Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде

$
0
0
23.12.2022 Сәясәт
Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.
Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгышында Президентны Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртү тәкъдимен кертте. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль закон буенча, югары вазифаи зат атамасын Башлык кына дип кенә түгел, ә башкача да атау мөмкинлеге каралган, дип хәбәр итә Татар-информ.   «Кичәге дискуссия нәтиҗәләре буенча, закон проектын кире кагу тәкъдим ителде. Инициатива группасының 37 әгъзасының 33е проектның кайтарылуы турында хатка имза куйган. Калганнар билгеле сәбәпләр аркасында бүгенге утырышта катнашмый. Атна азагына кадәр документ ахырга кадәр әзерләнеп бетәчәк», - диде Альберт Хәбибуллин.   Татарстан парламентының бертөркем депутатлары ТР Конституциясенә үзгәрешләр әзерләгән иде. Алар, шул исәптән, республика Президенты атамасын республика Башлыгы дип үзгәртүне дә күздә тота. Ләкин кичә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты проектны хупламады, аны эшләп бетерер өчен кире җибәргәннәр.    Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова фикеренчә, «Башлык» республика халкының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерми. Ул «Юлбашчы» атамасын кулланырга тәкъдим иткән иде.  
---

--- | 23.12.2022

Хәзерге ирекле рәссам ничек көн күрә?

$
0
0
23.12.2022 Мәдәният
Талантлы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссамнар даирәсе лидеры Илнур Сираҗиев заманында Казанда сәнгать академиясе ачу теләге белән янып йөргән кеше.

— Мондый академия ачкан очракта, анда яшь иҗатчыларны академик сынлы сәнгатькә, сәнәгать дизайнына, милли зәркәнчелеккә, ландшафт дизайнына, милли керамикага, пыяла, металлны сәнгати эшкәртүгә өйрәтә алыр идек. Театр, кино, анимация рәссамнарын да әзерләр идек. Ә иң мөһиме — үз реставраторларыбыз булыр иде, — дип борчыла рәссам.

— Хәзерге ирекле рәссам ничек көн күрә?

— Ирекле рәссам сыйфатлы картиналар язып, шуларны сатып көн күрә. Кайбер рәссамнар осталык дәресләре бирә, икенчеләре уку йортларында укыта. Картинаң яхшы булса, сатып алучы табыла. ТР Мәдәният министрлыгы дәүләт музейлары өчен дә сатып ала. Ирекле рәссам, әгәр ул уңышлы ясаса, бик бай була ала, андыйлар картиналарын берничә миллион доллар дип бәяли һәм саталар да! Рәссамга хәерчегә караган кебек караш юк инде.   — Республикада Казаннан кала кайсы шәһәрнең сәнгать үзәге эшчәнлеген мактый аласыз?   — Алабуганы. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы белән берлектә уздырыла торган Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумнары — моңа мисал. Быел ул 17 нче тапкыр үтте. Анда Россия, Азәрбайҗан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 35 рәссам катнашты. Алабугадагы Заманча сәнгать музее эшчәнлеге искиткеч. Музей-тыюлыкның генераль директоры Гөлзада Руденко шушы музей өчен 2000 гә якын әсәр туплады, анда чит ил рәссамнары эшләре дә бар, чөнки пандемиягә кадәр арт-симпозиумда катнашу өчен ерак илләрдән дә килделәр, һәрберсе 2-3 картина язып, музейга бүләк итте, бу хәзер дә шулай.  
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА

--- | 23.12.2022

Казанга баручы автобус һәлакәткә очрап, кешеләр үлгән

$
0
0
23.12.2022 Фаҗига
Бүген иртән Волгорад өлкәсенең Дубовский районында юл-транспорт һәлакәте булган. Волгоград – Саратов – Сызрань юлында Mercedes микроавтобусы һәм MAN йөк машинасы бәрелешкән, дип яза Татар-информ.
Хәзерге вакытты юл һәлакәтендә ике кешенең үлгәнлеге билгеле. Моннан тыш, дүрт кеше имгәнгән, аларның берсе – бала.   Билгеле булганча, автобус Дагыстаннан Казанга хәрәкәт иткән. Фото: Фрипик.ру    
---

--- | 23.12.2022

Резидә Шәрәфиева: "Интернатта тәрбияче дә булдым, идән дә юдым"

$
0
0
23.12.2022 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева - татар эстрадасының зәвыклы, кабатланмас җырчысы. Ул гаҗәеп образы белән генә түгел, үзенчәлекле тавышы белән дә аерылып тора.
- Резидә, сез бик матур табигатьле һәм үзенчәлекле исемле авылда тугансыз.   - Мин Минзәлә районы Наратлы-Кичү авылында туып үстем. Элек анда бик матур нарат урманы булган. Өйләр сала-сала, урман урынында авыл барлыкка килгән. Без туганда, бер нарат та калмаган иде инде. Мәктәп балалары, шул исәптән без дә нарат агачлары утырткач, авыл тирәсендә урман барлыкка килде. Хәзер исеме җисеменә туры килә. Авылның үзен, басу-кырларны, урманны бик яратам. Әни белән җәй буе үләннәр, җиләкләр җыябыз. Ул кайда нәрсә үскәнен бик яхшы белә, әни белән йөргәч мин дә беләм. Без – дүрт бала, дүртебезгә дә кышка үләннәр җыеп әзерләп куябыз.    - Балачакны искә алганда, күз алдыгызга нәрсә килеп баса?
- Кечкенә чакта әни иртүк тәмле ризык пешереп куя иде. Боламыкны тәмле итеп пешерә иде ул. Бәрәңгене пешереп, суын сыкмыйча гына төя дә, шуңа әз генә он салып болгата иде. Аннары шуны зур тәлинкәгә күчереп, уртасына ак май сала иде. Аның тәмлелеге! Яланаяк ишегалдына чыгып, тәлгәше белән җыелган җиләк ашаулар истә калган. Үсә төшкәч, әти белән әни үзләренә ияртеп печәнгә алып бара иде. Авыл баласы булгач, бөтен эшне дә белеп үстек. Кызганыч, әти хәзер арабызда юк. Моннан берничә ел элек бер-ике ай чирләп йөрде дә, 67 яшендә китеп барды. Кыш көннәрендә әни безгә кунакка килә. Концертларга, театрга, кунакка ул гел минем белән йөри. Кеше арасына чыккач, энергия алып үзгәреп китә.    - Сез дә, башка күп кенә артистлар кебек үк, авыл клубы сәхнәсеннән төшмәдегезме?   - Мин бик оялчан булдым. Әти-әни янында җырларга ояла идем, качып җырлый идем. Җиденче сыйныфта укыганда, ялгышмасам, Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә чыгыш ясадым. “Самолетка утыра да, әнкәй оча һавага” дигән җырны җырладым. Хәзер аның көен дә хәтерләмим инде (көлә). Бөтен халык “аһ” итте. Беренчедән, мин озын буйлы, коточкыч ябык. Икенчедән, тавышым калын. Шуннан соң күрше авылларга җырларга чакыра башладылар. Минзәлә педагогика училищесында укыганда да төрле чараларда катнаштым.    - Димәк, сез укытучы булып эшләдегез?   - Уку йортыннан мине Кадрәк авылындагы интернатка тәрбияче итеп юлладылар. Мин анда тәрбияче дә, повар да, идән юучы да, завхоз да булдым. Биш-алты кыз – яшь укытучылар бер йортта яшәдек. Эх, күңелле чаклар иде ул. Шулай да минем Казанга китәсем килде. Бер кызның “рәссам-бизәүче һөнәренә укырга китәм” дигән сүзе миңа җитә калды. Мин дә сөенә-сөенә һөнәри училищега юл тоттым. Ике ел укыдык, шундый яратып һәм рәхәтләнеп укыдым, бер дә үкенмим.    - Ә җырчы һөнәренә ничек кереп киттегез?   - Бервакыт училищега “Саз” ансамбле җитәкчесе Рәфкать Гомәров килде. Җырчылар эзләп килгән иде ул. Илһам абый Шакиров кебек моңлы итеп җырлаучы Чүпрәле егете Наил Җаббаров белән мине алды. Тавышым кешенеке кебек булмагач, “Саз”да җырлатмадылар, баянга кушылып 1-2 җыр үзем генә җырладым. Рәфкать абый консерваториягә керергә дә кыстап караган иде, әмма мин Чаллыга кайтып киттем. Анда зур кибеттә рәссам-бизәүче булып эшләдем. Әмма җырны ташламадым, җыр дөньясы барыбер үзенә тартып китерде.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 23.12.2022

Салават Фәтхетдинов: «Татар хатын-кызларын мин киендерәм, кемдер чишендерә»

$
0
0
23.12.2022 Шоу-бизнес
«ВТ» газетасы 105 еллыкка шәхесләр белән әңгәмәләр сериясен башлап җибәрә. Беренче кунак – Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Салават Фәтхетдинов.
Сәнгатьтә калып кирәк. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуары хәзер дә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Продюсерлык – файдагамы, зыянгамы? Авторларны кем якларга тиеш? Салават Фәтхетдинов белән шушы һәм башка бик күп сорауларга ачыклык керттек. Әңгәмәдәшебез үзен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләште.   – Сез – тәҗрибәле, ил агасы яшенә җиткән кеше. Татар матбугаты бик күп мәсьәләләрдә сезнең сүзне көтә. Әмма сез журналистларга бик ачык кеше түгел, бик сирәк кенә биргән интервьюларда да «мин журналистларны өнәп бетермим» дип әйтәсез. Моның сәбәбе нәрсәдә?   – Журналистларга булган мөнәсәбәт үзен әллә кемгә куеп сөйләшүчеләрдән чыгып, сиксәненче елларда формалашты. Хәзер аларның күбесе белән дуслаштык та инде. Минем күңелгә дә юл эзләргә кирәк. Журналист ул, беренчедән, миннән кимендә биш-алты тапкыр акыллырак булырга тиеш. Үземнән дә акылсыз кеше белән нәрсә турында сөйләшим? Кузгатсалар, күңелдәгесен әйтәм. Мәсәлән, «Үзгәреш җиле» буенча фикеремне әйттем, хәзер дә кабатлап әйтә алам. Миннән: «Бу конкурска кайчан да булса үпкәгез бетеп, катнашырга исәбегез юкмы?» – дип сорадылар. «Беркайчан да катнашмаячакмын!» – дип әйттем һәм катнашмаячакмын да. Чөнки ул татарга кирәкле юнәлеш түгел. Дөрес, минем үземнең дә эшләгән эшләрем күп түгел. Үз театрың белән ерак китеп булмый. Әмма эшләгәннәрем өчен оялырлык түгел. Ә кайчак кешенең эшләгән эше өчен оялам. Мин әйтәм, ник бу үзе ояла белми икән? Мин оялып утырам, алар оялмый. Хәзер инде сәнгатькә аңа бернинди катнашы, шул юнәлештә белеме булмаган кешеләр тыгыла. КХТИны тәмамлыйлар да, йә булмаса башка уку йортын, сәнгатькә кысылалар. Бу бит дөрес түгел! Шуңа күрә мин күп вакытта кул селтим. Бәлки, бу ялгыш гамәлдер, әмма бөтен нәрсәгә тавыш чыгарып та йөреп булмый. Ник дигәндә, оятсызлар күбрәк. Бер оятсызны җиңү өчен, кимендә ике акыллы кеше кирәк. Аның хәтле акыллыны каян табып бетерәсең?!   – Нилектән шулай килеп чыга: халык үзе җиңеләйдеме, әллә әдәбият, мәдәният, сәнгать җиңеллеккә этәрдеме? Җиңеләя-җиңеләя, бөтен дөньябыз белән җиңеләеп бетмәбезме?   – Бер мисал. Беркөнне Дмитрий Певцов белән очраштык. Ул Майданов, Газманов белән Дәүләт Думасында бер проект белән чыктылар. Юкса, милли республика буларак, без чыгарга тиеш идек, әмма алар өлгерлек күрсәтте. Аларның рус теленең юкка чыга баруына, кибет исемнәренең, күп кенә башка атамаларның инглизчә аталуына эчләре пошкан. Бездә дә шул ук хәл бит. Әле эчтәлеген дә аңлап бетермибездер. Мин һич югы атамаларның 50 проценты татарча булырга тиеш дип саныйм. Без бит милли республика! Нилектән урамнарда татарча сүзләр күренми, күренсә дә, бик сирәк? Мөгаен, үзебез гаепледер. Беркемнең дә, татарча атамалар таләп итәбез, дип тавыш куптарганы юк бит әле.   Элек худсовет бар иде. Ярый белән ярамыйны аеру өчен булырга тиеш ул. Мин, мәсәлән, туксанынчы еллардан башлап татар хатын-кызларын сәхнәгә чак кына киенеп чыгарга өйрәтергә тырышам. Ә, юк! Мин киендерәм, кемдер чишендерә. Юнәлеш булмаганда, киенү рәвеше, әсәр эчтәлеге кебек мөһим әйберләр җуела. Бу җәһәттән тиздән закон проекты кабул ителәчәк. Аның нигезендә театрлар, мәсәлән, спектакльләрнең финалы Россия кануннарына яраклаштырылырга тиеш. Инде бит нәрсә куйганны да белми башладык. Нинди генә тәрҗемәләргә алынмыйбыз, кайчак аның бернинди мәгънәсе булмый. Азрак кына театрга, эстрадага икенче караш та булырга тиеш. Режиссерга нәрсә тели, шуны түгел, азрак кына киңәшләшеп эшләргә кирәк. Әнә бит Европа нинди сәясәт алып бара, имеш, егет белән кыз бер бәдрәфкә бара ала, егет белән егет, кыз белән кыз өйләнешә ала. Бу бит инде кешелеклелек юкка чыкты дигән сүз. Күрә торып шуңа ризалашабызмы? Үрнәккә бер республика бар – Чечня. Ул киенү рәвеше, гаилә җәһәтеннән дә үрнәк.   Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбызда укый аласыз.   Гөлинә Гыймадова  
---

--- | 23.12.2022

Питергоф экспонатлары Казанда тәкъдим ителә (ФОТО)

$
0
0
23.12.2022 Җәмгыять
Яңа ел бәйрәм көннәрендә Татарстан Милли музеенда Питергофтан килгән ике гаҗәеп проект эшлиячәк. Әлеге күргәзмәдә "Экспонатларга кагылырга ярамый" дигән кагыйдәне онытырга була. Чөнки экспонатларның барысына да диярлек кагылырга мөмкин.

 


---

--- | 23.12.2022

«ШАЯН ТВ»да «Бадиклар дөньясы» мультсериалы башланды

$
0
0
23.12.2022 Җәмгыять
Яңа төсләр ясау өчен буяуларны ничек дөрес катнаштырырга, корабны нәрсә белән төзергә, тортны ничек пешерергә, ни рәвешле походларга йөрергә һәм башка бик күп нәрсәләргә сез «Бадиклар дөньясы» мультсериалын карап, өйрәнә аласыз.

Бадиклар дип аталган сөйкемле затлар тыштан бөтенләй кешеләргә охшамаганнар. Төрле төстәге динозаврикларны хәтерләтсәләр дә, аларның тылсымлы дөньясы безнекен хәтерләтә. Бадиклар яшәгән фантастик шәһәрчектә пешекче дә, янгын сүндерүче дә, полиция дә, фермер да бар - барысы да нәкъ бездәге кебек. Ләкин, башка яшәүчеләр белән беррәттән, монда чын русалкалар, пиратлар, принцессалар һәм супергеройлар да яши.

Мультсериалның төп геройлары Дружок һәм Булочка - бергә уйныйлар, шәһәрнең башка кешеләре белән дус яшиләр һәм көн саен ниндидер яңалыкларга өйрәнәләр! «Бадиклар дөньясы» мультсериалын дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 08:10 һәм 16:10 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.


---

--- | 23.12.2022

Дүрт кызны үтерүче: "Һәр төнне төшемә керәләр"

$
0
0
23.12.2022 Криминал
Бүген Чакмагыш районара судында иномаркада исерек килеш дүрт кызны бәрдереп үтергән Марс Гозаяровка хөкем карары игълан ителде.
Якларның фикер алышуларында прокуратура 13 елга иректән мәхрүм итүне һәм һәлак булганнарның туганнарына әхлакый зыян өчен компенсация сораган иде. Ә соңгылары 15 ел колония һәм 10 миллион сум компенсация бирүне таләп итте.   Марс Гозаяров үзе соңгы сүзендә гаебен тулысынча таныганын, тәүбә итүен белдергән. Гаепләнүче шулай ук һәр төн үлүчеләр төшенә керүен әйтә. Адвокаты судтан Гозаяровка карата йомшак хөкем карарын һәм мораль зыян өчен компенсация күләмен киметүне сораган.   Моннан тыш, адвокат СИЗОда гаепләнүче үзен-үзе үтерергә маташуы турында белдергән.   Суд Гозаяровны 13 елга гомум режимлы колониягә озатты. Фото: башинформ Кызыл таң Автор:Резеда Галикәева
---

--- | 23.12.2022

Китап нәшрияты кибетләрендә "Светофорның өч сүзе"китабы бүләккә бирелә

$
0
0
23.12.2022 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты балалар китаплары сатып алучылар өчен отышлы акция башлап җибәрде. Балалар өчен ике китап алганда, "Светофорның өч сүзе" китабы бүләккә биреләчәк. Акция нәшриятның барлык фирма кибетләрендә дә гамәлгә ашырыла.

Казандагы фирма кибетләре адреслары:

Декабристлар ур., 2.,

Бауман ур., 19,

Бауман ур, 51. (ГУМ сәүдә үзәге, 3 кат)


---

--- | 23.12.2022

Мәдәният министры Ирада Әюпова: Артист сәхнәгә чыга икән, “мин фонограммага җырлыйм” дип ачыктан-ачык әйтергә тиеш

$
0
0
24.12.2022 Мәдәният
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Яңа ел уңаеннан журналистлар белән очрашу үткәрде. Ирада ханым ел дәвамында мәдәният өлкәсендә булган иң кызыклы вакыйгаларны искә алып, фикерләре белән уртаклашты.
Мәсәлән, журналистлар Ирада Әюпованың Казан халыкара мөселман киносы фестивале турындагы фикере белән кызыксынды. “Мәдәният өлкәсендәге теләсә кайсы чараның үз концепциясе, үз фәлсәфәсе булырга тиеш. Ә мөселман киносы фестивалендә ул юк. Минемчә, Миләүшә Ләбибовна төрле юнәлешләрдә эшләп карый, эзләнә. Омтылышлар бар. Ачылу һәм ябылу тантаналары кызыл келәмнәр белән зурлап үткәрелә. Ләкин бу фестивальнең асылы – кызыл келәм түгел, ә аның тирәсендәге дискуссия”, - диде министр.   Бер журналист Казаны циркында намаз уку бүлмәсе ачылуга канәгатьсезлек белдерде. Янәсе, андый намаз бүлмәләрен ачу модага кереп китте. Ирада Әюпова исә бу фикер белән килешмәвен әйтте. “Без һәрбер кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерергә тиеш. Аэропортта, театрда намаз уку бүлмәләре булу – гадәти хәл. Циркта намаз уку бүлмәсен ачу учреждение эшчәнлегенә начар йогынты ясады дип уйламыйм. Татарстанда дини кешеләр бик күп, безнең министрлыкта да андыйлар бар һәм мин бу гамәлне хөрмәт итәм”, - диде ул.   Ирада Әюпова “Үзгәреш җиле” фестивале турында да әйтте. “Ун ел элек татар эстрадасында барысы да диярлек фонограммага җырлый иде. Хәзер артистлар ачык форматта эшләргә тырыша. Бу – дөнья таләбе. Җырчылар хәзер тере тавышка җырларга курыкмый. Һәм моңа “Үзгәреш җиле” сәбәпче дип уйлыйм. Әгәр журналист теге яки бу концерт турында яза икән, ул артистларның фонограммага яки тере тавышка җырлавы турында да язарга тиеш. Артист та сәхнәгә чыга икән, “мин фонограммага җырлыйм” дип ачыктан-ачык әйтсен. Шул вакытта тамашачы белән артист арасында ышаныч булачак. Эстрада – мәдәниятнең халыкка иң якын булган тармагы. Халыкны алдарга ярамый. Мин үзем дә начар җырламыйм, ләкин тавышымны студиядә яздырсалар, опера җырчысы булачакмын”, - диде министр.   “Елга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: ел, чынлап та, якты вакыйгаларга бай булды. Журналистлар үз язмаларын бер яклы гына язмасын иде. Гел мактап яки яманлап кына язарга кирәкми, ике якны да күрергә кирәк. Юлдагы күлдәвекне кемдер пычрак дип уйлаячак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен сүгәчәк. Ә кемдер анда йолдызлар чагылышын күрәчәк. Шуңа күрә уй-ниятләр гел позитив рухта булсын, дөньяның ачык, матур төсләрен генә күрсәк иде”, - диде Ирада Әюпова.  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 24.12.2022

Альбина Мәхмүтова вафат булган. Өч балалары ятим калган...

$
0
0
24.12.2022 Милләт
Бүген, 24 декабрьдә, татар хәрәкәте активисты - Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтова авыр операциядән соң вафат булган. Аңа 43 яшь иде.
Җирләү урыны, көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә, дип яза Татар-информ.   «Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмәнең балалары, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм күркәм сабырлык телим», диелгән өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров хәбәрендә.   2019 елда Альбина ханымның ире, Cамара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни автономиясе мөдире Фәрхәт Мәхмүтов вафат булган иде. Аларның өч баласы ятим калган.    
---

--- | 24.12.2022

Танылган юмор остасы Александр Пономаренко вафат

$
0
0
24.12.2022 Шоу-бизнес
Бүген 55 яшендә юмор остасы Александр Пономаренконың вафаты турында билгеле булды. Танылган игезәк-артистларның берсе яман шеш авыруыннан үлде. Бу хакта үз Телеграм-каналында Андрей Малахов хәбәр итә.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, рак авыруы белән Пономаренко бер елдан артык көрәшкән. Ун химиотерапия курсы гына узган булган.   Авыруын ул озак вакыт хәтта игезәк абыйсы Валерийдан да яшереп килгән. Онкологияне җиңәчәгенә, тереләчәгенә ышанган булган.   Хастаханә палатасында булганда ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, оптимист булырга һәм бирешмәскә тырышкан.   Ростов өлкәсендәге онкодиспансерда артист белән янәшәдә гел хатыны Анна була. Хастаханә корпусында алар бергә яшәүнең 30 еллыгын каршылыйлар. Яңа елны каршы алырга өметләнгәннәр. Кызганыч, насыйп булмаган... Фото: соцчелтәрләр    
---

--- | 24.12.2022

Балта турында ГЫЙБРӘТЛЕ КЫЙССА

$
0
0
24.12.2022 Дин
Бер кеше өй алдында балтасын югалткан. Эзләмәгән җире калмаган. Капка төбенә чыгып караса, анда күрше малае йөри икән.
Малайның һәрбер адымы аның карак икәнен дәлилли кебек. «Мөгаен, ул урлагандыр инде», – дип, капка алдына чыга башлаган хуҗа үз балтасына абынып егыла. Балтасын тапкач, капка төбендә йөргән күрше малаеның карак икәнлегенә ишарә итә торган бер генә сыйфатны да тапмый.   Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Башкаларны гаеп итәр алдыннан карагыз, үлчәгез, гаепсезне гаеп итә күрмәгез. Сәбәпсезгә берәрсен гаеп итә башласагыз, ул иң ялган сүздән булыр», – дип әйткән бер хәдисендә.
---

--- | 24.12.2022

Күрәзәче әби: “Башта гөнаһ эшлисез, аннары дәва эзлисез”

$
0
0
25.12.2022 Язмыш
Күктә кояш елмая. Агачларда кошлар сайрый, тирә-юньнән хуш ис бөркелә. Җәйге урман нинди матур була икән ул! Алия шул матурлыкны күреп, уйга батты. Бу аның тормышында иң бәхетле мизгелләр иде. Тирә-юньдәге матурлыкта ул үз тормышының чагылышын күрде. Мин дөньяда иң бәхетле кеше, дип уйлап, сөенеп куйды.
Уйга баткан Алияне нәни кызчыгы Алсу кулыннан килеп тотты. “Әни!” – дип ул аны барлык уйларыннан аерып алды. Бу аларның яңа йортка күченүләренең беренче көне иде. Яратканы Фәнисне урман хуҗасы итеп билгеләгәч, шушы йортка күченеп килделәр. Туган авылыннан еракта булса да, Алия бер дә борчылмады. Чөнки аның сөйгәне – Фәнисе янында иде. Ул аның белән дөньяның аргы ягына барырга да риза иде. Ә мондагы табигатьнең матурлыгын күреп ул шаккатты. Алия үзен әкияттәге кебек хис итте. Ләкин бу әкиятнең башы гына күңелле иде шул.   Алар тирә-юньне бергәләшеп тәртипкә китерде. Чират матур итеп төзелгән өйгә җитте. Фәнис кечкенә Алсуны тотып, урман белән таныштырам дип, күл буена алып китте. Алия тиз генә өй җыештырырга кереште. Беренче ул аш бүлмәсен тәртипкә китерде һәм чәй әзерләргә булды. Барысы да әзер булгач, алдагы яктагы зур бүлмәгә күз салды. Фәнисе белән Алсуы әле кайтмаган иде. Алар кайтканчы дип, тиз генә алгы якны җыештырып алырга уйлады.   Бүлмәгә килеп керү белән, күзе почмакка төште. Анда икона эленгән иде. Аны күрүгә, Алия туктап калды. Бераз уйланып торганнан соң, аны әкрен генә алды да, алдан әзерләп куелган чүп капчыгына салып та куйды. Нәни кызчыгы белән Фәнисе кайтканчы бүлмәне җыештырып та чыгарды. Ә чүп капчыгын урман буендагы зур чокырга илтеп ташлады.   Алар шулай итеп сихри дөньяда яши башлады. Көн артыннан көн үтте. Тормышлары гөрләп торды. Икенче балалары Нияз дөньяга аваз салды. Алия үзен тормышның түбәсендә итеп хис итте. Фәнисе дә бик уңган, ярдәмчел иде. Эштән соң кайтуына да карамастан, Алиягә һәрвакыт ярдәм итә иде. Дөньябыз түгәрәкләнде дигәндә генә, тормышларының яме китеп барды.   Алия авыруга сабышты. Ул көннән-көн ябыга барды һәм аякта йөри алмаслык хәлгә килде. Фәнис аны тирә-яктагы барлык табибларга да күрсәтте. Казан шәһәрендә дә төгәл диагноз куя алмагач, алар бөтен өметләрен дә җуйды. Бер җирдә дә файда күрмәгәч, Фәнис Алияне күрәзәчегә алып барырга булды. Үзе багучыларга ышамаса да, аңа тормышта бүтән юл калмаган иде.    Алиянең үзенең дә йөрәге ут эчендә яна. Ул төннәр буе йоклый алмыйча елап утыра. Ә шулай да сөйгән иренә дә, газиз балаларына да моңсу йөзен күрсәтмәскә тырыша иде. Фәнисе күрәзәчегә барабыз дигәч тә, аңа каршы килмәде. Күңеле белән бернигә ышанмаса да, сөйгәненең сүзен тыңларга булды.   Шимбә көне иртән Фәнис Алияне машинага чыгарып утыртты да, еракта урман эчендә урнашкан күрәзәче яшәгән авылга алып китте. Күрәзәче әби аларны ачуланып кына каршы алды. “Иртә таңнан ни эшләп йөрисез?” – дигән булды. Дулкынлануыннан Алиянең тыннары кысыла язды. Ачулы тавыш белән: “Башта гөнаһ эшлисез, аннары дәва эзлисез”, – дип өстәде карчык. Алия куркуыннан берни дә эшләргә белмәде. Секунд эчендә аның күз алдыннан бөтен гомере тәгәрәп үткән төсле булды. Ләкин ул бернинди гөнаһын да исенә төшерә алмады.   Алиянең күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзләрен сагыш баскан иде. Аның сулып калган моңсу йөзеннән үзе дә сизмәстән яшь тамчылары тәгәрәде. Алар Фәниснең кулына төшеп, аның йөрәгенә кайнар ук булып кадалды. Карчык аларга карап торды да алгы якка үтәргә кушты. Фәнис Алияне очыртып кына түрдәге урындыкка кертеп утыртты. Алар карчыкка сүз әйтергә дә куркып тынып калдылар. – Кызым, син зур гөнаһ эшләгәнсең, – диде күрәзәче карчык, Алиянең күзләренә карап. – Нинди гөнаһ эшләгәнеңне син исеңә төшерергә һәм бер саваплы эш нәзер итеп, шуны башкарып чыгарга тиеш. Шуларны җиренә җиткереп эшләп чыга алсаң, саулыгың кире кайтыр, – диде карчык, коры гына.   Алиянең моңсу йөзеннән бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәде. Ул нәрсәне исенә төшерергә икәнлеген үзе дә белми иде. – Гөнаһ эшләгәнеңә бик күп вакыт үткән. Изгеләрне ачуландыргансың. Тәүбә итмәгәнсең, шуңа күрә авыруга сабышкансың. Сәламәтлегең үз кулыңда. Миннән сиңа файда юк, – дип күрәзәче карчык сүзен тәмамлады.   Карчыкның бу сүзләре Алиянең өстенә салкын су койгандай тәэсир итте. Бер секунд эчендә аның күз алдыннан урманга яңа өйгә күченгән көннәре үтеп китте. Күз алдына почмакта эленгән икона килеп басты. Алия нинди гөнаһ эшләгәнен хәзер генә аңлады.   Сөйгәне Фәнис берни дә аңламыйча, күрәзәче карчыкка рәхмәт әйтеп, Алиясен күтәреп чыгып китте. Бу Фәниснең соңгы ышанычы, өмете иде. Бер секунд эчендә бар ышанычы, өмете юкка чыкты. Бу минутларда Фәниснең йөрәге сыкрый, җаны елый иде.   Ул үзенең борчылуын Алиягә күрсәтмәскә тырышты. Тик нигәдер Алиясенең зур, зәңгәр күзләрендә өмет чаткылары кабынган иде. Фәнис аның сулып калган моңсу йөзендә елмаю күреп шаккатты. Ул ни әйтергә дә белмәде. Куркып калды. Алиянең шундый вакытта да көчле булып кала алуына исе китте. Үзен сөйгәненә ярдәм итә алмаслык көчсез кеше иттереп хис итте.   Юлда кайтканда Алия урман эчендәге аланлыкка туктарга кушты. Фәнис моңсу гына ризалашып башын кагып куйды. Ул хатынын ничек юатырга, аның күңелен тынычландырыр өчен нинди сүзләр әйтергә дә белми иде. Алиясен элеккеге хәленә кайтару өчен бүгенгә кадәр ул таулар күчерергә дә әзер иде. Ләкин күрәзәче сүзләреннән соң, ул ничектер куркып, каушап калды. Аны билгесезлек биләп алды.   Аланлыкка туктагач, ул Фәнисенә гөнаһы нидә булуын сөйләп бирде. Шушы кыска гына вакыт эчендә Алия үзен бик күпкә олыгайган иттереп хис итте. Үзенең киләчәген ачык иттереп күз алдына китерә ала иде инде.   Тормышындагы төп карарны Алия шушы берничә минут эчендә кабул итте. Бүгеннән башлап дин юлына басачагын һәм әкренләп намаз укырга өйрәнәчәген, аягы атлый башлагач, мәчеткә дин дәресләренә йөрергә җыенуы турында Фәнисенә әйтте. Моннан тыш иренә тагын бер бала алып кайтырга вәгъдә итте. Шушы минутта ул үзенең яңадан аякка басачагына бөтен барлыгы белән ышанды. Фәнисенә дә ышанычын югалтмаска кушты.   Үзенең үҗәтлеге белән Алия намазны бик тиз өйрәнде. Онлайн мәдрәсәдә белем алды. Башта намазны утырган килеш укый иде. Авырлыкларга бирешмәде. Аллаһыдан ярдәм сорады. Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламады.   Ярты ел дигәндә Алия инде йөгереп йөри иде. Барча туганнарны, таныш-белешләрне җыеп корбан бәйрәме үткәрделәр. Алиянең бу вакытта бары тик бер хыялы бар иде. Ул Аллаһтан үзенә һәм туачак сабыена саулык бирүен сорады. Ходай рәхмәте белән аларның тормышлары яңадан түгәрәкләнде.   Айшанур. Фото: Фрипик.ру    
---

--- | 25.12.2022

Түбән Камада 46 яшьлек хатын-кыз игезәкләр бәбиләгән

$
0
0
25.12.2022 Җәмгыять
Яңа ел могҗизасы Түбән Кама бала тудыру йортында булды, анда хатын-кыз игезәк — малай һәм кызны тапкан.
Сабыйлар 21 декабрьдә кесарева юлы белән дөньяга килгән. Балаларның авырлыгы 2 кг 400 г дан бераз гына артык.   Нәниләр хатын-кызның беренче балалары түгел. Беренче баласын хатын-кыз 43 яшендә тапкан һәм хәзер күп балалы әнигә әверелде. Фото: Фрипик.ру
---

--- | 25.12.2022

Мәгариф һәм фән министры ни өчен мәктәп укучыларының татар телен белмәвен аңлатты

$
0
0
25.12.2022 Мәгариф
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының татар телен белмәвендә күбесенчә мохит гаепле, чөнки балаларда телне өйрәнүгә ихтыяҗ юк дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә телне өйрәтү методикасы үзгәрә, әмма аңа чынлап та ихтыяҗ булырга тиеш.
«Ике төшенчә бар – телне өйрәтү һәм балаларга әлеге телне яки әлеге телләрдәге фәннәрне укыту. Бездә сораулар күп булды һәм әле һаман да тәнкыйтьлиләр. Аны шунда ук туктату мөмкин түгел, әмма без методиканы үзгәртәбез» - дип белдерде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.   Министр фикеренчә, коммуникатив технологияләргә күчәргә кирәк. Бүген татар телен барысы да белмәгәнлектән, аудиторияне тәрҗемә итү җайланмалары белән тәэмин итү мөһим, дип ачыклык кертте ул. Шул ук вакытта, әлеге фәнне өйрәнүнең әһәмиятен искәртте. «Татар теле үзеңне чын татар кешесе итеп тою өчен кирәк, чөнки үз телеңне белү кешене баета. Үз телең аша син халкыңның тарихын ныграк аңлыйсың, - ди ТР мәгариф һәм фән министры. – Үз телеңне, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләрне белергә кирәк, чөнки алар аша башка мәдәният, телләрне яхшырак кабул итәсең һәм статусыңны күтәрү өчен шартлар тудырасың».   Искәртеп узабыз, 1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә яңа фән («Дәүләт теле буларак татар теле») керә башлады, дип яза Татар-информ. Телне өйрәнү өч программа буенча оештырылган: татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) тел; рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) тел; рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле.  

 


---

--- | 25.12.2022

Урман юлында (АХЫРЫ)

$
0
0
26.12.2022 Әдәбият
Түбәдән салынып торган лампочка тонык кына яна. Район милиция бүлеге нәчәлнигы бүлмәсендә соңга хәтле җинаятьләрне ачыклау комиссиясе эшләде. Бүлмәдә җыелган тәмәке төтенен хәтта шар ачык тәрәзәләр дә җилләтеп бетерә алмый. Өстәл артында тикшерү бүлеге нәчәлнигы майор Гладышев, уйга батып утыра-утыра, күн креслога чумып, йокымсырап киткән.

Башын монда укыгыз.

6нчы бүлек

Гладышевның кайчандыр шомырт кара төстәге күпереп тор¬ган чәчләре сирәкләнгән, чәч араларына көмеш нурлар си¬белгән кебек. 45 яшендә генә булуына карамастан, яраткан каһарманы Василий Чапаевка охшарга тырышып, мыек җибәргән. Берәр авыр мәсьәлә чишәргә туры килгәндә бармак¬лары, ирексездән, мыек очларын бөтерә башлый.   Кинәт ишек шакыдылар. Тат¬лы йокысыннан аерылып, майор карлыккан тавыш белән “Кем бар анда”? - дип сорады. - Бу мин, иптәш майор, дежурный Фролов. - Ни булды тагын? - Иптәш майор, өлкән лейтенант Саматов ниндидер солдатны алып килгән. - Нинди солдат инде тагын, каян тапкан ул аны җиде төн уртасында? - Фронттан кайта, пленда, концлагерьда булган, ди. - Пленда? Концлагерьда бул¬ган? Кая, кертегез әле үзен, күрик әле, нинди кош икән? - Иптәш майор, рөхсәт итегез: өлкән лейтенант Саматов! Иске Ярмәк авылына солдат киемендә шикле бер кеше кайтып бара дип хәбәр иттеләр. Без аны тоткарлап монда алып килдек. Рөхсәт итегез кертергә. - Әйдә кертегез, күрик кем икәнен. Документлары бардыр бит ул кешенең? - Документлары бар, тик кыя¬фәте генә качкынга охшаган. Ул бит пленда, концлагерьда булган, безнең гаскәрләр азат иткәч, бер ел Себердә урман кискән. Менә шул шик тудыра, иптәш майор. - Бөтен концлагерьдан кай¬тучы кешеләрне кат-кат тик¬шерә башласак, Саматов, чын җинаятьчеләрне тотарга вакытыбыз калмаячак! Шу¬ны аң¬лыйсызмы, Саматов! Кеше¬ләр¬гә ышанырга кирәк! Сугыш бетте, ә бездә ышаныч һаман юк әле. Ярар, кертегез үзен. - Менә ул, иптәш майор, Ризатдинов Рәхимҗан Әхмә¬дуллаевич.   Рәхимҗан кереп, Гладышев белән күзгә-күз очрашкач, майорның күңеле ничектер җилкенеп куйгандай булды. Бу кеше аңа таныш һәм якын сыман тоелды, кемне хәтерләтә соң?.. Карашын яңадан керүче¬гә төбәде дә йөзенең һәр җөен, һәр җыерчыгын җентекләп карап чыкты, ләкин танымады. Рәхимсез сугыш елларында Гла¬дышевка меңләгән солдат йөзләрен күрергә туры килде шул...   Рәхимҗан, киресенчә, керү белән Гладышевны таныды. Әлбәттә, Рәхимҗанның алдын¬да элеккеге яшь лейтенант тү¬гел, ә чәчләренә чал кунган, тәҗрибәле майор утыра иде. Тик хәзерге Гладышевның да, яшь лейтенантныкы кебек үк, мыегы тырпаеп тора иде. Гладышев өстәл артыннан торып, тәрәзәләрне япты, ә өлкән лейтенант Саматов, күн диванга утырып, бүлмәдәгеләрне күзә¬тә башлады. Майор күзләрен Рәхимҗанга төбәп: - Исем, фамилия, отчество? Кайда сугыштыгыз, ничек һәм кайчан пленга эләктегез? - Мин, Ризатдинов Рәхим¬җан Әхмәдуллаевич, 1941 ел¬ны Смоленск янында барган бә¬релешләр вакытында һө¬җүм¬гә күтәрелгәч, кырыемда сна¬ряд шартлап аңымны югалтканмын. Аңыма килгәндә мин фашистлар кулында идем... - Ә нинди көн иде ул, Ризатдинов, хәтерләмисезме? - Хәтерлим, иптәш майор, ул 1941 елның 12 сентябре иде, нәкъ төнге һөҗүмнән соң...   Бу сүзләрне ишеткәч, Гладышев тагын Рәхимҗанның йө¬зенә текәлеп карады. - Нәрсә, танырлык түгел¬ме¬ни, ротный?... - Ризатдинов? Синме бу?!  Юк, туктале! Снаряд шартлаганда сине урталай өзмәдемени? - Өзмәде шул, иптәш майор, өзмәде... - Мин бит сине һәлак бул¬дың дип уйладым... Ә аннары нәрсә булды?.. Сөйлә, әйдә сөйлә, менә папирослар, тартып җибәр. - Рәхмәт, мин тартмыйм, иптәш майор, ә аннары нәрсә булсын?.. Польшага концлагерьга озаттылар, безнең гас¬кәрләр якынлаша башлагач, Германиягә алып киттеләр... Көн¬батыш Бавариядә идек, фрау Шпигель хуҗалыгында. - Туктале, бу теге гестапо хезмәткәре фрау Шпигель түгелме, тоткыннарны коточкыч җәзаларга дучар итүче?.. - Нәкъ шул, иптәш майор, ә сез каян беләсез аның турында? - Без ул адәм актыгы фрау Шпигель турында Германия җиренә аяк баскач та ишетә башладык, чын ерткыч булган ул. Без аны бөтен җирдән эзләдек, тик исән килеш кулга төшерә алмадык. - Әллә үз-үзенә кул салганмы, хәшәрәт?.. - Юк, өлгермәгән... Аны ике румын егете һәм өч франсуз хатыны тотып тереләй яндырдылар, без румын егете шырпы төрткәндә генә килеп җиттек. - Иптәш майор, ул румын егетенең сул як бите пешкән түгел идеме? - Әйе шул, куркыныч җөй битендә бар иде. - Димәк, Степан сүзендә торган... Мин бу хәшәрәтне барыбер табам дигән иде, сүзендә торган, молодец! -  Ә нигә Степан, ул бит румын кешесе? - Дәшәргә ансат булсын дип мин куштым аларга бу исем¬нәрне. Берсенә Степан, икенчесенә Микулай... - Менә кайдан килгән Степан икән ул! Сорау алганда баш¬лар әйләнеп бетте бит... - Ә үзебезнең гаскәрләр азат иткәч, мине, үзең дошманга бирелгәнсең дип, бер елга Себер тайгасына озаттылар, менә шуннан кайтып килүем иде, иптәш майор. - Да-а-а, Ризатдинов,  күргән синең башларың... Аждаханың башыннан йөргәнсең, йотып кына өлгермәгән... - Сез дә, иптәш майор, мич башында чикләвек ватып утырмагансыздыр?.. Тыл күсесенә ох¬шамаган идегез. - Әйе, Ризатдинов, миңа да тылда утырырга язмаган. Смоленск янында яраланганнан соң мине НКВДның особый отделына җибәрделәр. Соңрак безнең отделны СМЕРШ дип атады¬лар. Эш җитәрлек иде, үзебезнең сатлык җаннар, фашист дивер¬сантлары белән көрәштек, Украинада бандеровчылар, аун¬чылар белән сугыштык. Әле һаман, юк-юк та, килеп чыккалыйлар, җыен хәшәрәт баш калкыта... Син, Ризатдинов, милиция хезмәткәрләренә ачу тотма, алар һәр сигналны тикшерергә тиешләр. Карале, Саматов, биредә кайнар су һәм кырыну җиһазлары бармы? - Сезгә кырыныргамы, ип¬тәш майор? - Юк, миңа түгел, Ризатдиновка. - Миндә юк, иптәш майор, Фроловта булса гына... - Иптәш майор, борчылмагыз, минем бөтен нәрсәм бар, үзем белән, юлда кырынырга мөмкинчелек кенә булмады. - Шулай булгач бик яхшы. Фролов! Дежурный!   - Тыңлыйм, иптәш майор! - Так, Фролов, Ризатдиновны кайнар су белән тәэмин итегез, кырынып, чистарынып кеше төсенә керсен. Калганын аннары сөйләшербез. Рәхимҗан Фролов белән чы¬гып китүгә, Саматов урыныннан сикереп торды да Гладышев каршына килеп басты. - Сез, иптәш майор, Ризатдиновка ышанасызмы? - Ә нигә ышанмаска? Документлары тәртиптә. Мин бу егетнең ничек төнге һөҗүм вакытында фашистларга каршы каһарманнарча сугышканын үз күзләрем белән күрдем. Мин үз гомерем өчен аңа бурычлы, чөнки ул мине үлем тырнагыннан йолып калды, исән-имин булуыма мин аңа мең рәхмәтле. Менә шундый хәлләр, Саматов. Мин аны үлгән дип йөрдем, ә ул әнә пленда, концлагерьда, Себер тайгаларында булган. Исән-сау туган җиренә кайтып кергән... Ишекне әкрен генә шакып, бө¬тенләй башка кеше – кырынган-юынган, киемнәрен тәртипкә китергән Рәхимҗан керде. Гладышев аны кочагына алып, киң күкрәгенә кысты, фронт юлларын бергә узган ике фронтовикның бәхетле очрашу мизгелләре иде бу. Әмма майор үзен тиз кулга алды, Рәхимҗанны читкә этәреп, сок¬ланып йөзенә те¬кәлде, тагын кочагына алып, җилкәсенә кулын куйды. - Ризатдинов, синең доку¬ментларың тәртиптә, хәзер төн¬ге сәгать бер, иртәнгә хәт¬ле дежурка сәкесендә йок¬лый аласың, яктыргач, кайтып китәрсең, мин сине башкача тоткарламыйм. “Мин сине тоткарламыйм”  сүзен ишеткәч, Рәхимҗанның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты, колакларым ялгыш ишетмиме, дигән сораулы карашын майорга төбәде, аннары карашын бүлмәдәгеләргә күчерде. Барысы да елмаеп баш кактылар. Туган якларына кайтып җитеп тә, әти-әнисе, туганнары янына кайтып егылу турында хыялланган кешегә, син азат, өеңә кайта аласың дигән сүзләрне ишетү зур бәхет иде.  - Иптәш майор, рөхсәт булгач, мин китим инде, мине өйдә көтәләр бит. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә, иң мөһиме, ышанычыгыз өчен. - Иртәнгә кадәр калмыйм ди¬сең инде, алай да сак бул, урманнарда бүреләр күбәйде, юлыңа чыксалар, харап итәр¬ләр. Хәерле юл, уңышлар сиңа! - Рәхмәт кисәтүегез өчен, сак булырмын. Тагын бер кат рәхмәт сезгә, иптәш майор, сез чын офицер, сау булыгыз!   Милиция бинасыннан чыккан Рәхимҗанның битенә төнге саф һава килеп бәрелде. Ул күзләрен йомып, тирән генә сулыш алды да төнге урам буйлап тиз-тиз атлады. Юлын яктыртырга теләгәндәй, болыт астыннан ярымай чыкты. Күктәге йол¬дызлар, аңа хәерле юл те-ләгәндәй, җемелдәшеп күз кысалар иде. Тынчу милиция нәчәлнигы бүлмәсеннән соң төнге салкын һава Рәхимҗанга көч бирде, ә каршысына искән төнге салмак җил, тормышын¬да булган бөтен авыр хатирәлә¬рен, хис-кичерешләрен, язмыш сынауларын йөрәгеннән кубарып алып, төнге караңгылыкка ташлап калдырды.     Кичәге яңгыр җепшеткән җир атларга ирек бирми, күн итекләрне сөйрәп тә кузгатып булмый. Әмма Рәхим¬җанның иңнәренә гүя канатлар үсте, ул очар кош булып авылы ягына атлады да атлады. Алда, ай нурларына коенып, Бояр болыны буйлап аккан Тиләгәзе елгасы күренде. Димәк, Ярмәккә дә ерак калмаган: Мәрдән утравын, Әлмәт тавын һәм Хөсәен болынын гына үтәргә...    Тиләгәзе суында шапор-шо¬пыр күнитек юган тавыштан куркып, үрдәкләр күтәрелде. Әндри ягыннан сузып улаган ялгыз бүре тавышы кушылды. “Син генә җитмәгән идең, дус¬каем, дип үзалдына сөйләнеп куйды Рәхимҗан. Атлый торгач, ай яктысында өй шәүләләре күренә башлады. Рәхимҗан¬ның күңелен шундый куаныч биләде, шашкан хисләрен тыя алмыйча, Суыксу ярына басып, көй сузып җибәрде:  Төнгә каршы берәү моңлы                            итеп, Рамай,   Аерылышу көен җырлады. Тынга калды урман                    буйлары ла, Рамай, Чишмәләр дә акмый                                  тыңлады...   Ай нурлары, аңа юл сузгандай, алга әйдәде. Озакламый салам башлы өйләр күренде. Авыл йоклый. Нинди генә язмышлар юк бу авылда яшәүче халыкта!.. Менә Рәхимҗан да туган йорты каршына кайтып басты. Аның күңел тойгыларын тасвирлау мөмкин түгел, мо-ны үз башыннан кичергән¬нәр генә аңлый ала. Ул әкрен генә тәрәзә шакыды. Шунда ук өй эчендә лампа уты кабынды һәм Зәйтүнә тавышы ишетелде: - Кем бар анда? - Бу мин, Рәхимҗан! Мин кайттым, инәй, ач ишегеңне!..
Илшат ГАЛИМОВ

--- | 26.12.2022

Ләйлә Дәүләтова: Салават абый Элвин Грей белән кочаклашып «Уфтанма»ны суздылар. Халык торып басты

$
0
0
26.12.2022 Шоу-бизнес
Шагыйрә һәм алып баручы Ләйлә Дәүләтова төш күргән. Бу хакта ул үзе уртаклаша. Болай дип яза (үзгәртмичә бирәбез):
«Татар җыры» бара. Ишетми кала күрмим дип, тын алырга да куркып утырам.   Бомбически күлмәге белән Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров һәм Алмаз Мирзаянов алып бара икән быел. Көлә-көлә эчләр катты. Бер яктан ялт итеп Сәфәрова килеп чыгар да кирәкләрен бирер кебек тоелды.   Авызларын фонограммага туры китерә алмаучыларны бөтенләй чыгармаганнар быел. Өстән, астан, кесәдән дә керә алмаганнар! Ә халык яраткан нинди җырчы бар, бөтенесен дә бергә җыйганнар.   Татарга бик җитми иде шул бердәмлек. Ой! Камил һәм Марат Гәрәевлар бертуганнар икән бит. Әлһәмдүлиллаһ! Кочаклашып концерт карыйлар быел. Дуслашырга кем беренче адым ясаган – савабы шуңа.   Молодцы! Сәхнә бизәлеше, оештыру ягыннан Мәскәү бер читтә торсын. Әмма бөтенесен бер кеше бизәндергәч, җырчыларны гына аерып булмый.   Бер бүлегендә – онытылган Газинур Фарукшин, Алсу Хисамиева, Зөһрә Шәрифуллина, Бах, Рөстәм Закиров, Асаф Вәлиев…   Икенче бүлекне Тямаев үзе башлады. Ут инде малай. Ул киеме, тешләре, җырлары. «Якын дусларым Гүзәл Уразова белән Бәдретдинова катнашмаса, «Татар җыры»на якын да килмәячәкмен», – дип әйткән, диделәр. Маладис, Фирдүс! Шундый була ул чын дус!   Дус дигәннән, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Иркә, кочаклашып, «Якын дус берәү генә» дип җырладылар быел. Шаккаттым.   Зөлфирә Мирзаянова сузып җибәрде, малай! Вәт тавыш!   Елның супер композиторлары Айдар Тимербаев белән Марат Мухинны бүләкләделәр. Ой! Ләйлә Дәүләтова белән Фирзәр Мортазин, диләрме? Без күптән җыр язмыйбыз бит инде. Ялкаулар! Без – узган унъеллыкның хитлары авторы икән бит.   Наконец-то Салават абый нормаль кыяфәттә чыкты. Элеккечә елмая, шаярта. Элвин Грей белән кочаклашып, «Уфтанма»ны суздылар. Халык торып басты. Мөхтәрәм Президентыбыз Айдарга үзе кул болгады хәтта.   Шулвакыт нидер гөрселдәп ауды. Түбәдән кар ишелгән икән. Урамда +3 градус», – дип яза шаяртып Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрдә. Фото: Элвин Грейның социаль челтәре архивыннан

 


---

--- | 26.12.2022

Камал театрының "Рәшә"спектакле премьерасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
26.12.2022 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Әмирхан Еники повесте буенча "Рәшә" спектакленең премьерасы узды. Спектакльнең инсценировка авторы режиссеры Айдар Җәббаров. Рәссам Булат Ибраһимов. Ут буенча рәссам Ольга Окулова. Премьераны шулай ук 7, 31 гыйнварда күрергә мөмкин.

Спектакль турында:

Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте 1962 елда язылган. Татар әдәбияты классикасының иң танылган һәм катлаулы әсәрләре рәтенә кергән әлеге повесть заманында темалар яңалыгы, кешенең эчке дөньясын тирән һәм нечкә итеп сурәтләве белән укучыларда зур кызыксыну уята.

Әсәр 1943-1945 елларны үз эченә ала. Вакыйгалар барган урын — Казан шәһәре - Татар АССР башкаласы. Ир-ат һәм хатын-кыз. Ир эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы, ә гүзәл зат шәһәр филармониясе солисткасы. Сәүдә хезмәткәре һәм артист. Алар кышкы салкын көндә очраклы рәвештә тимер юл вокзалында очрашалар. Эшлекле ирнең сәүдә нокталары ревизиясе белән республика авылларының берсенә барышы була. Чибәр туташ та концерт бригадасы составында шул ук авылга ашыга. Кыз шунда ук ирнең игътибарын туры, кыю карашы һәм йомшак елмаю белән җәлеп итә. Ә ир исә, элекке яхшы танышы сыман кызда ышаныч уята...

Г.Камал театры сәхнәсендә Әмирхан Еникинең әсәрләре моңа кадәр беркайчан да куелмаган. Проза әсәрләрен үзенчәлекле итеп сәхнәгә куюы белән танылган режиссер ярты гасыр элек язылган әсәр аша бүгенге тамашачылар өчен дә якын һәм актуаль темаларны яктыртачак.


---

--- | 26.12.2022

Бүген Тинчурин театры артисткасы Айсылу Мөсәлләмова юбилеен билгели

$
0
0
26.12.2022 Мәдәният
Бүген, 26 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Айсылу Мөсәлләмованың туган көне, 30 яшьлек юбилее.

"Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез", диелә Тинчурин театры коллективы котлавында.


---

--- | 26.12.2022
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>