Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live

“Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” спектакле премьерасыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
17.12.2024 Мәдәният
Камал театрында өч көн дәвамында мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың тормышы, балачагы, тормышта очраган авырлыклар һәм иҗаты турындагы “Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл” дигән спекталь гөрләде. Спектакльне Резеда Гобәева пьесасы буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Спектакльдә Әлфия Авзалова башкарган бик күп җырлар да яңгырады.

 

 


---

--- | 17.12.2024

Татарстанда бер туташ лайк куеп акча эшләү урынына 100 мең сумыннан коры калган

$
0
0
18.12.2024 Җәмгыять
Берничә көн элегрәк кызга кемдер мессенджер аша акча эшләү тәкъдиме белән хәбәр юллаган. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, берничә көн элегрәк аңа ниндидер бер хатын-кыз акча эшләү тәкъдиме белән хәбәр юллаган.

Янәсе, сатучыларны халыкка күбрәк таныту өчен, маркетплейсларда товарларга лайк куярга кирәк. Һәр лайк өчен акча түләнәчәк, дип ышандырган ул.

Алга таба аралашу барышында теге, янәсе, яхшырак хезмәт хакы алу өчен, товарны юри генә сатып алырга кирәклегенә ышандырган. Моның өчен товар хакын ниндидер реквизитлар буенча җибәрсәң, счетка акчаның процентлар белән кайтачагын вәгъдә иткән. Әмма акча да кайтмаган, маркетплейс сайты да ялган булып чыккан.   “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
---

--- | 18.12.2024

"Җырлау түгел сөйләшә дә алмыйм" - Алсу сәламәтлеге какшау сәбәпле концертын күчерергә мәҗбүр булган

$
0
0
18.12.2024 Шоу-бизнес
Алсу кичә 17 декабрь көнне Мәскәүдә узасы концертын күчерергә мәҗбүр булган. Сәбәбе - сәламәтлеге какшау. Җырчы cоциаль челтәрдәге битендә табиб процедуралар ясаган фото элә һәм гафу үтенә. "Хәзерге вакытта җырлау түгел сөйләшә дә алмыйм", - дигән ул.

17 декабрь көнне булырга тиеш булган тамаша 2025 елның 25 февраленә күчерелгән. Алсуга исәнлек-саулык теләп калабыз. 

  Фотолар: Алсуның социаль челтәреннән.
---

--- | 18.12.2024

Җырлар авторы Рәсих Шамскийга 60 яшь тулган булыр иде

$
0
0
18.12.2024 Мәдәният
Бу датаны үзенең аккаунтында җырлар авторы Айдар Тимербаев искә төшерде. Посттагы комментарийларда исә, Рәсих Шамскийның туган көне 14 декабрьда узган, дип билгеләп үтәләр. Аның турында “Ул бик талантлы, бик күңелле кеше, шәп кеше иде… - дип, сөйлиләр.

Урыны җәннәттә булсын. 

  Рәсих Хафиз улы Шәмсетдинов Арча районы Мөндеш авылында туган. Аның бик күп җырларын әле дә яратып тыңлыйбыз.
---

--- | 18.12.2024

Сочины су баса, машиналар йөзә (ВИДЕО)

$
0
0
18.12.2024 Хәвеф-хәтәр
Херота елгасы ярларыннан ташып чыгып, берничә йорт территориясын су басты. Көчле су агымы машина һәм агачларны әйләндереп каплый. Шәһәрнең кайбер урамнарында исә электр белән проблемалар башланды. Кайбер урамнарда юл хәрәкәте тукталды.

Озакламый Көнчыгыш Дагомыс елгасы да ярларыннан ташып чыгар дип көтелә. 

Шул ук вакытта Красная Поляна һәм Сочиның башка тау районнарында көчле кар ява. Анда давыл чыгу куркынычы турында кисәтүләр таратыла.  


---

--- | 18.12.2024

Чаллыда яшь блогер, стилист Земфира Солтанова вафат

$
0
0
18.12.2024 Җәмгыять
Яр Чаллыда танылган чәч стилисты, танылган блогер кырык бер яше тулмаган Земфира Солтанова вафат була. Соңгы елны ул яман чир белән көрәшә. Земфира ахыргача күңелен төшермичә, аккаунтын укучылары белән дәвалануы белән уртаклаша килә. Ул чирне җиңәчәгенә шикләнми.

Аны яратучылар, язмышына битараф булмаучылар аңа акчалата ярдәм итеп торган.  

Земфира Солтанова белән хушлашу бүген шәһәр моргы янында сәгать 12:45 булачак.   Моның хакта "Челнинские известия" газетасы хәбәр итә.
---

--- | 18.12.2024

Кино яратучыларга бүләкләр тапшырдылар (ФОТО)

$
0
0
18.12.2024 Мәдәният
“Мир” кинотеатрында актив рәвештә бөтен гаилә белән кинога йөрүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге чара “Гаилә белән кинога” дигән матур акцияне төгәлләүче бәйрәм булды. Җиңүче гаиләләргә, ә алар 14 гаилә, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Алар Татарстанның төрле почмакларыннан – Әгерҗе, Тәтеш, Баулы, Лениногорск, Менделеевск, Сарман, Лаеш һәм Казаннан иде. Акциянең шартлары буенча, гаилә белән кинога килүчеләргә махсус фишкалар бирелгән һәм иң күп җыючылар җиңүче дип табылган.

Бәйрәм кичәсен җырчы, Татарстанның халык артисткасы Айгөл Бариева һәм “Татаркино” хезмәткәре Светлана Говорунова алып барды. Әлеге чара Гаилә елына багышланган иде.

 


---

--- | 18.12.2024

«Баллы күркәләр» рецепты

$
0
0
18.12.2024 Аш-су
Яңа ел табынын тәмле күркәләр белән бизикме? Яңа ел кәефен үзебез булдырабыз! Кирәк: - баллы печенье – 300 г; - сөт – 200 мл; - шоколад кабырчык – 150-200 г (маркетплейсларда «Готовый завтрак. Шоколадные ракушки», дип сатыла);
- ак май – 100 г; - какао оны – 3 аш кашыгы; - шикәр комы – 2 аш кашыгы; - солы оны (геркулесны блендерда әйләндерсәгез дә була) – 2 аш кашыгы; - арахис пастасы – 1 аш кашыгы; - шикәр тузаны – 1 аш кашыгы.   1. Үзегез теләгән баллы печенье алып, блендерда әйләндереп уабыз.   2. Шикәр ширбәте (глазурь) әзерлибез. Сөт, ак май, солы оны, какао оны калын төпле табага (сотейник) салабыз, газны кабызып, уртача температурага көйлибез. Барлык ингредиентлар эрегәнче болгатып торырга кирәк.   3. Шикәр ширбәте төерсез килеп чыгарга тиеш! Массаны кайнатып чыгарабыз. Беренче куыклар күренүгә шикәр өстибез һәм ул эрегәнче кайнатуны дәвам итәбез.   4. Арахис пастасы кушып болгатабыз да, табаны уттан алабыз.   5. Тирән табак алып, шунда печеньены шикәр ширбәте белән кушабыз. Яхшылап болгатабыз.   6. Килеп чыккан массадан конус әвәлибез.   7. Астан өскә таба шахмат тәртибендә шоколад кабырчыклар тезеп чыгабыз. Ахырда сынны кыскалап, аны күркә формасына китерәбез.   8. Күркәләребезгә шикәр тузаны сибәбез – яңа яуган карга охшап китсен.   9. Хәзер исә иң авыры – десертны 6-8 сәгатькә суыткычта “онытып” торырга кирәк. Күркәләр суынып, катып китәргә тиеш.   10. Күркәләрне өстәлгә чыгарып, кунакларны сыебыз белән гаҗәпләндерәбез!   Тәрҗемә: Матбугат.ру   чыганак: vilkivruki.ru/
---

--- | 18.12.2024

Кыш Бабай костюмында йөргән педофил тоткарланган

$
0
0
18.12.2024 Криминал
Татарстанда 6 яшьлек кызны мыскыл иткән өчен 54 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Бөгелмәдә яшәүче педофил Кыш Бабай костюмы киеп, урамнар буйлап велосипедта җилдергән. Ул нәкъ менә балалар янында гына туктаган һәм конфетлар өләшкән. Шулай итеп, ул аларны үз өенә чакырган.

Бу хәл ел саен кабатланган, хәтта кыш көне балалар өчен таулар да төзегән. Шуның өчен шәһәрдә дан казанган. Ләкин моның бер хәйләкәр уй икәнен беркем дә белмәгән. 

Тиздән "Кыш бабай"ның велосипедта йөрүләре тәмамлана. Ир-атны полиция тоткарлаган, аңа карата «14 яше тулмаган кешегә карата сексуаль характердагы ирексезләп кылынган гамәл» һәм “Балигъ булмаганнар порнографик сурәтләре белән материаллар һәм предметлар әзерләү һәм әйләнешкә кертү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.   Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2024 елның җәендә әлеге шикләнелүче ир танышларының балконын төзекләндерергә килешкән. Олылар өйдә булмаган вакытны туры китереп, ул хуҗаларның 6 яшьлек кызын мыскыл иткән. Шулай ук боларның барысын да үзенең кесә телефонына төшергән, ә аннары язмаларны интернетка урнаштырган.   Тикшерү комитетының төбәк идарәсе әлеге ир-атның башка шундый хокук бозуларга да катнашы булырга мөмкин дип саныйлар. Шуңа күрә әлеге кеше тарафыннан кылган җинаятьләр турында мәгълүмат булса, шунда ук хокук саклау органнарына хәбәр итүне сорыйлар.
---

--- | 18.12.2024

Марат Мухинның ике хатыны очрашкан: «Иремнең беренче хатыны белән таныштык»

$
0
0
18.12.2024 Шоу-бизнес
Татар эстрадасындагы бик күп җырчыларга аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның икенче тапкыр гаилә корып яшәвен беләбез. Аның беренче тормыш иптәше Дилә Нигъмәтуллина да, хәзерге хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова да – җәмгыятьтә билгеле кешеләр.

Берсе – җырчы, берсе – 260 мең аудиториясе булган блогер. Моңа кадәр Мухинның элеккеге һәм хәзерге хатыннары – Дилә Нигъмәтуллина белән Гөлия Вәлиәхмәтова – шәхсән таныш булмаган булса кирәк.

Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдә: «Менә без таныштык та (иремнең беренче хатыны белән)», – дигән язу белән уртак фотоларын урнаштырган.

Бергә төшкән фотолар Дилә Нигъмәтуллина аккаунтында да бар. Дилә үзенең язылучыларына Гөлиянең кем булуын аңлатып тормаган. Тыйнак кына: «Блогерларның ябык кичәсе. Гөлия Вәлиәхмәтова белән фотога төштек», – дип кенә чикләнгән.

Бу хакта Интертат яза. 


---

--- | 18.12.2024

«Бездә 500 мең укытучыга дефицит. Аның каравы, пицца 15 минутта килеп җитә»

$
0
0
19.12.2024 Җәмгыять
Россиянең хезмәт базарыннан ачыргыланулы авазлар ешрак ишетелә. Хезмәткәрләр яллый торган Superjob сервисы җитәкчесе Алексей Захаров мәктәпләрдә 500 мең укытучы җитешмәвен хәбәр итә.

Моның сәбәбе итеп ул хезмәт базарында баланс югалуын күрсәтә.

«Бездә 500 мең укытучылык дефицит. Аның каравы, пицца 15 минутта килеп җитә», – ди ул «Коммерсантъ»ка биргән әңгәмәсендә. Хезмәт күрсәтү тармагының ашкын үсеше реаль тармактан торган саен күбрәк кешеләрне үзенә тартуыннан зарлана. Газета хәбәрчесе карады: Россиядә барысы 1 миллионнан аз гына күбрәк мәктәп укытучысы бар икән. Кытлыкның 50 процентка җитүе мәгариф тармагында хәлнең катастрофа дәрәҗәсендә булуын дәлилли. Тагын бер нәрсәне истә тотарга кирәк: мәктәптә эшләүчеләрнең байтагы – пенсионерлар. Бүген-иртәгә мәктәптән китәбез дип торалар. Лаеклы ялга чыккач, мәктәптән китеп, шәһәргә барып эшләп йөргән кичәге укытучылар да шактый.

Захаров кадрларның хезмәт күрсәтү тармагына ыргылуын салым системасы белән бәйли. Шул системадагы кимчелекләр курьерларга зур хезмәт хакы алырга мөмкинлек бирүен әйтә. «Баланс хәлендәге нормаль икътисадта курьер яңа эшли башлаган токарьдан күбрәк ала алмый. Ә бездә ала», – ди. Аның тел төбе аз салым түләп эшләүче үзмәшгульләргә барып тоташа. Салым системасын яңадан карап, «үзмәшгульлек темасын ябарга» дигән тәкъдим белән чыга.

Захаров тәкъдимен тормышка ашырып булыр ул булуын. Әмма аңа карап кына укытучылар саны артмас. Бүген аз салым түләп эшләүчеләрнең күбесе күләгәгә китәр, укытучылар барыбер суган суы суырып утырырга мәҗбүр булыр. Аларның хезмәт хакы курьерларны куып таратып кына үсмәячәк бит барыбер. Укытучылар Дмитрий Медведевның «хезмәт хакы ошамаса, бизнеска китегез» дигән васыятен тормышка ашыра башлаган. Краснодар шәһәренең вице-мэры Лилиана Егорова математика, информатика, физика укытучыларының кытлыгын аларның бизнес-структураларга күчүе белән аңлата әнә. «Алар логистлар була, программалар яза ала, ягъни базар таләп иткән бар нәрсәне эшлиләр. Табигый ки, ул өлкәләрдә бөтенләй башка хезмәт хаклары», – ди.

Уйлап карасаң, яхшы инженерлар, ай-ти белгечләр тәрбияләнсен өчен дә иң башта яхшы укытучылар кирәк. Базарны гаепләми генә мәгариф тармагында хезмәт хакын күтәрергә берәүнең дә башына килми.

Фото: forbes.ru

 


---

--- | 19.12.2024

Илсур Сафин: «Кырык сигез яшемдә улым туды. Балабызны ундүрт ел көттек»

$
0
0
19.12.2024 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Илсур Сафин дигәч, “Әдрән диңгез”, “Киек казлар китә” җырлары искә төшә. Әлбәттә, күпләр аны кара мыегыннан да танып аладыр. Илсур Сафин - мәдәниятебезнең бер чоры чагылышы да әле.
Ул язмышы, тормышы турында сөйләргә яратмаса да, безнең газетага хәер-фатыйхасын бирде. Илсур абыйның фикерләре дә, язмышы да, иҗаты да - үзенчәлекле.   - Илсур абый, балачагыгызның иң матур күңелле мизгелләрен искә алыйк әле.   - 1962 елның 11 августында Апас районы Югары Балтай авылында тудым. Әткәй механизатор булып эшләде. Машиналарның двигательләрен җыя, ремонтлый иде, комбайнда да эшләп алды. Ул сугыш ветераны, 4 ел буе илебезнең азатлыгы өчен көрәште. Бу хакта башымны иеп, горурланып әйтәм. Әнкәй колхоз эшендә хезмәт куйды. Бәрәңгесе дә, чөгендере дә аны читләтеп үтмәде. Гаиләдә алты бала үстек: Мансур, Рөстәм абыйлар, Сәимә апа, Әсхәт абый, мин һәм энекәш Илдар. Гаиләбез матур булды, кешенекенә орынмадык, башкаларны сөйләмәдек. Әткәй-әнкәй безне намуслы, гадел булырга өйрәтте. Аларның тәрбиясе безне әле дә озатып бара. Әткәй-әнкәй икесе дә 2008 елны бакыйлыкка күчте. Урыннары оҗмахта булсын. Балачагым туган авылымда үтте. Башлангыч мәктәпне авылда тәмамладым. Өченче сыйныфны бетергәч, күрше авылга йөреп укыдык. Барлык укытучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Башлангычта Фирдәвес апа Нуруллина укытты, Урта Балтайда Мәрьям апа, Рузия апа, Алсу апа, Ренат абый, Җәвидә апага рәхмәтләрем зур. Исәннәргә саулык-сәламәтлек, бакыйлыкка күчкәннәргә урыннары оҗмахта булсын дип телим. Безнең  заман балалары барыбер чыныгып үсте. Күрше авылга башта 4 чакрым  мәктәпкә барасың, аннан 4 чакрым кире кайтасың. Малларыбыз да күп иде, әткәй-әнкәйгә аларны карашырга да ярдәм иттек. Вакыт калса, футбол, кышын хоккей уйнарга чаба идек. Тау башында учак ягып, бәрәңге пешердек.. Бик күңелле чаклар. Хәзер замана бүтән дип әйтәбез, дөрес. Әмма вакыт шул ук кала бит: язы да, җәе дә килә, кояш та бата, ай да чыга. Яшәешебез алай тиз барырга тиеш түгелдер. Халыкның тормышы, яшәү рәвеше  турында уйлау, балаларның киләчәге турында борчылу җитеп бетми кебек. Элек тә җитәмәгәндер ул, әмма хәзер бу аеруча нык сизелә.    - Икесенең дә вафаты бер елга туры килгән. Бигрәк авыр сынау бит бу...   - 2008 елны бүген дә оныта алмыйм. Әткәй белән әнкәй бакыйлыкка күчте, шул ук елны миңа Татарстанның халык артисты исемен бирделәр. Әткәй 19 сентябрьдә вафат булды. Әнкәй бик каты авырый иде, аның аяклары да сызлады. Әткәй вафатыннан 19 көн узгач, әнкәй дә бу якты дөньядан китеп барды.  Бер атна алдан әнкәйнең хәлен белеп, авылга кайтып килгән идем. Аның китәчәген күңел сизде, хәле начар иде. 5нче октябрь көнне Татарстанның халык артисты исемен алгач, хезмәттәшләр белән җыелып, чәй өстәле артына җыелган идек. Сәгать 10нар тирәсендә әнкәйнең вафаты турында хәбәр килде. Кунакларны озатып, гаиләбез белән авылга кайтып киттек. Ул көнне шундый нык яңгыр яуды, саз, пычрак... Әткәй-әнкәйне соңгы юлга озатып, өчесен, җидесен, кырыгын үткәрдек. Хәзер дә җыелышканда гел аларны искә алабыз. Әткәй белән әнкәй 52 ел бергә яшәделәр. Яшәү вакытында төрле хәл булгандыр, табак-савыт шалтырамыйча тормый. Шулай да безне шушы якты дөньяга китергәннәре, тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле. Без аларның йөзенә кызыллык китермәдек. Ир-ат туганнарымның да күбесе бакыйлыкка күчте. Барысының да урыннары оҗмахта булсын. “Әтисен күмгәндә Илсурның яше чыкмады, әнисен күмгәндә күзләре яшьләнде”, - дигән сүзләр ишеттем инде. Барыбер ана кеше балага якынрактыр. Ана - гаиләнең нигезе бит. Казанда укыган чорда да, авылга кайткач әни өеп-өеп күчтәнәчләр биреп җибәрә иде. Югыйсә, мин консерваториядә эшләп укыгач, юклыкта яшәмәдем. Тулай торакта Асаф Вәлиев, Газинур Фарукшин, мәрхүм Нурәхмәт Әхмәтҗанов белән бергә тордык. Суыткычыбыз, хәтта телевизорыбыз да бар иде.    - Холкыгыз буенча кемгә охшагансыз?   - Әткәй бераз кырысрак кеше иде. Миндә дә бу сыйфат бар. Ә холкым буенча күбрәк әнигә охшаганмындыр. Әнкәй дөреслек, намусны гел өстен күрде. Мин дә шулай. Турысын әйтә торган кешене беркайда да яратмыйлар. Без үскәндә кешеләрдә барыбер намус, вөҗдан орлыклары көчлерәк иде. Ә заманалар бик тиз үзгәрде. Акчалы кеше ни өчендер башкалардан өстен була башлады. Хәзер югары белем бирү системасында да бу проблема ачык чагыла. Кемнең акчасы бар, шул тиз генә бюджет урынга керә. Мин мондый әйбергә каршы.    - Сезне консерваториягә укырга алган кеше - Нәҗип Җиһанов үзе, шулай бит?   - Балачактан Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхәбиев, Мөслим Магомаев, Георг Отсларны тыңлап үстем. Ренат Ибраһимов – кумирым иде. 10нчы сыйныфта укыганда, Урта Балтай авылы клубына чыгыш ясарга җырчы Вафирә Гыйззәтуллина килде. Вафирә апа минем тавышны тыңлап карады. «Энекәш, сиңа консерваториягә керергә кирәк», – дип киңәш бирде. Шулай да 10ны бетергәч, авылда колхозда эшли башлаган идем. Авылдашым Илгиз Сәхәветдинов консерваториядә укыды. Ул кайтып: “Консерваториядә бер буш урын бар” - дигәч, җыенып Казанга чыгып киттем. Мине консерваториянең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов тыңлады. Рөстәм Яхинның Рамазан Байтимеров шигыренә язылган «Туган ягым – Татарстан» җырын һәм татар халык җыры «Мәдинәм-гөлкәем»не башкардым. Нәҗип абый үзе ак рояль артына утырып уйнады. Бу бик кадерле истәлегем. Нәҗип абый кояшта кызынып янган битемә дә карамады, тавышымны ишеткәч, шунда ук: «Алабыз!» – дип әйтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен.    - Әңгәмәбездә укытучыларыгызны бик зурлап искә аласыз...   - Гомумән, бөтен укытучыларым каршында баш иям. Консерваториядәге остазларыма да бик рәхмәтле. Аеруча Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллинага! Ул мине җырчы буларак ачты. Үзем дә Казан мәдәният институтында Салават Фәтхетдиновның эстрада җырчылары әзерләүче курста 14 ел укыттым. Рафил Җәләлиев, Марат Фәйрушин, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Әбри Хәбриев, Әлфис Галиуллин, Айдар Әгъләмов, Фәнил Галиуллин, Нәфисә Назарова, Алмаз Сафин, Илгиз Хәсәншин - студентларым. Алар да мине хөрмәт итәләр, онытмыйлар. Әле күптән түгел генә Марат Фәйрушин, Рәфил Җәләлиев концертында булдым, бик матур чара. Татар эстрадасы җырчылары әзерләүче курсны бетерү дә начар булды. Без студентларга классик әсәрләрне дә, тарихи белемнәрне дә бирә идек. Хәзерге эстрадага шушы эстраданың үткәнен белү җитеп бетми. “Барысы да акчага корылган”, - диләр. Чын сәнгатьне үстерүче кешеләргә беркайчан җиңел булмады. Әмма андый шәхесләр генә тарихта кала.   - Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез? Сәхнәдә бик еш күренмисез кебек...   - Чакырган җиргә барам, чыгышларны ташламыйм. Үпкәләр бар инде ул. 2018 елда Рок мәктәбендә укыта башладым. Анда 10-15ләп укучым бар. Иҗаттан туктамыйм. 12 елга якын хәйрия концертларында чыгыш ясадым. Үзебезнең сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләп тордым. Илдә махсус хәрби операция башлангач, чыгышларны туктаттым. Мин бу хәлгә каршы, күңелем тартмый.    - Илсур абый, үзегез турында гәйбәт ишеткән булдымы?   - Андый хәл һәркем белән буладыр. Шулай да мин гәйбәткә бик тыныч карыйм. Сөйләсеннәр рәхәтләнеп, кеше телендә булу начармени? (көлә). Кеше рәнҗетмәдем, башкаларны таламадым. Хөрмәт иткән кеше сине болай да хөрмәт итә. Кайвакыт җәмәгать транспортында йөрим, шулчакта танып алып, исәнләшүчеләр күп. Әлбәттә, күңелгә җылылык йөгерә. Сине белеп тә, күрмәмешкә салышучылар да бар. Андыйларны бернәрсә эшләтеп булмый инде. Менә шундый үзен башкалардан өстен күргән кешеләрдән куркырга кирәк. Безнең гаиләбездә бөтен мал эшләп, хезмәт куеп табылган. Тормыш иптәшем Ләлә “Болгар радиосы”нда реклама бүлегендә эшли.     - Тормыш иптәшегез белән ничә ел бергә яшисез?   - Тормыш иптәшем белән 30 ел бергә. Без икебез дә мәдәният, сәнгать өлкәсендә кайнагач, шулай бер-беребезне чараларда күреп таныштык. Бу бер күрүдән гашыйк булудыр. Дөньяда мәхәббәт бар бит! Һәр иртә якыныңа “хәерле иртә” дип әйтү -  бик кадерле мизгелләр. Улым Руслан 8нче сыйныфта укый. Ходайдан иң кадерле бүләгебез, көтеп алынган улыбыз! Укуы яхшы, шөкер. Әзрәк ялкаулык бар инде, шуңа күрә аңа еш кына танылган шәхесләр исемлеге язып бирәм. Ул Тукайның кайчан туганын да, Рөстәм Яхинның кем икәнен дә белә. Спортка тартыла, бокс һәм йөзү белән шөгыльләнә.    - Ләлә ханымны ни өчен яраттыгыз?   - Мәхәббәтсез генә кавышып булмый инде ул. Хатын бөтен яктан да ошады. Беренче чиратта, эчке дөнья, әлбәттә. Яшь вакытта бик күп концертлар куйдым. 25 ел эчендә Казанда гына 58 концерт оештырдык. Тамашага репертуар сайлау, халыкны кызыктыру ысулларын Ләлә белән бергәләп уйладык. Өйдә әрләшеп бетә идек. Тик шулай да сыйфатлы, матур тамаша тәкъдим иттек. Ул минем таянычым булды. Үзеңнең хезмәтеңне бәяләүче, сине хөрмәт итүче, аңлаучы кешене янәшәңдә тою бик зур бәхет. Әлбәттә, тормышта барысы да ал да гөл генә булмый. Тавыш күтәрү була инде. Әмма хатын-кызга кул күтәргән ирләрне бөтенләй кабул итмим. Ул да ана бит. Хатын-кызга кул күтәреп үз әниеңә суккан кебек буласың. Хискә бирелдем дип әйтү дә акламый, барысын да уйлап эшләргә кирәк. Кешегә аң, фикерләү өчен бирелгән бит.   - Бәхәсләшкән чаклар була, димәк?   - Без бәхәсләшергә яратабыз (көлә). Ул үзенекен әйтә, мин үземнекен. Шулай уйлашып, фикерләшкәннән соң бер фикергә киләбез. Икебез дә белемле кешеләр, бу - табигый хәл. Гомумән, белем - көч ул. Дәүләтебез белемгә һәм сәламәтлек саклауга акча жәлләмәсен иде.    - Улыгыз Руслан зарыгып көтелгән балагыз. Аның туган көнен хәтердә яңарта алабызмы?   - 30 декабрь 2010 ел - гаиләбездә иң бәхетле көннәрнең берседер. Русланны өйгә алып кайткан көн, баланың беренче адымнары, кыш көннәрендә суыктан кызарган битләренә кар бөртекләре төшү әле дә күз алдымда. Балалар бакчасыннан алып кайта идем дә, бергәләп эремчек, йогуртлар, җиләк-җимешләр ашый идек. Кызганыч, әткәй-әнкәй улымны күрә алмады.    - Ничә яшегездә әти булдыгыз?   - Кырык сигез яшемдә улым туды. Балабызны ундүрт ел көттек. Аллаһы Тәгалә безне шулай сынады. Бәлки, кемдер чыгып киткән дә булыр иде. Шөкер, без сынауларда сыналдык, әмма сынмадык. Мин һәрвакыт Ходайга ышанып яшәдем. Ул һәрчак күңелемдә. Милләтебез дә дин, тел, гореф-гадәтләр булса, сакланачак.   - Хис-кичерешләрегез турында сөйләргә яратмыйсыз бугай. Сер итеп саклауны кулай күрәсезме?   - Дөрес. Кешегә бөтен нәрсәне ачып салып булмый. Бер-берең белән аралашсаң, сөйләшсәң җиңел булып китә диләр. Әмма барыбер кайбер хисләр белән бүлешергә кирәкми. Үзең генә белә торган әйберләр булырга тиеш. Беркемгә дә тулысынча ачылып бетмим.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 19.12.2024

“Хыялга бер адым”ны матбугат вәкилләренә күрсәтүдән ФОТОрепортаж

$
0
0
18.12.2024 Мәдәният
Бүген Тинчурин театрында “Хыялга бер адым” спектакленең премьерасы. Көндез аны матбугат вәкилләренә күрсәттеләр. Пьесаның авторы Рөстәм Галиуллин, режиссеры – Туфан Имаметдинов. Әлеге әсәр Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге бер төркем театр артистлары турында. Вакыйгалар 1921нче елда бара.

 


---

--- | 18.12.2024

Мәрхүмнең бурычы бар...

$
0
0
19.12.2024 Җәмгыять
Мәрхүмнең бурычлары өчен варистан мәрхүм мирас итеп калдырган фатирны тартып ала алалармы? - дип кызыксына укучыбыз Айнур Динисламов.

- Мондый хәл мөмкин, әмма монда өч моментны истә тотаргакирәк, - дип аңлата бу уңайдан юрист Вячеслав Курилин.

Беренчесе: әгәр мирасны кабул итеп алмасаң, аның бурычлары да, мөлкәте дә сезгә күчмәячәк.
Икенчесе: әгәр мирасны кабул итеп алгансыз икән, мәрхүмнең бурычларын мирас итеп алган мал-мөлкәт чикләрендә генә үти аласыз. Мәсәлән, әгәр фатир 3 млн. сум торса, ә мәрхүмнең 5 млн. сум бурычы булса, сезгә 3 млн. сумнан артыгын түләргә тәкъдим итә алмыйлар.   Һәм өченчесе: кайбер очракларда мәрхүм булган бурычлының милкен, ул үлгәннән соң банкротлык эшләп, саклап калырга мөмкин. Әгәр мирас калдырган кешенең фатиры бердәнбер булса һәм ул ипотекага алынмаса, бу схема  эшли.  Процедура, физик затның гадәти банкротлыгы кебек үк, суд аша үтә.   Якынча 50 мең сум мәҗбүри чыгымнарга китәчәк, шуңа өстәп юристларның эшенә түләргә кирәк. Процесс ким дигәндә 10 ай  вакытны алачак.   Фото: 12-kanal.ru
Руфина ТАҖИЕВА

--- | 19.12.2024

Татарстанда инвалид абыйсын буып үтергән хатын-кызны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

$
0
0
19.12.2024 Криминал
Татарстан Югары суды Надежда Захаровага карата хөкем карары чыгарган. Ул I группа инвалид абыйсын үтерүдә гаепле дип танылган.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, хатын-кыз 56 яшьлек авыру ир-атны буып үтергән.

Суд Захарованы 12 елга төрмә җәзасына хөкем иткән. Моннан тыш ул табиб-психиатрда мәҗбүри төстә дәваланачак.

“Хөкем карары белән килешмим!” – дип каршы килгән судьяга хатын-кыз. Моңа кадәр прокурор Захарованы 13 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

9 декабрьдә присяжныйлар да, үз чиратында, хатын-кызны үтерүдә гаепле дип таныган.

Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә. 

Фото: ru.freepik.com


---

--- | 19.12.2024

Үз эченә ике басманы туплаган китап чыкты (ФОТО)

$
0
0
19.12.2024 Мәдәният
Татарстан китап нәшриятедә “Татар халык орнаменты” дигән китап чыкты. Әлеге китапның үзенчәлеге шунда – ул үзе эченә1948нче елгы һәм 1953нче елгы ике басманы туплаган.

Биредә бик үзенчәлекле фотолар, рәсемнәр, милли бизәкләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, татарның милли бизәкләренә күмелгән сафьян мендәр фотосурәтләре. Ул шедеврлар 1937 елда Париждагы дәрәҗәле күргәзмәдә тәкъдим ителгән булган. Шулай ул китапта тарихи архив фотоларын карарга була. Әйтик, “Аяк киемнәре” артелендәге читекләр чигү цехын 1930нчы елларда төшергәннәр.

Китапның мөхәррире Ләйсән Миңнуллина. 

 


---

--- | 19.12.2024

Телефон камерасы аша безне күзәтәләрме?

$
0
0
19.12.2024 Җәмгыять
Бүген көндәлек тормышыбызны смартфоннарсыз күз алдына китерү дә кыен: смартфоннар ярдәмендә без якыннарыбыз белән элемтәдә калабыз, эш мәсьәләләрен хәл итәбез, яңалыкларны күзәтәбез, буш вакытны үткәрәбез.

КФУның “Фәнни вердикт” проекты персональ гаджетлар белән бәйле уйдырмаларны тар-мар итәргә булган. 

Телефонны төне буе зарядкада тотарга  ярыймы? Смартфон камерасы аша безне күзәтәләрме? Телефон янында банк картасын сакларга ярамавы дөресме? Физика институтының «Яңа материаллар компьютер дизайны һәм машина өйрәтүе» фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ирина Гомәрова һәм Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының мобиль эшләнмәләр лабораториясе укытучысы Рөстәм ФӘСХЕТДИНОВ җавап бирә.   Миф №1. Телефонны төне буе зарядкада тоту зарарлы.  Заманча смартфон аккумуляторы өчен озак вакытлы зарядка процессы артык зыянлы түгел, чөнки бүген индустриядә өр-яңа технологияләр һәм материаллар кулланыла, дип мифны фаш итә Ирина Гомәрова. Аның сүзләренчә, күпчелек смартфоннар заряд дәрәҗәсе 100 процентка якынлашканда зарядкадан сүнәргә сәләтле.    - Смартфоннарда кулланыла торган литий-ион батареялары заряд дәрәҗәсен нульгә кадәр җиткермәсәң һәм максимумга кадәр тутырмасаң, озаграк хезмәт итәчәкләр дип санала, – дип сөйли КФУ галиме. – Аккумуляторның кызуы аеруча зарарлы  булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу смартфоннар өчен генә түгел, компьютерлар, ноутбуклар һәм катлаулырак югары җитештерүчәнлекле системалар өчен дә шулай. Әйтик, дата-үзәкләрне һәм суперкомпьютерларны суыту өчен төрле ысуллар эзләргә туры килә. Мәсәлән, табигый чыганаклардан салкын су кулланалар яки мондый үзәкләрне җир астындагы салкын мәгарәләрдә урнаштыралар.    Заряд дәрәҗәсен 20 һәм 80 процент арасында тоту оптималь, ә җайланмага заряд җыюны салкынча урыннарда башкарсаң яхшырак, дип киңәш итә Гомәрова.   Миф №2. Смартфон камерасы аша безне күзәтергә мөмкиннәр. Р. Фәсхетдинов фикеренчә, бу фикер нигезсез түгел һәм мобиль операцион системаларның үсеш үзенчәлекләре белән бәйле.  - 2014 елга кадәр чыгарылган җайланмаларда камераны кулланучы белми-сизми торган итеп эшләтеп җибәрергә мөмкин иде. Ул вакытта моңа рөхсәт дә кушымта урнаштырылган вакытта бирелә иде. Шул рәвешле, кушымтаның камераны кабызуын һәм яздыра башлавын кулланучы белмәскә дә мөмкин, - дип хәбәр итте укытучы. – Шулай ук намуссыз җитештерүчеләр фонлы процессларны эшләтеп җибәрү мөмкинлегенә ия булган, алар нинди дә булса мәгълүматны кулланучы белмичә дә җыя алган .   Бәхеткә, мондый хәлләр үткәндә калган. Соңгы ун елда мобиль операцион системаларны эшләүчеләр кушымталарны куллануның куркынычсызлыгын һәм кулланучылар мәгълүматларының конфиденциальлеген арттыру буенча зур эш башкаруын билгели Фәсхетдинов.   – Кушымта камераны эшләтеп җибәрергә мөмкин булган бердәнбер вариант – кулланучы максатчан рәвештә аны куллануга рөхсәт бирүе. Кирәкле функцияне кулланган вакытта рөхсәт сорау “яхшы тон” булып тора. Әгәр дә сез яңа кушымтаны беренче тапкыр эшләтеп җибәргәндә, ул шунда ук рөхсәтләрнең зур җыелмасын сорый башлый икән, бу уяу булырга сәбәп. Бу рөхсәтләр ни өчен таләп ителә дип уйланыгыз. Мәгълүматларыгызның куркынычсызлыгы – сезнең кулларда икәнен онытмагыз, - дип кисәтә белгеч.   Миф №3. Телефонны банк картасы янында сакларга ярамый, чөнки ул магнитсызлана.  Мифның килеп чыгышын Ирина Гомәрова аңлатты.    - Кайбер телефоннар, бигрәк тә иске модельләр, электромагнит кырларын тарата ала. Сирәк кенә очракта алар картаның магнит юлын зарарларга сәләтле. Әмма карталарны магнитсызландыру очраклары еш күзәтелми, чөнки заманча телефоннар картаны эштән чыгарырга сәләтле нурланышка ия түгел. Моннан тыш, заманча банк карталарын мобиль телефоннар магнитсызландыра алмый. Магнит полосалы карталар өчен бу актуаль булган, әмма заманча карталарда, бигрәк тә чиплы һәм контактсыз түләү башкарыла торганнарында, башка технологияләр кулланалар, – дип аңлатма бирә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.    Шулай да карталарны һәм телефоннарны аерым сакларга киңәш ителә. Карталар өчен махсус чехоллардан файдаланырга мөмкин. Аксессуар җәмәгать урыннарындагы картадан акча салдыру кебек куркынычтан да сакларга сәләтле, ди Гомәрова. Мондый тышлыклар, гадәттә, металлаштырылган тукымалардан яки радиодулкыннарны блоклаучы махсус композит материаллардан эшләнә.   Миф №4. Ачык кушымталар батареяны утырта.  Фон кушымталары эше заряд дәрәҗәсенә йогынты ясый дип иске җайланмалар турында гына әйтергә мөмкин.    - Хәзерге вакытта мобиль җайланмаларның операцион системалары барлык фон кушымталарын оптимальләштерә белә: кушымталарның кайсылары инде күптән кулланучытарафыннан кулланылмавы, ә кайсылары еш кулланылуы исәпләп чыгарыла. Кулланылмый торган фон кушымталары өчен ресурсларны сарыф итү кими, бу җайланманың зарядка дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый. Шулай ук системалы ресурслар җитмәгәндә, ресурсларны күп таләп итүче фонлы кушымталар чистартыла, – ди Рөстәм Фәсхетдинов.   Миф №5. Телефонны оригиналь зарядка белән генә зарядларга мөмкин.  Телефон өчен оригиналь зарядка куллану – оптималь вариант, әмма һәрвакытта да шулай булырга тиеш дигән сүз түгел, дип саный Физика институты галиме.    - Оригиналь зарядка сезнең җайланма белән тулысынча ярашуны гарантияли һәм оптималь заряд җыю тизлеген тәэмин итә. Оригиналь булмаган зарядкалар сыйфатсызрак булырга мөмкин һәм һәрвакытта да кирәкле куркынычсызлык стандартларына туры килми, бу артык җылынуга яки җайланманың зарарлануына китерергә мөмкин. Дөрес булмаган көчәнешле яки ток көче булган зарядкаларны куллану аккумуляторга зыян сала ала, ә стандартларга туры килмәгән девайсларны даими куллану, үз чиратында, аккумуляторның сыйдырышлылыгына һәм ныклыгына тискәре йогынты ясарга мөмкин, - дип кисәтә Ирина Гомәрова.    Шуңа күрә, әгәр альтернатив зарядка сыйфатына шик белән  карыйсыз икән, оригиналь яки җитештерүче тарафыннан тәкъдим ителгән зарядка җайланмасын куллану – иң яхшысы.   Фото: ru.freepik.com

 


Гүзәл КАМАЛОВА

--- | 19.12.2024

“Шаян ТВ” алып баручысы бер кешелек команда белән җиңү яулады (ФОТО)

$
0
0
19.12.2024 Мәдәният
“Шаян ТВ” алып баручысы Дилияр Борһанов “Әйдә ШаяРТ!” татар КВН лигасының 2024 ел сезоны чемпионы булды. Быелның финал уены 17 нче декабрьдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узды.

 2024 елгы сезонның финал уенында барлыгы 5 такым – Актаныш, Саба, Мамадыш һәм Казаннан ике такым көрәште. Дилияр Борһанов “Дилүс улы” командасында чыгыш ясады. Иң кызыгы шул – бу такымда бер кеше – Дилүс үзе генә иде. “Шаян ТВ”ның Дәү Әнисе дә «Дилүс улы» такымы белән чыгыш ясады.

2 урында – Актаныш белән Казан командалары.

3 урында – Саба белән Мамадыш командалары.

Фотолар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ресурсыннан.


---

--- | 19.12.2024

Данир Сабиров: «Сүгеп җибәрсәләр, түзә идем, ә «үзбәк» дисәләр...»

$
0
0
19.12.2024 Шоу-бизнес
«Диләфрүз» журналы журналисты Эльмира ИБРАҺИМОВА Татарстанның атказанган артисты Данир САБИРОВ белән әңгәмәсеннән кызыклы өлешләрен тәкъдим итәбез.

— Сәләт кемнән күчкән?

— Ике яктан да. Әти ягыннан Үзбәкстанда абыйлар кайсы – музыкант, кайсы – җырчы. Әни ягыннан да бабай — гармунчы, әби дә җырлаган.

— Сәхнәдә “Мин – үзбәк баласы” дип еш әйтәсең. Балачакта да шулай дип йөри идеңме? Әллә моны аңлау соңрак килдеме?

– Балачакта, киресенчә, ояла идем. Безне “үзбәк” дип үчеклиләр иде. Бик нечкә төшенчә ул – милләт темасы. Сәясәткә кирәк булса, халыкны милләтләргә бүлә башлыйлар. Ә мин кешенең диненә дә, милләтенә дә карамыйм. Аның кеше булуы үзеннән тора. Татарында да, үзбәгендә дә төрлесе җитәрлек. Минем өчен бар яхшы кеше, бар күңелгә ошап бетмәгән кеше. Үскәч, моны яхшы аңладым. Ә балачакта ояла идем. Берәр нәрсәне эшләмәсәм, ниндидер “косяк” булса, тоталар да “үзбәк”, диләр. Үзбәк баласы булуыма акцент ясыйлар иде. Менә беләсеңме: сүгеп җибәрсәләр, түзә идем, ә “үзбәк” дисәләр, психлана идем нигәдер. Үсә башлагач, үземне ничек бар, шулай кабул иттем. Үзбәк итеп хис итмим, әлбәттә, әмма дә ләкин үзбәк икәнемне беләм. Ә төптән уйласаң, үзбәк тә түгел, татар да түгел, мин — кеше.

– Концертыңда “Балачакка кайтмас идем” дигән сүз ишеттем. Ни өчен?

– Шаяртып кына әйттем бит инде мин аны. Шешә җыеп йөрисем килми, дип. Без бәләкәй чакларда, чыннан да, бар иде бит шундый күренеш: пыяла шешәләрне җыеп тапшыралар иде. Хәзерге балалар аңлый да алмый аны, әмма концертка йөрүче буын яхшы күзаллый. Гомумән, юмористны һәрвакыт сүзмә-сүз аңларга кирәкми. Әле дә ярый әти-әни дөрес аңлый, чөнки үзләре дә шаян кеше алар. Аңламасалар: “Улым, син шулкадәр авыр үстеңмени?” – дип үпкәләрләр иде. Менә кара: бөтен кеше иң рәхәт чак – балачак, дияргә ярата. Шулаймы? Әмма балачакның да төрле чагы бар бит инде аның. Нәрсәсен яшереп торырга, минем дә көенгән чаклар да булды. “Общага”да үскәндә, күңелгә кереп утырган теләгем җитеш тормыш иде. Бәясен карамыйча гына, престижлы ресторанда иртәнге аш алырлык, мәсәлән. Ул минем хыялым булды. Тормышымда шундый көннәр җитсен иде, дип, Казанга укырга киттем дә инде.

— Сез гаиләдә өч бала үскәнсез.

— Әйе, мин — иң олысы. Ике энем бар. Берсен концертларымда күреп, танып беләсез. Ул хәзер минем белән чыгыш ясап йөрми, ә туйларда, мәҗлесләрдә эшли. Икенчесе — нефтянкада. Ул — сәнгатьтән ерак, аңа бу өлкә кызык түгел. Концертларга да килгәндә — килә, килмәгәндә — юк.

— Сабый чагыңда син шук бала идеңме?

— Әйе, шактый шук бала идем. Тиктормас. Телем аркасында еш эләгә иде. Кыскасы, тел мине ашатты да, тел мине кыйнатты да.


Чулпан ГАЛИМОВА

--- | 19.12.2024

Имтихан һәм нәтиҗә турында

$
0
0
19.12.2024 Мәгариф
БДИ турында кемнәрдән нинди генә фикер ишетмисең! Гомумән, уку-укыту эшчәнлегенә кагылышлы темаларга күпләр сөйләргә, аңлатырга, өйрәтергә ярата. Кайберәүләрне тыңлап-тыңлап торасың да, аңлыйсың: бу кеше мәктәпне би-ик күптән тәмамлаган бугай, анысы бер хәл, мәктәп программасын да бик яхшы ук үзләштермәгән булгандыр.
Хәзерге уку-укыту, БДИ тәртипләрен белми дә белми инде. Әнә күпләр яза бит “ЕГЭда тесттан җавапны төртеп сайлап утыру” турында. БДИ (шул ЕГЭ инде) биремнәрен күргәнең булмаса, моннан егерме ел элек ишеткәнеңне ник язарга, ник сөйләргә!   Кич утырганда гәпләшүчеләр генә булса бер хәл, канун-кагыйдә чыгаручылар арасында да шундыйлар бар бит. Әйе, имтиханның мондый төре кертелгәндә, эксперимент чорларында, аннары тагын берничә ел дәвамында биремнәр өч өлештән тора иде. Беренче өлештә бирелгән җаваплар арасыннан дөресен табып билгелисе, икенче өлештә сорау-биремнәргә җавапны төгәл итеп кыскача язасы, ә өченче өлешне тулысынча эзлекле итеп эшлисе. Өченче өлеш математика, информатика, табигать фәннәреннән мисал-мәсьәләләрне тулаем чишелеше белән эшләүне (нәкъ элеккечә язма имтиханнардагы кебек), филологик һәм иҗтимагый фәннәрдән иҗади эш башкаруны (сочинение, эссе) таләп итә. Гади тест формасындагы беренче өлешнең имтихан биремнәреннән алып ташланганына, формаларның үзгәргәненә шактый еллар инде.   Шуңа күрә БДИны тест дип кенә атау дөрес түгел. Сорау-биремнәр мәктәп программасы буенча гына түгел диючеләр дә ялгыша. Кайсыдыр темаларны үзләштерми калган булганнар яки онытканнар. Әйтерсең лә андый хәлләр элек, традицион имтиханнар вакытында булмый иде. Ничек кенә була иде әле!   Күп еллар дәвамында балалар белән эшлим һәм шуны әйтә алам: яхшы укыган, программаны үзләштергән укучылар имтиханны теләсә нинди формада да яхшы тапшыра. Ә балаларның уку хезмәтенә мөнәсәбәте дә, тырышлыклары да, сәләтләре дә төрле. Шуңа күрә имтихан нәтиҗәләре дә төрле була. Ул имтиханнарны язмача һәм телдән үз мәктәпләрендә биргән вакытларда да шулай иде. БДИ кертелгән беренче елларда авыррак булды, хәзер инде ул системага, тәртипкә салынды, укучылар өчен дә җайлы.   Мин эшләгән мәктәптә, имтиханнарын яхшы балларга (шул исәптән 100 балл) тапшырып, бернинди түрә баласы булмаган гап-гади укучыларыбыз да үзләре теләгән уку йортларына керә алдылар. Репетиторларсыз имтиханны бирә алмыйлар дигәне тагын дөрес сүз түгел. Дәресләрдә һәм үзлектән әзерләнеп, сораулары белән укытучыларына консультациягә килеп, күпләр репетиторларсыз да бик яхшы тапшыра.   11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен БДИ – бик яхшы форма. Без, мәсәлән, укуны тәмамлаганда, июнь ае буе мәктәптә имтиханнар тапшыра идек: җиде фәннән мәҗбүри, кирәк булганны гына сайлап та түгел. Ә август аенда тагын имтихан, анысы – укырга керү өчен. Ул мәктәптә бөтенләй тапшырылмаган фәннән булырга да мөмкин иде. Ә БДИ – мәктәпне тәмамлау өчен дә, укырга керү өчен дә шул ук. Үзеңә кирәклесен сайлап кына. Бик уңайлы.   Ә менә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ (ОГЭ), чынлап та, кирәкле форма түгел. Моның сәбәпләре берничә һәм бу – аерым бер тема.   Аерым бер тема дигәннән... Соңгы өч елда Татарстанда рус теле буенча БДИның уртача күрсәткече кими бара икән. Мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре үткәреп, программаларны тиз арада үзгәртергә, кайбер дәресләр санын бик нык киметеп, рус теленә сәгатьләрне арттырырга мәҗбүр иткән мәгълүм вакыйгаларга җиде ел була. Арткан дәрес-сәгатьләрдә алган белемнең нәтиҗәләрен күрер вакытлар җитте менә. Нәтиҗәләр шундыйрак икән...   Фото: ru.freepik.com
Гөлфәния НӘҖМИЕВА

--- | 19.12.2024
Viewing all 38225 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>