Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

«Татаркино» Татарстан киносы көннәре географиясен киңәйтә (ФОТО)

$
0
0
17.07.2024 Мәдәният
Шушы көннәрдә Ростов-на-Дону шәһәрендә Татарстан киносы көне узачак. Бу көнне тамашачыларга Татарстанда төшерелгән өч фильм тәкъдим ителде. Бу Юлия Захарованың «Мишка», Әмир Галиәскаровның «Без – 41нче ел балалары» һәм Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаровның “823-нче километр” кинофильмнары.

Фильмнарыны караганнан соң тамашачылар белән фикер алышу һәм продюсер Миләүшә Айтуганова белән иҗади очрашу үтте.

Тамашачыларга аерыча буыннар бәйләнеше турындагы “823-нче километр” киносы ошаган. Сюжет буенча, картинаның төп герое чит илдә булганда туган якны, гореф-гадәтләрне, телне сагына. Ул улына туган як белән элемтәне саклау мөһим икәнен җиткерергә тырыша.


---

--- | 17.07.2024

Данир һәм Миләүшә Сабировларны ярты миллион сум акчага алдаганнар

$
0
0
17.07.2024 Шоу-бизнес
Данир белән Миләүшә Сабировның гаиләсе бер көндә ярты миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә болай дип уртаклаша:

«Безне ярты миллион сум акчага алдадылар. Без Мальдив утравына барырга путевкалар сатып алдык, ә ул кеше юкка чыкты. Юк, яңа кеше түгел иде, ул – безнең дусларның танышы. Без һәрвакыт турларны аннан сатып ала торган идек. Моңа кадәр барысы да әйбәт булды. Мальдивка путевка алдык. Ләкин ул кеше миңа билетларны җибәрмәде, сорауларыма да җавап бирми башлады. Берничә көннән танышым: «Миләүшә, аннан путевка ала күрмәгез», – дип язды. Ләкин соң иде шул инде, мин инде акчаны түләп куйган идем. Без икәү генә очарга тиеш идек, балаларсыз. Турагентның исемен әйтмим. Безнең кебек алданучалар 20ләп кеше булды. Аны утырттылармы икән, белмим. Бу вакыйга белән сез игътибарлырак булсын һәм бөтен кешегә дә ышанмасын өчен бүлешергә булдым», – дип сөйли Миләүшә.

 
---

--- | 17.07.2024

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә әтиле-кызлы һәлак булган (ФОТО)

$
0
0
17.07.2024 Фаҗига
Гаиләләре белән Татарстанга ял итәргә барганнар: коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә әтиле-кызлы һәлак булган. Бу хакта “Комсомольская правда” яза. Берничә көн элек М-7 "Волга" автоюлының 1139 нчы чакрымында коточкыч фаҗига булган – тулы бер гаилә юл һәлакәтенә эләккән. "Kia Rio" җиңел автомобиле каршы як полосага чыгып, "Man" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче 36 яшьлек ир һәм аның 8 яшьлек кызы һәлак булган. Седанның калган пассажирлары – һәлак булучының 42 яшьлек хатыны һәм 2, 12 яшьлек ике бала авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. ЮХИДИда автомобиль хуҗасын гаеплиләр, ә туганнары моның белән катгый рәвештә килешми.

  Уфадан Казанга ялга бара торган булганнар "Комсомолка"га һәлак булучы Флорид Исмәгыйлевның апасының ире Ринат Хисамов сөйләгәнчә, фаҗига көнендә алар туганнары белән Казанга киткән. Анда аквапаркка, мәчетләргә һәм Казанның башка истәлекле урыннарына барырга планлаштырганнар.   Машиналарга бүленеп, Исмәгыйлевләр белән Хисамовлар юлга кузгала. Уфадан юл Татарстанның Актаныш районындагы М-7 трассасы аша уза. Туганнар билгеле бер мизгелгә кадәр элемтәдә булганнар һәм үлем борылышына җиткәнче вакыт-вакыт язышканнар.    – Без ике машинада бардык. Флорид хатыны һәм балалары белән артта, ә без алдан бардык. Юл буе элемтәдә булдык, әмма кинәт кенә Исмәгыйлевләр җавап бирүдән туктады, телефоннарын алмый башладылар. Мин ниндидер күңелсез хәл килеп чыккандыр дип шикләнеп куйдым. Һәм шунда миңа билгесез ир-ат шалтыратып, фаҗига турында хәбәр итте, – ди Ринат.   Туганы сүзләренчә, аның машинасы ул вакытта Исмәгыйлевлар автомобиленнән якынча 10 чакрым ераклыкта булган. Куркыныч хәбәрдән соң ук Ринат авария урынына чаба. Барып җиткәч, ул телдән кала.    – Үз күзләремә ышанмадым. Әле 15 минут элек кенә алар исән һәм сәламәт иде. Ә хәзер аларның гәүдәләрен изелеп беткән автомобильдән чыгаралар... – дип искә төшерә ир-ат.     "Руль артында йокламаган ул"  ЮХИДИ хезмәткәрләре версиясе буенча, ул төнне "Kia" йөртүчесе борылышта тизлекне арттырып, буе киртәсенә килеп бәрелгән һәм шуннан аның машинасы каршы як полосага чыга. Бу вакытта анда Флорид бәрелгән "Man" йөк машинасы бара торган була.    –  9 июльдә 00:39 сәгатьтә «Волга» М-7 автомобиль юлының 1139 нчы чакрымында юл эшләре урынында 36 яшьлек «Kia» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл киртәсенә бәрелеп, каршы як полосага чыккан һәм «Man» йөк автомобиле белән бәрелешкән, – дип белдергән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев. Әмма Ринат Хисамов бу версияне кире кага. Ул һәлакәт урынында булган һәм үз нәтиҗәләрен ясаган.    – Интернетта, имеш, Флорид руль артында йоклап киткән, дип язалар. Бу дөрес түгел! Ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре, аның 18 еллык машина йөртү стажы бар. Өстәвенә, мөселман иде, ул үзенә мондый ваемсызлык беркайчан да рөхсәт итмәс иде. Хатыны Эльвира, һушына килү белән, ул иренең караңгыда юлны югалтуын әйтте. Борылышта яктылык кайтаручылар юк иде, һәм ул туп-туры барам дип уйлаган. Нәтиҗәдә бордюрга бәрелеп, машинасы каршы якка очкан. Юл-транспорт һәлакәте урынында мин бу хакта полицейскийларга шундук әйтергә уйламаганмын, чөнки шок хәлендә идем, һәм вакыйгаларны ачыкларлык хәлдә түгел идем. ЮХИДИ хезмәткәрләре миңа ниндидер протоколлар бирде, мин аларга имза куйдым, - дип аңлата һәлак булучының туганы.     Соңрак Хисамов тикшерүчегә борылышта төнге күрсәткечләрнең булмавы турында сөйли. Әмма ир-ат аның күрсәтмәләргә өстәмәләрен теркәлгәнлегенә ышанмый.  – Хәзер эшне тикшерү комитеты тикшерә. Мин тикшерүчедән минем күрсәтмәләрне язуын сорадым. Монда тагын шундый хәл: авариядән соң озак та үтми, шул борылышта ут кайтаргычлар куелды. Фаҗиганең сәбәбе нәрсә икәнен аңладылармы икән? – дип сорау бирә Ринат. Кызганыч, ЮХИДИ вәкилләреннән комментарий алып булмады. Ул төнне авария урынында булган район бүлекчәсе начальнигы һәм юл-патруль хезмәте инспекторы, интернетта басылган рәсми версиягә сылтап, комментарий бирүдән баш тарттылар.    "Аларга озак вакыт дәваланырга кирәк"  Юл-транспорт һәлакәтендә Флоридның хатыны Эльвира белән ике балигъ булмаган баласы җитди зыян күргән. Алар авыр җәрәхәтләр алган. Әни кешенең эчке органнары зарарланган. 12 яшьлек кызының теш казнасы һәм боты сынган. Ике яшьлек улының зыян күрү характеры әлегә сорау астында кала. Аларга дәвамлы һәм кыйммәтле дәвалануу кирәк булачак, ди Хисамов.   Фото: Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте  
---

--- | 17.07.2024

Кариев театры 36нчы театр сезонын тәмамлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
17.07.2024 Мәдәният
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ариев театры 36нчы театр сезонын Илфак Хафизов һәм Ренат Абянов пьесасы буенча куелган «Тау битендә Сабантуй» спектакле премьерасы тәмамлады. «Тау битендә Сабантуй» премьерасыннан фоторепортажны сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Фотограф Рамис Назмиев.


---

--- | 17.07.2024

"Елан чаккач болай эшләргә бөтенләй ярамаган икән!"

$
0
0
17.07.2024 Киңәш-табыш
Кама Тамагы районыннан Сания апа, уенын-чынын бергә кушып: “Хәзер җиләкне күралмыйм”, — ди.

— Кама Тамагы районында хәзер беркем дә яшәми торган мукшы авыллары бар. Андагы җиләк! Ятып җыярлык. Кызым белән рәхәтләнеп җыябыз, карыйм: эре-эре ике җиләк. Алырга дип үрелгән идем, уң кулымның урта бармагын энә белән кадап алгандай булды. Әһә, мин әйтәм, елан чакты. Башымдагы косынкамны жгут итеп бармакка салдым. Алай эшләргә бөтенләй ярамаган икән, күбрәк су эчәргә кирәк булган, — ди Сания апа. — Шөкер, мине 40 минут дигәндә хастаханәгә илттеләр. Кама Тамагы районы хастаханәсендә бөтен шартлар тудырылган икән, елан агуына каршы сыворотка да салдылар. Анафилактик шок кичергәнмен. Аңымны югалтканмын. Хәлем бик авыр булган. Иреннәр зәңгәрләнгән, ясалма сулыш алдырганнар. Эч киткән, косканмын...

 
Эльвира МОЗАФФАРОВА

--- | 17.07.2024

Мәетен коедан тапканнар

$
0
0
17.07.2024 Хәвеф-хәтәр
Уфа районында бер хатын-кыз фаҗигагә юлыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул берничә көн эчеп йөргән һәм эшкә чыкмаган. Бәхетсезлек очрагы булгандыр, күрәсең, ул йорт ишегалдындагы коега төшеп һәлак булган.
Аның мәетен күршеләре тапкан. Визуаль тикшерү вакытында тән җәрәхәтләре табылмаган.   Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый. Фото: башинформ Кызыл таң Автор:Резеда Галикәева
---

--- | 17.07.2024

16 яшьлек егет катнашындагы фаҗиганең нечкәлекләре билгеле

$
0
0
17.07.2024 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда 16 яшьлек егет мотоциклда өч җәяүлене бәрдергән. Бу хәл аянычлы тәмамланган – 17 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хәл төнге сәгать уникенчедә булган.
Хәзер дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мәләвез  районында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр белән  бәйле юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклый.   Хәбәр итүләренчә,  кичә кич Motoland XR 250 мотоциклы  руле артында булган 16 яшьлек үсмер егет  Дарьино авылының Үзәк урамы буйлап китеп барган өч җәяүлене бәрдергән. 17 яшьлек кыз медицина учреждениесендә вафат булган. Ике җәяүле – 20  яшьлек егет һәм коляскадагы  дүрт айлык сабый бала, шулай ук мотоцикл йөртүче үзе  дәваханәгә  китерелгән.   Прокуратура үлемгә китергән авария факты буенча тикшерү башлаган.    
---

--- | 17.07.2024

Гөлназ Сираева: «Мин авылга техничка урынында кайтам»

$
0
0
17.07.2024 Шоу-бизнес
Җырчы Гөлназ Сираева әтисе янына кунакка кайткан. “Шәһри Казан.Язмыш” газетасына биргән әңгәмәсендә Гөлназ әнисе вафатыннан соң, әтисенең янәдән гаилә кормавы турында әйткән иде.

– Әти бер ялгызы авылда яши. Миннән 300 километр ераклыкта. Бу хакта җиңел генә сөйләп булмый.  Ирсез калган хатын-кыз тормышка барыбер җайлаша ала, ә ир-атларга авыррак. Менә утыра ул берүзе генә өйдә. Күрше кереп “хәлен белә” имеш... Минем нәрсә турында әйткәнемне аңлыйсыздыр... Аннан мин кайтам. Өйдә ниндидер чит-ят исләр бар.  Ә мин тумыштан бик нык чисталыкны яратам. Дөресен генә әйткәндә, авылга кайтып әниләре пешергән тәм-томнарны ашаучыларга ак көнчелек белән карыйм. Мин авылга техничка урынында кайтам. Балачактан тычканнардан куркам. Әти: “Алар бит бәләкәй, үзләре кешеләрдән куркалар”, – дигәч, ышанган идем. 11 яшьләр булганда, җәй көне сеңлем белән веранда да йокларга яттык. Анда капчыклар да тора иде, шунда аяклар терәлеп торганы хәтеремдә. Төнлә аягыма нидер ябышты. Аягымны болгыйм, ә ул әйбер төшми. Куркудан кычкырып җибәрдем, сеңлем торып утны кабызса... Мине күсе тешләгән.  Сеңлем көлә, ә миндә шок. Атна буе аяк киеме кия алмавым истә , – дигән Гөлназ социаль челтәрдәге сторисларында.

Җырчының сүзләрен язылучылар төрлечә аңлаган, шуңа күрә Гөлназ Сираева ачыклык кертергә ашыкты.

– Әтинең дә, аның туганнарының да миңа бернинди шикаяте юк. Алар минем күпме эшләгәнемне дә, күпче көч, энергия, акча сарыф иткәнемне дә бик яхшы белә. Мин әтине бик яратам. Минем белән якыннан таныш кешеләр дә әти кызы булуымны белә. Балачактан ук әти минем таянычым булды. Хәтта әнинең ачуы килгән чакларда да әти мине аклый иде. Ул һәрвакыт минем яклы булды, – дигән җырчы.    “Шәһри Казан. Язмыш” газетасында интервьюда Гөлназ әтисенең ялгыз яшәве турында болай дип әйткән иде:  – Ир-атка хатын-кызсыз яшәү бигрәк авыр. Янәдән гаилә корырга мин дә, туганнар да үгетләп карады. Әмма ул өйләнмәде, әнигә тугры булып калды. Әтине үзем белән яшәргә дә чакырам. Олы яшьтә булгач, гомер буе яшәгән урынын калдырып китәргә теләми. Һәр елны күченеп килергә кыстыйм. “Ярар, икенче елга”, – дип җавап бирә, шуңа күрә авылга да мөмкинлек булганда ешрак кайтырга тырышам, чөнки хатын-кыз эшләрен эшләүче юк. Әти чиста-пөхтә кеше, әмма ир-ат яшәгән өй – ир-ат яшәгән өй инде. Хатын-кыз кулы җитми. Кайткач, өйләрне җыештырып, ашарга әзерләп китәм.  
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 17.07.2024

Лилия Гиматдинова: «Диңгезгә батып үлә яздым. Исән калуым - могҗиза»

$
0
0
17.07.2024 Шоу-бизнес
Җырчы Лилия Гиматдинова үзенең куркуын җиңеп чыгарга булган. Бу хакта ул үзе сөйләгән:
– Мин инде күптән йөзү дәресләренә язылырга теләдем. 2021 елда мин Дубайдагы диңгезгә батып үлә яздым. Агым мине ярдан диңгез тирәнлегенә берничә дистә метрга алып китте. Исән калуым – могҗиза!  Бу вакыйганы минем якын туганнарым гына белә.  Шуннан бирле судан куркам. Менә  йөзәргә өйрәнергә булдым, тренер белән шөгыльләнәчәкмен. Үзлектән генә йөзәргә өйрәнгән идем, шуңа күрә озын дистанцияләргә йөзә алмыйм. Уңышлар теләп калыгыз, – дип язган җырчы социаль челтәрендә.  
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 17.07.2024

Чаллыда Татарстан ЗАГСының элеккеге башлыгы тоткарланган

$
0
0
17.07.2024 Криминал
Чаллыда Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тоткарланган. Бу вакыйга әлеге ведомство җитәкчелегенә карата үткәрелә торган тикшерү эшенең дәвамы булды, дип хәбәр итә РБК.
Басма мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлеге Нигъмәтуллинага карата җинаять эше кузгатты. Ул «мошенниклык» һәм «вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәләре буенча җинаять кылуда шикләнелә, дип китерә бу хәбәрне Татар-информ.   Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2020 елда Нигъмәтуллина һәм аның кул астында эшләүчеләр Татарстанның ЗАГС идарәсе архивын цифрлаштырган өчен законсыз рәвештә премияләр алган. Түләүләрнең төгәл күләме һәм китерелгән зыянның масштабы хакында әлегә хәбәр ителми.   Шулай ук укыгыз: Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгының элекке урынбасарын аэропортта тоткарланганнар-Федераль эзләүдә булган

 


---

--- | 17.07.2024

Бәйрәмне полиция туктаткан - Марат Ярулинны штрафка тартканнар

$
0
0
17.07.2024 Шоу-бизнес
Кичә татар эстрадасының яшь башкаручысы Марат Яруллин Казан үзәгендә зур тукран-пати уздырган. Артист командасы белән арбалы джип өстенә куелган кабартылган бассейнда күңел ача, тавыш көчәйткечләр аша яңа гына чыккан җырын башкара.

Машинаны күрүгә үк аны Марат Ярулинның иҗатын яратучылар әйләндереп ала. Хәтта кайбер кызлар яраткан артистлары янына бассейнга кадәр кереп баса. Бәйрәмне полиция хезмәткәрләре туктаткан.

Ләкин Марат Яруллинның моңа тамчы да кәефе төшмәгән. «Казанда зур тукран-пати үткәрдек. Шәп булды, барыгызга да зур рәхмәт! Безнең белән барысы да яхшы, штраф белән котылдык», – дип яза җырчы үзе бу хакта.

Фото: социаль челтәрләрдән

 


---

--- | 17.07.2024

Зөлфия Вәлиева: “Кияүгә чыгам”, – дидем дә көзге янына утырып еладым

$
0
0
17.07.2024 Мәдәният
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы,Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
– Энегезнең кызын да сез тәрбияләп үстердегез дип беләм. Ни өчен ул әнисе белән калмады? – Динарага 2 яшь булганда, әнисен (энемнең хатыны) кулга алдылар. Килен сөйләве буенча, аңа акча кирәк булган, шуңа бер чынаяк анашаны саттырганнар, шунда ук кулга алалар. Динараның әнисен ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Балакай әти-әниләрем карамагында калды. Миннән булсын яхшылык дидем дә Динараны әнисе янына төрмәгә алып бардым. Без анда бер кич кундык та әле. Төрмәдә утыручы кызларга итле бәлеш тә пешердем. Мин ана баласын сагынадыр дип уйлап, бу гамәлемне чын күңелдән эшләдем. Әнисе төрмәдән чыкканда, Динара безнең белән яши иде инде. Яңа фатирга күчкәч, иремнән рөхсәт сорап, энемнең кызын үз балаларыбыз белән бергә тәрбияләп үстердек. Опекунлыкны үз өстемә алдым. Динараның әнисе янына кайтасы килмәде. 
– Динара сезгә “әни” дип эндәшәме? – Юк инде. Аның исән-сау әнисе бар бит. Миңа “әни” дип әйтүе дә кирәк түгел. Динараның “апайка” дип эндәшүе дә күңелемә җылы бирә. Без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. 
– “Араларыгыз суынган”, – дигән сүзләр дә булды. Хакмы бу? – Динара мәктәпне тәмамлауга әби-бабай янына күчәргә теләде. Анда 3 бүлмәле фатир, безнең дә балалар кечкенә иде. Каршы килмәдем. Мәктәп тә тәмамланды, баланың бунтарьлык вакыты да башланды. Менә Динара да бераз үзгәрде, сөйләшми башлады. Элек мин дә бу хәлне аңлап бетермәдем. Хәзер психология буенча белемем булгач, башка күзлектән карыйм. “Сиңа да, миңа да кыен. Әби-бабайларыңа илтеп куяргамы?” – дип сорадым. Динараның әйберләрен җыйдык. Чыгып китәр алдыннан рәхмәт тә әйтмәде. Опекуннарга биргән акчаны кулланмыйча җыеп барган идем, шул акчаларны Динарага тоттырдым. Бик яхшы сумма җыелган иде. Динарага бернинди үпкә сакламыйм. Ул бик акыллы кыз. Казанда халыкара багланышлар институтына укырга кергән иде. Рус теле һәм әдәбияты буенча БДИны да 98шәр баллга тапшырды. Бервакыт деканаттан Динараның укуын туктату турында хәбәр салдылар. “Миңа укырга кызык түгел, бер мәгънәсен дә күрмим”, – диде. Бу вакытта да каршы килмәдем, мин андый яшьләрне аңлыйм. Теләмәгән җирдә укырга кирәкми. Бала кадерле 4-5 елын теләмәгән җирдә азаплана-азаплана сарыф итә. Динара үзенә кызыклы өлкәне тапты, ул ди-джей булып эшли. Россия буенча гастрольләргә йөри, Казанның бик танылган пабында арт-директор булып эшли. Безнең ишекләр аның өчен һәрвакыт ачык.   
 – Психолог дипломын алгач, дөньяга караш үзгәрдеме? – Бар сәнгать яралы язмышларга корылган бит. Психологик яктан сау-сәламәт кешеләр генә булса, бернинди сәнгать тә булмаячак. Бервакыт хәтта эштән кызык тапмый башлаган идем, чөнки образларның күңел җәрәхәтләрен күргәч, проблеманың чишү юлларын табып була. Сәнгать кешеләрен кечкенәдән алган психологик жәрәхәтләре илһам чыганагы булып тора.   – Үзегезнең күңел җәрәхәтләрен төзәтеп булдымы соң?  – Беләсеңме, элек мин гел нәрсәдер көтеп яшәгәнмен. Кемнәндер нәрсәдер көтүне бетерергә кирәк. Барысы да безнең кулда бит. Әгәр иртән тору белән урын өстеңә каһвә алып килүләрен теләсәң, торып каһвә ясыйсың да, караватка ятып эчәсең. Аллаһ Тәгалә дә, галәм дә, дустың да, балаң да, ирең дә сиңа “тиеш” түгел. Күп кеше күңелендә бала халәтендә яши. Кемнәндер гаеп эзлисе, үзеңне бераз жәллисе килә. Бар проблемаларны да үзебездән эзләргә кирәктер. 
– Күп еллар “Зө-Ләй-Лә”дә чыгыш ясадыгыз. Башкаручылар составы үзгәрмәгән бердәнбер төркемдер сез. Әле бит хатын-кыз коллективында эшләү дә кыен, диләр. Шулаймы? – Бәлки, мактану булыр инде бу, әмма 26 ел башкаручылары бер дә үзгәрмәгән төркем бармы икән? Кызлар белән дә төркемнең таркалуы турында сөйләшкәнебез булмады, рәсми рәвештә игълан да итмәдек. “Зө-Ләй-Лә”нең элеккеге җырларын тыңлыйм да, шундый рәхәт булып китә. Анда күпме хезмәт, күпме көч сарыф ителгән. Бу җырлар хәзер дә актуаль, сәнгатьтә матур бер эз калдыра алдык дип уйлыйм. Кайбер бәйгеләрдә жюри булып утырам. Анда төркемебезнең җырларын нәкъ безнең кебек башкаручыларны күреп куанам. Димәк, безнең иҗат кемдер өчен әсбап. Кызлар белән дуслыгыбыз озак елларга сузылды. Әле дә сөйләшеп, язышып, аралашып торабыз.     – Тормыш иптәшегез турында да сөйләшик әле. Ничек таныштыгыз? – Тәлгать ут куючы булып эшли. Без театрда таныштык. Тәлгать беренче тапкыр мине “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә үз утларында күреп алды. Шул вакыттан ук миңа күз салган булган. Бу максаты өстендә 2 ел эшләгән. Дөресен әйткәндә, башта мин аңа игътибар да итмәгән идем. Аллаһ Тәгалә вакыты җиткәч, үзе күзләрне ача икән. Беренче очрашуда Тәлгать тормыш иптәшем булачагын белсәм, ышанмас идем. Мин аны хезмәттәш егет, дус буларак кына кабул иттем. 
– Сезнең белән кызыксынучы егетләр аз булмагандыр. Ни өчен нәкъ менә аны сайладыгыз?  – Кызыксынучы егетләр бар иде, әмма нишләптер аларга йөрәгем тартмады. Үземнән дә гаеп эзли башлаган идем инде. Бер көнне шундый туйдым бу мәгънәсез генә аралашулардан, беркем белән дә җитди мөнәсәбәтләр төзергә теләмәдем. Аралашкан егетләргә: “Кияүгә чыгам”, – дидем дә, көзге янына утырып еладым. “Ярар, кияүгә чыкмамын, карьера төзермен”, – дим. Шул ук көнне Тәлгать шалтыраттып хәлемне белеште. Табибка барасы идем, ә Тәлгать шул тирәдә генә яшәгән икән. “Теләсәң, икәү бара алабыз”, – диде. “Үзеңә кара”, – дип кенә җавап бирдем. 7 июль иде бу. Троллейбус тулы кеше, көч хәл белән кердек. Мин әз генә алгарак бастым, бер вакыт тирә-ягымда урын күп булуын сизеп алдым. Борылып карасам, Тәлгать аркасы белән башкаларны этеп, миңа урын бушаткан икән. Шул мизгелдә күңелгә җылы йөгерде. Табиб янына килеп җиттек. Тиз генә кереп чыгармын дигән идем, 2 сәгатьтән артык вакыт үткән. Тәлгать турында бөтенләй онытканмын. Кайтып киткәндер инде дигән идем, ә ул һаман мине көтеп утыра. Аннан ул су буйларын әйләнеп килергә тәкъдим итте. Чишмәдән сулар алдык та, елга буена килдек. Тәлгать тиз генә чишенеп су коенырга кереп китте. Бервакыт ул бөтенләй югалды. Күз белән иремне эзли башладым. Шундый матур итеп кояш байый иде. Бер заман елгадан чыгып килгән матур гына ир-ат гәүдәсенә күзем төште. Игътибар белән карасам Тәлгать икән бит бу. Борын очыма гына тиеп: “Кайгырма, барысы да яхшы булачак”, – дип әйтеп куйды. Шул көнне аңа карашым бөтенләй үзгәрде. Өйгә кайтканда ул мине кочаклап алды. Аның кочагында шундый рәхәт иде, үземне иң кыйммәтле чәчәк кебек хис иттем. Шул вакытта: “Сиңа ничә яшь?” – дип сорадым. Ирем сүзне башка якка бора башлады. Унтугыз дип әйткәч, упкынга төшеп киткән төсле булдым. Миңа ул вакытта 26 яшь иде. Башта югалып калдым. Хисләр белән акыл каршылыгында хисләрем өстен чыкты. 
– Балаларга тавыш күтәргәнегезне күз алдына китерә алмыйм. Сез нинди әни? – Дөресен генә әйткәндә, минем эчемдә берничә шәхес яши. Бик таләпчән дә була алам. Кешеләрнең күзгә карап ялганлап торуына чыдый алмыйм. Балаларга да: “Мин дөрес эшләдем”, – дип килеп әйтергә кушам. Үз хатаңны тану зур батырлык бит ул. Улым Кәрим әтисе кебек ут кую белән шөгыльләнә. Кызым мәктәптә укый, “Апуш” балалар театр студиясендә шөгыльләнә. Латыйфа белән холыкларыбыз капма-каршы. Ул бар эшне дә ипләп, әкрен генә үз көенә эшли. Без бер-беребездән өйрәнәбез. Һәрберсенә бәхет телим. Хәзер балалар өчен сәнгать мәктәбе ачу хыялы белән янып яшим. Музыка, театр буенча да белемем бар. Кечкенә татар кызларына этикет дәресләре дә бирер идем, аш-суга да өйрәтер идем. Матур, дәрәҗәле, абруйлы татар кызлары буынын тәрбиялисем килә, шуңа күрә әле эшләнергә тиешле эшләр алда кебек тоела.   
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 17.07.2024

Руслан Кираметдинов: «Минем турындагы теләсә нинди сүзгә ышанмагыз»

$
0
0
17.07.2024 Шоу-бизнес
«Бәгърең таш булса», «Ак карларны ерып барам» кебек популяр җырларның авторы, моңлы тавыш иясе Руслан Кираметдиновның соңгы вакытта актив иҗат чоры. Җәйге чыгышлары бетүгә, көзгә Мәскәү, Казан, Самара, Башкортстан шәһәрләрендә сольный концертлары көтелә. Җырчы нинди хәл-әхвәл, уй-ниятләр белән яши? Без әнә шуны белештек.

– Башта сәхнәдә балкып, аннары китеп торган җырчылар да бар. Берара син дә башка эштә эшләп алдың кебек. Җырлап, тормыш бармыймы әллә?

– Үзеңне тулысынча һөнәреңә багышласаң, нинди өлкәдә булсаң да, тормыш алып барып була. Шул исәптән җырлап та. Мин пандемия вакытында гына эстрададан китеп тордым. Ул вакытта концертлар тыелды, аннан залны яртылаш кына тутырырга рөхсәт иттеләр. Шул вакытларда урманчылык белән шөгыльләнеп алдым. Без бит – авыл егетләре, физик эштән курыкмыйбыз. Хәзер менә җәй, безнең урак өсте чоры: Сабан туйлары, Авыл көннәре гөрли, алар августка кадәр дәвам итәчәк әле. Аннары инде яңа сезон башланачак. – Сәхнә ул – … – яраткан эш урыным.

– Сәхнә артында көнчелек зурмы?

– Сәхнә арты пычрак. Анда көнчелек, гайбәт, сүз йөртү… Анда дуслык юк. Кемнең кем икәне авыр чыкта беленә, диләр бит, мин дә белдем. Чын дусларым барлыгына да инандым. Исемләп әйтмим, әмма алар бар.

– Артист – күз уңындагы кеше. Әмма артык игътибарның зыяны да булмый калмыйдыр?

– Күз тию дигән нәрсә дә бар. Артык игътибарның зыянга эшләгән чаклары да була. Кайбер вакыйгаларны кеше күз алдына чыгармасаң яхшырак та бит, минем очракта алай булмады. Безнең аерылышу сериалга әйләнде. Балаларын уйлаган кеше болай эшләмәс иде. Шуңа күрә мин күп нәрсә турында дәшми калам.

– Каян килә бу моң, диләр синең чыгышыңны тыңлаучылар.

– Табигатьтәндер инде ул. Без гаиләдә ике бала, икебез – ике өлкә кешесе. Әти-әнидә җыр-моңны аңлау да, тартылу да бар, әмма алар бу сәләтләрен үстермәгән. Кемгә нинди язмыш язылган бит.

– Хәзерге халәтеңә кайсы җыр туры килә?

– Хәзерге халәткә туры килә дип әйтә алмыйм, әмма күңелдә «Әтием карашы» дигән җыр яңгырап тора. Риваль Хисмәтуллинның һәрбер җыры тәэсирле. Гомумән, иң элек көйгә игътибар итәм. Аннары сүзләренә, көйгә аваздаш булса, кимчелекләре булса да, ул җырга алынам. Текстны камилләштереп була аны. Мин – сыйфатлы җыр яклы.

– Тормышыңдагы ялгышлардан нинди сабак алдың?

– Кешеләргә ышанырга ярамаганлыгын аңладым.

– Балаларың белән аралашасыңмы?

– Аралашам. Әмма аның да үз кыенлыклары бар. Ул минем теләктән генә тормый. Кайбер чакта айлар буе күрешә алмыйбыз, әмма бу минем гаеп белән түгел.

– Сине өйләнә диләр, дөресме?

– Юк инде, халык әллә нәрсәләр уйлап чыгара.

– Тормышыңда яңалыклар бармы?

– Иҗатым – кеше күз алдында, калганы – минем шәхси эш. Бөтен әйберне чыгарып селкергә ярамый. Интернет челтәрләренә төчкергәнне дә чыгарганны аңламыйм. Булдырган әйберләрне дә күрсәтмим. Кешенең көнчелеген уятудан кемгә дә файда юк. Безнең тәрбия башка, шуңа «показуха» – иң яратмаган нәрсә. Интернет нәкъ менә «показушный» әйберләр, мин-минлекне үстерер өчен корылган. Кеше шунда кереп бата да, чыга алмый, бик кызганам андыйларны. Әкият бит ул. Безнең белән булган хәлләрдә дә күп нәрсә – әкият. Чын тормыш, дөреслек бик аз анда.

– Интернетка бәйлелек тәэсирендә микән, ясалма чәч, каш, керфек, ирен кабарту кебек күренешләр дә арта бит әле. Моңа нинди фикердә?

– Мин табигыйлык яклы. Ясалмалык милләтебезгә дә, динебезгә дә туры килми. Хатын-кыз, матур булам дип, ялгыш юлга кереп китә. Аллаһ биргәнне үзгәртергә ярамый.

– Соңгы вакытта иҗади яктан активлаштың. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Элек мин үземне икенче планга калдыра, яраклаша идем. Эстрада да минем өчен беркайчан беренче планда булмады. Гаилә – беренче урында, ә аерылышу нәселебездә юк нәрсә иде. Нишлисең, мин беренче булдым. Инде хәзер энергияне иҗатка юнәлттем. Үз эшеңне эшләргә, начар уйларга бирелмәскә, «яхшы» киңәшләргә колак салмаска, гади һәм ихлас булып калырга кирәк дип уйлыйм. Тамашачыларга да, минем турында теләсә нинди сүзгә ышанмагыз, дип әйтәсем килә.

Бер сүз белән

– Акмы, карамы?

– Ак.

– Иң зур кимчелегең?

– Беркатлылык.

– Иң яхшы ягың?

– Гаделлек.

– Максатың?

– Алга.

  Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147425/ © Ватаным Татарстан
---

--- | 17.07.2024

Мәскәүдә “Шәрыкъ базары” фестивале тәкъдим ителде (ФОТО)

$
0
0
18.07.2024 Мәдәният
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә 13 ил һәм 19 төбәк вәкилләре катнашлыгында “Шәрыкъ базары” фестивале тәкъдим ителде. Очрашуда Үзбәкстан, Һиндстан, Кытай, Төркия, Азәрбайҗан, Вьетнам, Бахрейн, Әфганстан һәм башка ил вәкилләре катнашты.

“Шәрыкъ базары” фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов кунакларны, ил һәм төбәк вәкилләрен әлеге музыкаль проектка кушылырга чакырды.
«Без бу проектны башлаганда, мин безнең тарафдарларыбыз күп булачагын белә идем. Россия бөек мәдәни мәркәз булды, бар һәм булачак. Казанның проект үзәге булуы – моңа дәлил булып тора. Бу төрле мәдәниятләр һәм цивилизацияләр кисешкән урын. Көнбатыш илләре дә безнең проектта катнашырга тели. Мәдәният халыкларны һәм илләрне берләштерүне дәвам итә. Алда безне бик матур һәм игелекле бәйрәм көтә дип ышанам", диде ул.

“Шәрыкъ базары”ның максаты — төрки һәм шәрыкъ халыкларының милләтара һәм дәүләтара мәдәни элемтәләрен ныгыту.


---

--- | 18.07.2024

Әгерҗе районында 4нче тәүлек югалган баланы эзлиләр (ФОТО)

$
0
0
18.07.2024 Хәвеф-хәтәр
Әгерҗе шәһәрендә волонтерлар һәм эзтабарлар дүртенче көн буе югалган Михаил Нуриевны эзли. Балага 12 яшь һәм бүген дә аның кайда булуы билгесез.
Яшүсмер 15 июль көнне Азиатская урамындагы өеннән чыгып киткән. Үзе белән кара төстәге спорт велосипеды алган булган.   "Матбугат.ру"га билгеле булганча, югалган көнне Миша ак бизәкле кара футболка, джинсы шортик һәм кара кроссовкалар кигән. Буе 160 см, ябык гәүдәле, кара чәчле.   Иртә таңнан бүген дә яшьләр үзәге волонтерлары, эзтабарлар югалган баланы эзләү белән шөгыльләнә. Кушылырга теләүчеләр 89061167945 - Марина, 89033188887 - Лилия номерлары буенча шалтырата ала.   Югалган малай турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да полиция бүлегенә шалтыратырга үтенәләр: 02, 102.  
---

--- | 18.07.2024

Тимер юл янында башы өзелгән кеше гәүдәсе табылган

$
0
0
18.07.2024 Хәвеф-хәтәр
18 июль көнне Иглин районында тимер юлы янында бер хатынның башсыз гәүдәсен тапканнар. Аның ни сәбәпле үлүе әлегә билгеле түгел. Бәлки һәлак булучы якты дөньядан үз теләге белән киткәндер дигән фараз да бар.
Мәгълүм булуынча, аның кием кесәсендә кызы өчен язылган "записка" да табылган.   Хәзер булган хәлләрнең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклаучылар ачыклый.    
Ләйсән КАСПРАНОВА

--- | 18.07.2024

Бу доганы көн дә кылыгыз

$
0
0
18.07.2024 Дин
“И, Раббым, әлхәмдүлиллаһ, дип, Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, бу караңгы төннәремне дә исән-имин уздырырга насыйп иттең! Инде бу якты көннәремә дә бер Сиңа гына тәвәккәллек кылып, бер Синең генә рәхим-шәфкатьләреңә өметләнеп, бер Синең генә риза-бәхиллегеңне алу өчен керәм!
И, Раббым, бу якты көннәремне хәере белән уздырырга насыйп ит! Бу якты көннәремне һәм калган гомеремне Синең яраткан колың булып, җәннәтләреңә керерлек изгелекләр эшләп, дөрес һәм даими, кабул булырлык гыйбадәтләр кылып, ныклы иман белән, тыныч күңел белән, сау-сәламәт уздырырга насыйп ит!   И, газиз Раббым Аллаһ! Бу якты көннәремне һәм калган гомерләремне саваплы гамәлләр кылып, файдалы хезмәтләр белән, хәерле хәләл ризыклар һәм бәрәкәтләр белән уздырырга насыйп ит!   Каты чир-зәхмәтләрдән сакла, тилмереп кеше кулларына калудан сакла, яман чирләрдән, яман сүзләрдән, яман телләрдән, яман күзләрдән сакла! Ким-хур булып, кеше аяк асларына төшүдән, начар яктан кеше телләренә керүдән сакла!   И, Раббым, каты фәкыйрьлекләрдән сакла, ачлыктан-ялангачлыктан сакла, яну-пешүләрдән, туңу-өшүләрдән сакла!   И, Раббым Аллаһ, гаиләмә иминлек бир, балаларыма бәхет-тәүфыйкъ бир, туганнарым белән татулыкта яшәргә насыйп ит! Үземне, гаиләмне, балаларымны, нәселемне явыз бәндәләрнең явыз ният-гамәлләреннән, зыян-зәхмәтләреннән мәкер-золымнарыннан сакла!   Көтелмәгән кайгы-хәсрәтләрдән, кинәт килгән бәла-казалардан сакла!   И, Раббым, балаларымның кайгы-хәсрәтләрен күрсәтмә, балаларымны хәрамнан сакла, аларны кабер газапларыннан, җәһәннәм утларыннан сакла!   И, Раббым, үземнән соң хәерле дәвамчылар һәм догачылар калдырырга насыйп ит!   И, Раббым, кайларга гына барсам да, мине яхшы кешеләр, ярдәмчел бәндәләр, тәүхид ияләре белән тоташтыр, явызлардан, адәми шайтаннардан, кяферләрдән, монафыйкъ-мөшрикләрдән, көнчеләрдән, караклардан, әхлаксызлардан сакла! Бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә мине тәүхид ияләре белән бергә куй! Динемә ширек һәм бидегать кертүдән сакла!   Риядан сакла, холкымдагы начар сыйфатлардан арынырга ярдәм ит, күркәм холык бир, нәрсә генә булса да, сабырлыклар бир! Нурлы йөз, туры тел, йомшак күңел, хәерле гомер, ныклы иман бир! Синең рәхмәтләреңә тагы да якынаерлык саваплы гамәлләр кылырга насыйп ит, и, Раббым Аллаһ, ике дөньяның да һидәятен насыйп ит”, - дип яза “Ислам нуры”. Фото: pixabay.com Кызыл таң Автор:Фануз Хабибуллин
---

--- | 18.07.2024

Җенле. Татарстандагы адаштырып йөртә торган урыннар турында

$
0
0
18.07.2024 Җәмгыять
Татарстан районнарында адаштырып йөртә торган урыннар күп икән. Халык андый җирне «җенле урын» дип атый. Бу темага алынуым тиктомалдан гына килеп чыкмады. Мамадыш районының Рус Омары авылы янындагы 1961 елда юкка чыккан Котыш (Кутуш) җирендә мин дә сәер чит тавышлар ишетеп кайттым. Нинди җирләр бу? Чит-ят тавышлар каян ишетелә? Бу язманы әзерләгәндә берничә кеше белән аралаштым. Аларның барысы да үз якларында булган хикмәтләр хакында сөйләде.

«Алена бит ул!»

Иң элек үзем белән булган хәлне сөйлим әле. Без җиләккә туганнар белән җыелышып бардык. Төрлебез төрле якка таралышып җиләк җыйдык. Беренче аланда тыныч булды. Икенчесенә күчкәч, сәер хәлләр башланды. Юлымда бик эре – бармак башы кадәр җиләкләр очрады. Ачыграк урында бигрәк тулышып пешкәннәр. Җыя-җыя шактый читкәрәк киткәнмен. Менә тагын зур җиләклек очрады. Иелеп үрелдем генә, артымда кеше бар кебек тоелып китте. Тиз генә торып басып карадым. Берни юк. Тагын 10 минут тирәсе җыйганмындыр, ниндидер тавыш килә. Бу юлы үләннән нидер йөргән кебек. Елан булмасын тагын, дип як-ягыма каранам. Берни юк. Тагын чүгәләдем. Бер-ике минут узмады, артымда тавыш ишетелә. Кеше килеп баскандай булды. Эчкә курку керде. Тагын торып бастым. Минекеләр икенче урында җыялар. Инде киттем дигәндә, кеше ияргән кебек булды. Болында чакта берәүгә дә сөйләү юк инде. Без җиләккә бик ерак авылга барган идек. Кайта-кайта онытып та җибәрдем. Чәй табыны янында абыйдан без йөргән рус авыллары хакында сорашырга булдым. «Анда кешеләр яшиме соң?» – дим. «Беткән авыл ул, анда Алена гына яши», – димәсенме! Абый сөйләвенчә, мин җиләк җыйган аланда буранда адашып үлгән 15 яшьлек Аленаның җаны йөри, янәсе. Тирә-яктагы кешеләр әйтүенчә, җаны тынычлык тапмаган. Инде бу урында христианнар дога да укып караган икән. – Безнең якларда андый җирләр күп ул. Аеруча рус авыллары янында адаштыра торган сукмаклар бар. Җенле җирләр дә күп, – ди абыем Нуретдин. – Без урманга гел хатыным Фәүзия белән барабыз. Бервакыт бер урынга чыктык. Хатыным җиләк җыеп калды, мин алгарак китем. Шунда бер хатын кычкыра. Тавышы нәкъ апаңныкы инде. Мине чакыра икән, дип барам да барам. Ерак киткәнмен. Бераздан айнып киттем. Бу урында бер хатын асылынган булган икән. Әнә шул чакырган.

Гомергә онытылмый

Балтачта яшәүче Миләүшә Хәйруллина да адаштыра торган урынга әллә ничә эләккән. Ул җирләрне узганда әллә нинди тавышлар да ишеткән ул. – Кукмара районының Тырыш авылы белән Балтач районының Алан авылы арасында 2 чакрым җирдә адаштыра торган урын бар. Җиденче сыйныфта укыганда адаштым. Әбиемә барган идем. Кире кайтырга кояш баеган вакытта чыктым. Әби, бу вакытта кайтмаска иде инде, дип калды. Ике авыл арасы – 15 минутлык юл. Мин аны 2 сәгать кайтканмын. Анда агач үсеп утыра иде. Шуның янына килеп җитүгә, юлга ике яктан томан төште. Берни күренми. Аның каравы ике яктан да этләр өргән тавыш ишетелә. Барам-барам, барып җитеп булмый. Озак тилмердем. Берзаман авыл зираты коймасы янына килеп чыктым. Яктырып киткәндәй булды, томан да калмады, – ди ул. Миләүшә, ул җирдән әле дә уза алмыйм, гомергә онытылмаслык булды, дип сөйли. Ә бервакыт кич клубтан кайтканда аңа кемдер иярә. Ап-ак багана кебек әйбер артыннан калмый. Аяклары зур, җиңел атлады дип искә ала ул аны. – Миңа килә башлагач, каты итеп кычкырып җибәргән идем, үзеннән-үзе юкка чыкты. Баксаң, ул җенне безнең күрше апа гел күрә торган булган. Әнигә дә сөйләгән. «Ишегалдымда ир белән хатын көн саен чемодан тотып әрле-бирле йөриләр, инде башка килмәсләр, Түбән Очка төшеп киттеләр», –  дигән. Чынлап та шулай булган, – ди Миләүшә. – Бервакыт күрше апабыз безгә керде. Аның бакчасында җиләк күп иде. Ул әни белән чәй эчкәндә, моның җиләген ашарга дип энем белән бакчасына керсәк, Гөлсем әби ак яулыгын бәйләп йөреп тора. Ток суктымыни, чыгып чаптык. Өйгә килеп керсәк, бездә дә – ул. Тегесенең күзгә күренгәнен чамаладык инде.

Дога булыша

Кукмарада яшәүче 62 яшьлек Әсгать Гаффаровка да сәер күренеш белән очрашырга туры килгән. Шәмәрдән станциясендә поезддан төшеп калып, авылларына урман аша чыга торган була ул. Озак вакыт шулай йөри. Берни очрамый. Урман аша чыгып та, җанварларга юлыкмый. Ә менә бервакыт сәер тавышлар ишетә. Урман юлына җиткәнче үк яшь балалар елаган тавыш ишетелә башлый. Эчкәрәк кергәч, хатын-кыз тавышы ишетелә. – Әни мине гел өйрәтер иде: андый чакта башта дога укы, бетмәсә, сүген, дип. Үч иткәндәй, ник бер авыз сүз әйтеп булсын. Әллә куркудан шунда. Ул чакта 25 яшьләр тирәсе булгандыр миңа. Урманны ничек чыкканны да хәтерләмим. Бөтен җирем манма тир иде. Башка ул юлдан йөрмәдем инде. Авылга кайтып сөйләгәч, минем кебек тавышлар ишетүчеләр күп булганын белдем, – ди Әсгать абый. Биектау районының Мәмдәл авылы янәшәсендәге урман аша чыкканда да сәер хәлләр була. Зөлфәт белән Ринатка апалары булып эндәшәләр. –  Бервакыт кич абый белән бергә кайтып барабыз. Шунда Казанда яшәүче апабыз эндәшкән төсле булды. Энемнән: «Син дә ишеттеңме?» – дип сорыйм. Апа бит иртән Казанга китте, җавап бирә күрмә, ди. Бу җирдән тиз генә киттек, – дип сөйли Зөлфәт. Тукай районының Торнаташ авылы белән Сарман районының Чураш авылы арасындагы басуда кеше адаштыра торган җенле урын бар икән. Кәүсәрия Нәҗмиевага бу хакта әтисе сөйләгән булган. – Шушы ике авыл арасындагы басуда «Мулләттәй куаклыгы» дигән урын бар. Мәрхүм әтинең дә шунда адашып йөргәне булган. Берничә ир-ат кичке якта киндер орлыгы җыярга баралар. Караңгы төшкәч, кайтырга чыгалар. Әмма сукмак бутала. Әллә ничә тапкыр Торнашташка түгел, Чурашка килеп чыгалар. Таң атканчы адашып йөриләр, – ди сөйли Кәүсәрия апа. – Ирем дә шул урында җиккән атта адаша.  Ул да әллә ничә тапкыр Чурашка килеп чыга. Аптырагач, ат алдына басып та барып карый. Тик авылга гына килеп чыкмыйлар. Алар да яктырганчы адашып йөриләр. Шомырт җыярга барган энем дә адашкан иде. Бу хәлләргә шактый еллар узса да, ул урыннарны узганда бар да искә төшә. Хәзер инде ул юл аша йөрүче юк. Мамадышта яшәүче Гөлназ Сафинага да авылда (исемен язмауны сорады) яшәгәндә сәер күренешләргә тап булырга туры килгән. – Без бәләкәй чакларда, моннан 25 еллар элек, мин гел җен белән очраша идем. Кич белән бәдрәфкә чыксам, гел берәр туганыбыз булып күзгә күренер иделәр. Бабайга сөйләдем. Ул догалар өйрәтте. Шуларны укып йөри башлагач, башка күренмәделәр. Казанга укырга киткәч, бер әбидә яшәдем. Ике көн йоклагач, мин яткан карават янына нидер килә башлады. Килә дә, элеккеге егетем булып яныма ята, кочакламакчы була. Көчкә ычкынып китеп, ут кабызам. Шуннан юкка чыга. Бер ай тилмердем. 42 килограммга калган идем. Бер өшкерүче әбигә алып бардылар, шул булышты, – дип сөйли Гөлназ. – Бәби тапкач, тагын бер хәл булды. Яңа ел алды иде. Палатада берүзем калдым. Кич яныма арыслан кыяфәтендәге әйбер менеп ятты. Китми генә бит. Шунда бик курыктым. Баксаң, бу палата шундый икән. Иртәгәсен шәфкать туташлары, бик күпләр зарлана, элек бу бүлмәдә операция ясыйлар иде, диделәр…

Бу ни бу? Хикмәт нидә? 

Адаштыра, төрле тавышлар ишетелә торган урыннар нәрсәне аңлата? Бу хакта «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан сораштык. –  Кешенең җаны алай кычкырып йөрми. Бу – шайтан галәмәте. Кемдер йөри дип ышану да – гөнаһ. Җеннәр шулай итә. Алар адаштыра, алар тавыш бирә. Безгә алар белән очрашырга да туры килә. Бергә җыелган урыннарыннан узганда безгә аларга кагылырга да туры килә. Җеннәр үзләре тик торганнан безгә зыян китерергә тырышмый. Алар үз тормышлары белән яши. Тик менә ялгыш кына тормышларына керә калсак, үчләшергә дә мөмкиннәр. Иске өй нигезләре, мунча, мал чала торган урын, тиреслек, чүплекләр һәм башка шундый урыннар җенле урын санала. Алар анда яши һәм сөяк, тирес, пычрак әйберләр белән тукланалар. Җеннәр канлы урынны да ярата. Малларны кеше йөри торган җирдә чалмаска тырышыгыз. Чалган очракта ул урынны чистартыгыз. Җеннәр кояш баеган вакытта иреккә чыгалар. Караңгы төшкәч, таралышып бетәләр.  Шуңа күрә безгә һәрдаим бисмилла әйтергә кирәк. Өйдән чыкканда да, кергәндә дә, эш башлаганда, ашый башлаганда, йокларга ятканда, машинага утырганда, су түгәргә җыенганда да гел бисмилла әйтегез. Бисмилласыз яшәгәнгә күрә җеннәр синең белән бер өстәлгә ашарга да утыра, яныңа ятып йоклый да. Бер тән, бер җан булып яшиләр. Кеше моны үзе сизмәскә дә мөмкин. Кызганыч, шайтанга ышанмаучылар да  күп. Аларга ышану иманны күрсәтә.

Җеннәрдән ничек сакланырга?

Биш вакыт намаз, Коръән сүрәләрен һәм төрле зикер-догаларны иртә-кич укырга кирәк. Алар бигрәк тә «Бәкара» сүрәсеннән, әгүзү-бисмилләһ сүзләреннән куркалар. «Бәкара» сүрәсе укыла торган йорттан шайтан кача. Шул ук сүрәнең 255 нче аяте – «Аятел-көрси»не укып йөргән кешегә шайтан зыян китерә алмый.


---

--- | 18.07.2024

Кабартылган түгәрәк саклап кала алмаган: күлдә баткан кызны 3 м тирәнлектән тапканнар

$
0
0
18.07.2024 Фаҗига
Татарстанның Теләче районында су коену өчен җиһазландырылмаган Макса күлендә бер кыз батып үлгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

19 яшьлек кыз дуслары белән яр буенда ял иткән. Йөзә белмәсә дә, кыз кабартылган махсус түгәрәкне алып, су эченә керергә булган. Фаразлар буенча, ниндидер мизгелдә аның кулыннан түгәрәк шуып китә һәм бу фаҗигагә китерә. Мәрхүмәнең җәсәден бер балыкчы ярдан өч метр ераклыкта гына табып ала.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу вакыйгага бәйле рәвештә суда иминлекнең төп аспектлары турында искә төшерә: Сулыкларда фаҗига очракларының төп сәбәбе - салмыш хәлдә су коену, ата-аналарның балаларына контроле җитмәү. Рөхсәт ителмәгән урынарда су коену. Гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп, сез үзегезне фаҗигале хәлләрдән саклап кала аласыз. Бәла-каза булмасын дисәгез, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:   - су астында агач төпләре, ботаклар, тирән чокырлар, очлы ташлар, чоңгыл, су үләннәре булмавына инаныгыз;   - кояшта озак яткач, ашаганнан соң, арыган килеш суга сикермәгез;   - балаларыгызны йөзә белүче һәм беренче ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз;   - суда, аеруча салкынында, озак тормагыз. Бу тәннең суынуына һәм көзән җыеруга китерергә мөмкин;   - давыл һәм яшен вакытында су коенмагыз.   Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез тө­гәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатыгыз. Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчегә ярдәм итегез, бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!  
---

--- | 18.07.2024

Зөлфәт Зиннуров: Безнең өйдә бары тик татар теле генә булачак

$
0
0
18.07.2024 Милләт
Соңгы елларда чып-чын татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үсүче балаларның туган телебезне белмәве, ата-ана биргән сорауга русчалап җавап кайтаруы гадәти күренешкә әверелеп бара. Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров балаларының татарча сөйләшүе һәм бу күренешкә карата үз фикерен белдерде.
Балалар татар балалар бакчасына йөрделәр, татар гимназиясендә укыйлар. Ләкин алар анда барыбер русча сөйләшәләр. Чөнки шул ук татар телле ата-аналар үзләренең балаларын алырга килгәч: «Одевайся, улым», – дип җибәрә. Татарчадан шул «улым» белән «кызым» сүзе генә кала. Хәтта әбиләр дә оныклары белән русча сөйләшеп азапланалар, дип китерә аның сүзләрен Татар-информ.   Безнең балалар татарчаны яхшы беләләр. Гаиләдә үзара бары тик татарча гына сөйләшәбез. Кечкенә вакытларыннан шулай. Кайвакыт, урамнан өйгә кергәч, үзара русча сөйләшә башлыйлар иде. Мин шунда әниләренә: «Карале, безгә каяндыр марҗа кызлары кергән. Бар, чыгарып җибәр әле шуларны. Ялгыш кергәннәр», – дип әйткәч, татарчага күчәләр иде.   Хәзер дә була, ялгыш русчага күчеп сөйләшә башлаулар. Ләкин мин балаларга шунда ук кисәтү ясыйм. «Русча теләсә кайда сөйләшегез, ләкин безнең өйдә бары тик татар теле генә булачак», – дим.   Машина белән кая да булса барганда, аларга кызыклы викториналар да оештырам. Мәсәлән, 3 русча сүз әйтәм. Шуның икесен татарчага дөрес тәрҗемә итсәләр, 50 сум (10, 20 дә була) акча бирәм, – дип сөйләде Зөлфәт балаларны татарча сөйләштерү ысуллары хакында.    
---

--- | 18.07.2024
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live