Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Дома с террасами, мастер-спальнями, барнхаусы: тренды в загородной недвижимости 2024 года

$
0
0
15.07.2024 Җәмгыять
Рассказываем о ключевых трендах, которые стоит учесть при строительстве и выборе собственного дома
Тренды в дизайне загородных домов каждый год меняются. В моду входят новые архитектурные и цветовые решения, стили и отделочные материалы. Эксперты рассказали о тенденциях в загородном дизайне, которые будут актуальны в 2024 году.   Первый тренд – большие окна. Панорамные окна были изобретены еще в эпоху Ренессанса, когда не было электричества. Архитекторам было важно создать большие проёмы от пола до потолка, чтобы солнечный свет максимально охватывал пространство всей комнаты. Этот тренд не потерял своей актуальности и сегодня. Панорамные окна – мастхэв всех современных проектов домов. Они могут быть раздвижные, распашные, в металлической, пластиковой или деревянной раме по пожеланию владельца дома. Такое решение позволит создать стильный светлый интерьер, добавит пространству простора и воздуха. Это отличный вариант для больших гостиных, комнат с выходом на террасу, балкон. 

Второй тренд – дома с террасами. С одной стороны, терраса – небольшая открытая площадка, примыкающая к дому. С другой – пространство с множеством возможностей. Летом на террасе можно проводить время с семьей и друзьями, наслаждаясь красивыми видами. Вечерами после тяжёлого дня – читать книгу за чашкой чая. Утром – делать растяжку, йогу или пить кофе, встречая рассвет. Терраса – уникальное изобретение, которое позволяет своему владельцу наслаждаться природой и больше времени проводить на открытом воздухе.      Третий тренд – мастер-спальни. Это зоны, как правило, объединяющие несколько функций: спальню, отдельную ванную и в идеале – гардеробную. Такие пространства чаще всего встречаются в спальнях взрослых и позволяют организовать для них приватное пространство, свободное от детей и гостей, а также избежать столпотворения и очередей в ванную по утрам. Наличие собственной ванны и гардеробной в комнате удобно тем, что позволяет сократить время сборов, поиска вещей по утрам. Такое решение давно применялось на западе, но в последние годы вошло и в обиход российских квартир и коттеджей.    Четвёртый тренд – ландшафтный дизайн. В России встречается всё больше домов с продуманным ландшафтным дизайном и благоустройством территории. Идеально выстриженным газоном сегодня никого не удивить. Владельцы домов организуют на территории фонтаны, пруды, цветущие сады, зоны отдыха, дополняют все это необычными арт-объектами, мощением и стильной подсветкой. Сегодня в тренде естественное озеленение, которое не требует больших усилий в уходе, выглядит натурально и свежо.    Пятый тренд – барнхаусы. В переводе с английского barn (барн) – «амбар». Это архитектурный стиль XX в., но прочно занимающий место в числе трендов современной загородной архитектуры. Мода на барнхаусы зародилась в Западной Европе. Это стиль на стыке минимализма и лофта. Сегодня барнхаус по-прежнему популярен, в первую очередь благодаря своей простоте. Такие проекты можно подстраивать под разные бюджеты, они легки в воплощении и смотрятся ярко и актуально. От амбарных помещений барнхаус заимствовал прямоугольную форму, которая полностью отвечает концепции минимализма и обеспечивает сооружению максимальную функциональность. Внешний и внутренний вид барнхаусов предельно минималистичен. В таких домах нет вычурного декора, нефункциональных деталей и украшений ради украшения. Для обшивки используются простые натуральные материалы: сайдинг, дерево, камень, металл и стекло.   Компания «Посейдом»* всегда следит за трендами и пополняет свои коллекции домов свежими и интересными решениями. Застройщик выполняет полный комплекс услуг, начиная с выбора земельного участка под будущую застройку, заканчивая всеми видами отделочных, ремонтных работ и ландшафтного дизайна.    Подробнее о компании и проектах домов можно узнать на сайте poseydom.ru/ и по телефону (843) 225 22 33.      Реклама. ООО «ПОСЕЙДОМ» erid: 2VtzqxcKyR3   Реклама. Рекламодатель Общество с ограниченной ответственностью «ПОСЕЙДОМ», ИНН 1655492620, ОГРН 1231600003810, юридический адрес: РТ, г. Казань, ул. Подлужная, 67а. 
*Застройщик: Общество с ограниченной ответственностью «ПОСЕЙДОМ», ИНН 1655492620, ОГРН 1231600003810, юридический адрес: РТ, г. Казань, ул. Подлужная, 67а. Условия реализации: при приобретении объектов строительства, оплата цены договора осуществляется по всем действующим формам оплаты: за счет собственных денежных средств, с привлечением кредитных средств. Подробнее о данном предложении можно узнать в офисе продаж и по тел. (843) 225 22 33. 
Настоящее предложение не является публичной офертой.
---

--- | 15.07.2024

Как сохранить продуктивную жизнь корове?

$
0
0
15.07.2024 Җәмгыять
Печень в организме коровы – это источник энергии для жизни и продуктивности. Чем высокопродуктивнее корова, тем больше ей нужно энергии для образования молока. Это повышает нагрузку на печень. Также печень активно участвует в гормональном обмене – регуляции полового цикла и росте фолликулов.
Что происходит в организме коровы, если она получит недостаточно питательный рацион? От дефицита энергии начнется энергетическое голодание. При этом дополнительные инъекции гормонов при синхронизации увеличивают нагрузку на печень, приводя к нарушению обмена веществ и жировой дистрофии печени.     Без синхронизации половой охоты многие предприятия не представляют свой рабочий процесс, поэтому при работе с гормонами для профилактики заболеваний печени и сохранения продуктивной жизни коров необходимо следить за качеством кормов и полноценностью белкового состава рациона.   Лаборатория контроля качества кормов АО «ГПП «Элита» предлагает услуги на базе модульной системы кормления животных «NutriOpt (НутриОпт)», которая сочетает в себе точные анализы, полученные на анализаторе кормов и фуража «FOSS (ФОСС)» NIRS DS (НЁРС ДС) 2500. Исследования позволяют производить детальную оценку сырья с учетом его влияния на качество кормов и продуктивности животного. Данная комбинация позволяет достоверно оптимизировать подход к кормлению животных и поможет Вам увеличить эффективность, производительность и ваши доходы.    АО «ГПП «Элита» - одно из крупнейших предприятий России по производству и реализации семени быков-производителей с богатейшим опытом селекционно-племенной работы. Сегодня основная задача компании – производство высоко фертильного семени быков-производителей мировой селекции из США, Канады, Германии, Нидерландов и других стран.      Узнать подробнее об услугах, предоставляемых АО «ГПП «Элита» можно на сайте elitaplem.ru и по телефону 8 (800) 550-77-54 (бесплатно по России).   Реклама. АО «ГПП «Элита»  erid: 2VtzqvGAtEV
---

--- | 15.07.2024

Айгөл Бариева матурлык бәйгесендә җиңгән

$
0
0
15.07.2024 Шоу-бизнес
Айгөл "Миссис Татарстан-2024" матурлык конкурсында катнашкан һәм "Миссис Казан-2024" исеменә лаек булган. Финалда 10 хатын-кыз катнашкан. Айгөл чыгышының күп өлешен мәрхүм ире Линарга һәм үзләре арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлаган.
"Мин бу конкурста катнашуыма бик шатмын. Чыгышымны Линарыма багышладым. 20 ел элек ул минем шундый бәйгедә катнашуымның инициаторы булган иде. Ул бүген дә бик шат булыр иде. Мин аның хуплавын тойдым", - дигән Айгөл.   Котлыйбыз, Айгөл! Соңгы җиңү булмасын! Кызыл таң Автор:Резеда Галикәева  
---

--- | 15.07.2024

Лагерьдә агуланган 26 баланы хастаханәгә салганнар

$
0
0
15.07.2024 Җәмгыять
Евпаториядәге «Каламитский бриз» балалар сәламәтләндерү лагерендә массакүләм агулану очрагы булган. Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, кискен эчәк инфекциясе йоктырган 26 баланы хастаханәгә салганнар. Бу хакта ТАСС яза.
Бу хәл 10 июльдә теркәлгән. 13 очрак авыручылар белән элемтәдә булганнарны медицина тикшерүе барышында ачыкланган.   Хәзер Роспотребнадзорның Евпартория шәһәре һәм Сакский районы буенча территориаль бүлеге бу хәлне эпидемиологик яктан тикшерә. Тикшерүнең максаты – авыруның сәбәбен һәм чыганагын ачыклау, шулай ук инфекциянең алга таба таралуын булдырмау, дип китерә хәбәрне Татар-информ агентлыгы.  
---

--- | 15.07.2024

Зөлфия Вәлиева: “Полиция хезмәткәре коралын алып энемне атып үтергән”

$
0
0
15.07.2024 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы, педагог Зөлфия Вәлиева белән хәбәргә чыккач, ул үз өенә кунакка чакырды. Кешенең йорты да аның турында бик күп әйбер сөйли бит. Йорт тирәли аллы-гөлле чәчкәләр утыртылган, бөтен урамны яңгыратып радиодан татар җырлары яңгырап тора.

Өйдән нур, җылылык бөркелә. Монда, чыннан да, бәхетле кешеләр яшидер дип уйлап куйдым. Зөлфия Вәлиеваның ачык күңеллелеге, юмартлыгы, самимимлегенә сокландым. Ул күбәләктәй нәфис, җиңел, әйтерсең язмышы гел яхшы мизгелләрдән генә тора. Тик язмышлардан узмыш юк дип юкка гына әйтмиләрдер. 


– Каладан авылга күченгәнсез икән. Бик матур җир, күз тимәсен! Шәһәр сагындырмыймы?

– Казанда ике бүлмәле фатирда яши идек. Яшәү урыныбызны киңәйтәсе килде. Хатын-кыз шундый тынгысыз җан бит ул. Өйдә өстәлнең урынын алыштырсаң да, рәхәт булып китә. Ир-ат мәгарәдә дә яши алыр иде, бәлкем. Зуррак йорт эзләргә тотындык. Тәлгать тә, авыл егете булгач, йорт алуга каршы килмәде. Казан янында гына өй эзләдек. Бу йортыбызны күргәч тә аңа гашыйк булдык. Кеше үзенә насыйп булган җирне барыбер таба икән. 
– Сез дөньяга килгәндә әти-әниләрегез бик яшь булган икән.   – Мин туганда, әнигә – 19, әтигә 21 яшь булган. Яшь әти-әниләр булу – горурлык бит ул, шуңа күрә балачакта бераз масаеп та ала идем. Энем Рөстәм белән яшь аермабыз ел ярым гына булгач, безне хәтта игезәкләр дип йөртәләр иде. 
– Әти-әниләрегез кем булып эшләде?   – Әни кибетче иде. Шундый шат күңелле, рәхәт кеше ул. Әнием кибетче булгач, мин дә кибетчеләрне бик яратам. Әти хәзер дә дары заводында столяр булып эшли. Яше 70тән артса да, эштән, хәрәкәттән туктамый. Күпме яшьләр пандемия чорында кыскартуларга эләкте, ә әтине әле дә җибәрмиләр, аңа “тотынып” торалар. Алтын куллы кеше, үз эшенең чын остасы! Әти-әниләр үз көйләре белән Казанда тигезлектә яшиләр, шөкер.
– Балачагыгыз нәрсә белән истә калды?   – Мине гел тыялар иде. “Кызый, тик кенә утыр. Аның хәтле көлмә, кеше көлдермә”, – дип әйткәннәре хәтеремдә. Кечкенәдән бик шук булганмын. Минем бөтен әйберне беләсе килә иде. Бәлкем, табигатем шундыйдыр, хәзер дә кызыксынуларым бик күп. Яңа белгән әйберләрне башкаларга да җиткерәсем килә, бу укытучылык билгесе. Кайвакыт үземә: “Ник һаман кеше өйрәтәсең инде син”, – дим. Гел яңалыкка омтылып яшим һәм белемнәрем белән бүлешү ихтыяҗы да зур. Астрология күзлегеннән дә мин – укытучы икән, шуңа күрә холкымны берничек үзгәртә алмыйм. Балалар белән күбрәк эшли башлагач та, бу сүзләргә инандым. Спектакльләр куеп, зур җиңүләр яуладык. Эшемдә Аллаһ Тәгаләнең ярдәмен тоям, әйтерсең лә мин үз юлыма бастым. 
– Зөлфия ханым, энегез вафатына ничә ел булды инде? Бу фаҗигагә ачыклык кертеп булдымы?   – Энем вафатына 29 ел инде. Бу шундый билгесез бер хәл булды. Яңа ел алдыннан энем дусты белән Саратов өлкәсенә эшлекле сәфәрдә иде. Аларны юлда ЮХИДИ хезмәткәре туктаткан. Ничектер сүзгә килеп, ике арада бәхәс купкан. Полиция хезмәткәре исерек булган. Коралын алып энемне атып үтергән. Бу язмыштыр инде... Машинасы тулы бүләк иде. Һәрберебезгә күчтәнәч әзерләгән булган, ә без “бүләк” итеп өй түренә Рөстәмне алып кайтып салдык. 29 декабрьдә җирләдек. Малайлар подъезддан чыккач ук зиратка кадәр юлга чәчәк сибеп бардылар. Шул чәчәкләр өстенә кар яуды, алар бозланып катты. Чәчәкле юл бер ай чамасы шул килеш торды. Бер 10 еллап Яңа елларыбыз бәйрәм булмады. Хәзер дә шулай ук, бу – гомерлек яра. Рөстәм үлеменнән соң беренче Яңа ел әле дә хәтеремдә. Телевизорны кабызып, концерт карап утырабыз. Гел элеккеге җырлар гына яңгырады, һәрберсендә “мой милый, мой родной” сүзләре... Бер сүз дәшмичә, тынлыкта елап утырдык. Яңа ел җитүе энемнең үлеме турындагы хатирәләрне яңартып тора. “Вакыт дәвалый”, – диләр, әмма күңелдә сакланган хәтер китапларын әз генә ачып җибәрсәң дә, куркыныч упкынга төшеп китәсең. Рөстәмгә 20 яшь иде, 9 айлык бала әтисез калды. Кайгы – гаиләңдәге якын кешеңнең үлеме. Калган сынауларга борчылырга да кирәкмидер.   
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 15.07.2024

Алинә Давыдова “Матушка земля” җырын татарча башкарды (ВИДЕО)

$
0
0
15.07.2024 Җәмгыять
Бүген "Җиңү армиясенә кушыл!" телемарафонында җырчы Алинә Давыдова “Матушка земля” җырын татарча башкарды. Исегезгә төшерәбез, бүген “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны бара.
Туры эфир 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип яза ТНВ.  
---

--- | 15.07.2024

Табигать нигъмәтләрен сатучылар: «Алган керемгә йорт салдык»

$
0
0
15.07.2024 Киңәш-табыш
Табигать биргән нигъмәтне иренмичә җыеп, әзерләп, кәсеп иткән кешеләр байтак. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер үләннәр, себерке әзерли, кемдер – нарат сагызын. Боларның барысына да күпме көч һәм кул хезмәте керә.

«Нәрсә бар – барысын да җыям»

Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәева быелгы җәйне күп итеп үләннәр һәм гөмбә җыюга багышлаган. Без дә аның урманнан кайтып, мунча себеркесе бәйләп утырган чагына туры килдек. – Мин җиләккә йөрмәдем, чөнки безнең якта еланнар бик күп. Быел аеруча аздылар, хәтта моңа кадәр таныш булмаганнары да очрый. Күрше авылдан биш кешене елан чагып, хастаханәдә яталар. Шуңа күрә мин, аягыма озын кунычлы резин итек киеп, кулга таяк тотып кына үләннәр (сары һәм шәмәхә мәтрүшкә, бөтнек, кырлыган (иван-чай), меңьяфрак, кандала үләне (донник), себерке җыям. Шәмәхә мәтрүшкәне бер генә вакытта җыеп калып була. Ә кандала үләнен кара көзгә кадәр әзерләргә мөмкин. Бездә юкә чәчәк ата башлады гына әле, анысын да җыярга уйлап торам. Рус халкы, йортларын яман күздән саклар өчен, шайтан таягын күп ала. Анысын да шактый әзерләдем, – ди ул. Моннан тыш, быел ак гөмбә уңган, анысыннан да читтә калмаган оста урманчы. – Беренче партия бер атна элек бетте. Августта икенчесе башланыр дип көтеп торам. Гөмбәләрне маринадладым да, киптердем дә, иттарткычдан чыгарып та, турап та катырырга куйдым, – диде ул. Гаиләсеннән артканның барысын да Гөлнур апа базарга алып барып сата. Өеннән алып китүчеләр дә күп. Мәтрүшкәнең бер бәйләмен – 50–150 сумнан, имән себеркесен – 200 сумнан, юкә, каен, өрәңге яфраклары кушып бәйләгәнен – 150 сумнан, эре ак гөмбәнең 5 литрлы чиләген – 1500 сумнан, вагракларын – 2500 сумнан, 1 литрлы маринадланган гөмбәне – 1500 сумнан, 0,5 литрлысын – 750 сумнан, киптерелгәненең 1 килосын – 20 000 сумнан, катырылганының 1 килосын 6000 сумнан тәкъдим иткән.

«Себеркедән – 150 мең сум»

Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов, мунча себеркесе ясап сатып, сезон саен 150 мең сум тирәсе акча эшли. – Быел себерке бәясен арттырдым. Бөтен төренең дә бер парын 300 сумга сатам. Әлеге бәяне күпсенгән ке­шеләр дә булды, ләкин мин бит бөтен шартын китереп бәйлим. Аңа күпме хезмәт керә. Ике мең сумга сатып алган себерке әллә күпме тапкыр мунча керергә җитә, никадәрле сихәт китерә. Шулай да алучылар кимеми, гел сорап кына торалар, – ди ул. Рамил әйтүенчә, күбрәк төрле үләннәр кушып бәйләгән каен себеркесен сорыйлар. Әрем, сары һәм шәмәхә мәтрүшкә, юкә чәчәк аткан вакытта аның ботагын, карлыган, чия яфракларын кушып бәйли. Соңгы елларда аеруча имән себеркесен яратып алалар, ди.   Чөнки имән себеркесе сөякләрне ныгыта, буыннары авырткан кешеләр­гә файдасы зур. Тәнне сыгылмалы итә һәм азмы-күпме корыта. Имәннең хуш исе артериаль басымның күтәрелүенә комачаулый. Имән себеркесе нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Себеркедән тыш, Рамил шәмәхә мәтрүшкә дә сата. Аны табу авыр булганга, күрәсең, бәясе дә арзан түгел: бер бәйләмен 1000 сумга тәкъдим итә.

«Алган керемгә йорт салдык»

Биектау районының Наратлык авылы куе урманнар янында урнашкан. Шуңа күрә бу авылда яшәүчеләрнең күпчелеге, табигать нигъмәтләрен иренмичә җыеп, эшкәртеп, кәсеп итә. Рузилә һәм Мөнир Камаловлар да бу эшләрдән читтә калмаган. Хуҗабикә әйтүенчә, алар себеркеләр, үләннәр әзерли, гөмбә, каен җиләге һәм кара җиләк (черника) җыя.

– Безнең авыл халкы элек-электән урман белән яши, шуның белән көн күрә. Урман сугыш вакытында да, ачлык елларында да халыкны ачка үтермәгән бит. Үзебез дә яшьрәк чакларда бик нык җыйдык. Шуннан кергән акчаларга газ да керттек, йортлар да салып чыктык, – диде Рузилә апа. Аның әйтүенчә, быел ул якларда җиләк уңышы бик начар булган. Шуңа күрә күбрәк себерке һәм үләннәр әзерлиләр. Имән себеркесенең бер парын 200 сумга саталар, күпләп алганда, арзанрак бәядән бирәләр. Көзен исә гөмбәгә тотынырга ниятлиләр. Шушы еллар эчендә инде үзләренең сатып алучылары да барлыкка килгән. Камаловлар башлыча майлы һәм баллы гөмбә, гөреҗдә җыялар. Сатып алучылар урман байлыгын маринадлап та, тозлап та яраталар икән.

– Кайда да тырышасы инде. Иртәнге сәгать 4тә без инде урманда булабыз. Һәр нәрсәнең урынын белеп барырга кирәк. Бу эшләрдә ирем бигрәк тә тырыш. Атнага ким дигәндә 450 пар әзерләгән чаклар булды. Без себеркене үләннәр кушып бәйләмибез, аеруча имәннекен яраталар. Ә каенныкын дус-туганнар өчен дип кенә әзерлибез. Себерке әзерләү вакыты чыкмады әле. Аны тагын ике-өч атна җыярга була, – диде Рузилә Камалова. Фото: dzen.ru  

Фото: Әгерҗе хәбәрләре  
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 15.07.2024

Салават шәһәре башлыгы пенсионер хатынны судка биргән

$
0
0
15.07.2024 Җәмгыять
Шәһәр башлыгының судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итүнең сәбәбе – өлкән яшьтәге хатынның социаль челтәрләрдә “карак төрмәдә утырырга тиеш” дип язган сүзләре. Миронов бу сүзләрне аның намусына тап төшерә һәм дәрәҗәсен хурлый, дип санаган һәм аның файдасына ярты миллион сум акча түләтүне сораган.

Эшне ике суд инстанциясендә  карагач,  пенсионер хатынны мэрга 70 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр итәләр. Миронов сүзләренчә, ул дәгъваны карау нәтиҗәсеннән “гомум концепция планында канәгать”. Шулай ук түрә хатын-кыздан суд чыгымнарын каплатырга планлаштыра. Пенсионер хатын исә суд карарыннан риза түгел, ул шикаять язарга ниятли. 

Чыганак: lenta.ru    
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 15.07.2024

Камал театры кастингка чакыра

$
0
0
15.07.2024 Мәдәният
25-27 август көннәрендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 30 яшьтән олы булмаган иҗади уку йортларын тәмамлаучыларны кастинка чакыра. Тыңлаулар татар телендә узачак. Кастингка алдын теркәлеп, үзегез турыда кыска резюме җибәрергә кирәк.

 Алдан теркәлү: casting@kamalteatr.ru


---

--- | 15.07.2024

Милли музейда «Җәй, гаилә, дача» күргәзмәсе ачылды

$
0
0
15.07.2024 Мәдәният
Татарстан Республикасы Милли музеенда Гаилә елына багышланган «Җәй, гаилә, дача» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Сораштыруларга караганда, Россия халкының яртысыннан артыгының дачасы бар икән. Шуларның 66% авыл хуҗалыгы продуктларын участокларында үстерә, ә 33% дачаны ял итү өчен генә куллана.

Яңа күргәзмәдә Милли музей фондларыннан сайлап алынган фотолар тәкъдим ителәчәк. 20 гасыр башында төшерелгән фотоларда ял, дача күңел ачулары һәм киемнәр, революциягә кадәрге һәм Совет кешеләренең шәхси тарихлары күрсәтелә.


---

--- | 15.07.2024

Татарстанда +30 градус җылы булачак

$
0
0
16.07.2024 Җәмгыять
Сишәмбе, 16 июльдә, Татарстанда һава көндез +25, хәтта +30 градуска кадәр җылыначак. ТР Гидрометүзәге фаразы буенча, көн дәвамында республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак.
Җил төньяк-көнчыгыш Республикасы буенча 6-11 м/с тизлек белән, көндез урыны белән 14 м/с тизлек белән булачак.   Синоптиклар мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе, 18 июльдән яңгырлар башланачак. Шул ук вакытта температура көндез +24дән +29 градуска кадәр нык үзгәрмәячәк, дип яза Татар-информ.  
---

--- | 16.07.2024

Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуслашкан

$
0
0
16.07.2024 Шоу-бизнес
Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова шау-шулы низагтан соң дуслашканнар. Музыкант сәхнәдәге хезмәттәше белән бергә төшкән фото урнаштырган. Ул Нефтеюганскида төшерелгән. Артистлар анда гастрольдә булган. Элвин Грей аңлатканча, алар иртәнге аш вакытында бер өстәл артында утырганнар.

Гүзәл Уразова исә үзенең социаль челтәр сәхифәсендә концерттан видео куйган, дип яза «Мой Башкортостан».

Анда ул Элвин Грей белән «Красивая и хороший» җырын башкара. «Элвин Грей белән күптән бу җырны башкарган юк. Хит бит, килешәсезме?» – дип сорау биргән ул язылучыларына. Исегезгә төшерәбез, татар – башкорт эстрадасы йолдызлары арасында конфликт 2018 елда чыккан иде. Ул вакытта җырчылар «Красивая и хороший» җырын бүлеште, дип яза Интертат.

Фото: Барс медиа

   
---

--- | 16.07.2024

“Заһидны киендереп, табут белән күмдек...”

$
0
0
16.07.2024 Язмыш
Әлмәт районының Урсалабаш авылында яшәүче Хәдия апа Җәббарованың нигезе инде чүгеп килә. Гомер узып барганда күлмәк кенә тузып калмый икән, ди ул. Балалары җыелышып, уртак өмәгә керешкәннәр, йортның түр ягындагы нигезләрен ныгыталар, берочтан идән такталарын да күтәртеп җәймәкчеләр. Хәдия апа, мәшәкатьләнмәгез әле дип, карышса да күндергәннәр.

Тормыш – агымсу

Әниләре исән чагында аңа игелек кылып, рәхәт күрсәтәсе килүләренә күңел сөенә. Җилкәсенә саллы гомер биштәре аскан анага борчу белмичә, кайгы күрмичә озак яшәргә язсын иде. Хәдия апа, балалары кушты дип кенә тик тора беләмени! Көнаралаш ипи сала! Аны чираттан балаларына биреп җибәрә, күрше-күләнгә авыз иттерә. Капкадан килеп керешкә бәреп еккан ипи исенә исерердәй булып ишек шакуыма да җавабы бер иде аның:   –    Әйдә, бәбкәм, хәзер мичтән ипием чыга, уңды кебек, тиз кабарып менде. Сүзеңне чәй эчкәч сөйләрсең, – дип, ул мине ияртә үк керде.    Ә өйдә безнең балачак исе! Бүген ялгызы гомер иткән әбекәйнең элеккеге тормыш ямен тансыклавына күпереп пешкән ипекәйләре дәлил.    –    42 яшемдә тол калдым. Балалар кул арасына керердәйләр иде дә, аларны аякка бастыруы берүземә калды шул... Заһид абыегыз эшкә нык иде, мәрхүм. Тимерче булып эшләгән җиреннән, син булдырасың дип, бригадир да, завферма да иттеләр. Тимер кыйнаган ир эш рәтен белмиме соң! Тел-теш тидерерлек итмәде, өйгә кайтып кермәсә кермәде – эшендә тәртип иде, авыл халкы белә, – ди Хәдия апа.    Заһид абыйны яратып гомер итсә дә, кияүгә ул димләп чыга. Үзеннән 10 яшькә олырак егеткә кодалауларына артык карышмый гына ризалаша. Никах табынында беренче мәртәбә күрешәләр.    –    Ике авыл арасы 20 чакрымлап, заманына күрә туйлап алып кайттылар. Мамык мендәргә бастырып, кабул иттеләр. Кайнатам мәрхүм иде, кайнанам белән яшәдек... Күпкә түзелде. Заһидтан соң да әнкәй белән 17 ел тордык, балаларны да икәү тәрбияләдек. Мин гел эштә идем, әнкәй өйдәгесен барлап торды. Тормыш агымсу икән, сизелми дә үтеп китә, – ди Хәдия апа.    Гомер юлының күп өлеше инде үтелсә дә, күңеле тулы хатирәләр: яшьлеге, авырлыгы, күтәргесез сынаулары кайчак исенә төшә дә шул елларда янә яшәп алгандай итә. Бер күрмәгән егетне яр иткән көне дә аермачык хәтерендә – килен булып төшкәч, дивардагы сурәт аны сискәндерә. Чем кара күзле, түгәрәк йөзле егет белән 5 ел бергә эшләп, аларга бер сыныкны бүлеп ашарга туры килә...    –    Кыз булып җитешкәч, Чиләбегә эшкә җибәрделәр. Вагонда яшәдек. Эше авыр булса да түздек. Шунда бер егет гел ярдәм итә иде. Мин аңа әле абый дип йөрдем. Менә шул абый дигәнем – Рамазан исемле, Заһидның бертуган энесе булып чыкмасынмы! – дип елмая әбекәй.    “5 көн ятты да...” Җиргә тезләнгән тормыш каршы алса да бирешмиләр. Икәү үргән бәхет оясында итәк тулы балалар үстерәләр.    –    Матур яшәдек, икебезнең арасы беркайчан бозылмады. Әйткәләшүләр була иде, анысы кемнән калган аның? Бүген тузынасың, күп тә үтми дуслашасың. Шулай бер көйгә генә яшәсәк бик риза идем дә, бәхетемнән әҗәл аерды. Заһид 52 яшендә җәй уртасында үлеп китте. Трактор белән урманга барган иде, печәнгә. Тирләп эшләгәндер инде, кайтканда траткордан төшеп, чишмә кырыена ятып су эчкән. Ул чишмәнең суы бик салкын, тешләр куырылып килерлек әле дә. Заһидның әле авырайгач та хастаханәгә илттек. Әле карыша, кем салкын тидереп авыртмый ди, үзе гыжлый, сулый да алмый бичара. Хастаханәдә 5 кенә көн ятты да, өзелде дә. Мин аны кайтыр инде, хәлләре тернәкләнүгә таба бара дигәндә... Бер үкенечем калды, Заһидны киендереп, табут белән күмдек. Сәвит еллары бит, чеп-чи татар авылында, нәселебез, тамырларыбыз белән мөселманнар була торып!  – ди әңгәмәдәшем.   Эш болай була. Заһид абый, коммунист булу сәбәпле, гел партия җыелышларына чакырыла. Ә анда кануннар үзгә... Менә шул харап итә дә.   –    “Карышсаң да, ул синең кеше түгел, партиянеке, чын коммунист бит Заһид! Үзебезчә – киендереп күмәбез, шымыңны да чыгарма”, – диде партком җитәкчесе килеп. Хәлләрем авыр, хәсрәтле чагым, аның белән тарткалашып тормадым. Ихтыярыгыз, дидем. Заһитым табутта ята... Аллаһыга мәгълүм, бүтән заман иде бит, кеше кешеләре булып гомер иттек, – ди Хәдия апа.    Менә шуннан соң тормыш аның җилкәсенә өелеп кала. Фермада сыер сауган, соңрак бозаулар караган ханымны, бил тураймас хезмәтенә түзә дә...    –    Иң яманы, кеше сүзен күтәрү. Заһитым үлеп, ике атна да үтмәде: “Син биш баланы үзең генә тәрбияли амыйсың”, – дип каныктылар. Ул сүзне кем килеп әйтте диген әле? Авыл җирлеге башлыгы! Кемгә дә булса кияүгә димләве икәнлеген аңладым бит моның. “Мин, әгәр дә хатыны үлсә, райком башлыгына гына хатынлыкка барам, башкалар тиң түгел миңа!” – дигәнемне сизми дә калдым. Шуннан соң минем якка борылып та карамады бу. Үстердем балаларымны да! Берсе дә шәһәргә китеп урнашмады, тирә-күрше авылларда гомер итәләр, биек өйләр җиткерделәр – урамда яшәмиләр. Минем өй сыерчык оясыныкы хәтле булганга карамагыз, әле берсе, әле икенчесе үзләренә чакырып тилмертә. Мин бирешмәгәч, чарасызлыктан төп нигезне ныгытырга керештеләр. Китсәм, монысының ишегенә йозак элеп, мине түр башларына гына алып кайтып утырлар иде дә... Үз өемдә – үз көем, дим. 87 яшемә җиткәч, шуны аңладым, олыгайгач та тигезлек кирәк. Бик кирәк. Берүзеңә генә бик күңелсез. Яшьлегемдә эшсез тормадым, күп итеп терлек асрадым, бакчасы дигәндәй, балаларым бар дип икешәр гектар шикәр чөгендере ала идем. Фермадан кайткач, кибет идәне юа идем әле, кышын миченә ягам, утынын үзем ярам! Төнен каравылда торам. Эшләп кеше үлми, сеңлем. Гомергә ипи сатып алмадым, гел үзем пешердем, өйдә ризык пешкәч балалар да тук инде. Сыер асрагач иттән, сөттән өзелмисең. Сугыш еллрында үссәм дә, ачлыкны күрмәдем, әни нык иде, сыер асрады. Әнидән күреп мин дә тол калгач та сыерымны бетермәдем, шуңа тезләнмичә яшәдек, – ди ул.     
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА

--- | 16.07.2024

Фирдүс Тямаев: "Кеше безгә ышанып акча бирә"

$
0
0
16.07.2024 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев Татарстанда үткән «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында хәрби хезмәткәрләргә ярдәме турында сөйләгән. Ул Татарстаннан киткән хәрбиләр белән даими элемтәдә, аларның шалтыратуларына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирергә әзер. «Алар төнге икедә-өчтә дә шалтырата ала», – ди артист.
Тямаев кирәкле әйберләр һәм хәтта автомобильләр дә җибәрә. Ул моны кеше белсен дигән омтылыштан түгел, ә чын йөрәктән ихлас эшләвен билгеләп уза. «Миңа пиар кирәкми. Бу эшләр чын күңелдән», – ди ул.   Җырчы үзенә гади гражданнар күрсәткән ышаныч турында да сөйли. «Машинага ягулык салырга кергәч тә, кешеләр безгә ышанып акча бирә. Без акча сорамадык, алар акчаның хәрбиләр кулына барып эләгәчәген аңлый», –дип уртаклаша Фирдүс Тямаев.   Ул үзенең кече энесе Робертны да телгә ала. Күптән түгел хезмәттән кайтып, патриотик эшен өйдә, милли көрәш буенча ярышлар оештырып дәвам итүен әйтә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.    
---

--- | 16.07.2024

Яшь ана тугыз айлык улын бер ялгызы 4 көнгә калдырып киткән – сабый ачлыктан үлгән

$
0
0
16.07.2024 Криминал
Волгоградта 24 яшьлек хатын-кыз тугыз айлык улын берничә көнгә бер ялгызы калдырган. Ул сабыен ябык фатирда калдырып, дус-ишләре белән кәеф-сафа корырга чыгып киткән, дип яза “readovka67.ru”.

Сабый дүрт көн берүзе булган. Бу вакытта әнисе шәһәрнең икенче читендә кәеф-сафа корып йөргән. Ачлыктан үлгән баланы әбисе табып алган. Хөкем карары буенча, хатынны 18 елга колониягә озатачаклар. 

  Фото: фрипик.ком  
---

--- | 16.07.2024

Сәнәк белән әйләндерергә дип печәнне алдым гына, ә анда бөтерелеп елан ята

$
0
0
16.07.2024 Җәмгыять
Печән исе бүген дә борынны кытыклап тора. Авылда печән өсте дисәң, хәтерең китәр... Хәзер авылда печәнне күпләп чапмыйлар шул. Чөнки мал тотмыйлар. Бәрәңге бакчасы янындагы люцерна да җитеп тора.
Ә моннан бер 20 ел элек башкача иде. Мәктәптә укыган елларда җәй көне башта бәрәңге белән мәш килсәк, аннары печән эшләре башлана иде. Әтиебез ике атнага командировкага китеп, ике атна ял итә иде безнең. Шул ял иткән атнада без печәннән кайтып керми идек.   Авылда халык малны күпләп тоткан чак. Йорт саен диярлек сыер. Бездә икәү. Печән күп кирәк. Болында чабарга печән җитми иде. Чөнки авылдагы һәр кешенең үзенең печән чаба торган урыны бар иде. Аңа башкалар керми. Көтүне дә анда кертмиләр. Безнең әтием белән әнием авылдан ераккарак урнашкан, Сәкел дигән урынга бара иделәр. Ә без печән әйләндерергә, алып кайтканда тырмаларга дип бара идек.    Иртә белән кояш кыздыра башлаганчы печәнне әйләндерәбез. Беренче тапкыр шунда мин елан күргән идем. Сәнәк белән әйләндерергә дип печәнне алдым гына, ә анда бөтерелеп елан ята. Әле дә күз алдында тора. Бик курыккан идем шул чакта. Өлкәннәр дә печән белән елан кайтмасын дип, җыйган вакытта карап җыярга куша иделәр.   Ә менә трактор арбасындагы печән чүмәләсенә утырып кайту бәхете сиңа елмайса, син күкнең җиденче катында буласың инде. Ул печән чүмәләсе шундый биек була иде. Аны ничек кенә шулай өя алганнар икән. Бик зур осталык сорый бит. “Иде” дип үткән заманда язу әллә ничек... Шулай да печән җыю процессында быел да катнаша алуыма куандым әле. Эшләми-эшләгәч арылды анысы, кулда мозольларны әйтмим дә инде... Ә шулай да күңелдә рәхәтлек хисе. Арыганнар мунчадан соң юкка чыга ул...   Руфия Мөхетдинова  
---

--- | 16.07.2024

Татарстан халкы быелдан «ВКонтакте» аша табибка языла алачак

$
0
0
16.07.2024 Медицина
Быелдан «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан халкы өчен яңа сервислар эшли башлаячак. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин раслады.
«Берничә сервис инде эшли. Мәсәлән, штраф түләргә яки хәбәр алырга була. Табибка, балалар бакчасына язылу кебек яңа сервислар план буенча быелдан эшли башлаячак. Августтан башлап яңа сервисларны кертәчәкбез», - дип җавап бирде Начвин «Татар-информ» соравына.   Хәзерге вакытта Татарстан кулланучылары «ВКонтакте» сервис хәбәрләре аша Дәүләт автоинспекциясе салган штрафлары бармы-юкмы икәнен белә һәм аларны түли ала.   Быел әлеге хезмәтләргә табибка язылу, счетчик күрсәткечләрен тапшыру һәм хәбәрләр алу буенча онлайн-сервислар өстәләчәк. Фото: пиксабай  
---

--- | 16.07.2024

Рөстәм Маликов 30 яшькә яшьрәк хатыны белән Төркиягә җыена

$
0
0
16.07.2024 Шоу-бизнес
Рөстәм Маликов тормышындагы яңалыклар белән уртаклаша. Җырчы болай ди:

— Беренче хатыным белән аерылгач, озак еллар ялгыз яшәдем. Ике ел элек үз тиңем очрады. Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы кызы Ләйсәнгә өйләндем. Аллага шөкер, яратышып, бик матур яшибез. Яшь аермабыз 30 ел булуы да сизелми. Ләйсән — инглиз теле укытучысы. Үз йорты, фатиры, машинасы бар. Ире вафат. Беренче никахтан 23 яшьлек улы бар.

“Җәйләр көтеп яшим” дигән яңа җыр яздырдым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. 20 июльдә 75 яшь тула. Тиздән Төркиягә ялга җыенабыз.


---

--- | 16.07.2024

Хуш, Айсылу, бәхил бул...

$
0
0
16.07.2024 Мәдәният
Зифа Нагаева авыр югалту турында хәбәр итә. Ул бөтен дөньяга атаклы кубызчы Роберт Заһретдинов һәм легендар биюче Рәвилә Хаҗиеваның кызы иде. Айсылу Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова катнашлыгындагы "Ихлас" төркеме оештырып, сәхнәләрне дер селкетте.
Ул Уфада беренче тапкыр Агыйделдә йөзгән теплоходларда концертлар оештырды. Күп җырчыларның сәхнәгә чыгуына ярдәм итүче дә - ул. Әмма бервакытта да үзен күрсәтмәде, күкрәк сукмады, дан яулап йөремәде.   Чирен дә, хәтта җәсаден кабергә салуны да читләргә белгертәсе килмәгән аның. Күп танышлары бу хакта ул мәңгелек йортына кайтып киткәч кенә белде.   Айсылуыбыз яман чиргә соңгы көнгәчә көрәшкән, төрле шәһәрләрдә, илләрдә дәваланган. Урынга ятуы да ике-өч кенә көн булган. Һәрвакыттагыча, йөгерә-йөгерә, ашыга-ашыга соңгы юлына да кузгалган. Августта аңа 62 яшь булыр иде.   Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева: «Сансыз җырчыларга, шулай ук миңа да иҗади ярдәмнәре күп тигән Айсылу… Кызганыч, иртә-ә-ә… Үпкәләп китмә, рәхмәт сиңа, тыныч йокла, моңдаш», – дип хушлашкан аның белән.   Өздең үзәкләрне.   Роберт кызы Айсылуга догада булыйк, җәмәгать.... Кызыл таң Фото: Зифа Нагаеваның шәхси архивыннан.
---

--- | 16.07.2024

Уфада бер ир-ат 12 сәгать судан чыга алмаган

$
0
0
16.07.2024 Хәвеф-хәтәр
Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, чыгышы белән Федоровка районыннан 42 яшьлек ир-ат “Солнечный” пляжына килгән. Ял иткән, су кергән. Әмма соңрак нигәдер көймәдә кыргый пляжга күчкән, анда инде ялын “градус астында” дәвам иткән. Әмма кире ничек кайтасын ул уйламаган: кичен бу тирәдә көймәдә йөзүчеләрне очратмаган ул, ә телефонын су читендәге чүп-чар арасына төшереп җибәргән.
“Телефонын эзлим дип үзе дә суга  төшеп киткән. Алдагы 12 сәгать вакытын ул бүрәнәләргә тотынган килеш суда үткәргән: аның ярдәм сорап ялваруларын ишетүче булмаган. Бәхеткә, иртән аны ишеткәннәр һәм коткаручыларны чакыртканнар”, – диләр ведомствода.   Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре аны судан чыгарган һәм теге ярга чыгарып куйган. Медицина ярдәменнән ир баш тарткан.  Фото:Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән  
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 16.07.2024
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>