28.01.2013 Җәмгыять
Бу балалар – Балтач районының Әтнә авылында яшәүче ятим Гатауллиннар турында инде мин күп яздым. Район газетасында эшләгәндә – 1995 елда ук башлаган әлеге теманы, еллар үткәч тә, читкә куеп булмады. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган түгел иде шул.
“Ватаным Татарстан”ны даими укучылар да хәтерли торгандыр: сукыр һәм параличланган әни тәрбиясенә калган берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабый... Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, нужа бабай камчысыннан җаннары яраланган, тәртип-әдәп, чисталык-әхлак ише тәрбиядән читтә калган, бер-бер артлы әтиләрен, әниләрен, бабайларын, үзләренә ярдәм итәргә дип күченеп кайткан әтиләренең сеңлесе Гөлниса апаларын, Якуб җизнәләрен соңгы юлга озаткан... һәм кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни киемгә, ни сәламәтлеккә туймас мохтаҗ булып, япа-ялгыз калган балалар турында берничә ел дәвамында газетабызда язмалар дөнья күрде. Гыйбрәт өчен дип язылган әлеге язмаларның бөтенләй башка борылыш аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек, билгеле.
“Алар да Кешечә мөнәсәбәткә мохтаҗ!”
Алгарак китеп әйтим: без бу хакта да яздык инде. Газетабызда басылган язмаларны укып, тетрәнеп, Әлмәттән кадәр килеп, аларга санап бетергесез күп игелек, яхшылыклар эшләгән пенсия яшендәге Мирсәет абый Сәйфиевнең “башсызлыклары” һәм бернинди алыш-бирешкә корылмаган әлеге мәрхәмәтлелеге өчен күргән-ишеткән “рәхмәт”ләре турында да яздык. Энә-җептән алып, тормыш итәргә кирәкле барлык әйбер, эш коралы, табак-савыт, кием-салым, берничә айга җитәрлек ризыклар, мебельләр төяп, Әлмәттән кадәр елына берничәшәр килеп, ничә еллар ир-ат кулы тимәгән хуҗалыкны ныгыту, чистарту өчен җиң сызганып эшләүче, тирескә чумган абзарларны тазартучы, ягарга яраксыз хәлгә килгән мунчаны тәртипкә китерүче, өй түбәләрен өр-яңадан шифер белән яптыручы, балаларның кайчандыр тартып алынган бакчаларын кире кайтаручы, җирле түрәләрне “селкетүче”, “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаутдинов фатихасы белән “Прикамнефть” идарәсеннән саллы ярдәм оештыручы да ул. Әмма аның иң төп “сәерлеге” һәм иң төп изгелеге – моңа кадәр авылда беркемгә кирәге булмаган шушы балалар турында зурдан кубып кайгыртып, бик күпләргә аларның да Кеше булуларын, аларның да игътибарга, Кешечә мөнәсәбәткә лаек булуларын аңлата алуы булгандыр, мөгаен. Сәламәтлеге какшамаса, ул әле дә алар белән элемтәсен өзмәгән булыр иде. Хәзер дә сирәк кенә телефоннан шалтыратышканда беренче сүз итеп: “Балалар ни хәлдә? Хәлләрен белмисеңме?” – ди.
Ятим күңелен... ятим аңлый
Газетабызда басылган бу язмаларның тагын бер кайтавазы белән моннан биш еллап элек районыбызның Арбор авылында очраклы гына “очрашкан” идем. Бирегә мин Арборның хөрмәтле кешеләре, олыгайган көннәренә кадәр ятимлек, ятим язмышлар озата килгән Рауза һәм Шамил Шакировлар турында язарга барган идем. Авырлыкларга бирешмим дия-дия, үтә нечкә, сизгер күңеллегә әйләнгән Рауза апа белән Шамил абый да Әтнә ятимнәре турындагы язмаларны елый-елый укыгач, аларны шулкадәр кызгана. Ике дә уйламыйча, төпчек улларын әлеге ятимнәрнең берсе – Нурсинә белән таныштырырга, кавыштырырга була.
– Бер без генә түгел, ул балакайларны бик күпләр жәлләгән, – дигән иде ул чакта Рауза апа. – Ике кызны да кияүгә сорап килүчеләр шактый булган. Нурсинәсе безгә насыйп булды. Икенче кызларын да, хәтта малайларыгыз белән бергә сыйдырабыз диючеләр булган. Рәйсә үзе ризалык бирмәгән, аларны ташламыйм дигән... Ул малайлар белән (малайларның олысы акылга җиңелрәк, икенчесе коррекцион мәктәптә укыган – Г.Х.) сыя алмабыз дип курыккандыр инде... Ә Нурсинә бик тырыш, бик тәртипле. Фермада эш тә булды үзенә, анда да бик яраталар...
Җир белән күк арасы
Соңгы елларда Әтнәгә барырга туры килмәгән иде. Вакыт-вакыт әлеге балалар турында уйлансам да, “кул-аяк” җитмәде. Күптән түгел Балтачка килгәч, баш мөхәрриребез дә аларны искә төшерде: “Белешкәнең юкмы, нишләделәр икән?” Бу кадәресе Әтнәгә сәфәр чыгарга сәбәп булды. Күршеләре Тәскирә апа һәм Габделмөнир абый Газизуллиннардан телефоннан барысы да әйбәт булуын, бик күп матур үзгәрешләр булуын ишетсәм дә, барып күрәсем килде. Алга китеп шунысын әйтим: ничә еллар буена беренче мәртәбә мин Әтнәдән сөенеп кайттым. Яңа яуган ак-пакь карга төренгән табигать тә минем белән бергә сөенә кебек тоелды.
Тәскирә апа минем шалтыратканны Рәйсәгә әйткән булып чыкты, ул исә, кулдашы белән алмашып, мине өйдә каршы алды. Эшкә китсә, эзләп йөрисе булыр инде дигән идем, монысына бер сөенсәм, ничә еллар буе каралып, моңаеп утырган йортларын үткән ел сайдинг белән тышлауларын күреп, мең сөендем. Әллә кайдан балкып күренеп тора! Тәрәзәләрен дә пластикка алыштырганнар. Матур пәрдәләр элгәннәр. Өй эчләрен дә заманча такталар белән бүлгәннәр, идәннәрдә матур паласлар, телевизор, ноутбук, матур кием шкафы... Бар җирдә чисталык-пөхтәлек. Үзгәреш – җир белән күк арасы. Рәйсә дә мине онытмаган. Ул тагын да матурланган, чибәрләнгән.
– Менә шулай яшәп ятабыз, безнең барысы да әйбәт. Рәдиф өйдә генә тора. Чит кешеләрдән качса да, беркемгә зыяны юк аның. Чыгып китеп йөрмәгәч, эзлисе юк, безгә рәхәт. Мин дә, энем Рәдис тә колхозда эшлибез. Ул күбрәк төрле эштә йөри, мин өч ел инде бозаулату бүлегендә. Группадашым Фәнүзә апа бик әйбәт, килешеп эшлибез. Яңа председателебез Рәкыйп абый Нәҗипов эшли башлаганнан бирле даими эштә инде мин. Акчасын да вакытында алып барабыз, ашлык-печәнен, саламын да бирәләр. Җәй көне казлар, бройлерлар алып үстергән идек. Әле колхоздан ике үгез алдык, шуларны үстерәбез. Колхоздан нәрсә сорап барсаң да, бирәләр. Ул яктан зарланып булмый. Бу җәйдә, Аллаһы боерса, верандаларны, капкаларны тәртипләргә исәп... – дип сөйли Рәйсә.
Күренеп тора: яшәргә ышанычы, өмете арткан кызның. Булдырасы, әйбәт итәсе килә. Бу үзе үк – әйбәт фал. Мин килгәндә әниләренең бертуган энесе Гадил абыйлары да аларда иде. Башта Киров өлкәсендә яшәгән абыйлары гаиләсе белән күршедәге Пыжмарага кайтып урнашкан икән. “Ике арада йөреп тора, безгә бик булыша”, – ди Рәйсә. Ә мин түзмим: “Теге чакта аларга бик авыр иде бит, сез кайда идегез соң?” – дип сорыйм. “Үзебезнең балалар кечкенә чакта булышып булмады шул, хәзер инде алар зур, үз тормышлары”, – ди ул, уфтанып.
Ни әйтергә теләгәнемне аңлап алган Рәйсә: “Юк-юк, туганнарның берсенә дә үпкәли алмыйбыз. Без кечкенә идек бит, алар белән элемтә урнаштыра алмадык. Икетуганнар күп безнең. Хәзер барысы белән дә аралашабыз”, – дип куйды, ашыгып. Үз туганнарың кирәклекне тормыш дигәнең бик яшьли аңлатты шул аңа. Әнә бит бүген дә: “Барысы да әйбәт булса да, әти белән әни барыбер сагындыра, Гөлсинә апа”, – ди ул, күз яшьләренә тулып. Сүзне янә бүгенгегә күчерергә теләп: “Нурсинә киләме соң?” – дигән бер соравым җитә калды, Рәйсәгә гүя кабат җан өрделәр. Ул апасы өчен шулкадәр шат иде.
– Әле кичә генә китте. Өч кич кунды. Аларга берничә айга бер мәртәбә бишәр көн ял туры килә. Әнә шул ялында килде. Җизни дә, әти-әниләре дә бик әйбәтләр, аның өчен җаным тыныч. Үзебез дә сирәк булса да баргалыйбыз, шактый ерак бит...
– Теге чакта кибетегезгә ипи дә кайтмый иде бит, хәзер ничек соң? – дип сорыйм.
– Авылдашыбыз Раиф абый кибет ачты, бөтен нәрсә бар, кирәген алып кайтып бирәләр, бик рәхәт. Күргәнсездер, әнә безнең янда гына яңа мәчет ачтылар. Быел клуб төзеячәкләр икән, искесен сүтә башладылар... Районга автобус йөрми, күптән туктады инде ул, авылдашларда машина күп бит, белешәбез дә, шулар белән барабыз...
Үзем Рәйсәне тыңлыйм, үзем аларга яшәргә көч биргән, шушы еллар дәвамында, иң авыр чакларында ярдәм кулы сузган кешеләрне барлыйм. Шөкер, бу исемлек шактый озын. Билгеле, бу исемлекнең башында – Әлмәт пенсионеры Мирсәет абый. Теге елларда ул аларны үзгәртә аласына шулкадәр ышана иде. Белеп ышангансыз, сезнең игелек орлыклары бик матур булып үсеп киткән, Мирсәет абый! Алар тормышта үз урыннарын тапкан, хезмәт белән көн күрергә өйрәнгән, иң мөһиме – башкалардан калышмый яшәргә омтылыш уянган.
...Өйгә кайту белән Мирсәет абыйның телефон номерын җыям. Бөтен яңалыкларны сөйлим. Ул, үз балалары өчен кайгырткан атадай, сөенечен яшерә алмый. Шалтыратып әйткән өчен рәхмәтләр укый. Ә азактан: “Гөлсинә, син үткән елларда язган теге җиде ятим бала ничек яши? Хәлләрен белеш әле бер”, –дип куйды. Монысы да Мирсәет абыйча.
Гөлсинә
в„–15 | 26.01.2013