Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38832 articles
Browse latest View live

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә... #7405

$
0
0
14.02.2013 Җәмгыять
Такташ сүзләре белән башлап җибәрүебез юкка гына түгел. Дөрестән дә, һәркемнең кабатланмас мәхәббәт тарихы бар. Кемнедер ул хис галәм киңлегенә кадәр очып менәрлек канатлар белән бүләкли, таулар кичәрлек көч, дәрт, дәрман бирә; ә кемнедер күктән җиргә ялгызлык куенына ташлый, канатларын каера, яралар калдыра...

Әмма нинди булуга карамастан, без ул татлы-борычлы хисне зарыгып көтәбез. Мәхәббәттән сыдырылган йөрәк тә бит ничектер үзенчә, батырлар ярасыдай, тәмле итеп сызлый. Мәхәббәт дигән татлы җимешне үз гомереңдә бер генә тапкыр булса да татып карасаң, димәк, тормышың заяга узмаган. Яшәешнең бар мәгънәсе ярату  һәм яратылуда бит. Мәхәббәт турында болай кабартып фәлсәфәләргә бирелгәч, сүзнең нинди тарафка борылачагына төшенәсеңдер инде. Әйе, әйе, сөюгә сусаганнар көтеп алган бәйрәм – Гашыйклар көне турында. Бу көнне бар галәмгә хисләреңне ярып салсаң да, сине берәү дә тиле гашыйк, шашкан мәхәббәт чыпчыгы дип әйтмәс. 14 февраль мәхәббәткә дан җырлый торган көн бит. Әйдә, син дә безнең белән хисләр иленә!

Менә сиңа химия!

Гашыйкларны җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасыннан да аерып була. Кулга-кул тотынышканнар, йөзләрендә елмаю балкый, ә күзләрендә очкын... мәхәббәт очкыны! Аларга ул хисне аңлату өчен, мөгаен, катлаулы җөмләләр дә, аңлашулар да кирәкмәс, алар аны сизә... Ике җанны берләштергән мәхәббәт – кабатланмас бәхет, һәр кешенең тормыштагы иң зур унышыдыр, мөгаен.

Гашыйк кеше ашау һәм йокыны оныта, игътибарны кирәкле әйбергә юнәлтә алмый, күңелендә аллы-гөлле күбәләкләр очкан сыман, таулар күчерәсе килә... Әллә каян канатларыбыз да барлыкка килеп, һаваларда очабыз, илһам тулы күңелебездә сәйлән сыман шигъри юллар туа... Мәхәббәттән исереп, илһамланып, йөрәк кылларын чирттергән ниндидер аһәңнәрдән рухланып йөргән вакытларга тиле яшьлек ярты гомерен бирә.


Хәзерге көннәрдә мәхәббәт хисенә ышанмаучылар да аз түгел. Араларында хәтта «мәхәббәт бит ул – химик реакция генә» дигән фикерләр дә очрый.

Без ник гашыйк булабыз? Ул кешегә карау белән нигә хәлсезләнәбез, йөрәгебез ныграк тибә башлый? Ник яраткан кешебез белән аерылышкач, еш кына депрессиягә биреләбез? Бу сорауларның барысына да баш миендә туган гади бер химик реакция җавап бирә икән.
Мәхәббәт хисе барлыкка килгәндә, нерв күзәнәкләре генә түгел, ә берничә төрле химик кушылмалар да катнаша, ди галимнәр. Бу җаваплы эштә иң мөһим рольне фенилэтиламин башкара. Иң кызыгы шунда ки – ул матдә нәкъ шул ук күләмдә кара шоколадта да була. Шуңа күрә, кәефебез төшсә яки күңелебез сагыш белән тулса, табиблар шоколад  ашарга киңәш бирә.

Баш миенә гыйшык хисен биргән фенилэтиламин белән шоколадтагы фенилэтиламин тәңгәл килә икән! Шундый ук хисләр, шундый ук ләззәт, шатлык мизгелләре... Бу сүзләргә бер дә ышанасы килмәсә дә, фән һәм гыйлем дөньясы безгә шуны дәлилли.

Гашыйк булган вакытта канда адреаналин дәрәҗәсе арта һәм йөрәк кызурак тибә башлый. Мәхәббәт ныгый барган саен, хисләрне контрольдә тоткан баш мие рецепторларына эндорфин гормоны кушыла. Ул гормон безгә күбрәк «бәхет гормоны» буларак билгеле. Аны шулай ук шоколадта да табып була.

Мәхәббәт тиз сүнә, диләр... Бу – дәлилләнгән факт. Кызганычка, бу изге төшенчә 1,5 елдан 3 елга хәтле дәвам итә. Аннан соң канга бүленеп чыккан адреналин да, фенилэтиламин, эндорфин эшчәнлеге дә сүрелә... Кешеләр бер-берсен аңламый, кайнар хисләр кичерми башлыйлар, юктан да ызгыш-талаш башлана.

Ләкин барысы да алай ук аяныч түгел. Күпме гасырлар буена җырларда җырланып, шигырьләрдә чагылып килгән дөньядагы иң зур көч-мәхәббәт хисен химик реакция генә дип санап, изге төшенчәләр исемлегеннән сызып ташлап булмас. Мәхәббәт бар ул! Ул кабынып киткән учак сыман, кайнар йөрәкләргә көч, дәрт, дәрман, ямь бирә.
 


Гүзәл МӘХМҮТОВА

в„– |

"Әй, киң төрки даласы!" - Гөлзадә Сафиуллинадан өр-яңа КЛИП #7406

$
0
0
14.02.2013 Мәдәният
Гөлзадә Сафиуллина башкаруындагы "Әй, киң төрки даласы!" җырына видеоклип табадан төште. Режиссеры, операторы, монтажеры Илшат Рәхимбай. Карыйбыз:

 

 

 

 

 

 

 


---

в„–--- | 14.02.2013

15 еллык тәҗрибәбез – зур байлык #7407

$
0
0
14.02.2013 Дин
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә - 15 ел! Ошбу дата барлык мөселманнар, мәхәлләләр, мөхтәсибәтләр өчен мөһим вакыйга. Чөнки без барчабыз бергә бер структураны тәшкил итәбез, бер үк бурычларны хәл итү өчен эшлибез.

Нәзарәтнең үткән чордагы эшчәнлегендә барчабызның да - бәлки, кемнеңдер әзрәктер, кемнеңдер күбрәктер - өлеше бар.  Ул елларда   тәҗрибә тупланылды, дин-дәгъвәт эшләрендә яңа, үтемлерәк  формалар эзләү барды. Аларның күбесе эштә уңышлы кулланылды.  Әлбәттә, бу елларда   күпмедер дәрәҗәдә ялгышулар, үзебезнең җирлектә Әбү Хәнифә хәзрәтләре мәзһәбе буенча формалашкан һәм инде мең елдан артык яшәү рәвешебезне тәшкил иткән динебез кыйммәтләрен санга сугып бетермәү  күренешләре дә булмады түгел. Әмма инде алар әкренләп тарихка кала. Татарстан мөселманнарының 2011 елның 13 апрелендә узган чираттан тыш V Корылтае Диния нәзарәте эшчәнлегендә эчке проблемаларны хәл итүгә таба чын-чынлап борылыш булды. Без бүгенге көндә аның нәтиҗәләрен ачык күрәбез. Имамнар аттестация уздылар, мәхәлләләр тәртипкә китерелде. Мөхтәсибәтләргә, мәдрәсәләргә финанс ярдәме даими төс алды. Дини мәгариф системасы традицион Ислам кыйммәтләренә нигезләнеп яңабаштан корылды,  тормышыбызда  Мәүлид бәйрәмнәре, дини җыеннар, башка йолалар  яңарды. Болар барсы да рухи дөньябызны баетуга, телебезне, динебезгә нигезләнгән гореф-гадәтләребезне саклап калуга, бабаларыбыз калдырган мирасны кадерләп саклый һәм куллана белүгә юнәлдерелгән. Без соңгы чорда җәмгыятебездәге тынычлыкны, милләтләр  татулыгын тәэмин итүдә дин әһелләренә  нинди мөһим, зур роль бирелгәнлеген тагын да ныграк аңладык. Булып узган террорчылык күренешләре безне чын-чынлап тетрәндерде. Ул артка юлның юклыгын, радикал, экстремизм, түземсезлек күренешләрен  фәкать рухи көрәш, халыкка дөрес гыйлем бирүгә нигезләнгән системалы эш белән генә бетерергә мөмкин икәнлеген  күрсәтте.

Узган чор  безнең өчен сан ягыннан да үсү еллары булды. Чаллы шәһәрендә мәхәлләләр саны 13 кә җитте, Җәмигъ мәчете төзелә башлады. Һәр елны меңләгән шәһәрдәшебез, шул исәптән балалар якшәмбе мәктәпләренә җәлеп ителә. Балалар арасында Коръән уку, азан әйтү, “Мөслимә курчагым”, “Кол Шәриф оныклары”   бәйгеләре традициягә керде, аларның җәйге ялы уңышлы оештырыла. Мөселман яшьләре  милли көрәш турнирына, башка спорт чараларына җәлеп ителә.   Калган  юнәлешләрдә дә шул рәвешчә эшләнә. Мәсәлән, шәһәребездә хәләл ризык җитештерү, хәләл хезмәтләр күрсәтү киңәя. Мөхтәсибәт тарафыннан дин кардәшләребезне хаҗга әзерләп җибәрү, дин-дәгъвәт юнәлешләрендә системалы эш алып барыла. 

Диния нәзарәтенә 15 ел тулган бу көннәрдә без күбрәк киләчәк турында уйлыйбыз, планнар корабыз. Һәм шуны аңлыйбыз: фикер, мәзһәб   бердәмлеге булганда гына без алга куйган максатларыбызга ирешәчәкбез, җәмгыятьтә үзебезгә бирелгән рольне уңышлы үти алырбыз. 15 еллык эш тәҗрибәбез – ул безнең өчен зур байлык.


Әлфәс хәзрәт ГАЙФУЛЛИН

в„– | 14.02.2013

Ут эчендә янсам да мин, ахыры яшәп туймамдыр... (Гакыйль СӘГЫЙРОВ көндәлекләре) #7408

$
0
0
14.02.2013 Җәмгыять
Өлкәбездә яшәп, үзен татар итеп санаучы һәркем каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны яхшы беләдер, аның күпләребезгә үрнәк булырлык тормышы, бай иҗаты белән горурланадыр дип уйлыйм. Әгәр исән булса, быел 16 февральдә аңа 75 яшь тулган булыр иде. Тик мәрхәмәтсез үлем 2009 елның 29 июлендә татарның бөек улын арабыздан алып китте. Һәм без шагыйрьнең юбилеен бу юлы аның үзеннән башка гына үткәрәчәкбез.

Күптән түгел кулыма Гакыйль Сәгыйровның умыртка сөягенә катлаулы операция ясатып, бер хәрәкәтсез түшәктә генә ятарга дучар ителгәненә кадәр дә, аннан соң да озак еллар дәвамында иҗат ителгән күпсанлы, әле беркайда да басылмаган шигырьләре, публицистик мәкаләләре, хикәяләре, көндәлек кулъязмалары килеп эләкте. Шуларны барлап, бергә туплап, каһарман якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы турында бер китап язып, дөньяга чыгарырга хыялланам. Моны әле күпләр шагыйрь үзе исән чагында, аның җитмеш яшьлеген билгеләп үткәндә соралганнар иде. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш гел артка кичектерелеп торды. Ниһаять, менә быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, танылган эшкуарыбыз Ильяс Шәкүров китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Һәм мин эшкә тотындым.

Шагыйрьнең архив кәгазьләрен актарып утырганда 1966 елның 3 августы белән тамгаланган көндәлекләр дәфтәренә тап булдым. Бу чакта Гакыйльгә инде 28 яшь тулган һәм 1952 елда ясалган операциядән соң ундүрт ел вакыт үткән булган. Бер хәрәкәтсез түшәктә яткан якташыбыз каләмен теш арасына кысып, кабат язарга да, рәсем ясарга да өйрәнгән. Аның шундый пөхтә, матур итеп язылган язмаларына карап хәйран каласың. Куллары исән чагында язган язу үрнәкләре белән чагыштырганда, болары күпкә төгәлрәк тә төсле әле.

Соңгы вакытларда шактый күпсанлы шигырьләр, рәсемнәр иҗат итәргә өлгергән якташыбыз көндәлегендә аларның бер файдасызга тартмада ятуларына борчылуын да белдерә. Редакцияләргә җибәргән рәсемнәре дә тиешлечә бәяләнмичә кала бирәләр дип яза ул.

Менә көндәлектәге өметсезлек рухындагы уйланулар әкренләп киләчәккә өмет хисләре белән алмашына бара. Моңа 1965 елның 5 маенда “Комсомольская правда” газетасында Ирина Цетинаның “Пламенный карандаш Гакиля” дип аталган язмасы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Язма дөнья күргәннән соң, Иске Фәйзулла авылына “Социалистик Татарстан” газетасының Нурлаттагы үз хәбәрчесе, яшь шагыйрь Рәшит Зәкиев килеп, аның тормышы, иҗаты белән таныша, Республика басмасында ачы язмышлы шагыйрь турында тәфсилле язма һәм аның берничә шигырен бастырып чыгара. Шуннан соң Гакыйль янына Татарстаннан бер-бер артлы мәртәбәле кунаклар килә башлый: баштан шагыйрь Гөлшат Зәйнәшева, Роберт Әхмәтҗанов, язучы Атилла Расих, аннан соң – Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев Сәгыйровның тормышы, иҗаты белән танышып китәләр. Аларның барысын да әлеге дә баягы Рәшит Зәкиев озатып йөри (тора-бара ул Казанга күчеп, озак еллар “Чаян” журналының баш мөхәррире булып эшләде, хәзер аңа 76 яшь инде).

Куйбышев телевидениесе, аннан Татарстанның нефтьчеләр шәһәре Лениногорски телестудиясе журналистлары килеп шагыйрь турында телевизион тапшырулар төшереп китәләр. Аларны Куйбышев, Казан, Мәскәү те¬левидениеләре дә күрсәткәч, Сә¬гыйровның тормышы белән кызыксынучылар саны тагын да ишәя төшә. Лениногорски нефтьчеләре Гакыйль Сәгыйровка телевизор, китап киштәләре һәм башка бүләкләр тапшыралар. Боларның барсын да ул чакта Лениногорски телевидениесендә эшләүче олы йөрәкле журналист Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова оештыра. Соңрак аның тырышлыгы белән нефтьчеләр берничә тапкыр вертолетта очып килеп, шагыйрьне Лениногорски шәһәре хастаханәсенә алып китеп дәвалыйлар. Гакыйль Сәгыйров үзенең бу көндәлегендә нәкъ шушы ярдәмчел, гаҗәеп кешеләр турында сөйли дә инде. Шунысы аянычлы: моннан берничә ел элек Луиза Исмәгыйль кызы вафат булган икән. Аның үзен күреп, истәлекләрен ишетү насыйп булмады. Шулай да Лениногорскида нәшер ителүче "Заман сулышы" газетасы мөхәррире Алсу ханым Минбаева миңа озак еллар Лениногорски басмаларында журналист булып эшләгән, Гакыйль белән бер үк вакытта хастаханәдә дәваланган Римма Вәли кызы Фәттахованың һәм Луиза ханымның истәлекләрен табарга ярдәм итте. Аларны без “Бердәмлек” битләрендә дә урнаштырырга, булачак китапта да кулланырга уйлыйбыз.

Әлегә укучыларыбызга Гакыйль Сә¬гыйровның 1966 - 1967 елларда язылган көндәлекләрен тәкъдим итәбез. Алар укучыларыбыз өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булыр дип өметләнәбез.

* * *

Тормышның һәм йөрәкнең үзе кебек бул...

(Көндәлек)

3 август 1966 ел

Бүген көн аяз һәм җилле. Көз көнен хәтерләтеп, күктә юка ак болытлар йөзә. Бик матур көннәр. Кайчандыр мин шундый көннәрдә еракларга китеп йөрергә ярата идем. Хәзер дә балаларны өйдә күрү бик кыен. Аларны яңа өлгергән җылы икмәк исе, басулар өстендә туктаусыз күтәрелеп торган машиналар гөрелтесе үзенә чакыра. Бүген табигать исерткеч сихерле көчкә ия.

Минем күңел бик төшенке әле. Язарга да, рәсем ясарга да “кул” бармый. Бернинди матур фикер, бернинди рәсем сурәте дә ашкындырмый. Бүген мин буп-буш. Бушатылган мичкә кебек түгел, ә бернигә ярамаслык итеп изеп ташланган кебек буп-буш мин бүген. Менә шундый настроение белән мин башладым бу көндәлекне. Редакциядән ни өчендер һаман рәсемнәремне кире җибәрмиләр. Шул да бераз күңелне борчыйдыр ахрысы.

Җибәрсәләр дә... Ни өчен ясыйм соң мин ул рәсемнәрне? Әллә мин шулай үз-үземне алдап яшәтәм генәме? Кемгә кирәк алар?

Һәрнәрсәнең дә үзенә күрә матурлыгы бар. Тик ул матурлыкны күрү һәм күрсәтү ике нәрсәгә бәйле: вакытка һәм шартлы билгеләргә.

Матур булмаган акыллы кешеләрнең физик кимчелеге беренче күрүдә артык күзгә ташланса да, вакыт үтү белән, аның рухи матурлыгы ачыла бару белән, тышкы кимчелеге төссезләнә башлый һәм соңыннан бөтенләй югалып кала.

Мин бу эшне һич тә эшләмәс идем. Аз гына саурак булсам, кул кысып күрешү өчен бер генә кул булса да кирәк бит миңа! Җаным үкереп каршы торса да, йөрәгем сызласа да, мин аңа килмәгез, хат язышуны туктатсак та начар булмас иде” – дип яздым.

4 август 1966 ел

Үткән атнада Наил (Гакыйльнең энесе. Редакция) кайтып киткән иде. Мәскәүгә узып барышлый, Башкириядәге таныш кызы туктап киткән, өйләнешү турында сүз чыккач, ул болай дигән: “Сиңа ник инде шулай ашыгыч кирәк соң? Абыйларым укып бетергәнче ике ел көтсәң иде... Әниемне ялгыз калдыра алмыйм мин”... Минемчә, акыллы һәм сабыр кыз сүзе бу.

Бүген дә минем көн бушка үтте. Каяндыр хат көттем. Юк, килмәде. Иртәгәсе көн миңа нинди дә булса яңалык китерерме икән? Шатлыклырак көн булсын иде.

5 август 1966 ел

Бүген иртүк бер сәбәпсез башым әйләнергә тотынды. Бик начар хәл бу. Күрәсең, минем тормышымның да соңгы ноктасы куелырга күп калмаган.

Л.дан хат алдым. Бик рәнҗегән. Әмма кешене йөз мәртәбә кимсеткенче, бер генә мәртәбә рәнҗетү хәерледер(?).

10 август 1966 ел

“Кеше үзенең тышкы кыяфәтен үзе сайлап ала алмый, шулай да, ул тагы да мөһимрәк нәрсәне – характерын сайлый ала. Кеше үзе нинди булырга теләсә, шундый булып тәрбияләнә ала”.

С.Лавочкин.

Үткән ял көнне Наил кайткан иде. Түшәм такталарын кысты. Шунда биш такта югалу беленде. Чама белән кемнәр кереп чыкканын белеп була. Биредән дә килеп алгач инде, ул, мескен, такта юклыгыннан тәмам тинтерәгәндер.

Кичә әни белән күрше Мәрьям апа “борчак” бәрешеп алдылар. Мәрьямнең бозаулары безнең бакчада “йөзгәннәр” икән.

Вәли икенче мичебезне чыгарып маташа. Иртәгә бетерер иде дә, кибет артын “сакларга” китмәсә.

Куйбышев телестудиясе минем тапшыруда кулланган рәсемнәремнең фотоларын җибәргән. Тапшыруның үзен дә күрсәң иде!

17 август 1966 ел

Яшьли сөйгән ярым ятка калды
Әйтегезче, дуслар, нишлием...

Үзәк өзгеч инде тынычланып бара торган хисләреңне тау-тау дулкынга әверелдерүче җыр бу. Көе дә, сүзләре дә, башкаручысы да ничек туры килгән!!!

“Мең дә бер мәзәк” китабын укыдым. Гаҗәп хәл: минем дә “Чаян”да басылган бер мәзәгем бу җыентыкка кергән. “Чаян”да ул – “Безнең фамилия” дип исемләнсә, биредә “Фамилиясен корбан итеп” исеме астында бирелгән. Шунсы кызганыч: мәзәкнең авторы билгесез диелгән. “Чаян”да язылган иде бит. Күрәсең, билгеле булыр өчен әсәрне язу гына җитешми, тагын нидер кирәк булып чыга.

20 август 1966 ел

Кичә колхозыбызның яшь механизаторлары Габбас һәм Миннехан күрше районга эшкә киттеләр. Бездә урып-җыю беткән һәм бу комбайнчыларны колхоз шунда ярдәмгә җибәргән. Китәр алдыннан минем белән саубуллашып чыктылар. Шундый минутларда күңел күтәрелә, җанга рәхәт булып китә. Бик истәлекле минутлар алар. Мин бит сезгә гел яхшылык кына телим, егетләр. Өйрәнегез, эшләгез, чын кеше булыгыз!!!

21 август 1966 ел

Куллар, куллар, нигә сез миңа буйсынырга теләмисез?! Мин аларның шулай ничек эшләргә кирәген белмичә аптырашып йөргәннәрен тешем шыгырдатып карап ятканчы, үзем тотып эшләр идем, үзем теләгәнчә эшләр идем, һәм ул күңел шатланырлык эш булыр иде. Әй, куллар! Нигә сез мине шулай хур итәсез, нигә?

23 август 1966 ел

Колхоз бер олау салам сораган идек, бирмәделәр. Чәчү җиткәч, шул ук саламны кибәне-кибәне белән ут төртеп тә яндыралар. Ну и ну!

Алар инде мине үлемгә дучар ителгән, йөрәгендә бернинди хистә булмаган адәмчек итеп саныйлар. Нишлисең бит, таш кыялар арасына кысылган фил дә чебеннәргә азык була ала.

14 сентябрь 1966 ел

Без инде хәзер (26 августтан бирле) яңа өйдә яшибез. Теге иске өй кебек кысан түгел. Әмма җылыга бик саран булыр ахрысы. Кышын суык булса, бер дә эшли алмам дип куркам.

Барсы да өегез матур булган, диләр. Үзем йөреп, кирәген үзем табып, балтасын да үзем тотып эшли алсам әгәр – күрер идегез шунда матур өй нинди булганын! Ә болай – ошамаса да ошый инде, нишлисең, ошатасың инде. Ачка тәмсез, ялангачка ямьсез юк, ди, бит ул.

Үз теләгеңне, үз кичерешләреңне тыгыз итеп, тыйнак, матур һәм аңлаешлы итеп тулысы белән әйтеп бирә алганда гына, бераз яза беләм икән дип ышанырга мөмкин.

Минем кайбер шигырьләремне укыгач, кара әле, ул да мәхәббәт турында уйлана, космоска очу турында хыяллана, дип мыскыллап әйтүчеләр табылыр бәлки. Исем китми, рәхәтләнеп әйтеп калсыннар. Бөркетнең канаты сынса да, тормышка мәхәббәте сүрелмәс, очу турында теләге кимемәс.

Күңелем саф, йөрәгем сау минем. Ул синең хәлсез тәнең белән исәпләшеп тормый, хыял канатында гына булса да сөяргә, замандашлар эшләгән бөек эшләрдә катнашырга омтыла. Менә шундый бит ул минем йөрәк, дусларым. Сез аны гаепләмәгез инде...

Сынлы сәнгать белән мине иң беренче булып бабам таныштырды дисәм, ялгышмамдыр. Менә уйлап карагыз: салкын кыш көне, тышта күз ачкысыз буран үкерә. Безгә уйнарга чыгу турында уйларга да ярамый, чөнки өлкәннәр дә бик кирәк йомышларына гына чыгып керәләр. Өйдә караңгы, шундый күңелсез. Менә шундый чакларда инде безнең бабай чәй кәгазе һәм бәләкәй кайчы алып сәкегә утыра иде дә кәгазьдән нидер кисә башлый. Мин исә, нәрсә туачагын алдан ук белергә тырышып, кайчы барган эзгә кызыксынып карап тора идем. Әһә, ат икән! Бөтенләй чын кебек бит! Менә койрыгы, менә ялы, колаклары да бар бит, әй! Мин аны шатлана-шатлана әле генә бозы эреп беткән дымлы тәрәзә пыяласына ябыштырып куям. Күңелгә шом салып, тәрәз артында гына әллә нинди авазлар чыгарып улаучы буран да колагыма керми башлый. Мин тагын түземсезләнеп бабай кулына карыйм. Монысы нәрсә була соң? Әһә, сыер икән ләбаса! Белми дә торам, безнең ак чәчле зәңгәр сыерыбыз икән бит! Мин аңа да ат янында урын бирәм. Бабам кисә дә кисә. Безнең инде сарыгыбыз да, кәҗәбез дә, этебез дә булды. Чү, бабам тагын нидер кисә әле. Паровоз булып чыкты ул. Аңа инде мин көне буе шатланып туя алмадым.

Бабам кисүдән туктагач, кәгазь-кайчыны алып мин эшкә керешәм. Бабамныкына охшатып берәр нәрсә чыгарып булмас микән, дип маташам...

Бу инде – рәсем сәнгатеннән минем беренче күнегүләр алуым булгандыр.

14 октябрь 1966 ел

Минем күптәннән бирле яза алганым юк. Көннәрем шундый берсенә берсе охшамаганнар, язсаң гел бер турыда язылыр иде. Гадәттән тыш хәлләр безнең өйдә бик сирәк була. Болыт арасыннан бер генә минутка күренеп киткән көзге кояш кебек, алар да минем тормышыма нур сирпеп алалар да вакыт чоңгылына төшеп югалалар. Кыска шул аларның гомере.

Москвадан сынлы сәнгать институтыннан башлангыч курсны тәмамлаганга язу алдым. Һәр яктан да рәсемнәремә уңай бәя биргәннәр, һәм өч бишле тезелеп тора. Тик аларның киләчәге юк дәрәҗәсендә бит. Чөнки мин инде физик яктан беркайчан да хәзергегә караганда тазарак булмаячакмын. Күпме генә тырышсам да, рәсемнәрнең сыйфат ягын шуннан югары күтәрә алмамдыр. Беренче яктан, техникамның бик примитив булуы теләгәнчә эш итәргә ирек бирмәсә, икенче яктан, мин яңа күренешләргә, яңа тойгыларга сусыйм. Кое нинди генә тирән булмасын, аңа чишмәләр су өсти тормаса, бервакыт ул кибәчәк. Кеше йөрәге дә, җаны да шулай ук.

Беренче төп курс өчен дәреслекләр дә җибәргәннәр. Программа бик җиңелдән түгел. Ул бит сәламәт кешеләр өчен төзелгән. Белмим инде, ничек кенә үтәп чыга алырмын икән?

Менә нәрсә: ни өчен шигырь җыентыкларын вак-төяк китаплар итеп чыгаралар икән. Берничә авторның әсәрләрен бергә туплап, 400 – 500 битле кечерәк форматта бер җыентык ясап чыгарсыннар иде. Тышы киндер, гомуми исемле. Эчендә һәрбер авторның китабы (нәкъ менә шигырьләре түгел, ә китабы) бер-бер артлы тезелеп киткән. Бу китапның юлында нинди кыенлыклар тора торгандыр, ансын күз алдыма китерә алмыйм, әмма шундый җыентык басылып чыкса, укучылар теләп каршы алырлар иде. Бәясе дә артык кыйммәт булмас иде кебек, ә укучы кулына нинди зур хәзинә килеп керер иде!

18 октябрь 1966 ел

Ике көн элек минем белән очрашырга Зирекле мәктәбе укучылары килгән иде. Ике укытучы, унике бала. Сбор үткәрделәр, мине почетный пионерга кабул иттеләр, миңа багышлап язылган шигырьләрен укыдылар, минем дә берничә шигырем укылды. Җырлар башкарылды. Мәдинә исемле бер бәләкәй кызчык күбәләк кебек очынып-очынып биеп ташлады. Миңа бүләк итеп китаплар алып килгәннәр. Гади укытучылар, гади авыл балалары бит инде, ә дулкынлануымның чиге булмады. Ни өчен? Белмим үзем дә. Җавап итеп берничә сүз әйтергә кирәк булгач, мин бөтенләй югалып калдым. Кирәкле сүзләрне дә әйтә алмаганмын. Нишлим инде, мондый очрашуга мин хәзер түгел идем. Мондый очрашу гомерем дә беренче генә булды бит әле. Сәнгать баскычының иң түбән басмасына аяк куйган булсам да, үзем турыда начар фикергә килеп китүләрен теләмәс идем. Нишлисең бит, теләк кенә җитми икән шул...

14 ноябрь 1966 ел

Күптән инде мин бу битләрне актарганым, серләремне салганым юк. Байтак вакыт үтте инде. Җир өстен ак кар япты, беренче суыклар килеп, тәрәзәгә чәчәкләр ясап күрсәтте. Инде бөтенләйгә кыш килеп урнашуга да карамастан, кайбер куакларда кызарып кипкән яфраклар җилфердәп торалар. Шундый нык береккән яфраклар да була икән. Нинди куаклар икән алар, картаеп та яшь күңелле булып калган кешеләр кебек, чатлама суыкка, кар-буранга да илтифат итмичә, һаман да әле яфракларыннан аерылырга теләмиләр?

Бөтен җир тип-тигез, ап-ак булып калган. Чокырлыклар, вак-төяк елга сызымнары, тирес өемнәре, ямьсез булып күренеп торган башка урыннар күмелеп калган. Тирә-як искитәрлек матур-саф. Суык аяз көнне һәр кар бөртеге көзге кыйпылчыгы булып күзне чагылдырырлык ялтырый. Тимер чыбыклар өшеп “мамыкка” чолганалар. Ә агачлар!.. Әйтерсең лә бер төн эчендә әллә нинди сихри яз килгән дә аларны ап-ак куе яфракка киендергән. Гомеремдә дә әле мин бүгенге кебек искитәрлек булып, дөньяның (табигатьнең) бәскә киенгәнен күргәнем юк иде. Кичке томан эшедер инде бу.

Кемдер - бер ялкавы, пумала алып, ак буяу белән зәңгәр күк ефәгенә сирәк-мирәк кенә болытлар сызгалаган. Җил юк. Гүяки ул да дөньяның гүзәллегенә таң калып, әнә шул үрдәге куаклар буенда ял итә. Җилкәй, җилкәй! Бозма әле син бу матурлыкны, койма әле куактан бәсләрне, кар тузаннарын да куып китермә! Бу матурлыкны башкалар да авыз итсеннәр, күреп шатлансыннар. Аннан соң без синең белән икәү ул бәсләрне коярга чыгарбыз. Ул да кызык бит!..

Рәшитнең (Рәшит Зәкиев – Татарстанның Нурлат шәһәрендә яшәүче яшь журналист һәм шагыйрь) зарисовкасын һәм минем шигырьләремне “Социалистик Татарстан” газетасында бастырып чыгарганнар. Билгеле, бу минем өчен зур шатлык. Шулай да, ул шигырьләр мәкаләне бераз нигезләү өчен генә басылганнар, дип уйлыйм мин. Чөнки аларның берничәсен мин элек тә шул газета редакциясен тәкъдим итеп караган идем. Төрле кимчелекләр табылып, газета битенә үтә алмадылар. Инде менә, кимчелекләреннән арындыра алмасам да, мәкаләгә ияреп, газетада күренү “бәхетенә” ирештеләр. Бу минем уңышым түгел, әлбәттә. Белмим инде, минем шигырьләр кайчан да булса “юлбашчысыз” гына матбугат басмаларында күренерләр микән? Булыр микән шундый көн?

15 ноябрь 1966 ел

Әти, әти! Син бүген безнең белән бергә исән булсаң иде! Син исән булсаң, бәлки мин дә, канаты каерылган кош очарга тилмергән кебек, күзләремне ерак-еракларга төбәп, шул җирләрне күрергә теләп ашкынып ятмас идем. Эх, нинди генә бәхетсезлекләр китермәде бу сугыш адәм баласына!

Әле дә бит еракта сугышлар бара. Бомбалар шартлый, тыныч тормыш өчен корылган оялар янып көлгә әверелә. Әле генә үлем турында уена да китермәгән кешеләр мәңгегә күзләрен йомалар. Тол калган хатыннар, ятим балалар яше ага. Әле дөньяның якты нурларын күреп тә өлгермәгән нәниләр ана карнында пуля тигән ана йөрәге белән бергә яшәүдән туктыйлар. Моннан да коточкыч вәхшилек, моннан да зуррак явызлык бар микән дөньяда?!

Эх, әти, әти! Беләм мин: сез менә шундый ерткычларга каршы көрәшеп һәлак булдыгыз. Азат илем халкы һичкайчан да батыр улларын оныта алмас!
Без дә сине онытмыйбыз.

Ул көннәрне вакыт киңлеге ерагайта барган саен сине юксыну күңелләрне ныграк телгәли, сине сагынуыбыз һаман саен арта бара. Әни беребезгә карый да: әтиеңә бигрәк охшагансың, ди. Я берәр эшебезне мактап: әтиегез дә шулай итә торган иде шул, дип куя. Һәм безгә әлеге сүзләрне син әйтәсең кебек тоела, җиңел һәм рәхәт булып китә. Син үзең янәшәбездә басып торасың кебек.

Берәр кыенлык туса, мин синең рәсемеңне алам да күзләреңә карыйм. Алардан шундый ныклы сабырлык, саф яктылык сирпелеп тора. Гүяки алар: тыныч бул, егетем, бу кыенлыклар вакытлыча гына, син аларны ерып үтәчәксең, мин сиңа ышанам. Юкса, минем карашым да бу кадәр үк тыныч булмас иде, дип әйтәләр кебек. Рәхмәт, әти! Мин синең ышанычыңны акларга тырышырмын.

Әти! Син Монголиядә хезмәт иткән ваытта бер иптәшең белән рәсемгә төшкәнсең. Икегез дә хәрби киемнән. Бу рәсем хакында әнигә шулай сөйләп калдыргансың: ул иптәшең казах егете булган икән. Мин туган хәбәрне алып сиңа авылдан хат барып төшкәч, иптәшеңнең дә минем белән бер көндә туган нәни кызчыгы барлыгы беленгән. Һәм сез казах йоласы буенча без нәниләрне ярәштереп тә куйгансыз. Күрәсең, ул дустың белән бигрәк тату яшәгәнсез. Кызганычка каршы, ул дустыңның исемен генә булса да белмибез. Эх, берничә урынга язып карасам да, җавап ала алмадым шул. Беләсе иде ул гаиләнең бүгенгесе көндә кайда-ничек тормыш иткәнен! Кайда соң син, нәни кызчык? Кайда соң син, аның әтисе? Кайда соң сез, гүзәл кешеләр?..

21 ноябрь 1966 ел

Рәсемнәрем – сез минем күзләрем, шигырьләрем – сез минем йөрәгем. Рәсемнәрем, мин сезне ясаудан туктап сукыр калыйммы? Шигырьләрем, сезне язудан баш тартсам, минем өчен ул йөрәгем тибүдән туктауга караганда да авыррак булыр иде. Нишлим соң? Икегезне дә дәвам итәргә минем хәлемнән килми башлады.

Рәшит! Син кайчан да булса бер бу юлларны укырсың. Белеп булмый, бәлки сиңа очрамаслар да алар. Шулай да, биредә генә булса да, мин йөрәгемдәгене әйтмичә кала алмыйм. Рәшит! Минем беркайчан да әле синең кебек эчкерсез чын дустым булганы юк иде. Чиксез рәхмәт сиңа, дустым!

Синең якты киң маңгаең, кара кашларың, эчке уйланулы коңгырт күзләрең белән бизәлгән түгәрәк, ягымлы йөзең һаман саен күз алдымда тора.

Рәшит! Син миңа табигать турында күбрәк язарга, җыр язып карарга киңәш бирдең. Синең киңәшне мин тотарга телим. Ничек булдырып булыр, анысын инде язмыйча белеп булмый. Тик минем шигырьләр бик авыр туалар шул. Чын язучылар болай авырлык кичермиләр инде, билгеле.

22 ноябрь 1966 ел

Бүген күк йөзен тип-тигез итеп карасу сыек болыт каплаган. Болыт күк гөмбәзенә шундый тигез җәелгән ки бер генә җыерчык та күренми, кая таба ачылганы да сизелми.
Көн җепшек. Түбәдән тамчылар тама. Агачлар да йоклар-йокламас яткан кеше шикелле – уянырлар иде, әле вакыт җитмәгән шул. Әле бу – тирән йокы алдыннан ялның беренче татлы минутларын кичерү генә, һәм агачлар ара-тирә салмак кына, иренеп кенә, хәрәкәтләнеп куялар.

Юлларда уйдык-уйдык су җыелган. Казлар да, язны хәтерләткән мондый көнгә шатланып, кызыл тәпиләре белән шул сулар өчендә йөриләр, канатларын кагынып, әллә кайларга яңгыратып каңгылдашалар. Чыпчыкларның да тавышы дәртлерәк чыга. Күмәкләнеп анда-монда очып йөриләр.

Табигатьнең шундый минутларын тасвирлаган бер генә шигырь дә укыганым юк әле минем.

23 ноябрь 1966 ел

Бүген көн минем өчен бик шатлыклы булды – Мәскәүдән педагогтан әйбәт хат алдым. Рәсемнәрем ошаган. Белмим инде тагын кайчан мин аңа рәсемнәр сала алырмын.

Казанның “Яшь Ленинчы” газетасында ике шигырем басылган. Ике данә газета җибәргәннәр һәм газетага язгалап торырга тәкъдим иткәннәр.

Мондый шатлык яңгырына йөрәгем әле күнекмәгән - дулкынланам. Йөрәгем күкрәгемә сыймый башлый, мин тәмам авыруга әверелеп китәм. Берни эшләп булмый. Ачуланып, үзсүзләнеп, бөтен көчемне туплап тотынмасам, берни дә чыкмый - тиз талчыгам, бар нәрсәдән күңел кайта.

1 декабрь 1966 ел

Төнлә йоклаган килеш үлеп китәрмен, дип куркам. Иң соңгы минутымда да якты дөньяны күреп үлсәм иде.

Бертуктамый исереп йөрүче Вәлигә минем йөрәк тойгыларын бер генә сәгатькә биреп торасы иде! Гаиләсен шикәргә дә тилмертүен ташлар иде бәлки. Эшләп тә таба, шуны эчеп тә бетерә ала. Алай гына булса иде әле!

Ничек инде шундый авыр сүзләр белән хатыныңны сүгәргә, аямыйча изге тәненә сугарга кирәк? Малае да кебек үзе булачак бит. Монысы инде тагын да аянычрак. Хәзердән үк анасына сука дия ала, үзе беренче класста укый...

Исерек Вәли... Киң җилкәле, урта буйлы, көчле кеше, акылы да юк түгел кебек. Исердеме – кызганыч усал бер ерткычка әйләнә. Тубал чаклы башында көлтә кадәр чәче тузган, акайган күзләреннән яшь, зур авыз читләреннән селәгәй ага. Өйләренә кайтып керсә, кем дә калмый. Актык тиенгә кадәр алып чыгып китә. Каршы кем очраса да, “гомерлек” дустына я туганына әйләнә ул кеше. Өч баласы һәм хатыны ничек җитте шулай көн күреп баралар. Әйткәч, син аның кан дошманына әвереләсең.

Эх, белми бит ул! Шундый кадерле минутларны аракы томанына күмеп, заяга уздырмасаң да әле, безгә бирелгән гомер бик кыска бит.

3 декабрь 1966 ел

Ул чагында миңа 4-5 яшьләр чамасы булгандыр. Яз көне иде. Мин ачык тәрәзә төбендә аякларымны тыш якка салындырып, дөньяны күзләп утырам. Өебез каршында гына юеш карлар арасыннан үзенә борма-борма юл ясап, нәни генә елгачык ага. Ул, иртәнге кояш нурларында җем-җем итеп, тиберченеп ятучы тере нәрсә кебек күренә. Әйләнә-тирә искиткеч матур һәм яңа. Мин эштән кайтып баручы өлкән дустым Талип абыйны күреп алам. Ул елгачык янына җитте дә үтәргә юл эзләп, тукталып калды.

- Талип абый, моннан чык! Моннанрак чык!

Ул елмаеп минем яныма килде дә бу инде – юл күрсәткән өчен дип, миңа карандаш бүләк итте. Карандашның бер башы кызыл, ә икенче башы зәңгәр иде.

Күп тә үтмәстән, мин инде матур булсын дип тырышып-тырышып апам китабындагы рәсемнәрне буйый идем. Мин шундый мавыгып киткәнмен, кулымнан китапның тартып алынганын сизми дә калдым. “Бетергән, бетергән!” - дип елый-елый янымда апам басып тора иде.

- Буягач матур була бит, - дидем мин аның елавына гаҗәпләнеп.

– Укытучым Асия апа нишләтә инде мине хәзер? – дип үксеп елады ул һәм миңа бер икене таза гына кундырып та алды. Миңа еларга туры килмәде. Чөнки мин үземне гаепле сизә идем. Апамны үксүеннән туктатыр өчен, матур карандашны аңа бирдем. Теләмәсәм дә бирдем инде.

4 декабрь 1966 ел

Бу арада бернинди дә хәлләрнең булганы юк. Хатлар килә, аларга җавап язам. Кичен бераз шигырьләр өстендә эшләргә тырышам. Ничек килеп чыга торганнардыр. Киңәшләшергә яныңда берәр кеше булса иде. Рәшит бар да бит. Ул шул еракта. Хат бит биредә ике атна йөри. Ни сөйләсәң дә, хат ул – тере кеше сүзе түгел.

Ни өчендер мине һаман үткән көннәр үзләренә тартып торалар. Әле менә хәзер дә балачакның тагын бер онытылмас истәлеген хәтер үзенең ерак киштәләреннән эзләп табып миңа күрсәтте. Әйе, ул көз иртәсе минем күңелемә мәңге җуелмаслык булып урнашып калган.

Мин уяндым да кыска күлмәкчән ялан аяк кына тышка йөгереп чыктым. Чыктым да нәрсәгә чыкканымны да онытып капка төбендә тукталып калдым: дөнья гүзәл иде!

Сыек кына томанга уралып, яңа гына чыккан кояшның алтын нурлары бөтен дөньяны тутырган, куакларда, бүрәнәләрдә, җир өстендә дә көмеш бөртекләр булып чыкмы утырган, әллә кырау төшкәнме. Мин исем китеп бакчага карыйм. Анда биек булып үзләре генә утырып калган сап-сары кукуруз калфакларында, киң озын яфракларында зур көмеш тамчылар тезелгән. Алар шундый дәүләр, яфракларда ничек тотылып торуларына әле дә булса гаҗәпләнәм. Ул вакытта да җемелдәшеп торган шул тамчыларга бармагым белән кагылмыйча булдыра алмадым.

Мин бабам кебек кулымны күз өстемә куеп, биектә кычкыра-кычкыра уйнаклап очучы каргаларны күзәтә башладым. Аксыл гына күренеп торучы айга кунмаслармы, дип озак күзәттем мин аларны. Күпме генә ай яныннан очып үтсәләр дә, берсе дә һаман кунмый да кунмый. Әниемнең “Туңасың, кер!” дигән тавышын ишеткәч кенә исемә килдем – мин шактый ук өшегән, аякларым вак кына калтырыйлар икән. (Ул чактагы зиһен хәзер булса иде). Шуннан калганын белмим инде. Ул көннең кояшлы иртәсе мәңге онтылмаслык рәсем булып күңелемә төшеп калган.

5 декабрь 1966 ел

Менә хәзер хәтергә килеп керде әле. Сугыш беткәнгә икенче ел инде... Дусларыбызның күбесенең әтиләре өйгә кайттылар. Безнең генә әтинең хаты да юк, үзе дә кайтмый. Әнә безнең белән яшьтәш Таһир белән Исламның да әтиләре кайтты. Алар йорт турларындагы чирәмдә утыралар. Ислам әтисенең тезенә үк менеп урнашкан, башында йолдызлы пилотка. Таһир да әтисенең киң каешын биленә буып куйган. Кулы белән күрсәтә-күрсәтә әтисе аларга нидер сөйли. Безнең әтиебез дә, йолдызлы пилоткабыз да, тимерле каешыбыз да юк шул. Без энем Наил белән икәү тәрәзә төбенә менеп баскан килеш кызыгып аларны күзәтәбез.

- Хәзер инде алар безнең белән уйнамаслар да, - дибез. Нәрсәдер эшләп йөргән әниебез кинәттән ни өчендер ачуланып, безне өйдән куып чыгара...

Мин укый беләм инде. Яза да беләм. Пычак белән кисеп эскәмиягә Зәмзәмия дип язып куйдым. Ул минем күршем. Без бергә уйныйбыз. Ул шундый матур. Мин аңа әллә нинди сүзләр белән хат та яздым әле. Укый белми шул ул. Кергән дә әнисеннән укыткан. Хәер, үзеннән дә көлделәр бит. Миннән генә түгел. Мин кыйный башлагач, мин белмәдем, ник соң үзең миңа укымадың, диде ул еламсырап. Кыйнамадым инде. Үзең гаепле булгач, кемне кыйнап булсын, ди?

30 декабрь 1966 ел

Хәзер генә әле Лениногорскидан килгән кунаклар китте. Алар миңа телевизор, китап шкафы һәм башка бик күп нәрсәләр бүләк итеп китергәннәр. Телевизорга антенна куйдылар. Яхшы ук түгел, шулай да күрсәтә. Күрсәтмәсә дә, миңа ансы кыйммәт түгел. Барыннан да кыйммәтрәге шул - дөньяда Луиза (Луиза Исмәгыйль кызы Әхтәмова шул чакта телевидениедә эшләгән журналист редактор) кебек алтын йөрәкле кешеләр дә бар икән. Монысы миңа - иң зур шатлык. Луиза – 30 яшьләрендәге, чандыр гына, урта буйлы. Чәче коңгырт. Күзләре шундый саф карашлы. Андый караш балаларда яисә бернинди яшерен уйлары булмаган кешеләрдә генә була торгандыр. Руслар арасында күп йөргәнлектән ана телен бозыбрак сөйли. Шулай да сүзләре шундый йомшак, ягымлы булып ишетеләләр. Чын күңелдән чыккан өчендер инде ул.

Үзләре белән докторны да алып килгәннәр. Ул мине карагач та, сиңа дәваланырга кирәк, диде. Мин сине өстәл янында утырган килеш кулың белән язарлык итә алам, ди. Ә калганын алдан әйтә алмыйм, соңыннан күз күрер, ди. Минем өчен бусы да нинди зур шатлык булачак. Шулай да алдагы ул көннәр өчен шатланып куярга иртә әле.

- Мин синең кебекләргә күп ярдәм иттем бит. Ник мин сине алданрак белмәдем икән? – ди Луиза.

- Тугыз ел буена бер дә врачларга күренмәдеңме? – ди ул.

- Юк. Больницадан бөтенләй күңелем кайткан иде инде. Һәм менә ни өчен: Куйбышевта хастаханәдә өченче мәртәбә ятканда бер ара минем хәл бик авыр булды. Шунда бер врач күршемнең соравына каршы: өченче ел безне җәзалый инде дип, кулы белән миңа таба ымлады. Ул сүзләрне кабат ишетмәс өчен, әллә нинди газапка да түзәрсең. Мин бу сүзләрне шушы көнгә кадәр кемгә дә әйткәнем булмады. Ул сүзләр йөрәгемә чын-чынлап хәнҗәр булып кадалганнар. Аларны кузгату миңа бик авыр.

- Юк, биредә алай булмас. Врач үзе алына бит. Биредә сине карамыйча, ул берни дә әйтмәгән иде. Хәзер әнә нәрсә ди? Борчылма, җаным, - дип елмая Луиза.

Киткән чакта ул мине үбеп алды. Бу минем битемә әле иң тәүге мәртәбә хатын-кызларның ирене тию иде. Мин үзем дә белмәстән рәхмәт дип куйдым.

16 январь 1967 ел

Бүген көне буе вак ярма кар яуды. Җил шул карны йөгерә-йөгерә ышык урыннарга тутырып йөрде. Суык. Нәкъ бездәге кышның төп үрнәге бүгенге көн. Инде икенче атна дәвам итә. Әйтерсең лә яңа елга кадәр кар яудыра алмый торган ачуын чыгарырга чамалый. Радиодан, иртәгә дә буран булачак, диделәр. Димәк, мине алырга иртәгә дә очып килә алмаячаклар. 7сендә Луизадан килгән телеграммадан соң, байтак вакыт үтте инде. 2 көн аяз да булып алды. Нигә шул көннәрдә килмәделәр икән? Әллә очып чыккач та берәр бәлага дучар булдылар микән? Андый хәл генә була күрмәсен инде. Ярты тиен тормас башың белән шундый иптәшләрнең бәхетсезлегенә сәбәпче булудан Ходай үзе сакласын. Кайгыдан, ник әллә кайчан агу эчмәдем, дип үкенеп үләрсең.

Ходай, әгәр дә син чыннан да булсаң, Луиза кебек мәрхәмәт ташып торган йөрәкле кешеләрне күбрәк тудыр җир өстенә һәм гомерләрен озын итә күр!

17 январь 1967 ел

Биккол! Гакыйльнең Татарстандагы туган авылы Әхмәттән җиде чакрымда урнашкан күрше авыл башлангыч классларны тәмамлагач, ул шунда укыган). Әле күптән түгел генә авылдашым Минәхмәт шунда барып, абыйсының нәни кызын рәсемгә төшереп кайтты. Берничә мәртәбә авыл урамын да төшереп алган. Бүген кич шул рәсемнәрне ясадык. Мин шул урамнардан таныш йортларны эзләдем. Берсен дә таный алмадым. Ул сукмаклардан мин йөргәнгә 18 ел вакыт үткән бит инде. Танымасаң да гаеп түгелдер.

Мин алтынчы класста укый идем. Безнең класста Әминә исемле зур яшькелт күзле, кечкенә авыз, матур, килешле борын, кара кашлар белән бизәлгән түгәрәк йөзле, сабыр гына бер кызчык та укый иде. Ул көзен дә, кышын да тезеннән генә булган саргылт якалы искерәк кенә пальтосын киеп йөри иде. Мин аның үзен белүдән башка кайда торуын да, кемнәре барын да белмим. Чөнки мин мәктәпкә җиде чакрым килеп укыйм. Ул арада гына нәрсә белеп өлгерергә мөмкин соң?

Ә ул кыз шундый сабыр, шундый матур. Начар билге эләктереп, аның алдында хур булмас өчен, мин арып-талып өйгә кайткач, нинди түземлек белән дәрес хәзерләвемне бер үзем генә белә идем. Иртәгәсен таңнан торып мин укырга түгел, аны күрергә бара идем. Белмим инде, нинди хисләр кайнагандыр минем йөрәгемдә. Мөлдерәп тулган язгы су кебек алар үзләренә ташып чыгар өчен юл эзләгәннәрдер һәм, ниһаять…

Мин класста дежур идем. Класста балалар калмаган вакытны түземсезлек белән көтеп алдым да чәчәкләр белән бизәлеп язылган кош теле кадәрле генә хатны Әминәнең букчасы эченә салып җибәрдем.

Һәм дәрес башлангач, Әминә букчасын алган саен тынычсызланып, дулкынланып, нәрсә булыр икән дип көтә башладым. Менә инде соңгы тәнәфес тә җитте. Балалар этешә-төртешә залга, урамга ашыктылар. Мин күз чите белән генә Әминәне күзәттем. Ул да башкаларга иярде. Димәк, әле минем хат аңа барып ирешмәгән икән...

Класста үзем генә калдым.

Кинәт класска Әминә килеп керде. Ул ак күлмәген җилфердәтеп алдыма ук килеп туктады. Аның зур күзләре каты ачу белән карарга тырышалар иде.

- Нишләдең? – диде ул.

- Беләсең инде... – дип мыгырдандым мин.


- Менә апага бирермен дә...

Әминәнең бу сүзләренә мин ничек дип җавап кайтарганмын, белмим. Бәлки бер сүз дә әйтелмәгәндер.

- Җавап көтмә, - диде ул һәм кулларын матур селки-селки йөгереп класстан чыгып китте.

Бер көнне уку тәмамлангач, безне класс җитәкчебез газета чыгарырга алып калды. Мин – газетаның исемен язучы һәм рәсемнәрен ясаучы. Әминә матур итеп мәкаләләрне күчереп яза. Апа һәм тагын бер ике укучы безгә булышалар. Тырыша торгач, газетаны эшләп бетереп, элеп тә куйдык. Мин сумкамның каешын җилкәмә элдем.

- Беркая да китмисең, үземдә кунасың, - диде апа.

- Рәхмәт апа, кайтам инде...

- Юк, юк! Уйлама да! Хәзер төн җитә, ярамый...

Мин үзсүзләнеп ишеккә таба юнәлгәч, апа:

- Кызлар, мин әйберләрне кертеп чыкканчы, тотып торыгыз әле үзен!... Кызлар кулларыма ябыштылар.

- Тукта, бәбкәм, кырда бүреләр ашар үзеңне, - дип көлә Әминә. Мин ничек җитте алай кызлардан ычкынып чыгып киттем. Кич булып килә иде инде.

Офык артыннан кыя таулар кебек киртләч-киртләч куе болытлар калкып килә. Кичке кызыл кояш шул болытлар артыннан күз кырые белән генә дөньяны карап тора. Бераздан ул бөтенләй юкка чыкты. Болыт арасыннан сибелгән нурлары гына тартылган алтын җепләр кебек сузылганнар. Шулар буйлап күз йөрткәндә, кояшның әле офык артына бөтенләй үк күмелеп җитмәгәнен чамаларга була. Тау-тау болытлар һаман мыштым гына, алдан усаллык уйлап куйган кеше шикелле, үсә, кабара, биеккә үрмәли бардылар.

Мин ашыгам, атлыйм да йөгерәм. Ярты юлда дөм караңгы булды. Күп тә үтми, бөтен пушкаларыннан ата-ата килгән бронепоезд кебек, яшенле болыт та мине куып җитте. Бу вакытта мин авылдан ике чакрымнар чамасында идем. Болыт, яшен кылычларын уйнатып, миңа җикеренә, баш очымда гына каты-каты акырына башлады. Минем турыга гына җилләп, чиләк-чиләк яңгырын коя. Белмим, куркуымнан яшем дә, яңгыр тамчыларына кушылып, аккандыр бәлки. Куркыныч иде. Ышыкланырга сынык куак та юк. Яшен яктырткан саен юлны карый-карый өйгә йөгердем. Күрше карчыгы да бездә иде. Әни ишек төбендә мине күргәч тә, минем өчен куркуыннан елап җибәрде.

Иртәгәсен мәктәптә апа уйнап чәчемнән эләктереп алды:

- Тискәре малай, йокымны да йокы итмәдең. Шуның өчен менә сиңа! – дип чәчемне йолыккан итте. Әминә күзендә елмаю күрдем мин. Ул зур яшькелт күзләре белән туп-туры миңа карап тора иде.

Әминә ни өчендер бездән алдагы партага күчеп утырды. Бу хәл яңгыр вакыйгасыннан соң берничә көн үткәч булды. Безнең алда утыручы бер кыз белән ул урыннарын алмашканнар иде.

Бервакыт дәрескә кадәр ул минем дәфтәремне сорап алды. Мин шатлыгымнан елмайган идем. Ул дәфтәремне алгач, үз-үзенә, әллә иптәш кызына:

- Яратам да шуның елмаюын, - дип куйды.

Икесе дә рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Иптәш кызы аңа:

- Бөтенләй гашыйк булгансың бит! – ди.

Әминә эндәшми. Һәм бераздан:

- Тукта әле, терттермә, - дип куя. Һәм аларның яңгыравыклы көлү авазлары тагын класс эчендә яңгырый.

Көз үтте, бураннарын уйнатып кыш та килеп җитте. Миңа мәктәпне ташларга туры килде. Барып йөрергә аякка-өскә юк. Анда торып укыр өчен, бүлеп йөретерлек ризык юк. Атна үткәч, минем хәлне белергә дип, чаңгыда дүрт-биш малай һәм класс җитәкчебез килгән иде.

Аларга үзләренә генә китәргә туры килде шул.

Мин исә, аерылып калган кош кебек, күзләремне ала алмыйча, алар ерак офыкка китеп күмелгәнче карап калдым. Канатларым бәйләгән иде шул әле минем.

15 февраль 1967 ел

(Көндәлектәге бу юллар Лениногорски хастаханәсендә дәваланганда язылганнар булса кирәк)

Төн. Сәгать икеләр тирәсе. Коридорда берәү сүгенә:

- Йокларга да бирми, анасын сатыйм, акыра да акыра...

Ә теге кеше үлем белән тартыша.

Сәгать дүрттә үлде. Көндезен сөйгән кызы китергән чәчәкләрнең берсе чәчәк аткан иде. Ул гына күрә алмады.


16 февраль 1967 ел

- Кара әле, простыняның бигрәк күп җөйлесе эләккән. Тәнеңне авырттырыр, алмаштырыйм әле.

Чын күңелдән яхшылык эшләү бу.

– Сестра, күземне сөртегез әле?

- Хәзер караучыны җибәрәм.

Шул да шәфкать туташы була инде?!

1 март 1967 ел

Төн. Минем бүлмәмдә ут юк. Ачык ишектән бүлмә эченә тонык кына яктылык сибелә. Мин ни эчендер йоклый алмыйча ятам. Ул килде дә нәкъ ишек турысында туктап калды. Ул минем сулышымны тыңлый. Ул бүген дежур. Мин әле аны беркайчан да ак косынкасыз күргәнем юк. Аның кыска чәче бусагадан сикергән тау елгасының мул суы кебек иңсәләренә төшеп тора. Коңгырт күзле, ачык чырайлы, түгәрәк йөзле сабыр гына кыз – Валя исемле. Чын мәгънәсендә чибәр. Ул китәргә кузгалды. Мин аны тагын бер генә минут янымда тотасым килеп:

- Су бирегез әле, зинһар, - дидем. Ул су эчертте дә тагы берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорады. Аны рәсемгә төшереп, башкаларга да күрсәтәсе иде. Тик минем кебек күреп ясаучы булсын иде. Ә миңа кул кирәк шул, кул. Тел белән сөйләп бирә алмаслык.

10 июнь 1967 ел

- Сезнең кызыгыз бармы? – дип сорадым мин аңардан.

- Бар. Җиде яшендә. Ник алай дип сорадыгыз әле?

- Сез аңа да үзегезнең холыкны бирергә тырышыгыз. Ул да сезнең кебек шат күңелле, ягымлы, сизгер йөрәкле булсын. Юкса җир өстендә бер гүзәл чәчәккә ким булачак.

12 сентябрь 1967 ел

Өченче көн инде мин өйдә. Унында әйләнмә канатлы очкыч (вертолет) белән мине китерделәр. Очкыч тавышы ишетелү белән бар эшен ташлап, халык безнең өй янына йөгерә башлады. Халык шундый күп җыелып өлгергән иде.

Больницадан үзем теләп кайттым. Минем врач та, Луиза да өйдә юк иделәр. Алар булса, мине җибәрмәсләр иде, курорттан кайткач кына кайтырсың әле, дип тордылар.

Үзләре юк вакытта качканым өчен ачуланмасалар ярар иде. Бу ничектер аларны санга сукмаган сыманрак килеп чыкты бит әле. Луиза язып калдырган хатымны алса, минем хәлемне аңламыйча булмас. Әгәр дә мин анда калсам, чынлап үләдер идем. Минем эч ягы бик яман авырта башлады бит. Хәзер барысы да артта калды инде. Итак, мин бүген өченче көн өйдә.

7 ноябрь 1967 ел

Кичен турыбыздан җырлап яшьләр узып киткәндә йөрәгемнең ничек өзелеп калуын үзем генә беләм. Ул төнне миңа караватта урын юк инде. Алар өйләренә кайтып яткач та әле, җыр, сөйләшү-көлешү тавышлары колак төбемдә чыңлап тора. Юк, ул вакытларда минем ялгыш та яшем чыкмый. Күңелгә моң тула да, әллә ничек кенә итеп, хәнҗәр белән күкрәкне аркылыдан-аркылы сызып кына җибәрәсем килә.

19 ноябрь 1967 ел

Берәү миңа садака бирергә кызынып маташа. Өстемә үк китереп куйды.

- Сез бигрәк юмарт кеше икән. Рәхмәт. Хәзер үк алып кесәгезгә куегыз. Әгәр дә артык акчагыз бар икән, күршедә карт белән карчык тора, кертеп бирегез әле. Мин садака иясе түгел, бел аны.

Түбәнчелек белән гафу үтенә башлады.

- Ярар, бер юлга мин сезне гафу итәрмен...

7 июль 1969 ел

Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү? Бу сораулар гасырлар буена кешелекне борчып килгән. Зур галимнәр, акыл ияләре аның күптөрле ягын ачып күрсәткәннәр, мәшһүр язучылар калын-калын китаплар язганнар. Николай Островскийның да ул турыда әйтелгән канатлы сүзләре бар – ул һәркемгә билгеле. Кеше туа. Һәрнәрсәнең дә чиге булган кебек – гомер дә ул сыйфаттан читтә кала алмый. Кеше яши һәм беркөнне юкка чыга. Бу гасырлар буена шулай дәвам иткән һәм итәчәк. Безгә кадәр Җир өстендә күпме кеше яшәп киткән, без яшибез. Бездән соң мең ел үтәр, кешеләр ул вакытта да яшәячәкләр. Әмма без ул көннәрне күрмибез инде, хыялыбызга да китерә алмыйбыз. Ул кешеләр безне гомуми исем белән генә – егерменче гасыр кешеләре дип атаячаклар, ул көннәргә безнең дәвер кешелек дөньясыннан берничә йөз кешенең исеме генә барып җитәчәк. Ә без бүгенге дөньяда 3 млрд. кеше яшибез бит! Йөрибез, эшлибез, көләбез, шатланабыз, биибез, елыйбыз, укыйбыз, кайгырабыз һәм әле тагын иксез-чиксез эшләр эшлибез, хыялланабыз, уйлар уйлыйбыз. Боларның барысын да, безнең һәр адымыбызны вакыт агым су кебек үзенең төпсез хрусталь чоңгылына алып китә бара. Без эшләгән эшләребезне, уйлаган уйларыбызны, кино карагандай, күз алдыннан үткәрә алабыз, тик аларның сурәтләре нур булып аңга сеңеп калган, ә җисемнәрен вакыт урлаган була. Җыр кыска, дөрес әйтә:

Үткән гомер кире кайтмый,
Сулар борылып акса да.

Вакыт - аяусыз художник, аны алдау, аның игътибарыннан читтә калу мөмкин түгел. Безнең планетабыз бик кечкенә, тик үзебезгә җитәрлек, акыллы булганда. Җир өстендә һәр кешегә дә бәхетле тормыш кичерергә мөмкинлек бар. Бер-береңә яхшы мөгамәләдә булу, икенче берәүгә һәрвакыт кирәк булу, күңелеңдә дуслык, туганлык хисе саклау! Бу турыда кемнәр генә язмады, кемнәр генә сөйләмәде! Яшәлгән һәр минутың гомереңнең бер кисәкчеге бит ул. Син башкаларның шатлыгын сакларга, үзең дә шуннан ләззәт табарга тиешсең. Шушы кыска гына гомеребезне күбрәк башкаларга файдасы тиярлек итеп яшәргә тиешбез. Гомернең озынлыгы, яшәүнең мәгънәсе шунда. Дусларың, туганнарың, кешеләр күңелендә үзең турында яхшы истәлек, җир өстендә матур эшләрең калса, үләргә дә куркыныч түгел. Кешенең гомере калган истәлеккә, кылган эшләренә бәйләнгән. Без – егерменче гасыр кешеләре, тарихка шул гомуми исем астында керәчәкбез. Тик безнең һәрберебезнең үз шәхесе бар, үз туганнары, үз дуслары, үз кайгысы, үз тормышы бар: үз иле, үз туган җире бар.


Югарыдагы фотода:
Гакыйль СӘГЫЙРОВ (1960 елларда төшерелгән фотосурәт).



1. Гакыйль Сәгыйров 1966 елда Лениногорски хастаханәсендә дәваланганда тележурналист Луиза Әхтәмова белән очрашу вакытында.



2. "Социалистик Татарстан" газетасының элеккеге үз хәбәрчесе озак еллар "Чаян" журналының баш мөхәррире булып эшләгән журналист һәм язучы Рәшит Зәкиев.

 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

в„– |

21 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә #7409

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Вице-спикер Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертү турында хисап тотты

Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы вакытында вице-спикер Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы каравына “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертү турында хисап тотты.

Иң башта спикер Фәрит Мөхәммәтшин әлеге закон проектын парламентка кертү буенча эшнең тәмамланып килүен, законга үзгәрешләр ТР гимны текстын раслау өлешендә кертелүен аңлатып үтте.

Ул, ТР Дәүләт гимнының иң яхшы текстын ачыклау буенча комиссия рәисе Римма Ратниковага сүз биреп, аларның эше бер дә гади булмаганлыгын, гимн текстының камиллегенә чикләр юклыгын билгеләп үтте. “Безнең арада үзләренең тәкъдимнәрен кертергә әзер булган бик күп талантлы шагыйрьләр, әзерлекле кешеләр бар икән. Минемчә, махсус оештырылган комиссия эшенә бик кысылу кирәк түгел дип уйлыйм”, – дилде спикер.

Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы Президиумының үзенең узган утырышында комиссия эшен тәмамланган дип табуын, комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынганлыгын белдерде.

“Вакыйганың тарихи яктан мөһимлеген исәпкә алып, “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын ТР Дәүләт Советына парламентның Президиумы исеменнән кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге закондагы 18 статьяның яңа редакциясе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт гимны музыкаль-шигъри әсәр булып тора. Яңа редакциядәге 24 статья гимнның башкарылу тәртибен күрсәтә. Аның нигезендә дәүләт гимны оркестр белән яки инструменталь рәвештә, хор белән яки башка вокаль вариантларда башкарыла ала. Дәүләт гимны закон белән расланган музыкаль редакциядә һәм сүзләр белән башкарылырга тиеш”, - диде Римма Ратникова.

“Комиссия тарафыннан тәкъдим ителгән гимн тексты Президиум әгъзалары тарафыннан игътибарга алынды. Әмма аларның гимн текстына карата тәкъдимнәре дә булды. Шуннан соң текст тагын бер тапкыр эшкәртелде. Аның татар телендәге өлешен яхшырта торган редакцион характердагы төзәтмәләр кертелде. Тагын бер шуны искәртеп китәсе килә: татар телендәге текст авторы булып Рамазан Байтимеров санала. Редакцион эшкәртүдә бик күп авторлар катнашты. Закон проектының кушымтасына камилләштерелгән текст проектын кертергә, сүзләрнең авторы итеп Рамазан Байтимеровны, рус теленә тәрҗемә авторы итеп Филипп Пираевны күрсәтергә тәкъдим ителә. Мин сездән дәүләт гимны тексты кергән закон проектын хуплавыгызны сорыйм. Бу республика халыкларын берләштерүче, тантаналы, патриотик, музыкаль-шигъри әсәр булыр дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Римма Ратникова.

Фәрит Мөхәммәтшин исә: “Үзгәрешләр керткәннән соң, миңа калса, ТР Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырлык текст барлыкка килде. Нинди милләттән булуга карамастан, гимн РФнең Татарстан Республикасында яшәүче барлык гражданнарны берләштерүче булырга тиеш”, - дип белдерде.

Спикер гимн язмасын төрле оешмаларга күбәйтеп таратырга, шулай ук бүләккә бирергә тәкъдим итте.

21 февраль көнне иртәнге сәгать тугызда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан гимнын сүзләре белән тыңлап карау көтелә. Гимнны ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм хор башкарачак.

Шул көнне узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында әле гимн сүзләрсез генә яңгыраячак. Гимнны сүзләре белән башкару мөмкинлеге “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул иткәч мөмкин булачак. 


Римма ГАТИНА

в„– | 14.02.2013

Чиләбедә төшкән метеоритның ВИДЕОлары #7410

$
0
0
15.02.2013 Могҗиза
Бүген Чиләбе һәм аңа якын шәһәрләрдә метеорит төшкәнен күргәннәр. Дөрес, бу күренешнең метеорит булуы турында рәсми хәбәр әлегә юк. Үзегез карагыз:

 

  

 

 

 

 

 


 

 

 

 


---

в„–--- | 15.02.2013

Гүзәл Җәләлова: «Мисырдан мәхәббәт ияртеп кайттым» #7411

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Казан шәһәр филармониясе җырчысы Гүзәл Җәләлованың исеме тамашачы өчен ят түгел. Моңлы тавышлы кызның филармониядә эшләвенә генә дә сигез елдан артып киткән. Талантлы кыз булса да, Гүзәлгә заманыбызның «асыл» сыйфаты – әрсезлек хас түгел. Шуңадырмы, ул акрын гына, ипләп кенә эстрада дөньясында үз урынын булдырып килә. Күрешкән саен көлешәбез инде – мин аны интервьюга чакырам, ул, яңалыгым юк, дип поса килә. Берәү булса, бармактан суырып булса да, әллә ниләр уйлап чыгарыр иде, Гүзәл андый түгел. Бу юлы телефон экранында аның номерын күргәч, аптырап киттем. Хәзер әйтсә дә әйтәчәк Гүзәл – йә ул кияүгә чыга, йә Казаннан күченеп китә, йә Мәскәүнең Крокус-Сити залында сольный концертын тәкъдим итә. Йөрәк сикерүләрем юкка булмаган икән...

– Кайсысыннан башлыйм соң, – дип елмаеп кочаклап алды Гүзәл, күрешүгә. – Яңалыкларның үзем өчен иң саллысы – апрель башында Фирдания Зарифуллина исемле иҗатташ дустым белән филармония концерт залында сольный концертымны куям. Бусы була бер. Икенче яңалыгым – Яңа елны каршыларга Мисырга ял итәргә барган җиремнән гашыйк булып кайттым. Кайтып китәремә бер көн калды, ә егет дигәнем бер тотам артымнан калмый йөри бит әй! Татар кызлары чибәр икән, ди... Өченчесе – үз балам булмаса да, бер балага җаным-тәнем белән беректем.

– Ипләбрәк һәрберсен аерым сүтик инде боларның, – дим мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча. – Сольный концертка шактый озак әзерләндең дип беләм. Бездә бит ике-өч җыры булуга, җырлаучылар концерт кую мәшәкате белән йөри башлый, ә син...

– Минем булыр-булмас килеш кенә концертка алынасым килмәде. Концерт өчен дә өлгереп җитәргә кирәк. Хәзер шактый зур материал тупланды, әйтерлек сүзем бар, халык каршында оялмаслык эшем дә бар шикелле. Боларның иң башында, әлбәттә, әнием тора инде. Ул булмаса, ул этәрмәсә, мин, бәлки, эстрададан да киткән булыр идем. Әниемнең бик тә мине җырчы итеп күрәсе килде.

– Синең тавыш белән консерватория ишеген дә шаку начар булмас иде...

– Нинди консерватория турында уйлау? Мин бит Балык Бистәсендә туып үскән кыз. Анда музыка мәктәбенә йөргән, музыканың беренче гранитларын кимереп килгән булсам, шакыр идем, бәлки. Әмма мәдәният һәм сәнгать институтында да шактый тырышырга туры килде. Нота да белмәгән кыз музыка уен коралларында көй чыгарып маташсын әле. Аны тәмамлауга, ел ярым сәркатип булып эшләдем әле мин, аннан гына филармониягә эшкә урнаштым. Инде тулаем иҗатка бирелдем.

– Гүзәл, тавышың бар, талантың дигәндәй. Әмма Зәйнәб белән тавыш охшашлыгы гына бетә алмый. Аннан, телевидениедә әйләнүче җырларыңның гел ретрога гына кайтып калуы канәгатьләндерми. Гүзәлнең үз репертуары юк дигән караш яши.

– Зәйнәб белән тавыш охшашлыгы аның минем кумирым булуыннан киләдер инде ул. Бәлки, шәһәр баласы булсам, минем кумирлар Уитни Хьюстон, Майкл Джексоннар булыр иде дә бит... Зәйнәб Фәрхетдинованың иҗатына гашыйк булып үстем. Әмма тавыш ягыннан аңа охшарга тырышмадым. Минем үз тавышым – аның Зәйнәб Фәрхетдинованыкы белән охшаш булуында гаебем дә юк шикелле. Ә ретро җырларга килсәк, минем бик күп яңа, яңа юнәлешле эстрада җырларым бар. Әмма аларның телевидениедә әйләнеше генә юк. Анда минем халык җырларыма өстенлек бирәләр. Менә концертыбызга килгән һәркем исә минем иҗатның ретродан гына тормавын ачык күрер, дим. Җырлаудан тыш,  анда биюләргә, шаян сүзгә дә урын булачак.

– Мисырдан мәхәббәт ияртеп кайттым, дидең. Безгә туй көтәсеме инде?

– Юк, шаяртып кына әйтүем. Иҗат кешесенең гашыйк булучанлыгы нинди мәхәббәт булсын ди? Мин яратсам, гомерлеккә дип ярата торган кеше. Шулай булмасам, әллә ничә ел элек үк тәмамланган хисләр шаукымыннан китә алмый, һәркемдә Аның чалымнарын эзләп интекмәс идем... Миңа рухи яктан җандаш булырлык кеше кирәк. Таләпчәнлегем артыктыр инде, әмма җанга туры килмәгән кеше белән, кияүгә чыгарга кирәк дип кенә, язмышымны бәйли алмыйм.

– Ә нинди бала турында сүз кузгаттың?

– Энемнең эшендәге җитәкчесе гарәп кешесе. Ул бер чуаш хатынына өйләнгән иде. Хатын бик үк тәртипле булып чыкмаган, өч айлык баланы моңа калдырган да юкка чыккан. Әлеге гарәп бала карарга кеше эзләде. Берчак юл уңае энем белән моңа сугылдык без. Ул вакытта балага 7 ай иде инде. Мин баланы күрүгә үк, аңа беректем дә куйдым. Әни белән киңәшләшкәч, аны үзебезгә – авылга алып кайттык. Әлеге бала бездә өч ай яшәде, аннан әтисе кайтып алды. Хәзер дә мин баланы вакыт-вакыт үземә алгалыйм.

– Әни булу теләге баш калкыта алайса?

– Бик тә гаиләле буласым, өч бала табып үстерәсем килә. Мин хәтта сәхнәне дә ташларга әзер. Кәҗәмөгезләр бит алар өй җанлы кешеләр – минем өчен гади хатын-кыз бәхете сәхнә ялтыравыгыннан мең өлеш өстен.

– Киләчәк планнарда сәхнәне ташлау да каралганмыни?

– Аңлаган, мине яраткан кеше булса, ул иҗатыма хәерһахлы булыр, дип өмет итәм. Әмма язмышыма Ходай язган никахым минем өчен барысыннан да өстен булачак.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„–--- | 15.02.2013

Ә сез тартудан тыелачаксызмы? #7412

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау оешмалары, күпкатлы йорт подъездлары, лифтларда тарту тыела. Инде хәбәр иткәнебезчә, Россия Дәүләт Думасы бу көннәрдә шул хактагы законны өченче укылышта кабул итте. Алда санап үтелгән урыннарда тәмәкегә юл быелның 1 июненнән ябылачак.

2014 елның 1 июнен­нән исә поезд, электричка һәм перроннарда, самолет, теплоход, кунакханә, кафе-рестораннарда тарту тыелачак. Төбәкләр исә бу исемлекне тагын да арттыра алачак. Закон бозучыга штраф күләме 3 мең сумга җитәр, дип көтелә. Хәер, әлегә транспортта тарткан өчен генә җәза күләме билгеләнгән – 100 сум. Ә сез әлеге закон гамәлгә кергәч, җәмәгать урыннарында тартудан тыелачаксызмы?

Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, К.Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры:

– Мин тартуны 10 ел элек үк ташладым инде. Шулай бервакыт көзге янына килеп бастым да, тартуның минем артык күп вакытымны, энергиямне алуы турында уйландым. Тарту-тартмау – һәр­кем­­нең үз эше, мәҗбүриләп ташлатып булмый. Моның өчен теләк, мотивация ки­рәк. Миңа, мәсәлән, күр­шем­­нең подъездда тартуы ошамый. Никтер ул, хатыны һәм балалары турында уйлап, площадкага чыга, ә шул катта торучы 20ләп кеше турында уйламый – алар шул төтенне иснәп, агуланса да ярыймы?

Фәнзаман БАТТАЛ, язучы:

– Юк, 65 ел инде тартам, ташларга җыенмыйм. Шуннан да тәмлерәк нәрсә юк. Бер кабы 100 сум булса да алачакмын. Ипи ашамасам ашамыйм, чәй эчмәсәм эчмим, ләкин тәмәкене алам. Әлеге закон ха­лыкның сәла­мәтлеген кайгыртыр өчен кабул ителде дип уйлыйсызмы әллә? Бу – тәмәке бәясен күтәреп, тарткан өчен штрафлар түләттереп, халыкны талау өчен эшләнә. Соңгы 5-6 ел эчендә мин тарта торган тәмәке бәясе берничә тапкыр артты. Кеше рәхәт тормыштан тартмый, эшсезлек, акчасызлык аркасында тәмәкегә ябыша. Ә аны тыю – кешене бетерү, рухи яктан изү. Әлеге закон халыктан күбрәк акча суыру өчен уйлап табылды. 

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты:

– Мин тартуны җинаять дип санамыйм, аның белән кырыс законнар яр­дә­мен­дә көрәшергә кирәк түгел. Әйтерсең илдә проблемалар беткән: инде ярты ел буе ике сүзнең берендә – тәмәке. Аракы эчүчеләр белән көрәшеп карадылар инде, “коры закон” керт­кән булдылар. Хәзер шул ук тырмага кабат басалар. Жири­нов­скийның бу хактагы фикере кызык булып тоелды. “Бөтен җирдә тыйсыннар, әнә өйләрендә тартсыннар”, – ди. Алай бул­мый инде ул. Тартуны тыеп кына сәламәт буын үстереп булмый, бүтән чаралар кирәк. Әнә, элекке фильмнарны карагыз, андагы уңай геройларның барысы да диярлек тарта.

Илгизәр АЛТЫНБАЕВ, шәхси эшмәкәр:

– Әлеге закон тартучыларга түгел, тәмәке җитеш­терүче һәм аны сатучыларга каршы юнәлтелгән, дип уйлыйм. Алар үз товарын элеккечә иркен сата алмаячак, керемнәре ки­мея­чәк. Үзем дә куркып торам әле – әллә тәмәке белән исерткеч эчемлек­ләр бизнесыннан азык-төлеккә күчәргә инде. Ләкин үзем тартуны ташларга җыенмыйм. Өстә­венә, закон әлегә аның кадәр кырыс түгел ич. Хастаханә йә подъездда мин болай да тартмый идем, күбесенчә урамда – ачык һавада гына.




в„–28 | 15.02.2013

Өмет яшәтә мине -2 #7413

$
0
0
15.02.2013 Җәмгыять
Газетаның 18 гыйнвар (№ 8-9) санында Чистайда гомер итүче Сәрия Урманчееваның ярдәмгә мохтаҗ икәнен язган идек. Аңа табиблар “спинальная амиатрофия взрослых” дигән диагноз куйган. Чистайның 2нче гимназиясендә балаларга 30 елдан артык музыка дәресләре укыткан. Шуның 11 елын мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары да булып торган.

Ул газетага мөрәҗәгать иткәч, аңа ярдәм итәрдәй кешеләр эзли башладык. Әмма бу эш җиңелләрдән түгел. Сәрия ханымга ярдәм итү максатыннан Чистайда хәйрия концерты булып узды. Анда Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рөстәм Гыйльфанов, Чистай шәһәренең “Сөмбел” ансамбле катнашты. Чарадан 65 мең сумга якын акча җыелган. Язма газетада урын алгач, исәп-хисап счетына акча күчеп, 110 мең сум ярдәм килгән. Чистайда туып үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр Анатолий Козлов та безнең үтенечне кире какмады. Ул 150 мең сум акча вәгъдә итте. Әлегә җыелган акчага Мәскәүгә барып, исән калган күзәнәкләрен тапшырырга уйлап торалар. Ә киләчәктә дәвалану өчен тагын ярдәм кирәк булачак. Аның бөтен өмете – миһербанлы кешеләрдә. “Бер таныш булмаган, бер күрмәгән кешеләр ярдәм кулы суза. Миңа ярдәм итеп торган чистайлыларга, артистларга рәхмәтем зур”, – ди ул.

Реквизитлар:

Получатель: Урманчеева Гельсария Шарипжановна

Наименование банка: Сбербанк России ОАО Чистопольское отделение №2555/053 г. Чистополь, ул. Ленина, д. 2а

Банк получателя: Волго-Вятский банк СБ РФ

Кор. счёт 30101810900000000603

Расч.счёт 30301810942006006215

БИК 042202603 КПП 165202001

Код КОНХ 96130 ИНН 7707083893

Код ОКПО 02821853

Лицевой счет : 42307810662154523695/48
 


---

в„–28 | 15.02.2013

Бирикме, юкмы? #7414

$
0
0
15.02.2013 Авыл
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан ике ил арасындагы үзара килешү нигезендә Германиягә йөзләрчә мең тонна ашлык озатыла. Амбардагы ашлыгы кырып-себереп диярлек алынган авыл кешеләре шыпырт кына шул хакта җырлаган ул чакта.

Татарстаннан йөз мең гектар җир “кодалап” йөрүче Мексика меннонитлары ( протестантлыктан башлангыч алган тәгълимат тарафдарлары) турында ишет­кәч, балачактан хәтергә кергән шушы юллар искә төште.

Россия Федерациясенең әле бер, әле икенче төбәгендә уңдырышлы җирләрне чит ил байларына сату бүген дә дәвам итә анысы. Турыдан-туры ук булмаса да, Россия законнарын урап үтү юлларын яхшы белә алар. Кем әйтмешли, кырмыска борынын кашырлык гаеп калмый.

Бер караганда, Россия күлә­мендә үзгәртеп кору елларында гына да 43 миллион гектарга якын менә дигән уңдырышлы җир­ләр чәчү әйләнешеннән тө­шеп калган бер вакытта, аларны чит ил кешеләре булса да эш­кәртә икән – бусы да зыянга түгелдер. Кемнәрнеңдер айныганын көтеп ятканчы, дип әйтүем.

Тик моның икенче ягы да бар шул. Әйтик, сан ягыннан илле меңләп булган Мексика меннонитлары Татарстанның бер тө­бәгенә килеп урнаша башласа, кемнәргәдер каравыл кычкырырга туры килмәсме? Әйтүләре буенча, Мексиканың Чиуауа штатында нибарысы 7 процент җир­ләре булган бу кабилә өлешенә үзләрендә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продук­циясенең 80 проценты туры килә икән! Әле бит гаять катлаулы табигать шартлары була торып. Тикмәгә генә Татарстан җирен­дәге елга-суларны, инеш-күл­ләрне, урман-кырларны күреп, меннонитлар бездәге табигатьне оҗмах шартлары белән чагыштырмыйдыр шул инде. Уңдырыш­лы җир­ләрнең арзан булуы да чит ил кешеләренең йөрәгенә май булып ятадыр.

Меннонитларның ата-ба­балары Россия патшабикәсе Екатерина чакыруы буенча Самара өлкәсендә эшләп киткән кешеләр икән. Ни өчен ул заманнарда ук урнашып калмаганнар? Һәм ни сәбәпле туган җирләрен башка урынга алыштырасылары килә? Бу кадәресенә әлегә ачык­лык кертмиләр. Татарстанда исә Саба, Азнакай, Алабуга районнары аларның күңеленә аеруча хуш килгән. Кайберәүләр фи­керенчә, янәшәдә шундый тырыш халык эшләсә, безгә дә үрнәк булыр иде анысы.

Үзебезнекеләргә чит ил иген­че-терлекчеләрендәге мөм­­кин­лекләр бирелсә, меннонитлардан ким эшләмәс идек тә бит. Ул чагында бәлки әле Из­раиль­дән, әле Кытайдан, әле башка ил­ләрдән Татарстанга килеп, йөз­ләрчә мең гектар уңдырыш­лы җир сорап йөрмәс­ләр иде.

Кайберәүләр тикмәгә генә халык мәкален бераз үзгәр­теп, “җир бирмәк – җан бирмәк” дип әйтми­ләрдер. Җир-ана да дибез бит әле. Ананы чит илләргә сату – килешә торган гамәл түгел, билгеле. Шуңа Мексикадан кадәр килгәннәргә дә кырыгынчы еллардагы кебек үзебезчә такмак әйтеп: ”Әй, иптәш меннонит, сиңа бирсәк, миңа нит”, – диясе килә.  


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–--- | 15.02.2013

Ришат Төхвәтуллин концертыннан ФОТОрепортаж #7415

$
0
0
16.02.2013 Мәдәният
13 февральдә Татар дәүләт филармониясендә яшь җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллинның чираттагы концерты, тамашачылар сораулары буенча өстәмә концерты булды. Бу юлы да зур уныш белән узды ул! Бу юлы да билетлар җитмәде. Игътибар: 12 март Ришат Төхвәтуллин филармониядә тагын бер өстәмә концерт бирә. Ашыгыгыз! Касса телефоны: 277-18-22.

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13


---

в„–--- | 16.02.2013

Вәсилә Сабирова: «Сабын кайнатканда тылсымчыга әвереләм» #7416

$
0
0
16.02.2013 Мәдәният
«Киңәш-табыш» сәхифәсендә без кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр турында еш язабыз. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы исә сабын кайнату белән шөгыльләнүче Вәсилә САБИРОВА. Аның белән без кул эшләре ярминкәсендә таныштык. Вәсилә ясаган сабыннарны күреп, боларны чынлап та үзең ясыйсыңмы дип сораганымны сизми дә калдым. Чөнки аның алдында торган сабыннар мине бер күрүдә үк гашыйк итте.

– Вәсилә, бәйләү-чигү-тегү эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. Ә менә сабын кайнатучы белән беренче генә очрашуым. Ни өчен нәкъ менә бу эшкә алынырга булдың?

– Узган ел февраль башларында интернетта өйдә ясалган сабын фотоларына тап булдым. Шунда ук үзем дә ясап карарга кызыктым. Бу эшне соңга калдырмыйча, тиз генә сабын кайнату кирәк-яраклары сатыла торган махсус кибеткә чыгып киттем. Сабын ясау өчен кирәк булган бөтен нәрсәне дә алдым. Хәйран гына кыйммәткә чыкты ул. Әмма анысына борчылмадым, чөнки үземне сынап карау теләге көчлерәк иде. Башта үзем өчен ясадым, артканнарын бүләк итә башладым. Бу эшкә бөтенләй кереп китеп, күбрәк тә ясап ыргыткач, мин аларны интернет аша сатуга куйдым. 14 февраль һәм 23 февраль бәйрәмнәре алдыннан сабыным күп сатылды. 8 Март бәйрәменә инде заказлар да ала башладым. Күпләр бүләк итәр өчен ала. Үзләре кулланып карап ошатучылар, шулай ук даими клиентларым да бар. Бер хатынның баласына кибет сабыныннан аллергия икән, хәзер миңа гына заказ ясый. Акчасыннан битәр сабын кайнату үземә зур канәгатьлек хисе бирә. Аны кайнатканда тылсымчыга әйләнәсең дә куясың. Нинди формага агызырга, нинди төс бирергә, нинди эфир мае тамызырга – бөтен фантазияң эшкә җигелә. Соңгы вакытта сабыннарга татарча сүзләр дә яза башладым. Заказ биргәндә клиентлар сабыннарга «Әниемә», «Дустыма», «Сөйгәнемә» дип яки берәр кешенең исемен махсус язуымны сорыйлар.

– Эш процессы белән дә таныштыр инде.

– Сабынны ясаганда махсус мыльная основа, ягъни сабын нигезе кулланам. Анысы килограммлап сатыла. Сабын нигезен үземә кирәк кадәр шакмаклап кисәм дә банкага тутырам. Банканы сулы кәстрүлгә куеп, «су мунчасы»нда тотам. Микродукынлы мичтән дә файдаланырга мөмкин, шәхсән минем үземә «су мунчасы» җайлырак кебек. Кайнатып чыгарырга кирәкми, 70 градуска кадәр эрегәч җиткән. Кайный башласа, сыйфаты начарая. Аңа иң элек нигез булып торган май салам. Бу майларга виноград төше мае, чәй агачы мае, фундук мае, зәйтүн мае, пальма мае керә. Теләгәнен сайлап аласың. Кайсыдыр май тәнне йомшарта, икенче берсе бетчәләрне бетерә. Һәрберсенең үз файдалы үзлеге бар. Аннары эфир мае тамызам. Кайбер сабыннарга бал, каһвә бөртекләре, диңгез тозы, коңгырт шикәр, солы лачаулары яки люфа кушам. Люфа дигәне Африкада үсә торган үсемлек. Аңардан мунчала да ясыйлар. Ул кан әйләнешен яхшырта, үле күзәнәкләрдән арындыра, тән тиресен кислородка баета. Диңгез тозы, солы лачаулары кушылган сабын үзенә күрә скраб, пилинг булып тора. Сабынга ромашка яки мәтрүшкә, шалфей төнәтмәләрен кушарга да була. Тагын махсус ялтыравыклар да кушам. Төс бирер өчен азык буягычыннан файдаланам. Кирәкле ингредиентларны салгач, сабынны билгеле бер формага агызам. Каткач, формалардан алам.

– Димәк, кулдан ясала торган сабыннар кибеттәгедән формасы, төсе белән генә түгел, сыйфаты белән дә күпкә аерыла?

– Әлбәттә. Составын гына алыйк. Кибетләрдә, гадәттә, глицерин сабыны шул ук исем белән аерым сатыла. Ә мин куллана торган сабын нигезенең үзендә үк глицерин да, алоэ вера да, С витамины да бар. Сабынга тагын берничә төрле май кушам, эфир майлары тамызам, балын да кушам дигәндәй, һәрбер сабын хасиятләп ясала. Өйдә ясалган сабыннар бер-беренә охшамаган. Алар төсләре, формалары, составы, ингредиентлары белән аерылып тора. Кибет сабынының күбесенә, гадәттә, дуңгыз мае кушыла. Ә мин ясаганы хәләл сабын да булып тора. Сабынның яхшырак күбекләнүе турында әйткән дә юк. Татарча язылган сабыннарны да кибеттә табып булмый. Миңа гади сабын гына түгел, зур торт рәвешендәге сабынга да заказ бирәләр. Туган көннәргә, туйларга сорыйлар андыйны.

– Сабын кайнатып караучыларга теләгең дә бардыр...

– Иң беренче чиратта акча ясау турында уйламаска. Ул шөгыль сиңа рухи канәгатьлек бирергә тиеш. Эш ошамый икән, тотынмавың хәерле. Бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, матур да, сыйфатлы да чыга. Бу гомумән бөтен эшкә дә карый. 


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

Аның казанышы горурланырлык #7417

$
0
0
16.02.2013 Авыл
Агымдагы айның беренче көнендә өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов эшлекле визит белән Пильна районында булып кайтты. Авыл хуҗалыгы тармагында өлкә буенча алдынгылар сафында булган Пильнада министр иң баштан район хакимияте белән берлектә күмәк һәм фермерчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. “Алексей Иванович җирле аграрийларны үткән елда өлкә хөкүмәте ярдәмендә министрлык тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырды, өлкә авыл хуҗалыгы каршында торган яңа планнар белән уртаклашты”, - дип хәбәр итте безгә Пильна районының авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Петр Лиганов.

Шуннан соң Алексей Морозов Сафаҗайда “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгы тарафыннан яңа гына тормышка ашырылып килгән хәләл казылык цехы белән якыннан танышып чыкты, Иске Мочалидан булган күренекле якташыбыз Зөфәр Зайров (фотода) уңышлы җитәкләгән “Заречное” фер-мерчылык хуҗалыгының үсешен карады, эшчеләр белән аралашты. Зөфәр Ибраһим улының яңа шартларда авыл хуҗалыгында ирешкән казанышлары өлкә хөкүмәтенә яхшы таныш. Исегездәдер, аны губернатор Валерий Шанцев МТЗ-82 тракторы белән бүләкләгән иде. Үткән елны да өлкә хөкүмәте авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренең өлкә бәйрәмендә “Заречное” фермерчылык хуҗалыгын комплекслы үсүе өчен “ГАЗель” белән бүләкләде. Ә моңа кадәр фермерчылык хуҗалыгын уңышлы алып барганы өчен Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы Зөфәр Ибраһим улына алтын медаль тапшырган иде.

Шикәр чөгендере, иген үстерү уңышларына өстәп, Зөфәр Зайров бүген терлекчелек белән дә профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлады. Пильна районы администрациясе башлыгы Виктор Козлов әйтүенчә, кыска гына вакыт эчендә кыргый үсемлекләр басып алган җирдә Зөфәр Ибраһим улы сөтүткәргече, җәйге көтүлеге һәм ике бозау абзары булган яңа сыерлар фермасы төзеткән. Юморга авылы янында шушы ферманың барлыкка килүе юкка түгел икән – бу авылда эшче куллар, белгечләр бар. Аларның карамагында хәзер 150 баш сыер, бозаулар һәм атлар. Сөтбикәләр көненә уртача 23 литр шифалы продукция бирәләр. Киләчәктә тагын бер шундый ферма төзеп сыерлар санын 400 башка кадәр арттырырга дигән уй-планнар белән “кайнап” йөри авыл җанлы тиктормас милләтпәрвәр якташыбыз. Билгеле, сыерлар саны арткач, җитештерелгән сөтнең күләме дә үсәчәк. Ә бүген аның бәясе сөт җитештерүчеләрне канәгатьләндерми.

Шуны исәптә тотып, Зөфәр Ибраһим улы Пильнада үзенең сөт эшкәртү предприятиесен булдыру мәшәкатьләре белән дә чабып йөри. Тәүлегенә 18 тонна сөт кабул итеп, анардан каймак, эремчек, йогурт һәм пастерланган сөт чыгара торган бу предприятие җәйгә эшли башлар дип көтелә.

Бер карасаң, бер кеше генә күпме эш урыннары булдырган һәм булдырачак! Бүгенге заманда авыл җирендә бу бик зур эш. “Заречное” хуҗалыгы хезмәткәрләре министр белән аралашканда үз җитәкчеләре турында горурланып сөйләделәр. Аның кешелекле сыйфатларын билгеләделәр. “Безне эшле һәм икмәкле иткәне өчен без Зөфәр Ибраһим улына чиксез рәхмәтле”, - ди алар бертавыштан. Әлбәттә, милләтебезнең бер күренекле вәкиле шундый мөһим эшләр башкаруы белән без дә горур. Ният кылган эшләре барысы да тормышка ашсын, сөт чишмәләре тулып аксын. Өлкә министры “Заречное” хуҗалыгының эшчәнлегеннән һәм киләчәк планнарыннан канәгать калып, аның җитәкчесе Зөфәр Ибраһим улына уңышлар теләде.


Автор фотосы.
 


О.ХӨСӘИНОВ

в„–5 | 08.02.2013

Кытайча елан елы Русиягә гел зур үзгәрешләр алып килә #7418

$
0
0
16.02.2013 Җәмгыять
Майя календарендәге ахырзаманнан исән котылып Кытай календарендагы елан елына кердек. Русия тарихындагы зур үзгәрешләр елан елына туры килгән.

Кытай календарендагы 12 ел саен кабатланучы елан елы яхшы еллардан саналмый. 11 сентябрь һөҗүмнәре дә, Тяньаньмэнь мәйданындагы күпләп үтерү дә, Бөек депрессиянең башлануы да елан елларына туры килгән.

Өстәвенә, 2013-тәге елан елы -- Кара су еланы елы. Кара су еланы елы 60 елга бер мәртәбә була һәм күп кенә астрологик күренешләрнең бергә туры килүе бу елдагы вакыйгаларны аеруча катлауландырырга мөмкин дип фаразлана.

Әмма тарих елан елының Русия өчен аеруча мөһим ел булуын күрсәтә. Русиядәге зур үзгәрешләрнең күбесе елан елына туры килгән.

Русиядәге күренекле астролог һәм Темпораль тикшеренүләр фонды җитәкчесе Павел Свиридов: "Елан елы башка еллардан аерыла, Русия өчен ул һәрвакыт бик мөһим ел булган, тирән социаль һәм сәяси үзгәрешләр алып килгән. Тагын 12 ел узды һәм без 2013 елан елына кердек. Бу елда илебездә зур үзгәрешләр башланачак", диде.

Чыннан да, тарихка әйләнеп баксаң, ХХ гасырда хәлиткеч вакыйгалар елан елында булган. (XIX гасырда Александр патшаның үтерелүе дә елан елына туры килә).

1905 елда Русиядә беренче инкыйлаб була. Эшчеләр күтәрелеше белән Русиядә патша хакимиятенең ахыры башлана. Тагын 12 ел үткәч Октябрь инкыйлабы җиде дистә елга сузылган коммунистлар чорын башлый.

1929 елда Советлар Берлегендә күмәк хуҗалыклар төзү башлана. Бу чара халыкны күпләп Сталин лагерьларына озату, халыкның ачлыктан күпләп кырылуы белән тарихка кергән.

Тагын 12 ел узгач, 1941-дә сугыш башлана. 1953 елда Иосиф Сталин үлә. ХХ гасырның соңгы елан елында, 1989-да Көнчыгыш Европа илләрендәге инкыйлаблар белән коммунистик хакимият җимерелә башлый.

Чираттагы елан елына керү белән Русиядә быел нинди үзгәрешләр булыр дигән сөйләшүләр җанланып китте.

Күп кенә астрологлар быел Русиядә инкыйлаб көтмәсә дә, тирән финанс кризисы башланырга мөмкин, дип фаразлый. Шулай да, кайберләре Русиядә зур үзгәрешләр булмас, дип исәпли.  


Наиф АКМАЛ

в„– | 12.02.2013

Интернетсыз яшәп буламы? #7419

$
0
0
16.02.2013 Интернет
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Элемтә министрлыгына кулланучылар кәрзиненә Интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәтен дә кертү мәсьәләсен тикшерергә күрсәтмә биргән. Бу турыда Россиянең элемтә министры Николай Никифоров әйткән. “Тикшерү уздырылганнан соң, әлеге хезмәтләрнең илнең төрле төбәкләрендәге бәясе, сыйфаты ачыкланачак”, – дигән ул. Билгеле булганча, кулланучылар кәрзиненә кешенең сәламәтлеген һәм тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр керә. Ә сез Интернет һәм кәрәзле элемтәдән башка яши алыр идегезме?

Марат МОСТАФИН, Татарстан Республикасы Ин­вестиция-венчур фонды­ның проектлар белән идарә итү бүлеге җитәкчесе:

– Интернетны кулланучылар кәрзиненә кертергә ир­тәрәк дип уйлыйм. Чөнки өлкән буын арасында Интернет ул кадәр үк киң таралмаган. Менә 15-20 елдан, без картайгач, нәкъ вакыты булачак. Интернет һәм кәрәз­ле элемтә – алыштыргысыз әйберләр. Эш, ял, аралашу өчен дә кирәк. Күп эшне Интернет аша башкарам. Бу вакытны янга калдырырга яр­дәм итә. Кимчелекләре дә бар: электрон почта тартмасына бик күп спам килә, вирус һөҗүмнәре, пычрак, оятсыз мәгълүматның күп булуы ачуны китерә. Мондый төр мәгъ­лүматка, корал, наркотикларны пропагандалаучы, экстремистик характердагы мәгълү­матка чикләү кертелсен иде.

Руслан ШИҺАБЕТДИ­НОВ, PR-белгеч:

– Кәрәзле элемтә һәм Интернеттан файдалану ул –тормыш ихтыяҗы. Бүген алар – мәгълүмат алмашу, аралашу­ның төп чарасы. Хәзер иң мөһиме – бу хезмәтләрне техник яктан да, бәясе ягыннан да һәркем куллана алырлык итү.

Гөлназ БӘДРЕТДИНОВА, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист:

– Минем өчен Интернет ул – эш урыны да, аралашу чарасы да. Төрле Интернет- сайтларга хәбәрләр язам, яңалыклар белән танышам, дуслар, туганнарым белән аралашам, музыка тыңлыйм. Интернетсыз үз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Хә­зерге кулланучылар кәрзине суммасы кешенең чынбарлыктагы ихтыяҗлары белән тәңгәл килми. Интернет һәм кәрәзле элемтәне дә анда кертү – кешенең игътибарын читкә юнәлтергә тырышу гына. Яшәү минимумын күтәрү турында уйласыннар иде.

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:

– Хәзер кәрәзле телефоннан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Аны бе­рәр көнне өйдә калдырсаң, барлык планнар бозылыр кебек. Без аңа бәйле инде. Ул тормышның аерылгысыз өле­шенә әйләнде. Интернет та шундый ук була бара. Мин Интернетны мәгълүмат алу чарасы буларак кына кулланам. Аңа бәйлелек кичермим. Социаль челтәрдә сәхифәм бар, әмма анда сирәк керәм. Күп вакыт анда сайтымны тутырып баручы администратор утыра.

Адина ХӘБРИЕВА, психолог:

– Интернет тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнә бара. Күп хезмәтләрне Интернетка күчерәләр. Әлбәттә, түләүләрне Интернет аша башкару, Интернет аша чират тору уңайлы. Әмма бөтен­дөнья пәрәвезенең тискәре йогынтысы тизрәк тарала. Бу – социаль челтәрләр. Аларда чынбарлыкта булмаган, уйлап чыгарылган тормыш туа. Күпләр мондый сайтларга шактый вакытын, игътибарын сарыф итә, мөһим эшләре читтә кала. Социаль чел­тәр­ләр бигрәк тә балалар өчен зыянлы. Өлкәннәргә дә, балаларга да социаль чел­тәр­ләр­дә утыру вакытын чикләргә, Интернет­ның яхшы якларыннан файдаланып, тискәре­лә­реннән котылырга тырышырга ки­ңәш итәр идем. 




в„–29 | 16.02.2013

Фәнис Зыялы. Такташка хатлар. Беренче хат, «Кыш җыры» әсәре буенча #7420

$
0
0
17.02.2013 Җәмгыять
Нәрсә әйтергә теләгәнемне белсәң дә, әсәрләрең буенча мин барыбер сиңа хатлар язырга булдым.

Барыбызның да зарыгып көткән язы, чәчәкләрен ияртеп ниhәять килеп тә җитте. Җил, буш вакытында очраган берәүнең борынына әле дә булса тузан тыгып йөри, печән бәйләмнәрен очырта, кырдан кырга оча, килеп юлга поса. Хәзер аның бер дә эче пошмый, ул ни генә эшләмәсен, тиздән язның киләсен дә, яздан соң ямьле җәй аеның киләсен дә белә. Теге сукбайларның бакчаларга кереп урлап чыккан алма агачларының чәчәк атып алма булып өлгерәсен дә, урман кырларның аллы-гөлле шау чәчәккә төренәсен дә белә.

Бер аякта гына басып томшыгын җылы каурыйлары арасыннан чыгармыйчa ата казга җавап биргән ана казның да җилгә әллә ни бик исе китми хәзер. Әллә җил юнәлешен үзгәрттеме, әллә холкы үзгәрдеме белмим, әмма аннан берәү дә курыкмас булды, ул барысы белән дә дус тату яши башлады. Аның эше күбәйсә дә, бирелгән җаваплы эшләрен сөенеп торып җиренә җиткереп үтәде.

Тукта, әнә тагын теге ягымлы тавыш ишетелә түгелме?! Аның йөрәккә сихәт биргән изге тавышны авыл өйләренә кертеп өлгертәсе бар. Тавыш килгәндә ул юл буендагы чәчәкләргә кунарга хәзерләнгән күбәләкләрне куалап йөри иде. Тавышка таба йөгергәндә дә бер дә буш тормады, ямь-яшел уҗымнар белән вальс әйләнеп аларның күңелләрен күтәрде, хәл-әхвәлләрен сорашты, уҗым басуы мәрхәмәтле җилне баш иеп озатып калды. Йокымсырап яткан түгәрәк күл өстен тетрәтеп үткәннән соң, тавышны кадерләп кочагына алды да, калай түбәләрдән шуып төшеп, ишек алларына, ишек астыннан өйнең эчендәге бүлмәләргә таратты. Ашханәдәге яңа пешкән күмәч исен кесәсенә тутыргач та ачык тәрәзәдән очып чыгып юлына дәвам итте.

Үзе шук та инде, теге күмәч исен күрше өйнең баскыч төбендә чебеннәр белән мәшгуль песи малаеның битенә китереп бәрде, әле велосипедта пыр туздырып барган малайларның башлыгын сыпырып төшерде, әле бауга кибәргә эленгән Айрат малае Илгизнең ап-ак күлмәген җилфердәтеп узды, әле каядыр ашыккан авыл агайларының агарган сакалларына уралып узды. "Җил дускай, әйдә бергә уйныйк",- диеп, юлына очраган кояш нуры малайларына, "минем чәчәкләремне өзалмыйсың", - диеп, үртәп калган алмагачының ботагына сарылып чәчәгенең арасындагы бал кортына елмая-елмая сәлам бирде дә вазыйфасын үтәргә ашыкты. Бик матур, моңлы, хозурлы бу тавышны тарату аның иң күңелле, иң яраткан hөнәренә әверелде. Чөнки ул бу тавышны ишеткән барча тереклекнең җанланганын да, барлык кешеләрнең сөенгәнен дә сизә, күрә белә иде.

Менә ул "лә иләhе иллаллаh" дигән соңгы илаhи әманәтне авылның иң баштагы өенә кертеп чыкканнан соң, басуга китеп юлчыларның тагын печән бәйләмнәрен күчереп куярга, кырдан кырга очып уйнарга, юлларда посарга юнәлде. Очып барган чагында чәчәкләрнең оста бакчачысы кояш, үзенең нур балаларына җилнең өлгерлеге турында гәпләшүен дә ишетте. Хайваннарны яткылыкка таба куалаган атаның малаена карап:

- Улым, ишетәсеңме азан тавышын?

- Әйе, әтием, ишетәм.

- Менә бу тавыш, улым, авыл өйләренә генә түгел, басу кырлар, урманнар аша районнарга, аннан шәhәрләргә, нурлы башкалабызга hәм барлык борыңгы ата-бабайларыбызның туфракларына тарала.

- Әти, бу бит әкият түгел, чынга охшаган.

- Әйе бу әкият түгел, улым, бу чын, -дигән сөйләшүен дә ишетеп калды.

- Бүген җилдән дә бәхетле хезмәтче юк иде. Әйе, ул күп әкиятләр тыңлады, әмма бу атаның әйткәннәре әкият түгел иде. Җил шатлыгыннан юл өстендә хәлсезләнеп яткан тузаннардан пәри туе ясап алды да телефон баганасына менеп бии бии җырлый башлады. Бер баганадан икенчесенә тоташкан чыбык өстенә тезелешеп утырган чыпчыклар белән спектакль куйганнан соң икенде вакыты мәчет ягыннан ишетелгән илаhи вә сиxри тавышка таба юл алды.

Җил, үрдәк малае кебек кояшка күзен кысып, "Аллаaaahу әкбәр, аллаaaaahу әкбәр", - дия дия авылга таба йөгерде.

Фәнис Зыялы.
22.12.2012


---

в„–--- | 17.02.2013

Кытай милләттәшебез: «Татарча белмәгәнгә оялганнарым истән чыкмый» #7421

$
0
0
17.02.2013 Милләт
Соңгы елларда Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең мәркәзебезгә тартылуы яңалык түгел. Үзләренең әби-бабаларының нәсел җепләре өзелеп калган җирләр тарта аларны. Ирҗан Бикчәнтәев башкалабызга узган ел тәүге тапкыр аяк баскан иде. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссер һәм актерлар әзерли торган бүлегендә Ринат Әюпов җыйган төркемдә белем ала.

Аның талантын тамашачы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә күрергә өлгерде дә инде.

Ирҗан – бик аралашучан егет. Үзе турында сөйләгәндә сүзен туган авылыннан башлады ул.

– Кытайда илле алты милләт яшәсә, татарлар алар арасында биш меңләп кенә. Мин Чишмә дигән татар авылында туып үстем. Әтием Хөрмәтулла – мәктәп директоры. Әнием Сайраш – хуҗабикә, казах кызы. Апам шәфкать туташы булып эшли. Авылыбызда күбрәк уйгырлар белән казахлар яши. Бары тик 1986 елда гына ул хөкүмәт тарафыннан татар авылы итеп рәсмиләштерелгән. Аның җитәкчесе булып үзебезнең туганыбыз эшләде. Безне мәктәптә казахча укыту сәбәпле, монда килгәндә бер сүз дә татарча белми идем. Бер ел элек гаиләбез Щунҗе дигән кечкенә шәһәргә күченде.

– Ирҗан, синең элек татарча белмәгәнеңә ышанасы да килми. Бездәге кайбер шәһәр балаларыннан да уздырып сөйләшәсең. Телне ничек шулай тиз арада өйрәнеп була?

– Без бәләкәй чакта казах балалары белән бергә уйный идек. Шунда, горурланып, аларга: «Мин – татар!» – ди торган идем. «Алайса үз телеңдә сөйләшеп күрсәт», – дип, мине аптыратып бетерәләр иде. Шул чакта бик оялганнарым истән чыкмый. Әти татарча яхшы белмәгәнгәме, ул миңа, мәктәпне тәмамлагач, Казанга барып гореф-гадәтләрне, телне өйрәнергә кушты. Үзем дә бик теләп ризалаштым, һәр кешенең үз теленә хөрмәте булырга тиеш. Милләттәшләр белән аралашкач, телне өйрәнүнең кыенлыгы юк икәнен аңладым. Бары тик тырышлык кына кирәк.

– Казанга килгәч, үзегезнең нәсел шәҗәрәсен барларга керешмәдеңме соң әле? Бикчәнтәев фамилияле кешеләр Казанда да бар бит.

– Әтиемнең бабалары 1832 елда Татарстаннан киткән булган. Әлбәттә, шәҗәрәбезне барлаячакмын. Без Казанга ике туган абыйларым белән бергә килдек. Шуларның берсе Назар үзебездә сәнгать университетын тәмамлаган иде. Авылыбыздагы мәдәният йортында эшләде. Биредә консерваториянең әзерлек бүлегенә укырга керде. Ул тамак төбе белән җырлый. Икенче туганым Исмаил Казан дәүләт федераль университетында шулай ук әзерлек курсларында укып йөри.

– Ә син ни өчен мәдәният һәм сәнгать университетын сайладың? Аны тәмамлагач, нәрсә эшләргә уйлыйсың?

– Сәнгать белән мәктәп елларыннан ук кызыксынам. Сәхнәдә уйнау өчен «Кодалашу», «Операция» дигән скетчлар да язган идем. Эч пошырган нәрсәләрне, теләгән фикерләрне әйтәсе килә. Киләчәктә татарның күренекле драматургларының  спектакльләрен куеп, аларны кытай халкына да күрсәтергә иде.

– Әгәр үзеңә Казанда калырга тәкъдим итсәләр...

– Мин анысына да каршы килмәс идем. Бабаларыбыз җирендә барыбер милләт өчен хезмәт итәсең бит.

– Татарча спектакльне беренче мәртәбә кайчан карадың?

– Казанга килүгә, Г.Камал исемендәге театрга киттем. Үз гомеремдә беренче спектакль күрүем иде ул. Анда Р.Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклен караганнан соң, үз халкым белән горурланып чыктым.  Инде репертуардагы бөтен спектакльләрне диярлек карап бетердем.

– Татар спектакльләрен кытайларныкы белән чагыштырырга өлгердең алайса...

– Кытай артистлары күбрәк комедия уйный. Алар тормышның бер мизгелен генә күрсәтә. Татар спектакльләрендә башыннан ахырына кадәр сюжет төгәллек белән үрелеп бара.

– Яшь тамашачы театры режиссеры Ринат Әюпов үзеңне шушы арада эшкә дә алган икән. Берәр роль бирмәделәрме әле?

– Әйе, мин аңа бик шатландым. Театрда Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» әсәрен сәхнәләштерә ул. Миңа анда Хисмәт ролен бирде.

– Ирҗан, син халык җырларын да өйрәнергә өлгергәнсең. Киләчәктә җыр аша тамашачыга танылуың да мөмкин әле.

– Кытайда «Ромашкалар» дигән татар җырын туйларда кытайча җырлыйлар. Алар аны, ишетеп, үз телләренә тәрҗемә иттергәннәр. Без аның татарчасын белми идек. Кытайда мин уйгыр һәм казах телләрендә генә җырладым. Монда килгәч, халык җырларын өйрәнеп, сәхнәгә чыгарга да өлгердем. Әлегә минем төп максатым – белем алу. Киләчәктә күз күрер.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

в„–--- | 17.02.2013

«Кечтүкле уен» спектакленә рецензия #7422

$
0
0
18.02.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Кечтүкле уен» спектакле гаять мавыктыргыч һәм татар сәхнәсе өчен шактый үзенчәлекле булып чыкты.

Иң элек бу аның жанрына кагыла. Замана модасына ияреп, аны голливудча фэнтези дип тә атарга була. Әмма пьесаның эчтәлеге күбрәк совет әдәбиятында шактый популяр булган фантастик повестька туры килә. Хәер, бу – терминология нечкәлекләре генә. Илгиз Зәйниев – әйләнә-тирәне нечкә тоемлаучы, иҗатында төрле юнәлешләрне берләштерүче, традицияләрне – яңа карашлар, ә милли үзенчәлекләрне – интернациональ күренешләр белән бергә үреп баручы яшь драматург.

«Кечтүкле уен» фантастика ук түгел. Шамил, Рөстәм, Ләйлә – яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаучы гап-гади үсмерләр. Әмма үзләре өчен кискен мизгелдә алар Уен территориясенә, балачаклары иленә – Ак чәчәкләр иленә эләгәләр. Моны аллегория дип кабул итәргә була. Чөнки катлаулы вазгыятьтә кеше таяну ноктасын һәрвакыт күңеле төбендә эзләргә тотына. Ә чиста, ихлас, самими балачак – кешелеклелек сыйфатларының, рухи гармониянең һәм матурлыкның чишмә башы. Сынаулар, көндәшлек рухы, канәгатьсезлек һәм курку белән тулы олы тормыш кына йөрәгеңне бикләп куярга, кырыс, салкын, үз-үзеңне генә кайгыртучан булырга, башкаларга көндәшләргә караган кебек карарга өйрәтә. Һәрвакыт беренче булырга омтылу, башкалар белән идарә итү һәм җиңел табыш алу теләге залимлеккә һәм кеше фикере белән санашмауга, хыянәткә һәм вәхшилеккә китерә. Кешеләрдә илаһи, асыл сыйфатларны юк итүче «Кара көчләр» шулар инде ул. Бу мәгънәдә «Кечтүкле уен»ны тирән фәлсәфи фикер салынган кинаяле парча дип кабул итәргә була. Пьесаның образлар системасы – эчке каршылыклары аркасында бәргәләнүче Шамил һәм ике капма-каршы як: Ак чәчәкләр иленең Патшасы белән Патшабикәсе һәм Кара көчләр Падишаһы – болар барысы да әлеге фикерне куәтли генә. Спектакльдә бу геройлар үзенчәлекле юмор һәм ирония белән күрсәтелә. Кара көчләр Падишаһы – актив явызлыкны түгел, күбрәк салкынлык, битарафлыкны символлаштыручы мәгънәсез машина. Патша белән Патшабикә дә пассив. Алар эшкә яраксыз, зәгыйфь, сентименталь, башкаларны якларлык түгел, чөнки үзләре яклауга мохтаҗ. Нәрсәгә кирәк соң болар, дип тә уйларга була. Әмма нәкъ аларның хиссилеге һәм назлылыгы, җылылыгы һәм ихласлыгы финалда Шамилнең үле тәненә җан өрә. Ярату һәм яхшылык нурлары, кояш нуры сыман ук – аларны тотып карап булмый, әмма алар бар нәрсәдән дә куәтлерәк, җан өрә торган көчкә ия. Спектакльнең төп идеясе шуннан гыйбарәт.

Пьесаның сәхнәдә куелышы, һичшиксез, югары бәяләүгә лаек. Режиссёр Радик Бариев тудырган фантастик дөнья таң калдыра. Көтелмәгән алымнар һәм тышкы эффектлар бик күп булуга карамастан, сәхнәдәге күренешләрнең чынлыгы һәм табигыйлыгы югалмый. Бу, әлбәттә, режиссёр эшенең сыйфаты турында сөйли. Спектакль тылсымлы төш сыман бер сулышта карала. Монда спектакльне сәхнәгә куюда катнашкан бөтен иҗат төркеме: рәссам Сергей Скоморохов, композитор Радик Сәлимов, хореограф Наилә Фәтхуллинаның өлеше зур. Коллективның спектакльне энтузиазм белән куюы, иҗади максатларның яңалыгы һәм масштаблылыгы белән рухланып эзләнү һәм эксперимент мохитендә эшләве сизелә.

Бу уңайдан актерлар уены да кызыклы. Баш герой фантазиясе тудырган образларга әкияти шартлылык, тәэсирлелек хас. Алмаз Гәрәев башкаруында Шүрәле һәм Олег Фазылҗан башкаруында Карт Убырлы гына да ни тора! Кечтүк ролендә Ләйсән Рәхимова һәрвакыттагыча сөйкемле, уңай энергиясе ташып торучан. Нәфисә Хәйруллина назлы, гламур Су кызы образына тулысынча туры килә. Массовка да табигый күренә. Үрмәкүчләр, гөмбәләр, сакчылар, әкәм-төкәмнәр – барысы да төсләргә бай, динамикалы, бертуктаусыз үзгәреп торучан Хыял дөньясын тудыра. Театрның яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Айгөл Миңнуллина үсмерләр ролен бик табигый башкара.

Спектакль сәхнә теле белән дә, аңа салынган идеяләре белән дә заманча килеп чыккан. Бүген кешенең үз тормышын аңлы һәм инстинктив рәвештә (туры, физик мәгънәдә) үз-үзенә куйган максатлар ярдәмендә төзи алу идеясе бөтен дөньяда популяр. Шулай итеп, камалларның яңа спектакле гомумдөнья фәлсәфи агымнары белән бер дулкында, дияргә була. Һәм бу, әлбәттә, үзенә күрә бер күрсәткеч тә. Татар театры, үз тамырларыннан аерылмыйча, үзенең традицион чикләрен әкренләп киңәйтә, актуаль эстетик, менталь һәм стилистик тенденцияләрне үзенә сеңдерә.
 


Айгөл ГАБӘШИ

в„–2 | 18.02.2013

Уенчыларны наркоманнарга тиңлиләр #7423

$
0
0
18.02.2013 Җәмгыять
Комарлы уеннар белән мавыгучыларның туганнарына гаилә бюджетын саклап калу мөмкинлеге барлыкка килде: март аенда Россия Гражданнар кодексына төзәтмәләр үз көченә керәчәк, аның нигезендә судлар уенчыларның, наркоман һәм эчкечеләр кебек үк, хокукларын чикли ала.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә судларның “спиртлы эчемлекләр яки наркотик матдәләр куллану нәтиҗәсендә үз гаиләсен матди яктан авыр хәлгә куючы” кешенең хокукын чикләргә хакы бар. Бу очракта эчкечегә аның хезмәт хакын яки пенсиясен алу, шулай ук зур килешүләр төзү – кредит алу, милек сатып алу яки сату өчен попечитель билгеләнә. Попечитель рөхсәтеннән башка хокукы чикләнгән гражданинга кибеттән азык-төлек, кием-салым сатып алырга гына ярый. Кешенең хокукын чикләү үтенече турында гариза белән судка “аның гаилә әгъзалары, опека һәм попечительлек органнары, шулай ук психиатрия яки психоневрология учреждениесе вәкилләренең мөрәҗәгать итәргә” хакы бар.

Татарстанның Суд департаменты идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел республика судларында шундый 28 гариза каралган, аларның 23 е канәгатьләндерелгән. Ә 1 марттан отышлы уеннар белән мавыгып, гаиләне бөлгенлеккә төшерүчеләрне дә судка биреп булачак.

–    Моның ничегрәк булачагын фаразлыйсым килми, - ди әлеге уңайдан ТР Югары суды рәисенең гражданлык эшләре буенча урынбасары Марат Хәйруллин. – Закон әле имзаланды гына. Наркомания һәм отышлы уеннар белән мавыгу - икесе ике әйбер... Закон нигезендә, хокуклары чикләнгән эчкече һәм наркоманнарның чикләүне юкка чыгару турында гариза бирергә хакы бар. Бу очракта кеше дәвалану курсы үтүен һәм сәламәтләнүен раслаучы медицина документлары күрсәтергә тиеш. Ә менә отышлы уеннар белән мавыгучылар үзләренең “савыгуын” ничек дәлилләргә тиештер, анысы билгеле түгел. Бәлки, бу медэкспертиза нәтиҗәләре, белгечләрнең бәяләмәләре булыр. Берникадәр вакыттан соң РФ Югары судыннан әлеге тема уңаеннан аңлатмалар килер, дип улыйм.

Шул ук вакытта Татарстанның адвокатлар берләшмәсендә, милкеннән файдалану хокукына ия булу өчен,  отышлы уеннар белән мавыгуда теләсә кемне гаепләргә җай чыгачак, дип борчылалар. Эшлексез балаларын мирастан колак кактыру белән янаган бай ата-аналарга шундый гаеп ташланмас дип кем әйтә ала?

–    Бу очракта кайсы өлкәдәге белгечләр эксперт булырга тиеш соң. Психиатрмы, психологмы әллә уен салоны операторымы? - дигән сорау куя Казан адвокаты Эльнара Сафина. - Шулай ук кешенең комарлы уеннар белән мавыкмавын нәрсә белән дәлилләргә? Минемчә, закон гамәлдә кулланыла башлагач, хаталар шактый китәчәк. Хәтта канунны үз максатында файдаланырга омтылучылар да табылачак.

Ә психиатрлар бу хакта ни уйлый?

–    Отышлы уеннар белән мавыгу, яки гемблинг - ул психик тайпылыш, - ди КДМУның медицина һәм гомуми психология кафедрасы мөдире Владимир Менделевич. - Клиник гемблер, мисал өчен, шул ук эчкечедән әлләни аерылмый - ул шулай ук “барысы да контрольдә” һәм “теләгән вакытта баш тарта алам” дип ышана, дозаны арттыру ихтыяҗын кичерә (уйнаучы - ставкаларны арттыра), махмырдан интегә. Гадәттә, бу авыру бик нык мавыгудан башлана. Кеше шул рәвешле буш вакытын үткәрә яки баерга хыяллана. Ләкин бераздан бәйлелек барлыкка килә. Кеше уен белән артык мавыгуның тискәре нәтиҗәләрен аңласа да, инде туктый алмый. Акчаны оттыра барган саен, бурычлары да арта. Туганнарыннан акча урлый, әйберләрен сата, кредитлар ала башлый. Бу очракта закон нигезендә кешенең хокукын чикләү үзен аклый. Ләкин суд психиатриясе кануннары буенча психикада көчле тайпылышлар булганда гына (психоз һәм акыл зәгыйфьлеге) психик авыруны эшкә сәләтсез дип танырга ярый. Алкоголизм да, наркомания да һәм бигрәк тә гемблинг болар рәтенә керми. Мин, белгеч буларак, кешенең эшкә сәләтлелеген бәяләгәндә суд психиатриясе кануннарын кире кагу белән килешмим. Чөнки мондый очракта кибеткә йөрергә яратучыларның да эшкә сәләтлелеген чикле дип табырга була. Кайбер туганнар якыннарының байлыгына кызыгып, ничек булса да шушы законнан файдаланып калырга тырышыр, дип шикләнәм. РФ Гражданнар кодексының 30 нчы маддәсе буенча кеше хокукын чикләү өчен “гемблинг” дигән диагнозны раслау таләп ителми. Кешенең отышлы уеннар белән мавыгуын һәм “гаиләсен матди яктан авыр хәлгә куя” дигән фактны тану да җитә. Инде суд проблеманың асылына төшенер, хокукы чикләнергә тиешле кешегә, әйтик, шаһитлар ярдәмендә, үзенең отышлы уеннарга бәйле булмавын исбатларга мөмкинлек бирелер, дип өметләнәсе генә кала.


Елена МЕЛЬНИК

в„– | 18.02.2013

Авыл, сүгенә-сүгенә, Европага таба бара #7424

$
0
0
18.02.2013 Авыл
Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылганнан соң авыл хуҗалыгы өчен өстәмә мөмкинлекләр ачылыр дигән өметләр яңарды. Ни генә дисәләр дә, уртак кануннар белән яши башладык бит. Тик, кем әйтмешли, пәри башка, җен башка икән шул. Моны тормышка ашырыр өчен Россия авыл хуҗалыгына чит илләрдәге мөмкинлекләр, ягъни әлеге дә баягы дәүләт ярдәме бик аз. Аның күләме Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүче илләрдән дистәләрчә тапкыр кимрәк булгач, нинди тигез шартлар турында сүз булуы мөмкин?

Авыл хуҗалыгында җи­теш­терелгән продукцияне тиешле бәядән сату буенча да проблемалар арта. Мөгезле эре терлекнең баш саны буенча гына түгел, сөт һәм башка кайбер продукция җитеш­терү буенча Россиядә беренче урында барган Татарстанда соңгы ярты ел эчендә бу төр продукцияләргә ихтыяҗ 25-30 процентка кимегән!

Үрдәк нигә күлгә арты белән чума?

Аптыраганнан, билгеле. Авыл халкы да шулай. Бүген байтак өлеше тормышта үз урынын таба алмый. Эшлим дисәң, эш юк. Инвесторлар авылның бик аз өлешен генә эшле итә алды. Аларга да  тиешле хезмәт хакын тартып-сузып кына бирәләр. Крестьян-фермер яки мөстә­кыйль эшләргә омтылучы ху­җалыкларда да даими эшләү­челәр саны әллә ни күп түгел.

Авылда яшәүче һәркем­нең мөстәкыйль рәвештә үз эшен башларга кыюлыгы җит­­ми. Статистик мәгълү­матлардан күренгәнчә, шушы һәм тагын кайбер башка сәбәпләр аркасында  Татарстан авылларын ел саен 10 меңнән артык кеше ташлап китә. Эшлисе килгәннәргә дә җиңел түгел. Бюрократик сис­темага каршы  күпме генә көрәш алып барылса да, аның әле тамырлары шактый ти­рән­дә. Бар, алып кара син, әйтик, йорт төзергә яки башка кирәк-ярагыңа берәр банк­тан акча. Әллә нинди документлар таптырып, үзәгеңә үтәчәкләр. Дәүләт ярдәме белән дә шул ук хәл.

Әле ярый районнарда да, авылларда да бу эшнең ки­рәклеген, мөһимлеген аңлый башладылар. Хөкүмәт булышлыгы бе­лән моңарчы авыл җирен­дә үз эшен булдыру турында хыялланырга да курыккан, әмма кулларыннан эш килә торган шактый гына ир-ат һәм хатын-кызлар кайсы шәхси хуҗалы­гында күпләп терлек асрый, кайсы гаилә фермасы төзи яисә башка бер шөгыль табып, тормыш алып барырга тырыша. Рәсми мәгълүмат­лардан күрен­гән­чә, 2013 ел­ның 1 гыйнварына республика авылларында 23мең 400 кеше, ташламалы кредит алып, үз шөгылен булдырган. Моңар­чы күрелгән хәл­мени: гап-гади авыл кешеләре узган елда гына да 6 миллиард 100 миллион сумлык субсидияле кредит  алган. Алуын алган да, аны бит әле процентлары белән кире кайтарасы да бар. Моның өчен, әлбәттә, авыл хуҗалы­гында җитештерелә торган продукциягә тиешле бәя булуы кирәк. Шулай булмаганда, авыл кешесе бурычларын кайтарырга каян акча алсын?

Дөрес, кредитлар ташламалы, дидек. Ягъни мәсәлән, банклардан алынган кредит­ның процент өлешен дәүләт сиңа субсидия формасында кире кайтарачак. Әйтик, 2006 елдан башлап бүгенгә кадәр авыл халкы банклардан 22 миллиард 300 миллион сумлык кредит алган. Шуның процент ставкасы өчен дәү­ләт аларга 1 миллиард 800 миллион сумын кире кайтарган. Бу кадәресе дә ярап тора анысы. Бәяләр генә көйлән­сен...

Янә ярык тагарак янында

Россия дәүләт җитәкчеле­генең кайбер гамәлләренә шаклар катарлык. Кайчагында, әллә соң юри шулай эш­лиләрме икән, дип сорыйсы килә.

Язгы чәчү алдыннан ил­дәге вәзгыятьне күздә тотып әйтүем. Югыйсә,  өстәгеләргә авыл хуҗалыгында дөнья­күләм эш тәҗрибәсен искә алырга да була бит. Америка яки Европа илләрендә авыл хуҗалыгына дәүләт яр­дәме кайчан һәм күпме биреләсе шактый алдан билгеле. Анда бит авыл хуҗа­лыгына ярдәм ниндидер процентларны кап­лау өчен түгел, ә эш нәтиҗәләренә карап бирелә. Әйтик, нәтиҗә өч тапкыр арттымы, дәүләт ярдәме дә өч тапкыр арта. Кызыксындыру шулай булырга тиеш ул.

Миңа  инвестор, крестьян-фермер яки мөстәкыйль эш­ләргә омтылучы хуҗалык­лар белән еш аралашырга туры килә. Дөрес, берсе дә каравыл кычкырмый. Әмма дәү­ләтнең авыл хуҗалыгы өлкә­сендә алып барган сәясә­теннән бүген аларның берсе генә дә канәгать түгел.

Моңарчы ел саен диярлек язгы чәчү алдыннан ягулык-майлау материалларына ташламалы бәяләр куела килде. Ашламалар, югары җитеш­терүчән орлык һәм башка кирәк-яракларга да акчаны хуҗалыклар ничек кирәк алай дигәндәй, тартып-сузып булса да җиткерергә тырышты. Быел бит тәмам ярык тагарак янында калучы хуҗа­лыклар бар.

Хикмәт нәрсәдә? Эш шунда: Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, авыл хуҗа­лыгына дәүләт ярдәме­нең тәртибе үзгәрде. Хәзер ул эшкәртелгән гектарлар һәм сөт сату күләменә карап биреләчәк, диләр. Гектарына...130 сум чамасы. Әле анысы да хуҗалыкларга кайчан барып җитәр, билгесез.

Туй узгач – думбра, дигән­дәй, чәчү вакыты килеп җитте бит инде. Россиянең кайбер өлкәләрендә менә-менә башланырга да тора. Ягулык-май­лау материаллары, ашламасы түгел, чәчүлеге дә булмаганнарга нишләргә? Җитмәсә тагын язгы чәчү алдыннан гына  бәяләрен шактыйга арттырып  куялар.

“Дөрес, Татарстан хуҗа­лыкларында хәлләр алай ук куркыныч түгел”,– ди республика аграр министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Тех­никаның күбесе төзек хәлдә. Орлыклар җитәрлек. Күп хуҗалыклар үз көчләре белән ягулыгын да, ашламасын да, башка кирәк-ярагын да әзер­ли алган. Әмма 2 миллион 800 мең гектардан артык җирне сыйфатлы итеп эшкәртү, чәчү, ашлау һәм корткычлардан саклау өчен күп кирәк булачак шул әле.

Аннан килеп, ярдәм ди­гәнебез дә, кайчагында эре монополистларның авыл хуҗалыгын дәүләт аша талавына кайтып кала түгелме? Әйтик, язгы чәчү чорында гына булса да, хуҗалыкларга ягулык-майлау материалларына түләнгән акчадан НДС, ягъни сатылганга өстәмәне дәүләт кире кайтара алмыймы? Бу очракта солярка 30 сум торганда да, һәр литр ягулык 5 сум 40 тиенгә арзаная дигән сүз бит.


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–29 | 16.02.2013
Viewing all 38832 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>