Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live

Илсөя Бәдретдинова: «Кочакламады да, үпмәде дә»

$
0
0
16.12.2024 Шоу-бизнес
Җырчыны үпкәләткәннәр. Илсөя Бәдретдинова концертында тамашачылар белән килеп чыккан кызыклы хәлләрне социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә күрсәтә.

Интертат болай дип язган: "Яңа гына бер ир-ат сәхнәгә чәчәк белән менеп, «мине үп әле, үзем үпсәм, хатын ачулана» дигән иде. Хәзер инде олы яшьтәге ир-ат җырчыга чәчәк бәйләме бүләк итте. Үзен кочакларга, үбәргә тырышучы ир-ат тамашачыларга ияләшеп беткән артист аптырап калды.

«Кочакламады да, үпмәде дә, бер әйбер әйтмәде. Якын да килмәде, 2 метр ераклыктан чәчәген бирде дә китте. Хатын усалмы?» – дип җырчы тамашачысына «воздушный поцелуй» җибәрде.
---

--- | 16.12.2024

«Атны чалырга күңелгә бик авыр»: сугымчы белән әңгәмә

$
0
0
16.12.2024 Авыл
Сугымчы: «Итен яраткач, эшен дә башкарасың» Биектау районының Әлдермеш авылыннан Рәис Хисмәтов ит турында барын да белә. Озак еллар пешекче булып эшләгән ир-ат бүген кешеләрнең малларын эшкәртергә ярдәм итә.

 – Минем бөтен тормышым, эшем иткә бәйле булды. Армиядән кайткач, романтика эзләп, диңгезгә киткән идем. Сахалин, Кытай, Австралия кебек илләр күреп, судноларда кок булып эшләдем. Ул вакытта мине акча түгел, дөнья күрү мөмкинлеге кызыксындырды. Аннан кайткач, мал чалу, колбаса цехларында эшләдем. Шуннан соң  пенсиягә кадәрге елларым Президент Аппаратында узды. Зур җитәкчеләргә ризык әзерләүдә минем дә өлеш керде. Әлдермеш – минем балачагым узган авыл. Өлкән яшьтәге туганымны карарга дип кайттым да авылда төпләнеп калдым. Берара үгезләр алып үстердем, сәламәтлегем белән проблемалар булгач, аларын бетерергә туры килде. Хәзер сарыклар тотам.

– Рәис абый, сез кешеләрнең дә малларын чалып, эшкәртеп бирергә ярдәм итәсез. Командагызда ничә кеше?

– Фәнүс дигән егет белән эшлибез. Аның төп эше бар, шуңа күрә башлыча аның ял көннәрендә йөрибез. Ул гадәттә авыр, физик эшне эшләсә, мин эшкәртү, тунау өчен җавап бирәм. Мал эшкәртергә күрше-тирә авылларга да йөрибез, чөнки бездән башка бригадалар юк. Хәзер авылларда көчле, тәҗрибәле егетләр калмады. Калганнарының да кайсы картайды, кайсының саулыгы китте, ә яшьләрнең мондый авыр хезмәткә алынасылары килми. Кайвакыт алтышар центнерлы үгезне егып салырга туры килә бит. Моңа физик көч тә, мораль яктан әзер булу да кирәк.

– Хезмәтегез өчен ничә сум аласыз?

– Кемгәдер малның дүрт санын гына бүлеп бирәбез, кемгәдер суыткычка тутырып куярлык итеп әзерләп китәбез. Эшнең күләменә карап, бер малны башкарган өчен 4000–4500 сум алабыз. Без үзебезнең кораллар, хайванны элеп куя торган җайланмалар белән йөрибез. Бер малны чалып, тулысынча эшкәртү өчен 2–2,5 сәгать вакыт китә. Җәен эшне иртәрәк, сәгать 4–5 тә үк башлыйбыз. Көненә уртача 1–2 мал эшкәртәбез. Өчне суйган чаклар да була. Җәен дә чакыралар, ләкин шулай да эшнең иң күп чагы октябрь ахыры – декабрь башына туры килә.   

–  Эшегездә иң авыры нәрсә?

– Малны чалу мизгеле. Олы малны кызганмыйм, ә атны чалырга күңелгә бик авыр, чөнки аның күзеннән яшь ага. Кызгансаң да, чаласың инде, бу эшне кем дә булса барыбер эшләргә тиеш бит. Итен яраткач, эшен дә яратырга туры килә. Шулай ук куяннарны да чалырга яратмыйм. Алар бала тавышлары чыгарып чиный. Шуңа күрә аларны бик алырга тырышмыйм. Аннан соң холыксыз, дуамал үгезләрне абзардан алып чыгу бик җайсыз. Араларында йомшак холыклы, кулга ияләшкәннәре дә бар. Алары белән эшләү җиңелрәк. Бервакыт шундый очрак булды. Ат суйганда типте дә, бетон өстенә барып төштем. Мизгелендә авыртканны уйларга вакыт булмады, тик аннан соң аягым озак кына бик авыртып йөрде. Хайван суйганда саклык чараларын төгәл үтәргә, сакланырга кирәк. Ялгыш тибеп яки сөзеп үтерергә дә мөмкиннәр.

– Терлек ничә яшьтә чалырлык булып өлгерә?

– 1,2–1,5 яшьлек үгез чалырлык булып өлгерә инде. Бу вакытта якынча 250 кг ите чыга.

– Итне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Алсу төстәге ит яхшы була. Бармак тигергәч, ул ябышмаска тиеш. Ябышса, суйган вакытта хайванның температурасы булган дигән сүз. Гомумән, ветеринария таләпләре буенча, чалыр алдыннан терлекнең температурасын үлчәргә киңәш ителә. Үгезләрнең тән температурасы 38–39 градус булса, нормаль санала. 40 тан артса, итендә кан кала, ябышкак була. Шулай ук төрле авырулардан, профилактика максатыннан эшләгән уколлардан соң да ике ай дәвамында матдәләр алмашы үзгәрергә тиеш. Ашыгып чалган очракта, иткә тәме чыгарга мөмкин. Суыткычта озак яткан итнең дә, ике тапкыр эретеп катырганының да тәме үзгәрә. Тана ите майлырак була.

– Сезнең өчен иң тәмле ит малның кайсы өлешендә?

– Хайванның иң йомшак җире – билдәмәнең эчке ягы (вырезка). Ул – малның бер дә хәрәкәтләнми торган урыны. Тик аның чыгышы күп түгел, якынча 0,8 процент кына. Әйтик, 200 кг малдан 1,6 кг вырезка чыга. Рестораннар өчен чит илләрдән (Австралия, Яңа Зеландия, Япония) кайтартыла торган мәрмәр итләрнең безнекеләрдән өстенлеген күрмим. Үзебез үстергән ит күпкә тәмлерәк. Әле аларның бәяләре дә бик кыйммәт. Мин эшләгән елларда ук, ун ел элек, бер килограммы 2500 сум иде. Сатып алучының барысына да малның арт саны кирәк, чөнки анда беренче сортлы ит күбрәк. Кабырга ите шулпа, фарш өчен яхшы. Кайсыдыр ит томалап пешерергә, кайсыдыр өлеше кыздырырга әйбәт.

– «Кул арты» дигән төшенчә бар. Сугымчының кулы җиңел булса, ите тәмле була, диләр. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Әйе, күпләр итнең тәме сугымчының кулыннан тора, диләр. Ләкин мин моңа бик шикләнеп карыйм. Шул ук пычак, шул ук хәрәкәтләр бит югыйсә. Минем өчен иң төп шартлар хайванны кыйблага юнәлтеп, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», – дип чалу, пычакның үткен булуы. Чөнки үткен булмаган пычакны күбрәк ышкып тору сәбәпле, хайван ныграк курка. Сугым вакытында хайванның 7 әгъзасы киселеп ташлана. Элек кеше малның бер җирен дә әрәм итми иде, хәзер барысын да ташлый. Деликатес булса да, эчәгесен дә юып азапланмый. Баш итен дә күпләр ыргыта гына. Элек дерелдәвек әзерләр өчен аякларын, башларын өтәләр иде. Хәзер алары да кирәксезгә әйләнде.


Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 16.12.2024

Мисвәк таякчыгының файдасы

$
0
0
16.12.2024 Киңәш-табыш
Мисвәк — тешне чистарта, аннан ризык калдыкларын ала, куныкны (налет — ред.) төшерә торган махсус таякчык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Мисвәк — авыз куышлыгының пакьлеге һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы”, — дип әйткән.

Мисвәк озынлыгы белән гадәти теш щеткасын хәтерләтә. Хуш ис бөркелеп торган, тешне чистартканда согы бүленеп чыккан бу таякчык хакында хәдисләрдә телгә алына. 

  Мисвәкнең файдасы фәнни яктан исбатланды. Мисвәк таякчыгы ясала торган агач согының химик составы триклозан, хлоргексидин кебек антибактериаль матдәләрнеке белән охшаш.   Моннан тыш мисвәктә фтор, С витамины, танин, алкалоидлар һәм флавоноидлар бар. Шуңа да мисвәк куллану тешләрне ныгыта, тешләрнең чери башлавын булдырмый калуда булыша, теш сызлавын баса, авыз куышлыгындагы начар исне бетерә, уртларны ныгыта, шулай ук тешләрне агарта.   Мисвәктән ясалган теш пасталары да кулланыла.   Фото: © mukhina/123rf.com
Айсылу ЮЛДАШЕВА

--- | 16.12.2024

Йомырка, ришвәт һәм караклык турында

$
0
0
16.12.2024 Җәмгыять
Ришвәт һәм караклык – бертуганнар. Икесе дә эшләмичә генә ниндидер байлыкка омтылуны күздә тота. Хәер, эшләмичә дип әйтү бик дөрес тә булмас. Ришвәтчеләр эш урыныннан, вазыйфасыннан файдалана. Карак ялгызы гына да урлаша ала, ә ришвәт “эшендә” ике яки берничә кеше катнаша.
“Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре” дигән әйтем бар. Мәгънәсен барыбыз да аңлый. Без инде җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең капчык-капчык акчалар, зур-зур ришвәтләр белән тотылганын күргәләп-ишеткәләп торабыз. Комсызлыкларына гаҗәпләнәбез, тузынып алган булабыз. Әмма теге әйтемне искә төшерик тә, әлеге ришвәтче-түрә урынына гади бер хезмәт иясен куеп карыйк. Мәсәлән, кондукторны. Менә ул автобус яки транспорт салоны буйлап пассажирларга билет сатып йөри. Күпләр хәзер банк картасы яки юл картасы белән түли. Акчалата түләүче булганда, кондукторларның шактые: “Сезгә билет кирәкме?” – дип сорый. “Юк” дип әйтүчеләр әз түгел. Кондуктор уңга-сулга карап ала да (карап тормаучылар да бар), теге пассажир түләгән билет бәясенең 5-10 сумын кире кайтара. Пассажир, әлеге кондукторны бик яхшы һәм игелекле кешегә санап, канәгать елмая. Кондуктор үзе эшли торган оешманың кассасына керергә, үзенең һәм хезмәттәшләренең хезмәт хакына, премия фондына кушылырга яки транспорт чарасын карап-ремонтлап тору исәбенә күчәргә тиешле акчаны үз кесәсенә салып куя. Ул да канәгать... Нәрсә бу: ришвәтме, караклыкмы? Бездәге менталитет бу, теге бармак кәкрелеге. Әлеге кондукторны яки пассажирны теге ришвәтче-түрә урынына куйсалар, ул меңләп-миллионлап үзләштермәс идеме? Ай-һай...   Караклыкның, гомумән, әллә нинди төрләре бар. Интернет та хәзер бу “кәсеп”не үз итүчеләргә күп мөмкинлекләр ача. Матди байлык үзләштерү турында гына әйтмим. Кайчакта берәрсенең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән авторын күрсәтмичә генә язылган матур җөмләләр, акыллы фикерләр, хәтта кыска хикәяләр укыйсың да: “Шәп! Әмма кайдадыр укыган идем кебек”, – дип уйланасың, җөмлә төзелешенең бик татарча ук булмавына да игътибар итәсең. Ә ул В.Гюго, Ф.Достоевский, А.Чехов яки башка бер язучының, психолог, журналист, философның җөмләләре, фикерләре булып чыга. Үз күңелеңә хуш килгәнне бүтәннәр белән дә уртаклашасы килү гадәти күренеш. Цитаталар, афоризмнар битеннән алып урлаучылар үзләрен карак дип саныймы икән? Өзек-цитаталарны гына түгел, шигырь, хикәяләрне дә шулай алу, хәтта автор итеп үзен күрсәтү очраклары да бар икән. Яман күренеш.   Каракны безнең якларда бур дип йөртәләр. Русчадагы вор сүзенең шулай татарчалаштырылган варианты инде бу. “Ул кеше бур бит!” Каты яңгырый, тупасрак та.   Йомырканың ни катнашы бар дисезме? Монысы тагын кызыклы бер нәрсә. Күптән инде кибеттә бер әбинең, ике ячейканы ачып, йомыркаларны берсеннән икенчесенә әвеш-тәвеш китергәнен күргән идем. Минем гаҗәпләнеп караганны күрде дә: “Ватыкларын алмаштырам”, – диде. Гомер буе кибеттә эшләгән апаның исә сатып алучыларның әйберләрне бик күп урлаулары, каплы май, шоколад, коньяк ише нәрсәләрне, хәтта йомырканы да бер-икешәрләп кесәгә салып алып чыгулары турында әйткәләгәне булды. Мин үзем йомырканы аерым бер кошчылык фабрикасының (исемен язмыйм, реклама булмасын) сайлап алынган, ягъни отборный категориялесен алам. Эре, әйбәт. Ячейканы кибеттә ачып караганым юк, кайчакта чатнаганнары да эләккәли. Менә бүген дә алып кайттым. Йомыркаларны суыткычка куйыйм дип капны ачтым да, кычкырып көлеп җибәрдем. Ун йомыркалык капта тугыз гына иде. Шушы хәл менә бу язмама этәргеч булды инде.   фото: ru.freepik.com
Гөлфәния НӘҖМИЕВА

--- | 16.12.2024

Казанда туган балага Легендар дип исем кушканнар

$
0
0
16.12.2024 Җәмгыять
Казан ЗАГСы узган атнада туган балаларның исемнәрен барлаган.

Иң популяр исемнәр мондый ("Матбугат.ру" үзгәртми бирә): 

Амир, Эмир, Тимур, Роберт, Мухаммад, Макар, Давид, Эмин, Эмиль, Артур.   Кызлар арасында:    Амалия, Мия, Кира, Мирослава, Милана, Айлин, Камила, Эмилия, Асель, Диана, Ясмина.          Сирәк исемнәр рәтендә:   Малайлар:   Легендар, Идель, Сайдаш, Филипп, Усман, Елисей, Эрик, Кайнар, Ерофей, Святослав, Гарай, Исмаил, Сулейман.    Кызлaр:   Эйла, Авелина, Инита, Эллария, Афина, Варвара, Николь, Лина, Хаят, Кайла, Дея, Зейнап.   фото: ru.freepik.com
---

--- | 16.12.2024

“Эльмира күктәге фәрештәләрнең әйтерсең лә җирдәгесе иде...”

$
0
0
16.12.2024 Язмыш
Эльмира Сөләйманованың арабыздан китүенә бүген ике ел... Бүгенге елак буранның үз халәте – кар бөртекләрендә югалту сагышы, ни җиргә кунарга, ни күктә уйнарга көч тапмыйлар шикелле.

Нәкъ ике ел элек, шушы көнне Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова арабыздан бакыйлыкка күченгән иде. Исән булса ул үзенең 42 яшьлеген бәйрәм итәр иде дә. Кызганыч... Яр Чаллы якларыннан шушы үзәк өзгеч фото килеп төште – әнисе Фидания апа, ире Дима, мәрхүмәнең балалары, туганнары каберенә килеп, кар өстенә янып торган чәчәкләр салганнар. Эльмира да гомеренең чәчәктәй мәлендә өзелде. Юклыгына әлегәчә ышануы авыр, ди сәхнәдәшләре. 

– Эльмира күктәге фәрештәләрнең әйтерсең лә җирдәгесе иде. Бервакытта да кеше сөйләмәде, кеше сөйләүчеләр янында хәтта басып та тормый иде. Күңелендә гел аклык, яхшылык яшәде, ярдәм итәргә тырышты. Андый кеше җир йөзендә юктыр бүтән. Узган шимбәдә әнисе ашын үткәрде, чакырдылар, ерак гастрольләрдә идем, бара алмадым. Бүген Фидания апа белән иртүк хәбәрләштек. Ул һаман да бала хәсрәтеннән айнып җитә алмый әле, аңа бик авыр. Эльмира берара төшкә керә дә, аннары югалып тора ди. Догадан өзелми бит, рухы тынычтыр дип ышанасы килә. Балалары өчен ул да өзгәләнәдер шул... Кечкенәсе ун яшьлек кенә – әни кирәк чак. Олысына 18 яшь тулды, колледжда укый, һөнәре программистлык белән бәйле. Балалар әтиләре, әби-бабасы тәрбиясендә, Фидания апа янына гел килеп йөриләр. Әниләре уздырган ашына да җыелышып килгәннәр. Нишлисең инде, тормыш дәвам итә, исәннәргә ничек тә яшәргә кирәк. Чаллыга барган саен Фидания апа янына сугылам мин, күрешкәч икәү кочаклашып елыйбыз, ир җаны дип тормый, югалту ачысы мине дә елата... – дип сөйләде мәрхүмәнең сәхнәдәш дусты Нияз Җәләлов.    Ул җырчының гаиләсе белән тыгыз элемтәдә яшәүчеләрнең берсе. Күптән түгел генә Эльмираның туган ягы Аксубай районының Иске Ибрай авылына кайтып хәйрия концерты куеп килгәннәр иде. – Туган авылында Эльмира истәлегенә музей ачылды. Анда Фидания апа Эльмираның шәхси әйберләрен алып кайткан иде, без дә хәлдән килгәнчә ярдәм иттек. 400 урынлык зур гына клуб ул, ремонт ясарга тиешләр, шул чагында музей өчен бер бүлмә ясап калдыруларын сорадык. Авылда Фидания апаның бер генә туганы яши. Искеибрайлылар зал тутырып килгәннәр иде, үз кызларын онытмыйлар, рәхмәт. Хәер, онытырлыкмыни соң Эльмираны?.. Урыны җәннәтләрдә булсын, холык-фигыле оҗмах кошына тиң иде, шуңа бик тиз китеп тә барды... – ди Нияз Җәләлов.
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА

--- | 16.12.2024

«Алмалы гарәп бәлеше» рецепты

$
0
0
17.12.2024 Аш-су
Алма дигәч тә, бу бәлеш сез белгән шарлотка бәлешеннән тәмлерәк! Аны билгесез гарәп пешекчесе уйлап тапкан, диләр. Бәлеш авызда эреп китә! Әйдәгез, әзерлибез?

Кирәк: 

Форма диаметры – 24 см - тавык йомыркасы – 3 данә; - тоз – бер чеметем; - шикәр комы – 12 аш кашыгы; - он – 12 аш кашыгы; - сөт – 12 аш кашыгы; - үсемлек мае - 12 аш кашыгы; - көпшәкләндергеч – 12 г; - ванилин – 2 г; - алма – 2-3 данә; Алма урынына җиләк алсагыз да була. Оригиналь рецепта төшсез чия кулланыла.   Катысы кетердәп торсын өчен: - он – 40 г; - шикәр комы – 40 г: - ак май – 30 г;

1. Йомырканы тоз, ванилин, шикәр комы белән туглыйбыз. Күбекләнгәнче күпертәбез (миксер белән 2-3 минут әйләндерү җиткән).

2. Май, сөт, он, көпшәкләндергеч өстәп, яхшылап болгатабыз.   3. Алманы теләгәнчә турыйбыз – телемнәр дә ярый, шакмаклар да.   4. Алманы камырга салабыз да, ипләп кенә болгатабыз.   5. Пекарь кәгазен йомарлыйбыз һәм кире таратып, форма төбенә җәябез.    6. Камырны формага агызабыз.   7. Катысын әзерлибез: он, йомшак ак майны, шикәр комын бергә кушып, бармаклар белән валчыклар хасил булганчы уабыз.    8. Шул валчыкны камыр өстенә сибәбез.   9. 180 градуска кадәр кызган духовканың аскы өлешендә 50 минут тотабыз (духовкагызга карап). Духовкагыз электрлы икән, ас-өс режимын кулланыгыз.   Тәрҗемә: "Матбугат.ру"   чыганак: https://vilkivruki.ru/  
---

--- | 17.12.2024

«Бик көтәбез!» - танылган актрисаның кызы әни булачак

$
0
0
16.12.2024 Ир белән хатын
«Моя прекрасная няня» сериалы аша танылган Анастасия Заворотнюкның олы кызы Анна шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты.

28 яшьлек Анна беренче тапкыр әни булачак. «Бик көтәбез сине!» – дип, фотолар урнаштырып язып куйган Анна үзенең социаль челтәрләрендә.

Аннаның ире – бизнесмен Тимур Исмаилов. Алар Нью-Йоркта укыганда таныша. Алар 2022 елда никахларын рәсмиләштерә.

Мәгълүм булганча, Анастасия Заворотнюк моннан ярты ел элек глиобластома диагнозыннан үлгән иде.


---

--- | 16.12.2024

«Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
16.12.2024 Шоу-бизнес
14 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы»н тыңлаучылар сайланган җырчылар «Алтын йолдыз»га ия булдылар.

Быел премия тапшыру тантанасында «Голос. Дети» проектының суперфиналисты Сәид Галиуллин һәм «Сәйлән» музыкаль фестивальнең җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов та чыгыш ясады.

 

 

Болгар радиосы


---

--- | 16.12.2024

Моның өчен русиялеләрне зур штраф көтә

$
0
0
17.12.2024 Җәмгыять
Кешеләрне финанс пирамидаларга җәлеп иткән өчен зур административ штрафлар билгеләнә. Бер миллион сумга кадәр, ди...

Дәүләт Думасы өченче укылышта моңа кагылышлы законны кабул итте. Законнарда финанс пирамидалары булдыру һәм эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы бр иде инде, әмма мошенниклар инвестицион һәм башка законлы эшчәнлек астында маскировкаланып, башка схемаларны куллана башлаганнар.

Әмма “гадәти” пирамидалар да (яңа вкладчыларның акчалары алдагы вкладчыларга процент түләүгә юнәлтелгән очракта) һаман бар. Мәсәлән, Башкортстанда күптән түгел тагын шундый бер оешманы ачыклаганнар.   Яңа закон белән гражданнарга — 50 мең сумга кадәр, вазиф биләүчеләргә һәм эшкуарларга — 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 млн сумга кадәр штраф кертелә.    Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 16.12.2024

«Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа»

$
0
0
17.12.2024 Дин
Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов мәетне соңгы юлга озатканда тыелган гамәлләрнең берсе турында «Интертат»ка сөйләгән.

- Кайбер артистларны күмгәндә кул чабалар. Бу – рөхсәт ителәме?

- Кул чабу ул – рөхсәт ителмәгән гамәл. Кул чабып озатып калсалар да, Аллаһы Тәгалә каршында кул чабып каршы алмаячаклар. Шуңа күрә кул чабу урынына, мәрхүм өчен изге догада булу дөресрәк.

Бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһү галәйһиссәләм: «Соңгы юлга кешене 3 әйбер озатыр: туганнары, байлыгы һәм кылган гамәлләре. Алдагы икесе кайтып китәр, ягъни туганнары һәм байлыгы, ә мәрхүм белән фәкать кылган гамәлләре генә калачак», – ди. Без моңа инанабыз, һәм, кемне генә озатсак та, дога да булуыбыз хәерлерәк.

Кул чабудан мәрхүмгә файда юк. Кул чапкан саен, дөньяда бер шайтан туа, ә шайтаннарны арттырудан бернинди файда да юк, - дигән ул. 

Фото: "Татар-информ, Салават Камалетдинов архивыннан".
---

--- | 17.12.2024

“Миңа түгелдер, мәйтәм. Тиздән илле тула бит инде, нинди девушка булыйм ди мин?!”

$
0
0
17.12.2024 Хатлар
“Багучыга барма, башыңа бәла алма!” - ди безнең акыллы халык. Әмма ул багучы дигәннәре үзе каршыңа чыкса, нишләргә?

Күптән түгел генә минем белән чынбарлыктан бигрәк куркыныч төшкә охшаган мондыйрак хәл булды.

Казанда яшәүче кодагыйларыбызда кунакта булдык. Милли ризыклар белән сыйланып сөйләшеп утырып вакытның узганын да сизмәгәнбез. Кайтырга чыкканда вакыт соң, сәгать унберенче киткән иде инде. Соңгы араларда минерал су эчәргә гадәтләндек. Кич саен йокы бүлмәсенә алып кереп куябыз. Сәламәтлеккә файдасын сизә башлагач, бүген дә алырбыз дигән идек тә ашамлык кибетләре унга кадәр генә эшли, бикләнгәннәр, безне көтмәгәннәр икән. “Инде нишлик?”- дип аптырап торганда тукталыштагы бер бутикның тәрәзәсендәге утны күреп алдык та шунда ашыктык. Бу тәүлек буе эшли торган спиртлы эчемлекләр сата торган урын икән. Шөкер, безгә кирәк минералка да бар.   Кемнең шешәләп, кемнең чәркәләп аракы алганын көтеп торып, чират җиткәч үзебезгә кирәклесен алып, ишектән чыгып киттек. Ишетәм артымнан берәү кычкыра: ”девушка!” - ди. “Миңа түгелдер, мәйтәм Тиздән илле тула бит инде. нинди девушка булыйм ди мин?!” – дип, колак яныннан гына уздырып җибәрмәкче идем башта. Ләкин эндәшү кабатлангач, туктарга булдым. ”Әйе, әйе, сезгә әйтәм. Туктагыз, якынрак килегез әле!” - диде без кергәндә тәмәке тартып торган сатучы кыз. Ирем белән икәү килмәкче идек, ”Юк, үзең генә кил, ул калсын!” ди бу иремә ымлап, боерулы тавыш белән. Бераз икеләнеп тордым да янына барырга булдым. Якынлашкач, минем колагыма пышылдап диярлек. иремә төртеп күрсәтеп, “моны дүртенче көнне машинага утыртма!” - диде. Мин бу кисәк хәбәрдән катып калдым. Телемне көчкә әйләндереп: ”Бүгеннән башлапмы?” дип кенә сорый алдым. “Әйе, - диде ул һәм бүтән берни эндәшми кибетенә кереп китте. Башта нык ачуым чыкты. “Кем соң әле ул миңа алай дияргә? Каян килгән әүлия кыйпылчыгы? - дип үземне тынычландырмакчы да булдым. Ләкин төн карасын ярып әйткән сүзләре колагымда яңгырып торды. “Машинага утыртма!”   Әйтмә дисә дә иремә дә белгертми кала алмыйм бит инде. Сүз аның турында бара. Бергәләп санап караган идек. Кирәк бит иремнең ерак чит илгә командировкага китәсе көне сишәмбе килеп чыга. Туры килүен күр син. Без бит Казанда яшәмибез. Бүтән шәһәрдә. Аэропортка кадәр машинада барырга кирәк. Самолет килеп алмый бит. Теләсәң-теләмәсәң дә машинага утырырга туры киләчәк. Бармый да калып була торган түгел, ирем дәүләт кешесе. Нишләргә соң? Шуларны уйлап, тәмам йокылар качты. Ярты төннән соң гына көчкә йоклап китә алдык, анда да куркыныч төшләр күреп саташып беттек.    Менә, кешенең тынычлыгын бозарга бер сүз, бер хәбәр җитә икән бит. Шөбһә корты күңелгә керде дә гел бимазалап кимереп тора. Әнинең авызыннан намаз укыган саен “тән тынычлыгы, җан тынычлыгы бир, Ходаем!” дигәненә элек игътибар итмәгәнмен. Җан тынычлыгы бик кирәк икән бит ул. Тәнең авыртса, берәр төймә дару кабасың да бетә, ә менә җан сызлавына нинда дәва табарга. Тамактан аш үтми. Күңел үсми. Теге сүз җанны тик бимазалап тора. “Юк, кем соң син алай күрәзә итәрлек!” дип тынычланып та булмый. Башка чакта ирем дә мондый хәлләрне ишеткәч, “әкияттә кунакта” - дия иде ә бу юлы ул да каршы дәшмәде. Туры килүе, вакыты бик сәер.    Иң башта әнигә сөйләдем, бергә яшәгәч ул минем борчуларымны үзе сизеп алды. “Монда, кызым, дога гына булышыр. Аллаһтан узып бер эш тә эшләнми!” - диде мине, юатып һәм намазлыгын җәеп укый да башлады. “Менә яклаучыбыз-саклаучыбыз бар икән бит!” – дип, сөенеп мин дә мәчеткә таба киттем. Чарасыз калганда барыр бердәнбер урын ул Хәер салдым. Махсус дәфтәргә вафат булган әтием, әбием башка туганнарның исемен яздым, аннары ирем юлларда исән-сау йөрсен өчен дип тә өстәдем.Соңгы юлларны язганда күзләремне яшь пәрдәсе каплады. Адәм баласы алда үзен ни көткәнен белми бит. Бер караганда белмәве әйбәт инде. “Күрәсен күрми гүргә дә керми” - диләр. Бәла-казаларыннан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын инде, - дип чыгып киттем. Бу көннәрдә эштә дә гамем булмады, моны хезмәттәшләрем дә сизделәр. Кайберләренә борчуым хакында әйттем дә. Эндәшмәделәр, ни актан ни карадан бер сүз дәшмәделәр. Мондый чакта ни дисеннәр инде. Аптыраулары гына йөзләренә чыккан иде.    Ә вакыт аяусыз. Секундлар минутларны, минутлар сәгатьләрне куа гына. Теге сатучы әйткән көн дә килеп җитә бит инде, бүген генә төн чыгасы да, иртәгә китәсе. “Әйткән-кисәткән килеш, белә торып ничек машинага утыртып озатырмын?” – дип, бик борчылдым. Шулчак телефоным шалтырады. Ирем! Тавышындагы сөенечне тоемлап аптырап калдым башта. Сөенерлек хәл юк иде бит әле монда, көенерлеге генә җанны өтәли. Җире-күге белән шатланырга сәбәбе бар икән шул, иртәгә буласы командировкасын бер атнага кичектергәннәр. Димәк, сишәмбе, теге дүрт көннән соң машинага утырмый, беркая да бармый. өйдә генә булачак.    Менә бездә шундый хәлләр. Әнинең догаларымы, әллә мәчеткә биргән сәдакаларыммы ирем барасы озын юлга киртә булып яттылар микән? Ни дә булса булган инде, бер ай элек үк барасы билгеле командировка иде бит ул. Бу көннәрдә генә, әле тиз генә бармасын белгәч, өстемнән таулар төшкәндәй булды. Күзләрем ачылып, дөньям яктырып китте. Бер сүзнең үтерергә дә, терелтергә дә мөмкин икәнен шунда бөтен тирәнлеге белән аңладым. Иң кыен чакта Аллаһтан башка ярдәмчебез юк икәненә дә төшендем. Үземнең яттан белгән догаларым аз булганга да эчем пошты. Әни исән чакта күбрәк өйрәнеп калырга кирәк әле дигән карарга да килдем. Әнием ярата торган тәмле кәнфитләр алып кайтып, каймакка гына туглаган коймак пешереп бергәләп чәй эчтек. Җаның тыныч булганда яшәү шундый рәхәт, дөнья матур икән бит!   Бераз тынычлангач, абыйга сөйләдем. Дөньяда күпне күргән, күпне белгән абыйның әлләни исе китмәде. Аракы кибете янында күргәч, сиңа яхшылык теләргә җыенган кеше булмагандыр инде ул. Кайбер кешенең ихласлыгы “гади биш тиен” булуы, алданырга әзер торуы йөзенә чыга бит ул. Синдә дә шундыйны күргәндер ул. Сораулар бирер, һәр җавабын сатып алыр дигән булгандыр да аннары кире уйлагандыр”, - диде.   Бер карасаң, абыйның сүзләрендә дә хаклык бар кебек. Кырыгалдарлар артык күбәйде бит тирә-ягыбызда. Эшләмичә генә рәхәт яшәргә теләүче сорыкортлар басты дөньябызны. Алдыңны-артыңны карап яши торган заман.    Очраклы хәл булмый диләр бит. Яши-яши үзең дә моңа ныграк инанасың. Димәк, төнлә артымнан куып тотып, шушы сүзләрне ишетү язган икән миңа, бу да юкка гына түгел инде. “Менә җитәм, менә тотам дип  тормышны әйдәләп куганда, ал-ял белми баш күтәреп чапканда бер тукталып уйландырыр өчен кирәк булгандыр бу хәл дим мин хәзер.    Исем-фамилиямне куймыйм, ләкин язмыйча да кала алмадым. Башкалар да гыйбрәт алсын, дидем.
---

--- | 17.12.2024

Марат Кәбиров: «Миннән васыять булып бер сүз калсын: эшләргә кирәк!»

$
0
0
17.12.2024 Җәмгыять
Әллә нигә бүген эш турында уйлыйм әле. Кызык кына ул бер карасаң. Эшләгәндә, эш турында уйламыйсың, бары тик эшлисең генә. Үзең дә күз алдына китерә алмаган әллә нәрсәләрне майтарып ташлыйсың да шуннан үзең дә аптырап торасың. «Нүжәли, моны мин эшли алдым икән?» – дисең.

Табигатемә ят кебек тоелган эшләремә караганда да, кайбер әсәрләремә күз салганда да мин кайвакыт шулай уйлыйм: «Чынлап та мин микәнни?» Әдәбияттагыларында, бәлки, үзем генә дә түгелдер инде… Ходай «диктовать итәдер», фәрештәләр канат очын тидерәдер кебек. Үземә шулай тоела. Бәлки, бу канәгатьлектән, бәлки, үз-үземне яратудандыр. Барыбер эшләгән эшеңә сокланып карыйсың. Сокланырлык җире булмаса, чыгып төзәтәсең, камилрәк итәргә тырышасың. Тик бер нәрсә хак: эшләгәндә эш турында уйламыйсың.

Менә эшли алмаганда – уйлыйсың. Хәлсезрәк яки авыру чакларымда мин ихатага чыгам да, тирә-якка күз салып, эшләнергә тиеш нәрсәләрне барлап йөрим. Монысын болай итәргә кирәк, тегесен тегеләй итәргә… Шул рәвешле барысын да барлап чыгам да, берни эшли алмыйм һәм теге нәрсәләрне эшләп ташлаган кешедән дә ныграк арып, урыныма барып ятам. Эшләрне барлау эшләүдән дә ныграк арыта.

«Арыдым», – дип барып ятып кына ял итә алмыйсың. Эшләнмәгән теге эшләр сине гел үзенә тартып, мендәреңә сугып тора. Күңелең тынычлана алмый, кабат торасың. Берәр нәрсә эшләп булмас микән, дип яңадан урап керәсең. Эшләп булмый. Кабат хәлсезләнәсең. Арыйсың. Тагын барып ятасың. Беркадәр вакыттан соң тагын торып чыгасың… Шул рәвешле ни эшли алмыйча, ни ял итә алмыйча, вакыт уздырасың.

Табигатем буенча мин эш кешесе бугай инде. Тынгысыз җан. Рәхәтләнеп, бар дөньясын онытып ял итә белүчеләргә беркадәр сокланып карыйм. Ял ит бит инде, кулыңнан эш килмәгәч. Сиңа беркем дә бәйләнми, «Нигә алай итмәдең, нигә болай түгел?» – дип сораучы да юк. Тик күңел бар… Шул кабахәт гел сорап, нәрсәдер таләп итеп тора. Шуның көен көйләргә тырышып, гомер уза.

Әле дус-иш, таныш-белеш белән сөйләшәм дә… Алар минем бер сүзне кабатларга яратканыма игътибар итәләр икән. «Эшләргә кирәк!» Араларында язучылар да, композиторлар да, артистлар да бар инде. Алар эшлиләр, мал табалар, дан яулыйлар. Ә мин шуларга адым саен диярлек бер сүзне кабатлыйм икән. «Эшләргә кирәк!» Кайчагында чатым ачылып киткәндә болай дип тә өстим икән: «Эшләргә кирәк. Талант монда нипричум, талантны да эшләтергә кирәк. Эшләмәгән талант тутыга ул».

Бәлки, чынлап та шулайдыр. Минем егерме-утыз ел элек әйткән бер сүзем бар иде. Хәзер ул урыслардан әйләнеп чыгып, әллә ничә төсмергә керде инде. Петросянның китабында да бар, авторы билгесез, дип язылган. Кайбер сәхнә «йолдыз»лары да кулланыштыра. Шул рәвешле тапалып бетсә дә, эчтәлеге һаман шул килеш кала: әгәр үз өстеңдә эшләмисең икән, син кемнеңдер астында эшләргә мәҗбүр буласың. Әгәр үз өстеңдә эшләмисең икән, синең өстеңдә бүтәннәр эшләр кебек варианты да бар. Кемнеңдер астында эшләмәс өчен үз өстеңдә эшләргә кирәк.

Минем яраткан юмористларымның берсе Данир Сабиров гел көлә инде: «Ничә карасаң да, Марат абый гел «эшләргә кирәк!» – дип әйтә ул. Ә үзе бер нәрсә дә эшләми, биш ел эчендә миңа бер җыр да язып бирә алмады», – ди. Бу дөрес тә, дөрес түгел дә. Мин аңа әллә ничәне язып бирдем. Игътибар да итмәде. Бер җыр язып, үзем җырлап җибәргәч кенә: «Марат абый, шәп, әбизәтелне җырлыйм!» – диде. Мин хәзер үземчә шаяртам: «Хәзерге юмористларга җыр язып бирү генә җитми, аны үзең җырлап та бирергә кирәк», – дигән булам. Тик бу минем сүзне юкка чыгармый… Эшләргә кирәк…

Бер мәлне Казанда бик зур концерт оештырдылар. Мин гадәтемчә сәхнә артында йөрим. Артистларның барысы да ирекле, анда-монда гәп корып торалар. Бер бүлмәгә килеп керсәм, Салават Фәтхетдинов репетиция ясап ята. Бишенче класс баласы шикелле тоелып китте. Баянга җырлый. Мин башта аптырадым. Чөнки катнашучылар арасында ул иң данлыклысы. Иң беренче ләчтит сатучы, почмак саен гәп корып, кылтаеп йөрүче кеше дә шул булырга тиештер кебек күренде. Соңыннан аңладым. Кешеләр ләчтит сатканда, ул репетиция ясый. Ул эшли. Шуңа да Салават бит инде ул. Тагын нәрсә әйтим… Миннән васыять булып бер сүз калсын: эшләргә кирәк!

Фото: darminaopel.ru


---

--- | 16.12.2024

Татарның йолалары турында китап чыкты (ВИДЕО)

$
0
0
17.12.2024 Мәдәният
Татарстан китап нәшриятында бик матур яңа китап басылып чыкты. Әлеге китап татар гаиләсенең үзенчәлекле яклары турында мавыктыргыч итеп язылган, танылган шәхесләрнең цитаталары белән баетылган, үзенчәлекле иллюстрацияләр белән бизәлгән.

Татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары асылын аңлатуга йөз тотып язылган әлеге хезмәт күпләргә үз нәселләрен барларга, балаларын, оныкларын татар рухында тәрбияләргә, туган-тумачалары белән дустанә яшәү рәвешен ныгытырга ярдәм итәр, халкыбызның буыннан-буынга сакланып, әле дә булса үтәлеп килгән кануннарына буйсынып, телебезне, динебезне, милли йөзебезне үзебезгә хас югарылыкта тотарга мөмкинлек бирер.

 


---

--- | 17.12.2024

Элек «УНИКС»та уйнаган баскетболчы үзенә кул салган

$
0
0
17.12.2024 Фаҗига
Бүген Мәскәү үзәгендәге йорттта Латвия баскетболчысы Янис Тимма гәүдәсе табыла.

Янында яткан телефонда үлеме алдыннан калдырылган соңгы теләге дә бар. Утыз ике яшендәге спортчы үзенә кул салган дип фаразлана. 

Баскетболчы НБАның драфтында 60 нчы номер булып сайлана. Ул 2010 елда Ауропа чемпионатында бронза, ә 2018-2019 еллар сезонында ВТБның Бердәм лигасында «Химки» командасы составында көмеш медаленә лаек була.   Янис Тимма шулай ук җырчы Анна Седокованың элеккеге ире буларак та билгеле.   Фото: www.sport-express.ru
---

--- | 17.12.2024

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән: һәлак булучылар бар

$
0
0
17.12.2024 Фаҗига
Арча районындагы юлдан “ИЖ”, зур тизлектә килүе сәбәпле, “чыгымчылап”, каршы як полосага “очкан” һәм “Daewoo” машинасына бәрелгән.

Авариядә “Daewoo” автомобиленең бер пассажиры һәлак булган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Авария урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли.


---

--- | 17.12.2024

«Оясында ни күрсә...» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

$
0
0
17.12.2024 Мәдәният
2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге игълан иткән иде.

Конкурска эшләр 10 декабрьгә кадәр кабул ителде.

«Казан утлары» редакциясе җиңүчеләр исемлеген хәбәр итте:

«Повесть» номинациясе

Гөлнур Айзат (Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова). «Җиһаннур».

Гөлүсә Батталова. «Могҗиза».

Гөлинә Гыймадова. «Җилгә каршы».

Нәбирә Гыйматдинова. «Гөлханым турында хикәят».

Амур Хан (Амур Нур улы Фәләхов). «Бәхеткә биш адым».

Асия Юнысова. «Җиденче качу».

«Хикәя» номинациясе

Рабит Батулла. «Миң».

Надия Вәлиева. «Духтыр Галия».

Гөлнара Гыйлемханова. «Парлы бию».

Галимҗан Гыйльманов. «Бүләккә – әти».

Рәфкать Шаһиев. «Кычыткан ачысы».

Равилә Шәйдуллина-Мурат. «Чәчкә таҗларында күз яше».

«Шигырь» номинациясе (мәктәп укучылары арасында)

Әскәр Җамалиев. «Әтидән күчкән гадәт». Казан шәһәренең 186 нчы күп профильле лицее укучысы.

Әмир Минневәлиев. «Минем гаиләм – минем бәхет». Казан шәһәренең 7 нче интернат-лицей укучысы.

Камил Минһаҗев. «Агроном булам мин дә». Теләче районы Баландыш урта мәктәбе укучысы.

Чулпан Хәбибуллина. «Кунакта». Биектау районының 3 нче урта мәктәбе укучысы.

Регина Хәсәнова. «Тормыш яме». Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4нче урта мәктәбе укучысы.

Язгөл Садриева. «Гадел яшәргә кирәк». Актаныш районы Байсар төп белем бирү мәктәбе укучысы.

Казан утлары


---

--- | 17.12.2024

Догалар кайсы вакытта кабул була?

$
0
0
18.12.2024 Дин
«Дога ул бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала» (Хәдис). Һәрвакыт дога кылган кеше беркайчан да үзен ялгыз итеп тоймас, чөнки Аллаһ кешенең догасын җавапсыз калдырмый. Әмма дога кабул булуның шартлары бар.

1 шарт: хәләл ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү.  

2 шарт: доганың кабул булуы өчен ихласлык кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән, дип шикләнергә ярамый. 

3 шарт: өмет һәм сабырлык белән дога кылу. Булса була, булмаса – юк, дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, ихластан, өметләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта.    Догада шуны аңларга кирәк: син Хуҗаңнан сорыйсың, ә калганын Ул хәл итә. Шуны да белик: кеше, дога кылу өчен, Аллаһка теләсә кайчан мөрәҗәгать итә ала. Шулай да, дога каб­ул булу ихтималы зур булган кайбер вакытлар динебез тарафыннан аерып күрсәтелгән.   Мәсәлән: Төнге намаз вакытында. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Доганың кабул булу ихтималы зур булган вакыт ул – төнге намаз – тәһәҗҗүд вакыты», – дигән.   Азан әйткәндә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Мөәзин азан әйткәндә, күк капкалары ачыла һәм догаларга җавап бирелә», – дигән (Әл-Хәким, Әбү Ягълә).   Фарыз намазыннан соң. Пәйгамбәребездән: «Кайсы догалар тиз кабул була?» – дип соралгач, ул: «Төн уртасында һәм һәр фарыз намазыннан соң кылганнары», – дип җавап биргән (имам Әт-Тирмизи).   Җомга көнне. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Җомга көнне дога кабул була торган яшерен бер вакыт бар», – дигән.   Яңгыр яуганда. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ике очракта Аллаһы Тәгалә доганы һичшиксез кабул итә: намазга азан әйткәндә һәм яңгыр яуганда», – дигән (Җәмигуль әхәдис).   Хөрмәтле дин кардәшләрем, димәк, яңгыр – Аллаһның рәхмәте ул! Һава торышлары үзгәргәндә сабыр итеп, догада булыйк, Раббыбыздан хәерлесен сорыйк.   Фото: https://ru.freepik.com/
Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ

--- | 18.12.2024

"Син бик матур, бик-бик матур икәнсең бит, Йолдыз!” (ХИКӘЯ)

$
0
0
17.12.2024 Әдәбият
Бер күрүдә гашыйк булуның ни икәнен Йолдыз бик иртә аңлады. Ул чагында аңа күп булса сигез яшьләр булгандыр. Ә Марсель инде мыек чыгарган, сигез класс тәмамлап, техникумда укып йөрүче егет иде.

Үзе тумышы белән Аккүлдән булса да, әти-әниләре яңа төзелә башлаган Камазга чыгып китү сәбәпле, Чаллыда үсте. Әллә ни матурлыгы да юк иде Марсельнең. Ләкин кызлар аның тирәсендә балга җыелган чебен кебек мәш килделәр. Җәйләрен Аккүлгә кайткач та авыл кызларыннан атбуй булмады аңа. Матур итеп көлә белә иде егет. Елмайганда зур зәңгәр күзләре кысылып китә, бит очында чокырлар чыга, башын артка чөеп җибәрә. Бик кызык булмаган мәзәк сөйләсә дә аңа карап башкалар да көлә башлый. Билгесез тарту көче булган, ирексездән үзенә ияртә алучылар турында шармга ия диләр. Марсель нәкъ шундыйлардан булды. 16 яше тулар-тулмас ничә кызны гашыйк итеп, ничәсен елаткандыр – кем санаган.

Йолдыз хыялый һәм үз дөньясындарак яши торган бала булды. Фикерләве, дөньяны аңлавы да олыларчарак, шуңа күрә үз яшьтәшләре белән аңа күңелсез иде. Кызый кечкенәдән урманда, болында беръялгызы йөрергә яратты. Иң җиләкле җирне ул тапты. Иң күп чикләвек үскән иңкүлекне ул күрде. Абыйлары Йолдыздан: “Хыялый булса да, йортка файда артыннан йөри ул. Аның белән урманга барсаң, чиләгең тулы кайта“, – дип яратып көләләр иде.   Авылда яшьләрнең очрашу урыны бер инде – клуб. Һинд киносы карарга әнисе белән клубка чыкты Йолдыз. Фойеда гадәтенчә егет-кызлар кайнаша. Кино башланганчы кайсы симәнкә чиртә, кайсы домино суга. Йолдыз кинога йөрергә бик ярата. Бигрәк тә һинд кинолары, андагы җырлар ошый аңа. Ничек җиңел, рәхәт тавыш белән җырлый алар. Әнисе белән исәнләшкән Марсельне күреп, Йолдыз аның исемен белеште. “Нинди зур, матур кеше“ – булды беренче уе кызның. Бу бит минем уемда яши торган, миңа киңәшләр бирә торган, малайлар кыерсытканда яклый, елаганда жәлли торган кеше” – булды икенче уе.   Марсель үзеннән күзен алмый карап торган кәтүк кебек, кап-кара чәчле, ак күлмәкле кызның башыннан сыйпады. “Нинди зур булгансың, Йолдыз. Без күчеп киткәндә әле бишектә генә идең", – диде. Тораташтай каткан кызның күзләренә карап елмайды. Син үскәч бик матур, бик-бик матур кыз булырсың”, – дип тә өстәде. Киноны карады да, карамады да Йолдыз. Әнисе аның кыбырсып, боргаланып утыруын яратмыйча өйләренә озатып куйды. Өйгә кермәде ул. Клуб буена өелгән бүрәнәләр артына кереп посты. Моннан клуб ишегалды бик яхшы күренә. Ул Марсельнең чыкканын көтте. Шул зур, матур кешене нигәдер тагын бер күрәсе, бер генә түгел ике-өч, юк, гел күреп торасы килде аның. Күрәсе генә түгел, аны тыңлыйсы, көлдерәсе, аңа җырлар җырлыйсы, шигырьләр сөйлисе, аннан тагын “син бик матур” дигән сүзләр ишетәсе килде. Нигә шулай икәнен аңламады. Йолдызга әле кичә генә 8 яшь тулган иде.   Ул кичтән соң кыз бигрәк кыргыйланды. Йә каядыр китеп югалып йөри, йә бүлмәсенә бикләнеп утыра. Беркем белән сөйләшми, дәшмәс борын елый башлый. Мәктәбендә дә укытучысы кызның игътибарсыз булуыннан зарланды. Әнисе Йолдызны хәтта врачларга күрсәтте. Тик алар, бик тырышсалар да, тупырдап торган кызда бер чир дә таба алмадылар. Беркем белмәде – барысына да Марсельгә булган мәхәббәт гаепле иде...    Йолдыз 5 нче сыйныфта укыганда күрше авылга Әфганстаннан бер егетне алып кайтып җирләделәр. Соңгы вакытта олылардан да, телевизордан да ишетеп белә иде кыз – сугыш икән анда. Күрше авыл егете өчен бөтен Аккүл халкы да зар елады. “Япь-яшь килеш бит. Ата-анага күпме хәсрәт”, – дип офтанды Йолдызның әнисе. Озакламый Марсельнең дә армиягә китеп шул тау-ташлы илгә эләгүен әйттеләр. Кызчыкның болай да Марсель-Марсель дип типкән йөрәге шулкадәр ярсыды, урыныннан купты. Ләкин беркемгә дә кайгысын белдермәде. “Ул сугышка киткәнче, мин чирләсәм иде. Йә бертуктаусыз яңгыр яусын иде, яки гел икеле куйсыннар иде, яки әни бер яңа күлмәк тә алмасын иде – риза булыр идем, бер зарланмас идем”, – дип уйлады Йолдыз. Ул хәтта Марсельнең башка кызлар белән йөрүенә дә, теге беренче кичне бүрәнә артына качып карап торгандагы кебек егетнең Җәмилә белән чут-чут үбешүенә дә риза булыр кебек иде. Тик исән генә булсын, тик исән генә булсын! Әле бит ул аны җәйләрен яшьләр су коенган урында, клуб буенда, чишмәдән Марсель әбисенә су ташыганда күрә иде. Ә хәзер – юк! Бер дә! Бөтенләй дә! Ике ел ярым күрмәячәк. Көз, кыш, яз түзә иде әле. Җәен күрәсен белә иде. Җәй буе Марсельне әледән-әле күреп торуы кыш буена җитә иде. Инде нишләр?   Ләкин Марсель ике елдан да, өч елдан да кайтмады. Хәбәрсез югалган диделәр. Йолдыз ышанмады. Чөнки төшендә ул егетне гел исән итеп күрде. Тирә-ягы ташлы зур чокыр, аста тау елгасы ага, имеш. Егет шул елга буенда нидер эшләп йөри. Ә-ә-ә, таш җыя, аларны бер-берсенә өя, чокырдан чыкмакчы була. Тик чыгып өлгерә алмый. Йолдыз уянып китә. Марсельнең исән икәнен, тик ни сәбәпледер кайта алмавын кечкенә йөрәге сизә аның. Кечкенә дип, шулкадәр чын һәм зур яратуга сәләтле йөрәкне кечкенә дип әйтергә ярый микән?   Ел артыннан ел үтте. Йолдыз нәкъ Марсель фаразлаганча бик матур кыз булып үсеп җитте. Аккүл мәктәбен тәмамлап техникумга укырга китте. Марсель яшәгән, ул үскән шәһәргә. Беренче курста укый башлаган көннәрнең берсендә маршрут автобусында егетнең әнисен очратты. Туры килүен әйт, исең китәр. Сания апасы, кыздан авыл хәлләрен сораштырганнан соң, кыз өчен иң мөһим булган, тик сорарга гына кыймаган улы язмышын да сөйләп китте.   “Зур шатлыгыбыз бар бит әле, кызым. Марселебез табылды бит. Ничә еллар коллыкта яткан. Күпме эзләдек бит. Күпме акча түктек. Ул тау-таш арасыннан ничек табасың? Инде өмет сүнгән иде. Күптән түгел Мәскәүдән хат килеп төште. Тапканнар улыбызны. Бик авыр хәлдә булган. Госпитальдә әле дә. Инде ике тапкыр барып кайттык янына. Берәр айдан алып кайтабыз. Акылы зәгыйфьләнмәгән, мең шөкер. Аз сүзеннән дә шуны аңладык: җүнле ризык күрмәгән, эт тормышында яшәгән, татарлыгы, мөселман баласы булуы гына коткарган үлемнән. Елмаюы качкан балакаемның”, – дип, ана кеше елап җибәрде.    Йолдыз бу сүзләрне ишетеп чүт кенә артка аумады. Куллары белән утыргыч аркасын бармаклары зәңгәрләнгәнче кысты. “Исән, исән, бердәнберем, исән”, – дип сулкылдап типте кызның йөрәге. Сания апасы кызны үзләренә кунакка чакырып, адресын биреп, үз тукталышында төшеп калды. Каян белсен ана шушы кызның улын ничә еллар яратып йөрүен. Балачагының Марсельне уйлап, үсмер чагының Марсель дип янып-көеп үтүен.    Студент тормышы Йолдызны үз эченә бөтереп алды. Тулай торактагы күңелле тормыш, имтиханнарга бергәләшеп әзерләнүләр – авылдагы бертөрлелектән шактый аерыла иде. Йолдызның иптәшләре күбәйде. Аны биредә хыялый, күктә йөзүче кызчыкка санамыйлар. Күп укыган, һәр нәрсәгә үз карашы, төпле фикере булган, яхшы киңәш бирә белүче дуска саныйлар иде. Группадаш егетләрдән дә күп мактау ишетте. Кинога, дискотекага, икәүдән-икәү генә паркка йөрергә чакыручылар да булды. Юк! Уянмады кыз күңеле. Яңа мәхәббәт кабынмады. Марсель истән бер генә сәгатькә дә чыкмады, онытылмады. Сания апаларына кунакка барырга ничә җыенды, талпынды – туктап калды. “Кайтты микән, нинди икән, ни әйтермен, ул ни әйтер?” – дип йөдәп бетте. Ниһаять, Яңа ел алдыннан түзмәде, Сания апасы биргән адресны учына кысып чыгып китте. Җәяү барды. Тулай торактан өч тукталыш ераклыктагы йортны тиз эзләп тапты. Фатирлары өченче катта икән. Менә ул ишек.   Ничә кереп, ничә чыкты икән Марсель бу ишектән? Ул өйдә микән? Ничек керергә, ни әйтергә соң, йа Алла! Ах, бу кыюсызлыкны! Кечкенә сумкасыннан көзгесен алып йөзенә күз төшерде. Салкыннан, дулкынланудан бит очлары кызарып киткән. Зур күзләрен каймалаган сөрмәле керфекләренә кунган кар бөртекләре эреп, чык булып җемелдиләр. Кабарынкы иреннәренә беленер-беленмәс елмаю эленгән. Калтыранган бармаклары белән кыңгырау төймәсенә басканда Йолдыз үзен төш күргән күк хис итте. Ишекне Сания апасы ачты. “Ай-һай, кем дисәм, Кар кызы килгән икән. Атасы, улым, каршы алыгыз, кунак бар!” – дип ягымлы елмаеп, кызның аркасыннан сөйде. Хуҗа абзый Йолдызга пәлтәсен салырга булышты. Әти-әниләрен сорашты. “Ничә еллар колхозда бергә эшләдек. Бик дус яшәдек“, – дип аларны яхшы сүз белән искә алды. Бу ыгы-зыгыга зал ишегенә сөялеп карап торган Марсель кызны, әлбәттә, танымады. “Исәнмесез, авылдаш”, – дип тыелып кына исәнләште.   “Үзгәргән, бик үзгәргән, күзләре моңсуланган, битенә нинди ямьсез яра эзе уелган. Мин белгән Марсель түгел икән инде бу”, – дип уйлап өлгерде кыз. Хуҗалар табын кордылар. Йолдыз Сания апасына өстәл әзерләргә булышып, тыз-быз йөреп торды. Күңелендә кайнаган хисләрдән башы әйләнде. “Ник килде? Дөрес эшләдеме? Егет аңа карамый да бит. Бәлки Йолдызның килүе аңа бөтенләй ошамагандыр. Бәлки аның беркемне дә күрәсе килмидер”, – дигән уйлар узды кызның башыннан.   Сөйләшә-сөйләшә бергә чәй эчтеләр. Фотолар карадылар. Марсель турында күбрәк әнисе сөйләде. Көз үк кайткан икән. Инде эшкә дә кергән. Үз һөнәре буенча – автослесарь. Эшендә яраталар икән үзен. Әти-әнинең шатлыгы эченә сыймый. Бердәнберләре бит. Аның табылуын могҗизага тиңләделәр. Табында алар улларын мактап оялтып бетерделәр. Кухняда савыт-саба юганда гына Сания апа зарланып алды: “Бик каты сугышларда булган, балакай, күп яралар алган. Әсирлеккә эләккән. Аннан качкан. Тагын тотканнар. Коллыкта яшәгән. Очраклы гына котыла алган. Минем укыган догаларым Ходайга барып ирешкәндер. Мең рәхмәт. Улымны кайтарды. Тик холкы бик бозылган шул, кызым. Кызып китүчән. Төннәрен гел саташа, йоклый алмый. Аз сүзлегә әйләнгән”.   Тулай торакка кадәр кызны озатырга Марсель үзе теләк белдерде. Кыз ни шатланырга, ни кире кагарга белмәде. Юк, аның егеткә карата хисләре үзгәрмәде, күңеле кайтмады. Ул аны элеккечә ярата. Тик бу хисләргә тагын берсе өстәлде. Жәлләде кыз егетне. Йөрәге аның өчен сыкрап елады. Бу халәтен ул үзе генә кичерергә, уйларын ялгызы гына рәткә салырга теләгән иде. ”Гомеренең күпмесе диярлек шушы егет өчен янып үтте. Инде хәзер үзе озатам дигәндә, ялгызым каласым килә. Тилерәм бугай инде”, – дип икеләнде кыз.   Кич җылы. Әкрен генә кар ява. Шактый вакыт дәшми атладылар. Чаллы урамы ап-ак. Баганадан төшкән уттан кар җем-җем килә. Кыз кич буена беренче тапкыр Марсельнең күзләренә туп-туры карады. Егет елмайды. Бит очында элеккечә чокырчыклар пәйда булды. “Нинди матур кич”, – диде егет. Шулчак Йолдызга әллә ни булды. Шушы яшькәчә бер егет тә кочмаган, үбешеп карамаган кыз Марсельне коча, шашып-шашып иреннәреннән, битендәге яра эзеннән үбә башлады. Аптырап калган егетне кысып-кысып кочаклады. Күпме вакыт үткәнен дә сизмәде, туктаусыз егетен үбүче кызга күз ташлап үтүче узгынчыларны да күрмәде ул. Елый-елый, үбә-үбә Марсельне гел аптырашта калдырды. “Йә, йә, тынычлан. Әйдә, әнә тегендә паркта йөреп киләбез. Синең ниндидер борчуың бар, ахры. Мин аңлармын. Курыкма. Теләсәң сөйлә”, – дип, Марсель кызны җитәкләп алды.   Йолдыз ул кичне мәңге үзеннән көтмәгән батырлык эшләде. Үзенең кечкенәдән үк егетне яратуын, гел аны гына уйлап өзгәләнеп яшәвен, шуңа күрә башкаларга карый да, очраша да алмавын, гел аны көтүен сөйләде. Ниһаять, җилкәсеннән тау төшкәндәй тынып, тынычланып калды. Егет кызга уйчан күзләрен төбәп тыңлады да тыңлады. Ни актан, ни карадан ләм-мим сүз дәшмәде. Кулга-кул тотышып тулай торакка кадәр дә сүзсез кайттылар.   Йолдыз бүген беренче тапкыр төш күрмичә, уянмыйча йоклады бугай. Әйтерсең, яз буе ургып аккан ташкын елга ярларына әйләнеп кайтты. Бик озак күңелдә йөргән хисләр, ниһаять, хуҗасына барып ирештеләр. Инде ни булса шул булыр!   ...Бу семестрда соңгы имтиханын тапшырып уку йортыннан чыгып килүче Йолдыз ишегалдында шулкадәр якын, ягымлы йөзне күреп сөрлегеп китте. Каушаудан кулындагы китап-дәфтәрләрен карга төшереп җибәрде. Егет аларны җыярга ниятләп җиргә иелде. Кабаланып бер-берсенә башлары белән бәрелделәр. Йолдыз авырткан маңгаен ышкып көлеп җибәрде. Марсель дә нәкъ элеккечә елмайды. Кызның кулларын учына алды да, аның күптән ишетергә хыялланган сүзләрен кабатлады: ”Син бик матур, бик-бик матур икәнсең бит, Йолдыз!”   Фото: ru.freepik.com
Чулпан НАСЫЙРОВА

--- | 17.12.2024

Тик яткан җирләрне кире тартып ала башлаячаклар

$
0
0
18.12.2024 Авыл
Белмәсәгез белегез: авыл җирендә өч ел буе тик яткан җир кишәрлекләрен кире тартып ала башлаячаклар. Киләсе елдан әнә шундый эчтәлектәге закон үз көченә керәчәк. Сарай, келәт, мунча ише хуҗалык корылмаларын теркәүгә бәйле үзгәрешләр дә бар.

Болар хакында Росреестрның Татарстан буенча идарәсе эшенә багышланган чарада сөйләделәр.

Быел Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе оешканга 15 ел тула.

– Без шактый юл уздык һәм шушы вакыт аралыгында иң кирәкле хезмәтләрнең берсенә әверелдек, – диде идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. – Төп бурычларның берсе документлар тапшырганда озын-озак чиратларны бетерүдән гыйбарәт. Моңа ирешүдә кәгазь документларны электрон рәвешкә күчерү нык ярдәм итте. Элек милек хокукын теркәү өчен документларны яшәү урыны буенча гына тапшырырга яраса, хәзер моны ил күләмендә теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин. Бер генә сан: 2009 елда милекне теркәү вакыты бер айга кадәр тәшкил итсә, бүген моның өчен 2–4 көн дә җитә.

Унбиш елда Росреестрның Татарстан буенча идарәсендә 1,5 миллионнан артык ипотека теркәгәннәр, 2 меңнән артык күпфатирлы йорт исәпкә куелган. Бүген Милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 4,4 миллионга якын объект, шул исәптән, 1,6 миллион җир кишәрлеге, 1 миллион бина турында мәгълүмат бар. 2024 елның гыйнвар – ноябрь айларында 218,7 мең сату-алу килешүе теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу  34 процентка кимрәк.

Очрашуда белгечләр алда көткән мөһим яңалыклар турында да сөйләде. Аерым алганда, җир хуҗаларына йоклап ятмаска киңәш иттеләр. Киләсе елның 1 мартыннан илдә яңа закон үз көченә керә. Аның нигезендә, торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан һәм өч ел буе тик яткан, ягъни үзләштерелмәгән җир кишәрлекләрен кире тартып ала башлаячаклар. Дөрес, милекчеләргә хуҗалыкны рәткә китерү өчен өч ел вакыт биреләчәк. «Әгәр җир 2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган булса, исәп әнә шул көннән башланачак, соңрак алынса, килешү төзегән көннән саныйсы», – дип ачыклык кертте Росреестрның Татарстан буенча идарәсе  бүлек башлыгы Илсур Кәримов.

Сүз нинди җир кишәрлекләре турында бара? Белгечләр әлеге сорауга да җавап бирде. «Бу – иң беренче чиратта, соңгы өч елда җирне үзләштерүгә бәйле бернинди дә эш башкарылмаган, чүп үлән һәм бакча эшләренә кагылышы булмаган чүп-чар баскан җир кишәрлекләренә кагыла. Биредәге ярым җимерек корылмалар да, мәсәлән, түбәсе яки тәрәзә пыялалары булмаган йорт, җир кишәрлегенең тик яту билгесе булып санала», – диде Илсур Кәримов.

Яңа закон хуҗасы була торып та, чүп оясына әйләнгән җир кишәрлекләре мәсьәләсен хәл итәргә тиеш, диделәр очрашуда. «Төп бурыч – мондый кишәрлекләрне тартып алырга тырышудан түгел, ә милек хуҗаларын эшкә өндәүдән гыйбарәт. Югыйсә ташландык бакчалардан еш кына тирә-күршеләр дә зарлана», – диде Илсур Кәримов. Җирне эшкәртергә теләмәгән ялкау хуҗага бу хакта кисәтү белдерәчәкләр. Кат-кат әйтеп тә, бакчада тәртип урнаштырмаса, административ җәзага тартырга яки суд аша әлеге җир кишәрлеген тартып алырга мөмкиннәр.

Белүебезчә, бу елдан «дача амнистиясе» кысасында, моңа кадәр төзелгән сарай, келәт, мунча ише хуҗалык корылмаларын да гадиләштерелгән тәртип буенча теркәргә мөмкин. Тик бу өстен  иске калай белән каплап куйган теләсә нинди төзелешкә дә кагылмый. «Хуҗалык корылмасы урнашкан җир кишәрлеге  теркәлгән, ә бина үзе капиталь төзелеш булырга тиеш. Аның 2013 елга кадәр йорт хуҗалыгының техник паспортына кертелүе дә шарт», – диде Лилия Борһанова.


---

--- | 18.12.2024
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>