Миңназыйм Сәфәровның "Туры сөйләм" тапшыруында чираттагы кызыклы кунак - Искәндәр Мәһдиев. Мөхәммәт аганың улы.
---
--- | 02.07.2015
Чынбарлыкта кешегә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар. Нәкъ сул кулыбыз кебек. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хатыны Гайшә белән ашап-эчеп утырганда, Гайшә анабыз, сул кулы белән сузылып, өстәлдән нәрсәдер алмакчы була. Шул вакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәлам:
– Шайтан кулын сузды, – дип әйтә. Хатыны Гайшә, гаҗәпләнеп: – Ничек инде, минем эчемдә шайтан бармы? – дип сорый. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: – Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар, – дип әйтә. Шуннан соң Гайшә янә Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән: – Синдә дә шайтан бармы? – дип сорый. – Әйе, ләкин минем шайтаным миңа буйсынды, – дип җавап кайтара аңа Пәйгамбәребез. Башка бер хәдисендә ул: «Һәрбер кешедә фәрештәдән һәм шайтаннан да өлеш бар. Шулай булгач, күңелегезгә яхшы фикер килсә, белегез, ул – фәрештәдән. Аның өчен Аллаһка шөкрана кылыгыз. Әгәр дә начар уй килсә, ул – шайтаннан. Аңардан исә Аллаһка сыгыныгыз», – дип аңлатма биргән. Әйе, чыннан да, кешенең эчендә тумыштан булган шайтанының азып китүе бар. Тәҗрибәсез һәм белемсез кешеләр аны шайтан кергән дигән булып ялгышалар. Кабатлап әйтәм, ул керми, ул азып, көчәеп китәргә генә мөмкин. Гади генә әйткәндә, берәүләр шайтаннарын буйсындыралар, икенчеләр эчләрендә булган шайтаннарын аздырып, аңа буйсынып яши башлыйлар. Нәкъ менә шушы халәтне кайберәүләр шайтан кергән дип ялгышалар. Мин ул халәтне җенләнү дип әйтер идем. Югарыда аңлаткан фикерне киңрәк ачыклар өчен тагын бер гади мисал. Дәү әти булган кеше оныгын итәгенә утырта һәм: – Улым, сиңа бер нәрсә әйтәм, шуны беркайчан да исеңнән чыгарма: һәрбер кешенең эчендә ак, ягъни яхшы һәм кара, ягъни начар бүре бар, алар үзара кыйнашалар, көрәшәләр, – ди. Оныгы: – Дәү әтием, ахыргы чиктә ул бүреләрнең кайсысы җиңә соң, агымы яки карасымы? – дип сорый. – Кайсын ашатсаң – шунысы җиңә, – дип җавап кайтара ак сакаллы хикмәтле карт. Әйе, табибларның әйтүе буенча, кешедә барлыкка килгән авыруларның барысы да кеше организмында бар, кешенең иммунитеты беткәч, алар азып китәләр һәм кеше билгеле бер авыру белән хасталана. Шуның мисалында шайтан һәркемдә дә бар һәм адәм баласының рухы, иммунитеты юкка чыкканда яки зәгыйфьләнгәндә, кеше җенләнә, шайтанының идарәсе астына эләгеп чирли башлый. Шуңа күрә җенләнергә теләмәгән яки җенләнгән кеше шайтанын ашатып тукландырудан тыелырга тиеш. Кешене җенләндергән сәбәпләрне аңлатып китү урынлы булыр дип саныйм. Гөнаһлар эшләү. Белә торып, гөнаһлар эшләү шулай ук кешенең шайтанын үстерә, үрчетә, бигрәк тә аракы эчү, урлау, нахакка кешене рәнҗетү, сихер белән шөгыльләнү һәм башкалар. Тәкәбберлек, хөсетлек, усаллык, дошманлык, икейөзле булу. Әлеге сыйфатлар барысы да җенләнүнең бер сәбәбе булырга мөмкин. Бигрәк тә тәкәбберлек – шайтанның иң яраткан сыйфаты. Башка төрле әйткәндә, иң яратып туклана торган ризыгы. Әгәр дә бер кеше, үзен башкалардан өстенрәк куеп, үзеннән түбәнрәк булган кешеләрне күңеле белән, сүзе һәм хәрәкәтләре белән кимсетә икән, димәк, ул үзенең шайтанына көч бирә, аны ашата-эчертә, үрчетә дигән сүз. Хәтта диндә булган, күп еллар буе намаз укыган кешеләрнең җенләнүләрен күреп шаккатам. Намазда, догада булган кешенең җенләнүе, чыннан да, бик гаҗәп. Ни өчен диндә булган хәлдә бу кешеләр җенләнәләр?! Чөнки алар үзләрен изге итеп, дөрес юлда дип санап, диндә булмаган яки башка диндә булган кешеләрне мәсхәрә итеп, кяферләр, имансызлар, монафыйклар, бидгатьчеләр, мөшрикләр дип, башка кешеләргә төрле кушаматлар биреп, үзләрен күтәрәләр. Шул рәвешле тәкәбберлек сыйфатын үзләрендә үрчетеп, шайтаннарын үстерәләр. Кешенең эчендә булган шайтаны бик мәкерле бит, кирәк булганда, дин ф икерен кулланып та, үзенә көч җыя ала. Шуңа күрә дин юлында булган кешеләр моңа игътибар итсәләр иде. Тәкәбберлек, усаллык белән дин тоту кешенең шайтанын үрчетүдән башка бернәрсә дә бирми, нәтиҗәдә андый кешеләр җенләнәләр. Шуңа күрә намаз укучы шайтан булып йөрмәсәк иде. Аллаһны сөйгән барлык кешеләр өчен бәхет теләп, кешеләрне аермыйча, бүлмичә, кимсетмичә яшәгән кешенең җенләнүе һич кенә дә мөмкин түгел, шуны аңласак иде. Тәкәбберләнеп, усаллык белән җенләнгән кеше йөрәген үзгәртмәсә, күпме генә Коръән укып, ураза тотып, үзен өшкертеп йөрсә дә, аңа бернинди файда булмаячак. Рәнҗеш. Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетү кешене җенләндерә. Ул кешеләрнең тормышларында бәрәкәтләре бетә, юллары киртәләнә. Өстендә рәнҗеше булган кешеләр үзләрен аеруча догалар укыганда һәм догадан соң да бик начар хис итәләр. Бу кешеләргә рәнҗешне өсләреннән төшерергә кирәк. Чын күңелдән тәүбәгә килеп, күп эчкерсез изгелекләр эшләргә кирәк. Сихергә тап булу. Сихерләнгән кеше дә кайбер очракларда җенләнә. Чөнки, асылда, күз тию һәм кешегә сихер эшләү кешенең эчендә булган шайтанына ризык бирү кебек. Дөньяны артык ярату. Дөньяда булган әйберләргә бик нык бәйләнү, аның өчен артык кайгыру, хәсрәтләнүләр кешене җенләнүгә алып килә. Җенләнүгә охшаш очракларны да атап китә алам. Акылга зәгыйфь кешеләрне җен кергән, җенләнгән дип өшкертеп йөрүчеләрне бик еш күрергә туры килә. Акылыннан язган һәрбер кешене җенләнүчеләр төркеменә кертү бик зур ялгышлык. Чөнки җенләнү чиренә охшаган, акылга зәгыйфь бик күп кешеләр дә бар. Аларны дога белән генә дәвалап булмый. Акылга зәгыйфьлек кайбер кешеләрдә тумыштан була. Икенчеләрнең бик күп уйланып кайгырудан яки берәр авариядә башы белән каты бәрелгәннән соң барлыкка килә. Әлеге кешеләрне табиблар дару белән дәваларга тиеш. Ләкин күп очракта андыйларны бернинди дару белән дә дәвалап булмый торган була. Шулай булганда, бу Аллаһның бер сынавы дип әйтсәк тә, хата булмас.Инсаният өчен нинди дә булса файда эшләгән кешенең исемен ихтирам илә зикер итү – һәрбарчабызның зур бурычы. Менә без дә үзебезнең мәңгелек сәгадәтебезгә сәбәпче булган, бөтен гомерен безнең тынычлыгыбыз, рәхәтебез өчен кайгыртып үткәргән бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөбәрак исеме телгә алынганда, аңар үзебезнең рәхмәтләребезне һәм ихласлы сәламнәребезне җибәрергә тиешбез. Әлеге гыйбәдәтне дин белгечләре салават әйтү дип атый. Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте белән чолганган Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам, аны әдәбиятта кыскартып с.г.в. дип язалар – Ә.Г.) безнең салаватларыбызга ихтыяҗы юк, әлбәттә, чөнки, безгә мәгълүм булганча, кыямәт көнендә барлык Пәйгамбәрләр дә гөнаһлары гафу ителгән рәвештә туп-туры җәннәт бакчаларына керәчәк. Тик салават әйтүнең мәгънәви җәһәтеннән соң фазыйләтләре шактый икән. Бу хакта безгә тулырак “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли.
- Салават әйтүнең җәмгыятебез өчен әһәмияте әйтеп бетергесез, чөнки әлеге олы гыйбәдәт кешеләрнең авырлыкларын, бәла-казаларын күтәрергә сәләтле. Ягъни мәсәлән, безнең өстебезгә берәр кайгы, авырлык яки бәла-каза төшергә тиеш булыр иде, әмма мөэмин-мөселман сөекле Пәйгамбәребез исемен зикер итеп, күп тапкыр салаватлар әйткән булса, шул бәла Аллаһы Тәгаләнең киң кодрәте һәм рәхмәте белән язмыштан сөртелә. Остазыбызның сүзләренә нәтиҗә ясап әйтсәк, салават бәрәкәте астында кеше кайгыдан котыла ала икән. Салават әйтүнең тагын бер зур фазыйләте – ул дога ишекләрен ачып җибәрә. Ягъни берәр соравыбыз бар икән, иң элек Ходайны, аннары Рәсүлебезне мактасак, гөнаһларыбызның гафу ителүен сораганнан соң гына бөтен ышануыбыз белән дога кылсак, ул кабул ителми калмас, иншАллаһ. Салаватларның бик күп төрләре бар. Берникадәре намазга кертелгән. 5 вакыт намаз укучылар көненә 10-12 тапкыр салават әйтә. Ә намаз укый белмәгән кешегә салаватны ничек әйтергә соң? - Намаз укымаучылар салаватны күңеленнән яисә телдән әйтә ала. Аның тәртибе гади: тормышыбызда Пәйгамбәребез Мөхәммәд дигән олуг исемне ишеткән вакытта, без кыен булмаган сүзләрне әйтәбез. Сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам, дип. Китапларда аны кыскартып с.г.в. дип язганнарын очратканыгыз бардыр инде. Бу сүзләрнең мәгънәсе “Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә үзенең сәламен ирештерсә иде” дигәнне аңлата. Бу гарәпчә теләк кебек яңгырый. Ә инде дога итеп тулырак әйтергә теләсәк, Аллаһуммә салли галә Мөххәммәд дибез, яисә Сәлаллаһу-галәйһи-вә-сәллам тәслимән касыйрә дисәк тә дөрес санала. Менә салаватлар шундый кыска гына һәм катлаулы түгел. Чыннан да, Шәүкәт хәзрәт белән килешми мөмкин түгел - әлеге салаватларны һәммәбез дә әйтә ала. Моңа хәтта балаларны да өйрәтеп була. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә “Бер адәм баласы минем исемем зикер ителгәндә, миңа 1 мәртәбә салават әйтсә, Аллаһу Раббыбыз ул кешегә 10 мәртәбә салават әйтер” дип искәртә. Моннан салават әйтүнең нинди олы гыйбәдәт икәнлеге аңлашыла инде. Хөрмәтле кардәшләр, тормышыбызның һәр мизгелен тирән мәгънә белән тулыландырыйк һәм файдалы белемнәргә ирешү өчен дога кылыйк. Газетыбызның киләсе санында без салават әйтү темасын берникадәр дәвам итәрбез һәм азан әйтелгәннән соң укыла торган доганы өйрәнербез, инш Аллаһ. Һәммәбезгә дә Ходайның рәхмәт ирешсен. Әссәләмүгаләйкүм.Иң элек “азан” атамасының нәрсәне аңлатканың билгелик.
Азан намаз вакыты җиткәч әйтелә. Беренчедән, ул – намазга чакыру булса, икенчедән Ходайны зурлау сүзләре дә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер хәдисендә болай ди: “Азан әйтүчене күпме кеше ишетсә, аңа шулкадәр савап була”. Димәк азан әйтү – олы гыйбәдәт. - Азанда яңгыраучы сүзләрнең мәгънәсе бик тирән, - дип сөйли “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров, - шуңа күрә азанны әйтү генә түгел, тыңлау да зур савап. Азан әйтүче ир-егет мөәзин дип атала. Хатын-кызның тавышы гаурәт булганлыктан ул азан әйтми. Мөәзин тәһарәтле булырга, кыйблага таба аягүрә басып торырга тиеш. Чыннан да, бер генә мәлгә мәчет яныннан узып барган чакта, туктап азан сүзләрен тыңлап торсак, “Аллаһ бөек, Аллаһтан башка Иләһ юк, Мөхәммәд – Аллаһның Расүле, намазга ашыгыгыз” дигән сүзләрне ишетербез. Шушы мизгел эчендә дөнья мәшәкатьләрен онытып, азанчы артыннан шушы сүзләрне кабатлап торсак та, без үзебезгә бик күп савап җыябыз. Шәүкәт хәзрәт бу сүзләрне хәдис белән раслый. - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. бер хәдисендә “Әгәрдә берәр кеше азанны ишетеп, аның сүзләрен кабатлап барса, аннан соң азан догасын кылса, шул бәндәнең аңа кадәр кылган барлык гөнаһлары да гафу ителәчәк”, диелгән. Нинди соң ул дога? Азан догасы шулай укыла: ӘЛЛААҺУММӘ РАББӘ ҺӘӘЗИҺИД- ДӘГҮӘТИТ ТӘӘММӘТИ ҮӘССАЛӘӘТИЛ КАА-ИМӘҺ ӘӘТИ МҮХӘММӘДӘНИЛ ҮӘСИИЛӘТӘ ҮӘЛ ФӘДЫЙЛӘТӘ ВӘ БӘ ГӘСҺҮ МӘКААМӘМ МӘХ-МҮДӘНИЛЛӘЗИ ҮАГӘТТӘ ҮӘРЗҮКЫНӘӘ ШӘФӘӘГӘТӘҺҮ ЙӘҮМӘЛ КЫ-ЙӘӘМӘҺ ИННӘКӘ ЛӘӘ ТҮХЛИФҮЛ МИИГАААДЕ. Әлеге сүзләрнең тәрҗемәсе “И, Раббым, Син азанның хуҗасы булучы Аллаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә с.г.в. вәсилә җәннәтеңне насып итсәңче. Кыямәт көнендә барчабыз кубарылганда Расүлеңне олыдан кыл. Безгә аның шәфәгатен насып әйлә. Син вәгъдәләреңдә торучыдыр!” дигән мәгънәне аңлата. Әлеге доганы мөэмин-мөселманнар азан ишеткән саен, көненә биш мәртәбә укый. Коръәнне Аллаһы Тәгалә сөекле Расүле аша иңдергән, шуңа күрә мөселманнар һәр азан саен Пәйгамбәребезгә иң олы дәрәҗәдәге вәсилә җәннәтен сорый. Вәсилә җәннәтенә Аллаһы Тәгалә бер генә кешене кертермен дигән - ул Аның иң тугъры колы булачак, әлбәттә. Һәрдаим шушы догада булучы рәхмәтле бәндәләргә Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә кыямәт көнендә шәфәгать кылырмын дигән. Адәм балалары өчен бу олы дәрәҗә, аңа ирешү өчен күп мөселманнар бик тырыша һәм өстәп-өстәп сөннәт намазларын укый, изге гамәлләр кыла. Бу аңлашыла да, чөнки Пәйгамбәренең с.г.в. шәфәгате кыямәт көнендә тәмугъ утыннан коткарырга мөмкин. Әлеге язманы төгәлләп, азанга багышланган тагын бер кызыклы фактны җиткерәсе килә, кадерле укчыларыбыз. 1969 нчы елның 20нче июлендә өч космонавт белән “Аполло II ” космик корабле Айга төшә. Һәм тарихта беренче кеше – Нил Амстронг Айга тәүге адымнарын ясый. Ул һәм аның ике дусты Олдинг белән Коллинс офыкта ачылган китапны хәтерләткән бер әйбер барлыгын күрә һәм ниндидер серле “көй” ишетә. Алар моның хакта җиргә хәбәр итә. Җирдәгеләр башта ышанмый: каян алып Айда китап булсын да, ниндидер көй яңгырасын ди?! Тик моңлы көйне тиздән алар да радиоэлемтәсе аша ишетә, китапны да фотопленкага төшерәләр. Тик әлеге материалны киләчәктә сер итеп саклыйлар һәм киң җәмәгатьчелеккә таратмыйлар. Тик 1983нче елның февралендә, ягни әлеге вакыйгадан соң 14 ел үткәннән соң, астронавт Нил Амстронг фәнни конференөиядә катнашу максатыннан Мисырга килә. Бу Ислам иле булганлыктан утырыш вакытында азан яңгырый. Президиумда утырган Амстронгның йөзе әвәл аклы-күкле була, аннары соң ул күршесеннән “Бу нинди көй?”, дип сорый. Аның моңа бик гаҗәпләнүен күргәч, астронавттан азанның ни максаттан әйтелгәнен аңлаталар. Шул вакыт американ “Нәкъ теге тавыш. Мин аны беренче тапкыр Айга төшкәч ишеттем. Әледәй ачык хәтерлим аны, чөнки шул вакыт хәтта минем тәнем дә әллә ничек чемердәп куйды!..”- ди һәм: “ Айга мин догасыз аяк баскан идем, моннан соң мин гел дога кылып яшәрмен, мине мөселман дип саный аласыз”,- дип өстәп куя. Шул рәвешле Айга беренче булып аяк басучы американ астронавты Нил Амстронг Ислам динен кабул итә. Мөхтәрәм, дин кардәшләр, һәрвакыт дога кылып яшик, чөнки дога ул – гыйбәдәтнең асылы. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.