Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

Казан гимназиясендә янгын чыккан - балалар эвакуацияләнгән

$
0
0
21.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Узган дүшәмбе кичендә, 19 декабрьдә, 101 янгын сагы номерына Казанның Баруди урамындагы 4нче интернат-гимназиядә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бинаның өченче катында өстәлгә ут капкан, янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Аны директор ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергән.
Нәтиҗәдә, гимназиядән 130 кешене (шуларның 115е – балалар) эвакуацияләгәннәр. Аларның берсе дә зыян күрмәгән, интернат-гимназиянең торак корпусы бинаның каршы ягында урнашкан, дип яза Татар-информ.   Соңрак ачыкланганча, гимназиянең бер хезмәткәре, өстәлдә шәмнәр кабызып, аларны караучысыз калдырган. Кайсыдыр мизгелдә ялкын өстәлгә күчкән һәм янгыннан саклану системасы эшли башлаган. Янгынны сүндерү һәм укучыларны эвакуацияләү буенча гимназия хезмәткәрләренең оста эш итүе нәтиҗәсендә фаҗига булмый калган. Фото: Фрипик.ру  
---

--- | 21.12.2022

“Ханский дом” күп төрле хезмәт күрсәтә

$
0
0
21.12.2022 Җәмгыять
"Ханский дом” төзелеш компаниясе шәхси йортларының сыйфатлы төзелеше белән генә түгел, ә бик күп башка төрле хезмәтләр дә башкара. Әйтик, юридик ярдәм, геологик эзләнүләр, эчке дизайн һ.б…

"Ханский дом” компаниясе тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр исемлеге белән компаниянең ВКдагы битендә танышып була.


---

--- | 21.12.2022

12 яшьлек бала -38 градуста тундрада ялгызы калган

$
0
0
21.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Ямалда -38 градус салкында бер бала тундрада ялгызы калган. Һәм очраклы рәвештә генә коткаручылар ярдәмендә исән калган. Бу хакта “Север-Пресс” хәбәр итә. Агентлык язуынча, коткаручылар 2010 елгы баланы автозимникта (кышкы машина юлы) табып алган.

Малай сөйләвенчә, ул әтисе идарә иткән каргизәргә чанада тагылып барган. Кайсыдыр бер мизгелдә каргизәргә тагылган чана бавы, бушап, сүтелгән. Малай утырган чана торып калган, каргизәр белән идарә итүче әтисе моны сизмичә арытаба җилдергән.  

Бу вакытта тышта -38 градус салкын булган. Коткаручылар малайны машинада җылыткан, соңрак аның артыннан әтисе килеп җиткән.   Аллаһка шөкер, бар да яхшы тәмамланган.

Фото: ГКУ «Ямалспас» / «Север-Пресс»      
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 21.12.2022

Казанда 16 яшьлек кыз суррогат алкоголь белән агуланып үлгән

$
0
0
21.12.2022 Фаҗига
Казанда ялган спиртлы эчемлекләр белән агулану очраклары ешайган. Иң аянычы -з ыян күрүчеләрнең күп өлешен 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары тәшкил итә. Узган ел Казанда 28 яшүсмер суррогат хәмер белән агуланса, быел агуланучылар саны 42 кешегә җиткән, ә алда безне Яңа ел бәйрәмнәре көтә.
«Иң куркынычы-балалар һәм яшүсмерләр өчен агулану олылар белән чагыштырганда күпкә авыррак. Чөнки организм әле сакланмаган һәм алкогольгә каршы торырга әзер түгел. Балаларның хәмер куллануы үлемгә кадәр барып җитәргә мөмкин», - диде Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина. Фото: Фрипик.ру  
---

--- | 21.12.2022

Яшел Үзәндә өч баланы янгыннан коткардылар

$
0
0
22.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Кичә кичке унынчы яртыда 101 номерына Яшел Үзәндә Гастелло урамындагы биш катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын чыккан урынга 52нче часть чыккан.

Секция тибындагы йортның дүртенче катында әйберләрне саклау өчен ярдәмче бинада матрац янганы билгеле була.

Бишенче каттан янгын сүндерүчеләр өч баланы – 14 яшьлек ике яшүсмерне һәм 7 яшьлек малайны алып чыктылар.   Янгында беркем дә зыян күрмәде, диелә хәбәрдә. Фото: фрипик.ру  
---

--- | 22.12.2022

6 бала белән урамда калган гаилә турында: «Башта ике тапкыр яндылар, хәзер әниләре үлеп китте»

$
0
0
22.12.2022 Җәмгыять
Күптән түгел Арча районының Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар йортының ут чыгып, көлгә әйләнүен язган идек. Аларның моннан ике ел элек тә йортлары янган була. Тәкъдирдер инде, менә тагын салкын кышка кереп барганда, алар 6 бала белән бернәрсәсез калдылар.
– Янганнан соң Вәлиәхмәтовлар гаиләләре белән безнең күршегә күчтеләр. Монда элек аларның бабалары яшәгән иде. Йорт бик озак еллар буш торды. Фәридәләр белән аның әнисе дә яши иде. Тик менә бүген әниләре дә бакыйлыкка күчте, – дип хәбәр итә күршеләре, изге күңелле ханым Фәнисә Галәвиева.   Күршеләренә ярдәм итү эшләрен Фәнисә башлап йөрде. Әле менә берничә көн элек кенә Фәридәнең әнисе Флюра апаның кинәт авырып китүен, табибларның анда яман шеш барлыгын ачыклавын җиткергән иде. Флюра апага ярдәм оештырырга да уйлаган идек. Тик өлгермәдек. Кичә ул үлеп киткән.   Авылдашлары Вәлиәхмәтовларга өй салырга җыенуын әйткән идек инде. Әле дә акча җыю дәвам итә. Булышырга теләүчеләр Фәнисә Галәвиеваның Саклык банкына акча күчерә ала.   Аның картасы 89083496906 телефон номерына беркетелгән.
---

--- | 22.12.2022

"Бер мизгел бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин": Рифат Фәттахов авариягә очраган

$
0
0
22.12.2022 Шоу-бизнес
Татарстан продюсерлар берлеге җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов авариягә очраган. Әлеге хәл Мәскәүдә булган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, бәхеткә, продюсер зур зыян күрмәгән.   «Кичә авариядә Ходай саклап калды. Әмма кисәтте дә... Беренче нәтиҗә. Әлбәттә, бу хәлгә иң элек безнең таксига китереп бәргән йөртүче гаепле инде. Әмма гаеп миндә дә бар – мин каешны бәйләмәгән идем...   Мин 30-35 ел инде машинаның арткы утыргычында йөрим. Ирек, иркенлек яратучы кеше буларак, беркайчан да каешны каптырмыйча, рәхәтләнеп киерелеп барырга яратам. Һәм, Аллага шөкер, 30-35 ел эчендә бер генә авария дә булганы юк иде (күзләр генә тия күрмәсен). Әмма бер мизгел бөтен нәрсәне үзгәртергә мөмкин икән шул. Беренче нәтиҗә: киләчәктә һичшиксез каешны бәйләп йөриячәкмен! Сезгә дә шуны киңәш итәм. Ходай «сакланганны саклармын» дигән бит...   Нәтиҗәнең икенчесе. Мин кичә Мәскәүдә бик күп очрашулар үткәрдем: ел ахыры бит. Очрашуның чираттагысы кич белән ресторанда билгеләнгән иде. Ярты сәгатьтән соң очрашу билгеләнгәч, мин тиз генә такси чакырттым. Әмма ул 11 минуттан соң гына киләсе иде, мин аннан баш тартып, икенчесен чакырдым. Ул 3 минут эчендә килеп җитте. Сөенә-сөенә машинага кереп утырдым һәм олы юлга чыгып, 500 метр үткәч, безне арттан машина китереп бәрде.   «Ашыгыч ярдәм», ГАИ килгәнче 2 сәгатьләп вакыт үтте. Нәтиҗәдә, мин, әлбәттә, очрашуга баралмыйча калдым...   Бу хәл миңа тирәнрәк, фәлсәфи уйлануларга да нигез булды. Бәлки, миңа беренче таксины көтәсе калгандыр... Бәлки, Ходай Тәгаләнең искәртүе, кисәтүедер бу... Бәлки, беркөнлек бу дөньяда безгә саграк булыргадыр, бик ашыгырга, ашкынырга кирәк түгелдер...» – дип уртаклашка Рифат Фәттахов.  
---

--- | 22.12.2022

Иркә: «Миңа оят сезнең өчен! Елмаям һәм елмаячакмын!»

$
0
0
22.12.2022 Шоу-бизнес
Иркәнең бизәлгән чыршы янында елмаеп басып төшкән фотосы халык арасында ризасызлык тудырган. Күп кенә язылучылары, бигрәк тә ир-егетләр моны үз итмәгән. Янәсе, ничек елмая бу хатын, ире сугышта була торып? Бу хакта җырчы үзе яза:
«Төнге 00:30. Өй эшләрен карап, салмак музыка куйдым да килеп яттым. Артур белән языштык. «Ятып алам, бүген арылды, эш күп булды», – диде. Нишләгәнен әйтми. «Иртәгә элемтәгә чыгарга тырышырмын», – диде. Күп әйберләр җибәргән идек, шулар барып җиткән. Күп рәхмәтләр әйтте. Миңа гына түгел, төркемемдәге егет-кызларга, хәзрәткә һәм дуслар җибәргән күчтәнәчләр һәм кирәк-яракларга. Булышучылар: «Безгә пиар кирәкми, иң мөһиме – чын күңелдән. Исемнәребезне яза күрмә», – диделәр. Тыңладым, язмыйм, рәхмәт сезгә, меңе белән кайтсын!   Кире сүз башына кайтам. Берничә җирдә, берничә кеше минем елмаеп фотога төшүемне үз итмәгән. Янәсе, ничек елмая бу хатын, ире сугышта була торып? Мин ямьсез итеп язмыйм, матурлап язам, алайса килешмәс. «Вы о чем?» – диим әле. Мине елмаюдан мәхрүм итеп, сезгә җиңелрәк булачакмы? Әле ярар бу сүзләрне хатын-кыз язса! Ир-атлар, сез бөтенләй бутый башладыгызмы кем булып дөньяга килүегезне? Иркә бик дәшми ул, түзә, үткәреп җибәрә. Тик шулай да җитәр яме, «егетләр». Миңа оят сезнең өчен! Елмаям һәм елмаячакмын, Аллаһы Боерса», – дип язган Иркә.  
---

--- | 22.12.2022

Шагыйрь Ленар Шәех: "Милиция булып, бандитлар тотарга хыялландым"

$
0
0
22.12.2022 Мәдәният
Язучы, шагыйрь, Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех өчен ел аеруча истә калырлык булган. Быел аңа кырык яшь тулды – ир уртасы юбилее.
Тагын бер сөенече – Ленарның Татарстан китап нәшриятында 2019 елда дөнья күргән “Галинең песие” дигән китабы быел Балалар китабы буенча Халыкара советның шәрәфле исемлегенә кертелеп (элеккеге Андерсен премиясе), авторга зур дәрәҗә китергән.    – Китап балаларга аталган булгач, Ленараның үзенең нинди малай булганын да бик беләсе килә. – Уйланып утырырга, хыялланырга ярата торган, өлкәннәр кебек гамьле, тормышны аңларга тырышкан артык акыллы малай идем бугай мин. Табигатьне һәм ирекне яратуым беренче сыйныфта мине тәмам тәртипсезләр рәтендә дә йөретте әле. Дәрескә кермичә, урманнарга-кырларга, туган авылга хозурланып, тирә-якны күзәтеп йөрергә ярата идем. Ләкин белем алырга кирәклеген дә аңлый идем. Практика белән генә булмый бит, укырга кирәк. Бигрәк тә, Тукай, Алиш, Андерсен әкиятләре ошый иде.    – Киләчәктә ул чакта кайчандыр Андерсен премиясен  алырмын дип башыңа да килмәгәндер... – Юк, билгеле. Икенче сыйныфта каләм кыштырдата башлаган идем инде үзе. Кызганыч, ул дәфтәр сакланмаган. Бу вакытта әһәмиятен аңламаганмындыр. Алтынчы сыйныфта укыганда беренче шигыремне яздым. Үзебезнең зур тату гаилә турында иде ул. Әти, әни, дәү әни, сеңлем һәм мин, шулай ук хуҗалыктагы мал-туар, кош-корт хакында. Ничә сыер, ничә сарык, ничә тавык бар, дигәндәй. Җиденче сыйныфта каләмне ныклап тота башладым. Рус телендә дә язып карадым.   – Мәктәп елларына кайтсак, кайсы дәресләр ошый, ә кайсыларында хыялланып шигырь генә язып утыра идең? – Юк, шигырьләр дәрестә язмылмады. Актаныш районы Такталачык урта мәктәбендә бик әйбәт укытучылар укытты безне. Алар бер генә минутыбызны да бушка уздырмады, армый-талмый белем бирде. Кесә телефоннары, смартфоннар, интернет юк заман. Мәктәптә хәтта компьютер да юк иде. Дөрес, узган гасырның 90нчы елларында берничә “беренче” компьютер кайтты, ләкин алар хәзерге исәпләү машиналары түгел инде.    Кызыксынучан булгангадыр инде күп төрле һөнәрләр ошый иде миңа, милиция булып бандитлар тотарга да хыялландым. Ләкин үсә төшкәч, әйбәт укытучыларыбызга охшап, минем дә мөгаллим буласым килде. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, язмыш Минзәлә педагогия көллиятенә “юллады”. Беренчедән, туган-торган җирем Актанышка якын. Икенчедән, анда туганнарыбыз яши, үз йортлары белән торалар. Өченчедән, әниемнең әтисе – дәү әтием, күренекле педагог, безнең якларда билгеле шәхес Нәҗип Газизов та яшь чагында шул уку йортын тәмамлаган булган. Муса Җәлил исеме белән дә бәйле бит әле ул мин укыган көллият. Шагыйрь булып, шигърият серләрен ачарга җыенучы егеткә илһамны шул каһарман-әдип тә бирде бугай.   Минзәләдә иҗатның диңгезенә чумдым. Язганнарымны "Сабантуй" газетасына җибәрдем. Аларга Татарстанның халык шагыйре Илдар абый Юзеев игътибар иткән, беренче хаты да озак көттермәде. Аннары ул минем остазыма әверелеп, иҗатымның төп гадел бәяләүчесенә әйләнде. Моның өчен аңа бик зур рәхмәтлемен, рухы шат булсын.    – Гадәттә, язу сәләте буыннан-буынга күчә. Сезнең нәселдә дә каләм тотучылар булгандыр?  – Әнием яшь чагында шигырьләр язган. Калын гына шигырь дәфтәре дә бар иде. Мәктәптә укыганда берничә мәртәбә сорап карадым, нәрсә язылганын укыйсы килә иде. Әни рөхсәт итмәде. Үзе өчен генә иҗат иткәндер ул аларны... Туганнарыбыз – төрле һөнәр ияләре. Тәрбия дә шулардан булды. Бигрәк тә әнинең әнисе – дәү әни белән дус идек. Ул бик таләпчән, тырыш һәм гадел иде. Тәти апа, Дәү апа, Ерак абый – һәрберсе минем яхшы кеше булып үсүемне теләде. Чып-чын халык педагогикасы инде бу!..   – Тыйнаклыкка да алар өйрәттеме? Халыкара бүләккә лаек булганны белгән белде, белмәгән белми дә калды. Хәер, синең чит илдә алган бүләк-исемнәреңнең бу беренчесе генә түгел, ияләнеп тә беткәнсеңдер инде. Чит илләргә тәрәзәң кайчан ачылды? – Мәктәптә алман телен өйрәндем. Ул Минзәләдә дә, Казан дәүләт университетында да дәвам итте. Университетның дүртенче курсында укыганда телне камилләштерергә Германиягә тел курсларына җибәрделәр. Аңарчы Россия буенча да күп йөргән идем. Йөргән таш шомара, диләр бит. Хак сүзләр. Себердә Печора ярында яшәгән әти-әнием. Аннары үзебезнең якларга кайтканнар. Мин дә 4-5 яшьлек чакта ук инде самолетта, вертолетта очканмын, поездда җилдергәнмен. Чит илләрне күрү фикерне тулысынча үзгәртә. Офыклар киңәя. Кайда да бер кояш икәнен белү дә бик кызык. “Аларда болай, ә бездә шулай”, –дип чагыштырып карый башлыйсың. Европада, төгәлрәге, Германиядә узган бер айда бик күп шигырьләр яздым. Балалар өчен егерме елдан артык иҗат итәм.   – Бу Халыкара Дипломны алырга Малайзиягә бардың. Бик ерак бит. Ниндирәк хисләр кичердең? – Иң беренче милләтебез, татар балалар әдәбияты өчен шатлану һәм горурлану хисе. Бу бер миңа гына бирелгән бүләк түгел, балалар әдәбиятына хезмәт итүче барлык фидакарьләр өчен дә дип уйлыйм. Балалар китабы буенча Халыкара советның шәрәфле исемлегенә Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994), Рафаэль Газизов (2006) кергән. Быел бу исемгә 63 язучы, 22 рәссам, 48 тәрҗемәче лаек булды. Россиядән без дүрт автор идек. Нишләптер, мин генә бардым. Бүләкләнүче барлыгы 163 кеше иде конгресс утырышында. Юл, чынлап та, бик озын булды. Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән – Баһрейнга, аннан – Дубайга, Филиппинга һәм Малайзиягә очтым. Февральдә үк чакыру килгән иде инде. Баштарак үзем дә ышанып бетмәдем. Дипломны кулыма алгач, күңелемнән генә әти-әниемә, туганнарга-дусларга, гаиләмә, иҗатымны яратучы хәерхаклы кешеләргә рәхмәт укыдым. Татарстан китап нәшриятына да, китабым рәссамы талантлы Фәридә ханым Харрасовага да, язмышыма да өлеш чыгардым. Әдәбиятта чикләр булырга тиеш түгел. Татар әдәбиятын дөнья белергә тиеш.   – Ленар, син чынлап та бәхетле автор. Иҗатыңа фатыйханы Илдар ага Юзеев үзе биргән. Теләсә кемгә тәтеми бу. Үзеңнең дә шәкертләрең бармы? – Соңгы елларда район һәм республикакүләм, төбәк һәм халыкара конкурс-бәйгеләрдә бик теләп жюрида катнашам, әйбәт әсәрләргә юлыксам, чын күңелемнән сөенәм. Үз әсәрләремне укыган малай-кызлар ана телебезне дә, милләтебезне дә, һичшиксез, яратырлар дип ышанам. Әле Апас районының Борнаш авылында, Муса Җәлил музей-фатирында, Казан шәһәренең 20нче гимназиясендә искитмәле очрашулар узды. Балалар шигырьләремне яттан өйрәнгәннәр, рәхәтләнеп сөйлиләр, чын бәйрәм ясадылар.
– Ул Җир читенә барып алган Дипломга капчык ярым акча бирделәрме инде? – Юк. Аны бернинди матди кыйммәтләр дә алыштыра алмый. Бу җиңү авторга китапларын дөньяның бик күп илләрендә нәшер итәргә, күргәзмәләрдә катнашырга хокук бирә. Китабымны чит ил балалары да укый алачак дип сөенергә нигез бар. Шулай да без язганны туган телебездә укый алырлык балалар саны артсын иде дип телим.  
Йолдыз ШӘРӘПОВА

--- | 22.12.2022

Эльмира Сөләйманованың якыннары "Матбугат.ру" аша халыкка рәхмәт әйтте

$
0
0
22.12.2022 Шоу-бизнес
Эльмира Сөләйманованың юклыгына күңел әле дә ышанып җитми. Инфаркттан гомере өзелгән җырчы 17 декабрь көнне Тукай районындагы Кече Шилнә авылы зиратында җирләнде.

Эльмира Сөләйманованың якыннары "Матбугат.ру" аша халыкка мөрәҗәгать итте. Җырчының ире Дмитрий, әнисе Фидания ханым, энесе Марат рәхмәт сүзләрен җиткерә:

«Безгә  килгән көтелмәгән олы кайгыбызны уртаклашкан өчен, изге теләкләрегез, биргән сәдакаларыгыз, зурлап озатырга килгәнегез өчен Аллаһының зур рәхмәте яусын! Эльмирабызны рәхмәт фәрештәләре каршы алып, урыны җәннәтләрдә булсын! Барыгызга да сәламәтлек  телибез!» - дип белдерә якыннары.   Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун...
---

--- | 22.12.2022

«Элита» хуҗалыгы 45 еллыгын билгеләп үтте (ФОТО)

$
0
0
22.12.2022 Җәмгыять
Әлеге юбилей датасын «Элита» хуҗалыгы Идел буе федераль округында һәм Россиядә көтү үрчетү буенча иң эре үзәкләрнең берсе буларак каршы алды. “Без бу зур хезмәт юлын үткәндә уртак эшчәнлек алып барган һәм хәзерге вакытта хезмәттәшлек иткән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез”, ди хуҗалыкның җитәкчесе Фәннур Зарипов.

Күркәм юбилей белән компания җитәкчелеген һәм коллективын иң изге теләкләр белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов һәм башкалар котлады.


---

--- | 22.12.2022

Бала тапканын беркемгә дә әйтмәгән

$
0
0
22.12.2022 Криминал
Саратов өлкәсенең Калининск шәһәрендәге урман полосасында яңа туган бала гәүдәсен тапканнар. Бу хакта төбәкнең Тикшерү комитеты идарәсендә хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча,  шәһәрдә яшәүче бер хатын  йөкле булып, соңыннан йөклелек билгеләре югалган 37 яшьлек хатынны тикшерсеннәр дип полициягә мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүче хатын белдерүенчә, ана баласы барлыгын яшергән.

Полиция баланы эзли башлаган һәм аның гәүдәсен шәһәр читендә тапкан. Тикшерү комитеты моны  ачыклау белән шөгыльләнә.    Фото:agenda-u.org Чыганак: lenta.ru      
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 22.12.2022

"Ирем баланың әтисе булуында шикләнде..."

$
0
0
22.12.2022 Ир белән хатын
"Ирем белән яратышып өйләнештек. Шәһәрдә бер бүлмәде фатырыбыз да булды. Тиздән улыбыз туды. Барысы да яхшы кебек, тик бианам гына мине яратмады. Мине сабыр, тырыш, итагатьле итеп тәрбияләделәр. Шуңа да аның кайбер "төртмәле" сүзләренә күз йомарга да өйрәндем.
Икенчегә авырга калгач, зуррак фатир алу турында хыяллана башладым. Чыннан да, шәһәр йортындагы бер бүлмәдә 4 кешегә яшәргә авыр булыр иде. Ирем бу теләкне шатланып кабул итмәсә дә, дөреслек минем яктан икәнлекне аңлый иде. Мин эштән туктагач, фатир өчен түләү авыр булуыннан курка иде. Шулай да, икәүләп утырып, бу уйның дөрес икәнлеге турында сөйләштек. Ипотека алыра барасы көнне ирем кинәт кенә бу хыялдан баш тартты. Тәүдә баланың минеке икәнлеген ачыкларга кирәк әле", - дип тә өстәде ул.   Бианам улына икенче балага мин кайдадыр йөреп узганмын һәм хәзер шул баланы тораклы итәр өчен фатирны зурайтырга тырышам дип, күндергән. Ирем аның баланың әтисе икәнлеген раслау өчен экспертиза эшләргә дә тәкъдим итте. Болай да күңелнең иләс-миләс килеп торган чагы иде, берни дә әйтми, әйберләремне җыя башладым. Минем бу адымны алар, чыннан да, бала иремнеке түгел итеп кабул итте. Янәсе, иремнеке булса, торып калыр идем.   Бәхеткә, әти белән әни аңлап кабул итте. Улым да картәнисе белән картәтисен бик ярата иде. Бала тугач та экспертиза ясаттык. Бала, әлбәттә, иремнеке иде. Иремнең сул ботында зур кап-кара миңе бар. Балада да шундый ук миң дә бар.   Әлеге хәлләрдән соң, ирем килеп гафу үтенде. Мине, баланы шулай рәнҗеткән кеше белән киләчәгемне күз алдына китерергә дә куркуымны әйттем. Әти дә кат-кат ныклап уйлавымны сорады. Ирем белән бианамның бу кылыгына ул да бик ачулы иде.   Балага тиздән 1 яшь тулачак. Өлкәне балалар бакчасына йөри. Әти-әни һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ирем атнасына бер тапкыр килеп китә. Балаларга бүләкләр алып килгән була. Бик нык ябыкты, күзләренең нуры югалды. Алкоголь белән бик нык "дуслашканын" беләм.   Ике бала белән җиңел булмасын беләм. Әмма әти белән әни минем яклы булганда, киләчәктән курыкмыйм", - дип язган бер хатын бүген.   Ирне хатасы өчен гафу итәргә кирәкме? Сез ничек уйлыйсыз? Кызыл таң Фото: Фрипик.ру
---

--- | 22.12.2022

Чаллыда сәүдә үзәгендә янгыннан 40 бала коткарылган

$
0
0
22.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Бүген Чаллыда Сөембикә проспектындагы «Омега» сәүдә үзәгендәге янгын чыккан. Янгын турында хәбәр 12.41 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына килде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Сәүдә үзәгенең икенче катында кибет януы ачыкланган. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 500 кеше чыккан, алар арасында 40 бала да бар.   Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк, дип яза Татар-информ. Фото: Пиксабай  
---

--- | 22.12.2022

Татарстанда +3 градуска кадәр җылыта

$
0
0
22.12.2022 Җәмгыять
Якын араларда Татарстанда җылытып, тәүлеклек уртача температура нормадан 8-10 градуска артып китәчәк. Синоптиклар фаразына караганда, шимбә-якшәмбе көннәрендә республикада җепшек кар, яңгыр, буран, секундына 15-17 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил, юлларда бозлавык булачак.
Шимбә – 24 декабрьдә тәүлек буе һава температурасының -2…+3 чикләрендә тирбәлүе көтелә. Якшәмбе – 25 декабрьдә көндез +1…-4, төнлә -8 градуска кадәр.   Башлангыч мәгълүматларга караганда, киләсе атна башында явым-төшем акрынлап кимеп, һава температурасы шактый ук төшәчәк. Фото: Пиксабай
---

--- | 22.12.2022

Өстенә кар төшеп, 13 яшьлек малайның гомере өзелгән

$
0
0
22.12.2022 Фаҗига
Фаҗига Мәскәү өлкәсендә Красногорск районының Захарково авылында килеп чыккан. Йорт түбәсеннән кар һәм боз сөңгесе килеп төшү сәбәпле бер бала һәлак булган.
Ул эте белән урамга йөреп керергә чыккан була. Әнисе бала озак керми торгач, аны эзләргә чыга. Һәм кар астындагы улын күреп, мөстәкыйль рәвештә казырга керешә. Малайның сулыш алмавын сизгәч, табибларны чакырталар.    Малайга 13 яшь иде. Һәлакәт урынына килеп җиткән Ашыгыч ярдәм бригадасы табиблары аның якыннарына баланың үлеме турында хәбәр иткән. Тикшерүчеләр бу факт буенча тикшерү үткәрә.   Сак булыгыз! Һава торышы тотрыксыз, әле суыта, әле җылыта. Шуңа йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү очраклары да булырга мөмкин. Коткаручылар сак, уяу булырга, мөмкин булган кадәр биналар стенасы янәшәсеннән йөрмәскә чакыра. Бинадан чыккач түбәдә җыелган кар массасына, боз һәм боз сөңгеләренә игътибар бирергә. Бигрәк тә балалар иминлегенә аерым игътибар бирү сорала.   -Әгәр тротуар буйлап барганда өстән шикле тавыш ишетелә икән-туктап, башны өскә күтәреп, анда нәрсә бар икән дип карарга ярамый. Бу кар яки каткан боз ишелүе булырга мөмкин. Тиз арада стенага таба елышырга кирәк, түбә козырегы саклагыч объект булып хезмәт итәчәк, дип кисәтә коткаручылар.  Фото: Фрипик.ру  
---

--- | 22.12.2022

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында булган авариядә бер кеше үлгән

$
0
0
23.12.2022 Фаҗига
Кичә кич Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасында юл һәлакәте булган. Монда ЗАЗ җиңел машинасы һәм йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергәннәр.
Алгы утыргычта утырган пассажир авариядә һәлак булган. Моннан тыш, тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип яза «Татар-информ».    
---

--- | 23.12.2022

Дуңгыз гриппыннан ничек дәваланырга?

$
0
0
23.12.2022 Киңәш-табыш
Соңгы арада грипп, ОРВИ белән авыручыларның саны кинәт артты. Бигрәк тә гриппның H1N1 төре, гади тел белән әйткәндә дуңгыз гриппы белән. Белгечләр әйтүенчә, гриппның H1N1 штаммы беренче тапкыр 2009 елда барлыкка килгән һәм бөтен дөньяга таралып, шактый катлаулы вазгыять тудырган.
Әлеге вирус нәрсәсе белән куркыныч һәм аның белән ничек көрәшергә? Терапевт, табиб-ординатор, онколог Алинә Хафисова безгә шул хакта сөйләде.    Авыруның билгеләре Тән температурасының 38-40 градуска кадәр күтәрелүе. Буыннар авырту. Коры ютәл. Томау төшү. Тамак төбе кычыту. Косу, күңел болгану. Һәм иң мөһиме – бу билгеләр бик тиз көчәя.    Дуңгыз гриппына аеруча кемнәр бирешә? Беренче чиратта балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, иммунитетлары төшкән кешеләргә, хроник авырулары булганнарга, йөкле ханымнарга сакланырга кирәк.
Ничек дәваланырга? Вируска каршы кулланыла торган препаратлар, авыру симптомнары белән көрәшә торган терапия (симптоматическая терапия), Д, С витаминнары, цинк, омега 3. Грипп вирусының үзенә тәэсир итә торган ике препарат бар. Алар: осельтамивир һәм занамивир. Әмма боларны табиб билгеләргә тиеш. Үз белдегегез белән кулланырга кирәкми.  Температура 38 градустан күтәрелсә һәм интосикация симптомнары күзәтелсә генә аны төшерергә ярый. Башка очракта организмга инфекция белән мөстәкыйль үзенә көрәшергә мөмкинлек бирергә кирәк.  Грипп вакытында югары температура якынча биш-җиде көн саклана.   Антибиотиклар кулланырга буламы? Антибиотиклар дуңгыз гриппына тәэсир итә алмый. Бактериаль инфекция кушылып китсә яки өзлегү булса, антибиотикны фәкать табиб кына билгели ала.    Профилактика Кулларны сабын белән юып торыгыз. Кимендә егерме секунд юарга. Бүлмәләрне даими җилләтергә. Һава дымлылыгы 40-50 градус тирәсе булырга тиеш.  Телефоннарны, көнкүреш, эш техникасын, компьютер клавиатураларын антисептиклар белән эшкәртеп торыгыз.  Кеше күп булган урыннарда йөрмәгез. Җәмәгать урыннарында битлек киегез. ОРВИ, грипп билгеләре булган кешеләр белән аралашудан тыелып торыгыз.  Дуңгыз гриппында инкубация чоры 12 сәгатьтән 4 көнгә кадәр. Беренче билгеләр күренергә бер-ике көн кала инде ул кеше авыруны башкаларга да йоктырырга мөмкин.   Фото: Татар-информ  
---

--- | 23.12.2022

Райондагы бала тудыру йортлары ник ябыла?

$
0
0
23.12.2022 Медицина
Безнең үзебездә бала тудыру йорты булырга тиеш! Спас районы халкы шулай дип көрсенә. Хәзер хатын-кызлар Базарлы Матакка яки Чистайга барып бала таба. Республика күләмендә мондый язмышка дучар булган бала табу йортлары шактый. Белгечләр районнардагы бүлекләр ябылуның уңай яклары күбрәк, дип ышандырырга тырыша. Алар белән килешмәүчеләр дә шактый.
Юл газабы өстәлә Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина быел җәй әни булган. Тулгагы башлангач, ашыгыч ярдәм дә чакырмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да бала тудыру йортына киткән. «Озак уйлап тормадым, Базарлы Матак хастаханәсенә рульдә үзем килдем. Биредә мине бала таптыручы шәфкать туташлары каршы алды. Озак көтәргә туры килмәде: сәгать ярым да үтмәде, сабыем туды», – ди яшь әни.   Бәхеткә, бар да яхшы тәмамланган. Бала табу йортына барып җитәргә өлгерә алмаган булса, бу хәлләрнең нәрсә булып беткәнен күз алдына китерү дә кыен. Үзең яшәгән җирлектә бала тудыру йорты булмау, беренче чиратта, әнә шул ягы белән куркыныч та инде.   Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Спас бала тудыру йорты монда бала табучылар саны елдан-ел кимү аркасында ябылган. Соңгы елларда Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән, Мамадыш районнарындагы бала тудыру бүлекләре дә ябылды. Елына 150дән кимрәк бала туган районнар бу. Дөрес, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Шуңа күрә ябылган дип саналган әлеге бала табу йортларында бүген ургент заллар эшләп килә. Тулгагы башлаган хатын-кызны тегендә-монда алып барып җиткерү өчен вакыт бик аз калган очракта, аны шушында гына бала таптыралар. Биредә барлык шартлар да тудырылган. Кирәкле белгечләр дә эшли. Бүген республика районнарында барлыгы 36 бала тудыру йорты исәпләнә.   Аз тапсалар, файда юк Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә караганда, бала тудыру йортын ябу-япмау мәсьәләсе хәл ителгәндә, иң элек анда елына күпме бала тууга игътибар итәләр.   – Елына якынча 80ләп бала тудыру очрагы гына теркәлә икән, бу инде дөрес түгел. Монда акушер-гинекологның һөнәри осталыгы да, квалификация мәсьәләсе дә зур роль уйный. Аннары хәзер бөтен ил күләмендә кечкенә җирлекләрдәге бала тудыру йортларын ябу күзәтелә. Эш күләме җитәрлек дәрәҗәдә булмауга да игътибар итәләр. Кызганыч, андый бала тудыру йортларында аналар арасында үлем-китем очраклары да күзәтелә. Кайбер төбәкләрдә мондый бала тудыру йортлары ябылды инде. Аларга икенче дәрәҗәдәге, ягъни районара бала тудыру йортлары алмашка килде, – ди министр. – Авыр хәлләр тумасын өчен, хатын-кызлар консультациясе бөтенләй башка дәрәҗәдә төзелергә тиеш. Катлаулы очракларга, өзлегүләргә юлыккан хатын-кызлар иң югары яки өченче дәрәҗәдәге бала тудыру йортларында дәваланырга тиеш.   Шуны истә тотып, бүген район бала тудыру йортларында сау-сәламәт, баланы үзе табарга сәләтле хатын-кызлар гына әни була. Әгәр аның сәламәтлегендә берәр кимчелек, авыруы бар икән, булачак әнине Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзәндә урнашкан эрерәк бала тудыру йортларына озаталар. Югары хәвеф төркеменә керүче авырлы хатын-кызлар исә фәкать Республика клиник хастаханәсендәге перинаталь үзәктә генә табарга тиеш.
Йорттан ерак булмасын Республикада йозак эленгән бала табу йортларының соңгысы – Мамадыш районында. Тумышы белән шушы районнан булган язучы, журналист Нәзифә Кәримова моны халык саны 40 меңнән арткан Мамадыш өчен гаҗәп хәл дип саный. Анда яшәүче туганына да баласын Чаллыга барып табарга туры килгән.   – Бала табу урыннары яшәгән җиргә якын булырга тиеш. Бу оптимизация дигән нәрсә белән бала табу йортларын, хастаханәләрне ябу җинаятькә тиң. Элегрәк алар хәтта зур авылларда да бар иде. Районнарда перинаталь үзәкләр үк ачмаслар инде. Әмма телевизордан күрсәтеп торалар: ил буенча күпме авыру балага дәваланырга акча җыялар. Аларның күбесе туганда алган чирләр аркасында шундый авыру бит. Уңайлыклар булмагач та, каян тусын ул сау-сәламәт бала. Менә шул турыда уйласыннар иде, – ди ул.   Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Мамадыш район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев белән элемтәгә кердек. Баш табиб сүзләренә караганда, биредәге бала табу бүлеге дә ике ел элек – бала табучылар саны елдан-ел кимү аркасында ябылган.   – 2010 нчы елларда районда 500дән артык бала туа иде. Акрынлап кимеп, хәзер 100–120гә калды. Бездә быел, мәcәлән, 91 бала туды. Шуның берсен үзебездә таптырдык. Гадәттән тыш очракта баланы шулай үзебездә таптырабыз. Моның өчен ургент зал бар, анда барлык шартлар да тудырылган. Өч акушер-гинеколог, неонатолог, реаниматологыбыз да һәрчак әзер тора. Табиблар җитәрлек. Бала һәм әнисенең хәле тәртиптә булса, алар бездә кала, өч-дүрт көннән чыгарабыз. Катлаулырак очракларда үзебездә туган баланы шундук башкаладагы перинаталь үзәккә озатабыз. Бүген бездә барлыгы 137 хатын-кыз учетта тора, – ди ул.
Җидесе – үзебездә Мөслим районында да бүген, бала табу йорты ябылса да, ургент зал эшләп килә. Баш табиб Дамир Сөләйманов сүзләренә караганда, ел башыннан бирле биредә 7 бала дөньяга аваз салган. Кайбыч районында ел башыннан бирле дөньяга килгән 70 баланың берсен үзләрендә таптырганнар. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина фикеренчә, районнарда бала табу бүлекләре күпләп ябылуга аптырыйсы юк.   – Соңгы арада безнең елга 50–60 бала табу очрагы теркәлә иде. Моның өчен генә тулы бер смена тотудан файда юк. Бала тудыру йорты шуңа ябылды. Бу белгечләрнең үзләре өчен дә начар. Гел эшләп, белем-күнекмәләреңне гамәлдә кулланып тормагач, начар бит. Аннары перинаталь үзәкләрдә, шәһәрдәге бала табу йортларында шартлар бөтенләй башка. Җиһазлары да яңа. Белгечләр дә югарырак квалификацияле. Сайлау мөмкинлеге булса, үзем дә шунда бала табу ягын карар идем, – ди белгеч.   Кайбычтагы булачак әниләр исә бүген Яшел Үзәндә бала таба икән. Катлаулырак очракта аларны башкаладагы 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе каршындагы 1 нче бала табу йортына яки Республика клиник хастаханәсендәге перинаталь үзәккә озаталар.   Белгече дә кирәк Балтач район хастаханәсенең бала тудыру бүлегенә ябылу куркынычы янамый. Ник дигәндә, биредә туучылар саны элек-электән югары. Хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев биредәге бала тудыру йортын яшәткән икенче бер шартны да атый:   – Бездә бик көчле кадрлар эшли. Районда искитмәле, заманча бала тудыру йорты төзелеп тә, анда тәҗрибәле белгечләре булмаса, аннан мәгънә юк. Бездә хәзер ике акушер-гинеколог, неонатолог, педиатрлар бар. Авыр очракларда хатын-кызны  Казанга озатабыз. Безнең үзебезгә Арчаның Балтачка якын авылларыннан, Сабадан килеп бала табучылар да шактый. Казаннан әти-әнисе янына кунакка кайткан җирдән биредә бала табучылар да була. Тормыш булгач, төрле чак була бит, – ди баш табиб.   Газинур Дәүлиев сүзләренә караганда, демографик күрсәткечләрнең кимү җиле Балтачны да читләп үтмәгән. Соңгы елларда биредә туган балалар саны шактый кимегән. Чагыштыру өчен: элегрәк Балтачта елына 360–380 бала туган булса, быел 300гә тулырмы икән, дип торалар.   Бәхет эше Яшерен-батырын түгел, районда туучылар саны кимүгә халык телендә йөргән имеш-мимешләр дә зур йогынты ясый. Районда бала таптыра белмиләр, шуңа шәһәргә барып табу ягын карарга кирәк, дигән фикер яши халыкта. Бу сүзләрдә ни дәрәҗәдә хаклык бар? Бу сорауны үзебез элемтәгә кергән белгечләргә дә бирдек.   Балтач район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев фикеренчә, бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый. «Шәһәрдә көненә унар бала таптырган белгечнең квалификациясе икенчерәк була, билгеле. Әмма районда да баланы начар таптыралар димәс идем. Бу инде – бәхет эше. Кеше факторы да зур роль уйный», – ди ул.   Аның бу фикерен Мамадыш район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев та куәтләде.    – Күбрәк бала таптырган, күбрәк операция ясаган саен, табибларның тәҗрибәсе зуррак була. Аннары район хастаханәсендә бер үк белгеч көндез дә эшли, төнлә дә килергә тиеш. Көн-төн, кайчак атналар буе хастаханәдән чыга алмыйлар. Шәһәр җирендә исә көндез бер бригада эшли, төнлә икенче бригадасы килә алмашка. Аларның бөтен шартлары бар. Ул шулай булырга тиеш тә. Бүген район җирендә андый белгечләргә эшләргә бик авыр. Аларның көне дә, төне дә юк. Больничный да алып булмый. Отпускыга китә башласаң да, як-ягыңа каранасың, – ди баш табиб.   Сүз уңаеннан, киләсе елда Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе каршында яңа перинаталь үзәк төзеләчәк. Моннан тыш Казанның Гаврилов урамында һәм Дәрвишләр бистәсендә 480 урынлы яңа балалар хастаханәләре да барлыкка киләчәк.   Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева, психология фәннәре магистры, психолог:   – Йөкле чакта хатын-кызның психологиясе 180 градуска үзгәрә. Гормоннар уйнау галәмәте бу. Әни булырга әзерләнгән хатын-кыз күп нәрсәгә борчыла, шикләнеп карый. Хатын-кыз үзенә һәм баласына берни дә янамавына инанырга, моны төгәл белергә тиеш. Кул сузымында гына бала тудыру йорты булмау аның бу халәтен дә тагын да катлауландырырга, кирәксә-кирәкмәсә борчылуына да сәбәп булырга мөмкин. Яшәгән җирлектә тиешле шартлар булу хатын-кызның бала алып кайту-кайтмау карарына да күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый ала. Фото: Фрипик.ру  
Динә ГЫЙЛАҖИЕВА

--- | 23.12.2022

Эльмира Сөләйманова ире Дима турында: "Беренче альбомымны миннән качып кына, колакчыннар аша тыңлап йөргән"

$
0
0
23.12.2022 Шоу-бизнес
2019 елда Эльмира Сөләйманова туган авылым Күчәрбайга концерт белән килгән иде. Форсаттан файдаланып, аңардан интервью алдым. Җырчы хәтердә бик тә гади, ачык, ихлас күңелле, аралашучан булып истә калган. Масаю яисә йолдызлык чире аңа бөтенләй хас түгел. Шушы интервьюны кабатлап бирергә булдык:
Зур артлы телевизорларга алмашка китап калынлыгындагы гына стенага да элеп була торган сыек кристаллы телевизорлар чыккач, кешеләрнең яңадан-яңа каналлар карау мөмкинлеге артты. Безнең гаилә дә, җыр-моңга хирыс булгач, күрше Татарстан каналларын карап куанды. Шунда күреп калдым да инде мин бүгенге көндә бик популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы.   Хәзер җырчылар тамашачыны үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмый: ул төсле шоу, ялтыр-йолтыр ачык киемнәр, сәхнәнең иңеннән буена бер көтү биючеләр белән үрле-кырлы сикереп бию дисеңме... Ә менә язмамның герое Эльмира Сөләйманова искиткеч моңлы җырлары белән генә түгел, сәхнәдә үзен-үзе тотышы, тыйнаклыгы, гадилеге белән дә күңелемне әсир итте. Аңардан гүя ниндидер сабырлык бөркелгән төсле, ул чыгыш ясаганда тамашачы игътибары читкә тайпылмый, башкарган җырга юнәлә дә куя. Шуңа аның туган авылым Күчәрбайга килүен белгәч, интервью хакында килешеп куйдым.   - Эльмира ханым, кыскача тәрҗемәи хәлегезне сөйләп үтегезче.   - Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып-үстем, 11 еллык рус мәктәбен тәмамладым. Музыка мәктәбендә баян классы һәм вокал буенча белем алдым. Казан Мәдәният-сәнгать институтына керергә фортепианода уйный белмәвем комачаулады. Шулай итеп, Казаннан кире борылып Чаллыга кайттым. Укырга керер өчен күп уку йортларында документлар кабул итү тәмамланган. Кая барырга? Нишләргә? Шуннан Яр Чаллы янындагы Сидоровка дигән бистәдәге һөнәрчелек училищесына кассир белгечлеге буенча укырга кердем. Шул елларда мине үз концертларына Дәниф Шәрәфетдинов чакыра башлады. 2005 елда Чаллыда “Йолдызлар фабрикасы” үтте. Анда катнаштым, күреп алдылар һәм “Барс-Медиа” компаниясе белән килешү төзедем.   - Белүемчә, сез 10 ел сатучы булып эшләгәнсез. Сәхнәгә чагыштырмача соң килгәнсез. Моның сәбәбе нидә?
- Сәхнәдә 10 елдан артык инде мин. Озак еллар концертларны кибеттәге кассир йөге белән бергә тарттым. Концерттан кайтып төнге сменага кибеткә эшкә йөгерә идем. Шуннан көннәрдән бер көнне эштәге сатучы кызлар мине алмаштырмый башлагач, кибеттән киттем һәм үземне тулысынча эстрадага багышладым дияргә була.   - Сезне сәхнәдә таныткан беренче җыр нинди ул?   - “Синең белән” җыры.   - Аншлаг белән үткән беренче концертыгызны хәтерлисезме?   -2012 елда “Күңел кошы” программасы белән сольный концертларым зур аншлаг белән үткән иде. Беренче “Алтын Барс”ымны да нәкъ шушы җыр өчен алдым.   - Нинди җырларга өстенлек бирәсез? Һәм, киресенчә, нинди җырны сез башкармаячаксыз?   - Мин җырлаган җыр талгын, акрын булырга тиеш. Тиз җырлар да җырлый алам мин, ләкин алар миңа бик килешеп бетми төсле. Аннары җырның көе мөһим. Ул тәүдә үк күңелемә ятарга тиеш.   - Рамил Галимҗанов белән дуэтыгыз күпләргә ошады. Аның белән юлларыгыз ничек кисеште?   - Дуэтлар концерты оештырганнар иде. Миңа дуэт белән җырлардай пар эзләү бик авырга туры килде. Ринат Рәхмәтуллин белән дә, Илназ Баһ белән дә җырлап карадым, ләкин минем түбән тавышыма бары тик Рамилнең тавышы туры килде. Аның белән 2 ел уңышлы гына чыгыш ясадык.   - Төркемегездә ничә кеше бар бүгенге көндә?   - Барлыгы 7 кеше: 2 баянчы, алып баручы, биюче, тавыш операторы, администратор.   - TMTV каналындагы бер тапшыруда сез тормыш иптәшегез рус милләтеннән икәнен әйттегез. Аның белән танышу тарихын сөйләп үтегез әле.   - Дима белән 2002 елда таныштык. Көн саен эштән соң мин эшләгән кибеткә кереп ярты ак ипи һәм “Ряба” майонезы ала иде.   - Ул кайсы өлкәдә эшли? Инде ничә ел бергә яшәп, ипилек-тозлык булса да татарча аңлыймы? Гаилә корганда никах укыттыгызмы?   - Кирәкмәгәнне аңлый. (көлә. – Авт.) Дима “Таттелеком”да җитәкче вазифасын башкара. Никах укыттык. Дима моңа каршы килмәде.   - Катнаш никахтагы балалар, гадәттә, бер телдә генә сөйләшә. Сезнең балалар нинди телне үз итә? Дини бәйрәмнәр ничек уза? Тәбикмәк пешерә белгән кебек, кулич та пешерә беләсездер?   - 12 яшьлек кызым Диана татарча яхшы сөйләшә. 4 яшьлек улым Артём исә русча сөйләшә. Куличка килгәндә исә, гаилә корганда ук дингә кагылышлы мәсьәләне урап узарга килештек. Бездә Христос сурәте дә эленеп тормый, Аятел-көрси дә. Бар ул минем үземнең догалар язылган кечкенә тәлинкәм. Ләкин ул минем шәхси әйберләрем арасында саклана.   - Дима сезнең җырларыгызны тыңлыймы? Сәхнәдә чыгыш ясыйсы киемгә, мәсәлән, я эшегезгә кагылышлы башка берәр нәрсәгә карата үз фикерен белдерәме?   - Юк. Ул минем эшемә кысылмый. Концертларыма йөрми, мине өйдә балалар белән көтә. Дөрес, беренче альбомымны миннән качып кына, колакчыннар аша тыңлап йөргәнен белеп калган идем.   - Җырчы кешенең тормышы гастрольләрдән һәм концертлардан тора. Үзегез юкта балаларыгызны карашырга кем ярдәм итә?   - Ирем һәм әниләребез. Ләкин минем әнием әле эшли, шуңа мин гастрольләргә чыгып киткәндә, каенанам безгә күченеп тора. Ул якында яши, бик уңайлы.   - Димәк, каенанадан уңгансыз дияргә дә була?   - Әйе. 20 көнлек улымны аңа ышанып калдырып чыгып киттем. Балаларымны бик әйбәт карый, мин канәгать.   - Әңгәмә өчен рәхмәт! Иҗатыгызда уңышлар теләп калам.  
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 23.12.2022
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>