Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live

Республиканың баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: “Рак белән чирләүчеләргә чит илдә бездән дә артыграк ярдәм иткәннәре юк әле”

$
0
0
11.03.2015 Медицина
Без бүген халыкны өркетеп торган, бөтен дөньяның авырткан җиренә әйләнгән тема – рак турында сөйләшәбез. Кунагыбыз – Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы баш онкологы, Республика клиник онкология сырхауханәсенең баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Шамил улы ХӘСӘНОВ.

– Рөстәм Шамилевич, өченче ел республикадагы һәр 47нче кешедә – яман шеш дигән куркыныч сан яңгыраган иде, инде узган ел һәр 45нче кешенең онкологик чирле икәнлеге ачыкланды. Таралу мондый тизлектә дәвам итсә, Татарстанда унбиш-егерме елдан раксыз кеше калмас та кебек... Бу чир бездә нишләп шулкадәр уңышлы үрчи икән?

– Әйе, Татарстанда онкологик чирлеләр күп, бүгенге көндә 86 мең кеше исәптә тора. Бөтен Русия буенча чагыштырганда да бездә күрсәткеч зуррак. 2009 елдан алып 2013 елга кадәр яман шеш диагнозы белән исәптә торучылар саны Русиядә – 15, Идел буе федераль округында 15,5 процентка артса, Татарстанда 30,5 процентка артты. Ник алай дигәндә, объектив сәбәпләрнең берсе – яшь буенча демографик үзгәрешләр. Ягъни, кайчандыр Чаллы, Түбән Кама кебек яшь шәһәрләрне төзегән егетләр, кызлар хәзер олыгайдылар. Авылларда да халыкның күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Ә яман шеш белән чирләүчеләрнең күпчелеге – өлкән кешеләр. Дөрес, балалар, яшьләр арасында да онкологик чирлеләр бар, әмма авыруларның күп өлеше – 63-65 яшьлекләр һәм шуннан узганнар.   Бездә генә түгел, Франция, Германия кебек Европа илләрендә дә чирлиләр һәм үләләр. Бездәгегә караганда шактыйга күбрәк тә әле: анда 100 мең кешенең 600е онкологик чирле, ә бездә бу күрсәткеч 100 меңгә 385 кеше туры килә.   – Шулай да, Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда нишләп нәкъ бездә киң таралган әлеге куркыныч чир? Күреп-ишетеп торабыз, рактан бик күп кеше үлә...   – Бөтен җирдә чирлиләр һәм үләләр. Русиядә онкологик чирдән елына 300 мең кеше үлә, республикада – 6 мең 900.   Элек бу сан зуррак иде, хәзер бераз кимүгә таба китте, узган ел үлүчеләр 2,1 процентка кимеде. Чөнки республикада онкология юнәлешенә дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә, бездәге онкологик хезмәт илдә иң алдынгылардан санала. Заманча диагностика ярдәмендә яман шешнең 70 процентка якынын беренче һәм икенче стадияләрендә үк ачыклыйбыз. Ә яңа чагында табылган рак 90 процент очракта тулысынча дәвалана.   Белгәнегезчә, республикада диспансеризация үткәрелә, бу тикшерү-караулар вакытында онкологияне ачыклауга аеруча зур игътибар бирелә: тире, туры эчәк рагы, хатын-кызларда күкрәк бизе, аналык муентыгы, ирләрдә җенес бизе рагы юкмы – кешенең яшенә карап, барысы да тикшерелә. Шулай ук халыкны тикшерү өчен без ел саен районнарга чыгабыз.   Республика клиник онкология диспансеры инде 70 елга якын эшли. Бездә Русиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә танылган онкология мәктәбе бар һәм шул илләрдәге онколог-коллегалар тәҗрибә уртаклашу өчен безгә киләләр, катлаулы чирлеләрне дәваланырга безгә җибәрәләр. Өченче ел бүтән төбәкләрдән 6500 кеше безгә килеп дәваланды. Чөнки безнең диспансерда тәҗрибәле галим-онкологлар, хирурглар эшли. Операция блогындагы 27 өстәлдә көн саен 70ләп операция ясала, елына 27000 меңнән артык авыруга махсус стационар медицина ярдәме күрсәтелә.   Бездәге позитрон-эмиссия томографиясе (ПЭТ) бүлеген эченә алган Атом-төш медицина үзәге генә дә ни тора! Иң заманча технологияле әлеге үзәктә кеше организмындагы 1 миллиметр зурлыктагы яман шешне дә ачыклап, шулай ук ракның кайсы органнарга таралганын да белеп була. Гади генә аңлатканда болай: пациентның организмына венасы аша глюкоза нигезендә ясалган махсус препарат кертелә һәм табиб сканер-тамографтан ул препаратның хәрәкәтен күзәтеп тора. Препарат организмдагы радионуклидны (яман шеш урынын) бик тиз аерып күрсәтә.   Тагын бер горурлыгыбыз – радионуклид терапиясе бүлеге. Элек калкансыман бизендә шеш булганнарны радиоактив йод белән дәвалау өчен Обнинск шәһәренә җибәрә идек, авырулар шунда дәваланырга берәр ел чират көтәләр иде. Хәзер мондый чирлеләрне үзебездә уңышлы дәвалыйбыз: организмга вена аша радиоактив йод изотопы кертәбез һәм ул яман шеш күзәнәкләрен камап алып, эчтән нурландырып үтерә.   – Рөстәм Шамилевич, табиблар яман шеш ачыкланудан курыкмаска, даими тикшеренеп торырга кушалар. Ләкин, тикшереним дисәң, эшеңне калдырып (чөнки бүтән эш урыннары кебек үк поликлиникалар да атна буе эшләп, шимбә-якшәмбе ял итә), медучреждениегә барырга, кабинет саен чират торырга, аннан анализлар нәтиҗәләрен юллап йөрергә кирәк. Миндә яман шеш юк микән дип тикшеренергә теләгән кеше, бер урынга гына барып, бөтен җирен тикшертә аламы? Әйтик, шул ук Атом-төш медицина үзәгендә?   – Ала. Акчасын түли дә, бара да тикшеренә. Хәзер хосусый клиникалар бар. Онкология диспансерына килеп тә тикшеренергә була. Ә Атом-төш медицина үзәгендә тикшеренү 30 мең сумнан артык тора. Ләкин шундый зур акчалар тотып тикшеренү үзен аклый торган чара түгел, вакытында диспансеризация үтәргә кирәк, аның өчен акча да түлисе түгел.   – Акча түләү дигәннән, чирлеләр Республика клиник онкология диспансерында тулысынча бушлай дәваланалармы?   – Дәвалау стандартларында каралган барлык төр тикшеренү һәм дәвалану бушлай. Кайбер очракларда мәҗбүри медицина страховкасы каплый алмаган бик кыйммәтле даруларны чирлеләрнең үзләреннән алдырабыз.
– Шулай да, онкология клиникасы табиблары чирлеләрдән өстәмә – “бәхилләтү” акчасы алмыйлар дип ышанып әйтә аласызмы?   – Кайсыдыр бер табиб пациенттан рәхмәт йөзеннән акча яки бүләк алмагандыр дип тулысынча ышанып әйтә алмыйм. Әмма бездә чирледән акча сорап алу дигән нәрсәнең булуы мөмкин түгел. Чөнки без бу хакта гел сөйләшеп торабыз, ришвәтчелеккә каршы комиссия эшли, теге яки бу кырын эш килеп чыга икән, пациентлар бу хакта махсус тартмаларга аноним хат язып сала алалар, дәгъва язу өчен журналлар бар. Берәр табибның пациенттан акча алганын белсәм, мин аны биредә эшләтәм дип уйлыйсызмы? Юк, эшләтмим. Минем янга да: “Сезнең клиникада миңа яхшы операция ясадылар, ничек бәхилләтим?” – дип керүчеләр булды. Минем аптыравымны күреп: “Аның тәртибе, йоласы шундый бит инде”, – диләр. Юк андый тәртип, андый нәрсәне аңламыйм, кабул итмим. Онкологик чирлеләр бушлай дәваланалар.   – Үзебездә мактаулы, данлыклы клиникалар һәм табиб-онкологлар булуга карамастан, рак белән чирләүчеләрнең дәва эзләп чит илгә барулары турында ишетеп-күреп торабыз. Акчалы кешеләр үзләре бара, акчасызлар тиешле сумманы төрле юллар белән җыеп, ничек тә булса Израильгә, Германиягә яки бүтән чит илгә барырга тырыша. Ни өчен икән: республика табиблары ярдәм итә алмагангамы, әллә безнең медицинага ышанмагангамы?   – Мин бу күренешне хупламыйм. Чөнки без чит илләргә барып, андагы клиникаларның ничек эшләгәннәрен күреп торабыз. Чит илгә тикшеренергә яки дәваланырга киткән кешегә андагы табибларның без эшли алганнан да артыграк ярдәм иткәннәре юк әле. Авыру кеше шунда барып, дәваланып кайта да, мин терелдем дип уйлый, үзен-үзе шуңа ышандыра. Зур акчалар түләгәч, бүтәнчә булу мөмкин түгел дип уйлый. Ләкин, кызганыч, бик күп очракта бу иллюзия, ялган булып чыга. Авыру үзебезнең клиникага килсә, без аның өчен бәлки чит илдәге табибларга караганда күбрәк ярдәм итәр идек. Әмма пациентлар чит илдә яхшырак дәвалыйлар дип ышаналар.
– Чит илгә барып дәвалану өчен пациентның теләге һәм акчасы булу да җитәмени? Аңа үзебезнең онкологлардан юллама кирәкмиме?   – Юк. Кеше үзе клиникасын таба, виза ала, чит ил паспорты ясата – барысын да үзе эшли. Без чит илгә дәваланырга юллама бирмибез. Без Республика клиник онкология диспансерында барлык чирлеләрне дәвалыйбыз. Ләкин ракның бик сирәк төрләре бар һәм андый яман шеш белән чирләүчеләрне бары тик эре федераль үзәкләрдә генә дәвалыйлар. Безнең диспансер – Н.Блохин исемендәге Русия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы һәм бу безгә Мәскәүдәге коллегаларыбыз белән тыгыз элемтәдә торырга, кирәк чакта пациентларыбызны шунда дәваланырга җибәрергә мөмкинлек бирә.
– Сезнеңчә, табигатьтә ракны булдырмый яки аны җиңә торган үсемлек булырга мөмкинме? Мәсәлән, халык арасында түндербаш үсемлеге яман шешне дәвалый, гуанабана дигән үсемлек җимеше рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле дигән ышану бар... Болар турында җәелеп сөйләмиләр, чөнки халык шулар белән дәвалана башласа, дару ясау компанияләре акчасыз калачак дигән сүз дөресме?   – Һич дөрес түгел. Алай бик җиңел генә булса икән ул! Түндербаш белән спирт төнәтмәсен эчеп кенә ракны дәвалап булса, без Онкологик диспансер каршысына цистернасы белән шул төнәтмәне китереп куяр идек тә, шуны эчертеп, бөтен авыруларны җиңел генә дәвалап утырыр идек. Фәлән миллион чыгымнар да тотмас идек, химия, нур терапияләре дә, операцияләр дә, димәк, табиблар да кирәкмәс иде. Бер экстрасенсның да, үләннәр белән дәвалаучының да яман шештән кемнедер терелткәне юк әле. Һәрхәлдә, мин андый дәвачыны белмим. Элек минем янга килеп: “Ракны дәвалый беләм”, – дигән им-томчылар булды. Мин андыйларга: “Материалларыңны, кемне дәваладың, шуның авыру тарихын алып килеп күрсәт, әгәр чынлап та ярдәмең тигән икән, мин бөтен эшемне ташлап, сиңа Нобель премиясе юллап бирәчәкмен”, – дидем. Ләкин мондый премия алырга теләгән кеше табылмады әле. Булмаган һәм булмаячак нәрсәләр белән үзеңне-үзең алдап яшәргә, им-томчы, экстрасенслар янына барып, кыйммәтле вакытны үткәрергә кирәкми. Чын ярдәмне бары тик табиблар гына күрсәтә ала.   – Яман шештән ничек качып котылырга соң?   – Рецепты бик гади – дөрес яшәргә: эчмәскә, тартмаска (организмда рак килеп чыгу сәбәбенең берсе – тәмәке тарту, барлык чирлеләрнең 30 проценты – тартучылар), дөрес тукланырга, хроник чирләрне дәвалатырга, матур булам дип, чаманы югалтып тире янып чыкканчы диңгез буенда кызынып ятмаска (юкса, соңгы елларда тире рагы беренче урынга чыкты) һәм гел тикшеренеп торырга.   Онкологиядән дөньяда елына 8 миллион 200 мең кеше үлә. Яман шеш – бөтен дөньяның, җәмгыятьнең авырткан җире. Аңа беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Авыл фельдшерларыннан да зур игътибар сорала. Әйтик, фельдшер авылдагы берәүнең туктаусыз тәмәке тартканын күрә, ә беркөнне аның иренендә ниндидер тап, озак төзәлми торган җәрәхәт абайлап ала икән, ул: “Фәлән абый, син районга барып кара әле”, – дияргә тиеш. Республикадагы һәр район үзәк сырхауханәсендә онкология кабинеты бар. Анда белгеч ул абзыйның иренендәге тапны җентекләп карарга, җәрәхәтнең рак булуы ачыклана икән, аны шул зонадагы онкологик клиникага җибәрергә тиеш. Анда гына да дәвалап бетереп булмаса: пациентка химия, нур терапиясе кирәксә, аны безгә юлларга тиешләр. Болар барысы да интернет аша хәл ителә: пациентны кирәкле кабинетка махсус вакытка чиратка язалар һәм билгеләнгән сәгатькә табиб аны көтеп тора.   Үз сәламәтлеге өчен кеше үзе җаваплы. Куркыныч чир таба күрмәсеннәр тагын дип, диспансеризациядән качып йөрергә кирәкми. Чирне вакытында тапсалар яхшы инде ул. Ләкин күпләр үз сәламәтлегең турында белмәү хәерле дип уйлыйлар. Рактан һәм онкологлардан куркырга кирәкми. Хәтта чире азынган, өченче-дүртенче стадиягә җиткәннәрне тулысынча дәвалап бетерә алмасак та, без алар өчен бик күпне эшлибез, гомерләрен озайтабыз. 
Назилә САФИУЛЛИНА

8 |

Яз алып килгән яңалыклар яки марттан нәрсә үзгәрәчәк?

$
0
0
11.03.2015 Җәмгыять
Марттан кредитны бары бурычлары булмаган кешеләргә генә бирәчәкләр, иң кирәкле дарулар исемлеген төзүне дәүләт үз контроленә ала, җир кодексына зур үзгәрешләр кертелә. Бу яңалыкларга тулырак тукталыйк.

Кредит алу авырлаша...

Кредит алырга тәкъдим итеп телефонга еш килгән смслардан туеп бетә идем. Хәтта, хезмәт хакы турында белешмә дә кирәк түгел, паспорт белән генә 300 меңгә кадәр акча алу мөмкинлегегез бар, имеш. Гадәттә, мондый “бурычларны” алу җайлы булса да, кайтарганда бик югары процентлар түләргә туры килә. Дөрес, соңгы арада телефон тынды әле. Әллә илдәге икътисади тотрыксызлык йогынтысы, әллә банклар клиентларына карата таләпләрен арттырдылар? Сәбәбе нидәдер, ә менә 1 марттан бурычы булганнарга кредит алырга чынлап та авырга туры киләчәк. “Кредит тарихлары” турындагы законга үзгәрешләр кертелде, яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә кешенең коммуналь хезмәтләре түләнмәгән, ул алимент түләүдән качып йөри, телефон өчен бурычы җыелган, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен шрафы бар икән, аңа кредит бирмәячәкләр. Кешенең бурычлары турындагы мәгълүмат кредит тарихына беркетелеп барылачак. Клиентның гаризасын тикшергәндә, болар барысы да исәпкә алына. Хәзер бурычсыз кешеләр сирәктер инде ул, шуңа да монда игътибарсызлык белән түләнмәгән бурыч, вак-төяк штрафлар турында сүз бармый. Суд тарафыннан расланган карарлар гына кредит тарихы бюросына җибәрелә. Андый очракта да әле кешегә бурычларын каплар өчен өстәмә ун көн бирелә.   «Татфондбанк» банкында кредит бирү бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр:   ​- Март аеннан гамәлгә кергән бу законга нигезләнәбез, дөрес, аңа кадәр дә кредит алырга теләгән кешенең хезмәт хакы, эш урыны турындагы мәгъләүмат җентекләп тикшерелә иде. Бары кеше айлык түләүне каплап бара алган очракта гына уңай җавап бирелде. Хәзер исә тиешле оешмалар кешенең бурычлары турында да хәбәр итәчәкләр. Димәк, таләпләр тагын да кагтыйлана,- диделәр.   Дарулар – дәүләт конролендә   Яңа ел алыннан гына тамак авыртканда эчә торган “Граммидин” даруын 158 сумга сатып алган идем, февральдә исә ул 200 сумнан артып киткән. Бәяләрнең көн саен үзгәреп торуы, әле җитмәсә төрле даруханәдә төрле булуы - башваткыч. Сәламәтлекне саклау өлкәсендә Федераль хезмәт биргән мәгълүматлар буенча, кешегә көндәлек кирәк булган 50 сумга кадәр торган дарулар бер ел эчендә 7, 2 процентка арткан. Ниһаять, боларга нокта куелыр, мөгаен. 1 марттан кешегә көн дә кичекмәсәктән кирәк дип саналган иң мөһим дарулар исемлеге яңартылды. Ул исемлек дәүләт тарафыннан төзелгән. Аңа 600ләп дару кергән. Кызык, бу юлы исемлектән активлаштырылган күмерне алып атканнар, ди.   Бу даруларга бәя бар җирдә дә бертөрле булачак, имеш. Хәзергә исә Россия Президенты кушуы буенча, ай саен даруларның бәяләренә мониторинг үткәрелә.   Даруларның бәяләре белән кызыксынып, без дә берничә аптекага шалтыраткан идек тә, кызганыч, бәяләр “тигезләшеп” бетә алмаган әле. “Бережная аптека”да 129 сум 20 тиен торган “Ношпа”, “Казанские аптеки” даруханәсендә 148 сум 90 тиен.   Украинага чит ил паспорты белән 1 марттан Украина территориясенә керү өчен чит ил паспорты кирәк булачак.Украинаның Министрлар кабинеты илнең чикләрен узганда таләпләрне катгыйландырырга булган.   Күпбалалыларга гына бушлай   Мартта Җир кодексында да үзгәрешләр көтелә. “Үзгәрешләр нигезендә 1 марттан җирне хосусыйлаштыру, сатып алу җиңелрәк булачак. Кемнәргәдер хәтта бушлай да җир биреләчәк”,  дип язган иде “Российская газета”. Әмма, бу үзгәрешләр безнең төбәккә әллә ни кагылмады кебек. Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында белгечләр хәбәр итүенчә, РФ законнар җыелмасында 27 маддә буенча,  җир кишәрлекләре республикада гадәттәгечә, арендага яки сатып алу, еш кына аукцион  нигезендә бирелә.  Бүгенге көндә бары күп балалы гаиләләргә генә бушлай җир бирү каралган.     Ә менә  йортларны хосусыйлаштырырга өлгермәүчеләр өчен  2016 елга кадәр вакыт бар. Хосусыйлаштыру вакытын гел озайтып килделәр анысы, тик монысы соңгы тапкыр, ди җитәкчеләр.
Эльвира МОЗАФФАР

|

Тиздән Кояш тотылу күренеше күзәтеләчәк

$
0
0
11.03.2015 Экология
Казанда аның 0,57 өлешчә фазасы булачак, ягъни, кояш дискының яртысыннан күбрәген Ай каплаячак.

Быел тулысынча Кояш тотылу, язын була торган көн белән төн озынлыгы тигезләшүенә бер тәүлек кала, күзәтеләчәк. КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков сүзләренә караганда, Казанда аның 0,57 өлешчә фазасы күзәтеләчәк, ягъни, Кояш дискының яртысыннан күбрәген Ай каплаячак. Шуны да билгеләп узу кирәк: Татарстан башкаласында тулысынча Кояш тотылу 2061 елда гына күзәтеләчәк, әмма аның өлешчәсен күзәтү дә бик кызык. Быелгы Кояш тотылу 20 мартта сәгать 12.29 башланып 14.34тә тәмамланачак. Казанда максималь фаза сәгать 13.33тә булыр дип көтелә.

Кояш тотылу күренешен яктылыктан саклаучы махсус фильтр аша күзәтергә мөмкин. Мондый фильтр белән җиһазландырылмаган бинокль яки телескоп аша Кояшка карарга ярамый.   “Саклау фильтры рәвешендә Кояшны күзәтү өчен каралган һәм энергиянең миллионнан бер өлешен үткәрә торган махсус пленка яки эретеп ябыштырганда киелә торган күзлек (битлек) пыяласының берничә катын файдаланырга мөмкин. Ә менә кояш нурларыннан саклый торган гадәти күзлекләр кию файдасыз, дип ассызыклый Роман Жучков. Дөрес сайлап алынган калынлыктагы фильтр аша Кояш ачык рәвештә билгеләнеп торган түгәрәк булып күренәчәк, кояш тотылу вакытында ул, тора-бара, урак кыяфәтенә керәчәк.   Быел Кояш тотылу 13 сентябрьдә дә була, Мәскәү вакыты белән ул 10.41 сәгатьтә фаразлана. Россия территориясендә ул өлешчә генә күзәтелә, бу күренешне иң әйбәте Көньяк Африка, Атлантик, Һинд океаннары акваториясендә һәм Антарктидада күзәтү хәерле, дип аңлата белгеч-галимнәр.


| 10.03.2015

Надежда Әюпова: "Хатын-кыз нур бөркергә, сөенергә, матур киенергә тиеш"

$
0
0
11.03.2015 Җәмгыять
Әниләребез, әбиләребезнең хатасын кабатламас өчен нишләргә? Халыкара танылу алган стилист Надежда Әюпова белән сүзебезне әнә шул хакта дәвам итәбез. Өлкән буынга тел-теш тигерәсе килмәсә дә, хакыйкәть үзенекен итә. Шуңа да сүзне бераз ераккарак китеп башларга туры килер күк...

- Чыннан да шулай, чөнки без шул ук җәмгыять корбаннары. Властьны эшче-крестьяннар алгач, хатын-кызга ни булды? Хатын-кыз иптәшкә-товарищка әйләнде. Ул инде хатын-кыз түгел. Ул фуфайка, күнитек киеп юл салырга китте. ХIX гасырдагы тупылдап торган хатын-кызлар эш атына әйләнделәр. Энтузиастлар, активистлар, комсомоллар... Хатын-кызда була торган нәфислек бетте, ил өчен җайлы булган хатын-кызларга әйләндек. Бөтенесе бер төсле, индивидуальлек бетте. Безнең әниләрнең монда гаебе юк. Алар шундый булырга мәҗбүр булдылар. Система шундый иде чөнки. Сталин чорын гына искә алсак та, башкалардан аерылып торганнарны аттылар бит. Француз хатын-кызлары ни өчен шуның кадәр дә завыкълылар? Ни өчен ул зәвыкъ аларга бирелгән дә, безгә юк? Чөнки аларда бездәге кебек сугышлар булмаган.

Алар беренче чиратта үзләрен хатын-кыз итеп тоткан.     Чит илләргә юл ачылгач, безгә очсыз, ялтыравык киемнәр керә башлады. Вьетнам базары барлыкка килде. Шуларны күргәч, халык: “Карале, матур әйберләр дә сатып алып була икән бит”, - диде. Кыйммәт тә түгел. Вьетнам базарында очсыз, начар товар икәнен каян белсен соң халык. Ул кадәр әлләни кимәсә дә, бәлкем, үзенең киеме яхшырак та, сыйфатлырак булгандыр андагыга караганда.     - Ярый, киендек тә ди. Бүгенге яшьләребез киенүгә караганда чишенүне хуплый түгелме? Шәрәлеккә ничек карыйсыз? Әниләребез алай йөрмәгән бит...   - Соңгы вакыттагы клубларны, шәрә тәннәрне күргәч, мөселман дине, динсез булганга караганда, яхшырак дип уйлыйм. Дин буенча хатын-кыз тыйнак булырга, ябынган булырга тиеш. Мин моңа каршы түгел. Сәбәп нидә? Кыз бала шәһәргә килеп эләгә. Өендә әнисе нәрсәнедер рөхсәт итмәгән булса, монда инде аңа тулы ирек бирелә. Беренчедән, ул үзенә бирелгән ирекне ничек файдаланырга белми. Казанда күпчелек авыллардан килгән яшьләр. Әгәр дә кальбең ныклы булмаса, тәрбияң булмаса, бу кырыс дөньяда әллә кайларга кереп китүен дә бар. Дөрес, башында фикере булган кыз бала каядыр килеп эләккән очракта да, яхшыны яманнан аера алачак.   - Матурлыкка, нәфислеккә идеалга юл кая? Нәрсәдән башларга?   - Хәттә осталык дәресенә килгәннәр дә нәрсәдән башлыйк диләр. Биттән башлагыз дим.   - Эчтән башласаң дөресрәк булмыймы, шул биткә бәреп чыгар иде?   - Әгәр дә хатын-кыз андый сорауны бирә икән инде, аның эчтә бар да тәртиптә дигән сүз. Дөрес, бит ул безнең эчке чагылышыбыз. Мин беркемне дә гаепләмим. Һәркемнең үз тормышы. Әле акча юк, әле нәрсә. Мең төрле сәбәп. Ә тән тиресе ялтырап, күзләр янып торсын өчен бүген бөтен әйбер бар. Дөрес тукланырга, тән тиресен тәрбияләргә генә кирәк. Шуңа өстәп спорт, сәламәт яшәү рәвеше.  Элек Совет чорында әйбер юк иде: масканы эремчектән, балдан, йомыркадан ясый идек. Иртән сөт белән юына идек. Бүген бөтен әйбер бар. Һичьюгы бер 10 килограммга авырлыгыгызны киметегез дип әйтәсе килгән ханымнар бар. Модель кебек бик ябык булырга кирәк димим. Ә инде иртәдән кичкә кадәр ашап, телевизор карап үзеңне кулдан ычындырырга ярамый.  Инде ябыга алмыйсың икән, андыйларга киң кием тәкъдим итәбез. Иркен кием белән мин тагын да юанрак күренәм дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, андый гәүдәгә тар кием тарттырып куярга ярамый. Ябыга алмаган хатын-кыз юк, бу инде исбатланган. Ялкауланмаска гына кирәк. “Бүген булдыра алмыйм, бүген соңгы тапкыр ашыйм да, иртәгәдән башлыйм”,- диләр кайберәүләр. Әмма башламыйлар...     - Зәвык тәрбиясе дигәннән, әгәр дә ул сиңа салынмаган икән, ничек зәвыклы булырга соң?   - Кызганыч, безнең мәктәпләрдә зәвык тәрбиясе юк. Зәвыкны әйләнә-тирә мөхит тәрбияли. Нинди подъезда яшисең, нинди калактан ашыйсың, нинди караватта йоклыйсың, нинди китап укыйсың - болар һәммәсе зәвык формалашуга йогынты ясый. Ягъни, өйдән чыкканчы ук син инде үз-үзеңне формалаштыра башлыйсың. Шәхсән үзем кемгәдер баруга ук нәтиҗә ясыйм. Миңа әллә нинди интерьерлар да кирәкми, сүз ул хакта түгел.  Берәүнең мондыйрак зәвык, икенче берүнең башкачарак. Кайбер хатын-кызлар психологик курсларга да йөриләр, соңгы акчасын тренингларга бирергә мөмкин.  Әгәр дә инде ул ертылып беткән башмактан йөри, урын-җире җыйнак түгел, әллә нинди аңлашылмый торган тәлинкәдән ашый икән, мин аны аңлый алмыйм. Бу аның үз-үзен яратмавын күрсәтә. Чөнки өйрәтмәгәннәр аны үзен яратырга. Бәлкем күпләр ялгызлыктан интегә торгандыр, чөнки чыннан да ир-атлар җитми. Бу глобаль проблема.     - Үзендә нәрсәнедер үзгәртәсе килгән ханым тренингларга психолог ярдәм итәр дип уйлап килә бит инде...   - Бүген иң мөһиме бу дөньяда нәрсә теләгәнеңне белү. Син уңыш казанасың килә икән - эшлә, тырыш, матур буласың килә икән - эшлә, тырыш, кияүгә чыгасың килә икән - тырыш, үз өстеңдә эшлә. Бөтенесенең дә нигезендә хезмәт ята. Әмма икенче яктан караганда мин иртәдән-кичкә кадәр эш дип чабып, аяк өсте генә ашап йөргән хатын-кызлар яклы да түгел. Алар үзләренең хатын-кыз икәннәрен оныткан затлар. Аларның биткә сөртергә дигән кремнары да юк, булса да ул тик тора. Хатын-кыз иң беренче чиратта үзенең башы, бите, фигурасы турында уйларга тиеш. Безнең кызлар кияүгә чыгалар да балага, иргә хезмәт итә башлыйлар. Карыйсың, балалары чәчәк кебек, ире энәдән-җептән төшкәнне генә кия, ә үзен бөтенләй кулдан ычкына. Аңа каравы да кызганыч була башлый. Хәтта сәүдә үзәкләрендә йөргәндә чагыштырып карыйм: ире ничек киенгән дә, ханыны ничек? Хатын-кыз ире янында чәчәк кебек булырга тиешлеге турында оныта. Гүзәл зат ир күләгәсендә калырга тиеш түгел. Гаеп хатында.   Беренче көннән үк гаиләдә матурлык культы булдырырга, үзеңне көчле, гүзәл, нәфис зат итеп куя белергә кирәк. Хатын-кыз кирпич ташырга, чүп түгәргә, кадак кагарга тиеш түгел. Товарищ-иптәшләр чоры үтте. Яңа чор-нәфислек, матурлык чоры килде. Аяк-кулың бар, күзең күрә, колагың ишетә, бөтен нәрсәне аңлыйсың икән, Ходайга шөкер ит тә, тырыш, үз өстеңдә эшлә.Хатын-кыз нур бөркергә, сөенергә, очарга, үзен карап йөртергә, матур киенергә тиеш. Ул гүзәллек алиһәсе. Әгәр дә ул үзе шуңа ышана икән, табигатьтән бик үк матур булмаган ханымнар да гүзәллек алиһәсе була ала. Мин моңа ышанам.
Расиха ФӘИЗОВА

|

Казанда "Адмирал" базары яна (ФОТО)

$
0
0
11.03.2015 Фаҗига
Әлеге минутларда янгын сүндерүчеләр сәүдә үзәгендәге халыкны эвакуацияли. Янгын сүндерү икенче номерлы катлаулылык буенча башкарыла. Янгын мәйданы билгеләү өстендә эш бара, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр. Әлегә янгын беренче катта 100 кв.метр мәйданда таралган.

 

 

Соцчелтәрдәге фотолар:

 

 

 


---

--- | 11.03.2015

Казанда “Язгы татарча солянка” булачак!

$
0
0
11.03.2015 Шоу-бизнес
Көзге һәм кышкы “Татарча солянка” концертларын караган тамашачы язгысын да һичшиксез карарга тиеш! Ни өченме? Беренчедән, 21 март көнне УНИКС концертлар залында 17:00 сәгатьтә “Язгы Татарча солянка” концерты булачак. Икенчедән, кыштан арып, талчыгып, ямьле язга керешкәндә барыбыз өчен дә кирәк булган шәп кәеф, уңай энергетика, күңел көрлеге һәм онытылмас яңа кичерешләргә бай булачак ул концерт!

“Татарча солянка”да иң шәп җырчылар җыелып, иң матур җырларын башкарачаклар. Идрис Газиев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гөлназ Сираева, Әлфинә Әзһәмова, Айфара, ИлСаф, Илназ Минвәлиев, Булат Нигъмәтуллин, Ленар Сәйфиев, Лилия Гиматдинова, Дилә Нигъмәтуллина, Лилия Хәмитова, Гүзәл Әхмәтова, Мөнир Рахмаев, Артур-Марат, Чәчкә, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гимаева, Әмир Латыйпов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айгөл Рәхимова, Вероника Кузнецова, Алинә Сафиуллина, Ильмира Нәгыймова, Эльвира Хамматова, Ринат Гыйлфанов, Ранил Нуриев, Ленар Яшен менә дигән концертта көтеп кала сезне.

Нәкъ менә син яраткан җырчы чыгыш ясаячак, һәм синеке дә, гомумән, һәркемнең яратып тыңлаган башкаручысы булачак “Язгы татарча солянка”да. Шуңа да мондый концерты күрми калырга ярамас!   Очрашу урыны һәм вакыты: 21 март көнне 17:00 сәгатьтә УНИКС концертлар залында булачак.   Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77.   Билетларны: KASSIR.RU телефон (843) 512-25-35 һәм CONCERT.RU телефон 240-84-84 аша алырга мөмкин. Шулай ук УНИКС кассасыннан сорагыз.   


| 11.03.2015

"Адмирал"да янгын сүндерелгән: җимерек бина астында әле дә кеше бар

$
0
0
12.03.2015 Фаҗига
Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сәүдә үзәгендәге янгынның 21:30 сәгатькә сүндерелүен хәбәр итә.

Хәзерге вакытта вак-төяк учакларны сүндерү эше генә бара. Гадәттән тыш хәл туган урында җимерекләр тәртипкә китерелә, тикшерелә. Җимерелгән гомуми мәйдан 12 мең квадрат метр тәшкил итә. Иртәгә, 12 мартта, иртән җаваплы хезмәтләрне үз эченә алган комиссия эшен дәвам итәчәк.

Хастаханәләрдә психологлар эшли, "кайнар линия" үз эшен дәвам итә. Телефон номеры: (8-843) 227-45-63.

Янгында 40 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән; 4 кеше үлгән. Аның берсе һәлакәт урынында, өчесе хастаханәдә вафат булды. Һәлак булучының берсе янгын сүндерү хезмәткәре, дип тә әйтелә. 14 кеше хастаханәдә.

Коткаручылар тарафыннан җимерек бинадан 5 кеше чыгарылган. Хәзерге вакытта җимерек бина астында 1 кеше калуы турында хәбәр ителә.




| 11.03.2015

Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе

$
0
0
12.03.2015 Мәдәният
13 мартта 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе була. Россиянең һәм Татарстанның халык артистына 75 яшь.

Артистны юбилее белән Салават, “Казан” бию ансамбле, Рөстәм Маликов, Гөлсирин Абдуллина, Россия һәм Татарстан театрлары вәкилләре, дуслары, хезмәттәшләре һ.б. котлаячак. Юбилей кичәсенең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Сценарий авторы – драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы – 1940 елның 22 февралендә ТАССРның Тымытык районы (хәзерге Азнакай районы) Яңа Ташлыяр авылында дөньяга килә. 1961 елда Мәскәүдә М.Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә.  Әзһәр Шакиров татар милли театрының иң талантлы артистларыннан берсе. Соңгы ярты гасырда татар театрын аның исеменнән башка күз алдына да китереп булмый.   Шушы еллар эчендә артист татар, рус, чит ил классикасы, хәзерге көн драматургиясе әсәрләрендә төрле пландагы 150дән артык сәхнә образы тудырды. Аларны тамашачы яратып кабул итте, театр җәмәгатьчелеге тарафыннан күбесенә югары бәя бирелде. Тамашачылар аның беренче рольләрен аеруча яхшы хәтерли: Җәүдәт (Х.Вәхит «Карлыгач канат кага»), Рамай (Т.Гыйззәт «Чаткылар»), Дәрвиш (М.Кәрим «Ай тотылган төндә»), Алибәк (Ч.Айтматов «Гүзәлем Әсәл»), Фазлый (Т.Гыйззәт «Кыю кызлар»), Исмаев (Т.Миңнуллин «Ир-егетләр»), Саматов (Г.Ахунов «Чикләвек төше»), Тимуш (К.Тинчурин «Зәңгәр шәл»).   1980-90нчы елларда яшь режиссерлар Дамир Сираҗиев һәм Фәрит Бикчәнтәев белән берлектә эшләү артистның иҗатына яңа сулыш өрде. Т.Миңнуллинның “Хушыгыз” спектаклендәге Галимулла образы өчен 1998 елны Әзһәр Шакиров Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.   Бүгенге көндә дә артист тулы канлы иҗат белән яши: Карло Гоцциның “Хан кызы Турандык” спектаклендә Тимур, Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” спектаклендә Фуат Дамирович, Орхан Памукның “Минем исемен Кызыл” спектаклендә Остаз Осман, Г.Камалның “Банкрот” спектаклендә Доктор рольләре театр репертуарының бизәге булып тора.    Әзһәр Шакиров тарафыннан театрда гына түгел кино, телевидение һәм радиода да күп кенә образлар тудырылды. “Алтын мөнбәр” V Халыкара мөселман киносы фестивалендә “Бөркетләр” фильмындагы (режиссеры Р.Төхвәтуллин) Мирзаһит образы өчен “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә җиңү яулады. 


|

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: "Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле итәргә мөмкин"

$
0
0
12.03.2015 Дин
Бу гыйбрәтле кыйссаны Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе сөйли. “Бер юлчы сусыз кала һәм аның бик нык су эчәсе килә. Тегендә-монда бәргәләнеп, су эзли башлый. Йөри торгач, ташландык бер кое табып ала. Әлеге коега төшә һәм су эчә. Коедан чыгып юлын дәвам итә торгач, юл өстендә шулай ук сусаудан хәлсезләнеп аяктан егылган, телләрен асылындырган, авырлык белән генә сулап ята торган бер этне күрә.

Карале, бу эт тә минем кебек сусау хисе белән яна бит, дип, әлеге этне бик жәлли. Киредән кое янына бара. Тирән генә булган бу коега төшә. Читегенә су тутырып, коедан чыга. Барып, шушы эткә су эчерә. Әлеге гамәле өчен Аллаһ Тәгалә аның бөтен гөнаһларын гафу итә. Һәм җәннәте белән бүләкли”.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Хәдис китапларында бу кыйсса төрле-төрле риваятьләр белән килә. Шуларның берсендә, әлеге кеше бик гөнаһлы кеше иде һәм бер генә эшләгән изгелеге дә юк иде, дип языла. Бу кыйссада, әлбәттә, бик күп гыйбрәтләр бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны юкка гына сөйләмәгән. Иң зур гыйбрәтләрнең берсе – ул хайваннарга хөрмәт күрсәтеп, аларны рәнҗетмәү. Ягъни хуҗалык тирәсендә яшәгән хайваннарга карата кешенең мөнәсәбәте яхшы булырга тиеш. Шулай ук юлда очраган хайваннарга, ярдәм итә алганда, булышырга тиешбез.   Күп кенә галимнәр хайваннарны рәнҗетүче, сәбәпсез үтерүче кешенең үзенең дә шундый ук хәлгә тап булачагын әйтәләр. Истә калган бер хәлне сөйләп китәсем килә. Безнең күршедә яшәүче бер егет мәче баласын кулына алып, кесәсеннән газ баллоны чыгарып, мәче баласының йөзенә сиптергән иде. Мәче баласы сикереп төшеп, йөзен сөртә-сөртә китеп барган иде. Шушы эшне эшләгән кеше үзе дә берничә көннән соң аракы эчкән хәлендә мотоциклда әйләнеп капланды. Һәм мотоциклда булган кислота аның аягына акты. Аягы янды, шеште, җәй буе шифаханәдә ятып чыкты. Әле аннан соң да күпме, аягым авырта, дип, аксап йөрде.   Әлеге тормыш хәлендә ачык күрәбез: кешенең хайваннарны рәнҗетергә хакы юк. Кайбер галимнәр: “Кәефләнер өчен генә ауга чыгып хайваннарны атып йөрү дә бик зур гөнаһлардан була”, - дип әйтәләр.   Әмма шуны да әйтү кирәк: зарар китерүче хайваннарны үтерү рөхсәт ителә. Мәсәлән, хуҗалыкка зыян салучы күселәр, тычканнар, ниндидер җәнлекләрне үтерү гөнаһ булып саналмас.   Әлеге кыйссаның тагын бер гыйбрәтен искә төшермичә булмый. Хайваннарга ярдәм итү адәм баласын җәннәтле дә итәргә мөмкин. Шушы сүзне әйткәндә, Гомәр (р.г.) тормышында булган кыйсса да искә төшә. Гомәр (р.г.) икенче хәлифәләрнең берсе иде. Кичләрен гыйбадәттә, көндезләрен күп вакытта уразада, мөмкинлеге булганда Коръән укып уздырган, гаделлек белән хөкем иткән шушы диндар, тәкъва бәндә үлеп киткәннән соң, берничә кеше аны бер үк хәлдә төштә күрәләр. Күргән кешеләр төшләрендә: “Әй Гомәр (р.г.), тугры хәлифәбез, син намаз укый идең, һәр көнне диярлек уразалар тота идең, күп гыйбадәтләр, изгелекләр эшли идең. Шушы изгелекләрең арасыннан Аллаһ Тәгалә кайсысын аерым бәяләде һәм гамәлләрең арасында нинди гамәлең сине җәннәтле итте”, – дип сорадылар. “Әйе, намазлар, уразалар, изге гамәлләрем күп иде. Әмма бөтен гамәлләрем арасында мине җәннәтле иткән бер хәл булган. Дөньяда яшәгән вакытымда кулына кош тоткан бер сабый баланы күргән идем. Әлеге кошны баладан сатып алдым һәм азат иттем. Менә шушы гамәлем өчен Аллаһ Тәгалә мине җәннәтле итте”, – дип сөйләгән булган Гомәр (р.г).   Әйе, бу кыйссаны тыңлаган вакытта намаз укымаган кешеләр үзенчә бер нәтиҗә дә ясарга яраталар. Ягъни, карале, намаз укымасаң, ураза тотмасаң, хайваннарга ярдәм итеп кенә дә җәннәткә кереп була икән, дигән бер нәтиҗәне ясап  хаталы булалар. Намазның, уразаның фарыз икәнлеген белгән хәлдә аларны үтәмәү, этләргә, мәчеләргә ярдәм итү белән генә гомерне чикләү дөрес булмас. Булдыра алган хәлдә нинди генә саваплы, әҗерле, изге гамәл очраса, аларның барысын да эшләргә омтылырга тиешбез.
Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН

|

Фотограф Наил Зыятдинов Татарстанны яңача таныта

$
0
0
12.03.2015 Җәмгыять
Ни өчен туган җир иң матур урын икән? Кемдер моны геннар белән, кемдер тәрбия белән бәйләр. Ничек кенә булмасын, һәркемгә үз туган җире, үз йорты – иң кадерле урын. Шагыйрьләр аны олылап әсәрләр иҗат итә, сәнгатькәрләр җыр яза, ә замана фотографлары гүзәл күренешләрне сурәткә төшерә.

Шундыйларның берсе – фотограф Наил Зыятдинов. Җырчыларны фотосурәткә төшереп, аларга яңа образ тудыру белән шөгыльләнгән егет бүген җитди проектка алынган. Татарстан АССР оешуга – 95 ел, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үткәчәк 2015 елда ул үзенчәлекле эш башлаган.

- Наил, проектның асылы нәрсәдән гыйбарәт?   - Узган ел мин Казанның күренекле урыннарын фотосурәткә төшерү белән кызыксына башладым. Аларны махсус сайтымда урнаштырып барам. Беләсезме, туйлар яки ниндидер башка чараларны төшерүне глобаль нәтиҗә бирми. Рухи канәгатьләнү кичерү өчен башкалабызның һәм Татарстанның матур урыннарына игътибарымны бирдем. Моңарчы Интернет аша Азия фотографлары белән аралаша башлаган идем, алардан үрнәк алдым. Тик 7-8 ел фотография белән шөгыльләнүемә карамастан, беренче юлыдан ук аларныкы кебек яхшы сыйфатлы, югары технологияләр белән эшләнгән фотолар килеп чыкмады! Чөнки монда башка техник белемнәр кирәк иде. Мәсәлән, кичке шәһәрне төшерүне алыйк. Техник белемнәрең җитмәгән очракта да практика булырга тиеш. Ул сиңа фотосурәтне интуитив рәвештә матур итеп күрсәтергә ярдәм итәчәк. Азиядә халык тыгызлыгы күрсәткече зур. Алар барысын да эләктерергә, яшәргә һәм “зур базар”да үзләрен күрсәтергә тели. Миңа Азия фотографларының нинди технологияләр һәм нинди маркетинг алымнар кулланып эшләүләрен өйрәнергә туры килде. Алар рәхәтләнеп әлеге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Ә мин аларга үземнең эш рәвешемне сөйләдем. Безнең арада конкуренция юк. Алар Җир шарының бер башында, ә без башка урынында. Безнең арада бары дусларча мөнәсәбәт урнашты. Шулай эшли торгач, Татарстан республикасының галереясын барлыкка китерү турында уйлана башладым. 2014 ел дәвамында Татарстанның күренекле урыннарын төшергән фотосурәтләрне җыйдым. Монда Казан, Болгар, Свияжск, Раифа монастыре керде, әле төшереп бетермәгән урыннар да бар. Әлегә шул эшләр белән йөрибез. Коптер (радио җайланма белән идарә ителә торган мини вертолёт) ярдәмендә һавадан да төшерәбез.     - Синең өчен бу эшнең файдасы бармы?   - Беренче чиратта, бу – безнең республиканы чит илләргә күрсәтү максатыннан эшләнә. Туризм өчен дә отышлы вариант дип уйлыйм. Теләсә нинди проект рәсемнән башлана. Ниндидер текст белән генә чит ил кешеләрен җәлеп итеп булмый. Шуңа да бүгенге көндә маркетингта, рекламада рәсемнән башка гына эшләп булмый. Моны эре булган компанияләр ярдәмендә эшләп булачак. Фотографлардан торган әйбәт команда җыеп, кызыклы фотосурәтләрне эре компанияләргә эшләп бирергә уйлыйбыз. Бу безгә дә, республикага да әйбәт булыр иде. Ә республика өчен фотосурәтләребезне бушка бирергә дә әзер без.   - Эре булган компанияләр ярдәмендә эшләп булачак, дип әйттең. Берәрсе белән элемтә урнаштырдыгызмы әле?   - Әйе, электрон форматта җитештерүче “SONY” компаниясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Кибетләрдәге “плазма”ларга карасак, анда төрле фотосурәтләр күрсәтелә. Алар безгә әлеге техниканың сыйфатын, мөмкинлекләрен күрсәтергә ярдәм итә. Техник продукцияләр сатучы эре компанияләр әлеге фотосурәтләрне мониторларында күрсәтер өчен сатып ала. Ә без, үз чиратыбызда, бу очракта “SONY” компаниясенә үзебезнең Татарстанның күренекле урыннарын төшергән фотосурәтләребезне тәкъдим итәргә җыенабыз. Алар аны башка илләрдә дә күрсәтә алачак. Без фотосурәтләрне бушка бирергә әзер һәм бу турыда әлеге “SONY” компаниясе белән сөйләшү бара. Бу идея белән без Мәдәният министрлыгына да чыктык. Әлеге фотосурәтләрдән торган галереяне аларга күрсәттек. “Язма рәвештә әзерләгез, без сезгә ярдәм итәрбез”, – дип безнең идеяне хуплады алар. Барлык әзер фотосурәтләрне Интернет аша электрон форматта җибәрәчәкбез. Республикабызның галереясын бөтен чит илләр дә күрер дип ышанып калабыз. Әлеге күргәзмәдә республикабызның күренекле урыннары гына түгел, ә безнең илгә уңыш китергән шәхесләр һәм, гомумән, безнең барлык уңышларыбыз урын алачак. Монда җитештерүче оешмаларыбызны, заводларыбызны күрсәтеп булачак. Агрессив коммерцияле рәвештә түгел, җиңел аңлашыла торган формада күрсәтеләчәк. Бездәге мөмкинлекләрне чит илләр дә күрә алачак. Электрон форматта эшләгән очракта информация күпкә күләмле килеп чыга һәм бүгенге заман аудиториясенә җиңел кабул ителә. Фотосурәтләр астында төрле телләрдә текст урнаштыруны да күздә тотабыз.   - Әлеге галереяне теләсә кем карый аламы?   - Шушы көннәрдә Казанның һәм республикабызның күренекле урыннары төшерелгән фотосурәтләр галереясының digitaltatarstan.ru дип исемләнгән сайты булдырылды. Анда фото да, видео да бергә урнаштырылды. Әлеге сайтка кереп барысын да күрергә мөмкин. Аннары Казанның төрле урыннарындагы мониторларга әзерләнгән республикабызның галереясыннан торган видеороликны куярга исәп. Ул бит гади генә галерея түгел. Әлеге әзерләнгән галерея бөтен дөньяда сәүдә үзәкләрендәге цифрлы ТВ мониторларында трансляцияләнәчәк.  Су спорты буенча Дөнья чемпионаты вакытында да күрсәтеләчәк. Планнар зурдан, әлбәттә. Бар нечкәлекләрен дә сөйләп бетереп булмас.   Белешмә:   Наил Зыятдинов – Казанда туган, өйләнгән, ике бала үстерә. Профессиональ рәвештә фотограф булып 10 ел шөгыльләнә. Хәрби хезмәттә булып кайткач, берничә газетада версткалаучы булып эшләгән, аннары фотога төшерү белән ныклап шөгыльләнә башлый. Заманында “Татар җыры” фестивалендәге фотографлар командасын җитәкли. Туйлар төшерү, реклама өчен предметларның фотоларын ясау белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә.     1     2     3     4     5     6     7
Эльза ГАЗИЗОВА

| 11.03.2015

Ранил Нуриев бушлай Дубайга очачак яки «Танцы со звездами» татарча - 3 (ФОТО)

$
0
0
12.03.2015 Шоу-бизнес
Берничә ай дәвамында Казанның "Корстон" бинасында урнашкан бер барда шоубизнес вәкилләре биюдә көч сынашты. Ниһаять, кичә, 11 март көнне кич бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды: Ранил Нуриев һәм Екатерина Карбаева. Аларга Дубайга юллама бүләк иттеләр. Безнең фоторепортаж:

 

 

 

 

 

 

 1

 2

 3

 4

 5

 6

 7

 8

 9

 10

 11

 12

 13

 14

 15

 16

 17

 18

 19

 20

 21

 22

 23

 24

 25

 26

 27

 28

 29

 30

 Алдагы этаплардан ФОТОрепортажлар:

«Танцы со звездами» татарча: эстрада йолдызлары үзләрен биюдә сынады (ФОТО) «Танцы со звездами» татарча - 2 (ФОТО)    
Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 12.03.2015

Яшәү яме сөюдәме, мал җыюдамы?

$
0
0
12.03.2015 Мәдәният
Сөяме, сөймиме? Бу мәң¬гелек сорауларга җавапны кешеләр гомер буе эзлиләр. Нинди була соң ул, мәңгелек сөю? Бер-береңә буш вәгъдәләр әйтеп өметләндерүме, әллә Ходай биргән ярыңны саклап, йөге авыр булганда күтәрешеп, авыру булганда маңгаена кулыңны куеп, хәленә керә белүме? Бу сорауга җавапны драматург Флорид Бүләков тә “Сөясеңме, сөймисеңме” пьесасы аша эзләп караган.

Галиәсгар Камал исемендәге Татарстан дәүләт академия театры артистлары үзләренең шушы спектаклен Самараның Максим Горький исемендәге драма театрында самаралыларга да күрсәттеләр. Ике пәрдәлек моңсу комедия миндә бик авыр тәэсирләр калдырды. Аны комедия дип әйтүе дә кыен, ул чын трагедия.

Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, татар гаиләсенә бик хас проблема күтәрелә биредә. Туйга кадәр бер-берсенең холык-фигылен белеп тә өлгермәгән, ата-ана димләве буенча кушылган ике яшь йөрәкнең тормышындагы иң мөһим өлеш – кыз артыннан йөрү, көннәр һәм төннәр буе бер-берең турында уйлану, сагыну, хыяллану, сынап карау һәм, ниһаять, хисеңнең тирән сөюгә әверелүен тою, шул хисләрне сөйгән ярыңа белдерү кебек иң тирән тойгылар төшеп кала. Кеше табигате таләп иткәнгә, шулай кирәк булганга күрә генә өйләнешкән парларның проблемалары гомерлеккә сузылырга мөмкин.    Гомәр белән Вәсилә дә шулай өйләнешкәннәр булса кирәк. Гомер узганы сизелми бит ул. Менә инде алар да картайганнар. Пәрдә ачылганда Гомәр (рольне картлыгында Равил Шәрәфи, яшьлегендә Раил Шәмсуаров башкаралар)  селкенмичә караватта ята. Вәсилә (картлыкта - Дания Нуруллина, яшьлектә - Ләйсән Рәхимова) мәрткә киткән ире һәм йорттагы чебешләре арасында йөгерә. Кинәт бабай аңына килә һәм күргән төшен сөйли башлый. Имеш, аның янына Әҗәл килгән һәм өч сәгать биреп, берәр игелекле эш эшләргә кайтарып җибәргән. Эшләсә, тагын өч елга бу дөньяда кала, эшләмәсә – үлә икән.   Өч сәгать эчендә нинди яхшылык эшләп була соң? Карт белән карчык алай да, болай да уйлап карыйлар, башларына бернинди рәтле уй да килмәгәч, узган тормышларын искә төшерә башлыйлар.   Менә алар өйләнешкән көн. Зөфаф киче. Гомәр кабалана-кабалана чишенә, тизрәк караватка яту ягын карый, ә кыз аңардан кача. Аяк терәп каршы булмаса да, нидер көтә кебек. Бәлки назлы сүзләр кирәктер аңа, ә бәлки кулыннан тотып күзенә генә карау да җитәдер. Ләкин әлегә кадәр кыз күрмәгән егет каян белсен инде наз дигән нәрсәне. “Сөясеңме соң мине?” – дигән сүзләр һавада эленеп кала. Шулай, сөю сүзләре ишетмичә, бу төндә кыз хатынга әверелә. Ә тора-бара бөтенләй Васька булып китә.  Тиздән хәтта үзенең мулла кушкан исемен дә оныта ул.   ...Ә вакыт уза гына бит. Менә инде озак вакытлар туктап торган сәгать тә, кинәт телгә килеп, вакыт үткәнне саный башлый. Бер, ике, өч, дүрт, биш... Әҗәл якында гына йөри, яхшылык эшләгәнне көтә.    “Әллә акча бирикме берәрсенә?” – дигән уй килә әбинең башына. Ә карт, чүлмәктән каймак ялаган мәче кебек, читкә карарга тырыша. Вәсилә сандыкны күпме актарса да, акча табылмый.    - Аһ, имансыз икәнсең! Үлемтеккә дип җыйган акчабызны эчеп  бетердеңмени?    - Әҗәлдән акча биреп кенә котылып булса, байлар беркайчан да үлмәс иде. Әнә, пачкалап кырылалар! - дип җавап бирә тапкыр бабай. - Әллә самавырыбызны тол Фәүзиягә бирикме?   Вәсилә әллә нишләп китә. Тел төбеннән Гомәрнең яшь чагында эчеп-тузып, шул тол Фәүзия янына йөрүе, уйнаштан туган Марат исемле  малаеның Гомәрнеке булуы аңлашыла. Вәсилә бераз ачуын күрсәтеп алгач, картын Әҗәлдән коткару өчен соңгы байлыгы – тишек самавырны булса да бирергә була:   - Ярар, тол хатынның күңелен күрү изге эш булса, бар инде, бир самавырны, - ди ул сабыр гына.   Үзләренең балалары юк бит аларның. Яшьлегендә берничә тапкыр балага узса да, Вәсиләнең корсагы гел төшә. Төшми нишләсен: авыр колхоз эшендә бил бөккән, урман кискән, Гомәр үрчеткән бал кортларыннан җыелган тәпән-тәпән балны ташыган хатынның карынында бала тормый шул инде.  Ире дә бит: “Менә бераз эшлибез дә, менә тагын бераз мал җыябыз да, аннары тормышыбыз яхшырыр, балабыз туар”, - дия-дия, хатынны һаман эшләтә, жәлләми, вакытында хастаханәгә илтеп, табибларга да күрсәтми.    ...Өч, дүрт, биш, алты... Вакыт котылгысыз рәвештә алга чаба. Ике сәгать калган. Гомәр гомерендә эшләгән яхшылыкларны исенә төшерә башлый. Озак уйлап торганнан соң: “Мин сине үбешергә өйрәткән идем”, - ди. Вәсилә көлеп куя. Аны кыз чагында Гомәрдән алдарак күрше егете бит очыннан үпкән булган инде. Бу сүзләрне ишеткәч, ир күтәрелеп бәрелә. Вәсиләне битеннән үбү дә гаеп, ә үзенең гомере буе тол хатын Фәүзия янына йөрүе гөнаһ түгелмени?   Ләкин үткәннәрне актарып, үпкәләшеп утыра торган көн түгел бүген. Аның тагын нинди яхшылыгы бар иде соң әле? Ә-ә-ә, сугыш! Ул бит илебезне фашистлардан азат иткән кеше! Әнә орден-медальләре дә бар. Сандыктан чыгаргач, арада Вәсиләнеке дә табыла. Авыр хезмәт өчен бирелгән орденны ул беркайчан да такмаган, күкрәген киереп, хөкүмәттән ташламалар эзләп йөрмәгән. Шуңа күрә дә өйләре дә начар, бөтен байлыклары да тишек самавыр да бер тәпән бал гына. Ә бүген ул орденны беренче тапкыр күкрәгенә кадый. Көне шундый бит инде, бәлки Әҗәл күрер дә, борылып китәр?..   Бу ике кеше гомерләре буе эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Бәлки, Гомәрнең хатынына күтәрелеп карарга вакыты да булмагандыр. Ә бүген ул Вәсиләнең кулын учына алып беренче тапкыр сыйпый, кулларының кытыршы, ә битендә миңе булуын күрә. Гомер шулай тиз үтә бит ул. Әле кичә генә мәхәббәт тә, сөясе һәм сөеләсе төннәр дә, туачак балалар да алда әле, дип яшәгәндә, кинәт инде әҗәлең ишек шакый. Ул көн үз вакыты белән килә, кемгәдер иртә, кемгәдер соң. Һәркем аны коралланып көтәргә тиеш, дип ишарәли автор. Якыннарыбыз рәнҗеп калмасын өчен, сөю хисләре, рәхмәт тойгылары, гафу сүзләре вакытында әйтелергә тиеш.   Гомәр дә әҗәл көткәнен аңлап:    - Гафу ит мине, Вәсилә! – дип, гаебен таный, бәхилләвен сорый.   - Ә мин синнән башка сүзләр көткән идем...   Әйе, нинди генә авыр тормышта яшәсә дә, хатын-кыз барыбер үзенекен тукый: “Сөясеңме?”    ...Биш, алты, җиде...    - Әллә ятим балалар йортына бал илтикме? Соңгы тәпән балыбыз калган бит әле!    Ләкин игелек эшләү мәсьәләсе беренчел түгел инде карт белән карчыкка. Үткән гомер агышында ясалган ялгышлар, хыянәтләр, җәберләүләр һәм йөрәк авыртулары аша алар мәхәббәт балкышын күрәләр. Сөйгән бит ул хатынын, сөйгән! Ләкин бу турыда әйтергә ни комачаулаган? Ник ул аңа шул иң мөһим сүзләрне әйтмичә интектергән? Ә әҗәл ирнең “Гафу ит!” дигән сүзләрен игелек дип кабул иткән, күрәсең. Ул Гомәрне яшәргә калдыра, ә Вәсиләсен алып китә. Сөя белмәгәне өчен аңа җәза итеп ялгызлык бирелә...   Менә шундый кәмит. Кызыгы бик аз. Берән-сәрән көлкеле мизгелләрне санамаганда,  спектакль киеренке, тирән мәгънәле трагедия буларак кабул ителә. Спектакльнең режиссеры Радик Бариев Флорид Бүләковның пьесасын тирәнтен аңлаган, ә аның уй-фикерләрен тамашачыга җиткерү өчен артистларга (бигрәк тә олы яшьтәге геройларларны уйнаучы  Дания Нуруллина һәм Равил Шәрәфигә) эшкә бөтен сәләтен җигәргә туры килгән.   Сүз уңаеннан шуны да искәртеп үтәсем килә: Камал театрының Мәскәүдәге гастроленнән соң тамашачыларның берсе - Мөхәммәт Миначев, театрның комедияләр белән артык мавыгып китүе турында язганда “Сөясеңме, сөймисеңме” спектакленә кагылышлы берничә фикер әйткән: “Бер күзгә төшәрлек эпизод юк, бар да хәерче хәлендә, декорация бик начар итеп эшләнгән, гомер кичереп бер затлы әйберләре юк. Ни кияргә, кулга алырдай киемнәре, ни үзләреннән калдырырлык мираска маллары юк? Бер сүз белән әйтсәк, бомжлар. Ә бомжлардан нинди үрнәк алырга була бүгенге татарга, алда шундый хәлгә төшмичә яшәр өчен? Юк шул. Гомер кичергән шушы Карт белән Карчыкның хыялы бер генә - иреннән ишетергә бары тик бер мәртәбә «яратам» дигән сүзнеме? Ире аңа гомерендә бер мәртәбә дә әйтмәгән икән бит, “мин сине сөям” дип? Сиксәнне тутырган Карчыкны шушы хәл борчый икән бит үлем түшәгенә чаклы”, - дип яза ул каһкаһә көлеп.    Ни әйтеп була инде моңа каршы? Кемгә нәрсә бит, абзый. Кемдер мал артыннан куа, ә кемдер хисләр белән яши. “Мәхәббәттә гөнаһ юк”, - диелгән  Коръәндә. Тормышыбыз болай да авыр, бер-беребезгә мәрхәмәт һәм мәхәббәт күрсәтмәсәк, яшәү ямен нидән табарбыз икән?  
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

|

Казан егетләреннән - дуэтка

$
0
0
13.03.2015 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артистлары Артур Миңһаҗев һәм Марат Галимов журналистларга яңа музыкаль җыентык тәкъдим итте. Мәгълүм булганча, «Казан егетләре» төркемендә популярлык казанган егетләр дуэт төзеделәр.
14 март көнне Г.Тукай исемендәге филармония бинасында төркемнең дуэт буларак беренче концерты узачак. Концертта нәкъ менә яңа альбомга кергән җырлар яңгырар дип көтелә.   Егетләрнең сәхнәдәше, Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Артур белән Марат - җитлеккән артистлар. Алар һәрвакыт үз эшләренең осталары булды. «Яңа «A&М» альбомына да җитди, профессиональ җырлар гына кергән. Татар эстрадасында ир-ат дуэт - сирәк күренеш. Әлеге дуэт зур иҗади уңышларга ирешәчәк әле. «Казан егетләре» төркемендә чагында да алар үзләрен чын мәгънәсендә зыялы башкаручылар итеп таныткан иде. Артур ул әле бик матур җырлар да иҗат итә. Аның көенә язылган әсәрне үземнең дә башкарасым килә”, - дип, егетләр адресына җылы фикерләрен җиткерде җырчы-педагог.   «Казан егетләре» төркемендә яшь егетләр пәйдә булгач, кайбер тамашачылар аптырап калган иде. Артур белән Маратны юксынуларын белдерүчеләр дә булды. 14 март көнне узачак концертта егетләр Роберт Миңнуллин, Гөлсәрвәр, Дилбәр Исламова, Ринат Мөслимов һ.б сүзләренә иҗат ителгән әсәрләр башкарачак. Артур шәхсән үзе дә көйләр язу белән мавыга, әлеге концертта аның җырлары да яңгыраячак.


| 12.03.2015

Татарстаннан Айдар Сөләйманов Бурятиядә “Ак ай” конкурсында катнаша

$
0
0
13.03.2015 Мәдәният
ТРның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Бурятия Республикасының Улан-Удэ каласында узачак “Ак ай” (“Белый месяц”) эстрада җырын башкаручылар конкурсында катнаша. Конкурсның I туры 30 гыйнварда булды, II-III турлары 13-14 март көннәрендә узачак.

Чара, эстрада вокалын үстерү, җырчыларның репертуарын сәнгати яктан баету һәм башкару осталыгын арттыру, әлеге жанрда иҗат итүче яшь авторларга, сәләтле яшьләргә ярдәм итү максатыннан, уздырыла.

Конкурс Россия Федерациясе һәм Бурятия Республикасы Мәдәният министрлыклары, Бурятия башлыгы админитсрациясе һәм Хөкүмәте, “Республика халык сәнгате үзәге” БР Дәүләт автоном мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырыла, диелә ТР мәдәният министрлыгы сайтында.


| 12.03.2015

Әллә каргышмы соң бу? ("Адмирал" фаҗигасен үз күзләрем белән күргәч)

$
0
0
13.03.2015 Фаҗига
Чәршәмбе көнне Казандагы иң эре базарларның берсе – “Адмирал” янды. Янгынны бертуктаусыз ун сәгать дәвамында сүндерделәр. Фаҗигадә биш кеше янып үлде. Бу – кичәге сан. Рәсми хәбәрләргә ышансаң, ут эчендә 25 кеше калган булуы ихтимал. Әмма урамда көн һәм төнен уздырган кешеләр, корбаннар күбрәк булырга мөмкин, дип әйтә. Янгын урынындагы мәхшәрне “ВТ” хәбәрчесе үзе күреп кайтты.

Мәхшәрдән чыгып котыла алучылар

...Энҗе су эчендә басып торганын да, бер-бер артлы тәмәке кабызып, җиргә ташлаганын да сизми. Калтыраган кулы белән әни­сенә шалтырата: “Чыктык без, чык­тык, урамда басып торам, исән-сау мин, әмма анда кешеләр калды”, – дип сөйли. Аннары без­гә борылып, сүзен дәвам итә: “Янгын кафе ягында чыкты. Куртка алырга дип килгән идек. Башта өскә нидер тамган кебек булды, күтәрелеп карасам, түбә ягыннан төтен килә. Янабыз бит дим, ке­шеләр йө­герешә башлады. Шун­дагы сатучылар янгынны баш­та үзләре сүн­дерергә тырышты. Бе­рәүләр су алып килде, икенчеләре – янгын сүндергеч. Өчен­челәре шул арада товарларын да тутыра башлады. Янгын сүндерүчеләр тиз килде кебек, 13.15 сәгатьтә алар монда иде инде. Сәгатькә караганымны тө­гәл хәтерлим. Алар шул кафе тирә­сенә су сипте. Ә сәгать икеләрдә инде кафе урнашкан яктагы корылма җи­ме­релеп төш­те. Кеше­ләр базар эче­нә керергә, товарларын алып чыгарга тырышты, тик коткаручылар кеше­ләрне эчкә кертмәде. Чыгып өлгермәү­челәр дә күп иде”.

Янгын чыккан сәүдә үзәгеннән 650 кеше эвакуацияләнгән, шу­ларның 250се – базар хезмәт­кәрләре, сатучылар. “Адмирал”­ның гомуми мәйданы – 12 мең квадрат метр. Сәгать өченче киткәндә “Адмирал” сәүдә үзәге тирәсен полиция хезмәткәре камап алган иде, машиналарны Клара Цеткин урамыннан борып җи­бәр­деләр. Башта йөзгә якын полиция хезмәт­кәр­ләре тирә-якны саклады, аннары тимер рәшәт­кәләр куелды.   Нәҗип алты зур капчык өстен­дә утыра, барысында да – оеклар. Тирә-яктан су ага, урамда торучы­ларның барысының да аягы лычма су. Нәҗиптән коры оеклар килеп сорыйлар, ул каршы килми, барысына да бирә.   – Бу – эчтән алып чыга алган бар товарым. Нәрсә өстери алдым – шуны чыгардым. Калганы складта калды, барысы да дөрләп янды. Миллион сумнан артык акчам тө­тенгә әйләнде. Ярты ел гына эшлим монда, барысы да әйбәт иде. Ник болай килеп чыкты соң? – дип аптырый Нәҗип. – Янгын сүндерү­че­ләр дә вакытында килде кебек. Әмма башта бер генә машинадан су сиптеләр бит. Калганнарында су булмаган диделәр. Башта ут туктаган кебек иде, әмма ялкын икенче якка сикерде. Кешеләрне коткара алмаслар микәнни?   “Чыгар улымны уттан, коткар берүк!..”   Утны машиналардан да, махсус поезд ярдәме белән дә сүн­дерергә тырыштылар. Вертолет өстән су сибә, әмма янгын туктарга уйламый да. Миңниса апа камап алынган тимер рәшәт­кәләрнең буеннан-буена йөге­реп йөри, әмма эчкә үтә алмый. Керт­миләр. “Улым шунда”, – ди ул. Полиция хезмәт­кәре коры гына: “Рөхсәт ителми”, – дип җавап бирә. “Ул монда булырга тиеш, Айзат шушында. Дуслары белән ут эченә кереп киткән...” – дип кабатлый Миңниса апа, әмма аны ишетүче юк. Үзе кулыннан телефонын төшерми. Ул секунд саен бер төймәгә баса. “Айзат” язуы чыга, телефон чакыра, әмма теге якта җавап бирүче генә юк.   Сәүдә үзәгендә янгын чыкканын ишеткәч, Айзат “Адмирал”га чапкан. Хатыны Мәскәүгә товарга киткән булган, ә ул, сәүдә ноктасында сакланган товарны чыгарыр өчен, базар эченә кереп киткән. Аның белән берничә иптәше дә булган. Кергән, әмма чыга алмаган. Сәгать инде кичке 5 иде, ә Миңниса апа дөрләп янган базар ягыннан күзен алмыйча: “Үләргә тиеш түгел бит ул, карап торган улым бит ул”, – дип өзгәләнә. Аннары, улын эзләп, хастаха­нәләргә шалтырата башлады. “Шушы улым белән дөнья көтә идем, сеңелләрен укыта иде бит. Эчеп-тартып, тузынып йөр­гән бала булса бер хәл. Ник кергән ул ут эченә? Чүпрәк бет­кәнме инде? Гел ке­шеләр өчен утка-суга керә торган бала. Аллакаем, чыгар улымны уттан, коткар берүк... 27 яшь кенә бит балама...” – дип күз яшьләрен тыя алмый ана.   Миңниса апа могҗизага ышана. Янгын инде алты сәгать дәвам итә, бина эчендә калган кешеләр турында бернинди дә мәгълүмат юк. Миңниса ападан башка берсе дә кара төтен, кызыл ут эченнән котылырга мөмкин булуына ышанмый. Ә ана улының телефонына шалтыратуны дәвам итә. “Ул, бәлки, монда да түгелдер. Телефоны кайдадыр төшеп калгандыр, яки ишетмидер...” – дип, туганнарына улының машинасын эзләргә куша. Киткәндер, ут эчен­дә түгел­дер дип уйлый ул. Әмма бераздан Айзат машинасы базар тирәсендә икәне ачыклана...   ...Тимер рәшәткәләрнең теге ягына уза алмаган халык арасында ирләрнең үкереп елаганы ише­телә. Аңын югалтучылар да бар. Берсен ничек юатырга белми азапланалар. Улы ут эчендә калган икән. “Ничә кеше соң анда?! Ник корбаннар турында бер мәгълүмат та юк?” Халык әнә шулай дип шаулаша. Билгесезлек имеш-мимеш­ләрне арттыра гына. Кемдер 50 кеше дип әйтә, кемдер күбрәк ди.   – Базар эчендә минем энем, дусларым калды, кимендә ун­биш­ләп кеше. Алар чыга алмады. Товарлары артыннан кереп кит­те­ләр, – дип сүзгә кушыла үзен Мансур дип таныштырган бер ир. – Миңа энем шалтыратты. Кай­да икәннәрен әйттеләр. “Коткарыгыз, тыным кысыла, сулый алмыйм”, – дип әйтергә генә өл­герде. Без керергә маташып карадык. Мин бит янгын сүн­де­рү­челәргә караганда бинаны яхшы беләм, алар­ның кайда калганын да чамалыйм. Чыгара ала идек без аларны, кертмәделәр, камап алган җирдән уза алмадык. Яр­дәм итә алмадык...   Кичке алтыларда “Адмирал”­га Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы, янгын урынын карагач, янгын чыгу сәбәп­лә­рен тик­ше­рергә, ачык­ларга, дигән әмер бирде. Сәүдәгәрләрне шә­һәр­нең башка үзәкләрендә сату урыннары бе­лән тәэмин итәргә кушты.   Очраклы янгынмы, әллә ут төртүме?   Кичкә таба халык “Адмирал” янындагы бинага җыела башлады, шунда оператив штаб та оештырылган иде. Халык үзара янгын кемгә файдалы икәне, кем күпме зыян күргәне, кешеләрне кот­кара алмаулары турында сөй­ләшә.   – “Адмирал”да янгын чыгу бары тик “Тура”га гына бәйле. Башта “Тура” үзе янды, аның өчен 700 млн сум акчаны кесәләренә салдылар. Аннары Даурия урамындагы комплекс, аннары Каравайда, аннары Вьетнам базары янды. Нәрсә, бу очраклы дип әй­тергә телисезме? – дип фикер йөр­тә өске киемнәр белән сәүдә иткән Тән­зилә Сариева. – “Адмирал” менә дигән итеп эшли иде. Аның яхшы эшләве аерым ке­шеләргә тынычлык бир­мәде. “Адмирал”да нидер буласы билгеле иде, шомланып көтә идек, чөнки бу мәхшәргә кадәр “Тура” кешеләре монда иснәнеп йөрде. Аларга эш­мә­кәрләрне үзләренә китертү кирәк. Кайчан туктыйлар эшмә­кәрләрне яндырудан? Бу бит – кече эшмә­кәрлекне юкка чыгару.   Аңа хезмәттәше кушыла. “Кредит өстендә кредит. “Яңа Тура”да акчам көлгә әйләнгәч, фатирымны залогка салып, яңа кредит алдым. Ничек түләп бетерим мин аларны? 10 миллионлык товар юкка чыкты. Кемгә барыйм? Кем булышачак миңа? Бу янгын өчен кем җавап бирәчәк? Гаеплеләр табылачакмы? Бу янгыннан соң бер эшмәкәр дә яңадан аякка баса алмаячак”, – дип сорауларын тезә ул. “Нинди акча, нинди товар турында сөй­лисез сез? Туктый сызмы-юкмы? Янгын эчендә абы­ем калды, анда кешеләр янып үлде!” – дип үксеп елый янындагы кыз.   “Адмирал” сәүдә үзәге директоры Хөсәин Гахраманов “Life­news”­ каналына үзенә янаулары турында сөйләгән. Сакчылардан тыш туганнарым, дусларым базарны сакларга ярдәм итте. Һәрвакыт бина тирәсен күзәттек, чит яки шик­ле кешеләр юкмы дип карый идек. Моңа кадәр дә ут чыкканы булды, әмма аларны шунда ук сүндерә алдык. “Тура” янгач, сездә дә шундый хәл булачак дип әйт­теләр. Вьетнам базарыннан соң да шулай дип янадылар. Кемнәр алар? Белмим”, – дип интервью биргән ул. Базар җитәкчесе сүзләренә караганда, “Адмирал”­ны иминиятләштерү эше төгәл­ләнеп кенә беткән, сәү­дә үзәге 560 млн сумлык итеп бәяләнгән. Ә кичә Татарстан прокуроры Хөсәин Гахрамановның хокук сак­лау органнары тарафыннан тоткарлануын хәбәр иттеләр.   Корбаннар турында төгәл мәгълүмат юк   Янгын тулысынча сәгать кичке унынчы яртыда сүндерелде. Кичә иртән “Адмирал”дан калган урында 76 берәмлек техника, 300дән артык коткаручы эшли иде, аларга ярдәмгә Самарадан да 100 кеше килгән. РФ Гадәттән тыш министрлыгының Идел буе үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә караганда, хәрабәләр астында 25ләп кеше калган булырга мөмкин. Бу – якынча фаразланган сан. Алар турында туганнары әйткән. Кичә бер коткаручы да хәбәрсез югалган. Паньшин аңлатуынча, коткару эшлә­ренә ике көн вакыт кирәк.   Татарстан Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин янгын чыгуның берничә версиясе барлыгын әйтә. “Барысы да тикшерелә. Якынча фаразларга караганда, янгын электр аркасында чыккан. Беренче булып янгын чыгуны кафедагы сакчы күргән, ул электр чыбыгының төтенләве турында сөйләде. Янгын сүндерүчеләргә ул шунда ук хәбәр итмәгән, утны үзе сүнде­рергә тырышкан, үзенең көче җитмәгәч, 01 хезмәтенә хәбәр иткән. Алар килеп җиткәндә, 100 квадрат метр мәйданны инде ут камап алган була, – дип Игорь Паньшин сүзләрен җиткерә матбугат хезмәте җитәкчесе. – Кешеләр эвакуацияләнә, әмма базар хезмәткәрләре яңадан бина эченә керә. Тимер корылмалар җимерелеп төшеп, кеше­ләрнең чыгу юлларын яба”.   Кичә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин журналистларга янгында зыян күрүчеләргә нинди ярдәм күр­сәтелүе турында сөйләде. Министр хәбәр иткәнчә, 15 кеше 12 нче шәһәр хастаханәсенә ките­релгән. Бүген стационарда 8 кеше ята. Берсенең хәле авыр, әмма тотрыклы. Ул реанимация һәм интенсив дәвалау бүлегендә ята. Кичә кичтән операция ясалган. Калганнарның хәле уртача.   7 нче шәһәр хастаханәсендә 12 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Бүген анда 6 кеше дәвалана. Ике кеше реанимация бүлегендә. Бүтәннәрнең гоме­ренә куркыныч янамый. Күбрәк баш өлешләре, күкрәк тирәсе зыян күргән, кул-аяклары җәрәхәт­ләнүчеләр дә бар. 2 кеше сөрем газы белән агуланган. 3 кеше 12 нче хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән, кызганыч, табиблар аларның гомерен саклап кала алмаган. Янгын вакытында зыян күрүчеләр арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкил­ләре дә бар. Эчке эшләр министрлыгы госпиталенә, республика клиник хастаханәсенә мөрәҗә­гать итүчеләр дә булган.   Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары зыян күрүчеләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтә, ул җәһәттән Түбән Новгород бел­гечләре дә чакырылган. Табиб­ларга кичә барлыгы 55 кеше кил­гән. Нык зыян күрүчеләрне Мәс­кәү хастаханәләренә озату турында сүзләр булган иде, лә­кин моны кирәк дип тапмаганнар.   Моңа кадәр базарлардагы янгыннар ял көненә туры кил­гәнгә күрә, корбаннарсыз котыла килдек. Әмма чәршәмбе көнне булган мәхшәрдә кешеләр янып үлде. Корбаннарның төгәл саны әлегә юк. Янгыннарның бер-бер артлы булып торуы күп сораулар тудыра. Монысы инде очраклы хәлгә охшамаган.   P.S. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 11 мартында “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр гаиләләренә матди ярдәм күр­сәтүне йөкләде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хез­мәте. Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан бюджетыннан 1 миллион сум акча биреләчәк. “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрә­җәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк.   Янгын аркасында җәрәхәтләнгән чит ил кешеләренә Татарстандагы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренең исә мәетне туган илләренә алып кайтуга киткән чыгымнары ком­пен­сацияләнәчәк. Кичә зыян күргән сәүдәгәрләр белән Татарстан Президенты кар­шындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вә­кил Тимур Нагуманов һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләре очрашты.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

34 | 13.03.2015

Син гармунда уйнадың... (Гармунчы, курайчы Рөстәм Вәлиевне искә алу)

$
0
0
13.03.2015 Җәмгыять
5 мартта якташыбыз, Татарстанның халык артисты, мең төрле конкурслар лауреаты, гармунчы, курайчы Рөстәм ВӘЛИЕВнең вафатына бер ел тулып узды.

Куйбышевта гади татар гаиләсендә туып үскән Рөстәм бала чагыннан гармунда, баянда уйнарга ярата. Ул үзенең тормышын да гармунга бәйләргә ният итеп, сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Куйбышевның музыка училищесына керә һәм уңышлы тәмамлый. Шул елларда ул “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гармунда уйный. Ә армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, сәхнә юлын Казаннан башларга теләп, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, шул ук вакытта Казан филармониясендә эшли башлый. Шунда аны Илһам ага Шакиров күреп ала һәм хезмәттәшлек тәкъдим итә.

Рөстәм Вәлиевнең утыз ел гомере сәхнәгә багышланган: Зөһрә Шәрифуллина, Әлфия Афзалова, Илһам Шакировлар гастрольләре белән Россияне генә түгел, күп чит илләрне дә әйләнеп чыга ул. Ләкин үзенең 50 яшьлек юбилеен Рөстәм Самарада, туган шәһәрендә үткәрә.   Кызганычка, гомере кыска була аның. Кинәт, һич тә көтмәгәндә өзелгән гомер бигрәк аянычлы. Бер ел инде Рөстәм юк арабызда. Яхшы сүз һәм дога белән искә алыйк әле бу талантлы кешене...   Шамил ГАЛИМОВ:  - 2009 елның маенда туган авылым Яңа Кызылсуда мәчетебезнең 25 еллыгын билгеләп үткән идек. Миңа ул бәйрәмне оештыру комитетын җитәкләргә насыйп булды. Авылыбызның асыл ир-егетләре һәм хатын-кызлары да бу чараны оештыруга күп көч куйдылар. Шуңа күрә дә 2009 елның 23 маеның кояшлы, ямьле көне истәлекле бер вакыйга булып калды.   Имамнарның чыгышлары, вәгазьләреннән һәм төзелештә катнашкан якташларыбызның истәлекләреннән соң программага концерт та кертергә булдык. Кемне чакырырга дип, озак уйлап тормадык. Дини бәйрәм – ул күбесенчә олылар өчен бит. Шуңа күрә апа-агайларыбызның күңеленә хуш килгән татар җыры остасы Илһам Шакировны чакырырга булдык.   Илһам абыйны табу зур проблема түгел иде, чөнки аның гармунчысы - якташыбыз Рөстәм Вәлиев. Турыга аңа шалтыраткач, ул шатланып: “Көнен төгәл билгеләгез дә, без Кызылсуны эш планына теркәп куярбыз“, - диде. Шулай итеп, концерт кайгысы бетте.    Билгеләнгән көнне мәчет янына “Форд” автомашинасы килеп туктады. Рульдә Рөстәм үзе иде. Төшке ашны ашагач, артистлар сәхнәгә юнәлделәр.   ...Тамашачылар Илһам Шакировны басып, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Аны олы буын кешеләре бик яраталар бит. Кемдер яшь кенә Илһамның безнең авылга 1964 елның җәендә килгәнен исебезгә төшерде. Бәлки шулай булгандыр да. Ул вакытта Татарстан артистлары барлык татар авылларында булырга тырышалар иде бит. Эх, кайда ул хәзер - бала тулы авыл кырларында тракторлар гүләп торган, тузан күтәреп көтүләр йөргән чаклар...   Илһам абыйның моңлы тавышы авыл өстенә агылган саен без шушы бәхетле чакларыбызны исебезгә төшердек. Халык артистның чыгышын алкышларга күмеп, озак кына сәхнәдән җибәрми торган иде.   ...Бәйрәм тәмамланды, чәйдән соң кунакларыбыз юлга җыена башлады. Саубуллашканда, борынгы җыр исемә төште һәм җырлап җибәрдем: Карагайлы карурманны үтәр көннәр булырмы? Каршы килеп, кул бирешеп, күрешер көннәр булырмы? Белгән кебек, сизгән кебек булды бу. Аңа кадәр Рөстәм белән ел саен Самарадамы, Казандамы, очрашып тора идек. Ә бу очрашудан соң, нишләптер, бер дә очрашмадык. Күрешер көннәребез булмаган, күрәсең...   Айсылу АБДЕЕВА:  - Рөстәмнең вафатына бер ел тулып килгән көннәрдә тагын бер тапкыр фотоархивымны карап чыгарга, бергә эшләгән елларыбызны искә төшерергә теләгән идем. Күпме генә актарсам да, Рөстәмнең фотосурәтләре күп булмавына инандым. Ул фотога төшәргә дә артык яратмый иде шул.   Вакытына күрә мондый тыйнаклык яхшы да булгандыр, бәлки.. Ә хәзер, ул безне калдырып киткәч, аның ачык елмаюы, көлемсерәп караган күзләре җитешми. Талантлы кешенең күзләрендә язмышы язылган була, диләр. Бәлки, аның күзләренә тирәнрәк карасак, атылган йолдыз сыман кыска гомерен күрер, аңа игътибарлырак та булыр идек, күбрәк аралашыр идек...   Күпме генә үкенсәк тә, сагынсак та, күпме генә сүзләр әйтсәк, юк ул безнең арада, юк. Күңелләребездә аның урынын бер кеше дә ала алмас, ул урын гел буш булып, җырларыбызга чиксез моңсулык биреп торыр...           Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ: - Рөстәм Вәлиев турында нинди сүзләр языйм икән дип уйланып утырганда Нәкый Исәнбәтнең бер шигырь юллары исемә килеп төште:   Аһ, терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңрап үтте гомерләр, Син... гармунда уйнадың!   Кыска булды аның гомере. Әмма ләкин ул Аллаһы Тәгалә биргән гомерне сарыф итмәде. Әти-әниләрен хөрмәтләде, балаларына милли тәрбия бирде, хәләле Диләрә белән татулыкта, мәхәббәттә гаилә бәхетен татып яшәде, туганнарын, дусларын якын күрде. Рөстәм белән безнең әниләребез бер авылдан, Әбдеридән. Шуңа күрә дә мин аны туганым кебек якын иттем.   Татар музыка сәнгате өлкәсендә талант ияләре аз түгел. Ә Рөстәм Вәлиев, балкып торган йолдыз кебек, башкалардан аерылып тора. Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, күпкырлы җәүһәри иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң-сагышын, шатлыгын, йөрәк кылларын тибрәндерерлек итеп гармун, баян, курай кебек музыка коралларында уйнап, яшәү өметебезне үстерә, әхлакый нур өсти иде.   Ул татар гармунчылары, музыкантлары тарихында үзенә аерым эз калдырган шәхес. Рөстәм Вәлиев Татарстанның һәм Россиянең халык һәм атказанган артисты исемнәренә формаль рәвештә түгел, ә үзенең тырышлыгы, таланты нәтиҗәсендә ла-ек булды. Ходай аңа шул данга ирешү кодрәтен биргән.   Рөстәм Вәлиев сыман шәхесләр беркөнне дөньяга киләләр дә, мәңгелеккә калалар. Рөс-тәмнең моңнары бүген дә, киләчәктә дә яңгырап, йөрәкләрне, күңелләрне рухландырырлык көч биреп яшәвенә куанам.   Рөстәм Вәлиев үзенең иҗат гомерен татар халкының бөек җырчысы Илһам абый Шакиров белән уздырды. Ул миңа Илһам абый турында болай дип сөйләгән иде: “Шулай бервакыт Нурлаттан кайтып киләбез. Гадәттә мәзәк сөйләп, көлдереп барган Илһам абыйның тын-тавышы юк. Кайтып җиткәч, машинаны туктаттым да: “Илһам абый, ник бер сүз дә дәшмәдегез юлда?”- дип сорадым. “Мин эчемнән елап кайттым”, - диде ул.   Рөстәм Шәрифулла улы Вәлиевның арабыздан вакытсыз китүенә кайгырып, без дә инде бер ел буе “эчебездән елыйбыз”...  


|

Укытучыда бала кайгысы юк

$
0
0
13.03.2015 Мәгариф
Мәктәпләрдә кәгазь боткасы кими дип ышандырсалар да, чынбарлыкта әлеге галәмәт укытучыларның теңкәсенә тиюен дәвам итә. Укытучылар аннан котылып, кайчан тыныч кына эшли башлар икән? Бүген замана мөгаллимнәре әнә шул хакта хыяллана.

“Бүген безнең укытучыларның кулын күп төрле хисап эшләре богаулады. Һәр укытучыга 70 төрле документ әзерләргә кирәк. Алар­ның укучылары белән шөгыль­ләнергә вакыты да калмый. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты ­депутатлары Россия Мәгариф министрлыгына артык документларны алып ташларга тәкъдим итәргә җыена. 90 нчы елларда яңалык эзләп табучы алдынгы карашлы укытучылар бар иде әле. Ул чакта аларның хезмәт хаклары азрак та иде югыйсә. Ә хәзерге педагоглар­ның моңа вакыты да юк. Бүген педагогларның барысын да хисап тутырырга мәҗбүр итәбез”, – дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов респуб­лика парламентында узган “тү­гәрәк өс­тәл”дә. Депутат, укытучылар дә­рестән тыш эшләр белән күбрәк шөгыльләнсен өчен, башлангыч сыйныфта биш көнлек укуга күчүне тәкъдим итә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу очракта сүз аларның хезмәт хакларын киметү турында бармый.

РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге­нең Татарстан оешмасы җитәк­чесе Юрий Прохоров декабрь аенда гына бер мәктәпкә 312 телефонограмма килүен мисал итеп әйтә. “Ә бит аларның һәр­берсенә җавап бирергә кирәк. Нәтиҗәдә директор­лар­ның укытучылар белән эшләргә, аларның дәресләренә керергә мөмкин­леге калмый. Кәгазь белән утырсынмы ул, әллә белем сыйфаты турында кайгыртсынмы?” – ди ул. Кайсының мө­һимрәк икәнен исә түрәләр үзләренчә аңлый. Аларга хисап кирәк.   Азнакайдагы 4 нче мәктәпнең директоры Ленар Хәйруллин да документ эшенең күп булуын укытуга комачаулый дип бел­дерә. “Көненә унар запрос килсә, икенче көнне ул 20гә җитәргә мөмкин. Ниндидер кәгазь кил­мәгән бер генә көн дә юк. Алар­ның һәр­кайсына билгеле вакытта яки көн дәвамында җавап бирергә кирәк. Югарыдан кирәк булгач, шулай тиештер инде дип кабул итәм. Директор буларак документлар әй­ләнешен кон­троль­дә тотарга туры килә, – ди ул. – Әле бит электрон һәм кәгазь вариантларын да сорыйлар. Электрон ысулы гына калса, уңайрак булыр иде. Ләкин бүген һәр яктан мәгълүмат агылып торган заманда аның кимүенә артык өметләнмим”.   Казанда башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән Светлана да кәгазь эшенең күп булыннан зарлана. “Кайчак социаль хезмәткәр ролен дә башкарабыз кебек. Ветераннарның өйләренә барып, тормышлары турында ис­тә­лекләр язып алып кайтабыз. Монысыннан зарланмыйм, алар күр­гәннәр безнең өчен дә гыйбрәтле. Мәктәптә ветераннарга багышлап, чара уздыру да – тәрбия өчен кирәкле нәрсә. Ә менә мәгълүмат җыеп йөрү укытучыга кирәкме? Безнең башка эш юкмы әллә? Кайвакыт бер үк төрле мәгълүматны берничә урынга җибәрергә туры килә. Балалар белән шөгыль­ләнәсе дә бар бит”, – ди педагог.   “Хисап эше генә түгел, әле бит Интернет-конкурслар, дистанцион, онлайн укулар, вебинарлар, башка төрле бәйгеләр бар. Һәр­берсенә өлгерергә кирәк. Әле район мәгариф бүлеге мәктәп­ләрдә тикшерү үткәрә. Дәрестә баланың нинди универсаль гамәл­ләр куллануына кадәр сорыйлар. Ул аны каян белсен? Хәзер бит укыту­чының уку нә­тиҗәләрен, үсеш процентын тик­шерәләр. Белемне авыр үзләш­терүче балаларга, тәрбия­гә һәм башкаларга аерым папкалар әзерлибез. Һәр чи­ректә баланың белеменә нә­тиҗә чыгарабыз. Аптырагач, дәү­ләтнең укытучыны тикшерүдән башка эше беткәнме икән әллә, дип тә уйлыйм. Укытырга вакыт та калмый бит. Акчаны арттырдык дип, хәзер безне кәгазь белән кү­меп куяргамыни инде?” – ди авылда укытучы булып эшләүче Кадрия ханым.   Хәтта Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов та мәктәптә хисап, кәгазь эше күп булуын таный. “Элек мәктәпләр 92 төрле хисап җибәрергә тиеш булса, хәзер ул сан 72гә кыскарды. Без аны 15кә калдырмакчы булабыз”, – дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Ә укытучыларга бу яңалыкны күпме көтәргә, тагын күпме сабыр итәргә туры килер икән? 
Сәрия САДРИСЛАМОВА

34 | 13.03.2015

Гөлсирин Абдуллинаның беренче концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
13.03.2015 Шоу-бизнес
Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның Казан шәһәрендәге беренче концерты филармониянең туп-тулы залында шаулап-гөрләп узды. Яшь җырчыны беренче зур иҗади бәйрәме белән дуслары – Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасихов, Ринат Вәлиев, “Кама таңнары” һәм “Мирас” ансамбльләре, остазы – профессор Венера Ганиева, Алабуга мәдәният көллияте директоры Әлфирә Әкбәрова, Мамадыш районы хакимияте башлыгы урынбасары Алена Смирнова һәм, әлбәттә, әти-әнисе, туганнары тәбрикләде.
Казан тамашачысы Гөлсиринне искиткеч җылы кабул итте, аны чәчәкләргә, алкышларга күмде. “Сез миңа бүген канат куйдыгыз, хәер-фатиха бирдегез, рәхмәт сезгә!” – диде Гөлсирин.   15 апрельдә шул ук залда Гөлсирин Абдуллинаның өстәмә концерты була, рәхим итегез!   Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов, оештыручысы – Рәшит Ваһапов фонды.                                           Е.Мостафина фотолары.  
---

--- | 13.03.2015

"Голос Дети"да татар кызы "Су буйлап" җыры белән шаккатырды (ВИДЕО)

$
0
0
13.03.2015 Шоу-бизнес
Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың "Идел бит ул киң бит ул..." дип сузып җибәрүе булды, жюри әгъзалары бер-бер артлы аңа борылды. Җырның ахырына кадәр алар моңланып тыңлап утырдылар.

Казан кызының "Голос Дети" проектындагы уңышлы чыгышы турындагы сөенечне башта илебезнең көньягында яшәүче милләттәшләр алды. Чөнки ул якларда тапшыру берничә сәгать алдан чыга. Күрмәгән булсагыз, менә видеосы:

 

 

 

 

Чыгыштан соң интервью:

 


---

--- | 13.03.2015

Медицина алга китте дип саныйсызмы? (Сораштыру)

$
0
0
14.03.2015 Медицина
Медицина тармагының заманча шартларга яраклашып, тамырдан үзгәрүе турында күпме генә сөйләнсә дә, күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты мактанырлык түгел. Моно­полиягә каршы федераль хезмәт идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген хастаханәләрдә куелган диагнозларның дүрттән бере дөреслеккә туры килми.

Росздравнадор идарәсе узган ел сәламәтлек саклау өлкәсендә хокук бозу очракла­рының 40 процентка артканлыгын ачыклаган. Хокук бозуларның күбесе медицина хезмәтенең сыйфаты начар булу, аны пациентның рөхсәтеннән башка гына күрсәтү яки авыруга бөтенләй ярдәм итүдән баш тарту, бушлай медицина ярдәменә дәүләт гарантиясен бозу белән бәйле. Ә сез бүген медицина алга китте дип саныйсызмы?

Наилә ГАЙНАНОВА, Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча әйдәп баручы белгече:   – Медицина һичшиксез алга китте, дип саныйм. Бү­ген аның һәр тармагында югары технологияләр кулланыла. Әйтик, хирургия тар­магында элек без ясый алмаган операцияләрне ге­нә алыйк. Баштарак аларны ярып ясарга кирәк булса, хәзер аны бер-ике тишек аша гына башкарырга мөм­кин. Гинекология өлкәсенә килгәндә, бүген бала таба ал­маучы хатын-кыз ЭКО ысу­лы ярдәмендә әни була ала. Югары технологияләр генә түгел, алар белән эшли белүче югары квалификацияле белгеч­ләр­нең са­ны арту да медицина тармагы үсеше­нә зур этәргеч булды. Ә инде медицина өлкәсеннән канә­гать бул­мау­чыларга кил­гәндә, хәзер бит зарланырга теләгән пациентка замана мөмкинлек­ләре, шул ук Интернет яр­дәмгә килә. Зарыңны кә­газьгә язып, элеккеге заманнардагы кебек айлар, еллар буе көтеп утырасы юк. Интернет-кабул итү бүлмә­се­нә кереп, зарыңны кал­дыра­сың да мөрәҗә­гатең көнен­дә барып ире­шә. Ме­нә шулар арасында аноним рә­вештә, үзенең исем-фа­ми­лиясен, кайдан икәнен күр­сәтмичә зарлы хат җибү­рүчеләр җитәрлек. Кем тарафыннан язылуы күрсәтел­мәгәч, мәгъ­лү­мат­ның дө­рес­леген дә ачыклап булмый. Шуңа күрә бу очракта объектив булмаган фикер­ләр дә җи­тәрлек.   Илсур МОРТАЗА, Буа сатира театры артисты:   – Фән өлкәсендәге үсеш­ләргә караганда, әл­бәттә, алга китеш зур. Ләкин аны халыкка карата кулланырга ашыкмыйлар. Хәзер, та­ныш­­ларың булмаса, дә­ва­ла­нып азапланасы да юк. Тү­ләмичә бер нәрсәгә дә өмет­ләнер­лек түгел. Үзем бел­гән­нән бирле безнең ил системасында зур үзгәреш күрмим.   Финзия ГАЗИЗОВА, “Яңа Гасыр” каналында “Хәбәр­ләр” тапшыруы корреспонденты:   – Хастаханәгә сирәк йөр­гәнгә күрә, медицинадан әллә ни зарлана алмыйм. Сирәк кенә барган вакытта да күрсәтелгән медицина ярдәменнән канә­гать калдым. Табибка танышлар аша кергәч, чиратларда талашып, сугышып йөрисе дә булмады.   Ләйсән МӘХМҮТОВА, “ЗөЛәйЛә” төркеме со­листы:   – Техника ягыннан медицина, бәлки, алга кит­кән­дер дә. Тик бу техника бөтен җирдә дә юк һәм аның бе­лән эшли белә торган бел­гечләр дә аз. Күп кенә яман авыруларны никтер чит илдә дәва­лый­лар. Димәк, бездә аны эшли белмиләр. Ә бит андый авырулар саны елдан-ел арта бара. Бу хакта бераз хөкүмәт тә уйларга тиеш инде. Оят, билләһи! Шундый зур ил үз-үзен һа­ман дәвалый алмый. Алга китешме бу? Мин авырмаска тырышам, авырган оч­ракта да хастаханәгә бармыйм. Чират һәм кайбер табиб­ларның мөнәсә­бәтен күр­гәч, өйдә ятып дәвала­нуың хәерле. Икенче яктан, та­биб­ларны да аңлап була. Аларга хәзер кирәк­мәгән кә­газь эшен йөкләде­ләр. Авыруларның күзенә карап тынычландырырга вакытлары да калмый. Ә бит кайвакыт шундый караш та җи­тә. Кырыс заманда яшибез. Барысы да акчага бәй­лән­гән. Бездә бушлай медицина да сүздә генә кала.   Рәзинә СИБГАТУЛЛИНА, Нурлат районының “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе:   – Медицина алга китте китүен, тик гади халык аннан файдалана алмый. Бүген бездә акчалы кеше генә тиешенчә дәвалана ала. Ә акчасы булмаган кеше һаман да шул анальгин куллана инде. Шәхсән үзем медицина хезмәтеннән дә ка­нәгать түгел. Табибларга барсаң, күзеңә карап торалар. Акча “төртсәң”, дару­ның яхшысын, кыйммәт­лесен язып бирә­ләр, стационарда да урын табыла. Акчаңны кызгансаң, сау-сәламәт дип борып җибә­рәләр.


34 | 13.03.2015
Viewing all 38218 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>