Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live

Салават Миңнеханов та уразада

$
0
0
29.06.2015 Дин
– Аллага шөкер, Ходай рәхмәте белән, ураза тотам. Беренче көнне Азнакайда идем. Ул көнне Гүзәлемнең «Әни, әни» дигән җырына клип төшердек. Ифтар да Азнакайның «Ак мәчет»ендә булды. Клип бик матур килеп чыгар төсле, кадрларны караганда ук каз тәннәре чыга.

Уразаны ай буе тотарга ниятлим. Көн саен ифтар мәҗлесенә йөрим. Күп артистлар белән бергә авыз ачабыз. Бу – бик матур күренеш, изге гамәл.


Ландыш КӘБИРОВА

|

Мәхәббәт өчпочмагы: ир, хатын һәм детектив

$
0
0
29.06.2015 Җәмгыять
Алия тиешле урынга ничек килеп җиткәнен дә хәтерләми. Моңарчы кинолардан гына күреп белгән детектив белән очрашырга тиеш ул. Исәбе – иренә “койрык” тагу иде. Соңгы ярты елда Айнурның үз-үзен тотышы бик нык үзгәрде. Соңгы арада гомумән, эшлим дигән булып, кич кунарга да кайтмый башлады. Айнурның сөяркәсе барлыгына инанам да, аерылышам, дип үз-үзен тынычландырды Алия.

Бүген детектив эзләп табу авыр түгел икән. Интернетта бу турыда игъланнар бихисап. Социаль челтәрләрнең берсендә кеше артыннан күзәтү турында сәхифә дә бар хәтта. Биредә детектив хезмәтеннән файдаланучылар фикерләрен дә уртаклашкан. Ни хикмәт, аларның күбесе – ирләре “мөгез куйган” хатын-кызлар. Алия детектив белән шәһәрнең икенче читендәге парк­та очрашырга сүз куешты.

Алия һәм Айнур моннан өч ел элек өйләнештеләр. Бер елга якын сөйләшеп йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясадылар. Күптән түгел уллары Даниска бер яшь тулды. Айнур әнә шул матур тормышны челпәрәмә китереп җимермәкче. Юкса, ир белән хатын арасында тавыш та чыкканы юк. Айнур таксида эшли. Алия кечкенә бала белән өйдә утыра. Яшьләрнең торак мәсьәләсе дә хәл ителгән. Айнурның әбисеннән калган бер бүлмәле фатиры бар. Гаилә шунда тора. Машинаны исә егетнең әти-әнисе туйда бүләк итте. Кыскасы, тормышлары зарланырлык түгел.

Тик моннан ярты ел чамасы элек Алия иренең үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизә башлады. Баштарак Айнур эштән соңга калып кайта башласа, аннары гомумән икешәр-өчәр көн кайтып күренмәс булды. Барысын да уртага салып сөйләшергә тырышу да нәтиҗә бирмәде. Бу хәлләргә гарьләнгән Алия, баласын култык астына кыстырып, өйдән чыгып та китәр иде. Тик кая барсын? Туганнарының барысы да авылда яши. Алия иренең әти-әнисеннән ярдәм дә сорап карады. Тик каената белән каенана улларын яклый.

Иренә генә түгел, аларга да үч итеп, детектив ялларга теләде ул. Күзәтү оештыручы бе­лән очрашуга алдан ук әзерләнеп барырга кирәк икән. Алиядән иренең фотосын, алдагы көн­нәрдә кая барачагын да бәйнә-бәйнә сораштылар. Детективны кимендә өч көнгә ялларга кирәк. Әлеге хезмәтнең бер тәүлеге 5 мең сум тора. Күзәтү­челәр икәү эшләргә дә мөмкин. Болай ышанычлырак. Әгәр күзәтү бил­гелән­гән кеше ресторанга, йә кинотеатрга керсә, детективка ашау-эчү, билет сатып алу өчен киткән чыгымнарны да түлисе. Детектив яшерен күзәтү билге­ләнгән ке­шедә “гаеп” тапса да, тапмаса да, акчаны кире кайтармаячак­лар.

Айнурны подъезд төбендә үк күзәтә башладылар. Детективлар төшке ашка дип кайткан ирнең машинасына, үзе өйгә кереп кит­кән арада, күзәтү җайланмасы куярга тиеш. Ул көнне Алия иртәнге якта ук пилмән ясарга тотынды, ирен: “Төшке ашка кайт, аш пешереп куям”, – дип тә кисәтте. Көн­дезге унике тулып киткәч, ишек­тән Айнур күренде. Тик ашап тормады, ниндидер кәгазьләр алды да янә ишеккә борылды. Ниш­ләргә белмичә, кау­шап калган Алия ире­нең күлмәгендә тап “эзләп тапты”. Ир-ат өс киемен алыштырып алды да чыгып китте. Детективлар үз эшен башкарган, күзәтү җай­ланмасы куелган, Алиягә исә “күршем Гөлнур” дип язылган телефон номерыннан буш смс хә­бәр килде. Бу – эш бетте, дигәнне аңлата иде.
 
...Айнурның соңгы өч көндә кайларда йөргәне хәзер Алия күз алдында ята. Детектив бер төргәк фотосурәт китереп бирде. Өйгә кайтмаганда Айнур якын туган­нарының Казан читендәге ташландык бакчасында төн кунып йөри икән. Ялгызы гына түгел. Фотода гаилә дусты Люция дә бар. Менә ул аңа чәчәкләр бүләк итә, менә алар кибеттә йөриләр... Күптән түгел генә Люция аларның өендә кунак булып та киткән иде. Алиянең туган көнен зурлап үткәрделәр. Кичкә кадәр утыргач, Айнур күрше йортта гына торучы Люцияне озатып та куйды әле...

Фотосурәтләрне идәндә чә­чеп калдырган килеш, улы белән әнисе янына кайтып китте ул. Тик иренә нәфрәт тулы йөрәге тиз суынды. Бер атна чамасы вакыт узгач, авылга кайткан Айнурны гафу итте ул һәм аңа тагын бер мөмкинлек бирде. Берсе – ялынып гафу үтенде, икенчесе – бала хакына дип ризалашты...

Лилия БОРМУСОВА, психолог:

– Бер-береңне аңлап яшәү һәм ышану – тату гаиләнең төп нигезе. Иреннән, хатыныннан, хәтта баласыннан шикләнеп, психологка мөрәҗәгать итүчеләр белән еш эшләргә туры килә. Ир-атлар хатыннарын эзәрлекли, хатын-кызлар ире хыянәт итә, ахры, дип елый, ата-аналар балаларының һәр адымын тикшереп торырга тырыша. Чынбарлык әнә шундый. Тик гаиләдә болай эшләү кирәкме? Кылган һәр гамәлнең ни белән бетәчәген уйлап эш итәргә кирәк, минемчә. Бер-береңне эзәрлекләү, яшерен күзәтү юлына баскан кеше якыннарын да борчуга сала. Шунысы да бар: тирә-юньдәгеләрдән гел ниндидер мәкер көтеп яшәсәң, иртәме-соңмы сиңа чынлап хыянәт итәргә мөмкиннәр. Икенче яктан караганда, якын кешеңә тулысынча ышанып яшәү дә алданудан сакламый. Иң мөһиме – теләсә нинди хәлдә үз йөзеңне югалтмаска кирәк.

Роман НАСЫЙРОВ, башкаладагы детектив агентлыгы хезмәткәре:

– Без төрле юнәлешләр буенча эшлибез. Яшерен күзәтү оештырудан тыш, хәбәрсез югалган кешеләрне, бурычлыларны эзләү белән дә шөгыльләнәбез. Моннан тыш, милек сатып алырга җыенучылар да мөрәҗәгать итә. Килешү төзүдә күзәтүчеләр буларак катнашабыз. Документларны алдан тикшерү мөмкинлеге дә бар. Яшерен күзәтү оештыруны сорап килүчеләр арасында ире яки хатынын хыянәттә гаепләүчеләр күбрәк. Хезмәткәрләр акча үзләштереп ята, дип шик белдерүче җитәкчеләр дә шактый. Агентлыкта дистәгә якын детектив эшли. Күбесе – моңарчы хокук саклау органнарында хезмәт иткән кешеләр. Законга каршы килми торган хезмәтләр генә күрсәтәбез. Ир-атларга караганда, хатын-кызлар, тормыш иптәше артыннан күзәтүне сорап, ешрак мөрәҗәгать итә. Ирләр күбрәк хыянәт итәме – белмим, әмма күпчелек очракта шикләнү дөрес булып чыга.


Эльвира ВӘЛИЕВА

92 | 29.06.2015

Татарстанда иң бай район башлыклары кемнәр

$
0
0
29.06.2015 Җәмгыять
Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Президент аппаратында хезмәт куючылар һәм депутатлар үзләренең 2014 елдагы керемнәре турындагы декларацияләрен 9 майга кадәр үк тапшырып бетерсәләр, район башлыклары бу эшне һаман суза килде. Бары тик кичә генә “соңгы” башлык еллык табышы белән бәйле “сер”не ачты.

Республиканың иң бай 10 район башлыгы исемлеген укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

1. Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы
 
Бактың исә, Татарстандагы иң бай район башлыгы Тәтешнеке икән. Рәмис Сафиуллов гаиләсе кереме 2014 елда 132,5 миллионнан да артып киткән. Ул үзе 106,6 миллион сум акча эшләсә, хәләл җефетенеке күпкә азрак – 26 миллион сум тәшкил иткән. Документтан күренгәнчә, бүгенге көндә түрәнең 11 җир кишәрлеге һәм тагын 22 кишәрлектә өлеше бар.  Әле алай гына да түгел, ул 9 трактор, 3 комбайн, 2 прицеп, ике “КАМАЗ” га хуҗа. Болардан кала ул декларациядә бозау, сыер һәм дуңгыз үрчетү корылмалары, административ һәм офис биналары, гараж һәм тагын берничә бинаны күрсәткән. Шәхси машиналарына килгәндә исә, алар дүртәү:  «Тойота Ленд Крузер 200», «Шевроле Нива», «Лада Гранта» һәм «Рено Дастер».
 
Хәер, Рәмис Сафиуллов әлеге вазифага узган елның октябрь аенда гына билгеләнде. Моңа кадәр ул “Колос” агрофирмасы җитәкчесе иде. Аның кеременең шактый өлешенең нәкъ менә эшмәкәрлектән кергән булуы да бик мөмкин.
 
2. Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры
 
Икенче урында – Казан шәһәре мэры Илсур Метшин гаиләсе. Алар 2014 елда хәләл җефете белән бергә барлыгы 91 миллион сум акча эшләгән. Хәер, әлеге акчаларның бары тик 5 проценты гына Илсур Метшинныкы. Калган 86,4 миллион сумны исә гаилә бюджетына Гөлнара Метшина керткән.
 
3. Рамил Муллин, Мөслим районы башлыгы
 
Әлеге рейтингның өченче урынында торуга карамастан, Рамил Муллин гаиләсе 2014 елда Тәтеш районы башлыгыныкы белән чагыштырганда алты тапкырга (!) кимрәк акча эшләгән. Алар хатыны белән бергә гаилә бюджетын 22,4 миллион сумга баеткан. Хәер, әлеге акчаларда Рамил Муллинның өлеше әллә ни зур түгел – нибары 4,9 миллион сум гына тәшкил итә. Аның каравы, ул хатыныннан бик  “уңган”. Калган 17,5 миллион сум акчагы нәкъ менә хәләл җефете эшләгән.
 
4. Айдар Метшин, Түбән Кама шәһәре мэры
 
Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин гаиләсендә акчаны шулай ук хатын-кызлар күбрәк эшли. 2014 елда әлеге гаилә барлыгы 19,8 миллион сумлык керем алган. Әлеге акчаларның нибары 3 миллион сумын гына Айдар Метшин керткән. Калган табыш – аның хатыны Наилә Метшинаныкы.
 
5. Сергей Димитриев, Кукмара районы башлыгы
 
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев гаиләсе – бишенче урында. Алар хатыны белән бергә 2014 елда  14,6 миллион сумлык табыш алганнар. Әлеге акчаларның 40 процентының гына Сергей Димитриевныкы булуы билгеле.
 
6. Рәзиф Кәримов, Зәй районы башлыгы
 
Рәзиф Кәримов гаиләсе узган ел барлыгы 11,6 миллион сумлык керем алган. Әлеге табышның 9,5 миллион сумы Рәзиф Кәримов тарафыннан кертелсә, калган акча белән гаилә бюджетын Зәй районы башлыгының хатыны тулыландырган.
 
7. Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы башлыгы

 
Рөстәм Кәлимуллин гаиләсе исә 2014 елда барлыгы 10,7 миллион сумлык табыш алган. Аның хатыны исә узган ел 165 мең сум акча эшләгән. Бу күрсәткечләр 2014 ел белән чагыштырганда 10 тапкырга артыграк. Документта исә керем артуның төп сәбәбе буларак “күчемсез милек сатудан” кергән табышны күрсәткәннәр. Биредә сүз 165 квадрат метрлы фатирны сату турында бара. Әле алай гына да түгел, 2014 елда Рөстәм Кәлимуллин гаиләсендә бер җир кишәрлеге һәм 18 метрлы сарай барлыкка килгән. 
 
8. Наил Мәһдиев, Чаллы шәһәре мэры
 
Наил Мәһдиев 2014 елда 10,3 миллион сум акча эшләгән. Бу 2013 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 3,3 миллион сумга артыграк. Димәк, Наил Мәһдиев Татарстанның урман хуҗалыгы министры булып эшләгәндә акчаны азрак алган дигән сүз. Ә менә Чаллы шәһәре җитәкчесенең хатыны исә гомумән дә эшләми. Аның каравы, аның Toyota Rav4 машинасы бар. Фатирларына килгәндә исә, алар икәү. Берсе 94,4 квадрат метрлы булса, икенчесенең квадрат метры 198 гә кадәр җитә. 
 
9. Камил Гыйльманов, Аксубай районы башлыгы
 
2014 елда алар хатыны белән бергә барлыгы 9,85 миллион сум акча эшләгән. Әлеге керемнең нибары 2,63 миллион сумының гына Камил әфәнденеке булуы билгеле.
 
10. Рамил Гатиятуллин, Баулы районы башлыгы
 
Билгеле булганча, Рамил әфәнде әлеге район белән узган елның сентябрь аенда гына җиткәчелек итә башлады. 2014 елда исә аның якынча 8,5 миллион сум акча эшләгәнлеге мәгълүм. Хатынының кереме исә 715 мең сум тәшкил иткән. Аларның ике катлы йортлары, 36 һәм 78 квадрат метрлы ике фатирлары һәм бер җир кишәрлекләре бар. Машиналарына килгәндә, Рамил Гатиятуллин Land Rover Range Rover Sport автомобиле һәм Catran-460 катерының хуҗасы булып санала.
 
Акчаны иң аз эшләүче район башлыкларына килгәндә исә, болар - Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин гаиләсе (2,14 миллион сум), Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров (2,08 миллион сум), Балык Бистәсе районы җитәкчесе Илһам Вәлиев (2 миллион сум), Әлки районы башлыгы Александр Никошин гаиләләре (1,5 миллион сум). Соңгы урында исә – Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин. Аның гаиләсе 2014 елда якынча 961 мең сумлык керем алган.


Рәмзия ЗАКИРОВА

|

Җан тартмаса да, кан тарта яки Казанда Назарбаев урамы барлыкка килү уңаеннан уйланулар

$
0
0
30.06.2015 Җәмгыять
«Фейсбук»та дустым, Камал театры директоры урынбасары Инсаф Хәмитов, нигәдер, русчалатып: «Нигә Казанда Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам кирәк ул?» – дип аптырабрак пост язган. Бер яклап караганда, мин аны күпмедер аңлыйм да кебек. Шул ук вакытта мин бу кыска язманың «без һәрчак оппозициядә булырга тиеш» диебрәк яшәргә тырышкан татар зыялыларының күңелендәге сәеррәк уйларның чагылышы икәнен дә аңлыйм.

Мин үзем дә шундый. Әйтик, иртәгә хөкүмәт Казанның (Лаешның, Базарлы Матакның яки Әтнәнең) берәр урамына Барак Обама исемен кушарга җыенса, протест плакаты тотып, Ирек мәйданына чыгып басарга әзермен. Ә менә Казанда Нурсолтан Назарбаев исемендәге урам булу – минем өчен бер горурлык. Бу инде сиңа хәзер нәрсә икәнен сирәк кеше генә белгән Эсперанто урамы түгел, ә казах халкын дәүләтле иткән, аның үзаңын  яңадан тудырган шәхес исемендәге урам булачак.  

Тарихи яктан карасак, казахлар белән без бер халык. Без барыбыз да Алтын Урда татарлары. Казахлар белән безнең телебез дә, гореф-гадәтләребез-йолаларыбыз да, милли холкыбыз да бер. Без заманында, дөресрәге, XV гасыр азагында территориаль яктан бүленгән халык кына. Биш гасыр, әлбәттә, телгә бераз үзгәрешләр керткән, тик казах телендә бүген дә татарга аңлашылмаган сүзләр юк. Алай гына да түгел, әгәр дә бүген татарның Үз киемен, Үз гореф-гадәтләрен, Үз йолаларын, Үз мәдәни мирасын барларга ихтыяҗ туа икән, безнең ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек туганнарыбыз арасында беренче булып казах халкы тора. Әлбәттә, газета битләре этнонимнарның (халык атамасы дип укы) ничек килеп чыгуы турында су буе язма бастыра торган урын түгел, шуңа да монда бөек Абайның «Казахның асыл төбе татардыр. Әле бүген дә (XIX гасыр азагы) Түрә ыруы казахлары «без татарлар» дип юкка гына әйтмиләр» дигәнрәк сүзләрен китереп китү дә җитәдер дип уйлыйм.   Бөек дәүләт Алтын Урда. Рәсәйдән башлап бик күп дәүләтләргә нигез, төп биргән дәүләт. Һәм шул дәүләтнең асыл халкы дәвамчылары без ул. Без – татарлар һәм казахлар. Шуңа безнең риваятьләребез, ризыкларыбыз – барча нәрсәбез уртак. Заманында ике халык арасындагы багланышлар бик тыгыз булган. Соңгы елларда бу багланышларның яңадан көчәюе тарихта бүленгән бербөтеннең ике кисәге якынаю гына ул. Әлбәттә, бер сүнеп, бер кабынып торган ниндидер комплекслардан интеккән «болгарчылар» өчен безнең казахлар белән якынаю күңелле күренеш тә түгелдер. Тик булсын тарихи, булсын мәдәни, булсын Инсаф язганча, геополитик яктан, безнең якынаю ике халыкка да файдага гына ул. Казах  белән татар бүген бер-берсен тулыландыра, бертуганнарча бер-берсенә булыша гына алар. Шуңа да уйлап чыгарылган Эсперанто исемле тел атамасы кушылган урамны Нурсолтан Назарбаев урамы дип атау, минемчә, бик урынлы гамәл. Астананың яки Алматаның берәр урамына Минтимер Шәймиев яки Рөстәм Миңнеханов исеме кушсалар, казахлар каршы булмас дип уйлыйм. Чөнки аларның абсолют күпчелеге татарга зур ихтирам белән, туганнарча карый. Казах белән аралашкан татарда да шул ук хисләр. Сәбәбе бик гади: туганны туганнан аерып, аларны дошманлаштырырга тырышып була, тик халкыбызның (бу мәкаль казахта да бар) «җан тартмаса да, кан тарта» дигән сүзләре һәрчак дөрес булып чыга.    Заманында Лениногорск районында Куакбаш исемендәге авылдагы колхоз Карл Маркс исемен йөртә иде. Шул чорда бер абзыйның: «Соң, ул Маркс дигәнегез ичмасам безнең як кешесе булса да, ачуым килмәс иде, һич югы татар булса да, ну бит ул бөтенләй нимыс яһүде икән», –  дип сөйләнгәне хәтергә кереп калган. Соң Казанга шул ук Маркс исемендәге урам бик тансыкмы? Шуңа  да ул урамга яки Патрис Лумумба (Сабада туып-үскән бер танышым, Лумумба әфәнденең кем икәнен белмәү сәбәпле, ул урамны Патрисия Лумумбия урамы дип йөртә) исемендәге урамга да Абай исемен бирсәләр, шатланып каршы алыр идем мин ул гамәлне. Чөнки бу безнең халык вәкилләре исемендәге урамнар булыр иде. Нишлим, кан тарта. Бер кан. Алтын Урданы тоткан бабамнар каны тарта. Туганнарны барлар, табар чак бүген...
Илфак ШИҺАПОВ

--- | 30.06.2015

Илназ Бах кулын сындырган?

$
0
0
30.06.2015 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының танылган һәм популяр җырчысы, автор-башкаручы Илназ Бах җәйге ялны гаиләсе белән Арчага һәм тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисованың туган ягына кайтып, су коенып, җиләк җыеп, имәннән себерке әзерләп үткәрә. Шул ук вакытта Салмачы бистәсендә төзелә торган йортларына да баргалыйлар.

Шушы арада Илназ "Узган гомер узар инде" җырына клип төшергән. "Клипны Казанда төшердек. Сюжеты бик кызыклы, тамашачыларга ошар дип уйлыйм. Якын арада телевизор экраннарына чыгачак, Алла бирса", - диде җырчы. Сюжетын Илназ тулысынча сөйләргә теләмәде, бары шунысы мәгълүм: җырчының анда кулы сына.

Моннан тыш, Илназ Альфред Якшембетов иҗат иткән яңа җырга Гүзәл Идрисова белән  дуэт яздырган. Гүзәл исә әлегә кечкенә улы Рамил белән декрет ялында. "Һәрдаим балаларны төрле күңел ачу урыннарына йөртәм. Күптән түгел зоопаркка, "Яшел бульвар"га бардык. Безнең йорт ишегалдында да бик күңелле. Без - әниләр балаларыбыз белән еш кына якындагы урманга барып ял итәбез. Үзебезчә рәхәтләнеп күңел ачабыз", - дип сөйләде Гүзәл.


Эльвира ШАКИРОВА

| 29.06.2015

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин, ди синоптиклар

$
0
0
30.06.2015 Экология
Яшен вакытында җилнең тизлеге 27 м/с ка кадәр җитәчәк.

Татарстан синоптиклары республика территориясендә давыл булуы турында кисәтү таратты.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген республикада көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы, шулай ук 19-24 м/с (27 м/с тизлектә) җил көтелә.




| 30.06.2015

Түбән Кама районында гарасат: үлүче дә бар (ВИДЕО)

$
0
0
30.06.2015 Фаҗига
Кичә, 29 июньдә, Түбән Кама районында гарасат аркасында җирле мәктәп укытучысының гомере өзелгән, авылда йортлар җимерелгән, агачлар ауган, халык утсыз калган.

Барыннан да бигрәк Кызыл Чапчак авылы нык зыян күргән. Биредә һәр өченче йорт яки башка бинаның түбәсе җимерелгән. Табигый бәла-каза вакытында 56 яшьлек хатын-кыз – мәктәп укытучысы вафат булган. Беренчел фаразлар буенча, аны пыяла бастырган.

Авылның 87 яшьлек әби-карчыгы өстенә аш бүлмәсендә утырган вакытта йортның стенасы җимерелгән. Бәхетенә күрә, ул исән калган.

Кызыл Чапчак авылындагы галәмәтләрне күзаллау өчен Түбән Кама телерадиокомпаниясендәге хезмәттәшләребез әзерләгән видеоязманы тәкъдим итәбез.




| 30.06.2015

"Татарстан яшьләре" 20 елдан соң Мөхәммәт Мәһдиев некрологын төзәтә

$
0
0
30.06.2015 Җәмгыять
Моннан 20 ел элек (1995 нче ел) газетабызның 15 июнь санында беренче биттә түбәндәге некролог басылган иде. Ашыгыч кына язылса да, аның текстына тел-теш тидерерлек түгел сыман, ә менә фото... Бу фотода Лилия ханым һәм рәхимсез чирдән бик нык бетерешкән Мәһдиев сурәтләнгән иде.

Ник алай эшләдек инде, ник мәгърур кыяфәтле бөек язучыбызның матур сурәтен бирмәдек? Редакция папкасында алар бихисап иде бит югыйсә? Менә шул сорау инде егерме ел буе күңелне тырнап тора. Дөрес булмаган болай эшләү, алай кирәк булмаган. Бүген, ялгышыбызны төзәтеп, әлеге некрологны бүтән фото белән бирәбез. (Бу шул көндә кичергәннәрне күңелдә кабат яңарту да булыр).
Кеше китә, жыры кала...

Кичә иртән аяз көндә яшен суккандай хәбәр килеп иреште: Мөхәммәт абый Мәһдиев китеп барган!

Нәрсә дияргә, нинди сүзләр табарга? Зиһен чуалды, моны әле башка сыйдырып бетереп булмый, моңа әле сүз табып булмый.

Мөхәммәт абыйларга киттек. Вакыт 9 тулып 30 минут. Ирек мәйданындагы электрон табло 27 градус җылылык күрсәтә. Ә Мөхәммәт абый юк. Чехов базары яныннан узабыз: урам тулы машина, сәүдә кайный, ә шушы базардан берничә йорт кына арырак – Мөхәммәт абый ята. Ул хәзер юк. Ул яшәгән йорт каршында – язучылар, журналистлар, министрлар, галимнәр. Көтәләр. Сәгать 11. Менә язучының гәүдәсен кызыл путалы микроавтобуска төшереп салдылар. Халык арасында Мөхәммәт абыйның улы Искәндәрнең агарынган йөзе, хатыны Лилия ханымның хәсрәт тулы күзләре чалынып китте.

Автобус Арча якларына юл алды. Бәхил бул, Мөхәммәт абый, бу йортыңнан төп йортыңа рәнҗеп китмә!

Автобус, Горький паркы каршына чыгып, Арча ягына борылды.

Әй, урамда йөрүче Казан кешеләре, сез беләсезме бу автобуста кем? Юк, сез белмисез. Бу – татар авылының Бөек Улы Мөхәммәт Мәһдиев. Ул, Казан белән бәхилләшеп, үзен тудырган илгә – Гөберчәккә кайтып бара. Сез аны бүтән күрмәссез.

Мөхәммәт абый әҗәл белән җанының соңгы тамчысына кадәр көрәште. Сыгылып төшмәде, нык торды, батыр булды. Ләкин бу дөньяда әҗәлне җиңә алган кеше юк. Ул барыбер үз дигәненә ирешә...

Сез күргән әлеге фотода – Мөхәммәт абый белән Лилия ханым. Без аларны 25 апрельдә төшереп алган идек. Инде ул вакытта ук Мөхәммәт абыйның хәле шәптән түгел иде. Шуңа да карамастан, ул үзен егетләрчә тотты, гомеренең соңгы минутына кадәр ул егет булып калды.

Кичә Мөхәммәт абый туган авылына, мәңгелек йортына китеп барды. Аның туганнары өчен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә нинди олы кайгы. Нинди кешене югалттык. Бик күп үкенечләр калды. Бәхил бул, мөхтәрәм язучыбыз, халкың сине мәңге онытмас, чөнки син бу фани дөньядан китсәң дә, синең җырга тиң даһи әсәрләрең – мәңгелек.

Авыр туфрагың җиңел булсын!




22 |

Бала – бавыр ите

$
0
0
30.06.2015 Җәмгыять
«Исән-сау табарга язсын, сабыйның дүрт саны төгәл булып, исән‑имин үстерегез...» – бала көткән авырлы хатынга мондый ихлас, чын күңелдән булган теләкләребезне берсе артыннан икенчесен тезәбез. Барын да яхшыга юрарга гына тырышсаң да, дөнья булгач, гел син дигәнчә генә бармый шул. Әнә, Анастасияга да теләмәделәр түгел...

 Җиңмәсәң дә бирешмә!
 
Виктория – алты ел буена зар-интизар булып, көтеп алынган беренче сабыйлары Матвеевларның. Вакыт сынавын, мөнәсәбәтләр сынавын җиңеп туган бала. Борынгы римлыларның Җиңү алласы исеме дә юкка гына куелмагандыр кызчыкка. Тик тормыш берсе артыннан икенчесен куеп кына торган, җиңмәсәң дә, бирешмичә көрәшәсе сынау­лар алда була әле.
 
Авыруның билгеләре сабыйга ай ярым дигәндә беленә башлый. «Арка-буын атрофиясенең (спино-мышечная) беренче тибы – Вердниг-Гофманн». Мондый диагноз аяз көнне яшен сукканнан да болайрак итә әти-әнине. Нәселдән килә торган генетик авыру. Иң аянычы – дәвалап булмый торган... Берсен берсе гаепли торган түгел: ир дә, хатын да әлеге геннарны йөртә. Шулай булуына да карамастан, моңа ышанасылары килми йөди алар берара. «Ничек инде сәламәт яшәү рәвеше алып барган әти‑әнидә шундый нәрсә булсын?» – дип җаннары карыша... Ни дисәң дә, йөклелек тә бернинди проблемасыз яхшы уза. Дөньяга сәламәт булып туган сабыйны бала тудыру йортыннан да бернинди бәйләнер әйбер тапмый гына, һичнинди шик-шөбһәсез чыгаралар.
 
– Бу хәлдә хәзер инде бердәнбер тотрыклы әйбер – без моның белән килештек. Без укыган чыганакларда, мондый бала озак яшәми, үлә, диелә. Син, көн туса, шуны белеп уянасың һәм шуны белеп яшисең... – ди Матвеевлар.
 
«Башта күп әйбергә әзер түгел идек»
 
Бу өйдә бөтен тормыш шушы яшь тә сигез айлык Виктория тирәсендә әйләнә, гаиләдәге барлык планнар да аның хәленә бәйле рәвештә хәл ителә. Инфекция кертүдән куркып, өйләренә кеше чакыруны да мөмкин кадәр чикләргә туры килгән. Әмма ике яктан да әлегә бердәнбер онык булган Викторияне үлеп яратучы әби-бабайларга аңлатып кара син шуны... Килгән кешегә ишек төбеннән үк битлек кидертү ул инде алар өчен гадәти хәл.
 
– Мәктәптән соң медицина институтына җыенган идем. Нигәдер язмышны үзгәртергә теләп, юрист булдым. Күрәсез, мине барыбер медицинага кайтардылар. Укымаган әйбер калмады, бик күп табиблар белән аралашырга туры килде. Бездә бик өйрәнелгән авыру түгел бу, шуңа да чит ил сайтларын да актарырга туры килә. Европада бу авыру белән күбрәк шөгыльләнәләр икән дигән нәтиҗәгә килдек, – ди әни кеше.
 
Биек итеп күтәртелгән тәгәрмәчле караватта яткан Вика нигәдер башта егылып төшәр сыман тоелды. Кая инде... Буыннары бөтенләй дә тыңламаган кыз ни кулын, ни аякларын, ни башын хәрәкәтләндерә алмый. Ничек яткырганнар, шулай ята бирә. Алай да тик ятмый, мультфильмнар карый. Китап укыганнарын, үзе белән уйнаганнарын, дөресрәге, кулыннан тотып аның өчен уйнаганнарын ярата икән. Буыннарның йомшаклыгы әлеге авыруның беренче билгесе булса, икенче зур проблема – тын алу, йоту. Соңгысы – иң авыры. Шуңа да Анастасия торымнан-торымга махсус аппарат ярдәмендә борын аша кереп, кызчыкның авызындагы селәгәйләрен, какырыкларын суыртып ала.
 
– Тора‑бара бала үзе сулый алмый башлый һәм аларны 24 сәгать буе аппаратка ялгыйлар. Әлегә без махсус терапия, махсус җиһазлар ярдәмендә моны булдырмый торабыз. Әмма күп кенә әти-­әниләр теге яки бу очракта нишләргә кирәген белми. Югыйсә, булдырмый кала торган кайбер әйберләр дә бар. Без дә башта күп әйбергә әзер түгел идек. Хаталар да ясадык. Әгәр дә әти‑­әни мәгълүматлы булса, кайбер балалар яртышар ел аппаратка калмаслар иде. Бала нинди генә булмасын, ул – синең кан, синең җан җимешең. Безгә бала тудыру йортында ук әйттеләр: «Бала ничек бар – шулай – күз төсе, чәч төсе... барысы да сезнеке», дип... – ди әни кеше.
 
...Бүлмәдә эшләп торган аппарат тавышына күнегәсең. Махсус медицина җиһазларын Матвеевлар үзләре дә алган, «Вера» фонды да ярдәм иткән. Аларга кирәкле иң кыйммәт җиһазның бәясе 500 мең сум тора икән. Башка аппаратлар да бар. 200 мең торганы да, 50 мең, 10 меңлеге дә.
 
– Күпчелек ир‑ат, авыру бала тууга, гаиләдән йөз чөерә... Ирегезнең мөнәсәбәте ничек балага? – Бу сорауны да, әлбәттә, ниндидер кызыксынуны басар өчен түгел, ә көн‑төн авыру бала тәрияләүче ана өчен борчылып бирүем.
 
– Әтисе кызын бик ярата. Баланы мин ничек карыйм, ул да шулай ук аны карый, бала өчен бөтен әйберне эшли ала. Кызыбызны юындыручы да ул. Мондый баланың әти‑­әнисе булыр өчен көчле булырга кирәк. Рухи яктан да, физик яктан да. Бала төнлә дә аппарат аша, маска аша сулый. Әлбәттә, бала тугач, планнар бөтенләй башка иде. Балага яхшы белем дә бирәсе, күп нәрсәгә өйрәтәсе дә килгән иде...– ди хатын.
 
Дәвалап булмау ярдәм итеп булмый дигән сүз түгел
 
Нишлисең, язмыштыр дибез инде мондый очракта. Әмма Виктория кебекләргә дә барыбер хәлләр мөшкелгә китмәсен өчен нидер эшләп була. 2014 елның көзендә төзелгән арка‑буын атрофиясе булган пациентлар ассоциациясе дә шул максатка эшли. Анастасия Матвеева – әлеге ассоциациянең Идел буе федераль округындагы төбәк вәкиле. Без менә шул кадәр дип, әлегә ниндидер төгәл сан китерә алмасалар да, атна саен диярлек үзләренә шундый авыру булган бер гаилә өстәлеп торуын беләләр.
 
– Идел буе округында әлегә якынча шундый авыру тәрбияләүче 30га якын гаилә бар. Мондый авыру өчен бу инде бик күп. Җитмәсә, реанимациядәгеләр шактый, ягъни сулыш алу белән проблема башланганнар аппаратка тоташтырыла, аларның  үпкәләренә тәүлек буе вентиляция ясала. Табибларның бөтен күрсәтмәләрен дә үтәп, барысын да дөрес эшләсәң, инфекцияләрне булдырмасаң, мондый авыру озак яши ала. Сулыш органнарында инфекция була калса, вакытында тиешле чаралар күрелмәсә, гап-гади салкын тию дә берничә сәгать эчендә пневмониягә әйләнергә, бала үләргә мөмкин... – ди чыннан да инде табиблар күзлегеннән фикерләүче юрист ханым. – Гомумән алганда, авыруның дүрт төре – тибы бар. Беренчесе – иң агрессивы, иң катлаулысы. Бу – безнең очрак. Икенчесенең клиник билгеләре азрак. Андый авыру балалар үзләре утыра, ашый ала, йоту белән проблемалар юк диярлек. Өченче типка караганнар басып торырга яки әзрәк йөрергә мөмкин. Чыганакларда, мондый балалар ике елдан артык яшәми, диелә. Безнең ассоциациядә 7‑8 яшьлекләр дә бар...
 
Ничектер сүзебез үзеннән-үзе сәламәт, таза‑сау бала табып та, алардан котылу җаен эзләүче, алай гына да түгел, пакетларга салып чүплекләргә ташлап калдырган хатыннарга барып чыкты. Шул мәлдә күз алдымда Анастасиянең куллары «каз тәне» белән капланды. Бу хәлләргә җаны‑тәне белән әрнүе әнә шулай тышка бәреп чыкты.
 
– Моны берничек тә аңлатып булмый. Мин аларны гаепли дә алмыйм, чөнки аларның җанында изгелек дигән нәрсәнең эзе дә юк. Аларны хөкем итеп вакыт исраф итәргә дә кирәкмидер. Алар адәм затыннан түгел чөнки. Ниндидер ерткычлар... Бу минем башыма сыймый. Нинди булуына карамастан, ничек итеп үз балаңнан баш тартып була. Ул туган, ул – синеке. Әле күптән түгел интернеттан укыдым. Баланы машина багажнигында калдырганнар. Багажникта... «Сез үзегез белән шулай итеп карагыз әле!» – дияр идем шуларга, – ди тәүлекнең 24 сәгатен авыру бала янында кадакланып, аның һәр көне, һәр минуты өчен көрәшеп яшәгән ана...


Расиха ФӘИЗОВА

|

1 июльдән йорт-җир түләүләре үзгәрә

$
0
0
30.06.2015 Икътисад
1-нче июльдән Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар үзгәреше көтелә. Бу хакта бүген узган брифингта Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

И.Гыйниятуллин Башкарма комитет тарафыннан күпфатирлы йортларны карап тоту буенча кабул ителгән карарларның бары тик хосусыйлаштырылмаган муниципаль торакларга гына кагылуын искәртеп үтте, аларның күләме бүгенге көндә шәһәрдә 10%-тан азрак. Калган торак милекчеләре Башкарма комитет карарлары белән чикләнми һәм йортны тоту буенча кирәкле булган хезмәтләрне һәм аларны күрсәтү өчен түләү күләмен мөстәкыйль рәвештә билгели алалар.

ТКХ комитеты рәисе бу елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең гомумиләштерелгән үсеше 7% тәшкил иткәнлеген җиткерде. “Аларның иң зур өлешен традиция буенча коммуналь хезмәтләр ала – 9%-ка якын. 4%-тан аз гына күбрәген торак хезмәтләре өчен түләүләр үсүе алачак”, - дип җиткерде И.Гыйниятуллин.

Ул шулай ук торак йортларда урнаштырыла торган җылылык алмашу җайланмаларын тотуга яңа тариф кертелгәнлеген дә билгеләп үтте.




| 29.06.2015

Бие, җырла, көрәш, Самара, бүген бездә Сабан туе!

$
0
0
30.06.2015 Бәйрәм
Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында XXVII Сабан туе гөрләп узды.

Гагарин паркының Сабан туе сукмагына баскан кеше быелгы бәйрәмнең милли төсмерләргә тагын да баерак, тагын да күркәмрәк икәнлеген тоемлагандыр. Шашлык, пылау, бәлеш, камыр ашлары сатучы хатын-кызларның чын татарча итеп бәйләгән яулыкларын, чигүле алъяпкычларын, тукыган һәм чиккән ашъяулык һәм сөлгеләрен, кайнап утырган самавырларын күргән бер генә кеше дә сату рәтләрендә тукталмыйча үтә алмый, бераз сокланып карап торгач, ирексездән акча букчасын тартып чыгара, урама яисә өчпочмаклар һәм чәй алып, эчкәрәк, агачлар арасына кереп утыра да чәй эчкән арада бу матурлыкны тагын бераз күзәтеп тора.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рәйсә Гыйбадуллина әле үткән елда ук сату урыннарын милли төсмерләргә баету идеясен биргәч, оештыру комитеты әгъзалары аны хуплап каршы алганнар иде. Ә быелгы Сабан туе алдыннан “Бердәмлек” газетасында “Сабантуйда сатучы да бии” дигән хәбәр басылды. Бу тәкъдим сатучыларның үзләренә дә ошаган, күрәсең. Чәкчәк һәм талкыш-каләвә ясап сатучы эшкуарлар Мәүлет һәм Римма Низамовлар, шашлык белән Камышлы якларыннан килгән Римма Әхмәтова, Рамилә Шамкаева, Гүзәлия Шәкүрова, Тәслимә Шәрифуллина, Җәмилә Мингалимова, Сәмига Әсәдуллина, Тольяттидан Зөл-фия Галиханова һәм Алия Му¬сина, Самарадан Ирида һәм Алинә Ширияздановалар, Гүзәлия Шәйхетдинова өлкә Сабан туена милли киемнәрен кигәннәр, тукыган сөлгеләр һәм чиккән ашъяулыклар белән сату урыннарын бизәгәннәр. Бу матурлыкны фотога төшермичә, призлар бирмичә үтеп буламыни?

Иң матур сату урыны өчен беренче өч урын камышлылылар Җәмилә Мингалимова һәм Сәмига Әсәдуллинага, самаралылар Ирида һәм Алинә Ширияздановаларга, тольяттилылар Зөлфия Галиханова һәм Алия Мусинага бирелде, башка катнашучылар да бүләк алдылар.  Ә менә бөтен милли бәйрәмнәрдә дә милли ризыклар сатучы, бәйрәмнәрне оештыруга саллы өлеш кертүче Мәүлет һәм Римма Низамовларга махсус приз тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: сату урыннары өчен җаваплы Рәйсә һәм Ринат Гыйбадуллиннар киләсе елларда да барлык сату урыннарының да милли рухта бизәлгән булуын таләп итәчәкләр. Димәк, киләсе ел Сабан туена әзерлек алдан ук башланырга тиеш.

Сату рәтләренә сокланып йөргән арада күл өстендәге сәхнәдә концерт программасы башланган. Без килгәндә Новокуйбышевскиның “Дуслык” вокаль төркеме чыгыш ясый иде. Ни гаҗәп, бу ансамбльнең музыка җитәкчесе Валерий Штейнер унбиш ел буе татар вокаль ансамбле белән шөгыльләнә, аларга яңадан-яңа  җырлар өйрәтә. Бүгенге өлкә Сабан туена да “дуслык”лылар яңа программа алып килгәннәр иде.

Шулай ук Тольяттидан - улы һәм туганыннан туган сеңлесе белән Светлана Исхакова, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан - “Ак каен” халык ансамбле, Самарадан “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” ансамбле чыгыш ясадылар. “Ак каен” белән  “Йолдыз”, ярышкандай, икесе дә “Ярмәк вагы”н башкардылар, ә халык аларның икесен дә яратып, кул чабып каршы алды.

Сабан туе көнне Гагарин паркының төрле почмакларында татар музыкасы, татар көйләре агылды. Самараның Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге “Идел” халык ансамбле, Марат Рәсүлов җитәкчелегендәге Жигулевск милли-мәдәни автономиясе ансамбле чыгышлары һәркемнең кәефен күтәреп, бәйрәм өер¬мәсенә кертеп җибәрерлек иде.

Ә өлкә “Туган тел” оешмасы директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм аның тормыш иптәше Альбина оештырган уеннар һәм бәйгеләр балалар Сабан туен хәтерләтте. Хәер, халкыбызның иң кызыклы уеннары – катыктан тәңкә эзләү,  кашыкка йомырка куеп, капчык киеп, көянтә-чиләк асып йөгерүләр, чүлмәк вату, асфальтта рәсем ясау, “Озын толым” һәм бию конкурсларында ата-аналар да катнашты. Һәркем моннан “Ипозембанк” әзерләгән призлар һәм туңдырма күтәреп китте.  

Көндезге уникедә Сабан туеның рәсми өлеше башланды. Бәйрәмнең төп оештыручысы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Әнвәр Имран улы Горланов, Сабан туен ачып, халыкны бәйрәм белән котлады һәм аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылуына басым ясады. Чыннан да, сәхнә кырыенда, күләгәдә, сугыш ветераннары, аксакалларыбыз утырган икән. Аларның кызу кояш нурлары астындагы сәхнәгә түгел, ә агач күләгәсенә утырту гына да ветераннарга карата зур игътибар һәм ихтирам иде. Бу оештыручыларның бәйрәмне бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап эшләүләрен күрсәтә. Ветераннарны сәхнәгә чакырып, бәйрәм белән котлаганнан соң, кабат урыннарына озатып куйдылар.

Бәйрәмгә губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов килгән иде. Ул өлкә губернаторы Николай Меркушкин һәм үзенең исеменнән татарларны бәйрәм белән котлап: “Борынгы татарларның сабан бәйрәме хәзерге заманда төрле милләт халыкларының көтеп алынган һәм яраткан бәйрәменә әверелеп бара. Самарада Сабан туен 27 ел бәйрәм итәбез инде, ә ул һаман да киңрәк колач ала бара, һаман да күбрәк халыкны үз тирәсенә җыя. Бу өлкә хөкүмәтенең уйлап эшләгән сәясәте нәтиҗәсе дә”, - дип Әнвәр Имран улына губернаторның Сәламләү хатын, туксанынчы елларда милли эшләр бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, ә хәзер “Самара татарлары” журналы хәбәрчесе Рәшит Шакировка - Мактау грамотасы, Самара өлкәсендә татар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләр Мансур Ямалетдинов һәм Шәүкәт Хәйбулловка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның котлавын, Самара Сабан туена артистлар һәм көрәшчеләр алып килеп, үз чатырларын куеп, һәрвакыт бәйрәмебезне күтәрүче Зәй районы администрациясе башлыгы Рәзиф Кәримов җиткерде. Анда: “Сабан туе буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыруга булыша. Бәйрәмебез - милли гореф-гадәтләребезне саклау мисалы һәм халкыбызның бер¬ләшү символы”, - дигән сүзләр бар. Татарстан кунаклары Виктор Сазоновка, шәһәр администрациясе башлыгы Олег Фурсовка,  шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисовка һәм әле генә мәдәният министры итеп билгеләнгән Сергей Филипповка шәҗәрә китаплары бүләк итте.

Александр Фетисов исә Самара халкына шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыкты: “Кичә генә Самара өлкәсенең эш бирүчеләр Союзы утырышында күп еллар “Туган тел” президенты булып эшләгән кабель компаниясенең директорлар советы рәисе Әнвәр Кәшаф улы Бульхин Самара шәһәренең Мактаулы гражданы итеп сайланды”, - дип хәбәр итте. Фетисов та халыкны бәйрәм белән котлап, төрле милли оешмалар әгъзалары Мәүлет Низамов, Равилә Кыямова, Гөлфия Кәримова, Римма Нуретдинова һәм Винер Нурмөхәммәтовларга “Рәхмәт хат”лары тапшырды.

Сергей Филиппов “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә күп еллар хормейстер булып эшләгән Әлфия Гыйниятуллинаны мә¬дәният министрлыгының Рәх¬мәт хаты, ә җырчы Искәндәр Әхмәтовны Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Котлауларга, зурлауларга, мактауларга бай рәсми өлеш тәмамланганда көрәш кырында батырлар бәйгесе дә тәмамланган иде инде. Самаралылардан 50 килограммга кадәр үлчәүдә “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Әбдерәхим Шералиев, 80 килограммга кадәр үлчәүдә Җәмил Шәмшетдинов, 90 килограммга кадәр үлчәүдә Тольятти егете Вячеслав Рудаков, 110 килограммга кадәр үлчәүдә Николай Иванов җиңде. Ләкин, безнең кызганычка, ә зәйлеләр шатлыгына абсолют батыр булып Татарстан егете Радик Сәлахов танылды. Ул сарыкны - аркасына, ә 25 мең сум акчаны кесәсенә салды да, мәйданны бер әйләнеп, чыгып та китте. Мин җитез егетне артыннан куып җитеп, берничә сорау биреп өлгердем.

- Радик, син быел ничә сарык алдың инде?

- Бусы бишенче.

- Ә Самарада ничәнче тапкыр көрәшәсең?

- Дүртенче.

- Ә Самара егетләре яхшы көрәшәме соң?

- Яхшы.

- Ә нишләп соң синнән җиңдерәләр?

- Без дә монда уйнап йөрмибез бит. Тырыштык инде. Аларга да тырышырга, грек-рим көрәше ысулларыннан китеп, татар көрәшенең серләрен өйрәнергә кирәк.

Менә шундый аз сүзле, ләкин бик көчле егет булып чыкты Радик.

Әйе, уйнап йөрмиләр Зәй егетләре. Әнә гер күтәрүче Альберт Галимов та, 48 яшендә булуына карамастан, 16 килолы ике герне уйнатып 86 тапкыр күтәрде. Ә 2010 елда, 43 яшендә, ул аларны 100 тапкыр күтәргән булган.

Ригил Курмаев җитәкчелегендәге кул көче таләп итүче спорт төрләрендә дә җиңүчеләр күп булды.  24 килограммлы герне күтәрүдә - Рәфис Гатин, 16 килограммлы герне күтәрүдә - Рәсим Йосыпов, хатын-кызларның гер күтәрү ярышында - Лилия Гатина, ирләр армрестлингында -  Магомед Магомедов, ә егетләр ярышында  Мөнир Йосыпов җиңүче булды.

Төш җиткәндә спорт уеннары тәмамланды, һәм көрәш мәйданы зур бер танцполга әверелде. Казан егетләре Артур белән Марат, соңрак тиктормас Мөнир Рахмаев сәхнәне биләп алдылар. Зәй районыннан килгән артистлар да аларга кушылды. И-и, китте бию, китте җыр. Рәхәтләнеп, иркенләп ял итте татарлар. Хәер, татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да, бер дә кимсенмичә, татар егетләре кыздырган мәйданда типтерделәр. 

Бәйрәм тәмамланып, икенче көнне үк “Самар татарлары” сайтында куелган фоторепортаж астында “Огромное спасибо всем организаторам, особенно хочу поблагодарить Раису Шамильевну Гибадуллину! Праздник прошел как всегда на высшем уровне! Инша Аллах, пусть так и будет!” – кебек язмалар күренә башлады. Без дә шушы матур, үз тирәсенә 15 меңләп кеше җыйган, ләкин бернинди тәртипсезлек тә булмаган бәйрәмне оештыручыларга - өлкә хөкүмәтенә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горлановка һәм башкаручы директоры Шамил Галимовка, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм аның директоры Фәрхәт Мәхмүтовка, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка һәм аның булышчылары Винер Нурмөхәммәтов һәм Гөлфия Кәримовага, Самара шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, матди ярдәм күрсәткән эшкуарлар Гөлсем Хөсәенова, Шамил Хисаметдинов, Рамил Әюпов, Гомәр Батыршин, Азат Туймасов, Наил Носов, бертуган Илдар һәм Альберт Алиевларга, “АКБАРСбанк”ның Самара филиалына һәм башка ярдәмчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткермәсәк, күңелебез китек булыр иде. Киләсе Сабан туйларына кадәр исән-имин яшик!

Виктор САЗОНОВ сугыш ветераннарын сәламли.

Сәмига ӘСӘДУЛЛИНА һәм Җәмилә МИНГАЛИМОВАның сәүдә урыны беренче урын алды.

Сабантуй батыры Радик СӘЛАХОВ (уртада) Рәзиф КӘРИМОВ (сулда) һәм Әнвәр ГОРЛАНОВ белән.

Гагарин паркы бию мәйданына әверелде.

Хәмзә МОРТАЗИН һәм Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

|

Әйтә торалар – бата торалар

$
0
0
01.07.2015 Җәмгыять
Республика сулыкларында көн саен диярлек өч кеше батып үлә. Җәйге челлә көтмәгәндә килеп чыккан көчле давыллары белән генә түгел, су корбаннары белән дә куркыныч. Ел башыннан бирле республика сулык­ларында 55 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 4се – балалар.

“Бу юнәлештә профилактик эш алып барылса да, нәтиҗәгә ирешеп булмый әле. Һава температурасы күтәрелү белән батып үлү­челәр саны да арта. Шуның аркасында безнең тарафтан бу хәлләрне булдырмау өчен берни дә эшләнми дигән тәэсир кала”, – диде кичә Татарстан Премьер-минист­рының беренче урын­басары Алексей Песошин журналистлар белән очрашуда.

Песошин 22 май көнне Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында кайбер район башлыкла­рының үз районнарының коену сезонына тулысынча әзер дип белдерүләрен дә шик астына куйды. Саннар, дөрестән дә, сагайтырлык. Әйтик, Яшел Үзән, Нурлат, Чистай, Түбән Кама районнары белән Чаллыда су керү сезоны башланганнан бирле – 5әр, Лаеш һәм Әлмәттә – 3әр, Сарман районында 2 кешенең гомере өзелгән. Хәтта соңгы елларда бу яктан тыныч яшәгән Әтнә районында да бер су корбаны теркәлгән. Пре­мьер-министр урынбасары сүзләренә караганда, бу фа­җигаләр, нигездә, махсус су коену урыннары булмау аркасында килеп чыккан. “Коену сезонының иң кызган мәлендә без респуб­ликаның 32 районында бер генә җиһазландырылган ком­лыкның да булмавын әйтергә мәҗбүр”, – диде ул.

Татарстанның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов исә суда мондый фаҗигале очраклар килеп чыгуның баш­ка сәбәпләрен дә атый. “Ел да үткәрелгән анализдан күренгәнчә, су корбаннары артуга күп очракта исерек килеш яки җиһаз­лан­ды­рыл­маган урын­нарда су керү, үз-үзеңә артык ышану, ата-ана­ларның баланы игътибардан читтә калдыруы, йөзә белмәү сәбәпче була”, – ди ул. Баш инспектор сүз­ләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 173 коену рөхсәт ителмәгән һәм нибары 37 җиһазландырыл­ган комлык исәптә тора. Юрий Венедиктов фикерен­чә, бу бик аз күрсәткеч. “Сулык­ларда ял итү куркынычсыз булсын өчен респуб­ли­каның һәр районында халык күпләп ял иткән урыннарны тикшереп йөриячәк махсус патруль төркем булдырырга кирәк”, – ди ул.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы ида­рәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр итүенчә, корылык аркасында якын арада рес­публиканың кайбер район­нарында гадәттән тыш хәл режимы кер­те­ләчәк. Шулай да халыкка бераз җиңел суларга ирек бирерлек бер­ничә салкынча көн булып алачак, дип ышандыра синоптиклар. Захаров сүзлә­ренә караганда, 29 июньнән башлап һава температурасы бераз түбә­нәячәк. Рес­публиканың кай­бер районнарында яңгыр яву да ихтимал. 1 июльдән исә республикада кабат эссе көннәр башланачак.


Динә ШӘКҮРОВА

93 | 30.06.2015

Камышлыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте

$
0
0
30.06.2015 Бәйрәм
Сабан туен ачу тантанасы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланып, районның төрле милләт вәкилләреннән торган үзешчән иҗат коллективларының зур музыкаль-хореографик композициясе белән башланып китте. Кайберәүләрнең әйтүенчә, мондый уңышлы чыгышны өлкә күләмендә үткәрелгән зур бәйрәмнәрдә генә күреп буладыр. Ул шулкадәр камил итеп, югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.

Камышлы районында бүгенге кебек мәйданда Сабан туе бәйрәме барганда 1941 елның 22 июнендә сугыш башлану турында хәбәр ителүе һәм аннан соң булган авыр вакыйгалар җыр-бию һәм башка сәнгать алымнары белән яңадан торгызылып, тамашачының күз алдыннан үтте. Нәкъ совет солдатының батырлыгы, рухи бөеклеге, музыка һәм шигырь җиңүгә ирешүгә ярдәм иткән дә бит инде.

Кем иң-иң алдынгы бүген?

Сабан туе - башкарылган эшләргә йомгак ясау, алдынгыларны хөрмәтләү вакыты да бит ул. Мәсәлән, быелгы бәйрәмдә елның иң яхшы механизаторы-2015 елгы Сабан туе батыры итеп “Байком-сервис” хуҗалыгының тракторчы-машинисты Марат Морзаханов аталды. Ул һәм районның башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары, учреждениеләренең алдынгылары район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары - Самара өлкәсе спорт министрының беренче урынбасары, Камышлы районы кураторы Андрей Харин, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Рәфыйк Янбулатов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Расыйх Латыйпов, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы Рамил Гатауллин кулыннан күп бүләкләр кабул итеп алдылар.

Ат чабышлары - бәйрәмнең бриллианты

Ат чабышлары - Камышлы Сабан туеның иң якты һәм дулкынландыргыч вакыйгаларының берседер, мөгаен. Алар ниндидер аерым киеренкелеге, көтелмәгән төсмерләре белән генә түгел, югары дәрәҗәдә хәзерләнүе, күзгә бәрелеп торган башкару матурлыгы белән үзләренә тартып торалар.

Быелгы бәйгеләрдә биш заезд булып, анда Камышлы районыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 13 чабышкы катнашты.

Чабышлар биш яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк биш юртакның заезды белән башланып китте. 2,4 километр арадагы чабышта җиңүче Кумир кушаматлы чабышкы булды (җайдагы Татарстан Республикасының Азнакай шәһәреннән Рушан Зарипов). Икенче һәм өченче нәтиҗәләрне Берейтер (җайдагы Татарстан Республикасы “Зеленая Роща» бистәсеннән Николай Васильев) һәм Каприз кушаматлы (җайдагы Азнакайдан Николай Грачев) чабышкылар күрсәтте. Ярымканлы токымлы атлар арасындагы бәйгеләрдә чемпион исеменә Резьба кушаматлы (җайдагы Иске Ярмәк авылыннан Фәрит Гайфуллин) чабышкы ия булды. Көмеш бүләк Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Данил Трофимовның Форвардына эләкте, ә өченче булып финишка Зеленая Рощадан Валерий Васильевның Гордоны килде.

5 яшьлек һәм аннан да яшьрәк юртаклар арасында беренчелекне Челно-Вершиныдан Владимир Аваньковның Зажигалкасы яулады, ә икенче урынны Азнакайдан Рушан Зариповның Гиюсы алды.

Чиста канлы токым атлары арасында үткәрелгән дүртенче заездның җиңүчесе Джамал кушаматлы (җәйдагы Яр Чаллыдан Рамис Мәрданов) чабышкы булды. Икенче булып финишка Татарстанның Зәй шәһәреннән Рамил Шәрәфетдиновның Танцоры килде. Җирле токым атлары арасында Иске Ярмәктән Радик Шәйхетдиновның Мечта аты да катнашты. Ат чабышларында катнашучыларның һәм призлы урыннарны алучыларның барысына да Сабан туеның оештыручыларыннан акчалата бүләкләр тапшырылды.

Халык осталары таланты


Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә районның барлык авыл җирлекләре дә актив катнаштылар. Мәйданның бер читендә матур итеп эшләнгән авыл йортлары борынгы бабаларыбызның көнкүрешен чагылдыралар иде. Биредә осталарның декоратив кул эшләре әйберләре дә, милли ризыклар да урын алган. Мунча керү өчен каен себеркеләрен бәйләү, йон эрләү, чигү буенча мастер-класслар да үткәрелде. Шунысы куанычлы: халкыбыз үзенең гореф-гадәтләрен, традицияләрен онытмый.

Һәр авыл җирлеге йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәм шулай ук авылларның тарихын, мәдәни тормышын яктыртучы, авылда эшләүче производство алдынгылары турында сөйләүче фотостендлар куелган. Биредә йорт-кирәк яраклары белән кечкенә генә музейны да күреп була иде.

Милли киемнәргә киенгән хуҗалар кунакларны йортларына чакырып алып, аларны милли ризыклар белән сыйладылар. Профессиональ һәм үзешчән фольклор коллективлары милли җырлар башкардылар. Алардан башка авылда бер генә бәйрәмнең дә, бигрәк тә Сабан туеның узганы юк әле.

Спорт ярышлары


Кунакларның һәркайсы биредә үзе өчен тамашаны да, күңеленә ошаган шөгыльне дә таба алды. Сабан туе барсына да күп куанычлар, матур тәэсирләр һәм бүләкләр алып килде.

Ә бәйрәм программасы елдан-ел байый, камилләшә бара. Озак еллар дәвамында халык педагогикасы тарафыннан яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак файдаланылган спорт уеннары аеруча зур игътибарга лаек.

Аякларга капчык киеп йөгерү, бүрәнә өстенә утырып капчык белән бәрешү, авызга капкан кашыкка йомырка салып йөгерү, биек тау башына йөгереп менү, аркан тартышу һәм башка шуның кебек уеннар халык арасында иң нык таралганнар исәбендә.

Шулай ук күпләр гер, штанга күтәрү, биек һәм авыш колгаларга үрмәләп менү, армрестлинг буенча бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар.

Уналты килограмм авылыгандагы герне 80 тапкыр баш өстенә күтәреп, Камышлы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әлмир Гарипов кыйммәтле бүләккә ия булды. Похвистнево районында яшәүче Шамил Шакиров ел саен Сабан туенда биек колга башына үрмәләп менеп, анда эленгән чиккән сөлгене алып төшә. Быел ул моны 14 секундта башкарып чыкты. Шамил әфәнденең 14 яшьлек улы Илдар да әтисеннән калышырга тырышмый. Бу бәйгедә ул 4нче урынны алды.

Самарада яшәүче Эдуард Заварожный 115 килограммлы штанганы күтәрде. Армспортта җиңүгә Камышлыдан Артур Гарифуллин, хатын-кызлар арасыннан Балыклыдан район һәм өлкә ярышларында күп тапкырлар җиңеп чыккан Наҗия Хәсәнова иреште.

Сабан туеның төп бүләге – сарык тәкәсе

Келәмгә иң беренче булып малайлар чыкты, аннан аларны яшүсмерләр, ниһаять, ир-атлар алыштырды.

Җирле һәм читтән килгән көрәшчеләр арасында чын-чынлап көндәшлек башланды.

Камышлы районы көрәшчеләре арасында 95 килограмм авырлыктагы үлчәүдә үткән еллардагыча Иске Усман авылыннан Илдус Нуретдиновка тиңнәр табылмады. Ул Сабан туеның төп бүләгенә – сарык тәкәсенә ия булды да инде. Икенче урынны - Камышлыдан Руслан Латыйпов, өченче урынны Балыклыдан Раил Фәрдиев алды. Ә 85 килограмм авырлыктагы үлчәүдә шулай ук Иске Усман егете Әнвәр Нуретдинов беренче булды. Ә икенче һәм өченче урыннарга камышлылылар Илнар Төхвәтшин һәм Филат Шәйхетдинов чыкты.

Кунаклар арасында да көрәш бик тә катлаулы булды. Озак көч сынашканнан соң беренче урынны Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәреннән Айваз Билалов яулады, ә икенче урынга Оренбург өлкәсенең Северный районыннан Фәнис Гыйбадуллин чыкты, өченче нәтиҗәгә Айваз Билаловның энесе Руслан ия булды.

Илдус Нуретдинов белән Айваз Билалов арасында көрәш озакка сузылмады. Башта Әлмәт егете көндәшеннән ике баллга алга чыкты, ә соңгы бил алышта чиста җиңүгә иреште. Аңа Яңа Усман авылы эшкуары Марсель Йосыповның акчалата бүләге һәм Сабан туеның төп спонсоры - Самара губерна Думасы депутаты, “СамараГаз” фирмасының генераль директоры Владимир Субботин әзерләгән суыткыч тапшырылды.

Бәйгенең башка җиңүчеләренә дә эшкуар кыйммәтле бүләкләр - телевизорлар, велосипедлар бүләк итте.

Таланттан ару мөмкин түгел

Бәйрәмнең иң нәни кунакларына киң программа әзерләнгән иде. Бала-чага хәтерендә бу Сабан туе кызыклы уеннар һәм матур бүләкләр көне буларак кына түгел, ә өлкәннәрнең аларга карата күрсәтелгән җылы мөгамәләсе белән дә истә калачак.

Ә бәйрәмнең яшь катнашучылары кечкенә сәхнәдә үзләренең талантларын тулысынча күрсәтә алдылар – ару-талуны белмичә рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр.

Балалар мәйданчыгында бәйрәм дәвамында төрле кызыклы аттракционнар, батутлар һәм манежлар, атынгычлар, карусельләр эшләп торды. Кыскасы, бала-чага Сабан туенда рәхәтләнеп уйнады, көлде, ял итте.

Виктор КАЗАНОВка каен себеркесе бик ошады.

Хуш киләсең безнең йортка, мөхтәрәм кунаклар!

Җилдән җитез юртаклар..!

Зур музыкаль-хореографик күренештә катнашкан атаклы "Ак каен" фольклор ансамбле артистлары.

Рөстәм БӘДРЕТДИНОВ һәм Раилә ГАЙНЕТДИНОВА фотосурәтләре.


Раилә ГАЙНЕТДИНОВА, Илүсә ГАЙНУЛЛИНА

|

Алабуга районында һәлакәт: үлүче дә бар (+ФОТО)

$
0
0
01.07.2015 Фаҗига
Бүген, 1 июльдә, Алабугадан 5 чакрым ераклыктагы юлда өч автомобиль бәрелешкән. Берсенең пассажиры урында ук һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 6да булган. Вафат булган хатын-кызның куркынычсызлык каешын эләктермәве ачыкланган. Һәлакәт вакытында зыян күргән 5 кеше хастаханәгә озатылган. Берсенең хәле авыр, дип бәяләнелә. Җәрәхәт алучылар арасында 5 яшьлек бала да бар. Бәхетенә, аның гомеренә куркыныч янамый. Ул махсус креслода утырган була.    Беренчел фаразлар буенча, "тугызынчы" модель" "Лада"  машинасы һәм "Ниссан Патфайндер" Казан ягыннан хәрәкәт иткән. "Тугызлы" Солнечный торак пунктына таба борылган вакытта, аңа артыннан баручы машина бәрелә. Шуның аркасында "ВАЗ-2109" юл читенә чыгып оча. Ә "Ниссан Патфайндер" Казанга таба хәрәкәт итүче "Деу Джентра" белән бәрелешә. Тикшерү эше дәвам итә.            Фото: menzela.ru
---

--- | 01.07.2015

10 елдан соң интернет-басмалар, социаль челтәрләр һәм смартфон-планшетлар белән ни булыр?

$
0
0
01.07.2015 Матбугат
Социаль челтәрдә язучылар журналистика һөнәрен үтермәсме? Басма матбугат чаралары һә интернет арасындагы көрәштә кем җиңәр? 10 елдан соң безне ниләр көтә? Үтә дә кызыклы язмада автор шул сорауларга җавап табарга тырышкан.

Денис Лавникевичның mediakritika.by сайтына язган мәкаләсен тәрҗемәсез бирәбез. Һәм сезнең фикерләрегезне көтәбез.

Интернет-СМИ через 10 лет: попытка прогноза   Конечно, все предугадать невозможно: ну кто, например, мог еще зимой 2010 года, когда только появился планшет Apple iPad, предвидеть, что подобные ему устройства всего несколько лет спустя станут одним из основных инструментов медиапотребления. Или вот другой пример — недавнее интервью главного редактора «Эхо Москвы» Алексея Венедиктова газете «Московский комсомолец». Цитата оттуда: «Вы знаете, я ведь был первым, кто в 1997 году завел сайт “Эха Москвы”. У нас в интернете возник первый сайт традиционных медиа. Надо мной все смеялись и говорили: “Это игрушка Венедиктова”. Или: “Венедиктов сошел с ума. У него слетела крыша”. Какой сайт — мы великое радио! Я говорил: “Ребята, это будущее”».   Так или иначе, модель медиапотребления меняется — а вслед за ней меняется и структура СМИ, меняется сама суть работы журналиста, меняется роль медиа в обществе. Пока — достаточно условно — можно выделить два базовых направления перемен: технологические изменения и перемены, которые касаются роли и места журналиста. Рассмотрим оба этих направления.   Технологические изменения   Наступление «новых технологических медиа» идет прямо сейчас. И идет оно на «социальном» «фронте». Фото-сервис Instagram вслед за Twitter и YouTube запустил собственную новостную ленту. Суть инновации в том, что теперь в обновляющейся вкладке Explore пользователь будет видеть подборку новостных фотографий и видео. Материалы будут отбираться по количеству просмотров, лайков, комментариев и времени публикации. При этом функция поиска позволяет находить фото и видео по месту, людям и хэштегам. Как указывается в блоге сервиса, «Это позволит 300 млн наших пользователей лучше ориентироваться в 70 млн фотографий и видео, ежедневно загружаемых в Instagram».   Нововведение прокомментировал гендиректор Instagram Кевин Систром, отметивший, что повсеместно распространившиеся смартфоны с камерами кардинально изменили сам процесс работы медиа. «Люди жаждут узнать то, что происходит в мире прямо сейчас, — говорит Систром. — И социальные медиа, и обычные СМИ борются за одно и то же — время, за которое они смогут донести срочные новости до пользователя. … Я могу получить самую полную информацию с помощью фотографий пользователей с места событий».   То же самое медийное поле сейчас активно окучивает и другая интернет-компания — Twitter. Недавно этот сервис добавил возможность публикации фото и видео. Вектор развития очевиден: Twitter купил стартапы Meerkat и Periscope, которые специализируются на прямых видеотрансляциях через смартфоны. Также уже объявлено, что скоро в Twitter появится кнопка доступа к важнейшим новостным событиям с обновлением в реальном времени. Контент для новостной ленты будет отбирать специально сформированная профессиональная редакция.   В то же время YouTube запустил собственный новостной канал Newswire. Его менеджеры заявили, что пользовательское видео и так постоянно используются СМИ, поэтому в Newswire будут поступать обновляемые в реальном времени видео с места событий. Ролики для канала будет отбирать редакция Storyful.   Напомню, что YouTube и Instagram принадлежат, соответственно, Google и Facebook. То есть налицо тенденция: крупнейшие интернет-компании, стараясь увеличить число и «вовлеченность» пользователей, плавно трансформируются в медиаресурсы — и начинают конкурировать на рынке новостного контента с традиционными онлайн-СМИ. (Обратите внимание: фраза «традиционные онлайн-СМИ» уже не воспринимается как оксюморон. Хотя еще лет пять-семь назад все было совершенно иначе.)   В самом деле, за последние 10 лет лавинообразное распространение смартфонов — этих «компьютеров в кармане» — серьезно поменяло «социальную базу» источников информации. Одновременно происходил бурный рост пользовательской аудитории соцсетей. И в какой-то момент соцсети и смартфоны «нашли друг друга». Горячие события стали транслироваться в соцсетях в режиме реального времени. Яркий пример — события 26 июня в Тунисе, в городе Сус, где мусульмане расстреляли десятки человек, напав на отели с туристами. Вот цитаты из «Газеты.Ru» в тот день: «15.44 Русскоговорящий турист выкладывает в инстаграм фотографии из Суса. Значит, там есть наши соотечественники. … 15.33 Туристы попрятались по номерам в отелях и баррикадируются. Они пододвигают к дверям матрасы, тумбочки и столы. Отдыхающий из Англии по имени Джон Йоман разместил в соцсетях фотографию своего номера — вход в его номер перекрыт матрасом и стулом».   Чуть позднее появилось и видео — тоже снятое очевидцем событий на смартфон.   Как видим, даже сверхоперативные интернет-СМИ оказались вынуждены лишь ретранслировать на своих страницах контент, который поставляли в Сеть непосредственные очевидцы «теракта в прямом эфире». Было бы странно, если бы интернет-гиганты не постарались заработать на этой новой реальности. И, как видим, они это делают.   Красноречивые цифры   Как гласит исследование Ericsson Mobility Report, к 2020 году на Земле будет 26 млрд устройств с доступом к интернету и 6,1 млрд пользователей смартфонов, а мобильный интернет-доступ охватит 90% территории планеты. При этом 80% новых подключений к мобильной сети придется на развивающиеся страны. Для сравнения: в 2014 году в мире насчитывалось 2,6 млрд обладателей смартфонов, а в I квартале 2015 года доля «умных телефонов» в общем объеме продаж мобильников составила 75%. Общее число подключений приблизилось к 7,2 млрд, а уровень проникновения сотовой связи на планете достиг 99%.   Причем сами мобильные сети все более оптимизируются для передачи «тяжелых» данных — в том числе прямых видеотрансляций со смартфонов. Количество подключений к сетям LTE в I квартале 2015-го превысило 108 млн и достигло 2,9 млрд. В ближайшие годы нам обеспечено быстрое увеличение модельного ряда смартфонов и доли LTE-устройств, а также снижение их средней цены. Результат: почти у каждого в кармане будет устройство, посредством которого он сможет обеспечить прямую трансляцию в Сеть всякого значимого события.   В этих условиях задача тех редакций, которые сейчас создают YouTube, Instagram, Twitter и прочие — уже не создавать уникальный контент, а просто разделять, классифицировать создаваемое владельцами смартфонов, выделяя действительно ценные инфоповоды. Проще говоря, надо отделять видеорепортаж о первых шагах ребенка, который гордый папаша транслирует во все соцсети, от одновременно идущего репортажа об очередной террористической атаке.   Конечно, такой сценарий совсем не устраивает традиционные СМИ. И в первую очередь — медиа-гигантов типа Bertelsmann, Thomson Reuters, News Corporation, Bonnier Group или Liberty Media, которые владеют как газетами/журналами, так и теле- и радиостанциями, а также множеством интернет-ресурсов. Именно противодействие медиа-профессионалов сдерживает сегодня медийные амбиции интернет-гигантов.   Например, в Европе Google напоролся на «налог на новости» и вынужден платить медиа-холдингам за использование вводной части новостей в Google News. Понятно, что полноценный контент «Гуглу» использовать вообще не разрешили. То же произошло и с Facebook: от сотрудничества с Цукербергом отказались The New York Times, BuzzFeed, National Geographic и другие крупнейшие СМИ. Не помогло даже личное обещание интернет-бизнесмена делиться доходами от рекламы в новостях.   Такое поведение крупных медиа-групп вполне логично: доходы от рекламы в Facebook и других социальных проектах невысоки, а стоимость производства профессионального контента значительно выше чем у пользовательского. Но в ответ интернет-компании переключились на новостной контент, поступающий от пользователей. И сегодня начинается ожесточенная конкурентная борьба: профессиональные медиа с одной стороны, интернет-гиганты — с другой.   А кто победит — мы как раз через 10 лет и увидим.   Изменения характера работы журналиста   И под давлением новых технологий, и под давлением новых моделей медиа-потребления, и по тысяче других причин — роль профессиональных журналистов в ближайшие годы сильно изменится. По мнению многих экспертов, журналисту предстоит превратиться из «информатора» в коммуникатора.   Года три назад, на международном форуме «Медиа будущего», тогда еще министр связи и массовых коммуникаций России Игорь Щеголев заявил: «Раньше в силу того, что СМИ должны были конкурировать между собой, их было не так много, они с разных сторон описывали одни и те же явления. Сейчас, когда у каждого появится своя ниша, каждый будет очень глубоко погружаться в свою нишу и терять связь со всем остальным. В этом плане роль журналиста радикально, сильно поменяется». По его мнению, в чем-то медиасреда возвращается к средневековой модели, которая существовала до СМИ — когда каждый сам себе формировал персональное информационное поле. Собственно, сегодня это происходит — как в соцсетях (вспомните алгоритм, по которому Facebook показывает сообщения в ленте), так и благодаря возможности подписываться (e-mail-рассылки, RSS) только на те новости, которые интересны лично тебе.   Вообще, точка зрения Игоря Щеголева заслуживает того, чтобы процитировать ее полностью. «Однако в то время были другие связывающие общество вещи — была религия, была государственная власть, которая небольшие объемы информации доводила до всех — все жили в более или менее одном информационном поле. А сейчас мы приблизились к другой грани — информации стало слишком много и СМИ пока не стали таким инструментом, который позволит из разных нитей сплести такую ткань, которая удерживала бы общество воедино. СМИ остались, а связи не осталось», — сказал Щеголев.   По мнению представителей западного медиа-сообщества, «народные новости», тренд к которым был ярко выражен в начале 2000-х, показали свою несостоятельность — в той конкуренции победили профессиональные журналисты. Но в целом роль читателей, зрителей и слушателей в эволюции СМИ в ближайшие годы будет расти. Например, главный редактор Guardian News & Media Алан Расбриджер уверен, что для успеха СМИ в современных условиях нужны два равно важных компонента. Первый — профессиональные журналисты, способные получить эксклюзивную информацию, второй — участие аудитории в развитии СМИ.   «Если вы добьетесь того, что ваш журналист является единственным, кто передает ту или иную информацию, то ваше СМИ сможет выжить в современных условиях, — говорит он. — Наша аудитория — 50 млн человек в месяц, она прирастает на 40% в год. Мы признаем, что если выходить за пределы журналистики, то важно, чтобы аудитория участвовала в этом». При этом Расбриджер четко понимает, как это сделать: по его словам, Guardian сводит на свою платформу все мнения, точки зрения, комментарии, в том числе поступающие от читателей. «Это так называемая мудрость толпы. Не будьте самонадеянными и не думайте, что вы единственные, кто может это делать», — советует главред Guardian.   Не только в Европе, но и в развивающихся странах медиа-эксперты понимают: аудитория должна активнее включаться в создание контента СМИ. Вот, например, что по этому поводу говорит завкафедрой новых медиа и теории коммуникации факультета журналистики МГУ, главный редактор сайта «Частный корреспондент» Иван Засурский: «Особенность того, что люди приходят в соцсети, состоит в том, что возникает информационная война всех против всех, в которой представители разных групп больше заинтересованы в подчеркивании лояльности своей группе, сообществу, а не поиску общих точек соприкосновения. Основной формой коммуникации становится информационный конфликт — люди ругаются в комментариях, не соглашаются. … Поэтому сейчас происходит трансформация журналиста от информатора к коммуникатору. Происходит фрагментация аудитории на различные группы, комьюнити, которые не пересекаются. И задачей медиа становится создать ту платформу, на которой хотя бы в зрелищно-конфликтной форме эти противоречия могут драматургическим образом сложиться в какую-то общую судьбу».   Но все же — что будет со СМИ через 10 лет? Здесь мне близка позиция, которую занимает украинский журналист Артем Захарченко, автор практического учебного пособия по интернет-журналистике. «В наше время эпохи контента и формы длятся примерно по 9-10 лет. Они сменяют друг друга не только из-за моды. Когда в течение 10 лет интеллектуалы муссировали тему информационного мусора, неэффективности поиска и донесения информации в Сети — то интернет должен был отреагировать на этот запрос, и создать стройную логическую систему, — пишет Захарченко. — А значит, через два-три года жизнь снова начнет понемногу становиться формалистичной, сосредоточенной на процессе и внешнем, эмоциональном эффекте. И это будет ответ на нынешний страх тотального контроля, на ощущение, что Сеть становится скучной и слишком функциональной. Апогей формализма наступит, очевидно, где-то в 2023-2024 годах».   По мнению эксперта, принципиально новые медиа — если они появятся — будут связаны с технологиями дополненной реальности. А значит, может возникнуть особый формат коммуникации с помощью Google Glass и подобных им гаджетов. Возможно также появление технологии прямого подключения нервной системы человека к Сети.   Из менее страшного — уйдут в небытие медиа, не создающие уникального дизайна для каждой публикуемой статьи. Будет мало просто залить текст и картинки в админку: однообразный контент просто никто не будет читать. Сюда же можно отнести возникновение своеобразного микровидеоблогинга. Пользователи уже не будут смотреть новостные видео по две-три минуты, как мы это делаем сейчас. Специальная программа будет одну за другой демонстрировать разные записи длительностью, скажем, до 14 секунд, склеивая их красивыми перебивками. Это будет похоже на анонс выпуска теленовостей в его начале. Только интерактивный: посмотрев такие микроновости, человек сам решит, хочет ли он узнать больше о какой-то теме.
---

--- | 01.07.2015

"Ярдәм"мәчетендә каләм әһелләре ифтары узачак

$
0
0
01.07.2015 Дин
2 июльдә Казанның "Ярдәм" мәчетенең Рамазан чатырында Татарстан журналистлары һәм әдәбиятчеләре көне узачак. "Ярдәм" мәчетендә иң зур Рамазан чатыры эшли. Биредә һәр көн бер меңгә якын кеше авыз ача. Татарстан журналистлары һәм әдәбиятчеләре көненә барлык журналистларны һәм әдәбият әһелләрен көтеп калабыз, диләр "Ярдәм" мәчетендә.
Каләм әһелләре ифтары 20.00 сәгатьтә башлана (Серов урамы, 4а).    Бәйрәм координаторы Лилия. Телефоны: 8905 319 97 33 
---

--- | 01.07.2015

Игезәкләр дөнья чемпионатын көтә

$
0
0
01.07.2015 Спорт
Сабантуй җитә башласа, чабышкы-юртакларның йөрәге ярсып тибә башлый, диләр. Казанның үзендә Спортның су төрләре буенча дөнья чепионаты узсын да, чын мәгънәсендә, суда үскән егетләр битараф калсын ди. Юк, әлбәттә.
Бу очракта мин танышларым Казан егетләре – игезәкләр Равил, Камил, Шамил Галиуллиннарны истә тотам. VI сыйныфтан башлап байдаркаларда Казансу һәм Кабан күлен аркылыга-буйга йөргән кешеләр алар. Башта «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә, ул таркалгач, «Буревестник» спорт базасында шөгыльләнәләр.   Сабакташлары Олег Ляпахин белән бергәләп Кабан күлендә дүрт урынлы байдаркада бер мең чакрым араны 3 минут 13 секундта үтеп, республика буенча беренчелекне яулап, спорт остасына кандидатлык нормативын үтәгән ул көннәрне әле кичә генә булган кебек искә ала егетләр. Тренерлары Владимир Петров һәм байдарка, велоспорт, чаңгы буенча спорт мастеры Александр Павлов янына өйгә кайткан кебек барулар, тренировкалар вакытында һәр якка җидешәр чакрым йөрүләр онытыламы инде? Ә су өстендә булган гайре табигый хәлләр үзе бер кыйсса.          Тормышларында ни генә булмасын, спорт гомер буе озата бара аларны. Башта өчәүләшеп Казан педагогика институтының спорт тәрбиясе бүлегенә укырга керәләр. Аннан соң өчесе бер булып Иркутск өлкәсендә хәрби хезмәттә булып кайталар. Анда да өч бертуган спорт ярышларында рота, полк, дивизия данын яклый. Камил күп төр ярыш (ату, чаңгы, турникта тартылу) буенча дивизия чемпионы була. Мәсхүт ага һәм Солтания апа заманында игезәкләрен спортка тартмаган булса, егетләрнең язмышы ничек буласын бер Алла белә. Ә бүген алар өчесе дә физик тәрбия педагоглары. Камил – 27 нче гимназиядә физкультура, Шамил Казан шәһәренең 18 нче мәктәбендә физкультура, ОБЖ укыта. Равил дә Казан федераль университетының физик тәрбия һәм спорт факультеты укытучысы. Армрестлинг буенча спорт мастеры. Чемпионнар тәрбияли. Шәкерте Лилия Гайнуллина инвалидлар арасында узган кул көрәшендә күп тапкырлар Европа, Россия һәм ике тапкыр дөнья чемпионы булып танылды.    – Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын түземсезлек белән көтәбез. Ярышларны карарга, һичшиксез, студентларымны да алып барачакмын, – ди Равил Галиуллин.
Расиха ФӘИЗОВА

--- | 01.07.2015

Баланы коткарганда үзе суга батып үлгән

$
0
0
01.07.2015 Фаҗига
26 июньдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә 1980 елда туган Алексей Салеев туганнан туган энесе белән Куйбышев Затон штпда Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ ДНсы янына су коенырга бара.

Су коенганда якыннан гына узып китүче суднодан дулкыннар барлыкка килә һәм энесе Алексей Салеевны ярдәмгә чакыра башлый, әмма суга коткару чараларыннан башка гына керә һәм хәле бетеп суга бата, дип хәбәр итә Кама Тамагы районы газетасы.


---

--- | 01.07.2015

Мубайның улын армиягә алганнар

$
0
0
01.07.2015 Шоу-бизнес
"Кичә улыбызны армиягә озаттык. Алар барысы да матурлар, формада ике баш күтәрелгәннәр, такыр баш, өр-яңа матур форма, офигеныйлар! Үземнең армиягә китәсем килде прямо. Озаттык. Хәерлегә булсын да, сәламәт кайтсын кире минем алтын улым".

Мубай псевдонимы белән иҗат итүче җырчы һәм танылган блогер Илдар Мөбарәкшин социаль челтәрдәге битендә әнә шулай дип язып куйган.

Без дә кушылабыз. Исән-сау гына хезмәт итеп кайтсын улы.


---

--- | 01.07.2015

Самат һәм Рузия Насыйбуллиннарны балалары ЗАГСка күзләрен бәйләп алып килгәннәр

$
0
0
02.07.2015 Ир белән хатын
Казанның Киров районындагы ЗАГС идарәсендә сюрприз итеп әзерләнгән “көмеш” туйны билгеләп үттеләр. Самат һәм Рузия Насыйбуллиннарның балалары ЗАГС идарәсенә кызыклы бер фикер белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның әти-әниләре менә инде 25 ел бергә мәхәббәтле тыныч, имин тормышта матур итеп яшиләр. Көмеш туй алдыннан балалары әти-әниләренә сюрприз ясарга теләгәннәр.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түгәрәк датага бер көн кала балалары әти-әниләренә бәйрәм көнендә өйдә булуларын үтенәләр. Самат Зәки улын һәм Рузия Нәсыйх кызын язылышу урынына күзләрен бәйләп алып киләләр, Мендельсон маршы яңгырый башлагач кына аларның күзләрен чишәләр.    Яңадан 25 елдан соң “яшь парлар” никахларын имзалар куеп һәм туй вальсын башкарып ныгытканнар. Мондый бәйрәм уңаеннан балалары юбилярларга көмеш медальләр тапшырганнар. Бәйрәм тантанасы татлы үбешү белән тәмамланган.
---

--- | 02.07.2015
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>