Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live

“Болгар радиосы”на – 1 яшь! (Илнур Фәйзрахманов белән ИНТЕРВЬЮ) #7425

$
0
0
18.02.2013 Мәдәният
Февраль елның иң кыска ае гына түгел. Ул бәйрәмнәргә бай булган ай буларак та билгеле. Россия фәне көне, 14 февраль, халыкара стоматологлар көне, 23 февраль һәм башкалар. Халык арасында популяр булган “Болгар радиосы” да үзенең беренче туган көнен елның икенче аенда уздыра. Бер ел эчендә нәрсәләр булган соң? Киләчәктә радио безне нинди тапшырулар белән гаҗәпләндерәчәк? Бу сорауларга безгә Илнур Фәйзрахманов җавап бирде.

- Илнур әфәнде исәнмесез! “Болгар радиосы”ның бүгенгесе турында сөйләшә башлаганчы аның тарихына тукталып китәсе килә. Радионың “чишмә башы” нидән гыйбарәт?

– Хәерле көн барлык укучыларга һәм тыңлаучыларга. “Болгар радиосы” тарихы әле бер елга сузылган сәхифәдән генә гыйбарәт булса да, аңа алып килгән еллар саны дистәдән артыкка китә. 2002нче елда “Татарстан Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе оешкач эфирга чыккан “Яңа гасыр” радиосын еллар узгач та тыңлаучыга кызыклырак итү ихтыяҗы зур иде. Радио базары бер урында таптанганны, калыплашып эшләгәнне яратмый. Бигрәк тә Дәүләт канаты астындагы радиоларга замана агымына җайлашу кыен. Без Дәүләт контракты буенча эшләнергә тиешле тапшыруларны да эфирга бирергә, шуның белән җитәкчеләребез алып барган сәясәт, иҗтимагый эшчәнлекне яктыртырга, мәдәни мирасыбызны пропагандаларга тиешбез. Ә заман исә безне реклама бирүчеләр өчен кызыклы булырга әйди. Даими хәрәкәт чорында озын – озын тапшыруларны тыңлап утыру һәркемнең дә көченнән килми. Шигырьдәгечә, я без үзебез үзгзәрергә, я дөньясын үзгәртергә тиеш идек. Нәкъ менә икътисадый кызыксыну уяту өчен, телерадиокомпания җитәкчелеге фатихасы белән без 2012нче елдан ребрединг ясадык. Исемебез белән бергә концепциябез дә үзгәрде. Шул сәбәпле, радио аудиториясенең саны да берникадәр үзгәрешләр күрде

– “Болгар радиосы” дип сүз башлаган чорда үз алдыгызга куелган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?

– Максат, беренче чиратта, шәһәр – башкала аудиториясен киңәйтү иде. Икенчедән, кызыклы сәхифәләр, тыңлаучы яраткан җырларны, алар янәшәсендә яңа язмаларны ишеттерү. Һәм әлбәттә, Казанда эшләүче радиостанцияләр арасында рейтингыбызны күтәрү. Бу максатларга ирешүдә анык план һәм беренче адымнар бар. Бүген инде “Болгар радиосы” кеше телендә. Тәнкыйтьлиләр, мактыйлар… Битарафлар юк, шунысы бик сөендерә.

– Илнур әфәнде, радионың исеме турында да сөйләп китсәгез иде. Ни өчен “Болгар”?

– Тарихтан беләбез, данлыклы Болгар дәүләте булган. Бу җирлектә бүген яңарту эшләре бара. Кемнәр генә, ни генә әйтсә дә, бу бабаларыбыз җире. Ә безнең тарихка, аны олылаучыларга хөрмәтебез зур. Менә шуларны уйлап, анализлап Татарстанда бара торган яңарту эшләренә үз өлешебезне керттек дип уйлыйм. Беренче көннәрдән үк безнең шигарь: “Болгар радиосы” һәр татарның йөрәгендә” булды.

– “Болгар радиосы” башка радиолардан кайсы ягы белән аерылып тора?

– “Болгар радиосының” иң зур ачышы - татарда беренче “Чәк чәк шоу” радиотамашасы. Иң бәхәсле, гадәти булмавы, вакыт – вакыт ачуны китерүе белән яраттырган проектыбыз ул безнең. “Болгар радиосы”ның башкалардан аерылып тора торган ягы ул – тәҗрибәле, татар телендә тәмләп сөйләшүче, радио үсеш кичерсен өчен, яңгырда да, кызуда да, салкында да эшләргә әзер булган алып баручылары. Дөрес, турыдан – туры эфирда эшләгәндә, кәмит сүзләр, “пешеп җитмәгән” җөмләләр дә ычкына. Әмма барыбер дә тырышабыз.

– Радиотамашачыны алда нинди үзгәрешләр көтәчәк: яңа алып баручылар яисә яңа тапшырулар?

– Зурдан кубып гел яңалык артыннан куу - файдасыз эш. Булганын җиренә җиткереп, күп тыңлаучылар ишетерлек итеп эшләргә кирәк. Тапшыруны иҗат итеп, эфирга әзерләү генә җитми. Синең тапшыруың эфирга чыкканнан соң, тыңлаучының кайтавазын алуга да ирешү кирәк. Әгәр тема кызык икән, тыңлаучы да сиңа җавап бирәчәк. Узган ел азагында бездә кастинг узды. Озакламый яңа тавышларны ишетергә мөмкин булачак. Ә бу көннәрдә исә без ял көннәре өчен радиопроект әзерлибез. Кешене ял иттерә, сөендерә, уйландыра торган шоу булырга тиеш ул, Алла бирса.

– Мәгълүм булганча, февраль аенда "Болгар Радиосы"ның туган көне. Шушы уңайдан тамашачыны "Шәп!" дип гаҗәпләндерерлек чара уздырылачакмы?

– Февраль безнең закон нигезендә туу турында таныклык алган көнебез. Әмма бер ел тулуга багышланган зур чараны без апрель аена планлаштырдык. Мин нинди дә булса гаҗәпләндергеч “мөгезле” җыеннар яклы түгел. Тамашачы – тыңлаучыны җыясың икән, син аңа сыйфатлы эш күрсәт. Апрельдәге чара чыннан да “Шәп”! – дип әйтерлек тамаша булачак. Радионың иң якын дус – җырчылары һәм Мәскәүнең “Вирус” төркеме әлеге чарага килергә теләк белдерде инде.

– Димәк, апрель аенда радиотыңлаучыларны ниндидер серле “Шоу БУМ!” көтәчәк. Илнур әфәнде, әңгәмәбез ахырында укучыларга нинди теләкләр теләр идегез?

– Тыңлаучыларга һәр көннең яхшы хәбәрләр алып килүен телим. Әгәр халык ничек очны – очка ялгарга икән дип баш ватмаса, тормышыбызда позитивка урын түрдән булачак.
 




в„– |

Без татарлар бит әле!... #7426

$
0
0
18.02.2013 Мәдәният
Шундый шигарь астында Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә каһарман якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы СӘГЫЙРОВның 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә уздырылды.

Күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровны берьюлы өч төбәктә – Татарстан Республикасында, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташлары дип саныйлар. Моның сәбәбе дә бар. Гакыйль әтисенең туган ягында - Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туган, биредәге мәктәпкә укырга кергән һәм башлангыч белем алган. Атасы Шәрифулла аганың сугышта һәлак булуы турында хәбәр килгәч, алар әнисе һәм энесе белән Хәбибҗамал апаның туган ягына – Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылына күченәләр. Биредә шагыйрьгә үзенең яшүсмер чорын үткәрергә, умыртка сөягенә уңышсыз ясалган операциядән соң бернинди хәрәкәтсез түшәктә генә ятып торырга дучар ителеп, каләмен авызына – тешләре арасына кабып яңадан язарга һәм рәсем ясарга өйрәнергә туры килә. Ифрат та кыен еллар була алар егет өчен. Нәкъ шушы Иске Фәйзуллада яшәгән вакытларда ул үзенең күп шигырьләрен яза, рәсемнәрен ясый, чын шагыйрь һәм рәссам буларак җитлегә. Ә инде гомеренең соңында әнисе Хәбибҗамал апа картаеп, аяклары йөри алмый башлагач, каһарман якташыбыз Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә энесе Наил гаиләсендә яшәде.

Моннан өч ел элек, 2009 елның 29 июлендә вафат булганнан соң, без аны Димитровградтан Иске Фәйзуллага алып кайтып, өч төбәкнең дә татар җәмәгатьчелеге катнашында зурлап, авыл зиратында җирләдек.
Менә аның 75 яшьлек юбилее да килеп җиткән икән инде. Моңа кадәр дә без каһарман якташыбызны олылап, Самарада да, аның туган авылына әверелгән Иске Фәйзуллада да матур-матур кичәләр оештыргалап тора идек.

1994 елда Казанда 5 меңлек тираж белән аның “Кабатланмас моң” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күргәч, Татарстаннан, Ульяннан һәм башка төбәкләрдән мәртәбәле кунаклар чакырып, Самараның Металлурглар Мәдәният сараенда иҗат кичәсе уздыруыбыз әле дә хәтердә. Ә инде шагыйрь Димитровградка күчкәч, аның иҗат итү үзәге дә шушы даирәдә урын алды. Без Гакыйль Сәгыйровның алтмыш, алтмыш биш, җитмеш еллык юбилейларын да өч төбәк – Татарстан Республикасы, Самара, Ульяновск өлкәләре вәкилләре бергәләшеп Димитровград шәһәренең нәкъ шушы мәһабәт “Восход” Мәдәният сараенда үткәргән идек. Сәламәтлеге бик үк шәп булмаса да, шагыйрь аларның барысында да үзе катнаша һәм якташлары алдында чыгыш та ясап, үзенең төпле фикерләрен әйтә иде.

Ә бу юлы якташыбызның чираттагы юбилеен үзеннән башка үткәрергә туры килде. Кичәне оештыручылар аның җомга, эш көнендә үткәрелүе сәбәпле, халык җыелырмы икән дип бераз борчылганнар иде. Шагыйрьне үзен күреп белүчеләр саны да ел саен кими бара бит.

Юк, борчыласы булмаган икән, билгеләнгән вакытка Мәдәният сарае фойесында басарга да урын калмаган иде инде. Кичәгә килүчеләр Гакыйль Сәгыйровның иҗатына багышланган күргәзмәләр белән таныштылар. Анда аның китаплары, рәсемнәре куелган иде. Шушында ук якташыбызның иҗаты турында фикер алышулар башланып китте. Кайберәүләр аларны Татарстанның “Яңа гасыр” телевидениесе журналистларына да белдерделәр.

Шагыйрьнең шигыреннән алынган “Без татарлар бит әле...” юллары белән исемләнгән кичә Гакыйль Сәгыйров озак еллар яшәгән Иске Фәйзулла авылының матур табигать күренешләре һәм аның үзе төшерелгән видеоязманы карау белән башланып китте. Алып баручылар, Гакыйль Сәгыйровның иҗатын даими пропагандалаучы – Равил Шәфигуллин һәм Фәния Хәлиуллова тагын бер кат аның тормыш һәм иҗат юлын тамашачыларның исенә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар.

Беренче сүз Димитровград татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Хәлиуллинга бирелде. Ул каһарман якташыбызның таланты, батырлыгы белән горурлануы, соклануы турында белдерде, шагыйрьнең киң кырлы иҗатын халык арасында тагын да ныграк пропагандаларга кирәклеге турында әйтте.

Тәбрикләү сүзләре белән шулай ук Димитровград шәһәре администрациясе башлыгының урынбасары Ирина Баканова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Ульяновск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, “Өмет” татар газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов, Димитровград шәһәренең 22нче санлы татар мәктәбе директоры Мөнирә Жумаева, Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясенең почетлы рәисе Ривал Идрисов чыгыш ясадылар һәм бүләкләрен тапшырдылар.

Димитровград шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән бүләкләнүчеләр арасында шагыйрьне исән вакытында карап-тәрбияләп торган туганнары – энесе Наил һәм җиңгәсе Халидә дә бар иде. Алар сәхнәгә күтәрелгәндә зал көчле алкышларга күмелде.

Самарадан бу кичәгә без өчәү – өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Данияр Сәйфиев, мин – “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм “Дуслар клубы” дип аталган татар яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Рамил Фәрзетдинов бардык. Данияр Сәйфиев өлкә “Туган тел” татар оешмасы исеменнән шагыйрьнең иҗатын актив пропагандалаулары өчен Димитровград шәһәренең татар мәктәбе коллективына (директоры Мөнирә Жумаева) Самараның Җәмигъ мәчете рәсеме төшерелгән келәм, ә “Сүнмәс йолдызлар” ансамбленең сәнгать җитәкчесе, җырчы Фәния Хәлиулловага чәй чынаяклары бүләк итте. Без үзебезнең чыгышларыбызда якташыбызны, аның иҗатын онытмаулары өчен шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегенә, гомумән, бөтен Димитровград халкына рәхмәт сүзләребезне белдердек. Гакыйль Сәгыйровка хәзер артык зур тантаналар да, макталу да кирәк түгел инде. Бу безнең үзебезгә, бүген дөньяда яшәүчеләргә, бигрәк тә яшьләребезгә кирәк.

Үткән елны Самара эшкуарлары ярдәме белән шагыйрьнең зиратына истәлек ташы куйган идек. Хәзерге вакытта аның ачы язмышлы сикәлтәле тормыш һәм иҗат юлы турында документаль китап язып дөньяга чыгарырга планлаштырабыз. Шагыйрьнең Иске Фәйзулладагы өендә аның музеен оештыру да көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе булып тора. Каһарман якташыбызның исемен мәңгеләштерүне һәрберебезнең изге бурычы итеп санарга кирәктер. Әлегә без аның алдында зур бурычлы булып кала бирәбез. Бу фикер күпчелек чыгыш ясаучыларның фикерләренә дә тәңгәл килә иде.

Менә алдан ук юбилей кичәсенә чакыру алган, 500ләп әгъзасы булган Татарстан Язучылары берлеге җитәкчелеге үзенең бер генә вәкилен дә кичәгә җибәрмәгән, бары котлау хаты белән генә чикләнгән. Ә Гакыйль Сәгыйровның иҗаты бу мәртәбәле оешма тарафыннан тиешле бәя алырга бик тә хаклы.

Бәйрәм (кичә чын бәйрәмгә әверелде дисәң дә ярыйдыр) шагыйрьнең шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны башкару белән үрелеп барды. Шигырьләрне мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәгеләр дә укыдылар. Җитмеш яшьлек Роза апа Гайнуллина Гакыйль Сәгыйровка багышлап үзе язган шигырен сөйләп биргәннән соң, зал тагын бер кат көчле алкышларга күмелде. “Сүнмәс йолдызлар”, “Карлыгачлар”, “Сандугачлар”, “Сөембикә” җыр, “Ясмин” бию ансамбльләре башкарган халык җырлары да, юбиляр иҗат иткән шигырьләргә композиторлар язган җырларны да тамашачы яратып каршы алды.

Мондый халкыбыз булганда каһарман якташыбызның шигырьләре дә онытылмас, туган телебез дә яшәр. Шагыйрьнең үзеннән башка әле беренче тапкыр гына үткәрелгән бу юбилей кичәсе нәкъ менә шушы хакыйкатьне раслады түгелме? Әйе, бу шулай булырга тиеш тә, чөнки “Без татарлар бит әле...”

1. Фойеда (сулдан уңга) Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, Наил СӘГЫЙРОВ, Ривал ИДРИСОВ шагыйрьнең рәсемнәре күргәзмәсе янында.

2. Данияр СӘЙФИЕВ бүләккә Самара Җәмигъ мәчете сурәте төшерелгән келәм тапшыра.

3. Фәрит ХӘЛИУЛЛИН шагыйрьнең җиңгәсе Халидә ханымны бүләкли.
.
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

в„– |

Миңнеханов: "Ришвәтчелек ач кешеләр булган җирдә генә юк" #7427

$
0
0
19.02.2013 Сәясәт
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Forbes журналының урыс телендәге чыгарылышына әңгәмә бирде. Ул анда Татарстан икътисады, “Татнефть”, ришвәтчелек, төбәк башлыкларын сайлау һәм узган елгы һөҗүмнәр турында фикерләрен әйтә. Әңгәмәнең кайбер кызыклы урыннарын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

“Татнефть” турында

– Күптән түгел сез Татарстанның “Татнефть” ширкәте белән хушлашырга җыенмаганын әйттегез. Бу сорауга җавап кына идеме яисә сез аерым бер тәкъдим булганлыктан үз карашыгызны белдердегезме?

– Әлбәттә, бу сорауга җавап иде. Миннән сорагач җавап бирдем. “Татнефть” – файдалы һәм керем китерә торган ширкәт. Аның безгә бернинди зыяны юк, ширкәт даими рәвештә хезмәт хакы, салымнар, дивидентлар түли, капитализацияне арттыра. Нигә аны кемгәдер бирергә кирәк? Ни өчен мин ширкәтнең кемнеңдер кулына күчүенә ризалашырга тиеш? Ул республика горурлыгы, ил горурлыгы. “Газпром” да дәүләт милеге санала, аңа карап беркемгә дә начар түгел.

Төбәк башлыкларын сайлау турында

– Федераль үзәк губернатоларны сайлау мәсьәләсендә ачыклык кертә алмый. Шәхсән сез моңа ничек карыйсыз? Былтыр халыкка сайлау мөмкинлеген кайтару турында канун кабул ителде, хәзер бу мәсьләне төбәкләр ихтыярына калдырмакчы булалар.

– Сайлауның һәр төре дөрес. Вазгыятьтән чыгып, тегесе дә монсы да яхшы. Русия – яшь дәүләт: аның үз гореф-гадәтләре бар. Җәмгыять җитди үзгәрешләргә әзер булырга тиеш.

– Татарстан өчен сайлауның кайсы формасы уңайлы?

– Татарстан өчен икесе дә дөрес. Былтыр бездә туры сайлау системы кертелгән иде, хәзер ул вакытлыча туктатылды. Хәзер бу мәсьәләне чишү миннән дә, администрациядән дә тормый. Бу эш белән безнең парламент шөгыльләнә.

Ришвәтчелек турында

– Инвестицияләр җәлеп итүдә Татарстан тәҗрибәсен уникаль дип әйтеп була...

– Бернинди уникаль әйбер дә юк. Башка төбәкләрдә дә уңышлы инвестиция проектлары бар. Бәлки, без бу өлкәдә бераз алга киткәнбездер. Ләкин барысы да Давоста күрсәтелгән шикелле начар түгел.

Кызганычка каршы, кайбер коллегалар Русияне ришвәтчелеккә баткан ил итеп күрсәтәләр. Әйе, бездә ришвәтчелек бар, административ киртәләр дә җитәрлек. Ләкин бу хәлне төзәтү өчен нинди эшләр башкарыла, шуны да күрергә кирәк.

Перспектива булган бөтен җирдә ришвәтчелек бар. Ач кешеләр булган җирдә генә ришвәтчелек юк.

Шуңа күрә бу проблем актуаль, ләкин аның әһәмиятен арттырып күрсәтергә кирәкмәс. Безнең ил бай һәм перспективалы.

Җәйге һөҗүмнәр турында

– Универсиада алдыннан Татарстан өчен иминлек мәсьәләсе дә актуаль. Былтыр республикада дини экстремизм ялкыны күзәтелде, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм булды. Бүген төбәктәге вәзгыять ни дәрәҗәдә тотрыклы?

– Норвегиядә Андрес Брейвик 70ләп кешене үтергәч, нишләптер Европада беркем дә бу ил начарланды димәде?

Америкада да көн саен кемнедер үтерәләр...

Әйе, бу хәлләр бездә булды, гаеплеләр билгеле, хокук саклау органнары бик уңышлы эшләделәр.

Экстремизм очраклары бар һәм, кызганычка каршы, бу бик начар. Дәүләт бу хәлләрдән читтә тора алмый. Хөкүмәтне бәреп төшерүгә, көч куллануга яки бер диннең икенчесеннән өстен икәненә өндәү һәрвакыт фаҗигале тәмамлана. Җинаятьләрне башкаручылар иманлы кешеләр түгел, алар фәкать ислам диненә язылган бандитлар. Әмма бу хәл бөтен җирдә булырга мөмкин. 2001 елда Америкада игезәк-манаралар җимерелде, ләкин аңа карап Америка начарланмады.

Беренчедән, безнең бу әйберләргә чик кую өчен төгәл кануннар булырга тиеш. Берни дә тиктомалдан килеп чыкмый: кайдадыр без карап җиткермибез, кайдадыр – хокук саклаучылар. Әлегә Русиядәге кануннар барлык нечкәлекләрне дә искә алмый. Ә җинаять кылучылар чит илләрдә белем алган, алар Русия мохитеннән читләшкән.

Икенчедән, безгә төпле миграция сәясәте кирәк. Хәзергесе күп төрле проблемнар тудыра. Узган елгы хәлләр безгә четерекле урыннарны анализларга мөмкинлек бирде. Хәзер без мәчетләрдә тәртип урнаштырабыз, кешеләрне укытуда ярдәм итәбез.

Әлбәттә, дин дәүләттән аерылган булырга тиеш. Әмма без кешеләрне үтерү турында экстремистик чакырулар ишеткәндә, кайберәүләрнең бер диннең икенчесеннән өстенрәк куюын күргәндә читтән генә карап торыйкмы? Без гасырларча башка конфессияләр белән дуслыкта-татулыкта яшәдек һәм хәзер тынычлык бозуга ирек куймаячакбыз.  


---

в„–--- | 18.02.2013

Нәни Мәрьямне Франциянең танылган табибы тикшерде. Өметләр якты! #7428

$
0
0
19.02.2013 Җәмгыять
2, 10 февраль көннәрендә Балтач район үзәгендә һәм Казан филармония залында ике яшьлек Мәрьям Сафина өчен хәйрия концертлары узды. Кичә кич сабыйны Франциядә танылган табиб Дюлак кабул итте. Тикшеренүнең беренче нәтиҗәләре өмет уята. Мәрьямнең йөреп китәчәгенә шикләнергә кирәкми. Бүген өстәмә анализлар алыначак һәм дәвалау курсы аныкланачак.

Доктор Дюлак фикеренчә, сабыйның үсешендә генетик факторлар түгел, ә туган вакытта табиблар җибәргән хата ята. Нәни Мәрьям белән бәйле әлеге очракны Казан хокук яклау үзәге үз контроленә алды. Бу чираттагы, табиблар катнашындагы җәнҗал белән тәмамланырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Байлар Сабасы һәм Чистайда табиблар гаебе белән гарип калган балалар эше җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә инде. Без нәни Мәрьям язмышын күзәтеп барабыз.

Мәрьям турындагы алдагы язма монда.


 


---

в„–--- | 19.02.2013

Илгизәр Мәрдиев: Әтине аңлый башладым #7429

$
0
0
19.02.2013 Спорт
Аның исеме җиңүчеләр арасына сирәк эләгә. Әмма бу кешедән башка “КАМАЗ-Мастер”ның җиңү­ләрен күз алдына да китереп булмый. Чаллы командасының танылган узышчысы Илгизәр Мәрдиев­нең уңышларын әнә шулай бәя­лиләр. Күп еллар дәвамында техник ярдәм машинасын иярләгән пилот якташларыбызның быелгы җиңүенә дә зур өлеш кертте. Мәр­диев “Ватаным Татарстан” хә­бәр­че­сенә раллида күргәннәре, улы Айрат һәм алга таба нәрсә эшләргә җыенуы турында сөйләде.

– Илгизәр абый, мин шалтыраткач, үзегезне җыелышта дидегез. Әллә киләсе “Дакар”га инде хәзер үк әзерләнә башлагансыз?

– Әлбәттә, шулай. Алай гына түгел, киләсе ярышка инде бу “Дакар” барышында ук әзерләнәбез. Көндәшләрнең кая таба барганын күзәтәбез. Үзебезнең кимчелек­ләрне ачыклыйбыз. Бу эш бер генә минутка да туктап тормый.

– Тик оештыручылар да сюрприз әзерли бит. Тимер дә ватылырга мөмкин. Көтелмәгән хәлләр еш буламы?

– Узган елгы “Дакар” аеруча нык истә калды. Двигатель белән күптән проблема булганы юк иде. Ә былтыр шуның аркасында ике машинабыз финишка килеп җитә алмады. Быел да элегрәк булмаган проблемалар килеп чыкты. Шуңа күрә сәбәпләрен ачыклыйсы бар. Эш яңа җиһазларда микән, әллә башка нәрсәдәме? Кайтып җиткәч, барысын да җентекләп тик­ше­рәбез һәм ел дәвамында шуны төзәтәбез.

– Ярышларга әзерләнгәндә көндәшләр белән аралашасызмы, әллә барысы да сер итеп сак­ланамы?

– Аралашабыз, шунсыз булмый. Ярышларда таләпләр, ка­гыйдәләр үзгәрә. Уртак карарлар кабул итәргә кирәк. Бер команда космик корабта, икенчесе диңгез кораблендә йөзгән шикелле килеп чыкмасын өчен барыбыз да бертигез шартларда булырга тиеш.

– Сер түгел, сезнең җи­ңүләрне төрлечә бәялиләр. Берәүләр бу уңышны Россия автопромын дөньяга таныткан бердәнбер вакыйга дип кабул итә. Ә икенчеләр “Дакар”дагы күрсәткечләрнең бернинди әһә­мияткә дә ия булмаганын әйтә.  Янәсе, раллида узыша торган машиналарның гадәти “КамАЗ”лар белән бернинди уртак ягы да юк...

– Стартка чыккан машина­ларның барысы да махсус әзер­ләнгән. Безнеке   дә, көндәш­ләр­неке дә. Безнең нәтиҗәләрне шул рә­вешле бәяләгән кешеләр көн­дәш­ләрнең машиналарын күрсен әнә. Берни белмәгән, телевизор каршысында гына утырып фикер йөрткән кешедән нәрсә көтәсең тагын? Безнең машинага килсәк, аның нәрсәсе серияле түгел соң? Аның кабинасыннан машинаның “КамАЗ” икәнен танып була. Әлбәттә, анда махсус җиһазлар бар. Әмма алар иминлекне арттыру өчен, кеше тормышын саклау өчен кирәк. Двигательгә килгәндә, ул Тутаев мотор заводында ясалган һәм күпләп чыгарыла. Тапшырулар тартмасы ZF заводында ясала. КамАЗда ZF белән уртак предприятие дә бар. Әлбәттә, иң яхшы мостларны алабыз. Әмма аларны үзебез үк үзгәртәбез. Без КамАЗны рекламалыйбыз, аның мөм­кин­лекләрен күрсәтү өчен ярышабыз.

– Ә гадәти машиналар чыгарганда “Дакар”дагы тәҗрибә еш кулланыламы?

– Әйтик, безнең радиаторлар кырыйда урнашкан. Торба һәм урман ташый торган машиналарны да шулай җиһазлыйлар. Хәрби машиналарда да шулай. Андый уртак­лыклар аз түгел.

Көндәшлек гадел булырга тиеш

– Сез командада иң мөһим вазыйфаларның берсен башкарасыз. Башкаларның җиңүе өчен тырышасыз. Иң ахырдан баруы кыен түгелме?

– Безнең өчен беренче чиратта команданың нәтиҗәсе мөһим. Моны команда белән очрашуда Татарстан Президенты да әйтте. Көндәшләр көчле, әмма алар беренче чиратта үзләре өчен ярыша. Алар авыр чакта гына бер-берсенә ярдәм итә. Ә без беркайчан да иптәшләрне кыен хәлдә калдырмыйбыз. Әлбәттә, көндәшлек тә бар. Ләкин үзара ярышу икенче планда кала. Быел авыр булды. Безнең егетләрне баштарак берәү дә җитди көндәш итеп күрмәде. Аннары нәрсә булганын аңлап алдылар, әмма егетләр җиңүне кулдан ычкындырмас өчен барысын да эшләде.

– Сезнең белән очрашкач, Рөстәм Миңнеханов коман­даның көндәшләр ясаган хаталардан оста файдалануын әйт­те. Ә алар вакытларын югалт­маган булса?

– Ә без югалтмаган булсак? Үзегез санап карагыз: Андрей Каргинов икенче этапта 1,5 сәгать вакытын югалтты. Ә бит ул күпкә алдарак булыр иде. Шуңа күрә безнең ярышларда “әгәр” дигән нәрсә була алмый. Барысы да вакыт югалта. Иң мөһиме – башкалардан азрак югалтырга кирәк.

– Ә көндәшләргә комачау итәргә ярыймы?

– Юк. Төрле хәлләр була, әлбәттә. Әмма көндәшлек гадел булырга тиеш.

– Техник ярдәм машина­сының төп бурычы нәрсәдән гыйбарәт?

– Кайчак мин этапны башкалардан тизрәк тә үтәм. Әмма икенче этапта алардан алда китсәм дә, юлда туктап егетләрне көтәм. Команда әнә шулай чыгыш ясый.

– Башкалар кебек узышу теләге юкмы?

– Мин дә узышам, әмма алга чыгарга ярамый. Ә 2007 елда көмеш медаль яуладым. Тик андый ярыш бер генә тапкыр булды. Калган вакытта мин һәрвакыт техник ярдәм күрсәтү машинасында. Чынлыкта, минем машина да башкаларныкы кебек үк. Бердәнбер аерма шул: бер-ике тонна запчасть төяп йөрим. Беренче чиратта машина өчен мөһим әйбер­ләрне тутырабыз. 

– Көндәшләрнең сездән нәрсә дә булса сораганы бармы?

– Тукталышларда булгалый. Көндәшләр дә бер-берсенә ярдәм иткәли. Шунсыз булмый. Ярышта үзең генә калсаң кызык түгел бит. Әйтәм бит: көндәшлек гадел булырга тиеш.

Хәзер күбрәк борчылам

– “КАМАЗ-Мастер”га ничек килеп эләктегез?

– Монда беркем дә очраклы рәвештә эләкми. Бүгенге егетләр – картинг ярышларында чыгыш ясаган спортчылар. Мин исә автоспорт белән мәктәптә укыганда мавыгып киттем. Хәер, КамАЗ төзелгән елларда Чаллыда яшәгән малайлар барысы да шундый иде. Мин исә йөртүче-сынаучы булырга хыялландым. Шулай булып чыкты да. Автоузышчылар күпмедер дәрәҗәдә сынаучы инде алар. Башта автокросс ярышларында чыгыш ясадым. КамАЗ заводында багги буенча СССР җыелма командасы туп­ланган иде. Ә 90 нчы елларда марафон ярышларында чыгыш ясый башладым.

– Шушы еллар эчендә кайсы ярыш аеруча нык истә калды?

– 2004 ел истә калды. Беренче тапкыр өч машина белән призлы урыннарны алдык. Беренче, икенче һәм дүртенче булдык. Әләмнәр җилфердәтеп, океан ярыннан өч “КамАЗ”ның барганы әле дә истә. Ике ел элек беренче дүрт урын алганыбызны онытып булмый. Мин үзем икенче урынны алган 2007 ел да истә. Быелгысы турында әйтеп тормыйм. Яшьләр өлкән буынның уңышын кабатлады.

– Илгизәр абый, сезнең батыр йөрәкле кеше булуыгызга шикләнмим. Әмма беркайчан да курыкмадым, дисәгез дә ышанмыйм.

– Миңа калса, бары башында акылы булмаган кеше генә бернәр­сәдән дә курыкмаска мөмкин. Булды, әлбәттә, куркыныч хәлләр дә. Әмма үзеңне куркыныч астына куйганда чамасын белергә кирәк. Кабинада үзең генә түгеллекне беркайчан да онытырга ярамый. Егетләрнең дә якыннары, гаи­ләләре, балалары бар. Руль артына утыргач, башны югалтып, җа­ваплылык турында онытырга ярамый.

– Ә дистәләгән ярышта катнашкан кешенең сәламәтлеге ничек?

– Быел Россия Президенты белән очрашкач, безне Красная Полянага алып бардылар. Шунда тау чаңгысында шудык. Барысы да яхшы.

– Ә руль артына улыгыз Айрат утыргач, дулкынлану арттымы?

– Әлбәттә, аның өчен дә борчылам. Ул инде беренче генә елын йөрми. Әмма быел аеруча авыр булды. Хәзер менә әтинең минем өчен ничек борчылганын аңлый башладым. Бигрәк тә катлаулы урыннардан узганда анда безнең егетләрнең дә туктап калмаганын күргәч, бик сөенәм. Егетләрнең барысы өчен дә борчылам. Аларның барысын да кечкенәдән беләм бит. Ходай үзе сакласын инде.

– Улыгыз сезнең белән ки­ңәшләшәме?

– Аның белән еш сөйләшәбез. Тормыш турында да, эш хакында да.

– Ә хатыныгыз улыгызны да әнә шундый куркыныч спорт төренә җәлеп иткәнгә ачуланмыймы?

– Ачуланмый. Әмма хәзер аңа икеләтә авыр булганын аңлыйм. Элек ул минем өчен борчыла иде, хәзер менә Айрат та өстәлде.

Бу ярыш соңгысы булды

– Ике ел элек Чагин ярышларда чыгыш ясамый башлады, аннары Кәбиров. Ә сез кайчанга кадәр узышырга җыенасыз?

– Бу ярыш минем өчен соңгысы булды. Яшьләр үсеп җитте. Быелгы “Дакар” аларның бурычларын уңышлы үтәп чыгасын күрсәтте. Көньяк Америкага бездән өч кенә яшь егет барды. Бездә алар тагын бар бит әле. Шуңа күрә киләчәк ышанычлы кулларда. Рульне алар кулына ышанып тапшырырга да мөмкин.

– Ә техник ярдәм машинасына иң тәҗрибәле кеше утырырга тиеш түгелме?

– Бу мәсьәләдә яңа карар кабул ителергә, ярыш тактикасы үзгәрергә мөмкин. Күп кенә командалар, әйтик, ярышка биш машина белән чыга. Ралли барышында артка калганы башкаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Безнең егетләр көчле. Иң яхшысы алга чыгачак. Калганнары аңа ярдәм итәчәк, терәк булачак.

– Ә командада каласызмы?

– Калам, әмма руль артына утырмаячакмын. Алга таба механиклар белән эшләячәкмен. Мин беркая да китмим, бары вазыйфам гына үзгәрә.


Безнең  белешмә

Илгизәр Мәрдиев. 1958 елда туган. Россиянең атказанган спорт остасы. КамАЗда 1975 елда фрезеровщик булып эшли башлый. 1986 елда КамАЗның фәнни-техник үзәгенә күчә. 1992 елда халыкара ралли-марафоннарда катнаша башлый. “Дакар-2007” ярышында икенче урынны алды. Дуслык ордены, I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены медале, “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. “КамАЗ-Автоспорт” оешмасының җитештерү башлыгы.


Илнар ХӨСНУЛЛИН

в„–28 | 19.02.2013

Почта. Хат та ташый, суыткыч та сата #7430

$
0
0
19.02.2013 Җәмгыять
“Почта һәм кибет булмаса, авыл да бетә дигән сүз”. Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының шушы көннәрдә узган коллегия утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Авылда поч­та бар ул анысы, почтальоннар да мөмкин кадәр көч куя. Ләкин бу тармакта өелеп килгән проблемаларның чишелеше күренми әле.

Почтальон күчмә кибет сыман...

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди халык. Шуңа Нурлат районының Әмзә авыл җирлегенә почтальоннар эше белән танышырга махсус бардым. Яңа Әмзә почта бүлеге мөдире Равия Мәхмүтова әй­түенчә, почтальоннарның эше иртәнге сәгать унбердә башлана икән. Ник дигәндә, матбугат, хатлар төнге сәгать 3тә Казаннан Алексеевскига килеп төшә. Нурлатка караган корреспонденция районга көндезге сәгать 12ләрдә генә барып җитә. Почтальон исә аны таратуга көндезге сәгать 2ләрдә керешә (Яңа Әмзәдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан Нурлаттан почтаның авылга килеп җитүе өчен дә шактый вакыт кирәк бит әле). Хәер, “коррес­понденция” дию дә бик үк дөрес булмас. 1980–1990 елларда ул почтальоннар хат кына ташып йөргән. Хәзер исә алар күчмә кибет ролен үтәргә мәҗбүр. Моның шулай икәненә почта бүлегенә аяк атлау белән инанасың. Газета-журнал, конверт, посылка тартмаларын урнаштыру өчен ясалган киштә­ләрне хәзер печенье, үсемлек мае, чәй, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, кер юу порошогы, шампунь, тагын әллә нәрсәләр басып алган. Тәрәз төбендә сатып алучыны гөл чүлмәкләре, кәстрүлләр, манты пешерү җиһазы көтеп утыра. “Бүтән бүлекләрдә телевизор, суыткыч, тузан суырткычларга кадәр сатарга мәҗбүр итәләр. Безнең бүлмә кечкенә булганга, андый зур җиһазларны куярга урын юк”, – ди бу хакта Равия ханым.

 “Авылда кибет юкмы әллә?” – дим. “Бар, кибете дә бар, бүтән уңайлыклар да. Ләкин бит кибеттәге товарлар почтадагыга караганда уртача алганда 20 сумга кыйммәтрәк. Шуңа халык мөмкин булган бар нәрсәне бездән ала”, – дип аңлата Равия ханым. Почта бүлегенә үзләре килеп алса, бер хәл. Халыкның күпчелегенә исә товарны поч­таль­оннар ташый икән. Әйтик, Мәрфуга түтигә бер кило прән­нек, бер кап чәй кирәк, ди. Кичә генә үсемлек мае да бетеп киткән. Ул моны алдан хат ташучыга әйтеп куя. Почтальон исә икенче көнне, әнә шул прәннек-майларны сумкасына салып, Мәрфуга түтигә илтеп бирә. Ә бит авылда прәннек ашарга теләүче бер Мәрфуга түти генә түгел. Иске Әмзә авылы почтальоны Гөлшат Вафина әйтүен­чә, сумка авырлыгы кайвакытта 30 килодан да артып китәргә мөмкин. “Икешәр сумка күтәреп йөрибез, кая барасың инде. Кыш көне җәяү йөрим, җәй көне велосипед эшне бераз җиңеләйтә. Анысын да үзем сатып алдым”, – ди 12 ел стажлы почтальон. Атнасына биш тапкыр 73 йортка газета-журнал, товар ташуга Гөлшат Вафина аена нибары 3 мең сум алып эшли. Әлеге авыл Яңа Әмзәдән (почта бүлегеннән) 3 чакрым ераклыкта гына урнашканга, юл чыгымнары өчен өстәмә акча түләү каралмаган. Гаиләсен ничек тә булса туйдыру өчен (Вафиннарның олы балалары Казанда төзелеш университетында укый, кечесе быел 9 сыйныфны тәмамлый), гаилә башлыгы Казанга китеп эшләргә мәҗбүр.

3не ала – 5не түли

Сүз уңаеннан, “Татарстан поч­тасы” китергән мәгъ­лү­матка караганда, республика хат ташу­чыларының уртача хезмәт хакы 10 мең 634 сумны тәшкил итә икән. Россия элемтә һәм мас­сакүләм ком­муни­ка­цияләр министры Николай Никифоров әй­түенчә, илдәге почта бүлеклә­ренең һәр хез­мәткәренә эш хакын 1 мең сумга булса да арттыру өчен 4,5 миллиард сум акча кирәк. Татарстан Мәгълүмат­лаштыру һәм элемтә министр­лыгының шушы көннәрдә узган коллегия утырышында билгеле булганча, республикада гына әлеге өлкә былтыр 44 миллиард сумлык табыш алган. Аена 3 мең сум эшләү өчен күпме газап чигүче Гөлшат апаның, бу сумманы ишеткәч, чәчләре үрә тормаса ярый инде. Ул 3 мең сумнан бит әле коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк: авыл халкы әйтүенчә, газына – уртача алганда 3 мең сум (җәен әлеге сумма бераз кими), утка 700-800 сум, су – аена бер кеше өчен 60 сум.

“Почтальоннар бу эшкә ничек алына соң? Китәргә җыен­мый­лармы?” – дип сорыйм почта бүлеге мөдирен­нән. “Китәм дип куркыталар анысы, ләкин авылда бүтән эш булмагач, кая китсен?” – ди ул. Мәсәлән, Равия апаны эштә сәламәтлеге, дөресрәге, аның бераз какшавы тота икән. “Авыру сәбәпле, өйдә утырганда, тазара башлыйм, йөрүләре авырая. Ә эштә авыруым сизелми. Бергә эшли торган кызлар да бик ягымлы, мөлаем, гел хәлемне белеп торалар. Акчасы аз булса да, тагын бераз эшлим. Әле ярый безнең поч­та бүлеге төзек, җылы, уңайлы. Кайберәүләр иске биналарда кышларын туңып утырырга мәҗбүр бит”, – дип тормышка шөкер кыла ул. Мондый эшкә әнә шундый түземле, юк кына нәрсәнең дә уңай ягын табарга сәләтле кешеләр генә алынырга мөмкиндер ул, мөгаен. Почталь­он эше бит әле почта тарату белән генә чикләнми. Кеше белән аралашырга кирәк, хәл-әхвәлен белергә. Фәлән апаның кан басымы күтәрелүен, фәлән абыйның оныгы кайтуын, югары очтагы абзыйның шикәр комы бетүен, түбән очтагы әбинең моң-зарын беренче булып нәкъ почтальон ишетә бит. “Элек почтальоннар пенсия дә ташырга мәҗбүр иде, хәзер әлеге таләп бетерелде, эшләре шул ягы белән җиңе­ләйгәндер инде”, – дим Равия апага, сумкада акча күтәреп йөрүнең дә җиңел булмавына ишарәләп. “Сбербанк бүлек­чәләре булган авылларга гына кагыла бит ул. Әле анда да акчаны кулларына китереп тоттырганны яраталар. Шуңа бу яктан эшебез бер дә кимемәде”, – дип аңлатты ул.

Почтальоннар кача башласа?

Почтальоннарны йөдәткән тагын бер мәсьәлә – план үтәү. Посылка салу заманы күптән узса да, почта хат ташучыларны аена билгеле бер сандагы посылка таратырга мәҗбүр итә икән. Аның булмавын исә товар сатып кап­ларга туры килә. План исә, үз чиратында, авылдагы йортлар санына бәйле. Ә ул статистиканы, Равия ханым әйтүенчә, инде берничә ел яңартканнары юк. “Ничә йортта инде күптән беркем дә яшәми. Кыш көне исә олы яшьтәгеләрнең күпчелеген туганнары, балалары үз яннарына зуррак шәһәрләргә алып китә. Авылда тормыш җәй көне генә гөрли. Ә планны ел дәвамында үтәргә кирәк”, – дип сөйли почта бүлеге мөдире.

“Почта булырга тиеш, ке­шегә хезмәт күрсәтелергә тиеш, – дип, “Татмедиа” агентлыгы коллегиясе утырышында да, шушы көн­нәрдә узган Элемтә министрлыгы ки­ңәш­мәсендә дә искәртте Рөстәм Миң­не­ханов. – Тикшерегез, почтальон юкмы, эшкә йөр­миме, юлы юкмы”, – диде ул бу хакта. Тикшердек (дөрес, әлегә бер генә авыл җир­леген). Почтальоны да бар (әлегә), юлы да, эшкә дә йөри. Әмзә халкы да алар хезмәтеннән канәгать (га­зетаны вакытында китер­мәгәне яки югалтканы аркасында бү­тәннәр почта хезмәтен соңгы сүзләр белән сүккәндә дә). Ләкин күңелдә ниндидер ризасызлык хисе калды. Чәйнек төбендә утырып калган юшкын сыман. Авылны бетүдән саклап калуның бер чарасы булган почтальоннар бер-бер артлы эштән китә башласа, авыл кем кулына калачак?


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА

в„–28 | 19.02.2013

Мәскәү һәм Казан: дала дипломатиясе моделе турында кайбер гомуми фикерләр #7431

$
0
0
19.02.2013 Тарих
«Модель» сүзе термин буларак тарихи әдәбиятта еш кулланылмый, тарихчыларда ул хәзерге яңа фәннәр белән ассоциацияләшә. Мин бу сүзгә, тасвирланачак сюжетларны өйрәнгәндә, ниндидер төптән уйланган методология кирәк булганын ассызыклар өчен мөрәҗәгать итәм. […]

Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләре тарихына карата билгеле бер системага яки күренешләр «моделенә» корылган, шул рәвешчә тәртипкә салынган чагыштыру ысулын тәкъдим итү максатыннан шушы терминны кулландым. Шулай иткәндә бу системаның мантыйгы турыдан-туры сакланып калмаган вакыйгалар турында да мәгълүмат бирә ала. Лингвистлар бу методны югалган тел формаларын ачыклар өчен кулланалар, кайберәүләр кроссвордлар чишкәндә файдалана.

Московиянең татар дала дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрен өйрәнүче кеше шундый ук бурычны хәл итү – аз микъдарда сакланган һәм билгеле булган мәгълүматларны мөмкин кадәр файдалырак һәм тулырак итеп куллану юлларын табу алдында кала. Бер үк вакытта ул модельнең төгәл контурларын билгеләргә, тулган кәрәзләрдә сакланган мәгълүматлардагы мантыйк һәм функциональ элемтәләргә нигезләнеп, буш калган кәрәзләрне ачыкларга, аларны җентекләп мәгълүмат белән тутырырга тиеш. Мин биредә шундый модельләрне тасвирлауның берничә юлы һәм төрле дәрәҗәдә үзем тутыра алган кәрәзләр турында сөйләмәкче булам. […]

Алар (тарихчылар – ред.) тарафыннан еш кына барлык вакыйгалар да «кайнар» мөнәсәбәтләргә күчә торган дини һәм милли «салкын сугыш» рәвешендә аңлатылды. Мәскәү дәүләте, мондый сугышка тартылып, гасырлар дәвамында башта «Алтын Урда калдыклары» белән, соңрак Госманлы солтаны тарафыннан җитәкләнгән панисламистик коалициягә каршы көрәшкән, дип язылды. Бу нәүбәттән, 1480 ел Алтын Урданың формаль суверенитетын юкка чыгарган, ике чорны аерып торучы күчеш сызыгы буларак бәян ителде. Казан белән мөнәсәбәтләрне тасвирлау исә Идел буе дәүләтен яулап алу өчен ясалган һәм күпсанлы уңышсызлыклардан соң көтмәгәндә 1552 елда җиңү белән тәмамланган яуларга кайтарып калдырылды. […]

Чынбарлыкта исә Алтын Урда калдыклары үзара сугыша, ниһаять, 1480 еллар тирәсендә бер төркем җиңүгә ирешә. Мәскәү дә, Казан һәм Кырым белән бергә, җиңеп чыккан коалициянең әгъзасы була. Дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр прагматик һәм күпчелек очракта дустанә булып, аларның дипломатиясендә дини һәм милли каршылыклар нинди дә булса роль уйнамый. Шуңа күрә 1480 елның «татар игосы»на бернинди катнашы да юк. Госманлы

дәүләтенең бу чордагы Мәскәү-татар мөнәсәбәтләренә зур йогынтысы турында бернинди мәгълүматлар да билгеле түгел; панисламизм идеясе – буш сүз. Казанны алу (моны шулай ук Хаҗитарханга карата кабатларга була) башкалар белән берләшүдән, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, Мәскәү ягына чыккан татар-мөселманнарның ярдәменнән башка һичкайчан тормышка ашмас иде.

Сүзне шушындый рухта тагын дәвам итәргә мөмкин, ләкин бу урында, төп ялгышларны тикшерүдән туктап, мин, үземнең фикерләрне раслау өчен, «модельләр» турындагы дискуссиягә әйләнеп кайтырга телим.

Мәскәү-татар мөнәсәбәтләрен өйрәнүче тарихчының беренче бурычы – кулланыла торган чыганакларны төркемләү һәм аларның формаль моделен булдыру. Чыганакларның типлары табигый иерархия тәртибендә урнаштырылырга тиеш, алар арасында беренче урынны дипломатик чыганаклар алып тора. Фәкать алар гына документаль характерда, әлеге чыганаклар, адресатка аталган мәгълүматны җиткерүдән тыш, башка вазифалар үтәмәгәннәр. Кызганычка каршы, мондый чыганаклар тулы түгел һәм алар бу очракта Мәскәү елъязмалары мәгълүматларын туплаган күрше кәрәзләр ярдәмендә реконструкцияләнергә тиеш.

Елъязмалар – дипломатия тарихы буенча шактый четерекле чыганаклар. Аларның төп вазифасы – пропаганда, һәм алар дипломатлар тарафыннан түгел, бәлки Мәскәү мәдәниятенең «чит» вәкилләре – дин әһелләре тарафыннан язылган. Бу ике мәдәният бер-берсеннән шундый нык аерыла, еш кына ике төрле һәм капма-каршы мәгълүматлар агымы хасил итә. Без Мәскәү мәдәнияте турында ниндидер гомуми караш булдырганчы, бу тема үстерелергә тиеш.

Без һәрбер төрдәге чыганакның формаль контурларын ачыкларга тиеш булабыз. Дипломатия документлары төшенү өчен авыр һәм чиста славян теле кысаларында аларны аңлау мөмкин түгел диярлек (аларның елъязмачылар тарафыннан да бик еш кына аңланмый калганын әйтеп үтәргә кирәк). Мәскәү дипломатлары килгән хәбәрләрне үзләре дә аңламыйча укыганнар, язып барганнар һәм җавап биргәннәр дигән фикерне исә салкын акыл кире кага.

Дипломатлар жаргоны сыман төгәл, килештерелгән һәм консерватив жаргон башка юк. Нәкъ менә шушы килешенгәнлек, традиция безгә бу текстларны аңларга ярдәм иткән модельне тәшкил итә дә инде. Чөнки алар Каһирәдән алып Пекинга кадәр һәм Вильнодан алып Дәһлигә кадәр дипломатия теле булган Үзәк Азия төрки теленнән шактый консерватив, калькалаштырылган һәм сүзгә-сүз башкарылган тәрҗемәләр булып тора. Ул шул дөнья өчен латин теле ролен башкарган. […] Бу стиль Бөек Пётр чорына кадәр кулланылган, дипломатлар аны Һиндстандагы Могол идарәчеләре белән язышканда файдаланганнар [1]. […] Бу документларны төрки тел үрнәкләре белән чагыштырып укысаң, табигый, мәгънә охшашлыгы күзгә ташлана. Алар халыкара мөнәсәбәтләр буенча гына түгел, ә татар дәүләтләренең мәдәнияте һәм

хакимият институтлары характеры турында мәгълүмати яңа дөнья ачарга сәләтле. […]

Бу чыганакларның структурасы турында күп сөйләп булыр иде, ләкин, әйдәгез, хәзер аларны кулланып, татар институтлары моделенә, дала сәясәтенә һәм, гомумән, Мәскәү сәясәтенә мөрәҗәгать итик.

Әйтик, безне кызыксындырган вакыйгалар Казан ханлыгының сәяси структурасына турыдан-туры бәйләнешле һәм анда үзәк урынны биләп тора. Алтын Урда калдыкларында барлыкка килгән ханлыклардагы сыман, «хан системасында» яшәгән Казан ханлыгының сәяси төзелеше турында бик үк анык булмаган мәгълүматлар сакланып калган. Бу факт, гомуми күзаллау өчен Мәскәү чыганаклары биргән мәгълүматларга нигезләнеп, шактый ышанычлы модель төзергә һәм аны, күрше кәрәзләрдәге шуңа охшаш дәүләтләр турындагы мәгълүматны кулланып, мөһим детальләр белән тулыландырырга мөмкинлек бирә. Мондый типтагы системаларда ханнарның сузерен буларак вазифалары һәм чыганакларда «җир» дип атала торган төбәкнең социаль-икътисади элитасы арасында шактый тирән упкын яши. Теоретик яктан бер генә дәүләт тә ханнан (Чынгыз хан нәселе дәвамчысы) башка яши алмый: ул мөстәкыйльлекне гәүдәләндерә, дипломатия, югары мәхкәмә һәм хәрби өлкәләрдә өстенлекле вазифаларга ия була. Хан урынын әлегә биләмәгән дәвамчыны «җир» традицион мөстәкыйль хакимият булган урыннарның берсенә тәхеткә утырырга чакырырга, «җир» аның кандидатурасын кабул итәргә тиеш була. Элеккеге Алтын Урда биләмәләрендә андый урыннар дүртәү: Казан, Кырым, Хаҗитархан һәм Себердә Төмән. Алар төрле характердагы йогынтылы хезмәттәшлек үзәкләре булып, бигрәк тә икътисади яктан дала белән дала булмаган өлкәләрне тоташтырган урыннарга әверелгән. Әлеге үзәкләрдәге иҗтимагый һәм икътисади тормыш көчле күчмә кланнар, сәүдә династияләре һәм игенче җәмгыятьләре тарафыннан контрольлек ителгән. Бу магнатлар чыганакларда «кенәзләр» дип атала («бәк» – төркичә, «кенәз» – русча). Шулар арасында дүртесе «карачы» титулына ия булган (бу термин монгол чорында бөтен Алтайга хас), алар дәүләт советын тәшкил иткән.

Бер генә хан да карачылар ярдәменнән башка идарә итә алмаган, чөнки соңгыларының карары нигезендә ул үзенең сараен һәм хәрби иярченнәрен тоту өчен җир алган, билгеле бер салымнарга, монополияләргә ия булган һ.б. Бу – килешүгә нигезләнгән мөнәсәбәтләр. Ханны кабул итеп, «җир» дәүләткә әверелгән, ә хан, үз чиратында, «карачы»ларны дәүләт советы итеп раслаган. Ләкин болар бер үк вакытта хәрәкәтчән мөнәсәбәтләр булган, әгәр дә гадәти шартларда «җир» ханнан котылырга теләсә, аерым индивидуум яки династия үзенең хакимиятен ныгыта алса, ул инде Кы­рымда еш күзәтелә торган тулы автократия рәвешен алган. Чыганаклар безгә Кырым баш «карачы»сының Василий IIгә Миңлегәрәйнең үлеме һәм тәхеткә аның улы Мөхәммәтгәрәй утыру

турында язган хатында сурәтләнгән зәгыйфь тотрыклылыкның төгәл чикләрен күрсәтәләр: «Бог сделал меня князем и Менгли-Гирей сделал меня князем, и если кто-либо мог бы придираться ко мне или спорить со мной, это был этот Менгли-Гирей, кто мог сказать: «Я сделал тебя князем…», но этого хана (ягъни Мөхәммәдгәрәйне – ред.) бог сделал ханом, так же, как и четверо из нас «карачи», под моим руководством сделали его ханом».

«Алла» дип биредә, әлбәттә, нәселдән килгән хокук аталган. Кенәзләр, Чыңгызыйлар кебек, үзләренең дәрәҗәләренә билгеле бер олылык системасы хисабына ирешкәннәр. Шул вакытта аларның статусы хан тарафыннан гадәти символик никах аша расланган. Бу бик нәзакәтле һәм катлаулы мөнәсәбәтләр була, һәм без алда күрербез: Мәскәү дипломатлары моны аңлап һәм хәйлә белән бик оста эш йөрткән. Әйе, алар бу системаның асылына төшенгән, ә менә тарихчылар тиешле дәрәҗәдә игътибарга алмаган. Ә бит шуннан башка Мәскәү-Казан мөнәсәбәтләрен аңлау мөмкин түгел.

Хәзер дала сәясәтенең башка контурларына да игътибар итү кирәк. Гамәли яктан кыпчак далалары үзенә күрә җир диңгезе буларак күзаллана: без атаган шәһәрләр – аларның портлары, кәрваннар – аларның сәүдәгәр конвойлары, төрки һәм славян казаклары – пиратлары. Урта диңгездәге кебек үк, алар сәяси киртә дә, икътисади арадашчы яки ялгаучы боҗра ролен дә үтәгән. Ләкин бу чагыштыру тулы түгел, чөнки далада күчмәннәр яшәгән һәм алар күчмән терлекчеләр тарафыннан контрольдә тотылган. Әлбәттә, алар диңгезчеләр һәм балык тотучылар ролен дә уйный алганнар, ләкин бу очракта соңгыларының мөһим үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Бу вакытта иң көчле күчмәннәр саналучы нугайлар үзләренең билгеле бер күченү циклы барышында әлеге «порт»ларга даими кереп йөргәннәр, тик бу биләмәләрендә шәһәрләр булмаган һәм алар шәһәрләр булдырырга омтылмаганнар да. Чыңгыз хан вакытындагы монголлар кебек, нугайлар даланы яшәү өчен яраклаштырылган урын дип кенә түгел, ә сәяси һәм хәрби хакимият тупланган урын дип тә күргәннәр. Чыңгыз, әйтик, кем даланы үз кулында тота, шул шәһәрләрне дә буйсындыра дип санаган. Башка күчмәннәр кебек үк, нугайлар да, шиксез, шәһәрләрсез яши алмаган: базарларга үзләренең терлек көтүләрен һәм ат табуннарын куып килгән, биредә, үз чиратында, көнкүреш өчен мөһим булган тоз, тимер һәм башка шуларга охшашлы кирәк-ярак алган. Күчмә һәм утрак тормыш алып баручы җәмгыятьләр арасындагы идеаль мөнәсәбәтләр үзара тыкшынмауга нигезләнгән булырга тиеш, һәм ул бердәмлекне тәэмин итәчәк дип саналган. Нугайлар мәскәүлеләргә еш кына болай дип әйткәннәр: «Без тавыкның ботын сындырмыйбыз, сез дә колынның ботын сындырмагыз» [2]. Мәскәүлеләрнең бернинди колыннарга, бигрәк тә аларны сатып алгач, тияргә теләмәүләре бу чорда гадәти күренеш булган: алар ел саен нугайлардан төньяк-көнбатышта сугышлар алып бару өчен кирәкле 30-40 мең ат алып кайтканнар. Көнчыгыштан мәскәүлеләр атлар гына

кайтармаган: XVI гасырның уртасына кадәр традицион Идел һәм дала юллары Мәскәү өчен иң мөһим тышкы сәүдә артерияләре булып торган [3].

Концептуаль структураның тагын бер мөһим элементын атау сорала. Ул – славян-татар мөнәсәбәтләре нигезенең рухы. Документаль чыганаклар, дипломатлар язышуы елъязмаларга капма-каршы килә, бу мөнәсәбәтләрнең прагматик кына түгел, тышкы яктан, чыннан да, дустанә, милли һәм дини ызгышсыз булганын раслый. Мин моны дипломатик язмаларда елъязмалардагы мәсхәрәләү теле кулланылмаудан күрәм. Дипломатлар мәдәни һәм дини аерымлыкларны исәпкә алмаган гына түгел, аларны ачыктан-ачык таныганнар һәм шулар нигезендә карар кабул иткәннәр. Һәрьяк икенче якның дини мәдәниятен шул дәрәҗәдә ихтирам иткән ки, моны бүгенге тарихчылар мөмкин хәл дип кабул итмиләр. Килешүләр, гадәттә, дини ант белән беркетелгән, антны һәрьяк үз дине тәртибендә биргән («һәрберсе үз дине буенча» дип хәтта елъязмаларда да әйтелә): мәскәүлеләр – тәре белән, мөселманнар – Коръән белән, шушы максатлар өчен бер данә Коръән Кремльдә сакланган. […]

Без даланы бербөтен сәяси һәм икътисади система буларак карыйбыз, һәм ул 1390 елларда Аксак Тимер тарафыннан икътисади нигезе җимерелгәннән (Азак, Хаҗитархан, Үргәнеч) алып Идел буе үзәкләрен Мәскәү басып алуларына кадәрге чорда коточкыч зәгыйфьләнү кичерә. Бу көчсезләнү, әлбәттә, Госманлы дәүләтенең яулап алулары һәм Европадагы бөек географик ачышлар йогынтысында барлыкка килгән халыкара сәүдә өлкәсендәге революцион үзгәрешләрнең бер өлеше була. Аның нәтиҗәсендә Үзәк Азиядәге кәрван юллары үзләренең элеккеге әһәмиятләрен югалталар.

Бу торгынлыкны сәяси яктан өч өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Беренче фаза 1470 елларга кадәр дәвам иткән һәм бер-берсен тулыландырган ике процесс белән билгеләнгән: сәяси хакимиятнең үзәктән читтәге күптән утрак тормыш мәдәнияте булган дәүләтләргә күчүе һәм аларның һәрберсендә якын киләчәктә яңа династияләргә нигез салачак сәяси һәм икътисади берләшү өчен көрәш. Бу – империя таралганнан соң була торган гадәти күренеш. Ләкин биредә шунысын да исәпкә алырга кирәк: Сарайда көчле сәяси хакимиятнең юкка чыгуы Сарай империясенең элеккеге өлкәләре арасында элемтәләрне өзми. Өч мөһим үзәктә (Мәскәүдә – Василий Iнең нәселе, Бакчасарайда – Хаҗигәрәйнең нәселе, Казанда – Олуг Мөхәммәднең нәселе) барлыкка килгән династияләр тотрыклы булмаган килешүләр һәм үзгәреп торган язмышлар чорында еш кына төркемнәргә берләшә. Бер оешкач, алар ныклы союз төзегәннәр, ул союз даланың тотрыклылыгын гына тәэмин итеп калмый, ә ярты гасыр дәвамында шактый дәрәҗәдә Көнчыгыш Европа тарихы барышын да билгели.

Союзның төп максаты һәм икенче этапның төп билгесе булып, шиксез, далада тотрыклылыкны саклау исәпләнә. Үзәктән читтәге дәүләтләр моңарчы Алтын Урда тәэмин итеп торган көнчыгыш базарлар белән турыдан-туры

элемтәләр урнаштыруга елдан-ел ныграк мохтаҗлык кичерә, аларга шулай ук терлек һәм терлекчелек азыклары кирәк булган. Тотрыклылыкның мөһим шарты булып күчмәннәр өстеннән, бигрәк тә Сарайга якын урнашкан һәм «Олы Урда» дип аталган кабиләләр берләшмәсе өстеннән контроль урнаштыру торган. Башка кабиләләр утрак тормыш алып барган дәүләтләрнең башкалаларында үзләренең йогынтыларын көчәйтүче династияләр тирәсендә берләшкәндә, Олы Урда Чыңгызыйлар белән бергә баш шәһәрсез кала.

Ул чорда күпчелек конфликтларның килеп чыгуында үзенә «утырырга» урын эзләүче Олы Урда гаепле була. Мәскәү, Кырым һәм Казан союзы шушы омтылышларны тыярга, далада тынычлык урнаштырырга һәм Олы Урда тирәсендә боҗраны кысарга мәҗбүр ителә. Эш уңышлы хәл кылына (бу яктан 1502 елны кырымлылар тарафыннан Хаҗитарханны алу мөһим роль уйный). Әлеге җиңү шулкадәр хәлиткеч була ки, далада барлыкка килгән вакуум нәтиҗәсендә элеккеге фикердәшләр үзләре каршылыкка тартылалар. Килеп чыккан яңа конфликт өченче этапны ачып җибәрә һәм якынча 1520 елдан башлап русларның Идел буен яулап алуларына кадәр дәвам итә.

Мәскәүнең Казан белән мөнәсәбәтләрен шушы сәяси барышның, шушы процессларның бер өлеше итеп карау мәҗбүри.

Бу мөнәсәбәтләр Олуг Мөхәммәд тарафыннан ханлык оештырудан, 1445 елда Василий IIне әсир итеп алудан һәм аны азат итүдән башланып китә. Историография традициясе бу вакыйганы алласызларга каршы алып барылган бетмәс-төкәнмәс көрәш барышында милләт дәрәҗәсендәге бәла дип бәяли, ләкин Василий IIнең шундук диярлек азат ителү сәбәпләрен аңлатмый. Кайбер елъязмалар зур суммадагы ясакка ишарә ясый, ә марксист тарихчылар биредә хезмәт ияләренә каршы заговор күрә. Без ышанычлырак аңлатма бирә алабыз. Василий IIне азат итү ике арадагы союзны рәсмиләштерә һәм Шемякага каршы гражданнар сугышын җиңү белән тәмамларга мөмкинлек бирә. Бу вакыйга –Василий һәм аның дусты Олуг Мөхәммәд өчен озакка сузылган мөнәсәбәтләрне көйләүнең кульминациясе. Алар инде элегрәк тә берләшкән булалар. 1432-1433 елларда Василий кышны Олуг Мөхәммәднең Кырымдагы ставкасында үткәрә. Елъязмалар бу вакыйганы шартлы һәм искергән сүз – «ярлык алу» белән аңлаталар, вакыйлар исә аларның сәяси мәсьәләләрне киң масштабта, шул исәптән Московиядә, Литвада, Кырымда берләшү процессларын тикшергәннәрен раслый.

Фикер алышу озак һәм кискен бара: Олуг Мөхәммәдкә Кырымны алырга ярдәм иткән кайбер кабиләләр Василийны яклаганнар, кайберләре Юрий Дмитриевич һәм аның союзнигы Свидригайло белән союз төзергә өндәгәннәр [4].

Көчләр мөнәсәбәте һәрхәлдә нугайлар килгәч үзгәрә: Олуг Мөхәммәд мәсьәләне Мәскәүне яклаучы кланнар файдасына хәл итәргә мәҗбүр була.

Шулай итеп, Василий аның союзнигына әверелә. Биш ел узгач, үзен яклаган кланнар Кече Мөхәммәт ягына авыша, ә соңгысы Олуг Мөхәммәдне Кырымнан кугач, ул нәкъ менә Василийга мөрәҗәгать итә. Олуг Мөхәммәд, Мәскәү кенәзлегенең чик буенда урнашкан Белёв шәһәренә килеп, үзенең союзнигыннан яшәп торырга урын сорый. Елъязмалар аның тыныч мөнәсәбәтләр яклы булуын күрсәтә [5].

Юрий Дмитриевичның ике улы (Шемяка һәм Дмитрий Красный) Василий белән сугышмасалар да, аларның арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуын теләмиләр һәм Олуг Мөхәммәдкә һөҗүм итәләр. Мәскәүлеләр җиңелүгә дучар була, ләкин Олуг Мөхәммәд көнчыгышка борыла һәм ахыр чиктә Казанга килеп төпләнә. Шуңа күрә Василийның 1445 елда Олуг Мөхәммәд тарафыннан иреккә чыгарылуы һәм хөрмәт белән татарларның ике отряды озатуында җибәрелүе шаккаттырмый. Бу хәрби отрядлар белән Олуг Мөхәммәднең уллары Касыйм һәм Якуб җитәкчелек итә, алар Василийның мөһим союзниклары булалар һәм уртак дошман Шемяканы җиңүгә күп ярдәм күрсәтәләр, соңрак Василийның көнбатышка походларында катнашалар.

XVI гасырның 70 нче елларына кадәр шушы модель яшәп килә. Казан белән, соңрак Кырым белән тыныч мөнәсәбәтләр мөһим булган көнчыгыш сәүдәсе тотрыклы үссен өчен гарантия бирә. Бу модель шулай ук көньякта чагыштырмача куркыныч булмаган чик буен булдырырга мөмкинлек һәм Московиянең Төньяк-Көнбатышта зур уңышларга ирешүенә юл ача. Мәскәүнең көньяк-көнчыгыштагы чиге 1520 елларга кадәр тотрыклы, ул чик әле монголлар килгәнче үк славян-төрки халыклары яшәгән чик була, утрак тормышлы халыкларны һәм күчмәннәрне бүлеп тора. Алай гына түгел, чагыштырмача тынычлык хөкем сөргән чик буе ныгытылмаган була. Биредә вакыт-вакыт күзәтелеп торган татар отрядларының аерым һөҗүмнәрен гадәттәгедән чыгарма дип билгеләргә кирәк. Аларны кайбер татар дәүләтләренең үзара килешеп оештырган дошмани сәясәте дип бәяләү һич кенә дә дөреслеккә туры килми. Табыш артыннан куып һөҗүм итү төрки-монгол күчмә системасының яшәү рәвеше булып тора. Шуңа күрә, рус елъязмалары дәлилләгәнчә, Кырым һәм Казан ханнарына буйсынган күчмәннәр күпсанлы мөстәкыйль яулар оештыра торган. Алар без аңлаган хәрби «кампанияләр» булмаган, алай гына да түгел, хакимлек итүчеләрнең теләкләренә һәм тәкрар иткән сәясәтләренә каршы килеп үткәрелгән. Мәскәү сәясәтен дә сугышчан дию дөреслеккә туры килмәс.

Бу системада бернинди каршылыклар да күзәтелми дип әйтеп булмас. Ләкин шунысы ачык: Новгородны көчсезләндерү һәм яулап алу да, Иван IIIнең башка зур уңышлары да, ике фронтта көрәш алып барган очракта, нугай атларыннан һәм татар отрядлары ярдәменнән башка, шулай ук ныгытылмаган көньяк-көнчыгыш чикләреннән ерактагы Мәскәү хәрби көчләренә таянмыйча мөмкин булмас иде. Һичшиксез, дала белән тынычлык мөнәсәбәтләре 1445 елдан башлап 70 ел дәвамында Мәскәүнең тышкы сәясәтенең мөһим шарты булып торган.

Ул очракта гел кабатланып торган Казанны «алырга» омтылуларны ничек аңлатырга? Алар мин тасвирлаган тотрыклы системаның эшчәнлеген вакытлыча бозу, көчле һәм үз мәнфәгатьләрен күздә тотучы «яхшы күршеләрнең» эчке конфликтларына тыкшыну буларак кабул ителергә тиеш. Мисал өчен мин беренче һәм соңгы сугышларга гына тукталырмын.

Елъязмалар безгә 1468 елны Касыйм ханның Иван III тарафыннан Казанга каршы җибәрелүе, ләкин мәскәүлеләрнең буш кул белән кире кайтулары турында хәбәр итә. Әмма алар Касыймның олы ир туганы Мәхмүтнең үлүе һәм Казан тәхетенә варис мәсьәләсе килеп чыгу, мәрхүмнең хатынының Мәскәүгә баруы, биредә Касыймга кияүгә чыгуы һәм бу адымның татар идарә традицияләренә хас һәм тирән мәгънәгә ия булганын, нәтиҗәдә, Касыймның ир туганы тәхетенә варис хокукын алуы турындагы «ваклыкны» әйтми калдыралар. Шириннәр – идарә итүче карачылар нәселе вәкилләре – Мәхмүт ханның хатынын Мәскәүгә җибәрүгә сәбәпче: шулай итеп алар Мәскәүдә егерме ел яшәгән Касыймның Казанга хан булып утыруын ачыктан-ачык яклаганнар. Мәгълүм ки, мондый очракларда, «җир» мәнфәгатьләренән чыгып, төбәк белән бәйләнеше нык булмаган берәр ханны чакырырга тырышканнар. Бу эшкә Иван III кысыла һәм үзенең күптәнге союзнигының өлкән туганын Казан тәхетенә утыртуны кайгырта. Әлеге кампания Казанда каршылыклар хәл ителү белән тәмамлана. Башка детальләр дә безнең шушылай аңлатуны раслый, бу модель узган гасырда күп тапкырлар кабатлана: Мәскәү «кампанияләре» әле бер, әле икенче җирле төркем чакыруы буенча чит дәүләт эшләренә еш кына кыюсыз тыкшынгалап тора, гомумән, мондый күренеш Казанның сәясәтенә хас була.

Шуңа охшаш фикерне 1552 елны Казан алыну уңаеннан да әйтергә була. Аны түбәндәгечә бәяләргә мөмкин. 1549-1552 еллардагы хәрби кампанияләрдә инде кыюсызлыкка урын калмый. Мәскәүнең көче алдагы дистә елларда шул дәрәҗәдә үсә ки, Көнбатышта тынычлык урнашу белән, Василий III һәм Иван IV регентлары Көнчыгышта ачыктан-ачык басып алу сәясәте үткәрә башлыйлар. Васильсурскка нигез салу һәм традицион Казан ярминкәсен Түбән Новгородка күчерү – шуны раслаучы билгеләр. Тотрыклылыкны югалтуга китергән икенче мөһим фактор булып Мәскәү белән Кырым арасында көрәшнең кискенләшүен атарга кирәк. Бу каршылык Казан «җиренә» бер ханны икенчесенә каршы куярга мөмкинлек бирсә дә, һичшиксез, икътисади хәл начараю шартларында Казан эчендәге төрле төркемнәр арасында көрәшнең һәм интригаларның кискенләшүенә китерә.

Хәтта шушы үзенчәлекләрне исәпкә алганда да безнең фикерләребез, гомумиләштерүләребез дөрес булып чыга. 1549 елны нугайлар Казанның иң мөһим союзниклары төсендә, ханның сәясәтеннән канәгать булмыйча, Мәскәүгә

бергә хәрәкәт итәргә, Казанны Мәскәүгә кушарга һәм ханны Мәскәү вәкиле Шаһгали (инде хан булып торып караган) белән алыштырырга тәкъдим итәләр, ә нугай кенәзе Казанда баш карачы урынына риза була. Мәскәү бу тәкъдимгә күнә, ләкин хәрби чаралар уңышсыз тәмамлана. 1552 елны инде мәскәүлеләр җирле идарә катлавы вәкилләре белән килешү төзиләр. Алар җирле кенәзләргә ханны төшерергә, Мәскәү воеводасын кабул итәргә, җирле кенәзләрнең традицион табышлары һәм статуслары сакланган хәлдә, Мәскәү патшасына ханның барлык хокукларын, өстенлекләрен, табышларын бирергә тәкъдим итәләр. Бу яулап алу түгел, ә күбрәк читтән яңа хан чакыруга охшый, суверенитет дәрәҗәсендәге үзгәрешләр буларак күзаллана, ә Казан «җиренең» юкка чыгуын күздә тотмый. Әлеге шартлар кабул ителә, ләкин паника, бәлки канәгать булмаганнарның тарафыннан эшләнгән адымнар шәһәр капкаларының ябылуына китерә һәм камаудан саклануга хәзерлек башларга этәрә. Бу юлы шәһәр алына, каршы көчләр юкка чыгарыла. Иван IV шәһәргә җиңүче булып тантаналы рәвештә керә, сугышып җиңү аны үзенә кабул иткән йөкләмәләрдән азат итә. Ләкин ул элекке принципларны саклый – Казанны җирле халыктан чистарталар, тик күчмәннәр, бигрәк тә нугайлар, үзләренең көтүлек җирләрен, элеккеге өстенлекләрен һәм хәтта Казандагы табышларын саклап калалар.

1554 елда нугайлар ярдәме белән тиз һәм көч түкмичә генә Хаҗитархан яулап алына. Елъязмаларда Мәскәү агентларының хисаплары сакланган: «астазанские люди царю государю добили челом и в город... пришли и правду на том дали, что им служити царю и великому князю и ясак платити, как прежде сего царям астраханским плачивали... а царю и великому князю их жаловати и воевати не велети и ослободити кочевати по старым местам. И кочевали, и зимовали ногаи под Астраханью, и торговали во всю зиму в Астрахани довольно и полюбовно...» [6].

Московия хәрби чакыру ташламый гына даланы җиңә. Рус дипломатлары күчмәннәр өчен шәһәр хәрби яки сәяси үзәк түгел, ә күбрәк икътисади үзәк буларак әһәмиятле икәнне аңлый. Мәскәү биргән өстенлекләр аркасында, килешеп яшәү мөмкин була. Ләкин шунысы ачык: сәүдә һәм технологияләр үсеше тенденцияләре шәһәрнең әһәмияте артуга, төгәлрәк әйтсәк, утрак тормыш алып баручы җәмгыятьнең күчмәннәр өстеннән җиңүенә китергән. Бу дала җәмгыятенең соңы якынлашканны аңлаткан. Даланы кылыч түгел, ә төрән җиңә, тавык аттан өстенлек итә башлый.

Мин өч нәтиҗә ясарга тырыштым.

1. Бүгенге тарихи мәгълүмат җитешмәгән шартларда, материалны төгәл төркемләп, модельләр ясарга, күбрәк чыганакларның мәдәни контекстына һәм сәяси институтларны, традицияләрне анализлаганда, чагыштыру ысулына нигезләнергә кирәк. Соңгы очракта модельләр төрки дәүләтчелек тарихы буенча

безнең белемнәребезгә һәм күчмәннәр белән утрак тормыш алып барган җәмгыятьнең симбиозына нигезләнгән булырга тиеш.

2. Аерым мөнәсәбәтләр бердәм дала тарихы рамкаларында өйрәнелергә тиеш һәм алар эчендә югарыда тасвирланган өч озын циклның аерып чыгарылуы шарт.

3. Ниһаять, мәдәни, бигрәк тә дини каршылыкларның дипломатлар эшчәнлегендә, чынбарлыкта бик тар урын биләп торганын атап үтү сорала. Бу факт гаҗәпләнерлек түгел, чөнки Московия барлыкка килгәннән бирле уртак дөньяның сәяси һәм икътисади аерылгысыз бер өлеше булган.

Мин, йомгаклап, тагын бер характерлы факт турында әйтеп үтәм. Миланнан Форциа белән латин телендә хат алышканда, Мәскәү падишаһлары үзләрен озакламый онытылачак «Albus Imperator» (Ак император) титулы белән атаганнар. Тарихчылар өчен бу термин гаять зур әһәмияткә ия. Мәскәүнең бөек кенәзе «Ак» яки «Көнбатыш» кенәзе саналган, соңрак билгеле бер мәдәни даирәдә үзен хан (русча «патша») дип атаган. Бу титулны куллану ул яшәгән дөньяны бәяли. «Ак патша» титулы Иван III өчен дә әһәмияткә ия. Ләкин «Ак патша» соңрак чорда славяннар һәм татарлар тарафыннан кеше тәне төсеннән чыгып, раса мәгънәсендә яңача уйнатылган, ул хәзерге тарихчылар белән урта гасыр кешеләре арасындагы күңелсез бер аңлашылмаучанлык рәвешендә яши.

Искәрмәләр

*Кинан Эдвард. Московия и Казань: некоторые вводные замечания к модели степной дипломатии // Панорама-форум. – 1995. – №1. – С.66-81. (Мәкалә кыскартып бирелә.)

1. Русско-монгольские отношения в XVII веке. – М., 1958. – С.363 и др.

2. «Мы у курети не изломим, и вы у жеребяти ноги не изломите». (Кара: Касыйм морзаның Иван IV 1548 елның октябрендә язган хаты: Продолжение Древней русской вивлиофики. Т.8. – СПб., 1793. – С.94.)

3. Фехнер М.В. Торговля Русского государства со странами Востока в ХV веке. – М., 1956. – С.19.

4. Полное собрание русских летописей (ПСРЛ), Т.XXV. – М.Л., 1949. – С.249.

5. ПСРЛ, Т.XXV. – С.260.

6. ПСРЛ, Т.XXIX. – С.225.

Нугайларның күченү күренеше. Россия картасыннан фрагмент. 1572 ел.

Югарыдагы рәсемдә: Татар (нугай). Немец гравюрасы. ХVII гасыр.

Русчадан Илдус Заһидуллин тәрҗемәсе
 


Эдвард КИНАН, Гарвард университеты профессоры

в„–8-9 |

Бездә дәрт, бездә җыр, бездә моң! (“Туган як моңнары” ансамбле турында) #7432

$
0
0
19.02.2013 Мәдәният
1992 елда өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге канаты астында “Туган як моңнары” ансамбле барлыкка килә. Ул милли моңнарыбызны саклап калу юнәлешен күздә тотып оештырыла. Ансамбльне Зөһрә ханым Абдюханова җитәкли.

Дөньясы түгәрәк, бар нәрсәсе җитеш булган бу ханымны фольклор ансамбль оештырырга, аны барлы-юклы кыска вакыт эчендә җәмәгатьчелеккә танытырга, җырлар иҗат итәргә кем, нәрсә мәҗбүр итә соң? Моңа туган теле, туган халкы, туган ягының югалып баручы моңнарын саклап калу теләге этәргеч һәм төп сәбәп була. Үзешчән татар халык җырларын башкаручы, татар композиторларының иҗатын саклап кала алучы мөлаем бу ханымның тырышлыгы белән яшь, тырыш, сәләтле, матур тавышлы, татар рухлы җырчылардан торган коллектив туплана.

Бердәнбер татар ансамбле тиз арада дан яулый, кыска вакыт эчендә ансамбль күп кенә шәһәрләрдә, Түбән Новгород өлкәсенең район үзәкләрендә һәм авылларында чыгыш ясап үзен таныта. Һәм шул рәвешле “Туган як моңнары” Сергач-Нижгар татар-мишәрләренең визит карточкасына әйләнә. Ул вакытка инде коллектив үз составын булдыра, репертуар туплый, сәхнә костюмнары тектерә, кирәкле аппаратура ала.

Еллар үтә, состав үзгәрә, җитәкче алмашына, ансамбльнең репертуары да алышына – элек нигездә халык җырлары, халык иҗаты белән шөгыльләнгән ансамбль күбрәк эстрада җырларына басым ясый башлый.

Һәм бүген без сезне нәкъ менә үзгәртелгән “Туган як моңнары” ансамбленың төп составында булган һәм аның тормышында зур роль уйнаган кешеләре белән якыннанрак таныштырып китәбез.

Дамир ФӘЙСХАНОВ 1973 елның 19 январендә Сергач районы Камка авылында дөньяга килә. Иҗат юлын 1989 елда Бор шәһәре мәдәни-агарту училищесында укыган чакта башлый. Нәкъ шул вакытта, “Туган як” милли-мәдәни үзәге җитәк-чесе Алимҗан Орлов тәкъдиме белән, үзәкнең якшәмбе мәктәбендә музыка дәресләре бирә башлый. 1992 елда, училищены тәмамлагач, Сергач районының Луговое авылына клуб мөдире булып урнаша һәм сигез ел хезмәт итә анда. Зөһрә Абдюханова еш кына аны “Туган як моңнары”ның концертларында катнашырга чакыра, ә 2000 елда ансамбльдә даими эшләргә тәкъдим итә. Дамир өлкә үзәгенә күченә, ә озакламый Алимҗан Мостафа улы ярдәме белән Тимерьюлчылар мәдәният сарае директорының урынбасары, аннары директоры булып эшли башлый, фатирлы була.

Шулай итеп, ансамбльгә репетицияләр уздыру өчен бик әйбәт урын да булдырыла. 2001 елда “Туган як” үзәге советы, Зөһрә ханымның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, ансамбль белән җитәкчелек итүне тулаем Дамирга тапшыра.

Шул көннән башлап, коллектив заманча сәхнә тәҗрибәсе туплый башлый, концертлары күпсанлы тамашачылар җыя.

Профессиональ эшчәнлеге өлкәсендә Дамир төрле милли-мәдәни фестивальләр лауреаты, дипломанты исемнәренә лаек була, рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә.

Аның җырлары белән “Киләм сиңа, авылым” һәм “Язмышым, сиңа рәхмәт” альбомнарын халык яратып өлгерде инде.

Алсу ЛАТЫПОВА шәһәр кызы, 1982 елның 12 декабрендә Горькийда туа. Беренче класстан башлап музыка белән шөгыльләнә. 5 класска кадәр “Садко” эстрада җыр төркеменең төп составында була. 1995 елда өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәгенә килә, ансамбльнең балалар төркемендә чыгыш ясый башлый. Һәм беренче елда ук “Звездный шанс” конкурсы лауреаты була. Мәктәпне тәмамлап, өлкә мәдәният колледжының хор бүлегенә укырга керә, соңрак Түбән Новгород дәүләт педагогия университетының музыкаль бүлеген тәмамлый. Белем алу вакытында да Алсу “Туган як моңнары” составында шөгыльләнүен ташламый.

Университетны тәмамлагач, Дамир Фәйсханов белән ансамбльнең балалар составын булдыру өстендә эшли башлыйлар. Үзе дә төрле район, региональ конкурсларда катнашуын дәвам итә. Сабантуйлар, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләре һәм бүтән конкурслар лауреаты һәм дипломанты ул.

Марат МУЛЛИН да чыгышы белән Горькийдан. Туган көне - 1986 елның 2 апреле. Кече яшьтән җыр-моңга гашыйк була. Үзлегеннән берничә төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Балалар бакчасында, мәктәптә, ВУЗда укыганда аның катнашыннан башка бер генә музыкаль кичә дә узмый, бу юнәлештә күптөрле конкурсларда катнаша.

Мәктәптән соң башта автомеханика техникумын, аннары Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге университетын тәмамлый.

“Туган як моңнары”на ул 2000 елда килә һәм тиз арада ансамбльнең актив әгъзасына әйләнә. Бүгенге көндә музыкант-аранжировщик һәм ансамбльнең алдынгы солисты. Халыкара, шәһәр һәм өлкә конкурслары җиңүчесе, дипломанты һәм лауреаты ул.

Моннан дистә ел элек хәзер ансамбльнең төп составын тәшкил иткән профессиональ җырчылар – Алсу Латыпова, Марат Мулин һәм, әлбәттә, Дамир Фәйсханов ансамбльгә, аның репертуарына яңалык кертәр өчен, гомумән, фольклордан якка китеп, күбрәк эстрада җырлары башкара башлыйлар.

Бу вакытта берничә состав алмаштырып өлгергән ансамбльнең төп составын талантлы, матур тавышлы, сәхнәгә омтылган Рафаил Битряков, Венера Баязитова, Йолдыз Басырова, Равилә Абдюшева, Руслан Картошкин, Ольга Мураева, Румия Көтдүсова тәшкил итә, Венера Таҗерова җитәкчелегендә хореография төркеме дә уңышлы гына эшли башлый.

Тик ансамбль кичергән үзгәрешләрне күбесе кабул итә алмый, һәм 2004 елда, “Туган як” үзәге советы тәкъдиме белән, ансамбль балалар төркеме оештыра. Аның беренче составында Сылу Хәсәнова, Венера Исаева, Әлфия Кинзябаева, Дина Жалялетдинова, Динар Жалялетдинов, Рөстәм Бибишкин, Ринат Талипов, Карина Әхмәтова була. Энҗе Сафина, Камилә Зубаирова, Лилия Салимҗанова, Динара Халилова – өлкән группаның концерт составы. Аларның һәркайсы беренче, икенче, өченче дәрәҗәдәге шәһәр, өлкә конкурслары һәм фестивальләре дипломантлары һәм лауреатлары. Марат Ярханов белән Руслан Закировны да тамашачы яратып өлгерде.

Узган елда Дамир белән Алсу теләге һәм аз гына сәләте булган җиде-сигез яшьлек балалардан торган төркем оештыралар. Анда Эльмира Ярханова, Лилия Гилфанова, Эльнара Хафизова һәм Сафия Насырьянова керә һәм кыска вакыт эчендә төрле чараларда катнашып (шул арада шәһәр Сабан туе, татар мәдәнияты фестивале һәм башкалар) үзләрен танытып өлгерә бу кызчыклар. Балалар белән күбрәк Алсу Латыпова шөгыльләнә.

“Туган як” милли-мәдәни үзәге советы һәм Зөһрә ханым тудырган ансамбль, шактый үзгәреп булса да, яшәвен дәвам итә. Бүгенге көндә репертуарларында 200дән артык татар, заманча, халык җырлары. Ансамбль чыгарган “Авылкаем”, “Күңелле җырларыбыз”, “Киләм сиңа, авылым”, “Язмышым, сиңа рәхмәт” альбомнарының соңгы икесендәге җырлар Дамир Фәйсханов музыкасына язылган.

Узган елларда гына “Туган як моңнары” төрле бәйгеләрдә катнашып, өлкәнең барлык татар авылларында, Казан, Мәскәү, Владимир, Ижау, Йошкар-Ола, Киров һәм башка шәһәрләрдә үзен танытты һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Җыр, моң, дәрт бу ансамбль солистларында җитәрлек.

3 мартта Түбән Новгородның тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Туган як моңнары” эстрада җыры ансамбле булуына ун ел тулу уңаеннан, бушлай концерт бирергә әзерләнә. Нәкъ шул көнне ансамбльнең йолдызлы сәгате. Бәйрәм концертына “Туган як моңнары”ның сәнгатен яратучылар, туганнары, дуслары җыелыр дип көтелә. Тамашачы аларның һәркайсын үз итеп каршылар, чыгышларын бирелеп карар, көчле алкышларга күмәр дип ышанасы килә. Чөнки “Туган як моңнары” ансамбле биргән концертларда һәрвакыт сәхнә белән зал арасында нык элемтә урнаша, тамашачы дөньясын онытып, җыр-моң диңгезенә чума.

Өлкә татарларының йөзек кашы булган бу ансамбльне, әлбәттә, сакларга кирәк. Күпләр җирле артистларыбыз белән горурлана. Нижгар татар-мишәрләренең фольклор ансамбле булып туган һәм дан казанган “Туган як моңнары” милли тамырларын да сакласын, яшь буынны татар рухлы, җырлы-моңлы итеп тәрбияләүгә өлешен тагын да активрак кертсен иде.

“Туган як моңнары” Нижгар җирендә мәңге яңгырасын дигән теләктә калабыз һәм ансамбльнең яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.

1

2
 


Р.ХАМЗИНА

в„–6 | 15.02.2013

Евровидение бәйгесендә янә татар кызы катнаша #7433

$
0
0
19.02.2013 Шоу-бизнес
Ике айдан узачак 58нче Евровидение җыр бәйгесенә бу көннәрдә әзерлек эшләре бара. Бәйгедә катнашучы илләр үз вәкилләрен сайлый. Евровидениене Русиядә тапшыручы Беренче канал бу юлы махсус сайлау туры үткәрмәскә булган. Канал җитәкчеләре быелгы бәйгегә Русия исеменнән “Голос” бәйгесендә җиңгән татар кызы Динә Гарипованы җибәрәчәген игълан итте.

“Голос” бәйгесе Русиянең үзәк каналында 2012 елның ахырыннан бирле барды. Аның максаты – Русиянең иң көчле профессиональ һәм төрле жанрлы тавышларны табу. 48 вокалист катнашкан тапшыру финалына ике татар кызы чыкты. Чыгышы белән Түбән Камадан Эльмира Кәлимуллина икенче урынны алды, ә Яшел Үзән кызы Динә Гарипова беренчелекне яулады. Җиңүчегә журналистлар “Русиянең иң матур тавышы” исемен дә бирделәр.

​​Финалның икенче көнендә Динә белән Эльмирага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Кызлар күпсанлы телевизион тапшыруларда, мәдәни чараларда катнашты. Динә Гарипованы Евровидение бәйгесенә җибәрү турында да имеш-мимешләр йөри башлады. Ниһаять, 19 февральдә Беренче канал бәйгегә Яшел Үзән кызын җибәрәчәген раслады.

Евровидение 2013 җыр бәйгесендә Динә инглиз телендә “What if” җырын башкарачак. Җырны швед продюсерлары Габриэль Аларе һәм Йоаким Бьорнберг язган.

Шунысы кызык, бу Русиядән Евровидениедә татарларның беренче катнашуы түгел. 2000 елда танылган татар җырчысы Алсу “Solo” җыры белән икенче урынга лаек булган иде. Аннан соң да татарлар бу бәйгедә катнашу омтылышын ясап карады. Әйтик, Асылъяр татар телендә башкарган “Карлыгачлар” җыры белән бәйгенең сайлап алу турында ук төшеп калды.

Соңгы елларда Евровидение бәйгесендә көнчыгыш халыкларның катнашулары сирәк күренеш түгел. Әйтик, 2012 елда Швециягә җиңү китергән Loreen тамырлары белән Марокко бәрбәрләреннән. Русияне узган ел милләте белән удмурт булган “Буран әбиләре” вәкиллек итте. Алар икенче урынны алды.

58нче Евровидение җыр бәйгесенең ярымфиналлары 14-16 май көннәрендә үтәчәк. Финал Швециянең Мальме шәһәрендә 18 майда узачак.


Рашат ЯКУПОВ

в„–--- | 19.02.2013

"Буйдакларны кызганып, йөрәгем сыкрый" #7434

$
0
0
20.02.2013 Җәмгыять
“Татарстан яшьләре”ндә Мансур Исхаковның “Димче булма – башыңа бәла алма” дигән мәкаләсен укып чыккач, җаным түзмәде, кулыма каләм алдым. Мондый мәкаләне ялгызлык газабын кичермәгән кеше генә яза аладыр, мөгаен. Ялгызларны парлы итү – искиткеч игелекле гамәл бит ул.

Моннан егерме еллар элек каенсеңлем Зәмзәмия үлеп китте. Мәктәп яшендәге дүрт баласы калды. Киявебез Минрахман – эчми, тартмый торган бик тыйнак, тәртипле кеше. Икесе дә фермада терлек карыйлар иде. Аннан, тырышлыгын исәпкә алып, Минрахманны ферма мөдире итеп куйдылар. Зәм-зәмия дә мактаулы терлекче иде. Соңгы юлга бөтен авыл халкы елап озатты аны. Ул мине бик якын итә: “Апа, мин сине әниемнән артык күрәм”, – дия иде.

Шулай итеп, гаилә (дүрт бала, каенана) хуҗабикәсез калды. Инде тормыш йөген тарту өчен кемне табарга, Минрахманга кемне димләргә?.. Миңа “Васильево” шифаханәсенә барырга туры килде. Шунда Роза исемле кечкенә генә буйлы, мөлаем кыз белән таныштым. Аның әтисе Мөшәрәф диңгезче булган һәм бер сәяхәтеннән әйләнеп кайтмаган (язучы Миргазиян Юныс: “Диңгез-океаннарда ел саен 50 мең чамасы кеше һәлак була”, – дип язган, Розаның әтисе дә шул корбаннарның берсе). Шуннан бик яшьли тол калган әнисе, Розаны әби-бабасында калдырып, кияүгә чыккан икән.

Мин шул кечкенә чибәр кызны ипләп кенә Минрахман кияүгә димләдем дә куйдым. Шифаханәдән кайткач, ирем Мөслим белән Минрахманны алып, Кукмара районы Туембаш авылына бардык. Кияү белән кәләш бер-берсен ошаттылар. Роза бик булдыклы, балаларга кайгыртучан әни булды. Үзе дә бер кыз тапты. Гаиләдәге малайлар, кызлар бик тәртипле үстеләр, укыдылар, урнаштылар. Роза башлангыч сыйныф балаларын укытып, пенсиягә чыкты һәм ире Минрахман да лаеклы ялга чыккач, алар Кукмара поселогына киттеләр, йорт салып, бәхетле яшиләр. Телефоннан даими сөйләшеп, хатлар язышып торабыз.

Димче ярдәме белән оешкан тагын ике гаиләне беләм. Аксубай районы, Яңа Ибрай авылы кешесе Галимҗан өч кыз бала анасы Мөзәянә белән шулай кушылып, бәхетле гомер кичерделәр. Галимҗан бик мактаулы терлекче, гаиләсендә менә дигән хуҗа, тәртипле ир һәм ата иде. Кызганыч, ике ел элек вафат булды.

Дүрт бала белән тол-ятим калган Фәриткә дә бер балалы Фәридәне димләп куйдылар. Фәридә тагын ике бала тапты. Шулай итеп, җиде бала, каенана – хәйран калырсың. Иреннән бик күпкә яшь булуына карамастан, Фәридә барлык балаларны тигез яратты, ана назын берсенә дә кызганмады. Инде өч балалары үз гаиләләрен кордылар. Фәридә кибетче булып эшли. Күркәм холыклы, сабыр булганы өчен халык бик хөрмәт итә аны. Сораштырам: “Ничек яшисез?” – дим. Йөзендә кояш балкый: “Аллага шөкер, кушылганыбызга унсигез ел үтеп китте инде, сизелмәде дә!” – ди.

Авылыбызда өйләнмәгән 22 егет бар. Шуларны күрсәм, йөрәгем сыкрый. Кыз балалар, укуны тәмамлап, шәһәргә чыгып сызалар. Ә бу егетләр ата-ана хакын хаклап, авылда калалар. Гомерләре парсыз уза, кадерле ир, хөрмәтле әти булу бәхетен татымый яшиләр бит дип, гел шуларны уйлап, кызганып йөрим. Беләм, безнең авылга гына хас проблема түгел бу. Ничек кенә гаиләле итәргә соң аларны? Бәлки чарасын инде тапкан кеше бардыр, язсагыз иде.


Рәхимә ХӘБИБУЛЛИНА

в„– |

“Кыр казлары артыннан” (Илдар Юзеевны искә алу кичәсе) #7435

$
0
0
20.02.2013 Мәдәният
2013 елның 25 февралендә М. Җәлил исемендәге Республика, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре Илдар ЮЗЕЕВНЫҢ тууына 80 ел тулуга багышланган “КЫР КАЗЛАРЫ АРТЫННАН...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Әлеге чарада Илдар Юзеевның иҗатташ дуслары аның турында истәлекләр белән бүлешәчәк, шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.  Кичә 18 сәгатьтә башлана. 


 ТР Язучылар берлегенең матбугат үзәге
 




в„– |

Голландиядәге велосипедлы татар галиме #7436

$
0
0
20.02.2013 Җәмгыять
Адәм баласы укып туймаса туймас икән. Хәзерге вакытта Нидерландта яшәүче, фәннең яңа тармагын – биохимияне үз иткән Казан егете Рөстәм Хөсәенов белән танышкач, ирексездән шулай уйлап куйдым. Мәктәп елларын кушып санаганда, егерме ике ел укырга туры килгән аңа. Кыска гына вакытка ялга, әти-әнисен күрергә кайткан якташыбыздан фән үрләрен ничек яулавы турында сораштым.

– 1999 елны, унөч ел элек Казандагы 2 нче төрек-татар лицеен тәмамладым, – дип сөйләп китте ул. – Лицейда укыганда, халыкара олимпиадада катнашып, экология буенча призлы урын яуладым. Лицейны тәмамлагач, Истанбулдагы Босфор университетында молекуляр биология һәм генетика бүлегендә биш ел укыдым. Аннан молекуляр биолог, генетик белгечлеге алып чыктым. Шуннан соң Германиядәге Якобсон исе­мендәге Бремен университетына магистратурага укырга кердем. Анда юнәлешемне әзрәк үзгәртеп биохимия инженерлыгына укыдым. Аннан Голландия университетына протехник инженерлык буенча аспирантурага кердем. Анда ул докторлык дип атала. Бу дәвер дүрт елны алды. Хәзер яңа юнәлеш – синтетик биология юнәлешендә эшли башладым. Биология һәм инженерияне бергә кушкан яңа тармак, биологиягә яңача караш бу. Без хәзер бак­те­рия­ләргә тәэсир итеп, аларның геннарын үзгәртәбез. Шуңа күрә синтетик биология дип атала ул. Россиядә мондый юнәлеш юк әле. Геннарын алмаштырып, үсемлекләрдә яңа сыйфатлар булдыруга юнәл­телгән тармак бу.

– Кеше өчен куркыныч тудыра торган мутантлар китереп чыгармассызмы соң?

– Дару, антибиотик, био­ягулык ясау максатында тәҗ­ри­бәләр үткәрәбез. Зыян китерербез дип уйламыйм.

– Геннары үзгәртелгән яшелчәләр җитештерүне дә максат итеп куйгансыздыр?

– Хәзерге вакытта җир шарында алты миллиардтан артык кеше яши. 2015 елда халык 7 миллиардка җитәчәк диләр. Кешелек мондый тиз­лектә арткач, ризык җитмәя­чәк. Халыкны ризык белән тәэмин итү өчен бик мөһим безнең тәҗ­рибәләр. Хәзер инженер биологиясе буенча укытам да, тәҗрибәләр дә үткәрәм. Бу яңа фәннең куәт-мөмкинлекләре зур. 10-15 ел эчендә биотехно­логияләрне нык үзгәртәчәк ул. Миңа калса, 10-15 елдан нефтьне био­ягулык алмаштырырга мөм­кин. Кайбер илләрдән аермалы буларак, Германиядә, Гол­ландиядә фундаменталь эзлә­нүләргә акчаны кызганмыйлар, финанслау яхшы. Ике-өч елдан мин үзем дә, лаборатория оештырып, профессор булырга җыенам.

– Татарча бер-ике кәли­мә сүз алышыйм дисәң, Нидерландта татарлар бармы?

– Мин белгәне 150ләп татар бар. Бәйрәмнәр вакытында бергә җыелырга тырышабыз. Ә болай сирәк күрешелә. Мәгълүм ки, ил кечкенә, кешесе күп. Шуңа күрә Голлан­диядә гражданлык алуы кыен. Яшәп тору хокукы алу өчен дә биш ел яшәргә кирәк.

– Голландия, ягъни Нидерланд океаннан яулап алынган җирләрдән барлыкка килгән диләр?

– Чынлап та, илнең өчтән бере – элеккеге океан билә­мәләре. Читтән балчык китереп өя торгач, су чигенгән. Каналлар күп булганга, океаннан кергән су тиз генә чыгып китә. Әмма, су тартамы, яңгыр еш ява. Интернетка кереп, кайчан яңгыр явасын күреп-белеп була. Голландияне лалә чәчәклә­ре иле генә түгел, велосипедчылар иле дияргә дә мөмкин. Анда бер кешегә 1,5 велосипед туры килә. Мин үзем дә эшкә сигез чакрым велосипедта барам һәм сигез чакрым кире кайтам. Шулай атнасына 100 чак­рымнан артык “тимер ат”та йөрим.

– “Алгарыш” программасы буенча чит илләргә белемен камилләштерергә китеп, кире кайтмаучылар байтак диләр.

– Минемчә, аларның 80 проценты кире әйләнеп кайтачак. Бәлкем, тәҗрибә туплагач, бераз эшләп алгач, калганнары да әйләнеп кайтыр. Әмма гыйльми эзләнүләр өчен шартлар булдырылмаса, галимнәр­гә кайтуның мәгъ­нәсе юк.

– Мәскәү янында төзелә торган гыйльми үзәк – Сколковога кайтырга уйла­мый­сыңмы соң?

– Минемчә, 10-15 елсыз төзелеп бетмәячәк ул. Әлегә кәгазьдә генә. Кайтып үз кү­зем белән күрәм, шартлар барлыгын беләм икән, нигә кайтмас­ка?! Европада, Америкада бү­ген фән бик югары дәрәҗәдә, зур игътибар бирелә.

– Ә нигә син, бер кузгалгач, Америкага ук китеп бармадың?

– Татарстанга, Казанга кайтып йөрергә якынрак булсын дидем. Әти-әнием, дусларым монда. Миңа әле 31 яшь кенә. Тәҗрибә тупларга, дөнья ги­зәр­гә кирәк. Мин узган ел җәен Казанда үткә­релгән V Бөтен­дөнья татар яшьләре җыенын­да катнашкан идем. Анда Гер­маниягә, Англиягә, Америкага барып эшләүче егет-кызла­рыбыз бе­лән таныштым. Гаҗәп тә түгел: хәзер яшьләребез актив, чит телләрне беләләр. Дөньяның теләсә кайсы иленә китеп барырга мөмкиннәр. Моның бернинди зыяны юк. Дөньяга карашлары киңрәк, түшәмнә­ре биегрәк булыр.


Рәшит МИНҺАҖ

в„–31 | 20.02.2013

Казанда Төрек мәдәнияте һәм теле үзәге ачылды #7437

$
0
0
20.02.2013 Милләт
20 февральдә Россия ислам университетында Төрек мәдәнияте һәм теле үзәген ачу тантанасы үткәрелде. Тантанада Төркия Республикасының Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы катнаша. Үзәк РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм консул инициативасы белән ачыла. Төркия ягы үзәк өчен бирелгән кабинетны төзекләндерде һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтте.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге яңа үзәк РИУда эшләүче телләргә кагалышлы өченче үзәк булып тора. Элегрәк фарсы һәм гарәп телләре үзәкләре булдырылган иде. Аларда фарсы, төрек телләрен бушка өйрәнү курслары РИУ студентларына гына түгел, барлык теләүчеләр өчен оештырылды. Төркия мәдәнияте һәм теле үзәгендә дә мондый төр курслар үткәрелү көтелә, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.




в„– | 19.02.2013

Глеб: "Нәнәй татарча өйрәнеп азапланма дигән иде" (ВИДЕО) #7438

$
0
0
20.02.2013 Шоу-бизнес
Татарча җырлау Уфа егете Глеб Радовны Русия телевидениесенең “Фактор А” тапшыруына чыгарды.

Уфада туган, җиде яшеннән Стәрлетамак шәһәрендә яшәгән Глеб Радов Беренче каналда барган "Голос" проекты финалына чыккан Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллинадан соң федераль телевидениедә татарча җырлап шау-шу тудырган чираттагы башкаручы булды.

"Россия" каналы оештырган "Фактор А" бәйге-тапшыруга (Британиядә барган "The X Factor" тапшыруының Русиядәге "көзгесе") Глеб ике тапкыр килгән булган, әмма үтә алмаган. Инде өченче тапкыр килгәч, буе-сыны килешкән, җырлау сәләте булган, әмма үз-үзенә ышанычын югалта башлаган егет оештыручылардан, нишлим соң, финалга үтәр өчен нәрсә җырлыйм дип сораган.

​​“Мин башка җыр әзерләгән идем, дөресен генә әйткәндә. Ләкин сәхнәгә чыгарга чират торганда оештыручылардан, нишлим соң, чибәрлегем бар, тавышым бар кебек, ләкин үтә генә алмыйм бит дип сорадым”, диде Глеб Азатлыкка.

Оештыручылар аңа "комиссияне шаккатырырга тиешсең", дигәннәр.

Глеб “Без тебя” җырының көен (минусовкасын) продюсерларга биргән, татарча җырлаячагын аларга әйтмәгән.

“Сәхнәгә чыктым, соңгы мизгелгә кадәр татарча җырлыйммы-юкмы, хәл итә алмадым. Куып чыгарырлар, син конкурсларны бутадыңмы әллә дип әйтерләр дип курыктым. Юбилейлар, туйлар уздырганда ул җырны татарча башкаргач, кунаклар аны шул кадәр күтәреп ала иде, шул искә төште дә - татарча җырладым. Үземә дә ошады. Аннары Пугачева, Николаев, Лолита реакциясен күреп тагын да дәртләнеп җырлый башладым. "Русское радио" директоры Роман Емельянов iPhone чыгарып мине шунда ук видеога төшереп интернетка куйды. Реакциягә үзем дә шаккаттым”, дип искә ала Глеб ул көнне ясаган чыгышын.

26 яшьлек егет Стәрлетамакта Зилә исемле дәү әнисе тәрбиясендә үскән. Музыка мәктәбендә баян һәм фортепианода уйнарга өйрәнгәндә дә, Стәрлетамак педагогия институтында башлангыч мәктәп һәм музыка укытучысы булырга укыганда да Глебның мәрхүм Зилә нәнәе гел янында булган. Егетнең татар әнисе һәм дәү әнисе балага татар телен өйрәтүне кирәк дип тапмаган.

“Нәнәй миңа татарча өйрәтмәде, инде русча иҗат итүне сайлагансың икән, азапланма дип әйтә иде”, диде Глеб Азатлыкка.

Глеб Радов инде ике ел Уфада яши. “Фактор А” тапшыруында татарча җырлагач Алла Пугачева аны итальянча җырлап күрсәтергә сораган. Глеб хәзер итальянча җырларга өйрәнә, үзе язган яңа җырлары белән клиплар әзерләргә җыена. Глеб Радовның ике җыры Русиядән Германиягә күчеп киткән алман мөһаҗирләре тормышына багышланган “Переселенец” фильмына кергән.


Алсу КОРМАШ, Гөлназ БӘДРЕТДИН

в„– | 19.02.2013

Милли хисне ничек тәрбияләргә? #7439

$
0
0
21.02.2013 Милләт
Мин бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим.

Авылны тернәклән­де­рүне, үстерүне бары тик анда яшәү­челәрнең тормыш шартларын яхшырта бару юлы бе­лән генә гамәлгә ашырып була. Соңгы вакытта бу өлкәдә Президентыбыз Р.Н.Миң­­­не­­ханов, хөкү­мәтебез тарафыннан яңа гаи­лә коручыларга җир ки­шәр­лекләре бүлеп бирү, авылда эшкә калган яшь белгечләргә шактый зур суммада финанс ярдәме күрсәтү, аз санлы балалар укый торган мәктәп­ләрне бетерүгә юл куймау, гаилә-фермер хуҗалыкларын ишәй­тү кебек кайбер уңай чаралар күрелә башлады. Ләкин бу инде бетеп баруга юл тоткан авылны тергезүдә беренче адымнар гына әле. Авыл­ны җанлан­дыру, алга җибәрү өчен хөкүмәт тиз арада максатчан җитди чаралар кү­рергә тиеш.

Татар мәктәпләрен тәмам­лаучылардан чыгарылыш имтиханнарын рус телендә бир­дерүгә килгәндә, бу мәсьәләдә республика парламентына, хөкүмәткә, Татарстан Конституциясе, дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кебек закон көченә ия документларны эшкә җигеп, Россия властьларыннан үзебез­нең тигез хокукларыбызны ныграк, кыюрак дауларга ки­рәктер дип әйтергә генә кала. Югыйсә туган телләрендә укыган балалардан рус те­лендә имтихан алу – бу алар­ның үзләрен дә, ата-ана­ларын да һәм бөтен Татарстан Республикасын кимсетү, мыскыл итү.

Кайбер математика-физи­ка кебек төгәл фәннәрне русча укытсалар да, гуманитар фән­нәр татар балаларының туган телләрендә укытылырга тиеш. Русча да белсеннәр, инглиз телен дә өйрәнсеннәр, әмма туган телләрен белү – һәр татар баласы өчен фарыз.

Шәһәрләрдә татар балаларын татар мәктәпләренә бирү проблемасы да бар. Ялгышмасам, ата-аналарның шактые балаларын татар мәктәп­ләренә бирергә ашкынып тормый. Мо­ның сә­бәп­ләре дә бар, әл­бәттә.

Беренчедән, ата-аналар­ның кайберләрендә балалары татар мәктәбендә укып чыккач, абруйлы югары уку йортына керә алмас дигән шик була. Бу татар мәктәп­ләрендә рус теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый торган чактан килә торган караш. Хәзер инде рус теле милли мәктәпләрдә дә яхшы укытыла, һәм тырыш балалар мәк­тәпне тәмамлаганда рус телен дә тиешле дәрәҗәдә үз­ләш­тереп чыга.

Икенчедән, моннан егерме еллар элек, “Татарстан халыклары телләре турында” Закон кабул ителгәч, тиз арада күп кенә татар мәктәпләре ачу ихтыяҗы туган иде. Алар өчен яңа биналар булмаганлыктан, күбесе балалар бакчаларыннан бушаган һәм башка тузган тар биналарда урнаштырылды. Бу хәл татар мәктәпләренең абруена шактый дәрәҗәдә зыян китерде. Шуның өстенә татар теле һәм әдәбияты фәннәренә ки­рәк­ле уку әсбаплары, техник чаралар да башка фәннәрне­кен­нән калыша иде. Саный кит­сәң, татар мәктәпләренең һәм татар теле, әдәбияты дәрес­ләренең тиешле югары дәрә­җәдә булмавына комачаулый торган башка сәбәпләр дә бар иде, һәм алар әле дә бар. Ә бит уйлап карасаң, татар мәктәпләре балаларны, алар­ның ата-аналарын кызыктырып торырлык заманча җи­һазландырылган яхшы биналарда урнаштырылырга тиеш иде. Әлегә мин Казанда мәр­хүм Туфан Миңнуллинның инициативасы һәм зур тырышлыгы белән салынган, заманча яңа бинада урнашкан 12 нче татар гимназиясен генә беләм. Хәер, Чаллы шә­һәрендә яхшы бинада урнашкан бер-ике татар мәктәбе дә бар булса кирәк.

Аннан килеп, татар балаларын татар мәктәпләрендә күп­ләп һәм яхшы итеп укытуга җәлеп итү өчен аларның ата-аналарының туган теллә­ренә, үз халкына карата рухын үзгәр­терлек, аларда (һәм, әлбәттә, балаларында да) үтемле чаралар күреп, нәти­җәле итеп, милли горурлык хисләре тәрбия­ләргә кирәк. Мондый катлаулы, ләкин бик тә игелекле эшне махсус программа буенча тиешле хөкү­мәт органнары тарафыннан гына башкарырга мөмкин.

Хәзерге халыкларның ара­лашуы торган саен активлаша барган заманда төрле тел­ләр­нең бер-берсенә йогынтысы көчәя бара. Татар теле инде берничә гасыр буена рус теле йогынтысына дучар ителеп килә. Бу йогынтының уңай ягы да булган: безнең телнең сүз­лек составы, образлы әй­тел­мәләре, сурәтләү чаралары рус теле аркасында шактый нык баеган. Әмма хәзерге киң таралган икете­ллелек шартларында, рус теле йогынтысында татар теле­нең табигыйлыгына зыян килә, аның үзенә генә хас үзенчәлекләре, сыйфаты, фән теле белән әйткәндә, нормалары бозыла бара. Моның бер сәбәбе татарча сөйләгән­дә һәм язганда кирәксезгә рус сүзләре кушып сөйләү булса, ике­нчесе – рус теле әйтел­мә­ләре үрнәгендә татарча туган телнең табигатенә туры килми торган уңышсыз әйләнмәләр, тәгъбирләр ясап куллану. Андый әйтелмәләр (сүзтезмәләр) шуңа күрә гайре табигый була: ул тәшкил иткән сүзләр татар­ның үзе­неке булса да, әйтел­мәнең өлгесе, төзелеше русныкы була. Мәсәлән, соңгы вакытларда рус теленнән хә­рефкә-хәреф тәрҗемә ител­гән тере акча, тере тавыш, тере чәчәк, текә егетләр кебек йөзләрчә ясалма, уңышсыз тәгъбирләр тәш­кил итәләр.

Телебезне тутыра барган мондый меңнәрчә гайре табигый әйтелмәләр татар һәм рус телләрендә эш итүче татар­ларның, беренчедән, бу тел­ләрнең икесен дә яхшы итеп белмәүләре, икенчедән, бер телдән икенче телгә тәр­җемә итү ысулларыннан, принцип­ларыннан хәбәрдар булмаулары аркасында барлыкка килә.

Моннан егерме еллар элек республикабыз парламенты кабул иткән “Татарстан халык­лары телләре турында”гы Закон нигезендә рус мәктәплә­рендә татар теле укыту өчен сәгатьләр шактый күбрәк бү­ленеп бирелә башлады.

Законны үтәү йөзеннән рес­публикадагы русча укытыла торган барлык мәктәп­ләрдә бөтен классларда да татар теле яңа программа буенча укытыла башлады. Моның өчен күп санлы өстәмә туган тел укытучылары, дәреслек­ләр, уку әс­баплары кирәк булды. Мәсьә­ләне хәл итү өчен, русча укытыла торган мәктәп­ләрдә катнаш мәктәпләрдәге рус классларында татар теле өйрәтү өчен күп кенә укыту­чылар җә­леп ителде. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге булмаганнары да шактый иде. Шулай ук “Телләр турында”гы Закон нигезендә ашыгыч рә­вештә туган тел буенча яңа уку программалары һәм татар теле дәреслекләре тө­зүгә керешелде. Бу дәреслек­ләрне язуга алынган автор­ларның күбесе өчен рус мәк­тәбендә татар теле дәреслек­ләре төзү яңа эш иде. һәм бу авторлар, күп уйланып һәм эзләнеп тормыйча, татар мәк­тәпләрендә кулланыла торган татар теле дәрес­лек­лә­ре­н, аз-маз гына үз­гәр­теп, русча укучылар өчен дип тәкъдим иттеләр, һәм алар бастырылып, рус мәк­тәплә­рен­дә кулланылышка кертелде.

Русларда “первый блин комом” дигән әйтем бар. Бу тәгъбир без әле сөйли торган дәреслекләргә карата артыгы белән туры килә. Бу дәрес­лекләр рус телендә сөйләүче укучыларга яраклаштырылмаган иде. Нәтиҗәдә балалар рус мәктәпләрендә 11 ел буена меңнәрчә сәгатьләр татар теле һәм әдәбияты укып та татар телендә дөрес итеп иркен сөйләргә өйрәнеп чыга алмыйлар. Бу бәя гаиләлә­рендә ата-аналары, әби-ба­байлары өй­рәтеп, татарчаны ярыйсы ук яки яхшы белгән балаларга, шулай ук кайбер иҗади эшли торган энтузиаст укытучылардан өйрәнгән укучыларга карамый, әлбәттә. Сүз типик күренеш – күпчелек очрак турында бара.

Ләкин русча укытыла торган мәктәпләрдә татар теленә өйрәтүнең тиешле нәтиҗә бир­мәвенә бер дәреслекләр генә гаепле түгел. Бу эш баштан ук үзагымга яки үзиркенә куелган булса кирәк. Мондый үтә әһәмиятле эшкә Мәгариф министрлыгы баштан ук бик җаваплы карап, аны җитди итеп оештырырга: иң тәҗри­бәле, белемле укытучылардан һәм тел галимнәреннән аб­руйлы авторлар коллективы туп­лап, аларга акыллы күрсәт­мәләр биреп, тиешле методика тәкъдим итеп, ки­рәкле дәрә­җәдә материаль стимуллаштыру чарасын кү­реп һәм югары таләпләр куеп, лаеклы уку программалары һәм дә­рес­лекләр язуны тиешле дә­рәҗәдә оештырырга тиеш бул­гандыр. Махсус белемле укытучылар белән тәэмин итүгә дә җитди­­­рәк карарга кирәк булгандыр: булган татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан иң уңган­­на­рын, иң тәҗ­рибәлеләрен сайлап алып, аларны кыска сроклы курсларда рус мәктәплә­рен­дә татар теле укытучылары өчен кирәкле белем бирергә кирәк иде.

Татарстанның Мәгариф министрлыгында министр­ның татар теле һәм әдәбияты укыту һәм, гомумән, татар мәктәпләре эше өчен җавап­лы махсус урынбасары булырга тиештер. Министрлыктагы дәреслекләр бүлеге эшенең дөрес оештырылган булуына карата да шик бар. Анда дәреслекләр язу өчен иң тәҗрибәле, иң белемле, ягъни иң лаеклы авторлар сайлап алынамы икән, очрак­лы кешеләр эләкмиме, авторларга югары таләпләр куеламы икән һәм дәреслек кулъязмаларына җитди ре­цен­зияләр яздыралармы икән? Мин бу риторик сорауларыма тулысынча уңай җа­вап алырмын дип ышанмыйм. Рус мәк­тәпләрендә татар теле укы­ту­ның һәм дәреслекләр­нең эчтәлеге һәм сыйфаты мине шулай уйларга мәҗбүр итә.

Мин моннан берничә ел элек Татарстан Фәннәр ака­демиясенең вице-президен­ты вазыйфаларын башкарганда, минем кулга тиешле җавап язу өчен безнең Татарстанда яшәү­че ата-аналардан – русларыннан да, татарларыннан да – Россия Президенты һәм Татарстан Президенты исемнәренә язган хатлар керә иде. Алар бездәге рус мәктәпләрендә татар теле укытуга каршы түгеллеген әйтеп, әмма татар теле дәрес­ләренең нәтиҗәсез уздырылуына һәм, димәк, аларга әрәм вакыт исраф ителүенә борчылып язалар иде.

Шул хатлар мине русча укый торган балаларга татар теле өйрәтү мәсьәләсен нык­лап өйрәтүгә һәм шушы уңай­дан кулымнан килгәнчә, ниндидер чаралар күрергә этәр­де. Мин рус мәктәбендә татар теле укытучыларның, ата-аналарның кайберләре белән очрашып сөйләштем, рус мәктәпләре өчен беренчедән алып унберенче классны кертеп барлык татар теле дәрес­лекләре белән шактый җен­текләп танышып чыктым, һәм проблеманың шактый җитди икәнлегенә тагын бер кат инандым.

Аннан Казан педагогика университетында русча сөй­ләшүче укучыларга татар теле укыту мәсьәләләренә багышланган фәнни-практик конференция үткәрдек. Татарстан районнарыннан һәм Казан мәктәпләреннән тәҗ­рибәле татар теле укытучыларын чакырдык. Үзем проблеманы анализлап доклад ясадым. Татарстан мәгариф ми­нистрының беренче урынбасары да катнашып чыгыш ясады. Эшлекле җитди сөйләшү булды кебек, һәм, конференция эшенең нәти­җәсе буларак, укытуны һәм дәреслек­ләрне яхшыртуга юнәлтелгән рациональ тәкъдимнәр белән резолюция кабул иттек. Татар телен укыту­ның нәтиҗәле­леген күтәрү, дәреслекләрнең эчтәлеген һәм сыйфатын яхшырту хакында башка вакытларда да төрле сөйләшүләр һәм тәкъдимнәр булып торды һәм тора. Әмма укыту, ни­гездә, элеккечә кала бирә һәм укучыларның бе­лемнәрендә дә уңай якка җитди үзгәреш­ләр күренми.

Төп фикер шул: берен­чедән, хәзер рус мәктәплә­рендә татар теле укытуны тиз арада тамырдан үзгәртергә кирәк. Ул чит телләр өйрәтү методикасына нигезләнгән булырга тиеш.

Икенчедән, русча укучылар өчен татар теле дәрес­лекләрен шулай ук өр-яңадан үзгәртеп, яңа методикага корып төзергә кирәк. Хәзер­геләре тел өйрәтүгә хезмәт итми, бәлки балаларны туган теленнән биздерергә генә мөмкин.

Дәреслекләрне яңар­тыр­га керешкәнче, тиешле белемле, бай тәҗрибәле укыту­чы-га­лимнәрдән абруйлы комиссия төзеп, кулланылыштагы дә­рес­лекләрнең эчтәлек һәм сыйфатын тикшереп чыгарга кирәк. Аларның фикер­ләре һичшик­сез яңа дәрес­лекләр төзегәндә исәпкә алынырга тиеш. Шулай ук тәҗ­рибәле, югары белемле укытучы-галимнәрдән (кирәк булса, шул ук кешеләрнең үзләрен дә кертеп) авторлар коллективы оештырып, шуларга дәрес­лекләр төзү эшен тапшыру мәгъкуль булыр иде.  


Рүзәл ЮСУПОВ

в„–31 | 20.02.2013

Казанда беренче татар шигъри слэмы узачак #7440

$
0
0
21.02.2013 Мәдәният
Татарның яшь сәнгать әһелләре Халыкара туган тел көне уңаеннан беренче татар шигъри слэмы уздырырга ниятли. Чара 21 февраль көнне Актерлар йорты бинасында урнашкан “Театральное” кафесында узачак.

Слэм - шигъри бәйгенең популяр форматы. Монда шигырьләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә исәпкә алына.

Бәйгенең беренче өлешендә катнашучылар бер-бер артлы үз шигырьләрен укый. Бу эшне башкарыр өчен аларның һәрберсенә төгәл бер минут вакыт бирелә һәм башка кешеләрнең ярдәмен һәм реквизитларны кулланырга ярый. Шигырь сыйфаты һәм артистизм сәләте өчен иң күбе биш балл алып була. Беренче этап җиңүчеләре тамашачы тавышлары ярдәмендә билгеләнәчәк.

Татарча “сүз көрәштерү” идеясын активист Гүзәл Низамова тәкъдим иткән. Тиздән фикерне журналист Язгөл Сөләйманова да хуплый. Кызлар икәүләшеп оештыру эшләренә алыналар.

“Соңрак безгә Йолдыз Миңнуллина һәм Алсу Ситдыйкова да кушылды. Казанда урыс телендә уза торган шигъри слэмнар минем күңелдә көчле тәэсир калдырды. Миңа калса, татар шагыйрьләре арасында да өметле яшьләр бар һәм бу слэм аларга үзләрен күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек”, ди Низамова.

​​Слэмның икенче өлешендә исә, кешеләрнең ярдәмен һәм реквизитларны куллану тыела. Шигырьне сөйләү вакыты да артачак: бу очракта шагыйрьләргә өч минут вакыт бирелә. Ахырдан тамашачылар иң яхшы шигырь сөйләү остасын сайлап, слэм җиңүчесен билгеләячәкләр.

Низамова әйтүенчә, чарада теләсә кем катнаша ала. Киләчәктә мондый слэмны һәр ел үткәреп торырга ниятлиләр. Оештыручылар бөтен вак-төяк чыгымнарны үз кесәләреннән каплыйлар икән.

“Белүемчә, Казанда мондый форматтагы чаралар бик аз булып тора, ә татар телендәгесе бөтенләй юк диярлек. Бу шигъри слэм зур башлангыч булып торачагына өметләнәбез. Киләчәктә слэмны һәр ел үткәреп торырга ниятлибез. Аны ешрак оештыруның мәгънәсен күрмим, чөнки тамашачы кызыксынуы югалырга мөмкин”, диде Азатлыкка Гүзәл Низамова.

Слэм кичәсен шагыйрь Йолдыз Миңнуллина һәм театр белгече Нияз Игъламов алып барачак. Чараның музыкаль өлеше өчен Мубай һәм Динә Закирова җаваплы.

Җиңүче "Ялкын" журналының тышлыгындагы фотосурәт һәм мәкалә белән бүләкләнәчәк. Шулай ук акчалата приз да каралган.
 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

в„– | 21.02.2013

Татарстан гимны СҮЗЛӘРЕ билгеле булды (ВИДЕО) #7441

$
0
0
21.02.2013 Җәмгыять
Гимнның сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның Дәүләт гимны беренче тапкыр сүзләре белән яңгырады. Гимнны ТР Дәүләт Советы депутатларына ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры тәкъдим итте.Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, парламент депутатлары, ТРның Дәүләт гимны текстын булдыруга өлеш керткән затлар катнашты. 

Дәүләт гимны текстының 8 юлы – татар телендә, сигезе – рус телендә. Закон буенча аларны бары тик бергә тулаем итеп башкару таләп ителә. Ул Татарстан Республикасы дәүләт - татар һәм рус телләрендәге бербөтен шигъри текст булып тора. Гимнның сүзләре – Рамазан Байтимеровның эшкәртелгән шигыре, русчага тәрҗемә – Филипп Пираевныкы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында: "Нинди милләттән булуга карамастан, гимн РФнең Татарстан Республикасында яшәүче барлык гражданнарны берләштерүче булырга тиеш”, - дип белдергән иде.

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!

Бүген узачак дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында әле гимн сүзләрсез генә яңгыраячак. Гимнны сүзләре белән башкару мөмкинлеге “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тулаем кабул иткәч мөмкин булачак.

"Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында” ТР Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты, беренче укылышта карау өчен, бүген узачак сессиягә чыгарыла.

 

 

Видео Татарстан Президенты сайтыннан алынды.


Римма ГАТИНА

в„– | 21.02.2013

Австралиягә сәфәрләре турында “Сәләт” директоры Рәзинә Сафина белән ИНТЕРВЬЮ #7442

$
0
0
21.02.2013 Милләт
Канатлы кеше очар кош кебек, диләр. Ә канатың ефәк булса, дөнья гизәргә тагын да җиңелрәк! Әнә «Сәләт» яшьләр үзәгенең дә «Ефәк канат»ы бар. Гыйнвар аенда алар шушы проект буенча Австралиягә сәяхәт кылганнар. Бу турыда «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Рәзинә Рәфкать кызы САФИНА белән әңгәмә кордык.

– «Сәләт»нең төрле илләргә сәяхәт итәргә яратканын беләбез. Ә көньяк ярымшарга ничек барып эләктегез?

– «Ефәк канат» халыкара проекты буенча төрле илләргә барабыз. Ул 2004 елда Болгариянең Несебр шәһәреннән башланып китте. Аннары Чехия һәм Италиядә булдык. Быел Татарстан Президенты юлламасы буенча ул Австралиядә үткәрелде. 2011 елда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Австралиягә барганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә, «Сәләт» фондына Австралия татарлары балаларын – республика лагерьларында, ә Татарстан яшьләренең ялын Австралиядә оештыру мәсьәләсен үтәргә дигән бурыч куя. Шуңа нигезләнеп, без – 25 кеше, гыйнварда Австралиянең Аделаида шәһәренә бардык.

– Сәфәрегезнең максаты нидән гыйбарәт иде?

– «Сәләт» тәҗрибәсен Австралия татарларына күрсәтү, татар яшьләре белән аралашу, үзебезнең яшьләрнең төрле чараларын уздыру, гореф-гадәтләр белән уртаклашу иде.

– «Сәяхәтчеләр» ничек сайлап алынды?

– Конкурс буенча, алар үз резолюцияләрен булдырырга тиеш иде. Татар һәм чит телләрне яхшы белү таләбе куелды. 50ләп кеше арасыннан 25е сайлап алынды. Алар, әлбәттә, «Сәләт»тә беренче тапкыр гына түгел.

– Климатка ияләшүне авыр кичердегезме?

– Татарстанда яшәүче халык эссегә дә, 40 градуслык суыкка да күнгән. Шуңа авыр булмады. Андагы климат, эссе булуга карамастан, йомшак, ул җиңел кичерелә.

– Үзегезне читтә итеп тоймадыгызмы?

– Юк, чөнки без телне үзгәртмәдек. Инглиз телендә сирәк аралашырга туры килде. Австралиядәге милләттәшләребез татарча бик чиста сөйләшә. Үземне, ара ерак булганга һәм татар телендә аралашканга, Татарстанның ерак Мөслим районында итеп хис иттем.

– Татарстан һәм Австралия татарлары арасында аерма бармы соң?

– Австралия татарларында гореф-гадәтләрне саклау бик көчле. Бездә онытылган элеккеге сүзләр, йолалар анда әле дә бар.

– Аларны нинди чаралар белән шатландырдыгыз?

– Аулак өй, «Сәләт» белән таныштыру, танышу, татар халык ашларын пешерү һәм татар киноларын карау кичәләрен, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын уздырдык. Егетләр Австралия футболын уйнады. Серфингка барып, дельфиннар белән бергә йөздек, арт-галереяда, ботаника бакчасында, аборигеннар музеенда, Гранит утравында булдык.

– Аделаидада мәчетләр бармы?

– Әйе, без барыбыз да җомга намазына бардык.  Мәчет янында татар зираты бар. Аны зиярәт кылдык.

– Татарлар белән очрашулар ничек үтте?

– Һәр көнне татар гаиләләрендә кунакта булдык. Аралаштык, татар җырларын җырлап, гореф-гадәтләрен күзәтеп, тарихлары белән таныштык. Һәрбер гаиләдәге кеше – шәхес. Австралиягә иң беренче татарлардан Ләйлә-Сәгыйть Садриләр гаиләсе күчеп килгән. Сәгыйть абыйга хәзерге вакытта 98 яшь. Аны Австралиядәге иң өлкән татар дип әйтергә була. Без булган Аделаида шәһәрендә 400ләп татар яши.

– Ни өчен нәкъ менә Аделаида шәһәре сайлап алынды?

– Минемчә, киләчәктә Татарстан-Аделаида дигән күпер калкып чыгачак. Алар безгә бик тартыла. Балаларының язмышы да татар гаиләләре белән бәйләнүен телиләр. Шундый гаиләләр шактый. Мәсәлән, Казан, Яр Чаллы, Мурманск кызлары Австралия татарларында кияүдә. Аделаидада яшәгән татарларның теләге – тамырларны югалтмау.

– Үзегез Австралия татарлары белән элемтәне кайчан ныгытачаксыз?

– Без аларны Универсиадага көтеп калабыз. Аларның «Сәләт» сменаларына килергә теләкләре бар. Австралия татар яшьләрен сәлкеш, әйдаман, кунак итеп чакырабыз. Былтыр Австралиядән Руфия Вәлиева әйдаман ярдәмчесе булып эшләде.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

в„– |

Татарстанда мәгълүмат нигездә урысча гына бирелә #7443

$
0
0
21.02.2013 Матбугат
21 февраль Халыкара Туган тел көне. Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт теле булуга карамастан, журналистларга мәгълүмат нигездә урыс телендә генә җиткерелә.

Бер матбугат очрашуында “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе журналистының татарча соравына татар түрәсенең “вата-җимерә” урысча җавап кайтаруы искә төште. Журналист түзмәде “безгә татарча хәбәрләр өчен татар телендә кирәк иде”, диде.

Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, татарча мәгълүматлар әзерләнми, матбугат очрашуларында татар телендәге документлар өләшенми, һәм, гомумән, татар журналистларына икенче сортлы итеп карау сизелә. Халыкара Туган тел көне уңаеннан, көндәлек хәбәрләрне даими кулланучы берничә татар журналисты белән хакимият оешмаларыннан татарча мәгълүмат алу турында сөйләшеп алдык.

Илнар Хөснуллин (“Ватаным Татарстан” газеты)

Татарча пресс-релиз җибәрүче бөтенләй юк. Ул хыялда гына. Татарcтан эчке эшләр министрлыгы һәм аның составына кергән ЮХИДИ матбугат үзәгендә махсус татарча белә торган белгечләр тотыла. Кирәк чакта татарча комментарлар бирелә. Татарча журналистлар белән эшләү дигәндә, матбугат үзәгендә нигездә бер генә кеше эшли, һәм ул урыс милләтеннән булганны исәпкә алганда, монда инде татарча эшләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кайберләре хәлгә кереп аңлатма бирү өчен татарча белә торган берәр кешене тәкъдим итәләр итүен. Телевидение һәм радиода эшләүче татар журналистларына авыр инде, безнең өчен алай проблем юк.

Римма Гатина (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы)

Татарстан дәүләт шурасы сессиясе вакытында татар журналистларына документлар татарча өләшенә. Бу зур ярдәм булып тора, чөнки канунның исемендә дә ялгышырга мөмкинсең. Анда канунның нидән гыйбарәт булуы да татарча аңлатыла. Дәүләт шурасында махсус тәрҗемә бүлеге бар. Ә урысча текстны татарчага тәрҗемә итү матбугат үзәге эшенә керми, чөнки үзәк оештыру эше белән шөгыльләнергә тиеш. Кайвакыт аларның сәхифәсенең татарча бүлеге Татар-информнан татарча хәбәрне алып элә.

Татарстан мәдәният министрлыгы сәхифәсендә татарча мәгълүматлар куялар. Журналист Рузилә Мөхәммәтова анда эшкә күчкәч сәхифәдәге татарча бүлек яхшы эшли башлады.

Мәгариф министрлыгыннан мәгълүмат алу яңа министр килгәч бераз җиңеләйде, ләкин татарча хәбәрләр барыбер килми. Министр әле яңа гына эшли башлады, бәлкем аңа бу теләкне җиткерү генә кирәктер.

Икътисад министрлыгында татар егете эшли башлагач мәгълүматлар татарча килгән иде, әмма хәзер ул егет киткәч килми башлады.

Шулай ук Татарстан язучылар берлеге, милли музей татарча мәгълүматлар җибәргәли. Татарстан диния нәзарәте татарча мәгълүматларны үз сәхифәсенә урнаштыра.

Бу эш, мөгаен, хөкүмәттә татар кешесе эшләүгә, аның татар теленә булган мөнәсәбәтенә бәйледер. Җитәкчедән дә торадыр инде.

Күпчелек очракта матбугат үзәгендә эшләүчеләр урыс кешесе, шуңа да карыйдыр инде. Әгәр махсус шуның өчен билгеләнгән кеше юк икән, аның белән инде шөгыльләнмиләр. Бу эш матбугат үзәге җитәкчесеннән торадыр. Алар өчен мәгълүмат таратылганмы – таратылган.

Берәр матбугат очрашуына баргач та кайдан килү белән кызыксыналар, “татарча язабыз” дигәч, “ә урысчасы буламы” дип сорыйлар. Аларга мәгълүматның урысчасы мөһим дип уйлыйм мин. Урыс теле өстенлек итә инде. Казанның меңьеллыгы вакытында аккредитация ясаганда бер чарага бер урын бирәләр һәм татарларга “тәрҗемә итәрсез” дип әйтеп куялар иде.

Рәмзия Закирова (“Intertat.ru” электрон газеты)

Мин һәрбер министрлык сәхифәсенә дә язылган һәм һәрвакыт алардан хәбәрләр килеп тора. Әмма татарча килгән бер генә хәбәр дә күргәнем юк. Дөресен генә әйткәндә, анда бәлкем татарча версиясенә дә язылып буладыр, мин анысын эшләп карамадым. Болай “Татмедиа” кебек оешмаларга шалтыратканда гел татарча сөйләшәләр. Менә анысы әйбәт.

Факс белән татарча мәгълүмат җибәрүчеләр бар, әмма кайсыннан икәнне хәзер генә әйтә алмыйм. Күбесенчә урысча инде.

Дәүләт шурасына шалтыратсаң, һәрвакыт татарча сөйләшәләр, әңгәмәләр бирәләр, хөкүмәт йортында, мисал өчен, алай түгел. КФУдан татарча хәбәрләр килгәне бар. Элекке педагогия университеты гел татарча җибәрә. ЗАГС идарәсендә татарча сөйләшәләр. Кеше хокукларын яклау вәкиле татарча әңгәмәләр бирә. Сирәк-мирәк булгалый.

Фәнил Гыйләҗев (“Шәһри Казан” газеты)

Татмедиада Марат Моратов алышынганнан бирле минем матбугат очрашуларына йөргәнем юк. Алар узмыймы, әллә мине җибәрмиләрме, белмим. Мин бара торган заманнарда пресс-релизлар урыс телендә бирелә иде, ләкин "Идел" яшьләр үзәге кебек оешмалар анда матбугат очрашулары уздырса, мәгълүматны ике телдә дә алып килә иде. Милли оешмаларның матбугат очрашуында татар телендә дә мәгълүмат була. Ә болай гадәттә бер телдә генә алып барыла. Министрлыклар да урысча гына әзерли. Матбугат очрашуында татарча сорау бирсәң дә әле башта аны тәрҗемә итәргә туры килүе ихтимал. Күпчелек очракта синең татарча биргән соравыңа да урысча җавап кайтаралар.
 


Ландыш ХАРРАСОВА

в„–--- | 21.02.2013

Габдерәхимнең Равил Шәрәфиев белән ИНТЕРВЬЮсы #7444

$
0
0
22.02.2013 Мәдәният

– Равил абый, сезнең “ялгыз бүре” дигән кушаматыгыз бар икән?

– Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була, арып, уйланып кайткан вакытта бигрәк тә комачаулыйлар. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына торган бүлмәгә кердем, анда да керде. Шуннан соң: “Тизәк чебене кебек булдың инде”, – дип үзенә әйтергә туры килде. Мин бит мунчага җанымны-тәнемне сафландырырга дип керәм.

– Танылган кешеләргә гомуми мунчага йөрергә түгел инде...

– Үземнең мунчам булмагач, кычынып ятып булмый бит.

– Ванна?

– Ваннада тирләп булмый.

– Танылган кешене мунчада шәрә килеш күрәләр...

– Күрсеннәр, шәрә күренүдән оялмыйм, җайсыз түгел. Килеп бәйләнмәсеннәр генә, артымнан ияреп йөреп борчымасыннар, исәнләшеп китсәләр, ачуланмыйм.

– Сезнең кебек 75 яшькә хәтле популяр булып калу өчен нишләргә кирәк?

– Популяр булу өчен махсус тырышмадым. Әмма сәхнәгә чыгып бервакытта да ял иткәнем юк. Сәхнәнең үзенең законнары бар. Сүз сөйлисеңме, сөйләмисеңме, әйбәт артист сәхнәдәге вакыйгалар белән яшәргә тиеш. Безнең кайбер артистлар чыга да, минем сүзем юк дип йә тамашачы күзләп утыралар, йә уйлары әллә кайда йөри. Ул вакытта популяр булып булмый. Яшь чакта “Канкай углы Бәхтияр” спектаклендә “массовка”да уйнаган өчен Мәскәүдән диплом бирделәр хәтта, ул зур әйбер иде. Сәхнәдә ял итмәскә һәм чиреңне сиздермәскә кирәк. 40 градус температура белән дә уйнаганым бар. Узган ел 1 январьда аягымны сындырдым, 3 январьда култык таягы белән сәхнәгә чыктым.

Сәхнәгә син бөтен барлыгыңны бирергә тиешсең. Гәүһәр Камалова минем өчен үрнәк иде. Авыр гәүдәле, диабет белән дә авырый, эх-эх сулап театрга килә, сәхнәгә чыга да, ут өертеп йөри, бии, сәхнәдән чыгып эх-эх сулап өенә кайтып китә. Сәхнәдә бервакытта да авыруын күрмәдем. Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров та шундыйлардан.

– Күп артистлар укыту эшенә күчә, укытырга теләмәдегезме?

– Рәис Беляев Мәдәният һәм сәнгать институтына чакырды: “Кил, укыт, профессор итәм мин сине”, – диде. Укытсам, начар укытучы булмас идем, ләкин холкым әйбәт түгел: коры, кырыс, сүгәргә мөмкинмен, ялкауларны яратмыйм. Сүгенеп ташлармын, йә сугып та җибәрермен дип уйладым. Хәзер дә бит мәктәпләрдә: “Сукканнар, балаларга сугарга ярыймы?” – дип шуннан вакыйга ясап яталар, ата-
аналар укытучыга каршы чыга. Безнең заманда тәртипсез укучыны сөйрәп алып арт ягына тибеп чыгарырга да күп сорамыйлар иде.

– Аягым сынды, дигән идегез, нәрсә булды?

– Боз өстенә кар яуган. Карамыйчарак бастым да... Тротуарларны җыештырмыйлар бит... Хәзер аягым аксый, шешә.

– Холкыгыз бик авыр, театрда эшләү авырмы?

– Туры сүзле булуым аркасында театрда бик яратып бетермәделәр мине. Марсель Хакимович кирәк булганга гына уйнатты, “Зәңгәр шәл”дә ишанны тәкъдим иткән иде, мин алынмадым. Шуннан соң ул миңа роль бирми башлады. Аннан Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә, Венералар белән концертлар куеп йөрдем. Ул вакытта итен дә, акчасын да биреп кайтаралар иде. Шул чакта туйганчы яңа суйган ит ашап калдым. Ул чорда театрдан китү турында сүз кузгалткач, Марсель Хәкимович дачага килеп керде: “Син шундый ният белән йөрисеңмени? Әйдә, китмә инде! “Баскетболист” һәм “Чапты атым Казанга” спектакльләрен куябыз. Шуларның кайсысында телисең, шунда уйна”, – диде. “Чапты атым Казанга”ны сайладым. Ул спектакльне вакытсыз төшереп калдырдылар, гадәттә, кеше йөрми башлагач кына алалар, ләкин аңа әле халык йөри иде.

– Равил абый, сүгенәсезме?

– Сүгенәм. Балачакта сүгенә белмәдем. Хәзер шул хәтле әйбәт сүгенәм, катлы-катлы итеп әйтә алам. Шуның белән нервны тынычландырам. Кирәкмәгән вакытта сүгенмим. Җәмәгать урыннарында, автобус-трамвайларда сүгенгән кешеләрне күрә алмыйм!

– Театрга сез бүген кирәкме?

– Җибәрмиләр икән, кирәктер дип саныйм. Мине яшьләр бик ярата, фотога төшәләр, урамда сөйләшәләр. Яшьләр арасында популяр булу минем яшьтәге кеше өчен зур бәхет.

– Ринат Таҗетдинов бер әңгәмәсендә: “Яшьләр белән сәхнәгә чыгарга куркам, без искечә уйныйбыз кебек”, – дигән. Искечә уйнау нәрсә соң ул?

– Театрда эстетика дигән әйбер бар. Без, өлкән артистлар, яшьләрдән өйрәнмәсәк, динозаврлар хәлендә калырга мөмкинбез, заманның үзенең таләбе бар аның. Яшьләрнең хәрәкәтләрен яратам. Бик әйбәт бииләр. Безнең заманда хәрәкәтләнергә өйрәтмәделәр. “Зәңгәр шәл”дә Фәрит Бикчәнтәевнең улы нәрсәләр генә эшләми, мин аңа сокланып карыйм. Ә менә яшьләр тел мәсьләсендә безне тыңлый белсәләр, әйбәт булыр иде. Сүзләренең әйтелеше, логик басымнары дөрес түгел кайчакта.

– Театрда телне кем тикшерә соң?

– Тикшерүче юк. Заманында профессор Вахит абый Хаков килеп телгә өйрәтеп йөрде, хәзер андый кешеләрне чакыручы юк.

– Уйнамыйча калган ролегез бармы?

– Нәкъ минем өчен язылган “Дон Кихот”ны уйнамый калдым. Берәү Германиядән килеп куярга да теләде, куйган өчен 20 мең доллар акча бирәм, диде. Безнекеләр әзер акчага да куярга теләмәде. “Идиот”та князь Миншкинны да уйнарга теләгән идем. Дөнья, рус классикасында уйныйсым килә, хәзерге драматургияне юк дип саныйм. 90нчы еллардан шушы көнгә хәтле шундый тетрәнүләр булды, коточкыч драматурик әйберләр язып була иде, язмадылар. Куркалармы, талант җитмиме...

– Кайсы гасырда яшәр идегез?

– 19 гасырда. Шул заманда бер яшәгәнмен дә бугай – миндә декабристлар җаны. Декабрист булып яшәгәнмен булса кирәк.

– Сезне сөргенгә дә сөргәннәрме?

– Анысын ук белмим, тик яшәвемне тоям. Бүгенге яшәвем өченче тормышым дип беләм. Икенчесен Төньяк котыпта яшәгәнмен.

– Җаннарның күчеп йөрүе Ислам тәкълиматларына каршы килә.

– Җан күчә дип саныйм. Кыш көне бакчама боз аркылы чыгам. Кояшлы көнне чаңгы белән чыгам. Кар. Дөнья ап-ак. Минем шунда тыным кысыла, шулхәтле рәхәт! Котыптагы тормышымның чагылышы дип карыйм моны, анда мин җанвар булганмын.

– Яшәп арыдыгызмы?

– Бу илдән арыдым.

– Үлгәч яхшы яктан искә алсыннар өчен нишләргә кирәк?

– Яхшы эш калдырырга. Тик минем бернәрсәм дә калмый, ә менә язучының кала.

– Спектакльләрегез?

– Калганы кала. Кайбер кешеләр тарихта калу өчен бик тырышып йөри. Хәлил Әбҗәлилов – бөек артист, кемгә кирәк ул хәзер? Нәкый Исәнбәт XX гасырда татарның таланты, ул да беркемгә кирәкми. Шәһәр уртасында аның исемендә урам да юк. Алардан соң мин тарихта калырга теләсәм, җүләр булам, мин алар дәрәҗәсендә түгел.

– Үлемнән куркасызмы?

– Курыкмыйм. Җиңел үлем булса, үлдең – беттең, бернәрсәсе дә юк аның. Чирдән куркам. Череп ятуга караганда, яндыруны артыграк күрәм.

– Казанда яндырмыйлар бит.

– Мөселманча күмәләр. Чересәң – черисең, шулай язгандыр инде.

– Зур гөнаһлар кылдыгызмы?

– Үземне зур гөнаһлардан азат кеше дип саныйм. Иң зур гөнаһ – нәфес, аннан да зур гөнаһ юк. Бөтен ил шул гөнаһ белән чирли. Нәфес аркасында үтереш, сугыш, власть өчен көрәш. Алланың рәхмәте, шул гөнаһ миндә дә, хатынымда да юк. Өемә кеше китермим, фатир алганнан бирле ремонт ясалмаган.

– Акчагыз юкмы?

– Фатирга ремонт ясый башласаң, миллион да җитми, ясарлык рәтем юк.

– Ашарыгызга бармы соң?

– Ашарыма җитә, кием кирәкми, киемем бар минем. Хәсән Туфан язган бит:

“Зират бит ул Сабантуй түгел
Нигә анда киенеп китәргә.
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә”, – дигән.


Габдерәхим

в„–--- | 22.02.2013
Viewing all 38207 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>