Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38716 articles
Browse latest View live

Гөлсирин Абдуллинага “браво” сүзе дөньяның әллә ничә телендә яңгырады (ФОТО)

$
0
0
13.08.2015 Мәдәният
Эстрадабызның бәллүр сандугачы Гөлсирин Абдуллина җәй айларын ничек уздыруы турында безнең белән уртаклашып китте.Продюсер Рифат Фаттахов белән эшли башлаганнан бирле аның җәйләре вакыйгаларга баеп китүен дә ассызыклап үтте җырчы кызыбыз.

Җәйнең башларында Гөлсирин Казахстанда узган “Астана-Аркау 2015” төрки халыклар фестивалендә Татарстанның данын яклап кайтты. Ә инде “Питрау” бәйрәмендә чыгыш ясаганнан соң Гөлсирин ике атна туган авылында ял иткән.Шул арада ул әти-әнисенә печән әзерләргә булышкан.Хәтта көтүгә дә төшәргә өлгергән. Ләкин җырлар турында бер минутка да онытмаган: “Кырда ук яңа җырлар өйрәнеп йөрдем,”- ди Мамадыш кызы.

Яллардан соң аны янәдән профессиональ сәхнә көтә-Фирдүс Тямаев концертында чыгышлар, башкалабыз Сабантуе, чит ил публикасы белән очрашулар... Сүз уңаеннан әйтеп үтик, FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар Гөлсиринне аеруча җылы кабул иттеләр. Акапель рәвештә “Таң атканда” җыры бер сүз татарча белмәгән тамашачыны хәйран калдыра. Мамадыш кызчыгына юлланган “Браво” сүзе бу вакытта дөняның әллә ничә телендә яңгырый.

Бүген исә Гөлсирин яңа сезонга әзерләнә.Аның иҗатын яратучыларны берничә яңа җыр көтә.Берсенең премьерасы инде бу шимбә “Вконтакте” челтәрендә Гөлсириннең официаль төркемендә (vk.com/publicgulsirin) булачак!

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4


---

--- | 13.08.2015

Теләче районында бер хатын үз йортына ут төрткән (ФОТО)

$
0
0
13.08.2015 Фаҗига
5 август көнне 14 сәгать 40 минутта район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылыннан хәбәр керә. Биредә яшәүче бер хатын-кызның йорты януы турында күршеләре хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлешен саклап калуга ирешәләр.
"Саба таңнары" газетасы хәбәр иткәнчә, янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча хәзер район полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә. «Янгынның сәбәпчесе – тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 1981 елгы хатын-кыз. Ул йортын яндыруга алдан әзерләнгән дип фаразлана, чөнки киемнәрен җыйнап күршесенә кертә, документларын авыл кибетендә калдырып китә. Көпә-көндез йортын йозакка бикли һәм тәрәзәне ачып кереп йорт эчендәге чаршауга ут төртеп кире тәрәзәдән чыгып кача. Йортның түбәсе яртылаш янды, агач веранда тулаем янып бете, өйнең эчендә ут төрткән урынына зур зыян килә, шул урында түшәм һәм йорт эчендәге җиһазлар янды», - ди Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәкимуллин.    
---

--- | 13.08.2015

Быел Камал театры артистлары кайсы илләрдә ял итте икән?

$
0
0
14.08.2015 Җәмгыять
Бүген кем белән генә очрашсаң да, «җәйге ялыңда кая бардың?» дигән сорау бирә. Соңгы елларда чит илләрдә ял итү гадәткә кереп китте. Быел Камал театры артистлары кайсы илләрдә ял итте икән? Алардан шул хакта сораштык.

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

– Мин җәй башында Бәрәскәдә булдым. Бакчадан җиләкләр җыйдым. Анда эш шактый, чөнки йортыбызны яңартабыз. Уразадан соң «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттем. Аның табигате дә, кешеләре дә матур. Анда татар мохите. Иҗат кичәмне дә оештыр­дылар. Мин ял итүчеләргә үзебезнең театр турында сөйләдем. Бик канәгать булып кайттым.

Дания Нуруллина,Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:


– Миңа Чехиядәге Карло-Вары шифаханәсендә дәваланырга туры килде. Анда Татарстанны беләләр. Мин андагы матурлыкка хәйран калдым. Шуннан экскурсия­ләргә юллама алдым. Башта Австриягә киттем. Вена опера театры гаҗәеп матур. «Риголетто» операсын карадым. Халыкның культурасы искиткеч.Үзеңне икенче бер дөньяда итеп хис итәсең. Икенче маршрутым Прагага булды. Тыныч кына затлы бер шәһәр икән. Президент яши торган йортны, музейларны күрдем. Шуннан соң Германиянең Мюнхен шәһәренә бардым. Аннан да бик хозурланып кайттым. Чит илләргә чыгып гыйбрәт ал, диләр бит.

Хәлимә Искәндәрова,Татарстанның атказанган артисты:

– Эссе көннәрдә беркая да барырга яратмыйм. Чит илләргә яз, көз айларында баргалыйм. Турист буларак күп кенә чит илләрдә булганым бар. Быел яз көне Истанбулда булдым. Анда минем белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәрделәр.

Зөлфирә Зарипова, Татарстанның халык артисты:

– Минем Фин­ляндия­дә генә булганым бар. Нигәдер чит җирләргә барып йөрисем килми. Быел бакчабыз­да мунча, сарай, беседка төзеттем. Шуңа күрә бераз арытты. Бакчамда уңыш әйбәт булды. Шуларга карыйм да: «Их, үземне үстергән үги әниемне кире кайтарасы иде дә сыйлыйсы иде»,– дип уйлап куям.

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:

– Җәйге ялымда ел саен берәр илгә барып кайтам. Быел да кызым Сөмбел белән Төркиядә ял итеп кайттык. Иске Шәһәрне карарга бардык. Андагы тау елгасыннан көймә белән сикердек. Аннан кайткач, әти-әнинең туган авылы Лашманга кайттык. 23 билет алган идем. Әти, кызым һәм үзем ярыш­лар карарга йөрдек.

Гөлчәчәк Хәмәдинурова:

– Без баш­та Башкортстанга әти-әни каберенә кайтып килдек. Аннары гаиләбез бе­лән Грециягә бардык. Анда икенче тапкыр булуыбыз. Гомумән, өченче чит илгә чыгуым.

Ләйсән Фәйзуллина:

– Мин моңа кадәр унбер илдә булган идем. Быел Американың Чикаго шәһәренә дусларым янына бардым. Миңа аның табигате, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте ошады. Күргән илләр арасында иң ошаганы Колумбия белән Венгрия иде. Анда яшәү өчен бик рәхәт һәм кызык. Ризыклары да бик тәмле. Аннан кайткач, әнинең туган авылы Симетбашка кайтып дәү әнигә булыштым.

Ришат Әхмәдуллин:

– Төркиянең Мармарис шәһәрендә әти-әни белән ял итеп кайттык. Чит илдә кызык. Башка кеше­ләр белән очрашасың. Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Театр коллективы белән берничә илдә булырга өлгергән идем инде. Ялымда Наласага да кайтып килдем.


---

--- | 12.08.2015

Кичә яраттым (ХИКӘЯ)

$
0
0
13.08.2015 Әдәбият
Зәринә бүген тагын урамга уйнарга чыккан җиреннән елап керде. Матур гына комлыкта уйнап утыра иде, үзләренең йортта яшәүче Данил йөгереп килде дә, аның башына ком сипте. Үзләренең йорттагы малайлар аны гел шулай кыерсытып торалар. Еламыйча кергән вакыты бик сирәк. Якларга абыйсы юк шул кызның, әнисе белән икесе генә яшиләр. Әтиләре дә юк, урамга бергә чыгарга абыйсы да юк. Их, абыйсы булса, урамга чыккач усал малайларны кыйнап җибәрер иде. Менә аннары Данил ком сибеп карасын — күрмәгәнен күрер иде ул.
Кыз бүлмәгә елап килеп керде дә, башта раковина каршына басып башындагы комны коеп төшерде, кич әнисе кайткач тагын орыша инде хәзер. Бу башыңнны нишләттең дияр. Битен юып телевизор кабызды да, Зәринә диван почмагына утырды. Телевизор да карыйсы килми хаман, үксеп – үксеп алды. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә әнисе белән икесе яшәп яталар менә шулай. Бүлмәдә әллә ни җиһаз да юк. Стенка кебек кенә бер шкаф тора. Утырып ашарга икесе сыярлык кечкенә өстәл. Җыелмалы диван. Шуның белән шул бугай. Кеп–кечкенә бүлмәгә тагын ни куясың. Зәринә быел көз укырга барасы, бакчага йөрми, шуңа күрә әнисе эштә булганда, кыз көне буе берүзе бүлмәдә. Холодильникта пешереп куйган ризык бар, тефаль чәйнегендә чәй дә кайната белә. Ач утырмый, үзен-үзе көйләргә күптән йөрәнде ул. Күптән инде башка балалар кебек олылар ярдәмен бик көтеп утырмый. Өйдә утырып туйса, урамга уйнарга чыга. Тик менә усал малайлар гына иркенләп уйнарга ирек бирми. Их, абыйсы булса икән аның. Зәринә тагын авыр сулап көрсенеп куйды.   Гөлгенә эштән кайтып керү белән диванга күз төшерде. Кызы әнисенең шәлен ябынып йокыга чумган икән. Хатын шыпырт кына килеп кызы янына чүгәләде, аннары сак кына башына кагылды. Зәринәнең чәч аралары тагын ком белән тулган, елап та алган сабые. Тагын урам малайлары кыерсытканнар кызын. Гөлгенә көрсенеп куйды, яклаучы булмагач читен шул кызына. Менә җәйгә әби-бабай янына кайтара алмый ул кызын. Чөнки Гөлгенә интернатта үсте сабый чагыннан ук. Әти-әнисен бөтенләй белми ул. Әнисе аннан баш тарткан вакытта исеме Гөлгенә дип язган, әнисеннән бары шул гына истәлек — исеме генә бар. Үсмер чакта әнисен эзләп карады әнисен тик каян табасың инде аны. Бер нинди адрес калдырмаган. Ачу сакламады әнисенә Гөлгенә, чөнки ул ханымны бер кайчан күргәне юк аның. Ә күрмәгән-белмәгән кешегә ачу тотып булмый.   Аннары менә унберенче классны укып бетергәч шушы тулай торактан бүлмә бирделәр. Шушында ук торып поварга укып чыкты. Аннары мәктәп ашхәнәсенә эшкә керде. Акчасы әллә ни күп түгел, җитә очын-очына ялгап барырга. Эшли башлагач бүлмәсе дә булгач, Гөлгенә кичке клубларга да йөреп карады. Интернаттан котылган кыз, олы тормышка өйрәнмәгән, тәрбияче апалар да барсын да төшендереп бетерә алмады. Иң беренче очраган кара чәчле егеткә үлеп гашыйк булды кыз. Егет тә аның бер алдына бер артына төште. Гөлгенәнең үз бүлмәсе булгач бик җайлы булды. Өстә әти-әни тормый бит. Ахыры шуның белән бетте— егеттән менә Зәринә калды. Аның авырга узуын белүгә сөйгән ярдан җилләр исте, бүтән кыз янына килмәде, юкка чыкты. Тик инде үкенеп ни эшлисең, карнындагы баланың җанын кыймады Гөлгенә. Әтисе кебек кара чәчле кыз алып кайтты. Үз әнисе кебек баладан баш тартмады. Әнисез ничек читен икәнен ул бик яхшы белә. Үксез балачакны үз кызына теләмәде. Больницадан алданган кызны бергә эшләгән апалар килеп алдылар. Такси да ялгаганнар. Аннары ки ңәшләрен дә биреп тордылар,сабый баланы ничек тәрбия итәсен бөтенләй белми иде шул.   Алга таба инде Гөлгенә бар тормышын шушы кызы өчен багышлады. Аның янына ялгыз ирләр, егетләр дә килгәләп кармак салып карадылар. Тик ханымга акыл кергән, аларны куып кына чыгарды бүлмәдән. Һаман повар гына булып эшләргә теләмәде Гөлгенә, читтән торып программистка укып чыкты. Инде күптән мәктәптән китеп трамвай депосында отдел кадров начальнигы булып эшли, акча ягы рәтләнде. Тик менә кызын гына калдырыр җире юк. Кыз үзе күптән ияләнде үзе генә торырга. Шулай да ялгыз хатынга бик читен.   Зәринә әнисенең башына кагылуын сиземләп күзләрен ачты да, елмаеп җибәрде.   —Әни кайтты – кыз кулын сузып Гөлгенәнең муеныннан кочаклап алды.   —Кайттым, кызым, кайттым – Хатын кызын кочаклап күтәрде дә алдына утыртты. – Син ашадыңмы көндез, кызым?   —Ашадым, әни башка ботка пешереп калдырма әле, туйдырып бетерде инде.   —Нәрсә пешерим соң алайса?   —Белмим, ну берәр башка нәрсә пешер инде, яме.   —Ярар тырышып карармын инде алайса, тик башта сине юындырып аласы булыр, чәч араларың ком гына, каян шулай комга коендың тагын.   —Данил сипте аны, – Зәринә кабат елыйсы килеп авызын турсайтты.   —Һаман шул усал малай мени әле, урамда тотсам кирәген бирәм әле мин аны.   —Әни, ник безнең әти юк? Әнә Данилның әтисе бар, Камиләнең абыйсы да, әтисе дә бар. Данил аңа тими. Тисә абыйсы хәзер аның кирәген бирә. Безнең беркем дә юк. Син ник хаман йә әти, йә миңа абый алып кайтмыйсың. Алар булса, Данилны җиңәрләр иде.   Мондый сүзләрне кызыннан көтмәгән иде Гөлгенә, каушап калды хатын. Ни кылырга белмичә Зәринәнең башыннан алып аны күкрәгенә кысты.   —Әни, җибәр әле, суларга һава юк ич. Алып кайт инде әни өйгә миңа бер абый һәм аннары бер әти.   —Алай барсын да берьюлы каян гына табып бетерим икән, кызым, — Гөлгенә шаярган булып сүзне икенче якка борырга тырышты.   —Син аны Камиләнең әнисеннән сора, яме, аның әнисе белә. Ул алып кайткан әнә Камиләгә әти дә, абый да.   —Ярар, кызым, менә күргәч сорармын инде, каян алалар икән аларны, яхшымы? Аннары мин дә шунда барып карамын, бәлки безгә калгандыр әле.   —Урааа! – Зәринә, шатланып, әнисең муеныннан кочаклап алды.   Ә Гөлгенәнең күзләре яшьләр белән мөлдерәмә тулдылар. Кызына күрсәтмәс өчен ул раковинада битен юуган булды. Ярар, бүген шулай шаян якка кызының уйларын бора алды. Тик бит ул көннән –көн үсә бара. Бу турыда кызы белән ныклап сөйләшәсе көннәрне вакыт көн саеп якынайта.   Инде йокларга ятканчы Зәринә такылдаудан туктамады.   —Әни, син әти алып кайткач, ул кайда йоклар икән. Абый белән миңа урын булыр микән. Аннары бергә әтиләр авылына кайтабыз, яме. Алайса Камилә генә авылга кайта. Минем бер дә авылга кайтканым юк. Сразы икенче көнне үк әтиләр авылына кайтырбыз бит иеме?   Ник әти алып кайтырга дип ризалашканына үзе борчылды Гөлгенә. Кем генә теленнән тартты икән аны, ә? Менә хәзер баланы туктатыр җай юк. Бер тынгы белми тәтелди.   —Ярар, ярар, кызым — дип кабатлаудан башка чарасы калмады. Көчкә йоклата алды кызын.   Иртәгенсен шыпыпрт кына торды Гөлгенә, тиз генә җыенып эшенә китте. Кечкенә бүлмәдә Зәринә тагын берүзе йоклап калды. Кичә төнгә кадәр хатын гөбәдия пешерде. Әйдә инде, кинәнсен бераз кызы. Бәлки, тәмле әйбер белән бераз онытып торыр әнисе уйламый—нитми генә биргән вәгдәсен.   Зәринә уянганда кояш күптән төшкә якынлашкан. Кыз торып битен юды да өстәл янына килде. Өстәл өстендә бар бүлмәгә тәмле исен таратып гөбәдия ята икән.   —Урааа! Гөбәдия!   Кыз чәй кайнатып үзенә чәй ясады, аннары кисеп куелган гөбәдияне тәлинкәсенә салып телевизор кабызды. Хаман шул бер мультиклар туйдырып бетерделәр. Әнисе укый башлагач компьютер алырбыз дигән иде. Алай булса, шәп була. Мәктәп өчен күптән форма алдылар, ак алъяпкыч белән матур бантиклары да бар. Сумкасы да  күптән әзер.   Урамнан бала чага тавышы ишетелә. Зәринә, өйдә утырсы килмичә, урамга чыкты.   Бар шәһәрдә бердер ул — күп катлы йортлар ишек алды. Берничә күп катлы йорт капма каршы урнашканнар, уртасында балалар мәйданчыгы дигән кечкенә генә урын шунда. Тирә-яктан машиналар тора. Ул участокка әбиләр чыгып утыралар. Әйе, кайбер баларның әбиләре бар әле монда. Алар шунда эскәмиядә оныкларының уйнаганын карап утыралар. Билгеле, сакчылары булгач аланы берсе дә кыерсытмый. Шул менә Зәринә кебек ялгыз балаларга гына кыен күп эләгә. Болай үзе балалар барысы диярлек әбиләр карамагында. Әбиләр кайсы бала кемнеке икәнен күптән белеп бетергәннәр. Читтән килгән баланы тиз танып алалар.   Зәринә кая барырга белми бераз карап торды. Комга барсаң тагын башына ком сибәрләр, даганга барып булмый икән — анда зур малайлар атына.   —Син ник уйнамыйсың?   Зәринә артына борылып карады, үзеннән бер башка зур малай эндәшкән икән.   —Уйнарга кеше юк – дип җавап бирде Зәринә, үзенә эндәшкәнгә күңеле булып. Бу малайны аның моңарчы күргәне юк иде әле.   —Ник үзең генә уйна.   —Әйем, анда малайлар мине кыйныйлар.   —Нигә алай итәләр соң алар.   —Минем абыем юк, шуңа бәйләнәләр.   —Курыкма, әйдә, тисәләр миңа әйтерсең.   Көтмәгәндә яклаучы табылганга сөенеп куйды кыз.   —Чынлапмы?   —Чынлап инде, тисәләр мине чакыр.   —Ә синең исемең ничек соң?   —Ирек. Ә синеке?   —Зәринә.   —Ярар, мин монда гына булам, — диде дә малай, велосипедына утырып китеп барды. Зәринә батыраеп комга таба атлады. Ярата ул көне буе комда казынып уйнарга, ашарга да оныта хәтта.   Кечкенә чиләгенә ком тутыра башлады кыз. Исәбе кечкенә башнялар ясап уйнарга. Кинәт аның чәч толымын каты итеп тарттылар. Тагын шул Данил икән. Ул ишек алдында иң усал малай, кызларны гел кыерсытып тора. Зәринәгә күбрәк тә эләгә әле аннан.   —Җибәр, авырттырасың! — кыз кычкырып җибәрде.   —Бә-бә-бә, — малай үчекләп тартуын белде.   Кинәт алар артыннан тавыш ишетелде.   —Әй, син, җибәр әле аны, – Ирек аларны күреп алып йөгереп килеп җиткән икән.   —Җибәрмәсәм, нәрсә була? – ул арада Зәринә елый ук башлады.   —Җибәрмәсәң, бик яхшы гына үзеңә эләгүе бар.   —Шулай мени – Данил кызның толымын җибәрде дә Иреккә таба атлады, аннан бар балалар куркып торалар. Бу малай белми ахыры Данил абзасының кем икәнен. – Ярый, нишләтмәкче буласың инде мине?   Алар тирәсенә башка балалар җыела башлады. Хәзер малайлар сугышачаклар, кызык булачак бит. Алай да Ирек бик куркып тора торган малай түгел икән. Саллы гына Данилның колак артына тамызды.   —Алай да аңламасаң, тагын менә болай да итә беләбез, — дип, усал малайга сугып, борынын да җимерде.   Данилның борыныннан шаулап кан китте.   —Аааай!... Мин сине әтигә әйтәм! Беләсеңме, нишләтәчәк ул сине?   —Бар, бар, чаба тор, – диде аңа Ирек. — Калган малайлар белеп торыгыз: кем Зәринәгә тия, шуңа бик яхшы гына эләгәчәк, – диде малай, борынын тотып өенә кереп барган Данилны күзе белән озатып.   —Ирек, кач, әтисе чыкса эләгә хәзер сиңа, – Зәринә үзен яклаган малай өчен борчыла башлады. Яклаучы табылганга шат та ул үзе. Тик менә хәзер аны орышачаклар бит.   —Курыктты ди, – җавап шундый булды. — Ә син, Зәринә, велосипедтта йөри беләсеңме?   —Юк, белмим.   —Әйдә өйрәтәм.   Кызның башы күккә тиде. Аның күптән велосипедта йөрергә өйрәнәсе килә иде бит.   Малай аны велосипедка утыртты да, асфальт юлга алып чыкты.   Көне бик күңелле үтте бүген Зәринәнең. Велосипедта да йөрергә бераз өйрәнде, малайлар да тимәде башка аңа — Иректән курыктылар. Ә Данилның әтисе чыкмады урамга. Сугышкач елап кермә дигәндер инде. Иреккә кыен эләкмичә калганга да шатланды кыз. Их, менә бу абый ичмасам.   Кич эшеннән кайтышка Гөлгенәне бик күп яңалыклар көтеп тора иде. Кызын урамда Ирек исемле малай яклаган икән, велосипедта да йөрергә өйрәткән икән. Зәринәнең телендә йокларга ятканчы гел Ирек кенә булды. Ярар, бик яхшы булган дип уйлады Гөлгенә, кызы үзен якларлык дус тапкан, көн саен елап кермәс урамнан, бик әйбәт.   Ирекне урамнан керешкә әбисе каршы алды.   —Улым, син нәрсә инде, монда тора башламадың, инде сугышып та кергәнсең, – дип битәрләп алды аны Фәймә апа. – Күрше хатыннары бер малайның борынын сугып канаткансың диделәр.   —Ул үзе гаепле, әби. Кечкенә кызны чәченнән тартып елатты.   —Кызлар яклавың әйбәт инде ул. Тик ул кызны якларга кешесе юкмени?   —Юк, ул әнисе белән икәү генә торабыз диде.   —Ярар, әйдә кулыңны ю да, ашарга утыр, атаң белә күрмәсен инде сугышып йөргәнеңне.   Ирекнең әтисе таксида эшли. Кайчак иртә кайта, клиентлар күп көнне бик соң кайта. Акча ягыннан төшемле эш үзе. Менә малай гына әбисе кулына калды. Фәймә апа әле карт түгел, алтмышта гына. Өйне бик яхщы гына карап тора. Малай кеше шуграк шул. Кайчак әтисенә аны әрләп алырга туры килгәли.   Фәнис әнисе белән генә үсте, әтисе аларны ул кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Фәнис әтисен беркайчан да күргәне юк. Укып бетергәндә туксанынчы еллар иде, әнисенең аны алга таба укытырга чамасы булмады, яртышар ел акча түләгәннәре юк эшендә. Шуңа Фәнискә каршыдагы яңа ачылган кибеткә грузчик булып керүдән башка чарасы калмады. Ярый үзен военкомат укытты, кулына права ала алды егет. Укып бетергәч озак тотмадылар аны, армиягә алып киттеләр. Тик ул башка яшьтәшләре кебек кайнар нокталарга барып эләкмәде, тыныч урында хезмәт итте. Солдатта да шофёр булды. Ул практика өчен бик ярап торды. Армиядә өйрәнәсем килми дип торып булмый, кушканнар икән, өйрәнәсең дә. Машинаны да карап йөртәсең. Хезмәтен бетергәндә егет яхшы гына машина серләренә өйрәнде. Кайтса яшьтәшләр кайсы кайда: кайсы бизнес эшенә тотынган, кайсы шабашкага чыгып киткән, кайсы әле егерме яшь кенә булса да эчкече яки наркоманга әйләнгән.   Тормышны үзең җайламый хәлең юк икән хәзер. Фәнис иске генә жигули машинасын кредитка сатып ала алды. Шуның белән шәһәрнең үзәк урамнарын әйләнеп "таксовать" итәргә тотынды. Төшемле генә эш икән бу үзе, акчасы кайбер көннәрне, бигрәк тә бәйрәм булган көннәрне шактый төште. Акчасын кая куярга белмәгән исерек яңа байлар машина утыргычына акчаны санамый гына ыргыталар. Кредитын да бик тиз каплады. Машинасын да яңага алыштыра алды. Аннары машиналы-квартиралы егеткә кызлар күп елышты. Бигрәк тә авыл кызлары. Квартиралы егеткә кияүгә чыгу — тулай торактан котылу дигән сүз. Булачак тормыш иптәше Розалия белән ул кызлар тулай торагына егетләр белән бер бәйрәмгә барган көнне танышты. Җыйнак кына гәүдәле, чибәр генә кыз Розалия. Авылдан шәһәргә хөнәри ПТУга укырга килгән җиреннән тулай торакта торып калды. Укыган буенча эше дә булды үзе. Авылга кайтып ни эшлисең инде анда? Егет белән кызның өстәл артында урыннары бергә туры килделәр. Кич буе танышып бик тиз аралышып та киттеләр. Аннары инде Фәнис вакыты булган саен кыз  янына килгәләп йөрде. Әнисе белән дә таныштырды. Фәймә апа үзе дә авыл кызы булгач, Розалияне бик тиз үз итте, озакка сузмыйча туй да ясадылар. Шулай итеп авылдан шәһәргә килгән күп кенә дус кызларын көнләштереп, машиналы-квартиралы егеткә кияүгә чыгып та куйды Розалия. Тулай торакта авыз ачып калган кызларга авыр сулап көрсенергә генә калды. Барысына да андый егет әзерләп куелмаган шул шәһәрдә. Бар алдагы тормышны шушы кечкенә бүлмәләрдә бер ничә кыз белән уздыру бик күңелле түгел.    Тормыш шулай түгәрәкләнде дисәң дә була. Тик бу бәхет уллары Ирек туганчы гына барды шул. Бала туып тәпи йөри башлагач яшь килен үзенең холкын күрсәтә башлады.   —Фәнис, ник әниең безнең бүлмәгә керә ул һаман? Бүген карасам, Ирек астына пес итеп куйган, шуны да күрми калган, көне буе бер эше юк бит инде өйдә. Нигә квартплатаны үзе барып түләми ул, без бит яшь гаилә, безгә акча кирәк бит, бераз булышса ярамыймыни?   Розалия шулай итеп акрынлап ирен үз ягына таба көйләргә тотынды. Инде алга таба кайнана белән ачыктан-ачык талашырга ук тотынды. Ә тавыш чыгару өчен тормыш иткән кешегә сәбәп табу җитәрлек чыгып тора. Розалия авыл кызы, талашырга дигәндә чәтелдәп тора. Каршы сүз дә кыстырылык җай калдырмый. Фәймә апа бик яратып каршы алган килене белән сөйләшмәс булды. Килен кайчак баласын алып әти-әнисе янына кайтып, атналар буе торып килә башлады. Билгеле инде кыз кайтып хурлагач, Фәймә апаны кода-кодагые да күрә алмас булдылар. Фәнис ике ут арасында калды. Бер якта аны үстергән әнисе, икенче якта кечкенә улы белән хатыны. Барысы да кадерле кешеләр. Ни кылырга да белмәде. Килештереп тә карады. Аңлашыгыз инде дип ялынып та карады. Юк, кайнана белән килен килешә алмадылар. Кайчак Фәнис эштән кайтышка талашып ызгышып беткән булалар. Булмады инде бу, болар талашмасын дип көннәре буе өйдә утырып булмый, эшен эшләмәсә акча каян килер. Бер утырып уйлагач ныклы карарга килде Фәнис. Аерым торудан башка чара юк. Бу Розалиянең дә асты ртын теләгенә туры килде. Шуның өчен тырышты бит ул, ирен алып чыгып китәргә әнисе яныннан. Яңа ипотека программасы буенча ике бүлмәле квартира ала алдылар. Фәниснең бераз җыйган акчасы бар иде, ул бик ярдәм итте чиратны алгарак уздырырга. Яңа квартираны Розалия үзе  теләгәнчә корды. Чын хуҗабикә булып йөри башлады. Тулай торактан кунакка килеп – китеп йөргән дус кызларын тагын көнләштерә ала алды. Борын югарыда хәзер алар каршында яшь хатынның. Инде Ирекне дә бакчага биреп элек эшләгән эшенә чыкты. Коллектив алышынган икән инде ул декретта утырган вакытта. Яңа кешеләр бик күп. Әйе, өстендә хәзер кайнанасы юк, ире бар тапканын кайтарып кулына тоттыра. Розалия иркен тормышка бирешә башлады. Башта эшендә булгалап алган коорпаративлардан салгалап кайта башлады, бәйрәм дигәч Фәнис сүз әйтмәде хатынына. Аннары туган көннәр дип эштәге кызлар белән кафеларда соңга калып утыра башлады. Фәнискә балалар бакчасыннан еш шалтырата башладылар, Ирекне әнисе алып кайтмаган булып чыга. Фәнис заказлар күп булгач бик соң гына өйгә кайта. Баланы барып алгач та әле эше бетми, берничә клиентны Ирекне машинасына утырткан килеш адреслар буенча илтеп кайта. Утырып йөри-йөри бала алҗып бетә. Кайтып хатынына кычкырып бераз акыл да кертеп карады ир.   —Нәрсә, көне буе эшләп, бераз дус кызлар белән кафеда утырсам да ярмыймени хәзер? — хатыннан җавап шундый булды.   Инде баланы әнисе карамагына тапшырмый чарасы калмады Фәниснең. Фәймә апа оныгын бакчадан үзе барып ала башлады. Фәнис кичен эше беткәч әнисенә кереп Ирекне алып өйенә кайта аннары. Тик менә хатын дигәне әле кайтып кермәгән дә була. Розалия чибәр хатын, кафеда кызлар белән утырганда аның янына ирләр, яшь егетләр килеп утыра башлады. Розалия тайгак юлга кереп китте. Менә бит ничек яши ул. Рәхәтләнеп күңел ача, ир канаты акча эшли, аны киендерә, “для души” сөяркәләр бар. Их, рәхәт тормыш менә шундый була инде.   Дәвамы берничә көннән...  

 


Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ

--- | 13.08.2015

25 яшен тутырган "Шәһри Казан"чирек гасырлык юлына борылып карый

$
0
0
14.08.2015 Милләт
Кызык бит, «Шәһри Казан» газетасының беренче санында редакциягә эшкә килгән журналистлар газетага нәрсә хакында язачакларын (10 октябрь, 1990) бәян иткән. Һәркайсы, әлбәттә, чор таләп иткән темаларны күтәрергә ышандыра. 25 ел элек газета укучыларга нинди темалар вәгъдә ителгән соң?

«Мин үзем – акны ак итеп, караны кара итеп язучы. Төп девизым – намус пакьлеге, гаделлек һәм кеше шатлыгы өчен көрәш. Әлегә яза алмаган серле хәлләр, язарга ярамаган язмышлар белән танышып йөрим. Менә шуларны, ярамыйга карамыйча, укучыларга җиткерү теләге белән янам», – дигән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Ганиев.

Газетаның икенче санында ук архив документларына таянып, гаепсезгә гаепләнүчеләр турында «Аеруча куркыныч...атарга» дигән язмасы дөнья күрә авторның... Озак еллар эшләү дәверендә газета укучылар тетрәнеп укырдай андый язмалары шактый була Наил аганың.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Илдарханов газетада ике ел беренче урынбасар, аннан алты ел баш редактор булып эшли. Ул исә: «Тешли торган» язмаларны күбрәк басасы һәм милли спортны үстерәсе иде», – ди.

ГКЧП көннәрендә башка газеталар ниләр язарга белми утырганда, ул шәхсән үзе, өстән «тегене-моны чыгармаска» дигән күрсәтмә булуына карамастан, чаң суга. Көнгә аваздаш язма бастыра. Әлбәттә, өстәгеләр моны бер дә яратмыйлар.

– «Без нигә шундый?» дигән язма да шау-шу куптарды. Судлашып, хәтта Мәскәүгә кадәр барып җиттек, – ди Илдус Илдарханов, үткәннәрне искә алып. – Ә инде милли спортка килсәк, ул – минем канда. Берничә ел Татарстанның татарча көрәш федерациясен дә җитәкләдем. Шушы мәхәббәт «ШК»га да ияреп килде. Берничә мәртәбә циркта көрәш ярышлары, ә бер елны хәтта Кичке Сабантуй оештырдык. Республикада көрәшчегә машина бирү гадәте дә бездән кереп китте. Без үткәргән чаралар барысы да газетаның дәрәҗәсен күтәрергә тиеш иде. Ул шулай булды да. Мөстәкыйльлеккә багышлап газетада чыккан барлык язмаларны туплап,
«Мөстәкыйльлек көзгесе» дигән китап чыгару иде хыялым. Ул әлегәчә диск хәлендә.

Әмир Камаловның вәгъдәсе шулай ук бик мәгънәле һәм бүгенге көндә дә бик актуаль. Беренче дипломы белән агроном булган өчен генә дә язмаган инде ул аны. Буа районы Бикмураз авылында туып-үскән кеше буларак, авыл темасын үги итәсе килми аның. «Һәр җәмгыятьнең нигезендә иң элек игенче хезмәте ята дип инануым үзгәрмәде. Инде максатым – яңа газетага бәрәкәтле, авыл өендә кабарып пешкән икмәкнең хуш исен сеңдерү», – дигән булган ул.

– Ул вакытта безнең темалар, нигездә, сәясәт белән сугарылган була иде. Газетаның исеме «Шәһри Казан» булса да, татар халкының тамырлары авылда. Шуңа күрә дә авыл темасына багышланган язмаларны мөмкинлек булган саен бирергә тырыштым, – ди Әмир ага бүген.

Руслан Мөхәммәтҗановны социаль проблемалар, кеше җанына кереп оялаган әхлаксызлык, битарафсызлык мәсьәләләре борчыган.

Нинди генә чорда яшәсәк тә, әхлагыбыз яшәешнең дәрәҗәсен билгеләүче бер күрсәткеч булып кала торгандыр.

«Кеше яши торган ярымҗимерек хәрабәләр. Җәй уртасында корый башлаган агачлар. Буп-буш кибетләр. Бүлмәләребездәге безне җылытырга тиешле торбалар. Шулар хакында уйланам, сәбәпләрен эзлим» – 25 ел элек язучы Вакыйф Нуриевны борчыган мәсьәләләр бу.

– Кара инде син дөньяның яхшы якка үзгәрүен. Шаккаткыч бит! Монда язылган нәрсәләр үткәннәрдә калды дип сөенергә генә хәзер безгә. Ярымҗимерек хәрабәләрдән Казанны Минтимер Шәймиевнең «Тузган торак» программасы коткарды. Бик акыллы гамәл булды ул. Бүген кибетләргә керсәң, киштәләр сыгылып тора. Корыган агачлар да юк, урамнарда гөлбакчада йөргән кебек йөрибез, – ди әдип, 25 еллык аермага нәтиҗә ясап.

«Кешеләрнең көндәлек уй-фикерләре, моң-зарлары турында рә­хәтләнеп укырлык итеп язасы иде. Якын киләчәктә, бәлки, таралып беткән шәһәр хуҗалыгын калыпка кертү, идарә итүдә артык-портык җитәкчеләрдән котылу юлларын укучылар хөкеменә тапшыру хакында язылыр» – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъзам Фәйзрахмановны уйга салган темалар булган болар.

– 25 ел элек «Шәһри Казан»да шәһәр тормышы, чыннан да, беренче планда тора иде. Хәзер килгән кунаклар Казанны Европа шәһәрләре белән тиңлиләр икән, аның үсешендә газетаның өлеше барлыгын да онытмыйк. «Шәһри Казан» хәзер авыл мәнфәгатьләрен дә яклый һәм дөрес тә эшли. Чөнки газета укучыларыбыз авылда да бар, – ди Әгъзам ага.

«Шушы борчулы авыр заманда дөнья көткән, бала-чага үстергән, күп алданып та, күңел көрлеген, тормышка мәхәббәтен, иманын югалтмаган милләттәшләремнең рухына азмы-күпме азык бирерлек язмалар бирә алсам, шат булыр идем, – дигән Марат Хәйруллинның вәгъдәләре астына бүген теләсә кайсы журналист имзасын сала алыр иде.

...Тормыш дәвам итә. «Шәһри Казан» бүген ниләр белән сөендерә?» дип ача укучыбыз һәр яңа санны. Чыннан да, безнең бик тә, бик тә сөендерәсебез килә... Сөенечләр күбрәк булса икән!


---

--- | 14.08.2015

Җитеш тормышта яшәү өчен аена 23 мең сум кирәк

$
0
0
14.08.2015 Җәмгыять
Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак.

Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан.

Сораштырудан күренгәнчә, Россиядә гомер итүчеләргә үзләрен яхшы хис итү өчен аена якынча 23 мең сум акча кирәк. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүчеләрнең ихтыяҗы исә бераз зуррак – алар аена якынча 25 мең сум акча туздырырга тели. Авыл җирлегенә килгәндә, аларга яхшы тормышта яшәү өчен аена 17 мең сум акча да җитә.

Ярлылар дигәндә исә, россиялеләрнең күбесе аена якынча 11 мең 173 сум акча алып эшләүчеләрне күздә тота. Мәскәү һәм Санкт-Петербург халкы исә бу исәпне 12,4-13 мең сумнан башлый. Авыл җирендә исә әлеге күрсәткеч – 10 мең сум тәшкил итә.

Чын-чынлап хәерче тормышта яшәүчеләр аена 13,5 мең сум акча алуны “ярлылык билгесе”, ди. Ә җитеш тормышта гомер кичерүчеләр исә бу санны шактый киметә. Алар фикеренчә, айлык керем 10 мең сум булганда гына әлеге кешене хәерче дип атарга мөмкин.

Дәүләт күзлегеннән чыгып карасак, Россиядә аена 9,7 мең сум акча эшләүче кеше генә хәерче дип санала. Бу – көненә якынча 320 сум дигән сүз.


---

--- | 13.08.2015

Эшнең ояты юк...

$
0
0
14.08.2015 Җәмгыять
Бүгенге тормышыбызны элеккесе белән чагыштырырлык та түгел: бик мул һәм җитеш заманда яшибез. Ләкин, кибеттә товар ничек кенә күп булмасын, аны бушлай бирмиләр һәм матур, җитеш тормышта көн итим дигәннәргә башын эшләтеп, алдын-артын уйлап, эш-кәсепкә дүрт куллап ябышырга туры килә.

Дөрес, аерым һөнәр ияләре, күбесенчә укытучылар, журналистлар, табиблар, галимнәр, сәнгатькәрләр совет заманнарында ук иш янына куш булсын өчен ике-өч җирдә эшләп яшәде. Төп хезмәтләреннән тыш, алны-ялны белми эшләүләренең, күп нәрсәләрдән үзләрен мәхрүм итү хисабына тырышуларының әҗере хезмәт хакларына өстәлгәч, иркенрәк суларга бик тә ярап куя иде.

Эре җитештерү предприятиеләре берәм-берәм ябыла башлагач, ярга ыргытылган балык кебек, кеше ничарадан бичара эзләнергә, фәнчә әйтсәк, эчке ресурсларын эшкә җигәргә кереште, моңарчы уйга да кермәгән яңа эш-һөнәрләргә өйрәнде, кәсеп итү юлларын тапты. Бик күпләр бу шартларда берәүнең дә китереп бирмәячәген аңлап, бары тик үзләренә ышанып, эшкә тотынды. Капка төбендә күрше-күлән белән җыелып хөкүмәтне, җитәкчеләрне сүгеп, котырып баючыларны тәнкыйтьләп, зарланып утырып кына тормыш бармый шул, көн дә ашыйсы килә!

Үзем яшәгән тирәлектә, иш янына куш булсын дип, кулыннан килгән өстәмә эшләргә алынучылар байтак. Кайсысы оекбаш-бияләй, шәл бәйләп сата. Кибет тирәләрендә үзләре үстергән җиләк-җимеш, яшелчәне, кышын консервлаган бакча нигъмәтләрен сатып утыручыларны әйтеп тә тормыйм. Әле тагын бер ише күп еллар буена күпләп сату базарыннан кипкән балык, чикләвек, көнбагыш кебек, узып баручы кызыгырлык ризыкларны алып кайтып сата. Салкын кышларда да, эссе җәйләрдә дә шунда утырган, сату “җене” кагылган кешеләрне кайчагында кызганып та, ә кайвакыт эчтән генә ачуланып та куям. Дөрес, алар үз көчләренә таянып, күпмедер тырышлык, үҗәтлек куеп башкаралар бу “иш янына куш” булсын ниятен. Төкерек төшмәслек суыкта сәгатьләр буе басып сату итәргә маташулары гына аңлашылмый: һәрхәлдә, берсе дә соңгы телем икмәк өчен дип чыгып басмый бит инде. Алар янында туктап, бияләйне салып, акча санап бирә алмаслык суыклар була бит бездә. Яннарыннан узганда, үз-үземә эчтән генә: “Йә Раббым, шушылай кибет төпләренә чыгып, үз-үзеңне аямыйча вак-төяк сатарга калдырма. Пенсиямнең бәрәкәтен, рәхәтен бир!” – дип телим.

Тагын шунысына игътибар иткәнем бар: “Сатуыгыз барамы, алучы бармы?” – дип сораганда, һич зарлану ишетмим, булганына шөкер итәләр бу вак сәүдәгәрләр. Эшсезлек бит хәзер дип хәлләренә керергә теләсәң дә, җаваплары кыска: “И-и, теләге булган кешегә эш табылмыймы, теләк кирәк, эштән курыкмаска гына кирәк”, – диләр. Уйлап карасаң, дөрес тә бит! Әле шушы араларда Казан сырхауханәләрендә караучысы булмаган авыр хәлдә ятучыларны тәрбия кылырга мари ягыннан япь-яшь хатын-кызларның атлыгып торуын белдем. Йөри алмаучыларны аерым машинада кирәк җиренә илтү, өенә кайтару хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр дә бар икән хәзер.

Моннан 15 еллап элек каршы йорттагы бер абый пенсиягә чыгып тик ятмыйм, хәрәкәт кирәк дип, урам себерә башлады. Күренеп тора, тәртип ярата бу, җаен белеп эшли: ишегалды да гел тәртиптә, чүп җыя торган махсус урыннардан да өем-өем чүпне озатырга өлгерә. Карыйм, көндезләрен, кибеттән бушаган зур-зур картон әрҗәләрне сүтеп, аерым урынга туплый, халык ыргыткан калын картон әрҗәләрне дә җыя. Карап-карап йөрдем дә, түзмәдем: “Иренмисең дә инде, күпме көч түгәсең! Боларны тапшыргач, бераз түлиләрме соң?” – дип сорадым. “Тик утырган өчен акча килми бит, – диде ул. – Юл уңаенда берничә сәгать әрҗә сүтеп, өем-өем картон җыйганнан әллә ни югалтмыйм. Шуларны аена бер тапшырып, кулга тылсымлы “шыгырдый” торган нәрсә кергәндә, бик күңелле була. Читтән кергән бу акчага алдан ук урын әзерләп торам. Теләгән нәрсәне алгач, рәхәт булып китә. Аягың тапылдамыйча авызың шапылдамый, дип борынгылар белми әйтмәгән”.

Икенче мисал: олы юлга караган тәрәзәм каршына һәр шимбә-якшәмбедә, бәйрәмнәрдә бер абый үзе кебек картайган, тузган машинасында килеп туктый да, көнозын мунча себеркесе сата. 6-7 еллап бар инде. Алучысы булмаса, шөгыльләнмәс иде.
Без үскәндә бала-чаганың колагына: “Эшнең ояты юк”, – дип тукыйлар иде. Бу ялкауланмаска, авыр хезмәттән йөз чөермәскә үзенә күрә бер профилактика булган икән.


Вәсилә РӘХИМОВА

--- | 14.08.2015

Гөлнара Сабирова: Үзең яратмаганны башкалардан ничек яраттырмак кирәк?!

$
0
0
14.08.2015 Мәдәният
Газетаны кулга алуга ук сизгәнсездер, кадерле укучыларыбыз, бу саныбыз гадәти түгел. Бу – юбилей саны. Моннан 25 ел элек, 1990 елның 17 августында «Шәһри Казан» газетасының беренче саны дөнья күргән. Бүген без шул 25 еллык тарихны бераз барлыйбыз.

Хәтерлим, безнең өйдә аны чыга башлаган елыннан яздырып алдылар. Көн саен з-у-ур газета килә иде. Мин әле бала булганга да шулай зур тоелгандыр инде. Аннан, студент елларында, үземнең дә «Шәһри Казан»да язмаларым басылгалады. Ә хәзер инде ул минем яшәү рәвешенә әйләнде дисәң дә, арттыру булмас.

Хәер, әгәр аны яратмасаң, үз тормышыңның мөһим бер өлеше дип кабул итмәсәң, газетада эшләү мөмкин дә түгелдер. Редакциядә бүген эшләүче, моңа кадәр эшләгән һәркемнең яшәү рәвеше булгандыр ул. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә диләр бит. Үзең яратмаганны башкалардан ничек яраттырмак кирәк?!

Яратканнардыр. Хәер, «дыр» түгел, яратканнар. Мин моны газета ветераннары белән аралашкан саен сизәм. «Ә безнең вакытта», «ә без болай эшли идек», «Хәлим Абдуллович шулай иткән иде», «без фәлән‑фәлән идек» дигән сүзләрне әйткәндә ярылып яткан горурлык... Ул сүзләр, әлбәттә, «Газетаны укып барабыз» дигән җөмлә белән тәмамлана. Яки башлана. Һәрхәлдә, кичәге «Шәһри Казан»лы юк кебек, барысы өчен дә – ул тормышның дәвамы. Хәзер газетаны чыгарган коллектив исеменнән минем аның ветераннарына, миңа хәтле эшләгән җитәкчеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә! Актив хәбәрчеләребез, яраткан укучыларыбыз һәм милли җанлы иганәчеләребез дә олы рәхмәтебезне кабул итеп алсын! Гомумән, газетаны 25 еллыгына алып килеп җиткергән һәркемгә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез! Төрле вакытлар булган. Архив документларын актарып утырганда, көләрлек тә, еларлык та кәгазьләр килеп чыга. Кәгазь кытлыгы, материаль кытлык урынына хәзер рухи кыйммәтләр кытлыгы килеп басты. Укучыны тотып тору, виртуаль киңлеккә җибәрмәү, аңа ярарлык җиңел итеп язу, әмма түбәнлеккә төшмәү... Юк, зарлану түгел бу, һәр чорның үз сынаулары – шуны ассызыклау гына. Ә аларны сынмый узу өчен үзеңнең кирәклегеңә, хезмәтеңнең әһәмиятенә һәм иртәгәге көнгә ышану кирәк.

25 ел «Шәһри Казан»ны үзгәртте дә, үзгәртмәде дә кебек. Аның «әтисе» – беренче баш мөхәррир Хәлим Гайнуллинның укучыларга мөрәҗәгатен укыгач, заманы төрле булса да, максатлар бер булуына инанасың. Милли хөрлек, мөстәкыйльлек чорында аваз салган «Шәһри Казан» бүген шул 25 еллык хезмәтнең җимешләрен татый – халыкның милли үзаңы арту, горурлык хисләре уянуы шаһиты ул. Республиканың яңа дәүләтчелек тарихын язу шаһиты да ул. Меңъяшәр Казанның көннән-көн заманчалашуы, яшәр өчен уңайлырак, матуррак булуы да – газета битләрендә. Әле тагын күп вакыйгалар шаһиты булыр, тарих язар «Шәһри Казан».

Ә бүгенгә – безнең урамда бәйрәм. Газета коллективын, аның ветераннарын, шунда эшләп киткән кешеләрне, актив хәбәрчеләрне һәм, әлбәттә, укучыларыбызны уртак бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Тормышлар имин, көннәр тыныч булсын! Иҗат уңышлары һәм тугры укучылар сиңа, «Шәһри Казан»!


Гөлнара САБИРОВА

--- | 13.08.2015

Кичә яраттым (ДӘВАМЫ)

$
0
0
14.08.2015 Әдәбият
"Дәвамын тизрәк элегез!" дип язалар безгә укучыларыбыз. Болай булгач, кичә элгән хикәянең дәвамын бүген үк эләбез.

Хикәянең дәвамы.

Башы монда: matbugat.ru/news/

Фәнис аңышканда хатыны аяк терәп эчә башлаган, семья дип ике утырып бер уйламый башлаган. Ир, бәлки дәваланып карасың дип, хатынын туры юлга бастырырга тырышып карады. Тик барып чыкмады. Розалия үзенең эчкече хатынга әйләнеп бетүен танымады. Фәниснең улын алып әнисе янына кире кайтудан башка чарасы калмады. Ирек беренче классны укып бетергән, җәй буе урамда диярлек, әбисенә алай мәшәкать тудырмады. Розалия ире белән улы чыгып киткәнгә артык борчылмады. Кафеда танышкан ирләрне туры квартирасына алып кайта торган булды. 

  Бүген беренче сентябрь. Зәринә беренче  класска укырга бара. Җәй буе һаман кулына алып караган мәктәп формасын киде, ак алъяпкычын да киеп куйды. Әнисе чәчен матур итеп үрде, аннары ак бантикларын тагып куйды. Менә мәктәп сумкасын киясең дә, булды, беренче класс укучысы буласың да куясың инде. Сумкасын әнисе үзем күтәреп барыйм дигән иде, Зәринә аяк терәп каршы төште, аның чынлап укучы булып күренәсе килде.    Кызның көзге каршына басып әйләнә-әйләнә көязләнүен читтән генә Гөлгенә күзәтеп торды. Менә бит аның да кызы үсеп җитте. Ялгыз башка читен булса да кызын интернатка бирмәде. Әнә нинди зур булган инде. Бер туктамый такылдап тора. Соңга калмыйк ,әйдә барыйк дип әнисенең башын катырып бетерде. Җәй көне Ирек исемле малай белән дуслашкач елап керүдән туктады кыз. Ирек бер малайга да Зәринәне кыерсытырга ирек бирмәде. Ул малайны Гөлгенәнең күргәне юк, тик шулай да әйбәт малай булырга тиеш дигән фикергә килде Гөлгенә.   —Әни, әйдә киттек инде, соңга калабыз бит, – инде йөзенче тапкыр Зәринә әнисенә эндәште.   —Әйдә барабыз инде кызым, вакыт. – Гөлгенә кызын җитәкләп ишеккә юнәлде.   Тулай торак коридорын үткәндә күршеләрнең матур итеп киенгән Зәринәгә күзләре төште.   —Ай-яй, шулай матур итеп киенеп нинди зур кыз бара икән дип торабыз, Зәринә икән бит. Кая бара икән ул бүген сумкалар асып? – дип сораган булдылар.   —Укырга барам, мәктәпкә, — кызның үзенә шулай яратып эндәшүләренә күңеле булды.   —Шулаймыни? Зур үскәнсең икән инде, бишкә генә укы яме, матурым, –дип, күршеләр кызның аркасыннан кагып калдылар.   Урамга чыккач ана белән кыз бераз күзләрен ачып-йомып тордылар. Тулай торакның коридорындагы караңгыга ияләшкән күзләрен сентябрьнең якты кояшы чагылдырды. Көне бик җылы һәм кояшлы бүген, агачлар да сары яфракка төренгәннәр, урамда көз исе. Шул чак Зәринә каршыдагы йорт ягына карап кемгәдер кул изәде.   —Кем бар анда, кызым?   —Ирек. Әнә, ул да әтисе белән мәктәпкә бара, әтисе машинасын кабызган.   Гөлгенә кызы күрсәткән якка күз салды. Ак машина янында урта гәүдәле бер ир кайнаша. Мыегы да бар икән. Аның янында басып торган малай алар ягына таба карап кулын изәп тора иде.   —Әни, әйдә алар янына барабыз, — Зәринә әнисен җитәкләп шулар янына сөйри башлады.   —Ярамас, кызым, таныш булмаган кешеләр янына бару.   —Таныш ич инде ул. Ирек бит, әйдә инде, әни.   —Ярамас, кызым, әниләре чыкса орышыр.   —Юк аларның әниләре, Ирек әни безнең белән тормый, ул күп итеп аракы эчә диде.   Чарасыздан кызы җитәкләп сөйрәүгә биреште Гөлгенә, кызы әйдәгән якка таба атлап китте.   —Исәнмесез, – дип тартынып кына исәнләште ул Фәнис белән. – Менә кызым сезнең улыгызны күреп алды да әйдә-әйдә дип сезнең яңа алып килде.   —Беләбез, беләбез без ул Зәринә дигән кызны, – Фәнис шаярып Зәринәгә күзен кысты. – Укырга барабызмыни, дус кеше?   —Әйе, беренче класска – дип җавап бирде кыз.   —Сез минем кызымны беләсезмени? – дип сорады Гөлгенә.   —Белмичә, улымның дусты бит ул, безгә кунакка да кергәне бар аның.   —Шулаймыни әле? Ник миңа әйтмичә кешегә кереп йөрисең әле син? – дип, Гөлгенә кызының кулыннан тартты.   —Орышмагыз инде аны. Әни бик чакыргач кына керә иде, бик акыллы кыз ул Зәринә, — Фәнис тагын шаярып Зәринәгә күзен кысты.   —Әйтми—нитми алай ярамый бит инде, кызым.   —Ничек әйтим, син бит эштә, — дип үпкәләргә җыенды кыз.   —Ярар, әйдә, дуслар кунакка йөрешә инде ул, – дип сүзне икенче якка борырга тырышты Фәнис. – Сез кайсы мәктәпкә барасыз соң?   —Илле тугызынчыга.   —Бик яхшы, без дә шунда барабыз. Әйдәгез, утырыгыз, бергә барырбыз, – дип машинасына таба ишәрәләде Фәнис.   —Юк, рәхмәт сезгә, без җәяү генә барырбыз инде – дип Гөлгенә кызына таба борылып карады.   Баксаң, Зәринә белән Ирек әллә кайчан машинаның арткы утыргычына кереп тә утырганнар икән. Кыз белән малайның олыларда эше юк, нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар. Аларны күреп алган Фәнис тагын авызын ерды , иреннәре арасыннан ап-ак тешләре җемелдәп алды. Гөлгенәнең болай ихлас елмаюны моңарчы бер дә күргәне юк иде, ул каушап башын читкә борды.   —Гөлгенә, — Зәринә әнисенең исемен әйткән бар иде аларга, — әйдә утырыгыз инде, Зәринәнең беренче уку көнендә күңеле төшмәсен.   Ханымның килешми чарасы калмады, ул Фәнис янына алгы сидениягә кереп утырды.   —Киттекме? – дип сорады Фәнис, машинасын кабызгач, артка таба борылып карап.   —Киттек. – дип икесе бергә җавап бирде кыз белән малай.   Кузгалып киткәч Фәнис күз кырые белән генә карап Гөлгенәгә эндәште.   —Гөлгенә, карагыз әле, сез мәктәптән соң кич нишлисез?   —Нигә аны сорыйсыз ? Зәринә белән бәйрәм көн итеп Макдональдска бармакчы идек.   —Макдональдс әйбәт инде ул, без менә улым белән аттракционнар паркына бармакчы идек. Әйдәгез, безнең белән. Мәктәптән кайтуга кереп алырмын сезне.   Гөлгенәнең бүгенге көн өчен җыеп барган акчасы бар үзе, тик алай паркка да барырбыз дип уйламаган иде.   —Белмим инде, Зәринә Макдональдс дигән иде.   —Макдональдс ул паркта да бар бит, кереп чыгарбыз. Йә, ничек дисез? Аннары Ирек белән Зәринәгә икесенә бергә күңеллерәк булыр иде, дуслар бит.   —Әни барыйк инде, – арттан Зәринәнең тавышы ишетелде.   —Ярар кызым, барыбыз алайса, тик кара аны, бишкә генә укыйсы аннары, килештек?   —Урра! – Гөлгенәнең колагын кызы тавышы ярып узды.   —Булды, килештек алайса, – диде Фәнис. – Миңа кәрәзле телефон номерыгызны бирә алмассыз микән?   Гөлгенәнең алай чит кешегә телефон номерын биргәне булмаса да, Фәнискә әйтеп торып яздырды.   Мәктәптә белем бәйрәме күңелле үтте, Зәринә беренче тапкыр үз классында кырык биш минутлык дәрестә дә утырып чыкты. Класстан чыканда күзләре ут булып янган иде кызның, бик ошаткан укучы булып утыруны. Мәктәптән кайтып, мәктәп формасын салырга гына өлгерделәр аларны инде телефоннан шалтыратып Фәнис урамга чакырды.   Әй, кызык та инде балалар өчен аттракционнар паркы: төрле уеннар, компьютерга көйләнгән заманча уен автоматлары, әйләнә торган, чаба, атына торган, тагын әллә нинди кызык аттракционнар. Ирек белән Зәринә әле бер аттракцион янына чабып килеп җитәләр, әле икенчесенә, инде уйнаган җирләреннән аерылып китә алмыйлар, бар белгән сүзләре тагын да тагын! Әти-әнинең кесәләре генә чыдасын. Балаларга гына түгел, Фәнис белән Гөлгенәгә дә бик ошады монда. Алар да балаларга кушылып, уеннарга кереп киттеләр, алар белән бергә ярыштылар, уйнадылар. Карыннары ачыккач, Макдональдска кереп чыктылар. Балалар рәхәтләнде тәм-томга. Гөлгенәнең әле бер кайчан болай күңел ачканы юк. Бар тормыш мәшәкатләрен онытты бүген, үзенең әни кеше икәнен дә онытып, үзен кечкенә кызчык кебек тойды кайбер уеннарда. Аннары төрле вак-төяк читенлек килеп чыкса, янына Фәнис йөгереп килеп җитә аңа булыша. Кафеда да ничектер үзен гаилә башы кебек тотты. Яныңда ныклы терәкле кеше булса күпкә җиңел икәнен тойды Гөлгенә. Фәниснең бар әйткән сүзен йотып бард ы, ирне ул бик күптәннән белгән кебек тоелды. Фәнис янында бернинди дә авырлыктан куркасы юк икән бит.   Фәнискә дә Гөлгенә белән бик рәхәт иде. Ул чын күңелдән онытылып көлеп булганны Гөлгенәнең чишмә кебек челтерәп көлгән тавышын ишеткәч кенә белә алды. Шундый чибәрләнеп китә яшь хатын андый вакытта, күз алмалы түгел. Бу минутларда күктән таш ява башласа, Фәнис ике дә уйламый ике бала белән Гөлгенәне куенына качырырга әзер иде.   Көн инде кичкә авышып эңгер-меңгер иңә башлагач кына кайтырга чыктылар алар, бәлки тагын бераз юанырлар иде дә, аттракционнар кесәләрдәге бар акчаның тиененә кадәр алып бетерделәр. Арткы утыргычта ике бала йокылары килеп борыннарын төртә-төртә кайттылар. Ә Фәнис белән Гөлгенә юл буе көлешеп, паркта булган хәлләрне кабат исләренә төшерделәр.   Балалар дуслыгы гадәттә ата–аналарга да күчә. Гөлгенә кайбер көннәрдә эштән кайтырга дип тукталышка чыгып басс, Фәнис машинасы белән килеп чыга торган булды. Бу юл уңае туры килүләр шулай үзеннән-үзе килеп чыкмый ахры, чөнки Фәнис бик еш Гөлгенә эштән кайткан вакытка тукталышка килеп чыга башлады. Моны хатын үзе дә сиземләде, тик Фәнискә бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Бәлки үзенә шулай игътибар артуын үзе дә ошаткандыр. Хезмәттәшләр арасында да, билгеле, бу хәл тиз телгә кереп китте. Күреп торалар бит: гел бер машина килеп туктый Гөлгенә янына.   —Безнең Гөлгенә такси белән генә йөри хәзер, – дип, ачы телләр бераз төрттереп тә ала башладылар.   —Гөлгенә, кем ул, безгә генә әйт әле, – дип, сер белеп, аннары бар офиска таратырга теләүчеләр дә , хатынның кылларын тартып карадылар .   Тик Гөлгенә актан-карадан бер сүз әйтмәде.   —Күрше ул минем, шулай туры килә генә, — дип җавап бирде.   Билгеле, шулай туры килүләр соңгы вакытта ешаеп китте шул.   —Гөлгенә, кайтасыңмы? – килеп туктауга Фәнис машина ишеген ачып хатынга шулай эндәшә.   —Әйе, кайтасы иде, – була җавап.   —Әйдә, утыр, мин дә өйгә кайтып кичке ашны ашармын дигән идем.   Ә юлда барганда ир белән хатынның сүзләре балалар арасындагы дуслык турында башланып китә башта. Аннары инде төрле темаларга борыла. Фәнис белән Гөлгенә икесе дә бер–берсен күреп сөйләшсәләр ничектер җиңеләеп калалар. Гөлгенә дә күп вакыт бер-ике тапкыр юри үз автобусына утырмыйча кала. Күңеле белән Фәнисне көтә.   Менә бүген дә алар икесе бергә кайттылар, туктагач та әле аерыла алмый бераз машинада сөйләшеп утырдылар. Аннары Гөлгенә тулай торакка юнәлде. Зәринәне ашатып аласы бар, аннары өй эшләрен эшләтергә кирәк. Иртәге өчен тагын тегесен –монсын карап куясы дигәндәй. Кич шул тормыш мәшәкате белән үтә дә китә. Бүген бүлмәсенә килеп керүгә Гөлгенәнең күзе кызының курткасына төште. Көз көне яңгырлы вакыт бит, куртка былчыракка баткан. Нишләгән бу кыз бүген? Ул барып урындыктагы Зәринәнең мәктәпкә киеп барган киемнәрен карады. Болары да пычранып беткәннәр, ул колгтокиның карар җире юк, ул күлмәкнең итәген күрсәң... Зәринә диван почмагына сыенган да, әнисенең әрләгәнен сабыр гына көтеп утыра. Еламаган да бугай бүген бу кызый.   —Кызым, нинди хәл бу, каян шуның кадәр былчырак таптың? Кыз кеше бит син, малайлар да бу кадәр былчырактта аунамыйлар.   —Сугыштым, – менә сиңа җавап кыз кешедән.   —Кая, кемнәр белән инде тагын?   —Әни, мин мәктәптән кайтырга чыккан идем, имә, анда Ирек абыйны өч малай төрткәләп торалар, кыйнамакчылар иделәр аны.   —Шуннан –шуннан, кызым?   —Ирек абыйга булыштым, мин бер малайны кыйнадым, ул калган икесен җылатты. Без аларны җиңдек.   Кара син бу кызның кыланышларын, зур батырлык эшләгәнмени.   —Абау, кызым, алай ярамый бит инде, кара бу өс—башларны, иртәгә кадәр кибәр микән инде болар?   Зәринә башын аска төшерде .   —Алар алайса Ирек абыйны кыйнарлар иде.   —Кара әле син моны, Ирек абый да Ирек абый! Каян килеп  абыең булды әле ул синең?   —Ул минем абый и мин аның белән дус. Яратам да әле мин абыйны.   —Һай, җаным икән, кайчан ярата башладың инде кызым Ирек абыеңны?   Зәринә җавап бирер алдыннан бераз кашларын җыерып уйлап торды. Ничек итеп абыйсын бик күптәннән яратканын әйтергә кирәк бит әнисенә.   —Кичә яраттым – дип җавап бирде Зәринә.   Гөлгенә ирексездән көлеп җибәрде.   —Ууу... алайса бик күптәннән икән, менә абыең өчен сугышкач үзең ю да инде өс-башың, кыз кеше, өйрән бераз чиста йөрергә.   —Әни!   —Нәрсә инде тагын?   —Әни, әйдә син Камиләнең әнисеннән сорама абыйлар белән әтиләрне каян алар икәнен.   Кара син моны, онытмаган икән бит әле. Гөлгенә ни дияргә дә белмәде кызына.   —Нигә, сорарга куша идең бит әле.   —Юк, сорама. Мин инде әти белән абыйны таптым.   —Каян таптың инде?   —Фәнис абый минем әти була, ә Ирек минем абый, – кыз борынын өскә күтәрде, күрдегезме нинди уңган кыз ул, кешегә ялынып торасы юк, үзе тапкан бит. — Әни, әйдә аларга барыйк та, Фәнис абыйны и Ирек абыйны безгә алып кайтабыз.   Гөлгенә лып итеп артына утырды.   —Алар безгә кайтмаслар бит, кызым.   —Ну без зинһар өчен дип әйтәбез аларга. Ирек минем белән дус, син дә Фәнис абый белән дус бул да и алып кайтыйк.   —Аларның бит әбиләре бар, үзем генә калам дип елар тагын кызым.   —Нуу... аларның әбиләре бик әйбәт, аннары әбиләр еламыйлар, алар бик карт бит инде, алар алма пирогы пешерәләр, тәмле мин ашадым.    —Ярар, кызым, Фәнис абыеңны күргәч әйтеп карамын инде алайса. – Гөлгенә шулай җавап бирде дә, үз җавабына үзе үкенде. Кыз бер эләктереп алса тиз генә онытмаячак бит.   Алай да Фәнискә шалтыратырга сәбәп чыкты бит, балалар сугышып кайтканнар мәктәптән. Гөлгенә телефон номерын җыеп Фәнискә шалтыратты. Озак алмыйча торды Фәнис башта телефонын, нихаять алды.    —Алло, Гөлгенә, гафу ит, әйдә соңрак сөйләшербез, яме!   —Берәр нәрсә булды мәллә, Фәнис?   —Телефоннан әйтерлек түгел, соңрак үзем әйтермен – Фәнис телефонын өзде.   Гөлгенә чын-чынлап борчыла башлады. Әллә чынлап бик тә кадерле кешесенә әйләнеп бара Фәнис.   Гөлгенә шалтыратканда, Фәниснең районның полиция бүлегенә кереп барган вакыты иде.   Кайтып кичке аш ашагач бераз утырып ял итәрмен дә аннары кабат эшкә чыгармын дип уйлаган ирнең тынычлыгын кәрәзле телефон бозды.   —Алло, бу Закиров Фәнис идеме? – телефоннан кырыс тавыш ишетелде.   —Әйе, бу мин, кем белән сөйләшәм мин?   —Сезгә район полиция бүлегеннән дежурный капитан Зыкин шалтырата.   —Әйе, тыңлыйм сезне. – Фәнис борчыла башлады, нәрсә буды икән тагын, клиентлар берәрсе шикаять язмагандыр бит инде.   —Сезнең тормыш иптәшегез Закирова Розалия бездә, килеп чыга алмассыз микән?   Фәниснең инде Розалия белән күптән аралашканы юк, аерылышырга гариза бирде үзе, тик хатынны судка приставлар ике тапкыр чакырсалар да килмәде, судны тагын чигерделәр. Нишләде икән инде бу тагын?   —Яхшы, мин хәзер килеп чыгармын   —Көтәбез! — телефонны өзделәр =.   Һәр полиция бүлегендә дежурный наряд каршында тимер рәшәткә яки ватылмас пыяла белән ясалган камера бар. Ул камераны полиция хезмәткәрләре дә, гади халык та "маймыллар камерасы" дип йөртә. Бу исем җисеменә туры килә, төн чыканчы ул бүлмәгә эчә-эчә маймыл хәленә төшкәннәр хәтсез җыела. Ни өчен  камера эче күренеп торырга тиеш дисәгез, исерекләр кайчак анда ду килеп сугыша башлый, шуңа һәрчак күз алдында булырга тиешләр. Менә әле дә кичке сигез генә инде якындагы кафедан бер төркем исерекләрне алып кайттылар, ни өчендер сугыша башлаганнар. Зыкин моңа бик риза түгел, чөнки төне буе маймыллар күп ташылачак әле монда, шуңа камерадагы хатыннарга штраф түләргә акчалары булса кайтарып җибәрәчәген әйтте. Араларындагы бер чибәр генә хатынның  акчасы юк икән, ирем дип аңа Фәниснең телефон номерын бирде. Башын чайкап куйды капитан, нинди мужик икәнең моның ире, хатыны кафеларда чит ирләр белән типтерә.   Розалия камера почмагында боеыгып кына утыра иде, ишектән Фәниснең килеп кергәнен күреп алды да ике кулы белән камера рәшәткәсенә тотынып торып басты. Ирек аңа бер караш кына төшереп алды да ,дежурный тәрәзәсе каршына килеп басты.   —Исәнмесез, мин Закированың ире.   Капитан Зыкин башын күтәрде.   —Ире имеш... Ир булгач нигә хатыныңны кулда тотмыйсың?   —Капитан, анысы синең эшең түгел, – дип дорфа гына җавап бирде аңа Фәнис.   —Ярар, минем эш булмаса, 500 сум штрафын түлә дә алып кайтып кит хатыныңны.   Фәнис штраф акчасын түләгәч, камера ишеген ачып Розалияне чыгардылар. Ире аңа борылып карамый да чыгу ишегенә таба атлады, аның артыннан айнып махмыры җәфалый башлаган хатыны атлады. Фәнис машинасына кереп утырды, янына шулай ук бер сүз дәшми Розалия кереп утырды.   —Фәнис, рәхмәт, – кузгалып киткәч ханымның беренче сүзе шул булды.   Фәнис моңа каршы бер сүз әйтмәде. Бераз баргач хатынына таба борылып.   —Малай турында да сорыйсың килмимени? – дип сорады.   —Фәнис, извини, пока башым авырта. Синең машинада бераз юкмы.   —Әйе, менә син очрый калсаң дип бер ярты кыстырып йөрткәннәр ди монда.   —Ярар булмаса, кычкырма шуның кадәр, өйгә генә кайтырып куй мине.   Ахыры берничә көннән  
Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ

--- | 14.08.2015

14 яшьлек Чаллы кызы "Вконтакте"да BMW M3 автомобиле откан

$
0
0
14.08.2015 Җәмгыять
"Вконтакте" социаль челтәре аша әлеге призны оту өчен әллә ни зур эш тә башкарырга кирәк булмаган. Барысы да – бәхет эше.

"Вконтакте" өчен иң зур призны челтәрдәге популяр бер төркем уйнаткан. Призга дәгъва кылу өчен кулланучы әлеге төркемгә язылырга һәм хәбәрне башкаларга таратырга гына тиеш булган. Төп приз – өр яңа BMW M3 автомобилен Чаллыдан 14 яшьлек Аида Мааданбекова откан.


---

--- | 14.08.2015

Әти булу гомерне кыскарта?

$
0
0
15.08.2015 Җәмгыять
Ир-атның беренче баласы иртәрәк туган саен, аның гомер озынлыгы кыскара. Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Әти булуның иң куркыныч яшен дә билгеләгән алар. Бактың исә, 22-24 яшьләрдә бала тәрбияли башларга ярамый икән.

Егетләргә әти булырга ашкынырга кирәкми. Хельсинки университеты белгечләре моны үз­ләренчә дәлилләп тә күрсәткән. Алар 1940-1950 нче елларда туган 30 меңнән артык ир-атны тик­шергән. Тәҗрибәдә катна­шучы­ларның 15 проценты – 22дә, 29 проценты – 22-24тә, 18 проценты – 25-26да, калганнары исә 27 яшьтән соң әти булган. Аларны күп еллар дә­вамында һәркайсына 54 яшь тулганчы күзәтеп торганнар. Әлеге вакыт аралыгында һәр егерменче ир-ат вафат булган. Үлем очрак­ларының 21 проценты йөрәк авыруларыннан интеккән, ә 16 проценты исә хәмер белән артык нык шаярган.

Тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, 22 яшьтә әти булучылар арасында үлем очраклары 25 процентка ешрак күзәтелә икән. Ә 30-34 яшьтә бала тәрбияли башлаучылар озаграк яши. Шунысын да билгеләп үткәннәр: 27-29 яшьтә тәүге тапкыр әти булучыларның гомер озынлыгы әлеге күрсәткечкә берничек тә бәйле түгел. Алар арасында картлыкка кадәр яшәү­челәр дә, иртә үлүчеләр дә җи­тәрлек. Галимнәр фикеренчә, гомер озынлыгы һәм бала тәрбияли башлау арасындагы мөнәсәбәт кеше яшәгән мохит яки нәсел үзенчәлекләренә бәйле түгел. Соң­гысын дәлилләү өчен абый­лы-энеле ир-атларны да кү­зәткәннәр хәтта. Шулай итеп, соң­рак әти булган энеләренең иртә бала тәрбияли башлаган абый­ларына караганда озаграк яшәве ачыкланган.

Әтиләрнең гомерен кыскартучы төп сәбәп дип психологик киеренкелекне атаганнар. Гади генә итеп әйткәндә, ир-атларның нер­вылары чыдамый икән. Бел­геч­ләр әйтүенчә, бала тәрбия­ләү­че гаи­лә башлыкларына еш кына килә­чәккә булган хыялларыннан баш тартып, җиң сызганып акча эшли башларга, гаиләне туендырырга туры килә. Шуның аркасында сәламәтлеккә дә зыян килә. Хәер, моны дәлилләү өчен яңа тикшеренүләр кирәк­ле­ген дә әйт­кәннәр. Ә менә утыздан соң әти булучы ир-атлар шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, шуңа күрә аларга күпкә җиңелрәк дип фаразлаганнар.

Роберт КАДЫЙРОВ, гаилә клиникасында табиб:

– Әлеге яңалыкны ишеткәч көләргә дә, еларга да белмәссең. Миңа мәсьәләнең икенче ягы таныш. Ни кызганыч, бүген илдә яшәү­че гаиләләрнең күбесе өйдә бала тавышын ишетергә хыялланып яши. Бүген без нәселсезлек проблемасы белән көрәшергә мәҗ­бүр. Статистика мәгълү­мат­ларына караганда, илдә яшәүче һәр алтынчы пар үз баласын тәр­бияли алу бәхетеннән мәхрүм. Дөнья күләмендә бер миллиардка якын кешегә нәселсезлек диагнозы куелган. Шуңа күрә әти булуның яшен билгеләү дөрес түгелдер. Һәрхәлдә, безнең илдә мондый яңалык кертергә кирәкми. Төп проблема ул түгел. Нәсел­сез­лек­тән дәва­ланучы гаи­лә­ләр бала алып кайту өчен биз­мәнгә карт­лыгын да куярга әзер.

Лилия БОРМУСОВА, психолог:

– Стресс го­мер озынлыгын кыскартучы шарт­лар­ның берсе булырга мөм­кин, дигән фикер белән киле­шәм. Әти булу – ир-ат тормышында өр-яңа баскыч. Көчле затлар моңа әзерме-юкмы, монысы инде икенче мәсьәлә. 22 яшьтә дә ир-ат бала тәрбияли башлау өчен җитлеккән булырга ихтимал. 30 яшьтә­ге­ләрнең дә әти булырга җыену­лары турында ишетүгә, сөйгәнен ташлап китү очраклары бар. Барысы да кешенең үзеннән генә тора. Сөйгәне (сөймәгәне дә булырга мөмкин) авырга узуы аркасында гына өйләнергә мәҗ­бүр булган ир-атлар киләчәктә баланы кабул итмәскә дә мөмкин. Боларның барысын да алдан уйлап эш итәргә кирәк. Ничә яшьтә булуыңа да карамастан, әти булу – горурлык икәнен дә онытырга ярамый.

Илнур хәзрәт ЗИННӘТУЛ­ЛИН, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы:

– Балаларны кечкенә яшьтән үк әти-әни булырлык итеп тәрбияли белергә кирәк. Тик бүгенге җәмгыятьтә мондый үрнәк юк. Иң беренче кимчелек менә шунда. Бездә балага гомер буе сабыйга караган кебек карыйлар. Ә 12-13 яшьлек чикне узгач, ул бала түгел инде, олы кеше. Аны шул вакытта ук әти-әни булырга әзерли башларга кирәк. Гаи­ләдә дөрес тәрбия алса, иртә әти-әни бу­луның бернинди кимчелеге дә юк. Шуңа күрә дә ислам дине иртә өйләнүне, иртә әти-әни булуны хуп күрә. Олы яшьтә әти-әни булуга караганда, яхшырак бит бу. Ә чит ил галим­нәре тәҗрибәсенә килгәндә, ислам дине моны кабул итми. Ни өченме? Чөнки бала карында вакытта ук аның күпме яшәячәге языла. Иртә өйләнгәнме ул, начар ашаганмы – болар берсе дә гомер озынлыгына тәэсир итми. Әлеге мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә кирәк.

Ирек ГЫЙЛӘҖЕВ, яшь әти:

– Тулысынча килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар бит. Миңа хәзер 24 яшь, туп кебек ике улым бар. Бөтен дөнья алар тирәсендә әйләнә. Ә иптәшләрем әле өйләнергә дә җыенмый. Алар гаилә корып, бала үстерә башлаганчы күпме вакыт уза бит әле. Бала бәхетен күрми калулары да бар. Шулай булганда, картлыкның ни кызыгы бар?! Бүген яшь гаи­ләләргә тормыш итүе авыр. Ипотека түлисе, дүрт кешелек гаи­ләне туендырасы бар. Әнә чәч­ләрем дә агара башлады инде. Биологик вакытны алдап булмыйдыр ул. Финляндия бе­лән Рос­сиядә яшәү шартлары бер тү­гел. Шуңа күрә әле­ге фараз безгә туры киләдер, дип уйламыйм. Озаг­рак яшисе килә, әл­бәттә.

Өйдә бала бар

Акыллым минем...

Балагыз акыллы булып үссен дисәгез, белгечләр сабыйларга түбәндәге ризыкларны күбрәк ашатырга киңәш иткән.

Сөләйман балыгы. Майлы диңгез ризыгында баш мие эш­чәнлеге өчен кирәкле матдәләр бар. Балыкны яшелчәләр белән пешерергә кушканнар.

Йомырка. Әлеге ризык хәтерне яхшыртучы холин дигән матдәгә бай. Йомырканы каты итеп пешерергә дә, аннан тәбә әзерләргә дә ярый.

Җир чикләвеге (арахис). Ул – Е витамины чыганагы. Әле­ге ризык баш миенең нерв тышчасын ныгыта. Чикләвекне салатка өстәп бирү яхшырак икән.

Солы. Солы боткасы – иртәнге ашка иң яхшы ризык. Бу өлкәннәргә дә кагыла. Солы кушылган ризыклар белән тукланучы балалар сәләтлерәк булулары белән аерылып тора, ди белгечләр.

Җиләк-җимеш. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бакча җиләге һәм кара җиләк хәтерне яхшырта, ә кура җиләге һәм кара бөрлегән орлыклары баш миен яхшырак эшләтә.

Кузаклылар. Балаларга бор­чак, фасоль һәм ногыт борчагы ашатырга киңәш иткәннәр. Алардагы катлаулы углеводлар кандагы шикәрне арттыра икән.

Ачык төстәге яшелчәләр. Помидор, кишер, кабак кебек яшелчәләр организмдагы зыян күргән күзәнәкләрне кире торгызырга ярдәм итә.

Сөт ризыклары. Аның файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Майсыз кефир, эремчеккә өстенлек бирегез, ди белгечләр.


---

118 | 14.08.2015

Камал театры бүләк сертификатларын сатуны дәвам итә

$
0
0
15.08.2015 Мәдәният
Бүгенге көндә Камал театрының инде 100 артык сертификаты тамашачыларыбызга зур бүләк булып барып иреште. Искәртеп үтәбез, театр спектакльләренә сертификат алу мөмкинлеге узган ел ахырында булдырылган иде. Камал театры Татарстан театрлары арасында беренче булып бүләк сертификатлары тәкъдим итте.

“Татарстан халкының сертификат алырга теләве аның кулланылышта уңайлы булуы белән аңлатыла. Сертификат - сайлау мөмкинлеген чикләмәүче бик үзенчәлекле бүләк. Камал театрына бүләк сертификаты алып, сез ялгышмаячаксыз, чөнки бүләкне кабул итүче үзенә уңайлы көнне һәм спектакльне сайлый ала”, - ди театр директоры Ильфир Якупов.

500 һәм 1000 сумлык бүләк сертификатларын Сез Камал театры кассасында ала аласыз. Телефон: 293 03 74. Сертификатны куллану шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Камал театры сайтында танышырга мөмкин: http://kamalteatr.ru/shop/souvenirs/83-b-l-k-sertifikaty?locale=tat


---

--- | 14.08.2015

“Безнең тарих әле сак астында”

$
0
0
14.08.2015 Җәмгыять
Быел без ТАССР оешуының 95 еллыгын билгеләп үтәбез. Аның оешу еллары – бик катлаулы, төрле вакыйгаларга бай булган чор. Гади халык түгел, ул вакыттагы вакыйгалар дисбесен галимнәргә дә җыю авыр. Шулай да ТАССРның тарихы нинди? Аны Казан ханлыгы яулап алганнан соң зәгыйфь булса да татарның дәүләте дип атап буламы? Без бу турыда тарих фәннәре докторы Айдар ХӘБЕТДИНОВ белән сөйләштек.

– ТАССР төзү фикере кайдан башлана? Бу халыкның тарихи хәтере белән бәйлеме, ягъни дәүләтчелек идеясенә ябышу буламы? Әллә өстән кушу буенча эшләнәме?

– Төрки-татар дәүләтчелеге турындагы хатирә халык арасында нык сакланган, бигрәк тә Болгар һәм Казан ханлыгы турында. Шуңа күрә татарларда мөс­тә­кыйль дәүләт торгызу турында хыял сүнмәгән. Әледән-әле дәү­ләт, аның чикләрен билгеләү турында сүзләр чыккалаган. Туфраклы мөхтәрият турындагы фикерне беренче булып Рәшит казый Ибраһим 1906 елда яң­гырата. Мөхтәриятнең конкрет территориясе нинди булырга тиешлеге турында Милләт Мәҗ­лесенең 1917 елның ноябрендә узган сессиясендә бәхәс була. Сүз, билгеле, Идел-Урал шта­тының чикләре турында бара. Өч төрле варианттагы карталар була. Аның берсенә Казан белән Әстерхан ханлыкларының җир­ләре керә. Әмма мөселманнар саны аз (30 процент чамасы гына) булып чыга. Картаның икенче вариантында тулысынча Казан белән Уфа губерналары керә, ягъни чуаш белән мари халкы да эләгә. Мөселманнар саны 40 процент чамасы була. Өченче вариантта мөселманнар күпчелек булган җирләр (51 процент) – Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләре. Соңгысын Милләт Мәҗлесе сес­сиясендә кабул итәләр дә. Әмма тарих башкача китә. 1920 елда Идел-Урал төбәгендә совет влас­теның эшләре яхшыра, ак гвар­диячеләр армияләре тар-мар ителә, татарның милли үзәкләре Казан, Уфа, Оренбург большевик­лар кулында кала. 1920 елның маенда АТССР (бу – беренче рәсми исем) оешу игълан ителә. Аның башкаласы итеп Казан сайлана.

Милли элита өчен АТССРның барлыкка килүе компромисс була. АТССР – Идел-Урал штатына керергә тиешле җирләрнең – биштән бер, ә халык санының өчтән бер өлешен генә тәшкил иткән. Россиядә эсерлар гына федералистлар булган, большевиклар, кадетлар, меньшевик­лар, унитаристлар булган. Рос­сиядә эсерлар, федералистлар, большевиклар, кадетлар, меньшевиклар унитаризмны алга сөрә. Әмма большевиклар финнар, поляклар, Балтыйк халыклары белән сугышып, милли дәүләтчелек идеясенең көчен бик яхшы аңлаган һәм моны оста файдаланган. Большевикларның принцибы “национальное по форме, интернациональное по содержанию” була.

– ТАССРның барлыкка ки­лүен халык ничек кабул итә?

– Советлар Конституциясе буенча, референдум каралмаган, ягъни кешеләрнең фикере соралмый. Элиталар арасындагы килешү турында сүз барган. Татарлар көчле, шуңа күрә Мәскәү башта Казан, Уфа, Оренбургны алар карамагына бирергә риза була. Ләкин бу сүздә генә кала. 1918 елның мартында бик күп вакыйгалар була, карарлар чыгарыла, әмма аларның берсе дә үтәлми. Төрле җыелышлар, утырышлар уза, тик бер җирдә дә күпчелек тавыш белән карар кылу булмый. Бу аңлашыла да: илдә гражданнар сугышы барганда кем кемне тыңлап торсын инде?!

– ТАССР барлыкка килгәч, аның мәйданы да сызыла. Мә­сәлән, күрше БАССР зур мәй­данга ия булса, ТАССРга азы белән юанырга кала. Чикләрне билгеләү нинди прин­ципка бәйле булган? ТАССР чиген Гаяз Исхакый картада сызганча эшләгәннәр дигән сүз бар. Дөресме бу?

– Кече һәм соңрак Зур Башкортстанны торгызу – Ленин белән Сталинның эше. Безгә яхшы таныш миссионер Ильминский – Ленинның әтисенең иң якын көрәштәше һәм дусты була. Ә Ильминский Шиһабетдин Мәрҗани, җәдитчелекнең атасы Исмәгыйль Гаcпралыга каршы көрәшкән. Татарны ачыктан-ачык чукындыра алмагач, астыртын эш иткән. Аның укучылары керәшеннәр өчен генә түгел, ә башкортлар, казахлар өчен дә “Кирилл шрифтында аерым “Бук­варь”лар ясаган. Әхмәтзәки Вәлиди Кече Башкортстан турында хыялланган, ул берьюлы рус түрәләре, коммунистлар, эш­челәр һәм шул ук вакытта татар милли һәм коммунист лидерлардан котылырга теләгән.
Башкортлар 1917 елның 15 ноябрендә үк үз автономияләрен булдыра. Алар белән уртак ки­лешү төзеп, 1919 елның 20 мартында Россиянең большевиклар хөкүмәте көнчыгышта (Оренбург губернасы җирендә) Башкорт автономиясен таный. Аннары Зур Башкортстан барлыкка килә. Башкортларның төп мәсьәләсе – җир. Башкортның бәхете – туфракта, аларның автономия дип йөрүләре беренче чиратта җир биләмәләре өчен көрәшү була. Ә татарларга автономия ул – хокукый тигезлек, Европа кеше хо­кук­лары стандартларын гамәлгә ашыру.

Начармы-яхшымы, төньяк, көн­батыш чикләр ярыйсы бил­геләнгән. Советлар хакимияте 1918 елда Татар-башкорт республикасына чуаш, мари җирләре белән бергә хәтта Сергач, Ырбишча якларын да кушарга вәгъ­дә иткән. Әмма алдан билге­ләнгән территориянең татарларга биштән бер өлеше генә эләккән. ТАССРның көнбатыш, көньяк, төньяк-көнбатышындагы чикләре 1920 елның 27 маенда кабул ителгән Декретта языла. Территорияне зурайту 1922 елга кадәр Зур Башкортстанны оештырганчы мөмкин булган. Ул чакта татарларга компенсация буларак Алабуга-Әгерҗе-Менде­ле­евск “өчпочмагы”н бирәләр. Шуны онытмаска кирәк: бу – ачлык, яңа хөкүмәтнең идарә итү вакытлары. Буталчык замана бит! Советлар хакимияте үзенә ничек уңайлы, шулай эшләгән. 1920 елның маенда ТАССР игълан ителгәч, аның территориясе 60 мең километрны тәшкил итә, халык саны 2,5 миллион белән исәп­ләнә.

– ТАССР барлыкка килгән, әмма аның функцияләре ни­дән гыйбарәт булган? Мәсә­лән, ТАССРның мөстәкыйль карарлар чыгару мөмкинлеге булганмы? Әллә барысы да бүгенге кебек федераль үзәк­тән идарә ителгәнме?

–1918 һәм 1925 елларда кабул ителгән Конституцияләрдә РСФСР федерация дәрәҗәсендә була. Шулай да “мөхтәрият” дигән сүз аерым өлкәләр үзаллы карарлар чыгара ала дигәнне аң­лата. ТАССРда үзләренә буйсынган алты наркомат була: мәгариф, җир, юстиция, эчке эшләр, социаль яклау, сәла­мәт­лек саклау. ТАССРның аерым үзенең Җир Кодексы да була.

РСФСРда татар республикасында милли мәгариф турында Декрет булдырылган. Анда акка кара белән Казандагы университет (сүз бүгенге КФУ турында бара) РСФСР хакимияте карамагында кала, ләкин биредә җир­ле халыклар үз кафедраларын оештыра ала, дип язылган. Халык саны 10 процентны тәшкил иткән милләтләргә үз югары уку йортларын булдырырга рөхсәт ителә.

1920 нче елларда РСФСР сос­тавында булган Төньяк Кавказ, Төркестан республикаларында аерым шәригать нормаларын да законга керткәннәр. Әйтик, вакыф, суд системаларын файдаланганнар. Ә ТАССРда алар булмый. Чынында ТАССРны “курчак автономия” дип әйтеп була.

– 1920нче еллар башында, начармы-яманмы, әмма үзе­безнең территорияне билге­ләгән ТАССРга ия булабыз. Ни гаҗәп, ул заманнарда Казахстан белән Кыргызстан да шундый статуста яшәгән. Әм­ма соңыннан алар союздаш республикага әверелә. Ул вакытта ТАССРга да союздаш республика статусын алуга мөм­кинлекләр буламы? Ник без читтә калганбыз?

– АТССР Декреты (1920 елның 25мае) нигезендә союздаш рес­публикалар әле булмаган. РСФСР белән бергә Украина, Белоруссия һәм шул ук елның 28 апреленнән алып Әзәрбайҗан совет социалистик республикалар булып оеша. Шушы өч славян республикасы Кавказ арты федерациясе белән бергә 1922 елның 30 декабрендә союз килешүенә кул куйган. 1924 елда Үзбәкстан белән Төрекмәнстан союздаш республика буларак оеша. 1936 елда Казахстан белән Кыргызстанны автономияле республи­ка­лар статусыннан союздашка кү­тәргәннәр. Исмәгыйль Гаспралы белән Мирсәет Солтан­га­ли­ев­ның фикере уртак була – Россияне славян дәүләтеннән Рус-төрки федерациясенә әве­рел­дерү. Алар үз сүзләрен Ав­стро-Вен­грия мисалы нигезендә исбатларга тырышканнар. Бу очракта урталыкны саклау уңай булыр иде. Тик Ленин белән Сталин төркилектән курыккан. Әйе, бары татарлар гына союздаш рес­публика статусына ирешә алмаган. Моңа Мәскәү аяк чалган. Мөселман союздаш република лидерлары 1920 нче еллардан башлап 1990 нче елларның башына кадәр татарларга ярдәм кулы сузмаган.

– Айдар әфәнде, бу чор бик катлаулы, ул вакытта вакыйгалар шулкадәр күп булган, ниләр эшләнгәнен, нинди сә­бәпләр белән башкарылганын аңлавы да авыр. Шулай да ТАССР тарихы никадәр өйрә­нелгән? Татар тарихчыларыннан яшерелгән, өйрәнергә рөх­сәт ителмәгән тарихи вакыйгалар, документлар бармы?

– Россиядә эчке сәясәт буенча архивларны соңгы тапкыр 1917 елда, Февраль инкыйлабыннан соң ачканнар. ВЧК-ОГПУ, Үзәк партия структура архивларына әлегә бөтенләй керү мөм­кин түгел. Менә андагы документлар күп нәрсәгә ачыклык кер­тер иде! Әмма иң мөһим вакыйгаларны өйрәнгәндә ул вакыттагы хәлләрне чамаларга була. Татарстанга аерым конкрет вакыйгаларны өйрәнергә кирәк, шәхесләр роле нинди булган? Бу очракта совет лидерлары гына түгел, башка кешеләрнең дә өле­ше зур булган – менә шулар турында материалларны күбрәк бас­тырырга кирәк. Безгә бигрәк тә хатирә-мемуарлар җитми. Алар булса да, цензура аша уз­ган. Ә чынбарлыкны хәтер­ләр­гә мөм­кин булган, яки чамалаган хө­күмәт лидерлары әле исән-сау. Барысын да өйрәнеп язып өлге­рәсе иде!

Чирек гасыр безне ничек үзгәртте?

30 август – Республика көнен билгеләп узарга әзерләнәбез. Быелгысы кечкенә генә юбилей да әле. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Шушы 25 ел эчендә без ничек үзгәрдек?

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, Татарстан Фәннәр акаде­мия­сенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:

– Шушы вакыт эчендә тышкы яктан бик күп нәрсә үзгәреш кичерде. Шәһәр үзгәрде, рес­публика үз­гәрде, Татар­стан­ның имиджы үз­гәрде. Сыйфат ягыннан да үз­гәрешләр бар. Бу фән өлкә­сен­дә дә, сәясәттә дә чагыла. Бүген Татарстан – Россия­нең алдынгы төбәкләренең берсе. Шулай да кайбер мәсьәләләр борчый әле. Тел, мәгариф өлкә­ләрендәге сәясәтне бик матур гына башлап җибәргән идек. Россиядәге бү­генге вәзгыять исә әлеге юнә­лешләрне бик нык үзгәртте. Биг­рәк тә соңгы биш-алты ел эчендә. Шулай да, го­мумән алганда, мин үзгәреш­ләрне күбрәк плюс билгесе бе­лән бәялим. Татарстанны таный, Казанны белә башладылар. Безнең сәясәтчеләр Россия кү­ләмендә бик зур роль уйный. Тик, казанышлар белән беррәтән, кайбер җитешсез­лек­ләрне дә онытырга ярамый. Бигрәк тә мин телгә алган тел, мәгариф мәсьә­ләсендә.

Римма ИБРАҺИМОВА, Та­тар­станның халык артисты:

– Без инде бө­тенләй югалып кал­мадык. Дәү­ләт­челек алу бе­лән, бигрәк тә башлангыч чорда, республика өчен файдага бик күп эшләр башкарылды. Вакыт узган саен, әлеге ва­кыйганың әһә­мияте бераз онытыла барган кебек тоелса да, ул барыбер бөтен ил, дөнья буенча үзе­безнең татарларны җыеп тора торган бер башкалага әйләнде. Матди ягын әйтә алмыйм, әмма бу вакыйганың татарларны үс­терүдә, аларны бер йодрыкка туп­лап берләштерүдә рухи әһә­мияте искиткеч зур. Бөтен дөнья татарларын бергә туплап тора торган андый дәүләт элеккеге заманда да юк иде. Булган булыр идеме ул, юкмы – белмим. Әмма хәзер ул бар. Ел саен төрле илләрдә узучы Сабан туйларында булам. Әле яңа гына Кытайда булып кайттым. Андагы татарлар белән бергә гомер итүче уйгурлар, казахлар да безне белә, таный. Милләттәшләребез, Казанга карап, үзебезгә бер дәрәҗә алабыз, горурланабыз, ди. Кая гына барма, татарны мактап телгә алалар. Әйткәнемчә, шул яктан яңа дәүләтчелек оешуның әһә­мияте бик зур булды.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

118 | 14.08.2015

Рәнис Габбазов. Премьерадан - җиңүгә: бер атна!

$
0
0
14.08.2015 Шоу-бизнес
Рәнис Габбазов - Ваһапов фестивале лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, татар халык җырларын да, эстрада әсәрләрен дә оста башкаручы.
  Рәнис 1993 елның 5нче апрелендә Ульян өлкәсе Ишеевка бистәсендә инженер-төзүче һәм заводта тикшерүче гаиләсендә туа.   Беренче карашка бик музыкаль гаилә дә түгел кебек...   Әмма, әйтеп үтәргә кирәк, яшь егетнең сәләтен үстерүдә аның әбисе, "Идел моңнары" ансамбле солисткасы Җиһан апа зур көч куйган. Ул аңа татар җырларына карата мәхәббәт уяткан һәм музыка серләренә төшенергә ярдәм иткән. Рәнис бүген дә үзенең беренче остазының киңәшләренә колак сала.   Күптән түгел Рәниснең “Кайтыгыз,торналар!”җырына төшерелгән клипның ТВ премьерасы узып китте.Бер атна да узмый,ә клип ТНВ каналының “Музыкаль дистә” хит-парадында беренче урынны яулый. Моның өчен хөрмәтле тамашачыларыбызга афәрин!    

  Ләкин ярыш августның азагына кадәр дәвам итә. Шуңа күрә тынычларырга иртәрәк әле! Рәнис өчен тавыш бирүебезне дәвам итәбез,дуслар!Моның өчен 222 санын 5066 номерына жибәрүегезне сорыйбыз .   Ә хәзер инде Рәнис Габбазов башкаруындагы “Кайтыгыз,торналар!”җырына төшерелгән клипның интернет премьерасын тәкъдим итәбез! Ул күңелегезгә хуш килсен иде!
Айбикә ФӘТТАХОВА

--- | 14.08.2015

Зәйнәб Фәрхетдинова: «25 яшьтә без үз көнебезне үзебез күрә идек»

$
0
0
15.08.2015 Мәдәният
«Шәһри Казан» газетасы белән бер көнне дөньяга килгән кешеләр арасында Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да бар. Ә газета чыга башлаган 1990 елда җырчыга 23 яшь була. «ШК» белән бәйле мизгелләре турында ул безгә үзе сөйләде.

– Зәйнәб, «Шәһри Казан» газетасы барлыкка килгән көннәрдә син нәрсә белән шөгыльләнә идең?

– Ул чакта мин мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, тулай торакта тәрбияче булып эшли идем, чөнки яшәр урыныбыз юк иде. Анда төрле кичәләр оештыру белән бергә, ансамбльгә дә йөрдем. Конкурста да катнашырга өлгергән идем.

– Үзең турында «Шәһри Казан»да чык­кан беренче язманы хәтерлисеңме? Ул кай­чан булды?

– Элек композитор Ганс Сәйфуллин оештырган «Җыен» була торган иде. Әнә шунда мин Әхсән Баян белән Фуат Әбүбәкеров иҗат иткән «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын башкардым. Шуннан соң җыен турында язганда, миңа да «бик матур тавышлы» дип бәя биргәннәр иде. Ул җырны соңыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да яратып тыңлый иде.

– Ул еллардагы «Шәһ­ри Казан» ничег­рәк истә калган?

– Аннан шәһәр кешесе генә түгел, авыл халкы да күп мәгълүмат ала иде. Кануннар, сәясәт, дөньядагы кызык хәлләр яктыртылды анда. Газета гади һәм аңлаешлы тел белән язарга омтылды. Бер журналист каләменә ияләшкән кешенең газетаны бүген дә укыйсы килә торгандыр. Чөнки ул заман белән бергә атлый.

– Безнең газетага 25 яшь. Син ул яшьтә нәрсә эшләргә өлгергән идең?

– Без ул чакта үз группабызны булдырып, күп концертлар куярга өлгергән идек. Музыка җиһазлары сатып алдык. Шулай итеп, үз көнебезне үзебез күрә башладык. Ул елларда бик популярлашып киттек, дияр идем. Мин 25 яшемдә «Татар җыры» конкурсында катнашып, лауреат исемен алдым.

– Талантлы җырчыларның иҗатын гына түгел, гаилә хәлләрен дә газета һәрвакыт күзәтеп барды. «Шәһри Казан»ның сезнең язмышка йогынтысы булдымы?

– Әйе, улыбыз Булат туганын иң беренче булып «Шәһри Казан» газетасы язып чыкты. Ул чакта кәрәзле телефоннар да юк. Журналист баланың авырлыгы, буе турындагы мәгълүматларны тиз арада эзләп тапкан иде.

Иҗатыбыз турында да шактый язмалар дөнья күрде. Үзебез дә газета оештырган чараларда катнашырга тырыштык. Безнең үзебезгә мактаулы исемнәр алу турында исебез дә китмәде. Бервакыт «Шәһри Казан» газетасы бу мәсьәләне күтәреп чыкканнан соң, укучылардан шактый хатлар килә башлады. Шуннан соң, озак та үтмәде, «Татарстанның халык артисты» дигән исем бирделәр. Әнә шулай, үзебез артыннан йөрмичә, халык сораганга күрә, ул исем безнең өчен кадерле булгандыр.

– Газетага теләк­ләрең...

– «Шәһри Казан»ның яшәве аны укучыларга бәйле. Шуңа күрә укучылар артсын, газета озын гомерле булсын. Ә журналистларга иҗат уңышлары телим.

****

25 яшьлекләр

Алсу Вахитова, Кама Тамагы районы:


– 25 ел минем өчен сизелми дә узды. Кама Тамагы районының урта белем бирү мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Диплом алган елны искиткеч яхшы кешегә кияүгә чыктым, мин аның белән бик бәхетле. Безнең мәхәббәт җимешебез Әмир үсеп килә, аңа инде 3 яшь. Хәзерге вакытта үзем Кама Тамагы Хәрби комиссариатында кече табиб булып эшлим. Район җирендә бер дигән итеп яшәп була, барлык уңайлыклар да бар. Әти-­әни дә янәшәдә генә. Гаиләбез белән ял итәргә, балыкка йөрер­гә яратабыз. Әле менә күптән түгел генә Болгарга сәяхәт иттек. «Шәһри Казан» газетасын дәү әнием күптән алдыра. 25 ел эчендә газета берничә тапкыр үзгәрде, форматын, стилен үзгәртте. Ләкин ничек кенә булмасын, ул һәрвакыт укучысы өчен көтеп алынган яраткан газетасы булып кала бирә.

Рамил Шәрәпов, Казан:

– 25 ел эчендә шактый уңышларга ирештем дип саныйм. Кадерле гаиләм бар, хатыным белән улыбыз Раянны үстерәбез, әле күптән түгел генә икенче балабыз Ленара туды. Яраткан тамашачым бар. Күпләр мине артист буларак белә, таный, чыгышларымны теләп кабул итә. 25 яшь ул әле ирешелгәннәр белән туктап калу чоры түгел, алга таба да камилләшергә, тырышырга кирәк. «Шәһри Казан» газетасына 55 яшендә дә ике «биш»ле куярлык булсын. Миңа 80 тулганда да, «Рамил, син безнең яшьтәшебез бит», дип шалтыратырлык булсын!


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 14.08.2015

Казанда хәбәрсез югалган пенсионерны эзлиләр

$
0
0
15.08.2015 Җәмгыять
Казанның полиция хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 80 яшьлек Галимов Рәфкать Суфи улын эзли, ул Казанның Киров районында Батыршин урамында яшәгән.

Ир-ат өеннән 15-нче июнь көнне чыгып китә, һәм бүгенге көнгә кадәр аның турында хәбәр юк. Полициягә мөрәҗәгать иткән туганы сүзләренә караганда, пенсионер Мәскәүгә киткән булырга мөмкин. Йөзгә аңа 80 яшь бирерлек, буе 166-168 см тирәсе, ябык гәүдәле, күзләре ачык соры төстә, чәчләре туры, ак, кыска. Кызгылт көрән пиджак, ак күлмәк, соры чалбар кигән, аякларында – кара кроссовки.

Әлеге ир-ат турында берәр мәгълүматка ия булган кешеләрдән Казанның “Зареченский” полиция бүлегенә 291-43-62, 291-43-08, 8937-611-86-80 телефон нмоерлары аша мөрәҗәгать итүләре сорала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.


---

--- | 15.08.2015

“Сез... үлгәнсез бит”

$
0
0
15.08.2015 Язмыш
Әлеге хатын белән без киңәшмәдә очраштык. Безнең ише затларның телләре тик торамыни: сүз артыннан сүз ияреп, танышым үз башыннан үткән кызыклы хәлне сөйләде.

 – Ниндидер буталчык хәлләр нәтиҗәсендә үлгәннәр исемлегенә кертелеп, соңыннан үзләренең исән икәнлекләрен рас-ларга тырышып йөргән кешеләр турында телевизордан сөйләгәнне ишеткәнем бар иде, әмма мондый хәл өлешчә миңа да кагылыр, дип башыма да китермәдем, – диде ул, миңа мәгънәле карап. – Күңелемнең болай да мөлдерәп тулган чагы иде. Мәгълүм банкка кереп, саклык кенәгәмә акча күчкәнме-юкмы икәнен белешергә булдым. Салым органнарыннан кире кайтарылырга тиешле акча иде бу. Бер банк хезмәткәренә паспортымны, саклык кенәгәмне сузып, тикшереп каравын үтендем.

– Монда сез... үлгәнсез, дип язылган, счетыгыз ябылган, – диде ул, компьютердан караганнан соң. Һәм, минем каушап-югалып калуымны күреп, шунда ук тыныч-ландырырга ашыкты:

– Без яңа программага күчеп маташабыз, шуңа күрә андый ялгышлар булгалый.

Документларга исәнлегем турында төзәтмә кертү өчен миңа “тәрәзә” янына чиратка басарга туры килде. Халык күп иде. Эш көне төгәлләнергә дә күп вакыт калмады. Чиратым җитсә дә, үземне “тере” дип яздыртырга өлгермәдем – компьютердагы программа ябылды. Ни көләргә, ни еларга белмичә чыгып киттем. Ярый әле, танышларым очрап: “Болай булгач, озак яшәрсең, шуңа юрарга кирәк”, – дип юаттылар. Шулай да күңелдән авыр уйлар китмәде. Сине таза-сау көе “сызып-бетереп” атсыннар әле! Шулай итеп, банкка икенче көнне дә тәпиләргә туры килде. Чиратым җитеп, “тәрәзә” артындагы кызга хәлне аңлатып бирдем.

– Соңгы тапкыр акча алганда счетыгызны ябарга куштыгызмы әллә? – дип сорады ул, аптырап.

– Юк, – мин әйтәм.

– Яңа счет ачасы булыр. Иртәгә килерсез, хәлне ачыклап, барысын әзерләп куярмын, – диде ул, ягымлы гына итеп.

Урамга чыккач, шушы сөйләшүне кабат башымнан кичердем. Соңгы тап-кыр килүемдә әтине җирләү өчен бирелә торган акчаны алдым бит. Үлеме турындагы белешмәне күрсәттем. Кассир-контролер кыз: “Сум-маның барысын да аласызмы?” – дип тә сорады әле. Соң, алмыйча! Счетны саклау өчен, гадәттәгечә, берничә сум акча калдыргандыр, дип уйладым бит мин. Кенәгәмне исә ачып та карамадым, шул көе сумкама тыгып куйдым. Шулай итеп, банкта эшләүче кызның бер уңайдан мине дә “җирләгәнен” белми дә калганмын. Кайгым басылмаган, уй-фикерләрем чуалган чак иде шул. Банкка янә йомышым төшкәч тә, кенәгәмнең битенә күз салмадым. Счетны япкан гына булса – бер хәл, яңаны мәшәкатьсез генә ачар идем. “Үлгәнлегем” турында мәгълүматны компьютерлаштырылган системадан алып ташларга кирәк бит!

Өченче көнне дә килдем банкка. Халыкның иге-чиге юк! Әлеге кыз мине чиратсыз кабул итәргә теләмәде. “Сезнең бу проблемагызда минем бернинди гаебем юк”, – диде. Син мондый хәл-дә нишләр идең? Дөрес уйлыйсың, мин дә күз яшь-ләремне тыя алмыйча, “нәчәльство” янына юнәлдем. Ярый инде, тиз хәл иттеләр бу эшне. Салым инспекциясенә барып, яңа гариза язасым гына калды...


Галиябану ХУҖИЕВА

--- | 15.08.2015

"Адымнар"ның чираттагы чыгарылышы (ВИДЕО)

$
0
0
16.08.2015 Җәмгыять
"КЗН" каналында атна саен чыгып килүче "Адымнар" тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез:


---

--- | 15.08.2015

Сыерга да салым салмакчылар

$
0
0
16.08.2015 Авыл
Инде бөтенләй сыерсыз кал­магаек. Шәхси хуҗалыкларда күп­ләп терлек асраучыларга киртә кормакчы булалалар. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык әнә шулай дип шаулаша башлады. Авыл хуҗалыгы, Финанс, Икътисадый үсеш министрлыклары белгечләре илдәге вәзгыятьне тикшереп, үз фикерләрен 23 сентябрьгә кадәр җиткерергә тиеш.

Бу хәлләрнең төп сәбәпчесе – Ставрополь крае башлыгы Вла­димир Владимиров. Ул шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләү кертергә, дигән фикер белән чыга. Губер­натор фикеренчә, бер хуҗа­лыкта мөгезле эре терлек саны 5тән, ә сарык 20дән артмаска тиеш. “Күпләп терлек асрау­чы­лар са­лым түләми, шул ук ва­кыт­та социаль яктан кие­рен­келек ту­дыра”, – ди ул. Ни хик­мәт, шәхси хуҗалыкларны кыс­рык­лау фи­керен РФ Авыл ху­җалыгы ми­нистрлыгы да хуп­лый булып чыга. Ник дигәндә, Алек­сандр Ткачев җитәкчелек итә торган министрлык вәкил­ләре шәхси хуҗалыкларда санитар норма­ларны эпизоотик һәм экологик яктан тәртипкә ките­рергә кирәк­леген белдерә. Чөн­ки терлекләр арасында чыккан авырулар ке­ше сәла­мәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин икән. Минис­трлык шәхси хуҗалыклар өчен санитар таләпләр керт­мәкче. “Хуҗа­лыклар куллана тор­ган җир мәйданына карап, баш санын билгеләмәкче була­быз”, – ди министр.
Дөрес, вице-премьер Ар­ка­дий Дворкович үз чыгышында, хөкүмәт шәхси хуҗалыкларда терлек санын киметү ягында түгел, ә бер төбәк башлыгының тәкъдимен генә карый, дип белдергән. Бу уңайдан халык фикере ничек соң?

Һәр төбәкнең – үз җае

Республиканың танылган фермеры, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киңәшчесе Морат Сираҗин бу мәсьәләнең безнең республика өчен актуаль түгеллеген белдерә. Ставрополь краенда яшәүче кешеләр, күпләп терлек сатып алып, аны симертеп сату итә икән. Алар үзләрен фермер хуҗалыгы дип танымый, шәхси хуҗалык булып, салым түләмичә акча эшли. “Бездә андыйлар бөтенләй юк. Күпләп асраучылар фермер хуҗалыгы буларак теркәлә. Бер өлкә проблемасы федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш түгел. Һәр төбәк үз мәсьәләсен үзе хәл итәргә тиеш”, – ди танылган фермер.
Бүген авылда төрле кеше яши. Күбесе, бүгенге шартларда, терлек асрарга атлыгып тормый. Шәһәрдәге кебек мөмкинлекләр булдырып, рәхәттә яшисе килә аларның да. Андыйлар күршедән килгән тирес исенә дә, әтәч кычкыруына да чыдый алмый. “Респуб­ликада шәхси хуҗалыкларны тагын да ныграк җәелдерү максатыннан, яңа программа эшли башлый. Күпләп терлек асрарга теләү­челәр өчен дәүләттән ярдәм булачак. Эшлисе килгән кешегә нигә аяк чалырга?! Билгеле, бу хәлләргә күршесе риза булмаячак. Терлек тотарга теләүчеләргә авылдан читтә урыннар булдырып, юллар, ферма, йортлар салып бирергә кирәк. Үз көнен үзе күрүчеләргә аяк чалу дөрес сәясәт түгел. Һәр­кем үзенчә яшәргә тиеш”, – ди Сираҗин.

Шыгырдан яши алмый

Чувашиянең Батыр районы, Шыгырдан авылы халкын бу яңалык тәмам аптырашта калдырган. Шәхси хуҗалыкларга чикләүләр кертелсә, Шыгырдан бүгенге кебек яши алмый, дигән фикердә алар.

– Авылда эш юк, халык нәрсә белән булса да тормыш алып барырга тиештер бит, – ди Мин­дә­лия апа Якушева. – Бездә дәүләт оешмалары юк дәрәҗә­сендә. Бюджетта эшләүчеләр бармак белән санарлык кына. Авыл халкы, терлек асрап кына, үз көнен үзе күрә. Бездә мөгезле эре терлекне генә түгел, кош-кортны да күп асрыйлар. Терлек санына чикләү кертәләр икән, белмим, халыкка яшәргә бик авыр булачак. Ничек инде, шәхси хуҗа­лыгында терлек асрарга теләгән кешегә чик куелырга тиеш? Бу сәясәтне аңлап булмый.
Биредә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә авылда кала, күпләп терлек асрап тормыш алып бара. Улларын башка чыгарган ата-ана, үз эшен башлау өчен, аларга терлек бирми калмый икән. Чикләү кер­телсә, 5 терлек белән генә яши алмыйбыз, ди алар. “20 тавык асрыйсың икән, үзең өчен генә җитәчәк. 10 бройлер аласың икән, гаиләңне ашатыр өчен дә җитми, чөнки бездә соңгы елларда бер гаи­ләдә 3-4 бала алып кайту га­дәт­кә керде”, – ди Миндәлия ханым.

Шыгырданнар әйтүенчә, җи­тәкчелекнең санитар яктан таләпләр үтәлергә тиеш дигән­нәре дә – бер уйдырма гына. Соңгы елда шәхси хуҗа­лыкларда күпләп терлек чалынмый. Авылдагы чисталыкны саклау, тер­лекләр арасында йогышлы авырулар таратмау өчен, сугым цехлары эшли башлаган.

Нигә аяк чалырга?

Яшел Үзән районының Ма­мадыш-Әкил авылы халкы да бу яңалыкка сәерсенеп карый. Шәх­си хуҗалыгында терлек асрарга теләүчеләргә дәүләттән ярдәм булырга тиеш, аяк чалу түгел, дигән фикерне алга сөрә алар. “Шәхси хуҗалыкларда сыерлар­ның баш санын арттыру ния­тен­нән, республикада махсус программа кабул ителә. Хуҗа­лы­гында сыер башын 8гә җит­керүчеләргә ярдәм булачак, дип авыл халкына аңлата башлаган гына идек бит! Нәрсә бу?! Чикләү булырга тиеш түгел. Авыл кешесе терлексез яши алмый, шуның белән көн күрә. Колхоз системасы бетте, инвестор өмет­ләрне акламады, авылда эш калмады. Соңгы елда авыл халкы кабат күпләп терлек тота, баш санын арттыра башлаган гына иде. Сыерны да бит һәркем асрый алмый. Мөмкинлеге булганнар икене дә, җиде-сигезне дә асрасын, чик куелырга тиеш түгел”, – ди җирлек башлыгы Фәнис Мир­хәтуллин.

Фикергә колак салырлар, шәт

Татарстанның фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләреннән аңлашылганча, җи­тештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы фермерлар белән шәхси хуҗалыкларга туры килгән бу заманда, терлек санына чикләү кертү дөрес сәясәт түгел.

– Терлек санын киметеп, үзебезгә зыян гына эшлибез, – ди Камияр Байтимеров. – 1960нчы елларда Хрущев, төрле карарлар кабул итеп, баш санын чикләгән иде. Нәтиҗәдә кукуруз ипие ашый башладык. Терлекчелек белән игенчелек бергә үрелеп барырга тиеш. Кире­сенчә, яхшы үзгәреш­ләр кертергә кирәк. Кыскартырга була ул, ике-өч елдан нәтиҗәсе ничек булыр – шуны уйлыйк. Чик­ләүләр кертелсә, тагын ун елга артка чигенәчәкбез. Андый хәлгә калмабыз, шәт. Шәхси хуҗа­лык­ларда күпме терлек асрарга икән­лекне һәр төбәк үзе хәл итәргә тиеш. Бу уңайдан фикерләребезне Мәскәүгә җиткерәчәкбез, алар колак салмый калмас.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

118 | 14.08.2015

Ришат Төхвәтуллин Роза Сабитова янына ни өчен барган? (ФОТО)

$
0
0
16.08.2015 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллин "Беренче канал"дагы "Давай поженимся" тапшыруы алып баручысы Роза Сабитова чакыруы буенча Мәскәүгә барды. Ни өчен Роза Ришатны чакырган соң?

Бу атнада Роза кызын кияүгә биргән. Туйны Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә гөрләтеп үткәргәннәр. Мәҗлескә ул Ришат Төхвәтуллинны да чакырган.

Ришатыбыз рус эстрадасының Катя Лель, Виктория Дайнеко, Ирина Ортман кебек танылган артистлары белән бер өстәл артында утырган.

- Мин авылда булганда, администраторым шалтыратып:"Ришат, сине "Беренче канал"дан эзлиләр", - диде. Бу минем өчен, әлбәттә, шок булды. Тиз арада Роза Сабитова белән элемтәгә кердек", - дип сөйләде Ришат Intertat.ru хәбәрчесенә. Роза Ришатның "Тыңлачы, сандугач" җырын ресторанда утырганда ишеткән һәм күзалдыннан балачагы узган кебек булган. Шуннан соң ул җырның кем җырлавы белән кызыксынып, ресторан хезмәткәрләреннән сораган һәм шунда эшләүчеләрнең берсе аңа үзенең дискын бүләк итеп биргән. Башта шаярту түгел микән, дип сагаеп та калдым, ди Ришат.     - Килен төшкәндә, мин җырлап каршы алдым. "Беренче канал"дан килгән продюсерлар, күп кенә танылган алып баручылар аркамнан сөеп, "Молодец!" диде. Роза "Ришат, сине якты, уңышлы киләчәк көтә! Мин бит синең тавышыңны ишеткәч, олы яшьтәге ир-ат дип уйладым. Ә син әле малай гына икәнсең", - диде ул. Минем өчен бу танышу, бу мәҗлес күңелле, якты хатирә булып истә калачак", - дип сөйләде безгә Ришат.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 15.08.2015
Viewing all 38716 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>