Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

Ике яшьлек баланы урлап качкан

$
0
0
20.12.2022 Криминал
Башкортстанда Стәрлетамакта яшәүче украинлы ике яшьлек кызын яшереп алып киткән. Мария белән Максим никахын рәсми теркәмәгән, әмма бергә яшәгән. Ул көнне әнисе 2 яшьлек кызын әтисе белән калдырып, почтага киткән. Кайтса - өйдә беркем дә юк.
Хатын Максим белән Дарина йөреп керергә чыгып киткәннәр, дип уйлаган, әмма ике сәгатьтән соң телефонына хәбәр килгән - алар Красноусолга киткән. Ир шалтыратуларга һәм СМСларга җавап бирмәгән.   «Мин беренче гаризаны полициягә 10 декабрьдә бирдем, әмма аны кабул итмәделәр, ике көнгә югалу - эзләүгә бирү өчен аз вакыт, диделәр", - ди Мария.   Икенче көнне Максим кызы белән Грузия чиген кичкән. Әтисе балага чит ил паспорты ясаткан икән. Ул әнисенә баланың фотосурәтләрен җибәрә башлаган, ләкин сорауларга җавап бирмәгән. Карак әти үзенең соңгы хәбәрендә кызы белән Украинага «әбисе янына кунакка» барырга җыенганын гына билгеләп үтә. Ул башкача элемтәгә чыкмый.     Мария белән Максимның Кырымда танышуы чын мәхәббәт тарихы була. Алар, илләр арасындагы чикләрне узып, бер-берсенә кунакка йөри. 2019 елда хатын авырга кала, аннары пандемия башлана. Бала тугач, ир Башкортстанга килә һәм сөйгәненнән, вакытлыча торуны рәсмиләштерү өчен, аны үз фатирында теркәвен сорый. Паспорттагы мөһердән соң гашыйк герой өй тиранына әверелә.   "Мин түзә идем, әмма хәл бик катлаулангач, полициягә мөрәҗәгать иттем. Ләкин анда берни белән дә ярдәм итә алмадылар. Без бер фатирда яшәргә мәҗбүр булдык. Миграция законнарын бозмаса, аны чыгарып булмый», - дип искә төшерә хатын.   Мария хәзер Даринаны өйгә алып кайтырга тырыша. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында баланың урнашу урынын ачыклау буенча эш башланган. Кызыл таң Автор:Резида Валитова
---

--- | 20.12.2022

Казанда ике ай элек югалган 45 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

$
0
0
20.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда 21 октябрьдә хатын-кыз югалган. Аны соңгы тапкыр Мәүлетов урамындагы "Баку" кафесында күргәннәр, шуннан бирле аның кайдалыгы турында хәбәр юк.
Хатын-кызның югалу факты буенча Татарстан Тикшерү комитеты "Кеше үтерү"маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.    
---

--- | 20.12.2022

Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Иҗау тамашачысын таң калдырды (ФОТО)

$
0
0
20.12.2022 Мәдәният
Ижау шәһәрендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле «Мастер-класс» концерт программасын тәкъдим итте.

Иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера - тамашачыларны таң калдырды. Ижау тамашачысы халкыбыз җәүһәрләрен барлап, аларны сәнгать әсәре дәрәҗәсендә эшкәртеп, профессионал башкарулары өчен артистларыбызга зур рәхмәтләрен белдерде.


---

--- | 20.12.2022

Минзәләдә йорт шартлаган (ВИДЕО)

$
0
0
20.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Минзәләдә бүген иртәнге 7.30 да шәхси йортта янгын чыккан, башлангыч мәгълүматлар буенча, аның сәбәбе – газ шартлау. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә кирпеч йорт һәр яктан ут белән ялмап алынган булган. Нәтиҗәдә, 59 яшьлек йорт хуҗасы зыян күргән, аны җирле район хастаханәсенә илткәннәр.   Аның хатынына медицина ярдәме кирәк булмаган. Хәзер янгын сәбәпләре ачыклана.
---

--- | 20.12.2022

Минзәләдә шартлаган йорт хуҗасы исән калган - 40 процент тәне пешкән (ФОТО)

$
0
0
20.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Минзәләдә шәхси йортта көнкүреш газы шартлау һәм янгын чыгудан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Янгында 59 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның тәненең 40 проценты пешкән.

«Бу хәл килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Экспертиза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә», - дип ачыклык кертте Шептицкий.   Исегезгә төшерәбез, иртән Минзәләдә шәхси йортта янгын чыккан. Анда 59 яшьлек йорт хуҗасы зыян күргән.         Фото: МЧС   
---

--- | 20.12.2022

Газинур Моратовка "Татарстанның халык шагыйре"исеме бирелде

$
0
0
20.12.2022 Әдәбият
Язучы Газинур Моратовка "Татарстан Республикасынының халык шагыйре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта "Матбугат.ру"га "Мәдәни җомга" газетасы коллективы хәбәр итте. Чын күңелдән котлыйбыз!
Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 24 сентябрьдә имзалаган иде. Инде менә бүләк иясенә тапшырылган да!   «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең матур әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Моратов Газинур Васикъ улына «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән Указда.   Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.      
---

--- | 20.12.2022

Азат һәм Алсу Фазлыевка уллары: "Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк"

$
0
0
20.12.2022 Шоу-бизнес
Азат Фазлыев «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында гаиләсендә булган кызыклы вакыйга турында сөйләде. Баксаң, җырчы 4 нчегә бәби алып кайту-кайтмау темасын кузгатып, Аяз исемле 14 яшьлек улларын куркуга калдырган. Азат бу хакта болай дип шаярта:
"Улларым кызны нык яраталар. Күп вакыт алар карый, дисәм дә, ялгыш булмас. Күп вакыт кыз абыйлары белән залда. Без эшләгәч, телефонда утыргач, күбесенчә алар карый. Бу – яшерен әйбер түгел. Без аларга бик рәхмәтле.   Беркөнне котырткан идем. Алсу, ике малай һәм ике кыз булса, тагын да күңелле була бит инде, дип. Аяз күзләрен зур итеп ачты.   – Ничек? Дүртенчесен алып кайтасызмы әллә?   – Планда бар иде.   – Балагызны карамыйм. Монысын да караганыгыз юк. Әби белән мин карыйм", - дип белдергән Аяз.  


---

--- | 20.12.2022

8 яшьлек кыз көмешкә белән агуланган

$
0
0
20.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда Туймазы районы авылларының берсендә 19 декабрь кичендә нәни кыз белән бәхетсезлек булган. "Башинформ" агентлыгы язганча, җирле хастаханә реанимациясенә 8 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә алып килгәннәр. Табиблар баланың алкоголь белән агулануын диагнозлаганнар.
«Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз очраклы рәвештә көмешкә эчкән. Аның туганы аңлатканча, көмешкә „Кола“ шешәсенә салынган булган. Спиртлы сыеклык салынган савытны суыткычка куйганнар. Кыз моны популяр эчемлек дип уйлаган һәм сыеклыкны эчеп куйган. Аның хәле начарланган, хастаханәгә илтәргә туры килде», — дип хәбәр иткән мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.   Билгеле булганча, гаилә имин, исәптә тормый. Хәзер хокук сакчылары әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Фото: Фрипик.ру  
---

--- | 20.12.2022

Декабрь яңгырлары тагын кабатланачакмы?

$
0
0
20.12.2022 Җәмгыять
Кышын коеп яңгыр ява, юллар тулысы белән зур бер шугалакны хәтерләтә. Көчле җил һәм ябышкак кар аркасында ут сүнгән авыллар да бар. Белгечләр фаразына караганда, алдагы көннәрдә дә һава торышы көйсез булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, кышын мондый яңгырлар һава температурасының югары торуы аркасында ява.

– Бүген һаваның уртача температурасы –9, ә 23 декабрьдә –10 булырга тиеш. Без аны «Николай суыклары» дип йөртәбез. Ә чынлыкта ул бит юк. Бу атнаның беренче яртысында Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, –8… –9 градус салкын булачак. Ләкин ул нибары ике-өч көн генә дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбедән кабаттан җылыта башлаячак. Ялларда кабат яңгырлар явачак. Шул рәвешле Көнбатыштан килгән циклон җылы һәм явым-төшем алып киләчәк, – диде ул.   Юрий Переведенцев әйтүенчә, декабрьдә явым-төшем үз нормасын үтәгән инде. Унтугыз көн эчендә җиргә 58 мм явым-төшем яткан. Ялларда гына да 22 мм яңгыр яуган.   – Бу атнада да җомгадан алып якшәмбегә кадәр шундый ук һава торышы көтелә. Яңгыр, җепшек кар явачак, юлларда бозлавык сакланачак. Быелгы декабрьдә һава торышы бик тотрыксыз, чөнки җылы циклоннар килә, – диде синоптик.   Синоптиклар, декабрь җылы һәм явым-төшемсез булачак, дип фаразлаган иде. Ләкин соңгысы буенча кышның беренче ае үз нормасын тутырып кына калмыйча, арттырып ук үтәде. Декабрьнең климатик нормасы –8,5… –9 градус булырга тиеш, ди синоптиклар. Ләкин күреп торабыз: быел җылы көннәр күбрәк.   – Кышын коеп яуган яңгыр – аномаль күренеш, – ди Юрий Переведенцев. – Быел һава торышының уртача тәүлеклек температурасы югары. Шул рәвешле без декабрь буена шугалакка каршы көрәшергә мәҗбүр. Кызганыч, алдагы көннәрдә дә бу шулай булачак. Һава басымы да бик нык уйный, шуңа күрә сәламәтлеккә дә тискәре йогынтысы булырга мөмкин.   Бу көннәрдә уҗым культураларына да сыналырга туры килә. Чүпрәле районында яшәүче агроном Илдар Усманов әйтүенчә, мондый боз катламнары көзге культуралар өчен бер яктан яхшы булса, икенче яктан куркыныч тудыра.   – Ноябрь ахырында яуган бозлы яңгыр районны утсыз калдырган иде. Бик куркыныч, авыр вазгыять булды, – диде ул. – Бу ялларда да көне буе яңгыр яуды. Уҗымнарга килгәндә, әгәр тишелеп чыккан культуралар өстендә җиңел, «коры» кар яткан икән, яңгыр явып, ул аны дымландыра гына. Бу яхшыга. Тик кайбер кырларда кар ятмаган була. Менә андыйлар өчен яңгырлар, боз катламнары бик куркыныч. Мондый вакытта үсемлекләр тончыгып әрәм булырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен, без ноябрь ахырындагы галәмәтләрдән соң трактор белән бозларны ватып йөрдек.   Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга, бик кирәк булмаганда, озын сәфәрләргә чыкмаска киңәш итә. Ярдәм сорап, 8(843)5333888 телефоны буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясенә, яки 8(843)2919191 телефоны буенча Татарстанның Транспорт һәм юл хезмәте министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.

Фото: live24.ru    
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 20.12.2022

Чувашиядә газүткәргеч шартлап, кешеләр һәлак булган (ВИДЕО)

$
0
0
21.12.2022 Фаҗига
Чувашиянең Кюльхири авылы белән Калинино авылы арасындагы газүткәргечтә шартлау нәтиҗәсендә өч кеше үлгән. Бу хакта РИА Новости авыл җирлеге башлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Чувашиядә газүткәргеч януын видеога төшергәннәр, дип яза Татар-информ.   Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига сәбәбе – җир астындагы газүткәргечтән газ чыгу. Җирле хакимият шартлаудан бер кешенең зыян күрүен хәбәр иткән иде.  


---

--- | 21.12.2022

Мәдинә: Улым "Мин түзәм, зинһар акчагызны түкмәгез”, дип елады

$
0
0
21.12.2022 Мәдәният
Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Мәдинә белән әңгәмә тәкъдим итәбез. "Ирем белән кичергәннәрне, ачы бала кайгыларын дошманыма да теләмим. Дошманым юк, әмма мине дошман сайлаучылар бар. Миңа таш атсалар да, аш атам", - ди ул.
– Карап торышка, син иркә хатын-кызга охшаган...   – Читтән караганда, шулай тоеладыр. Бу хакта үземә дә әйткәннәре бар. Күпләр мине җитеш тормышта иркәләнеп үскән дип уйлый. Минем хакта: “Бер проблемасы юк”, – диләр. Эчемдә булган проблемаларны аларның күрмәве һәм минем турында шулай уйлаулары миңа ошый да. Алга таба да шулай уйласыннар. Балачагым җиңелләрдән булмады. Миңа ике яшь булганда, әти-әнием аерылыша да, әни кабат кияүгә чыга. Мин күбрәк дәү әни һәм дәү әти белән үстем, бәлки шуңа иркә кыз булып тоеламдыр. Ләкин бу әни мине ташлады дигән сүз түгел. Киресенчә, ул миңа кеше балаларында булмаган киемне кидерде. Ул миндә зәвык тәрбияләде, мин әнигә бик рәхмәтле. Үз әтиемне беренче тапкыр 18 яшемдә генә күрдем. Әти белән кыз арасында була торган яратуның кадерен аңлый башлаганда гына ул 55 яшендә яман чирдән китеп барды. Ә бу әтием 2 яшемнән үстерде мине. Алар гаиләдә алты бала булган: апасы, сеңелләре, энеләре. Әнием 21 яшендә гөрләп торган ишле гаиләгә килгән. Әти белән әни әтинең бөтен туганын күзле-башлы иткән, чөнки үз әти-әниләре бик иртә үлгән. Инде бу әтием дә вафат. Аны искә алуым рухына дога булып ирешсен иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул мине үз канаты астына сыендырды. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, елады, бәхил булып китүен әйтте.    – Мәдинә, син – өч ир бала әнисе. Белүемчә, олы улың белән озак еллар дәвамында Мәскәү юлын таптадыгыз...   – Улымны 2 яшь тә 9 ай вакытында операция өстәленә салдым. Туганда, табиблар авызын җәрәхәтләде, тешнең аскы казнасын урыныннан чыгарганнар. Ә без бу хакта белмәдек, безгә әйтмәделәр. Аны кире кертеп кенә куясы булган да бит инде. Ул дөрес ялганмаганга күрә, теш казнасының бер ягы үсмәде. Кешенең скелеты 20 яшькә кадәр формалашу сәбәпле, без һәрдаим Мәскәүдә операция ясаттык. Германиядән махсус аппарат кайтарттык. Операция алтышар сәгать барды. Баланы операциягә кертү бер, ә аннан чыкканын көтү бик авыр. Нервыдан башымны кашып, канатып бетергән идем. Улым моны 12 яшендә белде. “Ничек бар шулай калдырыгыз, мин түзәм, зинһар акчагызны түкмәгез”, – дип елады. Үзем генә тынычландыра алмагач, ирем Илдарны Мәскәүгә чакырттым. Ирем: “Эшне башлаганбыз икән, ярты юлда калдырмыйбыз. Үзебез исән булганда, без сине аякка бастырабыз”, – диде. Соңгы операция 18 яшендә булды. Илданга апрель аенда 20 яшь тула, Аллаһы теләсә. Хәзер бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Икенче улыбыз инженер булырга укый, ә өченчесе 1нче татар гимназиясендә белем ала.    – Им-томчыларга барганың булдымы?   – Мондый хәлдә калгач, ничек бармыйсың инде? Бәлки әбиләр ярдәм итәр дип уйлыйсың, өметләнәсең. Әлки районында дәвалаучы бер әбигә бардым. Ул без керүгә үк, авызын ача алмый, сөйли алмый башлады. “Табиблар авызын җимергән, табиблар төзәтәчәк”, – диде. Улыбыз чибәр егет булып үсте, Аллаһка шөкер. Йөзендә берни дә күренми дә, беленми дә. Иптәшләреннән кыенсынмасын дип, гел пластик операция ясаттык. Бәхет түгәрәк булмый, диләр. Бер китек җир була торгандыр инде ул. Безгә дә менә шундый сынау бирелде. Ләкин без ул сынауны үттек. Бүген үземне бәхетле дип саныйм. Ирем белән кичергәннәрне, ачы бала кайгыларын дошманыма да теләмим. Дошманым юк, әмма мине дошман сайлаучылар бар. Миңа таш атсалар да, аш атам. Чебеннән фил ясаучы кешеләргә карыйм да: “И, Аллам, бу бит проблема түгел, нигә бер-береңнең нервысын бетерергә, зур кайгылар күрергә язмасын”, – дип әйтәсем килә. Бервакыт Рабит Батулла болай дигән иде: “Кешене кешедән аеру өчен кешенең үзенә куркыныч бер фаҗига кичереп карарга кирәк”.   – Сине “шартлар” дәрәҗәгә җиткерү авырмы? Имеш-мимешләргә исең китәме?   – Миңа 80% дәлил кирәк. Бу уңайдан бер гыйбрәтле гыйбарә искә төште. Аксакалны юлда барган җиреннән бер танышы туктаткан да: “Беләсеңме, дусларың синең турында нәрсә уйлый?” – дигән. Аксакал болай дигән: “Миңа әйтергә теләгән яңалыгыңны өч иләк аша илә. Беренче иләк – дөреслек иләге. Әйтәсе сүзеңнең дөреслегендә шигең юкмы?” Танышы аңа: “Кешеләрдән ишеттем...” – дигән. “Ышанычлы түгел, димәк, үзең күрмәгәнсең, үзең ишетмәгәнсең. Икенче иләк – мәрхәмәтлелек. Бу яңалыкны ишеткәч, миңа рәхәт булачакмы?” – дип сораган Аксакал. “Юк, әлбәттә, кәефеңне төшерәчәк”. Аксакал: “Өченче иләк – файда! Бу яңалык миңа файдалымы?” – дигәч, танышы аңа: “Файдалы буласына икеләнәм”, – дип җавап кайтарган. “Менә, күрәсеңме, син миңа дөрес булмаган, өстәвенә файдасыз да булган яңалык сөйләмәкче буласың. Шуңа әйтеп тормавың хәерлерәк”, – дип үз юлын дәвам иткән Аксакал.   – Димәк, кешеләргә үпкәли белмисең?   – Элек тиз үпкәли идем, ә хәзер олыгая барган саен фикерем үзгәрә. Тагын бер гыйбарә сөйлим. Бервакыт яхшылык явызлыкка кунакка барган. Явызлык яхшылыкка чәй ясаган, тик шикәр урынына тоз салган. Яхшылык чәйне кабып караган, тик бернинди зарлану сүзе әйтмәгән. Чәй өчен рәхмәт әйтеп, чыгып киткәндә: “Шикәрегез баллы түгел, мәгез бу акчаны! Үзегезгә чәй эчәргә конфет, тәм-томнар алыгыз”, – дигән. Явызлык бер сүз әйтмәгән, акчаны алган. Менә шулай яхшылык явызлыкка яхшылык белән җавап кайтарган. Тормышта минусларның үз плюслары була. Кайчак шул минуслар безгә тормышта ярдәм иткәнен аңлап бетермибез.
– Тормыш иптәшең Илдар белән ничек таныштыгыз?   – 1997 еллар иде бу. Студент чагым. Камал театрында Кече залда актерлык осталыгына өйрәнә идек. Әлмәт театры безнең курс кайтсын өчен стипендия түли иде. Директор белән гел бер ир кеше килгәнен күргәләдем. Аны тормыш иптәшем булыр дип беркайчан да уйламадым. Берничә айдан соң ул Казанга килеп, вахтадан өй телефонын сорап алган. Укудан кайткач: “Сиңа бер егет шалтыратты, шунда-шунда булам дип сине очрашуга чакырды”, – диделәр. “Мин ул кешене белмим, ни өчен әле мин аның белән очрашуга барырга тиеш?” – дип бармадым. Аннан соң бу хәл онытылды. Ә инде без өйләнешкәч, Илдар миңа болай диде: “Әгәр шул вакытта очрашуга килгән булсаң, мин сиңа өйләнмәгән булыр идем”, – диде.
– Илдар нинди ир һәм әти?    – Әгәр миннән: “Чын ир нинди була?” – дип сорасалар, һичшиксез Илдар кебек дияр идем. Мин моны бер дә арттырмыйча әйтәм. Аның куллары алтын, ул бик акыллы. Гомумән, үземнән акыллы булган кешеләрне яратам. Илдар балаларны тәрбияләүгә миңа караганда күбрәк өлеш кертә. Өч малайга әти тәрбиясе кирәк. Аллаһка шөкер, гаиләбез тулы һәм улларым әти тәрбиясендә чын ир-егет булып үсә. Мин Илдарга бик рәхмәтле.   – Кыз бала алып кайту теләге юкмы, Мәдинә?   – Күптәннән бар. Икенче бала алып кайткач та, кыз бала телим дигән идем, өч малай алып кайтып куйдым. Соңга калмаган булсам, бер кыз алып кайтыр идем (көлә).   – Мәдинәне бәхетле итү өчен нәрсә эшләргә кирәк?   – Әллә ниләр эшләргә кирәкми. Мин ирек яратам. Мине билгеле бер кысаларга кертергә, контрольдә тотарга ярамый. Чөнки бу миңа эшләргә комачаулый.     
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 21.12.2022

Салават Фәтхетдинов татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр рухына аш уздырган

$
0
0
21.12.2022 Шоу-бизнес
Салават Фәтхетдинов Казанның “Сәлах” мәчетендә татар җыр сәнгатен, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, хәзер инде бакыйлыктагы шәхесләребез рухына Коръән ашы уздырды.
Бу җырчы Салаватның яшәү рәвешенә кергән ай саен уздырыла торган күркәм гадәте, изге гамәле.   “Беребез дә мәңгелек түгел, кеше үзенең фани икәнлеген онытмаска тиеш, мәрхүмнәргә бары тик дога гына кирәк, әлеге изге гамәле өчен Салаватка Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен”, – диде мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт.  
---

--- | 21.12.2022

Флүрә Низамова: "Әллә тычкан чире инде?.."

$
0
0
21.12.2022 Җәмгыять
КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган, Илһам Шакиров бригадасында җырлаган, филармониядә эшләгән, аннары озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасында эшләде, шул ук вакытта Гадел Низам псевдонимы астында бик шәп шигырьләр язучы журналист Флүрә Низамова авырып китүе турында хәбәр итә. Үзенең ВКонтакте битендә ул болай дип яза:
"Чирләп киттем әле. Шимбә көнне кызыша башлаган идем, инде дүрт көн буена тән темпеатурам 38, 5 тә 39 градуска тирбәлә, ә төшәргә уйламый да, Әле моны көч-хәл язып утырам. Дүрт көн инде авызыма берни капканым, судан гайре... Шунысы кызык: ютәл дә юк, томау да, бары тик кызышам гына һәм бөтен тәнем кыйналган кебек авырта. Безнең якта "Тычкан чире" дип сөйлиләр,бик күп кеше авырый, күбесе булнистә ята. Мин дә өйне бикләп китәр идем дә, этемне һәм песиләрне кем ашатыр? Менә ул, ялгызлыкның нинди начар нәрсә икәнен шушындай вакытта аңлыйсың икән ул! Әллә чынлап та шул зәхмәт инде? Югыйсә, тычканнар белә аралашканым да юк ...." - дигән ул.   Аның бу язмасы астында күпсанлы комментарийлар да калдырганнар:
Тычкан чире булса, күз алмасы тирәләре кызара. Алма ашагыз, катык эчегез әле... Күренергә дә кирәк инде.
Тычкан чире түгел. Грипп шулай бик вата бит. Дәвалансаң, 1 атнага, дәваланмасаң, 7 көнгә сузыла диләр. Тизрәк савыгырга язсын.
Үзең турында кайчан уйлый башларсың икән инде син?!!!. Эт белән мәчегә берни булмый. Син ныклап авырсаң нишләрбез?!!!
Бу араларда бик кеше авырый. Сезонлы хэм вакытлы авыру гына була курсен. Телисенме-телэмисенме, белэлэрме-белмилэрме барыбер врачларга куренеп анализлар тапшырым, хичъюгында нэрсэ икэнен белергэ кирэктер, могаен. Аннан дэваланырга булыр. Эт-мэчене куршелэргэ дэ эйтеп калдырып булыр. Анысы зур кайгы тугел. Флюра апа, тизрэк терелеп якка басарга язсын. Синен матур-матур шигырьлэренне, фикерлэренне укуып куанырга насыйп итсен - дип теләктәшлек белдерә язылучылары.
---

--- | 21.12.2022

«Казан утлары» журналының 100 еллыгына «Сурәтләрдә – рухи йөзебез» фотоальбомы чыкты

$
0
0
21.12.2022 Әдәбият
Фотоальбом йөз ел эчендә татар әдәбияты тарихында эз калдырган, «Казан утлары» журналын оештырган, төрле елларда җитәкләгән һәм бу басманы чыгаруда актив катнашкан әдипләр турында.
«Казан утлары» журналы редакциясе 100 еллык юбилее уңаеннан «Сурәтләрдә – рухи йөзебез» дигән фотоальбом әзерләгән. Китап мең данә тираж белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басылып чыккан. Фотоальбомны журналда язмалары чыккан авторларга бүләк итәчәкләр, дип хәбәр итә Татар-информ.   Фотоальбом йөз ел эчендә татар әдәбияты тарихында эз калдырган, «Казан утлары» дип аталган журналны оештырган, төрле елларда җитәкләгән һәм бу басмада актив катнашкан әдипләр турында. Альбомда 900гә якын фоторәсем урнаштырылган, аларның һәрберсенә кыскача белешмә-аңлатма бирелгән. Төзүчеләре – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, язучы Ландыш Әбүдәрова.   «Татар әдәбияты - төрки әдәбиятлар арасында иң борынгысы. Соңгы гасырда төрки халыклар татар әдәбиятын үрнәк итеп куя, ул алдынгы сафта санала. «Казан утлары» журналы – шуның ачык мисалы. «Казан утлары»ның чыга башлавы шартлы рәвештә 1922 ел дип билгеләнде, ләкин фотоальбомда 1922 елга кадәр чыккан әдәби журналларыбыз турында да шәрехләнә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Равил Фәйзуллин.     Аның фикеренчә, йөз ел эчендәге тарихны колачлап алу мөмкин эш түгел. «Аның җитешмәгән яклары да бардыр, техник яктан хаталар булырга мөмкин. Кыенлыклар булмыйча калмады. Әйтик, билгеле бер шәхес кергән биш-алты фото була, кайсын сайларга белмичә аптырыйсың. Аны чорга туры китереп тә тәкъдим итү шарт. Бөтен кешене сыйдырып бетерү дә мөмкин түгел», - диде ул.     «Бер биткә бер портрет куярбыз дип уйлаган идек. Эшкә керешкәч, мондый формат туры килеп бетми, дигән фикергә килдек. Шул чорның рухын тасвирлыйсыбыз килде. Фотоальбомны ун ай дәвамында тупладык, әзерләдек. Кайбер рәсемнәрне табар өчен архивларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кыскасы, күп көч һәм хезмәт китте. Ландыш белән аңлашып эшли алдык. Эшебездән канәгать калдым», - диде халык шагыйре.     Ландыш Әбүдәрова фотоальбомда «Казан утлары» журналы эшчәнлегендә, аны оештыруда катнашкан актив авторларның фотолары урын алуын әйтте. «Китап сигез бүлектән тора, һәр бүлек башында билгеле бер символ бар. Әйтик, беренче бүлектә (1922-1932 еллар) - каурый каләм, соңгы бүлектә (2010-2022 еллар) ноутбук рәсеме төшерелгән. Редакция урнашкан биналарның фотолары да бар. Һәр бүлек күмәк фото белән төгәлләнә», - дип аңлатты ул.     Фотоальбомда кайбер фоторәсемнәр беренче тапкыр тәкъдим ителгән. «Әйтик, шәхес культы елларында төрмә-сөргеннәрне кичкән Сөббух Рәфыйков, Хәсән Туфан, Ибраһим Сәлахов бергәләп төшкән фото Равил абыйда гына бар иде. Фотолар аша - «Казан утлары», «Казан утлары» аша әдәбиятның тарихын сөйләргә тырыштык. Һәр фотоның үзенең мәгънәсе, тарихы бар», - диде язучы.   Фотоальбомга урнаштырылган фотолар астында кешеләрнең туган һәм үлгән елы, аларның вазифасы язылган. Ул «Казан утлары» журналы кебек, 192 биттән тора. Китапка кергән фотолар һ.б. документлар «Казан утлары» редакциясе архивыннан, Равил Фәйзуллинның «Татарстан Язучылар берлеге» китабыннан һәм шагыйрьнең шәхси тупланмасыннан алынган.  
---

--- | 21.12.2022

Татарстан юлында фаҗига булган

$
0
0
21.12.2022 Фаҗига
Бүген иртән республиканың Алексеевск районында, Алексеевск – Биләр трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» каршы як полосага чыккан һәм шунда «Лада Ларгус» белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, «Лада Калина» белән идарә иткән хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр иткәннәр Татар-информга республика Дәүләт автоинспекциясендә.   ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.    
---

--- | 21.12.2022

Танылган көрәшче Динар Кәримуллин: Минем өчен ул әти дә, әни дә булды

$
0
0
21.12.2022 Спорт
Динар Кәримуллин — Теләче районы Олы Мәтәскә авылы егете. Аңа 26 яшь. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган. Ул милли көрәш буенча — ике, билбау көрәше буенча бер тапкыр дөнья чемпионы. Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллинны үзе өчен үрнәк көрәшчеләр итеп куя.
— Икесе дә — якташларым. Ничек көрәшкәннәрен карап, алар шикелле булам, дип хыялланып үстем, — ди Динар. — Бүген дә хәтерлим: мәктәптән автобус белән Казанның “Ак Барс” көрәш сараена “Батырлар” бәйгесенә алып киләләр иде. Шушы ике көрәшче өчен җан ата идек. Шул вакытта: “Мин дә шундый көрәшче булырмынмы?” — дип уйлый идем. Аллаһы Тәгалә насыйп итте, андый көннәр килеп җитте, мең шөкер. Ирешкән уңышларым өчен беренче чиратта әниемә зур рәхмәт. Минем өчен ул әти дә, әни дә булды. Дөрес тәрбия бирде, кеше итеп үстерде. Тренерларыма, Лаеш районы җитәкчеләренә рәхмәт. Алар бик ярдәм итә.   — Беренче зур җиңүең кайчан булды? — 2010 елда Татарстан беренчелеген оттым. Ә тәкәнең беренчесен үзебезнең авылда алдым. Балалар арасында көрәшкәндә савыт-саба, сервиз бирәләр иде. Иң зур бүләк — 100 мең сум акчалата приз булды. Суыткыч, кер юу машинасы, телевизор Сабантуй саен була. Артыкларын саттым.
— Әле гаилә корырга өлгермәдеңме? — Юк әле, өйләнмәдем. Очрашкан кызым бар. Ул билбау көрәше белән шөгыльләнә, шулай ук дөнья чемпионы. Ярышларымда җан ата. Үзе көрәшкәч, барысын да яхшы аңлый, минем өчен борчыла.   2022 ел минем өчен бик уңышлы булды. 75 кг га хәтле авырлыкта “Манзара” билбавын оттым. Сабантуйларга күп йөрдем. Ульян өлкәсендә узган Бөтенроссия Сабан туенда үз авырлыгымда 1 нче урын алдым. Самарада да баш батыр калдым. Киләсе елда да җиңүләр көтсен иде.  
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 21.12.2022

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы тиздән прокатка чыгачак

$
0
0
21.12.2022 Милләт
«Татармультфильм» студиясе «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын әзерләп бетергән. Хәзер прокат таныклыгы алу процессы бара.

«Фильмның киң прокат язмышына ышанабыз. Таныклык формалаштыру процессы бара. Ул РФ Мәдәният министрлыгының төп стадияләрен узды. Анимацион фильмның яшь чикләре 6+ булыр дип уйлыйбыз», - диде «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев анимацион фильмга багышланган матбугат конференциясендә.

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын республика буйлап премьера алдыннан күрсәтүләр планлаштырыла. Фильмның премьерасы Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә булачак. Мәскәүдә булырга да мөмкин.

 

«Анимацион фильмның прокат язмышы беренче чиратта Татарстан белән бәйле. Стриминг платформалары хәзер киң таралган. Фильмның фестиваль язмышына да ышанабыз», диде оештыручылар.

«Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчелеге әлеге фильмны булдырырга ярдәм иткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм аның рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтләрен җиткерде, дип яза "Татар-Информ" МА.

 


---

--- | 21.12.2022

Әтисенә кияүгә чыккан...

$
0
0
21.12.2022 Җәмгыять
Русия судьялары гаилә тарихларына бәйле күп серләрне белә. Аларда роман чыгарырлык мәгълүмат җыелгандыр, мөгаен. Күптән түгел илнең Югары суды никахларны дөрес түгел дип тану очраклары турында күзәтүләр җыентыгы чыгарган. Анда сурәтләнгән вакыйгаларның берсе кызының әтисенә кияүә чыуы турында.
Бу шаккатмалы хәл Самара өлкәсендә 2018 елда булган. ЗАГС хатыны иреннән 23 яшькә кечерәк булган никахны терки. Хәер, бүген мондый яшь аермасына аптырыйсы түгел: ирләре 30 яшькә яшьрәк булган очраклар да бар. Шуңа ЗАГС хезмәткәрләре дә бу парга артык игътибар бирмәгән, күрәсең. Ләкин бу кешеләр бер-берсенә карата әти һәм кыз булган...   Ни өчен ЗАГСта аларның фамилияләренә карамаганнар дигән сорау туа. Эш шунда: Самара өлкә суды мәгълүматы буенча, 1990 елгы кыз 2010 елда фамилиясен үзгәртүгә гариза тапшыра. Аны әлеге адымга нәрсә этәргәндер – бу хакта әйтелми. Әмма яңа фамилия алган кыз 8 елдан соң үз әтисе белән рәсми никахка керә.   Әлеге хәл турында өлкә прокуроры белеп кала. Аңа бу мәгълүматны кем җиткергәндер – анысы да билгесез. Ләкин прокурор никахны дөрес түгел дип тану турында дәгъва бирә. Самара суды, әти белән кызның якын туганнар икәнлегенә таянып, бу никахны дөрес түгел дип таный.   Русиянең Гаилә кодексы якын туганнар (әти-әнисе белән балалары, бертуганнар) арасында никах теркәүгә рөхсәт бирми. Әти белән кыз исә законны алдарга тырышканнар, ләкин килеп чыкмаган. Фото: Фрипик.ру  
Язгөл САФИНА

--- | 21.12.2022

Вилдан Шәмсетдинов гаиләсендә кайгы

$
0
0
21.12.2022 Шоу-бизнес
Вилдан Шәмсетдинов турында бер күңелле хәбәр дә юк әле бу көннәрдә. Аны Гөлназ Асаева белән аерылышкан дигән хәбәрне бер дә кабул итәсе килми. Әмма бу хакта Гөлназ Асаеваның пиар-менеджеры хәбәр иткәч, ышанмас җиреңнән ышанырсың.
Инде Вилданның бабасы вафат булган. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.   «Бу юлы өйгә кайтуы бик авыр һәм газаплы… Олатай… Ул кичә вафат булды. Ул минем балачагымның бер өлеше иде», – дип язган җырчы.   Вилданның авыр кайгысын уртаклашабыз һәм аңа да, Гөлназга да тизрәк тормышның кояшлы ягына чыгуларын телибез. Кызыл таң  
---

--- | 21.12.2022

Равил Шәрәфиев: "Хатын-кыз булсам, бозылып беткән булыр идем"

$
0
0
21.12.2022 Мәдәният
Тиздән “Татармульфильм” тарафыннан җитештерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” анимацион фильмы дөнья күрәчәк. Тулы метражлы әлеге анимацион фильм 68 минут барачак.
Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның легендар “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре буенча Камал театрында куелган спектакльдә Әҗәл ролен Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйнады. Анимацион фильмда да бу рольне ул тавышландырган. Ә менә Әлмәндәр ролен Камал театры артисты Эмиль Талипов тавышландырган. Спектакльдә исә бу рольне мәрхүм Шәүкәт абый Биктимеров гаҗәеп итеп башкарган иде.   “Анимацион фильмда Әҗәлне тавышландырырга тәкъдим иткәч, бер елгага икенче тапкыр керү булмый микән, дип уйладым. Минем йомшак ягым бар – баш тарта белмим. Хатын-кыз булсам, бозылып беткән булыр идем (көлә). Шаярам, әлбәттә. Спектакльне мульфильмга күчерергә теләмиләдер дип уйладым. Иҗат кешеләре бит. Һәм ялгышмаганмын. Ул безнең спектакль түгел. Кабатлау юк. Бу фильмда кайбер фикерләр безнең спектакльгә караганда көчлерәк тә тоелды миңа. Мәсәлән, мин Әҗәлне уйнадым. Дөресен генә әйткәндә, мин Әлмәндәрне уйнарга теләгән идем. Әҗәл нәрсә ул? Кансыз бит ул. Аның нәрсәсен уйныйсың? Әлмәндәрнең тормыш яратуын күреп, Әҗәл дә аңа иярә, кешегә әйләнә, “кан” керә башлый. Ә фильмда ул “кан” күбрәк тә сыман. Шул ягы ошады”, - диде ул.   Равил абый фильмны тавышландырганда, үз фикерен әйтүен һәм хәтта кайбер урында сценарийны үзгәртүен дә әйтте. Ә спектакльдә мондый гамәл мөмкин түгел икән. “Дөньяда үлем генә түгел, яшәү бар, кешенең рухы бар. Фильмда рухның көчлелеге күренә”, - диде ул.    
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 21.12.2022
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>