Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38681 articles
Browse latest View live

Люция Мусина: «Рөстәм Эльвира Хәйруллинага өйләнә язды»

$
0
0
16.08.2015 Шоу-бизнес
Аннан да тыйнаграк һәм оялчан артистны әле үз гомеремдә очратканым булмады. Сабырлыгы, түземлеге, тыныч холыклы булуы, тәрбиялелеге һәм гадилеге Люция ханымның йөзенә чыккан. Гадәти сәхнә артистлары кебек борын чөйми, син кем дә, мин кем дип, кеше аермый. Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп кына сөйләшә. Менә шундый ул минем бүгенге әңгәмәдәшем!

Кайчандыр Рөстәм Закировның тормыш иптәше буларак таныла башлаган, хәзер исә мөстәкыйль концертлар куючы җырчы Люция Мусинаның кайбер серләрен сезнең белән дә бүлешәм.  

«Балачак хыялым алып менде мине Сәхнәгә»   II курста укыганда ук инде концертларда катнаша башлаган идем. Ә сәхнәгә юлым балалар бакчасыннан ук килгән. Анда йөргәндә үк мине гел җырлата торган булганнар, ул чорларны үзем хәтерләмим... Үсә төшкәч мәктәптә, клубта оештырылган мәдәни чараларда катнашмый калмый идем. Сәхнәгә менүемдә беренче укытучым Ирина апа, химия укытучысы Гөлсинә апаның да йогынтысы зур булды. Аның тормыш иптәше Наил абый клуб директоры булып эшли иде. Апа аңа ярдәм иткән, күрәсең, җырларга, сәхнәгә ул мине гел дәште. Сәләт миңа әти ягыннан килгән. Әти җырламаса да, гармунда бик матур уйный.    Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына да балачак хыялым укырга кертте, чөнки мин җырчыдан башка һөнәр сайлавымны күз алдыма да китерә алмый идем. Җырчы буласым килә дигәч, миңа, хыялый бу бала, дип карыйлар иде. Ул вакытта сәхнәгә менү, җырчы булу буй җитмәслек нәрсә булып тоела иде авыл баласына.    Укырга кергәндә, мин беркем белән дә сөйләшмәдем дә, акча да түләмәдем. Безнең вакытта акча түләп уку дигән нәрсә юк та иде әле! Музыкаль белемем булмаса да, югары уку йортына укырга керә алдым һәм аны уңышлы гына тәмамлап, һөнәрле булдым. Мин хәтта нота да белмичә укырга кердем. Кая, ничек нәрсә язылганын таный идем, әмма музыка мәктәпләрен бетергән студентлар кадәр белемем юк иде. Елый-­елый, тырыша-тырмаша укыдым, авыр булды, тик бирешмәдем.    ... Университетта укыганда, артистлар үзләре белән концертларга алып йөри башлады. Аз булса да акча түләнгәч, студент өчен аеруча да күңелле андый чараларда катнашу. Тәҗрибә туплау өчен дә бу бик яхшы юл.  Беренче тапкыр Габделфәт Сафин концертында чыгыш ясарга Камил Кәримов чакырды. Аның төркемендәге җырчы кыз авырып киткән иде, шуңа ул мине үзе белән алды. Балтач районына барган идек, ялгышмасам.    Сәхнәдән китсәм дә, иҗатны ташлый алмас идем. Җыр дәресләре бирә алам, әмма барыбер җыр өлкәсеннән китмәячәкмен.    «Рөстәмнең җырчы икәнен белмәдем»   Булачак ирем Рөстәм Закиров белән мин очраклы рәвештә генә таныштым. Аралаша башлагач та, аның җырчы икәнен белмәдем, бу хакта миңа иптәш кызларым гына хәбәр итте. Ул да минем җырлаганны белми иде, мин дә бик ачылмадым.    Беренче тапкыр без аның белән «Казан» милли-мәдәни үзәгендә оч­раштык. Ул миңа шунда ук сораулар яудыра башлады. Баксаң, ул бөтен кызлардан да шулай сораштыра икән.    Беренче очрашуда ук мин аның якын икәнен тойдым. Әйтерсең лә бергә уйнап-үскән, күптән күрмичә сагындырган авылдашым кебек кабул иттем мин аны. Ул эчкерсез, ясалма булмавы белән мине үзенә җәлеп итте. Төпле, ихлас, киң күңелле кебек тоелды.    Очраша башлагач, Рөс­тәм Эльвира Хәйруллина белән бергә концертлар оештырып йөри башлады. Баштан миннән рөхсәт сорады. Мин инде моңа әллә ни игътибар бирмәдем, ирем түгел, нигә үземә бәйләп куярга дип уйладым. Алар сәхнәдә гел бергә, кеше аларны тормышта да бергә дип уйлый иде. «Синең Рөстәм Эльвирага өйләнә икән!», «Эльвира Рөстәмнең авылына кайтып сыерлар савып йөргән икән...» дигән сүзләр ишеткәли башладым. Эльвира үзе дә шаян кеше, уйнап сөйләшкәли иде. Шулай итеп, Рөстәм Эльвира Хәйруллинага өйләнә язды.    Бер концертка Эльвира ни сәбәпледер бара алмады һәм Рөстәм мине концертларына чакыра башлады. Мин дә аның концертларына гына йөрмәдем, башкалар чакырганда да чыгып җырладым, сайланып тормадым.    Хәзер дә без Рөстәм белән икәү дә, аерым да чыгыш ясыйбыз. Рөстәм белән яшь арабыз шактый, ул мөстәкыйль яшәргә өйрәнгән инде. Сәхнәдә дә шулай. Минем белән сәхнәгә чыкса, аңа сәхнә тар сыман тоела. Кайчагында икәү йөреп тә булмый, мин яки ул бара алмаган чаклар бар. Шуңа да без аерым‑аерым да гастрольгә чыгып китәбез.    Безнең арада көнләшү юк диярлек. Иң мөһиме – ышаныч һәм хөрмәт булу. Көнләшеп яшәсәк, безнең һөнәр ияләре гаиләле була алмас иде.    Концерт программаларын аерым‑аерым эшлибез һәм һәрвакыт үзара киңәшләшәбез. Бу өлкәдә Рөстәмнең тәҗрибәсе күбрәк булганлыктын, мин аңа ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәм, ул да минем фикеремә колак сала.    «Рөстәм мине әти әнисе белән таныштырырга теләмәде»   Без булачак ирем белән бик озак – 6 еллап очрашып йөрдек. Шулай булса да, ул мине туганнары, әти‑әнисе белән таныштырырга ашыкмады. Авыллары тирәсеннән узып йөрибез, бу мине үзләренә алып керми, авыл читендә калдыра да тиз генә кайтып килә.    Туй булырга ярты еллар кала, ул мине авылларына алып кайтты. Күрәсең, өйләнергә карар кылган булган инде. Үзе өйгә кереп китте, ә мине ишегалдында калдырды. Әти‑әнисе дә шунда каршы чыккан иде. Булачак әти‑әни белән мин шулай таныштым. Сөйләшеп, аралаша башладык. Алар миңа Рөстәмне бик мактады.    Дөрестән дә, әти-әниләренең сүзләре дөреслеккә туры килде. Гаиләдә Рөстәм төпчек малай. Әти‑әнигә ул һәрвакыт ярдәм итеп, булышып яши. Тәмле ризык булса да, әнигә дип, авылга алып кайта.    Тормыш гел ал да гөл генә бармый. Сүзгә килгән вакытлар да була. Рөстәмнең дә холкы үзенчәлекле. Яши башлагач, бер-береңә яраклашасың, өйрәнәсең. Үпкәләшкән вакытларда, мин дәшмичә йөрим‑йөрим дә, Рөстәм гади генә бер нәрсә турында сораша, сөйли башлый. Мин дә шунда кушылып сөйләшеп китәм. «Төерләр» безнең гаиләдә шулай «языла». Ачу саклау дигән нәрсә безнең өйдә юк. Мин кешене үпкәләтергә куркам, шуңа авыр сүзләр әйтмәскә тырышам. Бер сүз әйттеңме, ул икенчесен үзенә ияртә. Шуңа да уйнап әйткәндә дә, үпкәләмәдеме икән, дип борчылам.    Гаилә башлыгы – Рөстәм. Гаиләне тәэмин итү, зур мәсьәләләрне чишү – бар да аның өстендә. Балалар белән күбрәк мин шөгыльләнәм. Тәрбиялим дип, утырып «тәрбияләгән» юк. Иң мөһиме – синең сүзләрең һәм эшләрең тәңгәл килү. Балалар бездән үрнәк ала, бернәрсә сөйләп, икенчесен эшләсәк, алар да шулай эшләячәк.    Мин алар белән дусларча аралашырга тырышам. Безнең өйдә аларга карата кырыс мөнәсәбәт юк. Һөнәр сайлаганда да әтисе дә, мин дә икесенә дә ирек бирәчәкбез. Үз юлларын үзләре сайласын. Иҗат юлыннан китсәләр дә, киңәш биреп, ярдәм генә итәчәкбез. 
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 15.08.2015

Кичә яраттым (АХЫРЫ)

$
0
0
16.08.2015 Әдәбият
Башын элдек, дәвамын элдек, инде ахырын да эләбез.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=12365

Хикәянең дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=12372

* * *

Үзе кайчандыр ипотека буенча алган квартирасында күптән булганы юк Фәниснең, шуңа күрә килеп туктагач Розалия белән кваритрасына бергә менде. Хатын сүз әйтәмде, нәрсә дисәң дә үз ире бит.

  Салырга яратса да квартираны чиста тоткан икән Розалия. Бар нәрсә үз урынында.   —Нәрсә, тикшереп чыктыңмы, тәртипме? – дип усалланып сорады хатыны.   —Тәртип, нигә судка килмисең?   —Нигә килергә тиеш әле мин, минем синнән аерыласы килми пока.   —Өченче судка килмәсәң, барыбер аерачаклар безне, – ул борылып Розалиягә карады.   Хатыны холодильнникан бер яртны алып ярты стакан инде салып кулына тоткан.   —Карарбыз, синең исәнлеккә, җимеш. – ярты стакан аракыны бер генә голт итеп йотты хатыны.    Башын төзәтеп алгач Розалиягә хәл кереп китте. Тагын чибәрләнде.   —Син инде мин чыгып киттем дә бу үзе генә яши алмас дип уйлап йөргәнсеңдер. әйеме?   Фәнис эндәшмәде.   —Ә мин менә яшим, синнән шәбрәк тә яшим әле. Акчам да бар минем, кирәк булса тагын бирәләр, чибәр хатыннарның кадерен белә кайбер ирләр, синең кебек түгел. Ничек телим, шулай яшим. Телим икән менә болай итеп шешәне алам да, – Розалия аракы шешәсен кулына алды да стаканга аракы сала башлады. – Менә болай итеп стаканны кулга алам да, тагын бер, пока, җимеш, — хатын стаканны кабат бушатып урынына куйды.   Аннары килеп иренең биленнән кочып алды.    —Син, бәлки, бүген минем кадеремне белерсең, яхшы итеп иркәләрсең, –дип Фәниснең чалбар каешын ычкындыра башлады. Розалиянең җенси теләген канына сеңгән аракы кузгатты. — Онытмадыңмы әле шәрә хатыннар нинди булганын?   Кинәт Фәнисне моңарчы бу ханымга булмаган нәфрәт биләп алды.   —Иркәлә, дисеңме? Хәзер алайса, иркәләп күрсәтәм мин сиңа, – дип Розалияне минут эчендә ботарлап чишендерде дә, диван өстенә ыргытты.   Ире чишендерә башлагач күңеле булып кеткелди башлаган хатынны кинәт курку басты, нишләргә җыена бу? Фәнис хатыны өстенә кыргый җанвар кебек ташланды, анда бер нинди иркәләү дә, назлау да юк. Бары тик кыргый теләк кенә. Хатын кызны урын җир өстендә ничек –нинди юл белән мәсхәрәләп, җанып таптап, кешелеген рәнҗетеп була, Фәнис барын да эшләде. Бу хатын нәфрәттән башка бернигә лаек түгел. Розалия башта курка–курка гына карышты.   —Фәнис, нишлисен син, тукта! – аннары иргә ләгънәт яудырды. –Кәбахәт, җанвар, явыз җан! – соңыннан бары тик шыңшыган тавыш чыгарып сулкылдап кына, Фәниснең бар кыланышына җансыз курчак кебек риза булып ятты.   Ир үзенең кыргый теләген үтәгәч торып киенде дә, ике кулын бот арасына кыстырып тавышсыз елап яткан хатынына күзен төшерде. Бу тапталган хатын бернинди дә кызгану хисе тудырмады анда, ул җирәнеп йөзен сытты да ишекне каты итеп ябып чыгып китте.   Ятакта Розалия бөгәрләнгән килеш озак ятты, аннары торып тынычлану өчен ваннага кереп юынып карады, юк булмый алай гына. кешелекнең төбенә төшереп тапталган хатын тагын стаканны тутырып аракы салып эчте дә, кабат бөгәрләнеп ятты. Төне буе квартирада йокы аралаш саташкан тавыш ишетелгәләде.   —Кабәхәт, кабәхәт ...    Гәүһәр абыстай мәдрәсә идәнен себереп чыкты да көндезге намазга әзерләнә башлады. Мәчеткә терәп диярлек салынган мәдрәсәдә күптән абыстай вазыйфасын башкара инде ул. Балалар да, оныклар да күптән үсеп беткән. Шуңа күрә көннең күп вакытын шушы мәдрәсәдә үткәрә. Дин юлына аны иң беренче әбисе алып керде. Кечкенә Гәүһәргә төрле Коръән сүрәләрен ятлата иде әбисе. Аннары намаз укырга өйрәтте. Әле ул вакытларда дингә каршы көрәш бик каты иде. Әти-әнисе әбисенә аңа күп итеп дин сабагын бирергә ирек бирмәделәр. Чынлап торып дин юлына Гәүһәр абыстай институтта гарәп телен өйрәнгән вакытында кереп китте. Болай мәчетләргә ачыктан–ачык йөрмәсә дә, биш вакыт намазын укымый, уразасын тотмый калдырмый башлады. Эшендәге хезмәттәшләргә бу ошамады, билгеле. Тик тормыш иптәше акыллы кеше булып чыкты, Гәүһәрнең намаз укыганына сүз әйтмәде. Аннары эшендәге хатыннар да кеше янында аны өнәмәгән булып кылансалар да, өйләренә Коръән укыту өчен аны чакырырга ияләнделәр. Гәүһәр абыстай барып укып кайтса да, эштә артыгын сөйләнеп йөрмәд е — заманасы ул түгел.   Менә пенсиягә чыккач, мәчеткә дә йөри башлады, аның гыйлемле абыстай икәнен белеп алгач, мәдрәсәдә гарәп әлифбасын, дин сабагын укытырга чакырдылар. Советлар союзы җимерелде, динне кысу туктады, дин юлына басучылар күбәеп киттеләр, алар Гәүһәр абыстайның һәр сүзен дәрестә йотып утырдылар. Әйе, дәресне урынына җиткереп биреп килде абыстай.   Инде намазлык җәярмен дә намазага басармын дип уйлап кына бетергән иде, кинәт мәдрәсә ишеге ачылып китте. Ишек бусагасында утыз яшьләр тирәсе, чибәр генә ханым басып тора. Ничек кирәк шулай гәүрәт җирләрен бик каплап бетерми яулык бөркәнгән. Ә күзләре әллә ничек җансыз тоелдылар абыстайга. Күзләр алдый белми, алар әлеге ханымның мәдрәсәгә Аллаһы Тәгаләгә сыену эзләп килгәнен әйтеп торалар. Димәк бу ханым өчен тормышта бер нинди ямь калмаган. Соңгы котылу юлын эзләп Ходайга сыенырга карар кылган.   —Исәнмесез, миңа керергә ярыймы? – ханым тартынып  кына сорап куйды.   —Исәнмесез, сеңлем, уз. Мәдрәсә ишеге бар кешеләр өчен ачык, уз, тартынма.   —Мине намаз укырга өйрәтмәссез микән?   —Теләгең булса, билгеле, өйрәтәбез, Ходай юлына баскан, Аллаһны бер дигән кешегә ярдәм һәрчак булып торыр, исемең ничек синең сеңлем?   —Розалия исемле мин.   —Ярар алайса, Розалия кызым, – диде Гәүһәр абыстай. – Вакытында килгәнсең, хәзер көндезге намазны укып алырбыз.   —Мин бит укый белмим, аннары намаз алдыннан ничек юынасын да белмим.   —Зыян юк, сеңлем, әйдә минем белән, — дип, хатынны абыстай комганнар торган тәһәрәт бүлмәсенә алып керде, тәһәрәт алып күрсәтте — әйдә, сеңлем, син дә мин эшләгәннәрне эшлә.   Аннары икесе дә намазлык җәеп бастылар.   —Апа, мин укый белмим.   —Гәүһәр абыстай булам мин сеңлем, абыстай гына дисәң дә була.   —Абыстай, мин бер дога да белмим.   —Зыян юк, минем арттан кабатлап бар, намазлык өстендә оеп утырсаң, җаныңа тынычлык килер, күңелеңә иман керер.   Чынлап, намазлык өстендә оеп утырганда, Розалиянең бозык һәм тапталган җанына тынычлык иңде, күңелне сытып торган таш юкка чыккан кебек булды. Намаз укылып беткәч Розалия күкрәген тутырып җиңел итеп сулыш алды. Сулавы да бик рәхәт, тын кысылып тормый.   —Абыстай, мин кичке намазга да килсәм ярар микән?   —Ник ярамасын, ярый сеңлем, килә генә күр, ә догаларны акрынлап үзем өйрәтермен менәтерәк үзеңә.   Розалия рәхмәтле күзләре белән абыстайга күтәрелеп карады.   —Рәхмәт.   —Үзеңә рәхмәт сеңлем, Ходайны бер дип таныйсың икән — бар да яхшы булыр синең.   Саубуллашып чыгып киткән хатын артыннан Гәүһәр абыстай аны күздән югалтканчы карап торды.   Менә тагын бер адашкан җан, дин юлына, Ходай каршына килеп егылды. Күренеп тора бит: бу яшь хатын күп гөнаһ кылган, аннары ни сәбәпледер җаны тапталган. Ярар инде, дин юлына басу беркайчан да соң түгел. Бу хатынга кабаттан бу дөньяга кайтырга ярдәм итәр Гәүһәр абыстай. Сыену эзләгәнне сыендыру савап — ә куып чыгару яхшы түгелдер. Бер нәрсәне аңлый алмый кешеләрдә абыстай. Нигә менә иң соңгы чиккә җиткәч кенә дин юлына баса хәзерге кешеләр. Соң тормыш юлыннан киткәндә, Бисмилла әйтеп Ходай белән бергә атлап китеп булмый микәнни? Шулай булса бүгенге хәлгә төшмәс иде әдәм балалары. Их сез, кешеләр – сез бит кешеләр!   Дин юлында чынлап кереп киткәч Розалия тынычланып калды. Эшендә дә дус хатыннар аның хиджабка төренеп йөрүен күргәч, кафеларга чакырмый башладылар. Квартирага да чит ирләрне ташудан туктады хатын. Гәүһәрия абыстай үзенең яңа шәкерте өчен сөенеп туя алмады. Барсын да йотып бара Розалия. Аңа кабаттан суд приставлары хат җибәрде. Фәнис аерылырга ныклап уйлаган, Розалия инде ирнең карары ныклы икәнен төшенгәч каршы килмәде, аерылышырга ризалыгын бирде. Квартираны икегә бүлергә дигән карар чыгарылды, ә менә бала кем янында кала дигәч, Ирекнең үзеннән сорарга булдылар.   Ирек әнисен күптән күргәне юк, сабый вакытында авызыннан сасы ис килеп торган апа дип кенә хәтерли. Аннары хиджабка төренгән әнисе бөтенләй чит кеше булып күренде.   —Мин әти, әби белән калам – диде бала.    Шуның белән аерылышу эшләре бетте.   Апрель айлары ахыры, бүген Ирек белән Зәринә мәктәптән кайтырга бергә чыктылар.   —Озакламый уку бетә инде, — диде Ирек.   —Уф, ардым инде укып, – дип җавап бирде аңа Зәринә.   —Әти уку беткәч диңгезгә барырбыз диде.   —Минем дә барасым килә.   —Сине Гөлгенә апа җибәрмәс инде.   —Юк җибәрми, мин әнигә сезне безгә торырга алып кайтыйк дигән идем, һаман Фәнис абый белән дуслашмый йөри =.   —Сезнең кечкенә бүлмәгәме, бармыйм мин анда, – дип йөзен сытты Ирек. — Әйдә лутчы безнең өйгә торырга килегез.   —Әни риза булыр микән?   —Булыр, ник булмасын, әтиләр әниләрне күп машиналар белән алырга килә бит, минем күргәнем бар, әтинең двоюрытный энесе “невеста” алып кайтты.   —Ууу... күп машина булса, әни риза була инде.   —Әле алар машинага утыргач туры өйгә кайтмыйлар.   —Нигә, ә кая баралар? – Зәринәнең исәбе бу яңалыкның төбенә төшеп җитәргә.   —Зур итеп ЗАГС дип язылган җиргә баралар.   —Ә анда нишлиләр алар?   —Башта аларга бер апа нәрсәдер бик озак итеп сөйли, аннары язалар, балдак кияләр и үбешкәч кенә өйгә кайталар.   —Үбешкәч ничек, кинодагы кебекме?   —Әйе, кинодагы кебек, менә болай, — Ирек иреннәрен түгәрәкләндереп алга сузды.   —Бәәк – Зәринә йөзен чытты.   —Быррр – аңа Ирек тә кушылды.   Шулай әти-әниләре турында сөйләшеп кайтып җиткәннәр дә икән инде.   —Бүген минем туган көн, — диде Ирек аерылыр алдыннан – кунакка кил кич белән, әти Гөлгенә апаны да чакырдым диде.    —Керәм, әни дә кергәч шәп була инде, бәлки Фәнис абый белән дуслашырлар.   Кич белән Фәнисләр квартирасына Гөлгенә белән Зәринә матур итеп киенеп килеп керделәр. Фәнис кабаттан Гөлгенәне баштан аяк карап чыкты, моның шулай булачагын белеп торды яшь хатын, шуңа матур итеп киенергә тырышты да.   Ишекне Фәймә апа ачты.   —Исәнмесез! — иң алдан Зәринә үз кеше кебек кычкырып исәнләште.   —Кызым, кычкырма шуның кадәр – дип әнисе кызның кулыннан тартты.   —Зыян юк, Гөлгенә, Зәринә күптән үз кеше инде, – дип тынычландырды аны Фәймә апа.   Фәймә апа бу яшь хатынга улының күзе төшеп йөргәнен күптән сиземләде, әниләр сизгер булалар. Актан-карадан каршы бер сүз әйтмәде Фәймә апа. Беренче киленнән уңмады бит улы. Кызы бар да инде бу Гөлгенәнең, алай дисәң Фәнисе дә буш түгел — малае бар. Балалар менә бик дуслар, ансына сүз әйтеп булмый.   —Ууу... Ирек улым, кызлар кунакка килгәннәр, каршы ал – дип Фәнис килеп чыкты.   —Ә кая кунакларыгыз? – дип эзләнде Гөлгенә.   Фәнис авызын ачарга өлгермәде, улын узып Фәймә апа җавап бирде.   —Без кунаклар чакырмадык, Ирек Зәринә керсен диде дә, менә чакырдык.   —Алайса мине бу юлы кызым кунакка ияртеп алып барган булып чыга инде, — диде Гөлгенә.   —Шулай була инде. Әйдә, кызым, уз эчкә таба, алайса миңа юл каплап торасың.   —Ә сез кая җыендыгыз Фәймә апа?   —Дус хатын балалар кунакка китте, үзем генә кунарга куркам дип шалтыратты, шунда барам.   —Ә туган көн?   —Туган көнгә нәрсә булган? Ирек бүләген алды, шуның белән бүгенгә әбинең кирәге бетте, – дип елмайды Фәймә апа. – Ярар, киттем мин, улым син нәрсәнең кайда икәнен беләсең, үзегез карасыз. – Фәймә апа артыннан ишек ябылды.    Инде дүртәүләшеп өстәл артына утырдылар. Өлкәннәрдә эше юк балаларның, үзләре генә белгән темаларга онытылып сөйләшеп утыралар. Фәнис белән Гөлгенә тегесен-монысын сөйләшкән булып салат капкалап утырган булдылар. Икесе дә киеренкелек белән бер-берсеннән нидер көтәләр. Аларны бу халәттән Ирек коткарды.   —Әти, торт!   —Хәзер, улым, алып чыгам. Гөлгенә булыша алмассың микән? – дип Фәнис кухняга юнәлде, аңа Гөлгенә дә иярде.   Кухня өстәлендә торт әзер булып тора икән инде.   —Гөлгенә, син әни кеше, тортны кисә алмассың микән?   —Син әти кеше, син баш булырга тиеш – дип шаяртып җавап бирде аңа яшь хатын.   —Кызык булып чыкты әле бу, ир белән хатын сөйләшкән кебек булып чыкты.   —Белмим, минем семья белән торып карагыным юк.   —Анысы бәлки булыр.   —Нәрсә булыр Фәнис.   —Син әни булырсың, мин әти, бер улыбыз, бер кызыбыз булыр.   Гөлгенә каушап китте.   —Фәнис, мин берничек дип тә әйтә белмим бит, ул шулай буламыни, ә синең...синең миңа карата карашың ничек соң?   —Ничек дисеңме, –Фәнис Гөлгенәне сурып кочагына алды да, иреннәренә үрелде. – Гөлгенә, чык миңа кияүгә, зинһар, кире какма мине, ташка әйләнә барган җанымны бары син генә эретә алдың.   —Фәнис, – яшь хатын бар булганы белән ир канатына сыенып, аның иреннәренә җавап бирде.    Кинәт кухня ишегеннән тавыш ишетелде.   —Фууу... нишлисез сез?   Фәнис бер якка, Гөлгенә икенче якка атылды, ишектә Зәринә басып тора икән.   —Юк, кызым, без болай гына, – Гөлгенә ничек итеп бу уңайсыз хәлдән котылырга белмәде.   —Сез монда торт чыгармый торасыз, ике баланың ашыйсы килгәнен белмисез мәллә? — шундый зурларча итеп әйтте, олылар көлешеп тә куйдылар.   Менә шушы урында бетте дисәк тә була кадерле укучым. Сез инде, Зәринәнең теләге кабул булдымы соң дип, автор буларак миннән сорарсыз, шулаймы?   Әйе, кабул булды, тик әти белән абыйны алар бүлмәләренә алып кайтмадылар. Ә киресенчә, Фәнис абыйлары аларны яңа өч бүлмәле квартирасына, Ирек әйткәнчә, күп машиналар белән алып кайтты. Менә бит әтиле дә, абыйлы да булган дисезме? Тагын белмәдегез, чөнки Зәринә Яңа ел алдыннан кечкенә Булат энеле дә булды әле, ул хәзер зур апа кеше. Без инде Зәринә исемле кызга алдагы тормышында бары бәхет кенә теләп, аны калдырыйк, шулаймы дусларым? Гел борчып булмас, апа кешенең эше күп була...   Март, 2015 нче ел.
Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ

--- | 16.08.2015

Хатыныннан аерылган 50 яшьлек Гәрәй Рәхимне «Шәһри Казан» гаиләле иткән

$
0
0
17.08.2015 Мәдәният
«ШК»ның беренче саны чыгуы белән Россия Федерация­сенең беренче Президенты Борис Ельцин да котлаган булган. Моңа ул вакытта газетага эшкә чакырылган язучы, ­шагыйрь Гәрәй Рәхим ирешкән. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, «Шәһри Казан» газетасы да әдипне бәхетле иткән.
«Америка президентыннан да...»   – «Шәһри Казан»га килгәнче, Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары булып эшли идем, – дип сөйли башлады Гәрәй Рәхим. –  Газетаның беренче редакторы Хәлим Гайнуллин: «Син тәҗрибәле кеше, Мәскәүдә дә эшләдең. Мил­ли хәрәкәт башланды. Газета оештырырга, тираж да җыярга кирәк», –  дип, мине хатлар һәм оештыру бүлегенә билгеләде. Бер номер да чыкмаган әле. Газетаның беренче санын әзерләгән вакытта, Россиянең ул чактагы Президенты Борис Ельцин Татарстанга килде. Язучылар берлегендә очрашу оештырылды, Минтимер Шәймиев белән килделәр. Бу чарада мин дә катнаш­тым. «Шәһри Казан»ның беренче саны чыгуы белән Ельцин белән Шәймиевтән котлатсак, бик зур вакыйга булачак бит, дип уйлап куйдым. Шул арада машинкада икесенә ике котлау тексты бастым. Президиумда утырган Ельцинга: «Борис Николаевич, в Татарстане будет выпускаться очень серьезная национальная газета –  «Шәһри Казан». Все хотят, чтобы Вы поздравили», –  дип, котлау тексты белән бергә язу җибәрдем. Риза булсагыз, текст астына кул куегыз, дидем. Ельцин белән Шәймиев үз котлау текстларында имзаларын салды. Хәлим Гайнуллин: «Гәрәй, син гениаль кеше», –  дип шатланды. «Теләсәң, Америка Президентыннан да автограф алып кайта алам», –  дидем.    «Татарстанда юньле кызлар беткәнмени?!»   Мин эшкә килгәнче, Хәлим Гайнуллин, «Шәһри Казан»ны рекламалау өчен, типографиягә зур плакат әзерләтеп җибәргән. Анда борынгы Болгар киеме киенгән курай тоткан бер кыз тора. Плакатның корректурасы килде, мин, ризалык биреп, кул куярга тиеш. «Шушы хәтле ямьсез кызны каян таптыгыз? Татарстанда беткәнмени юньле кызлар?! Бу бит рек­лама түгел, антиреклама», –  дидем. Шуннан соң Хәлим Гайнуллин: «Плакат төзелгән, рәссамга, фотографка, типографиягә акча түләнгән. Куй инде кулыңны», –  дигәч, теләсәгез нишләгез, дип куйдым. Аны күп итеп бастырдылар, бөтен җирләрдә тараттылар, газетаның соңгы битендә дә чыгардык.   Берзаман авыл егетләреннән, шулхәтле чибәр кыз кайда яши, аның кем икәнлеген языгыз, адресын бирегез әле, дип язылган 15-20 хат килде. Плакаттагы кыз Башкортстаннан килгән татар теле укытучысы булып чыкты.   Минем ул вакытта беренче хатынымнан аерылган 50 яшьлек чагым иде. Газета укучыларны шул кыз белән таныштыру өчен, аны интервьюга редакциягә чакырдык. Бермәл минем бүлмәгә шундый матур кыз ишек шакып керде. Ул плакаттагы теге миңа ошамаган кыз булып чыкты, фотограф аны ямьсез итеп төшергән булган икән. Торган җирем редакциядән ерак түгел. Бу кызга кызыгып киттем. Мин ашларны тәмле пешерәм, рецептларны да үзем уйлап табам. «Сеңлем, кофены бик яхшы әзерлим. Өем якын гына. Бәлки, кофе эчеп алыр­быз», – дидем. Ул риза булды. Киттек. Икенче көнне өйгә телефон кертергә тиеш иделәр, шуңа көне буе көтәргә кирәк иде, ә минем гәҗиттә эшем күп. Кич җитте. Вакытны сузам, караңгырак булсын, дим. Бу кызга хәлне аңлатып, синең каникул, бездә генә кунып кит, иртәгә телефон кертүчеләрне көтеп җиткерерсең әле, зинһар, дидем. Ярар, ярар, диде ул. Фатирым ике бүлмәле: берсендә мин йоклармын, икенчесендә – син, дидем. Шуннан бирле өйләнеп калдым да инде. 
Линар ЗАКИРОВ

--- | 16.08.2015

Аның тилмерүен күреп, ничек яшәргә?

$
0
0
17.08.2015 Җәмгыять
Чаллы шәһәрендә яшәүче тугыз айлык Ләйләгә ярдәм кирәк. Дилшат белән Айсылуның көтеп алган беренче сабые ул Ләйлә. “Авырлы вакытта бар да яхшы иде. Табиблар кушканны тың­ладым, һәрдаим тикшерелеп тордым, УЗИ нәтиҗәләре дә әйбәт иде. Тик бала табар вакыт җиткәч, шактый тилмерергә туры килде”, – дип сөйли Айсылу.

– Бала тудыру йортында 12 сәгатьтән артык авырдым. Суым китеп, балам корыга калган иде. Андагы авыр хәлемне әйтеп аңлатырлык түгел. Табиблардан: “Кесарь кисүе ясагызчы”, – дип тә сорап карадым. Тик мине ишетүче булмады. Ана күңеле сизенә бит ул. Шул вакытта ук балама зыян килер төсле иде. Нәкъ шулай булды да – Ләйлә туганда бик күп җәрәхәтләр алды. Яныма китереп салгач та күзләрен ачмады, – дип искә ала Айсылу. – Моңа бик борчылдым. Шуннан соң, табиблар баланың күзлә­ренә кан сауганны күреп алдылар. Ике көннән Ләйләне реа­нимациягә күчерделәр. Башын да тикшерделәр, бар да әйбәт иде. Сәламәтлеге яхшыргач, өйгә кайтардылар. Тик балага ике ай тулгач, өянәкләр башланды. Ул өскә карый да катып кала. Бернинди реакциясе дә юк. Кайчак күзләре кылыйлана иде. Табибларны аптыратып бетердем. Казанга кадәр барып җиттек. Анда да баш миенә зыян килмәгән, диделәр. Әмма “Веста синдромы“ дигән диагноз куйдылар.

Мондый диагноз куелган балада бик көчле өянәкләр күзә­телә. Ләйлә белән андый авыр хәлләр көненә 10-15 мәртәбә була. Кызчык бик каты куырыла да авыртудан кычкырып елый, ди әнисе. Ә аннары озак вакытка йоклап китә икән. “Балабызның интеккәнен күреп яшәү бик тә авыр. Сабыйга ничек тә ярдәм итәсе иде. Танышларыбыз аша Германиядәге бер клиниканы белештек. Алар анда барып, биш яшьлек кызларын аякка бастырган. Без дә Ләйләнең авыру тарихын чит ил табибларына җибәр­дек. Сентябрь аена кадәр 2 миллион да 100 мең сум акча җыярга кирәк. Бу акчаны барлык туганнарыбыз, әти-әниләребез, дусларыбыз ярдәме белән җыябыз. Болай булыр дип уйлап та карамадык. Җыйган акчабыз да юк. Фатирыбыз да кешенеке. Әмма шулай да 370 мең акча җыелды инде. Ярдәм иткән барлык ке­шеләргә рәх­мәт әйтәм”, – ди Айсылу.

Әмма җыясы акча шактый күп әле. Шуңа күрә Гардисламов­лар гаиләсе мәрхәмәтле кеше­ләрнең ярдәменә өмет­лә­нә. “Балама карап, йөрәгем өзгәләнә. Ничек тә ярдәм итәсем килә. Кы­зымның савыгуын телим. Һәркөн Ходаемнан ярдәм сорыйм”, – ди Айсылу.

Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:

НОМЕР КИВИ КОШЕЛЬКА +79196271364
карты Сбербанка: 4276 6200 2204 9427
Гардисламова Айсылу Анасовна
Реквизиты карты для зачисления в рублях:
Получатель: Гардисламова Айсылу Анасовна
Счет получателя: 4081 7810 3620 0048 3257
Банк Получателя: отделение № 8610 Сбербанка России г. Казань
БИК Получателя: 049205603
Корр счет: 30101810600000000603
Назначение платежа: пополнение счета.
Әнисенең телефон номеры: 89872699982
Сылтама аша социаль челтәрдәге https://vk.com/topic-60284153_31821299 төркеменә кереп, бу хакта тулырак мәгъ­лү­мат таба аласыз.


---

119 | 15.08.2015

“Сәлпи”, “сәлфи”, “үз-үз”...

$
0
0
17.08.2015 Җәмгыять
Бу нинди тузга язмаган сүзләр димәгез. Беркөнне кайсыдыр телеканалда бер егет, урамдагы узып баручыларга бәйләнеп, “селфи” сүзенең татарчасы ничек була” дип сорап йөрде.

Берәве, безнең фонетикабызга туры килә дип, “сәлпи” дип тәрҗемәләде, икенчесе “үз-үз” дигән яңа сүз уйлап тапты. Минемчә, хәзер бу сүзгә тәрҗемә дә, аңлатма да кирәк түгел. Моның ни икәнен бот буе балалардан алып, карт әбиләргә кадәр белә. Тормышыбызга тәмам үтеп кереп, тамыр җибәрде селфи, ягъни үз-үзеңне фотога төшерү дигәннәре. Ә тамыры эт эчәгесе тамырыннан афәтлерәк...

Төшерсеннәр соң, ние бар инде аның дидек башта. Ә хәзер, селфи корбаннар сорый башлагач, психология белгечләре селфига бәйлелекне наркоманлыкка, азартлы уеннарга хирыслыкка тиңли башладылар. Чын тормышта якыннары җылысын тоймаган, үзен ялгыз хис иткән яшүсмерләр виртуаль дөньяга, ягъни интернетка сыеналар. Андагы “дуслар”ы белән аралашу рәхәтлек бирә башлый. Шуларның игътибарын җәлеп итәр өчен, үз-үзен төрле рәвешләрдә фотога төшереп, социаль сайтка урнаштыра үсмер. Теге “дуслар” куркыныч, гадәттән тыш шартларда төшерелгән фотоларны хуплап-мактап, аларга “лайк”лар куялар. Шул рәвешле, экстремаль селфига бәйлелек тәмам суырып ала. Әлеге бәйлелектән бары тик психолог ярдәме белән генә котылып була диләр.

Соңгы елда ил буйлап үз-үзен фотога төшерергә яратучыларның куркыныч, экстремаль шартларда селфи ясаулары нәтиҗәсендә үлүләре хакында бер-бер артлы хәбәрләр килеп ирешә тора. Бу җәй селфичыларның мәгънәсез үлеме мисалларына аеруча бай булды.
...Бер егет биек күпер култыксасына басып, егылып төшкән, тагын бер туташ биек йорт түбәсеннән очкан, пистолет тотып селфи ясаган кыз ялгыш үзенә аткан, тимер юл цистернасы өстенә менгән 14 яшьлек кыз бала электр чыбыгына орынып, һәлак булган... Шушы арадагы тагын бер корбан – якташыбыз, Чаллы малае. Бу бала 7нче каттагы фатирларының тәрәзә төбенә утырып, үз-үзен фотога төшерергә ниятләгән диләр...

Йортлар идарәсендәгеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бикләнмичә калган чормалар аша түбәгә үрмәлиләр балаларыбыз. Берни абайламаган әти-әниләр кыйммәтле фотоаппарат көйләнгән телефоннар, селфи таяклары сатып алалар. Ә бит бала социаль челтәргә көн саен берничә селфи фотосы куя икән, бу – чып-чын диагноз, ягъни мания, селфига бәйлелек билгесе икән.

Ниһаять, дәүләт органнары бу афәткә каршы чаралар күрергә кирәклегенә төшенеп киләләр кебек. Ләкин әлегә бик зәгыйфь чаралар. Бездә шулай бит инде – әтәч арт санны чукыганны көтәләр. Әйтик, Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында фотоэкстрим яратучыларга аңлатма биреп зур эш эшләгәннәр. Тик 10-14 яшьлек үсмернең анда кереп, мәгълүмат туплап утырганын кайсыбыз күз алдына китерә ала? Балалар бакчасыннан алып, мәктәп программасына кертергә вакыт, әти-әниләр колагына туктаусыз киртләргә кирәктер, минемчә.

Безгә үз-үзеңне саклау инстинкты бирелгән. Әмма беркем дә булдыра алмаганны башкарып уңышка ирешәм, шаккатырам, мин – герой, мин – экстремал, игътибар җәлеп итәм кебек ахмак шапырынуларны үз эченә алган селфи табигатьнең кодрәтле көче – инстинктны да басарга сәләтле ләбаса. Уеннан уймак чыга шул.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА

--- | 17.08.2015

Минтимер Шәймиев әтисенең музееннан ФОТОрепортаж

$
0
0
17.08.2015 Мәдәният
Быелның җәендә Актаныш районының Әнәк авылында Шәрип Шәймиев музей-йорты ачылуына ун ел тулды. Заманында шәхси музей буларак оештырылса, соңгы биш елда ул Актаныш районы Туган як музее канаты астында эшли. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев туган нигез бүген якын-тирә авылларның мәдәни үзәгенә әверелде.

Әнәк заманында район үзәге булган Пучы авылына терәлеп үк тора. Бу ике саланың җирләрен инеш бүлсә дә, кешеләренең гомер агышы һәрвакыт уртак булган.

Әнәк авылында Шәрип Шәймиев исемен йөрткән урам бар, авыл халкы әле дә Шәрип абзыйны, аның гаиләсен хөрмәт белән искә ала. Бу атнада Шәрип абзыйның тууына 114 ел тулган икән. «Шәрип абзый авыл советын, колхозны җитәкләп, сугыштан соңгы авыр елларда безнең халыкны ач үлемнән коткарып калды. Ятимнәрне, карт-корының гел хәлен белешеп, ярдәм итеп торды, алар гаиләләре белән тырыш һәм бик ярдәмчел кешеләр иде. Авылыбыз үсте, ныгыды», – дип искә ала сугыштан соң авыл советында сәркатип вазифасын башкарган, Пучыда яшәүче 88 яшьлек Нәгыймә апа Хәмидуллина. 

Ерактан ук мәчетләренең биек манаралары балкып торган, урамнары чәчәкләргә күмелгән Әнәк белән Пучы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Җирләр эшкәртелә, яшьләр башка чыгып, яңа урамнар барлыкка килә.

Догалы нигез

Язмышлары ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән Шәймиевләр нәселенең нигез урыны авылның мәдәни үзәгенә әверелүенә инде ун ел. Шәрип абзыйның җитеш тормыш алып барган әтисе Шаһимөхәммәт йорты кайчандыр нәкъ шушы җирдә балкып утырган. Ләкин инкыйлап елларында, бик күпләр кебек үк, аларның гаиләсен дә кулаклар дип мыскыллап, өйсез-малсыз калдырганнар. Балаларын ачлыктан саклап калу өчен бик нык иза чигәргә туры килә аларга... XX гасыр урталарында Шәрип абзый үзе туган нигезендә бүрәнәдән алты почмаклы яңа йорт салып куя. Соңрак йорт бушагач-сатылгач, анда авылдагы бүтән гаиләләр дә яшәп ала. Шәрип абзыйның балалары һәм оныклары 2005 елда йортны музей итеп төзекләндерә.

Бүген биредә Шәймиевләрнең ун буынгача нәсел шәҗәрәсе, Шәрип абый белән хәләл җефете Нәгыймә апаның, балаларының истәлеге булган шәхси әйберләре куелган. Әйтерсең, хуҗалар әле дә монда яши. Баскычтан менеп өй алдына керүгә сул якта – чолан, уң якта – веранда. Чигүле сөлгеләр белән бизәлгән өй түрендә зур мич, ә кына гөлләре үсеп утырган тәрәзә каршында самавырлы чәй өстәле. Янәшәдә генә Нәгыймә апаның караваты, күлмәк-алъяпкычлары, читеге. Икенче зур бүлмәдә Шәрип абыйның диваны, колхозчылар 60 яшьлегенә бүләк иткән радиоалгычы, дивар сәгате, патефоны, телевизоры. Шулай ук биредә аның күн тужуркаcын һәм ау мылтыгын, гаилә архивыннан уникаль фотосурәтләрне күрергә мөмкин. Бу әйберләрнең шактыен улы Хантимернең хатыны Фәвия апа кадерләп саклаган.

– Хәтта Нәгыймә апаның килен булып төшкәндәге сандыгына кадәр исән, – дип сөйли музей мөдире Гөлназ Гыйбадуллина. – Шәрип абзыйны 18 яшендә Нәгыймә исемле тыйнак кына, уңган-булган күрше Усы авылы кызына өйләндерәләр. Бу гаиләгә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә, шуңа да карамастан, алар миһербанлы, мәрхәмәтле кешеләр булып халык хәтерендә калды. Бу йортта Шәймиевләр 1956-1980 елларда гомер итә. Нәгыймә апаның өй яныннан узган авылдашларын чәйгә дәшеп, катлаулы елларда халыкның ачлы-туклы яшәвен белгәнгә, ашатып-сыйлап җибәрүен хәзер дә искә алалар. Авылда «8 Март» дигән күмәк хуҗалык оештырылгач, Шәрип абзыйны колхоз рәисе итеп куялар. 1941 елда ул үз теләге белән фронтка китә, сугыштан яраланып кайта, бераз авыл советында эшләгәч, аңа тагын колхоз эшен йөклиләр. Ул чакта ир-атларның күбесе сугышта ятып калу сәбәпле, ачлыктан шешенгән картлар һәм балалар кулына тапшырылган авылның хәлен күз алдына китерү кыен түгел. Югарыдан төшкән күрсәтмәләргә карамастан, хуҗалык рәисе, беренче чиратта, гади халыкны кайгырткан. 

Шәрип абзыйның оныгы, Татарстанда эре предприятиеләрнең берсен җитәкләүче Илшат Фәрдиев музейга 1907 елгы Коръән китабын бүләк иткән. Бабасы белән әбисенең намазлы кешеләр булганлыгы мәгълүм. «Минем әни – Усы авылы килене. Нәгыймә апа Усыга кунакка кайткач, алар бергә җиләккә йөриләр иде, ә минем аларга ияреп барганым, Нәгыймә апаның: “Намазым кала”, – дип өйгә ашыкканы истә, – дип хатирәләрен яңарта Качкын авылында яшәүче хезмәт ветераны, 72 яшьлек Вәсилә апа Талипова. – Пучы мәктәбендә безгә аның кызы Мәрзия апа немец телен өйрәтте. Бик төгәл, үз эшен яраткан укытучы иде – хәзер дә немец телен онытмадым. Без, күрше авылдан йөреп укыган балаларны, Мәрзия апа бик кайгырта, мәктәп ишегеннән озатып кала иде...».

Шәймиевләр гаиләсендә туган ун баланың бишесе сабый чакта ук кызамык чиреннән вафат була, бишесе – өч кыз һәм ике малай үсеп буйга җитә, һәркайсы матур гаиләләр корып, үз эшендә абруй казана. Әтисе җитәкчелек иткән колхозда алдынгы механизатор, шофер булып эшләгән Хантимернең генә гомере иртә өзелә. РСФСРның атказанган укытучысы, 47 ел Пучы җирлегендә балаларга немец теле, география, химия фәнен укыткан кызлары Мәрзия апа Хамаева сиксән яшен узып мәрхүм булган. Бүгенге көндә Әнәктә Шәрип абзый белән Нәгыймә апаның кызлары – заманында авылда хатын-кызларны хәреф танырга, язарга өйрәткән 95 яшьлек олы йөрәкле Дөргалия апа Фәрдиева гомер кичерә. РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, 76 яшьлек кече кызлары Мәдәния апа Ильясова Чаллыда яши. “Шәрип абзыйның балалары, оныклары, торыннары төп йортта – музейда еш кунак була, әби-бабайлары да шушы авылда җирләнгән бит”, – ди музей мөдире.

– Татарстанның беренче Президенты, безнең районнан чыккан, тырыш гаиләдә тәрбияләнеп үскән, республиканың яңа тарихын язуда үз өлешен керткән Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән без, якташлары, горурланабыз. Илдә үзгәртеп корулар хөкем сөргән чорда республиканы җитәкләп, ул Татарстанны бөтен дөньяга танытты. Бүген Татарстан Россиядә сәнәгый җитештерү, фән үсеше ягыннан алдынгы төбәкләрдән санала. Әйләнә-тирәнең, яшәгән мохитнең кеше холкына, аның киләчәк язмышына тәэсир итүе билгеле. Минтимер Шәймиевнең яшүсмер чагы узган, XX гасыр уртасындагы татар көнкүрешен чагылдырган музей-йорт белән кызыксынучылар елдан-ел арта. 2011 елдан филиал буларак Актаныш районының Туган як музеена кушылган бу музейда оештырылган мәдәни чараларда авыл һәм район халкы һәрдаим теләп катнаша. Бүтән шәһәрләрдән, башка илләрдән дә кунаклар килә. Музейда дүрт фәнни хезмәткәр эшли, экспозицияләрне яңа экспонатлар белән баету дәвам итә. Шәрип абзый утырткан алмагач үскән ишегалдында элеккечә итеп баз, келәт, мунча, сарайлар торгызылды. Хантимер абый йөрткән ГАЗ-51 йөк машинасы ремонтлап кайтарылды. Монда балалар да, олылар да төбәгебезнең үткәне турында бәян итүче ядкәрләрне күреп үзләре өчен яңалык ача ала, – ди Актаныш районы Туган як музее директоры Мирсил Әһлетдинов.

Музей мөдире Гөлназ Гыйбадуллина сүзләренчә, елына музей өч меңгә якын кешене кабул итә икән. XX гасыр татар көнкүреше, авыл тарихы, саланың күренекле шәхесләре, Татарстанның беренче Президентына багышланган экскурсияләр, шулай ук Яңа ел, Сөмбелә һәм көзге уңыш (һ.б.) уңаеннан бәйрәмнәр үткәрәләр. Шәрип абзый белән Качкын авылы мәдрәсәсендә бер ел дини белем алган, кайчандыр күрше йортта гына яшәгән шагыйрь Нур Баян истәлегенә Актаныш районындагы традицион әдәбият кичәсен дә инде икенче ел Шәймиевләр музей-йорты уздыра. 

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5

Фото №6

Фото №7

Фото №8

Фото №9

Фото №10

Фото №11

Фото №12


Лилия ГАДЕЛШИНА

--- | 17.08.2015

Самара өлкәсенең “Агротуризм” үзәге кунаклар кабул итте

$
0
0
17.08.2015 Авыл
Үткән атнада Самара өл¬кәсенең туризм Департаменты Похвистнево районы Гали авылына информацион тур оештырды. Бу көнне Самара, Пох¬вистнево шәһәрләренең блогерлары, массакүләм мәгъ¬лүмат чаралары, туристик компанияләр вәкилләре - барлыгы 34 кеше, Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә кунак булды.

Кунакларны үзәкнең җитәк¬чесе Расих Латыйпов үзе каршы алып, барысын да юлдан соң ял итеп алырга чакырды. Үзләре пешергән ипи, “Хәләл” колбаса цехында ясалган тәмле ит ризыклары, пәрәмәчләр ашап, хуш исле чәй белән сыйланган арада хуҗа кыскача гына программа белән дә таныштырырга өлгерде. Кунаклар татар авылы тормышын үзләрендә татып карасын өчен, берничә мастер-класс әзерләп куелган икән. Шуңа күрә чәйдән соң берәүләр квадрациклларга утырып себерке җыярга, икенчеләр атка җигелгән арбага утырып печән чабарга киттеләр.

Ә тагын бер төркем татар халык ашлары пешерү мастер-классына юнәлде. Пешекче кызлар Рузия Йосыпова һәм Рамилә Башарова аларны кыс¬тыбый, пәрәмәч пешерергә өйрәтергә сүз бирделәр.

Элегрәк чәй өстәле артында пәрәмәчләрне яратып ашаган ханымнар бик куанып үзләре бу ризыкны әзерләргә керештеләр. Ничек итеп камыр әзерләү, эченә кыстыру өчен бәрәңгене ничек пешерү турында бәйнә-бәйнә сорашып, язып барырга да өлгергәннәр.
Ә менә “ПрофЦентр-Са¬мара” туристик компаниясе вәкиле Марина Максимованың татар халык ашларыннан иң яратканы - авылча пешергән токмач ашы икән. Ул: “Интернет челтәреннән берничә рецепт табып, пешереп караган идем, бер дә сезнеңчә килеп чыкмый! Ничек пешерәсез соң бу ашны?” - дип кызыксынгач, пешекче кызлар бер дә иренмичә, аны токмач басып, ничек нәзек кенә итеп кисәргә дә өйрәттеләр.

Барысы да бергәләп пе¬шергән кыстыбый, яңа гына мичтән чыккан пәрәмәчләрне авыз иткән арада урманнан себерке җыючылар да кайтып җитте. Әллә себерке җыюдан, әллә инде квадрациклларда йөрүдән барысының дә йөзләре алсу, кәефләре күтәренке иде. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тәэсирләре белән уртаклашып та алдылар.

Расих Латыйпов: “Шушы себерке буламы инде?! Бигрәк аз җыйгансыз!” - дип шаяртып, үзләрен шелтәләп алды.

Ә икенче төркем болыннан хуш исле печән алып кайткач, бар да мал сараена юнәлделәр. Шәһәр кешесе әле тагын кайчан менә шулай үзе чабып кайткан үлән белән атлар сыйлый ала соң? Әнә, тышкы утарда йөргән горур дөяләр дә ашарга сорыйлар бугай.
Сарай эчендә бу вакытта бия сөтен саву буенча мастер-класс бара иде. Иң беренче булып “Губерния” телеканалыннан Карина Лебединская эшкә кереште. “Җиңел эш түгел икән, кулларым авырта башлады”, - дип бераздан ул урынын башкаларга бирде. “Ә без көненә шулай һәр биядән дүртәр литр сөт савып, кымыз ясыйбыз”, - диде “Агротуризм” үзәге җитәкчесе һәм бу эчемлекне ясау процессы белән якыннан танышырга тәкъдим итте. Самара тере журнал блогерларының берсе - кызыксынучан Светлана Янюшкина шунда ук җиң сызганып кымыз ясау эшенә алынды.

- Гали авылында урнашкан бу “Агротуризм” үзәге турында ишеткәнем бар иде. Менә, ниһаять, үз күзләрем белән дә килеп күрдем. Һичшиксез, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган кешеләр өчен чын җәннәт бу!

Балалар да, өлкәннәр дә саф һавада рәхәтләнеп ял итеп, татар авыл тормышы белән дә якыннан таныша алалар. Активракларга әнә квадрациклларда да, атка атланып та йөрергә мөмкин, күлдә су кереп, кызынып ятарга пляжы да бар. Кафеда телеңне йотарлык татар халык ашлары белән сыйланырга була. Ә мунчасы! Мунчасы ни тора! Яшәү урыннары да бик уңай, җылы, чиста.
Үзебезгә мөрәҗәгать иткән туристларга ял итәр өчен һичшиксез “Агротуризм” үзәген тәкъдим итәчәкмен, - диде, Марина Максимова, сок¬лануын яшерә алмыйча.

- Бездә кышын да ял итүчеләр саны күп була. Әнә теге биек тауда рәхәтләнеп чана шуалар. Балалар аеруча атка җиккән чаналарда йөрергә, дөя, тавис кошы, кытай тавыклары кебек экзотик кош-кортларны карарга яраталар, - дип сүзгә кушылды Расих Латыйпов. - Теләсә кайсы вакытта рәхим итегез, ишекләребез һәрвакыт ачык!

Кунаклар үзәкнең фонтан бәреп торган, чәчәкләр үскән матур йортында ял иткән арада пешекче кызлар өстәл әзерләгәннәр иде. Ашап-эчеп, тамак ялгап алган¬нан соң, журналистлар һәм блогерлар “Хәләл” колбаса ясау цехына да, теплицалар ху¬җалыгына да бардылар, изге “Бабкай чишмәсе”н дә күрделәр. Кич җиткәч кенә, алар Расих Латыйповка һәм “Агротуризм” үзәгендә эшләгән хез¬мәтчеләргә рәхмәт әйтеп, кайту юлына чыктылар.


Алия АРСЛАНОВА

--- | 17.08.2015

Җырчылар "Артистлар көне"н бәйрәм итте (ФОТО)

$
0
0
17.08.2015 Мәдәният
Моннан 7 ел элек, ягъни 2008 елда татар эстрадасы артистлары бергә җыелышып бәйрәм үткәрергә уйлый. "Артистлар көне"н оештыруны җырчы Лилия Муллагалиева үз өстенә ала. Бәйрәм бик күңелле уза, шуңа да артистлар аны матур традициягә әверелдерергә уйлый. Шул вакыттан бирле ел саен билгеле бер артист "Артистлар көне"н оештыра башлый.

Быелгы бәйрәмне Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсе оештырган. Аларга җырчы Илнар Сәйфиев та ярдәмгә килгән. Быелгы "Артистлар көне" 11 августта Казанның Константиновка бистәсендә узган. Җырчылар йорт арендалап, шунда күңел ачкан. Анда Айгөл Бариева, Гөлназ Сираева, Эльмира Сөләйманова, Айгөл Рәхимова, "Зөләйлә", Раяз Фасыйхов, Азат һәм Алсу Фазлыевлар һ.б. популяр артистлар булган.

- Без - артистлар гел төрле чараларда катнашып йөреп, үзебезгә ял итәргә вакыт та калмый. Шуңа елның бер көнен үзебезгә багышларга булдык. Татарстанда Мәдәният хезмәткәре көне бар, ә эстрада артисты көне юк. Иң беренче бәйрәмебез теплоходта узган иде. Анда табигать кочагында шашлык пешереп, су коенып рәхәтләнеп ял иттек. Бу бәйрәм безнең өчен күрешү, аралашу, ял итү чарасы, - ди Лилия Муллагалиева.

Җырчы сөйләвенчә, бәйрәмне башка елларда Нурзадә, Ләйсән Мәхмүтова һәм башкалар оештырган. "Бәйрәмгә билгеле бер рөхсәт белән керү дигән таләп юк. Кушылырга теләгән һәр җырчыны кабул итәбез. Минемчә, анда төрле буын кешеләре булырга тиеш. Бездә эстрада артистлары дус-тату яши, шуңа күрә мондый бәйрәмнәр бик күңелле уза. Теләгән һәр кеше җырлый, бии",- дип сөйләде Лилия. Артистларга бәйрәм шулкадәр ошаган ки, хәтта кыш көне - гыйнвар аенда да җыелышырга сүз куешканнар.


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 17.08.2015

Фин татарлары Нижгарда кунакта булып китте (ФОТО)

$
0
0
17.08.2015 Милләт
7-9 августта Т.Новгород өлкәсенә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез килгән иде. 25 кешелек делегацияне Тампере мәхәлләсе җитәкчесе Рамил хәзрәт Беляев җитәкләп килде. Күбесенең Хельсинки, Тампере, Ярвенпяя шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезнең безнең якларга беренче тапкыр килүе иде.

Нижгар өлкәсенә килгәнче алар өч көн дәвамында Казанда булганнар. Фин кардәшләребезне анда Бөтендөнья татарлар конгрессы рәисе Ринат Закиров җылы каршы алган. Сергачта фин татарларын “Серебрянные ключи” пансионатына урнаштырганнар.

Безнең өлкәдә сәфәрне оештырырга Мәскәүдә яшәүче краснайлы Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов булышкан. Иртәнге аштан соң ерактагы кардәшләребез автобуска утырып юлга чыктылар.

Алдан каралган программа буенча алар беренче көнне Актукта, Чүмбәлидә, Мәдәнәдә булып кайтырга тиеш иделәр.

Узып барышлый Рамил хәзрәт авыллар турында сөйли барды. Беренче тукталыш Кочко-Пожарда булды - “Нинель” кибетендә фин татарлары авыл халкы белән аралашты, бераз ял итте.

Актукта аларны мәчет имамы Мансур хәзрәт Хаммәтов һәм Зиннур хәзрәт Хәсәнов каршы алдылар, тиздән Шәех Равил хәзрәт Гайнетдинның урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов та килеп җитте. Бергәләшеп җирле каберлекләргә барып, мәрхүмнәр рухына догалар кылгач, фин кардәшләребез каберләрне карап йөрделәр, якын-нарының, туганнарының кабер-ләрен эзләделәр күрәсең.

Аннары кунаклар мәчеткә юл алды. Биредә аларны авыл халкы көтә иде инде. Намаз алдыннан сүз Мансур хәзрәткә бирелде. Ул тагын бер тапкыр ерактан килгән милләттәшләребезне сәламләде һәм безнең якларга ешрак килергә чакырды. Шулай ук үз сәламнәрен Рушан хәзрәт һәм шушы авылдан булган район мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин да җиткерделәр. Кунаклар исеменнән Тампере мәхәлләсе әгъзасы Гөлсем Саадетдин чыгыш ясады. Намаз алдыннан Рамил хәзрәт укыган вәгазь авылны яңгыратты.

Мәчеттән чыккач кунаклар актуклылар белән озак аралаштылар, кайберләре туган-кардәшләрен яи-сә аларның дусларын, күршеләрен дә очратты.

Төшке аш өстәлен суомилылар өчен (фин халкын чит илләрдә шулай дип атыйлар) коруда зур өлешне җирле хуҗалык рәисе Ваиз Билялов һәм Мансур хәзрәт Хәммәтов керткәннәр. Биредә аларны район башлыклары Халит Сөләйманов һәм Рәшит Садретдинов сәламләде.
Табын артында фин кардәшләребезне ашның күп төрлелеге хәйран калдырды. Татарларның бренды булган казы аларга аеруча ошады. Мул итеп корылган табынны хәтта планшетларга һәм телефоннарга фотоларга да төшерделәр.

Табын артында миңа Рамил хәзрәт белән янәшә утырырга туры килде. Ул үзе Сафаҗайдан. 11 ел инде чит илдә яшәсә дә, биредә танышлары, дуслары күп, шуңадыр да бик җылы кабул иттеләр үзен, ачык күңелле, гади кеше икәнлеге күренеп тора. Аның хезмәтенең башкарган әһәмияте әйтеп бетергесез зур, бигрәк тә шундый очрашуларны оештыруы.

Төшке аштан соң кунаклар Чүмбәлигә юл тоттылар. Биредә алар икенче мәчетнең 25 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар. Форсаттан файдаланып, беренче мәчетне дә кереп карадылар һәм шуннан соң каберлекләргә уздылар. Биредә кергәч үк һәйкәл урнаштырылган. Ул хәтер ташы Рәис Мөҗипов тырышлыгы белән булдырылган.

Биредә Рушан хәзрәт мәрхүмнәр рухына дога кылды.

Сәфәрнең чираттагы пункты – Мәдәнә авылы. Кунакларны биредә “Рәшидә” мәчетенең уникаль архитектурасы хәйран калдырды. Аның эчендә урнашкан музей да зур кызыксыну уятты. Биредә алар Нижгар татарлары тарихы белән таныштылар, төрле макетлар, экспонатлар янында фотога төштеләр. Өч көнлек сәфәрнең беренче көне Уразавылның “Идел” ашханәсендә оештырылган кичке аш белән тәмамланды.
8 августта иртән фин делегациясе Суыксу авылына барды, Семочки белән Пашат арасындагы Шәһитләр каберлегендә булды. Пашат мәчетендә, Семочкида оештырылган чараларда катнашты. Ә кичен Зур һәм Кече Рбишчада булды. Якшәмбедә фин кунаклары Красный Остров, Петрякс, Сафаҗай һәм Иске Мочали авылларында кунак булып сәфәрләрен тәмамладылар.

Өч көнлек сәфәр күп санлы мөселманнарның хатирәләрендә генә сакланып калмас. Рамил хәзрәт әйтүенчә, бу турыда китап булдырылыр.

Фото №1

Фото №2

Фото №3


---

--- | 17.08.2015

Татар радиолары арасындагы волейбол ярышыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
17.08.2015 Шоу-бизнес
Бүген көн салкын булуга карамастан, татар радиолары арасында волейбол ярышы узды. Узган ел нигез салынган бу бәйгедә быел "Тәртип ФМ" батыр калды.

Икенче урында "Татарстан" радиосы, өченчедә - "Күңел", дүртенчедә "Болгар". Турнир таблицасын "Татар радиосы" йомгаклый.

   

  

 

 

 

 1

 2

 3

 4

 5

 6

 7

 8

 9

 10

 11

 12

 13

 14

 15

 16

 17

 18

 19

 20

 21

 22

 23

 24

 25

 26

 27

 28

 29

 30

 31

 32

 33

 34

 35

 36

 37

 38

 39

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 17.08.2015

Чөнки безгә шундый заман килде...

$
0
0
18.08.2015 Авыл
- Мин Фәһимәмне күрше Байтуган авылына баргач оч¬раттым. Ул иңенә чиләк-көянтә асып, чишмәдән су алып кайтып килә иде. Чибәр бул¬гандыр инде, бер күрүдән үк гашыйк булганымны сизми дә калдым, - дип исенә төшерә яшьлек елларын Иске Усман авылында яшәүче Рәшит ага Хөббәтов.

- Кызны көн саен күрәсем, сөйләшәсем килә иде. Иске Усманнан Байтуганга еш йөреп булмый шул. Шулай кызны сагынып йөргән көннәрнең берсендә кибетебезгә керсәм, ни күрим: кибетче урынында Фәһимәм басып тора. Аны бирегә сельподан эшкә билгеләгәннәр икән. Шуннан соң без аның белән тагын да ныграк дуслашып киттек.

Мин колхозыбызда ат караучы булып эшләгәнлектән, кызны әти-әнисе янына ат җигеп илтә идем. Сельподан товар алып кайтырга кирәк булганда да ярдәмгә ашыгам.

Шулай йөри торгач, без өйләнештек. Мин авылыбызның комсомол секретаре идем ул чакта. Никахны качып кына укытырга туры килде. Райкомнан килеп, мулла бабайдан: “Син алар¬га никах укыдыңмы?” - дип сорап йөргәннәр икән. Тик ул: “Мин укымадым, ул кызны күрше авылдан алды бит”, - дип җавап биргән. Менә нинди авыр заманнар иде бит. Шулай булса да, динебездән тайпылмый яшәдек, - дип дәвам итте сүзен Рәшит ага.

- Хатынымнан бик уңдым мин. Фәһимәм тырыш та, эшчән дә булды. Кайнанасы белән дә бик тиз уртак тел тапты. Әнкәй кунакка барса да, бик озак тоткарланмый, яраткан килене янына кайтырга ашыга иде.

Рәшит абый һәм Фәһимә апа белән сөйләшеп утырганда, күзем стенада эленеп торган ике фотосурәткә төште.

- Бу сезнең улларыгызмы әл¬лә? - дигән соравыма Рәшит ага:

- И сеңелем, яраларны кузгатма инде. Кече улыбыз Фәрит унике яшендә фаҗигале төстә үлеп китте. Аңардан истәлеккә бары тик гармуны гына калды. Бик сораучылар булса да, гармунны сатмадык.

Ә менә монысы олы улыбыз Шәһит. Хәзерге көндә Татарстанда үз гаиләсе белән яши. Безнең хәзер өч киленебез булды. Чөнки ике оныгыбыз да өйләнде. Бер оныкчыгыбыз да бар инде. Әле күптән түгел генә барысы да бергәләп кунакка кайтып киттеләр. Коръән мәҗлесе үткәрдек. Безгә ак мунча өлгертеп киттеләр.

Шунысы күңелле, биш яшьлек оныкчыгыбыз саубуллашканда:

- Әбием, бабам, мин сезнең янга тагын кайтырмын әле, - дип әйтеп китте. Оныгымның баласы балдан да татлы икән ул.

- Рәшит абый, әйтегезче, гомер ничек үтте соң?

- Әйбәт, бик әйбәт, сеңелем. Мин озак еллар терлекчелек өлкәсендә эшләдем. Ә Фә¬һимәм, кибеттән киткәч, сыер савучы булды. Колхозыбыз без эшләгән вакытларда гөрләп тора иде. Иң мөһиме - эшләргә эш бар иде. Ә хәзер яшьләргә бик авыр, авылда эш булмагач, күпләр зимагурдай чит җирләрдә азапланып йөриләр. Бездән соң авылыбыз яшәрме, юкмы - белмим. Менә шунысы күңелне гел тырнап тора.

Мин озак еллар йортымда ат асрадым. Соңгысын күптән түгел генә сатып җибәрергә туры килде. Шулкадәр авыр булды бу миңа. Атым үземә генә түгел, авылдашларыма да хезмәт итә иде бит. Ә хәзерге яшьләр ат кына түгел, сыер да асрый алмыйлар, чөнки безгә шундый заман килде, - дип сүзен тәмамлады Рәшит ага.


Нурсинә ХӘКИМОВА

--- | 18.08.2015

Баулыда Фәнис Яруллин һәм аның тормыш иптәшенә һәйкәл ачылды (ФОТО)

$
0
0
18.08.2015 Мәдәният
Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм аның тормыш иптәше Нурсөя ханымның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Тантанага бик күп кунаклар килгән иде: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Нәбиуллин, Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин, Ирек Салихов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, язучылар, журналистлар. Тантана урынына әдипнең иҗатын яратучы бик күп якташлары җыелган иде.

Тантанада иң беренче булып Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады:

– Һәйкәлне проектлауга һәм төзүгә үз өлешләрен керткән, проектны финанслауга көчләреннән килгәнчә булышкан бөтен якташларга олы рәхмәт сүзе җиткерәсе килә. Җәмәгатьчелек, Баулы районында яшәүче кешеләр, Баулы якташлар җәмгыяте иниципативасы, Татарстан мәдәният министрлыгы, Язучылар союзы теләктәшлеге белән Баулыда Фәнис Яруллинга һәйкәл кую турында карар кабул ителгән иде. Якташларыбызның күбесе бу инициативаны яклап чыкты һәм бу игелекле миссиягә үз өлешләрен кертте. Ышаныч белән әйтәм, бу һәйкәл баулыларның һәм шәһәребез кунакларының яраткан урынына әверелер.

– Республика җитәкчелеге исеменнән баулыларга, “Татнефть” җәмгыятенә, Татарстан язучылар берлегенә һәйкәл төзүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Фәнис Яруллин үз хәле авыр булганда да оптимистик, юмористик рухта әсәрләрен язган кеше. Әдәбиятта ул тирән эз калдырды. Ә Нурсөя ханым аңа терәк булып, иҗатка рухландырып, көч биреп торды. Шушындый матур кеше булганыгыз, матур яшәгәнегез өчен рәхмәт, Нурсөя ханым. Сез икегез дә бу һәйкәлгә лаек.

Һәйкәлнең авторы – Баулы районының Шалты авылында туып үскән скульптор Рәсим Шәрифуллин. Ул иҗат иткән Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннар һәйкәле – чыдамлылык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнеше, дип яза "Хезмәткә дан" газетасы.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5


---

--- | 18.08.2015

Илфак Шиһапов малаен үзенең "балачагына кайтарган"

$
0
0
18.08.2015 Җәмгыять
– Әти,минем синең балачагыңда яшисем килә диде кечкенә улым, планшетындагы ниндидер уеннан аерылып. – Сезнең заманда бигрәк кызык булган.

– Кызык иде, дидем мин, көч хәл белән интернеттан укып утырган бер язмадан бүленеп. Сиксәнгә җитеп килә торган әни карчык инде ярты сәгатьләп кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, ул да сагаебрак безнең сөйләшүгә колак салды. – Синең яшьтә мин бу вакытта җәйләрен колхозда төрле эшләргә йөри идем инде.

Малай төрле эшнең ни икәнен аңламады бугай. Авыр сулап куйды.Авылда ул инде өченче көн,җәйге авыл ошады бугай: «Әти, син кит Казаныңа, мин авылда әби белән торам», – дип сөйләнә башлады.

Ноутбукны ябып куйдым да шул чорны искә төшереп, улыма сөйли башладым. Аны иң гаҗәпләндергәне ул чакта кибеттә чипсы белән «фанта» булмаганы булды.Ул чакта безнең андый нәрсәләрнең дөньяда барын да белмәвебезгә ышанып та бетмәде бугай ул.Өйне мич ягып җылыту,суны урамнан көянтә белән ташуны бик ошатты үзе тагын. Минем үзе яшендә чакта «Шрек» мультфильмына нинди карашта булганым белән кызыксынып алды, 3Д форматта нинди кинолар караганымны сорашты. Минем бераз зарланыбрак аклы-каралы телевизорлар,урамга бер генә булган телефон, авылда барлыгы ике машина булуы турында сөйләгәнем аңа бик кызык тоелмады да бугай.

– Барыбер сезнең балачак кызыграк булган, дип үҗәтләнде ул. – Ә сез бәләкәй чакта нинди тәмле әйберләр ашый идегез? Ноутбукны читкә куеп алгы якка чыктым да зур итеп бер телем ипи кистем. Аннан аңа өстәлдә торган ак майны яктым да шуның өстенә әнинең узган елдан калган карлыган кайнатмасын сыладым. Мул итеп. Шул ипине улымның кулына тоттырдым.Аның майны да,кайнатманы да өзелеп яратмаганын яхшы белә идем.

– Нинди крутой бутерброд, әти, – диде минем балачактагы иң тәмле нәрсәне ашап куйгач малай. – Ә тагын берне ясап бирәсеңме?

– Ярар алайса, киләсе атнага кадәр авылда торырсың, – дидем мин, икенче телем ипине кисә-кисә. – Тик телефоныңны да,планшетыңны да алып китәм,әбиеңне кибеткә чипсы белән лимонадка йөртмисең, дидем мин. – Ә йоклавын өйалдында йокларсың. Аннан бәләкәй чалгы белән тыкрыктагы кычытканнарны чабарсың. Малай ризалашты. Әле дә авылда – кайтып аласы инде.Интернетсыз азапланадыр – кызганыч...


Илфак ШИҺАПОВ

--- | 15.08.2015

Печән өсте

$
0
0
18.08.2015 Авыл
Җәй – авыл халкы өчен кызу эш чоры. Ә җәйге эшләрнең иң мөһимнәренең берсе – печән өсте. Хәер, хәзер авыл халкы өчен бу эшнең әлләни авырлыгы юк кебек. Бөтен кешедә машина, чалгытырма тотып, көннәр-атналар буе болыннарда ятасы да, яхшырак печәнлек алу өчен хуҗаларга ялынасы да юк.

Акчаң гына булсын, төргәк-төргәк печәнне өеңә үк китереп бирәләр. Ә менә элек печән өсте мөһим дә, мәшәкатьле дә, күңелле дә вакыйга булган.

Ул заманнарны укучыларыбызның күбесе хәтерлидер, мөгаен. Бу уңайдан без элеккеге хезмәттәшебез Флюра Низамовага чылтыраттык. Ул үз хатирәләре белән бүлеште:

– Элек печән өсте җитте исә, халык өмәләр уздыра иде. Без кечкенә чакта печән әзерләү җәйнең иң мөһим эшләренең берсе иде. Ул заманнарда, элеккеге ЗИЛ машинасы белән исәпләгәндә, ике машина тирәсе әзерли идек. Аның бит сарыгы, бозавы, танасы була дигәндәй. Бөтен кешенең лапас өсләре печән белән шыплап тула, әмма әле аннан соң да күп кеше бакча башына эскерт куя иде. Хәер, күпләп мал асраучылар хәзер дә эскерт куялар.

Элек печән өсте якынлаша башлауга, халык урман каравылчысын майлый-җайлый башлый иде. Ник дигәндә, печәнлекләр аз, ә иң яхшы печән – аланнарда, урман авызларында. Урман хуҗалыгы җиренә керергә ярамый, бала чакта җиләк җыйганда да куркытып, “печәнне таптамагыз” дип, куып чыгаралар иде. Җирләр бүленгәч, халык печәнгә төшә. Җире күбрәк булганнар, гаилә белән барып, казаннар асып, чәйләр кайнатып көннәр буе шунда ята. Шалаш корып, төнгә сакларга да кала әле җитмәсә. Берсендә, мин 6-7 нче классларда идем бугай, энем белән безне төнгә печән сакларга калдырдылар. Урманның куера башлаган урыны, төнгә таба агачлар шаулый башлады, куркыныч, шалаш та юк. Төнге берләр-икеләргә кадәр утырдык, дер калтырыйбыз, куркабыз. Шуннан түзмәдек, кайтыр юлны эзләп киттек. Нәкъ шул вакытта әти белән әни дә, кем инде балаларны төнгә урманда калдыра дип үз-үзләрен эт итеп сүгеп, ат җигеп безне алырга кузгалганнар.
Тагын Әҗәл тавы печәне бик яхшы истә. Аның печәне бик яхшы, сусыл, мул, әмма төшерүләре әҗәл иде инде. Тау исеме дә шуннан чыккан.
Печән өсте авыр булса да, өмә белән эшләү күңелле иде. Хәзер аланнарда, урманнарда печән чабу юк инде. Бөтен җирдә печән, әмма шул байлыкны җыеп алучы юк. Кеше йә сатып ала, йә хәллерәкләр үз җирләрендә үзләре үстерә. Күп кеше күршесенең, туганнарының буш җирләрен били, печәнне шул җирдән җыя. Җәй яхшы килсә, июньдә бер, августта тагын бер чабалар.

* * *
Хәзерге заманда чалгы тотып печән чабу онытылып бара. Әмма шулай булса да, авыл хезмәткәрләре җәй саен печәнгә чыга, кышка терлек азыгы әзерли. Быел, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүматы буенча, Татарстанда терлекләргә 610 мең тонна печән, 2 миллион тоннадан артык сенаж һәм 5 мең тонна яфрак азыгы әзерләнгән. Бу – һәр терлеккә 14 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне чабу һәм силос өчен кукуруз уру белән шөгыльләнәләр.

Әлеге саннарны моннан 20 һәм 10 ел элеккеге мәгълүмат белән чагыштырып карыйсы иттек. Газетабызның 1995 нче елның 20 август санында “Республика терлекчеләре моңарчы күрелмәгән азык запасы туплаганнар (терлек башына 15,8 центнер)” дип язганбыз.
2004 елның 24 июнендә: “Татарстан кышка 920 мең тонна печән, 3500 мең тонна сенаж, 2500 мең тонна силос, 500 мең тоннадан артык тамыразык әзерләп калдырырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, бер баш терлеккә 28-30 центнер азык берәмлеге әзерләргә кирәк” дигән хәбәр басылган.

2005 ел исә бик яңгырлы булган. 19 июльдә чыккан саныбызда “Республикада күпьеллык үлән әзерләү буенча хәлләр мактанырлык түгел. Җәйнең яртысы үтеп китте, ә нибары 395 мең тонна гына печән әзерләнгән. 15 июльгә ботак үләне 10 мең тонна, үлән оны 4,2 мең тонна әзерләнгән, бу ике күрсәткеч тә узган елгыдан шактый ким. Гомумән алганда, республика буенча июль уртасына бер баш терлеккә 11,3 центнер азык әзерләнгән. Ә терлекне кыш буе “кешечә” ашатып асрап чыгу өчен 2,5-3 мәртәбә артыграк азык кирәк” дигән юллар бар.

P.S. Элеккеге газеталарны актарганда, әлеге темага кагылышлы бер кызык хат (Кукмара районы, Мәчкәрә авылыннан Вакыйф Зәйнуллин, 2005 елның 9 августы) килеп чыкты.

“Элек, Брежнев заманында, кибетләрдә бәясе төшкән (уцененный) товарлар тулып ята иде. Бервакыт Киров өлкәсендәге Нократ Аланы шәһәрендә чалгыны 1 тиенгә саттылар. Бишне алдым. Аларны, юмартланып, кешеләргә биреп бетердем. Хәзер үзем иске-москы чалгылар белән чабып маташкан булам. Беркөнне кибеткә кергән идем, чалгы 180 сум тора – теге вакыттан бирле 18000 тапкыр күтәрелгән! Күз алларым караңгыланып китте. Их, мин әйтәм, теге вакытта йөз чалгы алып куйган булсам!”

P.P.S. Интернеттагы бәяләргә караганда, иң арзан чалгыны (сапсыз) 349 сумга алырга мөмкин. Ә җиңел алюминий саплы чалгылар –1500, 2000, 3000 сум тора.


Чулпан ФӘТТАХОВА

--- | 18.08.2015

Бәхетемне чит гаиләдә таптым

$
0
0
18.08.2015 Язмыш
Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләг­әннәрне ишеткәч, дөньяга бөтен­ләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була.

“Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч, шәһәргә китәргә булдым. Авылны, әти-әнине, сөй­гән ярымны ташлап китү миңа бәхет китермәде, – дип сөйли ул узган тормышы турында. – Әхәт абыең карап торышка ыспай гына гәүдәле егет, миннән биш яшькә олырак та әле. Яшьлек юләрлеге булгандыр инде, ике айлап очрашып йөрдек тә өй­ләнешеп куйдык. Никах укыттык, әмма туй булмый калды. Баксаң, Әхәтем гаиләле кеше икән. Хатыны бар, ике кызы үсеп килә. Законлы рәвештә аерылышмаганнар да үзләре. Шулай итеп, мин әлеге йортка икенче хатын булып килеп кердем”.

Әхәт абыйның беренче хатыны авыру була. “Иремнең телә­генә каршы бара алмыйм. Авыргач, мине дә ташлый алмый, шуңа сине алып кайткандыр. Бергә яшик, кире генә китмә”, – ди ул көндәше Наиләгә. Китми Наилә һәм алар кеше ышанмаслык итеп яши дә башлыйлар. “Ходайның рәхмәтедер инде, Әхәт белән уртак балабыз булмады. Мин бар назымны, җылымны иремнең беренче никахтагы балаларына бирдем. Аларны тәрбияләргә булыштым, – ди Наилә апа. – Мин кияүгә чыккач, Мөршидәнең хәле тагын да авыраеп китте. 12 ел буе урын өстендә ятты ул. Без аның белән чын дусларга әйләндек. Әкренләп кызлар үсте. Без аларны бергәләп кияүгә дә бирдек. Тик Мөршидәгә оныклар сөяргә насыйп булмады”.

Ә аннары Әхәт абыйга да инсульт була. Хәле бик авырая. Шул вакытта Наилә апа эшен ташлап, Әхәтен карый. ”Бу дөньяда бер генә тапкыр да үзем өчен яшәмәдем. Хәтта әти-әнием, туганнарым белән аралашмый идем. Әни авырып урынга егылгач та, кайтып килә алмадым. Бары тик вафатын ишеткәч кенә юлга чыктым. Ә әти әнидән соң озак тормады. Шулай итеп, якын кеше­ләрсез калдым, – ди Наилә апа. – Тик үз тормышымнан канә­гать булып яшә­дем. Әхәтем 60 яшен дә тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды. Хәзер зур өемдә берьялгызым утырып калдым. Ярый әле, үстер­гән кызларым килеп хәлемне белә. Оныкларым йөгереп йөри. Кеше балалары белән бәхет таптым”.


Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА

120 | 15.08.2015

Сафаҗайда шәкертләр бәйрәме үтте (ФОТО)

$
0
0
18.08.2015 Дин
Ходайның рәхмәте белән, соңгы елларда Т.Новгород өлкәсенең татар авылларында да дингә зур игътибар бирелә башлады. Билгеле булганча, һәр ел өлкәбезнең татар авыллары мәчетләре каршында балаларга һәм яшүсмерләргә гражданлык, патриотик һәм дини-әхлакый тәрбия бирү максаты белән җәйге дини укулар оештырыла, Мәскәү һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәтләре мөгаллимнәре балаларга ислам дине нигезләре дәресләре бирәләр. Авыл балаларыннан гайре, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан балалар һәм яшүсмерләр дә йөри ул укуларга.

Пильна районы Сафаҗай авылында шушы мөселман җәйләүләренең тәмамлануына багышланып традицион бәйге – “Шәкертләр бәйрәме” елдагыча гөрләп узды. Алты ел элек, аралашу, дуслыкны, бердәмлекне арттыру, туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен көчәйтү, әдәпле-тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау, мөселман рухында тәрбияләүнең яңа үрнәкләрен табу максаты белән беренче тапкыр оештырылган әлеге бәйрәм елдан-ел киңрәк колач җәя, катнашучылар саны арта, программасы да байрак, кызыклырак була бара.
Быелгысы, гадәттәгечә, Сафаҗай урта мәктәбенең спорт мәйданында елдагыча күңелле, мавыктыргыч һәм югары оешканлык белән узды. Мәйданда чатырлар куелып, тирә-як дини эчтәлекле шигырьләр язылган баннерлар белән бизәлгән иде. Урта бер җирдә матур итеп сәхнә корылган. Шунда ук балалар өчен бушлай аттракционнар, төрле күңел ачу чаралары эшләде. Дини эчтәлекле китаплар, дисклар, мөселман атрибутикасы белән сату итүче нокталар байтак иде. Төрле яклардан килгән сәүдәгәрләр барча кунакларны чәй, кызган ит һәм башка татар ашлары белән сыйладылар.

Бәйрәм программасы киң һәм бай булды. Аны тантаналы ачуда Мәскәү имамы, Сафаҗай егете Илдар хәзрәт Аляутдинов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов, Сафаҗай авылы хакимияте башлыгы Фәрит Каюмов, мәктәп директоры Рамил Мусин, Түбән Новгород имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Хәсәнов катнаштылар. Соңлап кына булса да, сәхнәгә менеп сәламләү һәм тәбрик сүзе җиткергән Фин татарлары делегациясе бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрә төште. Илдар хәзрәт төрле яклардан килгән кунакларга, аларны бәйгегә әзерләргән мөгаллимнәргә олы рәхмәтләрен белдерде.

“Бер генә эшне дә ярдәмчеләрең булмаса башкарып булмый. Елдагыча, бәйрәмне әзерләүдә байтак кеше катнашты, һәрберсе үз эшен төгәл башкарды. Беренче чиратта авыл хакимиятенә олы рәхмәт. Икенчедән, мәктәп дирекциясенә, алар бәйрәм уздырырга спорт мәйданы бирде. Шулай ук безнең партнерларыбыз һәм ярдәмчеләребез – Мәскәүнең тарихи мәчете, ислам институты, Ринат хәзрәт Аляутдинов житәкчелегендәге imedrese дистанцион дини белем бирү порталы, өлкә мөселманнары диния нәзарәте, Сафаҗайның иҗтимагый советы, яшьләр хәрәкәте, авыл мәчетләре. Мәскәүдән килгән “Шейх Палас” рестораннар челтәре остасы һәр-кемне мөселманча әзерләнгән төшке аш белән сыйлар. Kazan Club Media видеостудиясе бәйрәм барышын төшерә барачак. Елдагыча, балалар өчен бушлай аттракционнар эшләр, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләдек. Гомумән, бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмас бүген”, - дип сөйләде “Шәкертләр бәйрәме”нә нигез салучы һәм оештыручыларның берсе Илдар хәзрәт Аляутдинов.

Һәр яхшы эш, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлана. Бу юлы да Ринат хәзрәт Аляутдинов Коръән укып, бәйрәмне башлап җибәрде. Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән көн дә бәйрәмгә хас килде, ул матур, кояшлы, җылы булды. Бәйгегә старт бирелде, ярышлар башланды.

Бәйгедә Петрякс, Сафаҗай, Шөбиле, Карга, Анды, Рбишча, Яндавишча, Мочали, Пашат, Суыксу авылларыннан, Татарстанның Буа шәһәреннән һәм Чувашиянең Тукай авылыннан килгән йөзләгән шәкерт катнашты.

Жюри составында, гәдәттәгечә, бер командага да кагылмаган, яктан килгән дин әһелләре утырды. Бу, оештыручылар билгеләвенчә, хәрәмләү булмасын, барысы да шәригатебез кушканча булсын, дип эшләнде.

Бәйрәмгә килгәндә, ул өч өлештән торды. Беренче номинациядә 7-12 яшьлек балалардан торган 12 команда катнашты.

Беренче сәламләү этабында һәр команда үзе белән таныштырды, девизын әйтте. Кайберләре мө-селман культурасы кысаларында мөнәҗәтләр яисә шигырьләр баш-карды, тормыштан берәр күренеш сәхнәләштерде. Билгеле, жюри тарафыннан һәр команданың тышкы кыяфәтенә – ислам культурасына туры килгән өс киемнәренә дә өстенлек бирелде.

Коръәнне белү һәм намаз уку этабында командаларның әлеге Изге китапның аерым сүрәләрен белүләре, аларны дөрес итеп башкарулары таләп ителде.

Фикхны (Культ поклонения) һәм Акыдны (Вероучение) белү этапларында командалар тәһарәт алу, намаз уку һәм башка дини темаларга багышланган викториналарда белемнәрен тикшерделәр.

Катнашучыларның биремнәре шоба (жребий) буенча, команда сәхнәгә чыккач кына билгеләнде, димәк, хәрәмләү булмады. Викторина сораулары команданың төрле катнашучысына туры килде.

Бу номинациядә беренче бу-лып сәхнәгә “Свет ислама” дип исемләнгән Петрякс авылы командасы чыкты. Беренчеләргә һәрвакыт авыр була, билгеле, тик Петрякс шәкертләре үзләрен сәхнәдә иркен тотты. Калган командаларның да әзерлеге җитди иде. Тирә-якны яңгыратып һәр командадан берәр катнашучы азан әйтте, Коръән аятьләрен укыды. Нәтиҗәдә, беренче урынны 99 балл җыеп, викторина сорауларына төгәл иттереп җаваплар кайтарган Сафаҗай командасы яулады. Командадагы һәр балага да смартфоннар тапшырылды. Икенче урынны Карга авылыннан килгән “Ислам баганалары” командасы яулады. Сәламләү этабында алар үз-үзләрен исемләп таныштырдылар һәм һәрбересе үз исеменә дини аңлатма бирә барды. Бу команда шәкертләре электрон китаплар белән бүләкләнде. Өченче урынга лаек дип табылган Пашатның “Пашат кояшлары” командасы жесткий дисклар белән бүләкләнде. Шушы команда вәкиле Абдулкәрим Геюшов тамашачы симпатиясе бүләгенә ия булды, аңа кыйммәтле велосипед тапшырылды. Оештыручылар билгеләвенчә, призлы урынга бары тик бер балл җитешмәгән, милли костюмнан булган бердәнбер Анды командасы дүртенче урынны яулап, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Бу команда шәкертләре imedrese дини порталында бушлай белем алачаклар. Башка командалар да бик тырышты. Бер генә катнашучы да истәлекле бүләксез калмады, ә гомуми алганда, һәр команда оештыручылар исеменнән принтерлар белән бүләкләнде.

Бераз аралашып, ял итеп, тамак туйдырып, намаз укыганнан соң, сәхнә тирәсе кабат халык белән тула башлады. Бәйгенең икенче өлеше – 13 яшьтән алып 16 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында дини ярыш башланды. Биредә җиде команда: Рбишча, Сафаҗай, Мочали, Буа, Пашат, Суыксу һәм Петрякс яшүсмерләреннән торган командалар ярышты. Әлеге номинацияней кагыйдәләре бераз башкарак иде, викторина сораулары да, жюри таләпләре дә катлаулырак булды. Шуңа да карамастан, һәр команда үзен сәхнәдә иркен тотты, җавапларны да һәммәсе тулы һәм төгәл иттереп кайтарды. Дини темага өйгә эшне һәр команда бик тә тырышып әзерләгән иде. Кайберләре үз чыгышларында ата-аналарны, олыларны ихтирам итүнең кирәклеген, намаз укуның файдасын, гыйбрәт өчен фәләннең гайбәт сатуын, кеше тикшерүен сәхнәләштерергә тырыштылар, боларның тискәре һәм уңай якларына аңлатма бирделәр. Нәтиҗәдә, икенче номинациядә яхшыларның яхшысы итеп Петрякс командасы табылды, алар 114 балл җыеп һәм көндәшләренә мөмкинлек калдырмыйча җиңү яуладылар. Бу көнне алар өчен җан атарга килгән якыннары, авылдашлары, авыл хакимияте вәкилләренең дә көч биреп торулары мөһим булгандыр.

Тәнәфес вакытында яшь талантлар конкурсы оештырылды. Теләгән кеше сәхнәгә менеп азан әйтте, Коръән аятьләрен яттан сөйләде. Әлбәттә, аларның да һәркайсы истәлекле бүләкләргә ия булды.

Быел гына оештырылган “Иң яхшы вәгазь” номинациясендә һәр авылдан 13-17 яшендәге бер кеше катнаша алды. Жюри вәгазьнең эчтәлегенә һәм сөйләм техникасына карап нәтиҗә ясады. Петрякс, Мочали, Рбишча, Пашат, Буа, Анды, Суыксу, Сафаҗай, Яндавишча, Ту-кай авыллары вәкилләре арасында беренче урынга берсүзсез сафаҗайлы Ислам Османов лаек дип табылды, халык бердәмлелегенә басым ясаган вәгазе кемне дә битараф калдырмады. Икенче урынны рбишчалы Ләйсән Мөхетдинова, өченчене тукайлы Алмаз Шакиров алды. Зирәклек турында сөйләгән вәгазе белән андылы Исмаил Каюмов та бүләккә ия булды.

Башка еллардан аермалы буларак, быел программага милли көрәш, татар халык уеннары, футбол ярышлары да кертелгән иде.
Бу көнне бил алышырга келәмгә Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь, Татарстан, Чувашия, Мәскәүдән килгән алты дистә егет чыкты. Биш үлчәү категориясендә көрәш бик кызу барды, хөкемдарлар тарафыннан хәрәмләү булмады.

35 килограммга кадәр авырлыкта беренче, икенче урыннарны Рбишча малайлары Ваиз Хакимов белән Азат Хамидуллин яуладылар. Ильяс Арифуллин (Сергач районы) бу үлчәмдә өченче булды. 45 кг. кадәр авырлыкта сафаҗайлыларга тиңнәр булмады, өч призлы урын да аларныкы иде. Беренчедә – Рафаэль Атауллин, икенчедә – Салават Насретдинов, өченчедә – Рушан Хайретдинов. 55 кг. хәтле үлчәмдә да сафаҗайлылар бирешмәде һәм беренче, икенче урыннарны Азым Алимов белән Ришат Сәбитов алдылар, өченчедә суыксулы Илназ Сәбитов булды. 65 кг. кадәр авырлыкта призлы урыннарны кабат хуҗалар яулады. Илдар Аюпов беренче, Рушан Вильданов икенче, күрше Петрякс авылыннан булган Илһам Закиров өченче булдылар. Абсолют батыр исеменә бу көнне сафаҗайлы Хадис Камалетдинов лаек булды. Икенче урында Сергей Андреев (Петрякс), өченчедә Дамир Юсипов (Кочко-Пожар) булдылар.

Чүлмәк вату, капчык киеп узышу, канат тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчыклар белән сугышу һәм башка милли халык уеннарында катнашучы балаларның саны бихисап булса да, бер генә бала да оештыручылар тарафыннан бүләксез калмады.
Төштән соң футбол кырында Сафаҗай ветераннары командасына каршы мәктәп укучылары һәм Мәскәү яшьләре командасы ярышты. Ни генә итсәң дә, һәр эштә осталык һәм тәҗрибә таләп ителә. Ә бу сыйфатлар Сафаҗай ветераннарында күбрәк булды, шуңа да бу ярышта да алар энергияләре ташып торган яшь егетләргә бирешмәде һәм беренчелекне яулады. Икенче урында Мәскәү яшьләре, өченчедә мәктәп укучылары булды. Һәр команда грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Бәйрәмне оештыруда үз өлешен кертүчеләр дә онытылып калмады бу көнне, авылларда дини укулар алып барган мөгаллимнәрне, спонсорларны сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Кичке сәгать җиделәрдә, барча сафаҗайлыларны, тирә-як авыл халкын мәйданга җыеп, Мәскәүдән килгән Kazan World заманча музыка төркеме матур концерт бирде.

Тулаем алганда, мөселман шәкертләре бәйрәме матур, үзенчәлекле булды һәм зур оешканлык белән узды. Иртәдән алып кичкә кадәр яңгыраган дини вәгазьләр, тәмле ризыклар, күңелле аттракционнар, спорт ярышлары, матур концерт һәм башкалары авылны гөрләтте. Сәхнәгә чыккан ак яулыклы, озын итәкле күлмәк кигән кызлардан, түбәтәйле малайлардан, йөзләрендә иман нуры балкып торган яшүсмерләрдән чынбарлыкта күз алмаслык иде.

Балалар, яшьләр, өлкән яшьтәгеләр дә сокланып тамаша кылды, рәхәтләнеп ял итте. Бу көнне Сафаҗайда Ислам рухы тантана итте.Ә тамашачының бу хакта үз фикере.

Дамир хәзрәт КАЮМОВ, Карга авылы имамы:

- Шәкертләребезне шулай шат-ландырганнары өчен бәйгене оештыручыларга, аеруча Илдар һәм Ринат Аляутдиновларга зур рәхмәт. Әлһәмдү Лилләһ, авылларыбызда мәчетләребез гөрли, сабый балаларыбыз дини гыйлем ала, динебезне өйрәнә, кызыксына, әлбәттә, зур сөенеч бу. Ислам динен аңламыйча, шәригать буенча яшәмичә җәннәткә керү бик авыр булачак.

Быелгысы елны да минем шәкертләрем сынатмады, икенче урын яулады. Шәхсән миңа Сафаҗай, Пашат һәм Рбишча командаларының чыгышы ошады. Һәрбер авылның мөгаллимнәренә Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп әйләсен иде, озак еллар шушы дини юлда хезмәт итәргә язсын. Илебезгә, авылларыбызга, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәятен биреп, хәерле тормышлар насып әйләсен.

Ринат хәзрәт ЯКУПОВ, Анды шәкертләре мөгаллиме:

- Мин үзем Мәскәү өлкәсе Яхрома шәһәреннән. Чыгышым белән Анды авылыннан булганга күрә, инде ничә дистә еллар туган авылым мәчетендә тормыш иптәшем Гүзәлия белән дини укуларны алып барабыз. Шәкертләребез акыллы, тыйнак, Ходайга шөкер.
Әлбәттә, шушындый бәйгеләр оештыру, яшьләрне бергә җыю, миңа калса, югары әһәмияткә ия булган бик кирәкле эш. Һәм моның өчен бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки алар әдәпле-тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны мөселман рухында тәрбияләү өчен тырышалар. Ә бүген бу бик мөһим нәрсә.

Һәр команданың чыгышын югары рухлану белән күзәтеп утыручы алмайга игътибар бирми булдыралмадым. Ул да булса сафаҗайлы София АЛЛЯМОВА икән.

- Шактый яшь булуларына карамастан, шәкертләрнең шундый моңлы итеп азан әйтүләреннән күңелем тула, җаным дәртләнә, күз яшьләремне тыялмыйм. Үзем дә намаз карты, Ходайга шөкер, Мәскәүдән ялга кайткан оныгым Алсу да җәй буе дини укуларга йөреп бүгенге бәйгедә катнашты. Мин аның белән горурланам.

Авыл җирендә шушындый чаралар уздырылу бик кирәкле дип саныйм, чөнки дин кемне дә начарлыкка өйрәтми.

Татарстан республикасының Буа шәһәреннән килгән команда кызлары Ләйсән Зарипова, Зилә Садекова, Айзилә Ахмадуллова һәм Мөслимә Хәсәнованың да хис-тойгылары белән уртаклаштык.

- “Шәкертләр бәйрәме”ндә кат-нашуыбыз беренче тапкыр. Моңа кадәр бу якларга бер тапкыр килгән идек инде - Сафаҗай авылында узган “Яхшыларның яхшысы” бәйгесендә катнаштык. Шушындый чараларны оештыручыларга, аларда катнашырга безгә дә мөмкинлек бирүчеләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Конкурска килгәндә, анардан без әйтеп бетермәслек ләззәт алдык. Аны оештыру һәм алып бару югары дәрәҗәдә. Һәр команда бәйгегә бик җитди әзерләнгән, шуңа да балаларның белемле, динле булулары сөендерде. Ә аеруча Сафаҗай командасының чыгышы күңелебезгә килде, шуңадыр жюри аларга беренче урынны биргәч бик шатландык. Ходайның рәхмәте белән киләсе ел конкурсларында да катнашырга язсын, - диләр кызлар.
Шулай булсын иде.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4


Румия ХАМЗИНА

--- | 18.08.2015

Айсылу Лерон белән Эдуард Үтәгәновны Мәскәү туе гаҗәпләндергән (ФОТО)

$
0
0
19.08.2015 Шоу-бизнес
“Татар радиосы” ди-джее, “Казан” телеканалы алып баручысы Айсылу Лерон танылган шоу-мен Эдуард Үтәгәнов белән бергә Мәскәүгә барып кайткан.

Сәфәр дә бик күңелле үткән: “Безнең өчен бик шәп купелар алынган иде, андый шартларга хәйран калдык: телевизоры да эшләп тора, газет-журналлар да бар, һәрберебезгә минераль су, миллионар белән баручылар өчен аерым-аерым сейфлар, телефоннар өчен аерым розеткалар бар, безне хәтта кичке аш белән дә сыйладылар”, - дип дәвам итте Айсылу. 

Аның сүзләренә караганда, туй бик купшы, шоу-тамашалар өчен махсус җиһазландырылган “Парадайз” исемле ресторанда узган. “Шактый зур гына командабыз өчен өстәл корып куелган иде, мәҗлес дәвамында аннан ризык өзелмәде, моның хәтле әле бер туйда да сыйлаганнары юк иде!” – диде ул. 

Бу ресторанда еш кына әрмәннәр мәҗлес оештыра икән. Гадәттә, туйга ике якның акчасы китә, шуңа күрә туй вакытында акча җыйганда ике тартма куела, аларга “кәләш” һәм “кияү” дип язылган. Һәр яктан килгән кунаклар акчаны үз ягына сала, аннары кәләшкә җыелган акча аның әти-әнисенә, ә кияүнеке үзенең әти-әнисенә тапшырыла. “Без исә татар туенда булдык, монда бөтен бүләкне туй башланганчы биреп бетерделәр”, - диде Айсылу.

– Туйда танылган җырчылар, саксофонист чыгыш ясады, кәләш үзе дә ике җырын башкарып һәммәсен дә таң калдырды. Кунакларның күбесе үзебезнең Татарстаннан булгач, эшләве бермә-бер җиңелрәк булды. Ә инде иң рәхәте – икенче көнне яшьләрнең шалтыратып рәхмәт әйтүләре. Хәер, бу очракта мин шәхсән яшьләрнең үзләренә рәхмәтле. Шундый эмоцияләр бүләк иткән бу туй күңелле бер маҗара булып истә калачак!” - дип тәмамлады сүзен Айсылу.


---

--- | 18.08.2015

"Татмедиа"каршындагы сквер нинди булачак (ФОТО)

$
0
0
19.08.2015 Җәмгыять
2015 елда Казанда төзекләндерелә башланган паркларның күбесе инде август ахырында ачылачак. Тулысынча түгел, әлбәттә, беренче чираты гына. «Крылья Советов» паркы һәм «Яшьләр» скверы – шундыйлардан.

«Крылья Советов» паркы – Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең яраткан ял итү урыны. 1939 елда ачылган рекреация зонасы Соцгород белән завод ишегаллары арасында яшел коридор булып торган.

Тарихка күз салсак, Бөек Ватан сугышына кадәр монда парашюттан сикерер өчен 40 метр биеклектәге каланча булган. Хоккей тартмасы буш тормаган, грек-рим көрәше, айкидо белән шөгыльләнгәннәр. Хәтта төрле спорт ярышлары уздырганнар. Бу вәзгыять сугыштан соң да дәвам иткән. Футболчы, диск ыргытучы, йөзүче, штангачы, баскетболчы, ишкәкле кыз – бу скульптуралар паркка килүче кунакларны керү капкасында сәламли иде. Парктагы аттракционнарда атынырга хәтта шәһәрнең башка почмакларыннан да күпләп килгәннәр. Тик, ни кызганыч, 2000 еллар ахырына парк искерә. Спортчыларның скульптуралары да, юллар да начар дәрәҗәгә җитә.

Паркта – Совет чоры рухы

«Крылья Советов» паркын төзекләндереп аның мәһабәтлеген кире кайтарырга җыеналар. Нәтиҗәдә, керү ишеген яңарырга, юллар җәеләргә, агач-куаклар утыртылырга, шулай итеп паркны 20 гасырның 30 елларына “кайтарырга” тиешләр.

Казан паркларындагы балалар мәйданчыклары парклар тематикасына бәйле рәвештә үзгәрә. Татарстан башкаласының “Континент”, Химиклар мәдәният каршындагы паркларда да мондый тәҗрибә кулланыла. Шул сәбәпле, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсеннән ерак урнашмаган «Крылья Советов» паркы да бу темадан ерак китмәгән.

Спорт мәйданчыгы исә үз эченә футбол һәм волейбол уйнап булырлык территорияне ала. Йөгерү юлы эчендә тренажерлар урнашачак. Балалар кафесы, туалет, wi-fi – боларның барысы да планлаштырыла. Парк территориясендә велосипедчылар белән беррәттән скейтбордчылар өчен дә махсус юл барлыкка киләчәк. Дүрт аяклы дуслар белән һава сулар өчен махсус зона да булдырылачак.

Әйтергә кирәк: паркны 30 августта ачарга планлаштыралар. Казанның яңа утлы-музыкаль фонтаны да нәкъ менә шушында булачак. Паркны төзекләндерүнең икенче чираты 2016 елның язында дәвам итәчәк.

Оештыручылар белдергәнчә, төзекләндерелүдән соң парк Совет эпохасының парк архитектурасы мирасы булачак. Моның өчен төп ишекне, төп аллея, үзәк мәйданчыкны ничек бар шулай саклаячаклар. “Крылья Советов”та Совет рухы сизелсен өчен, элеккеге кече архитектура формаларын кабаттан торгызалар. Проектчылар фикеренчә, чуеннан чүкеп ясалган парк диваннары фонарь һәм чүп савытлары белән гармониядә булачак.

Паркны яңартуның беренче чиратында Ленин мәдәният сарае каршында таш җәеләчәк. Проектлаучыларда да Совет рухы истән чыгарылмаган: элек монда түшәлгән 1,6х1,6 плитәләрне өр-яңадан җитештерәчәкләр. Монда, исә импорттан баш тартып, үзебездә эшләнгән товарны кулланалар. Ник дигәндә, плитәләрне Казанның 3 нчеТимер-бетон эшләнмәләре заводы җитештерә.

Башка парклардан аермалы буларак, “Крылья Советов”ның, русча әйткәндә, “фирменный стиле” барлыкка килә. Аның логотибына паркның керү капкасы рәсеме төшерелгән. Мондый үзенчәлекле рәсем плакат, белдерү, күрсәткечләр, урамдагы кафеларның менюсында, парк коймаларында декор буларак кулланылачак. Совет чоры рухын саклау максатыннан, плакат-белдерүләргә 20 гасырның үзенчәлекле иллюстрацияләре дә өстәләчәк.

“Яшьләр” скверы – яшьләрчә

Казанның “Кырлай” паркы янында урнашкан “Яшьләр” скверының торышы, мөгаен, күп кешене борчыйдыр. Инде ничәмә-ничә еллар дәвамында ташландык хәлдә булган бу урынга, үтеп киткәндә, игътибар итмичә калмый булмый иде. Ниһаять, бу сквер да төзекләндерелә.

Татарстан башкаласының башка паркларындагы кебек, монда казанлылар белән очрашулар булмый. Бу аңлашыла да: беренчедән, бу тирәдә күбесенчә офислар, эшлекле үзәкләр урнашкан. Аннан соң Яшьләр үзәге каршындагы сквер, юл өстендә урнашу сәбәпле, төп басым җәяүлеләр юллары челтәрен булдыруга ясала. Балалар мәйданчыклары каралмаган.

Бүгенгә исә скверның ландшафты эшләнелгән, таучыклар ясалган, юллар салынган. Юл түшәмәләрен салу да башкарыла. Төп эшләрне исә август ахырына тәмамларга ниятлиләр. Ләкин үсемлекләр, шул исәптән, агач һәм куаклар соңрак утыртылачак. Бу исә һава торышы шартларына бәйле. Моның турында “Intertat.ru” хәбәрчесенә Наталия Фишман ярдәмчесе Лилия Гыйззәтова белдерде.

Төзекләндереләчәк сквер территориясе ике төп зонага бүленә. Аның үзәк өлеше күргәзмә-павильон киңлеге булса, икенчесе – чәчәкләр зонасы. Үзәк өлешкә килгәндә, ул ирекле рәвештә эшләнәчәк.

Павильон киләсе елга пәйда булачак. Әлеге урын үзенә күп функцияләр алачак. Монда чәчәкләр, ландшафт дизайны, заманча сәнгать һәм архитектура буенча китаплар алып, кофе эчеп булачак. Юлга якын урнашканлыктан ул машиналар тавышын киметүгә дә булышачак. Бу скверда җитәрлек санда эскәмияләр урнаштырылыр, чүп савытлары, фонарьларның үзебездә җитештерелгәннәре куелыр, дип планлаштыралар.

Сквердагы үсемлекләрне дә замана таләпләренә туры китереп сайлаганнар. Чәчәкләр түтәлен сезонына ике тапкыр гына утарга туры киләчәк икән. Күпьеллык үсемлекләр булганга күрә, алар елдан-ел куерак булып үсә. Куакларны исә елына ике мәртәбә кисәргә туыр киләчәк. Агачлар утыртылганнан соң, беренче өч елда даими рәвештә су сибү кирәк.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: “Яшьләр” скверы Казанның беренче иҗтимагый киңлеге булачак. Нью-Йорктагы High Line сыман, шәһәрлеләрдә ландшафт архитектурасы, урбанистикага кызыксыну уятачак. Скверның концепциясе бюджетның чикле булуына карамастан, якты иҗтимагый киңлек тудыру максатыннан барлыкка килгән.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары

--- | 19.08.2015

Бауман урамында ниләр бар? (ФОТО)

$
0
0
19.08.2015 Җәмгыять
Бауман урамына күптән барган юк иде. Беркөнне кызым белән элеккеге Матбугат йорты бинасында ачылган яңа китап кибетен карап чыгарга ниятләдек. Хәзер ул бинада “Ногай” кунакханәсе. 1937 нче елда төзелеп, барлык газета-журналларны, типографияне үзенә сыйдырган әлеге бинаны реставрацияләү 1,2 миллиард сумга төшкән.

“Ногай” хуҗасы реставрациягә тотылган акча 14 ел эчендә кире кайтачак дип исәпли. Шушы тарихи бинада татар китаплары өчен дә кечкенә генә бүлмәдән өлеш чыгарылган. “Әле ачылганга ике атна тирәсе генә. Биредә китапларга урын азрак инде анысы, әмма кеше шактый керә”, – диде сатучы кыз.

“Ногай”ның 4 нче катындагы холлда Муса Җәлил почмагы ясалган. Почмак дигәне өстәл, шкаф һәм берничә портреттан тора. 5 нче катта исә “Тукай” исемендәге конференцияләр залы бар, әмма без кергәндә анысы бикле иде. Һәр катның холлары язучыларның портретлары һәм картиналар белән бизәлгән. Чемпионат вакыты булганга, кунакханәгә тукталучылар шактый икән.

* * *
Бауман урамы кыргый һәм йорт хайваннары урамына әйләнеп бетә язган. Мәсәлән, бер урында кечкенә генә зоопочмак (аны фермапарк “Хуторок” дип атаганнар) ачылган. “Хуторок”ның “капка” төбендә әлсерәп беткән әтәч тартма өстендә “богауда” утыра, янәшәдә, кечкенә генә читлек эчендә, йолкыш дуңгыз баласы ята (1 нче фото). Болар халыкны “чакырып” торырга, ишек алдына кереп тавис, ишәк, каз-үрдәк, кәҗә, тиен, пони, шиншилла (көньяк Американың төньягында яшәүче, тышкы кыяфәте белән тычканны хәтерләтүче кыйммәтле мехлы кимерүче. – Ч.Ф.) һәм хәтта төньяк боланын карарга өндәргә тиештер инде. Керү бәясе олыларга – 150, балаларга – 50 сум. “Бу эсседә төньяк боланыгыз ничек түзә соң?” – дип кызыксынган идек. “Җәнлекләребез бик әйбәт шартларда яши, һәрберсенең иркен, уңайлы вольерлары бар”, – диде билет сатучы кыз. Билет сатучы кызны каравыллап торучы ир исә, артыгын сорый күрмәсеннәр тагын дигән кыяфәт белән, утырган урыныннан торып, якынрак килеп басты. Казан уртасындагы иске ишек алдында киң-иркен вольерлык урын каян табылгандыр, анысы нәмәгълүм. Зоопаркка кермәдек, чөнки әтәч белән дуңгыз баласын кызганудан күзгә яшьләр килде. Көне буе кечкенә генә читлектә реклама булып утырып кара әле син, җитмәсә узып баручы һәрбер бала тотып, тарткалап, сыйпап карарга маташа.
Зоопочмак хуҗалары теләгән кешеләргә арендага велосипед бирү белән дә шөгыльләнә. Велосипедны 1 сәгатькә алып торасың икән – 100 сум түлисең. Ә инде 500 сум түләсәң, тәүлек буе җилдерергә мөмкин.

Зоопочмак янәшәсендә үк диярлек ике ир 3 метрлы буар елан һәм шиншилла белән фотога төшәргә тәкъдим итә. Үз аппаратыңа үзең төшерсәң, бәясе – 100 сум. Ирләрнең берсе килгән кешеләрнең муенына елан ураган арада, икенчесе сөйләп торды: “Бу – табигатьтә бик сирәк очрый торган альбинос буар елан. Күп ашамый, аена ике мәртәбә тере кролик ашатабыз да, шул җитә. Урамдагы тавышка, туктаусыз йөреп торган кешеләргә исе китми аның, чөнки еланнар ишетмиләр диярлек, җитмәсә альбиносларның күзе дә начар күрә...” Без авыз ачып карап торган арада узып баручылар буар еланны җилкәләренә куеп, муеннарына урап, кочаклап, туктаусыз фотога төштеләр.
Тагын бераз гына атлауга, вак ташбакалар белән мыжлап торган өстәлгә тап булдык. Берсе-берсе 250-шәр сум. Шунда ук кечкенә генә аквариумнар сатыла. Ташбакалар суда да, корыда да яши алалар икән. Ашарга әзерләп мәшәкатьләнәсе түгел, аквариумга ябасың да, көнгә бер тапкыр коры азык (анысы 50 сум) сибәсең. Узып баручылар ташбакалар куелган өстәл янына туктасалар да, сатып алучылар бик күренмәде. Ә менә тоткалап-төрткәләп караучылар, ахылдаучылар һәм чирканып чиелдаучылар күп иде.

Бераз атлагач, ябалаклар тоткан ике кызыйга тап булдык. Кызганыч бу кошлар. Көннәр буе аяусыз кояш нурлары астында утырырга мәҗбүрләр, нәтиҗәдә, күзләре бөтенләй күрми диярлек. Әмма акчаны яхшы “эшлиләр”, ник дигәндә, Гарри Поттер укып үскән бала-чага ябалак тотып фотога төшәргә атлыгып тора.

Җилкәсенә маймыл утырткан ир сөйләшергә теләмәде. Маймылына 2 яшь икәнен генә әйтте дә, фотога төшәргә җыенмавыбызны аңлагач, читкә китеп барды.

* * *
Бауман урамы – зур бер сәхнә. Кемнәр генә юк монда. Әйтик, моннан 20 еллап элек Перу индеецлары төркеме (2 нче фото) бик гаҗәп, үзенчәлекле күренеш кебек тоела иде. Ул чагында алар 2-3 кенә кеше иде бугай. Ә хәзер елдан-ел “үрчиләр”. Бауманда гына да иртәннән төнгә кадәр 3 төркем бер ялсыз диярлек гел уйнап-җырлап тора. Тагын бер төркемнәренең Камал театры каршындагы мәйданда даими урыннары бар. Халыкка ошый – алар каршында һәрвакыт кеше күп була.

Төштән соң Макдональдс тирәләрендә контрабаслы кыз белән скрипкачы малай пәйда була. Бераз арырак берничә егет, үз музыкалары астында, үзләре үк алып килеп куйган турникта осталыкларын күрсәтәләр. Шул тирәдә зур трансформерлар (3 нче фото) йөри. Балаларга кул болгыйлар, теләүчеләр белән фотога төшәләр, кыскасы, халыкны җәлеп итү белән шөгыльләнәләр. Метрога таба якынлашуга гармунчы абзый татар көйләре сиптерә. Тагын да арырак бер агай флейтада 90 еллардагы популяр татар көйләрен уйный.

* * *
Бауманда музейларның ниндие генә юк. Һәрберсенең каршында диярлек реклама кәгазьләре таратып, керергә чакырып, үсмерләр басып тора. Керү бәяләре барысының да бер чама – 100-300 сум тирәсе. Ә кергәч экспонатлар янында фотога төшү аерым бәя, экскурсовод кирәк булса, тагын түлисе.

Легендалар һәм әкиятләр музее дигәненең ишек төбенә калканлы һәм сөңгеле сын (4 нче фото) бастырып куйганнар. Шул сынга кызыгып, әлеге музейга кереп чыгарга булдык. Болар быел февральдә генә ачылганнар икән. Биредә Казан тарихына кагылышлы миф персонажлары, татар әкиятләре геройлары, төрле кыяфәттәге песи сыннары һәм Кыш бабай бүлмәсе бар. Бизәлгән Яңа ел чыршысы янында Кыш бабайга хат язып, махсус почта тартмасына салырга да мөмкин. Музей хуҗасының әйтүенә караганда, декабрь җиткәч, Кыш бабай барлык хатларга да җавап язачак икән. Билет бәясе – 16 яшькә кадәр балаларга – 100, олыларга – 200 сум. Экскурсия хакы – 400 сум. “Татарча экскурсия уздырасызмы?” – дип сораган идек, хуҗа кеше бераз уйланып торганнан соң: “Иртәгә шушы вакытта килегез, татар экскурсоводы булыр”, – дип вәгъдә итте.

Әлеге музей урнашкан йорт узган гасыр башында салынган. Агач идәннәр, бормалы баскычлар, бүлмәләр бүленеше – барысы да шул замандагыча калган.

* * *
Йөри торгач, ашыйсы һәм эчәсе килә башлады. Чәй йортына киттек. Токмачлы шулпа ашап, кыстыбый, чәк-чәк белән чәй эчәргә иде исәп. Әмма анда безне ашатмадылар. Ник дигәндә, янчыкларыбызда бер тиен акча да юк, бары банк картасы гына бар. Ә Чәй йорты кассаларына картадан түли торган җайланма куелмаган икән. Шуңа шулпа, өлеш, чәк-чәкләргә читтән генә кызыгып, капкалап алырлык башка урын эзләргә туры килде. Ни гаҗәп: шәһәрнең үзәк урамында, туристлар иң күп йөри торган урында урнашкан кафеларның шактыенда карта белән түләп булмый икән. Йөри торгач, карта белән эш итә торган төрек кафесы табылды. Пылау, шашлык һәм чәй алдык. Пылауны тиз китерделәр, әмма ул суда пешкән дөге боткасы булып чыкты. “Кайда соң моның ите?” – дигән сорауга, менюга төртеп күрсәтеп: “Итсез икәне язылган бит!” – диделәр. Әйе, пылау дигән сүз астына вак кына итеп нидер язылган иде шул. Әмма кем уйлаган инде итсез пылау була дип? Бераздан шашлык килде. Анысының ите пешеп җитмәгән булып чыкты. Кире тапшырдык. Официант килеп, хәзер кыздырып бетерәбез дип гафу үтенде һәм бушка бер стакан лимонад бирде. Төрек кафесы дигәннән, шул ук Бауманның икенче башындагы төрек кафесында өч стакан чәй өчен 800 сум тирәсе акча каера яздылар – имеш, башка кешенең түләү кәгазе белән бутаганнар, 500 сумны бирергә онытканнар. Кыскасы, акчаңны һәрвакыт санап алырга кирәк.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4


Чулпан ФӘТТАХОВА

--- | 19.08.2015

Рамил Шараповның кызы туган

$
0
0
19.08.2015 Шоу-бизнес
7 август көнне 12 тулып 20 минут киткәч, икенче тапкыр әти булдым. Кызым туды! Сабый 3200 гр авырлыкта, буе 53 см. Улым Раян 3150 гр гына иде, кыз булса да, абыйсын уздырган.

Фатирыбызга «Мәрҗани» мәчетеннән Рамил хәзрәтне чакыртып, исем куштырып, Коръән дә укытып алдык. Улыбызга исемне мин сайлаган идем. Кызыбызга әнисе куша дип сөйләштек. Ул Линара исеменә тукталган.

Кемгә охшаганын әлегә төгәл генә әйтеп булмый. Малайның туганда ук «фирменный» колагы белән кашы минеке иде.

Бала туган көнне Уфада туй алып бардым. Көне буе хатыным белән сөйләшеп тордык. Авырый башлагач, бала тудыру йортына барган, шунда алып та калганнар үзен. Земфирага төп ярдәмче акушер Гүзәл Фәсхиева булды. Ул безнең авылдаш, зур рәхмәт аңа. Уфадан Казанга поезд йөрми икән, нәни кызчыгымны күрергә такси белән кайтырга туры килде.

Икенче бала тугач, җаваплылык хисе тагын да артты. Үземне акыллырак итеп хис итәсе килә (көлә). Әле ике белән генә тукталырга исәп юк, «Ата капиталы» бирә башлаганчы тырышасы иде, – дип, хисләре белән уртаклашты бәхетле әти.


---

--- | 18.08.2015
Viewing all 38681 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>