Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live

Игелекле бала тууны сорау догалары

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Бисмилләхир-рахманир-рахим. Гаиләдә бала тууны – иң сөенечле вакыйгаларның берсе дияргә мөмкин, чөнки игелекле бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Сүз көтелгән балалар турында бара. Кызганыч ки, бүгенге көндә яшьләр арасында тәртипсезлек күренешләрен күзәтергә мәҗбүр булабыз – алма кебек яшь, матур кызларның бер-бер артлы балага узу, аннан соң карындагы баланы  төшереп йөрүләре, яисә тугач ташлап китүләре гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кызык бу дөнья, кемдер баласыннан ничек котылырга белми, ә кемгәдер бала –  хыялга ашмас теләк һәм гомерлек сагыш. Бу мәсәләнең тагын бер әһәмиятле ягы бар:  бала баладан аерыла. Хәзер баласы кулыннан кыйналган яисә дөньядан киткән  ата-аналарның ачы язмышы турында да еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә Ходайдан игелекле бала сорарга кирәк.     Асылда исә игелекле баланы - Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге итеп кабул итәргә кирәк. Дини китапларда еш кына бала тавышы - иң татлы тавыш, ә бала исе - иң татлы ис белән чагыштырыла. Әле бала карында булганда ук Ходай биргән мәхәббәт җимешенең акыллы, бәхетле һәм озын гомерле булуын сорап күп кенә әниләр уллары һәм кызлары өчен дога пышылдап йөри. Әмма Үзенең аеруча тәкъва бәндәләрен шундый олы бәхеттән мәхрүм итеп, Ходай сыный. Һәм озак еллар гаиләдә балалар булмый. Мондый сынаулар Пәйгамбәрләр тормышында да булган. Бу хакта тулырак тирән гыйлем иясе, даими киңәшчебез, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бәян итә.   - Бу хәл күп Пәйгамбәрләрдә күзәтелгән. Тарихка күз салсак, Ибраһим һәм Зәкәрия пәйгамбәрләрнең балалары картлык көннәренә җиткәч кенә  булганын күрәбез. Калган Пәйгамбәрләр дә Аллаһы Тәгалә каршында шул  рәвешле имтихан тоткан. Тик шундый кайгыга дучар булган Пәйгамбәрләр беркайчан да күңелләрен төшермәгән. Киресенчә, иманда нык торып Ходайга дога белән ялварган. Аллаһу Раббыбыз безгә аларның догаларын Изге Китапта бәян итте. Иң әһәмиятле дога түбәндәгечә укыла: РАББИ ҺӘБЛИ МИНАССАЛИҺИН. Аның тәрҗемәсе “И, Раббым, Син миңа изге бала бир!”, - дип яңгырый.    Шәүкәт хәзрәт сүзләренчә, Саффат сурәсенең әлеге аятен укыр алдыннан госел коенып 2 рәкәгать нәфел намазы уку - сөннәт гамәлдән санала. Әгәрдә сез намаз укый белмисез икән,  бу гыйбәдәтне өйрәнсәгез, бик яхшы булыр.    Пәйгамбәрләр кебек тырышып һәм чын күңелдән догалар кылганыгызны, төннәрен намазда үткәргәнегезне күреп Ходай Тәгалә киң рәхмәтен  ирештерми калмас, иншалла. Ә якты дөньяга тагын бер сабый аваз салды исә аңа яхшы бирү һәм яманнан саклап үстерү әти-әнисенең төп бурычы. Шәүкәт хәзрәт аңлатканча, бу максаттан да укыла торган махсус догасы бар икән. Ул шулай укыла: ВИЗУКӘ БИКӘЛИМӘТИЛЛӘҺИ ТӘММА МИН ШӘРРИ МӘ ХАЛӘК. Ягъни тәрҗемә иткәндә “Әй, Раббым, газиз баламны көне буена шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең сакласана” дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. әлеге доганы көндәлек укый торган булган.   Моннан тыш Коръәни Кәримнең Әнбия һәм Әл Гыймран сурәсен укысаң да була. Пәйгамбәребезнең бер риваятендә килгәнчә, кем дә кем баласы өчен әлеге догаларны иртән һәм кичен кылса, шул сабыйга тәүлек буена бер зарар да тимәс, иншаАллаһ. Аллаһу Раббыбыз һәрбарчабызны да игелекле балалар белән сөендерсен һәм гаиләләребезне түгәрәк итсен дигән теләктә саубуллашабыз. Әссәләмүгаләйкүм.  
---

--- | 04.07.2015

Зиратка кергәч укылучы дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!” - ди халык. Җәй - зиярат кылу өчен иң уңай чор. Җылы вакытның санаулы көннәре калып барса да, алда әле әбиләр чуагы, димәк әле вакыт бар һәм бүген өйрәнәсе дога зиратка барырга әзерләнүчеләр игътибарына булыр. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәрбез: еш кына “Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы?” – дигән сорауны ишетергә туры килә. Аңа да җавап эзләрбез, иншалла.   Зиратка йөрүгә кагылышлы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. “Үлемне еш искә төшерегез” - дигән хәдисен  хәтердә яңартсак, яхшы булыр. Чөнки үзенең үләсен, үлгәннән соң җавап бирәсен уйласа, кеше бозыклыкны әзрәк, яхшы гамәлне күбрәк кылачак. Зиратларга йөрү дә безгә үлемне искә төшерә, димәк үзенә күрә бер гыйбәдәт. Шуңа күрә хатын-кызларга каберстанга килү һич тә тыелмый, - дип аңлата Казан шәһәре һәм Үзәк төбәк казые Рөстәм  хәзрәт Зиннуров.   -  Аллага шөкер, динебездә һәр мәсьәлә чишелгән, һәрбер нәрсәне Аллаһы Тәгалә ачыклап биргән. Расүлебезнең с.г.в. сөекле җәмәгате Гайшә анабызны искә төшерсәк, аның ире үлгәч тә, якыннары бу дөньядан киткәч тә каберләре янына килеп, өсләрен чистартып, чүпләрен җыя торган булганын белербез. Бу ачыктан-ачык дәлил: хатын-кызларга зиратларга барып зиярат кылу рөхсәт ителә.   Рөстәм хәзрәт аңлатканча, Пәйгамбәребез исән чакта каберләр янына килеп хатын-кызларның озак-озак елап утыруларын күргән һәм моның белән бер дә риза калмаган. Шунлыктан динебез хатын-кызларның кешене күмгәндә яисә кабере янына килгән вакытта тавыш күтәреп елап утыруын тыя. Чөнки бу гамәл әрвахларны рәнҗетә. Үлгән кешенең җанын сөендерәм дисәң, аңа багышлап дога кылу – күркәм гамәл.   - Бу максаттан Мөхәммәд Пәйгамбәребез с.г.в. “Колхуаллах”, “Ясин Шәриф”не укырга кушкан. Әлеге догаларны теләгән һәр кеше теге яисә бу дини китапта таба ала. Бер риваятьтә әйтелгәнчә, әгәр бер кеше зиратка килеп “Колхуаллах” сурәсен укып әҗер-савабын ул каберстандагы барлык мәетләргә багышласа, Аллаһы Тәгалә шул бәндәгә андагы мәетләр санынача савабын бирәчәк. Моннан тыш Расүлебез түбәндәге доганы укырга киңәш иткән: ӘССӘЛӘМҮГАЛӘЙКҮМ ЙӘ ӘҺЛЕДДИЯР МИНӘЛ МҮСЛИМИНӘ ВӘЛ МҮСЛИМӘТ МИНӘЛ МҮЪМИНИНӘ ВӘЛ МҮЪМИНӘТ ГАФАР АЛЛАҺУ ЛӘ КҮМ ВӘЛӘНӘ ВӘ НӘСЪӘЛУЛЛАҺИ ГАФИЯ ӘНТУМ СӘБИКҮН ВӘН ӘХНҮ БИ КУМ ЛӘХИКУН. Әлеге доганың тәрҗемәсе “Каберстан әһелләреннән булган мөселман һәм мөслимәләргә, мөэмин һәм мөэминәләребезгә сәламнәребез булсын. Аллаһы Тәгалә сезнең һәм безнең гөнаһларыбызны, хаталарыбызны кичерсен. Сез бездән алдан китүчеләр, без сезгә ирешүчеләр һәм сезнең белән күрешүшеләр”, - дигәнне аңлата. Шул доганы укыгач, зираттагы  балык мәетләр безгә сәлам бирер диелгән.    Һәрнәрсәдә кебек үк, зиратка баруга кагылышлы да кагыйдәләре бар. Һәр кеше тәһарәтле килеш, ә хатын-кызлар гаурәтләрен, аеруча чәч-башларын  каплап керсә бигрәк тә яхшы булыр. Хатын-кызларга кагылышлы тагын берничә киңәш бар. Каберстанга бару һәм мәет саклау кебек гамәлләр психологик яктан авыр эшләрдән санала. Шунлыктан  дин бу гамәлләрне авырлы  хатын-кызларга рәхсәт итми, чөнки авыр хисләр карындагы балага да күчәргә мөмкин. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, хәез көннәрендә дә хатын-кызлар зиратка йөрмәсә яхшы. Бу мәсьәләгә кагылышлы башка тыюлар юк.    Хөрмәтле укучыларыбыз, соңгы вакыйгаларның гыйбрәте тормышны тагын да кадерләргә һәм гомернең һәр мизгеленә сөенеп яшәргә өйрәтә. Андый аяныч үлемнәр булмасын дип һәрвакыт дога кылып яшик. Дога – ул гыйбәдәтнең асылы. Аллаһы Тәгалә дога кылган кешене күреп сөенә һәм догада күтәрелгән кулларны беркайчан да буш төшерми.  Әссәләмүгаләйкүм. 
---

--- | 04.07.2015

Сәламләшү догасы

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Әссәләмүгаләйкүм, мөхтәрәм дин кардәшләрем!   Савапка ирешү өчен иң гади ысул булып мөселманнарның сәламләшүе тора икән.  Шул хакта белгәч, минем барлык кешеләргә сәлам бирәсем килде һәм бу хакта гыйлемемне арттыру максатыннан тирән белемгә ия булучы остазларыбызның берсе “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновка мөрәҗәгать иттем. Сәламләшү турында ул менә ниләр бәян итте:    - Әссәләмү галәйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле исламдагы туганым. Мөселманнар бер-берсе белән шулай исәнләшә. Әйтергә кирәк, бу искиткеч күркәм гадәт, чөнки “Сәлам” сүзе Аллаһу Раббыбызның бөек исемнәренең берсе, шуңа да сөекле Расүлебез аны “Арагызда таратыгыз”, - дип әйтеп калдырган.    - Илфар хәзрәт, димәк, аңлавымча, кешеләр “Сәлам!” дип исәнләшкәндә бер-берсен каршылап кына калмый, ә чын-чынлап Ходайны искә ала һәм аны үзара зикер итә дигән сүз.   - Әйе, нәкъ шулай. Шуңа да бу эш бик саваплы. Ислам динендә  сәлам бирү – ул сөннәт гамәл булса, сәламне кайтару – ваҗип гамәлләрдән, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан әмер ителгән. Димәк сәламне җавапсыз калдырсаң, гөнаһлы буласың. Сәламләшү турында Пәйгамбәребезнең Мөхәммәд Мостафа с.г.в. тагын бер хәдисендә “Мөселман кардәшеңне очратканда беренче булып сәламләш!” диелгән. Ике кешенең беренче булып исәнләшүчесе һәм очрашкан вакытта кардәшенә ачыграк йөзлесе күбрәк савапка ирешә. Ә Пәйгамбәребез с.г.в. хәзрәтләре болай дип әйтеп калдырган: “Әй, Адәм балалары, Аллаһыга иман китермичә җәннәткә кермәячәксез, бер-берегезне Аллаһы ризалыгы өчен сөймичә янәдән иман әһелләреннән булмаячаксыз. Сезгә ничек бер-берегезне сөяргә тиеш икәнегезне хәбәр итикме? Арагызда сәлам таратыгыз! Кешенең сәлам бирүе аның иманының янәдән бер дәлиледер.”   - Хәзрәт, кемнәргә һәм ничек сәлам бирергә тиешле икәнен дә аңлатып китегезче. Аның да кагыйдәләре бардыр, мөгаен.   - Әйе, һичшиксез. Ислам әдәбе буенча кечкенә кеше олы кешегә, ялгыз кеше күп кешегә, утырып баручы  - җәяүлегә һәм укучы укытучысына сәлам бирергә тиеш. Хәзерге заманда исә без бу кагыйдәләрнең киресен күрәбез. Безнең көннәрдә яшьләр олыларны бөтенләй санга сукмый диярлек. Ә машинада йөрүчеләр исә сәлам бирү түгел, хәтта ки тротуардан кеше бәрдереп яисә пычрак чәчрәтеп китергә дә мөмкин. Менә шундый ямьсез вакыйгаларны күрүе бик күңелсез һәм кешелек дөньясын бер дә бизәми. Шуңа да сәламләшү әдәбен һәм кагыйдәләрен балаларга кечкенәдән үк гаиләләрдә өйрәтсәләр иде. Әйтергә кирәк, мөселман кеше кардәшен очратканда гына түгел, ә аерылып киткәндә дә сәламләргә тиеш. Кыска гына “Сәлам!” дип елмайса да ярый. Ә кардәшенә дога рәвешендә “Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү!”, - дип дәшсә, бигрәк тә күркәм һәм саваплы булачак. Гарәп телендәге әлеге сүзләрнең тәрҗемәсе “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”, - дигәнне аңлата.   Сәламне кайтарганда исә мөселманнар “Вәгаләйкүм сәлам, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү” ди. Ягъни “Сиңа да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!”, - дип җавап кайтара. Уйлап карасаң, бу сүзләрдә нинди тирән психология яшеренгән, сөбеханалла. Әйтик мөселманнар бер-берсе белән таныш булмаса да, беренче күрешкәндә үк менә шундый яхшы теләктән торган сүзләр һәм ягымлы мөнәсәбәт аша үзеннән-үзе кардәш-туганга әверелә. Ә инде әдәпсез кешеләр дорфалыклары аркасында берәр кешегә сәлам бирми икән, зур гөнаһ җыя.    -  Әгәр бер мөселман ир бер җәмәгатькә сәлам биреп, алар да моңар сәламен кайтарса, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең исемен бу кешеләрнең күңеленә төшергән өчен бу кешенең савабы артык булыр. Ә сәламе халык тарафыннан кайтарылмаган кеше бер дә борчылмасын, аның сәламен бу кешеләрдән өстен булган фәрештә кайтарып шул изге кешенең күңелен тынычландырачак, - дип өстәп куйды Илфар хәзрәт әңгәмәбез азагында.    Мөхтәрәм дин кардәшләрем, арабызда Аллаһу Раббыбызның исемен, сәламне һәм итәгатьлелекне таратыйк. Аеруча шушы изге айда, чөнки тәрәвих намазлары, ифтар мәҗлесләренә йөрү сәбәпле очрашулар ешая һәм бер сәлам өчен булган савап 70 мәртәбәгә артык исәпләнә. Саубуллашканчы сезнең игътибарыгызны тагын бер хәдискә юнәлтәсе килә: “Ике мөселман очрашкан вакытларында кул бирешсәләр, бер-берсеннән аерылганчы ук Аллаһы Тәгалә гөнаһларын ярлыкар”. Изге Рамазан ае мөбәрак булсын. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.  
---

--- | 04.07.2015

Бер минут нигъмәте

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән нигъмәтләре чиксез. Алар шулкадәр күп, һәммәсен санап бетерерлек тә түгел. Бу хакта изге Китапта да әйтелгән. Хәләл ризыклар, чишмә сулары, табигать, акыл... Тик адәм баласына бирелгән иң әһәмиятле ике нигъмәт – ул вакыт белән сәламәтлек икән. Кадерле укучыларыбыз, Ходай Тәгалә вакыт һәм  сәламәтлегебезне  саклауны безгә әмер иткән. Моннан әлеге әйберләрнең никадәр әһәмиятле икәнен аңларга була. Чыннан да, әгәр без шушы ике нигъмәтнең берсен генә югалтсак та, хәлебез аяныч булыр иде. Ходайның ризалыгын алырга тырышу өчен һәр мөэмин-мөселман аеруча “вакыт” дигән төшенчәнең кадерен белеп аны бәрәкәтле уздыруны үзенә гомерлек максат итеп куйса иде.     Вакыт – ул кешенең гомере дигән сүз, димәк иң кадерле һәм начарлыктан саклануга иң лаек нәрсә. Үзенең вакытын буш сүзләргә, начар гамәлләргә сарыф итмәүче, киресенчә үзенең кадерле минутларын фәкать яхшы гамәлләргә генә файдаланган кешене иң акыллы адәм баласы дияргә буладыр, мөгаен. Гомеребезнең һәр минуты җәүһәр ташына тиң. Бер минут вакыт безгә һәм якыннарыбызга бәхеткә якынлашырга мөмкинлек бирә.  Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Ходай бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Ул да булса белемне арттыру, кешеләргә ярдәмләшү, Аллаһыны зикер итү һәм башка шундый изгелекләр. Аларны никадәр күп кылсак, без әлеге эшләрнең савабын бу дөньяда да, ахирәттә дә тоярбыз, иншАлла. Ә Изге Рамазан аенда бер изгелекнең савабы 70 мәртәбә арта – димәк уйланырга урын бар. Бер минут эчендә нинди изгелекләр эшләргә мөмкин икән соң? Әйдәгез, шуларны барлап карыйк.   1. Бер минут эчендә “Әл-Фатиха” сурәсен 7 мәртәбә кабатларга мөмкин икән. Кайбер дин белгечләре бу гамәлнең әҗер-савабын да санап чыгарган: Коръәннең беренче сурәсен әйтү 1400 “хәсән” (яхшы гамәл, изгелек дигән сүз) эшләүгә тиң.  Шуңа күрә “Әл-Фатиха”ны 7 тапкыр әйткән кеше 9800 “хәсән” савабын алачак, иншАллаһ.   2. Бер минут эчендә “Әл-Ихлас” сурәсен 20 тапкыр кабатларга мөмкин дигән фикер дә бар. Бу исә Изге китапны 7 мәртәбә укып чыгуга тиң. “Әл-Ихлас” сурәсен бер көн эчендә 20 мәртәбә укыган кеше бер ел эчендә Коръәнне 2400 тапкыр укыган савабын алачак.     3. Бер минут эчендә Коръәннең бер битен укып чыгарга мөмкин.   4. Бер минут эчендә Коръәннең бер кыска аятен ятларга мөмкин.   5. Бер минут эчендә 20 тапкыр “Ләә илләһә илләллаһ, Вәхдәһү лә шәрикәләһ, ләхуль мульку вә ләхуль хәмд, вә хувә галә кулли шайин Кадыйр”, дигән хәдисне кабатларга мөмкин.  “Әй, Раббым, шайтанның барлык явызлыгыннан Сиңа сыенам, Син генә бөек кодрәт Иясе” дигән мәгънәне аңлатучы әлеге доганы әйткән кеше 8 колны азат итү савабын алачак.   6. Бер минут эчендә 100 тапкыр “Сөбеханаллаһи вә бихәмдиһи” дияргә мөмкин. Әгәр дә адәм баласы “Барлык мактаулар Аллаһы Тәгаләгә һәм Аңа гына бөеклек хас” дигән шушы зикерне көн дәвамында кабатлап йөрсә, кечкенә гөнаһлары диңгез күбеге кадәр булса да, Ходай тарафыннан гафу ителәчәк.    7. Бер минут эчендә шулай ук 50 тапкыр “Сөбеханаллаһи вә бихәмдиһи. Сөбеханаллаһи газыйм” кебек изге сүзләрне әйтергә мөмкин. Әл-Бөхәри һәм Мөслим тапшырган хәдисләрдән аңлашылганча, “бу ике зикер әйтелүдә җиңел, әмма кыямәт көнендә бизмәннең изге эшләр тәлинкәсендә авыр булачак, чөнки Аллаһы зикер итүчене ярата”.   8. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең өммәтенә “Әй, кардәшләрем, белсәгез икән, миңа сезнең “Сөбехана Ллаһи вәл-хәмдү ли Лләһи вә ләә илләһә иллә Ллаһу ва Ллаһу Әкбәр”, - дип ихластан шәһәдәт әйтүегез дөньядагы барлык нәрсәләрдән дә кадерлерәк”, - дип әйтеп калдырган. Әлеге хәдис шулай ук Мөслимнән тапшырылган, димәк хак хәдис дигән сүз. Бер минут эчендә әлеге кәлимәне 18 тапкырдан да күбрәк әйтергә була икән. Бу сүзләр Аллаһу Раббыбыз өчен шулай ук бик кадерле һәм Кыямәт көнендә бизмәннең яхшы гамәлләр тәлинкәсен авырайтачак.   9. Бер минут эчендә “Ләхәүлә вә лә куввәтә иллә би Лләһ” дигән зикерне 40 мәртәбә кабатларга мөмкин. Әл-Бөхәри һәм Мөслим тапшырган  хак хәдисләрдә әйтелгәнчә, әлеге сүзләр Җәннәттәге асыл ташлар сыман. “Аллаһы Тәгалә зур кодрәткә ия булучы Бердәнбер Зат” дип тәрҗемә ителгән әлеге сүзләр аларны еш кабатлаучыга авырлыклардан җиңел чыгарга һәм зур эшләр башлаганда ярдәм итәчәк.   10. Бер минут эчендә 50 мәртәбә “Ләә илләһә иллә Ллаһ” дияргә мөмкин. “Аллаһы бер” дигән әлеге сүзләр бөек көчкә ия. Берәр кеше дөньядан киткәндә шул сүзләрне әйтеп өлгерсә, аның урыны җәннәткә булыр.   11. Бер минут эчендә 100 тапкыр “Әстәгъфируллаһ” дип тәүбә кылырга мөмкин. Истигъфар кылу ахирәттә безнең гөнаһларны бетерүгә сәбәпче булса, бу дөньяда чиксез нигъмәтләрдән торган тормышка илтүче юл санала. Шул сүзне еш кабатлаучы кешене Раббыбыз күптөрле борчулардан саклап калачак, ризыкларын арттырачак һәм корыда яңгыр бирәчәк.   12. Бер минут эчендә бер кыска гына дога кылырга мөмкин. Кайчак тиз әйтелгән кыска гына догабызга тиешле әһәмият бирмәсәк тә, Ходай Тәгалә без сораган нәрсәдән күп дәрәҗә артык нигъмәтен бирергә мөмкин икән. Сөбеханалла.    13. Бер минут эчендә шулай ук 50 тапкыр салават әйтеп өлгерергә  мөмкин. Моңа Аллаһ 500 әҗер-савабын бирәчәк, чөнки Рәсүлебез Мөхәммәдне  с.г.в. олылап әйтелгән сүзләргә әҗере 10 тапкыр артык исәпләнә.   14. Бер минут эчендә Аллаһы Тәгаләнең шушы дөньяның төзелешен  камил дәрәҗәдә бар иткәнлеге турында уйланырга мөмкин. Андый кешеләрне Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә “үлил әлбаб” дип атый, ягъни аек акыллылар, фикерләүче кешеләр.    15. Бер минут эчендә үзебезнең уйларыбызны, йөрәктән чыккан иң саф хисләребезне Аллаһыны тануга, Аңа чиксез рәхмәт әйтүгә, Аның җәзасыннан куркуыбызны, Аны ни дәрәҗәдә яратуыбызны вә Аңа өмет итүебезне аңлатуга юнәлтә алабыз. Шул рәвешле Бердәнбер Аллаһыга табынуның берьюлы бик күп баскычларын үтәчәкбез. Бар нәрсәдән дә Олы булучы Аллаһ Раббыбыз белән “сөйләшүгә” кадерле минутларны һәрвакыт табарга мөмкин, ул булсын табигатькә чыкканда, эшкә барганда, транспортта  булганда яисә ялгыз калган башка вакытларда.   16. Бер минут эчендә без файдалы булган китапның бер битен укып чыга алабыз.   17. Бер минут эчендә якыннарыбызга шалтыратып хәлләрен белергә мөмкин, чөнки туганлык җепләрен ныгытуга Ислам дине аеруча игътибар итә һәм югары бәяли.   18. Бер минут эчендә берничә кеше белән сәламләшергә мөмкин.   19. Бер минут эчендә берәр кемне начар эштән тыеп калырга мөмкин.   20. Бер минут эчендә дәгъвәт кылып берәр кемне туры юлга бастырырга мөмкин.   21. Бер минут эчендә яхшы эш белән мәшгуль кешегә ярдәмләшергә мөмкин.   22. Бер минут эчендә борчылып утырган кардәшеңне юатырга мөмкин.    23. Бер минут эчендә хәләлеңә мәхәббәтеңне аңлатырга мөмкин.   24. Бер минут эчендә юлдан башкаларга комачаулый торган әйберне алып куеп күп савапларга ирешергә мөмкин.   Шулай итеп, кадерле укучыларыбыз, 60 секунд вакыт аралыгында никадәр нигъмәт яшеренгәнен үзегез аңлагансыздыр. Димәк, андый кардәшләребезнең гомере бушка узмаячак. Югарыда саналып киткән изге гамәлләр бездән күп көч таләп итми. Аларны үтәү өчен тәһарәт, госел кебек аерым шартларны да үтәргә кирәкми. Күбесен машинада яки җәяү барганда, кемнедер көткәндә, ял итеп утырганда яисә ятып торганда үтәргә була, фәкать теләк һәм, әлбәттә, изге ният кирәк. Шуларның берничәсен генә булса да үтәгән кеше дөньяның мәшәкатеннән арынып, күңел тынычлыгына һәм бәрәкәткә ирешер. ИншАллаһ. Рамазан ае мөбәрак булсын. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.    
---

--- | 04.07.2015

Тәүбә догасы

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Тәүбә кылу – динебез һәм кеше яшәешенең асылы. Чөнки Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә әйтелгәнчә, нинди генә Адәм баласы булмасын – барысы да гөнаһлы. Гөнаһ кылу, нәфес - әлеге сыйфатлар изгеләре белән беррәттән шулай ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Ләкин олы шәфкать иясе булучы Раббыбыз безгә гөнаһлардан чистарыну өчен тәүбә ишекләрен ача. Алай гына да түгел, кайбер хәдисләрдә әйтелгәнчә, Аллаһы сөбеханәһү вә Тәгаләнең кодрәте тәүбә кылган бәндәсенең гөнаһларын савапка алыштырырга да җитә икән. Бу хакта тулырак мәгълүматны даими киңәшчебез “Әниләр” мәчете имам – хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров җиткерә.   - Риваятьләрдән аңлашылганча, кыямәт көнендә кайсебер кешеләр килерләр һәм гамәл дәфтәре ачылганда бу гөнаһым, теге гөнаһым бар иде дип аларны дәфтәрдән эзли башларлар, ләкин тапмаячаклар икән. Ягъни Аллаһы Тәгалә үзенең киң мәрхәмәте белән аларны юк иткән, гамәл дәфтәреннән сөртеп алган була. Нәрсә хисабына? Әлбәттә, тәүбә-истигъфар хисабына. Безгә үрнәк өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең гөнаһлары гафу ителеп беткән булса да, ул көненә 70-100 мәртәбә тәүбә-истигъфар кылган. Моннан тәүбә кылуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңларга буладыр. Әйтергә кирәк, тәүбәнең шартлары бар. Тәүбә кылырга ниятләгән кеше иң беренче чиратта кылган гөнаһы өчен үкенергә, хәрам гамәлне башка эшләмәм дип үзенә сүз бирергә, Аллаһыдан гафу ителүне сорап дога кылырга тиеш. Әгәр дә инде тәүбә кылып яңадан шул гөнаһысына кайтса, элек кылган гөнаһлары да кайтырга мөмкин. Шуңа күрә бик сак һәм һәр эшне уйлап эшләргә кирәк.   Раббыбыз безгә карата бик мәрхәмәтле, шуңа күрә тәүбәне нинди телдә кылсаң да, ул кабул ителә. Ләкин бу максаттан Расүлебез безгә махсус догаларын өйрәтеп калдырды. Мәсәлән, кыска гына ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺИ дип дога кылабыз. Бу сүзләр “Аллаһы Тәгаләдән минем гөнаһларымны гафу итүен сорыйм”, дигәнне аңлата. Икенче догасы да бар. ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺИ ЛӘЗИ ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘҺҮ ӘЛ-ХӘЙУЛЬ    КАЙУМ ВӘ ӘТҮБҮ  ИЛӘЙҺИ. Бу сүзләр тәрҗемә ителгәндә “Барлык нәрсәнең Хуҗасы булучы, бердәнбер Аллаһы Тәгаләгә өмет итәм, ул гына бар нәрсәне карап торучы. Аннан гына барлык гөнаһларымны гафу итүне сорыйм!”, - дигән мәгънәне аңлата.    Газиз кардәшләр, алай гына да түгел. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә бәндәнең кылган гөнаһына үкенүен белсә, шул гөнаһыннан истигъфар иткәнче үк, гөнаһын ярлыкар икән. Ә бу исә кылган гөнаһка үкенү – үзе тәүбә дигән сүз. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.  
---

--- | 04.07.2015

Бурычтан котылу догасы

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Адәм баласының  тормышы гаҗәеп инде. Кешенең бармаклары тигез булмаган кебек, Аллаһы Тәгалә каршында кешеләр дә тигез түгел. Кемдер акчасын кая куярга белми, ә кайберәүләр гомер буе мохтаҗлык кичерә. Чарасызлыктан күпчелек кеше бурычка акча алып, әҗәтләргә бата, кредитлар түли. Ислам дине әҗәткә акча алуга ничек карый икән? Әлеге сорауны без даими киңәшчебез “Мәрҗәни” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновка юлладык. Ул менә нәрсә дип җавап бирде:   - “Әгәр берәү сезнең яныгызга бурычка мал яки акча сорап килә һәм сез шул кешегә ярдәм нияте белән бурычка ул сораган әйберләрне биреп торасыз икән, шул вакытта кыямәт көнендә бернинди башка күләгә булмаганда Аллаһы Тәгалә шушы бурычка биреп торучы, яисә бурычының яртысын өлешчә гафу итүчене үзенең рәхмәт күләгәләренә кертер”, диелгән Аллаһы Тәгаләнең Расүленнән с.г.в. соң калган хәдисләрдә.             Моннан аңлашыла ки, әгәр бер кешенең ихтыяҗы чыгып бер мөһим эш эшләргә, яки берәр нәрсә алырга теләп акчасы җитмәгән очракта Аллаһы Тәгалә бурычка мал алып торырга рөхсәт итә. Бер мөселман икенче кардәше өчен терәк булып тора, шунлыктан үзара ярдәмләшеп яшәү ул – сөннәт.    - Хәзрәт, алайса бу очракта да кылына торган махсус догасы бардыр, мөгаен?                                                           -  Әйе, әлбәттә, Ислам дине мөселман кешесенең тормышында була торган барлык вакыйгаларны күздә тоткан. Алай гына да түгел, савапларны күпләп җыярга ашыккан мөэмин-мөселман өчен һәр минутны файдалы итеп, ягъни гыйбәдәттә уздыру мөмкинлекләре ачыла. Тагын  бер хәдисне искә төшерсәк, анда мондый сүзләр бар: “Әгәр берәү мөмкинчелеге булып бурычка акча биреп, соңыннан ул кешегә әҗәтен гафу итә икән, Аллаһы Тәгалә шул изге бәндәне җәннәт әһелләреннән итәр” диелгән. Сөбеханалла! Ә бурычтан котылу өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бер дога кыла торган булган һәм аны безгә дә өйрәтеп калдырган. ӘЛЛАҺУММӘ ӘКФИНИ БИ ХӘЛӘЛИКӘ ГАН ХӘРӘМИК ВӘ ӘГЪНИНИ БИФАДЛИКӘ ГАММӘН СИВӘК. Бу сүзләр “Әй, Аллаһым, син биргән хәләл ризыклар син биргән хәрам ризыклардан мине ерагайтсыннар иде. Әй, Раббым, кешегә мохтаҗ булмыйча, кешедән ярдәм сорамыйча, синнән генә ярдәм сорасам иде”, - дигәнне аңлата.    Тик дусларым, бурычка керү Исламда рөхсәт ителсә дә, без моннан качарга тиеш, чөнки әҗәтле килеш дөньядан китсәк, безгә Раббыбызның ачуы төшәргә мөмкин. Әҗәтле кеше мәрхүм булган вакытта ул әрвахның кыямәттә хәлен җиңеләйтер өчен аның бурычын туганнары яисә кардәшләре түләргә тиеш. Ә иң яхшысы Ходайның биргәненә шөкрана кылып яшәү. Остазыбыз да әлеге фикерне хуплады:   - Чыннан да, Аллаһ Рәсүле с.г.в. “Синнән өстенрәк кешеләргә карамыйча, синнән түбәнрәк булган кешеләрнең хәләтенә кара һәм үзеңнең булган нигъмәтләреңне күреп шөкрана кыл, рәхмәтеңне әйтеп яшә!”, - дигән.    Хөрмәтле укучыларыбыз, шулай итеп, бүген тагын бер дога өйрәндек. Тик азактан Рәсүлебезнең с.г.в. янәдән бер хәдисен искә төшерәсе килә. Ул безгә шундый хәбәр калдырган: “Әгәр дә бәндә догасын “Йә Раббым! Йә Раббым! Йә Раббым! дип башласа, Аллаһы Тәгалә аңа: “Әйт колым, теләгеңне үтим!”, - дип җавап бирә. Тик бөтен галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә алай әйтер өчен безнең фәкать тел хәрәкәте генә җитәрме икән? Юк, әлбәттә, күп тапкырлар тәүбә кылып, догаларыбызны йөрәк белән ихластан кылыйк. Сезгә күңел тынычлыгы теләп саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
---

--- | 04.07.2015

Байлык догасы

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Изге Коръәни Кәримнең “Мәләйкә” ягъни “Фәрештәләр” сурәсенең 45нче аятендә “Аллаһу Раббыбыз үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, белем, һидаять бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирми калса, аларны бирүче һич тә булмас” диелгән. Моннан аңлашыла ки, баеган колын фәкыйрь итүче дә, ярлы кешене баетучы да – бердәнбер Зат, киң кодрәткә ия булучы Аллаһы Тәгалә. Әлеге темага кагылышлы сорауларны без “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка юлладык. 

- Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Байлык, бәрәкәт турында Изге китапта та сүзләр булгач, бу Ислам динендә тыелмый дияргә мөмкинме?   - Вәгаләйкүм сәлам. Бай булу Ислам динендә Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте буларак кабул ителә. Димәк, тыелмый. Алай гына да түгел, бер хәдистән аңлашылганча, “Аллаһы Тәгалә колына биргән нигъмәтләрен аның өстендә күрергә ярата”. Бу мөселманнар затлы киенеп, матур яшәргә тиеш дигәнне аңлата.  Яхшы белем, йорт, һәм башка төрле уңайлыклар белән үзен һәм якыннарын тәэмин итү өчен кешегә матди яктан  нык булу кирәк. Пәйгамбәребез дә с.г.в. моны аңлап, һәрвакыт менә шундый доганы кылып яшәгән: “Аллаһуммә инни әсъәлүкә әлһүдә вәт тука вәл гафәфә вәл гыйнә”. Әлеге сүзләр “Әй, Раббым, мин синнән һидаять, тәкъвалык, гөнаһлардан чистарынуны һәм байлык сорыйм”, дигәнне аңлата.     - Аллаһы Тәгалә  һәркемгә нәрсәнең хәерле икәнен иң яхшы белүче. Байлык белән дәрәҗә дә кемгәдер сынау буларак бирелергә мөмкиндер, шулаймы?       - Әйе, нәкъ шулай. Пәйгамбәребез дә с.г.в. байлык белән дә, ярлылык белән дә сыналган. Акчасы, малы булган вакытта масаймаган, кешеләрне мыскыл итмәгән, киресенчә, байлыгын сәдакәгә сарыф иткән. Халыкка файдасы тигән. Ә инде акчасы беткән вакытларында сабыр иткән. Ислам дине һәммәбезне дә менә шулай ике яклы булырга өйрәтә: байлыгың булганда якыннарыңны, кардәшләреңне онытмаска, гаиләңә сарыф итәргә, әгәрдә малың юк икән – сабыр итәргә һәм тырышып эшләргә. “Алма пеш, авызыма төш!”, дип ятучы кешегә Ходай берничек тә ярдәм итә алмый. Кеше үзе тырышса гына Аллаһу Раббыбыз аңа ярдәм итәчәк. Пәйгамбәребез холкындагы кешене Ислам дине иң яхшы холыклы, хәерле кеше дип атый.   - Андый булу бик җиңел түгел бит. Пәйгамбәребез с.г.в. шул максаттан махсус догалар укып сабыр иткәндер.   - Әйе, бик кыен. Шуңа да барлык мөселманнар өчен үрнәк булучы сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның с.г.в. тагын бер догасын искә төшерик: “Аллаһуммә инни әгузүбикә минәл куфри вәл факр”.  Әлеге кыска доганың мәгънәсе бик тирән: “Әй, Раббым, мин Сиңа көферлектән, фәкыйрьлектән һәм ярлы булудан сыгынам”. Бу догада сүз матди  фәкыйрьлек турында гына түгел, ә рухи ярлылык  турында да бара, ягъни адәм баласы хөсетлек, саранлык  кебек начар сыйфатлардан саклануны сорап дога кыла. Ә бу белгәнебезчә, күпкә әһәмиятлерәк.    Остазыбыз Шәүкәт хәзрәт белән килешми мөмкин түгел. Бер хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһы Тәгалә сезнең киемегезгә түгел, ә калебегезгә карар”. Тәннең зәкәте – ураза, байлыкныкы исә - сәдака. Ходайның биргән нигъмәтләреннән тиешенчә, Раббыбыз бездән риза булырлык итеп файдаланыйк, мохтаҗларга ярдәмләшеп яшик, газиз кардәшләр. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
---

--- | 04.07.2015

Базар догасы

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Әссәләмүгаләйкүм, хөрмәтле укучыларыбыз, мөхтәрәм дин кардәшләр. Дини китапларда еш кына мөселманнарны иң бәхетле кешеләр дип атыйлар. Уйлап карасаң, бу сүзләрнең дөреслегенә инанасың, чөнки мөэмин-мөселман бәндә һәр эшен бөек Аллаһы Тәгалә исеме белән башлый һәм Аңа тапшыра. Ә белгәнебезчә, Ходай Тәгалә Изге Китапта “Әй, бәндәләр, “Бисмилла” әйтеп башлаган һәм миңа тапшырган эшегезнең нәтиҗәсен сез көткәннән дә унашлырак һәм хәерлерәк итәрмен”, - дигән. Шуны истә тотып, мөселманнар эшләре яхшы барса да, көтелгәнчә үк уңышлы килеп чыкмаса да, уфтанмый, ә киресенчә, “Ходайның биргәненә шөкер! Аллаһы безгә нәрсәнең хәерле икәнен яхшырак белүче”, дип күңелләрен тынычландыра. Тормышның күпчелек очракларында шундый халәттә кала белгән кешеләрне бәхетсез дип атап буламы? Юк, әлбәттә. Чыннан да, сәламәтлек, бәрәкәт яисә башка нәрсә сораганда, иманлы кеше фәкать Раббысы Аллаһка гына таяна. Шуңа да догаларны кешеләрнең гомерлек юлдашы дияргә була. Тормышның төрле очракларында искә алынырга киңәш ителгән догалар турында бәян итүче  әлеге сәхифәбезнең узган чыгарылышларында без рухи кыйммәтләр турында гына түгел, ә матди әйберләр хакында да сүз алып бардык: бурычлардан котылу, баю хакында сөйләштек. Күпчелек укучыларыбыз дин белгечләренең киңәшләренә колак салып, якын арада әлеге догалар ярдәмендә матди хәлләрен яхшырта алыр дигән өметтә көн дә кирәкле тагын бер дога тәкъдим итәргә булдык. Аны гади генә “Базар догасы” дип атарга мөмкин.  Бу сорау буенча белемнәребезне арттырырга безгә “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров ярдәм итәр.    - Шәүкәт хәзрәт, базар мәсьәләсе кебек матди әйберләр турында сөйләшкәндә Аллаһы Тәгаләнең бөек исемен телгә алу дөресме икән?   - Әлбәттә, бу дөрес һәм бик кирәкле гамәл. Ни өчен кеше базарга барганда дога кылырга тиеш дигән сорау туганда Аллаһының Расүле Мөхәммәднең с.г.в. хәдисләрен искә төшерергә кирәк. Шуларның берсендә “Аллаһы Тәгаләгә иң якын урыннар ул мәчетләр - анда адәм баласы сәҗдә кыла. Ә инде Аллаһыга иң ерак урыннар дип базарлар санала, чөнки алар шайтанга якын урыннар”, - диелгән.   - Базар һәм кибетләр, аңлавымча, акча, мал, бәхәс урыннары булганлыктан шайтан йортлары дип саналадыр?    - Әйе, дөрес. Нәкъ менә шушы урыннарда кешенең шайтан вәсвәсәсенә бирелүе бик мөмкин. Мисал өчен, һәммәбез дә көндәлек кибеткә йөри. Киштәләрдә әйберләрне шулкадәр матур итеп тезеп куялар ки, хәтта кайчак үзебез дә сизмәстән тормыш итәргә кирәк-яракны алырга барган очракта да кирәгеннән артык акча сарыф итеп куябыз. Шул рәвешле акча исраф булырга мөмкин, ә бу гамәл, белгәнебезчә, гөнаһ санала.    - Шундый күңелсез очраклардан саклану өчен махсус доганы укып Ходайга тапшырсак, һичшиксез, яхшырак булыр. Пәйгамбәребез нинди доганы укый торган булган?   - Базарга килгән вакытта Расүлебез с.г.в. һәрвакыт бер доганы укыган: Ләә иләәһә илләллаһу вәхдәһү ләә шәрикәләһ. Ләһүль мульку вә ләһүль хәмде йухйи вә йүмит вә һувә хәйүн ләә йәмут бийә диһиль хаир вә һувә галә кулли шәйин кадир. Аның мәгънәсен зикер дип тә әйтсәк була: “Аллаһы Тәгаләдән башка иләһ юк. Ул Үзе генә һәм барлык патшалык Аңарда. Барлык мактауларыбыз, сәналәребез Аңа гына булсын. Ул безгә тормыш бирүче, үлем дә Аннан. Ә Үзе Ул тере заттыр, Ул беркайчан да үлмәс. Аның кулында барлык изгелек һәм яхшылык. Аллаһы Тәгаләнең барлык нәрсәгә көче һәм кодрәте җитә. Әй, Раббым, мин синең ярдәмеңә мохтаҗмын, мине хаталардан Үзең саклачы”. Базарга яисә башка сәүдә нокталарына якынлашканда күңелебездән шул доганы әйтсәк, Ходай Тәгаләнең рәхмәт канаты астында булырбыз, иншалла.     Шәүкәт хәзрәтнең сүзләренә “Амин” дияргә кала, газиз дин кардәшләрем. Догаларыбыз кабул булсын өчен, Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча иң элек тәһарәт алып, 2 рәкагәть һәҗәт (нәфел) намазы укырга киңәш ителә. Тик шулай да бу фарыз түгел ягъни үтәмәсәң, гөнаһ саналмый. Доганы гарәпчә түгел, ә ихластан татарча кылсак та кабул булыр, иншалла. Һәр эшегездә догалар юлдаш булсын, дусларым, дога – гыйбәдәтнең асылы. Шул теләктә мин сезнең белән саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.  
---

--- | 04.07.2015

Яңа кием кигәч укыла торган дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Әссәләмүгаләйкүм, кадерле туганнар, мөхтәрәм дин кардәшләрем. Бу дөньяда Адәм балаларына савап алу, Ходай рәхмәтенә ирешү өчен бик күп мөмкинлекләр бирелгән: зикер-тәсбих кылу, гыйлем алу һәм тарату, җәмгыятькә, гаиләгә файда китерү, мохтаҗларга ярдәмче булу, сәдакалар бирү һәм башка бик күп төрле изге эшләр. Ни гаҗәп, шулар арасында матур һәм шәригатьчә киенү дә гыйбәдәт була ала икән. Беренче карашка гади генә гадәт, тик ислам белгечләре  киемне тәннең гаурәт җирләрен каплау ысулы гына түгел, ә Ходайның бер нигъмәте дип кабул итә. Ислам белгече, даими киңәшчебез, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бу хакта ниләр уйлый икән?   - Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм! Ничек инде матур киенү гыйбәдәт була ала? Моңа аңлатма бирегезче.   - Вәгаләйкүм сәлам. Әйе, чыннан да бу шулай. Моның турында Аллаһның илчесе Мөхәммәд тә с.г.в. бер хәдисендә “Әй, кардәшләрем, әгәр дә берәрегез яңа кием кигән вакытта, моның Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләнең бер нигъмәте икәнлеген аңлап, рәхмәт әйтү нияте белән авызын ачса, аның бу фикере өчен савабы инде язылган булыр”, - дип әйтеп калдырган. Пәйгамбәрнең с.г.в. тагын бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә үзе биргән нигъмәтләрен кеше өстендә күрергә ярата” дигән сүзләр дә бар. Димәк, аңлаганыбызча, матур киенү һәм шул вакытта Аллаһу Раббыбызны мактау – чып-чын гыйбәдәт булып тора.   - Безгә барлык нәрсәдә үрнәк булучы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. бик тәкъва кеше буларак үзе дә матур киенгәнме?   - Нәкъ шулай, кайбер риваятьләрдә бу хакта бер сәхабә: “Мин аны шундый матур, күркәм, яхшы киемдә күрдем ки, хәтта аңарчы андый матур кешене күргәнем дә булмады!”, - дип сөйләп калдырган. Бү сүзләрдән Расүлебезнең нинди зәвыклы кеше икәнлеге аңлашыла. Ул матур киенергә бик яраткан һәм өммәтенә дә киемгә карата игътибарлы булырга киңәш иткән. Мөселманнарның җомга көннәрендә Аллаһы йорты саналган мәчетләргә яңа, матур киемнәр киеп баруы аеруча хуплана. Тик Расүлебез с.г.в. яңа киемнәрне еш алып акчасын исраф итмәгән, ә булган киемен пөхтә тоткан. Киемен генә түгел, үзен дә Пәйгамбәребез карап йөрткән, һәрдаим хушбуйлар сибенгән.   -  Яңа киемнәр алып кияргә мөмкинчелек биргәне өчен мөэмин-мөселманнар  Аллаһка рәхмәт әйтеп дога кылса, бик күркәм булыр иде.   - Һичшиксез. Алай гына да түгел әле - яңа кием кигәндә кеше махсус дога кылса, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан сакланыр. Әлеге дога бик озын түгел: ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ ЛӘЗИ КӘСӘӘНИ ҺӘЗӘ ВӘ РАЗӘКАНИҺИ МИН ГАЙРИ ҺАУЛИН МИННИ ВӘ ЛӘ КУӘ. Мәгънәсенә килгәндә әлеге дога “Мине шушы киемгә киендергән Аллаһу Раббыма сәналәр булсын. Мин бернинди көч куймаган әлеге нигъмәте өчен Ходайга рәхмәтләремне белдерәм. Әлхәмдүллилләһи, Аллага шөкер!”, - дигәнне аңлата.   Остазыбыз сүзләренчә, яңа кием кигән вакытта әлеге доганы укыйбыз икән, Раббыбыз безнең моңа кадәр булган гөнаһларыбызны да, шул киемне кигәннән соң  кылганнарын да кичерәчәк икән. Бу сүзләргә “Амин” дияргә кала. Тик саубуллашыр алдыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. тагын бер хәдисен исебезгә төшерик әле: “Бер адәм халык арасында мактаныр өчен кием киеп йөрсә, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә ул кешедән йөз чөерер, йә ул киемен салганчыга кадәр аны түбәнәйтер”. Кадерле укучылар, Ходайның биргәннәренә рәхмәтле булып, сөенеп яшик. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.     
---

--- | 04.07.2015

Аналарга дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. каршына бер сәхабә килеп “Мин иң элек кемгә изгелек күрсәтергә тиеш?” дигән сорау биргән. Расүлебез с.г.в. аңа “Әниеңә” дип җавап кайтарган. Шуннан соң сәхабә кабатлап  тагын сораган: “Әниемнән соң кемгә изгелек кылыйм?” - дип. Пәйгамбәребез икенче тапкыр да : “Әниеңә” -  дигән. Өченче тапкыр да шулай кабатланган. Дүртенче тапкыр сорагач кына Пәйгамбәребез “Әтиеңә” дип җавап бирә. Ягъни бу хәдистән аналарның атага караганда никадәр өстенрәк икәнлеген, зур дәрәҗәдә булуларын ачык аңлыйбыз. Иң беренче хакыбыз аналардан башлана.                                                         Шәүкәт хәзрәт тагын бер риваятьне искә төшереп үтте.   - Пәйгамбәребез с.г.в. яшәгән вакытта бер сәхабә үз әнисен җилкәләренә үтыртып Кәгъбатулланы тәваф кылган,  ягъни җиде мәртәбә әйләнеп чыккан. Әйтергә кирәк, Кәгъбәтулланы бала күтәреп әйләнүе дә авыр, ә бу кеше әнисенә Хаҗ кылырга ярдәм иткән. Шуннан соң ул Мөхәммәд с.г.в. янына килеп “Мин әниемнең хакын үтәдемме?”- дип сораган. Расүлебез аңа җавап итеп: “Әй, бәндә, тырышканыңны Аллаһы күргәндер. Тик әниең сине тудырганда әйткән бер “аһ” тавышын да түләп бетерә алмадың әле син”, - дип әйтә.   Әйе, әлеге риваятьтән аналарыбыз каршында чиксез бурычлы икәнебезне аңларга була. Шуңа да без, балалар, безнең өчен төннәрен йокламаган, җаннарын бирергә әзер торган олы затлар – газиз әниләребез өчен һәрдаим догада булырга тиешбез.   - Шәүкәт хәзрәт, мәшһүр догаларыбыз арасында тагын бер олы доганы өйрәтеп китсәгез иде. Әниләребезгә багышлап без нинди доганы белергә һәм укырга тиешбез.   -  Аллаһы Тәгалә безне – мөселманнарны ничек һәм нинди догаларны кылырга үзе өйрәтә. Аналарыбызга багышлап без “Раббир хамһума кәмә раббайяни сагиран” дигән сүзләрне әйтеп йөрергә тиешбез. Аның мәгънәсе шул булыр: “Әй, Раббым, әти-әниемнең барлык гөнаһларын, хаталарын гафу ит, мине кече вакытта, бала чагымда тәрбияләгәнгә күрә.  Ягъни үземдә булган бурычымны сорыйм – Синең рәхмәтеңдә булсыннар иде”.    - Барча Пәйгамбәрләр шушы доганы укыганмы?   - Әйе, тик Ибраһим галәйһиссәләмнең тагын бер догасы бар.  Аның үз ата-анасына багышлый торган дога Коръәни Кәримнең Ибраһим сурәсендә килә: “Раббанагъфирли вә ли вә лидәйә вә лил мүьмининә йәүмә йәкумуль хисабе”. Аның мәгънәсе шул: “Әй, Раббым, минем әти-әниемнең, барча мөэминнәрнең, иман китергән бәндәләрне гафу ит. Хисап, Кыямәт көнендә дә Үзеңнең киң кодрәтең белән барчабызның гөнаһларын гафу ит”.   Киң кодрәткә ия булучы Аллаһу Раббыбызның “Ананың баласына, ә баланың анасы өчен кылган догасы киртәсез кабул булачак”, дигән сүзләрен дә онытмасак иде.  Ходай Тәгалә, һәрбер ата-анага балалар игелеге насыйп итсен. Мөхтәрәм кардәшләр, бәйрәм көннәрендә генә түгел, исән-сау булучы, ә фани дөньядан киткән булсалар аеруча, һәрдаим ата-аналарыбыз өчен догада булыйк.  Әлеге язманы  Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. бер хәдисендә әйтелгән сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Җәннәт аналарыгызның аяк астында”. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.  
---

--- | 04.07.2015

Ашаганнан соң укыла торган дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Тәнебезнең  сәламәтлеген саклау өчен без көндәлек күпмедер күләмдә ашарга һәм эчәргә тиеш. Әмма моның да үз тәртибе, ризыкларыбызның яраганы-ярамаганы бар. Пәйгамбәребезнең с.г.в. бу хакта: “Әгәр тәннәрегезне харам ризык белән җыйсагыз, кыямәт көнендә шушы тәннәрегез җәһәннәм утына ягулык булыр” дигән  төгәл хәдисе бар. Ә нәрсә соң ул харам ризык? Әлеге сорау белән без Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеровка мөрәҗәгать иттек. Ул менә ниләр бәян итте:   - Аллаһы Изге китабында безгә әйтә: “Сезгә Аллаһ җирдәге бөтен нигъмәтләрне, тәмле ашларны хәләл итте, яратты, әмма берничә төркем ризыкны тыйды. Беренчесе, дуңгыз ите. Икенчесе, хәмер эчү. Өченчедән, үләксә ите яисә “Бисмилла” әйтелмичә суелган ит. Дүртенчедән, мөселманнарга кан эчү тыела. Башка ризыклар белән ләззәтләнегез, ләкин харамга кул сузмагыз!”.     - Харам ризык белән туклану нәрсәгә алып килергә мөмкин?    - Иң мөһиме бу гамәл Раббыбызга буйсынмау булып тора, димәк Аллаһы Тәгаләнең ачуын китерә. Шул рәвешле адәм баласының догасы да кабул булмый. Бу хакта бер риваятьне искә төшерү урынлы булыр. Бер пәйгамбәр яңгыр булмаган вакытта бөтен кавем-кабиләсен кырга алып чыгып Аллаһы Тәгаләгә “Әй, Раббым, бирче яңгыр, бирче ризык!”, - дип ялварган. Аллаһ шул вакыт аларга “Сез кулларыгызны күтәрәсез, әмма сезнең кулларыгыз кан белән, гөнаһ белән тулы. Сезнең ашамлыкларыгыз-эчемлекләрегез харам. Ничек сез шул кулларыгыз-авызларыгыз белән миннән сорыйсыз”, -  дигән сүзен иңдергән.     - Моннан аңлашыла ки, әгәр безнең кулларыбыз, тәннәребез гөнаһ, хәрам ризык белән тула икән, Ходай түбәнчелеккә төшерә һәм догабызны  кабул итми.   - Әйе. Харам ашауның тагын бер куркынычы бар. Пәйгамбәрез Мөхәммәд с.г.в. әйткәнчә “Бер харам ризык сезне бер хәләл ризыктан мәхрүм итә. Сезнең харам ризыгыгыз сезгә хәләл юллар белән килә торган ризыкны ерагайта.” Димәк, харам ризыктан никадәр ераклашсак, Ходайга шулкадәр якынаябыз дигән сүз бу.     Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә әйтелгәнчә, харамнан тыелуда күрсәткән сабырлыкка 900 дәрәҗә савап булыр. Аллаһу Раббыбыз шушы сабырлыкны һәрбарчабызга да насыйп итсә иде. Ә хәзер әйдәгез доганы өйрәнүгә керешик. Бу хакта без тирән белем иясе Тәнзилә абыстай белән әңгәмә корабыз.   - Тәнзилә апа, әссәләмүгаләйкүм. Доганы өйрәнер алдыннан иң элек шәригать кушканча ашау-эчү әдәбен искә төшереп үтик әле.   - Вәгаләйкүмсәлам. Әйе, мөселман кешесе өстәл артына утыру белән, ашый-эчә башлаганчы ук “Бисмилла”ны әйтергә тиеш. Ягъни ризыкны уң кулына Аллаһы Тәгалә исеме белән ала һәм ашый башлый.    - Ә, мәсәлән, берәр кешенең бик нык ашыйсы килеп ул бу сүзне әйтергә онытса, гөнаһ саналамы?   - Юк, бу гөнаһ түгел. Тик бу очракта кеше “Бисмилла”ны ашап бетергәч әйтә. “БИСМИЛЛӘХИ-ФИ-ӘВӘЛИҺИ-ВӘ АХЫЙРИҺИ”, - дип. Тәрҗемәсе “Бу ризыкны Аллаһы исеме белән ашый башладым һәм тәмамлыйм”, - дигәнне аңлата.    - Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. ашау әдәбе турында берәр хәдисе калганмы?    - Әйе. Бу хакта Расүлебез “Ашказаны бөтен авыруларның өедер, чама белеп ашау – дәваның башыдыр. Моны гадәт итегез. Ашыйсыгыз килсә, әз-әзләп, бүлеп-бүлеп, пакь, хәләл ризыкларны ашагыз һәм ризыкны суытып ашагыз, чөнки кайнар ризыкта бәрәкәт юк. Ашаганда ашказаныгызны күңелдән өч өлешкә бүлегез: беренче өлешендә ризык, икенчесендә эчемлек, өченчесендә һава булсын. Ашап бетергәч тешләрегезне чистартыгыз һәм кулларыгызны юыгыз”, - дип әйтеп калдырган.    - Менә бит ничек кызык! Бүгенге көндә табиблар нәкъ шулай тукланырга киңәш итә.   - Әйе, бу Рәсулебезнең с.г.в. бөек акыл иясе икәнне тагын бер кат исбатлый.   - Сөбеханалла. Тәнзилә апа, татлы ризыклар белән туендырганы өчен без Ходайга рәхмәт әйтеп нинди доганы укырга тиешбез?   - Догасы шул: БИСМИЛЛӘХИР-РАХМАНИР-РАХИМ. ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺИ ЛӘЗИ ӘТГАМӘНӘ ВӘСӘКАНӘ ВӘҖӘГАЛӘНӘ МИНӘЛМҮСЛИМИН. Тәрҗемә иткәндә “Безне ашаткан-эчерткән, безне мөселманнардан иткән Аллаһка мактау булсын”, - дигәнне аңлата. Әлеге доганы укыганнан соң үзебезнең телдән “Раббым, бу ашаган ризыкларның шифа-сихәтен җаныбызга-тәнебезгә бир. Ашыбызның, эшебезнең, сүзебезнең бәрәкәтен, тәнебезнең хәрәкәтен, җаныбызның тынычлыгын бир. Хәләл, пакь ризыклар ашап Аллаһ кушканча яшәргә насыйп әйлә!”, - дип әйтсәк тә була.   - Аңлашылды, ә доганы кычкырып укырга кирәкме, ничек дөрес була?   - Доганы белмәүчеләр янында кычкырып укысаң да ярый, әмма белгәннәр эчтән укыса да дөрес.   - Яхшы. Тәнзилә апа, үземнең һәм укучыларыбыз исеменнән шундый тулы җавапларыгыз өчен Аллаһының рәхмәте яусын дип саубуллашам.    Хөрмәтле дин кардәшләр, хәләл ризыклар белән, әдәпне саклап тукланыйк һәм һәрвакыт догада булыйк, чөнки дога – ул гыйбәдәтнең асылы. Һәммәгезгә дә сәламәтлек теләп саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.
---

--- | 04.07.2015

Сынаулар килгән вакытта укылучы дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү, газиз дин кардәшләр.     Тормыш ул – озын юл. Аның башы бишек булса, ахыры – кабер. Дөньяга килгән һәрбер кеше шул юлны үтә. Тормыш юлында һәркемнең үз максатлары, омтылышлары. Яшәүнең мәгънәсе исә озак яшәүдә генә түгел. Ничә яшьтә дөньядан үтсәң дә, кылган изгелекләрең эшләгән явызлыкларыңнан күбрәк булырга тиеш. Тормыш дигән юлны хаталанмыйча, нәфес артыннан гына кумыйча үтү өчен, Аллаһ Раббыбыз безгә яшәеш кануннарын, кагыйдәләрен биргән һәм үтәвебезне таләп иткән. Хәзер дин турында күп сөйләшәбез. Уйлап, фикерләп карасак, динне  кагыйдәле юл белән чагыштырырга мөмкин икән. Андый юлдан бару, әлбәттә җиңелрәк, чөнки Аллаһы Тәгалә тормышыбызда нинди кыенлыклар туарга мөмкин икәнлеген белгән, шуңа аларның чишелешен дә адәм баласына җиңелрәк булсын дип алдан күрсәткән. Диннен кагыйдәләре исә, белгәнебезчә, Изге Коръәни Кәрим һәм Аллаһның Расүле калдырган хәдисләр. Димәк, тормышыбызны шуларга таянып алып барсак, безгә күпкә җиңелрәк булачак.    Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, һәрнәрсәнең үз чираты. Тормышта уңыш белән уңышсызлык та чиратлашып килә. Сынаулар чорында мөселман кешесе үзен ничек тотарга тиеш һәм аңа нәрсә ярдәм итәргә мөмкин? Бүген шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз.    Мөэмин-мөселманнарның яшәү кодексы саналган Изге Китапның Әл-Бакара сурәсенең 155-157нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә әйткән: “Без сезне әле бер, әле икенче ысул белән сыныйбыз: курку, ачлык, мал җитмәү, малны, якыннарны һәм җиләк-җимеш уңышын югалту белән. Сабырларны шатландыр, кайгы килсә, яхшылык һәм начарлык Аллаһы Тәгаләдән булуына инанганнарны һәм: “Дөреслектә, без Аллаһының хакимлегендә, без Аңа гына кайтачакбыз! Без Аңа нигъмәтләре өчен шөкер итәбез һәм кайгы-хәсрәткә түзәбез”, - дип әйтүчеләрне. Бу – Раббыларыннан ризалык һәм рәхмәт бирелгән кешеләр һәм алар тугъры юлдан баралар”. “Иманның иң бөек мәртәбәсе дүрт төрле нәрсә белән табылыр. Күңел яратмаса да Аллаһының әмерләренә чыдамак, Аллаһының тәкъдиренә риза булмак, пакь күңел илә Аллаһыга тәвәккәл кылмак, һәммә эшне Аллаһы Тәгаләгә тапшырмак”, - дип яза Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең “Вәгазләрендә”. Димәк, аңлыйбыз ки, тормышта бәндәнең эшенә бөек ярдәмче булган нәрсә ул – аның риясыз иманы. Күңел күтәрергә авырсынган эшләрне күтәреп, һәр авыр минутларында бөек ярдәмчесе булган Аллаһыга ышанган адәм һәрвакыт Ходайның мәрхәмәтенә ирешәчәк. Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә, тәкъдиренә ышанмаган, зәгыйф иманлы кешеләрнең авырлыкларга очраган вакытларында үзләрен һәлак итүләрен уйласак, иманның кешелек өчен нинди урын тотканын белербез.   Ходайның бәндәсенә биргән сынауларын ачы дару белән дә чагыштырырга мөмкин: ул татлы түгел, ләкин бәндәгә шифалану өчен бирелә. Аллаһы Тәгаләнең үзенең яраткан колларын  гына сынарга яратуы хакында да онытмаска кирәк. Чөнки сөекле бәндәсен Раббыбыз бу дөньяда сыный, ә ачуы чыккан кешегә сынауларны ахирәттә бирәчәк. Сынаулар безнең гөнаһларны киметә. Аллаһы Пәйгамбәрләрнең күбесен сынаган. Мөхәммәд, Ибраһим, Нух галәйһиссәләмнәрне һәм бүтәннәрен искә төшерсәк тә күрәбез ки, алар тормышларының иң кыен, иң ачы вакытларында да Бөек Аллаһның исемен телдән төшермичә, соңгы минуткача догада булганнар. Нәтиҗәдә Раббыбыз аларны ярдәменнән калдырмаган. Әҗерен алар әле ахирәттә күрәчәк, иншалла. Сынаулар килгәндә безгә үрнәк булучы пәйгамбәрләр нинди доганы укый торган булганнар? Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в.  болай дигән: “Әгәр берәрегезгә бәла-каза килсә, “ИННӘӘ ЛИЛЛӘӘҺИ ВӘ ИННӘӘ ИЛӘЙҺИ РААҖИГҮҮН. АЛЛАҺҮММӘ ӘҖҮРНИ ФИИ МУСЫЙБӘТИ ВӘХЛИФНИ ЛИИ ХАЙРАН МИНҺӘ”,  - дип дога кылыгыз. Әлеге мәшһүр сүзләрен мәгънәсе “Дөреслектә, без Аллаһының хакимлегендә, без Аңа гына кайтачакбыз! Әй, Аллаһым! Минем башыма төшкән кайгы өчен миңа әҗерен насыйп ит һәм аны минем өчен хәерлегә алыштыр”, - дигәнне аңлата”. Хәдистәге сүзләр чыннан да нәтиҗәле һәм кешенең  бәла-казадан дәвалану өчен файдалы ысул булып тора. Әлеге догадагы сүзләрне аңлау кешегә бәла-каза сәбәпле кичергән көчле тетрәнүдән котылырга мөмкинлек бирә. Беренчедән, кеше үзе, аның гаиләсе һәм малы бары тик Аллаһы Тәгаләнең генә милке булып тора. Әгәр Хак Тәгалә кешедән берәр нәрсәне алса, димәк, Хуҗа Үзе ия булган нәрсәне кире алган булып чыга. Икенчедән, кешегә бирелгән һәм алдан ук анда булган нәрсәләр барысы да аңа вакытлыча файдалануга гына бирелгән. Шуның өстенә кеше фани дөньядагы әйберләрне үзе барлыкка китермәгән һәм бу бөтен нәрсәнең хакыйкый иясе түгел, үзендә булган нәрсәләрне бөтенләй саклау аның көченнән килмәү турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә кешеләр аларга әмер ителгәнне үтәүче һәм аларга бирелгәгә генә ия булучы ялланган хезмәткәрләргә тиң. Димәк, Ходай бездән риза булырлык итеп, аның каршындагы бурычларыбызны үтәргә тырышырга тиешбез.    Әлеге язманы янәдән бер хәдис белән төгәллисе килә, мөхтәрәм туганнар. “Бер адәм баласы догасының кабул булуын, үзендә булган мәшәкатьләрнең китүен теләсә, мәшәкатькә төшкән фәкыйрьнең мәшәкатен җиңеләйтсен”. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә һәр бәндәнең халык илә мөгамәләсенә карап эш кыладыр. Тормыш авырлыгында калган фәкыйрьләрнең тормышларына җиңеллек биргән кешегә теләгән нәрсәләрен биреп, бөтен мәшәкатьләрен бетергән хәлдә, инсаният дөньясына шәфкать күрсәтмәгән каты күңелле адәмгә үзе кебек катылык кылыр, аның сораган догаларын кабул итмәс, мәшәкатьләренә җиңеллек бирмәс. Кадерле укучыларыбыз, бер-беребезгә игътибарлы, шәфкатьле мөгамәләдә булыйк һәм бөек кодрәт иясе Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә, ризалыгына, әҗер-савабына өмет итеп яшик. Һәммәбезгә бирелгән сынауларны сабырлык белән үтәргә язсын дигән теләктә бүгенгә саубуллашам. Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.   
---

--- | 04.07.2015

Баш авыртканда укылучы дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Мөэмин-мөселманнар һәр туган көнгә шөкер итеп, Ходайга рәхмәт укып яши. Көндәлек яшәештә алар фәкать Аллаһының сүзенә, Изге Коръәни Кәримгә таяналар. Сәламәтлекләре борчыган вакытта да, сурә һәм аятьләрдән шифа, ярдәм эзлиләр.    Озак вакыт баш авырганда мөэминнәр дару эзләми, тәһарәт алып намаз укырга, үзләрен өшкерергә ашыга. Мондый ысулның ярдәмен, әлбәттә, чын күңеленнән ышанган кеше генә тоя ала. Даими киңәшчебез Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров бүген үзеңне сәламәтләндерүдә укыла торган кайбер аятьләр турында сөйли.   - Дин белгечләре баш авыртканда Коръәннең Мәрьям сурәсен укырга киңәш итә. Аның аеруча беренче, икенче аятьләре бик шифалы. Алар шулай укыла: “Бисмилләһир-рахманир-рахим. Кәәәф һәә йәә гайн саааде. Зикру рахмәти раббикә габдәһү Зәкәрия”. Тәрҗемә итеп мәгънәсенә керешсәк, беренче аятьнең нәрсә аңлатканын галимнәр әле дә белә алмый. Ул аятьнең мәгънәсен Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Бәлки ул шуңа да бик көчле дәвалану чарасы буларак саналадыр да. Ә икенче аятькә килгәндә ул “Зәкәриягә Аллаһының рәхмәте иңде” дигәнне аңлата. Шул аятьләрдә галимнәр шифа таптылар.    Дәвалануның ике ысулы бар. Беренчедән, кулларны башның маңгай өлешенә куябыз да, әлеге аятьләрне өч мәртәбә кабатлыйбыз. Икенче ысулы, шушы ике аятьне бер кәгазь битенә язып, чиста суга салабыз да, аннары шул суны “Бисмилла” әйтеп эчәбез.    - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. хәдисләреннән аңлашылганча, Аллаһының Расүленең башы авырганда Гайшә анабыз р.г. шулай ук ихлас сурәсен укый торган булган. Пәйгамбәрне шулай шифалаган. Ягъни ничек укыла ул? “Әгузү билләһи минаш-шайтанир-рәҗим бисмилләһир-рахманир-рахим. Кульһү-әллаһү әхәде. Әллааһүс – самәде. Ләм йәлиде. Үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүлләһүү күфү-үән әхәде”, - дип аңлата остазыбыз.   Бу аятьләрне, ягъни “Кульһүаллаһ” сурәсен барча авырулардан да дәва дип әйтергә була. Шәүкәт хәзрәт сүзләренчә, болардан тыш сахабалар “Әлхәм” сурәсен дә шифа сурәсе дип йөрткән һәм аны дәвалану чыганагы иткәннәр. Кадерле укучылар, уйлап карасак, Менә шушы аять һәм сурәләрне мөэмин-мөселманнар көненә берничә тапкыр намазда кабатлый. Димәк, аларның күңеле тыныч, тәннәре сәламәт. Аллаһу Раббыбыз изге Коръәни Кәримне дә Адәм баласы адашмыйча, туры юлдан нык атласын, тыныч вә бәрәкәтле гомер кичерсен өчен дип иңдергән. Шуны истә тотып, кеше Раббысының әлеге киң мәрхәмәтенә рәхмәт йөзеннән көненә биш мәртәбә намаз укый, ураза тота. Изге гыйбәдәтләр санына шулай ук дога кылу да керә. Алай гына да түгел, Ислам динендә доганы иң күркәм гыйбәдәт дип атыйлар. Пәйгамбәребезнең с.г.в. бер хәдисендә килгәнчә, бер бәндәнең дога кылып утырганын күрсә, Аллаһ сөенә. Ни өчен? Чөнки дога кылып мөселман кешесе үзенең Аллаһының кодрәтенә ышанганлыгын күрсәтә. Шундый бәндәгә Ходай ярдәм итми калмый. Шуңа күрә авырган вакытта да иң беренче чиратта догаларга, безне юктан бар иткән Аллаһының сүзенә мөрәҗәгать итик. Хәлебез җиңеләеп китеп, әмма авыру бетмәсә инде, табибларга барырга кирәк, чөнки Расүлебез с.г.в. бер хәдисендә “Табиблар булган җирдә яшәгез!”,  - дип әйтеп калдырган. Газиз дин кардәшләрем, авыру килсә, бер дә борчылмыйк, чөнки Хак Тәгалә яраткан бәндәләренә генә авыру бирергә вәгъдә иткән – авырган чакта адәм баласы гөнаһларыннан чистарына икән. Шуны истә тотып, сабыр итик һәм шөкер итеп яшәүчеләрдән булыйк. Ә Аллаһы Тәгалә безгә амәнәт итеп биргән тәннәребезне, сәламәтлегебезне саклап яшик. Саулык һәм күтәренке кәеф теләп бүгенгә сезнең белән хушлашам. Әссәләмүгаләйкүм!
---

--- | 04.07.2015

Яңа елда укылучы дога

$
0
0
04.07.2015 Догалар

- Яңа елны каршы алганда без нәрсә дибез? Беренчедән, “Куллә гамин вә әнтүм би хаир”, дигән догалар белән башлыйбыз. Нинди генә көн, нинди генә бәйрәм булмасын, шул доганы кылабыз. Әлеге дога “Сез барча изгелектә, бәрәкәттә булыгыз!”, - дигән мәгънәгә ия. Икенчедән, яңа ай күргәч, “Аллаһуммә әһилләһү галәйнә бил әмни вәл имән вә биссәләмәти вәл исләм”, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә әлеге дога “Әй, Раббым, бу яңа айны, елны, яңа булган безнең көннәребезне тынычлык белән, иман белән башлап җибәрергә насыйп ит. Саулык-сәламәтлек белән, Ислам динебез белән үзебезнең иманыбызда калып, безнең үзебезнең рәхмәтләребезне Сиңа белдереп, мөселман, шөкранә бәндәләр булып шушы яңа елларны башлап җибәрергә насыйп ит”, - дигәнне аңлата, - дип сөйли Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров.    Үткән елда нинди гамәлләр кылдык: яхшылары күбрәкме, әллә яманнарымы? Никадәр гыйбәдәт булды – шуңа хисап ясап, киләсе елда аны арттыруны максат итеп кую кирәктер.   - Расулебез с.г.в. хәдисендә күрәбез: мөселманның иртәгесе көне, киләчәк көне үткән көненнән яхшырак булырга, бары тик изгелектән торырга тиеш. Шулай үткән елыбызга карата киләсе елыбыз тагын да яхшырак, гыйбәдәтләргә баерак булырга тиеш, - дип аңлата дин белгече. -  Савапларыбызны арттырырлык иттереп яшәү өчен Аллаһу Раббыбыз ризалыгыннан ташламасын, Үзенең рәхмәтеннән булырга насыйп итсә иде, - ди остазыбыз. Һәм барлык укучыларыбызга да яңа елның мөбарәк булуын тели. “Аллаһы Тәгалә шул көннәрдә рәхмәтләрен, яңа елда бәрәкәтләрен иңдереп, гыйбәдәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде!”, - дигән теләкләрен җиткерде. Остазыбыз Шәүкәт хәзрәтнең сүзләренә “Амин” дияргә кала.  
---

--- | 04.07.2015

“Фатиха” сурәсе

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Корәни Кәримне ача торган беренче “Әл-Фатиха” сүрәсен халыкта еш кына “Әлхәм” дип йөртәләр. Аллаһының илчесе Мөхәммәдкә с.г.в. әлеге сурә беренче булып иңмәсә дә, “Әлхәм” Корәннең ачкычы диелә, чөнки бу аятләрдә Ислам диненең барлык мәгнәсе дияргә мөмкин. “Фатиха” сурәсен мөселманнар намазның һәр рәкагәтендә укый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. әйтеп калдырган сүзләре арасында “Мең кешегә, ә иң яхшысы дүрт мең кешегә көн дә сәдака бирегез”, - дигән хәдисе дә бар. Аннан мөселманнар: “Каян алыйк соң шуның кадәр күп акчаны?”, - дип сорагач, Расулебез “Дүрт “Әлхәм” укысагыз, дүрт мең динар садака биргәннең савабын алырсыз, - ди. Димәк, бер “Әлхәм” уку мең кешегә берәр мең сәдака биргән савапка тора. Шушы бер мисалда гына да без әлеге сурәнең Аллаһының каршысында никадәр зур дәрәҗәдә икәнлеген аңлыйбыз. Мәгүнәсен аңлатуны сорап без “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгат иттек.    - Чыннан да “Фатиха” ул – олуг, күркәм бер сүрә. Моны аңлау өчен аның мәгнәсенә төшенергә кирәк. Укучыларыбыз арасында әлеге сүрәне яттан белмәүчеләр дә бардыр, шуңа күрә әвәл аның дөресен әйтелешен искә төшереп китү кирәктер. “Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәүбудү вә иййәәкә нәстәгиин. Иһдинәәс-сырааталь мүстәким. Сырааталь-лләзиинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль- мәгдууби гәләйһим вә ләәд-дааллиин. Амин.” Күргәнебезчә, әлеге сүрә әллә ни озын түгел һәм ул бик тиз ятлана. Тик, кагыйдә буларак, теге яисә бу доганы өйрәнгәндә һәм кабатлап йөргәндә аның мәгнәсен аңлау тиештер. Шуңа күрә, әйдәгез без дә “Фатиха” сурәсенең нәрсә аңлатканын белик.  “Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин.” - бөтен мактау, олуглаулар бер Аллаһы Тәгаләгә генә, бөтен галәмнең хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә генә булырга тиеш. Ни өчен шундый аят иңгән? Чөнки бөтен галәмнәрне, җирләрне, күкләрне, ай-йолдызларны, барлык җәнлекләрне, үсемлекләрне Аллаһы Тәгалә әдәм баласына хезмәт итәр өчен яратты. Корәндә бу хакта 45нче “Әл-Җәсиә” (“Тезләнеп торучылар”) сүрәсенең 13нче аяте.  “Әр-рахмәәнир-рахииим” – монда Аллаһының ике сыйфаты чагыла. Аллаһының “Әр-рахмәән” дигән сыйфаты бар. Аны Аллаһы Тәгалә Җир  йөзендә бөтен нәрсәгә рәхимле, һәркемгә дә Аллаһының рәхмәте бар дип аңларга кирәк. “Әр-рахиим” дигән сыйфатта да мәңгелегебез турында әйтелә. Аллаһы Тәгалә рәхимен шул кешеләргә бирер, кемнәр Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшиләр.  “Мәәлики йәүмид-диин”- Аллаһы Тәгалә ике дөняның да падишаһы, Аның гына хөкеме йөри. Димәк “Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмид-диин”, дип Аллаһының төп сыйфатларын әйткәннән соң “Иййәәкә нәүбудү вә иййәәкә нәстәгиин” дибез. Ягни “Әй, Раббым, без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм көтәбез” дибез. “Фатиха”ның иң нечкә урыны шушы. Чөнки әлеге сзләрне әйткәндә бик игтибарлы җулыргакирәк, чөнки үзебез Ходайны зурлап, мактап дога кылабыз,фәкат аннан гына ярдәм сорыйбыз, ә үзебез шул вакытта дөняви эшләребез турында уйлап, күз алдына берәр кешене китерәбез икән, бу очракта Аллаһка ширек кату була – бу зур гөнаһ. Шуңа да әлеге сүзләрне әйткәндә аеруча игтибарлы һәм ихлас булсак иде. “Әлхәм”не укып шушы урынга җиткәч,Аллаһы Тәгалә кешегә эндәшер, ди, һәркайсыбызга: “Йә, бәндәм, мин синнән канәгат, син мине таныйсың икән, син минем бөтен сыйфатларымны әйттең, миннән генә ярдәм өмет итәсең, мин синнән канәгат, миңа буйсындың, нәрсә сорыйсың, нинди хаҗәтең бар, - дип мөрәҗәгатҗ итә икән. Шуннан без догабызны дәвам итеп “Иһдинәәс-сырааталь мүстәким”. - Безне изге кешеләр белән күндер, “Сырааталь-лләзиинә әнгәмтә гәләйһим”. – Безне үзеңнең киң ризыклы, мул ризыклы юлыңа күндер, “Гайриль- мәгдууби гәләйһим вә ләәд-даальлиин. Амин”. – Үзеңнең ачуың төшәрдән кешеләрдән итмә, безне андыйлардан ерагайтсаңчы, - дигән үтенеч сүзләребезне юнәлтәбез.                 
---

--- | 04.07.2015

“Аятел Көрси”

$
0
0
04.07.2015 Догалар

“Аятел Көрси” турында Илфар хәзрәт Хәсәнов:   - Аллаһы Тәгаләнең изге китабы Корәни Кәримнең һәрбер сүзе фазыйләтле. Корән 114 сурәдән тора һәм шуларның икенчесе “Бакара” сурәсе Корәни Кәримнең иң озын сурәләреннән санала. “Бакара” сурәсендә бер аят бар – аны “Аятел Көрси” дибез. Әлеге аятне Корәннең иң олы аяте дип юкка гына әйтмәгәннәр, чөнки ул кешене бик саклый торган һәм аның рухын күтәрүче көчле чара. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. хәзрәтләре болай ди: “Әгәр берәү иртәгесен “Аятел Көрси”не укыса, кичкә кадәр Аллаһы Тәгалә бу кешене җен таифәсеннән, ягни барлык шайтаннардан саклар. Ә инде кичен “Аятел Көрси” аятен укып ятса, иртәгә кадәр җен таифәсеннән ерак торыр”.    Чыннан да, “Аятел Көрси”нең көчен халык белә һәм ярата. Хәзер кайсы гына йортка керсәң дә, һәммәсендә диярлек шамаил рәвешендә “Аятел Көрси”нең түрдә эленеп торганын күрәбез. Болай эшләүнең дөреслегендә кайберәүләрдә шик туарга мөмкин. Шуңа күрә остазыбыз белән киңәшләшү тиештер. Әлеге мәсәләгә ачыклык кертеп Илфар хәзрәт түбәндәге җавапны кайтарды:    - Өй-фатирларда шамаилләр элеп куюның гөнаһы юк. Ник дигәндә, чөнки әлеге язуларда Корән аятләре урын алган. Тик сез йортыгызда рәсем формасындагы яки башка төрле зәвыклы итеп эшләнгән шамаил элеп куясыз икән, аны интерерны бизәү өчен түгел, ә фәкат Аллаһыны һәм Аның сүзен һәрдаим искә төшереп тору максатын күз алдында тотсагыз иде. Алай гына да түгел, теге яисә бу шамаил сатып алган очракта, һичшиксез аның мәгнәсен белсәгез иде. Шамаилләр куюның төп максаты да шунда: аларга карап кеше Аллаһыны һәм Корәнне искә төшерергә тиеш. Ә инде Аятел Көрсине ятлап, мәгнәсен аңлап, гел кабатлап йөргән кеше Аллаһы Тәгалә каршында бик хөрмәтле дәрәҗәдәдер. Янәдән Расүлебез галәйһиссәләмнең сүзләрен искә төшерсәк, Пәйгамбәребез хәзрәтләре болай ди: әгәр берәү намазыннан соң “Аятел Көрси”не укыса, шул вакыт ук җәннәткә керер иде. Ягни бер кеше намазыннан соң “Аятел Көрси”не укырга гадәтләнгән булса Аллаһы Тәгалә аны һичшиксез җәннәт әһелләреннән кылыр иде, ләкин арада үлем бар. Ягни үлем генә төп сәбәп. Андый кешенең гөнаһлар кебек башка сәбәпләре дә калмый дигән сүз. Янә Пәйгамбәребез хәзрәтләре “Әгәр бер кеше намаздан соң “Аятел Көрси”не укыса, Аллаһы Тәгалә шул кешене икенче намазга кадәр бәла-казадан саклар”, - диде. Әлеге мәшһүр аят хәзер бик күп җирдә сатыла, күп кеше аны үзе белән йөртә. Белмәүчеләргә аның дөрес укылышын җиткерик: Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахим. Аллаһу ләә иләәһә илләә һүвәл-хаййул каййум лә тәэхузүһү синәтүв вә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәвәти вәмәә фил-ард мәң зәлләзи йәшфәгу гыйндәһү илләә би изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдиһим вәмәә хальфәһум вәләә йухыйтунә би-шәйим-мин гыйлмиһи иллә бимәә шәә. Вәсигә күрсиййүһүс-сәмәвәти вәл ард вәләә йәэүдүһү хифзуһүмә вә һүвәл-гәлиййул-гәзыйм. Тәрҗемә иткәндә “”, - дигәнне аңлата. Әлеге аятнең беренче сүзләреннән үк күңелгә тынычлык иңә. Халкыбызда тагын шундый йолалар бар: әгәр берәү авырса, күз тисә, яисә кеше үзен начар хис иткән очракларда бер чынаяк су алып шуңа “Аятел Көрси”не укыса, аннан соң Аллаһы Тәгаләдән ялварып шифа, сихәт сораса, Раббыбыз булышмый калмас, Адәм баласының рухына, җанына шифа иңдерер, иншалла. Мөэмин-мөселманнар балаларын да шушы аятне көйләп йоклата. “Аятел Көрси”нең тагын бер хикмәтле сыйфаты бар – ул аны укыган кешене генә түгел, ә аның кыйммәтле әйберләрен сакларга сәләтле. Моның өчен бары тик аятне укып сакларга кирәк әйберләргә өч мәртәбә “Өф” дип өрергә кирәк. Шул очракта аларга шайтан якын килмәс, димәк карак кулы да тимәс.    “Аятел Көрси” аятенең никадәр дәрәҗәдә булуын менә шушы мисаллардан аңларга була, мөхтәрәм кардәшләр. Корәни Кәримнең бар аятләре дә фазыйләтле. Белгәннәребезне кабатлап торыйк, якыннарыбызга да өйрәтик. Кылган догаларыбызны Ходай Тәгалә кабул итсен. Һәммәбезгә дә Аллаһка тәвәккәл кылып яшәргә насыйп булсын. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.  
---

--- | 04.07.2015

“Бакара” сүрәсе

$
0
0
04.07.2015 Догалар

“Бакара” сүрәсе белән танышырбыз. Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров сөйли:    - Шәүкәт хәзрәт, “Бакара” Коръәннең иң зур сүрәсе санала, анда 286 аять бар. Димәк, аңлавымча, бу сүрә Изге Китапны тәшкил итүче төп сүрәләрнең берсе.   - Әйе, нәкъ шулай. Аллаһының Расүле әлеге сүрә турында әйткәндә: “Һәрнәрсәнең асылы бар. “Бакара” сүрәсе Коръәни Кәримнең асылы, чөнки монда “Аятел Көрси” кебек иң олуг аять, шулай ук “Бурыч” дип аталучы  иң зур аять бар. Пәйгамбәребез с.г.в. “ “Бакара” сүрәсен укыгыз. Аны уку -  бәрәкәт. Укымау, аңа игътибар итмәү – хәсрәт. Бу сүрәне укыган кешегә сихер-бозык тимәс”, - ди. Мөхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. сүзләренә таянып кайбер галимнәр “Әгәрдә безгә бу “Бакара” сүрәсе генә иңгән булса, безгә тормышта бу да җиткән булыр иде”, - дигән фикер дә әйтәләр. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге мәшһүр сүрәдә Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөньяны ничек алып бару турында хөкемнәр тәкъдим иткән.   - “Бакара” сүрәсенең һәрбер аятендә тирән мәгънәле урыннар бар. Тик шулай да кайбер аятьләргә аерым тукталырга мөмкиндер.    - Әйе, берничә аятьне генә карап узсак та, җитә. Сөекле Расүлебез әйтә: “Коръәни Кәримдә бер аять бар, кем дә кем шул аятьне укып берәр нәрсә сорап дога кылса, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аның догасын кабул кылыр, ни теләгәнен бирер иде”. Әмма кайсы аять икәнлеге турында ул хәбәр итми. Ләкин кайсын әйтмичә дә, өч аятьнең берседер – “Бакара” сүрәсенең  163 нче аяте дигән. “163 нче аятьне укып адәм баласы кирәген сораса, аның догасы кабул булыр”, ди Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Шулай ук әби-бабаларыбыз 156нчы аятьне укыган: ИННӘ ЛИЛЛӘҺИ ВӘ ИННӘ ИЛӘЙҺИ РАҖИГУН. Әлеге аятьне мөселманнар, гадәттә, берәр кешенең бу дөньядан киткәне турында ишеткәч укый. Тик бер кешегә хәсрәт төшсә дә, шул доганы укыса, Аллаһ Тәгалә ул адәм баласын коткарып, бәласын оныттырырмын, андый кеше бер яхшы хәбәр көтсен дигән. Димәк бу кешегә Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте иңәчәк. 163нче аятьнең тәрҗемәсенә килгәндә ул “Без Аллаһы Тәгалә кулында, ул ничек язды, без шуны кабул итергә тиеш. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә янына кайтачакбыз” дигәнне аңлата. Әлбәттә, авырлык килгән вакытта кеше кемгәдер сыенырга тиеш. Ә бу аятьтә Аллаһы Тәгалә ничек сорарга кирәк икәнен безгә Үзе аңлата. “Бакара” сүрәсенең тагын бер фазыйләтле аяте бар – 102нче аять. Ул гаиләдә ир-хатын мөнәсәбәтләре бозылганда, күп тавыш чыкканда укыла. Гаиләдән бәрәкәт, тынычлык китсә, икесенә дә суга шушы аятьне укып эчәргә яисә шул су белән госел коенырга киңәш ителә. Шул очракта бу гаиләдән бозыклык китеп, гаиләдә янәдән тынычлык урнашыр, бәрәкәт кайтыр, иншалла. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. “Бакара” сүрәсе турында тагын бер хәбәре иңде: “Кем дә кем бу сүрәне өендә укыса, аның йортына 3 көн мәлгун-шайтан керә алмас. Аеруча яңа йортка кергәч сахабаларның, галимнәрнең шушы сүрәне уку тәҗрибәсе булган”. Өегезгә берәр куркыныч янаса да, әлеге сүрә ярдәмгә килер.    - Хәзрәт, “Бакара” сүрәсе 48 биттән тора. Барысын да уку кайбер кешеләргә җиңел булмаска да мөмкин. Андыйларга нәрсә киңәш итер идегез?   - Һәммәсенең дә көченнән килмәсә, кыска да, бик уңайлы да бер ысулы бар. “Бакара” сүрәсенең башындагы 5 аятен укыса - аны әби-бабалар “Әлиф, ләм, мим” дип белә, аннары “Аятел Көрси”не һәм ахырындагы 2 аятен укыса,  “Бакара” сүрәсен тулысынча укыган шикелле булыр. Пәйгамбәребез тагын да җиңеләйтеп болай диде: “Кем ахырдагы 2 аятьне укыса, ягъни 285-286нчы аятьләрне, мәсәлән, кич белән укып ятса, аның йорты иртәнге намазга кадәр имин булыр ди.     - Шәүкәт хәзрәт, иң зур сүрә турында шундый тәфсилле дә, аңлаешлы да итеп сөйләгәнегез өчен сезгә Аллаһының рәхмәте яусын. 
---

--- | 04.07.2015

Дога кылу тәртибе

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Дога кылу тәртибе хакында Илфар хәзрәт Хәсәнов аңлата:     - Илфар хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Дога кылу турында Коръәни Кәримдә әйтелгән сүзләр бармы?   - Вәгаләйкүмәссәләм. Әйе, бу хакта Аллаһы Тәгалә изге Коръәни Кәримдә, Фуркан сүрәсенең 77 аятендә әйтә. Бу аять һәммәбезгә нәсихәт булырдай гаҗәеп бер аятьтер, газиз кардәшләрем.  Ул аятьне тәрҗемә итсәк “Әгәр сезнең догагыз булмаса, Аллаһы Тәгалә сезгә игътибар итмәс иде” дигән мәгънәсенә төшенербез. Шушы аятьтән аңлашылганча, дога аша без Аллаһы Тәгаләнең берлегенә, барлыгына инануыбызга дәлил кылабыз. Дога белән Аллаһка ялварабыз. Ләкин дога ул тел белән генә түгел, мәгәр кешенең эчке бер халәтеннән чыгарга тиешле гыйбәдәттер. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешмә син, нинди генә эшләрдә эшләмә син, әгәр Аллаһтан сорау, дога кылу булмаса, Аллаһы Тәгалә безгә артык игътибар да итмәгән булыр иде. Әлеге аятьтә бу ачыктан-ачык аңлатыла.   - Һәрбер нәрсәнең тәртибе булган кебек, дога кылуда да бер тәртип-кагыйдә бардыр, шулаймы?   - Әйе, бу гыйбәдәтнең дә үзенең әдәбе бар. Дога кылганда без аны үтәргә тиешбез. Иң әвәл, дога кылганда һәрберебез кулларны күтәреп, Аллаһка ялварырга тиешбез, чөнки Пәйгамбәребез хәзрәтләре: “Аллаһы Тәгалә сезнең дога кылу нияте белән югарыга күтәрелгән кулларыгызны догагызны кабул итмичә буш төшерергә оялыр”, - диде.    - Дога кылуның вакытына килгәндә, мөселман кеше һәрвакыт, һәр урында дога кыла аламы, әллә инде аерым вакытлары бармы?   - Доганы кайчан телисең, шул вакытта укырга мөмкин. Ләкин дога кылуда фазыяләтле вакытлар бар, ягъни дога кабуллыгына сәбәпче булган вакытлар. Ул вакытларның 70тән артык төре билгеле, иң истә кала торганнарын укучыларыбызга әйтеп үтәргә кирәк, ул да булса күк күкрәгәндә, яшен яшнәгәндә, кар яисә яңгыр яуганда, җомга вакытында, азан әйтелгәннән соң һәм башка вакытларда дога кылу бик саваплыдыр.    - Дога кылганда өстәмә аять-сүрәләр укырга кирәкме, әллә инде кеше үзенә кирәкле әйберне генә сорап Аллаһка мөрәҗәгать итәме?   - Дога кылганда әвәл Аллаһы Тәгаләгә сәнәләр, ягъни мактаулар әйтергә тиешлебез: юктан бар итүче Аллаһы Тәгаләгә мактау вә дан булсын дип. Янә шуннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә с.г.в.  салаватлар әйтергә тиешлебез, аннан соң догага мохтаҗ булган әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны исебезгә төшереп, аларның рухлары шат булсын дип Аллаһка дога кылырга тиешлебез. Аннан соң гына үзебезгә, йөрәк парәләребезгә, туган-тумачалырыбызга саулык-сәламәтлек  сорап, әгәр дә кешенең күңелендә борчуы, тәнендә авыруы яисә нинди дә булса хаҗәте бар икән, шул теләген дога аша Аллаһка җиткерә. Үзенең догасын кылып бетергәннән соң кеше янә Пәйгамбәргә салаватлар әйтә. Укып бетергәч, “Амин” дип битен сыпыра. Дога кылу турында дини китапларда бик тәфсилләп язылган. Рәшидә Исхакыйның “Намаз уку тәртибе” дип аталучы китабында дөрес итеп дога уку мисалы китерелә.   - Танышларым арасында тагын бер еш яңгырый торган сорау - дога кылу өчен тәһарәтле булу кирәкме?   - Юк, бу мәҗбүри түгел. Тәһарәт – ул намазның шарты. Ләкин намаздан соң кылынган дога киртәсез кабул булыр дигән хәдис тә бар.   - Илфар хәзрәт, кайбер кешеләрдән “Тормыштагы вак-төяк әйберләр турында Ходайдан сорамыйлар, аның глобаль проблемаларны хәл итәсе бар. Һәр кешегә дә вакыты җитми”, -  дигән фикерләр ишеткәнем бар. Шулай әйтү гөнаһтыр бит?   - Әлбәттә, чөнки Аллаһының бар нәрсәгә дә вакыты да, көче дә җитә. Аның кодрәте чиксез. Әй, мөэмин-мөселманнар, без Ходайдан сорарга тиешлебез. Аллаһы Тәгалә дога кылучыны, сораучыны бик ярата, чөнки һәрберебез дога аша Аллаһка инануыбызны күрсәтәбез. Әңгәмәбезнең башында ук әйтеп үткән Фуркан сүрәсен тагын бер кат искә төшерсәк, шушы сүзләргә дәлил табарбыз: “Әгәр сезнең догагыз булмаса, Аллаһы Тәгалә   Юкса дога кылуның әһәмияте хакында Аллаһы Тәгалә Үзе безгә әйтеп калдырган.  Менә шушы аят өстендә уйланып, һәрвакытта да Аллаһка ялварып яшәсәк иде. Күп чакта гыйбәдәтләребезне дә кылабыз, уразаларыбызны да тотабыз, намазлар укып, 7-8 тапкыр Хаҗ кылабыз, ләкин нинди генә дәрәҗәләргә ирешмә син, әй, инсан, синең Аллаһка ялваруың булмаса, эчке халәтеңнән дога чыкмаса, кылган гыйбәдәтләребез өчен  Аллаһ безгәартык игтибар итмәячәк. Һәрвакытта да, нинди генә рәвештә яшәмик, Аллаһка ялварып яшибез икән, шул вакыт Аллаһының рәхмәтенә ирешербез. Шул вакыт Аллаһы безгә хәерлесен насыйп итәр, иншалла. Догаларыбыз ихлас күңелдән булсын иде.     - Сезнең сүзләрдән соң “Амин” дияргә генә кала. Илфар хәзрәт, һәрвакыттагыча, тулы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.
---

--- | 04.07.2015

Доганың кабул булуы

$
0
0
04.07.2015 Догалар

Кылган догалар кабул ителерме-юкмы? Әлеге сорауны еш кына ишетергә туры килә. Бу язма шул турыда. Шәүкәт хәзрәт Әбүбәкеров белән әңгәмә:    - Шәүкәт хәзрәт, әссәләмүгаләйкүм. Әлеге сорау буенча Аллаһының Расүле галәйһиссәләм нәрсә дә булса әйтеп калдырганмы?   - Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү. Әйе, дога ул гыйбәдәтнең асылы. Шуңа да динебездә аңа бик зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. болай дигән: “Нинди генә дога кылсагыз да, ул Аллаһы Тәгалә каршында кабул кылыныр.”   - Димәк, без бөтен күңелебез белән ышанырга тиеш. Ләкин кеше дога кыла, берәр нәрсә сорый да, иртәгә ул шуның чынга ашачагын көтә. Вагыйгалар үзгәрмәсә, шул бәндә “Аллаһы Тәгалә минем догамны кабул итмәде”, дип бөтен өметен өзә. Бу дөрес түгел бит, әйеме?   - Чыннан да,  алай уйлау һич тә дөрес түгел. Мондый гамәлне гөнаһ белән дә тиңләргә була хәтта. Дога кабул кылыну өчкә бүленә: мәсәлән, кеше берәр нәрсә сорады икән, Аллаһы Тәгалә аңа тиз арада сораганын бирергә мөмкин. Әгәрдә берәрсенә бирмәде икән, догасы кабул булмады дигән сүз түгел. Ягъни моны ничек аңларга кирәк? Аллаһы Тәгалә сораганны бирмәде дигән сүз ул безнең күзлектән чыгып кына шулай кабул ителә икән. Әмма дә ләкин Аллаһы Тәгалә каршында ул дога – шул сораган нәрсәне бирмәсә, шул догасы икенче төрле кабул булырга тиеш. Мәсәлән, шушы дога кылган кешегә язмышы буенча берәр хәсрәт яисә бәла-каза, борчу төшәргә тиеш. Ләкин шушы кеше дога кылу сәбәпле Аллаһу Раббыбыз шул кешегә бәла-казаны төшерми. Димәк дога кабул булуның икенче төре менә шундый. Догасының әҗерен кеше шулай ала. Ә инде шулай да догасы да кабул булмаса, хәсрәте дә читләтеп узмаса, өченче юлы бар: Кыямәт көнендә җәннәткә керер алдыннан бу Адәм баласына Аллаы Тәгалә әйтер: “Менә син миңа дога кылган идең, саулык-сәламәтлек сораган идең, башка нәрсәне дә сораган идең. Әмма дә ләкин шушы әйберләрне син дөньяда ала алмадың. Менә хәзер, җәннәткә керер алдыннан син ул догаңны ал!”. Һәм шул доганың әҗерен күреп бу кешенең җәннәттә дәрәҗәсе үсәр икән.    - Дөрес аңлаган булсам, фани дөняда кабул ителмәгән дога ахирәттә кабул булып, гынаһларыбызны бетереп, безне җәннәткә алып керәчәк?   - Нәкъ шулай. Шуңа күрә һәрдаим дога кылырга кирәк. Үзең өчен дә, туганнарың, якыннарың өчен дә. Чөнки Расүлебез әйтүенчә, әгәр дә бер мөселман икенче бер кардәшенә берәрә нәрсә сорап догада кулын күтәрә икән, шул вакыт фәрештәләр Аллаһка дога белән ялвара, ди: “Амин, амин, шушы бәндәгә дә ул кардәше өчен сораган изгелекләрне бир!”, дип. Доганың әһәмияте әйтеп бетергесез. Ул безнең шушы дөньяда булачак күп кенә борчуларыбызны алырга, безгә тыныч тормыш бирергә сәләтле.   - Шәүкәт хәзрәт, әлеге мәсьәләгә бик аңлаешлы итеп ачыклык керткәнегез өчен сезгә Аллаһның киң рәхмәте яусын. Әссәләмүгаләйкүм!   Газиз кардәшләрем, аңлашылганча догаларыбыз һәрвакытта да кабул ителә. Берсе дә Аллаһы Тәгалә каршында игътибарсыз калмый. Янәдән исебезгә төшереп кабатласак, доганың 3 җавабы бар: Аллаһы Тәгалә сораганны бирергә мөмкин. Бирмәсә, димәк ул нәрсә безнең тормышыбыз өчен хәерле булмаган. Икенче җавабы – безне бәла-казадан коткарырга, исәнлекне арттырырга мөмкин. Алай да булмаса өченче юлы – догабыз Кыямәт көнендә җәннәттә дәрәҗәбезне арттырачак.    Дога кылганда тагын бер әһәмиятле нәрсә: аның кабул булачагына ышану. Чөнки әгәр дә кеше кабул булырмы инде бу юкмы, дип шикләнеп кыла икән догасын, ул вакытта киресенчә Раббысының ачуын гына китерә. Чөнки Аллаһы Тәгалә киң кодрәт иясе, иң куәтле кодрәт иясе. Кеше догасында шикләнә икән, димәк Аллаһы Тәгаләнең кодрәтендә дә шикләнә. Шуңа күрә догаларыбызны да бөтен күңел белән ышанып кылыйк. Шушы әһәмиятле темага кагылышлы сүземне  Расүлебезнең бер хәдисе белән тәмамлыйсым килә: “Ананың баласына – баланың анасына кылынган догасы киртәләрсез кабул булыр”. Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү.     
---

--- | 04.07.2015

Чүпрәледә – төлкеләр, Мамадышта еланнар күбәйгән

$
0
0
04.07.2015 Авыл
– Безнең якларда төлкеләр котырды, түзәр хәл калмады, тавыклар, чебиләр югала, балалар өчен куркабыз, – дип борчылып шалтыраттылар Чүпрәле районыннан газета укучыларыбыз.
– Мин Татар Бизнәсе авылында яшим, безнең авылда куркыныч түгел, шулай да кыргый этләр, төлкеләрдән сак булыр өчен сарыкларымны ачык һавада кундырганым юк, сарайга кертеп ябам. Былтыр да кыргый этләр авылда берәүнең сарыкларын буып чыккан иде. Ә менә көтүчеләрнең авыл тирәсендә төлкеләрне күргәннәре бар. Бигрәк тә Чүпрәледән ерак түгел, халык телендә Санта-Барбара дип аталган урында күбәйгән, диләр, – диде газета укучыбыз Әнисә Азизова.    Иске Чүпрәледән аучы Айрат Садыйков әйтүенчә, Санта-Барбара дип аталган ул урында елга ага, куаклыклар бик күп. Шуңа да төлкеләрне аулаганда авырга туры килә, күреп бетереп булмый.    – Төлке бит ул кешедән мең мәртәбә хәйләкәррәк, бөтен районны басты инде, халык та зарланып хат яза, – ди Айрат. –  Очраган җирдә атабыз үзләрен, былтыр гына да 15ләп төлкене аткан идек. Төлкеләргә азык кирәк, корылык бит, күптән яңгыр яуганы юк, төлке бала чыгара, ашарга эзли, нишләсен, авылга да килә, тавыгын да урлый. Аларны атып бетереп кенә булмый инде, төлке унар бала китерә бит ул. Тәҗрибәле аучы буларак, мин күргән төлкеләр котыру чире белән авырый дип әйтә алмыйм. Бары ачлыктан гына тилмерә алар.   Баксаң, Лаеш, Кайбыч, Буа якларында да төлкеләр еш очрый башлаган икән. Фермер Сәйдәш Мусин сүзләренчә, Буада төлкеләр кырдагы торбалар эченә кереп оялар корганнар, авыл халкы да аларны еш очрата. Кырда бытбылдыклар күп булганга, әлегә төлкеләр шул кошлар белән туклана, хуҗалык­ларга артык зыян салмый.    Ә менә Буа, Мамадыш якларында яшәүчеләр еланнар күбәеп китүгә  аптыраган.     Черки-Кильдураз авы­лында, Буаның үзендә хәтта өйләргә елан керү очраклары турында да сөйлиләр. Мамадышлылар, җиләккә дә барырга куркабыз, диләр.    – Башында сары төрткеләре булган тузбаш еланга ияләндек инде, бакчаларда, чәчәк араларында еш күрәбез аларны. Тузбашны кеше өчен куркыныч түгел дисәләр дә, шүрләтә. Ә менә кара елан куркыта, былтыр өч сарыкны чаккан иде безнең авылда, быел да күбәйгән, диләр үзләрен. Җир җиләгенә барганда берсе выжылдап шуып китте, бик курыктым. Урманга аякка резин итек кимичә барып булмый, балаларны су буйларына, чирәмлекләргә җибәрмәскә тырышабыз. Тагын бер төр елан күренә башлаган ди әле, анысы да агулы, имеш, бакыр кебек ялтырап тора ди үзе, халык телендә җиз елан дип атала, – ди Мамадыш районының Югары Кыерлы авылыннан Гөлнара Гыйниятуллина.   Язманы әзерләгәндә коллегам Зөлфия апа Хәлиуллина белән сөйләшеп тордык әле. Балтачта бер аучы керпе тоткан, ди. Нигә кирәк ул сиңа, дип кызыксынгач: «Казаныгызны еланнар баскан бит, шәһәр тирәсендәге бистәдә яшәүче бер танышым махсус керпе тотарга кушты»,– дип җавап­лаган.    Исегездә тотыгыз, елан чакса, хәрәкәтләнмичә, кү­ләгәдә ятарга, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Организмнан агуны чыгару өчен, табиблар аз-азлап, әмма күп күләмдә чиста су эчәргә киңәш итә.    Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, быел алты ай эчендә Бөгелмә, Лаеш, Югары Ослан, Казанның Нагорный бистәсендә  елан чагуның алты очрагы теркәлгән.   Илгизәр Рәхимов, биология фәннәре докторы:    – Тузбаш елан кешене чакмый, шуңа да әллә ни куркыныч тудырмый. Ә менә кара еланнан саграк булырга кирәк, гадәттә, безнең якларда очрый торган еланнар беренче булып кешегә ташланмый. Әгәр оясын сакласа, кеше үзе кискен хәрәкәтләр ясаса гына чагарга мөмкин. Шуңа да еланны күргәч катып калырга, хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Елан – бик сизгер хайван, без аны күргәнче, ул безне әллә кайчан сизә, чирәм кыштырдавыннан кеше килгәнен абайлый. Шуңа да тизрәк качу ягын карый. Ачык урыннарда бик булмый. Шулай да урманнарда, су буйларында, җиләкләргә барганда игътибарлырак булырга кирәк. Еланнарны үтерергә кирәкми, тузбаштан кала башкаларының кызыл китапка кергән булуларын да онытмыйк.   Ә менә төлкеләрнең  кеше өчен куркыныч булуы мөмкин. Бигрәк тә котыру чире йоктырган булсалар, хәтәр. Котырган төлкеләр үзләрен белештерми, авылга килергә дә курыкмый, этләрдән дә шүрләми. Юл буйларында үлгән төлкеләр еш очрый. Котыру чире белән авырган хайванда үзен саклау инстинкты калмый, шуңа да алар машина астына килеп керәләр.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 04.07.2015
Viewing all 38264 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>