­челәргә – яшьлектәге безнең үзе­безгә үк күрсәтү мөмкин булса, ихтимал, барыбызны да шок тотар иде. Яшерен һәм нечкә әйберләрнең өскә калкып чыгуы, көчләү һәм үтерү культының киң таралуы, мәдә­ни түбәнлек һәм деградациянең гадәти хәлгә әйләнүе, эчкечелек һәм наркоманлыкның аг­рес­сив рәвештә җәмгыятьне яулап алуы, педофилия һәм ­го­мосексуализмның кемнәр өчен­­дер яшәү рәвешенә әй­ләнеп баруы – болар барысы да берничә дистә ел элек гадәттән тыш кыргыйлык һәм хайванлык, бәлки хаклы рәвеш­тә тилелелек булып та кабул ителер иде. Миләрнең тыелган нәфес теләкләре белән агуланып бетүе, җирәнгеч һәм оятсыз нәрсәләргә һәвәслек – бүгенге җәмгыятьнең гадәти атмосферасы гел болай түгел иде бит.

Җәмгыятьне эчтән киме­рүче һәм таркатучы психик чирләр арасында порно­бәй­лелек, ягъни шәрә тәнгә һәм азгынлыкка һәвәслек бер көндә генә мәйданга чыга алмады. Моның өчен әхлак төшенчә­ләренең юылуы, адәм баласын тиешле кысалар эчендә тотып торырга тиешле ихтыярның сынуы, рухи иммунитетның юкка чыгуы кирәк иде. Бу исә акрынлап бара торган процесс. Бүген яулыклы һәм киемле хатын-кызларның чын мәгънәсендә эзәрлекләнә башлавы, эзәр­лекләүне кануни кысаларга куып кертергә тырышу – җәмгы­ять­нең тоталь рәвештә порномания дигән психик чир белән авыруын дәлилли. Бу исә хатын-кызның кыйммәте төшүгә, аңа ихтирам бетүгә, аны бары тик кыргый-хайвани теләкләр объекты итеп карауга китерә. Хатын-кыз азатлыгы дип лаф орган җәмгыять вәкилләре чынлыкта гүзәл җенескә колга караган кебек карыйлар, ул сутенерларның һәм турыдан-туры кол сәүдәгәрләренең кулындагы товарга әйләнә. Хатын-кыз янында телне тыю, нәзә­катьлелек дигән нәрсәләр мондый җәмгыятьтәге ирләрнең үзләрен зыялы дип санаганнары өчен дә хас түгел. Әле күптән түгел генә ТИСБИда укучы мөслимәләребезнең берсе әле­ге коммерцияле уку йорты­ның җитәкчелеге тарафыннан эзәр­лекләүгә – яулыгын салдырып мыскыл итәргә тырышуга дучар булды. Әмма ул үз хокукларын яклап кыю көрәште, җитәкче­лекнең яулыкны салу турында язма боерык бар дип алдауларына ышанмыйча, кә­газьне күрсәтүләрен таләп итте. Теге­ләр, әлбәттә, бернинди боерык та күрсәтә алмадылар, чөнки юк иде. Булса да, андый боерык, Россия Конституция­сенә каршы килү сәбәпле, гамәлдә түгел дип саналырга тиеш иде. Менә шул үзенең гадәти кешелек һәм хатын-кыз хокукын яклап деканатка кер­гән мөслимәне аны беренче тапкыр күргән вуз укытучысы теле белән мыскыл итеп чыгарды, кыз барында икенче бер укытучыга карап ишетелерлек итеп: “Нәрсә, аны әлегә кадәр чишендермәгән­нәрме­ни?” – диде. Ир кешенең мондый түбәнлеге, аның хайвани мескенлеге бүген берәүне дә гаҗәпләндерми һәм, билгеле инде, әңгәмәдәше чын ир булса, мондый сүзләр өчен каршы якның ким дигәндә ипи шүр­легенә менеп төшәр иде. Тик урамда егерме беренче гасыр шул: ирләр дефицит, вәкарь дигән нәрсә юк, горурлык булмаган да шикелле. Аның каравы экраннардагы шәрәлеккә мө­киб­бән киткән, шуннан аерыла алмыйча төннәрен уздырган мескен җан ияләре буа буарлык.

Порнобәйлелекнең барлыкка килүендә, әлбәттә, хатын-кызның үз-үзен тотышы, аның киенү рәвеше мөһим роль уйный. Луисвилл медицина университеты галимнәре (ул Аме­риканың Кентукки штатындагы шәһәр) порноһәвәслеккә дучар булган ике аяклы җан ияләре­нең үз-үзләрен тоты­шының алгоритмын төзегәннәр һәм менә мондый нәтиҗәгә килгәннәр. Башта болар каршы җенес вәкилләренең фотоларын карау белән мәшгульләр икән.

Әлбәттә инде, хәзерге ха­тын-кызның ярымшәрә рә­веш­тә фотога төшәргә яратуы беркемгә дә сер түгел: иң нык кап­лан­ганнарының да изү­ләре ачык, итәкләр тездән байтак югары. Шундый фотоларга һәм тирә-юньдәге натураларга карап, хыялый азгынлыкка би­релә ир булырга тиешле адәм сыныгы. Бу аның өчен ләззәт һәм дәрт чыганагы булып санала. Менә шуңа күрә хиҗаблы хатын-кыз­лар­га карата патологик нәфрәт саклана шәхесен югалтып баручы адәм баласында. Шуңа да хиҗабка каршы көрәш – ул порноманиягә бәйле җитди психик чир дип курыкмыйча әйтергә була. Бу чир белән хәзерге көндә уку йортлары җитәкчелеге, башка түрәләр дә авырый. Хатын-кыз су­рәтенә мөкиббән киткән ир-атларның акрынлап түбән тәгәрәве дәвам итә, дип раслыйлар Америка бел­гечләре. Моннан саклануның юлын да күрсәтәләр – күз төшүгә сурәт­тән (бигрәк тә инде ул оятсыз рәвештә тө­шерелгән булса) йөзне борырга, телеканалларны алыштырырга, сайттан ки­чек­мәстән чыгарга киңәш итә­ләр. Бу кагыйдә мөселман­нар өчен инде күптән эшләнгән, чит хатын-кыз белән очрашканда күз­ләрне түбән төшерү зарур. Бу синең рухи сәла­мәт­легең өчен дә, физик та­залыгың өчен дә мөһим. Иман ләззәтен татуның төп шарты да шул. Табиблар порноһә­вәслек ор­га­­низм­ның бөтен системасын, биг­рәк тә җенес әгъза­ларын эштән чыгара дип бел­де­рәләр. Ирекле Көнба­тыш җәмгы­ятьлә­рендә ирләр­нең простата рагыннан үлү­ләрендә статистика баскычында югары урында тору­ының төп сәбәбе менә шул.

Массачусетс университеты белгечләре исә порно­бәйле­лек белән эчкечелек һәм наркоманлык кебек чир­ләр туры­дан-туры бәйлә­неш­тә торалар дип игълан итәләр, чөнки баш миендә бер үк механизм эш итә бу очракларда. Шәрә тәнгә һәвәслек адәм улын башка төрле җинаять­ләргә дә этә­рә, хезмәт җитеш­терү­чән­леген ки­метә һәм баш­калар, һәм башкалар. Бү­генге җәмгы­ятьтә бу психик чир белән авыруга этәрүче алшартлар адым саен, шуңа да психикасы какшаган ирләр инде гадәти күренеш буларак кабул ителә.


P.S. АКШ президенты Барак Обама фикеренчә, куркыныч видеоуеннар, көч куллану очракларын матбугат чараларында күрсәтү белән чын көч куллану арасында туры бәйлелек бар. Моны фәнни яктан исбатлар өчен, ул АКШ Чирләрне күзәтү һәм кисәтү үзәгенә тикшеренү үткәрү өчен 10 миллион доллар акча да бүлеп бирергә риза. АКШның Ату ассоциациясе бел­гечләре фикеренчә исә, видеоуеннарда кеше үтереп уйнаган балалар нәтиҗәдә чын коралга ябыша, яшьтәшләрен үтерә башлый. Тыныч тормышта корал куллану сәбәпләрен тикшерүгә 1990 еллардан бирле бер тиен дә бүлеп бирелмәгәнен исәпкә алганда, Америка җитәк­че­леген бүгенге вәзгыять чыннан да коткыга салган, күрәсең. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–12 | 23.01.2013

Ришвәт (Уенын-чынын кушып) #7288

$
0
0
24.01.2013 Юмор
Ришвәт аласы килә. Газеталарда язганча, күп итеп, матур итеп. Аның хәзер күләме дә шактый бугай. Ялгышмасам, 100-150 мең сум тирәсе диләр. Остараклар 200-300 меңне дә кесәләренә шома гына салып куя икән. Күргәнем юк, шулай язалар.

Миңа – әле алып өйрәнмәгән кешегә, ул кадәр үк булмаса да ярый. Алуның рәтен белеп бетермим бит әле, аның кадәр акча белән йә буталып бетәрсең, йә кесәңә сыймас. Кызык, ничегрәк итеп бирәләр икән аны: кәгазьгә төрепме, әллә сумкага салыпмы? Алгач, рәхмәт әйтәләр микән, әллә тагын китер диясеме икән? И-и, бирсәләр ничек тә ярар иде әле. Тик бирүчесе күренми. Каян, ничек табарга икән ул ришвәт бирүчене, ә? Күр әле, бигрәкләр дә надан икән мин ришвәт мәсьәләсендә. Бөтен ил ришвәткә чумган заманда ришвәтне ничек алалар икән дип баш катырып утыр инде син, адәм көлкесе!

Ришвәт алучы караклар, жуликлар, депутатлар хакимияттә генә түгел, хәтта оппозициядә дә утыралар икән бүген. Дөрес булса, шундыйларның берсе ришвәттән салым тотып калырга кирәк дип әйткән, имеш. Менә бит намуслы ришвәтчеләр нинди була! Шулай, дәүләттән урланган һәр тиен исәптә торырга тиеш.

Ришвәт – игътибарлылыкны акча белән җаваплау билгесе ул. Кемдер елмаю белән алдыра, кемдер акча белән, кемдер... Бездә ришвәт бирмиләр, бездә аның белән рәхмәт белдерәләр. Бернинди сәбәпсез ришвәт алган кеше рәнҗергә, үпкәләргә мөмкин.

Хезмәт хакына гына ничек яшәмәк кирәк? Элек законны әйләнеп үтү өчен түләгәннәр, хәзер барысы да законлы булсын өчен түләнә. Мин үзем, намуслы кеше буларак, ришвәтне һаман түгел, ә җае чыкканда гына да алырга риза. Тик җаен ничек чыгарырга? Әллә берәр чиновникка акча төртеп, киңәш сорап карарга микән? Алар белә инде аны. Берәр гозер белән бүрегеңне салып бүлмәләренә керсәң: “Син миңа нәрсә белән килгәнеңне әйт, мин сиңа нәрсә белән китәсеңне әйтермен”, – дияргә яраталар ди бит алар.

Кеше алгач, минем дә бик алып карыйсы килә ул ришвәт дигән тылсымлы нәрсәне. Кызыктыра. Безнең күршедә төш юраучы карчык бар. Беркөнне төшемдә кемнәндер акча алганымны күрдем дә йөгереп шуңа кердем. “Зинһар, – мин әйтәм, – әйтеп бир тиз генә, өнемдә миңа акчаны кайчан бирәләр?” Их, кермәгән генә булсам. “Төшеңдә акча бирсәләр, өнеңдә акчаң чыгып китә инде”, – дип тора бит, тешсез авызын ерып. “Әгәр үзең биргән булсаң, күп акча кергән булыр иде”, – ди. Менә бит, килмәсә килми ул. Икенче вакыт истә тотармын инде, бирергә тырышырмын төшемдә дим.

Алмаш-тилмәш килгән президентларыбыз да ришвәт турында әйткәләп куялар. Бик онытып бетермәсеннәр дип уйлауларыдыр инде. Миллионлап алган абзыйларга бармак селкиләр. Ярамый, янәсе. Өстәгеләр белән килештермичә алган ришвәтчеләрне, хөкүмәт акчасын чәлдерүчеләрне кәнәфиләреннән торгызып орышкалап та алгалыйлар. Әмма без беләбез: ришвәткә каршы көрәшү әле ул ришвәтне бетерү дигән сүз түгел. Ул – бездә барысы да тәртиптә дигән сүз. Барысы да контрольдә, аңлашылдымы, янәсе. Бездә хөкүмәт тә, халык та ришвәттән башка тормышның бармавын белеп тора. Бу мәсьәләдә тулы бердәмлек. Ләкин халыкның шуны да беләсе килә: илдәге ришвәт күләме дәүләтнең еллык бюджетын узып китмәде микән инде?

Ришвәт – чиновникның акылы, намусы һәм вөҗданы. Чиновник алмаса – аның дәрәҗәсе төшә. Бирмәсә –кәнәфиеннән колак кага. Тормыш шулай корылган: синең кесәдәге машина йөртү таныклыгы – инспектор өчен банк карточкасы. Студентның зачеткасы – профессорның саклык кенәгәсе. Тәндәге шеш сиңа – чир, врачка – майлы калҗа. Шулай булгач, бездә һич кенә дә ришвәтне бетерергә ярамый. Ришвәт бетсә бөтен эшләрнең асты-өскә килә, тормыш җимерелә, чиновниклар бетә дигән сүз. Димәк, хөкүмәт тә бетә. Аллам сакласын! Мин ришвәт дигән нәрсәне күрмичә дә калам микәнни инде? Болай булмас, иртәгә үк берәр газетага “Ришвәт алам. Теләгән күләмдә бирергә мөмкин!” дигән белдерү биреп карыйм әле. Нүжәли муеныннан ришвәткә чумган илдә берәр хәерхаклы бәндә табылмас?..  


Фәрит ВАФИН

в„– |

Искәндәр Ясәвиев ялгыз пикет өчен 20 мең сумга хөкем ителде #7289

$
0
0
24.01.2013 Сәясәт
23 гыйнварда Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Дима Яковлев" канунына каршы ялгыз пикет оештырган Искәндәр Ясәвиевне хөкем итте.

КФУ укытучысы, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев урам чарасын канун бозулар белән уздыруда гаепләнә һәм дәүләткә 20 мең сум түләргә тиеш булачак.
 

Ясәвиев узган елның 26 декабрендә бер кешелек пикет уздырган иде. Аның таләбе – Дәүләт думасын тарату һәм “Дима Яковлев” канунына каршылык белдерү. "Дима Яковлев" кануны - АКШ гражданнарына Русиянең ятим балаларын уллыкка яки кызлыкка алуны тыючы канун. Ясәвиев чараны Русия президентының Кремль урамында урнашкан кабул итү бүлмәсе каршында уздырды.
 
​​Пикет урынында бер-берсеннән 50 метр ераклыкта шулай ук Эльвира Дмитриева һәм Зарина Таскаева да бар иде. Кызлар да бирегә оппозиция "хәсисләр кануны” дип атаган канунга каршылык белдерергә килгән.​

Пикет полиция күзәтүе астында уза. Хокук саклаучылар пикетчылар эшенә тыкшынмый. Урам чарасы тыныч кына тәмамлана.
 
Ләкин өч көннән соң активистлар административ хокук бозу турында беркетмәләр ала. Беркетмәгә караганда Ясәвиев алдан белдермичә урам чарасы уздыруда шикләнелә. Ә Дмитриева һәм Таскаевага пикет оештыру шартларын бозуда шик белдерелә.
 
Активистлар хокукый ярдәм эзләп Казан хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иткәннәр. “Без полиция хезмәткәрләренең ялгыз пикет оештыручыларга дәгъваларын нигезсез һәм канунсыз дип саныйбыз һәм моны мәхкәмәдә исбатлаячакбыз”, дип белдерә үзәкнең башлыгы Игорь Шолохов.

Бүген мәхкәмәдә ул болай дип белдерде: "Ялгыз пикет оештыру турында алдан белдерү кирәк түгел. Ә Ясәвиев ялгыз пикет уздырды, димәк, канун буенча эш итте".

Хөкемдар бер сәгатьлек киңәшмәдән соң Ясәвиевкә административ канун бозуда гаепләү карарын чыгарды һәм 20 мең сум күләмендә җәза түләүгә хөкем итте. Дмитриева һәм Таскаеваның эшләре туктатылды.

Искәндәр Ясәвиев элегрәк Азатлык радиосына “Мондый җәзалау, репрессияләү чаралары нәкъ кире нәтиҗәгә китерәчәк. Бернинди зыянсыз, беркемгә куркыныч тудырмаучы ялгыз пикетлар да, ялгыз пикетлар сериясе дә канунсыз дип игълан ителә. Бу протест чараларын кануни кысалардан читкә чыгара. Мондый полиция чаралары халыкта ризасызлыктан һәм каршылыктан башка бернигә дә китермәячәк. Хакимиятнең тиешсез чаралары протестларны арттыра гына һәм протестлар моңарчы күзәтелгәннән көчлерәк кенә булачак. Шөрепләрне кысу системдагы эчке басымны арттырачак кына”, дип белдергән иде.


Илдар ГАБИДУЛЛИН

в„– | 23.01.2013

БДИны укучыларның туган телләренә тәрҗемә итәргәме? #7290

$
0
0
24.01.2013 Мәгариф
«Мәктәптә туган телләрендә белем алган укучылар чыгарылыш имтиханнарын шул телдә бирә алырга тиеш. Һәм, гомумән, имтиханнар биргәндә тел буенча чикләүләр кертү дөрес түгел».

Шушындый эчтәлекле төркем якынча бер ай элек социаль челтәрләрнең берсендә ачылган иде. Анда әле дә БДИны мәктәптә укытылган телләргә тәрҗемә итү кирәклеге буенча сораштыру дәвам итә. Әлеге төркемнең җитәкчесе – Динар Корбанов.

Туган телендә белем алучыларга рус телендә имтихан бирү авыр

«Әгәр үз туган телендә белем алучы Россия ватандашларын чит ил халкы белән чагыштырсак, әлбәттә, россиялеләр рус телен аларга караганда яхшырак белә. Ләкин мәктәптә үз туган телләрендә белем алучыларга рус телендәге текстлар, терминнар белән эшләүнең авырлык тудырачагы көн кебек ачык. Шуңа күрә, андый россиялеләргә имтиханнар алдыннан төшенчә исемнәрен, лекцияләрне алдан биреп кую, шул рәвешле аларның яхшылап әзерләнүе өчен шартлар тудыру дөрес буладыр, мөгаен», дигән фикер дә яңгырый әлеге төркем битләрендә.

Әлеге сораштыруны уздыруга этәргеч биргән алшартлар турында да төгәл аңлатма бирелә анда. «2009 елга кадәр чыгарылыш имтиханнарын рус теленнән башка телләрдә бирү-бирмәү буенча чикләүләр юк иде. БДИ кертелгәч исә, туган телләр икенче планга күчте. Әлеге сораштыру безнең тарафтан бары тик саклану чарасы гына», - дип ассызыклана.

Тәрҗемә итүне халык хуплый

Төркем җитәкчесе беренче вакытларда БДИ биремнәрен ике телдә - рус теле һәм укучының туган телендә эшләргә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу тәрҗемә ясаганда китәргә мөмкин булган хаталардан арынырга ярдәм итәчәк. «Тәрҗемәне Россиянең һәр төбәге үзе ясарга тиеш дигән сүз түгел. Аны Мәскәүдә дә эшләп була», - диелә биредә.

Әлеге төркем интернет кулланучыларда тиз арада зур кызыксыну уятырга да өлгергән. Хәзерге вакытта әлеге сораштыруда барлыгы 650гә якын кеше катнашкан. Шуларның 412се «Мин мәктәптә туган телендә белем алган укучылар БДИны һәм тугызынчы сыйныфтан соң уздырыла торган дәүләт аттестациясен шул телдә бирергә тиешләр дип саныйм» дигән фикерне хуплый. Җавап бирүчеләрнең 97се исә «Имтиханнарны бары тик рус телендә генә бирергә кирәк» дип саный.

Дәүләт ишетерме?

Төркем авторы сүзләренә караганда, әлеге сораштыру вакытының төгәл чикләре билгеләнмәгән. «Сораштыру тәмамлану вакытын билгеләү кирәк түгел, дип саныйм. Кемнеңдер ул сораштыруны бәлки әле беренче генә күрүедер. Шуңа күрә, теләге булган һәркем әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен белдерсен», - ди автор.

Чыннан да, әлеге сораштыруда катнашучылар көннән-көн арта бара. Алга таба да тавыш бирүчеләр шундый темплар белән арта барса, авторның әлеге хат белән дәүләткә мөрәҗәгать итәргә дә исәбе бар.


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 24.01.2013

Казанда “Мөселманнар традициясендә Мәүлид ән-нәби” дип аталган түгәрәк өстәл узачак #7291

$
0
0
24.01.2013 Дин
Мөселманнар өчен Мәүлид иң күркәм, мөхтәрәм бәйрәмнәрдән санала. Сөекле Пәйгамбәребезне олылау һәм аны дини, фәнни күзлектән өйрәнү максатыннан ТР МДН 29 гыйнварда Казанның “Мәрҗани” мәчетендә “Мөселманнар традициясендә Мәүлед ән-нәби” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрә.

Әлеге чарага Мәскәү, Санкт-Петербург, Дагыстан, Казан галимнәре, дин әһелләре җыелачак. Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәт Мөхәммәтов, Ислам цивилизациясе институты директоры Сәет Кәмилов, РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Россия Фәннәр академиясе шәрык кулъязмалар бүлеге белгече Алексей Хисматуллин, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Рәүфә Уразманова һәм башкалар катнашуы көтелә.

Чарада Мәүлиднең мәдәни, теологик һәм тәрбияви яклары каралачак.

Түгәрәк өстәл сәгать 10.00 дә башлана.




в„– | 22.01.2013

Арыш басуы, Мерседес, әнкәй – татар клиплары 10 мең сумнан 1 млнга кадәр #7292

$
0
0
24.01.2013 Шоу-бизнес
Хәзер эшләп килүче татар телле музыкаль каналларны карагач, кызык бер күренешкә тап буласың. Менә дә шәп ул бездәге клиплар! Андагы тематика, андагы фикер киңлеге, андагы фантазия...

Бер сүз белән – юк. Иң беренче клип булса, без җырчының бөтен нәсел-ыруы белән танышып чыгабыз. Ул авылга кемнеңдер машинасын алып торып кайта, аны каршы алалар, табын тирәли җыйнаулашып утырып чәй эчәләр. Икенчесе булса, ул, һичшиксез, ялга барачак. Һәм ул һичшиксез Төркия булачак. Диңгез буенда ул кабат берәр элиталы-валюталы машинада җилдерәчәк, диңгездә су чәчрәтәчәк, ялан тәпиләп ярдан йөгерсә дә, гаҗәп түгел. Өченчегә үк барып җитүче җырчылар бармак белән санарлык – бердән, аның кадәр ул гомер җырлаучылар сирәк, икенчедән, чын җырчыларыбыз интегеп клип төшереп тормый. Аларга инде капка төбендәге баганага сөялеп җырласалар да ярый – барыбер яратып тыңлаячакбыз. Ул яктан арыш басуларында, агач төпләрендә утырып-басып җырлаучы асыл җырчы егетебез Филүс Каһиров үзе бер хәзинә. Филүс башкарган мәгънәле, сәнгати җырларга Мерседес ише «оправалар» ни хаҗәтемә кирәк ди? Нәкъ менә классикларыбыз стиле, Бигичев, Шакиров, Ваһаповлар дәвамы.

Алтынга манчылып алырга тырышучылар исемлегенең очы-кырыена чыгышлы түгел. Кемдер кыйммәтле кунакханәдә җаваплы-җавапсыз-хыянәтле мәхәббәт тарихын барлый, кемдер кара күзлек киеп, кабриолетларда җилдерә, кемдер туган ягына кайтып, «кеше булуын» күрсәтә. Кайчагында, нүжәли шуннан кала фантазия эшләми дә, шуннан ары үсеп булмый дип гаҗизләнәсең. Дөрес итеп мылтык та тота белмәүчеләр белән сугыш күренеше күрсәтергә маташучылар да үзе бер кәмит. Аңа бит инде сабын куыгы яратучы хатын-кыз гына түгел, ир-атлар да күз сала.

Кыйбат инде, кыйбат хәзер бөтен нәрсә. Җыр яздыру да (аның текст хакы бер мең сумнан өч меңгә кадәр, көй яздыру өч меңнән унбиш меңгә кадәр диләр), клип дигәннәре дә. Клип төшерү бездә уртача утыз мең тирәсе инде ул. Ул утыз меңгә әллә ни аткарып булмый, әлбәттә. Төянеп авылга кайтып китү аңлашыла да. Әмма юктан да кәнфит ясаучылары юк түгел. Гадилек, юмор салынган клиплар үзләре бер матурлык бит. Әнә, Рөстәм Закировның «Тәгәрәткән бәрәңге»се кемгә ошамый калган ди? Иске кием-салымы белән бакчада бәрәңге утыртып, алып ятканны кайсы авылдан чыккан кеше карамый калсын. Рөстәмнең бөтен туган-тумачасын күрергә дә каршы түгел бу очракта.

Иркәнең «Карлыгачта хәбәрем юк» клибы яраттыра алды. Позитив һәм бетте-китте. Дүрт бала, пәп кенә итеп торучы ирең, зур өең, машинаң – монда Стас Михайлов публикасына керүче бөтен хатын-кыз экранга берегә дә куя. Бу бит хатын-кыз бәхете формуласы! Хәния Фәрхинең бу нисбәттән гел сюрпризлар белән шаккатырып торучы ирен клипка кертүе урынлы. Ир ир инде ул – әйбәт булгач, аны да карыйбыз.

Иҗатын яратсам да, Айдар Галимов клипларын ошатам, дип әйтә алмыйм. Башта компьютер графикасы белән мавыгып алды Айдар, әле ярый бу «Бер мизгел» җырына төшерелгәне үзенең иҗат юлын үз эченә алган да, күңелгә ятты. Алайса гафу итәсе юк иде Айдарны...

Салават артык клиплар белән мавыкмый – соңгыларының берсе –  «Юк, юк» җырына төшерелгәне Камал театры артистлары уйнавы, мәгънәлелеге белән үзенә тартты. Нәфисә белән Радик елаттыра белә анысы...

Яшьләрдән Салават Миңнехановны телгә алып китсәң ярыйдыр. Клиплары үзенчәлекле булды аның. Әмма соңгы арада әллә артык чәчелде Салават, аннан яңалык та, җыр да, клип та тү-тү. Клиплар мәсьәләсендә Раяз Фасыйховка да эшләү җитенкерәми. «Корстон»да бер клип төшерде дә, вәссәлам. Ә юкса күпме матур, мәгънәле җырлары бар Раязның! Азат Фазлыевның «Картлар йорты» үзенә тартты, бәгырьгә чиртте. Илназ Баһ та быел шуңа охшаш бер клип төшерткән икән. Әмма бер ботканы ике кат ашыйсы килми инде. Алия Исрафилованың фантазиясен эшкә җигүе сизелә, романтикасы бик нечкә эргәдә. «Әтиле, әниле ятимнәр» клибы гына да – бу заман көзгесе.

Сикергәләп, биеп, чабып төшкән клипларга да ис китми. Ул һаман шул бер нәрсә белән икенче җитешсезлекне капларга маташу кебек килеп чыга. Тавыш шунда уртача инде, ну мин бит әле бии дә беләм, янәсе. Салават әйтмешли, киенеп бетмәгәнме, чишенеп бетмәгәнме килеш төшүчеләрне дә кабул итеп бетермибез. Юха елан кебек караватка ятып җырлыймы ул, кемгә дә булса елышамы. Матур түгел. Билдән югары шәрә килеш сырпаланышып утырган Рәфинә Ганиуллина белән Габделфәт клибына да шуңа тәнкыйть күп булды. Бәлки, шоу-бизнеска андый иркенлек тә кирәктер, әмма татарның үз кысалары бар инде, ни хәл итәсең.

Кайчак кирәкме соң ул клип дигәннәре дип тә уйлап куясың. Кайбер җырчыларның аны бөтенләй санламауларын да беләм мин. Яңалыгы машина, коттедж, туган-тумача, туй видеосына кайтып калса, режиссер кулы уйнаган, талантлы кеше уйлап тапкан инсценировкасы булмаса, әлбәттә, кирәге ташка үлчим ул клипның. Камиллеккә омтылыш булсын иде бит, ә? Шәп, җитми калды, дигән тансыклау да кирәк тамашачыга...

Алмаз НУРГАЛИЕВ, клипмейкер:

– Татарстан өчен клиплар төшерү әлегә кыйммәт булып санала. Ә болай бездә клип төшерү хакы 10 мең сумнан 1 млн сумга кадәр. 500-600 мең бюджетлык клиплар да шактый. Соңгы ике елда төшерелгән клипларның 60-70 проценты минеке дип әйтә алам. Клип төшерү буенча күбрәк яшьләр йөри. Алар әлегә үз урынын тапмаган, әмма актив рекламага мохтаҗ категория. Клип бит ул икенче төрле реклама дигән сүз. Ә һәркөн телевизор экранында балкыган, аншлаг белән концертлар куйган атаклы җырчыларыбызга клип ул үз дәрәҗәсен ассызыклау өчен генә кирәк. Мисалга, Салават, Хәния, Айдарлар клипсыз да халык күңелендә яши. Шуңа да клипмейкерлар яшь-җилкенчәк, әле сәхнәгә күтәрелеп кенә килүче җырчылар өчен күбрәк кирәк.

Илдар КЫЯМОВ, «Яңа Гасыр» телевидениесенең «Хәерле иртә!» тапшыруы алып баручысы:

– Безнең һөнәр шундый инде – тапшыруда халыкка җырчыларның яңа клипларын тәкъдим итәбез. Ә клипларның эчтәлеге, мәгънәсе ягыннан аксаганнары шактый. Үзе сүзен, үзе көен язганнар заманында яшибез, үзләре үк ялт кына клип сценариен да әтмәлләп ата андыйлар. Була икенче төрлесе – биюе дә, сценарие дә, җыр тексты да бер-берсенә үрелеп баручы эксклюзив җыр клиплары. Алары гадәттә имиджмейкер белән эшләүче яшь җырчыларныкы була. Һәм алар гадәттә Казанда төшерелми. Ә бездәге җырчыларның бер-берләрен кабатлаулары, тема берлеге күзгә чалына. Мин Резидә Шәрәфиеваның «Йөрәктә йөрткән сүзләр күп» клибын яратып карыйм. Күңел тула аны караганда. Әлеге җыр Уфада төшерелгән. Бездә бит клип төшерә белмиләр, дип сүгеп тә булмый. Җырчылар һәрвакыт эзләнүдә. Аның өчен өйрәнү мәктәбе юк. Әлеге мәктәпне булдырырга кирәк. Аннан инде гел яхшы клиплар белән генә мактанып утырып булачак.

Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН, Татарстанның халык артисты, режиссер:

– Ошамаганнары бар, кызыклы төшерелгән клиплар да очрый. Аны бит яхшы-яманга да аерып булмый. Җырчы, аның җыры нинди клибы да шундый дигән сүз. Һәр кешенең күзаллавыннан тора. Мәсәлән, Раяз кебек профессионал, шәп җырлаучының клибы ничек начар була алсын ди? Җырчы примитив икән, клибыннан да әллә нәрсә көтеп булмый. Клип бит инде ул драматургия салынган видео дигән сүз. Мәгънәле җыр, талантлы җырчы икән, ул инде аның сценариена да зур әһәмият бирәчәк. Әмма мин кемнәрнедер аралап, тикшереп утырасым килми, мин аларның бөтенесе белән таныш та түгел. Үземнең исә режиссура нисбәтеннән берничә клибым бар. «Юлчы»да драматургия бар дип беләм...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Наил Якупов NHLда беренче алкасын кертте #7293

$
0
0
24.01.2013 Спорт
Түбән Кама хоккей мәктәбенең шәкерте, бүгенге көндә Канаданың “Эдмонтон Ойлерз” такымында уйнаучы татар егете Наил Якупов дөньяның иң яхшы хоккей лигасында уйнауга кереште.

 NHL җитәкчелеге һәм уенчылар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык озакка сузылмады. 6 гыйнварда һөнәрчеләр берлеге һәм лига җитәкчеләре яңа килешүгә кул куйды, ә инде 19 гыйнварда такымнар бозга беренче тапкыр аяк бастылар.

Локаут аркасында соң башланган сезон озак дәвам итмәячәк. Такымнарны 48 уен көтә. Ләкин җәдвәл көнләшерлек түгел: ике көнгә бер уен каралган.

Локаут “йолдызлары” NHLга әйләнеп кайтты

Локаут аркасында NHL такымнары хоккейчылары эшсез ятмадылар. Кайберәүләр түбән лигаларда уйнады. Европа уенчылары, гадәттә, үз туган якларына кайтып алка сугалар, ә инде Русия “йолдызлары” локаутны үз илендә көтте.

Башка такымнардан аермалы буларак, Татарстан һәм Башкортстан такымнары бу “мода” артыннан иярергә тырышмады. Һәм бик дөрес эшләде дияргә була. Такым җитәкчеләре локаутның тиз арада тәмамланачагын алдан күргән диярсең. Нәтиҗәдә, үз сафларына “йолдызлар” җыйган такымнар бүген алардан мәхрүм, чөнки күбесе кире NHLга әйләнеп кайтты. Малкин, Овечкин, Дацюк, Бэкстрем, Якупов, Емелин һәм башкалар Русия белән саубуллашып чираттагы Стэнли Кубогы өчен көрәшәләр.

“Ак Барс” җитәкчелеге NHL уенчыларына мөрәҗәгать итмәячәген гел әйтеп килде, әмма мөһим уенчыларны башкалар кулына бирмәс өчен, “Монреаль Канадиенз” сакчысы Алексей Емелинны Казанга чакырырга мәҗбүр булды. Хәтерләсәгез, НХЛга китәр алдыннан, Емелин “Ак Барс” сафларында уйнаган иде. “Нефтехимик” исә Наил Якуповны чакыру белән генә чикләнде. Якупов Түбән Камалылар ышанычын аклады һәм нәтиҗәле уены белән күпләрнең исендә калды.

“Эдмонтон Ойлерз” Якуповка зур өметләр баглый

NHL драфтында беренче урынны алган Наил Якупов быелгы сезонның иң зур ачышы булырга тора. Моның өчен төрле сәбәпләр бар: моңа кадәр әллә ни балкып килмәгән “Эдмонтон Ойлерз” такымы ниһаять яхшы тупланып бетте. Быел Эдмонтон җанатарларын танылган лидерлар белән беррәттән Якупов, Нюжент-Хопкинс, Шульц кебек яшь уенчылар да сөендерәчәк.

Якуповның NHL дагы беренче уенын мактанырлык дип әйтеп булмый. Гомумән алганда, такым өчен дә бик авыр көрәш булып чыкты. “Ванкувер Кэнакз” шактый ныклы каршылык күрсәтте. Һәм бу шаккатмалы да түгел, чөнки “Ванкувер” Стэнли Кубогына дәгъва кылучы фаворит булып санала. Әмма зур тырышлык күрсәтеп, “Эдмонтон” бары тик буллитлар ярдәмендә генә җиңүгә ирешә алды. Ә менә Наилнең бу җиңүдә өлеше зур түгел. “Ванкувер” керткән ике алка вакытында да Якупов бозда булды. Нәтиҗәдә, хоккей белгечләре аның файдасын “-2” дип бәяләде. Зур өметләр баглаган уенчы өчен искитәрлек саннар түгел.

Икенче уенда “Эдмонтон” “Сан Хосе Шаркз” такымы белән очрашты. Бу көрәш Якупов өчен дә, җанатарлар өчен дә хәлиткеч булгандыр, чөнки нәкъ менә шушы көнне татар егете NHL да беренче алка кертүгә иреште. Хәлләр болайрак: “Эдмонтон” бу уенны коточкыч рәвештә башлады. Беренче биш минутта ук үзләренең капкаларына ике алка керттерделәр һәм, гомумән, уен җепләрен кулдан ычкындырдылар. Озак та үтми Якупов “Ойлерз” өчен беренче алкасын кертә. Ганье тарафыннан бирелгән пасны Якупов тиешенчә файдалана. Ләкин Түбән Кама егете керткән алка “Эдмонтонга” ярдәм итми. Уенның беренче өлешендә үк боз хуҗалары алты алка керттерәләр. Әмма уен Якуповның алкасы белән истә калачак.


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

в„–--- | 24.01.2013

Байлар да елый #7294

$
0
0
25.01.2013 Җәмгыять
Руслан – тормыш иптәшемнең якын дусты. Кечкенәдән үк бергә аралашып үскәннәр. Җитеш, мул тормышлы гаиләдән. Заманында әтисе шактый танылган прокурор булган, әмма шау-шулы 90 нчы елларда аны үтергәннәр. Ирен югалткач, әнисе Анна Аделевна башкага кияүгә чыкмаган, бердәнбер улын ялгызы тәрбияләгән.

Улын җил-яңгыр тидертми үстергән, югары белемен дә биргән, башкаланың иң яхшы рестораннарының берсендә купшы туй ясаган. Кыскасы, Руслан акчага кытлык кичереп үскән дип әйтеп булмый. Әмма аңа карап ул бервакытта да борын чөеп сөйләшмәс, акчаның кадерен белә торган ир-ат. Моның өстенә, җаваплы, төгәл һәм ярдәмчел кеше булуын да өстәсәң, хөрмәткә лаек сыйфатлары шактый җыела. Тормыш юлын бергә үтәргә сайлаган ачык йөзле, аралашучан сөйгән яры белән дә уртак телне тиз таптык. Әмма ни дисәң дә, безнең кебек авыл кызларыннан аерыла инде.

Руслан, дүрт бүлмәле фатирда әнисен ялгызы калдырырга теләмәде, шуңа күрә туйдан соң яшьләр бергә яши башладылар. Әдилә исемле кызлары да туды. Тик менә Анна Аделевнаның сеңлесенә уңышсыз операция ясалды һәм нәтиҗәдә аның аяклары йөрмәс булды. Хәзер ул ханым да Русланнар белән бергә яши, Анна Аделевна да вакытлыча эштән чыгарга мәҗбүр булды.

Тормыш мәшәкатьләренә чумып, дусларыбыз белән күптән очрашкан юк иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә үзләренә кунакка чакырдылар. Табын артында сөйләшеп утыргач, хуҗабикә белән чәй алып керергә дип кухняга чыктык.  

– Туйдым инде бергә яшәп, – диде Алена кинәт кенә. – Көн саен Русланга, үзебезгә фатир алыйк та аерым яшик, дип әйтәм. Мин үземне каенанага кияүгә чыккан кебек хис итәм. Руслан эштә, без Анна Аделевна белән көне буе бергә. Бер-беребездән арыганбыздадыр инде. Җитмәсә, ул салкын тидереп еш авырый. Аны да, баланы, авыру сеңлесен карау да минем җилкәгә төшә. Ипотекага басып, аны гомер буе түлисе дә килми. Әни бер айдан эшкә чыгарга тиеш тә, тик аның авыру сеңлесен кем карар икән инде?

Әллә нишләп киттем шунда. И, мәйтәм, сезгә дә акча җитмәгәч инде. Бар булганына шөкрана кылып, сабыр итәргә өйрәнсәк иде без. Ә тормышлары шөкер итмәслек түгел. Аллага шөкер, үзләре дә, балалары да сау-сәламәт. Руслан яхшы эштә эшли. Туйдан соң ук фатирларына менә дигән итеп ремонт ясадылар, бар иске җиһазлар урынына яңаларын кайтарып тутырдылар, шәп машина сатып алдылар. Алена бәби алып кайтканчы бер генә көн дә эшкә чыкмады. Аңа да карамастан, танышлары аркылы документлар ясатып, декрет акчасын бездән күбрәк алды. Хәзер дә миннән ике тапкыр артыграк пособие килеп тора. Бала өчен кирәк-яраклар да иң яхшылары гына. Шуңа дә канәгать булмасаң инде.    

Шөкер итә белү-белмәү дигәндә, күңелемдә гел бер вакыйга яңара да, ирен читенә елмаю менеп кунаклый минем. Баламны табибларга акча түләмичә генә табам, иң мөһиме Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип карар иткән идем. Аллага шөкер, тулгак ачысын кичереп, сау-сәламәт нарасыемны күкрәгемә кысып сөяргә насыйп булды. Ул вакытларда берничә хастаханәдә ремонт эшләре бару сәбәпле, 1 нче балалар тудыру йорты шыгрым тулы иде. Яңа гына бәби алып кайткан хатын-кызларның барысына да палатада урыннар җиткерә алмыйлар. Кичкә кадәр коридордагы ятакларда яткыралар да, урын бушагач, палатага күчерәләр. Минем белән дә шулай булды. Янәшәмдәге ятакка тагын бер яшь әнине китереп салдылар. «Ни пычагыма 15 мең сум акча түләдем соң мин? Шушы коридорда ятар өченме? Баланы да авырлык белән таптым. 12 сәгать чирләдем. Ятып та, басып та торып булмый  җитмәсә», – диде бу, бераз хәл җыйгач.

Кичен безне дә палатага күчерделәр. Теге коридордан соң рәхәт инде, сумкаларыбызны бушатып, хастаханә өчен кирәк-яракларны урнаштырып та куйдык. Тиздән баламны имезергә алып киләчәкләр. Ниһаять, рәхәтләнеп күзләренә бага, күкрәгемә коча алачакмын. Сүз белән аңлатып бетерә алмаслык әнә шул татлы мизгелне көтеп, йөрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып тибә. Башка вак-төяк мәшәкатьләр, авыртулар турында уйлыйсы да килми. Ә палатада яткан берничә хатынның башы зарланудан чыкмый. «Мин бу бала тудыру йортын бик яхшыдыр дигән идем. Ә монда заманча ремонтлары да ясалмаган, стеналары да буялмаган, башка уңайлы шартлар да юк. Танышларыма монда килмәскә кушам». Бар сөйләгән сүзләре шул. Журналист практикасында күргән шактый медицина һәм социаль яклау учреждениеләре белән чагыштырганда, 1 нче балалар тудыру йортын начар дип әйтеп булмый югыйсә. Димәк, нинди очракка ничек карыйсың инде. Аннан соң кем нәрсәдән тәм таба бит. Балда-майда йөзеп, һаман акча юк дип зарланып яшәүдәнме, әллә бар булганына риза булып шөкер итә белүдәнме.


Зөһрә САДЫЙКОВА

в„– |

Салават Юзиев: Әтигә иҗат кислород кебек иде #7295

$
0
0
25.01.2013 Мәдәният
Күренекле язучы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Илдар Юзиевның юбилей көннәре. Исән булса, быел аңа сиксән яшь тулган булыр иде. Аның улы, күренекле кино режиссеры Салават Юзиев белән атаклы әтинең улы күзлегеннән чыгып сөйләштек. “Кеше шәхесе үзеннән соң нәрсә калдыруына бәйле. Әсәрләре үзе үк истәлек бит инде. Үзе калдырган иң кадерле ядкарь” - дип сүз башлады шагыйрьнең улы.

- Әти кеше буларак Илдар абый сезнең күңелегездә ничек истә калды? Нинди әти иде ул?

- Минем хатирәләремдә әти бик якты һәм гади кеше буларак саклана. Була бит катлаулы, аңлашылмый, сөйләшер өчен уңайсыз кешеләр. Әти янында исә гел җиңел, тыныч була торган иде. Бу минем генә фикер түгел, аның белән аралашкан, аны якыннан белгән кешеләр дә нәкъ шулай, ди.

- Илдар абый олуг шагыйрь, төрле җанрларда үз сүзен әйткән язучы. Гомере буе балалар өчен дә иҗат итте. Ә сезгә “яңа гына табадан төшкән” балалар шигырләрен укый идеме ул?

- Укуын укымады, без - балалары белән аралашу һәм тәрбия процессы, иҗатында чагылыш таба иде. Хәтта оныкларының маҗараларын да шигырьләреннән укырга мөмкин. Аның әсәрләрендә үзебезне танып ала торган идек.

Әти бик иртә торырга ярата иде. “Сез әле генә йокыгыздан торасыз, ә мин инде 3 шигырь яздым”, - дип уята торган иде ул безне. Әле дә хәтерлим: без аның белән иҗат йортына ял итәргә бардык. Исәбебез су коену, кояшта кызыну иде. Башка язучылар язарга түгел, күбрәк ял итәргә бара торган иде, ә ул каяндыр өстәл тапты да урамда үзе мине күзәтә, үзе өстәл артында көне буе нәрсәдер яза. Узып баручылар да туктап: ”Эһе, монда язучы эшли”, - дип тыныч кына борылып китә торган иде. Мин аның ял итеп ятканын бер дә хәтерләмим, ул гел өстәл янында, гел язуда булды. Иҗат аның өчен кислород кебек иде, ансыз яши алмый иде безнең әти.

- Салават әфәнде, мәктәптә укыганда, әтиегезнең шигырьләрен ятлый идегезме? Шагыйрь малае булгач, мәктәптә авторитет та көчле булгандыр инде?

- Мин мәктәптә укыганда аның әсәрләре программага кертелгән иде. Шәхсән үзем рус мәктәбендә укыгач, аны безгә ятлатмадылар. Ә татар теле дәресләрендә әсәрләрен укый идек. Мин мәктәптә тәртипле укучы булмадым. Әгәр берәр нәрсә майтарсам яисә дәрес хәзерләми килсәм, укутучы: “Ә әтисе шагыйрь!» - дип орышып ала торган иде. Миннән хәттә күбрәк тә таләп ителә иде әле. Ә бер бала мине “писателенок” дип үрти торган иде. Шагыйрь баласы исемен йөртү бер дә авыр булмады, анысы. Без бит совет чорында яшәдек. Һәр кеше, һәр һөнәр иясе бертигез дәрәҗәдә торды. Әти халык шагыйре исеме йөртсә дә һәрвакыт гади яшәдек, ул беркайчан да байлыкка, шөһрәткә омтылмады.

- Сезнең дә сәнгать юлыннан китүегездә Илдар абыйның өлеше бардыр инде?

- Бу сорауга кайсы яктан карыйсың бит... Кешене ниндидер процесска өйрәтү кыен, бигрәк тә, иҗатта. Безнең тирәдәге мохит моңа, әлбәттә, йогынты ясамый калмагандыр. Кече яшьтә яныңда кем булуга карап, булачак тормыш юлы билгеләнә торгандыр инде ул. Нинди кешеләр белән аралашасың, нинди көйләр тыңлыйсың, нәрсәләр укыйсың – болар барысы да, һичшиксез, тәэсир итә.

- Әтиегездән нинди сыйфатларны үзегезгә кабул иттегез?

- Без аның белән охшаш түгел. Беләсезме нәрсәдә ул аерымлыклар? Әти бик талантлы кеше иде. Аңарда Аллаһыдан килгән илаһи очкын бар иде. Егерме яшендә үк ул нинди көчле әсәрләр язган. Халык йөрәгенә үтеп керердәй шигъри юллары җырларга әверелеп, бүген дә халык күңелендә тирбәлә. Мондый дәрәҗәгә чын-чынлап талантың булса гына ирешергә мөмкин. Миндә андый сәләт юк. Талант белән генә дә ерак китеп булмый әле. Әти бит ул бик тырыш иде. Шул талантын аклап, ул бик күп көч түкте. Уңышның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырыштан диюләре дә шуңа бәйле. Соңгы көннәренә кадәр иҗат итте. Бездә туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Һәм ул үз максатына иреште дә дип уйлыйм. Оныгы Саматны да шулай тәрбияләде. Дәү әтисе аның белән бик шөгыльләнә, татар китаплары укый иде.

- Илдар абый озак еллар балалар матбугатында эшләде, анда каләм тибрәтүчеләрне күреп алып, аларны үстерде, зур иҗат юлына чыгарды. Мин олуг шагыйрь дип күкрәк кагып йөрмәде, тыйнаклыгы белән сокландыра белә иде. Ул гаиләдә дә шундый тыйнак идеме? Аның тыйнаклыгы гаиләдә кыенлыклар тудырмадымы?

- Әйе, тормышта да бик сабыр һәм үтә дә тыйнак булды. Юрганны үзенә беркайчан тартмады, иптәшләреннән алда чапмады. Без гаилә әгъзалары аның тыйнаклыгын беркайчан да гаепләмәдек. Ул безне дә шулай тәрбияләде. Шәхсән мин үзем дә аның кебек булырга тырышам. Шуңадырмы, бу җәһәттән минем аңа үпкәм юк. Чамадан узып хөкүмәттән нәрсәдер сорамавына, таләп итмәвенә гаҗәпләнмим. Шулай дөрес дип саныйм, чөнки үзем дә рухи кыйммәтләр һәрвакыт өстен булырга тиеш дип саныйм.

- Әтиегез моңсу комедияләр остасы, бик күп музыкаль драмалар иҗат иткән. Режиссер буларак шулар нигезендә кино төшерергә исәбегез юкмы?

- Аның театр өчен язылган пьесаларында тамашачы белән контакт бар. Бик күпләре җырлар белән баетылган, кино өчен бармый. Мин саф кино режиссеры булгач, аларны куллана алмыйм. Кызганыч, театр режиссеры түгелмен. Кем белә, бәлки кино сәнгатендә дә киләчәктә урын табарлар.

- Әтиегез хакында документаль фильм төшерергә ниятләмисезме?

- Документаль фильмнар еш төшерелә. Мин үзем шәхес үлгәннән соң кино төшерүне аңлап бетермим. Кеше үзе исән чагында тасмага яздырып калдыру ягындамын. Алайса ясалмалык килеп чыга төсле. Алдан сизенгән сыман, заманында мин әти турында фильм эшләгән идем. Аның җитмеш яшьлегенә төшерелде ул. Биредә ул үз шигырьләрен үзе укый. Бәйрәм кичәсендә сәхнәдән зур экраннан тамашачыга да күрсәттек. Телевидение аша да аны тәкъдим иткәннәре булды. Вакытында бу эшне башкарып калуыма хәзер дә шатланып туя алмыйм.

24 февральдә Г.Камал исемендәге театр бинасында Илдар Юзиевны искә алу кичәсе булачак. Музыкаль чарада шагыйрьнең замандашлары, аңардан иҗат ялкыны алып калган дәвамчылары, туганннары һәм артистлар, җырчылар катнашачак.


Мөршидә КЫЯМОВА

в„–--- | 25.01.2013

Чаллы театры артисткасы Ләйсән Вәлиева “Кадерле кадр” сәхифәсендә #7296

$
0
0
25.01.2013 Мәдәният
Лəйсəнгə танылу беренче роленнəн соң ук килə. Чаллы Татар дəүлəт драма театрында Гаяз Исхакый əсəре буенча куелган «Кəлəпүшче кыз» спектаклендə Камəр образын тудырган өчен 2002 елда актрисаны «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» номинациясендə бүлəклилəр.

Бу уңыш булмый да кала алыр иде, чөнки театрның ул вакыттагы баш режиссёры Ренат Əюпов репетициялəр башлаганда Камəр роленə башка актрисаны ала. Тик күп тə үтми, бу роль Лəйсəнгə тапшырыла. Яшь актриса исə: «Юк, уйный алмыйм, куркам», – дип, баш тарта. Шулай да режиссёр сүзе җиңə һəм бу җиңү театр, режиссёр һəм актриса өчен бердəй зур уңыш китерə.

Һәр кечкенә кызчыкка хас булганча Ләйсән кечкенәдән үк актриса булу турында хыяллана. Тик, билгеле булганча, күпләрнең ул хыялы бары хыял булып кала. Ә Ләйсән, гаҗәбенә каршы, «Казан театр училищесына укырга керәсем килә», – дигән теләгенә, әнисеннән ризалыкны бик тиз ала. Баксаң, Фәридә ханым үзе дә яшь чакта артистка булырга хыялланган икән. Тик... аны әнисе укырга җибәрмәгән.

1.«Əтием Фирдəвес һəм əнием Фəридə белəн. Минем биш кенə айлык чагым. 1980 ел».

2.«Чаллының 25нче номерлы «Курочка Ряба» балалар бакчасына йөрдем. Шул вакытта ук бер концертта да катнашмый калганым булмады».

3. «Казан театр училищесының беренче курсында укый башлаган чак. Иң бəхетле, иң рəхəт, бер кайгысыз еллар! Укытучым Əмир Камалиев белəн. 1995 елның 15 сентябре».

4.«1997 елда театр училищесындагы төркемдəшлəр белəн Кырлайга барган идек. Ни кызганыч, бүген уналты кеше арасыннан инде бары мин генə актриса булып калдым, калганнарны юллары башка якка алып китте. Распределение буенча безнең курсны тулысынча Казанның Татар яшь тамашачы театрына җибəргəннəр иде. Тик мин анда калмадым, Чаллыга – туган шəһəремə кайттым».

5.«Диплом спектакле –  Ж.-Б. Мольер əсəре буенча куелган «Тартюф». Мин – Марианна ролендə. Оргон – Рашат Галəвиев. 1999 елның 24 феврале».

6. «Чаллы театрында Н.Гоголь әсәре буенча куелган «Өйләнү» спектакленең премьерасы. Мин Дуняша ролендә. 2001 елның 16 ноябре».

7. «Борын-борын заманда» спектаклен чыгаргач, режиссёрыбыз Фаил Ибраһимов белән бергәләп фотога төштек. 2002 елның 10 декабре».

8. «Игезәк улларым Ринат һәм Ришат белән 2011 елда Төркиядә ял иткәндә төшкән фото».

9. «Кәләпүшче кыз» спектаклендә – Камәр образында».

10. «Драматик рольләрем арасында иң яратып уйнаганы – Рабит Батулланың «Яшь аралаш көлү»ендә Кадрия. Казаннан килгән тәнкыйтьчеләр бу спектакльне карагач: «Ләйсән, бу роль сиңа актриса буларак төрле яклап ачылырга яңа мөмкинлекләр биргән», – дип мактау сүзләре әйттеләр. Комедияләрдәге рольләремнән Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьесасындагы Илсөярне бик яратып уйныйм. Бүген инде егерме бишләп ролем җыелды, балалар спектакльләрендә уйнаганнарын да санасаң, утыздан артып китә».

11.«Төркиядә ял иткәндә. 2011 ел, җәй».


Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

в„–1 |

Чит тел сүзләрен тыяргамы? #7297

$
0
0
25.01.2013 Җәмгыять
Чит тел сүзләрен кыстырып сөйләшүчеләргә штраф салырга йә аларны, гомумән, эштән куарга кирәк. ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский әнә шундый тәкъдим белән чыкты. Бу мәсьәлә буенча закон проекты да әзерләнә икән. Жириновский әйтүенчә, алар хәтта кулланырга ярамаган чит тел сүзләре исемлеген дә төзергә җыеналар. “Ни өчен әле “арадашчы” дигән сүз булганда, “дилер” дип әйтергә”, – ди партия башлыгы. Ә сезнеңчә, чит тел сүзләрен тыярга кирәкме?

Җәүдәт СӨЛӘЙМАНОВ, профессор, КФУның информацион системалар кафедрасы мөдире:

– Чит тел сүзләренә кар­шы тору, минемчә, ахмаклык. Чөнки тел шулар исәбенә байый. Ә үз те­леңдә булган сүзләр урынына башкасын керт­сәң, монысы икенче ахмак­лык була. “Тарак” урынына “рас­ческа” дип әйтеп булмый бит инде. Әмма “интеграл” урынына “кәк­ре таяк” та туры килми. Миңа калса, бу мәсьәләдә ике нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, үзеңдә булган сүзләр урынына чит телдән сүз алу­ның ки­рәге юк. Икенчедән, инде андый төшенчә юк икән, тел закончалыкларын исәп­­кә алырга кирәк. Жиринов­скийның тәкъди­ме аның тарихи рус те­ленең каян килеп чыкканын белмә­венә барып тоташа. Рус теленең 99 процент сүзе йә Европадан кер­гән, йә татарчадан күч­кән. Әмма чит телдән сүз алмый да мөмкин түгел. Шунсыз без дөньядан артта калабыз. Ат терминнары белән генә яшәп булмый бит. Әмма чит тел сүзләрен татарчалаштырып яңгыра­ту­­га игътибар итәргә ки­рәк. Соңгы 20 ел эчендә татар теленә кергән сүзләрне кулланмыйча, сөйләшә алмыйбыз. Без бит инде “санак” дигән сүзне дә кертеп карадык. Әмма хәзер үзем дә “компьютер” дим. Үзе­безчә генә сөйләшеп, үзе­безчә генә аралашып булмый.

Роберт МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы закон­нарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе:

– Мондый тәкъдимнәр беренче тапкыр гына яңгырамый инде. Берничә ел элек “доллар” дигән сүзне тыю турында да сүз чыккан иде. Әмма бүген долларсыз берни эшли алмыйлар. Аның үзен дә, сүзен дә кулланалар. Чит тел сүзләре – зур проблема ул. Әмма аннан котылып буладыр дип уйламыйм. Әйтик, рус теленең зур өлеше фәкать чит тел сүзләреннән тора. Без ме­нә яңа законнар кабул итәбез. Бигрәк тә финанс һәм икътисад мәсьәләлә­ренә кагылганнары тоташ чит ил сүзләреннән генә тора. Күбесен татарчага әйләндерә дә алмыйбыз. Бигрәк тә соңгы 20-30 елда рус телен чит ил сүзләре басып алды һәм бу процесс кызу темплар белән бара. Миңа калса, Мәскәү­дәге лингвистлар, фило­лог­лар бу мәсьәләгә кул сел­тәде инде. Шуңа күрә Жи­риновскийның бу тәкъ­ди­ме дә аптыраган үрдәк­нең күлгә арты белән чумуы кебек килеп чыга. Гомумән, соңгы вакытларда Дәүләт Думасы өченче-дүртенче пландагы мәсьә­ләләр бе­лән күбрәк шө­гыльләнә. Мин үзем көнкү­рештә чит сүзләрне кулланмаска тырышам. Әмма чыгыш ясаганда, ниндидер терминнар кирәк булганда, бөтен Россия халкы кулланган сүзләрне кулланырга туры килә. Чит тел­дән кергән бик күп сүзләр эчемне пошыра. Тик телне вата-җи­мерә әйтергә туры килә инде.

Рәшит САБИРОВ, нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты:

– Мин үземне татарча чиста сөйләшә торган кеше дип саныйм. Үзем авыл малае, татарча белем алдым. Тик кайчак рус сүзләрен дә кулланырга туры килә. Чит тел сүз­ләрен бик күп кулланучылар да бар. Биг­рәк тә телевиде­ниедә. Әң­гәмә барышында татар кешесе татарча сөй­ли алмый. Берничә генә чит сүз кыстырып җибәр­сәләр, тү­зәр­гә була әле. Тик болар сөйләгәннәре­нең 70 процентын русча әйтә. Моңа эч поша, җы­е­рылып-куы­ры­­лып куям. Нигә аларны эфирга чыгаралар микән? Әмма үзем­нән дә рус сүзләре чыгып китә. Кайчак аларны сәх­нәдән кеше көлдерер өчен дә әйткә­либез. Жириновский штраф тәкъдим итә инде. Тик тормышта алай гына булмый шул.  




в„–13-14 | 25.01.2013

Татарстан гимнына сүзләр табылды #7302

$
0
0
25.01.2013 Җәмгыять
Татарстан гимны озакламый сүзле булачак. 200дән артык шигырь арасыннан Рамазан Байтимеров сүзләре сайлап алынган. Дөрес, кызы Гөлшат ризалыгы белән, текст­ка күренекле татар шагыйре Гәрәй Рәхим тарафыннан әдәби төзәтмәләр кертелгән. Республика парламенты вице-спикеры Римма Ратникова әйтүенчә, гимн тексты рус теленә дә тәрҗемә ителгән.

Дистәләгән вариант арасыннан комиссия яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемәсен сайлап алган. 18 февраль көнне Зур концерт залында җыелып, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары гимнның әлеге вариантын тыңлаячак һәм, бәлки, раслаячак. Гимн татарча – ике һәм русча ике куплеттан торыр, дип көтелә. 


---

в„–--- | 25.01.2013

“Игелекле балаларың – киләчәгең!” #7303

$
0
0
25.01.2013 Милләт
Үткән елның матур бер кыш көнендә кафедра җитәкчебез конкурс хакында хәбәр итеп, мине бик каршылыклы хисләргә, уйларга салды. Бер яктан, әлбәттә, шатландым, чөнки туган телемне бик яратам, икенчедән, бераз аптырап та калдым. Самара татары түгел бит мин.

Мин - Башкортостан кызы. Әти-әнием - татарлар. Кечкенәдән әнием көйләгән бишек җырын тыңлап үскән, татарча әкиятләр укыган, мәктәп елларында Габдулла Тукай, Фатих Кәрим, Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнгән, бөек татар шагыйрьләренең иҗатына багышланган кичәләрдә катнашкан бәхетле татар кешеләре рәтенә үземне дә кертә алам. Алай гына да түгел, Фатих Кәримнең авылдашы да мин. Әлбәттә, туган телемне белүемә бик шатмын. Әти-әниемә миңа татар телен өйрәтүләре өчен мең рәхмәтлемен. Өйдә һәрвакыт татарча гына сөйләшәбез. Шуңа күрә татар теле минем өчен бөтен телләрдән дә якынрак. Әти-әниемнең: «Кызым!» - дип дәшүе - үзе бер бәхет! Уйларым да, иң изге теләкләрем дә, беркемгә дә әйтмәс серләрем дә күңелемдә генә калсалар да, татар телендә генә яңгырый.

Бүгенге көндә минем Самара шәһәрендә укуыма инде биш ел була. Шушы вакыт эчендә Самара миңа бик якын шәһәргә әйләнде. Уку йорты, тулай торак, яңа дуслар - барысы да Самара шәһәре белән бәйләнгән. Дусларым,танышларым арасында татар телен белеп, татарча җырлаучылар да бар. Әмма Самара урамнарына чыксаң, матур итеп татарча сөйләшүче кешеләр бик сирәк очрый. Шулар арасында да күбесе олы яшьтәге апалар һәм абыйлар. Яшьләрдән татарча сөйләшергә теләүчеләр, кызганыч ки, бик аз. Бу хәл күңелне кыра. «Самара татар яшьләре үзләренең туган телләреннән ояла микән?»- дип тә уйлап куясың.

Минем бертуган апам да биредә яши. Без аның бе¬лән очрашып сөйләшергә тотынсак, чын татар теле бәйрәме башлана, мәкальләр әйтә-әйтә, көлешә-көлешә чәй эчәбез. Дөньяда сине бала вакытыңнан алып бүгенге көнгә кадәр белгән, сине аңлаган якын кешең булуы – үзе зур бәхетләрнең берсе.

Әлбәттә, татар телен белү, һичшиксез, гаиләдән башлана. Әти-әни татарча сөйләшсә, балаларының да теле татарча ачыла. Беренче сыйныфта Азбука, Математика белән беррәттән Әлифба китабы да булса, мәктәптә беренче ятлаган шигыре:

“И туган тел, и матур тел
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син
 туган тел аркылы...” - дигән сүзләрдән башланса, яшь кеше бернигә дә карамыйча татарча сөйләшәчәк, чөнки татар теле - аның әти-әнисенең теле... Әйе, бер татар телен генә өйрәнеп, еракка китмәссең, диючеләр дә байтак. Хәзерге заман яшь кешенең белеменә, һөнәри сыйфатларына, шәхси сыйфатларына бик таләпчән. Шуңа күрә бу фикерне дә күз алдыннан чыгарырга ярамый. Икенче яктан, үзенең туган телендә аралаша алмаган, бәлки, теләмәгән кешене калганнарга үрнәк итеп куярга ашыкмас идем мин...

Без интеграция һәм глобализация чорында яшибез. Җир шарында уртак законнар, уртак виза режимы, уртак аралашу теле, уртак җир кешеләрне берсе-берсенә охшауга өнди. Товар-акча мөнә¬сәбәтләре көннән-көн ныгый бара. Шул уртаклык, товар-акча мөнәсәбәтләре эчендә кешенең үз-үзен югалту куркынычы бар. Минем күп татар танышларым соңгы бөтенроссия халык исәбен алганда үзләрен урыс дип язылганнарын әйттеләр. Шулай итеп, Наилә, Миләүшәләребез Неля белән Милага әйләнделәр. Минем күзләрдә “Ни өчен татар дип язылмадыгыз”, - дигән сорауны күреп: “Хәзерге заманда бернинди аерма юк, барысы да байтак вакыт инде урыслар”, - дигән җавап яңгырады. Күңелсез хәл бу. Шулай кайбер яшьләрнең фикере буенча хәзерге заманда милләтләрнең дә гап-гади товарларныкы сыман куллану вакыты бар...

Мин урыс теленә каршы берни дә әйтергә теләмим. Тик татар кешесе үз милләтен, үз тамырларын онытмаска тиешлеген генә әйтергә телим. Башка милләтләр белән аралашканда киеренкелек тә булырга мөмкин... Кешенең табигый сыйфаты шулай корылган, күрәсең, безгә таныш булмаган телдә аралашкан кешеләр начарлык китерергә мөмкин, дип кабул ителә. Бөтен бәла тик белмәгәнлектән генә. Бәлки, бу 90нчы еллардан соңгы иммиграция белән дә бәйледер. Бик күп Урта Азия вәкилләре Россия кешеләре белән начар мөнәсәбәтләрдә яши. Шуңа күрә урыс теленнән башка телләргә дә урыс кешесенең карашлары үзгәрә. Аның белән генә чикләнеп калмый, ислам диненә дә, дөньядагы соңгы вакыйгалар белән бәйләп, дошманнарча караучылар саны арта. Ә Коръәндә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялган сүз сөйләү, кеше канын түгү, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән балалар әдәпле, сабыр, тәртипле булып үсәләр. Динле гаиләләрдә балалар әти-әниләрен хөрмәт итәләр. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дигән мәкаль бар бит татар халкында. 

 Кече яшьтән балага яхшы эшнең - савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә күз салыйк. Ул бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлаган. Мәгърифәтче-галим: «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», - дип язган. Шуңа күрә бала-чагага дөрес тәрбия бирү кечкенәдән башланырга тиеш.

Татар телендә сөйләшмәүнең тагын бер сәбәбе булып, милләтара никахлар тора. Без Россиядә яшибез, шуңа күрә татар белән урыс никахында балалар урысча сөйләшә, татар белән чуаш ни¬кахында да балалар урысча сөйләшә. Әлбәттә, мин урыс кешеләренә бер начар сүз дә әйтергә теләмим, һәрбер милләттә дә үзенең бөек галимнәре, язучылары, мәгърифәтчеләре бар. 

Дөньядагы иң кадерле ке¬шеләрнең берсе - әнием, әйткәнчә: “Кем булуың әһәмиятле түгел, нинди кеше булуың әһәмиятле”. Мин әнием белән тулысынча килешәм. Ләкин татар культурасын, гореф-гадәтләрен, сәнгатен, татар телен белмичә, тулысынча аңлап булмый. Мәкальләрне, җырларны, такмакларны, халык иҗатын тәрҗемә итеп кенә мәгънәләрен тулысынча тыңлаучыга җиткереп булмый. Тәрҗемә иткәндә дә тыңлаучы, укучы тәрҗемә ителгән телнең тарихын, шул телдә сөйләшүче халыкның гореф-гадәтләрен белергә тиеш. 

Мин инде өч ел инглиз телен кичке сәгатьләрдә уку йортында өйрәнәм. Бик күп сүзләр, җөмлә төзелешләре инглиз теленең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Төрки телләрнең дә шундый үзенчәлекләре күзәтелә.

Шуңа күрә татар сәнгатен аңлар өчен татар телен өйрәнергә кирәк. Телне белгән кешегә матур әдәбият дөньясы тулысынча ачыла. Классик музыка һәм бию яратучылар бәхәс кузгатырга да мөмкин. Әйе, классик музыканы без образлар аша аңлый алабыз. Ләкин Галимҗан Ибраһимов, Гариф Гобәй, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази кебек проза язучыларның, Фатих Кәрим, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин кебек шагыйрьләрнең ижаты тел белмәгән кеше өчен мәңгегә ачылмаячак.

Татар теленә игътибарны зурайтыр өчен, татар авылларына күбрәк игътибар итәргә кирәк, дип уйлыйм мин. Авылларда элек-электән гореф-гадәтләр сакланып калган. Авыллар күбесенчә кечкенә булган, милләтара аралашу еш таралмаган, шунлыктан тел дә сакланып калган. Моны мин туган авылым буенча да әйтә алам. Биредә бер меңнән артык кеше яши, барысы да татарлар, һәммәсе бер-берсен белә. 

Туган авылыма кайткан саен Сәгыйть Рәмиевнең “Авыл” шигыре искә төшә.

Әй, авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш:
Бер кеше юк бер урамда...
Нинди тын һәм нинди буш.
Нинди иркен, нинди рәхәт.
Нинди бар җир гөл генә;
Синдә төн дә юк, төнең дә
Бер болытлы көн генә.

Авыллар яшәсә, гореф-гадәтләр дә сакланачак. Дини бәйрәмнәр белән беррәттән Каз өмәсе, Сабантуй бәйрәмнәре дә яшьләр арасында кызыкcыну табачак. Каз өмәсе дә шундый матур бәйрәм бит ул. Апалар, хатын-кызлар жырлый-җырлый каз мамыгын йолкалар, соңыннан чишмәгә төшеп, казларны юалар. Ә каз мамыгы гаиләдә үсеп килгән егет яки кызга бирнәгә булган бүләк булып туй вакытына кадәр сакланып кала. 

Сабан туе инде бала чагымнан бирле яраткан бәйрәмем, Ат чабышларына, баганага үрмәләүләргә карап без бик тә шатлана торган идек.

Һәр кеше бу дөньяга юкка гына килми, юкка гына татар, урыс, чуаш гаиләсендә тумый. Һәрберсе кабатланмас шәхес булырга тели. Без, татар кешеләре буларак, татар булуыбызны ачык күрсәтеп, Коръән өйрәткәнчә яшәсәк, телебезне онытмыйча, матур итеп татарча сөйләшсәк, менә шунда безне үрнәккә куярлык булыр иде!

Язмамны шагыйрь Равил Фәйзуллинның шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Бу дөньяда һәркем лаек
ихтирамга,
раслый алса яшәвенең
олылыгын.
Туган халкым! Илен-телен
саклый алган,
югалмыйча кала алуың -
горурлыгым!
Матурлыкка, гаделлеккә,
тынычлыкка
хезмәт итсәң - намусың пакь,
иҗатың чын.
Туган халкым! Сынауларда
сабыр булып,
жиңүләрдә ныгаюың -
таянычым!
Йолдызларга меңгән кеше,
ялгышып та,
таптап китмәс шушы
җирнең бер чәчәген.
Туган халкым! Тарихларның
давылында
игелекле балаларың -
киләчәгең!

Алсу МУЛЛАГАЛИЕВА, “Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе”нең татар студентларына бирелүче грант бүләге иясе.
 


Алсу МУЛЛАГАЛИЕВА

в„– |

Казан базарлары «Яңа тура»га ничек күченде #7304

$
0
0
26.01.2013 Җәмгыять
Республикабызда «Яңа Тура» технополисы төзелеп, әкренләп Казандагы базарларның барысы шунда күчеп бетәчәге турындагы сүзләр инде күптәннән йөри иде. Бу технополисның бөтен Идел буенда күмәртәләп һәм берәмләп сатып алу, ял итү һәм күңел ачу үзәгенә әвереләчәге турында да сөйләделәр. Әлеге проектта эшмәкәрлек, сәнәгать, белем бирү – барысы бергә үрелергә тиеш. Бу яңалыклар һәр кешенең колак очына гына булса да эләгеп калгандыр. «Яңа Тура»ның үз эченә 16 рәтне сыйдырган беренче павильоны инде эшли дә башлады. Әмма бу турыда белүчеләр генә сирәк икән әле.



Туп-туры «Яңа Тура»га – бушлай автобусларда

«Яңа Тура» («Яңа Тура» атамасы яңа торак, ныгытма, шәһәр дигәнне аңлата) турында кемнән генә кызыксынып карасам да, үземә үк: «Кайда урнашкан соң ул?», «Ачылмагандыр әле ул!», «Белмим, ишеткәнем юк», «Анда нәрсә сатыла?» – кебек сорауларны яудыра башладылар. Боларның барысына да ачыклык кертер өчен, «Яңа Тура» технополисының үзенә барып кайтырга булдым. Өстәвенә анда берничә тукталыштан бушлай автобуслар йөри башлады. Үзем исә «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янындагы тукталыштан барырга уйладым. Анда шулай ук Тимер юл вокзалыннан, Компрессорлар заводыннан, ЦУМ һәм Урман аръягы бистәсеннән дә һәр сәгать саен автобуслар йөреп тора икән. «Яңа Тура» технополисына автобуслар сәгать иртәнге 8дән йөри башлый. Автобусның шоферы әйтүе буенча, Казанга иң соңгы маршрут кичке дүрттә кайтып китә. Шулай итеп, ун туларга ун минутлар тирәсендә «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янына чыктым. Минем шикелле, тукталышның кайсысыннан китә икән инде бу автобус дип (ул тирәдә автобуслар берничә җирдә туктый бит), баш ватып йөрмәгез, туп-туры Макдоналдс урнашкан яктагысына килегез. Монда бер кеше дә юк бит дип тә аптырамагыз. Чыннан да, әлегә технополиска йөрүчеләр әллә ни күп түгел. Автобус килгәнен озак көтәргә туры килмәде үзе, сәгать унда ул кузгалып та китте. Бу маршрут турында кешенең белеп бетермәгәнлеге сизелеп тора, «Яңа Тура»га ярымбуш зур кызыл автобус белән киттек: салонда нибары 12 кеше иде.

Технополис Яшел Үзәнгә бара торган юлда урнашкан. Үз машинаң белән барсаң да, кайда икән инде ул дип баш ватасы юк, чөнки юл буенча әллә ничә юл күрсәткече очрый. Бару вакытына килгәндә, якынча 40-45 минут чамасы килеп чыкты. Бүгенге көндә Казанның бер башыннан икенчесенә бара башласаң, берничә сәгать вакыт кирәк булуын исәпләсәң, моны бик озак дип әйтеп тә булмый.

Менә нинди ул зур базар!

Автобустан чыгуга ук, игътибарымны тирә-яктагы зур-зур павильоннар җәлеп итте: кайсы инде төзелеп бетеп килә, кайсында әле төзелеш эшләренең нәкъ урак өсте. Булачак технополисның мәйданы бик зур буласы, бөтен тирәлекне күзләп бетереп тә булмый. Без, Казаннан алып монда кадәр үк базарга дип килгән 12 кеше, тизрәк яңа гына эшли башлаган бердәнбер павильонга ашыктык.

Җылы, якты, яңа, чиста, биек һәм иркен (!) рәтләрне күрү, әлбәттә, сөендерде. Гадәти базарларга килеп керүгә үк, этеш-төртеш башлана, аннан тизрәк чыгып китү теләге туа иде, бигрәк тә шимбә-ял көннәрендә. Ә монда рәхәтләнеп, ашыкмыйча йөр дә йөр, сайла, киеп кара. Рәтләр бөтенләй буп-буш булыр дип уйлаган идем, әмма бик күп булмаса да, һәрберсендә диярлек халык бар: кем кием сайлый, кем карап кына йөри. Товарның ассортиментына килгәндә, монда әлегә, нигездә, кием-салым гына сатыла: оекбашлардан башлап, курткаларга кадәр, шулай ук кичке күлмәкләр, юбка-блузкалар, урын-җир әйберләре, спорт киемнәре һ.б.ны алырга була. Электр товарлары сата торган бүлек тә бар. Берәмләп алучылар өчен бәяләр шул ук Колхоз базарындагы кебек тоелды. Ә менә күмәртәләп алучылар өчен, кагыйдә буларак, бәяләр бермә-бер түбән. Әйтик, бер кичке күлмәк өчен 1000 сум түлисе була, ә берничәне алсаң, 650 сумга төшә.

Әлеге павильонда ук тамак ялгап алыр өчен бик зур булмаган кафе да ачып куйганнар, шулай ук рәтләр буенча да тәгәрмәчле арбаларда чәй, каһвә, камыр әйберләре сатып йөриләр. Тагын гаҗәпләндергәне шул булды: монда хәтта чәчтарашханә ачарга да өлгергәннәр. Биредә инде эш бара. Килгән-килгән, ике куянның койрыгын берьюлы тотарга – чәчеңә прическа ясатып яки кистереп тә кайтырга мөмкин. Бәясенә килгәндә, хатын-кызларга 250-300 сум булса, ир-атларның чәчен 200 сумга да кисәләр. Технополиста күп җирдә проблемага әверелгән бәдрәфләр турында да онытмаганнар. Кыскасы, биредә сатып алучылар һәм сатучыларның үзләре өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.

«Яңа Тура»да сату ике төрле оештырылган: берәмләп тә, күмәртәләп тә алырга мөмкин. Әмма сатып алучылар арасында, товарны махсус күпләп алыр өчен дип, арбалар белән килүчеләр күбрәк иде. Колхоз базарыннан күченеп килгән сатучы Мария апа әйтүенчә, халык Казанның үзеннән дә, республикабызның төрле районнарыннан да, мәсәлән, Чистай, Яшел Үзән, Әлмәт һ.б. килә. Киров, Чуашстан, Мари Эл һ.б. чит өлкәләрдән дә күп йөриләр ди.

«Яңа Тура» инде иртәнге 6да ук үз ишекләрен ача (сатучылар исә 5тә үк килеп җитә): бу вакытка барлык сатучылар да эш урынында булырга тиеш. Мария апа таныштырганча, инде эш сәгате башлануга ук, күмәртәләп алырга дип килгән халык кереп тула. Базар сәгать көндезге икегә кадәр эшли, әмма кайчан китәсен сатучы үзе карый, кемдер сәгать бердә үк китеп барса, кемдер, киресенчә, өчкә кадәр дә тоткарланырга мөмкин, дип аңлатты Мария апа. Дүшәмбе исә базарның ял көне санала.

«Яңа Тура» ачылгач, Казандагы барлык базарларның да әкренләп бирегә күчеп бетәчәген әйткәннәр иде инде, чөнки быелдан гамәлгә кергән 271 нче номерлы федераль закон буенча, хәзер ачык мәйданнарда сату тыела. Моның иң беренче чиратта Колхоз һәм Вьетнам базары арендаторларына кагылачагы да фаразланды. Шулай булып чыкты да, бүгенге көндә «Яңа Тура»да сату итүчеләрнең күпчелеген Колхоз базарыннан килгән сатучылар алып тора, шулай ук Вьетнам базарыннан күченүчеләр дә бар икән. Кайсы гына сатучыдан сорашсам да, барысы да мондагы шартлардан канәгать. «Иң мөһиме – җылы», – диләр гомер буе урамда өшеп-туңып торырга мәҗбүр булган апалар. Ә монда барысы да уңайлы һәм җиңелчә генә киенеп, рәхәтләнеп эшли.
Сатучыларның күбесенең эшли башлаганнарына әле ун көн, ике атна гына. Гыйнвар-февраль айларында әлегә арендага да түләтмиләр. Киләчәктә аның күпме булачагы да төгәл билгеле түгел. Әмма ничек кенә булса да, алга таба бар да монда сату итәргә җыена.

«Яңа Тура»га халык йөрерме?

«Яңа Тура»да сату-алу өчен бөтен шартлар да бар, барам дисәң, автобусы да бушлай. Тик шулай да гади сатып алучы, шул ук олы яшьтәге әби-апаларыбыз анда кадәр барып йөрерләрме икән – менә монысы шик тудыра. Әлегә күпчелек, кызыксынып, беренче тапкыр килә. Әмма бүгенге көндә Казанның һәр урамында зур-зур кибетләр, сәүдә үзәкләре ачылып кына тора һәм шул ук базардагы әйберне теләсә кайсы кибеттән дә алып була бит. Мәшәкате дә азрак, вакытка да экономия. Дөрес, монысы берәмләп ала торган гади сатып алучылар турында. Ә менә күмәртәләп алучыларга «Яңа Тура» менә дигән урындыр, мөгаен. Аның максаты да шул бит: бөтен Идел буенда иң эре күмәртәләп һәм берәмләп сатып алу үзәгенә әйләнү.
Аннары «Яңа Тура»ның әле бер генә павильоны ачылуын да исәпкә алырга кирәктер. Ә бит аның планы киңкырлы. Ул базарлар җыелган урын гына булып калмыйча, монда игътибар гаилә һәм дуслар белән рәхәтләнеп ял итүгә дә юнәлдереләчәк. Киләчәктә биредә туристик проектлар оештыру да, велосипедта йөрү өчен юллар ясау, скейт-парк, кунакханәләр, рестораннар ачу һ.б. күздә тотыла. Технополисның тагын бер аерым проекты – агрокомплекс булдыру. Бу Татарстан фермерларына үз продукцияләрен югары технологияләр ярдәмендә эшкәртергә, сакларга һ.б. зур мөмкинлек бирәчәк. (Дөрес, Казанның үзендә дә Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен агросәнәгать комплексы ачылырга тора.) «Яңа Тура» технополисын төзүнең максаты – базарда сату итүне заманча тәртипкә салу, сатучылар һәм сатып алучылар өчен уңайлы шартлар тудыру; шул ук вакытта Казан базарлары тирәләрендә барлыкка килә торган бөкеләр проблемасын хәл итү, шәһәрне тәртипкә китерү, чистарту һ.б.

Болар «Яңа Тура»да барлыкка киләчәк проектларның, ул хәл итәсе проблемаларның бер өлеше генә. Киләчәктә аның нинди булачагын вакыт күрсәтер... Әлегә биредә уңайлы шартларда барлык гаиләгә кием-салым җыеп кайтырга була.

...Барлык рәтләрне әйләнеп чыгып, янә автобус янына тезелештек. Кемдер ничек буш кул белән килсә, шулай ук чыкты, арада пакет-пакет әйбер алучылар да бар иде үзе. Белмим, ничек шулай туры килгәндер, әмма кире Казанга кайтканда да, алдан сөйләшеп куелган кебек, «Кәҗә бистә»сенә кайта торган автобуста тагын нәкъ 12 кеше иде...
Ә сезгә «Яңа Тура»да ошыймы?

Надежда Морозова, Урман аръягы, сатып алучы:

– Безнең өчен «Яңа Тура» бик тә уңайлы, чөнки безгә ул якын. Бөтен кирәкле киемнәрне, вак-төякне җыеп кайтырга була, кыйммәт тә түгел. Алга таба шунда ияләшеп китәрбез дип уйлыйм. Әмма кайбер автобусларның бездә туктамавы гына борчый.

Лилия Сәлимова, Казан, сатып алучы:

– Зарланырлык түгел үзе. Бүген беренче генә тапкыр килүем. Иркен, тынычлап йөрергә була. Әмма атна саен йөри торган җир түгел инде бу. Монда кадәр килеп йөргәнче, мин шул ук әйберне Казаннан алам. Бүген куртка алырга дип килгән идем, күпме генә карап йөрсәм дә, үземә ошаганын таба алмадым. Бер көнем бушка үтте дигән сүз. Тагын килерменме-юкмы монда – әйтә дә алмыйм. Яңа павильоннар ачылгач, бәлки, тагын бер килеп чыгармын әле. Әмма бер әйбер өчен генә монда йөрергә җыенмыйм.
 


Чулпан НӘҖИПОВА

в„– |
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>