Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live

Зөлфия Шакирова: “Ул көнне искә төшерү дә кыен. Беркемгә дә бала хәсрәтләрен күрсәтмәсен”

$
0
0
20.12.2024 Шоу-бизнес
Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның уллары Искәндәр, юл һәлакәтендә җәрәхәтләр алып, хастаханәгә эләккән иде. Авария 11 майда иртәнге сәгать 5тә Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре арасындагы трассада була.
Искәндәр авария хакында журналистларга комментарийда: «Йөртүче яллап, машинага заказ биргән идек. Арткы утыргычта йоклап кайттым. Һәлакәттә безнең йөртүче гаепле. Ул барган җирдән йоклап киткән. Шул гына хәтеремдә: бик тиз бара башлагач, беренче машина белән бәрелгән тавыштан уянып киттем. Шунда янымдагы кызга: «Хәзер без үләбездер инде...» – дип әйтергә генә өлгердем. Нәтиҗәдә, башта 3 машина белән, азактан ягулык станциясенең реклама баганасына бәрелеп туктадык», – дип сөйләгән иде. Җырчының 9 кабыргасы сынган иде. Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре һаман дәвам итә. Ачыклык кертер өчен Зөлфия Шакирова белән элемтәгә чыктык.    – Зөлфия ханым, юл һәлакәтенә ачыклык кертеп бетерә алдыгызмы әле?   – Бу вакыйганың очына чыгып җитә алмыйбыз. Һаман тикшерүләр бара, барысы да көн кебек ачык, югыйсә. Әмма әле дә нәтиҗәсе юк. Улыбызны үлемнән алып калдык. Аның янәшәсендә булган кызның әле дә кулы эшләми. Күпме операция ясатты бу балалар.   – Искәндәрнең хәлләре ничек? – Үз аякларында йөри, Аллаһка шөкер. Иң мөһиме киләчәктә хәле начарланмасын инде, җәрәхәтләре төзәлеп бетсен дип теләп торабыз. Әмма артык авырлык күтәреп, иелеп эшли алмый. Кар чистартырга дип чыккан иде: “Булмый икән әле”, – дип керде. Искәндәрнең бигрәк тә йөрәк ягында кабыргалары сынган, үпкәләре кысылган иде.    – Ялгышмасам, Искәндәр юл һәлакәтенә эләккән машинаның йөртүчесе сезнең күрше урамда гына тора. Гафу үтендеме?   – Бернинди гафу үтенү, хәл белү дә булмады. Әле ул Искәндәргә “үзегез гаепле”, – дип тә әйткән, бөтен сүзе шул. Машинада барганда артта утырган пассажирлар йокламыймы инде?    – Юл һәлакәте турында белгәч, шунда ук юлга чыккансыздыр?   – Без бит бернәрсә дә белмәдек. Искәндәр дусларының машинасына утырып китте. Үз машинасы өйдә калды. “Утырып барасың, утырып кайтасың”, - дип әйттем. Искәндәр өйгә 12се кайтырга тиеш иде. Дустының йөргән кызына эшкә барасы булгач, 11е иртән юлга чыгарга туры килгән. Искәндәр дустының кызын: “Берүзен генә таксист белән җибәрмик”, – дип юлга чыккан. Искәндәр юлга чыккач, миңа хәбәр бирәсе булган, мин “онлайн”да булмагач, “әни уянмагандыр әле. Аны борчып тормыйм”, – дип язмаган. Безгә Алабуга хастаханәсеннән хәбәр килде. Улыгыз юл һәлакәтенә очрады, диделәр. Бөтен белгәнебез шул иде. Нәрсә булган? Исәнме ул? Бернәрсә белмәдек. Җыенып юлга чыктык.   Җәвит белән бер-беребезгә бернәрсә әйтә алмадык, икебез дә сүзсез калдык. Башка нинди генә уйлар килмәде... Хәзер дә тынычланып булмый.   Ул көнне искә төшерү дә кыен. Беркемгә дә бала хәсрәтләрен күрсәтмәсен. Яңа елда дөньялар тынычланып, барлык әти-әниләр газиз балалары белән исән-сау яшәсен иде. Якыннарыгыз янәшәдә булсын.   Фото: Татар-информ
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 20.12.2024

Туфан Миңнуллинның туганы: “Иң яраткан ризыгы токмачлы аш иде”

$
0
0
20.12.2024 Мәдәният
Күренекле татар драматургы, язучы, сәясәтче Туфан Миңнуллинның әсәрләре, ул тудырган образлар әле дә актуальлеген югалтмый. Якын кешеләре аны сагынып, күренекле шәхес белән бәйле истәлекләрне еш искә ала.
Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче, аның туганнан туганы Мөнир абыйның хатыны Динә апа Ганиеваны эзләп таптым. Ул Туфан Миңнуллинның әнисе Халисәнең төп йортында гомер кичерә.   — Ирем Мөнир белән 1953-1990 елларда Казанда яшәдек, лаеклы ялга чыккач, авылга кайттык, — дип сүз башлады Динә апа. — Без Казанда баракта яшәп яткан вакытта, Туфан белән Нәҗибә Мәскәүдә укып кайттылар. Озакламый аларга Ватутин урамыннан фатир бирделәр. Безгә еш кунакка килеп йөриләр иде. Олы Мәрәтхуҗадан су юлы белән Казанга Туфанга бәрәңге дә алып килә идек. Ул аны бездән чана белән килеп ала иде. “Интегеп йөрмә, такси белән генә алып кайт”, — дигәнгә: “Сез нужа чигеп, авылдан хәтле алып килгәнсез, хәзер аны такси белән йөртимме инде?” — дип җаваплады.   Безгә килсәләр, күп итеп алабуга балыгы кыздырып куя идем. Табын янына җыелгач, бөтен сөйләшү авылларны таркатмау турында барды. Чынлап та, ул авылны бик нык аякка бастырды. Үзе исән чагында ук юллар эшләнде. Яңа өйләнешкән парларга йортлар салырга булышты. Кая барса да, сүзе үтте. Ул авыл дип янды һәм көйде…   — Соңгы елларда Туфан абый белән Нәҗибә апа Олы Мәрәтхуҗага кайтып йөрдеме?   — Мөмкинчелек чыгуга, кайталар иде. Нәҗибә минут эчендә өстәл корып куя да безне чакыра. Мин Туфанны токмачлы аш белән сыйларга ярата идем. Аның тешләре сирәк булгач, Нәҗибә токмачны, мөгаен, эре итеп кискәндер, ә минеке нәзек кенә. “Нәҗибәнекен рәхәтләнеп ашыйсың, сезнеке теш арасыннан чыга”, — дип көлдереп ала иде. Бабасы үз куллары белән төзегән мунчада юынырга яратты. Туфанга туган көненә чиккән кәләпүш бүләк иттем. Ул аны бик горурланып киде.   Динә Ганиева Казанда 5 ел штукатур, 30 ел урам җыештыручы булып эшләгән. Кичләрен Мөнир абый белән театрларда уздырганнар. Чакыру билетларын Туфан абый үзе бүләк итеп биргән. Аларны Динә апа бүген дә күз карасыдай саклый. Драма әсәрләрендәге кайбер образларны Туфан Миңнуллин үз авыл кешеләрен тасвирлап язган. “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендәге Диләфрүз дә — Олы Мәрәтхуҗа кызы.                  
Арыслан ГӘРӘЕВ

--- | 20.12.2024

Квадробер урынына петрокерлар килгән: ташларны тәрбиялиләр һәм дрессировкалыйлар

$
0
0
20.12.2024 Җәмгыять
Балалар ташлар сатып ала һәм аларны тәрбияли. Яшь буын яңа модага бирелгән. Квадроберларга алмашка птерокерлар килгән (инглиз теленнән “pet” – йорт хайваны, “rock” – таш).

Бу балалар инде хайваннар костюмнарында һәм аларга охшатып дүрт аяклап сикергәләп йөрмиләр, алар нибары ташларны тәрбияли һәм аларны дрессировкалый.  

Яңа мавыгу алтыдан алып унике яшькәчә балалар арасында таралган. Балалар ташларны тере итеп күз алдына китереп маркетплейслардан сатып ала. Алар күзләр ябыштырылган, урамда аяк астында аунап яткан ташлардан һич аерылмаган ташларны тәрбияли, хәстәрли.  Башлары эшләгән сатучылар бу трендны тотып алган һәм ташларга бәяләрне күтәргән. Маркетплейсларда хәзер ташларның бәясе – 500 сум чамасы.   Сатып алганда  ташка пособие дә, хәтта шәхси паспорт та бирелә. Анда ташны ничек хәстәрләргә, тәрбияләргә икәнлеге язылган. Бер товарның карточкасында сатучы балага сатып алган ташка исем бирергә киңәш итә, имеш, бу “аның белән эмоциональ бәйләнеш булдырырга ярдәм итәчәк”.   Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 20.12.2024

Итоги работы племенных хозяйств за 11 месяцев подвели на базе АО ГПП «Элита»

$
0
0
20.12.2024 Җәмгыять
17 декабря на базе АО ГПП «Элита» состоялось совещание, посвященное подведению итогов работы племенных хозяйств за 11 месяцев. В нем приняли участие заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Гелюс Баязитов, начальник Главного управления ветеринарии Кабинета Министров Алмаз Хисамутдинов, генеральный директор АО ГПП «Элита» Фаннур Зарипов, руководители племенных хозяйств республики.
По племенным хозяйствам за последние 5 лет сохраняется положительная динамика. Рост продуктивности - 29 %. Если в 2019 году  с одной коровы надаивали 7654 кг, то в 2024 году ожидается на 2230 кг больше, то есть 9884 кг. Это результат улучшения генетического потенциала и внедрения передовых технологий в кормлении, содержании, а также элементов цифровизации.   Фаннур Зарипов рассказал о деятельности и возможностях предприятия. Также он акцентировал внимание на новых формах сотрудничества с АО ГПП «Элита» с которыми можно ознакомиться на сайте предприятия.   АО «ГПП «Элита» - одно из крупнейших предприятий России по производству и реализации семени быков-производителей с богатейшим опытом селекционно-племенной работы. Сегодня основная задача компании – производство высоко фертильного семени быков-производителей мировой селекции из США, Канады, Германии, Нидерландов и других стран.   Узнать подробнее об услугах, предоставляемых АО «ГПП «Элита» можно на сайте elitaplem.ru и по телефону 8 (800) 550-77-54 (бесплатно по России).   Реклама. АО «ГПП «Элита»  erid: 2Vtzqx1v1K8  
---

--- | 20.12.2024

Коточкыч! 21 яшьлек егет тереләй янып үлгән (ВИДЕО)

$
0
0
20.12.2024 Фаҗига
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра!

19 декабрьдә М-7 «Волга» (Питрәч районы) автомобиль юлының 840 чакрымында КамАЗ йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага очып чыккан һәм ГАЗель машинасы белән бәрелешкән. 

Шуннан соң ГАЗельгә ут капкан һәм яна башлаган. 21 яшьлек ГАЗель йөртүчесе машинасыннан чыга алмыйча, тереләй янып үлгән.   Булган хәлнең шартлары ачыклана. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


---

--- | 20.12.2024

XVII Халыкара “Нәүрүз 2025” театр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

$
0
0
20.12.2024 Мәдәният
2025 елның 9 июненнән 22 июненә кадәр Казанда төрки халыкларның "Наүрүз 2025" театр фестивале узачак. Әлеге фестивальдә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан, Төркмәнстан, Таҗикстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милли театрлар катнаша. “Нәүрүз 2025”тә 1000нән артык катнашучы булыр дип көтелә.

Гаризалар бүгеннән, ягъни 20 декабрьдән башлап 2025 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.

Фестивальнең учредителе Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, оештыручы – Камал театры. 


---

--- | 20.12.2024

“Мин булмасам, кем кулына калыр ул?”

$
0
0
21.12.2024 Язмыш
Һәрбер әти-әни баласы беренче авазын салганда аның исән-сау, дүрт саны төгәл булуын теләп Аллаһы Тәгаләгә ялвара. Әмма бармаклар тигез булмаган кебек, кызганыч, язмышлар да тигез түгел шул. Һәр кешенең - үзенеке.

Яшел Үзән районы Ходящево авылында яшәүче Сәлимхан абый Гыйззәтов белән без шәһәр яны поездында таныштык. Яшел Үзәндә кереп, яныма килеп утырды ул. Үзебезчә куллар биреп исәнләштек. Бер якныкы булгач, бер юлларда йөргәч, ул мине таныды, төсмерләде дә кебек. Язмышы аянычлы икән бу абзыйның, әйтәм җирле күзләрендә бетмәс сагыш күрдем.

  Өч ел дуслашып йөргәннән соң, сөйгәне Фәүзия белән гаилә корып җибәрәләр. 1973 ел була бу. Гөрләтеп, туган-тумачаны җыеп туй итәләр дә матур гына, тату гына яши башлыйлар.   Еллар үтә, гаиләне тулыландырып мәхәббәт җимешләре башта уллары Фәнис, аннары икенче уллары Рәис туа. Алар дөньяга килгәч тә яшь әти-әни сабыйлары өчен яши башлый. Әти кеше тимер юлда ремонтчы. Яшәгән торган җирләреннән бик ерак булмагач, төшке ашка да очып кына кайтып, улларын сөеп китә. Ә әни кеше шул ук станциядә диспетчер булып хезмәт куя. Хәер, алар яшь чакта шунда станциядә танышкан да булалар. Малайлар көндез бакчага йөри, ә кичләрен егетнең әти-әнисе карап тора яраткан оныкларын. Тормышлары гөрләп бара.    Олылары бераз үскәч, гаилә тагын бер бала алып кайту турында уйлана башлый. “Берәр кыз булса иде!”- дип хыялланалар. Күп тә үтми бу изге теләкләре чынга да аша. Тик кыз түгел, кабат малай әти-әнисе булу насыйп икән аларга. Айнур дип бик сөенеп исем кушалар. Тик язмыш зур сынаулар әзерләп куйган икән бу сабыйга. Ул ДЦП белән туа. Баштарак “балалар йортына тапшырыгыз!” - диючеләр сүзенә колак та салырга уйлап карыйлар. “Тик үз каның, үз җаныңны нинди йөрәк белән үзең исән чакта чит кешеләр кулына тапшырасың?! Аннары ничек тыныч яшгәп булсын?!” - дип, уртак карарга килеп, баланы өйгә алып кайталар, яратып карап үстерәләр.   Гомер үз көенә ага. Сәлимхан абзый лаеклы ялга чыга. Инде гомер көзебездә рәхәтләнеп үз көебезгә яшәрбез дип торганда гаиләнең ишеген тагын кара кайгы шакый. Яратып яшәгән хатыны Фәүзиясе кинәт сукырая, аннары үлеп тә китә.    “Үз кулларым белән гүргә иңдердем бәгыремне. Бик авыр хәл икән ул,” - ди Сәлимхан абзый, күз яшьләрен дә яшерми.  Бер үзенә өч ир бала белән тол калган иргә нишләргә? Берсенең бит әле җитмәсә мөмкинлекләре чикләнгән, 1нче төркем инвалид та. “Үзе бик тере, кызыксынучан, урамга алып чыгуыбызны сорый. Баштарак абыйлары җитәкләп чыгалар иде, бүген инде алар төп йортта яшәмиләр, үз тормышлары, берсе Казанда, икенчесе Яшел Үзәндә гомер сөрә. Казандагысы яныннан кайтып килешем. Айнурга дарулар да алдым, - диде күпне күргән абзый. - Хуҗалык та бар бит әле, ансыз да яшәп булмый. Баштарак сыер да асрый идем. Хәзер инде еллар эзсез узмый бит, кош-кортлар гына үстерәм. Айнурны үзен генә ялгыз озакка калдырып булмый. Киленнәремә рәхмәт инде, бәйрәмнәрдә кайтып, өйләрне җыештырып, камыр ризыклары пешереп, безнең күңеллләрне күтәреп китәләр. Ике атнага бер даруларга йөрим. Ул чакта күршеләр карап тора, аларга да Алланың рәхмәте яусын. Бик авыр булганда шалтыратам да йөгереп кереп җитәләр”.   Тиздән 80 не тутыра икән инде. Ләкин үләргә ашыкмый әле. “Мин улым Айнур өчен яшим. Мин булмасам, кем кулына калыр ул?” - дип борчылам “, - диде дә кесәсеннән яулык чыгарып, тирләгән маңгаен сөртте юлдашым.     - Табигать баласы ул, һава торышының үзгәрүен дә тиз сизә. Урамда салкынайтса, батареяларга ымлый. Кояшлы көн булса, тәрәзәгә шакый, һавага чыгасы килә.    Сәлимхан абзый улы кимсенмәсен, һичъюгы, ата назыннан мәхрүм калмасын өчен, барысын да эшләргә тырыша. Аның сабырлыгына, түземлелегенә сокланмый мөмкин түгел. Безнен бу очрашу да юкка гына булмаганын да аңлыйм. Аның турында язарга миңа Аллаһы Тәгалә үзе кушты бугай. Кемнәргәдер үрнәк, кемнәргәдер гыйбрәт булысын өчен кирәк мондый язмалар.    Фото: ru.freepik.com
Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ

--- | 21.12.2024

Сәет Галиуллин: «Җырлап операцияләр ясармын»

$
0
0
20.12.2024 Мәдәният
Берничә тапкыр Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, «Лучше всех» проекты җиңүчесе, Татарстан Рәисе стипендиаты. Сүзебез – «Голос. Дети» тапшыруында тамашачы мәхәббәтен яулап, икенче урын алган 12 яшьлек Сәет Галиуллин турында.

Яшь артист белән тапшырудан калган хис-кичерешләр һәм аның иң зур хыялы хакында сөйләштек.

–  Сәет, моңлы тавышың гаиләдән килгәнме?

– Әйе, минем әнием – җырчы һәм музыка укытучысы. Вокал дәресләрен дә миңа ул бирә. Абыем да матур җырлый, аңа ияреп, музыка мәктәбенә йөри башладым. Җиде яшемнән җыр белән шөгыльләнәм. Хәзер вокал һәм фортепиано бүлегендә укыйм.

– «Голос. Дети» проектында катнашырга күптән хыялланган идеңме?

– Өч ел рәттән әнигә «Голос. Дети» да катнашырга теләвем турында әйттем. Әни: «Әлегә син бәләкәй, җырлар туплагач, гариза бирү турында уйларбыз», – диде. Быел катнашуымны бик көттем. Гариза бирдек тә, безне Мәскәүгә кастингка чакырып алдылар. Әни миңа репертуар сайларга, шулай ук конкурсның һәр этабына әзерләнергә булышты.

– Кастинг ничек узды соң? Әзерлек турында да сөйләп ал әле бераз.

– Кастинг май аенда булды. Анда бер мең тирәсе бала катнашты. Чыгышларга әзерләнгәндә әз генә дулкынландым, тик югалып калмадым. Әни миңа классик җырларны сайларга тырыша. Кастингта мин «Веселый ветер», «Иделләре-күлләре», «Крылатые качели», итальянча «Giamaica» һәм «Бие әле» җырларын башкардым. Итальянча яратып җырлыйм, чит тел булса да, җыр сүзләрен ятларга авыр түгел. Соңыннан безне «Поединки»туры көтте. Бу өлештә миңа ике егет белән җырларга туры килде. «Слепые прослушивания»этабын да уңышлы уздым. Әлеге этапта – өч остаз, шулар арасында популяр җырчы JONY да бар иде. Ул мине үз командасына алды. Бик дулкынландыргыч минутлар кичердем. Әмма залда туганнарым, әти-әниләремне күрү белән тынычланып калдым. Татарстаннан, Казаннан да минем өчен күпләр җан атты бит. Күпме тавыш бирерләр икән, дип уйламадым, миңа аларның зур ярдәме турында белү дә булышты.

– Ә «Голос. Дети» финалына җыр ничек сайланды? Ни өчен татарча җыр башкармадың?

– Финалда – «Беловежская пуща», ә суперфиналда«Березовые сны» җырын башкардым. Аларны миңа әнием тәкъдим итте. Татарча җырлыйсым килгән иде, ләкин безгә бөтен кеше дә аңласын өчен рус телендә чыгыш ясау яхшырак була диделәр. 

– Проектта нинди “йолдыз”лар белән танышып өлгердең?

– Дима Билан, JONY белән таныштым. Әле тапшыру тәмамланганнан соң, икенче көнне мине «Comedy Club»ка чыгыш ясарга чакырдылар. Шулай итеп, өйгә кайтып китү кичектерелде. Анда Павел Воля, Михаил Галустян белән кул биреп исәнләшеп, бергәләп фотолар төштек. 

– Син гастрольләрдә еш йөрисең. Артист тормышы укуыңа комачауламыймы?

– Дәресләрне калдырырга туры килә. Әмма мин чыгышларга йөргәндә, юлда укырга тырышам. Гастрольләргә үзем белән дәфтәр, китапларымны алып барам.

– Ә нинди фәннәрне яратасың?

– Биология, физкультура һәм җыр дәресләрен яратам. Үскәч хирург буласым килә. Җырлап операцияләр ясармын.

– Буш вакытыңны ничек уздырасың?

– Буш вакытларым юк диярлек. Җырдан тыш, мин дзюдо белән дә шөгыльләнәм әле. Җәйләрен авылга әби-бабайга кайтам. Гаиләбез белән сәяхәт итәргә яратабыз. Быел Белоруссиягә бардык: Минск, Брест кирмәне, Бородино кебек җирләрне күреп кайттык.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ

– Яраткан ризыгың?

– Өлеш.

– Үзеңә нинди супер сәләт теләр идең?

– Бик-бик-бик көчле булу.

– Бу кышны һичшиксез эшләргә теләгән 3 әйберең?

– Чаңгыда шуу, кар ыргытып уйнау һәм кар көрәү.

– Иң зур хыялың?

– Артист буларак Татарстанны башка җирләрдә таныту.

Сәетнең әнисе Эльвира Сәләхова:

– Сәет татар мәдәнияте белән бик горурлана. Ул һәрбер конкурста татарча җырлар белән чыгыш ясый. «Шаян ТВ» каналы оештырган конкурсларда актив катнаша. Үткән елны гына да Сәет 40 тан артык концертта катнашты. Ялгызы гына чыгыш ясаудан тыш, «Батыр егетләр» ансамбле һәм абыйсы Әмир белән «Батырлар» дуэтында да җырлап, җиңүләр яулый ул. Хәзер безнең планнар зур, җырчы JONY Сәеткә уртак концерт тәкъдим итте, анда татар җырлары булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, аның командысына, барлык татарларга, Россия халкына безнең өчен җан атып торганнары өчен гаиләбездән олы рәхмәтләребезне белдерәбез!  


Илсөяр ГАЛИЕВА

--- | 20.12.2024

Россия мөселманнары диния нәзарәте дини күпхатынлыкны рөхсәт итте

$
0
0
20.12.2024 Җәмгыять
Күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора. Россия мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр советы, ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез мөнәсәбәтләре шартларында, Россия мөселманнарына дүрт дини никах төзергә рөхсәт итте.

Әлеге фетваны чыгарган советның киңәйтелгән утырышы кичә булган.

"Ир-атка бер үк вакытта икенче, өченче яки хәтта дүртенче хатын белән дини никах төзү мөмкинлеге турында карар кабул ителде. Сәламәтлеге буенча хатын бала табарга сәләтсез булса, репродуктив яше яки башка объектив сәбәпләр аркасында, әйтик, ир белән хатынның җенси яктан туры килмәвенә бәйле рәвештә бу рөхсәт ителә. Хатынның бала табасы килмәү факты да исәпкә алына", – дип сөйләгән Аляутдинов.   Дин эшлеклесе хәбәр иткәнчә, күпхатынлыкның төп шарты булып ирнең барлык хатыннарга гадел һәм тигез хокуклы мөнәсәбәте тора.   "Ул барлык хатыннарны бертөсле матди тәэмин итүдә, һәркайсына аерым торак бирүдә, килешү буенча барысы белән вакыт тигез уздыруда чагыла. Әгәр бу шартлар үтәлмәсә, ир-атка күп хатынлык рөхсәт ителми, – дип өстәгән мөфти. – Никахта торучы ир-ат шулай ук хатынына икенче бер хатын белән никахлашырга нияте турында хәбәр итәргә тиеш. Ул бу хакта хәбәрдар булмаса һәм моның белән килешмәсә, никахны өзүне таләп итәргә хаклы (ислам нормалары буенча)".   Моннан тыш, никахта торган ир тагын бер дини никах төзегәндә барлык балаларны да уллыкка алырга, шулай ук нотариаль рәвештә васыять рәсмиләштерергә тиеш булачак.   Фәтва нигезләмәләре дини никахта торучы ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын аңлата, алар Россия гаилә законнары нормаларын алыштырмыйлар, дип билгеләп үтә Аляутдинов. Ул закон ЗАГС дәүләт органнарында махсус таныклык бирү белән төзелгән бер генә никахны таный, дип аңлата ул. "Дини никахта гына торган хатын-кызның хокуклары юридик яктан беркетелмәгән. Безнең дин белеме аңа хокукларын саклап калу өчен кирәкле гамәлләрне башкарырга ярдәм итәчәк" дип сүзен йомгаклаган мөфти. Моның турында “РИА Новости”га Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов хәбәр итте.      Фото: ru.freepik.com
---

--- | 20.12.2024

Баланың җенесен алдан белү гөнаһмы?

$
0
0
21.12.2024 Дин
Бала – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк. Шул ук вакытта бик зур әманәт, җаваплылык та ул. Беренче тапкыр әти-әни булганда җаваплылык дигәнең аеруча арта кебек. Туачак сабыйга бәйле сораулар да туып кына тора. Йортка сабый кайтуга, тормышыбызда төрле йолалар, ырым-шырымнар да пәйда була.

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән әнә шул четерекле сорауларга җавап эзләдек.

– Бала тугач, аңа 7 көн эчендә исем кушарга кирәк, юкса аңа исемне шайтан кушачак, дигән ышану яши. Динебез моңа нинди мөнәсәбәттә?

– Балага исемне шайтан кушачак дигән сүз – нигезсез ышану. Ул дөреслеккә туры килми. Бала – Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге. Бер хәдистә: «Фатыйма Гали улы Хәсәнне тудыргач, Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм аның уң колагына азан һәм камәт әйтте», – дигән юллар бар. Шушы хәдисләргә нигезләнеп, без сабыйның уң колагына азан әйтеп, сул колагына камәт әйтәбез. Исемне ничә көн эчендә кушарга дигәндә, фикерләр ике төрлегә бүленә. Беренчесенә нигезләнсәк, балага исемне тугач та кушарга кирәк. Башка чыганакларда исә җиденче көнгә баланың чәчен алып, исем кушарга кирәк, диелә. Шуңа күрә балага исемне тугач та, җиденче көнне дә кушарга була. Бу вакытка сыешмыйча, соңрак кушсаң да, зыяны юк.

– Бала тугач, корбан чалу мәҗбүриме?

– Сахих хәдистә: «Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм Хәсән белән Хөсәен туу уңаеннан җиденче көнгә корбан чалды, шул ук көндә чәчен алды һәм исем кушты», – дигән юллар бар. Шуңа күрә, бала тугач, корбан чалу – Рәсүлебез киңәше, сөннәте. Ул мәҗбүри, фарыз гамәл булып саналмый. Шуңа күрә, бала тугач, корбан чалмау гөнаһ түгел. Чалган очракта, кыз балага – бер, ир балага ике корбан чалынырга тиеш. Кешенең мөмкинлеге юк икән, ул ир балага да бер генә сарык чала ала. Әйткәнемчә, корбанны бала туганның җиденче көнендә башкару хәерлерәк. Әмма соңрак – башка көннәрдә эшләсәң дә, зыян юк. Вәҗиб корбаны кебек үк бу корбанның ите дә өч өлешкә бүленеп – мескен-фәкыйрьләргә, туганнарыңа һәм үзеңә таратыла. Сөяген чабарга киңәш ителми.

– Күз тимәсен дип, баланы 40 көнгә кадәр беркемгә дә күрсәтмичә саклау дөресме?

– Андый канун юк. Бу ышану иң беренче чиратта сәламәтлеккә бәйле. Туганда баланың иммун системасы әле формалашып кына килгән була. Ул, ким дигәндә, ике ел дәвам итә әле. Шуңа күрә баланы ике яшькә кадәр имезү хәерле санала. Ә инде балага күз тию-тимәүгә килгәндә, әти-әнинең, әби-бабайның дә күзе тия ала. Балага нәкъ менә чит кешенең генә күзе тия дигән сүз түгел. Шуңа күрә балага «сөбханалла» дип карарга, «әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт бала бирде» дип шөкер итәргә кирәк.

– Сабыйны йоклаганда, бигрәк тә кояш баеганда, үзен генә калдырырга ярамый, юкса аңа шайтан ияләшергә мөмкин, диләр…

– Бу сүзләрдә хаклык бар. Рәсүлебез саләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: «Кояш баегач, шайтан Җир йөзенә үзенең гаскәрен җибәрә. Шуңа күрә кояш баткан вакытта балаларыгызны яныгызда тотыгыз», – ди. Хәтта «Фәлак» сүрәсендә дә «караңгы төннең явызлыгыннан» дигән юллар бар. Әмма сабыйны үзен генә йоклатсаң, аңа шайтан ияләшәчәк, дип куркырга кирәкми. Әгәр өйдә Коръән булса, бисмилла белән кайтып керелсә, нигез намазлы, догалы булса, Аллаһы Тәгалә  баланы һичшиксез саклар.

– Яңа туган баланың чәчен алу мәҗбүриме? Алган очракта ул чәчне кая куярга? Беренче киселгән тырнагын ни эшләтергә?

– Баланың чәчен алу хәерле гамәл санала. Галимнәр бу уңайдан махсус тикшеренү дә уздырган. Алар җиденче көнгә чәче алынган баланың баш мие эшчәнлегендә уңай чагылышлар бар, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә сабыйның чәчен алу – хәерле гамәл, әмма мәҗбүри түгел. Әйткәнемчә, баланың чәчен җиденче көнгә алу хәерле. Аннары баланың беренче алган чәчен үлчәп, шул чәч авырлыгында көмеш исәбе белән сәдака бирү дә хәерле гамәл булып тора. Мисал өчен, баланың беренче алган чәче 4 грамм, ди. Базар бәясе белән бер грамм көмеш 100 сум торса, 400 сум сәдака бирелергә тиеш килеп чыга. Аны мохтаҗ кешегә биреп, балагыз өчен дога кылдыру хәерле гамәл булып тора. Аннары баланың беренче алган чәчен истәлек итеп саклаучылар да бар. Әмма болай эшләү кирәкмәс. Чәч ярдәмендә көчле сихер ясый алалар. Шуңа күрә баланың беренче чәчен дә, аннан соңгыларын да саклауда бернинди хасият юк. Сабыйның чәчен дә, тырнагын да яндырырга кирәк.

– Баланың җенесен алдан белү гөнаһмы? Баланың җенесен белүдән шоу-тамаша ясау, заманчалаштырып әйтсәк, гендерпати оештырырга ярыймы?

– Баланың җенесен белү гөнаһ түгел. Әмма бөтен өмет-таянычны табибларга, ниндидер җиһазларга гына кайтарып калдырырга ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Адәм баласы биш әйберне – Кыямәт көне кайчан буласын, иртәгә нәрсә буласын, явым-төшемнең кайда күпме явасын, кемнең кайда ничек үләсен һәм ана карынындагы баланың кем буласын белмәс», – ди. Шуңа күрә төп-төгәл бөтен мәгълүматны адәм баласы беркайчан да белеп бетерә алмаячак. Шоу ясауга килгәндә, бер хәдисебездә: «Бөтен гамәлгә бәя нияткә карата бирелә», – диелә. Бу очракта да ата-анасы бу баланы кем биргәнен, Аллаһы Тәгаләгә тиешле шөкерләрен, догаларын, рәхмәтләрен әйтергә онытмасын иде.

– Балага кирәк-яракларны алдан, ул әле карында чакта ук алып куярга ярыймы?

– Рәсүлебез бер хәдисендә: «Бел, сиңа киләсе әйбер сине урап узмас. Сине урап узган әйбер берничек тә сиңа киләсе булмас. Сабырлыксыз җиңү, авырлыксыз җиңеллек булмас», – дигән. Коръәни Кәримдә дә: «Җиргә киләсе һәм сезнең белән буласы бөтен бәхетсезлек галәм яратылганчы Аллаһ каршында билгеле иде. Бу  аның өчен җиңел», – диелгән. Шуңа күрә бала да Аллаһы Тәгалә биргән гомер белән дөньяга киләчәк, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшәячәк. Шуңа да балага киемне, кирәк-яракларны алдан алып куйсаң, фәлән булыр, дип курку – нигезсез.

– Яңа туган баланың мендәрчеге астына пычак яки дога язылган китапчык куючылар да очрый. Алар моны бала тынычлап йокласын өчен кирәк, дип аңлата. Дин ягыннан болай эшләү рөхсәт ителәме?

– Динебез ягыннан караганда, бу – дөрес гамәл түгел. Адәм баласын Аллаһы Тәгалә генә саклый. Баланың тынычлыгы бөтенләй башка әйберләргә бәйле. Беренчедән, ул теләп тудырылган баламы? Икенчедән, ул карын тәрбиясен ничек үткән: әнисе хәләл ризык белән тукланганмы, тынычлыкта ятканмы, Коръән сүрәләре ишеткәнме? Өченчедән, бала табу процессы ничек үткән? Балага йогынты ясый торган дүртенче фактор – генетика. Баланы гел өшкереп тә торырга онытмаска кирәк.


---

--- | 21.12.2024

Ләйсән Большова: “Минем авыру, тиле кешене уйныйсым килә”

$
0
0
20.12.2024 Мәдәният
Мин аны беренче күргәч тә, бигрәк нәфис, тыныч кеше дип сокланган идем. Шул күрешүдән соң инде 6-7 ел вакыт узган, хәзер ул минем өчен төрле образларны җанландырган, әмма шул ук вакытта нәфислеген һәм тынычлыгын югалтмаган артист. Сүзем – Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Ләйсән Большова турында.

Мин Биектау районы Ямаширмә авылында тудым. Әнием миңа 4 ай булгач та, эшкә чыккан. Мин күбрәк ике абыем белән үстем, шуңадырмы, үземне кайвакыт малайлар шикелле тота алам. Театрда малай роленә керү дә миңа җиңел бирелә.

Кечкенә чакта әнигә: «Спортчы яки актриса булам», – дия идем. Диванда сикереп, мендәрләрдән мәтәлчек ата идем, кешеләр җырласа, кушылып җырладым, биесәләр, биедем – актив булдым. Спорт буенча мәктәптә гел ярышларга йөрдем, кул көрәштерү, йөгерү, чаңгы ярышларында катнаштым. Шул ук вакытта бәйрәмнәрдә алып баручы буларак яки җырларга, биергә чакыралар иде. Мәктәптә әйбәт укыдым, әтиемнең укытучы булуы да роль уйнагандыр.

Спорт белән актриса булу арасында мин икенчесен сайладым. Әле дә хәтерлим: алты яшьлек чагымда 8 март уңаеннан дәү әнине котларга әти белән сәхнәгә чыгып бастык. Мин анда бик матур шигырь сөйләдем, халык дәррәү алкышлады. Шул мизгелдә күңелемдә бу алкышлардан туган ләззәт хисе озак кына җибәрмәде.

Тугызынчы сыйныфка җиткәч, әти-әнигә Казан театр училищесына укырга керергә теләгәнемне әйттем. Әмма алар минем бу фикеремне тиз генә кабул итмәделәр әле. Әтием, үзенең эзләре буенча китүемне теләп, педагогия көллиятенә керергә тәкъдим итте. «Әгәр инде ул юлдан китмәсәң, 11 сыйныфка кадәр укыйсың – аңарчы уйларга да вакытың булыр», – диде. Мин аның сүзенә колак салып, педагогия көллиятенә документ тапшырырга киттем. Баллар буенча үттем үтүен, барысы да яхшы гына барды... Ә бит күңел театрга – сәхнәгә тартыла! Юлда кайтканда уйларымны абыема сөйләп бирдем. Һәм ул миңа: «Әтине тыңлап мин дә укытучылыкка укыдым – кызыл дипломга тәмамладым, ләкин хәзер ул юнәлештә эшлимме? Юк. Менә син дә үзең теләгән юлны сайла, алга таба ул җирдә сиңа эшлисе», – дип акыллы киңәшен бирде. Аның сүзләре мине канатландырып җибәрде – тиз генә интернеттан театр училищесы турында мәгълүмат эзли башладым. Баксаң, керү имтиханнарын тапшырырга нибары 3 көн калган! Ә бит абитуриентлар әлеге имтиханнарга гадәттә еллар, айлар буе әзерләнә, ә монда – 3 көн!

Җиң сызганып имтиханнарның беренче турына әзерләнә башладым. Ике турны да уңышлы гына үттем һәм өченче турда ул вакыттагы директор Гыйлемхан Һадиевич миннән «Ата беләсеңме?» – дип сорады. «Беләм», – дим. «Өч мишеньнең ничәсенә тидерәсең?» – ди. «Бик тырышсам – икесенә, ә болай берсенә тәгаен тидерәм», – дидем. Имтиханнан чыктым да, «Нигә миңа андый сорау бирде икән?» – дип борчылып утырам. Бәхетемә, мин үткән булып чыктым. Ул вакыттагы сөенечне әйтеп бетереп булмый! Шулай итеп, остазларым Лилия Низамиева һәм Ренат Әюпов курсында укый башладым. Театр училищесында уку бер сулышта узып китте – мин шундый яратып укыдым! Менә хәзер дә шул дәресләрдә утырыр идем.

Тәүге адымнар

Кариев театрына Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» спектаклендәге Әхмәдулла роле белән килеп кердем. Иң озак һәм яратып уйналган ролем ул. Театр училищесында диплом спектаклен («Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте») чыгарганда, миңа Брайн исемле малайны уйнарга туры килгән иде инде. Ренат абый мине шунда күреп алгандыр дип уйлыйм. Аннан соң «Кәҗүл читек»не куяр алдыннан: «Әхмәдулла ролен сиңа тапшырып карыйсым килә, булдыра алырсыңмы икән?» – диде. Мин, әлбәттә, шундук ризалаштым.

Нинди ул Әхмәдулла? Ул минем балачагымдагы кечкенә Ләйсән кебек. Аерма шунда ки, аңа наз артыгы белән бирелгән, ә миңа, киресенчә, җитмәгән кебек. Төпчек булгач аны барысы да ярата, иркәлиләр, һәр теләген үтиләр. Көннәрдән бер көнне Әхмәдулла «юк» дигән нәрсә белән очраша. «Миңа хәзер үк, бүген үк кирәк кәҗүл читек!» – дип еласа да, «икенче елга гына була, улым» дигән вәгъдәләр ишетә. Бала өчен мондый сүзләр авыр кабул ителә, ул бит шул «юк»ны кичерергә тиеш. Анда шулай ук әти-әнинең кадерен белү темасы күтәрелә. Соңгы арада әти-әнием белән хастаханә юлын еш таптыйбыз. Бүгенге көндә минем өчен иң мөһиме – аларның саулыгы. Әхмәдулла да әсәрдә шуны аңлады. Бу роль миңа һәр яктан кадерле. Аеруча азактагы җырдан соң балаларның күзләрендәге нур, өмет утын күреп тетрәнәм. Шуңа да мин спектакль азагында гел елыйм.

Хыялдагы роль

«Ал җилкәннәр» спектаклен (режиссеры – Ренат Әюпов) чыгарганда без 5 состав – мин, Альбина Ногманова һәм студент кызлар идек. Тора-бара без икәү генә калдык. Спектакль пластик булырга тиеш иде, шуңа режиссер Альбина белән эшләде, 5-6 репетициядән соң мине дә эндәште. Репетициядән соң калып, мизансценаларын карап, сүзләрен кабатлап йөри башладым. Соңрак инде «Ал җилкәннәр» премьерасы минем белән узды. Шуны әйтергә кирәк, бер рольне ике составта уйнасак та, Альбина белән икебез арасында ярышу, көнчелек кебек хисләр юк. Гомумән, Альбина җайлы, рәхәт кеше ул. Без һәрвакыт аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Спектакльне, үзем уйнамаган көннәрдә, тамашачы буларак та карыйм. Безнең театрда балалар, яшьләр өчен мондый спектакль булуы сөендерә.

Тыныч, тәти кешеләрне уйнап була ул, ә менә минем авыру, тиле кешене уйныйсым килә. Бөтенләй үземә охшамаган кешене уйнап, «Ләйсәнме соң бу?» – дип карап утыруларын телим. Тирән, холыклы образларны гәүдәләндергәндә артист үзе дә тулылана, бөтенләй башка яктан ачыла.

Гаилә турында

Театр училищесын тәмамлап, театрга эшкә урнаштым, берничә айдан соң кияүгә чыктым. Ирем – хәрби кеше, гел командировкада, аның белән сирәк күрешәбез. Мин беренче көннәрдә үк: «Актриса булам, сиңа җиңел булмаячак», – дип кисәттем. Ни генә булса да, ул минем терәгем – һәр уңышыма минем белән бергә сөенә, күңелем тулса, аның белән бүлешәм. Кызыбыз Мәрьямгә 4 яшь. Ул – минем иң зур мәхәббәтем. Бала тугач, үземне чәчәк аткан кебек хис иттем, хәзер дә үсүен күзәтү бик кызык. Ул да, артист балаларына хас булганча, сәхнә артында үсә.

«Сәхнәдә тынычлык табам»

Театрда эшләгән 7 ел вакыт эчендә шуны аңладым: сәхнә миңа тынычлык бирә икән. Гомеремнең соңгы көненә кадәр сәхнәдә буласым килә. Мин тормышта оялчан, кыюсыз кеше. Ә сәхнәдә, киресенчә, ничектер ачык. Үз сүземне әйтә, позициямне күрсәтә алам. Нинди генә рольдә булсам да, ул барыбер – мин. Сәхнә – гел яңалык тудыру, илһамлану һәм ачылу урыны.

Рәфидә Галимҗанова.

Фотолар: Фирүзә Вәлиева.

Идел


---

--- | 20.12.2024

Белен рецепты

$
0
0
20.12.2024 Аш-су
Беленне яратмаган кеше юктыр. Аның рецептлары да бихисап. Бу юлы беленне сөткә кушып әзерлик әле?
Кирәк - тавык йомыркасы – 3 данә; - 3,2 процентлы сөт – 1,5 стакан; - су (кайнап торган) – 1 стакан; - он – (югары сортлы) – 1,5 стакан; - тоз – ярты чәй калагы; - үсемлек мае – 3 аш кашыгы; - бераз ак май.   1. Табага йомырка сытып, өстенә тоз сибәбез. Күпертеп алабыз.   2. Күпертүне туктатмыйча, өстенә кайнап торган су агызабыз.    3. Күпертүне дәвам итеп, он өстибез. Массаны яхшылап болгатып алабыз. Сөт чираты. Кабат яхшылап, төер калдырмыйча туглыйбыз.   4. Утка табаны куеп, яхшылап җылытабыз. Табаны майлап, өстенә камыр агызабыз. Белен бер яктан кызарып чыккач, аны җайлап кына икенче ягына әйләндерәбез. Кыздырабыз.   5. Табадан алынган һәр беленне, тәлинкәгә җәеп майлап барабыз.   6. Өстәлгә каймак, кайнатма, бал белән китереп, якыннарыбызның рәхмәтләрен тыңлыйбыз.   Тәрҗемә: Матбугат.ру Чыганак: vilkivruki.ru
---

--- | 20.12.2024

Тугыз яшьлек сабыен җир куенына салган ана: «Аңа унбиш тулыр иде. Йөрәк өзгәләнә инде»

$
0
0
20.12.2024 Фаҗига
Көчле булырга кирәк! Кемгәдер бу сүзләр бик гади генә тоелса да, Алабугада яшәүче Ленаны яшәргә рухландыра. 6 ел элек 9 яшьлек сабыен җир куенына салган ул.

Куркыныч авария 2018 елның декабрендә Казан белән Чаллыны тоташтырган юлда – Мамадыш районының Түбән Яке авылы янында килеп чыга. Волковлар гаиләсенең Балык Бистәсеннән Алабугага кайтып барышы була. Ир белән хатын зур зыян күрә: аларны табиблар яңадан диярлек «сүтеп җыя». 14 яшьлек кызларының хәтта сыдырылган урыны да булмый. 9 яшьлек Максимның исә авария урынында гомере өзелә.

– Күрәчәктер инде. Ул вакытта мин балалар бакчасында сакчы булып эшли идем. 23 е миңа төнгә эшкә чыгасы. Шунда бергә эшләүче егет, әйдә, көннәрне алыштырып торыйк, син 21 е чык әле, диде. Риза булдым. Ярар, мин әйтәм, авылга кайтып килербез, дидем. Язмышка шулай язылган булгандыр инде, – дип сөйли Лена. – 22 сендә авылга кайттык. Башта минекеләр янына – Каз Чаллысына кердек. Кичкә таба иремнең туган авылы – Иванайга кузгалдык. Кайтсак, этебез югалган. Улым Максим шуны эзләп чыгып китте. Авылны бик озак әйләнеп, этне таба алмыйча кайтты. Соңгы тапкыр авыл урамын әйләнүе булган икән.

Рәхәтләнеп кунак була алар авылда. Соңгы сәфәренә чыкканда, Максим юлга ипи белән колбаса алдыра. Үсеп килүче егетнең һәрвакыт ашыйсы килә! Кузгалып китәр алдыннан машинаның алгы утыргычына менеп кунаклый.

– Гадәттә алда мин утырам. Бу юлы төшереп кенә булмый бит! Машина ишеген эчтән бикләде дә куйды. Әҗәлен сизгән кебек, – дип искә ала Лена. – Юл буе, әйдә, әни, ипи белән колбаса ашыйк, дип кыстады. Алга утырса да, гел борылып миңа карап барды. Аның карашы Мамадыш районының Түбән Яке авылы янындагы үргә менгәндә өзелде. Безнең машина юл читенә чыгып очты. Бар дөнья караңгыланды. Ирем аңсыз, мин исә бөтен җиремнән кан акса да, аңымда, бар кешене барлап яттым. Улым ул вакытта үлгән булган инде.

Менә шул вакытта аларга ярдәм итәргә дип бер машина туктый. Лена танышрак тавышка күтәрелеп караса, каршысында җырчы Илназ Бах басып тора икән. Гастрольдән кайтышлары булган. Бәлагә тарыган машинаны күргәч, ярдәм итәргә туктаганнар.

– Илназ мине машинадан алып чыкмакчы була. Ә урамда салкын! Машина эчендәге утыргычны каерып чыгарып, шуның өстенә салды. «Ашыгыч ярдәм» машинасын да озак көттек. 45 минут машина эчендә үлгән балама карап яттым. Табиблар Максимымның мәетен Мамадыш хастаханәсенә, иремне, аннан кызым белән мине Алабугага алып китте. Шул чакта миңа булышкан Илназ Бахка мин көн саен рәхмәт укыйм. Әгәр ул очрамаса, без нишләр идек, – ди Лена.

Алабугага барганда Лена белән кызы утырган «ашыгыч ярдәм» авариягә очрый. Светофорда туктап торган машина артына икенчесе килеп төртелә. Ишекләр ачылып китә, Лена каталкасы белән  җиргә килеп төшә.

– Ул чакта баш ярылган, аяк-куллар сынган. Янымдагы шәфкать туташы бик курыкты инде. Үлә бит, дип тизрәк икенче  машина чакыртты. Мине төнлә «сүтеп җыйганнар». Икенче көнне кичке якта аякка Илизаров аппараты куеп, үземне тегеп-ямап палатага чыгардылар. Табибларны көтеп тордым да, иртәгә баламны җирлиләр, мин кайтам, дидем. Төштән соң кире хастаханәгә китереп тә куйдылар. Менә шул вакытта инде хәлсезләнеп егылганмын, – ди Лена.

Аны яңадан реанимациядә кеше итәләр. Улының кырыгына өенә чыга ул. Гаиләне тәрбияләргә дип I группа инвалид ирен ияртеп каенанасы килә. Улын да, киленен дә, ирен дә тәрбияли.

– Иремә 2017 елда яман шеш диагнозы куйганнар иде. Шөкер, аякка басты, әкренләп йөреп тора. Кызыма 20 яшь. Улыма да 15 тулыр иде. Йөрәк өзгәләнә инде. Аны кешегә әйтеп, сөйләп утырудан ни файда?! Елап та алам. Тик мин бәргәләнеп кенә кайта торган җиргә китмәде шул. Яшьтәшләрен күрсәм, күңел өзгәләнә. Улымның урыны оҗмахтадыр дип тынычланам, – ди Лена. – Хәзер инде бөтен яралар яңадан сызлый. Авыртмаган җир юк. «Ашыгыч ярдәм»нән төшеп киткәндә бот сөягемне, билемне авырттырганмын. Ул урыннар бик авырта инде хәзер. Әмма яшәргә кирәк. Кызымның бәхетен күреп, игелен тоеп яшиселәребез алда бит әле безнең.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 20.12.2024

«V Яңа татар җыры» бәйгесенә гариза бирү өчен 10 көн калды

$
0
0
20.12.2024 Мәдәният
Быелдан башлап, “Яңа татар җыры” авторлар бәйгесенең шартлары үзгәрә. Моннан соң бәйгедә җиңеп чыккан җырның тулы авторлык хокуклары авторда калачак.

Автор хокуклары ул:

* Җырны җырлау;

* Радио һәм телевидениедә яктырту;

* Клип төшерү;

* Башка җырчыга сату;

* Закон белән каралган башка хокуклар.

Оештыручыларда җырларга карата тулы булмаган хокуклар кала.

Оештыручы хокуклары:

* Җырны гала-концертта халыкка күрсәтү;

* Аның аудио һәм видеоязмаларын радио-телевидениедә яктырту;

* Җырны төрле социаль челтәрләргә һәм музыкаль мәйданчыкларга урнаштыру;

* Закон белән каралган башка хокуклар.

Гаризалар 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 


---

--- | 20.12.2024

Песошин Миңнеханов кушуы буенча «Лазурные небеса» торак комплексына китте

$
0
0
21.12.2024 Сәясәт
Казанда «Лазурные небеса» торак комплексында пилотсыз очкыч (БПЛА) һөҗүменнән соң янгын чыккан.
Бу вазгыять Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контролендә. Аның кушуы буенча бу урынга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин китте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.   Россия Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген 7.50 сәгатьтә Татарстан территориясендә самолет тибындагы пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) юк ителгән. Соңрак билгеле булганча, дрон бәрелүдән соң «Лазурные небеса» торак комплексында янгын чыккан, - дип хәбәр итә Татар-информ.
---

--- | 21.12.2024

Тинчурин театрының спектакльләре күчерелә

$
0
0
21.12.2024 Җәмгыять
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры афишасында үзгәрешләр бар. Бүген, 21 декабрь 12:00дә булырга тиешле «Туган-тумача» спектакле – 29 декабрь 12 сәгатькә күчерелә. 17:00дәгесе – 30 декабрь 11 сәгатькә күчерелә.

Иртәгә, 22 декабрь, 11:00дә булырга тиешле «Тылсымлы арена» – 27 декабрь 11 сәгатькә күчерелә.

17:00дә «Назлы кияү» спектакле – 28 декабрь 13 сәгатькә күчерелә.

Белешмә өчен касса телефоны: 8(843) 238-56-17.


---

--- | 21.12.2024

Тынычлык сорап укыла торган дога

$
0
0
21.12.2024 Догалар
Ил-көн вакыйгаларына һәркемнең үз карашы. Кемнәрдер коткыга бирелергә мөмкин. Берәүләре тыныч кына уздырып җибәрә. Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога тәкъдим итәбез.

«Әллаһүммә инни әсәлүкәл-гафвә үәлгаафиятә фид-дүнья үә әһлии үә мәәлии»

Мәгънәсе: Йә Аллаһ, Синнән генә гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм. Синнән генә дөньялыкта, гаиләмдә тынычлык урнаштыруны сорыйм.

Фото: islamnews.ru
---

--- | 21.12.2024

«Син икән бит ул үтерүче. Газиз баласын үтерүче» (ХИКӘЯ)

$
0
0
22.12.2024 Әдәбият
Төне буе коеп яуган яңгырдан соң, иртән ялтырап кояш чыкты. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Әле төш вакыты да җитмәгән, җәйге кояш инде үз вазыйфасын яхшы башкара: үләннәрдәге, агач яфракларындагы яңгыр тамчыларын күптән киптереп бетергән, бары тик юлның чокыр - чакырларына тулган суларга гына көче җитми - алар җиргә сеңә алмый, җыелып торуларын беләләр.

Бала-чагаларга, чемченеп йөрүче казларга күңелле инде күлләвекләрдә быкырдавы.

Зилә дә, тәрәзәсен ачып, өй каршындагы күлләвектә уйнап, инде пычранырга да өлгергән улларына дәште:   – Самат, Салават, әйдәгез, ашарга керегез. Аннан әтиегез янына алып барам, - диде.   – Ура, әти янына барабыз, - диеп, малайлар йөгерешә-йөгерешә, өйләренә кереп киттеләр. Улларының киемнәрен алыштырып, ашап-эчкәч, чиста киемнәр кидерде Зилә. Алма кебек игезәк малайларын җитәкләп, сөекле ире Булат янына китте.   – Әбиегез өйрәткән догаларыгызны укыгыз, - диде Зилә, зыярат ишегенә килеп җиткәч. - Әтиегез алайса яратмас, кемнең уллары икән бу, диеп танымас та.   Әле биш кенә яшь булса да, “Әлхәм”не дә, “Аятелкөрси”не дә яттан беләләр инде малайлар. Әтиләренең каберенә килеп җиткәч, юл буе уйнашып килгән Самат белән Салават шып булды. Икесе ике яктан әниләренең муенына сарылып, әтиләренең кабер ташына куелган рәсеменә карап, тик басып торуларын белделәр.   – Әни, нишләп әти безнең янга кайтмый? - дип кызыксынды Салават.   – Әйтте бит инде сиңа әни, Алла бабай аны безнең янга җибәрми, - дип сүзгә кушылды Самат.   – Әйе шул, улым, әтиегез сезнең бик әйбәт кеше иде. Алла бабайның шуңа күрә аны үзе яныннан җибәрәсе килми, - диде Зилә.   – Әни, ә син аңа әйт, ул безгә Алла бабайны да алып килсен, - дип кабаланды Самат.   – Юк, улым, Алла бабай ул кунакка йөрергә яратмый, - диде әниләре. Малайлар әллә нинди сораулар биреп, йөдәтеп бетерделәр. Кайберсенә хәтта җавап та бирә алмады Зилә. Әкрен генә кайтыр юлга чыктылар. Зилә зыярат капкасын ябып ятканда, аңа:   – Әни, әни, кара әле, әтинеке шикелле машина, - дип, Самат килеп ябышты. Зилә капканы ябып, сукмакка борылуга, малайлар инде быкырдык юлга кереп баткан машина янында бөтерелә иде. Чыннан да, Булатныкы кебек алсу машина иде ул. Зиләнең мондый тимер атны Булат үлгәннән бирле күргәне юк иде әле. Үзенә дә әллә ничек, авыр булып китте.   – Әни, кил инде, кил, - диеп чакырдылар аны малайлар.   – Зилә, кыенсынып кына, машина янына килде.   – Безнең әтинең дә шундый машинасы бар иде. Төсе дә шундый, - дип мактаныштылар балалар. - Карточкага ул гел шул машина янында төшкән. Шофер, кабинасыннан чыкты да, бер сазга кереп баткан машинасына, бер Зилә белән малайларга карап, ни дәшергә белми басып торды. Сәер тынлыкны Самат белән Салават бүлде:   – Абый,әйдә машинаңны этеп чыгарабыз. Без бит зур, - диештеләр алар.   Балалар барыбер үзенекен иттеләр:машинаны әниләре белән бергәләп сазлыктан этеп чыгардылар.   – Я, егетләр, бик зур рәхмәт сезгә. Миңа булышканыгыз өчен нәрсә эшлим инде? - диде шофе абыйлары. Самат белән Салават,бер-берсенә карашып тордылар да:   – Ә безнең машинада йөрисебез килә, - диделәр.   – Ярый, килештек. Менә көннәр матурланып,җирләр кипкәч,мин сезне машинада йөртермен, - диде шофер.   – Түлке әнине дә үзебез белән алабыз, яме, - диде Самат.   Саубуллашканда шофер абыйлары малайларның да, әниләренең дә исемнәрен сорады. Ул үзе Марат исемле икән. Күрше Чәчәкле авылына эләгәм дип, адашып, Самат белән Салаватның авылларына килеп кергән.   Марат абыйлары белән аерылгач, малайлар юл буе аның турында гына сөйләшеп кайттылар. Зилә генә балаларның ни сөйләгәннәрен ишетмәде. Үз хәле хәл иде аның бу мизгелдә. Әллә каян гына килеп чыккан шул алсу машина Зиләнең инде йөрәк түрләренә яшереп куйган әрнү-сагышларын яңадан кузгатты.   ...Булаты белән дә шушындый көнне таныштылар алар. Кич буе яуган яңгыр пычраткан тайгак юлга керде дә батты үзенең алсу машинасы белән Булат. Үзенең тимер аты тирәсендә бөтерелгән, аптыраган егеткә сүз дәшәсе итте Зилә:   – Адаштың мәллә? Мондый чокырга күрәләтә кем керә инде?! - диде. Ә Булат, текәләнеп:   – Да вот, к другу приехал. Первый раз я в этих краях, - дип сүзгә кушылды.   – Татар авылы бу. Бездә русча сөйләшмиләр, - дип текәләнгән булды Зилә дә.   – Без әле недавно переехали в эти края.   – Ә-ә-ә...Шулаймыни? Кайсы авылга переехали соң?   – Да вот, моннан биш километр, наверное. Денисовка.   – Ну, ну. Ишеткәнем бар андый авылны. Урыс авылы ул, - диде Зилә,җитди кыяфәт чыгарып. Зилә белән Булатның уены уймакка әверелде дә куйды шул мизгелдә. Егет көн саен Зилә янына килеп йөри башлады. Килгән саен я чәчәк, я конфет тотып килде Булат. Зилә әкренләп Булатны татарча сөйләшергә дә өйрәтте.   – Язмышлары да охшаш иде әлеге ике яшь йөрәкнең:икесе дә әтисез үскән, икесе дә өлкән бала.   – Әти әниемне миңа биш яшь вакытта ташлап чыгып киткән. Сеңлем белән мине дәү әнием аякка бастырган. Әни көн-төн эшләгән. Әти безнең барлыкны да белмәде. Шәһәрдәге фатирны саткач, Денисовка да йорт салдык, машина алдык, - дип сөйләп китте Булат.   – Ә минем әтием исән түгел шул. Ярый инде,ул үзе исән чакта безне аз булса да аякка бастырып калдырды. Мин мәктәпне бетергән идем инде ул чакта. Энемә аякка басарга булыштым, - дип сүзгә кушылды Зилә.   Ялы бетеп, Зилә шәһәргә эшкә китте, ә Булат район үзәгенә урнашты. Мәхәббәтне дистәләгән чакрымнар гына суыта алмады. Күрешкән саен Булат өйләнешү турында сүз кузгатты. Ә Зиләне Булатның әлеге тәкъдиме куркуга сала иде. Юк, Булатка булган хисләрендә икеләнми Зилә, ә киресенчә, аның нәкъ менә  Булат белән гаилә корып, балалар үстереп, озын озак гомер кичерәсе килә иде. Эш Зиләнең үзендә иде. Йөз мәртәбә талпынып карагандыр Зилә Булатка үзенең серен чишәргә, тик башындагы “әгәр Булатың ташлап китсә нишләрсең” дигән уй бөтен кыюлыгын җимерә дә куя иде. Чираттагы ялларның берсенә кайткач, бар тәвәкәллеген җыеп, йөрәген учларына кысып, сүз башлады Зилә:   – Булатым, бәгърем,яратасыңмы син мине?   – Әлбәттә. Бик яратам, җимешем. Нигә шулай кинәт сорап куйдың әле? - дип гаҗәпләнде Булат.   – Юк инде, болай гына, - диде Зилә.   – Болай гына түгел инде, җимешем. Нәрсәдер борчый сине. Нидер әйтергә телисең бугай син миңа, - диде Булат, сизенеп.   – Әгәр дә мин сиңа серемне чишсәм, син мине шундук ташлаячаксың, - диде Зилә, яшьләрен чак-чак тыеп торып.   – Ә нигә син минем өчен хәл итәсең соң әле. Тыңлап карыйк сереңне, - диде Булат,шаярырга тырышып.   – Мин син уйлаганча тәти кыз түгел, Булат, - дип серен чишә башлады Зилә. - Моннан дүрт ел элек кияүдә булдым мин. Бәхетле, матур гаилә төзермен дип уйладым. Тик ялгышканмын булып чыкты. Бер ай да яшәргә өлгермәдек, ул миңа хыянәт итте. Хыянәтне күтәрүе бик авыр булды. Кемнәрдер түзәргә, барысын да яңадан башларга, онытырга киңәш итте; кемнәрдер аерылышырга өндәде. Мин икенче вариантны сайладым. Бала-чагам юк, паспортка мөһер сугылмаган, оятына ничек тә түзәрмен, дип уйладым. Тешләремне кысып булса да түздем. Укуымны бетереп, эшкә урнаштым. Соңыннан аның баласы, хатыны булганлыгы ачыкланды. Кайбер дусларым да, туганнарым да миннән читләште, әйтерсең лә мин ниндидер авыр җинаять кылган. Әниемә рәхмәт, ул кайтарды мине кабат дөнья гаменә. Ә хәзер менә юлымда син очрадың. Ләкин, Булат, үземнең тапланган язмышым белән синең язмышыңны да таплыйсым килми. Үзең хәл ит. Ни дисәң дә,мин аңлармын, Булат.   Сөйгәненең яшьле күзләренә текәлеп озак кына карап торы да Булат, үзенең кочагына алды:   – Кайчан сөйләрсең, кайчан бушанырсың, дип, озак көттем мин бу көнне. Мин инде күптәннән барысын да беләм, - диде Булат, Зиләнең яшьтән чыланган битләреннән чап-чоп үбеп.   – Беләсең?! Каян?! - диде Зилә,гаҗәпләнеп.   – Синең белән танышкан көнне минем бит дусларыма барышым иде. Ул сөйләде барысын да, - диде Булат.   – Ә-ә-ә... Шулай шул. Авыл җирендә чыбыксыз телефоннар яхшы эшли.   – Күкләргә чөеп мактады ул сине, Зиләкәем. Алдадылар аны, бәхетле итәргә тырыш син аны,диде.   Шушы аңлашудан соң алар җәйгә өйләнешергә планнар кордылар. Ике якның да әнисе каршы килмәде. Көзен гөрләтеп туй иттеләр. Икесенә ике җирдә яшәве кыен булыр, дип, Зилә авылга кайтты. Булат эшләгән акча ашарга да, киенергә дә, сәяхәт итәргә дә җитә иде. Бернинди мохтаҗлык күрмәделәр алар.   Тик менә кайнана гына юкка-барга бәйләнә башлады Зиләгә. Я ризыкның тозы күп киткән, я җитмәгән; я итне күп салган Зилә, я әз генә пешергән; я камыры катырак басылган, я оны күп түгелгән. Үзәгенә үтсә дә, Булатына белгертергә тырышмады Зилә. Ни дисәң дә, аның әнисе бит ул, җитмәсә кышны кайнана өендә чыгарга уйладылар. Тора-бара Зиләнең кибеткә баруы да гаеп була башлады: имеш, ул кеше белән йөри башлаган. Ул гынамы соң әле, болай да көнчел Булатка әнисенең төрттерүләре дә тәэсир итә башлады: җае чыккан саен хатынының тырнак астыннан кер эзли торганга әверелде Булат. Үткәннәрен исенә төшереп, Зиләнең йөрәген яралаган вакытлары да ешайды.   Зилә балага узгач кына кире уңай якка үзгәрде Булат. Хатынына эштән кайткан саен тәмле күчтәнәчләр алып кайтты,артык хәрәкәтләр ясатмыйча, гел ял иттерү ягын карады. Булатның әлеге игътибарлылыгы кайнананың ачуын чыгарса да, ул бер ни эшли алмады. Булат нинди ягымлы ир булса,шундый булып кала бирде.   – Булат, бәгърем, безнең игезәк балаларыбыз булачак, - дип сөенче алды беркөн Зилә. И сөенде дә инде Булат. Инде корсагы борынына җиткән хатынын кулларына алып әйләндерде. Кулларыннан килсә, шул мизгелдә күктәге бар йолдызларны хатынының аягы астына сипкән булыр иде, валлаһи.   Бала тудыру йортына дүрт-биш көн алдан китте Зилә. Ул китүгә башланды да инде өйдә мәхшәрләр. Әни кеше баласын гел Зиләгә каршы котыртып торды:   – Булат, улым,синеке түгел ул балалар, синеке түгел. Безнең нәселдә гомердә игезәкләр туганы юк, - дип такылдады әни кеше.   – Булмаса, булыр. Минеке булмый кемнеке булсын инде алар? - үз сүзен әйтте Булат.   – Соң, улым, Зилә әниләрендә чакта беренче ире килгәләгән аның янына. Күргәннәр бит инде, - дип өзгәләнде ана кеше.   Әлеге сүзләрдән соң уйга калды Булат. Өенә дә кайтмас, Зилә янына да бармас булды. Кышкы ямьле бер иртәдә игезәк малайлар тапты Зилә. Сөенечен иң беренче иреннән аласы итте. Трубканы кайнана алды.   – Булат,  сөен,игезәк малайлар тапкан хатының, - диде. - Менә хәзер үстерәбез инде кеше балаларын. Ярый ла икегезнең берегезгә охшаса… Әгәр дә охшамаса?.. Ояты ни тора?!! - дип тә өстәде.   Чәй эчкән җиреннән сикереп торды да, чыгып йөгерде Булат. Колагында һаман әнисенең “Ояты ни тора?! Ояты ни тора?!” дигән сүзләре яңгырый иде.   Иртән Зилә янына әнисе килде. Ни өчедер, бик күңелсез иде ул. Яшьтән чыланып,шешенеп беткән күзләрен яшерә,үзе бер сүз дә дәшми.   – Әни, нәрсә булды? - диде Зилә. Аннан нидер исенә төшереп: “Булат күренмәдеме анда? Нигәдер килми. Инде өч көн бит балалар туганга. Телефоны да дәшми? - дип өстәде.   Әни кеше җавап көтеп текәлгән Зиләнең күзләренә карап:   – Килмәс инде бүтән синең Булатың,кызым. Көтмә син аны, - диде.   – Ничек инде көтмә?!Ә балалар?.. Балаларны да күрергә килмимени?! - дип сәерсенде Зилә.   – Үлде синең Булатың, кызым. Абзарыгызга кереп асылынган. Бүген үзебезнең татар авылына җирләдек. Урыны җәннәттә булсын инде бәгыремнең, - дип өзгәләнде ана.   Зилә айныганда бер ягында әнисе, икенче ягында шәфкать туташы утыра иде.   Ике бала белән тол калганына да инде биш елдан артык вакыт үткән, ә Зилә өчен әле һаман Булатның үлеме сәер булып тоела. Әти булам дип сөенеп, хатынын бәбиләргә озаткан Булат асылынып үлсен әле! Күпме тырышса да, белә алмас инде Зилә әлеге сәер үлемнең сәбәпләрен.    ...Балаларны ашатып-эчертеп, юындырганчы,көтү кайтыр вакыт җитте. Зилә,сыерны савып,кош-кортларының ашарларына салды да, кабинетын бераз тәртипкә китерим дип, мәктәпкә китте.    Айлар үтте. Быелгысы уку елында Зиләне мәктәп директоры итеп сайладылар. Кышкы ял көннәренең берсе иде. Зилә улларының туган көннәренә әзерләнә иде. Аларга бит бүген алты яшь. Самат белән Салават үзләре белән бер әбине ияртеп кайттылар.   – Әни,әни, бу әби синең янга килгән. Бик кирәк иде ди, - диеп сүз башлады Салават.   – Ул безнең туган көнебезне дә белә әле, - диде Самат.   Шулай диештеләр дә балалар,кире урамга йөгерделәр. Кайнанасын күргәч,беразга югалып калды Зилә. Хәтта чәй тәкъдим итәргә дә онытып җибәрде. Булатның үлемендә Зиләне гаепләп, пычрак сүзләр әйткән, оныкларының бар икәнен дә белми яшәгән кешенең алты ел вакыт үткәч, йортына килеп керүе бик сәер тоелды Зиләгә.   – Ни йомыш? - диде Зилә коры гына итеп.   – Малайлар нәкъ Булат кебек икән. Бер тамчы су кебек әтиләренә охшаганнар. Хәтта тавышлары да Булатныкы кебек, - дип сүз башлады көтелмәгән кунак.   – Булатка охшамый,кемгә охшасын инде алар? - диде Зилә төкселәнеп. Ә үзе күз кырые белән генә кайнанасын күзәтте. Бала хәсрәте бигрәк бетергән үзен:җыерчыклы битләре саргайган, гәүдәсе тире белән сөяктән генә тора.   Килен белән кайнананың әңгәмәсе нигәдер ялганып китә алмады. Зилә, кайнанасына сынаулы караш ташлап, дәшкәнен көтте, ә кайнана, килүенең сәбәбен җиткерү өчен, тиешле сүзләр таба алмый интекте.   – Авыру мин, Зилә.Табиблар ике-өч ай гомерең калды, диделәр. Сезнең янга гафу үтенергә килдем, - дип,күз яшьләрен сөртә-сөртә,сүзен башлады кайнана. – Булатның үлемендә дә, синең тол калып,балаларның ятим үсүендә дә мин генә гаепле. Шул сүзләрне ишеткәч, Зилә күзләрен шар ачып, кайнанасына текәлде. Ә тегесе,яшьләрен сөртә-сөртә, сүзен дәвам итте:   – Булатны миннән тартып алырсың, дип курыктым. Үз ягыңа авыштырырсың да, мине яратмый башлар, дип уйладым. Шуңа күрә,җае чыккан саен Булатны сиңа каршы котырттым. Ул бит минем аркада, минем котыртуларыма түзә алмыйча, бауга менде. Син бәбиләгән көнне дә Булатка: “Ул балалар синеке түгел. Нәселебездә игезәкләр юк безнең. Балалар - башканыкы”, - дип, мин такрарладым. Минем телемә түзә алмый асылында бит ул, балакаем.   Тыела алмыйча елаган кайнанасын тамчы да кызганмады Зилә.   – Синмени ул безнең язмыш белән уйнаучы?! Ә мин ничә еллар буе Булатның үлем сәбәпләрен эзләп изаланам. Бер гаепсез кешеләрдән шикләнеп яшәдем. Син икән бит ул үтерүче. Газиз баласын үтерүче, -  дип ярсыды Зилә,яшьләрен сөртеп.   – Зилә, балакаем. Кичерә күр мине, зинһар өчен. Мин синең бәхиллегеңне алырга килдем. Күп гомерем калмады бит мине-е-ем... – дип,Зиләнең каршысына тезләнде кайнана.   – Кайтар син миңа бәхетемне, кайтар Булатымны, әгәр дә бәхиллек аласың килсә,- дип кычкырды Зилә, үзе дә ни сөйләгәнен аңламастан.   – Теләсәң нәрсә әйт миңа, тик кичер,бәхиллек кенә бир миңа, - дип өзгәләнде кайнана. Әлеге күңелсез сөйләшүне өй тирәсенә килеп туктаган машинаның берөзлексез кычкырган гудогы бүлде.   – Китсәң, яхшырак булыр, - диде Зилә, азрак тынычлана төшеп. Аннан ишетелер-ишетелмәс итеп: “Хуш! Сау бул! Һәм... Бәхил бул!” -  дип өстәде.   Ә капка төбендә, үзенең алсу машинасы янында, чәчәк букеты тотып, Салават белән Саматның дусты – Марат басып тора иде.

 


Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 22.12.2024

Имтихан һәм нәтиҗә турында

$
0
0
19.12.2024 Мәгариф
БДИ турында кемнәрдән нинди генә фикер ишетмисең! Гомумән, уку-укыту эшчәнлегенә кагылышлы темаларга күпләр сөйләргә, аңлатырга, өйрәтергә ярата. Кайберәүләрне тыңлап-тыңлап торасың да, аңлыйсың: бу кеше мәктәпне би-ик күптән тәмамлаган бугай, анысы бер хәл, мәктәп программасын да бик яхшы ук үзләштермәгән булгандыр.

Хәзерге уку-укыту, БДИ тәртипләрен белми дә белми инде. Әнә күпләр яза бит “ЕГЭда тесттан җавапны төртеп сайлап утыру” турында. БДИ (шул ЕГЭ инде) биремнәрен күргәнең булмаса, моннан егерме ел элек ишеткәнеңне ник язарга, ник сөйләргә!

Кич утырганда гәпләшүчеләр генә булса бер хәл, канун-кагыйдә чыгаручылар арасында да шундыйлар бар бит. Әйе, имтиханның мондый төре кертелгәндә, эксперимент чорларында, аннары тагын берничә ел дәвамында биремнәр өч өлештән тора иде. Беренче өлештә бирелгән җаваплар арасыннан дөресен табып билгелисе, икенче өлештә сорау-биремнәргә җавапны төгәл итеп кыскача язасы, ә өченче өлешне тулысынча эзлекле итеп эшлисе. Өченче өлеш математика, информатика, табигать фәннәреннән мисал-мәсьәләләрне тулаем чишелеше белән эшләүне (нәкъ элеккечә язма имтиханнардагы кебек), филологик һәм иҗтимагый фәннәрдән иҗади эш башкаруны (сочинение, эссе) таләп итә. Гади тест формасындагы беренче өлешнең имтихан биремнәреннән алып ташланганына, формаларның үзгәргәненә шактый еллар инде.   Шуңа күрә БДИны тест дип кенә атау дөрес түгел. Сорау-биремнәр мәктәп программасы буенча гына түгел диючеләр дә ялгыша. Кайсыдыр темаларны үзләштерми калган булганнар яки онытканнар. Әйтерсең лә андый хәлләр элек, традицион имтиханнар вакытында булмый иде. Ничек кенә була иде әле!   Күп еллар дәвамында балалар белән эшлим һәм шуны әйтә алам: яхшы укыган, программаны үзләштергән укучылар имтиханны теләсә нинди формада да яхшы тапшыра. Ә балаларның уку хезмәтенә мөнәсәбәте дә, тырышлыклары да, сәләтләре дә төрле. Шуңа күрә имтихан нәтиҗәләре дә төрле була. Ул имтиханнарны язмача һәм телдән үз мәктәпләрендә биргән вакытларда да шулай иде. БДИ кертелгән беренче елларда авыррак булды, хәзер инде ул системага, тәртипкә салынды, укучылар өчен дә җайлы.   Мин эшләгән мәктәптә, имтиханнарын яхшы балларга (шул исәптән 100 балл) тапшырып, бернинди түрә баласы булмаган гап-гади укучыларыбыз да үзләре теләгән уку йортларына керә алдылар. Репетиторларсыз имтиханны бирә алмыйлар дигәне тагын дөрес сүз түгел. Дәресләрдә һәм үзлектән әзерләнеп, сораулары белән укытучыларына консультациягә килеп, күпләр репетиторларсыз да бик яхшы тапшыра.   11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен БДИ – бик яхшы форма. Без, мәсәлән, укуны тәмамлаганда, июнь ае буе мәктәптә имтиханнар тапшыра идек: җиде фәннән мәҗбүри, кирәк булганны гына сайлап та түгел. Ә август аенда тагын имтихан, анысы – укырга керү өчен. Ул мәктәптә бөтенләй тапшырылмаган фәннән булырга да мөмкин иде. Ә БДИ – мәктәпне тәмамлау өчен дә, укырга керү өчен дә шул ук. Үзеңә кирәклесен сайлап кына. Бик уңайлы.   Ә менә 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен ТДИ (ОГЭ), чынлап та, кирәкле форма түгел. Моның сәбәпләре берничә һәм бу – аерым бер тема.   Аерым бер тема дигәннән... Соңгы өч елда Татарстанда рус теле буенча БДИның уртача күрсәткече кими бара икән. Мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре үткәреп, программаларны тиз арада үзгәртергә, кайбер дәресләр санын бик нык киметеп, рус теленә сәгатьләрне арттырырга мәҗбүр иткән мәгълүм вакыйгаларга җиде ел була. Арткан дәрес-сәгатьләрдә алган белемнең нәтиҗәләрен күрер вакытлар җитте менә. Нәтиҗәләр шундыйрак икән...   Фото: ru.freepik.com
Гөлфәния НӘҖМИЕВА

--- | 19.12.2024

Резедә Сәләхова: «Театрдан китү турында уйлаган идем…» (ВИДЕО)

$
0
0
22.12.2024 Мәдәният
Хатын-кыз артистның төп роле нинди? Сәхнәдә чакта өйдә калган бала искә төшәме? Рольгә керү һәм рольдән чыгу актерга нинди йогынты ясый? Әлеге һәм башка сорауларга «Җавап бар!» тапшыруының яңа чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова җавап бирде. Сезнең игътибарга әңгәмәнең бер өзеген тәкъдим итәбез.

– Резедә, син Татарстанның атказанган артисты исемен алганнан соң беренче әңгәмәгә килдең. Билгеле, дәрәҗәле исем. Аның җаваплылыгы да бар. Синең өчен нәрсә дигән сүз ул?

 

– «Рәхмәт» дигән сүз (көлә). 17 ел хезмәт куйганнан соң бирелгән исем.

– Шулай ук булдымыни?

– Әйе, Тинчурин театрында ирем Артем Пискунов белән бергәләшеп инде 17 ел хезмәт куябыз. Һәм менә, 17 елдан соң, ниһаять, насыйп булды. Әле Артемыма юк. Аңа көтәбез, аңа да насыйп булсын. Икебезгә берьюлы бирмәүләре генә бераз күңелсез булды.

Дәрәҗә, димәктән, берәү мине болай дип котлады: «Сине дәрәҗәсе төшеп бара торган дәрәҗәле исемең белән котлыйм!» Ни кызганыч, бу сүзләрдә хаклык бар. Үзем шул исемне йөртә торган артист булгач, мин әйтүдән файда булмас. Ләкин, дөрестән дә, әлеге исемгә карата төрле фикерләр ишетелеп тора. Биргәннәре өчен рәхмәт. Бик теләп, шатланып кабул иттек. Исән-сау шушы исемгә лаек булып, хезмәт итәргә язсын.

– Артем турында үзең дә әйтә башладың. Сезнең сәхнәдә бергә башкарган рольләрегез бихисап. Шулай да, тормыштагы иң яхшы проектыгыз – сезнең улыгыз. Резедә, синең тик тормаганыңны беләбез. Шул эшләр арасында балаңа ничек вакыт табасың?

– Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, графигыңны дөрес итеп төзесәң, бөтен нәрсәгә өлгереп була. Ләкин, ни дисәң дә, улыбыз Әскәргә игътибар җитмидер инде. Хәзер әле безнең белән театрга йөри башлады. Элек әти-әнием белән кала иде. Гомумән, үземнекеләр дә, Артемның әти-әнисе дә бик ярдәм итә инде – аларга мең рәхмәт. Үзебез дә булдыра алганча игътибар бирергә, камилләшсен, төрле яклап үссен, дип тырышабыз.

– Сәхнәдә чакта бала искә төшәме?

– Юк. Сәхнәгә чыккан артист бөтен дөньясын онытып уйнарга тиеш. Башка нәрсәләр турында уйласаң, үз ролеңә үзең тулысынча ышанмасаң, тамашачыны ышандырып булмый.

– Синең өчен популярлык кыйммәткә төшәме?

– Без нинди популяр булыйк инде?! Татар театры – бик тар юнәлеш ул. Рус театрында эшләсәм, бәлки, мин Мәскәүгә, Санкт-Петербурга ашкынган булыр идем. Безне татар халкы гына белә. Ә ул бик күп санда түгел. Шулай да, үзебезнең милләттәшләр арасында күпмедер дәрәҗәдә популярлык бардыр. Әмма мин үземне популяр кешегә санамыйм.

– Шулай да, исемне югалтмас өчен нинди корбаннарга барырга туры килә?

–  Мин корбаннарга барырга әзер түгел. Бәби алып кайтмыйча, бала ялына китмичә, гомер буе фәкать театрга гына хезмәт итсәм, менә ул корбан булыр иде. Әмма бу миңа хас түгел. Чөнки хатын-кызның төп вазыйфасы һәм төп роле – ана булу. Мин моны 7 ел элек аңладым (күз яшьләрен сөртә).

– Резедә, син сәхнәдә нәрсәдән һичшиксез баш тартыр идең?

– Мөгаен, сәхнәгә шәрә чыга алмас идем. Мин аны акланмаган дип санар идем. Хәер, беркайчан да «беркайчан да» дип әйтмә, диләр бит. Акланган булса… Әмма хәзерге эчке тоемлавым буенча сәхнәгә чишенеп чыкмас идем.

– Сине Тинчурин театрыннан, гомумән, театрдан китәргә нәрсә мәҗбүр итә алыр иде?

– Алла сакласын. Дөресен әйткәндә, биш еллап элек – баш режиссерыбыз һәм остазыбыз Рәшит Заһидуллинны театрдан куган чакта андый уйлар булды. Әмма тормыш дәвам итә. Иң мөһиме – укытучыбыз исән-сау. Сәләт беркайчан да югалмый, ул үзен табачак дигән фикер һәм, әлбәттә, якыннарның ярдәме белән без Тинчурин театрына тугры калдык. Безнең бит 17 ел дәвамында үз тамашачыбыз барлыкка килде. Без, беренче чиратта, алар өчен эшлибез, аларга хезмәт итәбез Гомумән, тамашачы булмаса, театрда беркем дә кирәкми.

– Рольләрнең үзеңә ничек тәэсир итә? Тормышта ничек тә булса үзгәрергә мәҗбүр итәме?

– Һәр образның ниндидер бер тәэсире кала. «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр роленнән соң аскы күз кабагы «сикереп» калды. Менә бу яхшымы, начармы – белмим (көлә). Ягъни сәламәтлеккә дә тәэсире зур дип әйтәсем килә. Әйтик, спектакльдә елаган саен организмга ниндидер авырлык килә. Мин бит инде ниндидер бер тылсымлы «кнопка»га басып кына елап җибәрә алмыйм. Елар өчен миңа героиням кичергән хисләрне кичерергә туры килә. Әйтик, «Туган-тумача» (реж. Илгиз Зәйниев. – Авт.) спектаклендә мин иремне югалтам. Ә ул рольне үземнең ирем Артем башкара. Димәк, мин, тамашачыны ышандырыр өчен, үзем дә моңа ышанырга, уйнаган саен Артемны югалттым дигән фикерне башыма кертергә тиеш булам (күз яшьләрен сөртә). Ягъни бу минем сәламәтлегемне бик таушалдыра. Һәр рольнең тәэсире булмый калмый…


---

--- | 22.12.2024
Viewing all 38233 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>