Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live

Җырчы Иркәнең ире Артур кайткан: "Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды"

$
0
0
28.12.2022 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Иркәнең мобилизацияләнгән ире Артур 2-3 көнгә өенә кайткан. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә.
“Мин әкрен генә күнектем... Адәм баласы барысына да күнегә икән шул... 3 ай эчендә нинди генә уйлар килмәде башка, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем... Бу соңгы айларда күүүп уйландым, беренче бер туктамый еладым, ничә еллар буена елый алмый йөргәнмен икән. Әйтерсең лә, күп еллар буена җыелган яшьләр бер туктамый тамды да тамды... Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп кенә торды... Яшьләр тукталды... Аннан дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады... Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым... Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым... Бу темага сөйләшәсе килми иде... Һәр кешегә аның турында сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны... Әкрен генә үтте... Күрештек без! 2-3 көн бергә булдык! Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы да борчуы юк диярсең... Тынычландым, Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен. Яңа елны быел тулы гаилә белән үткәрә алмыйбыз... Балалар Артурның әнисе белән үткәрәселәре килде бик нык. Алар әни янына кайтып киттеләр инде... Менә шундый яңалыклар бездә... Ничек күрештегез кебек сораулар бирмәгез... Рәхмәт”, - дип уртаклаша Иркә. Фото: Татар-информ  
---

--- | 28.12.2022

Сүзләр йөри. «Андыйларны зиратка кертмиләр бит, кая барсын инде…»

$
0
0
28.12.2022 Җәмгыять
Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә… Телнең кыйбласы юк.
Вәт. Менә авылга кайтам. Мин инде монда көтеп алынган кунак. Һәрбер сүзем – яңалык. Бик гади кеше түгел бит инде, прастой халык бик иснәнеп тә борынын тыга алмаган җирләргә үтә ала торган кеше. Үзе дә үтә, сүзе дә үтә торган. Вәт, менә мин авыл гайбәтчеләре өчен табыш инде. Сораштырасылары килә. Сораштыралар.   – Былтыр фәлән-фәлән кеше үлгән иде бит, – диләр. – Аны, үз үлеме белән үлмәгән, дип сөйлиләр. Зинһар, әйт инде, пажалысты, безнең өчен генә. Ул үз-үзенә кул салганмы, әллә аны үтергәннәрме?   – Юк, – мәйтәм, – ул үз үлеме белән үлгән.   Халык ышанмый. Аның фикеренчә, я аны үтерергә тиешләр, я ул… Ну, аңлашыла инде. Кино карап, китап укып үскән кешеләр бит, бөекләрнең гади бәндә үлеме белән китүләренә ышанасылары килми. Йөрәге тотып, ашказаны авыртып, я эче китеп үләргә тиеш түгел бит инде бөек кешеләр. Аларның үлеме дә бөек булырга тиеш.   Моны сөйләп тә бетермибез, икенчегә күчәләр:   – Ә менә фәлән-фәлән җырчының ире өстеннән йөргән икән, ул шуңа асылынып үлгән икән… Дөресме шул?   – Дөрес түгел.   – Нигә дөрес түгел?   – Чөнки ул фәлән-фәлән җырчы әле исән.   – Кайдан исән булсын инде, телевизордан гел иске язмаларын гына күрсәтәләр бит.   – Ул әле декрет ялында. Бәби карый, шуңа яңа җырлар эшли алмый.   – Ничек инде декрет ялында? Үлгән кешеме?   Мин шаяртырга маташам.   – Әйе. Хәзер бит авырлы килеш үлсәң, декрет ялы бирәләр.   Ә тегеләрнең үз туксаны туксан:   – Ничек?! Ул үз хатыны авырлы булган килеш чит хатын белән йөргәнмени?!   – Әле җитмәсә, аның шул читтәге хатынында баласы да бар, дип әйтәләр.   Мин инде шаяртуның соңгы чигенә җитәм. Хәзер үзем дә белмим инде шаярту микән бу, нервы җепселләренең берәр төрле тартышуы микән:   – Әйе, аның читтә сөяркәсе бар, шул сөяркәсеннән баласы бар. Хатыны шуның өчен асылынып үлгән. Һәм әле бәби үстереп ята.   Хәзер боларның күзе маңгайга менә:   – Ничек инде үлгән килеш бала үстереп ята?   Бер акыллысы шундук җавап таба:   – Андыйларны зиратка кертмиләр бит, кая барсын инде…   Ул арада тагын да акыллырагы район үзәгеннән урлап кайткан афишаны ачып җибәрә:   – Менә! Бер атнадан ул безгә концерт белән киләчәк!   Төркем тынып кала. Шуннан кемдер әйтеп сала:   – Вәт әй, ә! Үлгән килеш тә концерт куеп йөре инде, ә.   – Җитмәсә дә җитми икән кешегә акча.   Минем акыл бу сүзләрне сөреп чыга алмый. Ул арада үземә бәйләнә башлыйлар:   – Карале, ник син авылга гел бер хатының белән генә кайтасың ул?   – Әйе, санга сукмыйсың, что ли? Ә безнең бәлки җидесен дә күрәсебез киләдер.   – Юк, мин синең урында булсам, куркып тормас идем. Ну, дан бар, мал бар… Кайт инде ияртеп бөтенесен дә.   Беркадәр вакыт узганнан соң, сүзләр бераз үзгәрәчәк. Монда озаграк торсам, җиде хатыныннан да аерылган икән дип сөйләячәкләр. Кайчагында хәтта әни дә шикләнеп сорап куячак:   – Улым, килен берәү генәме ул?   – Улым, аерылышмадыгызмы?   Дөнья җирдән, күктән һәм сүздән тора. Һәм кешеләрдән. Җир дә, күк тә, сүзләр дә үзгәрә. Ә кешеләр беркайчан да үзгәрми. Үзгәрмәячәк тә. Кешеләр әллә нәрсәләр сөйләячәк. Шуңа күрә мин барыгызны да алдан кисәтеп куям. Беркайчан да бернәрсәгә дә ышанмагыз. Хәтта мине үлгән дисәләр дә. Ышанмагыз. Үзем сезнең күзегезгә карап: «Мин үлдем», – дип әйтмәгәнмен икән, димәк, мин исән. Фото: Фрипик.ру  
Марат КӘБИРОВ

--- | 28.12.2022

Гөлфия Шәвәлиева: “Һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм”

$
0
0
28.12.2022 Мәдәният
Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева гаиләдә татар яки башкорт телен өйрәнү юнәлешендәге үзенчәлекле проект башлап җибәргән. Әлеге проектның нигезендә – дәфтәрләр. Идея авторы бу дәфтәрләр балаларга телне өйрәтүдә ата-аналар өчен җиңел ысул булыр, ди.

- “Татар гаиләсендә – татар баласы” проектын башлап җибәргәнсез. Әлеге проект белән якыннан таныштырыгыз әле. 

- Без бүген шушындый заманада яшибез. 40 яшь тирәсендәгеләрнең күпләре: “Я, как собака, понимаю, но говорить не могу”, - диләр. Ә аларның балалары: “Я ничего не понимаю. Говорите по-нашему”, – дип сөйли. Кызганыч бит бу! Ике буынны югалтабыз. Бүген мәктәпләрдә укып йөргән балаларның балалары үзләрен татар яки башкорт дип танымаячак. Без шуңа барабыз! Бу бит куркыныч хәл! Шул хакта бик күп уйлыйм. Аллага шөкер, балаларым татар һәм башкорт телләрен беләләр. Оныкларымны татар теленә өйрәтәм. Теләкләре юк югын. Әмма шундый ысул кулланырга булдым. Көненә өч сүз өйрәнәбез. Икенче көнгә шушы сүзләрне белсә, һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм. Димәк, җәмгысе – 30 сум.

Минем бу ысулыма каршы булганнар да бар. Акчага өйрәтәсең, диләр. Менә сез бушка эшлисезме? Юк, әлбәттә. Балаларны шундый юл белән өйрәтик, дидем. Тора-бара татар сүзләрен аларга яздыра башладым. “Татар гаиләсендә - татар баласы”, “Башкорт гаиләсендә - башкорт баласы” дигән проектларым туды. Иң беренче итеп, әлеге проектларны Римзил Вәлиевкә күрсәттем. Аның төзәтмәләрен керттек. Балаларым ярдәмендә проектны бергә башкардык. Хәзер алар “Хәерле иртә”, “Саумысыз”, “Рәхмәт” дигәнне беләләр яки аралашу өчен кирәк сүзләрне әйтә дә, яза да алалар.

Әле җәй көне генә алар миңа: “Не понимаю. Говори по-нашему”, - ди иде. Җәй көне оныгым белән бакчага чыккач: “Бу – бакча” дип өйрәтәм. “Я сегодня не татар”, – дип йөгереп китте. Акчасыз калды бит! Икенче көнне йөгереп килә. “Нәнәй, это бакча. Я сегодня татар. Я татар!” – димәсенме?! Бу ысул барыбер эшли дип уйлыйм. Дәфтәр форматындагы әлеге проектларым ярдәмендә ата-аналар балаларына туган телне өйрәтер дигән өмет бар. Дәфтәрләрнең электрон варианты әзер. ISBN алып, типографиягә бирәсе калды. 

- Әлеге дәфтәрләрне кайдан алып булачак?    - Ике дәфтәр сатып алырга кирәк. 89177360003 номерына шалтыратып, адресыгызны әйтәсез. Акчасын күчергәч, билгеләнгән адреска җибәрәбез. Бу басманың типография чыгымнары бар, шунлыктан бушка тарата алмыйм. Дәфтәрдә датасын билгеләп, көненә өч сүз язып, бала белән бергә эшләргә кирәк.   Әгәр бала 100 сүзне ятласа, сезнең белән ансат аралаша алачак. Әлеге проектым татарча яки башкортча сөйләшә башлауга зур этәргеч булып тора. Дәфтәрне тутырып, аның тышында күрсәтелгән адреска кире җибәрәләр. Телефон яки ватсап аша берничә татар теле укытучысы белән тикшерәбез. Аралашу онлайн форматта бара: бер якта – гаиләсе, икенче яктан без – укытучылар. Баланың өйрәнгән сүзләре аша имтихан алабыз да, анализ ясыйбыз. Әгәр 100 сүз белә икән, 15 меңлек призга дәгъва кыла ала. Алла боерса, зур чара итеп, оештырырга уйлап торабыз.      - Татар яки башкорт телен өйрәнүдә андый дәфтәрләр генә ярдәм итәрме соң?   - Беләсезме, бала татармы, башкортмы яки башка милләт вәкилеме, туган телен өйрәнүдә иң беренче урында гаилә тора. Дәфтәрнең ярдәме зур. Мин моны оныкларымның шушы дәфтәрләр нигезендә өйрәнүеннән чыгып әйтәм.    Бу көннәрдә тагын бер нәрсә шатландырды. Автобуста барабыз. Бер яшь тә дүрт айлык бала әнисе белән утырган. Яшен әнисеннән сорадым. Әнисе аның белән татарча гына сөйләшә. Бала да татарча җавап бирергә маташа. Баланы татарча өйрәтүенә рәхмәт әйттем. Укытучы буларак, бу күренешкә игьтибарсыз кала алмадым. “Без бит татарлар! Нинди телдә өйрәтим мин баламны?!” – диде татар хатыны. Мин бик шатландым.    Бер кичәдә күренекле бер апа: “Минем нинди генә медальләрем юк. Әмма оныгым белән татарча сөйләшә алмыйм. Бу - зур бәхетсезлек. Минем көнгә калмагыз”, - диде. Бу апаның әйткән сүзләре дөрес юлдан баруымны раслады.      - Татарстаннан читтә яшәүче татар буларак, сезнең телебез өчен борчылуыгыз гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Искә алынган проектларыгыз өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә.   - Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Кайчакта миңа шундый бер җылы сүз дә җитә. Ул бит кешене канатландыра. Ә менә күңелне төшергәне шул: мәктәпләрдә татар яки башкорт теле урынына ата-аналарның күбесе рус телен сайлый. Татар теле дә, башкорт теле дә гаиләдән килә.   Ата-аналарга, әби-бабайларга мөрәҗәгать итәм. Туган телне тергезүне үзебездән, гаиләдән башлыйк. Бу безгә фарыз икәнен онытмыйк. Мине аңлаган кешеләр күптер дип уйлыйм. Аларга рәхмәтләремне белдереп, “Татар гаиләсендә - татар баласы”, “Башкорт гаиләсендә - башкорт баласы” дигән проектларым белән уртак эшебезне башлыйк.         
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 28.12.2022

Томан аркасында 200 машина бәрелешкән, бер кеше һәлак булган

$
0
0
28.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Кытайда үзәгендәге Чжэнчжоу шәһәрендә зур юл-транспорт һәлакәте булган, монда 200 машина бәрелешкән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Авариянең сәбәбе - көчле томан булу. Юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән, дип китерә агентлык сүзләрен Татар-информ. Фото: пиксабай  
---

--- | 28.12.2022

Резидә Шәрәфиева: "Бала тапканда, авызыма су салып торучы ул булды"

$
0
0
28.12.2022 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез. "Мин әйткәләшергә яратмыйм, ләкин кызып китәргә мөмкинмен. Чыгарымнан чыккан вакытта кешегә сүз әйтеп, соңыннан үкенеп йөри торган гадәтем бар. Хаклы булсам да, гафу үтенә ала", - ди ул.
- Резидә, бөтен образларны да тектерәсезме? Әзер күлмәк сатып алу арзанрак түгелме?   - Түгел. Аның бәясе – адәм көлкесе. Ә күлмәкләрне һәрвакыт тектерәм. Күлмәк янына баш киеме дә ясатам. Образларны үзем эзләп табам, интернетта эзләнәм, аларны бераз үзгәртәм. Беркемдә булмаган, кабатланмаган кием кияргә яратам. Хәтта пальто, туннарны да тектерәм. Чаллыда бик оста тегүчем бар. Әмма телефон номерын беркемгә дә бирмим (көлә). 
- Кызыгыз Зөләйханы соңлап таптыгыз...   - Мин аны 40 яшемдә таптым. Аллаһы Тәгалә эшедер инде ул. Бөтен дөньяга “кияүдә булган идем” диясем килмәсә дә, беренче ирем белән 7 ел яшәдек. Әмма балабыз булмады. Табибларга йөрдек, бар да яхшы диделәр. Аннан соң аның тарафыннан “кеше үзе өчен яшәргә тиеш” дигән сүзләр дә булды. Бәлки бала булса, яшәгән дә булыр идек. Ул начар кеше түгел. Аның тегү остаханәсе бар, кайвакыт анда кием тектерәм.   - Зөләйха туганда, дустыгыз, танылган журналист Гөлназ Шәйхи дә янәшәгездә булган икән...   - Баланы якын дустым, табибә Наилә Наилевна таптырды. Зөләйханың туу вакыты минем туган көнгә туры килә иде. Минеке – 10 гыйнварда. Ләкин ул көнгә туры китерәсе килмәде, шуңа күрә табибыма баланы 7 гыйнварда табыйк, дидем. Аллаһы кушып, шулай булды да. Чынлап та, бала тудыру йортына дустым Гөлназ да килде. Ул бала табучы хатын-кыз турында язарга теләде. Бала тапканда, авызыма су салып торды. Бала тугач та, “Зөләйха!” диде Гөлназ. Бөтен кешегә дә ошады. Шулай итеп, кызыма исемне Гөлназ тапты (көлә). Зөләйха карында чакта бик актив иде. Кечкенә вакытта да малайлар кебек иде ул. Хәзер менә үсә төшкәч, холкы үзгәрде.   - Зөләйхага иптәш калып кайту теләге булдымы?   - Тагын бер бала алып кайтсам, Зөләйха үпкәләр, аңа игътибар кимер дип уйладым. Хәзер дә шулай уйлыйм. Югыйсә, кызымны иркәләп үстермәдем, һәр эшкә өйрәтергә тырыштым. Аңа хәзер 16 яшь. Һөнәр сайлый, программалаштыру белән кызыксына. 
- Сез шәхси тормышыгыз турында сөйләшергә яратмыйсыз. Ә шулай да Зөләйханың әтисе нинди кеше ул?   - Әйбәт кеше ул. Кешелекле, ярдәмчел, күңеле чиста. Хатын-кыз белән ир бер-берсенә дус та булырга тиеш. Һәр эшне уртага салып, киңәшләшеп эшлибез. Башны югалтып гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Ул мине яхшылыгы белән үзенә каратты.  
- Күптән түгел Равил Галиев белән әңгәмәбез чыкты. Әңгәмәдә ул аңа “хыянәт” итүегез турында сөйләде...   - Яшь җырчы Рафаэль Якупов белән концерт куйганыма үпкәләде шул. Рафаэль белән Казан шәһәр филармониясендә бергә эшлибез. Әмма ул концертка Равилне дә чакырдык, тамашачы аны бик зурлап алкышлады. Равилнең шаяруы белән үпкәсе бергә, икесен бергә әйтә дә, аңламый да калам. Тик озын тәнәфестән соң без кабат Равил белән кушылдык, хәзерге вакытта яңа программа әзерлибез. Шул ук вакытта Рафаэль белән дә концертларыбыз бара. Миңа икесе белән дә эшләве уңайлы.   
- Ирегез Равилгә көнләшмиме? Гомумән, көнчеме ул?   - Юк, көнләшми. Бала-чага түгел бит инде без.     - Сез ирекле булырга яратасызмы?   - Әйе. Мин гомер буе ирекле булдым. Миңа ничек җайлы, шулай йөрим. Ләкин өемдә һәрвакыт тәртип. Концертка киткәндә дә, ашарга пешереп китәм.    - Резидә, кеше белән үпкәләшеп яки тавышланып йөргәнегез бармы?   - Мин әйткәләшергә яратмыйм, ләкин кызып китәргә мөмкинмен. Чыгарымнан чыккан вакытта кешегә сүз әйтеп, соңыннан үкенеп йөри торган гадәтем бар. Хаклы булсам да, гафу үтенә алам. Үземне үзем тәрбиялим. Кызыма да: “Әгәр тавыш күтәрәм икән, әни, туктале”, - дип тыныч кына әйт дим. Мин – “акыллы усал”. Ачу килгән чаклар булса, башта бер-ике көн уйлап йөрим. Уйлый-уйлый, йокламаска да мөмкин. Аннан соң ул кешене чәй өстәле артына утыртып, җайлап кына аңлатам. Шулай аңлашсаң, ике якка да рәхәт булып китә, үпкәләр юкка чыга. Гел тыйнак кына булып йөреп булмый. Ошамаган әйберләрне кайвакыт әйтергә туры килә. Ә болай мин бөтен кешене дә яратам, барысына да яхшы мөгалләмәдә.  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 28.12.2022

12 яшьлек кызның кесәсендә телефоны шартлаган

$
0
0
28.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Мәскәүдә 12 яшьлек кыз смартфоны шартлау сәбәпле пешеп, дәваханәгә эләккән. SHOT Телеграм-каналы язуынча, Некрасовка мәктәбендә тәнәфес вакытында укучы кыз култыксаларга таянган һәм шул чак телефоны батарейкасына басым ясалган. Кесәдән төтен чыга башлагач, кыз гаджетны атып бәргән. Һәм телефонга ут капкан. Бу вакытта янәшәдә булган тарих укытучысы аны сүндергән.
Посттагы фотосурәттә төтенле смартфон һәм кыз баланың пешкән кулы аермачык күренә. Канал язуынча, укучы кызны дәваханәгә илткәннәр. Табиблар аңа беренче дәрәҗә пешү диагнозы куйган.   Мәктәп директоры Майя Булаева бу вакыйганы раслаган. Аның сүзләренчә, мәктәп хезмәткәрләре  оператив рәвештә телефонны сүндергән һәм кызга ярдәм күрсәткән. “Табиблар каравыннан соң балага госпитализация таләп ителмәгән. Әле укучы кыз өйдә. Каникуллардан соң ул дәрескә йөри башларга тиеш”,  – дигән педагог.   Аллаһ сакласын. Хәзер смартфоннар барыбызда да бар диярлек. Тик торганнан шундый бәла-каза чыга күрмәсен инде.  Чыганак: lenta.ru Автор:Әлфия Шакирҗанова
---

--- | 28.12.2022

Эльмира Сөләйманова әнисе турында: "Әти бездән чыгып киткәндә ми­ңа 5 яшь иде. Энемне ба­ла тудыру йортыннан алырга бармады..."

$
0
0
28.12.2022 Шоу-бизнес
40 яшендә гомере өзелгән җырчы Эльмира Сөләйманова 2019 елда "Ирек мәйданы" хәбәрчесенә болай сөйләгән:
"Әнигә 60 яшь тула. Заводта хезмәт куеп, 45 яшь­тән лаеклы ялга чыкты. Әле дә тик утырмый, медицина өл­кәсендә регистратурада эшли. Әни безне – ике баласын – берүзе аякка бастырды. Аның тырышлыгына, көченә шаккатам һәм сокланам. Әти бездән чыгып киткәндә ми­ңа 5 яшь иде. Энемне ба­ла тудыру йортыннан алырга бармады...   Әни бик матур, яшь то­ра, зифа буйлы. «Дус кызыңмы бу?» – дип сораучылар да бар. Әйе, үзе генә яши. «Миңа ир кирәкми», – ди. Бөтен нәрсәсе җитеш. Тормышы җиңел булмады, яшьлегендә ял итү тәтемәде. Аның каравы, хәзер чәчәк ата. Аны шулай күреп сөе­нәм. Дус кызлары белән очрашалар, дискотекаларга да йөрештерәләр. Хәзер яшәүнең матурлыгын, рәхә­тен тулысынча татысын. Авыр вакытлар булды. Ипигә акча юк чаклар да бар иде. Бераз файда булсын, дип, кечкенә чакта энем бе­лән шешәләр җыеп тапшыра идек. Үз көчебез белән кү­тәрелдек, эшкә өйрәнеп үстек. Хәзер рәхәт яшибез..."   Фидания апага Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен.... Кызыл таң Автор:Резида Валитова
---

--- | 28.12.2022

Алсу Фазлыева: "Сөякләргә кадәр сызлады"

$
0
0
28.12.2022 Шоу-бизнес
Эстраданың танылган артисты Алсу Фазлыева Яңа ел алдыннан чирләгән.
“Кичә чирләп киттем бит әле, хәтта температура күтәрелде. 4,5 ел чирләгән юк иде, температура да күтәрелмәде. Соңгы арада прическа бозылмасын дип баш киемен кимичә йөрдем. Сөякләргә кадәр сызлады. Тамак та авырта. Тизрәк терелергә, Яңа елга бүләкләр әзерләргә кирәк”, - дип сөйләде Алсу социаль челтәрдә.   
---

--- | 28.12.2022

Бар да «Крейсер Аврора»дан башлана...

$
0
0
28.12.2022 Мәдәният
Әти-әниләр еш кына үзләренең чынга ашмаган хыялларын балаларында тормышка ашырырга тырыша. Менә Лилия Зәйнуллинаның әнисе дә кызын кече яшьтән музыка мәктәбенә биргән. Хәер, әни кушканга гына йөрмәгән анда хәзер – Кариев театрының вокал буенча остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә ул вакытта сабый Лилия. Яратып йөргән.

Югары чиста тавышлы баланың «Крейсер Аврора»ны җырлавын барлык ата-аналар да, ишеккә өелешеп, кем шундый матур итеп җырлый анда, дип сокланып тыңлый торган булган.

Музыка мәктәбендә хор-дирижерлык классын тәмамлаган Лилия Зәйнуллина биюче дә әле! 4 яшендә әнисе биюгә биргән. Иртән – музыка дәресләре, аннары – гомумбелем бирү мәктәбе, ә кич – бию. Җырлый да, бии дә белүенең гомер юлында бик еш кирәге чыга Лилия Зәйнуллинага. «Сорнай» ансамблендә дә һәм бии, һәм җырлый ул. Булачак ире белән дә бию табыштыра!

Соңрак, Кариев театрына вокал укытучысы булып эшкә килгәч тә, «Айрыз батыр» спектакленә төп рольгә җырлый-бии белә торган кеше кирәк булгач, режиссер Ренат Әюпов бөтен артист арасыннан аны сайлый! Бу ролен бик яратып искә ала Лилия Зәйнуллина.

Ә юбилее уңаеннан узачак «Былбыл бакчасы» концертында нинди спектакльләрдән җырлар яңгырар, театрыбызның кайсы артисты җыр башкарыр – моны 28 нче гыйнвар 18:30 сәгатьтә белербез!

Билет алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru


---

--- | 28.12.2022

"Элита"да фәнни-гамәли семинар узды (ФОТО)

$
0
0
28.12.2022 Авыл
"Элита" хуҗалыгы җирлегендә әледән-әле төрле фәнни-гамәли конференция һәм семинарлар узып тора. Шушы көннәрдә аның чираттагысы узды. Бу көнне семинарда катнашучыларга хуҗалык буенча экскурсия дә оештырылып, аның төп эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Аерым алганда, орлыкны туңдыру һәм саклау технологияләре, сөт һәм азык сыйфатына анализ ясау һәм Чехиядән кайтарылган нәселле үгезләр турында сөйләделәр.


---

--- | 28.12.2022

Филармония Яңа елның грандиоз тамашасынасына чакыра

$
0
0
28.12.2022 Мәдәният
5 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар моңы» Гала-концерты узачак. Концертта 10 ел дәвамында җиңү яулаган лауреатлар һәм «Казан нуры» инструменталь ансамбле катнашачак. Сез яраткан җырлар, йолдызлы артистлар, елмаюлар, уен-көлке, шәп концерт программасы һәм яхшы кәеф гарантияләнә.

Билетлар алу өчен сылтама: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/1176


---

--- | 28.12.2022

Үзе үлгәнче гел төшендә сабый күрде. “Исән ахрысы...”, - дип елады

$
0
0
29.12.2022 Язмыш
- Кызым, мин күзләремне йомгач, уянмасам да, син елама... Курыкма, йоклыйм гына! Мин күктә болытлар артына качып, сине күзәтәм, югалтма, - дигән иде.
Күкләрдә әнисе яктылыгын шәйләгән кыз, зәңгәр киңлеккә көненә ничә мәртәбә күтәрелеп карый икән? “Ул чакта нык тордың...”, - дип сөйли әтисе. Хәзер менә кыен аңа, әнисен сагына...   Спасс районының Чәчәкле авылы халкы бүген дә яхшы хәтерли: Сөмбел Исхакова үлем түшәгендә ятканда кызын ярты ятимлек кочагына әнә шулай әзерли. Кызы аңа ихластан ышана, еламаска сүз бирә. Әнисен җирләгәндә хәтта уйнап йөри, елмая, көлә. Сөмбел инде үсеп килә. Чибәрлеге! Күзләре сөрмәле... Ләкин моңсулык иңгән.   - Әнисе турында сүз чыкса, еламыйча калмый хәзер. Әни назын кем генә алмаштыра алсын? “Ярый кызым, син бар”, - дим. Камиләсез яши алмас идем. Сөмбелгә рәхмәт, үзе бик иртә китсә дә, мине терәкле итте, - ди Алмаз.   Алмаз – аек акыллы ир заты. 53 яшен тутырып килә. Иң мөһиме – хәмер белән мавыкмый! Хәленчә тормыш көтә, бакча үстерә. Бозау асрый, ишегалдында кош-корты чүпләнә. Саулыгы чамалы. Гариплеге күзгә күренмәсә дә, хәлен үзе генә белә. Авылда иркәләп үстермиләр бит, Алмаз да яшьтән сарык көтүе көтә. Ә көтүченең эше – көне буе аяк итен туный! Йөгереп арыгач, я җиргә утыра, я ятып ял итә, үч иткәндәй, йокланып та кителә. Җиргә сыенып талган йокысының әҗере – тәненә салкын тидерә.   - Уң ягым берни тоймый, дим әнигә. Аптыраштык. Күбәләктәй йөгереп йөргән җирдән! Әйбәтләнеп китмәсме дип, бераз түздек әле. Ярты ягым параличланган икән. Хәзер дә уң ягымның кул-аягын, арка-корсак җирен утта өтәсеңме, кисәсеңме, чеметәсеңме, сыйпыйсыңмы – берни сизмим. Бернәрсә белән дә, берничек тә дәвалап булмый, диләр. Икенче ягына да күчмәсен өчен, көчле дарулар белән уң ягымдагы авыруны табиблар блокладылар. Дүрт саным төгәл кебек, чынлыкта, тешне кысып, сер бирмичә яшим, - ди Алмаз. - Сөмбелгә 40 яшемдә генә өйләндем. Аңа кадәр бер мәртәбә өйләнеп аерылган идем, улым туды, миңа күрсәтмәделәр. Тагын шул бер әнигә бит хәсрәте. Аннары Сөмбелне очраттым. Икебез дә районнан кайтып килә идек, автобуста күрештек. Танышырга сүз кирәк бит, шаяртып кына урын даулый башладым, кычкырышып ук киттек.   Ярым шаярып әйткәләшә торгач, сөйләшер сүзләр күбәйде. Аның да гариплек төркеменә чыгу мәшәкатьләре белән йөреше икән, минем дә. Күпме генә йөрсәм дә, мине гарип кешеләр исемлегенә кертмәделәр. Ярты ягымны тоймыйм да, югыйсә! Сөмбел икенче төркем гарип иде. “Гарипне алып, нишләмәкче буласың?” - дип акыл өйрәтүчеләрнең сүзенә карамадам. Яраткан кешене ятка бирәсе киләмени? Сөмбел курчак кебек, шул кадәр матур иде. Аның эшкә булганлыгы! Бөтен җирне тәртиптә тотты, чиста, пөхтә иде, бакчада бер бөртек чүп үләне дә үстермәде. Сөмбел бәбигә узгач, табиблар каршы төшә. Авыруы сәбәпле бала табарга ярамый, диләр. Чынлап та, диабет интектерә аны. Әмма ул бик кыю булып чыга. “Баламны тудырам!” - дип кырт кисә.    - Камиләне җиде ай ярымлык чагында ярып алдылар. Кечкенә иде, минем йодрык кадәрле генә! Хәзер үзенә әйткәч ышанмый, әнә. Сөмбел табибларны тыңламыйча тагын бәбигә узды. “Камиләгә иптәш кирәк”, - диде. Икенче баланың туар вакыты җиткәндә, Сөмбелнең хәле авыраеп, аналыгы белән бергә алдылар. Баланы бирмәделәр. Ул баланы берәрсенең кулына тапшырмадылармы икән дип ахырдан гел шикләндек. Үзе үлгәнче гел төшендә сабый күрде. “Исән ахрысы...”, - дип елады. Хәзер ул бала мине төшләремдә тинтерәтә. Сөмбелнең икенче баладан соң саулыгы бетереп көйсезләнде. Болай да комага китә иде.   Диабет белән авырган кешенең канында шикәр күләме үзгәрдеме, тиз авырая. Ике бөере дә эшләүдән туктады. Гемодиализ үзәгенә, бөерләрен чистарттырырга йөри башладык, атнасына өч тапкыр! Гемодиализдан шул кадәр җиңеләеп кайта да, җиң сызганып эшкә керешә иде. Тора-бара сулды. Аяклары шешенеп җәфалады. “41 нче үлчәмле аяк киеме киям, анысы да сыймый башлады бит”, - дия иде. “Әй, арыдым ла...” - диде ахырдан. Сөмбелгә кадәр 3 ел алдан әтисе бауга менде. Әнисендә яман шеш иде, март аенда әбине җирләдек, май аенда Сөмбел өзелде. Төнге сәгать унбердә... “Әниең йоклап китте, кызым, уятма”, - дидем дә, әнине алырга йөгердем. Камиләнең бернәрсәдән дә курыкмыйча, әнисе янында уйнап калганы хәтеремдә.   Сөмбелне җирләгәнгә дә 5 ел вакыт үтеп китте. Соңгы васыяте – “Камиләне берүк ташлама!” - диде. Сөмбелгә биргән сүземне үтим. Камилә әнисе каберенә бик еш йөри, миңа да әйтеп тормыйча китә, кайчагында кайтып килүен генә күрәм. Быел буяулар алып кайткач, чардуганын берүзе буяды. Яшермим – өйләнеп карадым. Икенче хатын ул чынлап та безнең тормышта инде үги икән. Камиләгә дә, берәү дә кирәк түгел безгә, мәйтәм. Ашарга мин үзем пешерәм. Камилә дә мин пешергәнне ярата. Үзе дә аш-суга оста. Кирәкмәс сүз сөйләшмибез, ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз. Камилә 7 нче сыйнфта укый, барысын да аңлый. Шөкер итеп яшәргә өйрәндек, - ди Алмаз.   Иңнәрендә олы бурыч аның – Камиләне үстереп, олы тормыш юлына озатып җибәрәсе, башлы-күзле итәсе, оныклар сөясе! Менә шуларны үтәми торып, Алмаз Исхаковның яшәүдән туярга хакы юк!   Гөлнур Шәрәфиева. Спасс районы    
---

--- | 29.12.2022

Күрәзәче Фавазилә Сагаева: «Җәйгә таба илдә үзгәрешләр булачак»

$
0
0
29.12.2022 Җәмгыять
Куян елында безне ни көтә? Бу хакта күрәзәчеләрнең дә фикерен белештек. Ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.
Фавазилә Сагаева, халык күрәзәчесе (Башкортстан):   – Юлбарыс елы авыр булды. Әлеге җәнлек корбаннар ярата. Шуңа да күп кенә якыннарыбызны югалттык.  Куян елы исә яхшы хәбәрләр китерәчәк. Куян – йомшак, иркә, араларны җайлаучы хайван. Халыкны сөендерәсем килә – ни генә булса да, тыныч көннәргә ерак калмады. Җәйгә таба илгә иминлек киләчәк. Көнбатышта яшәүчеләргә кыен булачак. Алар яхшы тормышта яшәргә ияләнеп беткән иделәр. Авырлык алдында калырлар. Доллар чүпкә әйләнеп калачак. Аның каравы евро үсәчәк. Тагын шунысы бар: элек араны өзгән чит илләр безнең белән дуслашачак.   Давыллар, куркыныч яңгырлар, табигать бәла-казалары булмаячак. Ковид бетте дисәк тә, йогышлы авырулар баш күтәрәчәк. Киләсе елда балалар күп авырырга мөмкин. Әмма бу чир зурларга тимәячәк. Бала дигәннән, күп кенә гаиләләрдә өченче сабыйлар туачак. Шул ук вакытта бәби сөя алмаучылар да артачак. Бу  кешеләрнең компьютер янында утыруы, аз хәрәкәтләнүе белән бәйле.   Авыл хуҗалыгына килгәндә, уңыш әллә ни сөендермәс. Бәрәңге начар булачак. Фото: фрипик.ру    
---

--- | 29.12.2022

Казанда югалган кыз бала су алып кайтырга дип кенә чыккан булган

$
0
0
29.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда су алып кайтырга дип кичә өеннән чыгып киткән һәм югалган мәктәп укучысын инде бер тәүлек эзлиләр.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 12 яшьлек кыз кичә Дәрвишләр бистәсендә юкка чыккан. Агентлык мәгълүматлары буенча, музыка мәктәбеннән кайткач, бала су алырга киткән һәм шуннан соң өенә кайтмаган.   Бер версия буенча, кыз мәктәптә кем беләндер низагка кергән. Икенче версия буенча, балалар «Әти-әниләрдән кач» дигән ниндидер уен уйныйлар. Кызның кесә телефоны җавап бирми. Шулай да төнлә аны берничә тапкыр кабызганнар.   Баланы төне буе эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Кызны полиция хезмәткәрләре, якыннары, дуслары һәм «Лиза Алерт» эзтабарлар отряды волонтерлары эзли.   Әтисе әйтүенчә, кызны әле тапмаганнар.  
---

--- | 29.12.2022

Ире хатынын онытып калдырган

$
0
0
29.12.2022 Ир белән хатын
Таиландта яшәүче ир төнлә йомыш йомышларга дип юл читенә туктагач, хатынын джунглида онытып калдырып киткән. 55 яшьлек Бунтом Чаймун хатыны Амнуай белән машинада отпускадан кайтып килгәннәр. Төнлә ир, юл читендә туктап, йомыш йомышларга дип агачлар арасына кереп киткән.
Ул юкта хатыны да  урман эченә кереп киткән. Ул арада ир әйләнеп килгән, руль артына утырган һәм арытаба юл тоткан. Ул машинада сәер тынлыкка  игътибар итә-итүен, әмма хатыны юктыр дип уйламый, аны артык утыргычта йоклый дип уйлый.     Ул арада Амнуай юлга чыга, әмма ире белән машинадан җилләр искән. Аңа караңгы төндә  20 км ераклыктагы шәһәргә барырга туры килә. Шәһәргә барып җитү белән ул, ире белән элемтәгә чыгар өчен, полициягә мөрәҗәгать итә. Аның мобиль телефоны машинаның арткы утыргычында яткан сумкада калган. Җитмәсә, иренең телефон номеры да хәтерләмәгән. Шуңа күрә  полицейскийлар Чаймун белән берничә сәгатьтән соң гына бәйләнешкә чыга алган. Ул арада ир 160 километр юл үткән. Полициядән шалтыраткач, ир кичекмәстән хатыны артыннан киткән.   Аның хатыны исә иренә ачу тотмавын һәм аны гафу итүен белдергән.  Фото: фрипик.ру  
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 29.12.2022

40 бала анасы Гөлсирин Дербенева: "Яратам дип әйтергә оялмагыз!"

$
0
0
29.12.2022 Җәмгыять
Башкортстанның Краснокама районыннан Гөлсирин Дербенева һәм Аис Маликов 40 бала өчен әти-әни булган. Беренче гаиләләреннән 3 әр балалары бар.
— Балалар таралышкач, өйдә бушлык калды. Ятимнәр йортына мөрәҗәгать иткәч, 2 кыз алырга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп гаиләбез ишәя башлады, — ди олы йөрәкле ана.   Иң зур балага 22 яшь булса, иң кечесенә 5 яшь тулган. Гаилә башлыгы Аис Маликов зур гаиләгә иркен өй төзегән. Балалар белән бергәләп умарта карыйлар, маллар, атлар асрыйлар. Малайлар спорт секцияләренә йөрсә, кызлар бию һәм вокал түгәрәкләрен үз итә.   Әлеге гаилә күпмилләтле. Монда рус, башкорт, татар, мари, чуваш милләтеннән булган балалар тәрбияләнә. Әти-әни балаларын төрле милләт халкын хөрмәт итәргә өйрәтә.   — Иң беренче чиратта балаларны яратырга, аларны кочакларга, үбәргә кирәк. Яратам дип әйтергә оялмагыз. Тыңлый белү, бер-берең белән уртак тел табып сөйләшү дә бик мөһим, — ди Гөлсирин ханым Дербенева.  
Альмира МӘҮЛЕТОВА

--- | 29.12.2022

Равил Фәйзуллинның «Элгәреләр, бүгенгеләр...» дип аталган җыентыгы дөнья күрде

$
0
0
29.12.2022 Әдәбият
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның төрле елларда иҗат ителгән публицистик язмалары тупланган яңа китабы дөнья күрде. Җыентык «Элгәреләр, бүгенгеләр...» дип атала.
«Алар чор-заман, милләт язмышы, әдәбият-сәнгать һәм тарихыбызның күренекле шәхесләре турында мәкаләләре, иҗат протретлары, эссе-уйланулардан гыйбарәт», диелгән китапның аннотациясендә.   Китапның «Төрле еллар, төрле уйлар» дип аталган беренче бүлегендә милләт язмышы, әдәбият язмышына караган мәкаләләр урын алган. «Бөек төркилектә безнең олуг» һәм «Сәнгать кешеләре, гыйлем ияләре» бүлекләре талантлы шәхесләргә багышланган, дип яза Татар-информ.   «Бу китапта нигездә мин үзем күреп белгән шәхесләр турында язылган. Тукай белән Җәлилдән кала барысы да белән дә аралашып яшәлгән», – диде ул китап турында «Татар-информ» хәбәрчесенә.   Җыентыкта Нәкый Исәнбәт, Яков Емельянов, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Мостай Кәрим һәм башкалар турында барлыгы 50дән артык мәкалә урын алган.   Язучы китапның ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән дөнья күрүен ассызыклый. «Бик күп шәхесләребез турында язмалар кергән бу китап министрлык өчен үзенә күрә ярдәмлек тә булып тора», – ди ул.  
---

--- | 29.12.2022

Казанда корпоративка дип өеннән чыгып киткән тренер югалган (ФОТО)

$
0
0
29.12.2022 Хәвеф-хәтәр
Казанда 1986 елда туган Дмитрий Кузьмичевны эзлиләр. Танышлары хәбәр итүенчә, ул 24 декабрьдә Зур Кызыл урамындагы йорттан чыгып, корпоративка дип киткән. Шул вакыттан бирле аның кайда икәнлеге билгеле түгел. Ир команда тренеры булып эшләгән.
Аның буе 185 см, чәче коңгырт кара, ачык зәңгәр төстәге куртка, зәңгәр джинсы, куе зәңгәр башлык кигән булган.   Күрүчеләр булса 8 (800) 700-54-52 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар.  
---

--- | 29.12.2022

Татарстан Министрлар Кабинетының идарә башлыгы Гүзәл Шакирова вафат

$
0
0
29.12.2022 Сәясәт
Татарстан Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова вафат булган. Агентлыкның үз чыганагы «Татар-информ»га бу мәгълүматны раслады.
Гүзәл Шакировага 53 яшь иде.   Үлемнең сәбәбе хәбәр ителми, шулай да аның күптән түгел генә коронавирус белән авырганлыгы билгеле.   Республиканың иң яхшы табиблары аның гомерен саклап калу өчен көрәшкән.   Мәрхүмә белән хушлашуның төгәл көне һәм вакыты әле билгеле түгел.   Искәртеп узабыз, Гүзәл Шакирова идарәне 2013 елдан бирле җитәкләде, ул әлеге вазифада Андре Кондратьевны алыштырды.  
---

--- | 29.12.2022

Башы төрмәдән чыкмаячак

$
0
0
29.12.2022 Криминал
Пермь крае суды вузда атыш оештырган элекке студент Тимур Бекмансуровка хөкем карары чыгарган. Узган елның 20 сентябрендә Бекмансуров, шома көпшәле корал алып, Пермь дәүләт университеты территориясенә килә һәм ут ача. Нәтиҗәдә, алты кешенең гомере өзелә, 20дән артык кеше яралана, тагын 37 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.
Бекмансуровны алты кешене үтерүдә, үтерергә омтылуда, шулай ук полицейскийны үтерергә маташуда, милеккә зыян салуда гаепле дип таптылар. Хөкем ителгән егет 18,3 миллион сум күләмдә әхлакый һәм матди зыян түләргә тиеш.   Прокурор Бекмансуров өчен гомерлеккә иректән мәхрүм ителү срогын сораган, чөнки ул җәмгыять өчен хәвеф белән яный.   Гаепләнүченең адвокаты исә аның яшен һәм тоткарлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән инвалидлыгын исәпкә алуны сораган. Шулай ук, медиклар бәяләмәләренә карамастан, Бекмансуров үзен сәламәт дип санамый һәм кабаттан экспертиза үткәрүне сорый.   Бекмансуров гаебен таныган. Ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән. Кызыл таң
---

--- | 29.12.2022
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>