Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38245 articles
Browse latest View live

Эмиль Талипов: "Янымда үзем кебек кара күзлектән бер кызны күреп алдым. Шул чакта теге фото искә төште"

$
0
0
26.12.2022 Мәдәният
Мөлаемлыгы, сөйкемлелеге һәм таланты белән тамашачы мәхәббәтен яулаган артист ул. Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге республика бүләге иясе Эмиль Талипов “Ерактагы якын йолдызым” (Халисә Ширмән әсәре буенча куелган) дигән телевизион спектакль аша тамашачыга танылды. Ул сәхнәдә генә түгел, тормышта да ягымлы, кызыклы әңгәмәдәш.

— Син — бүген танылган артист. Яше-карты уйнавыңны ярата. Тамашачы игътибарын тоясыңмы?

— Әлбәттә, халыкның яратуын тою артист өчен бик рәхәт. “Сезне “Мәхәббәт FM”да (Эмиль анда Ильяс (Иләс Миләсов) ролен башкара — Л.Х.) күргәннән соң, театр дөньясына кереп киттек, гаиләбез белән башка спектакльләргә дә йөри башладык,”— дигәннәрен ишетеп, ничек сөенмисең? Димәк, юкка эшләмибез.
— Сине кайбер спектакльләрдә ике составта да күрергә туры килә... — Аның өчен баш режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт. Студент чактан ук Рамил Төхвәтуллин кебек көчле артистлар белән уйнау минем өчен осталык мәктәбе булды.   — Илсөяр белән берничә ел элек кенә гаилә кордыгыз. Ничек танышуыгыз турында сөйлә әле. — Миңа 30 яшь тулгач, таныш-белешләр кызлар димли башлады. Скрипкачы Динә Закирова бер кызның фотосын күрсәтте. Ошаттым, әмма кеше аркылы танышырга теләмәдем. Бер ай чамасы үткәндер, юл аша чыгарга светофор каршында басып торам. Янымда үзем кебек кара күзлектән бер кызны күреп алдым. Шул чакта теге фото искә төште. Юлны чыгып, Тукай һәйкәле янына җиткәндә, аңа исеме белән эндәштем дә үзем читкә таба борылдым. Ул “әү” дигәч, янына килдем һәм танышып киттек. Хастаханәдә табиб булып эшли икән.   — Эмиль, син әниеңнең туган авылы Ташлыкта шактый еллар игелекле эшләр башкардың. Анда кайтып, сәхнәдәшләрең белән Сабантуйда халыкны күңел ачтырдыгыз. Шәһәр егете булсаң да, шундый уй-ниятләр каян килде икән? — Элек җәйләрем авылда үтте. Андагы буш йортлар, урамнарда кычытканнар үсеп утыруы эчне пошыра иде. “Нигә бу әби-бабайларның балалары кайтмый икән?” — дип уйлап йөри идем. Шулай бервакыт Түбән Камада яшәүче Рәфыйк абый Фәйзуллин белән сөйләштек тә Сабантуй үткәрергә дигән карарга килдек. 8 ел бу бәйрәмне оештырырга хезмәттәшләрем ярдәм итте. Шуннан соң читтә яшәүчеләр кайтып, йортларын төзәтергә тотынды. Сабантуйга һәркем үз бүләге белән кайта башлады. Соңгы берничә елда илдәге вәзгыять аркасында ул тукталып торды. Киләчәктә дә авыл белән аралар өзелмәсен иде, дигән теләктә калам.    
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 26.12.2022

2023 елдан Татарстан укытучыларының хезмәт хакы арта

$
0
0
26.12.2022 Мәгариф
1 гыйнвардан Татарстанда яшь укытучылар өчен өстәмә түләү ике тапкыр арта – алар Яңа елдан 2 510 сум ала башлаячак. Моннан тыш, 2023 елда аларның хезмәт хаклары да 10 процентка индексацияләнәчәк, дип искәртте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
«Бу өстәмәләрдән тыш, бездә сыйныф җитәкчеләренә биш мең сум акча түләнә. Аны 23 меңнән артык укытучы ала. Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 2 200дән артык кураторга шулай ук биш мең сум түләнә. Бу өстәмәләрнең барысы да сакланды», - диде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.   Укытучыларның хезмәтенә түләү системасы тупланган балларга бәйле, дип искәртте министр. Аның нигезендә сыйныф җитәкчеләре һәм мөгаллимнәр баллар санын ничек арттырырга кирәклеген «бик яхшы аңлый», диде ул. Әйтик, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен, олимпиадаларда катнашкан укучылар булуын, бәйгеләр, белем бирүнең сыйфаты, дәфтәр тикшерүне министр балларны арттыруда төп шартлар буларак атады.   Искәртеп узабыз, «Татар-информ» агентлыгы республика Хөкүмәтенең педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертүе турында элегрәк хәбәр иткән иде. Өстәмә түләүгә хокукы булган педагогларның яшен – 30дан 35кә, ә өстәмә түләүне 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр арттырдылар. Фото: пиксабай    
---

--- | 26.12.2022

Авылдашының машинасын урлап качкан

$
0
0
26.12.2022 Криминал
Башкортстанда Илеш районының Шәммәт авылында яшәүче 52 яшьлек ир полициягә ВАЗ-21213 автомобиле югалуы турында гариза язган. Ул машинасын йорт янында калдырган булган. Иртән чыгуына тимер атыннан җилләр искән.
Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә тиз төшкәннәр. Автомобильне элек хөкем ителгән 39 яшьлек авылдашы урлап качкан.   Исерек килеш урамнан үтеп барганда ул бер йорт янында торган машинаны күреп калган да, аны кабызып, район үзәгенә барып кайтырга уйлаган.   Хәзерге вакытта ул сак астында, җинаять эше кузгатылган. Үз гаебен таныган.
Ләйсән КАСПРАНОВА

--- | 26.12.2022

7 яшендә әнисен югалткан Эльвина: «Еламаска өйрәндем»

$
0
0
26.12.2022 Язмыш
Мин әниемне беренче сыйныфта укыган вакытта ук югалтсам да, аның турында бик күп нәрсәләрне хәтерлим. Әнием урынына калган әбием, Чулпан һәм Энҗе апаларымнан да әнием турында кат-кат сораштырам. Аеруча Энҗе апамнан: «Әнием турында сөйлә әле», – дип сорыйм, чөнки әнием белән соңгы елларда хастаханә юлларын ул таптады. Менә сезгә дә апам сөйләгәннәрне җиткерергә булдым.
Биредә язылганнарны укып, берничә генә кеше булса да гыйбрәт алып, вакытында хастаханәгә барып, гомерен саклап калса, табиблар да авыруларга карата мәрхәмәтлерәк булса, мин бик шат булыр идем…   «…Әниеңнең тешләре кителеп төшәргә тотынды. Мичтән акбур кубамыни, барысы да ком кебек уалып саргаеп бетте. «Табибка күренергә кирәк, дөрес хәл түгел бу», – дигәнемә дә каршы килде ул. Шулай бер айга якын вакыт узды. Без хастаханәгә эләктек. Табиблар антибиотик билгеләде. Бераздан теш табибын алып килделәр. Ул Казан табибларына күренергә дигән фикердә торды. Әниең курыккандыр инде, өченче көнне аны анализларга йөрткәндә медицина язуын алып карасам, Казан хастаханәсенә барудан баш тартам дип кул куйган. Алга китеш юк. Теш табибы да Казан ди, мин дә анда бару яклы.   …Кич белән әниең шалтыратты. «Мине килеп ал әле, хастаханәдән чыгардылар», – ди. Ышанасыңмы-юкмы? Тышта караңгы. Аны кичен, нинди авыр хәлдә юллама тоттырып, урамга чыгарып җибәргәннәр! Авылга кадәр унбиш чакрымны ул ничек кайтып җитәргә тиеш булгандыр, әмма безгә, авыруны алып китегез, дип шалтыратучы булмады. «Мин Казанга нәрсә белән барыйм?» – дип сорагач, әниеңә хирург: «Әнә автовокзал янында таксилар күп,  шуның белән бар», – дип җавап биргән.     Икенче көнне Казанга чыгып киттек. Хастаханәгә барып җиткәнче, берничә мәртәбә аңын җуеп егылды. Әниеңә алты сәгать ярым операция ясаганнар. Бер ай була дигәндә аны торакаль хирургия бүлегенә күчерделәр. Ул ятачак палатага алданрак килдем һәм аны көтеп утырдым. Ул, мине күреп, кочакларга үрелде. Бар да артта калган кебек иде. Тик ун көннән соң кан тамыры шартлап, кан китте, ашказанына куелган шланг та уңышлы булмады, яңадан операцияләр ясадылар. Операция арты операция булып кына торды. Унбер тапкыр пычак астына ятарга туры килде аңа. Сөйләшә алмаганлыктан, дәфтәргә язып кына аңлаша идек. «Өйгә кайтам бит, өйгә!» – дип язганын бүген дә оныта алмыйм.   Авылга кайткач та, аны эченә куелган шланг аша тукландырдык. Янәдән Казанга килгәч, әниеңнең хәле кисәк авыраеп китте, кабат муены шеште. Табиблар киңәшергә җыелдылар һәм, калган теш төпләре ялкынсынып ятадыр дип уйлап, бер юлы бөтен тешләрен дә алырга булдылар. УЗИ үткәч кенә, әниеңнең суык тидереп, муенына, үпкәсенә су җыелганы билгеле булды.   Яңадан авылга кайттык. Килеп күренеп йөрергә куштылар. Бик еш Казан юлын таптадык. Ярты елдан әниеңнең тавышына зыян килгәнлеге, тавыш ярыларының параличланганы беленде. Ул һаман да әле трубка аша сулый, шланг аша сыек ризык кына каба, язышып кына аралаша  иде. Озакламый зур сөенеч булды. Табиблар аңа элеккечә ашап карарга рөхсәт бирделәр. Менә шундый сынаулар аша үтәргә туры килде безгә, сеңлем. Ә аннан соңгы тормышны син үзең дә хәтерлисең, беләсең инде», – дип тәмамлады апам.   Әйе, мин барысын да хәтерлим. Тик миңа әни кочагында үсәргә насыйп булмады. Ул озак тормады, мине ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Әмма мин әниемнең назлы кулларын, аның яратуын әле дә тоям әле. Ятимлек ачысын сиздермәгән өчен әбиләремә, апаларыма мең рәхмәтлемен! Һәр бала әниле булсын иде. Еллар узса да, җитмисең бит, әни! Менә бүген буй җиткән кызың белән горурланыр идең дә бит! Тиздән мәктәпне тәмамлыйм. Тырышып укып йөрим. Синең күкләрдән күзәтүеңне беләм мин!  Әбиләрем дә сөеп кенә яшәтә. Дусларым күп. Мин инде күптән еламаска да өйрәндем. Син генә риза бул!   Эльвина Иванова,   Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы    
---

--- | 26.12.2022

Гөлназ Асаева белән Вилли аерылышканмы-юкмы?

$
0
0
26.12.2022 Шоу-бизнес
Күптән түгел җырчы Гөлназ Асаева белән Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) турында аерылышканнар дигән сүз таралды. Әмма узган ялларда Гөлназ белән Вилли кызлары Динәне чыршы бәйрәменә алып барды. Яшь гаилә бергә уртак видео да төшергән иде.
Гөлназ белән Вилли, чынлап та, аерылышканмы, әллә юкмы? Монысы әлегә зур сорау астында кала бирә. Ике як та бу хакта берни дә әйтми.    
---

--- | 26.12.2022

Автобуста егерме бала булган

$
0
0
26.12.2022 Фаҗига
Уфа районының Яңа Булгаково бистәсендәге Баллы урамында балалар белән автобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Ике транспорт чарасы: "ПАЗ" мәктәп автобусы белән “НефАЗ " маркалы 110с санлы маршрут автобусы бәрелешкән. Мәктәп автобусы салонында 21 кеше булган, шул исәптән 20 бала, маршрут автобусында пассажирлар булмаган», — диделәр республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.   Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Муниципаль район хакимияте Яңа Булгаково урта мәктәбенә балаларны китеру өчен өстәмә «ПАЗ» автобусы биргән, дип өстәделәр төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Кызыл таң Автор:Резида Валитова
---

--- | 26.12.2022

Гыйнвар аена намаз вакытлары

$
0
0
27.12.2022 Дин
Гыйнвар аена Казан буенча намаз вакытлары. Үзегезгә саклагыз. Намаз укучы дусларыгызга җибәрегез.



---

--- | 27.12.2022

Салават Фәтхетдинов: «Әллә шаярып әйтеп, үзем дөньяны бутадым: кияүгә чыгалар да, харап булалар»

$
0
0
27.12.2022 Шоу-бизнес
Сәнгатьтә калып кирәк. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров репертуары хәзер дә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Продюсерлык – файдагамы, зыянгамы? Авторларны кем якларга тиеш? Салават Фәтхетдинов белән шушы һәм башка бик күп сорауларга ачыклык керттек. Әңгәмәдәшебез үзен борчыган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләште.
– Сез эстрадага, сәхнәгә дәүләт идеологиясен кертү турында сөйлисез. Бер яктан караганда, ул, бәлки, дөрестер. Икенче яктан цензура чикләүләргә китермәсме?   – Милләтнең үз йөзе, ниндидер бер калыбы булырга тиеш. Мөмкинлегем булса, мин әле сәнгатьне дә хоккейдагыча югары лига, беренче лига, икенче лига, дип бүлеп җыяр идем. Кайбер кагыйдәләргә искелек калдыгы дип карарга ярамый. Шул ук цензурага. Әгәр цензура булса, мәгънәсез җырлар чыкмас иде, кем нәрсә тели – шуны сөйләп тә йөрмәсләр иде. Цензура булмаса да, калып булырга тиеш. Киңәшләшеп эшләү булсын. Менә бу җырыңны алмаштырсак, ничек булыр иде дип, мәсәлән. Түзеп торырга ярамый бит инде. Илһам абый, Әлфия апа сәнгате хәзерге заманда юкка чыгып бара. Рифат Фәттахов әйткән бит инде, туксанынчы елга тиклем Ваһапов ясаган революцияне Салават туксанынчы елларда килеп бетерде дигән. Мин моңа аптырамыйм. Кеше үзен журналистикада тапмагач, сәнгатькә килеп кергән, чөнки анда кем тели, шул бара ала. Без күреп алып, укытып, әзерләп биргән җырчылардан ул файда күрә. Без – бетерүчеләр түгел, дәвам иттерүчеләр, үстерүчеләр. Әгәр бу сүзне икенче кеше әйтсә, мин әле уйланыр идем. Чөнки абруйлы кешеләр сүзенә колак салам.   – Татар эстрадасы төрле этапларны үтте. Инде хәзер нәрсә дә булса җырласын, җырласын гына дигән чорга килеп җиттек. Моннан соң безне нәрсә көтә?   – Әлфия апа белән Илһам абыйның җырларын хөкүмәт тарафыннан сатып алып, ә алар күп түгел, кем тели – шуңа җырлатырга кирәк. Әйтик, Әлфия апаның кызы Зөлфия ирекле рәвештә бу җырларны бирми икән, Әлфия апа да, җырлары да онытылачак. Илһам абыйны да шул ук язмыш көтә. Кызык инде бу дөнья: Илһам абый исән чакта янында беркем дә юк иде, үлгәч, туганнары табылды. Акыллы булсалар, алар бу мирасны тыймаячак. Алар, җырлагыз, дисәләр, бөтен җырчы җырлаячак. Татар эстрадасында һәр җырчы репертуарының 50 проценты Әлфия апа, Илһам абый җырларыннан торачак. Ә сатып, судлашып йөрүгә калса, булмый. Менә минем Нияз Акмал сүзләренә язылган көчле бер җыр бар. Нинди сүзләр, нинди мәгънә анда! Шуны төшереп калдырдым. Чөнки каяндыр кызы килеп чыкты. Җырларга, шигырьләрен дөньяга чыгарырга рөхсәт юк. Әгәр автор, үзе минем иҗади мирас шушы кешегә кала, дип, үзе язып калдырмаган булса, аларны халыкка чыгарырга кирәк. Бу җәһәттән сәнгатьтә җайга салынасы эшләрнең әле башы да күренми. Әле безнең күрәчәкләр, җырлар өчен судлашып йөрүләр алда.   – Бу эш белән кем шөгыльләнергә тиеш соң?   – Менә без бер оешма төзедек. Мин – аның гамәлгә куючысы. Ул авторлык хокукын саклау буенча эш алып барачак. Бу мәсьәләдә Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәменә өметләнәм. Аның рәисе  Марат Готыф улы Әхмәтов – татарның мәнфәгатен дә, кадерен дә белә торган шәхес. Әмма безнең оешма – яңа оешма, аңа каршы төшүчеләр дә булачак, дип уйлыйм. Беренче теләгем, Әлфия апа белән Илһам абый репертуарына кагылышлы кешеләрне чакырып, әлеге мирасны алардан сатып алу. Чөнки ул – татар милләтенең хәзинәсе. Шулай итсәк, Филүс Каһировның репертуары да әлеге җырлардан торачак, башкаларныкы да. Мин дә шуларны җырлаячакмын. Бүген мин Илһам абыйның бер җырын булса да җырларга куркам, чөнки законнары шундый: 20 җырның 19ына автор рөхсәте булып, 20 нчесенә булмаса, безне ач калдырачаклар. Зөлфия (Әлфия Авзалованың кызы. – Ред.) каршы булмас дип уйлыйм. Чөнки ул – төпле, фикерле кеше. Аның, нинди генә булса да, һәр фикере ихтирамга лаек, чөнки әнисен ахыргы көннәренәчә карады. Аның хакы бар, әлбәттә, әмма ул хокукны да дәүләт тарафыннан рәсмиләштереп була. Чөнки Әлфия апа белән Илһам абый хәзер дә милләткә хезмәт итәргә тиеш. Юкса, хәлләребез аяныч. Өч нота язалар да, сүзләре – минеке, көе – минеке, акча түләмим, диләр. Түләмәс өчен, әллә нинди мәгънәсез җырлар башкаралар. Аларны да аңларга була. Әле концертың бетеп тә җитми, сәхнә артына полиэтилен пакетларын тотып, РАОдан өч хатын килеп баса. Артист үзе бара, үзе оештыра, командасын үзе ашата, аның, әлбәттә, тапкан малын, тамагы белән эшләп алган акчасын бүлешәсе килми. РАО оешмасы исә, акчаны җыя да, Мәскәүгә җибәрә. Авторга, процентларын каергач, кире әйләнеп кайткан суммасы аз була. Без бу өлкәдә тәртип салырга әзер һәм риза.   – Мәдәният министры киңәшчесе һәм Президент каршындагы мәдәният мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы буларак, эстрада алдында торган төп проблеманы атасагыз иде.   – Барыбер дә дәүләт тарафыннан цензура кирәк. Җырларга теләгән бөтен кеше дә сәхнәгә менәргә тиеш дигән сүз түгел. Җырчы җаваплылыгы дигән төшенчәне кире кайтару зарур. Иң аянычы – миллилекне югалта барабыз. Әйтик, җырчыны үземә эшкә алам икән, аның репертуары, киенү рәвеше, тәртибе өчен мин җаваплы. Кызганыч, мәдәният гомере буе «калса, мәдәнияткә булыр» принцибы буенча яшәде. Ә бит киресенчә булырга тиеш. Мәдәнияте булмаса, халык та юк.   Әйтәм бит, эшлисе эшләр шактый, шуңа безгә комиссия генә түгел, шушы юнәлештә эшли торган аерым бер министрлык кирәк.
– Без – үзебез шундый пошмас милләтме, әллә шушы хәлгә китереп җиткерделәрме?   – Бу  10 гына ел, 20 генә ел, 50 генә ел барган сәясәт түгел. Шул ук вакытта бер әйтеп, бөтен нәрсәне үз урынына куйган милләтләр бар. Без бит – бер миллион гына түгел, без берничә миллионга җиткән халык! Безне диаспора дип карарга ярамый. Без – ил! Миңа калса, без үзебез гамьсез. Коръән буенча әйткәндә, битарафлык – үзе гөнаһ. Гафләт баскан безне. Менә шушы гафләттән котылырга кирәктер дип уйлыйм. Әйтәм бит, кулымнан килсә, милләтне саклау буенча тулы бер институт, министрлык төзер идем. Россиянең тотрыклылыгы Татарстан, Башкортстан кебек ныклы республикаларга бәйле.
– Продюсерлар берлеге төзер идегезме соң?   – Күптән төзисем килә, ләкин мин бит әле эшли торган артист. Кем эшсез – шул берлекләр, бердәмлекләр төзи. Продюсер димәктән: бу өлкәдә иң арзанлы, иң мәгънәсез алымнар – Татарстанда. Ә рус эстрадасында хәлләр башкача. Анда продюсер җырчының репертуары, зәвыгы, килеш-килбәте һәм башка бик күп вак мәсьәләләр өчен дә җаваплы. Ул бик зур нәрсә, аны чүп-чарга әйләндерергә ярамый. Ике-өч кеше җыелып, үзара вәкаләт бүлешүгә генә корыла торган нәрсә түгел ул. Киңәшләшеп эшләнә торган эш. Сайлау, сайлап куелу дигән нәрсә бар. Мин башка өлкәгә кысылмыйм, ә менә милләт өчен нәрсә кирәк, татар җырын саклау өчен нәрсә кирәк – анысын яхшы беләм. Шуның өчен укыдым һәм шуның өчен укытам.   – Сез Филүс Каһиров иҗатын һәрвакыт бик югары бәялисез. Моның сере нәрсәдә?   – Филүс – безнең  беренче номерлы җырчы, ул – эталон. Әмма Филүстән ун тапкыр түбәнрәкләр үзләрен аңардан югары куя. Менә бу тагын шул ук калыпсызлык бәласе инде. Сәнгать бер калыпка керсә, тамашачы да калыпка керер иде. Сертификат, лицензия, маршрут кәгазе – тәртипкә салуның ысуллары. Тәртип кирәк. Сәхнә тотучы кайберәүләрнең халыкны мишәрләргә, типтәрләргә бүлүенә дә мин каршы. Без – татарлар! Без – бөек халык! Менә шуны һичкайчан хәтердән чыгарырга ярамый, бүлгәләнү, бүлгәләргә тырышу беркайчан да юньлегә илтми. Халык артистның һәр сүзен чынга ала. Шуңа күрә калып кирәк. Программаны да раслату кирәк. Бер тапкыр программаны худсовет алдында тапшыр да, йөр ел буе рәхәтләнеп. Бернинди куркыныч юк бит. Әйтик, бүген Салават Фәтхетдиновның худсовет алдында беренче концерты, дип игълан итсәләр, халык кызыксынып киләчәк. Иртәгә Илсөя Бәдретдинова, аннары башкалары булачак. Халык киләчәк. Ул бит – беренче концерт, яңа программа. Кая барасың – анысын да хәл итәргә кирәк. Кайчак бер шәһәргә бишәр төркем килеп төшә. Ул бер татар бит инде, аннары кайсына зал тула, кайсына тулмый. Талаш, үпкәләш китә. Маршрут биреп җибәрсәң, бу хәл килеп чыкмаячак бит. Әйтик, Самарада 5–6 артист эшли, Нижневартовскида берәү дә юк. Бу эштә контроль дәүләт тарафыннан булырга тиеш. Лицензия сатып алу да артык булмас. Хәзер нәрсә генә кыланмый җырчылар, сәхнәгә исереп чыгу да бар. Бу татарга хас күренешме? Башка сыймаслык хәл бит. Бер тапкыр шундый хәлдә эләкте икән, лицензиясен алып тор. Дәвалангач чыгар сәхнәгә. Тамашачы бит исерек карарга килми, ул анда ял итәргә бара.   – Үз шәкертләрегез өметләрегезне аклыймы, әллә кайберләре кызарырга да мәҗбүр итәме? Аерым алганда, Данир Сабиров иҗаты сезне сөендерәме, көендерәме?   – Данир – бик талантлы артист. Ул бик шәп юморист, көчле импровизатор. Ул җырчы буларак азрак чыгыш ясасын, күбрәк пародиягә урын бирсен дигән теләгем бар. Ул солист җырчы түгел, ул – юморист. Җырчыга караганда, күбрәк биюче. Мин аның барыбер күбрәк юмор өлкәсендә калуын теләр идем. Ә инде Рифат Зарипов юморны да, җырлауны да бертигез алып бара ала. Иң үкендергәннәре – Ландыш Хуҗиәхмәтова (Ләбибә), Айгөл Сәгынбаева. Шундый тавыш, шундый моң белән югалдылар. Укытканда, кызларга шаярып әйтә торган сүзем бар иде: сезнең бурыч – «удачно» кияүгә чыгу. Әллә шаярып әйтеп, үзем дөньяны бутадым: кияүгә чыгалар да, харап булалар. Хатын-кызга, син матур җырлыйсың, кияүгә чыкма, дип әйтеп булмый бит инде. Аңа тормыш кору ир кешегә караганда ун тапкыр авыррак. Без бит хатыннарны алабыз, кызлар чыгалар. Алмасаң, чыгып булмый бит. Шуңа күрә аңа сәнгатьтә бигрәк тә авыр. Я аның ире бу өлкәдә эшләвенә риза булырга тиеш, я бу өлкәдән китәргә кирәк. Кич белән кайтып, талашып яши торган профессия түгел бу. Әйтәләр бит, өйдә я ике артист булсын, я бер дә булмасын, дип. Ул бик дөрес. Артистны артист кына аңлый.   – Гаилә – сезнең өчен нәрсә ул?   – Мин балаларны тәрбияләүдә әллә ни катнашмадым. Гомерем гастрольдә үтте. Әмма барыбер мин алар өчен авторитет булдым. Мин алардан бер генә нәрсә таләп иттем: күңелемне сындырмасыннар. Баланың ата-ана күңелен сындырырга бөтенләй хакы юк. Әгәр ул шуны эшли икән, димәк, анда өмет юк. Тормышта төрле хәлләр була, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Әмма һәр нәрсәне аңлашып хәл итеп була. Безнең өйдә шулай куелган: ял көннәрендә барыбыз да бергә җыелабыз. Балалар, оныклар, килен-кияүләр безгә килә. Бу – шундый тәртип, шундый кагыйдә.   – Әниегез янына кайтып йөрисезме?   – Әнигә – 92 яшь, авыр инде аңа, җанкисәккәемә. Инде дүрт елдан артык урын өстендә. Ул энекәш тәрбиясендә яши. Мин мөмкинлегем булганда кайтырга тырышам. Янына килеп ятам да сөйләшәбез. Кунып китсәм, шатлана, көнендә китсәм, борчыла. Көнгә бер мәртәбә «Ватсап»тан сөйләшергә өйрәндек. Бүлмәсенә камера да куйдык, кайчан телим, шунда карап, хәлен беләм. Иң авыры – караган кешегә. Бер нишләп тә булмый инде. Әни – исән, ул исән булгач, мин – бала. Миңа гыйнварда 63 яшь тула, мин – әле дә бала, Аллага шөкер.   – Күңелегезне аңлар кешеләр күпме?   – Аллага шөкер, минем тирәмдә йөргән дистәләгән кешедән котылдым. Дус дип әйтергә ярамый аларны, яхшы танышлар дип әйтик. Ә чын дуслар күп булмый. Ул я бер, я бер ярым була. Икәү булса, алар бергә кушылып, миңа каршы эшли башлыйлар. Мин башта аны аңламый идем, хәзер төшендем. Инде шушы ук сүзләрне улым Рөстәмгә әйтәм, зирәк булырга өйрәтәм.   – «Ак барс» командасының быелгы уеннары турында ни әйтерсез? Җиңүгә ирешү мөмкинме? Төп ялгыш нәрсәдә булды?   – Быелгы сыман «Ак барс»тан өметне өзгән юк иде. Мондый оятлы хәлдә беренче ел. КХЛ ачылганнан башлап, өч тапкыр Гагарин Кубогы алган команда болай итеп үз республикасыннан көләргә тиеш түгел. Мин ярыш карарга даими барам, җиңеләселәрен белеп барам. Борчылмыйм да, соңгы вакытта гел җиңелсеннәр иде, мин әйтәм. Ни өчен: бер җиңеп, бер җиңелеп барса, бер нәрсә үзгәрми. Җиңелгәч, ахыргача җиңелегез дә инде, плей-оффтан төшеп калыгыз да, аннан соң, бәлки, состав үзгәрер, икенче караш булыр. Беткәч, бетсен генә инде.   Мин команданың системасыннан канәгать түгел. Әйтик, спортчы белән төзелгән фәлән миллион сумлык контракт. Ул, җиңелсә дә, шушы акчаны ала, җиңсә дә. Нәрсәгә борчылсын соң ул? Без – ун мең татар борчылып, акырып, елап утырабыз, ул борчылмый. Ә инде, җиңсәгез, шуның чаклы аласыз, җиңелсәгез, шул чаклы, дисәләр, бөтен системасы үзгәрәчәк.   Әле шушы көннәрдә генә Зиннәтулла Билалетдинов яңадан «Ак барс»ка кайтты. Моңа шатлануымның иге-чиге юк. Күңелем тынычлык тапты, киләчәккә өмет артты.   – Безнең халыкта спортны аңлау бармы? Рөстәмне спортчы буларак таныйлармы?   – Рөстәм автоспорт кагыйдәләрен яхшы аңлый. Әгәр сине яратмыйлар, синнән куркалар икән, димәк, сине спортчы буларак таныганнар. Рөстәм сер бирми. Аның спортка кереп китүе ир-егетләрчә тәрбия алсын, чыныксын дигән теләктән башланды. Җиңү бер нәрсә, җиңелергә дә өйрәнсен, вакытында китә белсен. Минем өчен иң шатлыклы вакыйга – аның 20 яшендә тренер хезмәтенә алынуы. Ул Грозный шәһәрендә балалар белән шөгыльләнә. Балалар үзләре аны сайлаганнар. 20 яшьлек тренер тарихта юктыр, мөгаен. Горурланам. 12 яшендә, юниорлар арасында җиңә башлаган иде, 17 яшендә зурлар арасында чемпион булды. Быел ике алтын, бер көмеш медаль яулады. Андый спортчылар бик сирәк. Әмма барыбер ул спортны хобби буларак кабул итәргә тиеш. Белем алырга, укырга кирәк.   – Соңгысы итеп сезгә фәлсәфи сорау: без әле кая барабыз?   – Бу – иң авыр сорау. Моңа җавап бирер өчен кимендә 100 ел артка чигенергә, һич югы 10 ел алга барып фикер йөртергә кирәк. Без кем идек – без кем булдык? Шушы сорау җавап булыр кебек. Мин бер нәрсәгә генә өметләнеп яшим: тарих кабатланырга ярата. Кайчан да булса татарның кирәклеген, татарның зирәклеген аңларлар. Без  тырыш, без булган, без – моңлы, итагатьле милләт. Дөрес кылмаган гамәлләребезне вакытлыча ялгышлык дип исәплим.  
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 27.12.2022

Руслан Кираметдинов сөйгәнен күрсәтте? (ФОТО)

$
0
0
27.12.2022 Шоу-бизнес
Руслан Кираметдинов үзенең телеграм-каналында чибәр бер кыз белән фотосын куйды һәм анда ул мондый мондый шигырь юллары язган:
Фәрештәсен эзләп җаннар йөри Күпме хисләрсез югалган, Мәхәббәттән кемнәр янмаган да, Яратудан кемнәр туялган.   Безгә билгеле булганча, әлеге чибәркәй - "Күңел" радиосы хезмәткәре Лилия Гатина. Соңгы ике постында Руслан Лилия белән төшкән фотоларын куйган.   Фото астында комментарийлар төрле. Фотога карап сокланучылар да, пиар дип санаучылар да, Ильмира Нәгыймованы искә алучылар да шактый. Дөрес, күпчелек әлеге матур парга соклануын белдергән.    
---

--- | 27.12.2022

Ике яшьлек чагында үлгән малаена повестка китергәннәр

$
0
0
27.12.2022 Җәмгыять
Екатеринбургта яшәүче хатынга 2,5 яшьлек чагында баш мие авыруыннан үлгән малаена хәрби комиссариаттан повестка килгән. Бу хакта Е1.RU порталы хәбәр итә. Соңрак комиссариатта хаталарын таныганнар һәм хатын алдында “кешеләрчә” гафу үтенергә вәгъдә иткәннәр.
Ана сүзләренчә, берничә көн ул  байтак еллар элек үлгән улына повестка алган. Документта малайга 2023 елның 26 гыйнварында чакыру пунктына килергә кушканнар һәм  баш тарткан очракта җаваплылык турында да кисәткәннәр. Ана кеше  бу хәлне ачыкларга теләгәч, шәһәр хәрби комиссариатында малай турындагы мәгълүмат аларга паспорт өстәленнән килде, дип аңлатканнар.   “Улымның үлеме турындагы мәгълүматны без паспорт өстәленә тапшырдык, моны төгәл хәтерлим. Башка аналар үпкә, сагыш-әрнүләр кичермәсеннәр, күз яшьләре түкмәсеннәр өчен бу вакыйгага күз йомасым килми”, – ди югалту ачысын янә кичергән ана.    Свердловск өлкәсенең Чкалов районы хәрби комиссариаты вәкилләре исә бу хәлдә идарә итүче компания гаепле, дип белдергән. “ТСЖ биргән исемлекләргә ярашлы без повестка язып салдык. Ә исемлекләрнең дөресме-түгелме икәнлекләрен оешмалар тикшерми. Комиссариатның бернинди дә гаебе юк монда”, – дигәннәр анда.   Кызганыч, ниндидер ваемсыз хезмәткәрнең бюрократик хатасы аркасында кайчандыр улын югалткан ана янә әрнү-сагыш ачысы кичергән... Фото:mk.ru    
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 27.12.2022

Көл яман шештән ярдәм итә

$
0
0
27.12.2022 Киңәш-табыш
Яман шеш (рак) чиренә дучар булган авыруларны дәвалаганда халык медицинасы каен көленә мөрәҗәгать итә. Ләкин башта табиб белән киңәшләшергә рнытмагыз!
Бер кочак каен утынын мичтә яндырганнан соң, иң өстәге көмешсыман көлен агач кашык белән аласың да биш өлешкә биш өлеш бәрабәренә чишмә суына саласың һәм талгын утка куясың. Савыт я балчыктан эшләнгән, я эмальләнгән булырга тиеш. Ун минут кайнатканнан соң, сөзеп, шешәләргә тутыралар, әйбәтләп ябып, салкын урынга куялар.   Ашказанында яман шеш булганда шушы каен селтесен 50 мл (якынча сигез чәй калагы) сөткә яки җимеш сутына салып, көненә өч тапкыр ашар алдыннан эчәсең. Тәме чыдарлык түгел инде, әмма яман шешнең үсүен мотлак туктатачак. Бу очракта ит ашамыйча, яшелчә-җимеш белән тукланырга кирәк. Әфлисунны күпләп ашарга, сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк булыр. Кызыл таң Автор:Гөлия Мөгаллимова
---

--- | 27.12.2022

Французча җырларга яратсам да, табиб булырга хыялланам

$
0
0
27.12.2022 Җәмгыять
Зәй кызы Миләүшә Әгъләмова җыр-моңнан гына тора кебек. Французча да җырлый, татарча да... Әмма хыялы – җырчы түгел, ә табибә булу аның. Быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Миләүшә белән яшьлек, хыял, омтылыш һәм тырышлык турында сөйләштек.
Белешмә: Туган җире: Зәй шәһәре;  Яраткан шөгыле: җырлау; Уңышлары: «Олимпка юл» республика фән олимпиадасының химия буенча призеры (2022 ел), республика буенча химия турнирында команда составында I, шәхси беренчелектә II урын (2021 ел). «Созвездие-Йолдызлык» телевизион яшьләр фестиваленең Гран-при иясе («Азаль» ансамбле составында), «Вокал-соло» номинациясендә ике тапкыр суперфиналда II дәрәҗә диплом яулаган (2019 һәм 2021 ел); Санкт-Петербургта «Балтийский берег» халыкара иҗат бәйгесендә аерым башкаручы буларак II дәрәҗә диплом (2014 ел), Абхазиядә «Я могу» халыкара итҗат бәйгесендә ялгыз башкаручы буларак I дәрәҗә диплом (2018 ел). Ял итәргә яраткан урыны: диңгез буе; Хыялы: танылган, кирәкле табиб булу;  Яраткан мәкале: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар!»   – Миләүшә, мәктәпне тәмамладың, күңелдә нинди хисләр? Унбер ел дәвамында укыган чор нинди хатирәләр белән истә калачак? – Мәктәпне тәмамлау бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да, чөнки, бер караганда, ниһаять укулар тәмамланды дигән җиңеллек бар. Алдагы яңа тормыш исә, ашкындыра, күңелне яңа сөенечле хисләр били. Ә моңсулык шуннан ки – без унбер ел буена дустанә яшәгән сыйныфташлар төрле якларга таралышып, аерылышабыз. Гадәти, көн дә күнеккән тормыш булмаячак... Зәйнең 4 нче мәктәбендә унбер ел укыган чорыбыз күңелле вакыйгаларга да, борчый торганнарына да бай булды. Әмма яңа тормышка аларның иң матур хатирәләрен генә алырга телим. Мәсәлән, беренче укытучым Татьяна Степанованың безне иң яхшылар итәргә тырышып белем бирүе, «Азаль» балалар вокаль-хореография ансамблендә җитәкчебез Әлфия Вәлиуллинаның талантларыбызны ачу өчен куйган риясыз хезмәте, «Созвездие-Йолдызлык» телевизион яшьләр фестивалендә яулаган уңышларым мине, мөгаен, гомер буе озата барыр.    – Кайберәүләр укыту системасыннан канәгать түгел. Тарих, әдәбият дәресләренең күңелсез алып барылуыннан, мавыктыргыч булмавыннан да зарланалар. Ә сиңа нинди фәннәр кызыклы, ә кайсыларын теләмичәрәк укыдың? – Мин үзем беренче сыйныфтан алып барлык фәннәрне дә гел бишле билгеләренә генә укыдым. Дөрес, үзләштерелгән фәннәр арасында яратып өйрәнелә торган, җиңел бирелә торганнары да, авыррагы, күбрәк тырышлык сорый торганнары да булды. Менә, сез әйткәнчә, тарих фәне миңа читенрәк иде, тик ул укытучы кызыклы итеп укытмаганнан түгел, күрәсең ул «минеке» булмаган. Ә әдәбиятны рус телендә дә, татар телендә дә яратып укыдым. Миңа әдәби китаплар белән даими танышып бару бик ошый. Ә иң яраткан фәнем – химия. Укытучыбыз Вера Захарова сигезенче сыйныфтан алып якын дустым кебек. Сыйныфта үзен булачак табиб дип исәпләп куючылар алдан ук күп булды. Медицина өлкәсен сайларга теләгән сыйныфташларым белән Вера Николаевнаны дәресләрдән соң да шактый тоткарлый идек (көлә). Аның белән республика фән олимпиадаларына да йөрергә туры килде.
– Мәктәптән тыш чараларда да актив катнашкансың. «Йолдызлык» проекты рухи үсешеңә йогынты ясамый калмагандыр?  – «Созвездие-Йолдызлык» телевизион яшьләр фестивале кече яшьтән үк яраткан бәйгеләремнең берсе булды. Аңа һәр ел саен әзерләнү, төрле этапларда уңышлар яулау әйтеп-аңлатып бетермәслек рухи күтәренкелек, илһам бирде. Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Азаль» балалар вокаль ансамбленә беренче сыйныфта укыганда ук йөри башладым. Ә инде икенче сыйныфта укыганда, без ансамбль белән фестивальдә катнашып, суперфиналда икенче урын алдык. Бу уңыш мине  шулкадәр бөтереп алды! Бию, җырлау сәбәпле, физик яктан нык арып кайтсам да, ансамбльдә күңелем ял итә, матур хисләр белән мөлдерәмә тулы була иде. Аннан соң аерым башкару буенча да үземне сыный башладым. 
– Уңышларыңны да күрдек. Аеруча истә калган чыгышларың кайсылары? Нинди әсәрләргә өстенлек бирәсең? – Татар халык җырларын һәм француз телендәге композицияләрне аеруча теләп, яратып башкарам. Тавышым калын булганлыктан, үземә туры килгәннәрен сайлыйбыз. Татар халык җырларыннан Әлфия апа Афзалова репертуарына өстенлек бирәм. Ә француз телендәгеләрдән аеруча Эдит Пиаф җырлары хуш килә.
– Туган ягың - Зәй турында ниләр әйтерсең? – Зәйне бик яратам. Аның яшеллеккә күмелеп утыра торган шәһәр булуы белән горурланам. Кадерле әти-әнием, иҗатыма илһам бирүчеләрнең биредә булуы да мине бу төбәккә мәңгелеккә бәйләгән. Шәхсән үземнең дә Зәй маркасын тотуга өлеш кертәсем килә.   – Өлкәнрәк буын яшьләрне туган телләрен белмәүдә гаепли. Чынында моңа кем гаепле дип саныйсың? – Белмим, элек ничек булгандыр, хәзер безнең буын иртәдән кичкә кадәр мәшгуль. Башта мәктәп, аннан төрле түгәрәкләр, фән юнәлешләре буенча мавыгулар. Болар көн дәвамында төрле төркемнәрдә аралашуны сорый. Ә яшьләр арасында үзара аралашу теле ул – рус теле. Безгә бу уңайдан ана телебездә иркен аралашу мөмкинлеге бар иде. «Азаль» ансамбленә төрле милләт балалары йөрсә дә, репертуарыбызда татар җырлары күпчелекне тәшкил итте. Авыллардан килгән балаларның йөрүе, үзара аралашканда татар телен дә еш кулланырга этәрде. Ә өйдә әти-әни белән, табигый ки, татарча аралашабыз. Тел белмәүдә кемнедер гаепләү дөрес түгел, ул һәр кешенең үз күңелендә булырга тиеш, дип исәплим.   – Гаиләдә синең мавыгуларга ничек карыйлар?  – Әлбәттә, әти-әнием, туганнар һәр мавыгуымны хуплап торды. Алар бәйгеләрдә катнашканда да, фәннәр белән шөгыльләнгәндә дә – төп таяныч. Әти-әниемә миңа һәръяктан үсү өчен шартлар тудырганнарына бик рәхмәтлемен!   – Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың? – Киләчәк һөнәремне медицина өлкәсе белән бәйләргә телим. Ак халат киеп, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бу сүзләр купшы яңгыраса да, адәм баласының төп асылы һәм бурычы – башкаларны кайгырту, шатландыру һәм шул гамәлләрдән үзеңә дә ләззәт алып яшәү!  
Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 27.12.2022

5 ел шәхси йортлар төзүче «Ханский дом» җитәкчесе Ильяс Гыймадов: «Сәбәбен без кылабыз – нәтиҗәсе Аллаһы Тәгаләдән»

$
0
0
27.12.2022 Җәмгыять
«Авылны макта – шәһәрдә тор» дигән сүз бар. Бу гыйбарәне дәвам иттереп, “тагын да яхшырагы – шәһәр читендә үз йортың белән тор” дияргә була. Күпләр бүген шулай эшли дә. Әлеге вариант каланың да, саланың да өстен якларын берләштерә кебек. Индивидуаль торак йортлар, коттеджлар төзүче «Ханский дом» компаниясенең эшчәнлеген «Матбугат.ру»да даими яктыртып барабыз. Оешмага быел 5 ел тулды. Шул уңайдан аның җитәкчесе Ильяс Гыймадов белән сөйләштек.

– Ильяс Фәизович, шәһәр читендә үз йортың белән яшәү белән бәйле бик күп стереотиплар бар. Кайберләре стереотип та түгел сыман. Бүген бу өлкә кая бара?

– Әйе, күпләрдә шундый фикер бар: үз йортың белән торсаң, хуҗалык мәшәкатләреннән башың чыкмый, үлән чабасы, кар көрисе, кадак кагасы, бакча казыйсы бар дип куркалар. Бу күбрәк авылдан чыккан, андагы авырлыклардан туеп, шәһәргә китүчеләрнең фикередер инде. Ләкин замана үзгәрә, аның белән бергә трендлар да үзгәрә. Хәзер илдә “концептуаль бистәләр” дигән күренеш таралып килә.

– Нидән гыйбарәт ул?

– Казан янындагы бистәләрне генә алсак та, шәхси торак төзелешенең күләме зур, ләкин аның тәртибе юк иде. Кем ничек тели, ничек булдыра ала, шулай төзи. Халык өчен уңайлы мохит, спорт-балалар мәйданчыклары, инфраструктура булдыру, сервис төшенчәләре бөтенләй юк иде. Бүген бу өлкәгә башкача фикерли торган компанияләр килде. Без дә шундыйлардан. Мисал өчен, элек илебездә “хрущевкалар” төзеп куйдылар. Аларның бернәрсәсе дә юк иде. Ә хәзер аларга алмашка торак комплекслары барлыкка килде. Аларның заманча идарәче компанияләре бар. Подъездга килеп керәсең – хуш исле гөлләр үсеп утыра. Спорт мәйданчыклары, парковка, балалар өчен уңайлыклар бар.

Төркиядә, мәсәлән, беренче ике-өч катны фатир итеп сатмыйлар, ә халыкка кезмәт күрсәтү өчен файдаланалар: анда фитнес, сауна, бильярд, кинозал булырга мөмкин. Без дә шәхси секторда шуңа таба барабыз, йортлар төзүдән тыш уңайлы мохит булдырабыз. Казаннан ерак түгел «Ханская усадьба» дигән бистә төзелә. Идарәче компания оештырдык. Бүгенге көндә фитнес-үзәк, тренажер зал торгызылып килә. Шушы бистәдә яшәүчеләр өчен анда йөрү бушлай булачак. Чаңгылар сатып алдык, аларны файдаланган өчен түлисе түгел. Кеше йорт кына сатып алмый, ә хезмәтләр комплексын сатып ала. Концептуаль бистәләрдә йортлар бер стильдә, коймалары бертөрле. Башка бистәләргә күз салсаң, кемнеңдер коймасы юк, кемнекедер 3 метрлы, төрледән-төрле төстә. Күрше күршегә тиң булса, дус булса, яхшырак бит инде. 3 гектарда 150 төп алмагач утырта башладык. Өлкәннәргә, балаларга ял итү урыны да, балалар бакчасы, мәктәп, мәдрәсә дә булачак, ИншәАллаһ. Халыкара балаларны яклау көнендә балалар мәйданчыгы ачачакбыз. Шулай итеп, төп өч бурычны үтәргә: йорт төзергә, агач утыртырга, балалар үстерешергә дә булышабыз. Хәтта нянялар да булачак. Ата-аналарга бер-ике сәгатькә барып кайтасы була икән, балалары күз-караулы булачак.

 – Бу бистәдә кеше йортны үзе төзи алмаячак, сез төзеп бирәсез, димәк?

– Әйе, расланган биш-алты проект буенча төзибез. Өр-яңа проект әзерләп бирергә дә мөмкинбез. Әйтик, 6 сутый җирдә төзелгән йортлар 6-7 миллион сумнан 10 миллионга кадәр тора. “Чистовой отделка” ясап, өй җиһазларына, урындык-диваннарына кадәр урнаштырып бирә алабыз. Еш кына шулай була: кеше очсызгарак дип ипотекага йорт сатып ала, соңрак ремонт ясыйм дип уйлый, ә ипотеканы түләргә кирәк, балаларны укытырга кирәк – шулай итеп 10-20 ел буе ни ремонтын ясый алмый, ни рәхәтләнеп яши алмый. Шулай булмасын өчен, төрле вариантларны карап, бергәләп сайлыйбыз. Хәтерләсәгез, элек йортларны бергәләп, өмәләр ясап салалар иде. Башта фундамент, аннан коробкасын, аннан түшәмен-идәнен. Йорт төзеп керү 10-15 елга сузылырга мөмкин иде. Салып кергәнче, искереп бетә, дигәндәй. Бу тренд инде узды. Хәзер кеше, гадәттә, 100 квадрат метрлы бер катлы йорт сайлый. Шул ук 3 бүлмәле фатир, ләкин җирдә, ягъни мәсәлән. Августтан башлап бүгенге көндә «Ханская усадьба»да беренче урамда 25 йорт төзелгән. Икенче урамны төзи башладык. Максатыбыз язга кадәр төзеп бетерү.

– Казаннан ерак урнашканмы ул?

– Казан чигеннән 15-20 чакрым чамасы. Раифадан ерак түгел. Бик матур урында – Идел-Кама тыюлыгы янында, табигате искиткеч матур. Һавасы саф, үз күле бар. Тыныч, парковкасы бар, телисең икән, гараж төзергә мөмкин. Монда вакыт та башкача ага. Җиргә якынаясың. Күңел ял итә.

– Башка бистәләрдә дә заказ буенча йорт төзү эшен дәвам иттерәсезме?


– Төзибез. “Сарафан радиосы” аша ишетеп-белеп киләләр. Быел «Урбан-Медиа» порталында «Казанда иң яхшы шәхси торак төзүче» номинациясендә беренче урынны яуладык. Оешмабызның биш еллыгына шундый бүләк булды. Аллага шөкер, командабыз өчен бу зур вакыйга. Якын киләчәктә төрле бистәләрдә йортлар төзү эшеннән баш тартырга җыенмыйбыз. Ләкин бүген күбрәк «Ханская усадьба» белән янып йөрим, ул миңа балам шикелле. Теләгебез – Россиянең иң яхшы бистәләре исемлегенә керү.



– Берьюлы ничә төзелеш алып барасыз?

– Бүгенге көндә параллель рәвештә «Ханская усадьба»да 35 объект төзелә. Кайдадыр фундамент казу, кайдадыр ясалып бетү дәрәҗәсендә. Барысы да бездән генә дә тормый. Мисал өчен, ут сузу, газ тоташтыру кебек хезмәтләрне без үзебез генә башкарып чыга алмыйбыз. Ләкин куелган срокларга сыешырбыз, дип ышанам.

– Кыш көне йорт төзергә ярамый дигән сүз дә бар бит.

– Уйдырма ул. Әле фундамент салганнан соң бер ел басылырга тиеш дигән уйдырма да бар. Мин бу хакта болай дип шаяртам: әгәр дә кыш көне йорт салырга ярамаса, Казанның яртысы да төзелеп бетмәгән булыр иде. Андый стереотиплар бетте бугай инде ул хәзер. Технологияләрне белеп, дөрес куллансаң, бар да яхшы булачак. Без бу теманы экспертлар чакырып та аңлаттык, бихисап видеороликлар да төшердек инде, хәзер кешедә дә андый сораулар тумый кебек. Төзибез, эшлибез, бернинди проблема юк.

– Кеше табигате буенча скептик. Ышанмаучанлык көчле. Һәм бу аңлашыла торган хис. «Ханская усадьба» – ачык кырда башланган эш. Сезгә иң беренчеләрдән булып ышанып килгән кешеләр кемнәр алар?

– Яхшы танышларым бик ярдәм итте. Шәхси бренд, репутация дигән төшенчәләр дә зур роль уйный. Ә иң мөһиме – бу проектка иң беренчеләрдән мин үзем ышандым. Җаным-тәнем белән янып йөрим. Авыл төзү, тарихта үз эземне калдыру – минем күптәнге хыялым. Беренче клиентларым ватсап аша сорашып килгән кешеләр булды. Аларның йортлары төзелеп бетеп килә. Ышанганнары өчен мин аларга бүген дә рәхмәтле. Булды шундый вакытлар: риелторлар белән төркемләп карарга килүчеләр: “Юк, бу килеп чыкмас”, диделәр. Бәлки бүген дә шулай уйлаучылар бардыр. Динамиканы күргәч, киресенә инанасың: йортлар төзелә, асфальт салына, тротуарлар җәелә. Безнең девиз: “Сүздән – эшкә!”. Сөйләдең икән, эшләргә кирәк. Шуңа күрә без һәр сөйләгән сүзне үлчәп сөйләргә тырышабыз һәм реаль эш белән җөпләп барабыз.

– Гомумән, Казаннан читтә йортларны кемнәр ала? Аларның портреты нинди?

– Нигездә, балалы гаиләләр. Беренчедән, даими тору урынын булдыручылар, шулай ук фатирда яшәп бирегә ял итәргә килүчеләр. Ялларда, каникулларда яшәргә кайтучылар. Башка шәһәрдән күчеп килүчеләр дә байтак. Түбән Кама, Мәскәү, Нижневартовск кебек шәһәрләреннән күченәләр. Күбесе эшмәкәрләр.

– Сезнең күп кенә социаль проектларыгыз да бар. Хәйриячелек, балаларга ярдәм итү, мәчетләр төзү белән дә шөгыльләнәсез. Компания өчен ни дәрәҗәдә мөһим бу?

– Безнең команда өчен бу иң мөһим эшләрнең берсе. Бу бизнес түгел. Акча эшлим дип кенә озак эшләп булмый – идея, кыйммәтләр кирәк. Бездән күреп башкалар, аеруча яшьләр тартылыр дигән өмет бар. Җәмгыятькә, социаль яктан якланмаган кешеләргә ярдәм итү – игелекле гамәл. Син дөньяга нидер бирсәң, дөнья да сиңа нидер кайтара, дигән фикер белән эш итәбез.

 – Ничә мәчет төзедегез?

– Казанда “Рәхмәтулла” мәчете, Богородское бистәсендә, Яңа Шигалида төзедек. Сечин урамындагы мәчет төзелешенә дә бераз өлешебез керде. Хәзерге вакытта Мирный бистәсендә бер мәчет төзеп киләбез. Беренче май бистәсендә дә төзи башладык. “Беренче май” исемле булгач, беренче майларга тапшырырбыз дип ният бар. Төзүчеләрдә объектны аерым бер срокларга тапшыру – проблемалы хәл. Без, гадәттә, һәр эшне ниндидер көннәргә билгеләп тапшырабыз. Бер мәчетне Корбан гаетенә, икенчесен Уразага дип ачтык. “Дом доброты” проекты дәвам итә. Шушы көннәрдә Мирный бистәсендә янган гаиләгә ярдәм итәргә исәплибез. Әтиләре инвалид, әниләре мәктәптә эшли, ике балалары бар. Бергәләп ярдәм итәрбез, дип ышанам. 

– Әлерәк телгә алынган “шәхси бренд” дигән нәрсә бизнеста никадәр дәрәҗәдә кирәк?

– Заманасы шундый. Элек, әйтик, ООО дәрәҗәле санала иде. Шәхси эшмәкәрләрне “чпшник” дип кимсетебрәк карыйлар иде. Бүген ОООларны әллә ничәне ачарга була, офис та, хезмәткәр дә кирәкми. Бүген кеше әйберне кешедән сатып ала. Конкрет кешедән. Шәхси брендны үстерү шуңа да бик мөһим. Кеше никадәр ачык булса, аның белән эшләве дә җиңел, ышанычлы.

– Шушы шәхси брендны куәтләп, бизнеска багышланган китап та язасыз икән. Татар телендә мондый китапның чыкканы юк иде бугай.

– Теләгем кешеләргә ниндидер файда китерү, үземнән соң эз калдыру. Мотивацион, автобиографик китап бу. Балалар өчен мәктәптән үк укып өйрәнергә әсбап булырлык. Бизнес һәм кыйммәтләр, игелеклелек турында яхшы киңәшләр. Аллаһ боерса, 2023 елда татар һәм рус телендә чыгар, дип ышанам.

– Инде 5 ел узып киткән. Алга таба компаниядән тагын нинди яңалыклар көтәргә?

– Үз эшеңне яратып, күңелеңне биреп эшләсәң генә, эш уңышлы була. Бер карасаң, биш ел күп тә кебек, юк та кебек. Командабыз алдында бик зур максатлар тора. Планнарыбыз зурдан. Сәбәбен без кылабыз – нәтиҗәсе Аллаһы Тәгаләдән.

Әңгәмәдәш – Данил Сәфәров.
Реклама. “Ханский дом”


---

--- | 27.12.2022

Кәрим Тинчурин театры Яңа ел әкиятләрен карарга чакыра

$
0
0
27.12.2022 Мәдәният
28, 29 декабрь, 4,6 гыйнвар көннәрендә Кәрим Тинчурин театрына Чыршы бәйрәме һәм “Тылсымлы арена”, “Асылкош” әкиятләрен карарга килегез. Бәйрәм көннәрен бергәләп күңелле итеп үткәрик!

Сезне Кыш бабай белән Кар кызы, чыршы янында әйлән-бәйлән, әкият геройлары, уеннар, бүләкләр һәм шәп спектакльләр көтә. “Тылсымлы арена” белән “Асылкош” спектакльләре көндез көненә ике тапкыр уйналачак.

Билетларны әлеге ссылтама аша алып була: https://tinchurinteatr.ru/ru/shows/  

 


---

--- | 27.12.2022

Татарстан Милли музеенда СССР тормышына багышланган күргәзмә ачылды (ФОТО)

$
0
0
27.12.2022 Җәмгыять
2022 елда Татарстан Милли музееның иң зур күргәзмә проектларының берсе - «СССР. Тарихта 70 ел". Әлеге күргәзмәдә совет чорын документларда, фотографияләрдә, акчалата түләүләрдә, бүләкләрдә һәм көнкүреш әйберләрендә тәкъдим итә. Күргәзмәдә 1917-1993 еллардагы 700ләп экспонатны берләштерә.

Күргәзмә 2023 елның 1 мартына кадәр эшлиячәк. Аны Пушкин картасы буенча да карарга мөмкин булачак. 

 


---

--- | 27.12.2022

Асрамага алынган 17 яшьлек укучы кыз урамда туңып үлгән

$
0
0
27.12.2022 Фаҗига
Әлеге коточкыч хәл Башкортстанның Мәчетле районында килеп чыккан. Кыз асрамага алган бала була һәм Дуван-Мәчетле авылында, Ибраһимовлар гаиләсендә яши. Аннан тыш, гаиләдә тагын дүрт бала тәрбияләнә.
Җирле масскаүләм мәгьлүмат чаралары язганча, кызның  психик тайпылышларга бәйле авыруы булган. Кич белән ул йокларга яткан, ә иртән абыйлары аны туңган килеш урамда тапканнар.   Әлеге факт буенча полиция тикшерү үткәрә. Фото: Пиксабай  
---

--- | 27.12.2022

Дүрт бала әтисе Фәрит Салихов хисләре белән бүлеште: “Әле нитеп булмый әле”

$
0
0
27.12.2022 Матбугат
Бүген «Матбугат.ру» хәбәрчесенең юлына танылган журналист, «Шәһри Казан» газетасы хезмәткәре, татар көрәше турында иң оста язучы каләмчеләрнең берсе Фәрит Салихов очрады. “Танымадым, баерсың”, - диде «Матбугат.ру» хәбәрчесе. «Инде баедым», - диде Фәрит җавап итеп. Баксаң, кичә генә дүртенче балалары туган икән!
Кыз, малай, кыз, кыз – гаиләнең байлыгы менә шушындый халәттә. Әлегә. Фәритнең тормыш иптәше Зилә һәм кичә генә туган кызлары Казанның Гагарин урамында урнашкан балалар тудыру йортында әле. Хәлләре яхшы, Аллаһка шөкер.    Дүрт бала әтисеннән хис-кичерешләре турында сорадык. “Әле нитеп булмый әле”, - диде ул шатлыгына сүзләр табалмыйча. Ярар, нитәрләр әле.   Без исә бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз! Балаларыгыз игелекле, иманлы булып үссен.  
---

--- | 27.12.2022

18 бала чит илдә чыккан дару эчеп үлгән

$
0
0
28.12.2022 Медицина
Үзбәкстанда Һиндстанның Marion Biotech компаниясе җитештергән ОРВИга каршы препарат эчкәннән соң 18 бала үлгән. Моны раслаучы экспертиза нәтиҗәләре хокук саклау органнарына җибәрелде. Бу хакта ТАСС Үзбәкстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, «Док-1 Макс» препаратын тикшерү бер атна элек башланган. Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә препаратта этиленгликоль агулы матдә табылган, дип яза Татар-информ.   «Док-1 Макс» сиропын эчкән 21 баланың 18е үлде», – дип белдерделәр министрлыкта һәм препарат республиканың барлык даруханәләрендә сатудан алынды, дип өстәделәр.  Фото: пиксабай  
---

--- | 28.12.2022

Чаллыда банктан 40 млн сум урлаучылар барлыгы 7 кеше булган

$
0
0
28.12.2022 Криминал
Чаллы шәһәре судында 25-48 яшьлек җиде кешегә хөкем карары чыгарылды. Алар аеруча зур күләмдә акча урлауда гаепләнә.
Судта билгеле булганча, алар бер банктан акча урларга җыенган. Шулай ук банк программасындагы хата турында да белгәннәр, бу хата аркасында дебет карталарында һәм банкның мобиль кушымтасында баланс ике тапкырга арткан, дип яза Татар-информ.   2019 елның маеннан августына кадәр татарстанлылар банкта ноль баланслы дебет карталарын ачкан, соңыннан шунда приход-касса ордерлары буенча акча салганнар һәм ике тапкыр арттырылган акчаларны урлаганнар. Алар банктан барлыгы 40 миллион сум акча урлаган.   Аларга карата аеручы зур күләмдә акча урлау буенча җинаять эше ачылган. Алар үз гаепләрен өлешчә генә таныган. Суд аларның алтысын 1 елдан 4 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итеп гомуми яки кырыс режимдагы колониягә җибәрде. Җиденче гаепләнүче шартлы җәза алды, аны 3 ел сынау срогы белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Фото: пиксабай  
---

--- | 28.12.2022

«Матбугат.ру» 13 нче тапкыр Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгели

$
0
0
28.12.2022 Бәйге
Матур гадәт буенча быел да Яңа ел төнендә иң тугры матбугатчыны билгелибез. Унөченче тапкыр! Кем бәйрәмне безнең белән каршы ала, шул 2023 елның беренче секундында шушы язма астында комментарий язып куярга тиеш. Кем беренче – шул җиңүче. Бүләк - 500 сум.

Уенның шартлары:

1. Уенда балигъ булган (18 яше тулган) һәркем катнаша ала.

2. Комментарийлар бары тик "Вконтакте" виджетыннан гына языла.

3. Исәпне "00:01" дән түгел, ә "00:00" дән саныйбыз.

4. Кемнең хәбәре "Вконтакте" комментарийлары тасмасында беренчерәк була - шул җиңүче.

5. Җиңүчене гыйнварның беренче көннәрендә игълан итәчәкбез.

6. Җиңүчегә бүләк - 500 сум. Аны банк картасына яки телефон номерына җибәрәчәкбез.   

P.S. Бу бәйге “Матбугат.ру”ның матур традициясенә әйләнде. Тәүге тапкыр аны 2011 елны каршылаганда үткәргән идек.

20122013, 2014, 2015, 2016, 2017, 2018, 2019, 2020, 2021, 2022 нче елларны каршылаганда да оештырдык. Унөч ел сизелми дә үтеп киткән, ә матур гадәт, тугры дусларыбыз калды. Комментарийларның саны күрсәткәнчә, Яңа ел төнен “Матбугат.ру” белән бик күп кеше каршылый. Быел да бергә булыйк!

16+   

Тагын бер кат искәртәбез: бәйгедә бары тик "Вконтакте" аша комментарий язучылар гына катнаша!

 


---

--- | 28.12.2022
Viewing all 38245 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>