Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live

8 мартны бәйрәм итү өчен Казан – иң арзан шәһәр

$
0
0
05.03.2015 Җәмгыять
Казан шәһәре 8 март бәйрәмендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң арзан каласы дип игълан ителгән. Халыкара хатын-кызлар көнендә Казан кунакханәләрендә бер көн өчен нибары 2,4 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

Әлеге россиякүләм рейтинг Oktogo.ru сервисы тарафыннан төзелгән. Билгеле булганча, бу система кунахканәләрдә урыннарны онлайн рәвештә алып куярга ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, исемлек туроператорлардан башка гына сәяхәт итүчеләрне күздә тотып төзелә. 

Рейтингның беренче унлыгында Казаннан кала Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород, Калининград, Екатеринбур, Пермь, Переславль-Залесский һәм Бөек Новгород шәһәрләре дә бар. Курорт-шәһәрләргә килгәндә исә, 8 март ялларында россиялеләр арасында Ялта, Геленджик һәм Кисловодск калалары популяр булачак.   Бәяләргә тукталсак, 8 март бәйрәмен уздыру өчен иң кыйммәт шәһәр – Ярославль. Биредәге кунакханәләрдә бер көн өчен уртача 4,1 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Санкт-Петербург һәм Мәскәү калалары кунакханәләрендә 3,1 һәм 3,6 мең сум акча чыгарырга туры килә икән. Ә менә Казанда кунакханә бәяләре күпкә очсызрак. Халыкара хатын-кызлар көнендә Татарстан башкаласындагы кунакханәләрдә бер көн өчен нибары 2,4 мең сум акча алалар.


| 05.03.2015

Татарстанда укучы укытучысының акчасын урлаган

$
0
0
06.03.2015 Мәгариф
Аңа кеше акчасы виртуаль уеннарга кирәк булган

Яшел Үзән районында мәктәптә тәнәфес вакытында укытучы өстәленнән акча янчыгы югалган. Анда 2 мең сум акча булган.

Участок полицейские 9 нчы сыйныф укучылары белән сөйләшүдән соң, бу җинаятьне кылган кешенең кемлеген ачыклый. Ул, үз чиратында, гаебен таный. Ул бу акчаны “электрон кошелек”ка үзенә компьютер уеннары уйнар өчен салуын әйтә.   Үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тора. Дәресләр калдыра, тарта, сугыша, ләкин әле моңа кадәр урлау кебек кыек эштә күренгәне булмаган. Укырга яратмый. Аның әнисе Казанда эшли, ике бала үстерә, балага тиешле игътибар бирелми, дип төбәктәге вакыйганы сурәтли “Яшел Үзән” басмасы.


| 06.03.2015

Танылган шәхесләр хатын-кызлар турында

$
0
0
06.03.2015 Ир белән хатын
Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас. Габдрахман Әпсәләмов

Хатын-кызга “акылсыз” дисәң, ул сиңа ачуланмаска да мөмкин. Ләкин “ямьсез” дисәң, ул сине ахыр көненәчә гафу итмәчәк.
Әхсән Баян

Берничә хатын-кызны килештерүгә караганда, миңа бөтен Европаны килештерү җиңелрәк булыр иде. Людовик XIV   Кызлар матурлыгы – пропуск, ачылмас ишекләрне ачтыра! Шәүкәт Галиев   Көндез хатын-кызларның сәяси йогынтысы бик түбән. Михаил Жванецкий   Ходай хатын-кызга матурлык биргән. Шайтан – акыл. Леонид Сухоруков   Хатын-кыз шулай ул: башта кочакка иңә, аннары өйгә керә, ахыр ир белән идарә итә башлый. Мөсәгыйт Хәбибуллин   Хатын-кызның үзеңә мәхәббәтен уңай, кирәкле якка үзгәртәсең килсә, баласын макта. Тәлгат Галиуллин   Хатын-кыз – бәхеткә чакыру ул. Шарль Бодлер


|

Кибетләр азык-төлеккә бәяләрне арттырмаячак

$
0
0
06.03.2015 Икътисад
Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять азык-төлеккә бәяләр артуга китерде. Соңгы мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 17 февраленнән 24енә кадәрге вакыт аралыгында гына да Россиядә продукциягә бәяләр үсеше 0,6 процент тәшкил иткән. Шунысы сөенечле, Россия җитәкчелеге әлеге үсешкә чик кую ысулын, ниһаять, тапты кебек.

Азык-төлеккә бәяләр артуны Татарстан халкы да сизде. Соңгы вакытта бәрәңгегә, кәбестә һәм икмәк кебек продуктларга бәя артуга зарланучылар аеруча артты. Сөт продуктларына, бигрәк тә сыр һәм ак майга бәя күтәрелә, дип борчылучылар да шактый еш очрый.

Кайсы товарларга бәя арта?   Азык-төлеккә бәяләрнең ни рәвешле үсүен аңлау өчен Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында китерелгән мониторинг нәтиҗәләренә күз салу да җитә. 12 февральдән алып 24 февральгә кадәр Татарстан кибетләрендә һәр товарга диярлек бәя күтәрелгән икән. Мәсәлән, 12 февральгә бәрәңгенең бер килограммының уртача бәясе 25,75 сум булса, 24 февральдә ул 31,65 сумга кадәр арткан. Шушы вакыт эчендә сырның бер килограммы якынча 31 сумга (!), ак май – 10 сумга, ә чистартылган көнбагыш мае исә якынча 6 сумга кыйммәтләнгән. Сыер ите һәм кош итенә бәяләр дә күтәрелә...   Хәер, бәя артмаган продуктлар да юк түгел. Икмәк һәм карабодай әнә шундыйлардан. Авыл хуҗалыгы министрлыгына ышансак, хәзерге вакытта кара ипинең уртача бәясе – 35 сум, ә ак ипине исә инде ике атнага якын 40 сумнан саталар. Карабодайны кибетләрдә килограммы 63 сумнан сатып алырга мөмкин.   Нәкъ менә бәяләр арту белән бәйле вәзгыять Татарстан халкының күпләп авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрүенә китерде дә инде. Билгеле булганча, биредә авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне якынча 25 процентка түбәнрәк бәядән сата. Нәтиҗәдә, сатучылар да, сатып алучылар да канәгать.   Бәяләр тотрыклылана   Хәер, тиздән Татарстан кибетләрендә бәяләр арту белән бәйле вәзгыять үзгәрергә мөмкин. Шушы көннәрдә Россиянең кризиска каршы комиссиясе зур сәүдә челтәрләренең социаль яктан әһәмиятле товарларның 20 төренә бәяләрне “катыруы” турында хәбәр итте.   - Сәүдә челтәрләре социаль яктан әһәмиятле товарларга бәяләрне билгели һәм ике ай дәвамында шул дәрәҗәдә саклый. Әгәр дә инде товарны җитештерүчеләр бәяләрне киметә икән, кибетләр дә әлеге бәяләрне киметергә тиеш булачак, - диелә документта.   Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кайсы товарларга бәя “катырылачагын” һәр ритейлер үзе билгели. Иң мөһиме, әлеге продукция Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән социаль әһәмияткә ия товар исемлегенә кергән булырга тиеш. Билгеле булганча, андый продукция рәтендә икмәк, сөт, он, ак май, көнбагыш мае, чәй һәм йомырка кебек азык-төлек бар.   Хәзерге вакытта әлеге тәкъдимгә «Магнит», X5 Retail Group, Metro Cash&Carry, «Лента», «Ашан» кебек сәүдә челтәрләре кушылган инде. Алга таба андый ритейлерларның саны тагын да артыр, дип көтелә.   Тиздән дәүләт күпләп һәм берәмләп сату тармагындагы бәяләрне җитди контрольгә алырга мөмкин. Закон чыгаручылар әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Алар әлеге тәртипне бозган өчен штраф күләмен бер миллион сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.
Рәмзия ЗАКИРОВА

| 04.03.2015

“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

$
0
0
06.03.2015 Милләт
Үткән атнада Самара өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчеләре Разия Әюпова, Айсылу Әбдеева һәм Гөлфия Кәримованы Губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Подсеваткин кабул итте. Бу очрашу танышу һәм эш планнары белән уртаклашу нисбәтеннән үткәрелгән иде. Разия Азимҗан кызы оешмадагы хәлләр, эш юнәлешләре һәм максатлар белән таныштырып үтте.

- Оешмабызга бер яшь тә тулмады әле, ә без инде дистәгә якын чаралар оештырдык, авыл җирлекләрендә дүрт филиалыбызны булдырдык, - дип сөйләде Разия ханым.

 Гөлфия Кәримова оешманың милләтара дуслык традицияләренә таянып эшләвен белдереп: “Оешмабызның төп максаты - халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, яшьләргә татар гаиләсе традицияләрен өйрәтү, - диде. - Без дәүләт сәясәтеннән тайпылмаячакбыз. Гаиләдә балалар санын үстерүгә, аның статусын күтәрүгә, киләчәк буын татарларын тәрбияләүдәге ана роленә басым ясала. Моның өчен социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр һәм битләр булдырылды, tatar-dusluk.ru сайтында “Ак калфак” сәхифәсе ачылды. Анда оешманың бөтен эшләре дә яктыртылып бара, булачаклары турында белдерүләр эленә.   “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Айсылу Әбдеева да башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. “Һәр төбәктә яшәүче олы буын кешеләре хәтерендә шушы җирлеккә генә хас кул эшләре, бишек җырлары, уен һәм санамыш үрнәкләре саклана. Шундый матур татар авыз иҗаты, кәсепләре, кул эшләре онытылмасын өчен шуларны торгызу һәм көнкүрешебезгә кертү өстендә эшлибез”, - дип, 8 - 9 ай эчендә оешмада башкарылгаен бөтен эшләрне санап узды.   * * *   Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы уздырган калфак чигү чарасы да шундыйларның берсе иде. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова килгәннәргә калфак өлгеләре, инә-җеп, кайчы һәм бисер өләшеп чыкты. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпованың кереш сүзеннән соң һәркем кыскача гына үзе белән таныштырып үтте. Бу көнне калфак чигәргә килгән (ә арада Гали авылы һәм Казан шәһәре вәкилләре дә бар иде) олы яшьтәге ханымнар да, яшь студент кызлар да үзләренең кул эшләре белән мавыгулары, бирегә татар чигүе сәнгатен тирәнрәк өйрәнү максаты белән килүләре турында әйтеп үттеләр.    Гөлнара ханым татар чигеше төрләре, калфак тегү һәм чигү ысуллары турында сөйләгәннән соң, кызу эш башланды. Элек кичләрен хатын-кызлар ничек җырлашып, сөйләшеп утырган булсалар, монда да шулай ук булды. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган бу чарада, әлбәттә, сүз күбрәк сугыш кырларында ятып калган  ата-бабаларыбыз турында барды. Һәркем ата-бабаларының сугыш юллары турында сөйләп узды.  Тетрәндергеч бу истәлекләрдән соң бераз тынып, сугыш авырлыклары турында уйланып утырганда Әминә Ибәтова җыр сузып җибәрде, аңа кушылып башкалар да моңланды. Араларында җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова да бар иде. Ул үзенең күптән түгел дөнья күргән китабыннан сугышка, туган авылларыбызга, татар милләтенең үткәненә һәм киләчәгенә багышланган шигырьләрен укыды.   Калфаклар чигелеп беткәч, “В контакте” сайтында “Ак калфак” оешмасы уздырган аш-су конкурсында җиңүче Гөлия Минсафина, Әминә Ибәтова, Лилия Рахмаева һәм Алия Үлбәковаларга һәм оешманың башка актив әгъзаларына күчтәнәчләр тапшырылды.   * * *   Ә шушы атна ахырында Самарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова кунакта булып китте. Ул Халыклар дуслыгы йортындагы “Ак калфак” оешмасы бүлмәсендә оештырылган кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, оешма әгъзалары белән очрашу вакытында халыкның оешма эшләренә карашы белән кызыксынды, киләчәккә планнар билгеләргә булышты. Федераль “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе шулай ук  “Яктылык” татар мәктәбендә дә булып, анда ата-аналар һәм балалар белән очрашты һәм татар гаиләсендәге тәрбия темасына бик тә эчтәлекле чыгыш ясады.    
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

|

101 яшьлек Вазыйфа әби һаман “яучы көтә” (ФОТО)

$
0
0
06.03.2015 Җәмгыять
Саба районы Тенеки авылында бер әби яши. Аның өч үзенчәлеге бар: беренчедән, аңа 101(!) яшь, икенчедән, аның исеме дә гадәти генә түгел, өченчедән, ул һәр җөмләсен уен-көлке, шаяру белән әйтә.

Вазыйфа әби Галиева килене һәм оныгы тәрбиясендә гомер кичерә. Җиде ел элек, улы вафатыннан соң күзе сукырайган. Аяклары йөрмәгәнгә дә өч ел икән. Мин килгәндә утырып кына тора иде. Кулларымны учына алып: “Кулың бик йомшак, кияүдә түгелсең ахры”, – диде ул шаяртып.

Вазыйфа – әтисенең дә, әнисенең дә икенче никахыннан туган бала. Әнисе кияүгә чыгып, озак та үтми, ире үлеп китә. Торыр җире булмагач, ул икенче кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Өч баласы ир йортында кала – каенатасы балаларны киленгә бирми. Шулай итеп, танышымның әнисе 5 үги кыз өстенә килә.    – Эшләмәгән җирем калмады, – дип башлады сүзен әбекәй. – Кизел шахтасында җир казыдык, таш ваттык. Урман кистек, окоп казыдык. Монда кайткач, мал табибы булып эшләдем.    Әбинең авызыннан чыккан һәр сүзе хикмәтле, дөрес интонация сайлап сөйли. Шуңа күрә сөйләшүнең күп өлешен үзгәртмичә бирәм.    – Авылга кайткач та кияүгә чыктыгызмы?   – Мәҗбүри чыгасың.    – Ник алай?    – Тагын урманга алып китмәсеннәр дип.   – Кияүгә чыккач, җибәрмиләрмени?   – Йөккә узгач, ничек җибәрсеннәр?    Вазыйфа әби биш балага гомер бирә. Кызганыч, бүген аларның берсе генә исән. 23 ел математика укытучысы булып эшләгән Таифә исемле кызы фаҗигале рәвештә, өйләренә “кызыл әтәч” кунгач янып үлә. Бу вакытта аңа 43 яшь була, биш баласы кала.    – Бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер кызы Мәфтуха Теләче районы Балыклы авылында яши. Агрономга укыгач, шунда юллама белән җибәргәннәр. Аның да биш баласы бар. Муллаян – минем ирем иде. Тракторчы булып эшләде. Җиде ел элек вафат булды. Калган балалары яшьтән үлгән, – ди әбинең килене Гөлфия апа.   Балалары турында сөйләшкәндә барысын да искә төшерде бугай әби. Тирән сулап куйды.    – Гомерегезнең кайсы вакытын сагынасыз? – дим.    – Сагынырлык бер гомерем дә юк, балам. 1914 елда тудым. Янгын чыгып, йортыбыз көлгә әйләнде. Бернәрсәбез калмады. Өч яшемнән капчык тотып, малайлардан курка-курка, ике авылны бер итеп хәер сораштым.  Кешегә бала караштым, бәрәңге чүбе утадым, бәрәңге чүпләдем. Кешедә хезмәтче булып йөрдем.    – Озак яшәвегезгә сөенәсезме?   – Аллаһы Тәгаләнең шуның кадәр гомер бирүенә бик үкенәм.  Бәхетле кеше яшьтән үлә. Күзем күрми, аягым йөрми...    – Үзегезгә ничә яшь икәнен беләсезме соң?   – Кеше әйткәч шаккатам, кайдан килде икән бу яшь, дип. Былтыр: “Йөз яшеңне тутырдың инде”, – дигәч, “Булмаганны!” – дидем. Күпме яшәгәнемне белмәдем.    – Нәселегездә озын гомерле кешеләр бармы?   – Юк. Бертуганнарым кайсы кырыкта, кайсы кырыкка да җитмичә китеп бетте. Әти 70тә, әни 83тә үлде.    – Тамагыгызга ашыйсызмы соң?   – Тамакны алдатмыйм. Кәбестә, борчак ашамыйм. Ит ашыйм. Камыр ризыклары яратам. Иртән ипи белән чәй эчәм.    Дөрес, әби төннәрен начар йоклый икән. Аның каравы, көндезләрен йокысын туйдыра. Шунысына шөкерана кыла ул: авырулар борчымый, кан басымы да нормада икән. Килене исә үз ятагын да әби бүлмәсенә көйләгән.     – Киленегез карап тора. Уңгансыз үзеннән, – дим. – Килен белән әйбәт яшәдегезме соң?   – Аллага шөкер. Ул китереп сукмады, мин китереп ормадым. Ул әйткәнне мин тыңладым, мин әйткәнне – ул. Бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык. Яши-яши килен үз улыңнан да якынрак була икән ул.    – Киленегез яхшы, урыныгыз җылыда, кадер-хөрмәттә яшисез...   – Урын да җылы булмаса, бауга менәргә. Йә чыгып китәргә.    – Бик шаян булгансыз ахры, – дим, әбинең төртмә сүзләренә каршы.    – Ут булдым. Батыр идем. Синең йөрәгең икедер, дия иде Мәфтуха кызым.   – Әле алтын йөзекләр киеп куйгансыз. Егетләр каратырга ахры исәп?   – И-и, шулай иткән идем дә, килүче юк әле. Яучылар килеп китә, ияртмиләр...      Әнә шулай уен-көлке белән яшәп ята Сабаның йөзьяшәр әбисе. Саубуллашканда да: “105 яшегезгә кабат килербез”, – дигәч: “120 яшькә дә килмәгәч, йөреп тормагыз инде”, – дип, тагын бер кат көлдереп алды.      1     2   Казан – Саба – Тенеки – Казан.   
Чулпан ШАКИРОВА

|

Мин улым хакына яшәргә тиеш!

$
0
0
07.03.2015 Җәмгыять
“Нурлат районының Әхмәт авылы кызы 26 яшьлек Айгөл Фазылова ярдәмгә мохтаҗ. Моннан бер ел элек иң якын кешесе – әнисен югалткач, Айгөлнең янәшәсендә бердәнбер юанычы булып ике яшьлек улы Әмир кала. “Әнием үзенең авырганын белмәде дә. Диспансерлаштыру узарга баргач кына күкрәк­ләрендә ниндидер шеш барлыгын күреп алганнар”, – дип искә ала Айгөл әнисе турында.

Шуннан соң табиблар аны Казанга озата. Ул вакытта аның күкрәгендә икенче стадиядәге яман шеш авыруы булган икән. “Табиблар операциягә кер­гәнче, химия терапиясе узарга куштылар. Ә әнием дәвалануга барасы көнне бик нык чирләп китте. Ул көнне кинәт башы авырта башлады, күзләре читкә карап, авызы кыегайды. Инсульт булгандыр дип хастаха­нәгә алып киттеләр. Шулай итеп әнием тиешле вакытта дәвалана алмады. Хаста­ханәдә ятканда да баш авыртуы кимемәде. Шуннан соң район табиблары әнине тагын Казанга җибәр­деләр. Авырту кимемәгәч, башына томография ясаттык. Башында да яман шеш таптылар. Бик нык кайгырды, бетеренде. Ә аннары үлеп тә китте”, – ди ул. 

Айгөлнең әтисе моннан 13 ел элек чыгып югалган. “Авырлы икәнемне белгәч, мине дә баланың әтисе ташлап китте. Шуннан соң улым Әмир белән үги әти һәм әнием янына кайтып егылдым. Тик әни вафатыннан соң, үги әти дә безне куып чыгарды. Торыр җирем булмагач, балам белән тегендә-монда йөрдек. Аптырагач, әнинең туганнары янына Казанга килдек. Бер апам миңа бик булыша”, – ди ул.   Әмма кайгы-хәсрәтләр мо­ның белән генә бетмәгән икән әле. “Күптән түгел, күкрәгем авырткач, табибка күренергә бардым. Алар шеш тапты. Тик­шерү нәтиҗәсе сөен­дер­мәде – миндә дә яман чир бар икән. Аптырагач, ярдәм сорап, “Матери Казани” дигән хәй­рия фондына мөрәҗәгать иттем. Алар миңа яшәр урын табып бирде. Бик авыр хәлдә калган кеше­ләргә  фатир биреп торалар икән. Өч бүлмәле ул. Анда балаларыбыз белән өч ялгыз әни яшибез”, – ди ул.   Әлегә Айгөл химия терапиясе курслары уза. Март урталарында соңгысына барам, ди. Ә аннары апрель башында ук күкрәгенә операция ясамакчылар. Әле шушы арада ялгыш егылып, улы да имгәнгән. “Хаста­ханәгә барганда баламны әнием­нең сеңлесе карап тора. Аның да үз гаиләсе. Әмма кулдан килгәнчә ярдәм итә. Әле дә ярый ул бар. Әлегә тормышымда бик авыр вакыт. Шулай да үземдә яшәргә көч таптым. Дусларым да гел күңелне күтәреп тора. Мин улым хакына яшәргә тиеш. Шуңа да начар уйларга бирешәсем килми”, – ди Айгөл.   Авыру булгач, Айгөл эшкә дә йөри алмый. Шуңа күрә  мәрхә­мәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Операциядән соң авыртуны баса торган көчле дарулар кирәк икән. Аның бар өмете изге күңелле кешеләрдә.    Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:  Сбербанк картасы номеры – 639002629008718263  Ай­гөл­нең телефоны – 89033419668  
---

--- | 07.03.2015

Казанда татар фильмнары күрсәтелә башлады

$
0
0
07.03.2015 Мәдәният
Милли кино прокаты Рөстәм Рәшитовның “Айсылу” һәм Илдар Ягъфәровның “Күктау” картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачылды. Казанның “Мир” кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлады.
Татарстанда төшерелгән татар фильмнарын тамашачыга күрсәтү идеясе Казан киносы көннәрен уздырганда барлыкка килә. Анда, кино сәнгатенең танылган шәхесләре белән бергә, яшь режиссерларны да күрергә мөмкин иде. Шуңа да проектның прокат программасы ике картинаны тәшкил итәчәк.   Ике фильм бер-бер артлы күрсәтеләчәк сеанс 150 сум тора, дип хәбәр итә “Татаркино” матбугат хезмәте.   “Күктау” – ятим калган ике кешенең авыр тормыш шартларында бер-берсенә ярдәм итүе турындагы дулкынландыргыч драма. Америкага дәваланырга китәргә һәм анда яңа гаиләгә эләгергә тиешле кечкенә Булат һәм автоһаләкәттә гаиләсен югалтып, 6 ел төрмәдә утырган Кәрим хакындагы фильм 2005 елда төшерелгән. Ул − Татарстанда җитештерелгән тулы метражлы беренче нәфис фильм. Картинаның режиссеры — Илдар Ягъфәров. Бу фильм 2005 елда Кинотаврда төп бүләккә лаек булды.   “Айсылу” фильмы “татар көлбикәсе” турында дулкынландыргыч язмыш шәрехләмәсенең чираттагысы. Картинаның төп герое – Айсылу исемле гаҗәп матур тавышлы кыз. Аягы гарипләнгәнлектән, ул култык таяклары ярдәмендә генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге бер дә кызыксыз булыр кебек тоела. Әмма берчак кызга киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеге бирелә…   Фильм татар телендә төшерелгән. Рольләрне республиканың татар театрлары артистлары башкара. Айсылу ролен яшь артистка Гөлназ Галимуллина уйный. “Айсылу”да төп каһарман тарихының бары башлангычы гына күрсәтелүен билгеләп китәргә кирәк. “Татар көлбикәсе” маҗараларының дәвамын авторлар 2015 елда дәвам итәргә планлаштыралар.   Кыска метражлы бу фильмның премьерасы февраль аенда булган иде. Ул вакытта кино сәнгатен сөюче татарстанлылар арасында фильм зур ыгы-зыгы тудырды, шуңа күрә фильмны бер үк көндә рәттән ике тапкыр күрсәтергә туры килде.   “Айсылу” кинофильмын тәкъдим итү кичәсеннән ФОТОрепортаж: http://matbugat.ru/news/?id=11177  
---

--- | 07.03.2015

Ир-атның юмартлыгы 8 мартта беленә (+чәчәк бәяләренә күзәтү)

$
0
0
07.03.2015 Бәйрәм
Гашыйклар, Хатын-кызлар, Әниләр, Укытучылар көне алдыннан халыкта кинәт кенә чәчәк кибетләренә мода башлана. 8 мартны чәчәк кибетләре аеруча зарыгып, түземсезләнеп көтә. “Ир кешенең саранлыгы-юмартлыгы 8 мартта беленә”, – ди чәчәк кибетләре сатучылары.
Кәҗә бистәсе метро станциясе тирәсендә урнашкан чәчәк кибетендә эшләүче флорист Надежда, Яңа елдан соң чәчәккә бәя ике тапкыр артты дип, гаҗәпкә калдырды! Әле ел башында Татарстан туфрагында, Татарстан кояшына карап үскән розалар узган елдагыча 60 сум торса, евро курсы белән бергә Голландиядән кайтарылган розаларның бәясе дә күккә ашкан, безнекеләр дә.   - Кризис аркасында сатып алучылар да, керем дә кимеде. Әмма кайбер даими клиентларыбыз хатын-кызларын чәчәк белән сөендерүдән туктамады. Әйтик, бер бабай безгә көнаралаш килеп, тормыш иптәшенә хризантемалар бүләк итә. Ә 35 яшьләр тирәсендәге бер ир көн саен диярлек хәтта ике меңлек, конфетлар белән бизәлгән чәчәк бәйләмнәренә кадәр сатып ала. Кибеткә товарны өч көнгә бер китертәбез, – диде Надежда.   Монда чәчәкнең нинди генә төстәгесе юк, тик шулай да, флорист сүзләренчә, кызыл һәм ак төстәгеләрен аеруча күп алалар. Гашыйклар, Хатын-кызлар, Әниләр көне килеп җитәрәк, биш көнгә бәяләрне күтәреп куялар, ничә сумга, дип сорагач, коммериция сере, дип җавап бирде Надежда.   Татарстанның умартачылык идарәсе җитәкчесе Рәшит Сафиуллин 8 мартта хатын-кыз туганнарын чәчәксез калдырмый, ә әнисенә гөлләр бүләк итә. Быел бәянең ике тапкырга артуы аны чәчәк кибетенә барудан туктатмаячак.   - Елга бер килә торган бәйрәмгә акча санап торып булмый инде, – диде ул.   
Чәчәк кибетендәге бәяләр Татарстанда үстерелгән розаның бер данәсе – 110 сум Голландиядән кайтарылганы – 250 сум Хризантеманың бер ботагы (кечкенәсе) – 150 сум, купшырагы – 180 сум Лаләнең бер данәсе – 90 сум Лилиянең бер ботагы – 400 сум Гербераның бер данәсе – 180 сум Кәгазь кап эчендә сулы савытка утыртырлган орхидея – 400 сум   Автор фотосы.
Линар ЗАКИРОВ

--- | 07.03.2015

Бәйрәм белән!

$
0
0
08.03.2015 Бәйрәм
Хөрмәтле хатын-кызларыбызны чын күңелдән Яз бәйрәме белән котлыйбыз. Тормышыгызда бар да яхшы булсын. Ә сезнең гаиләдә бу бәйрәмне ничек үткәрәләр?

 Нинди традицияләрегез бар? Нинди бүләкләр алышасыз?


---

--- | 08.03.2015

Биш җырчы кызның анасы серләрен ача (ВИДЕО)

$
0
0
08.03.2015 Шоу-бизнес
Татар эстрадасына күтәрелгән "Кызлы йорт" проекты йолдызлары, җырчылар һәм биючеләр Рәфинә, Ризидә, Айшә, Люция һәм Гөлсу Ганиуллиналар артында, аларны бер үзе аякка бастырган, гомер буе умыртка сөяге һәм буыннар авыруы белән көрәшкән, аларның яраткан әнисе, журналист Зөлфия Ганиуллина тора. Кызларын тормыш авырлыкларына бирешмичә, көрәшче, батыр йөрәкле, иҗади шәхес итеп тәрбияләүче ана Азатлыкка кайбер серләрен ачты.

 

 

 

 

 

 


---

--- | 08.03.2015

Сугыш кичкән сагышлы мәхәббәт

$
0
0
09.03.2015 Язмыш
Рауза апага үз гомерендә яу кырында гына түгел, шәхси тормышында да күп сынаулар узарга туры килә. Аның язмышы турында китап язып булыр иде. Тормыш юлында сагалаган авырлыкларны җиңеп, балаларын аякка бастырып, инде 94 яшькә җиткән Рауза апа Добрынина бүген Тукай районының Яңа бистәсендә малайлары, киленнәре, оныклары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер итә.
Редакциядән Рауза апа янына кайтуыбызны белгәч, Добрыниннар безне бәлешләр пешереп каршы алды. Чигүле зәңгәр калфак өстеннән, дүртпочмаклы итеп ак яулык япкан Рауза апа янына гөрләп торган табын тирәли уллары һәм киленнәре – Ринат абый белән Гөлүсә апа, Наил абый белән Зөлфия апа, хәләл җефете Нәзилә ханым белән оныгы Айрат утырышты, бераздан аларга Рауза апаның иң кече оныкчыгы – бер айлык Эмилияне күтәргән оныгы Гүзәл дә кушылды. Күренеп тора: бу очрашу-күрешү ыгы-зыгысы, гаилә бергәлеге Рауза апага да, балаларына да күңел рәхәтлеге бирә. “Безнең әби дөньядагы бөтен хәлләрне белә ул, телевизордан яңалыклар карый, лупа белән газеталар укый, аның белән сөйләшер сүз бетми”, – дип, соклануын яшерми оныклар. Әбиләренең гыйбрәтле язмышы турында да үзләре кичергәндәй тасвирлап сөйләп бирерләр иде сыман, тик Рауза апа үткәннәрне бүгенгедәй яхшы хәтерли.     – Аллага шөкер, татар балалары тәрбияләдем, улларыма татар исемнәре куштым: Ринат, Наил иманлы балалар булып үстеләр, татар кызларына өйләнделәр, оныклар, инде хәзер оныкчыклар белән сөендерделәр, барысы да матур итеп татарча сөйләшә. Илләребез тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә бәла-казадан сакласын, – дип тели-тели сүзен башлады Рауза апа. Ә табындагылар түземсезлек белән аның ничек итеп яшьлек мәхәббәтенең Татарстан җиренә алып килгәнен сөйләгәнне көтте.   – Әни үзенә Ульяна дип дәшкәнне яратмый. Мулла кушкан исеме – Рауза. Паспорт буенча Ульяна Ивановна Добрынина булса да, бөтен кеше аны Рауза апа дип белә, – дип аңлатуны кирәк тапты килене Зөлфия апа.   Рауза апа тумышы белән Чита өлкәсенең Шелопугинский районы Мироново авылыннан. 1942 елның февралендә повестка белән Бөек Ватан сугышына алынган. Бу вакытта аңа 22 яшь була. Монголия Республикасындагы Баян-Төмән станциясендә урнашкан һава оборонасының 387нче аерым зенит артиллерия дивизионы 3нче батареясендә хезмәт итә. Бергә хезмәт иткән кызылармиячеләрнең исемнәре дә хәтерендә: дивизия командиры капитан Гудкин, батарея командиры өлкән лейтенант Карманов, 3нче корал расчеты бүлеге командиры Мөбәрәкҗан Зиннәтҗанов, наводчик Пронин, снарядлар ташучы Зәйнуллин... Менә шунда татар егете Мөбәрәкҗан белән рус кызы Ульяна арасында кавышу бәхетен бүләк иткән, хәсрәт утларында да көйдергән мәхәббәт хисләре туа. 1945 елның апрелендә Ульяна бәби табарга сөйгәненең туган ягына – Татарстанның Буа районы Исәк авылына юл тота.     – Мөбәрәкҗан авылга хат язган иде – “мине ничек яратсагыз, хатынымны да шулай яратыгыз”, дип. Поезддан поездга күчә-күчә мең михнәтләр белән кайтып төштем. Буа станциясендә чуаш хатыны очрады, русча сөйләшә, минем каенанамны белә булып чыкты, озатып куйды. Өстә – гимнастерка, кесәдә – кызылармияче таныклыгы. Авылга кергәч, бала-чага уратып алып, Мөбәрәкҗаннарның йортына кадәр озата барды. Әнисе чишмәгә суга киткән, олы абыйсы Рәхимҗан Буада эштә, өйдә киленнәре Факия генә иде. Әни судан кайткач күрештек, ул татарча нәрсәләрдер сөйләде, мин берни дә аңламыйм. Кич Рәхимҗан абый кайтты, ул русча белә, сөйләштек. Шулай барыбыз бер йортта яши башладык. Заманалар бик авыр иде инде ул вакытта, ачлы-туклы тормыш. Рәхимҗан абый татарчага өйрәтте. Һәр әйбернең татарчасын кәгазьгә язып калдыра да, ятларга кушып, эштән кайткач сорыйм, дия иде, – дип сөйли Рауза апа.   Сөйгәне Мөбәрәкҗан Исәккә япон сугышыннан соң гына әйләнеп кайта. Рауза апа өч малай таба. Кызганычка, икенче улы Альберт җиде яшендә бәхетсезлеккә очрап һәлак була.   – Безнең әни эт тә күрмәгәнне күргән... – дип, Рауза апаның улы Наил йөрәген әрнеткән яралы хатирәләрне шушы бер җөмләгә сыйдырырга тырыша. – Шулай да сынмады-сыгылмады, эшчән, кешелекле иде, безне үстерде, башлы-күзле итте. Кешеләр дә аны яратты, якын итте.   Парлы тормыш озакка бармый, Рауза апа балалар белән урамда торып кала. “Янгын сүндерүчеләр депосында чаршау корып яшәдек. Бер хатын сынган пычак алып килде, икенчесе - кашыклар... Халык мәрхәмәтле булды. Исәкне кайтып күрәсем килә”, – дип күз яшьләрен сөртә Рауза апа. Исәктә яшәгәндә ул янгын сүндерүчеләр депосында - атлар, фермада маллар карый, мәктәп интернатында балаларга аш-су әзерли. Олы улы Ринатның малае тугач, бөтен вакытын оныгы Айратка багышлый. 1980 еллар башында Добрыниннар Тукай районында яңа оешкан авыл җирлегенә – Яңа (Новый) бистәсенә күченә. Урман буенда урнашкан бу матур авылда бүген улы Наил дә, оныгы Айрат та йорт тергезеп, гаиләләре белән гомер кичерә.   – Безнең әни 65 яшендә дә печән чапты. Эшсез торырга яратмый, буыннар ката, ди. Хәзер дә олы яшьтә булуына карамастан, тик ятмый, үзен-үзе дә, хуҗалыкны да карый, – ди Рауза апа белән 49 ел бер түбә астында гомер иткән килене Гөлүсә апа. Алар бергәләп намаз укый, уразаны калдырмый.   Әле быел Рауза апа үзенә әле 49 яшь тулды дип өйдәгеләрне пошаманга салган. Баксаң, ул 94 яшен кирегә әйләндергән дә, шулай хәйләкәр генә шаярта икән. “Йөзне узарсың, Алла боерса”, – дип озын гомер тели аңа өйдәгеләр.     – Әнинең туган елы 1920 елның 28 декабре булырга тиеш, ләкин элек балаларны вакытында теркәмәгәннәр, шуңа ул 1921 елгы булып йөри. Югыйсә, инде 95 яшен тутырыр иде. Ышанырлык та түгел, чәчләре һаман кап-кара, нәселе ныклы, әнә, җитмеш яшькә җиткән улы Ринат абыйда да бер бөртек ак чәч күрмәссең, – дип искәртә килене Зөлфия апа.   Рауза апа узган гасырның 70нче елларында Читага барып туганнарын күреп кайткан. “Анда баргач, русча сөйләшүе авыр булды, гел татарчага ияләшкәч”, – дип көлә Рауза апа. Туганнан туган энеләре һәм сеңелләре белән 90нчы еллар башына кадәр хатлар алышканнар, тик хәзер элемтәләр өзелгән. Ләкин балалар, оныкларның Добрыниннар белән табышу теләге бик тә зур. Элек алардан килгән хатларны, фотосурәтләрне саклыйлар. “Жди меня” телетапшыруына да язганнар.     Язгы кояшлы көннәрдә Добрыниннар гаиләсендә аеруча бәйрәмчә рух хөкем сөрә. Медальләр тагылган яңа камзул өй түрендә эленеп тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда сугыш ветераннарын хөрмәтләп, дәүләт кенә түгел, авылдашлары да Рауза апаны игътибарсыз калдырмый.   – Мин беркайчан да кешеләргә явызлык кылмадым, начарлык теләмәдем, шушы яшькә җитеп, балаларымның игелеген күреп яшәргә насыйп булган икән, бөтен хакы шунда, – ди Рауза апа.     Автор фотолары.
Лилия ГАДЕЛШИНА

--- | 09.03.2015

Мөхәммәт Сабиров вафат

$
0
0
09.03.2015 Җәмгыять
Татарстанның беренче премьер-министры (1991-1995) Мөхәммәт Галләм улы Сабиров бүген вафат булды. Аңа 82 яшь иде.
Аның хатыны, кызы, ике улы, 23 оныгы һәм оныкчыгы бар. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.  
---

--- | 09.03.2015

Гөлсирин Абдуллинаның өстәмә концерты булачак (ВИДЕО)

$
0
0
09.03.2015 Шоу-бизнес
Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллинаның 12 мартта Филармониядә узасы беренче концертына билетлар сатылып бетте диярлек. Шуны истә тотып һәм күпсанлы сораулар буенча, Ваһапов фестивале тәкъдим итә:
  Гөлсирин Абдуллина - өстәмә концерт!   15 апрель - Филармония   Катнашалар: Ришат Төхвәтуллин, Elvin Grey (Радик Юльякшин), Ринат Вәлиев, "Кама таңнары", "Мирас" ансамбле   Махсус кунак: Венера Ганеева   БИЛЕТЛАР САТУДА: Касса: +7 (843) 277 18 22 kzn.kassir.ru www.concert.ru   

 


---

--- | 09.03.2015

Эчәсеңме? Зиратта сиңа урын юк

$
0
0
09.03.2015 Дин
Зиратларда тәртип урнаштырмакчылар. Юк, мәрхүмнәрнең якыннары да, руханилар да түгел, ә түрәләр. Алар мөселман, христиан, яһүд каберстаннарын аерым бүлеп, кемне кайда, ничек җирләргә, сәгать ничәдә, нинди кабер ташы куярга кирәклеген җентекләп язып, әнә шул хакта документ булдырган. Казан түрәләренең бу эштә пионерлык күрсәтүләре – уңай күренеш, әлбәттә, әмма бу яңалык күп сораулар да тудыра.

Гаугадан соң туган документ

  Исегездә булса, берничә ел элек Казанда зират мәсьәләсендә руханилар белән түрәләр арасында тавыш чыккан иде. Казан шәһәре башкарма комитетында түрә булып эшләүче берәүнең әтисен Самосырово ягында оештырылган яңа мөселман зиратында җирләделәр. Каберенә фотосын да куйганнар, ә зират хезмәткәрләре рәсемне алып ташлаган. Менә шунда туды да инде низаг. Руханилар, мөселман зиратында рәсемнәр тыела, диде, ә түрәнең үз туксаны туксан, бу фотоны урнаштырырга хокукым бар, чөнки дөньяви җәм­гыятьтә яшибез, дип аяк те­рәп исбатлады. Судка кадәр барып җиттеләр. Судның карары Казан мөхтәсибәте яклы булды. Әмма хөкемдарлар зиратларның үз тәртибе язылып, халык ул кануннар белән таныш булырга тиешлеге турында ки­сәтте. Бу эш Казан мэриясе белән башкала мөхтәсибәте бергә килешеп башкарылырга тиеш дип әйтелде.   Менә шул гаугадан соң кабат бәхәсләр чыкмасын өчен, зират эшчәнлеге ничек оештырылырга, анда тәртипне ничек сакларга тиешлеге – барысы да бәйнә-бәйнә язылган документ әзер­ләнгән дә инде. Аны Казан бе­рәмлегенә кергән “Ритуал” муниципаль предприятиесе  бел­геч­ләре башкарган. Рәсми кә­газьдә Казан башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имзасы тора. Түрәләр аны Татарстан Диния назарәте белән килештереп эшләнелде дисә дә, руханилар арасында документны укучылар юк булып чыкты. Бу турыда алар мәгълүмат чаралары аша гына  ишеткәннәрен  әйтте.   Түрәләр Казанда аерым мө­селман, христиан, яһүд зиратлары оештырылырга тиешлеген таный. Бу шулай икән, башка кешеләрне бу зиратта җирләргә ярамый булып чыга. Мәсәлән, атеистларны нишләтәләр? Татарлар арасында тәңречеләр бар икән, аларга бу зиратта урын юк дигән сүзме бу? Катнаш никахта туучылар аз түгел, анасы – христиан, атасы мөселман булса, бала нинди диндә соң дигән сорау туган очраклар да еш була. Динен исбатлар өчен шаһитлар кирәк булачакмы? Аннары тү­рәләр зиратларның эш вакытларын да билгеләгән, дөресрәге, мәет кайчан җирләнергә тиешлеге тәгаенләгән. Мөселманнар белән яһүдиләр өчен мәрхүмне соңгы юлга озату иртәнге сәгать сигездә башланса, христианнарныкы – унда. Әмма җирләү эш­ләре барысы өчен дә кичке сәгать дүрттә төгәлләнергә тиеш. Моннан тыш кабернең тирәнлеге нинди булырга тиешлеге дә, киңлеге дә язылган.     Зиратка кемгә юл ябык?   Түрәләр фикеренчә, кабер ташлары да артык чуар, кыйм­мәтле булмаска тиеш. Кешеләргә әллә киңәш формасында, әллә нәсыйхәт итеп, зиратта истәлек кабер ташы куела икән, ул башкаларда көнләшү яки нәфрәт хисе тумаслык итеп эшләнсен дие­лә. Әмма кыйм­мәтле һәм арзан булуның чик­ләре күрсәтелмәгән. Бусын мәрхүмнең туганнары карамагына калдырганнар. Мөсел­ман зиратындагы кабер ташында фото­сурәтләр, кеше, хайван, кош формасында һәйкәлләр урнаштыру тыелганы да искәртелгән.   Документта мөселман зиратларына кагылышлы тагын бе­р­ничә мәгълүмат бар. Түрә­ләрнең язуына караганда, мөселман зиратында террорчылар, көчләү­челәр, зур җинаять кылучылар, эчкечелек белән наркоманиядән үлүчеләрне җирләү тыела. Хрис­тиан зиратларында хәмер эчәр­гә, каберләр янында ризык, су, савыт-саба калдырырга рөх­сәт ителми ди­елгән.   Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөселман зираты нинди булырга тиешлеген Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов күрсәтте дип әйтә. Анда барысы да тәр­типтә, шәригать ничек таләп итә – шулай эшләнгән, диде. “Кешене соңгы юлга озату тәртибе мө­селманнарда да, башка дин­нәрдә дә язылган ул. Барлык кагыйдәләр дә үтәлә. Казан мөх­тәсибе Мансур хәзрәт оештырган зиратта барысы да тәр­типтә, анда фотосурәтләр дә куелмый, агачлар да утыртылмый. Түрә­ләрнең мөселман зиратында эч­кечеләрне, наркоманнарны, террорчыларны, зур җинаять кылучыларны җирләргә ярамый дип күрсәтмә бирүләре нәрсәгә ни­гез­ләнгәнен әйтә алмыйм. Әмма без Хәнәфи мәзһәбе тәртибе белән эш итәбез. Бездә бары өч мәрхүмгә генә җеназа укылырга тиеш түгел, болар – үз әнисен үтерүче, юлбасарлыкта үтерел­гән һәм Аллаһ Тәгаләне танымаган бәндәләр.    Менә болар мөселманча җирләнми. Үз-үзенә кул салучыларга килгәндә, әйе, элеккеге заманда аларны гомум зиратта җирләмәгәннәр, андыйларга каберне дә зират тышында казыганнар. Үзебезнең авылда булганны хәтерләмим, әмма зират тышында булган каберләрне күргәнем бар. Бу эш башкаларга сабак булсын өчен эшләнгән дип уйлыйм. Аллаһ Тәгалә – һәр­беребезгә гомерне бүләк итүче, җанны алучы да – Ул. Шул юл белән бары тик Ул гына безгә хуҗа булганны аңлатырга теләгән­нәр”, – дип әйтте Җәлил хәзрәт.   Кемне җирләргә яраганлыгын бил­геләгәндә хөкемдарлар вазыйфасын алу булып чыкмыймы дип сорап дин галим­нәренә мөрәҗәгать иттек. Татарстан Го­ләмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев авылларга күз салырга киңәш итте. “Татар авылында зиратлар белән барысы да тәртиптә. Анда мөселман янына христианны җирләмиләр. Аның өчен аерым зират булдыралар. Урын булмаганлыкка сылтау дөрес түгел, зур шәһәрләрдә дә бу принцип сакланырга тиеш. Ә кем җир­ләнергә тиешлеге, ә кемгә рөхсәт ител­мәүгә килгәндә, без моны тиздән Голә­мәләр шурасы утырышында тикшерә­чәк­без”, – дип сүзен кыска тотты.    Мәсьәләне акча төртеп хәл итеп була   Әлбәттә, бу документ кирәктер. Тик тормыштагы хәлләр кәгазьдәгедән аерыла шул. Түрәләр бер закон чыгарса да, аны читләтеп узуның йөз мөмкинлеген табып була. Мисал өчен, зиратта хәмер яки әфьюн дозасыннан җан биргән кешене җирләргә ярамый дип язылган икән, моны кем һәм ничек тик­шерәчәк? Һәрбер кешедән медицина бе­лешмәсе соралачакмы? Моны кон­трольдә кем тота? Яки үз-үзенә кул салучыларны да мөселман зиратларына кертү тыела икән, хуҗага акча төртеп, мәсьәләне уңай хәл итүчеләр табылмасмы әллә? Террорчылар, көчләү­челәр, авыр җи­наять кылучылар да телгә алына. Мәрхүмне җирләгәндә туганнары алар турында тәртип саклау органнарыннан белешмә тотып ки­лергә тиеш була, күрәсең. Ярар, зират хез­мәткәрләренә мәр­хүм турында белешмә алу артык авырга да төшмәс кебек. Тик менә авыр җинаять­ләргә ниндиләре керә дигән сорау туа. Мәсәлән, ялган юл белән акча эшләүчеләр, ришвәт алып, акчаны әвеш-тәвеш ки­терүчеләр, процентлар үстереп, кеше­ләр­не ялангач хәлдә калдыручылар – менә алар кем – шәфкать һәм игелек иялә­реме?   Ә урын барыбер җитми   Кыскасы, монда сораулар күп. Бер яктан караганда, кешене соңга юлга озату мәсьәләләрен хәл итүдә Казан түрәлә­ренең булышуы уңай күренештер. Әмма аның тәртибе күбрәк руханилар эше, дини оешмалар, Голәмәләр шурасы вазыйфасы кебек күз алдына килә. Ә менә Казанда зиратларның җитешмәү мәсьәләсе бик кискен тора. Казанда 33 зират бар. Бер яктан, аз түгел кебек, әмма аларның гомуми мәйданы 280 гектарны гына били. Миллионлы шәһәр өчен бу бик аз, елына 14 мең кеше үлгәнен исәпкә алсаң, әлбәттә, җир кытлыгы сизелә.   Башкалада мөселман мәрхүмнәрне җирләр урын юк. Иске Татар бистәсендәге Татар зиратында инде күптән буш җирләр юк дисәләр дә, кешеләрне җиргә иңдерү дәвам итә. Дөрес, бу мәсьәлә мөселманнарга гына кагылмый, буш урыннарның юклыгы, яңа зиратларның оештырылу кирәклеге башка дин ке­шеләренә дә мөһим. Кеше үлгәч, аңа инде кәфенлектән башка берни кирәкми дисәк тә, чынында алай түгел шул...
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

--- | 09.03.2015

40 елга кичеккән әңгәмә

$
0
0
10.03.2015 Мәдәният
Беркөнне очраклы рәвештә генә “Мәйдан” каналын кабызган идем, йөрәгем “дөрт!” итеп китте. Клип күрсәтәләр: бер егет саксофонда уйный. Тукта... Йа, Хода, бу бит “Кошларым”! Соң бит... Мин бит... Шушы даһи җырның авторларыннан интервью алырга дип, заманында Мамадышка чыгып киткән кеше. Кайчан булды соң әле бу? 1975 елда ахрысы. Әгәр шулай икән... Теге якта – 25, бу якта 15 ел, димәк, моннан 40 ел элек!

40 ел үткән дә киткән, әмма ул җыр минем колагымда бүген генә ишеткән кебек яңгырый. Ах, ул җырның гап-гади һәм шул гадилеге белән бөек сүзләре; ах, аның җанны актарып ташлаучы, үзе бер симфониягә торучы музыкасы; ах, шул җырны калын, куәтле, матур тавыш һәм йөрәге белән башкаручы Асия Әхмәтшина! ... Ул чагында Мамадышка автобуслар бишәр сәгать йөри иде. Бу кыш көне иде. Минем урыным тәрәзә буенда һәм тәрәзәдә кадак очы кадәрле генә тишек бар иде. 5 сәгать буе шул тишектән өреп торган җил үз эшен эшләде – Мамадышка җиткәндә температурам кырыкка якынаеп килә иде инде. Әле шул температура белән “Нокрәт”кә ияреп кайсыдыр авылга чыгып киттем. Аларның концертын томанлы гына хәтерлим... Икенче көнне кырык градус температура белән Казанга кайтып егылдым. “Татарстан яшьләре”ндә ул чагында бик популяр булган “Шимбә сәхифәсе” өчен интервью алынмый калды. ...

“Мәйдан”да “Кошларым”ны ишеткәч, әнә шул хәлләр хәтердә яңарды. Бу юлы инде мин ак сакаллы карт идем (туры һәм күчмә мәгънәсендә), шуңа күрә Әхмәтшиннар белән “Атнакич кунагы” сәхифәсенә әңгәмә әзерләүне редакциябезнең ышанычлы хәбәрчесе Раушания Шәяхмәтовага тапшырдык. Рәхмәт яусын, ул бу эшне тиз арада һәм тиешле югарылыкта башкарып чыкты.   Исмәгыйль ШӘРӘФИЕВ.   Винни-Пухның: “Кто ходит в гости по утрам, тот поступает мудро”, – дигән рэп җырын күңелемнән генә такмаклый-такмаклый Әхмәтшиннар фатирының ишек кыңгыравына басканда, чыннан да, һич кенә дә кунакка бара торган вакыт түгел иде әле. Иртән-иртүк кунакка килүемнең сәбәбе әдәпсезлегемдә түгел, ә булачак әңгәмәдәшем – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Театр әһелләре берлеге әгъзасы, композитор Вәсим Васыйл улы Әхмәтшинның эш графигының бик тә тыгызлыгында иде. Вәсим абый һәм аның хатыны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Асия апа Әхмәтшина күптәнге танышлары кебек гөрләп каршы алдылар. Әңгәмә дә үзеннән-үзе ялганды. Бик тиздән мин тәгаенләп килгән интервьюның бик ярлы чыгачагын аңладым. Бу җырлы-моңлы гаилә, аларның иҗади эшчәнлеге хакында бер әңгәмә кысаларына гына ничек сыешырмын дип хәсрәткә баттым. Әхмәтшиннарның фикер байлыгын, сәхнә әһелләре тормышыннан мәзәк хәлләр һәм башка истәлекләрен сыйдырыр, телебезгә, милли сәнгатебезгә багышланган гомер юлларын бәян итәр өчен калын бер китап язарга кирәк икән... Табада коймак чыжылдап пеште... 20ләп “тере” җыр тыңладым... Коймакларына да, җырларына да, Вәсим абыйның ыспайлыгы-зыялылыгына, Асия апаның битләрен чокырландырып эчкерсез көлүенә тәмам гашыйк булып, әлеге легендар шәхесләр белән аралаша алуымнан бик тә бәхетле мизгелләр кичердем.   – Фатирыгыз бигрәк матур, курчак өе кебек...   Асия апа:   – Соң, син килүгә җыештырдык инде. Хәер, туздыручы да юк инде хәзер. Улларыбызның үз тормышлары. Ә элегрәк бу фатир нәкъ тулай торак кебек иде! Менә бу зал идәнендә тәгәрәшеп йоклап чыкты бөтен татар эстрадасы! (Асия апа, Салават Фәтхетдиновтан башлап, бөтен татар җырчыларын, шагыйрьләрен, музыкантларын санап китте – Р.Ш.).   – Алайса идәнгә йолдызлар ясап, исемнәрен язып чыгарга, музей оештырып җибәрергә кирәк сезгә.   Вәсим абый:   – Музей бар ул! Минзәлә районының Хуҗәмәт авылындагы йортыбызның икенче катында музейлык материал тупланган безнең. Ни өчен Минзәләдәме йортыбыз? Асиямнең туган авылы ул Хуҗәмәт. Үзем Сарманда туып-үстем.   – Безнең чор кешеләре сезне Мамадышның “Нокрәт” ансамбле җитәкчесе буларак хәтерлиләр бит. Мамадышка нинди җилләр ташлады?   В.Ә.:   – Мин бит 1969 елдан бирле балаларга музыка белеме бирәм. Тынлы уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Югары категорияле педагог дип аталам. Башта Минзәләдә эшләдем. Анда, мәктәптән тыш, Минзәлә тынлы оркестрына җитәкчелек иттем. 1976 елда Мамадышка күчендек. 1977 елда “Нокрәт” ансамбле туды. Ул чорда вокаль-инструменталь музыканың коточкыч популяр чагы. Без дә тиз арада халык мәхәббәтен яулауга ирештек.   – Вәсим абый, 1978 елда язылган “Кошларым” дигән җырыгыз инде менә кырык елга якын сәхнәдән төшми. Ничек язылды бу җыр?   В.Ә.:   – Безнең белән бер йортта яшәүче, гади генә хезмәткәр булып эшләгән Нәкыя исемле ханым шигырьләрен күтәреп керде бервакыт. Гомере буе эчендәге барлык уй-хисләрен шигырь юлларына салып барган икән. Асия белән шигырьләрен укып чыктык. Аларда ниндидер сагыш, тирән мәгънә барлыгы әсәрләндерде. Менә шушы “Кошларым”ны сайлап алып, көй яздым. Тик кушымта өлешенә дә көй килә генә бит күңелгә, ә сүзләре юк! Нәкыягә кушымта язарга куштым. Шигъри җанлы кешеләр үзенә бертөрле бит алар: “Юк, яза алмыйм, ялганмый бернәрсә дә монда”, – димәсенме...   А.Ә.:   – Кушымтаны сүзсез генә, тавыштагы, күңелдәге бөтен моңны салып, “а-а-а-а...” дип көйләргә уйлаштык. Гаҗәеп отышлы килеп чыкты бит! (Бу урында Асия апа җырлап та җибәрде. Әлеге җырны беренче яңгыраткан тавыш яшьлекне искә төшерде. Күзләр яшьләнде, борын йомшады... – Р.Ш.).   В.Ә.:   – 1978 елда Казанда “Кышкы эстрада” җыр фестивалендә “Кошларым”ны җырлап, Асиям лауреат исеменә, “Нокрәт” исә I нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җыр халык арасында да зур популярлык казанды. 1982 елда Болгариядә Халыкара фестивальдә “Кошларым” бронза медаль китерде үзебезгә.   А.Ә.:   – И-и, анда: “Ансамбль “Нократ” исполняет песню “Кошларым”. Советский Союз!” – дип игълан иткәч, хисләремә тулышып, яшьләремне көчкә тыеп җырлаган идем...   – Бу җырны сездән соң дистәләгән җырчы башкарган икән: Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Чәчкә, Гөлсирин... Иң уңышлы башкарган җырчы кем дип уйлыйсыз?   А.Ә.:   – Һәр кеше җырны үзенчә тоемлый бит, шуңа да кемнедер аерып әйтү ярамастыр да. Шулай да җырның кушымта өлешен, иң үзәк өзгеч урынын җиренә җиткерә алмаучыларга эчем пошкалады.   – Минемчә, яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина яңадан терелтеп җибәрде “Кошларым”ны? Гөлсирин сорап алдымы әлеге җырны?   В.Ә.:   – Юк ла инде! Сорап торырга, ул бит аны кечкенә чагыннан ук җырлап үсте. Гөлсирин – Нәкыянең авылдашы, Урта Кирмән авылы кызы да бит әле ул! Менә узган ел Гөлсирин Абдуллина башкаруында әлеге җырым “Болгар радиосы”ның милли музыка премиясенә лаек булды. Иҗат җимешеңнең дүрт дистә ел буена халык күңелендә яшәве зур бәхет инде ул. Нәкыя генә күрә алмады, ул 2011 елда вафат булды. Хәзер Мамадышның бер урамы Нәкыя Йосыпова исемен йөртә. Узган гасырның сиксәненче елларында танылган, һөнәри бер шагыйрь җырның сүзләрен кискен тәнкыйтьләп, яңа текст язарга кирәк моңа диде. “Җырны беренче башкару барысын да хәл итә, хәзер аңа нинди генә даһи яңа текст турыланса да, тамашачы аны беренчел вариантта гына кабул итәчәк!” – дип җавап бирдем.   – Чаллыга килү тарихыгыз?   В.Ә.:   – 1984 елда Чаллы мәдәният бүлегенең ул чактагы мөдире Шамил Зиннур улы Закиров чакыруы буенча Ак калага күченеп килдек. Без килдек – Шамил Зиннурович Казанга китте. Монда да балалар музыка мәктәбендә укытуымны дәвам иттем. Иҗади эшчәнлегебез Чаллыда тагын да көчәйде, чөнки монда мөмкинлекләр дә күбрәк иде. Гастрольләрдән кайтып кермәдек. Илнең төрле почмакларына конкурсларга чакырып кына торалар иде. Һәрберсеннән җиңү белән кайттык. Уфа шәһәрендә 1988 елда илкүләм эстрада-джаз җыры фестивалендә катнаштык. Концерт буе яман чинау катыш чыгышлар арасында татар моңы да килеп керде... Менә шушы күренеш хакында Мәскәүнең бер газетасы “Светлый луч в темном царстве” дип язып чыкты. Аннан соң үзәк телеканалларның “Споемте, друзья!”, “Товарищ песня”, “Шире круг” тапшыруларына чакырулар алдык.   А.Ә.:   – Бервакыт Вәсим өзми дә куймый Башкортстаннан Салават атлы егетне Чаллыга күченеп килергә кыстый башлады. Тегесенең никтер йөрәге җитми торды булса кирәк башта. Вәсим моңа ультиматум белдереп телеграмма сукты: “Или сейчас, или никогда!” – дип. Ниһаять, төркемебездә яңа сүз остасы, конферансье пәйда булды. Моның халык белән бәйләнешен, үткенлеген күрсәң – ис китәрлек! Атаклы юмор осталары Кәтүк белән Баганайның бөтен репертуарын ятлап бетергән! Берсендә сәхнәгә минем “ночнушка”ны киеп чыгып, халыкны егылганчы көлдерде. Вәсим моның җырлаганын ишетеп алган бит бервакыт: “Карале, җырлый да икән бит безнең Салават!” – диде. Әмма без моңа баштарак әлләни игътибар биреп тормадык. Беркөнне егетебез Фирзәр Мортазинның “Җырым – син”ен сузып җибәрмәсенме!.. Шунда гына каршыбызда киләчәктә зур җырчы булачак егет торганын аңладык. Салаватыбыз яшен кебек тиз балкыды. Таланты янына үҗәтлеге һәм тырышлыгы да көчле иде шул. Аның күңелендәге моң дәрьяларга да сыя торган түгел бит! (Шулай диде дә Асия апа “Җырым – син”не сузып та җибәрде. Үзе җырлый, үзе елый... – Р.Ш.).   – Вәсим абый, бик күп популяр җырлар авторы сез. Җырларыгызны Әлфия Афзалова, Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, Зәйнәп-Зөфәр, Равил Галиев, Марат Фәйрушин һ.б җырчылар башкара. Җырларыгызны сатып бирәсезме? Үзегезгә әйтми-нитми яздырсалар үпкәлисез, шелтәлисезме?   В.Ә.:   – Җырны бизнеска әйләндерделәр шул хәзер. Мин сатар өчен җыр язмыйм. Җыр язылган икән – ул җырланырга, халыкка ирешергә, яшәргә тиеш. Ник шелтәлим ди инде?   – Җыр ничек языла?   В.Ә.:   – Җыр мәгънәле сүзләргә языла. Кайчак шундый шигырьләр килеп эләгә кулга – юллары җырлап тора. Андыйлар бер кичтә көйгә салына хәтта.   А.Ә.:   – Әмма хәзер сәхнәгә тозсыз сүз менде бит. Яшьләр бигрәк тә ни җырлаганнарын аңламый җырлыйлар. Үзең аңламаганны тамашачыга аңлатып була мыни?! Сүздә басымның кая ясалганын белмиләр бит, мескенкәйләрем. Бер кыз җырлый: “Уйна, абый, сыздырып...” (Азалия Зиннәт, “Гармунчы абыема” – Р.Ш.). Соң, абый сүзендә басым “а” хәрефенә төшә мени инде?! Мин бит хезмәт вазыйфаларым буенча көннәр буе концерт тыңларга дучар кеше (Асия апа Чаллы шәһәренең Концертлар залында эшли. – Р.Ш.). Дучар ителгән дип юкка әйтмим, чөнки “и-и, бәхетсез колаккайларым!” дигән чакларым бик күп. Ришатларны, Филүсләрне генә түгел, “кило ярым прәннек”ләрне дә тыңларга туры килә. “Ә”се килсә, “җә”се килми дигәндәй, кайбер җырчыларның тавышы да шәп, моңы да бар, җыры да әйбәт, әмма киенү рәвеше шушы мәгънәле, милли аһәңле җырына туры килми. Цирктагы маймылга гына кидерә торган ыштан киеп, шамакай кыяфәтендә сәхнәгә чыгып моңландың ни дә, моңланмадың ни... Мин түзалмыйм инде кайчак, шелтәләгән чакларым да күп.   – Ә нилектән үзегез сәхнәдән бик иртә киттегез?   А.Ә.:   – Милли күтәрелеш чоры булды бит 90нчы елларда. Суверенитет даулап халык мәйданнарга чыкты. Чыннан да, телебез, милләтебез өчен ниндидер матур үзгәрешләр башланды кебек. Һәрхәлдә шуңа ышанычыбыз зур иде. Менә шул вакытта сәхнәгә менгән “Татарлар, берләшегез!” дигән җырыбыздан берәүләрнең коты алынды. “Без исән!” (Айдар Хәлим сүз. – Р.Ш.) дип җыр аша сөрән салуыбыз да ошамады. Тора-бара җырчы Асия Әхмәтшинаны сәхнәдән читләштерү башланды. Ә мин җырлыйм әле. Аллага шөкер, Чаллыда узган зур чаралардан бер дә калдырмыйлар. Халкым әле таный үземне. Беркөнне бер спектакльдә утырабыз. Искиткеч шәп, кызык! Минем ничек көлгәнемне күрдең бит инде, менә шулай итеп көләм, чыдап кына булмый. Яныбызда бер яшь пар утыра иде. Спектакль тәмамлангач, болар миңа: “Апа! Асия Әхмәтшина икәнегезне белмәсәк, сезне яныбыздан әллә кайчан куалап җибәрә идек, көлеп тә куйдыгыз, мәгәр! Тамашадан түгел, сезгә ияреп көлеп тик утырдык”, – диделәр.   – Вәсим абый, сезнең иҗади эшчәнлегегез гаҗәеп күпкырлы, әмма халыкка бик ишетелеп бетмәгән гаять олы иҗади эшчәнлегегез дә бар бит әле. Сез театрлар белән дә хезмәттәшлек итәсез.   В.Ә.:   – Әйе, һөнәри театрларга 60ка якын музыка яздым. Күңелемә аеруча якыннары Оренбург драма театрының “Аферист”, “Гомер әле узмаган”, Минзәлә театрының “Буйдаклар”, “Өй салуның ние бар”, Чаллы театрының “Хыялый”, “Гашыйклар тавы” дигән спектакльләргә эшләгән музыкаль бизәлеш һәм алар өчен язылган җырлар.   – Улларыгызның музыкант һөнәрен сайлавы һич тә гаҗәп түгел. Кайларда иҗат итәләр яшь Әхмәтшиннар?   В.Ә.:   – Өлкәне Эдуард башта Чаллы музыка училищесында укыды. 3нче курста вакытта укытучылары аңа: “Бездән аласын алып бетердең, сиңа алга таба укырга кирәк”, – диделәр. Эдуард Петербургта джаз остасы, мәшһүр саксофончы Геннадий Гольдштейнда укуын дәвам итте. Аны тәмамлагач, Латвиядәге бер музыкаль чарада үзен американнар күреп алганнар һәм егетебез АКШка чакыру алды. Хәзер ул берничә колледжда музыка укыта, үзе дә иҗат итә. “Хьюстон шәһәренең алтын саксофончысы” дигән титул иясе. Джаз иле Америкада мондый танылуга ирешү бик тә мактауга лаек. Анда шәп саксофончылар бик күп, әмма Америка музыкантлары Эдуардның музыкасында да, уйнау стилендә дә аларга аңлашылмаган, ниндидер сихри аһәң бар диләр. Татар моңы, аһәңе улыбызның иҗатында! Кечесе Айдар консерватория бетерде. Казанда яши. Җырлар да яза, бик көчле аранжировкачы да. Оныгыбыз үсә.   А.Ә.:   – Төпчегебез абыйсыннан да талантлырак. Татар музыкасында үз сүзен әйтәчәк әле ул, Аллаһ боерса!   – Абыегыз Валерий Әхмәтшин да халыкка онытылмас җыр бүләк иткән композитор бит. Аны атаклы “Сарман” җыры авторы буларак беләбез. Димәк, иҗат – сезнең нәселнең канында?   В.Ә.:   – Шулайдыр инде. Абый да, “Сарман”ның сүзләре авторы Дамир Гарифуллин да исән-саулар, шөкер!   – Милли сәнгатебезнең киләчәге сезнең кебек педагоглар кулында бит. Ниләр шәйләнә офыкта?   В.Ә.:   – Шәһәр балалар иҗаты үзәге тарафыннан оештырылган “Беренче адымнар” конкурсында 8 ел буе жюри рәисе булып торам. Талантлы балаларыбыз бихисап. Әле менә “Бәхет йолдызы” исемле ачык республика конкурсын халыкара масштабка чыгарырга җыенабыз. Милләтебезнең киләчәккә потенциалы зурдан дип исәплим.   – Вәсим абый, күп санлы мактау кәгазьләрегез арасында 2014 елда бирелгән “Иң яхшы тәрбияче” дигәне дә бар. Сез бит музыка мәктәбе укытучысы, тәрбияче дип тә зурлаганнар үзегезне...   В.Ә.:   – Миндә интернатта тәрбияләнүчеләр дә, тәрбиягә авыр бирелүчеләре дә бар бит. Менә бер егетем (Вәсим абый күрсәткән фотодан бик тә сөйкемле бер малай карап тора – Р.Ш.), ә менә болары ул язган бер өем аңлатма кәгазьләре. Бу егеттән яшәргә, экстремаль шартларда исән калу әмәленә өйрәнергә кирәк әле. Нинди авыр тормышта яшәсә дә, һәр кыенлыктан чыгу юллары табуына шаккатып укыйм менә бу аңлатмалардан. Бала бит инде! Әбисе биреп җибәргән акчаны тотып бетергән дә берьюлы, автобуста кайтырга акчасы җитми икән. Аптекага кереп, калган биш сум акчасын ун тиенлекләргә алыштырган да, автобус кондукторына кушуч белән вак акча тоттырган. Кеше шыгрым тулы автобуста теге мескен апа вак акча чутлап тормаган инде (ә автобус билеты ун сум). Бу егет музыкаль яктан да бик сәләтле. Аның зур музыкант булып җитлеккәнен күрсәк иде әле.   Менә шулай диде дә Вәсим Васыйлович, ашыгып мәктәбенә җыена башлады. Асия апа моның сумкасына конфет тутыра. Көн дә шулай икән. Балаларга ди. Менә бит чын педагог нинди ул! Мондыйларга һәйкәл куярга кирәк!   ...Ә без Асия апа белән әле озак сөйләштек. Ул Вәсим абыйның әле беркем дә ишетмәгән яңа җырларын да җырлады. Иренең киләчәккә хыяллары турында сорагач: “Оркестрлар өчен язылган аранжировкаларын китап итеп чыгарасы, балет музыкасы язасы килә әле аның”, – диде. Аллаһым бәрәкәтле озын гомерләрен бирсен дә, иҗат дәртләрен сүндермәсен бу җырлы-моңлы парның!   Чаллыдан тирән тәэсирләр алып өйгә кайткач, мине һәр җирдә озата йөргән улым Асия апасы белән бергәләшеп төшкән фотосын “Инстаграм”га элде. Астына улым “Тере легенда – Асия Әхмәтшина белән!” дип язып куйган. Анда куелган хуплау-соклану “лайк”лары бихисап! Яшь җырчыларыбыз да күп араларында. Шөкер, онытылмый халкыбыз җәүһәрләре!   Шагыйрь Илдар Юзеевның Әхмәтшиннарга багышлап язган дүртьюллыгы белән тәмамлыйм озак елларга кичектерелгән бу язманы:   Каян килә моңнар? Минзәләдән? Мамадыштан, Сарман?.. Кай яктан? Сез икән бит безне һәм халыкны Җырлап уяткан һәм йоклаткан! 
Раушания ШӘЯХМӘТОВА

7 |

Әнине күреп булмас микән?

$
0
0
10.03.2015 Җәмгыять
“Әле генә “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырткан идем. Кан басымым уйнап тора. Кызымны югалтканнан бирле, әз генә уйлансам да, сөенсәм дә, көенсәм дә, урынга егылам”, – дип каршы алды мине Мәдинә апа.

Балачагы бик авыр елларга туры килә аның. Әтиләре, өч баласы белән хәләл җефетен калдырып, күрше авылда яшәүче бер хатынга йортка керә.

“Шул каһәр суккан көннән башланды инде җәфалы тормышыбыз. Әтине бик ярата идек без. Өчебез дә кыз. Буй җитеп килгән чак. Үсәбез, үскән саен ашыйсы  килә. Әни, гөлкәем, көн­дезен колхозда эшләп, аннары төннәр буе кешегә күлмәк тегә торган иде. Күршеләрнең матур киенгәненә кызыгып яшәдек. Ярый әле алар әйбәт  булып чыкты. Кызларыннан калган бөтен искене безгә бирерләр иде, – дип искә ала Мәдинә апа. – Бераз үсә төшкәч, түзмәдем, әтине эзләп күрше авылга киттем. Алар яшәгән йортны таптым. Эт өргән тавышка әти үзе чыкты. “Әтием, бәгърем! Өйгә кайт инде. Се­ңелләрем дә көтә. Әни көн дә елый”, – дим. “Бик теләсәм дә, кайта алмыйм. Минем гаиләм монда”,– дигән җавап ишеттем. Кайтыр юлда  башка әллә нинди уйлар килде. Әллә димен, суга батып үлимме? Юк, әнкәем нишләр соң дип, бу уемнан кире кайттым. Менә шул көннән соң гына чынлап та әтисез икәнемә ышандым.   Еллар уза торды. Әнкәй безне ким-хур итмәде. Буй җиттек, укып югары белем алдык. Әни дә картлыгында кадер-хөрмәттә булды. Кияүләре уллары кебек булды аңа. Өрмәгән урынга да утыртмадылар. “Әни” дип кенә тордылар. Әни 89 яшен тутырып бакыйлыкка күчте. Ә менә әтигә андый кадер- хөрмәт эләкмәде. Бездән  китеп, 5 ел торганнан соң, ялгыш егылып баш миенә зыян килде аның. Хатыны белән балалары юләрләр йортына озатты. Янына еш барып  хәлен белеп тордык. Күп итеп күчтә­нәчләр дә кертә идек. Әмма ул безне танымый иде шул. Анда да озак ятмады, үлеп китте. Күрше авылдагы гаиләсе алып кайтып күмде. Ә безне янына якын да китермәделәр. Әйтер­сең, безнең әнкәй теге хатынның ирен тартып алган...”   Мәдинә апа бу хакта күз яшь­ләрсез сөйли дә алмый. Үзенең яшьлеге матур гына узып, гаиләле булып,  бер-бер артлы өч бала таба ул. Мәдинә апаның бер кызы, ике улы була. “Әмма иң ачы хәсрәт баланыкы икән. Әтисез үсүләр, хәер сорашулар да моның янында чүп кенә төсле. Кызымның вафатына 12 ел булды инде. Тик кү­ңелдәге яралар әле дә төзәлми. Табиблар нидән авырганын белә алмады. Эштән кайтып яткан да, йоклаган килеш үлеп тә киткән. Ул чакта кечкенә кызына 3 яшь, улына 10 иде.  Оныкларымны мин үс­тердем. Оныгым Алинә төннә­рен уянып:  “Әниемә бер генә сүз әйтим әле”, – дип елый иде.  Аннары: “Әнине күреп булмасмы икән?”– дип йок­ларга ята. Янәсе, төшендә әни­сен күрә. Сабыем әнисез калуны авыр кичерде. Аны йоклаткач,  төннәр буе үзем елап чыгам. Олысы Дамир исә әнисен югалткач  тагын да олыгаеп киткән кебек булды. Киявем балаларын үзе карыйсы иде. Тик мин аны яшь чагында гаиләле булсын дидем. Оныкларны үги әниле итәсем килмәгәнгә үзем үстер­дем дә инде. Шөкер, хәзер шул  балалар  үземне рәхәт яшәтә. Шулай булмаса, 85 яшькә җитәр идемме соң?” – дип сөйли ул.   Мәдинә апаның ике улы да Мәскәүдә яши икән. “Алар сирәк кайта. Әмма гел ярдәм итеп торалар. Әтиләре генә рәхәт тормышыбызны күрә алмады. Кызым­ның кайгысын авыр кичерде ул. Кырыгын да уздырмаган идек әле. Йөрә­ген тотып егылды да мәңгелеккә күзләрен йомды. Менә шулай итеп  яшәп яту, кызым, –  ди Мәдинә апа. – Минем язмышым башкаларга гыйбрәт булсын иде. Тормышта нинди генә авырлык­лар булса да, аны җиңә белергә кирәк. Шешәгә үрелмичә, начар юлга китмичә, түбән тәгәрәмичә генә. Кайчак кешеләр авырлык килсә, кайгыга бирешә, хәсрәткә чума, авыруга әйләнә. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, булган тор­мышыңа шө­кер итеп яшәргә дә була икән. Укыган намазларым җа­ныма тынычлык бирә. Кичер­гәннәрне уйласаң, елап кына утырырлык. Тик алай итеп яшәп булмый шул ул”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

32 | 06.03.2015

Таныш булыгыз: Данир Сабиров

$
0
0
10.03.2015 Шоу-бизнес
Эстрада сүзе җыр, бию, цирк, клоунада, көлдергечләр сөйләү жанрларын үз эченә ала. Артистларның кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы мәзәк сөйләп көн күрә бит инде. Ә менә биш ел элек татар эстрадасында калкып чыккан Данир Сабиров - үзе генә бер тулы концерт куярлык кеше. Үткән якшәмбе кичен шушы эстрада артисты белән бергә үткәргән самаралылар моңа бер дә үкенмәделәр.

1987 елда Азнакайда туган Данир башта музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән, аннары Казан дәүләт мәдәният университетының татар эстрадасы бүлегендә укыган. Үзенең таланты да җитәрлек, укытучылары да күпне биргән егеткә. Менә дигән “человек-оркестр” ясап чыгарганнар, ләбаса. Данир үзе язган мәзәкләрне укый, үзе язган җырларны җырлый, биючеләр төркемендә башлап бии, үзе сценарийлар яза, үзе үк сәхнәгә куя... Татарча әйтсәк, сәхнә буйлап үрле-кырлы сикерә инде менә. Бер генә мәртәбә хәл алырга сәхнә артына чыккан иде, анда да аны энесе – Назир Сабиров (ул да үзе язган җырны тәкъдим итте) кына алыштырып торды. Әйтергә кирәк, агалы-энеле Сабировларның темпераментлары капма-каршы икән. Назирнең җырлары бик моңсу булып, берсе - ялгыз калган аталарга, икенчесе - абыйсына багышланган иде.

Данир Сабиров быелгы сольный концерты программасына яңа пародияләр керткән. Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллиннан кала Габделфәт Сафин, Резеда Шәрәфиева, Айдар Фәйзрахманов, Илнар Сәйфиев кебек җырчыларга пародия эшләгән. Бик кызыклы, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланган “Эстеремок” әкиятен язып та, сөйләп тә аңлатып булмас - аны күрергә кирәк. “Теремок”ны ишүче аю кем дип баш ватасы юк. Әлбәттә, Салават. Тик әкиятнең бу эпизоды шулкадәр нечкә итеп эшләнгән ки, үпкәләргә урын да юк. Номер ахырында күрсәтелгән мультфильмнан да эче катканчы көлде халык. Ләкин һәр әкиятнең тәрбияви эчтәлеге булган кебек, бу мультикның да “йөземе” күренеп алды: Данирның Салават абыйсына үзенчәлекле рәхмәт сүзе һәм ярдәме өчен баш ию ишарәсе иде ул.    Самара тамашачыларын куандырган тагын бер мизгел - артистның Гали авылыннан чыккан эшкуар Дания Туловага рәхмәт сүзләрен җиткерүе иде. Бөтен нәрсәне дә көлкегә күтәрә торган Данир Дания апасы турында сөйләгәндә нәзакәтле, ихтирамлы сүзләр тапты. Якташыбыз егеткә артист карьерасын башлап җибәрергә булышкан икән, һәм шуннан алар дуслашып киткәннәр. “Хәзер хатыным белән минем өч әниебез бар - үземнеке, хатынныкы һәм общий - Дания апабыз”, - дип көлдереп алды Данир. Нәни кызларына да Дания апалары хөрмәтенә аның исемен кушканнар. Яшь кенә кешенең шундый рәхмәтле була белүенә халык рәхәтләнеп кул чапты.   Данир Сабиров төркемендәге биючеләрне дә билгеләп үтмичә булмый. Алар сәхнә тутырыр өчен генә йөрмиләр, яшьлек дәрте, егетлек дәрманы, артист таланты ташып тора алардан. “Чын татар кызлары” дип тәкъдим ителгән Марина Павлова белән Настя Лозова һәм чын-чынлап татар егетләре Ринат Хәйруллин белән Ринат Шәймәрданов могҗизалар күрсәтәләр. Ләкин Данир Сабировның шпагат ясап сикерүе барысын да уздырды бугай.   Костюмнарга килгәндә дә, тел-теш тидерерлек түгел иде. Татар биюе булсынмы, кытайныкымы - һәр номерга бай итеп тегелгән матур кием киеп чыгалар.   Менә шушы вак кына нәрсәләр - игътибарлы, киң күңелле, карусыз, эчкерсез булу халык күңелен яуларга мөмкинлек бирә дә инде. Киров мәйданындагы Мәдәният сараеның Данирны тулы зал белән каршылавы - моңа дәлил.    Эстрада концерты карарга килгән кеше, әлбәттә, артисттан әллә ни зур талантлар көтми: тамаша җиңел, төсләргә бай, кызыклы булса, шул җитә. Данир Сабиров эштән һәм кризистан арып килгән тамашачы җанына ял бирде, чиксез дәрт-дәрманы белән уртаклашып, рухын күтәрде. Шабыр тиргә батып, намус белән бөтен белгәннәрен күрсәткән артистларның эше Самара тамашачысы тарафыннан тиешенчә бәяләнде.   Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.  
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

10 | 07.03.2015

Нижгар татар-мишәр хатын-кызлары арасында - “Ел хатын-кызы-2014”

$
0
0
10.03.2015 Милләт
2012 елдан бирле 8 Март бәйрәме уңаеннан “Туган як” редакциясе Ниж¬гар татар-мишәр хатын-кызлары арасыннан “Ел хатын-кызы”н билгели. Бу исем татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен, динен саклап үстерүгә күп көч куйган, җәмгый эшләрдә актив катнашкан уңышлы ханымнарга бирелә.

Газета укучыларның теләкләрен һәм тәкъдимнәрен исәпкә алып, “Ел хатын-кызы-2014” исеменә быел Спас районы Татар Моклокасы мәктәбе директоры Зәкия Салех кызы Юнисованы лаек дип таптык (фотода)

Зәкия ханым өч дистә елга якын инде бу мәктәпне җитәкли, бүген ул этно-мәдәни компонентлы мәктәптә районның дүрт татар авылы (Тукай, Ишавыл, Бозлау һәм Т.Моклокасы) балалары белем ала. Аның милли мәгарифне, телебезне үстерүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.  Зәкия ханым турында тулырак материалны киләсе саннарның берсендә укырсыз. Ә бүген без Зәкия Салеховнаны бу югары дәрәҗәле исемгә лаек булуы һәм 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, исән-сау озын-озак кына эшләгез һәм яшәгез, хөрмәтле мөгаллимә!   Румия ХАМЗИНА фотосы.  


|

“Өебез 20 минут эчендә янып бетте” (ФОТО)

$
0
0
10.03.2015 Фаҗига
“Бурдан кала – уттан юк”, – ди татар халык мәкале. Җәйге челләдә, урак өстендә авыл халкы керфек тә какмый. Ул-бу булмасын дип, сакта тора. Әмма Ходай язганнан узып булмый шул. “Кызыл әтәч” елның теләсә кайсы вакытында, теләсә кем йортына кунарга мөмкин, Алла сакласын! Әнә, Яңа елга санаулы гына көннәр калганда, күңел белән шул сихри бәйрәмне көтеп йөргән арада йорт-җирсез кала Миндубаевлар. 22 декабрь көнне Яшел Үзән районы Каратмән авылындагы шәхси йортлары янып кара күмергә әйләнә.

“Бурдан кала – уттан юк”, – ди татар халык мәкале. Җәйге челләдә, урак өстендә авыл халкы керфек тә какмый. Ул-бу булмасын дип, сакта тора. Әмма Ходай язганнан узып булмый шул. “Кызыл әтәч” елның теләсә кайсы вакытында, теләсә кем йортына кунарга мөмкин, Алла сакласын! Әнә, Яңа елга санаулы гына көннәр калганда, күңел белән шул сихри бәйрәмне көтеп йөргән арада йорт-җирсез кала Миндубаевлар. 22 декабрь көнне Яшел Үзән районы Каратмән авылындагы шәхси йортлары янып кара күмергә әйләнә.

“Илшат, чык, минем машина яна!”   Хуҗабикә Ризәлә апа Миндубаева белән таныш булып чыктык без. Узган җәйдә Олы Яке авылы янәшәсендә урнашкан “Ягодная долина” хуҗалыгы турында язган идем. Шунда бригадир булып хезмәт куя иде ул.    Ризәлә апа белән авыл башында очрашып, янган йорт урынына киттек.    Кайчандыр зур хуҗалык гөрләгән урын бүген буп-буш. Янгын калдыклары җыештырып түгелгән. Исән калган биналарга да янгын теле эз салган: алар кара сөремгә манылган. “Кызыл әтәч”нең тере шаһиты – күршеләре Гайнетдиновларның янган гаражлары һәм җиңел машинасы әллә каян күзгә ташланып, күңелгә шом салып тора. Алары янгынның шаһиты гына түгел, сәбәпчеләре дә әле.    – Фоат абый 13 ноябрьдә “Лифан” машинасы алып кайткан иде, – дип башлады сүзен танышым. – Янгын чыгасы көнне бертуган абыйсын Казанга операциягә алып барган. Көндезге берләр тирәсендә кайтып туктаган. Машина эчендә ниндидер ят исне сизеп алган, әмма артык игътибар итмәгән, күрәсең. Ирем Илшат аның янына йомыш белән кергән. Аның артыннан ук Фоат абый безгә йөгереп кереп: “Илшат, чык, минем машина яна!” – дип ачыргаланып кычкырган. Тамчы тама торган җылы көн иде ул. Бензин багы шартлап, ялкын телләре тиз арада безнең өйне камап алган...   – Агач белән тышланып, яшелле-аклыга буялган иде безнең өй. Коры бүрәнәгә күп кирәкмени? 20 минутта янып та беткән. Печәнгә эләгеп, сарай аннан да тизрәк вакытта юкка чыккан. Мунчаның да бер өлеше янган. Сарайда өч үгез үлде. Язга суеп, өй түбәсен алыштырырбыз дип йөри идек. Башта ирем чыгарган үзләрен. Әмма янәдән утка үкереп кергәннәр. Аларны аралыйм дип, Илшат өчесенең арасында калган. Әле дә сызлана, маллар күкрәген кыскан. Әтәч, тавыклар икенче көнне генә искә төште инде, мескенкәйләр. “Мунча түбәләре шифер иде, ноябрьдә генә калайга алыштырдык. Ярый әле, алыштырганбыз” дим. Шифер атып, бөтен урамны яндыра идек”, – дип авыр сулый Ризәлә ханым.    Миндубаевлар яшәгән урын – Илшатның дәү әнисе нигезе икән. Кечкенәрәк кенә йорт була монда. 1993 елда яңа гаилә барлыкка килгәч, өч ел дәвамында яңа өй җиткерәләр. Илшатның әтисе үз куллары белән сала аны. Ул үзе дә октябрьдә генә вафат булган. Миндубаевлар хәзер: “Үзе төзегәнне үзе белән алып китте ул”, – диләр...   – Безнең якларда кышын эш юк. Ирем Норлат авылында юл төзүче булып хезмәт куя. 10 көн эшли, 10 көн ял итә. Мин дә өйдә ятмас өчен Лаеш районы Комлы Кавал авылына үрдәк фермасына урнашкан идем. Өч кенә кич кунып калдым. Шаулап торган йорттан чыгып китеп, кара күмергә кайтып утырдым, – ди Ризәлә ханым күз яшьләре аша.    “Кызыл әтәч кар буйлап китте”   Күршеләренең гаражлары белән Миндубаевларның йорт арасы нибары ике метр. Дөрләп янган утның зәһәр телләре ул арага тиз үрмәли. Гаҗизлектән нишләргә белмәгән Илшат: “Ике күршене саклагыз, хәзер безнең өйне карап торып яндырабыз инде”, – дигән.    – Фоат абыйларны янгын сүндерүчеләр саклады, – дип дәвам итә Ризәлә ханым. – Алар белән бик яхшы мөнәсәбәттә без. Надя апа белән Фоат абый – каенана-каенатабыз кебек булды. Урам аркылы йөрмәс өчен Фоат абый ике арада капка ясады хәтта. Аларның һәммәсе пенсионер, 88 яшьлек бер әбиләре, өч гарип балалары бар. Икесе – I, берсе II төркем инвалид.   Зур каза үзеннән соң тагын бәла алып килә, диләр. Әтиләре үлгәч, тынычлыгын җуеп, ни дә булса көтә Миндубаевлар. Әмма янгын чыгар дип башларына да килми аларның. Әнә, әле дә: “Үләсе истә иде, әмма болай булып бетәрбез дип уйламадык. 20 ел буена каккан казык, бөртекләп җыйган мал 20 минут эчендә юкка чыксын әле!” – ди Ризәлә ханым.    Хәер, үзләре сизенмәсә дә, хәвеф-хәтәр буласын төштә күрүчеләр була икән. Янгын чыгарга ике-өч көн кала күршеләре Иран абый төш күрә. Өй янын ап-ак томан сарган, имеш. Шушы йортның хуҗасы Маһруза әби аны берәүгә дә күрсәтмичә, арты белән әйләнеп йөри. Шул вакытта ап-ак кар өстеннән кызыл кикрикле әтәч килә дә туп-туры ишегалдына кереп китә. Ризәлә ханымның үз әтисе дә ялангач килеш буталып йөри шул көннәрдә.    – Җиһазларыгызны чыгара алмаганнармы? – дим, өй урынына карап уйга баткан Ризәлә апага.   – Иремне янгынга кереп әйбер алып чыкмасын дип тотып торганнар. Бик тиз арада булган бит. Телевизор чыккан. Ләкин ул яраксыз. Кухня шкафларының берсенең асты бар, икенчесенең өсте юк. Тәрәзәдән урын-җирне биргәннәр. Кышка дип әзерләгән салатлар, япкан банкалар, бәрәңгеләр – барысы да идән астында иде – берсе дә калмаган. Документларның да кайсы-кая чәчелеп калган. Аларын яңадан ясаттык.    “Авыл халкына рәхмәт”   Инде ялкын телләре бар байлыкны ялмап алып, ут сүндерелгәч тә пыскып яткан кисәү калдыкларыннан төнге 2ләрдә һәм иртәнге 4ләрдә кабат очкын кабына. Күрше-тирәгә исә төне буе кизү торырга туры килә. Ни кызганыч, эшкә бармак аша гына караучы янгын сүндерү хезмәтләре китеп барган була инде.    Миндубаевлар авылдашларының ярдәмчеллеген кат-кат, елый-елый искә алдылар. Икенче көнне янгын урынын да җыештырыша алар, гаиләне кием-салым, азык-төлек белән дә тәэмин итә. Акчалата ярдәм күрсәтә. Җыелган акчага, бәлки, тиз арада йорт күтәрә алырбыз дип, кирпеч алып кайта гаилә. Шушы көннәрдә генә район хакимияте 29400 сум, социаль яклау бүлеге 30 мең сум акча бүлеп бирә. Әмма бәяләр көне белән түгел, сәгате белән котырып үскәндә, ул акча күпкә җитми шул...    Авыл халкы гомер-гомергә бөтен байлыгын – йорт-җирен, каралты-курасын иминиятләштерүне хуп күрә. Миндубаевлар да бер ел да калдырмыйча түләгән акчаны. Быел йортлары 250 меңгә иминиятләштерелгән булган. Әмма “Росгострах” компаниясе өйнең нигезе калган дип, акчаны тулысы белән түләми икән. Тик ул нигез яңа йорт салырга яраксыз бит! Әле алай гына да түгел, каршы якка тотылган койманың да өч бүлеме калганга күрә, иминият акчасы өлешчә генә кайтачак.    – Янучыларга урман хуҗалыгы 100 кубометр агач бирә дигәннәр иде. Декабрьдә үк артыннан йөри башладык. Әмма һаман очы-кырые юк. Бүлеп биргән очракта да, урманны кисәргә, киптерергә, шәхси тракторларга түләргә кирәк. Бик зур эшләр алда... – ди Ризәлә ханым. – Көндәлек тормышка да акча кирәк. Ашамый-эчми дә торып булмый. Кызыбыз Казандагы институтның түләүле бүлегендә, улыбыз Яшел Үзән механика көллияте колледжында укый. Уйның очы-кырые юк. Нишләп бетәрбез...   Соңгы сүз   Бүгенге көндә Миндубаевлар вакытлыча Ризәлә ханымның әнисе янына сыенган. Әмма ничек кенә булмасын, кунакның өч кенә көне яхшы бит. Дүрт кешелек гаилә берничек тә түбәсез яши алмый. Аларның да элеккеге кебек үз өйләрендә уянасы, үз хуҗалыкларын тергезәсе, җиң сызганып көн күрәсе килә. Хөрмәтле укучыларыбыз! Бәла-каза ишек шакып түгел, көтмәгәндә килә. “Мондый хәл булмас” дип, беребез дә өздереп әйтә алмый. Алла сакласын! “Ил төкерсә, күл булыр”, диләр. Әйдәгез, бергәләшеп, йорт-җирсез калган Миндубаевлар гаиләсенә ярдәм итик. Туң йөрәкләребезне эретеп, кешегә шатлык өләшсәк, үзебез дә әҗерен күрербез.      1     2     3     4     5     Казан – Яшел Үзән – Каратмән – Казан.   
Чулпан ШАКИРОВА

|
Viewing all 38205 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>